СИРӘГӘЯ БАРА АККОШЛАР


Шундый шәхесләр була—алар белән артык еш аралашмыйсын, ләкин һәр очрашу онытылмаслык булып күнелгә сеңеп кала. Мондый күрешүләрдә җаннарның бер- берсенә ныграк тартылуын, күнеленнең баюын, яшәү мәгънәсенә тирәнрәк төшенә баруынны аңлыйсын. Эчендә кайнаган уй-фикерләрнен башкаларның да җанын борчуын тою араларны якынайта.
Композитор Фасил Әхмәтов шундый шәхесләрнең берсе иде Без аның белән башта телефон аша аралаша идек Каяндыр бер очрашудан кайткач ул мина болай дип шалтыратты:
—Карале. Фәнис, мине нишләптер синен белән бутыйлар. Күп кенә урыннарда: “Син Фәнис Яруллин түгелме?”—дип сорыйлар Мин аларга: “Шагыйрь белән композитор жаннары бертуган инде алар Шуна күрә бутыйсыздыр”,—дим.
—Әйе, дөрес әйткәнсең,—дип килешәм Фасил белән —Син үзеңнең хисләреңне, кичерешләреңне музыка аша белдерәсең, ә мин шигъри юлларга салам.
—Анысы шулай,—ди Фасил,—кешенең күзенә ин беренче синен тышкы кыяфәтен күренә бит Мин таяк белән көчкә-көчкә генә йөргәч, бу Фәнис Яруллин түгелме икән, дип уйлыйлардыр.
—Минем таяк белән дә йөри алмаганны белмәүчеләрнен генә башына шундый уй килергә мөмкин,—дим.
—Кеше сине хыялында тудыра, үзең беләсең, хыялда туган образ һәрвакыт чынбарлыктан матуррак була. Мондый кыяфәтем белән сәхнәгә чыгып басып, мин бит аларнын хыялларын гына жимерәм.
—Алай ук кимсетмә әле үзеңне. Кай жирен кешенекеннән ким? Кызлар да гашыйк буладыр әле үзенә?
—Анысы шулай,—ди Фасил һәм үзенең балачакта лапас өстенә менеп тальян гармунда уйнавын сөйләп китә,—Үзебезнең лапас түбәсе минем өчен беренче сәхнә булды,—ди ул.
Телефон аша танышып, дуслашып беткәч, язмыш безне хастаханәдә очраштырды. 1984 елның кышында бөерләрем бик каты ялкынсыну нәтижәссндә минем температурам кырык градустан да югарырак күтәрелеп китте һәм хатыным Нурсөя белән безне элек “спецклиника” дип йөртелгән хастаханәгә салдылар. Заманы өчен ул хастаханә ин әйбәтләрдән санала һәм анда күренекле шәхесләрне генә салалар иде. Безгә аерым палата бирделәр. Дәвалый башладылар. Авырудан бераз күзләр ачыла төшкәч, аш-су өләшүче Эльмира ханым: “Сездән өстәге катта композитор Фасил Әхмәтов ята”,—дигән хәбәр җиткерде Кичке ашларны ашау белән Нурсөяне Фасил янына менгереп жибәрдем. Озак та үтмәде, Нурсөя Фасил Әхмәтовны җитәкләп палатага төште Фасил кыска буйлы, саргылт чәчле, мөлаем кыяфәтле кеше икән. Беренче күрешкәндә үк күптәнге танышлар кебек чын күңелдән сөйләшеп киттек. Палаталар эссе булганлыктан, мин күлмәксез генә ята идем. Кабыргалар тирене төртеп чыгардай, беләк тә юанрак салам хәтле генә. Фасилнең минем ябыклыкка исе китмәде.
—Чишенеп ташласам, минем дә синнән артык җирем юк инде,—диде ул.
—Димәк, белеп охшаталар,—дидем, анын шаяру катыш әйткән сүзләрен искә төшереп
—Эш ябыклыктамыни?—диде ул.—Аю чаклы ирлэрнен сукыр тычкан хәтле эшләре дә булмаудан кемгә файда? Без синең белән гигантлар!
—Гигант булмасак та. кәрлә түгел,
Эшләгән эш безнен җитәрлек.
Халык безне үзенен иңнәрендә Киләчәккә бара күтәреп,—
дилем Фасилгә Ул әлеге шигъри юлларга бик канәгать булды Күзләрендә хәтта яшь күренеп китте кебек.
—Дөрес әйтәсен, дустым,—диде ул —Халык теләсә кемне иннәренә менгерергә ашыкмый
Фасил кичерешләргә бирелеп бераз басып торды һәм шунда гына кәгазьгә төреп тоткан күчтәнәчен исенә төшерде.
— Менә моны алып куй әле. Нурсөя,—дип төргәген хатыныма сузды —Хатын килгән иде. анын күчтәнәче бу Чәй эчәрсез,—һәм ниндидер рухи талчыгу сизепме— урындыкка утырды.
Төргәктә чәк-чәк икән. "О-о чәк-чәк!—дидем мин,— болай булгач чәйне бергәләп эчәбез инде"
Нурсөя электр чәйнеген чыжлатып җибәрде Банкада бал бар иле. аны чыгарып утыртты Тиз арада чәй әзерләнде Фасил шунда өстәлгә күнелсез генә карап
—Өйдә булса, чәй янында мәе дә булыр иле,—лип көрсенеп алды
— Мәен дә табарбыз,—дидем мин Әмма Фасил минем сүзләрне шаяртуга гына юрап, көлемсерәп куйды — Каяле. Нурсөя, теге явызны чыгар ате.—дидем мин
—Нинди явыз?
Нурсөя дә мине анлап җиткермәде Ә хикмәт шунда иде: тәнемдәге яраларым ачылмасын өчен, һәрконне тәнне сөртергә мина камфара кушылган спирт биратәр иде "Камфара исеннән мина аллергия була",—дигәч, чиста спирт бирә башладылар Көненә 30-40 грамм чамасы иде бугай ул. Күрәсен. саклабрак тотканбыздыр, чөнки ул спирт кибетләрдә юк. ә аптекаларда рецепт белән генә сатыла иле Өйгә укол ясарга килә торган шәфкать туташлары да аны былбыл төкерегедәй саклап кына тоталар Шуна күрә, сөртенергә дип биргән спиртны әз-әзләп жыя килгәнбездер Мин Нурсөягә шул спирт хакында ымладым Ул бездә йөз граммнар тирәсе җыелган иде
— Менә бу чисга спирт дип атала,—дидем бераз мактанып Фасил спирт салынган савытны иснәп карады
—Чынлап та. Фәнис туган, монардан спирт исе килә Без аны болай итик азе
Фасил стаканга өстәлдәге графиннан бераз су салды һәм дару шешәсенә җыелып килгән спиртны стаканга бушатты
—Су кушкач күбрәк күренә, эчәргә жинелрәк була ул.—дип сөйләнә-сөйләнә. Нурсөя белән алар габын әзерләделәр
Бөтенесе әзер булгач:
-Әйдә, малай, жиффәрнк әле Ату монда минем эч кортлый башлаган иле Үзегез беләсез, минем хатын врач бит. мондый нәрсәләрне больницага кертү турында авыз да ачтырмый.—диде Фасил һәм су кушылган спиртны эчеп куйды Мин дә бу мәсьәләдә бик изгеләрдән түгел илем, бөерләр турында онытып. Фасилга иярдем Ничектер күңелләр күтәрелеп китте. Фасил:
-Шушы шайтан суына күнегеп беттек, малай Юкса аны эчми дә була. Әмма берөрсснә кунакка баргач, өстәлләрендә кукраеп "акбаш” угырмаса. кәеф китә башлый Урыс безне үз гадәтләренә өйрәтеп бетерде инде
—Урыс аны безнен авызыбызга көчләп салмый бит
-Көчләп салса, бәлки баш тартыр, киреләнер ндск Менә шул көчләмәве белән көчли ул безне Нәрсә алсан да “ю", бәйрәмдә—шатлыктан, кайгы килсә-кайгыдан хәтта бер шагыйрьмен шигыренә көй язсан да шушынын белән билгеләп үтә башладык бит
Фасил белән ул кичне шактый озак сөйләшеп утырдык Бераздан ул:
-Карале, малай, син монда тик кенә ятмыйсындыр, шигырьләр дәфтәренме биреп тор алс. бәлки берәрсснә җыр язып булыр.-дилс
Минем П31Нырмәр дәфтәрем үземдә иле Ни хикмәттер бик кагм температура белән ятканда мимем башка бер-бер артлы шигырь юллары килә башлый Әлбәттә, аларда эзлеклелек булмаска мөмкин Шигъри образлар ярсыган акыл күзәнәкләрендә төрле формалар алып күэ алдында биешә башлыйлар Фантазия акыл ярларыннан чыга Жанда хисләр өермәсе барлыкка килә Шушы өермә сине чынбарлыктан
югарырак күтәрә. Тән кызышуы белән хисләр дулкыны бәрелешүдән анда көтелмәгән фикерләр уяна. Фикерләрем югалмасын өчен аларны Нурсөягә әйтеп, дәфтәргә яздырып куям. Ә инде бераз хәл кергәч, шушы шигъри детальләрне бер формага салам. Киеренке халәттә фикерләр бер фокуска туплана, күрәсең, язып куйгач ярыйсы гына әсәр туганлыгы күренә. Ижатнын ничек туганын әйтүе дә кыен. Организм авыру белән көрәшеп ятканда, бәлки, тәндәге мона кадәр йоклаган күзәнәкләр уянып китеп, аңга, акылга ниндидер тәэсир ясыйдыр. Ләкин мондый халәт һәрвакыт авырганда гына булмый. Тән сау-сәламәт чакта ниндидер ассоциацияләр нәтижәсендәме, йөрәктә хис һәм кичерешләр давылы кузгала. Баш мие икеләтә- өчләтә кызурак эшли башлый һәм, болындагы чәчәкләр өстеннән җилләр сыйпап киткән кебек, дулкынлану кичерәсең. Шул дулкынлану, хисләрдән бәргаләнү шигырь юлларына күчә. Билгеле, хастаханәләргә кергәндә дә шигырь дәфтәремне үземнән калдырмыйм. Кайвакыт хастаханәләрдә шигырьләр күбрәк тә языла. Бу юлы да шулай булды, һәм Фасил сорагач шигырь дәфтәремне аңа биреп чыгардым.
Икенче көнне иртән ул минем “Кем елый сон?” дигән шигыремне ялган сөйләп палатага төште. Без аны бүлдермичә тынладык.
Тукта, тукта, кем елый сон.
Тетрәндереп күнелне?
Әтисез, иписез үткән Балачагым түгелме?
Тукта, тукта, кем елый сон.
Бәгырьне кисеп-кисеп?
Рәнҗетелгән яшьлегемме Тора һаман да үксеп?
Тукта, тукта, кем елый сон.
Ишетәм нинди өннәр?
Жирне тырнап елыймы әллә Заяга үткән көннәр?
Хәтер дигән учагымның Жил актара көлләрен.
Көл астыннан саркып чыга Күзе яшьле көннәрем.
Бу шигырь хастаханәдә ятканда язылган иде булса кирәк. Дәфтәремә аның язылу елы 1984 дип куелган. Бәлки ул Фасил белән очрашыр алдыннан гына язылган булгандыр.
Фасил шигырьне сөйләп бетергәч беразга тын калдык.
—Хәтерен шәп икән синен,—дидем тынлыкны бозып.
—Сон, Фәнис туган, монда бит син минем турыда язгансың. Бу кичерешләр гомер буе минем җанда йөри. Син аларны минем күңелдән суырып алгансың. Бер укуда ук хәтергә сенде шигырен. Хәтта бу шигырьне син түгел, үзем язган кебек тоела башлады. Мин мона әле музыка язачакмын. Шигырь шигырь инде ул. җыр булып янгыраса, күпләрнең җанын актарачак әле ул.
Фасил сүзендә торды, хастаханәдән чыгып күпмедер вакыт үткәч, ул мина телефоннан шалтыратты:
—Фәнис дус, колагына телефон трубкасын кысыбрак тот, хәзер мин сиңа бер җыр җырлыйм,—диде дә пианинода уйнап “Кем елый соң?"ны җырлый башлады. Жырнын көе шигырь образын ача торган, кискен, шул ук вакытта оптимистик интонацияләргә дә бай иде. Сентименталь кеше булмасам да, күздән яшьләр чыгып китте. Сугыштан соңгы ачлык, хәерчелек, черек бәрәнгене төеп кәлҗемә ашаган чаклар искә төште.
Җырны тынлап бетергәч, икебез дә телефон трубкасына еш-еш сулап, шактый вакыт сүзсез тордык. Бераздан Фасил:
—Беләсеңме. Фәнис дус, бу җырны Хәйдәр Бигичевка бирәм мин. Анын тавышына бата бу
Фасил Әхмәтов бу жырны озакка сузмыйча Хәйләр Бигичевка бирле Купмелер вакытлар үткәч Хәйләр Бигичевка шалтыратып, әлеге жыр турында фикерен сорадым
—Шәп жыр.—лиле Хәйләр.—мин моны, һичшиксез, радиога яздырачакмын Кайчан бу жыр радиодан янгырар икән дип көтеп яши башладым Ләкин жыр Хәйдәрдә “батты'. Мин анарга берничә кабат жыр язмышын сорап шалтыратып каралым Ул берсендә
—Жыр бик катлаулы, озак өйрәнергә кирәк. Ләкин сез борчылмагыз, әкрен- әкрен өйрәнә торам мин аны.—дигән иде Икенче шалтыратуымда
—Радиога алып барган идем, яздырып булмады ате. тавышнын карлыкканрак чагы булды,—дип аклангандай итте
Бу жыр шулай тавышсыэ-тынсыз гына "үлде" ахры дип уйлап йөри башладым Хәйдәр Бигичевка да шалтыратмадым Бер жырнын җырлануы-җырланмавы минем өчен бик үк әһәмиятле түгел иле Ләкин Фасил аны “үзенеке" итте очрашуларда сөйләп иөри башлады. Хәтердә әле. ана Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге биргәч. Тукай һәйкәле каршындагы мөнбәргә аны чакырдылар Ул сынар таягына таянып, салмак адымнар белән микрофон янына килде. Гадәттә, яна лауреатлар ин беренче сүзне бу зур бүләкне бирүчеләргә рәхмәт әйтүдән башлыйлар иде Фасил артык сүз әйтеп тормастан
—Бүген мин сезгә Фәнис Яруллиннын бер шигырен укып бирәм Ул шигырьгә күпләребезнең язмышы сыйган.—дип "Кем елый сон?"ны укып китте Халык тын да алмый тынлады. Әйе, Фасил бу шигырьне тәмам үзенеке итте
— Бервакыт Балтачка очрашуга баргач, төн кунарга шагыйрь һәм хакимият башлыгы алып кайтты,—дип сөйләгән иде Фасил — Гарифҗаннарда төн буе шигърият һәм жыр турында сөйләштек. Йокы онытылды Соныннан мин ишек бусагасына утырдым ла "Кем елый"ны сөйли башладым Өй эчендәгедер тын катлы Ә минем күзләрдән яшь ага. һич туктатып булмый Шулай. Фәнис дус. ул шигыреңне кан барсам да сөйләми кайтмыйм. Кызганыч. Хәйдәр аны һаман радиога яздыра алмый.
Бераздан Фасил аны нотасы белән "Казан утлары" журналына илтеп бирде Жыр журнал тышлыгының өченче битендә басылып чыкты Бервакыт үзебезнен бакчада Мөхәммәт Мәһдиев (ул безнен бакча күршесе иле)
—Фәнис, бүген "Казан утларьГнын ярты елда басылган әсәрләрен тикшерү булды Мин шунда үз чыгышымда: “Ин уңышлы әсәр—Ф Яруллиннын Кем елый сон?" дигән жыры Мондый әсәр ун елга бер генә туа ала. дидем Музыкасын ишеткән булмагач, анысы хакында әйтүе кыен Ләкин шигыре шәп,—дигән иде Бу хакта ул үзенең бер мәкаләсендә язып та чыкты
Мөхәммәт абыйдан мактау сүзе ишетү бүләк алу белән бер иле Ә жыр барыбер яңгырады. 1995 елда мина Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирделәр Бүләк бирү турында Президент указы Г Тукайның туган көнендә газеталарда басылса да. анын дипломын һәм күкрәккә кадап йөртә торган билгесен шактый сон тапшырдылар Ул 1995 елнын көзендә М Жәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды Мен кешелек зал шыгрым тулы. Артистларның да данлыклылары чакырылган Бүләк бирүнен тантаналы өлеше беткәч концерт башланды Менә сәхнәгә Хәйдәр Бмгнчеины чакырдылар Ул: “Бүген мин сезгә Фасил абый Әхмәтовмын Фәнис Яруллин шигыремә язган яна жырын алып килдем Жыр “Кем елый сон?" дип атала".—дип үзенең көчле тенор тавышы белән җырлый башлады Жыр минем өчен озын бер гомер иде Жырны халык зур шътибар белән тыняады Хәйдәр Битчевиын тетрәндергеч тавышы залдагы гамашачыларны гүяки бербетен итте Жыр тәмамлангач та халык аны на килә алмый торды. Бераздан сон гына, бомба шартлагандай, көчле кул чабулар башланды Мин сәхнәдә идем, жыр тәмамлануга кулларына чәчәк бәйләме тоткан икс кыз сикереп торды Кызларның берсе чәчәген мина бирле, икенчесе алгы рәтлә утыручы, бу минутта бәхетле мизгелләр кичерүче Фасил Охмәтовка сузды Фасил анык чәчәкләрен урыныннан торып кабул итте Чибәр кыз анын нназыннон үбеп аягач, күңеле тагын да йомшара гәплеме, күгтәрен сөртеп долы Бу кичәне телевидение лә гошереп аллы, ләкин аны бер генә мәртәбә күрсәттеләр Телевидениедән ул кичәмен н |,часын сорап карагат) идем “Андый кждг кичәләрен без бер генә тапкыр күрсәтәбс г аннары язманы соргтерәбеэ". диделәр Шуннан сон да ни өчендер Хәйдәр Бигичев
бу җырны радиога яздырырга вакыт тапмады. Жыр. бер очыштан соң яңадан галәмгә чыга алмаган космик корабль кебек, Фасил Әхмәтовның 60 яшьлек юбилеена чыккан китабына керде дә яңадан тынып калды.
Бу җырга озаграк тукталдым, укучым гафу итәр. Мин бит әле Фасил Әхмәтов белән хастаханәдә ятуым турында яза башлаган идем. Әйе, ул безнен палатага һәр кичне кереп йөрде. Бер кичне ул Нурсөяне минем караватка утыртып, каршыбызга басып "Соңгы сулышыма кадәр" дигән шигыремне яттан сөйләп бирде. Анын хәтере бик шәп иде. Шул хакта әйткәч ул: "Мин берәр шигырьгә көй язарга уйласам, башта ул шигырьне ятлыйм. Шигырь юлларын кабатлап йөри торгач көй туа",—диде.
Ни өчендер Фасилгә шигырьнең исеме ошамады. "Ташлама мине, ташлама" дип атады ул аны Жыр өчен "Соңгы сулышыма кадәр", дигән исем бармый",—диде
—Бу шигыреңә көй күңелдә туа башлады инде. Ләкин пианино кирәк. Һич югы гармун Музыкаль интонацияләрнең ничек яңгыраганын ишетми торып сүзләр белән музыканың бер-берләренә ярашу-ярашмавын аңлавы кыен. Жыр бит ул кияү белән кәләш кебек: алар арасында мәхәббәт булырга тиеш.—Ул күңелендә туып килүче көйне бераз "шыңгырдап" күрсәтте. Ләкин, үзе әйтмешли "кияү белән кәләш” арасында мәхәббәт җепләре бик үк күренми иде әле.
Билгеле. Фасилдә җырлау сәләте чамалы иде, ләкин үзе язган көйләрне җырлап, жыр турында фикер уята алырлык җырлый, шигырьгә язган көенә карата ниндидер килешмәүчәнлек белдерсәң, шул урынга кат-кат басым ясап сине ышандыра иде Кайвакыт без аның белән бәхәскә дә керә идек. Мин: "Җырның нигезе шигырь, шигырьсез җыр булмый",—дим. Ул: “Шигырь көйдән башка канатсыз кош кына",- ди. Безнен бәхәсебез: башта йомырка булганмы, тавыкмы, дигән кебегрәк төс ала
—Ин беренче шигърият!—дим мин. сүземне бирмичә.
—Юк,—ди Фасил.—Кешеләр сөйләшә башлаганчы ук ниндидер көйләр көйләгән. Көй шигърияттән башка да яши ала.
Шулай бәхәсләшәбез, ләкин һәркем үз фикерендә кала.
Хастаханәдән чыгып күпмедер вакыт үткәч, Фасил “Ташлама мине" шигыренә музыка язды һәм гадәттәгечә телефон трубкасын пианино өстенә куеп мина җырын тыңлатты. Жыр матур, ләкин шигырьнең композициясе үзгәргән иде. Укучы ул үзгәрешне тулырак күз алдына китерсен өчен жыр текстын тулысынча китереп үтәм.
Ташлама мине, ташлама.
Гел минем жанда уян:
Актык көнемә кадәрле Ташлама мине. Хыял.
Ташлама мине, ташлама.
Ымсындыр мине, йөгерт:
Мәңге күземне йомганчы Ташлама мине. Өмет
Ташлама мине, ташлама.
Рәхәт син барны тою:
Йөрәгем сон кат типкәнче Ташлама мине. Сөю.
Ташлама мине, ташлама.
Гел тор сафлыгын чәчеп.
Сонгы сулышыма кадәр Ташлама мине. Яшьлек.
1984 елда язылган бу шигырь Фасил музыкасы белән тиз арала халыкка таралды. Аны беренче булып радиодан Люция Хәсәнова башкарды. Люциянен тавышы лиризмга бай һәм ул аңа үз мелизмнарын кертеп җырлады. Ләкин шигырьнең:
"Ташлама мине, ташлама.
Ымсындыр мине, йөгерт
Мәнге күземне йомганчы Ташама мине. Өмет ",—
дигән строфасы төшереп калдырылган иле Мин Фасилгә "Нигә төшереп калдырдын. ул төшеп калгач әсәрдәге эзлеклелек югала бит”,—дидем Фасил: “Худсовстга “ташламалар” артыкка китә дип. бу куплетны "ташлаттырдылар”.— диде —Ләкин минемчә дә синсн бу куплетын артык Жыр өчен "йөгерт" дигән сүз бармый” Фасил сүзендә хаклык бар иде. әлбәттә
Әйе. совет чорында “худсовет" дигән нәрсә бар иде Жырнын текстын сүтеп, берәр сүзгә бәйләнергә жай эзлиләр. Музыкасын “худсовет"ка кергән композиторлар, шигырен шундагы шагыйрьләр, музыкаль редакция работниклары хал итә иде Жырын аларга ошамаса. ул радио архивында батып үлә иде Әле бит җырны ин башта жырчы сайлап ала, әгәр жыр җырчыга ошый икән, композитор үз җырын аныи тавышына туры китереп, әсәрен кабат эшләп чыга
Лирик чигенеш озынгарак киле, сүзем Фасил Әхмәтовнын минем шигыремә язган жыры турында иле "Җырга әйләнгәч шигырьмен композициясе үзгәргән".— дидем Фасил “Жырнын башы тамашачыны беренче сүхләрдән үк үзенә алып кереп китсә генә аны кызыксынып тыңлыйлар",—лиле
Без бу мәсьәләдә шактый бәхәсләштек Һәркем үз фикерендә калды Фасил үте белән килешмәгәнгә мина үпкәләп тә йөрде бугай Менә бервакыт "Ташламамны Фердинанд Сәләхов җырлый башлады Люция Хәсәиова башкаруында лиризм, нечкә мон, йомшаклык өстенлек итсә. Фердинанд Сәләховныкынла күтәренкелек күбрәк Фердинанд “ташлама" сүзенә ныграк басым ясаса. Люиия исә шигъри образдагы "сөю”, "яшьлек” кебек төп фикерне белдерүче сүсләргә игътибарын күбрәк зонаттә Фердинанд җырлавында оптимизм. Люциянекендә эчкә яшерс.лгән сагыш бар иде Бу икс җырдан сон Фасил белән араларыбыз тагын ла якыная төште Без инде анын белән берәр зуррак әсәр язарга планнар кора башладык Фасил Әхмәтов белән бер үк йортта М Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры Валерий Раку яши икән Көннәрдән бер көнне мина Валерий Раку шалтыратты “Безне татар әсәрләре куймауда гаеплиләр Менә без шул тәнкыйтькә колак салып, авторлар белән мөнәсәбәткә керергә уйладык Берәр музыкаль комедиягә либретто кирәк иде Яза алмассызмы'' Дөрес, бездә Нияз Даутов вакытыннан ук ята торган бер либретто бар Ләкин аны бу килеш куярлык түгел Бәлки шуны карап чыгарсыз, ул автор белән бергәләп эшләсәгез дә риза Ул профессиональ язучы түгел Ә безгә бу эшмен остасы кирәк",—диде Раку.
— Берәр сюжет башка килсә, мин сезгә хәбәр итәрмен,—дидем һәм уйлана башлалым Торле жанрларла эшләсәм дә. музыкаль комедия либреттосы язып караган юк иде
Безмен татар сәнгатендә озак еллар барган М Фәйзмнен “Башмагым"ын укып чыктым Китапханәдән “Йоз либретто" дигән китап кайтарттым Тик бу китап әллә ни фпйлалы булып чыкмады Анда либрсттшарнын кыскача сюжеты пама язылган икән. Сюжетларда әсәрнен эчке структурасы, композициямен нинди формада үстерелеше күрсәтелмәгән иде М Жалилнсн опера өчен язылган барлык либреттоларым укып чыктым
Озак вакыт әһәмиятен югалтмый торган вакыйга кирәк иде Ниһаять, башка бер фикер килде Ул сабантуй темасы булырга тиеш. Сабантуйда жыр-биюләр. кызыклы хәлләр булып тора Конфликтны шушы нигездә корырга булдым
В Ракуга хәбәр иттем Композиторлардан Фасил Әхмәтов беләи Ренат Ениксснны ла чакырдым В Раку опера һәм балет тсагрынын әдәби бүлек мөлирс Рәмзия Такташ һәм Таубс фамилияле бер режиссер белән килде Алар килгәндә Фасил Әхмәтов белән Рснал Еникеев бездә утыралар иде инде Бераз аны моны сөйләшеп алганнан сөм. язылачак либреттом белән таныштыра башладым Сюжет бодай иде авылда бер чибәр кыз бар. ана оч егет гыйшык тотып йорн ләкин кышын сөйгән егете бар Әмма ул шәһәргә китеп барган Кызмын егете белән кавышуына өмете «зелә башлаган Авыл егетләре сабантуй көне алдыннан кызны урамда урап алып " Йә берөребезгә кияүгә чыгасын, йә сине сабантуй көнне урлыйбыз", диләр Кыз сабантуйда башр калучыга чыгарга ризалык бззрә Әмма һамазз әле егете кайтым төшәр дип өмет итә Анын шәһәргә китеп барган егете атаклы көрәшче, көрәшер өчсзз генә бу леа да кайтыр дигән уй җылыта кы шым күнслсн Сабантуйда оч егегиен
берсе дә батыр кала алмый. Батыр калучы өлкән яшьтәге кеше булып чыга.
Сюжет әнә шундый күп борылышлы, кызыклы вакыйгаларга бай иде. Язылачак либреттоның эчтәлеге һәммәсенә ошады
—Давай, тиз арада яза башла,—диде Валерий Раку.—Ботенләй язып бетергәнне көтмә. Бер пәрдәсен язу белән безне чакыр. Укырбыз, фикерләшербез.
Аннары ул Фасилгә борылып:
—Музыкасын син язарсын дип уйлыйм,—диде.
—Мин бит инде сездә куелмый яткан либреттога биш-алты ария язган идем. Шуларны файдаланырга мөмкин. Арияләрне Фәнис мин язган музыка кысаларына сыйдырырлык итеп яза алыр, анысына ышанам,—диде Фасил —Бер шәп кенә увертюра язып җибәрсәм, спектакльнең яртысы әзер дияргә була.
Булачак әсәребезнең уңышлы чыгуы өчен бер "яртьГны бушатканнан соң кунаклар таралышты. Икенче көнне үк эшкә тотындым. Әсәр шактый жиңел барды Фасилга кайбер арияләрне телефон аша әйтеп торып яздырдым. Ул музыкасының ритмикасына туры китерер өчен кайбер арияләрне кабат-кабат эшләтте. Берничә атна дигәндә либреттоның беренче пәрдәсе әзер иде инде Тагын В. Ракуны чакырдым Бу юлы да режиссер Таубе килгән, хәтта аларга СССРнын халык артисты Азат Аббасов та ияргән иде. Әсәрнең язылган кадәресен укып һәр җөмләне русчага тәрҗемә итә-итә телләр әйләнмәс хәлгә килде. Татарча язылган либреттоны бөтен нечкәлекләре белән “на ходу” гына тәрҗемә итү жиңел түгел иде. Безнең традицияләрне рәтләп белмәгән, сабантуйларны ниндидер спорт ярышлары белән чагыштырып караучы башка милләт кешесе өчен әсәрем бик үк кызыклы тоелмады бугай. Ракуның чырае бозылды.
Эшемне бетергәч жинел сулап театр карамагына, ягъни театрның әдәби бүлек мөдире Рәмзия Такташ кулына тапшырдым. Атна, айлар көтеп тә театрдан һич бер хәбәр алмагач, театрга шалтыраттым. Валерий Раку: "Мин сезненәсәрегезне Фасил Әхмәтовка бирдем ".—дигәч. Фасилга шалтыраттым. Фасил: “Әйе. Раку аны мина биргән иде, ләкин минем авырып яткан чак булгач, ул аны башка композиторга бирәм дип, кире алып чыгып китте”,—диде. Аптырагач, театрның директоры Рүфәл Мохәммәтжановка шалтыраттым. Ул: “Без аны русчага тәрҗемә иттерәбез, хәзер ана подстрочник ясыйлар, рус режиссерлары татарча материал белән эшли алмыйлар бит”,—диде.
Шулай итеп бу комик опера дөньяга чыга алмады. Соңыннан мин аны драмтеатрлар өчен кабат эшләдем һәм ул Г. Камал, К. Тинчурин театрларында куелды. Ләкин ул имгәтелгән. әсәргә яктылык биреп торучы лиризм урынына шарж килеп кергән һәм арияләр дә тиешле югарылыкта башкарылмады. Дөрес, һәр ике театрда әсәр унышлы барды. Режиссерга рәхмәтемне әйтсәм дә, күнелдә барыбер канәгатьсезлек калды.
Шул чорда китап нәшриятында пьесаларым китап булып басылып ята иде. Шунда кайсыдыр редактор “Сөембикә егет сайлый”ны (бу әсәр шулай дип атала иде) Луиза Батыркаевага биргән. Луиза Батыркаева (Батыр-Болгарый) ул чагында китап нәшриятында музыкаль редактор булып эшли иде. Әсәрне укып чыккан, ошаткан. Аннары безгә килгән, килгән дим, чөнки ул көнне без бакчада булганбыз.
Б> опереттаның дөнья күрә алмавына артык исем китмәде. Язучылык эшендә андый уңышсызлыклар булып тора, башка әсәрләргә тотындым.
Фасил Әхмәтов белән дә ара өзелмәде. Язмыш безне, ни өчендер, гел якынайтырга тырышты. Шулай бервакытны безгә яна туган чебеш кебек кечкенә, ләкин чибәр генә бер кыз килеп керде. Укучылар, студентлар күп килеп йөргәнлектән, моңа аптырамадым. Кыз кыю иде. Ул үзе белән таныштырып: • Мин Гөлнара Тимержанова булам. Монда, Казанда музыка училишесынын беренче курсында укыйм. Үзем Башкортстаннан ”, —диде.
—Ничә яшь сон сиңа?—дип сорадым.
—Унбиш тулды инде Уналтыга чыктым Тугызынчы классны бетердем дә музыка училищесына килдем.—Ул бераз тын торганнан соң:—Миңа бер җыр кирәк иде,— диде.
—Нинди жыр кирәк сон сина? Мин бит композитор түгел, шагыйрь,—дидем.
—Беләм,—диде ул.—Ләкин шигырь булмаса. композитор көн яза алмый бит — Мина яраткан егетемә җырлый торган жыр кирәк. Мин ул җырны тик аның өчен генә башкарачакмын.
—Яраткан егетен дә бармыни'
-Бар. нигә булмасын Без озакламый анын белән өйләнешәчәкбез Менә шунда туйда җырлаячакмын мин ул җырны
—Ул егетен кайда сон?
—Авылда.
—Ә син артист булырга җыенасын. Казанга укырга килгәнсен Өйләнешкәч авылда калырга туры килер бит
— Юк. калмаем Мин татар кызы. Казанда җырларга тиеш
Мин Голнараны җырлатып карадым Анын тавышы лирик сопрано иле Халык җырларын да матур гына башкара икән. Голнара чыгып китү белән күнелемнән анын халәтенә туры килерлек сүзләр эзли башладым Нәтиҗәдә менә бу шигырь туды.
Мин синеке бары синеке.
Шикләреңне тарат күңеленнән Яшьлегемнен якты таннарынла Тинсм итеп сине сайлавыма Мин үкенмәм, мәнге үкенмәм
Мин синеке, бары синеке.
Башкалар юк минем уемла Күнслләрем назга сусаганда.
Кара тоннәр юлла очраганда Коенамын күлен нурында
Мин синеке, бары синеке.
Син эчердең еою моннарын Матур голлар диеп үрелсәм дә.
Бәхетемә таба йогсрсәм дә.
Сина илтә барлык юлларым
Голнара Тимержановамы чакырып, ана шигыремне укып күрсәттем Ул шигырьне бик яратты "Нәкъ минем күкелдә йөргән сүзләрне язгансыз' лиле һәм шигырьне күчереп аллы.
—Хәзер композитор кирәк бит инде монн,—дидем Голнара минем белән килешеп "әйе" дип куйды Яна гына укырга кергән унбиш-уналты яшьлек кызнын таныш композиторлары югын белә идем, сүзне озакка сузмыйча Фасил Әхмәговка шалтыраттым
—Фасил, менә минем янымда бер чибәр кыз утыра Җырчылыкка укып Шунл тиз арада гына бер җыр кирәк иде Шигыре бармы сон?
Шигырен яздым Хәзер укып күрсәтәм.—һәм телефоннан шигырьне укыдым
—БолаЙ ярыйсы күренә—диде Фасил,—әйдә шигырен алсын да безгә килсен Мин анын тавышын гынлап карармын
Голнарага Фасилнең адресын бирдем. Бу 1491 елда иде
Берничә сәгатьтән Фасил мина шалтыратты
— Кызын килде, танышын тынлап карадым Моны бар Халык җырларын ла әйбәт җырлый Ин мөһиме күптәнге җырларга үз аһәңен кертеп җибәрә Кайвакытта гади гена мелнзм җырны яңарта. Бу кызны үстерергә кирәк Ә синен шигыренә кой язармын дип уйлыйм Хәзер мин ижат йортына китәргә җыенам Бәлки шунда язын га кайтырмын.
Фасил сүзендә торды, шигырьгә музыка язык кайтты Бер килгәч аны ноталары белән Голнарага тапшырдым Голнара рәхмәт әйтеп чыгып киткәндә "Өйрәнгәч гә жырынны мина җырлап күрсәт'"-дип калдым
Шактый вакыт үтте. Голнара һаман җырны ойрәнмәде Бер килгәндә мин анардан "Җырны кайчан җырлап күрсәтсен сон инде?-дип сорадым Фасил дд кәгә бит Син җырны өйрәнеп беткәч. Фасадны кунакка чакырачакмын Ул үзе дә гел сине сораштырып тора "Голнара җырын әзерләгәч гә мин гармунымны күтәрен сезгә кунакка килем",—ди"
11. «к у . м я
—Бик авыр жыр булып чыкты але ул,—диде Гатнара—Кайбер ноталарны алып
булмый. Тавыш икенчегә күчә.
—Фасилга әйтсәң, бәлки ул аны бераз гадиләштереп бирер,—дидем. Гөлнара
аны-моны әйтмәде, мин анын бу ж.ырны җырларга ашкынып тормавын сиздем.
Күрәсен. егете белән аралары суына башлаган булгандыр һәм бу жырнын кирәге
калмагандыр.
Яңадан бу җыр турында сүз кузгатмадым. Аны берәр вакыт ишетермен дип тә
көтмәдем. 1998 елда Г. Камал театрында минем 60 яшьлек юбилеемны уздырдылар.
Иҗат бәйрәмендә катнашырга Гөлнараны да чакырдым. Ул инде музыка
училищесыннан сон консерватория тәмамлаган, танылып килүче җырчы иде. Һәм
мин аңа яңадан да бик күп җырлар яздым. Минем җырларны җырлап ул 2001 елда
"Алтын барс” бүләгенә лаек булды. Хәзер аның репертуарында минем шигырьләргә
язылган унбиш җыр бар. 60 яшьлек юбилей кичәсендә инде ул "Мин синеке, бары
синеке" дигән җырны җырлады. Залда бәйрәм рухы хөкем сөргәнгәме, Гөлнара әйбәт
җырладымы—тамашачы җырны яратты Мондый кичәләрдә теге яки бу җырның
ничек кабул ителүе залның рухи атмосферасыннан да тора. Гөлнарага чәчәкләр
менгерүчеләр дә булды. Ул бер бәйләм чәчәген мина, икенчесен тамашачылар
арасында утыручы Фасилгә төшерде. Икенче көнне Фасил мина шалтыратып
"Карале. Фәнис, безнең җыр ярыйсы килеп чыккан бит”,—диде.
—Әйе,—дип килештем мин —Жырнын уңышлы чыгуында Гөлнаранын да өлеше
бар инде. Яшь. чибәр җырчы. Моңарчы әле сәхнәләрдә күренмәгән диярлек.
Тамашачыны туйдырып бетергән артист түгел.
—Анысы бар,—диде Фасил,—озак киелгән киемнән туйган кебек, көн саен йә
сәхнәдән, йә телевизордан күренеп яки радиодан ишетелеп торган җырчылар
туйдыра шул. Халыкка яналык кирәк. Ә безнең артистларның кайберләре "комы
коелып" беткәнче сәхнәдән төшәргә теләми. Шунын белән ул үзенен элек яулаган
данын үтерә.
Фасил белән мондый темаларга элек тә сөйләшкәли идек. Бервакыт ул хәтта
болай дигән иде: "Без ул яктан бәхетле Икебездә авыру кешеләр. Ә иҗатларыбыз—
Аллага шөкер Үзебездән алдан үлмәстер, шәт. Минем "Аккошларым” гына ни тора!”
Ул Равил Фәйзуллин шигыренә язган бу җырын бик ярата һәм анын белән
горурлана. "Минем ике җырым булса да яшәр әле”,—ди иде.
— Икенче җырын?—дип сорадым.
—"Тан йолдызы”,—диде ул,—Минем хатынның исеме Йолдыз бит. Шушы
җырны язып үземә караттым мин аны. Югыйсә минем кебек көчкә өстерәлеп йөргән
кешегә кем чыгар иде.
—Алай димә...
Без һәркайсыбыз үз язмышларыбызны уйлап тын калдык. Бераздан Фасил:
—Минем хатын Баулыдан бит, син шуны беләсенме?
—Йолдызың белән якташлар икәнбез, шуны моңарчы әйткәнен дә булмады.
—Әйтсәм ни булыр иде? Син дә бит Нурсөяңнең Мари республикасыннан икәнен
әйтмәдең. Мин башкалардан гына ишеттем.
Без хатыннарыбыз турында сөйләшеп киттек.
—Ярый әле синен Нурсөяң, минем Йолдызым кебек хатын-кызлар бар. Без фәлән
нәрсә яздык, дип мактанырга яратабыз. Ә бит алар булмаса, безнен иҗат та булмас
иде,—диде Фасил һәм ул: “Үзем гел сезгә киләм, ә сезне үзебезгә алып барган юк.
Хәзер менә минем "Запорожец” белән чыгып китәр идек, салган баштан рульгә
утырырга ярамый Үзем генә булганда утыргалыйм инде, анысы яшсрен- батырын
түгел. Ә кеше белән ярамый. Берәр көнне улым Азат килеп алыр әле.
Әмма кунакка барырга туры килмәде Шулай да улы Азат белән таныштык. 1994
елда нефтьчеләр ярдәме белән минем өч томлык сайланма әсәрләрем чыккан иде
Спонсорлар чыгарган китапка гонорар түләнми икән. Гонорар урынына
китапларымны бирделәр. Аларны сатарга кирәк. Эшне ничек башларга белми
торганда. Балтачтан Вагыиз Сәләхов дигән бер дустым килеп төште Бездәге китап
өемнәрен күргәч ул:
— Безгә китерегез, китапларыгызнын бөтенесен бер сәгатьтә үзем сатып
бирәм,— диде Вагыйзнен бераз арттырыбрак сөйләгәнен белсәк тә. бер җае чыккач,
барырга
-ЩЗ
булдык. Балтам халкынын кин күңелле, кунакчыл икәнен белә илек. Чөнки 1972 елла
алар мина, армиялә имгәнеп кайткан кеше буларак. "Запорожец" машинасы
биргәннәр иде Нәкъ шул елны Вагыйз мәдәният ИНСТИТҮГЫНЫН режиссерлык бүлегенә
керергә имтихан бирергә килгән иле Бер аи буе безнен идәндә тәгәри- тәгәри
имтиханнарга әзерләнде Белем ягы саирак булса да. сөйләшергә оста иде Сонгы
имтиханын биреп кайткач 'Рәхмәт инде тиктормас телемә Белгәнне лә. белмәгәнне лә
сөйләдем Профессорлар мине туктатмакчы була, ә мин сөИлим дә сөйлим "Жиггс.
җитте, “бишле" куябыз-.—дигәч кенә туктадым Пеләш башлы профессорларга Мин
Чапшар егете, исегездә тотыгыз",—дип чыгып киттем".— дип көлдереп, киткән чакта
үхтәренә кунакка чакырган иде
Көз ул елны җылы килде. Безнен барыр урын юк Тоттык та киттек Балтачка
Вагыйз Чапшар дигән кечкенә генә авылда клуб мөдире булып эшли икән Безне бик
җылы каршы алдылар Вагыйз тиз арада клубка халыкны җыеп, очрашу оеипырдм
Бсше очраганы-берс кунакка чакыра башлады Аларла бер атна кунак булдык,
мунчалар керлек 1х- 1 барган е шы Вагыи гнен җитәсе < ал исә Гм< җыена иде. "Кыз
тапсам—Нурсоя. малай булса—Фәнис кушабыз. Алла боерса' - дип калганнар иде.
Салисә ханым кыз тапты һәм ана Нурсоя лип исем куштылар Вагыйз безгә, без аларга
баргалап тордык Мәдәният институтын бетергәннән сон Вагыйзне Балтач район
мәдәният йортына директор итеп куйдылар Вагын 1 өйләнеп җибәрде, район
үзәгендә йорт салып башка чыкты
Вагый зләрнен яна йортларын да күргән юк иде. китаплар тоятт Балтачка барырга
булдык Бер сойләшүдә бу турыла Фасил Әхмәтовка әйткән идем. \ \ “Минем Азат
сезгә ярдәм итәр Ул машинаны әйбәт йөртә",—диде
Безгә бер ел элек кенә нефтьчеләр “Жигули" бүләк иткәннәр иде Машинаны
тутырып китаплар төядек. 800 данә иде булса кирәк Ул томнариын һәрберсе ярты
кило. Әле шуның өстене үзебез өч кеше. Эченә кереп утыргач машинабы г сыгылып
төште. Китапларны да калдырасы килми Машинаның арпа җиргә тиим-тиям дип бара
Азаг "Шундый шәп машинаны әрәм итәбез",—дип безгә бераз үпкә белдерде
Исән-имин Балтачка барып җиттек. Вагыгтзләргә кердек Ул безне администрация
бинасына алып кит* Хакимият башлыгы ул чакта Марат <)\мәгов иде. Безнен янга
тиз-тиз атлап Марат Әхмәтовнын урынбасары Гарзтфжан Мөхәммәттан белен ул
чактагы мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиен килеп чыктылар
Исәнләштек, күрештек, нинди максат белән йөрүебезне әйттек Гарифҗан
Мөхәммәттан үзе лә шагыйрь кеше, китап чыгару һәм азгы халыкка жигкерү
кыенлыкларын белә Ул безгә ярдәм итешергә булды “Биш йөз китапны
администрация сатыл алыр Ләкин әле генә түләргә акча юк. Китапларыгызны
китапханәләргә, мәктәпләргә саткач, акчасын үзем кигерермен . дип биш йөз китапны
алып калды. Машинага да. үзебезгә дә жинсл булып китте
Безнен бәхетебезгә. Балтачта укытучыларның август кинәшмәсс бара икән Без
килгәнне ишеткән укытучылар машинабызны сырын алдылар Ул көнне иөиәз| артык
автограф язарга туры килде Фасзпнын улы Азаг чынлап та. машинаны әйбәт Йөртә
икән. Әллә нинди чокырлы-чакырлы юлларда да батмыйча, икс кон дигәндә 800 дән
артыграк китапны сатып бетереп кайттык Балтач халкы китап ярага '.—дигән иде
Вагыйз. сүзе дөрес булып чыкты Юлдан кайткич Фасилга шалтыраттым
- Мондый унышны “юмый" калырга ярамый инде, бер килеп чыгам әгс. диде ул.
Һәм. көннәрдән бер көнне Азат аны безгә китереп китте Фасил минем шигырьләргә
язган җырларының ноталарын ла алып килгән иде "Әле үзен ишетмәгән жырын да бар
монда".—диде ул һәхг тальянын сузып бер кой уйнап күрсәтте — Чинең "Бирмә мине
беркемгә лә" дигән шигыренә яздым мин моны Берничә җырчыга җырлатып каралым,
образны ачып бетерә алмыйлар Аннары "Бирмә хәтта үлемгә" дигән сүзгә бәйләнәләр
Имеш, җырга үлем сүзе керергә тиеш түгел Клара Хәйретдинова бәлки җырлар У т
жырзгы яратып алып калган иле"
Күпмедер вакыт үткәч Клара Хәйретдинова башкаруында бу җыр радиодан
ишетелә башлады
Хәзер йөздән артык җырымны җырчылар җырлап нөри Ләкин, җырга мәхәббәтем
һәм күпмедер җырлау сәләтем булуга карамастан, мин үз шигырьләремә язылган 11*
көйләрне отып кала алмыйм. Чөнки алар минем эчке халәтемә туры килеп бетми.
Бу сүзләр Фасил Әхмәтовнын иҗатын кечерәйтеп күрсәтү өчен түгеллеген укучы
аңлыйдыр. дип уйлыйм. Фасил, гомумән, җырга бик таләпчән карый иде Кайбер
очракларда фикерләр аерымлыгы булгаласа да. гомумән алганда, без аның белән
җиңел анлаша идек. Гел рухи якынлык сизеп яшәдек. Безнен әле анын белән эшлисе
эшләр, корган планнар күп иде. Ләкин ул бер көнне мина: "Фәнис дус, мине Әлмәткә
чакыралар. Ике бүлмәле фатир бирәбез, эшләр өчен шартлар тудырабыз, диләр.
Нишләргә икән?”—дип шалтыратты.
—Әлмәт Казан түгел инде ул. Анда, кечкенә шәһәрдә, җанын кысанлык
тоймасмы сон?—дидем.
—Теләсә кайчан Казанга кайтып килергә машина бирәбез, дип вәгъдә итәләр. Бер
уйласан. Казанда да кысан безгә. Дөньяга чыгарырлык иҗатыбыз бар. Ләкин күп
вакыт безне күрмиләр. Без өч бүлмәле кечкенә фатирда бишәү яшәп ятабыз: малай,
килен, онык һәм хатын белән без. Үзен беләсен. минем хатын табиб, ана кинәшкә яки
ярдәм сорап килүчеләр никадәр. Үземне әйтмим дә инде: көненә ничә шагыйрь, ничә
җырчы килә. Музыка бит ул сукыр тычкан түгел, кечкенә генә чокырга сыймый.
Бәлки иркен урында фикерләр дә иркенлек алыр. Юкса кысага кысылып барам
кебек,—диде Фасил.
—Үзенә кара инде,—дидем —Ләкин мин шушы Казанның төтенле һавасын
суламасам, яза алмыйм. Монда бит ниндидер иҗади атмостфера. Син менә бер җыр
язуга аны җырчыларга тыңлатып карый аласың, фикер алышасың.
—Каядыр күчәсе килә минем,—диде ул көрсенгәндәй итеп —Үземнең
иҗатымнан да канәгать түгел. Әлмәттә балалар белән эшләрсең, диләр. Үзен
белгәнне балаларга өйрәтеп калдыру да начар түгел бит.
— Начар түгел, ләкин балалар монда да бар бит. Консерваториядә дә укыттың.
Ялгышмасам. әле һаман берничә малайны үз өенә китереп музыка серләренә
төшендерәсең бугай.
—Әйе, сәләтле малайлар алар. Ләкин, үзен беләсең, Казанда сәләтне ачарга
мөмкинлекләр бар, ә бәләкәй шәһәрләрдә, авылларын әйтеп тормыйм инде, күпме
талант ачыла алмый кала. Бәлки мин анда Фасил Әхмәтов мәктәбе ачып җибәрермен.
—Алайса планнарын зурдан икән. Шәп эш булачак бу. Анда Ринат Галиев ярдәм
итми калмас сина.
Ринат Галиев ул чагында “Татнефть”нен генераль директоры иде. Ул милләтне
үстерү, талантларны дөньяга чыгару өчен жанын-тәнен кызганмый торган кеше.
"Рухият” фонды ачып, нефть чыга торган төбәкләрдәге язучыларның китапларын
бастырып чыгару, кайбер талантлы балаларны консерваториягә кертергә ярдәм итеп,
аларга уку дәвамында стипендияләр түләп тору, ел саен яшь талантларны Казанга
җыеп фестивальләр үткәрү кебек эшләрне ул башлап җибәрде. Фасилны Әлмәткә
чакыручы да ул иде.
— Иҗат кешеләренә Әлмәттә бер йорт төзиләр икән. Шул бетүгә китәм инде,—
дип йөри иде Фасил.
Ләкин...
Ләкин көннәрдән бер көнне Идел буендагы бакчасында Фасилның йөрәге тотып,
больницага да барып җитә алмыйча вафат булуы турында хәбәр килде. Үз иҗаты
турында гына түгел, милләтебезнең яшь талантларын эзләп табып, дөньяга чыгар у
турында кайгыртып йөргән зур шәхес арабыздан китеп барды.
Фасил Әхмәтов кебекләрнең ижаты милләтне милләт итүче, татарның барлыгын,
талантлы халык икәнен дөньяга белдерүче иҗат. Ләкин һаман бер сүзне кабатларга
кала, талантлы кешеләргә яшәү авыррак. Алар үзләренә зур миссия йөкләнгәнен
яхшы аңлыйлар. Шушы миссияләрен үтәү өчен бөтен көчләрен куялар һәм очышта
үлгән кошлар кебек күктә, биектә калалар.
Зур талант иясенә багышланган бу язмамны Фасилның вафатыннан соң иҗат
ителгән шигырем белән тәмамлыйм.
Менә син дә китеп бардын, Фасил,
Киткән “Аккошлар"ын артыннан.
Ул аккошлар синен пакь жанынны
Саклап барыр жилдән-салкыннан.
Якын иттек без гел бер-беребезне.
Аралашмасак та бик артык.
Жаннарыбыз безнен карлаш иле.
Шул кардәшлек торды гел тартып
Зарланышып ала илек кайчак Озак-озак
итеп телефоннан Трубкаңны куеп
рояленә Бер көй уйный илен син соннан.
Әйтә илен "Шәп чыккан бит. малай.
Музыкада бу бит—яналык Чукынып
китсен, хәер, яналыгы.
Ничек анда синен тазалык?
Язасынмы һаман? Язасындыр Үземә лә
бу эш бик таныш Тик “тегендә" генә
булыр ахры Синен белән мина туктатыш
Без боеклар. Юк. юк каршы килмә.
Без бит моны яхшы беләбез Яраларны
яшереп бәйли-бәйди.
Карурманнан җырлап киләбез
Бездән чыкмый сыкрау пназлары.
Безнен таныш һаман кор әле Мин
уйнармын сина яна бер кой.
Такси ал да мина кил алс
Хәер, килмә, үзем барам синл.
Эләктерәмен лә бер 'ярты- “Генераллар”
булып утырырбыз.
Сонта калсак—күктә Ай якты"
Шулай лиен шалтыраш илен.
Уенын-чынын кушып гел бергә Вакыт
күп тә. гомер кыска икән Кунак-кунак
булып йөрергә
Ашыга-ашыга китеп бардын. Фасил.
Киткән “Аккошлар"ыи эзеннән
Аккошларның аи-ак каурыйлары Кабрен
осларенә сибелгән.
Фасилның арабыздан китүенә дә алты елдан артык вакыт үтте «> Аккош ыр ы
һаман оча. Тан йолдызы" катка, ләкин күңелдән сагыш кына китми Олы шәхес-
ләребезне киңрәк дөньяга чыгара атмавыбызга күңел рәнжи

Реклама