Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Казык
Казык кактым. Сагынуларым, Шатлыкларым, Уй-хисләрем туплап бер казыкка.
Бәйлә шунда Хис-тойгыңны, Моңнарыңны.
Казык тирәли бит
җирләр мул азыкка...
Үз Рухыма кулай итеп. Койдым шигырь калыпларын. Минем кылган гамәлләргә Мөһер сугар оныкларым.
Үзем—зиһен.
Бер мизгелгә тәнгә ия фани фәкыйрь,
Әллә канат, әллә йөгән— Миңа тынгы бирмәс фикер.
Ошбу тәнсез—
фикер өнсез,
Ошбу тәндә—
үзем теләп...
Җиһан-дәрья гизеп йөреш Өнсез өннең өнен өнәп.
Ап-ачык,
ап-ак,
яп-якты—
...әҗәл.
Буталчык,
кап-кара,
караңгы—
...яшәү.
Гомер бакый тартылабыз—
ачыклыкка.
аклыкка.
яктылыкка...
Аллы-гөлле чигү чигә сылу—
...күңелендә чәчкә-гөлле болын.
Эби-карчык салмак кына йон эрли
ә орчыкка күңелдәге эңгер үрли.
Өзелгәнем, җирдә эзләгәнем язлар сыйдырырлык бореләр, кояш сыенырлык күңелләр.
...Җирдә сөрү, көзге сөрү бара, җем-җем уҗым язга ялгама.
Уҗым кырын күрен, урап кайтсам, өзелеп килгән өмет ялгана...
һәр тамчыда
чагылмыйдыр
умырзая елмаюлы яз-бикә... һәр тамчыда
күзләмә кояшны... Шыбыр-шыбыр коя тамчы-яңгыр тым гыи иткәннәре кояшлы...
Язлар бит ул күктән күккә ята. офыкларны этеп як-якка. тамчы сыйдырмый, дип
килми каламыни язлар, сыенырлык бөре бар чакта.
Рәссамнар! а өлге булыр төсләр җндс күктә. Клкы-йорәк кирәк күрим әле. сайлыйм, дисәң. Нинди нурлар кушылуы мәгъкуль, нинди моңнар. Ашып күккә, өстәй төсләр кушыйм, салыйм дисәң. Тәңре юлы мәхәббәттән мәхәббәткә имди. Хәятыңның һәр мизгеле түгелме сөюдән? Ак-караның кушылмасы олы бер сер имди.
Рәсем-кыйссаң шул серләрне таныптыр чигелгән
СӨЛӘЙМАН
Иңнәреңдә гомер бакый—татар күге-аты.
Син күтәргән күкләр биек—булырмы очкан кош? Канатлары талмасмы дип, төшсенме күк каты? Айны узып яши күрсен Шагыйрь элгән балкыш...
Үлән арасында имән
Синең җаның, синең егәрлек, сыямыни фани гомергә!
Җиде буын китеп карау кирәк, җиде буын җыйган моң-җан кирәк, синең җанны тулай күрергә...
...Үлән арасында чак-чак күренерлек, үсә сыек чыбык, җилдән өзелерлек...
...Шушы нечкә сыннан үсәр диеп имән кайдан белсен үлән үлән җанлы үлән.
...И талпына йорт казлары күккә —
киерелә каурый кочак ...юкка.
Ярый әле киек казлар күктә... Каз оча дип, кем ышаныр иде, юкса...
...Адәм бии. оча сәхнәдә. Аяк түгел, хәтер этәрә.
...Атлантида
күге
хәтердә...
1995-2002