ТАТАР ИЗҮЕ ТАТЛЫ


Кырык икенче елнын кышы. Ленинградны блокада кыскан, буганнан-буа барган көннәр
иде.
Бер малай, кулдан ясалган киң чанага бау белән беркетелгән калай чиләкләрен даңгырдатып, бозланып каткан трамвай юллары аша Нева елгасына таба атлый.
Елгага кадәр булган юл малай өчен һәр йөз метрны үткән саен авырлаша бара. Юк. чанага бернәрсә дә өстәлми анысы, ә малайга шулай тоела, борчый—кемдер, әллә җенме— чиләкләрне һаман авырайта, чананы өстерәү кыенлашканнан-кыенлаша Малай монын арудан, талчыгудан икәнен дә аңлый. Әмма барырга-атларга кирәк. Өйдә бер йотым су юк. Ул әле тагын шуны да төшенә: эш чанада түгел, ачлыкта, бер сынык ярым чи икмәк кисәге белән бер сәдәф сахарин тамагыңны туйдырыр дип алдану гына инде бу.
Малай салкын һаваны тутырып сулады, бушый төшкән бавын тартыбрак тотты да. авыр итекләрен шыгырдата-шыгырдата. каткан кар өстеннән атлады. Үтеп-сүтеп йөрүчелөрнен нинди кием кигөнлекләрен дә абайлап булмый, алар ни-нәрсә тапсалар, кат-кат шуны кигәннәр, җанлы чатыр кебек әкрен генә өстерәләләр, ачлыктан кытыршыланып беткән тәннәрен өтеп алырдай салкыннан ничек тә сакларга тырышалар иде.
Бәке тирәсендә шәһәр халкы мәш килә. Нева елгасына таудан төшәр өчен махсус бер күнегү, осталык кирәк. Юкса чиләкләрең чананың бозланып шомарган такталары өстеннән янтаеп китәчәкләр дә карга төшеп капланачаклар.
Малай остарып җиткән инде, ул иелеп, бер кулы белән чиләкләрен тота, икенчесе белән бавын җыя төшеп, чананы әкренәйтә. Бәке янына килеп җиткәч, ул ашыкмый гына бәке тирәсенә түгелеп каткан бозга тезләнде дә чүмеч белән су тутыра башлады. Аны ашыктырмадылар, ул бу зәмһәрир җилле салкында чират көтеп торуның нинди газап икәнен үзе дә белә, шуңа күрә бәкедән суны чүмече белән чиләкләргә ашыга-ашыга тутыра идс Чиләкләре мөлдерәмә тулгач, малай чанасын бөке яныннан кузгатып җибәрде дә тау өстене сөйрәп менә оашлады Гаиләсе сусыз калса, тиздән үлеп бетәчәкләр бит Анын башына чыкмаслык булып кереп утырган уе шул иде.
Шунысы сәер—берәр потлы зур чиләкләре белән өйгә таба атлавы җиңелрәк тоелды, таш йорт, әйтерсең лә. аны магнит кебек үзенә тарта иде Ерактан ук капкаларын күрүгә, ул җанланып китте, әнисенең куанып каршы алачагын белеп, адымнарын тизләтә төште
Олег ШЕСТИНСКИЙ (1929) —рус шагыйре, тәрҗемәче. *Вижу берет столетия'г «Поле». *Блокадные новеллы* һ б. китаплар авторы Мәскәүдә яши
Капка төбенә Житөрөк каршысына балалар чанасына шома калай чиләк утырткан кьпчык килеп чыкты Аның өстендә каешланып беткән кыска итәкле пөлтә, якаларын күтәреп, шарф белән буып бәйләгән, кулларында—зур-зур бияләйләр, аякларында—фетр итекчекләр Малай аны шундук танып алды
—Фатыйма! Син кая болай теркелдисен әле?—Югыйсә, кызнын да Невага барганы күренеп тора иде Малай аның җавабын көтмәде дә, тигезләнгәч, ни өчендер борчулы кыяфәткә керде.
Фатыйма сугышка кадәр күршедәге күп гаиләле йортларның берсендә яши иде Алар монда күптәннән торалар инде Тыныч кына кызый ул. хәтта ач блокада вакытында да озын толымнары пөхтәләп үрелгән булыр, күзләре—миндаль чикләвеге сыман коңгырт- кара
Татарлар һөнәргә оста, өй ремонтлау зшендә дә катнашалар. Фатыйманың әтисе төрле тиредән тун тегә иде, туннары да туннары! Аларны. еллар үткәч, “дубленка туннар" дип йөртә башлаячаклар, мода яратучы чибәрләр княчәк Тирә-юньдә Фатыйманың әтисен иң оста кеше дип саныйлар. Блокада барысын да тигезләде Әтисе фронтка киткәч, әнисе белән кызы бик ярлы яшиләр. Хәер, ул вакытта кем генә бай яшәде икән9
Без—рус үсмерләре, татар балалары белән бик дус-тату булдык Дөресрәге, безнен арада бернинди аерма да сизелми иде. Бәлки, татар яшьтәшләр өйләрендә үз гореф-гадәтләрен тотканнардыр да, ө урамда һәм мәктәптә алар исемнәре һәм кара тутлы йөзләре белән генә аерылып тора иделәр
Без—унөч-ундүрт яшьлекләр, өйдәге тәртипләргә буйсынып үскәнлектән, нинди дә булса зурларча гыйшык-мөхаббөт. яки башка фәлән-фәсмәтәннәр турында уйлый да белми идек, бары тик шуклык-шаяапык артына яшеренгән, тыеп торылган дулкынлануларыбыз гына кызларга тартып тора иде.
Володя исемле малай да “үз өлешенә тигән көмештән" мәхрүм калмады Ул ябык, какча гына, юк, ачлыктан түгел, ачлык аның ябыклыгын тагын да сиздереп кенә тора, ул тумыштан, табигый шулай какча иде. Әгәр дә аның үз-үзенә ышанган, даими бәйсез төс- кыяфәтс булмаса, без кыюлар арасында ул бераз мескенрәк тә күренер иде Ул үзен бик хөрмәт итә. Телдән өйтмөсө дә, мәктәп малайлары аның хикмәтен белә Ул үзен Изге Синод обер-прокуроры Обольянинов токымы дип саный Ә обер-прокурор император Павел I нең яраткан кешесе була, бу хакта имеш-мимешләр генә түгел, тарих үзе шаһит икән Үзенең шул аксөяк бабасының бабасы Володяга гаять көчле тәэсир итә иде Башка чорда, башка вәзгыятьтә яшәсә дә, Володя үзен дә шундый илтифатлы-тәртипле итеп сизә, императорга соңгы көннәренә кадәр турылыклы булган бабасының бабасына охшарга тырыша иде Фатыйма белән Володя арасында ниндидер сизелер-сизелмөслек якынлык бар иде шикелле. Моны, бу эчке бер хисне, һавада тирбәлүче генә хисне, беркем дә сизмәс иде, мөгаен
—Мин сине озата барам,- дип баш какты Володя.
—Ни сөйлисең9!—Фатыйма каушабрак калды —Син анда булгансын ич инде —Булса ни!—дип кистереп әйтте Володя Чиләкләрне генә кертеп чыгам да көт Ул, хәлдән тайган, ачлыктан эчен укшытырлык халәттә булса да. көчсез кы зчыкка ярдәм итәргә ашыкты Бигрәк тә кызчыкның куркынган каушаган карашлары кызгандырды, ана бит Невага суга барганда әллә нинди бәлаләр очрарга мөмкин
Әнисе аны җиңеннән тотып калырга теләде, ләкин малай ычкынып, урамга чыгып шылды. Каян көч, җитезлек алгандыр'
Алар чана бавына икәүләп тотынып, янәшә атлап бара башладылар Ул кызнын вак алымнарына яраклашырга тырыша, ә кыгчык аның кебек зур-зур атлап барырга маташа, шуңа күрә икесенең дә адымнары бутала иде
Әйдә, бер аяктан атлыйк, диде Володя -Сөйләшеп тә барыйк, юл кыскарак
тоелыр... , «
-Әйдә, дип ризалашты Фатыйма, чөнки сүзсез генә бару ана да уңайсыз иде —Әтигә сержант дорәжәсс биргәннәр, дип мактанып алды кызчык Янә сүзсез калдылар Фатыйма кинәт кенә ярып салды.
Татарлар русларны җиңгән, диләр Шул дөресме’
Володя күл кырыс бвми ГС1Ю лна кирш куйды:
—Ул бит борынгы заманда булган хәл Руслар да татарларны ЖИКГалөгөн У т иманнарда руслар белән руслар, татарлар белән тагарлар да үзара сугышкалап торган Шуннан уя өстәп куйды Хәтер руслар белән татарларның немеңларне җиңүе кирәк
Җиңәрбез дә! дип яктырып китте кызчык — Минем әти сержант әнә1 Володя. җитди генә оствп куйды:
—Граф Кутаисов император Павелга турылыклы татар булган, минем бабамның бабасы
белән дус яшәгән.
Фатыйма беркатлыланып сорады:
—Без синең белән дус булган кебекме?
—Без дуслармыни ’—Володянын йөрәге ешрак тибә башлады.—Ә мин болай гына дип
уйлаган идем
—Болай гына, димәк, дуслар да,—дип Фатыйма кинәт көлеп җибәрде. Аның көлүе үз бәлаләренә баткан урамда кискенрәк яңгырады. Ә Володя өчен бу көлү ниндидер бер могҗиза, кышкы зәһәр салкын белән бәйләнмәгән ниндидер бер сергә ишарә төсле
ишетелде.
Чаналарын өстерәп кайтып җиткәч, Фатыйма Володяга күтәрелеп карады:
—Син зәңгәрләнеп каткансың —дип куркынып әйтте.—Хәзер егылырсың —Ул кулын малайның күкрәгенә куйды, әйтерсең, егылудан саклап калырга теләде.
—Егылмам,—диде Володя горур гына.—Ял итәрмен. Ә синең белән Невага бергәләп барырга сөйләшеп куярбыз, бер-беребезгә ярдәм итешергә,—дип өстәде. "Ярдәм итешүне" ул үзе генә башкарачагы көн кебек ачык иде.
Алар ишек төбеннән үк чаналарын өстерәп бергә йөри башладылар, Невага чаклы юлны да бергәләп үтү җиңелрәк иде Аларны суга йөрүче хатыннар да абайлап алды, риясыз гына макташтыра да башладылар, ә берсе:
—Әниегезгә булышасызмы? Ә ул абыйлы-сеңелле сезне дә аякка бастырыр —дип куйды.
Балалар аның ягымлы сүзләренә җавап бирмәделәр, бары тик кар ерып Невага барып җиткәч кенә, Володя:
—Ә түтәйнең күзе үткен Безне туганлаштьгрды. —диде.
Бервакыт ул Фатыйманың капка төбендә үзен көтеп торганын күрмәде Салкыннан куырыла-куырыла ярты сәгатьләп көтте дә, өйләренә керергә булды Ишекне кызның әнисе ачты.
—Без суга бергә йөри идек. —диде Володя.
—Беләм. бсләм,—дип еш-еш сөйли башлады Фатыйманың әнисе.—Рәхмәт инде сина Ә Фатыйманың тамагына салкын тигән Ангина.. Буржуйка мичендә кар эретербез инде —Корымлы карнымы?
—Сөзеп алырбыз... Сусыз нишләрбез соң?..
—Сез миңа аның чиләкләрен бирегез.
—Син ни сөйлисең! Сине үтерергәме әллә? Өч чиләк белән көрткә кереп капланырсың —Капланмам!—диде Володя кырыс кына.
Фатыйманың әнисе, аның сүзләренә буйсынып, куркынып кына чиләкләрен сузды
- Үзеңне сакла,—дип әйтеп калды
Өстәмә чиләкләрне дә тартып баруы кыен иде. Чана бата, табаннары карга күмелә Әмма Володя бер хәйлә тапты, кичтән берәр сынык ипине яшереп куя да. юлга чыгар алдыннан гына шуны ашый, аннары ул әнисенең йон кофтасын киеп йөри башлады, аягына әтисенә дип бәйләгән солдат оекбашларын киде Хәзер ул ял итәргә дә ешрак туктый, берәр минут ял итеп алса, көч кереп киткәндәй була иде
Фатыйма бер атналап авырып ятты, Володя һаман да үҗәтлек белән чанасына өченче чиләкне беркетеп йөрде.
Ничектер көннәрдән бер көнне Васька Жмень дигән елгыр үсмер, базарда тегесен монысын сатып-алып йөргәндә. Володяны сызгырып туктатты:
— Татар изүенә эләктеңме?—диде.
Башка вакыт булса, Володя аңа селтәнеп ун кулы белән шундый итеп ямар иде! Әмма хәзер сугышып йөреп, бу юләргә көчен әрәм итеп тормады:
Әйе, изүгә! Дуслык изүенә! Син, җир корты, аны анлый алмассың'—дип кенә суктырды
Васька аптырап телен шартлатып куйды:
—Әйттең дә инде! Мескен философ!—диде.
Ә Фатыйманың әнисе Володяны, соңгы мәртәбә су алып кайтып биргәч, чөй эчәргә
чакырды:
Фатыйма аякка басты —диде—Сине чәйгә чакыра Мин бәрәңге көлжемәсе пешердем Бака кебек шоп-шомалар. Хәзер авызга керергә генә торалар
Фатыйма Володяны үзе сыйлады, зур кружкага чәй ясап бирде Урыныннан торып. Володянын борын төбенә Панкратовның тарих дәреслеген төртте:
Укы, Володя! Минин белән Пожарский, татар атлылары ярдәм итмөсә,
баскынчыларны Мәскәүдән куып чыгара алмаган булыр иделәр. Безнең туганлык турында шундый фикерләрне уку күңелле!
Володя Фатыйманың алсуланып киткән йөзенә карап атды Без татарлар белән бергәләп фрицларны куып чыгарачакбыз да чыгарачакбыз!—диде Алар бер үк сыйныфта укыйлар, йортлары да уртак бер ишегалдында булганлыктан, дәресләрдән сон гел бергә кайтып йөри башладылар Мәктәптән өйләренә кадәр юл озын түгел, алар вак-төяк турында гына сөйләшеп алалар, ләкин соныннан шул вак-төяк сүзләрдән дә аерым бер мәгънә табарга тырышалар иде
Алар блокаланын көндәлек фаҗиг асе уртасында үстеләр Фаҗигагә күнегеп тә беттеләр шикелле. Ак кар астыннан бераз буран күмеп киткән, кәкрәеп каткан аяк-куллары тырпаеп торучы мәетләр шәһәр урамнарында ята, янган биналарның нигезләре һаман төтенләп утыра, боз тавы булытг каткан нәҗесләр кышкы кояшта алмаздай ялтырап тора, шәһәрне бер туктаусыз утка тоталар—болар барысы да аларнын яшәү рәвеше иде Ленинградлыларны кырып бетерергә, юк итәргә шайтаннар үҗәтлеге белән тырышучы дошманга каршы нәфрәт хисе тәннен һәр күзәнәгенә кереп тулган иде
Соңыннан, инде Володя үсеп җиткәч, шул һәлакәт, хәрабәләр, нәфрәт эчендә яралгаи- бөреләнгон беренче хисләрен бер җепкә тезеп үрергә тырышты Ул шундый уйга килде нәфрәт бар нәрсәне до йотып бетерә алмый, анын аша һәрвакыт яктылык, аклык-пакьлек нурлары, яхшылык бәреп чыга икән Нәфрәт һаваны яндырып бетерә, ә кешеләр, сулар һава булмаса, яши алмыйлар
Йөз башлы үлем гыйфрите үзләренә таба котылгысыз шуышкан-якыиайган саен атар бер-берләренә ныграк сыенып яшәделәр, шунда үзләренең котылу чарасын күрделәр, шунда яклау таптылар.
Ул май көнендә шәһәрнең алар яшәгән ягына туплардан ату ишелеп төшкәндәй күп булды, алар сызгыру-күкрәү тавышлары астында капка артына йөгереп керделәр Бар дөньяны эир-зөбөр китергән агу тавышы тиздән тынды Җимерелеп төшкән диварларның хәрабәләре әле төтенләп тора, сандружина кызлары ыңгырашып ятучы яралыларны носилкаларга салып каядыр алып китәләр иде. Фатыйма белән Володя дары төтененнән буыла-буыла торып йөгерделәр. Аннары кинәт кенә бер бакчаның коймасы янында тораташ катып калдылар: тездән өстәнрәк снаряд кисеп ыргыткан хатын-кыз аягын һава дулкыны коймага элеп куйган иде Фатыйма агарынган иреннәрен көч-хәл белән ачып пышылдады Минеке шикелле
Нәрсә синеке шикелле?., дип катып калды Володя.
-Аягындагы оегы минеке шикелле
Володяныц тамагына укшыткыч төер килеп утырды, тораташ каткан Фатыйманы пөлтөсенең якасыннан йолкып, кычкырып җибәрде —Йөгерик...
Алар, әле генә күргән коточкыч күренештән акылларын җуеп, кая барганнарын да бслмостән, торып йөгерделәр.
Кич белән Фатыйма әнисенә дәште
- Мин синсн сугышка кадәр киеп йөргән ефәк оегыңны киим әле —Иртәрәк булыр, кәләш булып үсеп җиткәч киярсең
-Алайса, балачагымда кигән шакмаклысын Фатыйма, үксеп елый-елый, бүген күргән-кичергәннөрен сөйләп бирергә азапланды
Кызының илереп елавын басарга тырышкан өнисе бер г енә сүз әйтә алды Тынычлан Аннары, башыннан сыйпап, өстәде Кайсын телисең, шунысын ал Язгы һаваданмы, күңелләре ачылып, мәктәптән урау юллар айга кайтканда, Володя. бераз тотлыга-тотлыга, тиз-тиз сөилн башлады
Зур булып үскәч, эшләп акча ала башлауга, сиңа иң-иң матур оек бүләк итәрмен
дип, башын түбән иде. , _
- Без ул чакта да очрашырбыз микәнни? дип. хәйләкәр сорау бнрде Фатыйма -Әлбәттә, -диде тыныч кына итеп Володя
Моңа кадәр кичерелмәгән хис «ларны тагын да якынайткан ндс
Блокада беткәндә аларга инде унбишәр яшь тулган ндс. тартынмыйча очрашып йөри башладылар Шәһәрне азат иткән бәхетле көнле алар Нева буенда йөрделәр. Пстропааел кпепосте бастионыннан аткан аллы-гөлле салават күпере төс гс салютка сокланып карап топлылап Шәһәрнең исән-сау калган халкы 1 учков күпереннән Киров проспектына чаклы шатлыклы ташкын булып агыла ндс. алар шул халыкны ерып-срып йөрделәр Фатыйма КЫЮСЫЗ ГЫ1Ы «ТСП ВОЛШИП1 борылды
—Кара әле, безнеи районда бары тик Татар мәчете белән Изге Владимир чиркәвене генә бер ярчык та тимәгән икән. Ә нинди матурлык бит!—диде.
—Аларга шул матур булганнары өчен дә снарядлар тимәгән инде!—дип җавап бирде
Володя.
Аларнын аяусыз кырыс та, дулкынландыргыч та кабатланмас тормыш тарихлары алга таба ничегрәк булды сон?
Володя Обольянинов Фрунзе исемендәге Югары диңгез училищесына укырга керде, укып чыккач, Фатыймага өйләнде Мин анын лейтенант чагын хәтерлим өле. Диңгез мундиры ана шундый килешеп тора иде! Билендәге кортигы матур ялтырый! Аны су асты флотына билгеләделәр, утыз җиде яшендә ул инде беренче ранг капитаны дәрәҗәсен алган иде. Ә тиздән ул командалык иткән су асты көймәсе Атлантика суларында һәлакәткә очраган, бер кеше дә котыла алмаган икән.
Мин күптән инде анын эзен югалттым, әмма бервакыт ана багышланган шигырь яздым Шигырь мондый юллар белән тәмамлана иде:
Бу шигырьдәге капитанның җавабы, ул Атлантикада һәлак булгач, минем өчен серле- сихри бер мәгънәгә ия булды шикелле. "Мин үлемне җиңдем инде. ” Ничек җиңгән? Блокададан исән-сау чыгуын ничек дәлилли? һәм мин аның “үлемне җиңдем инде.. "дигән сүзләрен чолганышта калган Ленинградтагы Фатыйманың “татлы татар изүе"нө, шул кызга булган могҗизалы хисенә бәйләп карый башладым. Буй җиткереп килгән сөйкемле кызнын аңа ниндидер тормышчан көч биргәнен, тормышчан хисләренең мәңге яшәячәген тойган кебек булдым
Тагын җанны газаплаучы бер уй бар иде әгәр Володя Атлантиканың рәхимсез дулкыннарында чагында янәшәсендә Фатыймасы да барлыгын тойса, ул, бәлки, исән дә калган булыр иде. "Татлы татар изүе " Аңа, бәлки, нәкъ менә шул җитмәгәндер
Дистәләрчә еллар үткәч, мин блокаданы бергә кичергән сыйныфташымнан хат алдым Ул " 1998 елнын февралендә без Фатыйма белән очраштык Бик кызыклы очрашу булды Володя Обольянинов аңа багышлап шигырьләр язган икән, бу минем өчен ачыш булды. Фатыйманың шул шигырьләрне туплаган альбомы да саклана икән ”
Мин кабынып киттем' Володяиың мәктәптә укыганда ук шигырьләр язып йөргәнен белә идем Сыйныфташыма шундук җавап хаты язып салдым, һәм Фатыймадан ул шигарьләрне мина күрсәтүен үтендем.
Иптәшем дә җавапны көттермәде Әмма дә җавап өметсез булып чыкты: “Кызганыч, Фатыйма беркемгә дә Володяның хатларын һәм шигырьләрен күрсәтми Мина да моңланып кына: "Алар минем белән бергә батарга тиешләр Минем кайгым диңгезенен төбенә .”—диде.
Шулай булмыйча соң! Мин дә аның күңелен аңладым: Фатыйма Володясынын күнел серләрен, уй-хисләрен беркемгә дә ачарга теләми. Сөйгәненең рухы бары аныкы гына иде Үз сәгате җиткәч. Фатыйма аның рухы белән бергә бу дөньядан китәргә җыена иде
Обольянинов дустым яшьлектә. Тәннәрен рифмалар сырлап. Татар кызы альбомына Шигырь яза иде матурлап. Хыялында шнгырснен Блокаданы өзәчәген
яза иде Үлемне дә Мәхәббәте җиңәчәген.
Соңрак, капитан да булгач, Иптәшләре сорый иде:
—Ничек исән-сау калдың?—дип —Мин үлемне җиңдем инде
Р 3.
Марс Шабаев тәрҗемәсе
2004

Реклама