ИГЕЛЕКЛЕ ЭШНЕҢ ИРТӘ-КИЧЕ ЮК


Әхмәтвәли Мәңгәр вакыфына ун ел тулу уңаеннан
шуларнын кайберләрендәге аеруча әһәмиятле һәм мөһим өзекләргә күз салып узу
урынлы булыр кебек.
Беренче һәм төп истәлек булып, әлбәттә, Ә. Мәнгәрнен бердәнбер кызы Сафия ханым Имренен әтисе вафатыннан сон унбиш ел узгач язылган кечкенә күләмле
китабы тора. 32 биттән торган һәм фоторәсемнәр белән баетылган бу китапнын тәүге басмасы 1993 елда Истанбулда төрек телендә “Әтием Әхмәтвәли Ибраһим Мәнгәр” дигән исем астында дөнья күргән иде. Ул вакытларда Казанда эш алып баручы "Ватан" җәмгыяте бер елдан сон аны татар теленә тәрҗемә итеп, “Әтием” исеме белән бастырып чыгарды (тәр- җемәчеләре—Төркиядәге милләт- тәшебез Фәрит Бичури һәм әлеге җәмгыять рәисе Дамир Гыйсметдинов. Шул ук елда бу китапчыкны “Казан утлары” журналы да үз укучыларына тәкъдим итте (1994, 7 сан). Ниһаять. Сафия Имренен дәлилләргә бай бу истәлеге алда искә алып үтелгән "Хатирәләр” дигән китабында дөнья күрде.
Бүген мин фәкыйрегезнең, Сафия ханымнан гайре кешеләр тарафыннан язылган истәлекләргә таянып, атаклы милләттәшебез портретын тагы да тулырак сурәтләрдә күз алдына бастырасым килә.
Менә гомеренең төп өлешен Нью- Йорк шәһәрендә яшәп, шунда вафат булган Әмрулла Агиның 1995 елда язган
истәлегеннән берничә юл: “ Әхмәтвәли абзый хакында 1933—1934 елларда Харбин шәһәрендә яшәгән мөһажир татарлардан күп ишеткән идем... Ерак Шәрекьтагы татарлар кайда гына яшәмәсен, нинди генә җәмгыятьләр корып, яна мәктәпләр вә мәчетләр ачмасын, аларнын һәркайсында Әхмәтвәли Мәнгәрнен катнашы бар..
Танылган әдибебез вә лидерыбыз Гаяз Исхакый Ерак Шәрекьта яшәгән халкыбызны бер җепкә тезәр өчен корылтайлар оештырды. Беренче Корылтай 1935 елда Мукден шәһәрендә тупланды Делегатлар Япониядән, Кытай вә Корсянын төрле шәһәрләреннән килгәннәр иде. Әхмәтвәли абзый шуларнын алгы сафында торып, беренче Корылтайның күп утырышларында рәислек кылды...
.Тагын шуны искә төшерәсе килә. Ул бик кунаксөяр кеше иде... Татарлыкны яратканга, ул искедәге татар гадәтләрен сөйли, татар көйләрен искә төшерә, багасын, үзе дә җырлап җибәрә иде..." (Ә Мәнгәр.—Хатирәләр.—76-79 бб.). Бу урында истәлек авторы Әмрулла абзый Агинын үз язмышы турында гаҗәеп бай мәгънәле бер китап язуын һәм анын Казанда "Жизнь одного человека" дигән исем астында 2003 елда басылып чыгуын да телгә алып үтү урынлы булыр.
Хәзер исә. Төркиядә яшәп, тюрколог буларак бар дөньяга танылган мәшһүр милләттәшебез профессор Әхмәт Тимер (1912—2003) истәлегенә багыйк: "Әхмәтвәли бәй милләтен яратучы. Идел-Урал төрки-татар дөньясының тарихы һәм культура мәсьәләләре буенча кин мәгълүматлы, күп белгән бер кеше иде Форсат тапканда, ул күп укый һәм туктаусыз китап җыя иде. Шул рәвешле анын сайланма әсәрләрдән гыйбарәт бай бер китапханәсе барлыкка килде. Бу коллекцияне, анын вафатыннан сон. кызы Сафия ханым “Төрек мәдәниятен өйрәнү институтьГна бүләк итте
Истанбулдагы "Казан төркиләренең мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте" озак еллар анын матди ярдәме нәтиҗәсендә эшләп килде Ә Анкарадагы Казан оешмасы ул алып биргән бер бинада эшчәнлеген бүгенгә хәтле дәвам итә
Истанбул җәмгыяте тарафыннан 1970 елдан башлап, янә лә Әхмәтвәли бәй ярдәме белән "Казан” исемле журнал чыгарыла башлады. Өч айда бер чыга торган бу журнал Әхмәтвәли бәйнен вафатына кадәр 23 сан булып дөнья күрде Бу журналнын чыга башлавы... ана үз хатирәләре белән бәйле вакыйгаларны кәгазьгә төшерә башлавына да этәргеч булды. Шулай итеп, беренче саныннан башлап ук. "Казан" журналында анын да мәкаләләре басыла башлады
Милләтен, халкын һәм илен һәрнәрсәдән артык күреп сөйгән мөхтәрәм мәшһүребез Әхмәтвәли Мәнгәр бәй туып-үскән җирләрен бер барып күрә атмавына бик үзәге өзелеп яшәде..." (Истәлек 1996 елда язылган Шунда ук.—61-65 66.)
“Хатирәләр” китабында Истанбулда гомер итүче милләттәшебез, күренекле төрек- гатар тарихчысы, профессор Надир Дәүләтнен “Әхмәтвәли абзый белән 10 ел бергә” дигән кызыклы истәлеге дә басылган. Түбәндәге өзекне без шуннан атлык “Большевизм давылы байларыбызны, зыялыларыбызны тамырыннан кубарып ташласа да. аларның берничә бөртек орлыклары чит җирләрдә чәчелеп катлы Шул орлыклардан берсе булган Әхмәтвәли Мәнгәр мәһабәт кәүсәсе олы бер нарат кебек үсеп ныгыды һәм Кытайда булсын. Төркиядә булсын, андагы татарлар арасында тирән эз калдырды...
...“Казан” журналының битләрен актарганда. Әхмәтвәли абзыйнын Истанбул һәм Анкарада яшәүче татарларга, бигрәк тә аларнын жөмгыяви эшчәнлектәрснә байтак игелекле эшләр кылганын аңлавы авыр түгел 1970 елда “Казан төркиләрснен мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте” үзенен гомуми җыелышында Әхмәтвәли Мәнгәрне татарларга күрсәткән игелекле хезмәтләре өчен җәмгыятьнең Шәрәфле рәисе итеп сайлады
. Төркиягә килгәннән сон. Әхмәтвәли Мәнгәрнен кайбер фәннн-дини китапларны дөньяга чыгару эшендә матди ярдәм күрсәткәнлеген беләбез. Ризаэтдин Фәхретдиннең “Озын көннәрдә ураза" һәм Исмәт Бинаркнын “Иске китапчылык сәнгатебез" дигән китапларын бастырып чыгаруына мин үзем шаһит Болардан тыш. анын үз исемен язарга кушмыйча бастырткан китаплар санын төгәл генә әйтүе дә кыен. Әмма шуларнын берсе белән мин сонрак җентекләп таныштым Ул китап—төрки дөньяга киң мәгълүм тарихчы һәм сәясәтче профессор, доктор Садри Максудинын кызы, доцент. Төркиянен Римдагы илчесе. 1976 елда Төрек парламентына сенатор итеп сайланган Адилә Айданын “Эгрусклар төрек идеме ’" дигән әсәре (Истәлек 1996 елда язылган Шунда ук.—66-75 66.)
“Хатирәләр" китабында әле генә телгә алган Адилә Ханым Айданын да истәлеге бирелгән "Ул бөек эшмәкәр вә джентельмен иде" дигән бу истәлекнең Ә Мәнгәргә багышлап язылган ин беренче истәлек булуын әйтергә кирәк Ул искә алган "Казан" журналында 1980 елда Ә Мәнгәрнен вафатына оч ел тулу уңаеннан басылган Менә шуннан берничә өзек: “ Көннәрнең берендә Әхмәтвәли Мәнгәрнен әтием (суз Садри Максудн турыма бара —И. Н) янына килгәнен хәтерлим Соныннан кичке аш вакытында әтиемнең бу куник турында болай дип әйткәне күңелемдә тора
— Кызым, һәр эшнен даһие була. Бу кеше исә сәүдә даһие Кайсы илгә барып урнашса да. анда миллионер була ала ул Ана табигать шундый сәләт биргән Күп еллардан сон булган һәм " Этрусклар төрек идеме ’" дигән китапны бастыруга бәйле бер күренешне искә төшереп. А. Айдә янә болай ди >)тиемнс сагынып искә төшергәч. Әхмәтвәли бәй сүзне үзенә күчерде, инде картаеп китүен, сиксәнгә җигүен, үлемгә әзерләнә башларга кирәген искә төшерде Аннары ул җыйган малынын бер өлешен Казан төркиләренә мәдәни ярдәм күрсәтү өчен бүлеп куйганлыгын әйгге Төркиядә гомер итүче Казан төркиләренең ата-бабадан калган гореф-гадәтләрен дәвам итүләрен теләп, катаңчыларның бер мәркәзен булдырасы килүен, үзе үлгәннән сон да бу мәркәзгә ярдәм итү өчен васыятендә күрсәтмәләр бирәчәген сөйләде Аңлавынча, әйтелгән максаты өчен ул бер вәкыф кармакчы иде Иншалла. мәрхүмнең бу изге теләге төрмышка ашар дип уйлыйм
Әхмәтвәли Мәнгәр җәмгыяте хәйрия өлкәсендәге күркәм вә мәрхәмәтле хезмәтләре белән бергә, дөньяны аңлау дәрәҗәсе һәм тәҗрибәсе ягыннан күпләрне узып киткән бер кеше иде. Казан төркиләре үз араларыннан шундый кеше ЧЫГУЫ белән һәрвакыт горурланачак (84-90 66.).
Ниһаять, тагын бер кыйммәтле истәлеккә тукталыйк. Анын авторы—Әхмәтвәли Мәнгәрнен кияве Иззәт Имре. Милләте буенча төрек булса да. ул татар хылкына гаять тә җылы карашлы һәм һәерхаһ күңелле булуы белән хәтердә калды Олуг җанлы һәм укымышлы бу шәхес Сафия ханым белән ярты гасырга якын бергә яшәү дәверендә ярыйсы ук яхшы итеп татар телен өйрәнә, татар җырларын һәм безнең милли ашларны яратып кабул итә. Аның каенатасы турындагы истәлеге ихласлыгы һәм тормышчан бизәкләргә бай булуы белән истә кала. Без шуннан максатыбызга муафыйк бер өзек кенә китерергә булдык: " Әхмәтвәли бәйнен тормышында ике зур теләге бар иде. Беренчесе—үзе нигез корган эшләренен анын исеме белән дәвам итүе, икенчесе—милли-мәдәни эшләр белән шөгыльләнә торган бер вакыф оештырып, шунын ярдәмендә Казан төркиләренең Русиядә һәм бөтен дөньяда югары үсешкә ирешүенә булышу иде.
Улым Эргин Имре сәүдә һәм җитештерү эшләренә җитәкчелек итә башлагач, бабасы нигез салган “Мерседес-Бенц" ширкәтенең Әхмәтвәли Мәнгәр исеме белән аталып, анын эшчәнлеген киң тармакта дәвам иттерүгә ирештек. Хатыным Сафия ханым 1995 ел башында мәдәни вакыф оештырганнан сон, Әхмәтвәли бәйнен икенче теләге д. тормышка ашты (Истәлек 1996 елла язылган. 57-60 66.).
Менә шундый шөһрәтле шәхес булган Төркиядәге милләттәшебез Әхмәтвәли Мәнгәр. Урыны җәннәттә булсын!
Алда әйткәнебезчә, быел март башында Әхмәтвәли Мәнгәр исеме белән тарихка кергән мәдәни вакыф корылуга ун ел тулды. Бу урында аны кору мәшәкатьләрен һәм баштагы алты еллык эшчәнлеге белән җитәкчелек итү Вазыйфаларын Сафия ханым Имре башкаруын ассызыклап билгеләп үтү гадел булыр.
Табигате белән гаҗәпләнерлек рухи көчкә һәм ихтыярга ия Сафия Мәнгәр- Имре (1927—2000) бу дөньяның күп кенә илләрендә булган, биш телдә иркен сөйләшә алучы талантлы оештыручы, сәләтле гапимә, журналист һәм тәрҗемәче иде. Анын вакыф рәисе буларак башкарган эшләренә тукталганчы, фән һәм публицистикага караган аерым хезмәтләренә бер караш ташлыйк. Иң элек Сафия Мәнгәрнен Истанбул университетында немец филологиясе бүлеген тәмамлавын һәм XIX гасырда яшәгән немец язучылары Фридрих Шлегел һәм Шлаер Махер иҗатында хатын-кыз проблемасы дигән диссертация яклавын әйтергә кирәктер Шуннан сон аны университетта калырга чакырсалар да. ул әтисе теләген искә алып, анын автомобильләр ширкәтендә мәдәни-оештыру эшләрен җитәкли. Шунда эшләгәндә һәм гомеренең соңгы елларында Сафия Имре татарлар турында төрле илләрдә, төрле телләрдә дөнья күргән мәкаләләрне Төркиядә чыга торган аерым журналларда һәм газеталарда бастыруга зур игътибар бирә. Шул басмалар үзәгендә Анкарада төрек телендә чыгучы "Кырым" журналы тора. Иҗтимагый-мәдәни рухтагы бу журнал 1991 елда чыга башлый һәм өч айга бер тапкыр басылып килә. Узган ел ахырында анын кырык җиде саны дөнья күрде. Табигый ки. журналда Кырым татарларының фажигаларга бай тарихы һәм бүгенге катлаулы язмышы турындагы язмалар төп урынны атып тора. Әмма журнал җир йөзендәге төрки халыклар, шул исәптән Идел буе татарлары турында да кызыклы хәбәрләр биреп бара Журнатнын төрле елларда күргән аерым саннарында Сафия Имре язган яисә әзерләгән ундүрт мәкаләнең басылып чыгуы шуның бер дәлиле Шулар арасында Казан университеты профессоры, тарихчы Искәндәр Гыйләҗевнын Германиядә атманча һәм Казанда русча басылган ике хезмәтеннән төрек теленә күчерелгән тәрҗемәләр бар. Алар икесе дә патша Русиясенен XVI—XVIII гасырларда Идел- Урат төбәгендәге татарларга карата алып барган мәкерле шовинистик сәясәтен күп дәлилләр белән фаш итә. Сафия Имре бу мәкаләләргә кереш сүз һәм искәрмәләр лә язган Журналның 24. 27 саннарында Казан университеты профессоры Миркасыйм Госмановнын "Каурый каләм эзеннән" (1994) дигән китабыннан "Түләк
белән Сусылу" ластанынын һәм “Хан кызы" дигән борынгы жырнын текстлары китерелә. Аларнын төрекчә вариантын Сафия Имре әзерләгән Журналнын 25 санында фоторәсемнәр белән бизәлгән бер озын мәкаләгә аерым игътибар юнатгәсе килә. "Риза Фәхретдин һәм Исламият" дип ататган бу хезмәттә Сафия Имре бөек татар галименең дини карашларын тасвирлый. Исламият нигезендә яткан изге әхлакый кануннар һәм кагыйдәләр турында яза. Журнал үзенен берничә санында танылган татар журналисты һәм әдибе Фатих Кәриминен "Аурупага сәяхәтнамә” исемле китабыннан аерым бүлекләрне Сафия Имре тәрҗемәсендә бастыра. Ә 29 санында рус миссионеры Ильминскийнын татарларны христиан диненә күчерү уңаеннан патша министры Победоносцевка язган явыз ниятле, астыртын хатлары урнаштырылган Аларны да төрекчәгә Сафия Имре тәрҗемә иткән Тагын бер мисал китерик. 1998 елда Сафия ханым "Кырым" журналында күренекле язучыбыз Айдар Хәлимнен "Убить империю" дигән китабыннан Кырым татарларынын хәсрәтле язмышы турындагы "Кырымда бер туй”. "Варвар кем сон ул?" дигән мәкаләләрен русчадан төрекчәгә тәрҗемә итеп бастыра. Монда Сафия Имренен Казанда "Мәдәни җомгаГда 2000 елла бер-бер артлы дөнья күргән ике мәкаләсен искә төшерү дә урынлы булыр. "Милли шәхсият һәм Кырым татарлары", шулай ук "Катнаш никах бәхег китерәме?" дигән мәкаләләрендә Сафия ханымнын кайнар йөрәк тибеше ишетелгән кебек, чөнки ул гомере буе үзен төрки халыкларнын азатлыгы, тигехлеге һәм бәхетле тормышы өчен көрәшүче бер зат дип санады Шул унайдан анын матбугатта басылган бер фикерен хәтергә алыйк: “Русиядә төрки халыклар турында патша заманында да. советлар хакимлеге чорында да бик күп ялган таратканнар Хәзер ул ялганнарны бөтен дөньяга фаш итәргә, тарихи дөрес хәбәрләрне көн яктысына чыгарырга кирәк Төркиләрнен борынгыдан килгән бай мәдәниятле, азатлык сөюче мәгърур халык булуы турында авыз тутырып сөйләргә кирәк Без Әхмәтвәли Мәнгәр накыфынын шигаре итеп төрки халыкларга уртак булган “берлектән куәт туар" дигән мәкальне сайладык. Мин үзем киләчәктә төркиләрнен куәтле, бердәм булуларына нык ышанам, эшләрем дә шуна юнәлгән (Мәдәни жомга -1999. 12 ноябрь)
Сафия Имре бу мөкатдәс максатына. Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы президенты буларак, әйтеп бетергесез зур өлеш кертте.
Сүзне шул вакыфнын тарихына һәм эшчәнлегенә күчерик Ул влкыфка нигез кору эшен Сафия ханым Имре газиз әтисе васыятенә тугрылык саклап. 1995 елмын февраль ахырында башкара Аны рәсми оештыру урыны итеп Европамын Лихтенштейн дигән кечкенә бер дәүләт башкаласы Вадуи сайлана (Монын сәбәбен Сафия ханымнын бу илдә асчым бәясе түбәнлеге белән аңлатканы хәтердә калган )
Вакыф уставында язылганча, анын иҗтимагый хәйрия эшчәнлеге нигезен төрле илләргә сибелгән төрки халыклар белән Торкия дәүләте арасында рухи-мәдәни күпер хезмәтен үтәү максаты тәшкил итә. Бу максатка ирешү өчен вәкыф төрки халыклар тарихына, мәдәниятенә һәм теленә хас булган уртаклыкларны үстерү ныгытуны фәнни китаплар алмашуны, кириллица алфавиты белән зш итүче төрки республикаларда латин алфавитына күчүне күз алдында тота Шул устав нигезендә Сафия Имре вакыфнын идарә советы әгъзасы, тюрколог профессор Әхмәт Тимер белән фикер алышканнан сон. вакыфка фәнни киңәшчеләр сыйфатында Казаннан оч галимне-гел белеме буенча академик Мирфатыйх Зәкисвне. тарих фәннәре буенча академик Миркасыйм Госмановны һәм фольклор буенча бу мәкалә авторын сайлап алалар.
Артта калган ун ел дәвамында вакыф ниләр эшләде сон
Вакыф үэенск гшчанлеген Татарстан ндендә яшәүче татарлар белән мемталэр урнаштырудан башлан жибарас. Бодай эшләү табигый да. чонки ул Әхмәттан Мәш ор хыялына тантал килә нае Алла әйтелгәнчә. Мәнгәр гомере- буе үа-иә кадерле булган тагар халкын, татар донъисын сагынып, гкнрссгг яшәгән. Татарстанны үк-нсн тарихи Ватаны дин санаган Анын борынгыдан килгән ерак бабалары гомер иткән Мәнгәр авылы (сүг үәэергг Огнә районына кергән Олы Мәнгәр амалы турында бара) исемен үтенә икенче фамилия итеп алуы да кжка гына түгел.
Алдарак Ә. Мәңгәрнен китапка гашыйк һәм китап җыярга яратучы укымышлы зат булуы әйтелгән иде. Анын шәхси китапханәсендә берничә мен китап туплана Соныннан Сафия ханым ал арны Анкарада профессор Әхмәт Тимер җитәкчелек иткән "Төрек мәдәниятен өйрәнү институтьГна бүләк итә. Вакыф президенты буларак, ул ин әүвәл әнә шул басма мирастан татар һәм төрки халыклар тарихына, филологиясенә караган, әмма Казанда булмаган китапларны җибәрүне мәслихәт санап, безгә—киңәшчеләргә бай библиографик исемлек күндерде... Бу хәл 1995 елнын май аенда булды. Без ижгимагый-инсани фәннәргә караган 122 китапны сайлап алып, моны хәбәр итүгә, ике ай эчендә Анкарадан Казанга почта белән шул басмаларнын ксерокопияләре килде. Аларнын төп авторлары заманында Русиядәге милли-рухи кысанлыкка түзә алмыйча Төркиягә китәргә мәҗбүр булган татар галимнәре һәм язучылары. Арада Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек бөек затлар, Рәшит Рәхмәти, Зәки Вәлиди, Абдулла Баггал, Әкъдәс Курат. Хәмит Кошай. Сәгадәт Чагатай. Әхмәт Тимер, Надир Дәүләт кебек атаклы тюркологлар бар. Бу исемлеккә Ләбиб Каран, Али Акыш, Тамурбәк Дәүләтшин, Сания Гыйффәт кебек мәгълүм шәхесләрне дә өстәргә кирәк. Телгә алган авторларның Казанга килгән китаплары нигездә төрек телендә булып, Г. Исхакый, Л. Каран, С. Гыйффәт әсәрләре генә татар телендә. Китаплар арасында 1913—1936 елларда алман телендә басылган һәм 8 томнан торган "Ислам энциклопедиясе” һәм 5 томнан торучы “Шәрык ислам классиклары. Милләтләр вә хөкемдарлар
тарихы" (төрек телендә) барлыгын да әйтеп китик Килгән китапларның бер данәсе Татарстан Милли китапханәсенә, икенчесе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китапханәсенә тапшырылды.
1997 елнын җәй башында Сафия Имре ире Иззәт Имре һәм Мәхмүт Әлүкәй (вакыфнын вице-президенты) белән Казанга килгәч, вакыф җибәргән ки тапларны тәкъдир итү кичәсе булды. Аны Татарстан Милли китапханәсе оештырган иде. Кичәдә катнашкан гыйлем ияләре бүләк ителгән китапларга югары бәя биреп, аларнын татар һәм төрки халыклар тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә ифрат кыйммәтле чыганаклар булуын билгеләп үттеләр. Шулай итеп, Ә. Мәнгәр вакыфы халкыбызның төрле якларга сибелгән китаби мирасыннан аерым үрнәкләрне төп Ватанына—Татарстанга, Казанга кайтаруга иреште. Олы рәхмәткә лаек игелекле бер эш бу.
Вакыфнын Казанда башкарган икенче эше—латин хәрефләрендә китаплар чыгару булды. Бу эшнен сонгы
ун елда үзенә күрә "көн калагына сугучы" бер вакыйга булуын искә төшерик. Чөнки нәкъ менә соңгы елларда татар илендә латинга күчү мәсьәләсе көн тәртибенә басты. Анын унай хәл ителәсенә өмет уятып, латиннын татарлар өчен яна фәнни варианты булдырылды, шунын нигезендә латинга күчү турында Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнен указы да чыкты (1999. сентябрь). Әмма латинга кире кайту юлларында кара көчләр кабат кара пәрдә кордылар .. Мәсьәлә тора- бара Рус ия Конституция судына барып җитте, тик латиныбызнын хәле барыбер мөшкел хәлдә, шовинистик кысанлык җәтмәләрендә калды. Бу хәл, табигый ки. халкыбызнын мәдәни киләчәген кайгыртып яшәүчеләр йөрәген тырный, шомлы тойгылар уята.
Менә шундый вазгыять хөкем сөргәндә Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфынын сонгы ун ел эчендә латин имлясында сигез китап чыгаруын бары тик алкышларга гына кирәк дип саныйм. Бу вакыфнын матди ярдәме белән 1997 ел башында Казанда бер-бер артлы өч китап халыкара латинда дөнья күргән иде. Аларнын өчесе дә Казанда сонгы елларда кириллица белән басылган китаплар: Риза Фәхретдиннен Болгар вә Казан төрекләре”. Кол Галинен “Кыйссаи Йосыф’’ы, халкыбызнын
Сафия ханым Мэңгәр- Имре (1927—2000)
мәшһүр дастаны "Идегәй". Аларнын титул битендә бирелгән кыс кача аңлатмага күз салыйк. Анда шундый юллар да бар: "Китапның бу басмасы 1992 елда Төркия мәмләкәтенең Анталия шәһәрендә халыкара тюркологлар конференциясендә кабул ителгән уртак латин әлифбасында бастырылды. Болай эшләү бер яктан чит илләрдәге милләттәшләребез дә иркен укый алуга хезмәт итсә, икенче тарафтан Татарстан һәм Русиядәге татарларны да уртак латин әлифбасы белән якыннан таныштыруга ярдәм итәчәк". Бу максат дөрес куелган булып чыкты Сафия ханым Ичре хәбәр итүенчә, ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез искә алган китапларны чын күнелдән хуплап, куанып кабул иткәннәр. 1997 елның жәендә Казанда уздырылган Бөтендөнья татарларынын II Корылтаена килгән чит ил кунаклары өчен дә бу китаплар кадерле бүләк булды. "Казан утлары" журнаты шушы китаплар нигезендә латин әлифбасында язуга бәйле үрнәкләр бирде Кыскасы. Ә Мәнгәр вакыфынын бу гамәле дә халык күңеленә хуш килде, чөнки латин бик күпләр хыялында йөргән һәм туган телебез аһәңенә ятышлы бердәнбер алфавит бит
Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы чыгарган тагын ике китапны телгә алу зарур Аларнын берсе—олуг галимебез, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәржани әсәре "Мостафадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар" Мәгълүм ки. мәшһүр тарихчынын бу әсәре ике томнан торып, беренчесе 1897 елда, икенчесе 1900 елда Казанда нәшер ителәләр. Шуннан сон алар тулы хәлендә беркайчан да кабат басылмыйлар Шуны истә тотып. Сафия Имре һәм Әхмәт Тимер бу ике китапны факсимиле (фотокүчермә) рәвешендә чыгару дөрес булыр дигән фикергә киләләр һәм бөек шәхеснең тууына 180 ел тулу унаеннан ул китаплар бер-бер артлы Анкарада дөнья күрәләр Әсәрнен I томына Әхмәт Тимер бай эчтәлекле кереш мәкалә язган. Анда Мәржани һәм ул яшәгән чор турында безнен тарихи әдәбият өчен янача янгыраган хәбәрләр дә бар Мәржани китапларының бер өлешен вакыф Казанга җибәрде Без аны фәнни китапханәләргә. Мәржани исемендәге гимназиягә, анын туган авылындагы музейга. Казандагы туганнарына һәм Мәржани ижаты белән шөгыльләнүче галимнәргә тараттык
Татарстан белән Төркия арасында сонгы елларда урнашкан тот- рыклы икътисали-мә- дәни мөнәсәбәтләр кон үзәгенә гөрек һәм татар телләрен өйрәнү ихты- яҗын да куйды. Шуны истә тотып, вакыф игъ- тибарын ике зур сүзлек чыгаруга юнәлтте.
Аларнын берсе—"Та- тарча-горскчә сүзлек”, икенчесе—'“Төрекчә-та- тарча сүзлек". Беренче сүзлек 1997 елда Мәс- кәүдә “Инсан" нәшри- ятында дөнья күрде, икенчесе бер елдан сон
шул ук нәшриятта басылды Апарны тел галиме, профессор Фоат Ганиев җитәкче легендөге ангорлар әзерләделәр Белгечләр тарафыннан унай бәя алган ул сүллекләр татар-торек лицейларына, китапханалврга таратылды, кибстаарга сатуга чыгарыл Ды һәм гел өйрәнүчеләр очеи файдалы бер кулланмага айдан* Шул Ук максатка хикл итүче янә бер китапның Катаңда басылып әйбәт Сия алуын хәтергә гоше рнк Сут Казан университеты каршындагы Шәрекъкы ойраиү институты доценты тюрколш Асия РәхимоштныН терек телендә яналган “Торек грамматикасы' лиган дәреслеге турында бара Моннан оч ел адск лонья курган бу хезмәт студентлар
1КМ.»МЛЙ Млңгзр вакыфының матОи нрдлие беллн Анкарада. Камшк! Ммка\хһ баешып чыккан китап шр (1996- -2003 ехчар1
өчен генә түгел, төрек телен үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен дә менә дигән файдалы
кулланма булды.
Вакыф ярдәме белән Казанда һәм Истанбулда нәшер ителгән китаплар арасында татарнын тарихи шәхесләренә багышланган берничәсен аерым телгә алу дөрес булыр Алар—бөтендөньяга мәгълүм атаклы тюрколог Рәшит Рәхмәти Аратнын 100 еллыгына багышлап Казанда үткәрелгән конференция материаллары (2001), Әстерхан татарларының күренекле галиме, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Гомәри турындагы җыентык (2003). бу китапның төзүчесе-авторы тарих фәннәре белгече Сөләйман Рәхимов, янә дә татар халкынын бөек улларыннан берсе Йосыф Акчурага багышланган өч китап: аларнын берсен профессор Әхмәт Тимер язган (1997. төрек телендә) икенчесенең авторы тарих фәннәре кандидаты Рафакл Мөхәммәтдинов (1998. төрек телендә). Өченче китапны француз галиме Иосиф Жоржон язган "Төрек милләтчелеге тамырлары. Йосыф Акчура (1876—1935)". төрек теленнән татарчага аны Рафаил Мөхәммәтдин тәрҗемә итте (2003). Бу исемлектә лаеклы урынны Надир Дәүләтнен Исмәгыйль Гаспралыга багышланган монографиясе биләвен дә күрсәтик (1996. Казан, төрек телендә).
Янә вакыф чыгарган өч китап шулай ук тарихи шәхесләр хакында. Ләкин алар төрки халыкларның борынгы эпик мирасы каһарманнары. Сафия ханым Имре алар турындагы сирәк кулъязмаларны дөньяның төрле китапханәләре белән уртак тел табып, фотокүчермәләрен зиннәтле бер басма рәвешендә эшләтеп, төрле илләрдәге тюркологик үзәкләргә, китапханәләргә таратты. Бу очракта сүз “Огузнамә" дастанынын Казан варианты. "Китабел Дедем Коркут” дастанының Дрезден һәм Ватикан вариантлары. "Тарихы Сәхиб Гәрәй хан" дастанынын Париж һәм Санкт- Петербург вариантлары турында бара.
Вакыф эшчәнлегенең әһәмиятле бер юнәлешен тәшкил иткән һәм китаплар чыгаруга караган сүзебезне әле 2004 елның ахырында гына дөнья күргән бер хезмәтне телгә алып тәмамлыйсы килә. “Татарстан-Төркия: мәдәни багланышлар. 1992— 2003” дип исемләнгән бу китап 600 биттән тора һәм үзенә күрә шушы темага багышланган йөзләгән мәкалә, юлъязма. хатирәләрне, шулай ук бай библиографияне эченә алган бердәнбер китап булып санала ала.
Монда шунысын да әйтү кирәктер. 2001 елдан соң дөнья күргән биш китапның һәркайсы латин алфавитының бездә кабул ителергә тиеш яна вариантында басылдылар.
Жыйнап әйткәндә, узган ун ел дәвамында Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы 23 китапның дөнья күрүе өчен матди ярдәм күрсәтеп, ул китапларны дөньяга тарату эшен оештырып, бу өлкәдә биниһая кыйммәтле һәм файдалы хезмәт башкарды.
Вакыф президенты буларак Сафия Имренен аерата игелекле бер гамәле—ул әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакыйнын архивын һәм кайбер шәхси әйберләрен сөекле Ватанына—Татарстан җиренә. Казанга кайтаруы булды. Сүз атаклы әдипнен тулы архивы турында түгел, шул архивнын бер өлеше турында бара, чөнки архивнын төп өлеше әле Истанбулда. башка кулларда, киләчәктә анысы да Татарстан иленә кайтыр дип өметләник.
Казанга китерелгән бу архивны 1997 елнын июнь башында Сафия Имре үз кулы белән Татарстан президенты Минтимер Шәимиевкә тапшырды. Истәлекле очрашуда танылган галимнәр һәм язучылар да бар иде. Президентыбыз татар х&ткынын ижтимагый-мәдәни тарихында Гаяз Исхакый биләгән олы урынга югары бәя биреп, анын шәхси архивын Ватанга кайтаруда куйган изге хезмәте өчен Ә. Мәнгәр вакыфына, Сафия ханым Имрегә һәм бу архивны вакыфка биргән Сөембикә ханым Шәриповага (Гаяз Исхакыйнын бер туган сенлесе Гайнемәрзия кызы, варис хуҗасы) зур рәхмәт белдерде.
Хәзерге вакытта Гаяз Исхакыйнын бу архивы Татарстан милли архивында саклана. Андагы кулъязмалар, документлар исемлеген Сафия ханым мина Истанбулда 1996 елнын мартында ук биргән иде. Ул исемлектә 89 документ саналган Атар арасында Г. Исхакыйнын күпсанлы хатлары, аңа килгән хатлар, көндәлек дәфтәреннән өзекләр, бәйсез Идел-Урал мөселманнарының милли-мәдәни
мөхтәриятен коруга караган язмалар. Берлинда чыккан "Милли юл" журналынын аерым саннары. “Жан Баевич" комедиясе буенча язылган либретто. "Олуг Мөхәммәт" пьесасы. Йосыф Акчура, Галимҗан Баруди хакындагы мәкалатәрнен кулъязмалары. Ерак Шәрекътагы (Кытай. Япония. Кореядә) татарлар арасында утызынчы елларда алып барган сәяси-мәдәни эшчәнлеге турындагы документлар, Г Исхакыйнын 50 еллыгына караган материаллар һ. б бар “Гасырлар авазы" журналынын 1997 елда чыккан санында (14 3.4) бу архивтан ике документ басылды һәм документлар исемлегенен рус теленә тәрҗемәсе бирелде Калганнарына да әтрафлы тасвирлама ясалды.
Гаяз Исхакый архивыннан тыш. Сафия Имре Татарстан Милли архивына XX гасыр башында татарларнын һәм башка мөселман халыкларынын милли азатлык хәрәкәтенә. 1906—1914 елларда үткәрелгән Мөселман Конгрессларына. Исмәгыйль Гаспралы һәм анын кызы Шәфика Гаспралыларнын сәяси-мәдәни эшчәнлекләре белән бәйле кырыкка якын кыйммәтле документлар тапшыруын да рәхмәт хисе белән искә алу зарур. Ә. Мәнгәр вакыфы шулай ук Татарстан Милли китапханәсенә дә XX гасыр башында Идел. Урал. Кырым татарларының ижтимагын вә мәдәни тормышына караган аерым сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүләк итте
Татарлар илендә төрле вакыфлар башкарган игелекле эшләр тарихы турында киләчәктә махсус китап язылыр әле дигән өмет бар Шул китап битләрендә Торкнядә оештырылган Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы. анын президенты Сафия ханым Имренен тагар халкы өчен, төрки халыклар өчен кылган күркәм вә шәфәгатьле эшләре хакында да рәхмәтле сүзләр үзенә лаек урын алыр дип өметләник
Бу урынла Татарстан Президенты М Шәймисвнен республика матбугатында 1998 елнын 13 сентябрендә басылып чыккан түбәндәге Указын китерү урынлы булыр: “Тагар халкының мәдәни һәм фәнни традицияләрен нронагян.1а.зау әткәсендәге хезмәтләре өчен Әхмәтвәли Мәнгәр исемендәге мәдәни-х әйрия фон/ы «резиденты Сафия Имрсгә (Тор ки я) “Татарстан Геснубликасынын атказанган мәдәният хезмәткәре" лигән мактаулы исем бирелде" Бу хәбәрне татар җәмәгатьчелеге хуплап каршы алды.
Инде килеп, мәкалә ахрында әйтәсе килгән тагын бер сүзебез бар 2000 елнын икенче яртысыннан башлап Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфыныи эшчәнлеге белән Сафия ханым һәм Иззәт бәй Имрсләрнен улы-Төркиилә танылган эшмәкәр һәм фән докторы Эргин әфәнде Имре җитәкчелек итә Без анын вакыф башкарган игелекле эшләрне укышлы дәвам итүенә ышаныч белдереп, бу өлкәдә ана яна казанышларга ирешүен телибез.
10.

Реклама