Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАБРИКАНТ АКЧУРИННАР ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ


Атаклы татар сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары Акчуриннар нәселе—безнен хал- кыбыз тарихына Рәсәйнен XIX—XX гасырлардагы ин эре һәм булдыклы эшмәкәр- ләреннән берсе булып кереп калды. Шул ук вакытта алар кин күнелле һәм риясыз- ярдәмчел меценат-иганәчеләр дә иделәр. Һәм әйтергә кирәк. Акчуриннар,—Рәми - евләр, Хөсәеновлар һәм татарнын эшлекле даирәсенен башка бик күп танылган вәкилләре кебек үк,—мәгърифәт, әдәбият һәм сәнгатькә һәрвакыт һәерхаклы бул- дылар Аларнын мал-мөлкәте хисабына китаплар бастырылып чыгарылды, газета- журналлар нәшер ителде, мәдрәсәләр һәм башка төр уку йортлары ачылды һәм "асралып” киленде, Рәсәйнен һәм чит илпәрнен югары уку йортларында студент- лар укытылды. Татар халкының мондый милләтпәрвәр вәкилләре язучыларга, жур- налистларга һәм сәнгать әһелләренә һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп килделәр Әйтик, әлеге Сембер сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары—Акчуриннар—гомумтөрки "Тәрҗе- манлы чыгаруга үзләренең керемнәреннән өлеш чыгарып киләләр (мәгълүм бул- ганча, бу басманын мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы Акчуриннарнын кияве була) Алай гына да түгел, матди ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча. Акчуриннар нәселе газетаны чыгарышуда турыдан-туры катнашлык кылалар. Мәсәлән, халык арасын- да зур абруй казанган бу басманы дөньяга чыгару вакытында Гаспрннскийнын хатыны Зөһрә ханым һәм Әсфәндияр әфәнде Акчуриннын башка балазары да һич карусыз нашерлек итү белән шөгыльләнәләр.
Әйтергә кирәк, Акчуриннардан чыккан вәкилләр арасында ижатка сәләтле ке- шеләр дә була. Жөмләдән, XIX гасырның 90 еллары башында Мөхәммәтҗан (Мөхәммәтша) Акчурин Н. В. Гогольнен үлемсез “Өйләнү" (“Женитьба”) комеди- ясен татарчага тәржемә итә (ул. “Тәрҗеман” газетасының ун еллыгы унаеннан, И Гаспралыга үзенә күрә бер бүләк була). Бай тарихлы тагар әдәбиятында Мәхбүбҗа- мал Акчуринанын да (1869-1948) үз урыны бар; Мәхбүбҗамал ханым -Шура'' журналында төрледән-төрле хикәяләр бастырып килүче мәгълүм шәхес Ә анын
"Шәфкатьсез ата яки мишәрләр тормышы” дигән озын хикәясе 1914 елда Оренбургта аерым китап буларак та дөнья
күрә.
Мөхәммәтйосыф Мөхәммәтәмин улы Дебердиевнен дә нәсел җебе Акчуриннарга барып тоташа. Ул шагыйрь һәм публицист буларак таныла, аның 1910 елда Казанда нәшер ителгән “Эшче намазы” дигән китабы мәгълүм Фабрикант
һәм меценат Хәсән Акчуриннын
| Мәскәүдәге йортында Гаяз Исха- кый еш кына кунакта була КаЙ- бер публицистика әсәрләрен ул
| Акчуриннар һәм алар даирәсендә-
ге кешеләр сөйләгәннәргә таянып ижат итә Үз вакытында кин җәмәгатьчелеккә мәгълүм булган шагыйрә Хәнифә ханым Гыйсмә-
туллина XIX гасыр ахырларында Акчуриннарнын Гурьев- ка авылында урнашкан фабрикаларыңда эшләүче эшчелә- рнең һәм хезмәткәрләрнең кыз базаларын укыта Сүз дә юк. бер үк вакытта ул фабрикантларның кыз базаларына да сабаклар бирә, шул рәвешле “хуҗалар” белән тыгыз элемтәдә тора Тимербулат Акчуриннын Маһруй атлы кызы, мәсәлән, үзенең “кесә” акчасына әлеге авторның “Тәргыйб” (кызыксындыру—Н Т.) дигән шигырьләр җыентыгын дөньяга чыгара.
Шәмсениса Акчурина
Акчуриннар арасында чын-чынлап әдәбият белән кызыксынучылар да аз бул- мый. Бу буын вәкилләренең бик тә бай китапханәләренең китап киштәләрендә татар, рус, һәм шәрекъ дөньясы һәм Көнбатыш Европа авторларының әсәрләрен күрергә була Ибраһим Курамша улы. Хәсән Тимербулат улы һәм башка Акчурин- нар татар әдәбияты үсеше белән һәрдаим кызыксынып, китапханәләре фондын Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый һәм башкалар- ның әсәрләре белән тулыландырып торалар, күп төрле газета-журналлар алдыра- лар.
Алай гына да түгел, Акчуриннар Россия киңлекләрендә чәчелеп яшәгән татар халкынын әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренең ижатлары вә шәхси эшчәнлекләре белән кызыксынып яшиләр, аларны еш кына үзләренә кунакка чакырып, моназа- ра кылып утыратар. Алар аеруча Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан белән дус- танә мөнәсәбәттә гомер кичерәләр.
Әйтик. 1908 елда (кайбер мәгълүматлар буенча 1909 елда) фабрикант һәм татар дөньясының ин югары вә кунакчыл шәхесләреннән берсе булып танылган Хәсән Тимербулат улы Акчурин Г Тукайны Сембер губернасы Карсун өязе Гурьевка авы- лына чакыртып ала.
Мондый омтылышның тарихы болайрак: Тукайиын шигырьләре вакытлы мат- бугатта күренә башлау белән фабрикант аларнын милли-халыкчанлыгына һәм фәлсәфи тирәнлегенә игътибар итә һәм шушындый кызыксыну нәтиҗәсендә анда шагыйрьнең үзе белән очрашып-күрешү теләге уяна. Ул шагыйрьне үзенә кунакка Казан сәүдәгәре Бәдретдин Апанаев аша чакырта. Бәдретдин әфәнде, шагыйрь да- ирәсендәге кешеләр ярдәме белән. Тукайдан сәфәргә чыгу өчен ризалык ала. Юл чыгымын ул тулаем үз остенә ала: Казандагы танышлары һәм шагыйрьнең дусла- ры, ана әйтмичә генә, Хәсән әфәнде җибәргән акчага Тукайны баштан-аяк киен- дерәләр дә юлга озаталар.
Дөрес. Тукайның кем белән берлектә сәфәргә кузгалуы турында безгә мәгълүм түгел, әмма К. Кадыйри истәлекләреннән бу сорауга күпмедер күләмдә җавап та- барга мөмкин. Б Апанаевка шагыйрьне кунакка барырга күндерә алганнан сон, ул Акчуриннарга телеграф аша болай дип хәбәр итә: "Габдулла Тукаев сезгә кунакка барырга ризалык бирде, фәлән числода мин Эрбеткә китәм, Тукайны үзем белән бергә алып барачакмын, чыгудан телеграмм бирермен". Тагын берничә көннән сон Акчуриннар Б. Апанаевтан. бу юлы инде сәфәргә чыгуларын белгерткән, икенче бер телеграмманы алалар. Моңа остәп шуны гына әйтергә мөмкин: танылган Ка- зан сәүдәгәре Б Апанаев атаклы Эрбет ярминкәсендә даими катнашып һәм анда уңышлы сәүдә итеп килә.
...Барыш станци- ясендә шагыйрьне Акчуриннарнын якын даирәсе бик җылы каршы ала: ә җилдән җитез җигү- ле аргамаклар кадер- ле кунакны Барыш- тан өч чакрымда гына урнашкан Гу- рьевкага күз ачып йомганчы китереп җиткерәләр Акчу- риннар Тукайга иң зиннәтле "гүрнә- чәдән" урын бирә- ләр. Татар ашлары белән тамак ялгап алганнан сон, фаб-
рикант анын предприятиеләрендә шагыйрь иҗаты белән таныш күп кенә кешеләр эшләве һәм аларнын кайберләренең Тукай әфәнде белән күзгә-күз очрашып сөйләшәселәре килүе хакында хәбәр итә. Һәм Россиядә яшәүче татарлар арасында ин мәртәбәле байларыннан берсе булган Хәсән Тимербулат улы шагыйрьдән анын хөрмәтенә аш мәҗлесе үткәрергә рөхсәт сорый. Тукай риза була Түкталачак бүлмәсенә озата барышлый. Акчуриннарнын балалары мөгаллиме Кыяметдин Ка-
дыйри шагыйрьне бильярд залына алып кереп чыга. Әлеге мөгаллимнең раславына
караганда. Тукай бу мавыктыргыч уен белән менә шунда таныша. Истәлекнең ав- горы
сүлләренә караганда, Гурьевкага килеп төшү белән Тукай ана Фатих Әмирханнан бер
хат-мәктүп тапшыра, анда: Тукайны матур итеп күрс әтү. Тукайга күрергә тиешле
булган урыннарны күрсәтү, Тукайны кунакка рәхә тләндереп тотып йөртү, озату эшләре
сиңа йөкләнә дип әйтелгән була. Күренә ки. мөгаллимебез үзенен Ф Әмирхан белән якын
мөнәсәбәттә булуын ассызыклап күрсәтергә тели: әмма чынлыкта да шулай булганмы,
әйтүе кыен
Кич белән Акчурипнарнын бай һәм иркен китапханәсенә чакырылган кунаклар
җыела Тукайның пәила булуын хужалар да. кунаклар да аягурә басып каршы алалар.
Әлеге дә баягы К. Калыйри билгеләп үткәнчә, хужа кеше очрашуны ачып җибәргәндә
мондыирак сүхтәр әйтә: "Талантлы яшь шагыйребезнең сатамәтлеге һәм киләчәктә
татар халкын тәрбияли вә рәхәтләндерә торган жанлы шигырьләрен тагын да күбрәк
язсын өчен Габдулла әфәндегә озын гомер, матур тормыш теләп тост күтәрәбез Бу
кыска гына нотык та. безгә катса. Хәсән Акчуриннын газиз халкына, анын әдәбиятына,
сөекле шагыйренә булган ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтә булса кирәк.
Акчуриннар йортында үгкәрелгән әлеге кичә озак дәвам итә. Хуҗалардан тыш. анда
катнашкан фабрика эшчеләре һәм хезмәткәрләре. Акчуриннар мәктәбе мөгаллимнәре
һәм шәкертләре Тукайга сорау арты сорау яудырып кына торалар. Тукай исә. ул
сорауларга кыска гына итеп, әмма топле итеп җавап кайтара.
Шагыйрь фабрикантларда җиде-ун көн чамасы кунак була. Ә мондый очрашулар
һәркөнне булып гора. Тукай, әлбәттә, фабрика белән дә танышып иөри Күренекле
драматург Галиәсгар Камал. Тукай Казанга әйләнеп кайткач, бер әңгәмәсе турында
болайрак язып үтә: "Тукайнын кайтканын ише ткәч, мин анын янына менәм, ни күзем
белән күрим, өстеннән яхшы киемнәрен, ак якаларын салып ыргыткан да эчке
күлмәктән генә караватына сузылып яткан
—Нихәл, бик шәп йореп кайттыңмы, бик шәп сыйладылармы'’—дигән сорауга
каршы Тукай:
—Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар, шулай да үземнең караватымны сагынып
кайттым әле: безгә кул кешеләр түгелләр алар, әллә ничә горничный нянька шикелле
ашаталар, нянька шикелле эчертәләр, нянька шикелле йоклаталар, үзен теләгәнчә
йокларга ирек тә юк. Сыйлары да гел коньяк та шампанский, безнен шикелле кара
корсакка кул нәрсәләрмени алар,—диде, ник барганына үкенгән көнгә төшкәнлеген
белдерде
Күренә ки, Г. Камал раслаганча, шагыйрь Акчуриннарны “безгә кул кешеләр
түгелләр алар" дип исәпли. Мондый раслау чынлап та хакыйкатькә туры килә: Тукай
һәм фабрикантлар җәмгыятьнең төрле баскычларында торалар лабаса Ләкин әлеге
истәлектә шагыйрьнең икенче төрле җавабы да бар ич: "горничный нянька шикелле
ашаталар, нянька шикелле эчертәләр, нянька шикелле йоклаталар, үзен теләгәнчә
йокларга ирек тә юк" Аңлашыладыр дип беләм. бу сүзләрдә шәхсән фабрикантларга
карата әйтелгән бер генә үпкәләү сүзе дә юк. шагыйрь бары тик Акчуриннарнып яшәү
рәвеше башкача булуы турында гына сүз алып бара
Тагын килеп, менә нәрсә хакында әйтәсе килә. Г Камал Хәсән Акчуриннын дөньяга
карашы турында сүз алып барганда "укымышлы" сүзен куштырнаклар эченә ала һәм:
“Ул фабрикант Хәсән Акчурнн. мөселманча зур “укымышлы" кешеләрдән саналып,
яна әдәбиятны да сөючеләрдән булган " дигән нәтиҗә чыга ра. Әлеге меценатның
тормышын һәм эшчәнлеген тикшеренүләрдән шул күренә, ул, чынлап та, заманының
укымышлы һәм зыялы кешесе була. Г Камал да. азбәттә. бу хакта яхшы белгән
булгандыр. Ләкин XX гасырнын 20-30 елларында бужхазня вәкиленә, бигрәк тә татар
баена карата хакыйкый бәһа бирү мөмкин эш булмый Г. Камалның һәм К Кадыйринын
әлеге хатирәләреннән “Тукай. Акчуриннар ихатасыннан һәм фабрикасыннан тыш.
тагын кайларда истирахәт кылый йөргән соң дигән сорауга җавап алуы кыен
(шагыйрь, читлектәге кебек, дүрт дивар арасында гына бикләнеп ятмагандыр бит1)
Билгеле, юк фабрикантларның якын то- рыннлрм безгә Тукайны иң яхшы ял итү
урыннары буйлап сәяхәт кылдырып йөрүләре хакында сөйләп калдырганнар иде Ә.
мәгълүм булганча, әлеге тагар байлары бөтен Сембер губернасы киңлекләренә чәчелгән
бик тә матур ял итү почмакларыма хужа булалар..
Гурьсвкада вакытта Тукай, күрәсем. Акчуриннарнын башка туганнарында да
кунама булгандыр Бодай дигәндә, без Зоябаш (Старос Тимошкино) һәм Кллны
(Калда) авылларында яшәүче туганнарын күздә тотам. Фабрикантларның биредә
дә бик тә хозур ял итү урыннары булуы мәгълүм ич.
Әйтергә кирәк, Тукай белән Гурьевкада булган очрашу Акчуриннарнын. алар-
нын якыннарының һәм якташларының күңелендә якты эз калдыра. Әйтик, 1913
елның язында Тукайның вафаты хәбәрен ишеткәч, жирле мәктәпнең мөгаллимнә -
ре һәм шәкертләре шагыйрь мәрәсименә багышланган митинг үткәрәләр,
мәктәпләрдәге дәресләрне кичектереп үзенә күрә бер матәм игълан итәләр.
Сүз дә юк, Акчуриннарнын Тукайга булган ихтирамлы мөнәсәбәте беркайчан
да үзгәрми. Мәгълүм булганча, 1916 елнын язында Россиянең төрки-татар дөньясы
Г. Тукай вафатынын өч еллыгын зур югалту билгесе итеп билгеләп үтә. Акчурин-
нар да. әлбәттә, бу чарапардан читтә калмыйлар, һәм кала да алмыйлар. Матәм
көннәрендә Акчуриннарнын мануфактура фабрикасы каршындагы кызлар
мәктәбендә (ул яки Гурьевкада, яки Зөябаш авылында була) Тукай истәлегенә ба -
гышланган кичә үткәрелә, кичәдә шагыйрьнең кабере өстенә куелачак таш-һәйкәл
өчен 97 сум акча җыела. Ә инде кичә чынлап та Гурьевкада үткәрелгән икән, аны
оештыручылар арасында фабрикант Габдулла Тимербулат улының хатыны Гөлсем
ханым Камалова да булгандыр, мөгаен. Ни генә булмасын, тарих безгә Гөлсем
Акчурина (Камалова) җитәкчелегендәге әлеге мәктәбе укытуч ы мөгаллимәләрнең
һәм укучы кыз балаларнын бергәләп төшкән фотосурәтен саклап калган. Рәсем
1916 елда, дөресрәге, 15 июньдә алдырылган. Бездә булган мәгълүматларга кара -
ганда, рәсемдәге күп кенә балалар югарыда телгә алынган әлеге кичәдә катнашкан
булырга тиешләр. Һәрхәлдә, үз вакытында шул тирәләрдә яшәгән өлкән яшьтәге
апа-агайлар Акчуриннарнын тора торган йортында, мәктәбендә, клубында һәм
китапханәсендә музыкаль-әдәби кичәләр һәм очрашулар уздыру традициясе яшәп
килүе хакында сөйләп калдырганнар иде.
Гомумән, ул төбәкләрдә яшәүче татарлар сөекле шагыйрьләренең иҗатын кы-
зыксынып күзәтеп баралар: анын китаплары бик күп гаиләләрнең шәхси китапхан-
әләрендә урын алган. Тукайның 1913 елда Казанда нәшер ителгән "Исемдә калган-
нар" дигән китабы, мәсәлән, Волковлар гаиләсендә буыннан-буынга тапшырылып
киленгән Соңгы хуҗасы Зөләйха ханым Таирова (кыз фамилиясе—Волкова) үтене-
че буенча мин ул китапны 1995 елда Казандагы Габдулла Тукай музеена тапшырдым
Табигый буларак, Акчуриннарнын “җанлы” сурәте шагыйрьнең әсәрләрендә дә
чагылыш тапмый калмый, әлбәттә. Әйтик, “Шыер” дип аталган бер шигырендә
шагыйрь болай ди (ул Фәхрелислам Агиевнын бер тезмә әсәренә пародия рәве -
шендә язылган): "Нишләсен вет. Азраил килсә, бар кеше үләр, Тимай бай булсаң
да—азанчы күмәр". Ул—1912 елда иҗат ителә һәм шул ук елда “Ялт-йолт” журна-
лында басылып га чыга. Тукайның 5 томлык "Әсәрләр"ен төзүчеләр (Казан, 1985—
1986) Тимай бай (Тимербулат Акчурин—Н. Т.) образында нигәдер “байлыгы, малга
хирыслыгы, саранлыгы
һәм каты куллылыгы
белән телләргә кергән
сәүдәгәр”не күрәләр.
Безнеңчә, бу—“теге”
еллар шаукымы нә ти-
җәсе һәм ул берничек
тә хакыйкатькә туры
килми Аннары, без
китереп киткән өзектә
татарның эре сәүдәгәре
һәм унган фабриканты
турында бернинди дә
тискәре бәяләмәләр
юк. шагыйрь бары тик
вакытнын бик тиз узып
китүен, бар кешеләр-
нең дә вакыты җиткәч
үлемгә дучар ителүен
искәртергә тели, әйе, Гурьевкадагы Лкчуриннар йорты (хәзерге Барыш шәһәре).
үлем каршында байлар
да, ярлылар да бертигез. Тукай әйткәнчә, үлем дигәнен Тимербулат кебек шәхесл-
әрне дә аяп тормый шул...
Шулай итеп, боек татар шагыйре Габдулла Тукай Барыш авылында (элеккечә—
Гурьевкала) кунакта булып кайта Биредә Тукай һәм Акчуриннарнын башка бик күп
кунаклары тукталган йорт хәзерге көнгә хәтле сакланып калган Без. шушы төбәктән
чыккан берничә кеше берләшеп, әлеге вакыйганы тарихка теркәп калдырырга
тырышып йөреп каралык 1989 елда, әйтик. Барышнын берәр урамына Тукай исеме бирү
һәм Тукай тукталган Акчуриннар йортына мемориаль такта кую турындагы тәкъдим
белән (хәзер анда район үзәк хастаханәсенен поликлиникасы урнашкан) җирле хакимият
җитәкчеләренә һәм депутатлар корпусына мөрәҗәгать иттек. Әлеге тәкъдимнәр "Ленин
юлы" дигән район газетасында басылып чыккан мәкаләгә дә нигез булып ятты. Бу
фикерне биредә булып киткән шагыйрьләр Р Миннуллин. Р Гаташ һәм журналист Ф
Низамовалар да хуплаган иде Сонрак. журналистларның үтенече буенча. Г Камал һәм К.
Кадыиринын истәлекләре күчермәсен газета редакциясенә һәм шәһәр советынын
башкарма комитетына да юлладык. (Бу мәсьәләдә безгә мөхтәрәм әдәбият галимнәре
Нил Юзиев. Марсель Әхмәтжанов һәм Зөфәр Рәмиев зур ярдәм күрсәттеләр) Район
газетасы исә. үз чиратында 1990 елның җәендә безнен үзара хат алышуыбыз хакында
болай дип язып чыкты Татар халык шагыйре Г Тукайнын Гурьевкала булып китүенә
бәйләнешле вакыйгалар уңаеннан кызыксынган кешеләр белән язышып торуыбызга да
бер елдан артык вакыт узып китге. Әле узган елнын апрель аенда ук Казанда яшәүче
Таировлар, әлеге вакыйганы мәнгеләштерү максатыннан чыгып, шагыйрь тукталган
Акчуриннар йортына мемориаль такта кую яки берәр урамны анын исеме белән атау
кирәклеге турында тәкъдим белән чыктылар.
Шул вакыттан бирле кәгазьләр шактый язылды Алрель-июнь айларында гына да
безнен тарафтан фактлар документаль төстә исбатланган өч хат алынды Ә исемне
мәнгеләштерү турындагы карарны бары тик хужа гына—ягъни шәһәр советы башкарма
комитеты кабул итәргә мөмкин, ләкин һич тә редакция түгел. Ләкин, шулай да.
КПССнын шәһәр комите ты каршындагы эшче группанын чираттагы утырышында бу
мәсьәлә буенча шәһәр советына бернинди дә тәкъдим кермәве ачыкланды. хәер, асылда
моңа карата каршы фикерләр дә юк".
Ниһаять. 1991 елда әлеге газетада, русчага тәрҗемә ителеп. Г. Камал белән К.
Кадыиринын истәлекләре бастырылды. Әлеге мәсьәлә 1995 елда Ульяновск өлкәсендә
чыга торган татарча "Өмет" газетасы битләрендә дә күтәрелде Кызга ныч ки. кем
әйтмешли, боз әле һаман ла кузгалмады, шагыирьнен исеме дә ташка уелмады.
Акчуриннарнын яхшы атлы абруе да тарих пәрдәсе артында кала килә. Болары, әлбәттә,
сүз уңаенда әйтелде.
...Акчуриннарга кунакка бер Тукай гына килми, билгеле. Фабрикантлар 1913 елнын
көзендә олуг татар язучысы Фатих Әмирханны кунакка алдыралар Бәхеткә күрә дип
әйтик. Тукайдан аермалы буларак. Фатих Әмирхан “Кояш" газетасында басылган
“Милли көтепханә һәм музәханә" дигән мәкаләсендә хужалар турында кыскача
мәгълүматлар бирә: биредә әдип Хәсән Акчурин шәхесенә карата бик җылы сүзләр әйтә,
анын югары гыйлемле булуын билгеләп үтә Ф Әмирхан фикеренчә. ул гарәп теле һәм
Ислам тарихы буенча тирән белемле татар муллаларыннан бер дә калышмый.
Ф Әмирхан үзенең әлеге мәкаләсендә Хәсән байнын китапханәгә һәм мөселман
дәүләтләрендә басылган борынгы акчалар коллекциясенә ия булуын да билгеләп үтүне
кирәк таба Ул болай дип яза: "Күптән тугелге бер сәфәремдә мин мәшһүр татар
фабриканты Хәсән әфәнде Акчуринда кунакта булдым. Хәсән әфәнденең күп китаплы
әгъла көтепханәсе һәм үз нжтнһады вә мәгърифәте белән җыелган, иске мөселман
мәмләкәтләрендә сугылган тарихи тәнкаләр коллекциясе бар икән
Яхшы бер татар мулласы кадәр пхлүме гарәбия вә голүме исламиядән хәбәрдар,
ислам тарихы белән күп шөгыльләнгән бу татар фабрикантының кирәк котеханәсе вә
кирәк тәңкәләр коллекциясе, яхшы тәфтиш вә голүм белән җыелганга күрә, кыйммәтле
нәрсәләрдер Бөтен ислам хәтфәләре заманында сугылган тәңкәләрне хави (эченә алган)
бу тарихи тәнкаләр коллекциясен Хәсән әфәнде күн ижгиһад. мәгърифәт вә акча сарыф
итеп җыйган булганлыктан, теләсә нинди муза өчен әһәмиятле булырлыктыр"
Мәгълүм ки. Хәсән Тимербулат улы 1914 елда гына да 6 мен мөселман акчала рын
сатып ала. шул рәвешле анын болай да бай коллекциясе 15 мен данәгә җитә Шунысын да
искәртергә кирәк, фабрикантмын уникаль коллекциясендә хәтта Россиянең күренекле
дәүләт музейларында булмаган сирәк акчалар да саклана Жөмләдән. габбасилар һәм
оммиядләр хәлифәләре вакытында сугылган акчалар коллекциясенең зур байлыгы
булып саналырга хаклылар. Шушы ук елда нумизмат Аксак Тимернең берничә акчасын
ла сатып ала
Ф Әмирханның шушы язмасында без бик тә әһәмиятле бер сорауга җавап алабыз
кебек фабрикант Хәсән Акчурин кулъязмалар, китаплар, вакытлы матбугат һәм музей
экспонатларының уникаль коллекциясен кем өчен һәм нәрсә өчен җыйган соң? Ф
Әмирхан моны болай аңлата: "Милли көтепханә вә музәха нә ачылса, көтеп - ханә һәм
тәнкәләр коллекциясеннән әһәмиятле бер кыйсемен шул мөәссәсәләргә (оешма,
учреждениегә) хәдия итәргә Хәсән әфәнде хәзер тора вә вәгъдә итә".
Хәсән әфәнденең шундый да абруйлы зат тарафыннан китерелгән әлеге фикер-
ләреннән чыгып, без коллекцияләр, кулъязмалар һәм китапларны ул үз мәнфәгать-
ләреннән битәр, татар халкының киләчәк буын вәкилләре өчен җыйган дип әйтә алабыз.
Әлбәттә бит тә кызганыч. Хәсән Тимербулат углы исән вакытта татар хал кына ни
милли музей, ни милли китапханә ачарга мөмкинлек булмый.
Фатих Әмирханның сәяхәтенә кагылышлы тагын бер вакыйганы искәртеп китәргә
кирәк. Әдип Гурьевкада вакытта Акчуриннарның берсенең. Рөстәм Исмәгыйль улының
хатыны Шәмсениса белән очрашкан булырга тиеш. Ул. үз чиратында. Чистай ишаны,
җирле мәдрәсәнен имам-хатыйбы Мөхәммәтзакир Камаловнын кызы була, яшьлегендә
әдип аңа гыйшык тотып йөри. (Бу мәдрәсәдә күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе
Гаяз Исхакый. язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими. шагыйрь Зыя
Ярмәки һ. б. белем ала.)
Очрашу ихтималын без нәрсәдән чыгып гоманлый алабыз сон? Хикмәт шунда ки.
Камаловлар һәм Акчуриннарның киләчәк буын вәкилләре архивында 1913 ел ның 4
ноябрендә Оренбург губернасының Троицк каласыннан Гурьевкага Габдул ла Акчурин
исеменә җибәрелгән почта карточкасы саклана. Әлеге юлламаның авторы
Камаловлар—Әмирхановларнын туганы Шакир Мәүледов була һәм ул Бибифатыйма
Садыйк кызы Камаловага атап сугыла. Димәк, ишан Мөхәммәдзакир Камаловнын
хатыны шушы көннәрдә Акчуриннарга кунак булып төшкән дип әйтә алабыз. Тагын бер
кызыклы нәрсәгә игътибар итик: корреспонденция—мәктүптә Зәйтүнә Мәүледова исеме
дә телгә алына. Белгәнебезчә. Тукай нәкъ менә ана гыйшык тотып йөри ләбаса. Баксаң.
Тукай. Акчуриннар. Камаловларнын язмыш җебе бер кавым менә шулай үзара
чорналып алган булган икән...
Акчуриннар токымының килен-киленчәкләре дә әдәби иҗатка мөнәсәбәтле
булалар. Шуларнын берсе—югарыда телгә алынган Рөстәм Исмәгыйль улы Акчу-
риннын хатыны Шәмсениса ханым.
Шәмсениса ханым, ишанның башка кызлары кебек үк, үз заманының укымышлы
хатын-кызларыннан санала. Ул татар һәм рус әдәби телен яхшы белә, иҗат эшенә
сәләтле булуы да иртә сиземләнә. Шәмсениса ханым И Н. Потапенконын "Букет" дигән
бер пәрдәлек пьесасын татарчага тәрҗемә итә һәм ул 1910 елда Казанда "Букет"
(“Чәчәк") исеме белән бөрадарән Кәримонлар типографиясендә аерым китап булып
басылып та чыга. Бик мөмкин, әлеге китап Акчуриннар акчасына дөнья күргәндер,
чөнки Шәмсениса 1909 елдан фабрикантларның гаилә әгъзасы булып китә ич (аннары,
безнен кулдагы мәгълүматларга караганда. Акчуриннар нашерлек эше белән дә
шөгыльләнгәннәр икән). Без фәкыйрегезгә әлеге китапчыкның Сем- бер губернасы
Сенгилей, Карсун һәм башка өязләрендә яшәүче татарлар арасында шактый киң
таралуын ачыклау мөмкин булды. Аерым алганда, ул Ульяновск өлкәсе Барыш районы
Капла (Капны) авылында гомер кичергән әнием Зөләйха Габдрәшит кызы Таированын
шәхси китаплары арасында да бар иде. Сүз дә юк. әлеге китапчык Акчуриннарның
китапханә шүрлекләрендә дә урын алгандыр
Бер уңайдан тагын бер мәсьәләне ачыклап китү зарур дип исәплим: Биби Шәмсе-
ниса туташ Фатих Әмирхан белән кайчан һәм нинди шартларда очрашырга мөмкин сон°
Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин үзенең "Яңа-Татар бистәсе Прометее” дигән
китабында 1908 елнын ахырларында Шәмсениса Казанда булып китә д ип раслый
Кызык, ә ул кемнәрдә тукталды икән? Күп кенә эзләнүләр нәтиҗәсендә Камаловлар
гаиләсе белән бәйләнешле почта карточкаларының эзенә төшәргә мөмкин булды. Бу
"ачык хатлар" Казанга "Ф. С Камаловага". ягъни Мөхәммәдзакир ишаннын хатыны
БибифатыИмага (Фатимага) һәм "Камаловага' (бәлки ана ук. яки кызларына дыр)
адресланган Сарапулдан һәм Чиләбедән алынган хат-мәктүпләрдә Камаловларнын
адресы түбәндәгечә күрсәтелгән: “г. Казань. Попер. Казанская ул., дом Ба - ланченко (или
Баланчикова) һәм аларга “1911 елнын марты” дип мөһер сугылган. Күрәсен.
Камаловлар гаиләсе шушы адрес белән аерым иорг яки бүлмә алып торганнардыр. 1908
елнын ахырларында. Фатих Әмирхан белән очрашкан көннәрендә, бәлки Шәмсениса
Камалова да биредә гомер кичергәндер'' Бәлки, бәлки.
Шәмсениса, мәгълүм булганча, гомерлек юлдашы итеп Рөстәм Исмәгыйль улы
Акчуринны сайлап ала. Әйтергә кирәк. Исмәгыйль әфәнде. Курамша, Сөләйман.
Тимербулат һәм башка Акчуриннар кебек “череп беткән" бай булмый
Рөстәм Исмәгыйль улы үзенсн бай туганнарының фабрикаларында хезмәт итә
Рөстәм белән Шәмсениса никахлашканнан сон Акчуриннарнын фабрикалары урнашкан
Сембер губернасына керүче торак пунктларында һәм Ульяновскинын үзендә гомер
кичерәләр.
Әдәби эшчәнлек юнәлешендә Акчуриннарнын икенче бер киленнәре—Өммегөлсем
(Гөлсем) Камалова да маһирлык күрсәтә. Ул Мөхәммәдзакир ишан һәм Бибифатыйма
Камаловаларнын кече кызлары була Гөлсем башта Чистай мәдрәсәсендә белем ала,
аннары Санкт-Петербургның атаклы Бестужев курсларында тәрбияләнә Балкан
сугышы башлангач, дуслары-фикердәшләре Мәрьям Поташева, Оркыя Юнысова һәм
Мәрьям Якупова белән берлектә ерак Төркиягә юл ала. Татар кызлары биредә 1912
елнын көзеннән алып 1913 елнын көзенә кадәр хәрби лазаретларда төрек
сугышчыларын дәвалыйлар Шәфкать туташларына карата гади халык вәкилләре генә
түгел, хәтта илнең җитәкче әһелләре дә кызыксыну күрсәтәләр. Гөлсем һәм анын дус
кызлары белән танылган сәясәт эшлеклесе. Сембер губернасы Зөя башы сукно-постау
мануфактурасына нигез салучы Сөләйман Габдулла улы Акчуринның оныгы Йосыф
Акчура да очрашып сөйләшә. Төркиядә булып кайту Гөлсемне һәм анын юлдашларын
Россия империясенең бөтен мөселман дөньясына таныта: алар хакында жәмгыятьнен
төрле катламларында мактау сүзләре сөйлиләр, газеталарда мәкаләләр урнаштыралар
Бер газета болан дип язып чыга: “Моннан бер ай элек, бернинди галиҗәнапларга
ишарәсез һәм белдерүсез, дүрт мөселман хатын-кыз жәмәгате-мөгаллимә. курсистка һәм
ике табибә Петербургта вагоннарга утырдылар да Константинопольгә юл алдылар Менә
бер ай инде алар, ару-талуны белмичә, җәрәхәтләнгән кул-аякларны һәм тишкәләнгән
баш сөякләрен юалар һәм бәйлиләр” Фидакарь йөрәкле кыэларнын фотосурәтләре ул
елларның күп кенә басмаларында басылып та чыга.
Бөтен татар мохитын тетрә ткән Тукайның үлеме турында кайгылы хәбәр аларга
1913 елнын язында ерактагы бер илдә вакытта килеп ирешә Шәфкать туташлары
үзләрен озатып йөрүче танылган журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер белән
берлектә “Ан" журналына тәгьзия—кайгы уртаклашу телеграммасы сугалар Анда
болай диелә: "Вакытсыз вафаты хәбәре безне соң дәрәжәдә мәэъюс итте " Истанбулдан
сугылган тәгьзиягә Гөлсем. Оркыя, Мәрьям һәм Кәбир кул куя Бу урында шунысын
искәртеп китү дә урынлы булыр: Гөлсем туташ Тукайны 1912 елның апрелендә,
Петербургка ясаган соңгы сәфәре вакытында күреп кала Очрашу Г Тукай тукталган
күренекле дин белгече, башкала мәчетенең имам-хатыибы Муса Би- гиев йортында
була. Үзенең мәгълүм истәлегендә Кәбир Бәкер Муса әфәнденең хатыны ягыннан туган
тиешле бер курсистка турында да искә алып үтә Билгеле булганча, Муса Бигмев
Гөлсемнең бертуган апасы Әсма Камаловага өйләнгән була.
Шушы ук 1913 елда Гөлсем Камалованын икенче бер абруйлы журналда да бербер
артлы мәкаләләре дөнья күрә; болар "Төрекләр яшәячәктер" ("Шура". 1913. N6,
175-176 66.), "Тәгаләи нисваи" җәмгыятендә" (“Шура”, 1913. N 7. 203-204 66 ). "Төрек
хатыннары" ("Шура ". 1913, N 8, 232-233 66 ) кебек язмалар
Туган ватанына әйләнеп кайтуга диярлек үк Гөлсем Камалова әлеге нәселнең ин
күрнекле вәкилләреннән берсе булган Тимербулат әфәнденен улы Габдулла Акчу- ринга
кияүгә чыга. Шул рәвешле ул Акчуриннарнын Гурьевкадагы йортында хужа- бикә
булып китә Гөлсем ханым Акчуриннар химаясендәге мәктәпкә җитәкчелек итә—атаклы
Бестужев хатын-кыз курсларында алган ан-белемнен менә кайда кирәге чыга. Фабрика
эшчеләре һәм хезмәткәрләренең кызлары истәлекләренә караганда, Гөлсем ханым
математикадан бик гыйлемле була, башка фәннәрдән дә төпле вә тәрбияви әһәмияткә ия
дәресләр бирә Шикләнми әйтергә мөмкин, укучыларына ул Габдулла Тукайның
тормышы һәм ижаты турында да сөйләми катмагандыр
Кыскасы. Сембер сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары Акчуриннарнын татар әдәби-
ятының күренекле вәкилләре белән үзара мөгаләмәсенә бәйләнешле кайбер ис тәлекләр
менә шуннан гыйбарәт Димәк, югарыда сөйләгәннәрдән чыгып. Акчуриннар милли
мәдәният һәм әдәбият язмышы белән даими рәвештә кызыксынып торганнар, билгеле
бер күләмдә мәгариф һәм наширлек өлкәсендә дә ижтиһад иткәннәр, дип әйтә алабыз.