МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


КИРИЛЛИЦА - Беренче славаян алфавиты, грек алфавитына нигезләнгән. Изге
Кирилл һәм Мефодийларның шәкерте Кирилл Болгарский тарафыннан төзелгән. Бу
алфавитта барлыгы 36 хәреф булып, күп кенә хәрефләр, грек әлифбасындагы кебек үк,
цифрларны да белдергәннәр. Кириллица белән язылган беренче русча Инҗил 1097 елга
нисбәт ителә. 1707 елда Петр патша кириллицага нигезле-нигезсез үзгәрешләр кертә,
анардан соң аерым үзгәрешләр, мәсәлән, язучы Карамзин тарафыннан кертелгән.
Октябрь инкыйлабыннан соң кириллица беркадәр гадиләштерелде 1863 елдан алып
керәшеннәр дә берничә хәреф өстәлгән кириллицадан файдалана башлаганнар Аларга
бу алфавитны русификатор Ильминский әзерләп биргән Узган гасырның 30 нчы
еллары ахырыннан СССРда яшәүче төркиләр дә. әле күптән түгел генә үзләштергән
латиницаларын ташлап, кириллицага күчеп беттеләр һәм күбесе хәзергә кадәр шушы ят
һәм уңайсыз алфавиттан файдалана Татарларның яңартылган латнницага кайту
буенча тырышлыклары әлегә нәтиҗә бирмәде. Әзәрбайҗаннар латнницага кайттылар,
монголлар да рус алфавитыннан баш тартырга җыеналар.
КИРПЕЧ-Төрки сүз, термин буларак рус теленә дә үтеп кергән. Бу исә төзелештә
кирпеч куллануның башта төрки халыкларда булганлыгы турында сөйли. Мәхмүд
Кашгарый сүзлегенә караганда, ул заманнарда (XI гасырда) ук инде төркиләр
яндырылган кирпеч кулланганнар ("бешег кирпеч”), кирпечне калыплар белән
сукканнар
Терминның мәгънәсенә килгәндә, Морад Аджн: “Дөресрәге "кир печ” — “нечтән
(мичтән-А.Т.) чыккан балчык”,—дип аңлату яклы. Чыннан да төркиләр килеп
чыкканчы Европа кирпеч дигән нәрсәне белмәгән һәм кантарташтан яки плинфадан
төзү белән канәгатьләнгән Русларның да борынгы корылмалары бүрәнәдән яки
акташтан булган.
Кирпечнең киңлеге ике карыш чамасы (27-28 см), калынлыгы 3 иллегә кадәр (5-6
см) булган. Болгар чоры кирпечләре еш кына квадрат формасына якын итеп
сугылганнар һәм яндырылганнар. Биләр шәһәрлегендәге XI гасырга караган
корылмаларда чи кирпеч тә кулланылган.
Казандагы Сөембикә манарасын төзегәндә 30x15x8 см лы эре бөртекле кызыл
кирпеч кулланылган.
Иске чыганакларда (мәс, "Шура "журналында) фарсыдан алынган хишт (кирпеч)
сүзе дә очрый.
КИРТӘ СИКЕРҮ- Баштагы мәгънәсе “күчмә киез өйнең курасыннан чыгу, ягъни
ил даирәсеннән чыгу" булган. Болгар илендә Ислам рәсми рәвештә кабул ителгәннән
сон. аерым төркемнәрнең яңадан мәҗүсилеккә кайтуларын да "киртә сикерү” дип
атаганнар. Татарларны руслаштыру сәясәте алып барылган чорларда бу тәгъбир телдә
яңадан активлашкан (Н. Исәнбәт буенча).
КИСТӘН-"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә: “Кыска таякның бер очына
чылбыр яки каеш ярдәмендә тимер шар, гер һ.б.ш авыр әйбер беркетелгән, ә икенче
башында кулга кию өчен элмәге булган борынгы сугыш коралы” Е.Н Шипованың
“Словарь тюркизмов в русском языке" сүзлегендә “кистән”нең татар һәм башкорт
Дәвамы Башы журна.чыбызның 2004 елның 1нче санында
телләрендә "кечкенә соңге ("дротик ) мәгънәсенә дә ия булуы теркәлгән. Яшьләр урамга
кистәнне җиң эченә яшерен тә чыккалаганнар. • Кистән' сүзе рус теленә лә кергән, ягъни
аның русча “кисть" (“кул чугы") сүзенә катнашы юк.
КОЗГЫН Төрки бабаларыбыз тарафыннан изгеләштерелгән кош Козгынның үз
үзен тотышына каран яхшыга яки яманга юрау системасы булган. Төркиләрдә карга
тирча, ләкләк, шонкар кебек кошлар да изге саналган Бу факт “ Дәфтәри Чыңгызнамә
дә дә телгә алына. Кайбер риваятьләргә караганда. Мөхәммәд Пәйгамбәрне әнисе Әминә
сахрада таба, баланын кендеген өзү өчен Аллаһы кендек әбисе итеп бер козгын җибәрә
КОЙ АР тар Төрки һәм Хәзәр каһанлыкларында. Алтын Урдада сугыш атлары
өчен саклагыч кием. Башлыктан, күкрәкчәдән һәм ике яктагы ябынчалардан торган
Алтын Урдада күннән, күп катлы итеп киездән эшләнгән һәм тимер тәңкәләр белән
капланган конарлар кулланылышта булган.
КОМГАН—Тәһарәт алу комганы безнең көнкүрешкә Исламга кадәр үк үтеп кергән
дип уйлыйлар Үзбәкләрдә, мәсәлән, комган юк Алар, йомышларын үтәгәч, балчык белән
сөрткәннәр. Борынгы римлыларда исә моның очен гаиләдә һәркемнең ү < ташы булган
Комган сүзе ("куйган”) Мәхмүд Кашгарынның (XI гасыр) "Ливане лөгатет төрк"
сүзлегенә дә кергән (“су салу өчен савыт"), ләкин аның гигиенага кагылышлы мәгънәсе
теркәлмәгән “Древнетюркский словарь”ла исә су һәм башка сыеклыклар салу һәм юыну
өчен кулланылган кувшин бурчак теркәлгән Исеменә караганда, аның борыны да
булган дип уйларга кирәк. Шулай булгач, төркиләрдә беренче комганнар чыннан да
Исламга кадәр дә булган дип әйтә алабыз
Минзәлә сөйләшендә чәч комганы чәйнек. Фатих Каримидә чуеннан ясалган комган
катмар сүзе очрый. Ул: “Моның илә һәм чәй эчәрләр һәм дә обдәст (тәһарәт) алырлар."
дип яза.
Электә телдә гарәптән кергән ибрнкъсүзе дә йөргән (комган, чәйнек, борынлы
савыт)
Комганның безгә кайсы яклардан килүен түбәндәге табышмаклар ачык күрсәтә
"Бохара песие бит юа". “Бохарадан килгән елтыр, койрык очы чоптыр' Вохарадан
килгән торна башын сузып су эчә."
“Комган" сүзен В.Даль дә сүзлегенә терки һәм аңа “металлдан эшләнгән азиат кул
юынгычы, борынлы, тоткалы һәм капкачлы кувшин" дигән аңлатма бирә. Электә
көмеш комганнар да булган, гомумән, комганның күркәмлегенә һәм чисталыгына
игътибар иткәннәр
Казан ханы Мохәммәд Әминнең бакырчы остасы Насыйр җиз комганга ниндидер
шигъри әсәрдән бер өзек чокып язган
Комган борыны башындагы боҗра “комганның мулласы" дип атала һәм кайбер
төбәкләрдә мулласыз комган белән мәет юу дөрес булмый днп тә санаганнар
Имансызлык хакимлек иткән елларда “комган" сүзе үзе үк артталык, искелек билгесе
булып карала башлаган иде. Телдә, мәсәлән, гарәп хоруфатын "комган хәрефләре* дип
атау, комганның үзен “комган шөрифләре” дип мыскыллау еш очрый иде. Әйтик. Фатнх
Әмирхан "комган ияләре" мәгънәсендә "сахибелкомганнар" дигән төртмә сүз кулланган
Халыкка иман кайта башлагач, сәнагәчсләр матур-матур комганнар җитештереп
сатуга чыгардылар
КОНДЫЗ ШИФАЛЫГЫ гар. Ата кондызның мускус бизеннән алынган • ары
коңгырт төстәге сыек майсыман матдә, исле сыекча (русча: боброная струя) Электә
кыйммәтле дару булып исәпләнгән. Кннкәч. бармак а|>асынла ч алучан коңгырт ма< с
.стан гыйбарәт Элек аны төнәтмә рәвешендә кулланганнар. Урта гасырларда Болгар
йортыннан чит илләргә чыгарылган товарларның берсе. Вогудлар (мансилар) кондыз
шифалыгы белән нөлакь (мәе., хатын-кыз кагылган) нәрсәләрне төтәслән
"пакьлөндерганнәр"
Габделвахид мөфти нбне Сөләйманның 181бел. 1 февральгә караган кулъязмасында
"жандбад* дигән үсемлек даруы турында сүз бара Аны төрки телдә "чгланлшы д.ш
атыйлар икән, ә рус телендәге исеме “бобровая струя” (кулъязмада 'боброаый
остроя") Габделвәхид ибне Сөләйман аны "кондыз кайрысы" дип тә агый. Телдә
кондыз уылдыгы (йомыркасы) дигән сүз дә йөргән. Чыннан да "Древнетюркский
словарь"да "кондыз кайрн" дигән терминга тап булабыз, аннары төркидә кондыз
уылдыгы (йомыркасы) дигән сүз дә булган Кундуз кайры сувта канлап түртсүн-
кондыз кайрысын суда эретеп (?) сөртсен [битенә]. Борынгы төркичәдән.
Кондыз шифалыгыннан башка, кабарга шифалыгы дигән төшенчә дә бар.
КОРАҖАН бор -Аракы, дүрт тапкыр куылган исерткеч эчемлек. Өч тапкыр
куылганын аражан дип атаг аннар Коражан пешерү (“Казы Көрпеч "тон.).
КОРГАНЧЫК тар. - Күчерелмәле агач бура. Шәһәрләрне камап торганда
кулланылган Һади Атласи: “Рузнамәләрнең “тарасы'' дип аталыклары нәрсәне без
корганчык дип йөртәбез", - дип аңлата. Елъязмаларда Казанда һәм Русьта тараса
тарасы дигән сугыш җайланмасы булуы телгә алына. Тәраз, тәразу— фарсы телендә
үлчәү, бизмән. Чыннан да бу җайланма зур көянтәле үлчәүгә яки хәзерге сиртмәле
төзелеш кранына охшаган булып, шәһәрләрне камап торучыларга ныгытма диварлары
аша сугышчыларны шәһәр эченә төшерү өчен хезмәт иткән. Корганчык, әлбәттә, шәһәр
эчендәгеләргә камал торучылар ягына (аларның артына) төшәргә дә мөмкинлек биргән.
КОРЫЧ—Тимернең карбон (углерод) һәм кайбер башка элементлар катнашкан
эретмәсе, булат (пулад) Борынгы төрки телдә курч тэмур- үткен тимер, корыч. Кырым
татарлары телендә “корыч"- челик. төрекчәдә дә шулай. Идел-Чулман төбәге
халыклары (чуаш. мари, удмурт) телендә “корыч“ка охшаш яңгырашлы сүзләрнең
булуы монда корыч коюның күптән билгеле булуы турында сөйли (Болгар Йорты
Европада беренчеләрдән булып тимер эре теп ясарга өйрәнгән). Рус телендәге сталь
(корыч) сүзе немец теленнән кергән. XVIII гасыр башыннан ук билгеле, ләкин яхшы
корычны руслар да Шәрыктан кергән б)латсүзе белән атаганнар
Корычагач-дардар агачы
(бу очракта атама халык этимологиясе нигезендә генә килеп чыккан. Р.Әхмәтьянов
фикеренчә, дөресе көреч агачы булырга тиеш) Дәмәшкъ корычы. Корыч каләм (каурый
һәм җиз каләмнәргә алмашка Европадан килгән).
КОН. КӨНӘШ бор.төр — Кояш Борынгы чыганакларда: күн. “Көн" сүзенең бу
мәгънәсе Себер татарлары телендә актив: көн куну- кояш баю, көн чыгу-кояш чыгу.
көнкуныш көнбатыш Көнәш нур вә эсселекне чыбарланмьни кырларда чәчмеш иде. М
Акъегет Күмүш күнгә урса, алтун адакүн келир- “Берәү кояшка көмеш кунса, алтын
булып кайтыр" мәгънәсендә. Бу мәкаль “ Ливане лөгатст-төрк"тә очрый Борынгы
төрки телдәге “куйаш" сүзе исә “эсселек”, "кояш кыздырган җир” мәгънәсендә йөргән.
“Ай астыннан кайткан. Алтын курай тарткан, Көн астыннан кайткан. Көмеш курай
тарткан ~ дигән ярымтабышмак мәкальдә сүз төнне көнгә аударып, тырышып басуда
эшләгән кешенең ахырда хезмәтенчә рәхәтен дә күрәчәге турында бара дип уйларга
кирәк. Дөрес, башкорт галимнәре арасында бу мәкальне (яки табышмакны, җомакны)
аучылыкка бәйләп аңлату да күзәтелә, чөнки ярымкүчмә тормыш белән яшәгән
башкортлар аның асыл мәгънәсен бөтенләй аңламаганнар.
Фарсы телендәге хоршнд сүзе дә “кояш" һәм “көн" мәгънәләренә ия. Электә күк
җисеме ("планета") буларак. Кояшка алтын туры килә дип санаганнар.
Тагын кара: КҮН.
КӨНЬЯ г Кемгә дә булса угылының исеме буенча бирелгән хөрмәтле кушамат,
патроннмик исем (әбү һәм өм кебек сүзләрне кушып ясалган ялгызлык исеме
кушаматлары, ата кешенең өлкән улының исеме буенча аталышы мәсәлән: Әбү
Мөхәммәд- Мөхәммәдиең атасы). Аналар исеме алдына "өммн' сүзе кушылган. Мәсәлән
Өммн Хөсәен. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең көньясы Әбү-л-Касыймбулган, ләкин
хәдисләрдән Пәйгамбәрнең үзен көньясы белән атамаска, исеме белән дәшергә
кушканлыгы билгеле Көньяланмыш— кушамат бирелмеш.
Тагын кара: ГАРӘПЧӘ ТУЛЫ ИСЕМ.
КӨҢКОЛ тар. - Кәнизәк (көңкол сүзе Нәкый Исәнбәттә очрый). Ләкин
■Древнетюркский словарь күң кол язылышын бирә һәм аны “кол хатыннар һәм кат
ирләр" дип аңлата.
КӨЧҮРМд ОЙУН бор. төр. - Мәхмүд Кашгарыйнын “Диване лөгатет-төрк"
сүзлегенә теркәлгән термин — күчермә уен. Бу уенда җиргә кальгага охшатып
дүртпочмак сызганнар, шунда ун ишек ясалган Шуларга йомры таш яки чикләвек
ташлап уйнаганнар. Ундүрт дип тә аталган.
КУЙАК тар. - Калын материя яки күн киемне эре тимер пластинкалар белән
тышлап эшләнгән сугыш күлмәге. Монгол явыннан соң Европада киң таралган.
XIV-XVI гасырларда татар ханлыкларында аксөяк җайдакларның сугыш киеме
КУЛ тар. 1.Кул. Иске әдәбиятта кул (әгъза) мәгънәсендә ал ил сүзе еш очрый Фарси
дәстсүзе дә кулланылган (дәстемал/ тастымал сүзендә хәзер дә сакланган). Шулай ук
кул чугы, бил бармак мәгънәсендә фарси пәнҗә сүзе дә йөргән 2 Гаскәрнең бер як
канаты, флангысы (“уң һәм сул куллар"), кайбер чыганакларда гомумән, тезелгән
гаскәрдә эре берәмлек. Рус телендә дә “полк левой руки" кебек гыйбарәләр бар.
Ихтимал, татар теле йогынтысы белән барлыкка килгәндер (атаман. ертоул, есаул,
хоругвь. туфәкһ.6. хәрби терминнар турыдан-туры татарлардан алынган, ягъни
бүгенге русофил терминатоглар ничек кенә карышмасыннар, русча хәрби терминнар
системасына һәм сугыш осталыгына татар Йогынтысы шөбһәсез). “Монгол империясе
оешкан чорда һәм аннан соң да көньякны “алгы як”, төньякны "арткы як",
көнбатышны “уң як", көнчыгышны “сул як" дип атау гадәте киң таралган була (соңгы
дәвер төрки халыкларында киез өйнең ишеген — алгы ягын" көньякка карату да моңа
бер дәлил) " Кул башла[и-флангтан сугышка керү
3 Татар сөйләшләрендә “кул” сүзенең төр. төркем мәгънәсе да бар Мәс . бай ку
тулаераклар, баерак катлам, хәлле кешеләр; я/хлы /ту-у-ярлыраклар. ярлы катлам.
КУРАЙ - Татар-башкорт тынлы музыка коралы. 600-700 мм озынлык тагы
зонтиклы үсемлек сабагыннан (курадан) ясалган флейтадан гыйбарәт Аның ян-
якларында 4+1 тишек була, курайчы шул тишекләргә баскалап. 2-2.5 октава
диапазонында моңлы авазлар чыгара, еш кына бу авазларга үз тавышын да куша.
Курайның төрләре; агач курай, җиз курай. Казан курае, камыш курай (най), көпшә
курай. Кыллы курай төшенчәсе дә билгеле.
Хәзерге вакытта Татарс танда курайчылар калмады диярлек, ләкин энтузиастлары
юк түгел. Башкорт ягында курайчылар күбрәк.
КУРГАН Бу сүзне Ш. Мәрҗани кальга мәгънәсендә куллана "Болгар патшасы
Мокьтәдир Бнллаһ хәлифәдән дошман патшаларының һөҗүмнәреннән саклану өчен
үзенең шәһәренә кальга, ягъни курган салып бирүен сорады " Ибне Фазлан
(Ш.Мәрҗани буенча). Рус теленә дә кергән сүз (кечерәк тау. калкулык, өем, кабер
мәгънәсендә)
КУРЕН тар. Урлар (казыган чокырлар) белән әйләндереп алынган гаскәр станы
Монгол сүзе булырга тиеш. Рус (казаклар) теленә дә кергән.
КҮК КАПУСЫ (КАБАГЫ) А ЧЫЛУ Хәзерге астрономиядә Җир шары үзенең
орбитасында хәрәкәт иткәндә метеоритлар агышына эләгү нәтиҗәсендә күпләп
йолдызлар атылу күренеше (“йолдыз яңгыры") Мондый вакыйга елъязмаларга да
теркәлгән Мәс .Каюм Насыйри кәгазьләре арасыннан табылган бер кулъязмада “ 1866
елда күктән йолдыз яуды" диелгән Күк капусы рамазан аеның 27 иче кичәсендә ачыла,
ләкин аны саф күңеллеләр генә күрә, шул чакта ул ни теләсә, шул була дин ышаналар
Шулай да котып балкышы (яки төньяк балкышы) дигән күренешенең формасы
ягыннан күк капусы ачылу дип аталырга “хокукы” күбрәк шикелле. Ихтимал, бу
очракта татарча атама мәгънә үзгәреше кичергәндер
Тагын кара; ШИҺАБ.
11. .к. V . м 5
КҮТӘРМӘ тар - Шәрәфетдин Гали Йезди сүзләренә караганда, Урта Азия
төркиләрендә сүтелмәгән килеш арбага куела торган чатыр, тирмә. Күченеп йөргәндә
аны күтәреп җиргә төшергәннәр. Дәштн-Кыпчакта да шундый ук күтәрмәләр булган дип
уйлыйлар Монголлардагы сүтелми торган һәм махсус платформага куеп күчереп
йөртелмәле тирмәләрне Плано Карпини "Монгаллар тарихы"нда һәм Гильом де Рубрук
"Көнчыгыш илләренә сәяхәт" китабында тасвир итә. Мондый тирмәнең примитив
сурәтләре Лена елгасы буенда А.П Окладников тарафыннан табылган һәм тасвир
ителгән.
Гильом де Рубрук язуынча, күтәрмәле тирмә чыбыктан үреп ясалган, аның
чыбыклары өстә урта бер җирдә тәгәрмәч сыман нәрсә хасил иткәннәр (Рубрук аны мич
морҗасы белән чагыштыра, татарча чыганакларда- чаңырак). Мондый тирмәләрнең
киңлеге кайчагында утызар футка җиткән Аны 22 үгез җигелгән арбада күчереп
йөрткәннәр, арба тәгәрмәчләренә»! калган эзләр арасы 20 фут, ә күчәрләрнең юанлыгы
кораб мачтасы кадәр булган Тирмәне каплаган киез гадәттә ак төстә булган, ачык
күренеп торсын өчен аны акшарлаганнар.
Тора-бара җиңел сүтелмәле һәм җыелмалы тирмә уйлап чыгарганнар.
Татар теленең диалектларында күтәрмә-өйалды болдыры яки шуның бер басмасы
Электә язын-көзен чабата табанына беркетелә торган шакмакларны да күтәр(т)мә дип
атаганнар.
КУШ, КҮШЕН тар. — Борынгылыкта төрки-татарда хәрби берләшмә-полк. "Рус-
украин телендәге кош "полк" һәм кошевой атаман “полк командиры” — шул төрки сүз
нигезендә ясалган". (Р Әхмәтьянов.)
КҮШЕК бор — Михраб, альков.
КЫЗ-КЫМЫЗ Казан арты керәшеннәре сөйләшендә: кыз-кыркын. //Кызым җук.
кымызым җук дидем дә бирдем киленгә (хәситәне).
Тел белгече Риза ага Газнзов шаян сүзне дә чит итми торган иде. Узган гасырның
60-елларында, татар алфавитына яңадан “къ”, "гь" авазларын (хәрефләрен) кайтару
мәсьәләсе кузгалып алгач, һәммәсе “къ” авазларыннан гына башланган сүзләр
"ярдәмендә" язылган яхшук җор мәзәгендәге "кыз-кымыз" сүзен Риза ага хатыныннан
ишеткән булыр (хатыны керәшен кызы иде).
КЫЗЫЛ ТЕ1 “Кызыл авыз" гыйбарәсеннән аермалы буларак, “кызыл тел” сүзе
уңай мәгънәгә ия, ягъни ул "большевистик" дигән мәгънәдән ерак. // һөнәр башы
кызыл тел. (Мәкаль).
КЫЙБЛА ЮЛЫ— Киекказ Юлы, Торна Юлы, Гуг Юлы Фарсыдан кергән
Кәһкәшан сүзе дә кулланылган (русча Млечный путь).
КЫЙБЛАНАМӘ гф. — Компас, бәйтәл-ибрә. Фарсы теленнән кергән намә яки
нома сүзе аерым гына да компас мәгънәсендә йөргән. Шиһабетдин Мәрҗани хаҗ сәяхәте
вакытында Измир мәчетләренең юнәлешен "тартмалы энә" белән тикшерүләрен телгә
ала. Аңардан хәтта бер ира»!лы килеп кыйбланы сорый һәм ул күрсәткән тарафка карап
намаз укый (Ризаэдднн Фәхреддин буенча).
Электә дөньяның якларын билгеләү өчен унике еллык хайван циклындагы хайван
исемнәре лә кулланылган. Компас әйләнәсе 30 ар градуслы 12 секторга бүленгән булган,
анда төньяк (төп) юнәлеш тычканга, көньяк — елкыга, көнчыгыш —куянга, ә
көнбагыш тавыкка туры килгән. Сәяхәтчеләр дә урындагы ориентирларны шушы
компастагы юнәләшкә карап исемләгәннәр (барс калкулыгы, маймыл тавы һ б )
Тагын кара: ЧАК. СӘГАТЬ.
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама