Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Өмет калыр
Берсен-берсе таңнар кабатламый. Кабатланмый көннәр шулай ук. Кичә генә шат елмайган күзләр Бүген инде карый моңаеп.
Бәхетнең дә, гамьле кайгының да Үлемсезлек үпми—урынын... Иртәгә үк кимчелеге калкыр Бүген камил дигән җырымның.
Тормыш, тормыш мәңге хәрәкәттә, Өлгереп тә булмый артыннан.
Мин бары бер сабый гына бугай— Аның таганында атынган.
Галәм боҗра, Галәм боҗрасының Башлангычы да юк, азагы.
Тиеп узган җил шикелле генә Керфекләргә тормыш газабы.
Күкләр рөхсәт иткән хәтле генә Ача тормыш серләр пәрдәсен. Бөекләр дә үлчи алганы юк Яшәешнең төпсез мәгънәсен.
...Мавыктыргыч бер әкият сөйләп, Бөекләр дә җирдән китәләр. Кабатланмас тормыш мәйданында Киртә артларында киртәләр. Берсен-берсе көннәр кабатламый. Кабатланып тумый иртәләр.
...Вакыт иләк... Вакыт иләгеннән Очып төшәчәкмен көл булып. Төшеп эм, дип, тормыш мәгънәсенә Торып калыр кебек өмет кенә.
Ак күбәләк көткән гөл булып.
Үз-үземне һаман ача алмыйм... Яши алмыйм җирдә ачынмыйча Ачылмас шул тормыш серләре дә. Азаккача үзем ачылмыйча.
Күңелдә таң туып килгән мәл... Кызышып яңаклар аллана. Уянган юкәләр ягыннан Җил исә, иреннәр баллана.
Сандугач моңына таянып Таң кызы чишмәдән су ала. Гөлләрнең хуш исле төшләрен Сеңдергән толымы чайкала.
Елмаеп карый да: "Нур йөзгән Суым эч, сусасаң, әгәр", ди. Керфеге очыннан, чык булып. Илаһи керсезлек тәгәри.
Кабатлый ягымлы таң кызы: Адашма караңгы юлларда. Дөньяга син тудың ләбаса Матурлык турында җырларга.
Тоймыйм да вакытның үткәнен. Тукталды микән соң ул әллә?.. Таң кызы тутырган чиләктә Кояшлы матурлык тирбәлә.
...Соенеп каралым дөньяга, Сабыйлык еафлып>1н сагынып Таң кызы күзеннән күңелгә. Мөгаен, нур калган ягылып.
Күңелдә таң туып килгән мәл: Ьылбылын. юк! бирмәм тилгәнгә. Ышанып яшәрмен, "дөньяны Матурлык коткарыр" дигәнгә...
Күңелдә таң туын килгән мәл!..
Мизгел булсын, вакыт узды: Ишеттеңме шуны кешем?.. Исәнләштең... Сөенечең Бер сапламга якынайтты Бәхилләшү көенечен...
Алдагысын кем соң белгән: Ходай күпме гомер биргән?.. Йөрәгемдә янганда шәм. Мин, кешеләр, сезнең белән Исәнләшеп бәхилләшәм.
Шигъриятне тиңсез чәчәк күреп. Сайрый-сайрый.
Килеп кунган идем кашына: Йомылды да. йотты, шул мизгелдән Мин бер әсир аның таҗында.
Ачылса да, инде чыкмамдыр ла. Шул халәттә килә яшисем: Хыялларның тойсам хуш исен, мин Чынбарлыкның тоям яшь исен...
Шул халәттә килә яшисем...
Тормыш бөек каршылыгы белән
Сагыштан да олы шатлык табам.
Болыт аша эзлим кояшны.
Төшенкелек авыр таш булса да.
Он итәргә телим шул ташны...
Тормыш бөек каршылыгы белән.
Ул һәрвакыт бәхет яудырмас.
Әйтә алмыйм, дип: бүген иркәләсә, Иртәгәсен коры калдырмас...
Тормыш бөек каршылыгы белән: Каршылыктан акыл, ямь табам.
Кайгыда да, бәхеттә дә сулыш,
Ачы, татлы гамь вә тәм табам.
Тормыш бөек каршылыгы белән Каршылыкка кеше мохтаҗ ул. Каршылык бит—аңга очкын өргән, Җанга үсеш биргән остаз ул...
...Тормыш, барлык каршылыгың белән, Хөрмәтләргә туган улыңмын:
Болыт аша саркып чыкса гына Кадере зур кояш нурының...