Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатлардан юллар


Кадерле редакция!
"Казан утлары” журналының быелгы беренче номерын кулыма алдым да
сөенечле хисләр кичердем. Аллага шөкер, әле шушындый журналыбыз бар. ул исән,
ул даими чыгып килә, тиражы да тотрыклы икән, дип куйдым. Ә инде айдагы
әсәрләрне, үткен язмаларны укыгач, эчтәлеге белән ныклап танышкач гап-гади
сөенечем күңел бәйрәменә әйләнде. Чөнки төрле сәбәпләр аркасында журналдан
аерылып торырга туры килгән иде. Ә хәзер менә бик яхшы иске танышымны, хәер,
танышымны гына түтел. жан дустымны, ахирәтемне очраткандай булдым Язмалар
берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, аларда бүгенге көндә татар жанын кыйнаган үткен
мәсьәләләр күтәрелә. Язучы Флүс Латыйфиның "Юбилей уңае илә уйланулар” дигән
баш мәкаләсендә әйтелгәннәр белән килешми мөмкин түгел, бүген безгә милли анны.
милли рухны үстерү кайчан да булмаганча иң мөһим бер эш булып тоела миңа. Шул
күзлектән караганда, журнал үзе үк милли рухны, милли аңны тәрбияләүче үзе бер
университет икән ләбаса! Афәрин, туганнар! Киләчәктә дә юлыгыздан тайпылмагыз,
бөтен дөньяны колачлап килүче глобализм. милләтсезлек, тәрбиясезлек, гадәт-
йоласызлык диңгезендә дөрес юл күрсәтүче маяк булып калыгыз.
Шул җәһәттән чыгып караганда. Мөнир Абдуллинның «Уйна дустым,
гармуныңны» мәкаләсе дә игътибарны жәлеп итә. Бу уен коралы, аерым алганда,
тальян гармун халкыбызның байтак еллар буе милли уен коралы булып саналды.
Татарны, татар авылын тальяннан башка күз алдына да китереп булмый иде бит
Дөрес, мин хәзер дә бөтен музыка тальянда башкарылсын дип әйтергә җыенмыйм,
скрипкасы да. курае да. барабан вә торбасы да булсын, хәзер модага кергән һәм «япон
тактасы» дип йөртелүче электрон уен кораллары да кирәк. Ләкин аларда нәрсә
башкарасың бит Кайчагында мин замана музыкасын тыңлап, татарчамы соң әле бу,
дип аптырап та куям. Димәк, бөтен хикмәт, тормышыбыздагы шикелле үк. музыкада
да милли рухны, борынгыдан килүче милли яңгырашны саклап кала белүдә. Безнең
татар телендә сәнгать һәм. аерым алганда, музыкага багышланган махсус
басмаларыбыз юк. шунлыктан, бар карап торганыбыз «Казан утлары». Сәнгатьнең бу
төрләренә дә игътибарны арттырасы бар кебек тоела миңа. Дөрес, журнал язучылар
мәҗмугасы. Ләкин, бик тырышсаң, андый язмаларны да сыйдырып булыр иде.
Тагын язучы һәм галим Адлер ага Тимергалинга аерым рәхмәтемне җиткерегез.
Аның "Миллият сүзлеге” тулы бер фәнни-тикшеренү институты да башкарып чыга
алмаслык титаник хезмәт. Мин халкыбызның сүзлек байлыгын, аерым
гыйбарәләрнең төбендә нинди тирән мәгънә ятканлыгын күреп, чын мәгънәсендә
тетрәнү кичердем, һәм тел җәһәтеннән, һәм тарихи мәгълүматка байлык ягыннан
бәяләп бетергесез кыйммәтле хезмәт икән ул. Хәзер ул мәкаләләрне кисеп алып,
аерым папкага җыеп барам. Ул китап булып чыкканчы әле ничә еллар үтәр, ә мин
инде бүген үк шул сүзлеккә ия була барам Бер генә үтенечем бар. сүзлекне алай
вакламагыз, күбрәк, күләмлерәк итеп урнаштырыгыз әле. зинһар! Юкса, болай кече
телгә дә йокмый калган шикелле бит Шундыйрак эчтәлекле, тарихыбызны,
йолаларыбызның асылын аңлаткан язмалар күбрәк булса да комачау итмәс. Без бит
хәзер надан бер кавемга әйләнеп барабыз бугай. Кулымнан килсә, мин "Казан
утлары" журналын һәр татар гаиләсенә яздыруны мәҗбүри итеп куяр идем. “Казан
утларьГн белмәгән, укымаган кеше чын татар була алмыйдыр кебек тоела мина.
Артык кискенрәк әйтелгән җирләр булса, гафу итегез. Болар журналны тагын да
яхшырак итү теләгеннән үзеннән-үзе килеп чыкты кебек.
Ихтирам белән. Диләрә ФАТЫЙХОВА,
Мөслим.
Мин журналны 80 еллардан бирле алдырып килем. Ул елларда Үзбәкстандагы бер
районда. "Ленин юлы” колхозында яши идем Әле менә Рауль Мирхәйдәровнын "Карга
короле" дигән романын укыгач шул еллар искә төште, чөнки автор Үзбәкстан
мохитын, ул еллардагы хәлләрне шулкадәр белеп, анлап яза ки. яшьлегемә кире
кайткан кебек булдым Барысын да кичерергә туры килде безгә Мамык җыюда да
катнаштык, түрәләрнең череп баюын, ярлы халыкның һаман хәерчеләнүен дә күреп
тордык. Власть өчен, байлык өчен көрәш ниләр генә эшләтми Баксаң, хәзер Рәсәйдә дә
шул хәл бит.
Бер мәзәк искә төште әле. Бер хатыннан сорыйлар икән. "Ничек яшисен0'' дип,
тегесе “БАМдагы кебек, дип җавап биргән Больница агггека магазин. дигән -Шул
сихерле боҗрадан чыгып булмый". Без дә шул анекдоттагы кебек сихерле боҗрага
эләктек бугай. Көй саен бәяләр арта, квартирга түләү, газга, электрга түләү, азык-
төлек хаклары Әйтеп бетерерлек түгел Пенсияне биш-алты процентка күтәргән кебек
итәләр, ә бәяләр чүпрә кебек күперә Дөресрәге, күпсрталәр Юкса без бит нефть, газ
өстендә яшибез Рәсәй шуларны сатып миллионнарча доллар акча җыя, ә без хәерче
хәлендә.
"Карга короле" романын укыган кешеләр анда тасвирланган хәлләргә хәтта
ышанмаска мөмкиннар, әмма без беләбез, барысы да шулай иде Инде хәзер Россиядә
дә шулай түгелмени?! Романдагы иссм-фамилияләрнс. сурәтләнгән шәһәр-авыллар
исемен алыштырсаң, нәкъ бүгенге Россия килә дә чыга Ул олигархлар, миллиар дер-
миллионерлар күктән төшмәгән ич. Ул әсәрне бастырыл чыт арган өчен бик зур
рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә Рауль Мирхәйдәров әсәрләрен бастырып чыгарырсыз, дип
өмстлөнөм.
II. Г. ЛАТЫЙПОВА,
Оренбург ат кәсе.
Орск шәһәре