Логотип Казан Утлары
Шигърият

АКЛЫКТАН ЯРАЛДЫМ


Һәр фасылда Сине сагынам, Хисләренә, юк, юк, кагылмам!—
Мин ерактан, бары ерактан...
Әйтми генә сине сагынам!
Язмышым
Бер шатлыкка сөенсәм мин,
Мең газапка көендем:
Максатыма җитәр өчен Сүгәм тәкъдир төенен...
Кемнәрдер дошман санаса,
Берәүгә дус күрендем.
Кайберәүләр елак дисә,
Күңеле төшә... күңелнең.
Бер моңы булдым җанымның,
Бер колы булдым аның.
Очрашканда ярсыдылар Юләрлегем һәм аңым.
Озын юллар үткән чакта Яктылыкка омтылдым.
Качкан чакта кайгылардан,
Ак бәхеттән... тотылдым:
Чатырдатып ябыштым да Ялларына тотындым.
Карлар елый ак моң булып
Ак кар елый мыштым гына, Җемелдәп һәм ялтыран,
“Кояшның тозак нурына Эләктем”, дип, аптырап.
Кар хәлләре бик кызганыч,
Яшьләре ага, күрегез.
Илзирө ВӘЛИУЛЛИНА-шигырьләре, публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта басыла Түбән Камала яши.
Я 4
Бәлки, яшь ага: “Гомернең Кадерен—дип,—белегез? ” Елый карлар, Җир ананың Сыенып кочагына,
Әверелә салкын яшьләр— Утлы зар учагына...
Карлар, суларга әйләнеп. Уртак яшь булып ага.
Шуны аңлаган өченме Йөрәктән моңнар тама?
Ул моңнарны, җәһәт кенә,
Ак төсләргә кар мана...
Ак моңнарны хәтерләтеп Карлы гомерләр ага.
Юк, яратмадым
Юк, яратмадым, яратмыйм Иркә җил сарылуын;
Иркә җилләрнең иркендә Елак хис агылуын.
Юк, яратмадым, яратмыйм Хислеләр һәлакәтен;
Күкләргә ашкан җанымның Алсалар бәрәкәтен?
Юк, яратмадым, яратмыйм Көннәрнең кыскаруын, Минутлар санал, кемнеңдер Гөнаһлы эш кылуын.
Юк, яратмадым, яратмыйм Ак төснең каралуын.
Чөнки үземнең аклыкта Яңадан яралуым,
Тәүге кат яңаруым.
Җиңелме?
Җаннарымны кайгы басты— бөгелдем,
авырлыктан, нечкә җептәй өзелдем;
күтәрергә көче бетте иңемнең,
сагыш басты тәмам—моңлы күземне;
кара җаннар үтерделәр сүземне;
җилләр кисте, шашып-шашып, йөземне.
Бу микән соңгы ноктасы түземнең,
сабыр канатым сынумы— үземнең?..
Тәңрем әйтте шул чак миңа: "Җиңелме?”
...Җиңелдем.
Тик җиңеләсе килми ник күңелнең?!