ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ
“Татарстан Республикасы аллынлагы
казанышлары өчен" орлены белән
бүләкләү турында
Татар милли музыка сәнгатен үстерүдә
гаять зур хезмәт куйган өчен Габдулла Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясе
сәнгать житәкчесе Н1АКИРОВ Илһам
Гыйльметдин улын “Татарстан Республикасы
алдындагы казанышлары нчен" ордены белән
бүләкләргә.
М. ШЭММПКВ.
Татарстан Республикасы Президенты
Киын. КрсшҺ.
2005 ел, 11 февраль
ИЛҺАМЛЫ АЙ
Февраль — мәшһүр жырчы Илһам
Шлкирон туган ай 15 февральдә ана 70 яшь
тулды Шул уңайдан Г Камал театрында
жырчы хормәтенә зур тантана булып узды Зал
тулы тамашачылар ле- генлар җырчыны
аягүрә басып озак алкышладылар. Аннан сон
сәхнәгә Татарстан Президенты Минтимер
Шәймисв күтәрелде. Ул бодай диде
"Илһам Шлкирон сәхнәдә күренгәч,
безнен шулай ләррәү күтәрелеп, озак кул чабу,
тәбрикләү ул - артист очен зур бүләк. Илһам
ул — легенда, тере килеш мәңгеләштерелгән
шәхес
“Сәнгать кешеләре тиешенчә бәяләнәме0"
дигән сорау күпләрне борчый Хәзер безаныз
тутырып "әйе ' дип җавап бирә алабыз. Бер ел
здек Дәүләт Сове тында кабул ителгән
"Татарстан Республикасы бүләкләре
турында"! ы Закон нигезендә безнен үз
орденыбыз булдырылган иде Шушы дәүләт
бүләгенең - "Татарстан Республикасы
каршындагы казанышлары очсн“ дигән
орленнын беренчесе Илһам Шакнровка
бирелә" Бәйрәм кичәсе югары дәрәҗәдә үтте
Юбилярны бер-бер артлы сәнгать осталары
тәбрикләде 3 Сөнгатуллина. Г Ибушев. Р
Маликов. Р Ибраһимо- ва. А Фәйзрахманов.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле,
фольклор ан самбле Юбиляр җырчы үзе дә
реперту - арыннан байтак җырлар башкарып
тамашачыларга рәхмәтен белдерде
Моннан 17 ел элек оештырылган "Татар
жыры" конкурсы 2003 елдан мәшһүр
җырчыбыз исемен йөртә Мәдәният
министрлыгы һәм Г Тукай исемендәге Тагар
дәүләт филармониясе оештырган алеге ярыш
16-20 февральдә булып узды Быел ул И
Шакирониын — 70. Казанның 1000 еллыгына
багышланды Конкурста 14 яшьтән алып 35 кә
чаклы Россиянен төрле төбәгеннән йөздән
артык башкаручы катнашты Аларны
Россиянен һәм Татарстаинын халык артисты
Зилә Сөнгатуллина рәис легендәге жюри
бәяләде
Конкурста беренче бүләккә — Казан нан
Айгөл Сагынбасва. Илшат Вәлиен. Алсу
Зәйнетдинова. икенчегә - Казан нан Эльвира
Салахова. Альберт Вәли уллин, Алмаз
Нургалисв. өченчегә Ка заннан Венера
Шәмиева. ) и.ннра Га фурова. Артур Исламов.
Чувашстан нан Илдус Шәйд уллин заск булды
Жинүче.ләргә акчалата бүләкләр һәм "Илһам”
дип язылган кош сыны тан шырыллы
ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР
Муса Жалил исемендәге республика
премиясенең быелгы лауреатлары итеп
"Татарстан" журналы баш мөхәррире Рифат
Фәттахон С Өчетбаев исемен дәге Минзәлә
дәүләт драма театры кал лективы һәм
"Бәхетле балачак" хореог рафия ансамбле
билгеләкде. 30 яшькәчә булган яшьләргә яисә
яшьләр белән һәм яшьләр өчен зшләгән
затларга икс елга бер тапкыр бирелүче алеге
премиягә быел 12 кандидат тәкъдим ителгән
иде Алар арасында әдәбият, сыкты сәнгать,
музыка, хореография. театр, кино санга тс
вәкилләре бар ндс
МАТБУГАТ ҺӘМ ЯЗУЧЫ
Язучыларнын Г Тукай исемендәге
клубында әдәбият һәм көндәлек матбугат
мәсьәләләренә багышланган жыелыш булды
Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Фоат Галнмуллин ачты Аннары
ул шагыйрь Рәдиф Гаташка - Язучылар
берлегенең һ Такташ исемендәге, ә шагыйрь,
прозаик һәм драматург Рканл Зәйдуллага Ф
Хөсни исемендәге бүләкләре дипломын
тапшырды.
Жыелышнын көн тәртибендә каралган
мәсьәлә буенча филология фәннәре
докторлары Илдар Низамов һәм Дания
Заһидуллинанын махсус әзерләнгән док-
ладлары тыңланды.
Фикер алышуда язучылар Рабит Ба-
тулла. Равил Фәизуллин. Зиннур Ман- суров.
Рашат Низами. Жәүдәт Дәрзаман. Зиннур
Хөснияр. Наис Гамбәр һ б.лар катнашты Алар
үзләренен чыгышларында бүгенге татар
матбугатының киләчәк язмышына
кагылышлы көнүзәк мәсьәләләргә, газета -
журналл арда тагын да кинрәк яктыртылырга
тиешле аерым темаларга игътибар
юнәлттеләр, әдәбият һәм көндәлек
матбугатның уртак бурычларын үтәүдә каләм
әһелләрен ак- тиврак булырга чакырдылар
ӘЛӘБИ ФОНД ХИСАП ТОТА
Татарстан язучылары Әдәби фонды- нын
отчет-сайлау җыелышы булды. Анда хисап
доклады белән Әдәби фонд идарәсе рәисе
Гәрәй Рәхим чыкты. Оешма- нын финанс
чичәнлеге турында конт- роль-ревизия
комиссиясе рәисе Нәҗибә Сафина чыгыш
ясады.
Докладлар буенча фикер алышуда
язучылар Данил Салихов, Айдар Хәлим һ б
катнашты Алар берничә ел элек финанс
кыенлыклары аркасында авыр хәлдә калган
Әдәби фонднын янәдән тернәкләнеп китүен,
кайгыртуга мохтаж каләм әһелләренә
акчалата ярдәм күрсәтелә башлавын
канәгатьләнү белән билгеләп үлтеләр,
оешманын Татарстан интеллектуаль милек
агентлыгы, шулай ук Халыкара Әдәби фонд
белән дустанә хезмәттәшлектә эшләвен.
әдипләргә булышлык күрсәтергә теләгән
иганәчеләрне табарга омтылуын бердәм
рәвештә хупладылар
Отчет-сайлау җыелышында Татарстан
язучылары Әдәби фонды идарәсе рәисе итеп
янадан Гәрәй Рәхим, ә фонд директоры итеп
Данил Салихов сайланды.
ИДАРӘ УТЫРЫШЫНДА
Татарстан Язучылар берлеге иларә-
сенен чираттагы утырышы булып үтте Анда
ике идарә арасында башкарылган
эшләргә йомгак ясалды. Аннары Казан- нын
1000 еллыгын. Жинүнен 60 еллыгын лаеклы
каршылау буенча язучылар алдында торган
бурычларга игътибар юнәлдерелде Рус
телендә язучы яшь каләм ияләре белән
эшләүнен торышы турында урыс әдәбияты
остаханәсе җитәкчесе Дилия Газизова һәм
әдәби консультант Владимир Корчагин
хисабы тынланыл тикшерелде.
Январь аенда үткән утырышта дра-
матургия остаханәсе җитәкчесе итеп Мансур
Гыйләжев билгеләнгән иде. Шул уңайдан ул
идарә әгъзаларын остаханә- нен 2005'елга эш
планы белән таныштырды Аннары Татарстан
Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый
исемендәге премиясен бирү мәсьәләсе
каралды Ябык тавыш бирү юлы белән
ачыклау өчен бюллетеньнәргә премиягә
дәгъвалык итүче биш кандидатның
исеме-фамили- ясе кертелгән иле. Шулар
арасыннан күпчелек тавыш җыеп, әдәбият
галиме Хатыйп Миннетулов һәм драматург
Данил Салихов жинеп чыкты Аларнын
беренчесенә әлеге бүләк Г Исхакыйнын
иҗатын җентекләп өйрәнүе һәм ана ба-
гышланган "Гаяз Исхакыйнын мөһа-
жирлектәге ижаты” (ТНК, 2004) дигән китабы
өчен бирелсә, икенче автор исә сонгы елларда
драматургия өлкәсендәге казанышлары өчен
лаек булды. Татарстан Язучылар берлегенең
әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләр өчен
тәгаенләнгән Жамал Вәлиди исемендәге
премиясен идарә әгъзалары берта- выштан
танылган әдәбият тәнкыйтьчесе Фоат
Галимуллинга бирделәр. Автор- нын үткән ел
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән
“Табигыйлеккә хилафлык" дигән китабы һәм
әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпьеллык нәти-
җәле эшчәнлеге шулай югары бәяләнде. Идарә
утырышында яшь шагыйрь, прозаик Салават
Юзеев һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә
нәтиҗәле эшләүче Әлфәт За- киржднов
Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
ПЕН-ҮЗӘК БОРЧЫЛУ БЕЛДЕРӘ
Татарстан Милли китапханәсендә Татар
ПЕН-үзәгенен киңәйтелгән утырышы булды
Халыкара Туган тел көне уңаеннан
оештырылган әлеге очрашуда танылган
язучылар, галимнәр, хокук белгечләре,
иҗтимагый оешмаларның вәкилләре,
журналистлар катнашты
Киңәшмәне кереш сүз белән ПЕН-
үзәкнен президенты, Татарстан халык
депутаты Туфан Минлуллин ачты. Ул үз
чыгышында төп игътибарны ана телебезнең
республикада чын мәгънәсендә дәүләт теле
дәрәҗәсендә күтәрелүе өчен кичекмәстән
башкарылырга тиешле мөһим бурычларга,
шулай ук латин им-
лясына кайту мәсьәләсенең бүгенге торышына
юнәлтте, бу җәһәттән һәр ха- лыкнын ү з телен
файдалану, шул исәптән үзенен язу
графикасын билгеләү буенча халыкара
оешмалар раслаган үз хокукы булуын
искәртеп үтте
Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма
комитстынын чит төбәкләр белән эшләү
бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев “латин
проблемасы " уңаеннан ЮНЕС- КО Генераль
директорына, тиешле документлар белән
бергә, мөрәҗәгать җибәрелүе турында әйтте,
утырышнын төп тәртибенә куелган
мәсьәләләргә республикадан читтә яшәүче
милләтгәшләре- безнен мөнәсәбәтен бәян итте
Хокук эксперты, юридик фәннәр кандидаты
Борис Пантелеев (Мәскәү) исә үзенен махсус
әзерләнгән чыгышында РФ Конституция
судынын татар язуында латин графикасын
куллануны гыю турындагы карарына (16
ноябрь. 2004 ел) җентекле рәвештә анализ
ясады, кеше хокукларының Европа судына
мөрәҗәгать итү процедуралары хакында
сөйләде
Аннары утырышта туган телне Россия
күләмендә һәм милләттәшләребез яшәгән чиг
илләрдә саклау һәм яктау мәсьәләсе каралды
Бу уңайдан язучы лар Равил ФәЙзуллин. Разил
Вәлисв. Әхәт Мушинский, Мөсәгыйт
Хәбибул- лин, Гәрәй Рәхим һ. б.лар үзләрснен
тәквдим-фикерләре белән уртаклашты Татар
ПЕН-үзәге әгъзалары “Татарстан" дәүләт
телевидениесе һәм радиотапшырулар
компаниясе, бигрәк тә Татарстан радиосынын
киләчәк язмышы уңаеннан тирән
борчылуларын белдерделәр
ФАКУЛЬТЕТТА ОЙ ТУЕ
Казан дәүләт университетының жур-
налистка һәм социология факультеты яна уку
бинасына күчте Әлеге вакыйга уңаеннан
факультетта фәннн-гамәли конференция дә
булды
Факультет деканы, профессор Васил
Гарифуллин әйткәнчә, әлеге фәнни га мал и
конференциядә "Сәяси лоббизм"
“Теяежурналистнын имиджы", "Санлы
фотографиянең ижади процессы" һ б темалар
тикшерелгән
Журналистика һәм социология фа-
культеты — университетта ин яшь факультет.
ул 1992 елда ачылган иде Моңа кадәр студент
тар берничә кысан аудиториядә генә белем
алды, ә хәзер шартлар бик унай.
МИЛЛИ КИТАПХАНӘ БАЕДЫ
Мәскәүлән Татарстан Милли китап-
ханәсенә күренекле гюрколог-га.тим Әдһәм
Тенишсннын 2 менмәм артык китап һәм
документ исәпләнгән шәхси
китапханәсе кайтарылды Академик. СССР
һәм РФ Фәннәр академиясенең әгьза-мөхбире
булган Әдһәм Тенишев төрки телләр тарихы
һәм тарихи-чагыштырма тел белеме буенча
күпсанлы хезмәтләр авторы. Идел-Урал һәм
Үзәк Азия төрки халыкларының хәзерге за-
мандагы тел үзенчәлекләрен тикшергән
галим, борынгы төрки тарих һәм мәдәни
һәйкахтәр буенча зур белгеч иде
ЖӘЛИЛ МУЗЕЕНДА
Герой-шагыирь Муса Жатилнс искә алу көне
уңаеннан. 15 февральдә анын
музей-фатнрынла “Моабит дәфтәрләре"
күрсәтелде Тамашачылар шулай ук әдипмен
көрәштәшләре Р Саттар һәм А Алишның
кулъязмаларын, шәхси әйберләрен каралылар.
Бу күргәзмәдә тагын бер фронтовик
шагыйрь Ф Кәримнен сугыш чоры
шигырьләре, хатлар белән бергә пуля тишеп
бетергән шинеле да урын алган иде Бирелә М
Жәлил премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин
һәм язучы Вакыйф Нуруллин белән очрашу
булды Әлеге музейда фронтовик рәссам
Мансур Рәхимовнын шәхси күргәзмәсе дә
ачылды
“КАЮМ НАСЫЙРИДА КУНАКТА"
Каюм Насыйрн музеенда “Олуглык
гакыл белән, әдип белән. " исемле тан- танллы
кичә узды Ул татар хдлкынын күренекле
мәгърифәтчесе, галим- энциклопедист. язучы,
педагог Каюм Насый- ринын тууына 180 ел
һәм музейга нигез сагынуга 10 ел тулуга
багышланды Анда галимнәр. Мәдәният мини-
стрлыгы. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан
вәкилләр. К. НасыИри исемендәге премия
лауреатлары, жәмәгагь зш- лсклелөре
катнашты
Кичәдә “Габденнасыйр улы Габдел-
каюмда кунакта ' исемле тсатральләш-
терелгән тамаша күрсәтелде Анын авторы -
Каюм Нлсыири музее директоры Рушания
Хоснезлнновл Рушания Салих кызы атып
барган әлеге гамаша да К Тннчурин
исемендәге Тагар дәүләт драма һәм комедия
театры актеры Ил гизәр Хәсәиов. 80 нче
мәктәп укучыла ры катнашып, үз
осталыкларын күрсәттеләр
Бөтенроссия. халыкара бәйгеләр
җиңүчесе "Ак калфак" балалар фольх лор
ансамбле исә “Сак-Сок бәетен сәхнәләштерде
һәм тагар ха «ых көйләрен уйнады Киров
районы кар шынллгы “Елга аръягы" балллар
иҗат үзәгенә йөрүчеләр “Кыз елату шгән
татар халык Йоласыннан күренештәр
күрсәттеләр
КАҺАРМАН ГАЛИМГӘ БАГЫШЛАП
Г Тукайның Казандагы әдәби музеенда
күренекле галим һәм жәмәгать эшлеклесе
Вил Мирзаяновнын 70 яшьлегенә
багышланган кичә булды. Аны татар милли
һәм дини жәмгыятьләрен берләштергән
“Милли шура" оешмасы үткәрде.
Мәгълүм булганча, Вил Мирзая- нов
Башкортстаннын Дүртойле районы Иске
Кәнгеш авылында туган Мәскәүнен органик
химия һәм технология фәнни-тикшеренү
институтында эшләгәндә ул сәяси темаларга
мәкаләләр бастырып чыгарды. Аларда галим
Россиянен халыкара килешүләрне бозып,
химик корал җитештерүен дәвам итүе
хакында бәян итте. Шунын өчен эзәр-
лекләүләргә дучар ителеп, ул 1995 елда
Америкага китәргә мәжбүр булды. Бүгенге
көндә Вил Мирзаянов Принстон шәһәрендә
яши. Принстон һәм Вашингтон
университетларында лекцияләр укый.
КАРАБАШТА АТЛАСИ МУЗЕЕ
Бөгелмә районынын Карабаш авылында
истәлекле вакыйга булды — анда тарихчы
Һади Атласи музей-китапхан- әсс ачылды.
Шунысы игътибарга лаек— Карабаш
авылында яшәүче мил- ләтпәрвәр Фазыл
Вәлиәхмәтов үзе туып
үскән йортны бина итеп бирә. Милләт
тормышында сирәк очрый торган бу
вакыйганы авыл һәм район халкы бик югары
бәяләде.
Һади Атласи музей-китапханәсен ачарга
Бөгелмә һәм Карабаштан хакимият
вәкилләре, милли зыялылар, мәктәп балалары
килгән иде Шушы тантана барышында язучы,
жәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага
Һади Атласи исемендәге премия тапшырыл-
ды “Мәгърифәтче" дип язылган билге һәм
диплом бирелде.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Язучыларның үткән съездында шигърият
өлкәсендә Һади Такташ премиясе булдыру
турында карар кабул ителгән иде Татарстан
Язучылар берлеге гамәлгә куйган бу
премиянең беренче лауреаты—
хезмәттәшебез, танылган шагыйрь Рәдиф
Гаташ булды. Каләмдәшебезгә яна иҗади
унышлар телибез.
***
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге
казанышлары өчен “Чаян” журналы ре-
дакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге
мөхәррире Гәрәев Мәгъсүм Гәрәй улына
"Татарстан Республикасының атказанган
сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем
бирелде.

Реклама