САДӘ АВАЗЛАР


Бакый ага Сөембикәсе
Мин гомерем буе җырыОыч
ЬакыМ Урманчс
Лк докьяда. өстәп бакыйлыгын. Бакый ага сынга җан өргән... Мо|җнламы.
тормыш суты ташый, а1ач тамырлардан йөгергән!
Күлен ачын
йөреп китәсе бар,
Ул терелгән, оста, терелгән... Сөембикә булып өлгергән!
Отергеңнс куймый жырлый нден. Бакый а!а. жырла тагын бер.
Җанкисәген Сөембикәңә дә Үленең җырын.
чорын сагындыр!
Төрбәсеннән торсын әле ханнар. Сафа Гәрәй торып утырсын!..
Гүрдән торын. алар ак доньнны Яшәү гаме белән тутырсын!
Шатлансыннар күкләр, галнл туфрак. Җырласыннар бөтен катламла... Татар рухы жнрдә ятар түгел.
II. милләтем итсен тантана!
Сөен, бикә!
Син яңадан тудың!
Чорың—ерак,—
Сөен-сөенмә...
Күңелләрдә ап-ак киемнән син. Тик карадан...
берүк
киенмә!
Көзге якты дөнья уртасында
Ага суда тезелеп сары яфрак, Калганнары тора талда калтырап: “Җитәсе бит бу хәл безгә дә...
Без язларын мендек зәңгәр күккә, Килгән кебек идек мәңгелеккә,
Кнлер бу мәл, дуслар, сезгә дә,
Көзгә дә...”
Төялеп лә китә матурлыклар,
Ә язларын кире кайтырлыклар Көзге суга төшә капланып:
"Без кайтырбыз язын бөре булып, Бүгенгедән эре, тере булып,
Тнк кышларын үтик сакланып, Шатланып!”
Көзге матур дөнья уртасында Китәм, диеп, кайчак куркасын да, Йөрәк-яфрак тора калтырап...
Әллә нигә бөтен фасыллардан Гүя бөре, әле ачылмаган,—
Көз дөньясын сөям катырак,— Яктырак!
Яшәтә бит безне өмет кенә,
Агымсуда без бит күбек кенә,—
Көтә көзге яфрак хәлләре.
Югыйсә бит кояш яктысында, Табигатьнең юлым яртысында Шәм кабызып куйган мәлләре: Балкып яна яшәү гамьнәре!
Соңгы яфрак
(элегия)
...Утыра ул карап тәрәзәдән Көннәр буе—бөкре, чал карчык. Ни соң күзли сүнә язган караш, Кайда калган Яшьлек адашып?
Урамда көз.
Көз, дип, саргайган йөз,—
И бу көзе фани заманның!..
Өзелеп төшәр чагы җиткән ласа Соңгы яфраккае чаганның...
Шул урамнан әллә эзлиме ул Яшьлегенең ерак шәүләсен?
Искән җилдәй шаулап үткән гомер. Табалганмы шуның мәгънәсен?..
II
Көзнең соңы кергәндә кырау ятты үләнгә...
Оча соңгы яфраклар.
салкын жиргэ кунаклый:
яфрак тамырны каплый,
яфрак
тамырны
саклый!
Табигать үзен аклый.
җәй гомерен йомгаклый...
җәем инде ерактыр.
килеп
кнткән
кунактыр...
Мин дә китмәм еракка: охшап соңгы яфракка, бер
төшәрмен
туфракка...
Беренче кар
...Беренче кар әле безнең, беренче кар... Туйдан чыктык ак иртәлә беренче пар: Каеннарда җем-җем итә ан-ак чуклар... Без яшь чаклар әле бит бу,
без яшь чаклар!..
Аяк асты гүя йомшак ап-ак шафран. Яфракларны очмасын днп ак кар япкан. Җитәкләшен килеп чыктык тан каршына. Аң-таң булып,
яңа гына, бала'чактан!..
Балачаклар кемнән дә ул калачак ла. Беренче кар... әле ишеп яначак ла!..
Ява эри. ява эри. гүя шикәр...
Ә шулай да...
мәңге истә калачак ла Беренче кар...
Канда соң сез шул ак таңның пакь сүзләре.
Эзләп йөрим—
кайда безнең беренче кар,
беренче кар?!
...Беренче кар өсләрендә—кош эзләре,
Туй итәләр безнең өчен
чәүкәләр дә вә чыпчыклар: Беренче кар!..
Уяну
Мотәдуспарга
Янус кеби гаҗәп дусларым сез, мин идем бит сезгә тартылган... Антларыгыз, бөтен хакларыгыз,
“ахирәт дус" дигән чакларыгыз, кубуга ук табын артыннан, төтен булып оча, тарала... миражга тиң ялган хыяллар да очкан-киткән җилгә... кай ара?..
Мәкер-хәйлә белмәс нарасыйдай, елышканмын сезгә табарак;
“диңгез” дисәм—аквариум икән,
“көймә” дисәм—ярык тагарак,
“шәмдәл” дисәм—тычкан уты гына,— юлны таптым капшап-кармалап...
Йә. хушыгыз,—сезгә үчем дә юк, тик хаклыкны белдем яңарак.
Соң булса да уң булсын, дип китим кояшлырак якка табарак!
Сездә калсын
ярык тагарак...
Сабырлык хакында
“Сабырлыкның төбе—сары алтын”— шулай дигән минем сабыр халкым,— уйларымда дөрләсә дә ялкын, сер бирмәскә иде исәбем... Уйламаган-көтмәгәндә генә, максатыма җитмәгәндә генә тормыш төртте утлы кисәвен...
Сабыр итү иде исәбем!..
Бу—дәфтәрнең башлануы гына, саф хисләрнең раслануы гына, җыр туфрагы ашлануы гына илтер микән көткән максатка? Максатыңа фәлән чакырым гына,- сабырлык шул килми чакырып кына, сабыр итеп булмас, ахыры, миңа... өр-яңа бер гомер башлап та!
Шагыйрь
Сүз мәгънәсен эзли җирдән, күктән, йә таштан. Сүз газабында көя. яна ул тоташтан!
Сүзләрдән генә торса да гәрчә гомер биштәре. Таба алмый асылын туу үлемгә тоташкан!
Инде ачылып китсә дә Иҗатының офыклары. Чүмечләп эчсә дә гөрләгән суларны.
Ятып чөмерергәдер болытлары белән-дәрьясын. Басмыйдыр сусынын дөнья ярсулары?!
Оч көнлек дөньяда гомерлек мосафир, һәр яфрак, агачның сорап ул исемен.
Кояшлы аланны кичкәндә, снзми дә Килеп үк җиткәнен гомере киченсн-..
Хуш, Кояш, тапшырдым, минем дә баешым.
Син таңда туарсың офыкта яңадан...
Ишетелер шикелле җиһанда тавышым Минем дә яңадан.
Өр-яңа тугандай анадан...
Иске көйгә
Юк инде, алмый безне һнчннндн модалар, язабыз тик үткәннәргә мәдхия-одалар;
Гашыйклар рухына багышлап шигъри намазны, тотабыз йөрәктә яшьлектән килгән тонык авазны...
И иркә, садә авазлар киләдер ерак бакчалардан! Яшьлек бакчалары! Бер тылсым юк инде аны ача
торган.
Андый бакчалар юктыр шул Бабнлдә* дә Пкесуда. эзләсәң дә юктыр кыйтгалардан, дүрт шәм тотып
ике кулга.
II илаһи гомер! Булсачы әгәр шундый нрксң генә: шул бакчаңда кунак булып килнм бары бер көн генә!
II яшьлек, син бәһасез энҗеләрдән торган таҗсың! Мә. елларым тавын ал. шуның бөртегенә!..
Үкен, үкен инде үтте ул кон. очты җилгә төтен
очкан гомер...
• IмЛи 1 Ианн.иш Анрсла дпикнлмы жя.и мисжп-ииыи Лгрст < лназган С гчнрдм1иадлхы жы.ичдлы ГЧҺЧЛ.» шадра итг.тл
Тәңгәл икән барысы— бергә-бер... Очкан төтен, җилгә очкан гомер— моңлы төшем белән
бермә-бер!
Ни калдырдың?..
И ул гүзәллекләр, ул киңлекләр— билдән ак чәчәк!
Ике кулда чайпалдырып савыт, ак сөлгесен иң өстенә салып, ни китерә көткән Киләчәк?..
Ни китерә?
Йә, әйт.
Дүрт күз белән аны
көтеп алып, әллә язмыш балы, әллә... агу— күпме икән аңа бирәчәк?..
Күләгәләр
һәркемнең бар үзенең күләгәсе— йөргән чакта җирдә гәүдәсе; кай ишектән керсә, шымчы кебек, шул тишектән керә—шәүләсе!
Тик күләгә—бездән “акыллырак”— якынаймый башлап Кояшка:
Кояш алдан булса—артка поса, арттан бәрсә Кояш—ул башта!
Көн кыскара, ә ул—озыная, нәфесе зур—Кояш төшәме— урамнарга озын сузылып ятып, бездән соң да яшәү исәбе...
Юк, без инде күләгәләр түгел, күчермәләр түгел— нөсхәләр!
Күләгәләр—юан...
Ә без—күңел кебек, йөрәк кылы кебек нечкәләр!
'Идрис — фәрештә
Күләгәләр булмадык без җирдә, шәүләләр дә булмыйк
гомергә.
Беренчеләр бит без! Күләгәләр... әйдә, йөри бирсен акыл җыеп кичке эңгердә!..
Заман ахыры
Күкләр чиксез Вә догалы: Фәрештәләр Мадригилы!
Мәшрикъ яктан Исә җилләр. Пыскып ята Янган илләр...
И. Исрафил Өрде сурын: Җәһәннәмдә Сезнең урын!..
Җанда өмет:
Килә Идрис*... "Бу мин!”-диеп Көлә... Иблис.
Илерә адәм Утлы ярда...
Чаба, кешнәп, Атсыз арба!..

Реклама