БЕЗНЕ ВАТЫП АГА ВАКЫТ


Теге якка узам әле
Әллә чынлап, әллә юри картаелды бит әле...
И, гүзәл зат! Мин узасы юл яныннан кит әле?!
Дәшми узып, йә сөйләшеп, сине үпкәләтермен. Начарланып куйды әле бу арада хәтерем.
Начарланып куйды әле йөрүем, күрүем дә.
Әмма дуслар элеккедән ачыграк та күренә.
Тузган гомерем дивары ишелә иңнәремә.
—Әй, ишелде,
Нык ишелде, бетерде мине!—дисәм,
Ярый әле дусларыма бирәсе кулым исән.
Теге якка узам әле, ишеге ерак калмады,
Ни үкенеч, мәңгелеккә әзерлегем чамалы.
Үкенү дә һәм елау да файдасыз инде, беләм.
Шуңа бүген мин—үземнән һәм... миндәйләрдән көләм.
Гомер артык тиз уза
Гомер юллары һәммәсе Бер-беренә охшаштыр:
Уйлап сүгенер урыны да, Сагыныр җире дә булыр.
—“Бу яшәү—яшәү түгел”,—дип, Сүгенүче ишәйде.
Алай ук сызып ташламам Мин үземнең яшәүне.
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) шагыйрь, драматург; олкәннәр һәм балалар эчен
күпсанлы китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши
Тычкан куган мәче кебек Бәхет аулап карадым.
Бәхет тычканнан да елгыр.
Акыл кергәч, аңладым.
Әкрен керә шул акыл.
Гомер артык тиз уза.
Хәзер бәхет тә ауламыйм. Теш-тырнагым нык тузган.
“Яшьлек тиле", диләр инде. Ярый, “тиле” тиз дә узсын. Үпкәм юк анысына.
Бәйләнчек картлыгым гына. Акылына абына-абына.
Озаграк узар сыман...
Кәбисә ел мәрхәмәтсез, диләр
Бу җәй миңа әллә ни зур Шатлык китермәде:
Эреле-ваклы Ун, егерме шигырь Ботен китергәне.
Зур кайгы да китермәде,
Рәхмәт бу җәемә,
Эреле-ваклы борчуларын Җиңдем җае белән.
Инде җәем китеп бара.
Китә кышлавына.
Мин исәнлек теләп калам Урман-кырларыма.
Хайван-кошларыма.
Озатып җәйне.
Кул болгап.
Мин балконда калам, һәм җәй миңа Кабат кайтыр.
Әгәр кушса Аллам.
Колач җәен каршылармын.
Йә каршылый алмам...
Бу җәй миңа әллә ни зур Шатлык китермәде.
Шокер әле Киләчәккә ометемне Бетермәде.
Гаиләм дә бөтен,
Казаным да бөтен әле.
“Кәбисә ел мәрхәмәтсез!” диләр. Мәрхәмәтсез түгеллеген Исбат итим әле:
Шушы елның аркасына сыенып кына Мәрхәмәтле еллар ягына үтим әле...
Сөйләргә дә хурланам
“Дөнья ямьсезГ’—дип әйтмә син. Әйтмә минем ишегә:
Дөнья матур—
Матурлыкны Таный белгән кешегә!
Үз бала охшар атага,
Йә охшар анасына...
Кайчак уйлыйм да,
Бу дөнья—
Мина үз түгел сыман.
Мондый зур охшашсызлыкны Сөйләргә дә хурланам:
Яшәгән, олгайган саен Ямьсезләнә барам ич мин,
Ә дөнья—матурлана...
Шундый матурлыкны бозып Күпме яшәргә мөмкин?
...Вакыты җиткәч, китәрмен:
Китә тора бит кешеләр,
Китәрмен,—
Мин кемнән ким?
Безне ватып ага вакыт
Ага сулар, суга ярга,
Ватылып кала ярлар.
Ватылып калган яр сыман Яшәгән чакларым бар.
Сулар ага, чигенә яр Чигенә алган кадәр.
Безне ватып ага вакыт.
Чигенсәк ...Артта кабер.
Юк, бу эшләп ару түгел
Алмыйм бүген кулга кәгазь,
Каләм дә алмыйм әле.
Алдады мине шигърият, һаман да алдый әле...
Эшләсен Равил. Ренатлар,"
Мин эшләп ардым бугай.
Юк, бу эшләп ару түгел.
Мин яшәп ардым бугай...
Тик зарлану миңа оят.
Хәтта оят ару да Каршымда Ходай бүләге —
Мәңгелек ял барында...
Шат яшәүнең сере бардыр
Шат яшәүнең сере бардыр,
Озак шуны белми йөрдем.
Хәзер бераз чамалыйм:
Тәрәзгә килгән һәр көнне
"Равил Фәйзуллин. Ренат Харис турында сүз бара
— Минем өчен туган көн! — дип,
Мин елмаеп каршылыйм.
Әйтерсең лә һәр көн миңа Сөенечле яңалык,
Ә дөресе һәр көн миңа Бик кирәкле ямаулык... һәр бүгенем — йөрәгемә Кичә алган Яраларны ямарлык.
Синең базар
(Милләтен сатучыга)
Авыр туфрак телим сиңа, атың корсын, ата-анаң рухы шуны сизеп торсын: син яхшырак киенер өчен халкың саттың, кәеф-сафа сөрер өчен халкың саттың. Халкың саттың түш киереп йөрер өчен. Дәү дәрәҗә алу өчен халкың саттың, гел базарда калу өчен халкың саттың. Үтеп бара гомерең шулай сата-ала, милләт кала хәтереңдә исемең кала: исемең кара, йөзең кара, кара бәгырь!
Исле җисемең каршысынла кара кабер.
Авыр туфрак телим сиңа, атың корсын әби-бабаң рухы шуны сизеп торсын!
Томаннарга таба илттеләр
Сары бодай кыры җилдә кайный, әйләнәсе тимер сак иде...
Үҗәтләнеп безнең үсеп йөргән, гел ашыйсы килгән чак иде.
Бирмәделәр ипи туган якта, читтә бәхет вәгъдә иттеләр.
Төяп-төяп безне поездларга, томаннарга таба илттеләр.
Безне суга сипте пароходлар, машиналар җиргә таратты.
Кемдер сугып тешне койды безнең,
кемдер каршылады яратып...
Әверелдек моңлы килмешәккә, чын йөрәктән җырлар чыгарлык. Җырыбызга тыгылып үләр чакта, туган якны уйлап чыдадык.
Табалмадык читтә бәхет димим, бөтенләй үк буш кул кайтмадык.
Туган якка кайткач, күпләребез әнкәйләрне генә таймадык.
Инде безнең күңел
шул вакыттан
мәңгелеккә хәтле өшегән...
Киләчәкнең тимер түрәләре ни күрсәтер тагын кешегә?!

Реклама