КЕШЕ ҮЗЕ ҖАВАП БИРӘ...


Гомерләр уза тора. Заманында әдәбиятыбызның иң алдагы сызыгына чыгып,
кызыклы әсәрләре, күңелдән җуелмас геройлары, тормышчан әдәби сурәтләре!
күпләрне борчыган сорау-проблемалар күтәрүе белән танылган әдибебез Вакыйф
Нуруллинның да “Җитмеш яшь" дип йөртелгән вакыт чигенә ирешеп, башкалар һәм
үзе алдында сабыр гына уйлана-уйлана исәп-хисап тоту мизгелләре килеп җиткән
икән...
Сабырлык дигәннән, бу сыйфатны өләшкәндә Ходай
үзе Вакыйф дусны буш итмәгән төсле тоела миңа. Анын
бөтен кыяфәте, килеш-килбәте, үз-үзен тоту рәвеше:
“ашыкмагыз, кумагыз бу фани дөнья артыннан,
өлгерерсез барысына да, әгәр дә язган булса" дип әйтә
төсле. Ә үзенең кабаланмаса-кызуланмаса да. эшлисе
эшләрен башкарып, әйтәсе сүзләрен тиешенчә үткәзеп
әйтеп, барысына да өлгереп, җитешеп йөргән көне.
Иң әһәмиятлесе: Вакыйф Нуруллин—татар әдәбия-
тының үсеш юлында байтак игелекле эшләр башкарган
шәхес. Ничә еллар дәвамында ул Татарс тан китап
нәшриятында хезмәт итте, бик күп авторларга
киңәшләрен, хәер-фатихасын биреп, китапларын якты
дөньяга чыгарырга булышты.
Ә миңа Вакыйфның үз китаплары, үз язганнары бик
якын һәм таныш—алар нигездә проза китаплары, һәм
бу мәкаләмдә мин әдипнен проза өлкәсендәге эшчәнлеге
турында сүз йөртергә уйлыйм. “Шинельсез солдатлар", “Төкле аягың белән". “Күпер
чыкканда., • ~Әгәр син булмасан'. “Яшьнәп үткән яшьлек", “Аккан су юлын табар".
Һалакәт . Җавап бир. кеше!". “Сагынырсыз әле сез дә бер" (“Хыянэтчеләр")- шушы
әсәрләргә карап, әдипнең тоткан юлын-мәсләген дә. кайсы әдәби
юнапешләрне-алымнарны үз иткәнлеген дә бик ачык белеп була.
Мәгълүм ки, татар халкы элек-электән күпсүзлелекне, гади генә нәрсәләрне
катлауландырып, кабартып, төчеләндереп сөйләүне өнәмәгән, якын итмәгән. Чөнки
™риХЫНЛа мәгьнәсе бигук аңлашылмаса да. матур, шома яңгырый торган А^ый "аГГНЗ яис%сихе ренә
УР3™" УЛ төп башына да байтак угыргалаган 33 бугаш™рУчылаР- ялганчы сәясәтчеләр,
булмаганны бар. барны юк итеп күрсәтүчеләр, бушбугазлар сөйләвең хәзер ул яхшы белә
Нинлип^и^Г Куначас“ннан сайраучыларыбызның да тавышлары төрлечә. «ТГлә^н
ӘН С°Н ҮГСНГе УкУчыларыбыз? Әлбәттә, үзләре аңлардайларын
ш гадилеюа Ак^Л"™™^ Ү' улларын- Ү3 вәкилләрен Чын бөеклек, чыннан да. гадилектә. Акны
ак дип. караны кара дип әйтә белүдә
К
Б™^«илек тарафдары Әсзрпрр*»
үз балалары, үз кешеләре килеп керде. Сугыш зәхмәтләрен авылда кичергән меңләгән
яшүсмерләр “шинельсез солдат” Равил сурәтендә үзләрен таныдылар, ул күргәннәр
истәлек рәвешендә һәркемгә үзенчә янадан әйләнеп кайткандай булды. Повестьның
купшылык, ясалмалылык, кыланчык романтиканы санламавы яисә өнәмәве авыз
хәлләрен белеп, татып үскәннәр күнеленә аеруча якын итте Әмма әдип Вакыйф
Нуруллин әдәбиятта чын романтиканы танымый дигән ялгыш нәтижә чыгарырга
ашыкмыйк. Автор бу әсәрендә бер, әмма матур романтик адым ясый—ул да булса,
повестьнен исеме—искиткеч дөрес һәм тапкыр куелган: “Шинельсез солдатлар" (!).
Шушы ме тафора яктылыгында әсәрнен кырыс сюжетка нигезләнгән мәгънәсе алга таба
бермә-бер көчәеп китә. Шулай да укучынын зирәклегенә ышанып ук җитмичәме, әллә
яшьлек тәжрибәсезлегеннәнме—автор бер хата да ычкындыра— текстта
персонажларның берсеннән: “сез болай ил өчен тырышып эшләп йөргәч, шинельсез
солдатлар буласыз инде” дип әйттереп, сюжетнын болай да тәмле боткасына артык бер
кашык май салып җибәрә. Әмма монын белән кәеф бозылмый, алга таба әсәр
барышында исемнең пафосына яна пар да өстәлми. Чөнки зәвыклы автор чама хисен
тоя.
Шушы урында рус әдәбиятчылары бик яратып кабатлый торган гыйбарә искә
төште: "Әдәбиятчы, язучы буларак, без барыбыз да Гогольнен “Шинеленнән" чыккан
кешеләр” Бу зур төшенчәнең мәгънәсен үзебезгә яраштырып, кечерәйтебрәк әйтсәк,
сугыш чоры балаларының, газаплы чорга яшьлекләре туры килгәннәрнең фаҗигале
драматик темасы чыннан да Вакыйф Нуруллин һәм Мөхәммәт Мәһдиеитән башланып
китте дияр идек Сүз “Шинельсез солдатлар” (1966) һәм "Без—кырык беренче ел
балалары” (1968) әсәрләре турында—татар яшүсмерләр әдәбиятынын кабатланмас ике
җәүһәре турында бара
Кабатланмас җәүһәрләр Әмма кабатларга маташучылар да аз булмады Базардан
сон сугыш елларында чиләнеп, газапланып үскән һәм каләм кыштырдата белгәннәр үз
тәрҗемәи хәлләрен укучыларга тәкъдим итеп карадылар Әдәбиятта шулай да булгалап
тора: берәүләр юл яра, алар артыннан башкаларның беренче ачышларыннан
файдаланып, шуны кабатлаучылар ташкыны ыргыла һәм теге алдан
баручыларыбызның чын яңалыклары шул масса астында күмелеп тә калгалый. Әмма
бу очракта җәүһәрләр җәүһәр хәлендә укучынын күңел түренә урнашып калдылар.
Чөнки Вакыйф Нуруллин әсәрдәге Равил образы аша яна сүзне, олы сүзне үтә дә бер
ихласлылык белән, фәкать үзе аңлаганча, әмма бик күпләрнең йөрәк кылларын
тибрә терлек итеп әйтергә өлгергән иде. Тагын бер нәрсә безне гаҗәпләндерә: әгәр
шундый ук казанышка әдипнсн каләмдәше Мөхәммәт Мәһдиев “Без—кырык беренче ел
балаларьГнда сюжет-композиция алымнарының моңарчы күрелмәгән ин яңа, хәтта
шаккатыргыч алымнарыннан файдаланып ирешкән булса. Вакыйф Нуруллин ачышны
бер карашка отышсыз булып тоелган элеккеге классик язу җирлегендә ясый.
Бу әдип бервакытта да форма яңалыклары, “стиль модерны” кебек нәрсатәр белән
мавыкмады, һәрвакыт тормышның кешеләр арасында урнашкан яшәү рәвешен үз
табигыйлегеннән мәхрүм итмичә, аны күркәм гадилегендә әдәби әсәрләренә дә күчерде.
Әлеге табигыйлск шул кадәр ышандыра ки. гүя әсәрләрендә ул Әдәбият дигән шартлы
галәмнен махсус кануннары, тәртибе, үзенчәлекләренә ярашу, буйсыну кирәклеге
турында уйлап та тормый, баш та ватмый—тормыш вакыйгаларын үз агымында ничек
бар. шулай тезә дә тезә генә Шуна күрә. Вакыйф Нуруллин әсәрләрендә сурәтләнгән
күренешләр иллюзияле әдәби образлар булып түгел, ә тормышның нәкъ үзе булып кабул
ителәләр
Тормыш һәм Әдәбият чагыштырмасына мондый мөнәсәбәт кайбер кыенлыклар,
проблемалар да китереп чыгара. Гел тормыш эзеннән генә бару, бар булганны
түкми-чәчми тезү кайбер әсәрләрдәге сюжет җебенең чамасыз озыктыгына китерергә дә
мөмкин. Безнең карашыбызча, “Әгәр син булмасан” повестендагы кабатланып-
кабатланып тезелгән вакыйгаларны “барысын да язам” дип түгел, ә адәбият-сәнгать
кануннарының җиз иләге аша үткәреп сайлаганда бу әсәр сюжет җыйнаклыгы ягыннан
да ота төшәр иде.
Заманында Вакыйф Нуруллин мактау сүзләрен күп ишетте. Объектив тәнкыйть бу
ижатны озак вакытлар күз уныннан төшермәде. Фәрваз Миңнуллин. Ра фаэль
Мостафин. Флүн Мусин. Фоат Галимуллин. Ринат Мөхәммәдиев кебек әдәбият
белгечләре анын чыккан һәр әсәренә хәерле юл теләп, әдипкә ижади дәрт өстәп
тордылар. Мондый игътибар әлбәттә нәтижәсез калмады. Житмешенче -сиксәненче
елларда әдипнен ижат табасыннан бер-бер артлы яна әсәрләр төшә торды (“Аккан су
юлын табар". “Ике урам арасы”. "Һәлакәт" һ. б.) Аларнын кайберләре хәтта милләт
чикләрен үтеп, украин телләрендә дә дөнья күрделәр. Ә инде "Яшьнәп үткән яшьлек"
исемле героик повесть режиссер Идмас Үтәгәнов һәм сценарий язучы Азат Вергазов
булышлыгы белән телевизор экраннарында күңелләрне кузгатырлык,
ашкындырырлык әйбәт сериал рәвешендә балкып алды.
Менә жәмгыятьтә. ил өстендә күчеш-үзгәреш давыллары купты. Күп нәрсәләргә
яна күзлек киеп карый башладылар. Элеккеге үлчәм-нормалар. алымнар ярамый
башлады. Бүгенге юбилярыбызның да ижат активлыгы ул вакытта сүрелеп,
сүлпәнләнеп киткәндәй булды. Әмма әдипкә “ижат кризисы" дип йөртелүче куркыныч
янаганда хөрмәтле белгеч-тәнкыйтьчеләребез ярдәм кулы суза алмадылар. Хәер язучы
үзе дә яхшы ниятле чын тәнкыйтьнең гел мактау, хуплаудан гына гыйбарәт булмавын
яхшы аклый башлаган иде инде. Чөнки арттырып мактаудан ижат офыклары тараерга
да. һәм. киресенчә, объектив дөрес тәнкыйтьтән әдипләр үзләре күреп үк җиткермәгән
кимчелекләрдән арынырга да мөмкин. Шәхсән үзем, тәнкыйтьче үзенен игътибарын,
хәтта елдан-ел күбәя барган юбилей мәкаләләрендә дә игътибар үзәгендә әдипләрнең
әлегә ачылып ук бетмәгән ижат мөмкинлекләрен, ижат перспективаларын тотарга
тиештер дип саныйм. Чөнки һәр юбилярның да әле үткән юлы гына түгел, үтәселәре дә.
күренеп торган яна офыклары да бар.
Ә менә сиксәненче-туксанынчы еллар чигендә Вакыйф Нуруллин әдәби тәнкыйть
игътибарыннан мәхрүм калды, ана үз проблемалары, үз кыенлыклары белән күзгә - күз
очрашып, өр-яна нә тиҗәләр ясарга туры килде. Гасабилы ижат кыенлыкларын ничек
кичергәнен автор үзе генә белә торгандыр—анысы безгә сер булып калсын
Ләкин шушы шартларда, замана прозасының тематик җирлегендә Вакыйф
Нуруллин зур ижат ачышы ясый алды. Бу ачыш заман тибы җирлегендә, аерым
алганда, герой психологиясе, ягъни аның эчке дөньясы җирлегендә эшләнде. Гомумән,
тип ясау—бу әдип ижатынын ин көчле ягы икән. Безне элек-электән Вакыйф
Нуруллиннын типлар ижат итү сәләте, шул типларның эчке дөньяларына үтеп кереп ,
аларнын үзе булып яшәү сәләте сокландырып килде. Югарыдарак телгә алынган Равил
дә әсәрдән әсәргә күчеп йөреп, совет чоры яшьләренен күпчелек сыйфатларын үзенә
туплаган тип-образ иде
Аннан сон, төп кыйбласыннан бераз тайпылыбрак булса да. автор тарихи-
революцион каһарманнар образына мөрәҗәгать итеп карады. “Яшьнәп үткән
яшьлек"тәге Миңнулла һәм аның көрәштәшләре шундыйлардан иде. Әмма
Миннулладай каһарманнарның кырыс батырлыкларын күкләргә чөеп мактаган
заманнар үтеп, яна буыннарга андыйларнын жете кызыллыклары инде уңып,
актуальлекләре җуела төшкән чак иде. Монысын да аңлаган әдип яңадан бер тапкыр үз
ижатынын ин көчле ягын, төгәлрәк әйткәндә үзе белгән, үзе күргән авыл -район
тормышы кешеләрен, шуларны типларга әверелдерү сәләтен искә төшерде. Алар
арасында гаять тә колоритлылары. гажәеп ярашучан. тормыш агышы рәвешенә тиз
көйләнеп, үз мәнфәгате дигәндә йөзен кырыкка алмаштырып, жилнен кай тарафтан
исүенә аеруча сизгерләре әдипнен игътибарын жәлеп итте. Бу чиркангыч типлар теләсә
кайсы заманга ярашырга сәләтле. Күп вакытта андыйларны режим үзе үрчетә,
андыйларлан файдаланып, тегеләрне массалар яисә кечкенәрәк төркемнәр белән
җитәкчелек итәрлек постларга, урыннарга да куя. Әлбәттә, "номенклатура кешеләре"
дип аталган катламнар гел начарлардан гына да тормый. Авторнын дикъкате бигрәк тә
бер катламга—чын йөзен яшереп югары урынга оялаган жүнсез затларга юнәлтелә.
Мәгълүм ки. тискәре типларны сатира утында көйдереп, капма-каршы идеалларны
раслау дөнья әдәбиятында бик күптәннән килә. Мольер. Гоголь. Зошенко әсәрләрен генә
искә төшерик. Татар әдәбиятында бу алым байтак вакытлар
онытылып торган иде. Менә соңгы вакытта ике язучыбыз шуңа әйләнеп кайтты Мин бу
урында Тәлгат Галиуллин трилогиясен (“Элмәк", “Тәүбә”, “Төнге юллар”) һәм Вакыйф
Нуруллинның "Җавап бир, кеше!” һәм "Сагынырсыз әле сез дә бер" (“Хыянәтчеләр”)
әсәрләрен күздә тотам. Соңгы икесенә күз салып үтик.
“Жавап бир, кеше!” повестеның төп герое Ханәфи беренче тапкыр күренгәндә
Әмирхан Еникинең “Тауларга карап" хикәясендәге Локман картны хә терләткәндәй
була. Икесендә дә кеше гомеренең көзенә карап хәйран калгандай, тукталып карап тору
бар. Күңел халәтләре дә көзге көн төсле Тик охшашлык беренче күренештә генә икән. Ә
аерма тау кадәрле. Картларның икесенең дә гомер очы инде күренеп тора.
Үткән-кичергәннәрне барлап чыгып, тормыш белән саубуллашу, бәхилләшү чаклары
җитеп килә. Әмма әйләнеп карардай юллар төрлечә, хәтта бөтенләй капма - каршы икән
дисәң дә ярый. Әгәр дә Әмирхан Еникинен Локман карты, язмыш давыллары
тукмаса-кыйнаса да чын кеше булып калган, ил-көн каршында абруен җуймаган ил
агасы булса, Вакыйф Нуруллинның Ханәфие исә—гел үз җаен кайгыртып, кайсын
алдап, кайсын рәнҗетеп, йөзен яшереп һәм үэгәртказәп, мәкер- форсатлы ниятләрен
тормышка ашырып көн үткәргән бәндә. Тик анын да бүген хисап, жавап тотар көне
килеп җиткән икән.
“Ярый әле алтмыш яшькә җиткәннәрдән: "Жавап бир. кеше. Шушы яшенә җитеп,
халкына, илеңә, гаиләңә нинди яхшылыклар эшләдең? Үзеннән соңгы буыннарга сине
сагынып искә алырлык нинди мирас калдырып китәсең9"—дип сорау алу юк. Ә ул
сорауларга жавап бирүне гамәлгә кертү һәм җавапны алтмыштагылардан түгел, бәлки
адәм баласы илле яшькә җиткәч бирдертүне мәҗбүри итеп кую начар булмас иде. Илле
яшьтә инде кемнен нәрсәгә салагле икәнлеге ачыкланган: адәм баласы кулыннан
килердәй эшләрнен күбесен эшләгән була. Шул ук вакытта яшьлектә җибәргән
хаталарын төзә тергә һәм, гомумән, киләчәктә акыллырак эш итәргә кимендә тагын ун ел
вакыты кала аның Ун ел вакыт—үзе бер гомер ул”. (Нуруллин Вакыйф. Сайланма
әсәрләр. Ике томда Том 2. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1991 ел. 403-404
битләр)
Әнә шулай акыллы, төпле фикер йөртә безнең героебыз. Мөгаен бу сүзләр белән
һәркем килешә торгандыр. Ә моны яхшылык битлеген киеп кенә йөрүче тискәре
персонаж исеменнән сөйләтүне ничек аңлатырга9 Эш менә нәрсәдә. Бу акыллы, мәгънәле
сүзләр Ханәфи уйлары рәвешендә бирелсәләр дә. аны тискәренең фикерләве яисә
карашларыннан да бигрәк, авторның сюжет кору юназешендәге зирәк ачышы дип
бәяләргә кирәк. Нәкъ шушы урында гына әдип үзе дә Ханәфинен фикерләре белән
килешә сыман. Чөнки бер генә мәлгә тискәре тип чыннан да объектив халәткә керә. Бу
эпизодтагы сораулар дөньяда гомер иткән һәр адәм алдына котылгысыз килеп басачак
икәнлеге анлашыла. Әйе, мондый сорауны куйган чакта Ханәфи дә башкалардан
аерылмый Тик соравыннан бигрәк, җавабы әһәмиятлерәк. Жавап бирә аламы сон
Ханәфи9 Юк—"жавап бир. Кеше' дигән олы сорауга ул рәтле җавап бирә алмаячак.
Башк&зарны алдаштырып, үз-үзенне генә кайгыртып, жүнсезлектә үткән гомерне гомер
дип атап буламы икән9 һәм Ханәфи үзе дә Кеше дигән исемгә лаеклымы9 Бүген ул үзенең
кылган гамазләрен ничек кенә акларга тырышып, гаепне гел башкаларга ягып утырса
да, Ханәфи бер нәрсәгә төшенә: анын алдында үткән гомернең ярык тагарагы гына һәм
нишләп мине авылдашларым, элеккеге якыннарым, хә тта балаларым да кайгыртмый9"
дип уфтанырга гына калган Кеше гомеренең гыйбрәтле һәм коточкыч фаҗигале финалы
бу! Әмма ул бу һәлакәтне үзенә үзе әзерләгән һәм ул бүген башкалар өчен тозак- кое
казып, шунда үзе егылып төшүче хәлендә
Әдипнең гыйбрәт бирерлек, кинаяле һәм үткен каләме андыйларны кызганмый,
аларнын тайгак юллар сайлап, әшәкелеккә батып, йөзләрен югалтуларын,
ямьсезләнүләрен күрсәтеп кенә калмый, ә түбәнгә тәгәрәүнең сәбәпләрен, гомумән,
һәлакәткә китерүче шушы хәрәкәтнең көчләрен, механизмын аңларга, аңлатырга,
анализларга тырыша.
"Сагынырсыз әле сез дә бер” ("Хыянәтчеләр") исемле повестенда да Вакыйф
Нуруллин югарыда аталган ысул белән эш итә—бу юлы ул номенклатура дөньясының
гади халык белмәгән ямьсез, кынгыр һәм сәер якларын ачып сала. Әсәрнең үзәгенә
куелган карьерачы бюрократ Шәриф Шәкурович бик ачык максатлар белән яши: үзе
өчен уңайлы, җайлы, тыныч тирәлек, шартлар әзерли һәм башкаларны этеп- төртеп.
булдыра алганда, тегеләрнең башларына баса-баса югарыдагы җитәкчелек
кәнәфиләренә менеп утырырга омтыла. Тик моны “шәп кеше" битлеген кимичә эшләп
булмый: халыкны яратучы, анын турында аталарча кайгыртучы булып кыланырга
кирәк—югыйсә юлыңны тиз бикләрләр, яна кәнәфиеңнән ничек очып төшкәнеңне
сизми дә калырсың!
Образны һәрьяклап һәм тулы ачар өчен авторның үзенә шушы хамелеонның
чиркангыч роленә керергә, анын түмгәгенә басып фикер йөртергә дә туры килә. Ьәм,
әлбәттә, мондый очракларда уртак сөйләм алымы бик киң кулланыла. Нәтиҗәдә, түбән
зәвыклы, примитив, әмма үзенә дигәндә, шактый ук елгыр һәм җитез бер адәм
актыгының җитәкчелеккә бару юлындагы унышлары-жинелүләре, ниһаять, һәлакәте
үтемле, аңлаешлы, нәкъ шушы типка туры килә торган әдәби алымнар, чаралар
ярдәмендә күрсәтелә. Вакыйф Нуруллинның бу әсәре соңгы елларда инде онытыла
башлаган “сатирик проза" дип аталган тармакның яшәргә хокукы зур икәнлеген
раслады.
В. Нуруллин ижатынын бер кызыклы үзенчәлеге бар: мин бу язучының
китапларына вакыт тар булганда, вак-төякләр белән мәшгуль минутларда, көндәлек
ыгы-зыгы арасында кагылырга кинәш итмәс идем. Ул үзе дә иркенләп, ашыкмыйча,
бирелеп язарга ярата һәм мәсьәләнең төбенә, нигезенә тәмам төшеп җитмичә, аны
һәрьяклап тикшереп, тәмам ачып, аңлатып бетермичә, соңгы ноктаны куярга теләми.
Күрәсең, мондый алым укучының да шундыйрагын, характерының крестьяннарча
сабыррак булуын сорый торгандыр. Анын каравы, чыннан да түземле һәм
кызыксынучан булса, укучы бу иҗаттан бик күп нәрсә ала ала: мәсәлән, үз яшәешенен
ни дәрәҗәдә камил һәм дөрес икәнен яисә, киресенчә, нинди ялгыш эзлә ргә төшеп
китүен аңлый ала.
Әдип тормыш елгасынын хәрәкәтен, анын нинди тарафларга, кайсы үзәннәргә
төшеп агуын игътибар белән күзәтә, анын хәтәр борылышларына, чонгылларына эләгеп
бөтерелүчеләрнең дә хәлләренә керергә тырыша. Алар белән бергә язучы сорауларга
җаваплар да эзли, әмма бердәнбер дөрес җавапны Кеше жәнапләре исеменә лаек булган
һәркем үзенчә, тик үзе генә таба ала шул!
Вакыйф Нуруллин Кеше дигән олы исемне йөртүчеләргә гомере буена хезмәт итеп
килде. Бу игелекле юлда аны яна ачышлар көтә!

Реклама