Хатлардан юллар


Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! “Казан угларьГның беренче саны килде. Ул минем дүрт
ел ярым юксынып, ачынып, сагынып көткән журналым. 2000 елның икенче яртысында
юк булган иде ул безнең Беларусь каталогында. Ятьмәгә эләгеп чабаланган балык
шикелле тегендә-монда язып, зарланып карадым, тик файдасы булмады. Бер елны
каталогта “Вечерняя Казань" гәзите булды, аны яздырып карадым, тик аны уку эчне
генә пошырды, татар жаны юк анда. Бермәлне “Татарстан яшьләре” булды, анысы
әйбәт иде. әмма аны “Атна" дигәне белән алыштырдылар. Ә ул балалар өчен генә булып
чыкты. Менә шулай жәфаландык инде ничә ел. Ниһаять, менә 2005 ел башында “Казан
утлары". “Татарстан”. “Татар иле"нә язылу мөмкинлеге ачылды.
Ходайның рәхмәте! Журналның башыннан азагына чаклы укып чыктым. Мондый
ләззәтне инде байтактан татыганым юк иде. Әмма тиражын карагач шаккаттым: 7025
данә. Бу кимендә 7 миллион татарга. Ә бит 1968 елның 7 саны 62449 данә булып чыккан.
Бу хәл. минемчә, татарның кая барганын исбатлаучы бик аяныч бер дәлил. Бу хәл
мине бик рәнжетге, мыскыллады. “Казан утлары" бик тә өлкән (яше белән дә. саны
белән дә. әдәбилеге, халыкчанлыгы, татарлыгы, шигърияте, фәнни-гыйльми дәрәжәсе
белән дә) чын безнең журнал. Мин аны ун яшемнән бирле укып килә идем. Ул чакта
латин хәрефләре белән басыла иде. Журнал хәтта сугыш елларында да чыгудан
туктамады.
Аңлы татар зыялылары “татар кая бара, бетәрме, калырмы" дип бик җитди чаң
сугалар. Минемчә, татар бетмәсен, югалмасын өчен балаларны ким дигәндә 4 сыйныфка
хәтле тоташтан татарча укытырга кирәк. Аларга татар теле, моны сеңеп калсын. Менә
шунын өчен аяусыз көрәшергә кирәктер, дим.
Журнал хезмәткәрләренә, укучыларга сәламәтлек, бар мәшгульлектә уңышлар
теләп,
Санияф ГАРДАНОВ,
Беларусь республикасы,
Гродно шәһәре.
Кадерле редакция!
Минем сезгә журналның сыйфатын яхшырту юнәлешендә бер-ике тәкъдим язасым
килә. Ачуланмагыз инде.
Татарны 7 миллион дибез, әмма Татарстаннан тыш. татарлар дөм надан, бернәрсә
белән дә кызыксынмыйлар микәнни дигән сорау туа, әллә китап укымыйлар инде. Мине
ин шаккатгырганы: нишләп алар арасыннан берәр язучы чыкмый икән, белешергә иде.
Сугыш вакытында әсирлектә булган. Герман җирендә калган һ. б. кешеләр турында
бервакыт очрашуда Искәндәр Гыйләжев дигән галим сойләгән иде. каберләре,
зиратлары бар. дип. Шуларның берәрсен тирәнрәк белешеп, язмышлары белән
кызыксынып, күләмле әсәр язарга иде. 1945 елда сугыш беткәч татар егетләрен көчләп
Магнитогорскига. Чиләбегә һәм башка шәһәрләргә кудылар. Алар хакында да үтә дә
гыйбрәтле, кызыклы әдәби әсәр язып булыр иде. Аннан килеп, бәлки, журнал
битләрендә Гаяз Исхакый әсәрләрен бастыруны оештырып булыр иде. Минем аларны
нишләптер китапханәләрдән таба алганым юк.
Язучыларның балалары ник татарча укымый. Әнә күренекле бер әдипнең кызы
русча шигырьләр яза. матур гына яза. дип сөйлиләр Язучыларның балалары да татарча
белмәгәч, аны кем белер соң?
ш
Менә шушы фикерләргә колак салырсыз бәлки. Үзебезнен журналны баерак.
эчтәлеклерәк, матуррак итеп күрәсе килә бит
Илгизәр НӘҖИПОВ.
Татарстан,
Кукмара.
Без—Уфада яшәүче татарлар. Татарс тан вакытлы матбугатына бик мохтажбыз.
Үткән гасырда, хәтта Октябрь инкыйлабына кадәр. Уфада һәр почмакта Казан
басмалары сатылган. Ә хәзер көндез шәм яндырып эхтәсән лә табарлык түгел. Бәлки.
Башкортстанда татар матбугатын сатуны Татарс тан республикасы үз өстенә алыр.
Шунсыз башка юлы булмас шикелле. Чөнки Башкортс тан хакимияте Татарстанны һәм
татар халкын күрмәмешкә салыша.
Рәмил ИСХАКОВ.
Уфа.
Татар, башкорт гомер буе туган булып яшәде.
Бергә чәчте, бергә урды, бер казаннан ашады
Көтмәгәндә ил өстенә килеп туды бер каза—
Башкортстан татарларын “чукындыра" Мортаза.
Ирек МӨХӘММӘТОВ,
Уфа.
Узган гасырнын 80 елларында “Казан утлары" журналын Мәскәүле тарату өчен
шактый көч куелган иде. Әллә инде без бик каты тырышканга, әллә башка сәбәп
булдымы, көтмәгәндә генә "Союзпсчать"нын махсус карары белән журналга язылуны
тыйдылар ла куйдылар. Күпме карышып маташсак та. нә тижәсе булмады. Мәскәүлә
“Казан утлары "на язылу тыелган килеш кала бирде. Шулай итеп, мин аны 15
еллап алдырмый тордым Менә бу елны янәдән "Казан утлары' на языла алдым
һәм моңа бик шатмын. Беренче-икенче саннарда А. Халимнен “Сез беләмсез кая
барганны?" дигән мәкаләсен йотлыгып укып чыктым Бигрәк күптән көтелгән,
өметләнгән, әдәбиятыбыз өчен өлгереп җиткән проблеманы күтәрә автор Дөрестән
дә. әдәбиятыбызда яшүсмерләрне тәрбияли торган герой-каһарман образы юк бит
Икенчедән, гомумән алганда татар әдәбиятында тәнкыйть юк дисәң дә була Шуңа
күрә бу тәнкыйди әсәр мине бик куандырды
Әдәбият, әдипләр—халык өчен, алар милләткә хезмәт итә Чынлап та.
әдәбиятыбызда каһарман образлар булмагач, яшьләребезне ничек тәрбиялик сон?
Шушы уңайдан искә төшә, балачакта әнием безгә укый торган иде бик мавыктыргыч
хикәяләр Хәзрөти Ал и ничек кяферләр белән сугыша, бер селтәнүдә мен кяферне
кырып сала, монысы дини каһарман, дин юлында көрәшкән Безнен күзләр елтырый
сөенешәбез, менә ничек безнен Али дошманны кыра дип Бу бит сугыш еллары
һәр гаиләдән әтиләр, абыйлар сугышта Тагын бер Сары Салтык турындагы хикәят
истә калган Бик батыр егет, нинди генә батырлыклар кылмый урыслар белән
сугышканда, бар дошманнан өстен чыга, барчасын жинә. Монысы булгандыр Алтын
Урда каһарманы, татар кешесе Соңгысы хакында бүтән укырга туры килмәде Менә
без—бала-чагалар өчен бик кирәкле үрнәк каһарманнар иде алар Ә инде үсеп
җиткәч укыган китапларда без гел жннелгән. без гел начар итеп сурәтләнәбез
Билгеле, мондый әдәбиятның яшүсмергә йогынтысы начар
Уйланыр урын шактый икән шул.
12. .к У • м &
Мвхәммәз МИНЛЧКВ.
Мзскяу.

Реклама