КЕШЕНЕ ӨМЕТ ЯШӘТӘ


“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсе", дип юкка I ына әйтмәгәндер адәм баласы Бу сүзләр кайГы-сат ыштан ут йотып йөргән, бик борчулы вакытта >ына әйтеләдер.
Чыннан да шулай би| Тормыш үз жае белән тәгәри дә тәгәри Донья әнләнә- тулгана. Кояш чыга да байый, көн артыннан көн үтә Җир үз күчәре гнрәссндә зыр килә. Буыннарны буыннар алыштыра Ә кешеләр, боларны бөтенләй сизмәгәндәй, гел үз ипләре белән мәшгуль гаилә коралар, бала табалар, киләчәгенә тур өметләр батлый-ба1 лый аны үстерәләр, зшлилар. канышдыр, аерылышалар, каядыр чабалар, ашыталар. Кыскасы, адәми татнын бөтен уен, бөтен тчен-тышын дөнья мәшәкатьләре чолгап алган. Аның күңелендә- якты өметләр, берссннән-бсрсе матур уй-хыяллар Хәзергедәй авыр таманда менә шушы өмет, хыяллар булыша ана Тормышның күп кенә ачысы-төчесеннән аны шулар йолын каза
Катлаулы нәрсә бу тормыш дигәнен! Җылы-жылы өметләре дә. якты-якты хыяллары да, ачы кайгы-са1 ышлары да никадәр анын' Борышы бабаларыбыз әйтмешли, барысы да атом баласының аяк астында йөри
Дөресе дә шулай. Әле атна-ун кон генә элек Мәрзия әби дә үэснен сөякләре тырпаегт торган ябык иңбашларына кинәт кенә менә шундый авыр кайгы ишелеп төшәр дип күз алдына да китермәгән иде Күз алдына китерү түгел, мондый нәрсәнсн ике ятып бер төшенә дә керт эне юк идс Кеше ышанмаслык хат бит аттай томырылып йоргон җиреннән тап-таза картын төн тчендө үлеп китсен әле!
Кичен эштән кайтты, көндәгечә, бергә сөйләшәчойлөшә ашан-зчтеләр Аннары Мәрзия әби үзе аш бүлмәсендә габак-савыт юа калды, •» карты Нургата, сабына резнн шнур бәйләгән күзлеген киеп, телевизор каршысына килеп утырды Ярата иде шул Нургатасы бу хикмәтле тартманы Күз керфекләренә йокы кунганчы карап утырыр идс шуны
Эшләрен бетерт әч. Мәрзия әби үзе дә гүр якка чыкты Бертәләп "Шинель" дигән кино карарга утырдылар Менә шул киноны карап бетергәнче, гомердә булмаганны. Нургатасы икс мәртәбә тәмәке гарт ын керде
Ни булды сиңа бүген, атасы ’' Нишләп гы1-6ыз йөрисен1' дип гажәпдәндс Мәр тия әби бу хәлгә.
Әхәт САФИУЛЛИН (1936) япчы. * Оныгы, ти мгдо*. *Сер биршенъ». • Тү.тна линия» ҺЛ кнтян.чяр авторы Тащнтянным лтка-инган чалинмят «тчэгләух- Клындл яшн
—Үзем дә белмим, эч поша әллә нигә...—диде моңа каршы карты.
—Берәр җирең-мазар авыртмыйдыр ич? Сызланасың мәллә?
—Минем кайчан авыртканым бар?! Аллага шөкер, сызланган жирем дә юк,—диде Нургатасы.
—Күз тимәсен, диген! Авыру ерак йөрми ул,—дип, аның мактануын ошатмагандай, Мәрзия әби аңа кырын күзе белән карап алды.
—Авырырга исәбем юк әле, анасы. Әйтәм бит, күңел урынында түгел... Күңел уйный...—диде Нургата карчыгына.
—Хәерлегә булсын, атасы. Үтәр, Алла боерса, үтәр. Әллә, дим, лимон белән чәй эчеп карыйсыңмы? Ясыеммы?
—Кирәкми, кирәкми! Әле генә тордык бит чәй яныннан,—дип кулын селтәде Нургатасы.—Борчылма юкка! Карале, кара, хәзер салдыра бит болар Акакийның шинелен! Валлаһи, салдыра! Ул заманнарда да булган кеше чишендерүче азгыннар, ә! Их, явызлар! Их, адәм актыклары! Кеше тырыша-тырмаша кием җиткерде мескен,
ә болар... әзергә бәзер...
Менә шулай гадәттәгечә үткән иде аларның соңгы кичләре. Ә иртән: “Гомер бу вакытка кадәр ятканы югые, нишләп тормый соң бу карт”,—дип янына килсә, тәненә тикле суынып беткән иде Нургатасының.
Кинәт кенә иңенә ишелеп төшкән тау хәтле кайгысыннан нишләргә дә белмичә, Мәрзия әби тәмам катып калды. Еларга да, кычкырырга да белмәде, мескен. Салкын тәне җылынсын, дип картының өстендәге юрганын рәтләп маташа бит әле! һай, мондый кайгыдан, хатын-кыз түгел, дөньяның ачысын-төчесен татыган ир-атың да акылдан язар.
Мәрзия әби нәрсәгә тотынырга, кая бәрелергә белмичә, бүлмәләре буенча әрле- бирле йөренде-йөренде дә, алъяпкыч итәге белән битен каплап, үксеп елап җибәрде Нишләргә? Кайсы якка йөгерергә? Кемне чакырырга? Кемгә кычкырырга? Нишләсә дә, япа-ялгызы иде.
Аннары ул, айнып киткәндәй, абына-сөртенә ишеккә таба ашыкты. Чыгып, уң як күршеләре ишеген төяргә тотынды.
—Исмәгыйль улым! Люда кызым! Ачыгыз әле, ачыгыз, Исмәгыйль улым! Люда-а!
Шулай бераз суккалый-төя торгач, кинәт ишек ачылып, аннан күршеләре Исмәгыйльнең гаҗәпләнүле тавышы ишетелде.
—Син нәрсә, Мәрзия әби?! Янгынмы әллә?!
—“Скурый”га шалтырат сана, Исмәгыйль улым! Нургата бабаң үлде. Үлде Нургата.. Харап булды, мескен! Тиз чакырта күр, улым!—дип өзгәләнде карчык, ярым ачылган ишеккә өмет белән карап. Әйтерсең әле соң түгел, Нургатасын коткарып була иде.
—Үз акылындамы син, Мәрзия әби?! Белешеп сөйләшүеңме бу?—диде күршесе, ачылып җитмәгән күзләрен уа-уа.—Ни булды?
—Үлде... Нургата бабаң үлде, улым! “Скурый” чакырта күр тизрәк!—дип такмаклады карчык.
Шулчак тавышка Исмәгыйльнең хатыны Людмила да чыкты.
—Ни бар? Ни булган?—дип сорады ул, иснәнеп.
—Әнә, Мәрзия әби әлләни сөйли анда, диде аңа ире.—Нургата бабай үлгән, ди Әллә белеп сөйли, әллә белешмичә...
—Йокы бүлеп йөриләр шунда,—дип мыгырданды Людмила. Тик аннары, Мәрзия әбине күреп, уңайсызланып калды, һәм, ишекне киңрәк ача төшеп, аңа дәште:
—Ни булды, әби? Коля бабай авырыймыни?
—Үлгән, ди. Ишеттеңме? Үлгән!..
—Чакыр инде, улым, чакыр тизрәк! Килегез, диген. Әй, Ходаем, әй, Аллам! Ниләр генә булды соң бу Нургатага, ниләр булды?! Кичен генә сау-таза ие бит. .
Инде Исмәгыйль дә, йокысыннан тәмам арынып. Мәрзия әбинең юкка гына хафаланмавына ышанып җитте. Шундук милициягә дә шалтыратты, “Ашыгыч ярдәм” машинасын да чакырды.
Озак та үтмәде, әбинең ишеген шакыдылар. Кабалана-кабалана барып ачты. Анда ике милиционер басып тора иде. Аларны күргәч, Мәрзия әби, гәрчә хәзер киләселөрен белеп торса да, коелып төште. Әйтерсең картының үлемендә гаепле, хәзер аны кулга
алачаклар Хәтта бу уйдан күт аллары караңгыланып китте, кинәт ниндидер тирән упкынга егылып төшкән сыман булды Калганын төшендә күргән кебек кенә хәтерли. Аннан кабат-кабат ни турындадыр сораштылар, нидер яздылар Бераздан табиб та килеп житте. Ул килгәч, бергәләшеп, әйләндсрә-әйләндерә Нургатасын каралылар Милиционерлар табиб белән ярым пышылдап нн турындадыр сөйләштеләр дә, Нургатасын носилкага салып, алып чыгарга җыендылар
— Кая алып барасыз аны?!—дип илерде Мәрзия апа.-— Бирмим мин аны сезгә, юк. бирмим! —Ул, аны гәүдәсе белән каплагандай, өстене иелде—Бирмим дигәч, бирмим'
Бәлки, булышырга кирәк булгандыр1'—диде Людмила, ире барасы жирснә •җыенып йөргәндә —Ялгызы бит, нишләсен'*
—Син нәрсә?!—диде ана Исмәгыйль, күзләрен зур ачып —Күп булыр монда ялгызлар! Әйткәч тә, күрше генә ич алар безгә Ә күршелек: "Исәнмесез'" -дип баш кагудан узмады
—Ә Коля бабай безнен кухня кранын ничек яхшы итеп рәтләде'- диде Людмиласы, үз сүзен сүз итәргә тырышкандай - Кран шыбырдап ага башлагач, нишләргә белмәдек. Ә ул:—Кая. нәрсә булды анда сезнең.’—днп керде дә унбиш- егерме минут эчендә төзәтеп тә куйды! Икенче елы, ник тамчы су аксын!
—Әллә нәрсәләр хәтерлисен син ..—дип йөзен җыерды Исмәгыйль Сон. мин дә, булышмады, димим бит Яхшы кеше иде Нургата бабай Әйе. ярдәме дә тигәне бар. Ә нишләргә кушасын мина хәзер'* Кая җыенганымны беләсен ич' Сөйләшенгән, килешенгән, ничек бармый каласын?
—Белем, беләм. Ярар, алайса, үз җаеңны кара!
—Белгәч! Бүген генә димәгән, йә күмешергә туры килер...
—Үзенә кара Үзсннекен үзен беләсеңдер, -дип сөйләшүләренә нәтиҗә ясагандай итте хатыны
Әйе, бүген юлына таш яуса да барыр| а тиешле җире бар иде Исмәг ыйльнсн Шәһәр читендәге гүзәл табигать кочагында, урманда дача урыны карарга, үзе әйтмешли, бер "солидный" кеше белән сүз куешканнар иде. Әле анда барып җитәсе дә бар "Тапкан үләр вакыт!—дип уйлап алды Исмәгыйль, күңеленнән Нургата бабасына шелтә белдереп Монда кеше дачаг а урын алырга йөри, ә ул., яткан җәелеп' Кышын үлсә нн булган?.."
Исмәг ыйль ашыга-ашыга баскычтан төшеп барганла Нург ата бабайны моргка алып китүчеләрне куып житте һәм бу очрашулан эсссле-суыклы булып киггс
"Ниткән күңелсез кон соң бүген?! дип куйды ул үэ-үземә Ачы таннан. үлде, дип уяттылар, хәзер, әнә, юлны мәет кисеп чыкты"
Күңелендә тагын шик-шөбһә уянды. Әллә бүген юлы уңмаячакмы? Юк. юк. бу шулай очраклы гына килеп чыкты Моны начарга юрарга ярамын
Үл бераг тынычлана төште Кесәсеннән ачкычлар бәйләме чыгарып, шулар арасыннан |аражыныкын иләде. I аражын ачып керде дә. нанына сснг ән г адәте буенча, машинасының гәрәтәләрен сорТКӨЛӨП аллы Аннары машинасын чыгарып, гараж ишеген дүрт йозагы белән шартлатып бикләп куйды да юлга кузгалды
Ниһаять, анын тагын бер хыялы тормышка ашачак' Әйе, шулай булырга тиеш Инде төгәл сөйләшенгән ггч
Исмәгыйль машинасының көзгесенә карам алды. Аннан үзенен чиста, шома итен кырылган кара тутлы түгәрәк, чибәр йөзен, елкылдап торган озын, кара чәчләрен, кыаларныкыдай нечкә кара кашларын күреп, менә бит без нинди, дигәндәй, елмаеп, көзгедәге Исмәгыйльгә соры күзен кысты С атам, янәсе'
“Урыны ни тора бит. урыны' дип үзе лә сизмәстән башын чайкап кунды ул Боровск Матюшино инде ул Васильево янса Атлашкнно түгел! Юкка г ыгга Татарстан корабының рулендә утыручы аб галарын ял нтә торган урын димиләр аны' Димәк республикабызның паттиа-падишаһ.зары белән бер юлдан йөриячәк Исмәг ыйль абзогыг' Ул. алтын тешләрен күрсәтеп, үзалдына елмаеп куйды һәм. шул елмаюын күрергә теләгәндәй, яналам көзгегә карады Менә шулай безнен пиләр, агайне' Бу нн тә уйлаганча барып чыкса, кешеләрнең күзләре машина фарасы шикелле бу гыр иде! Көнләшүдән нишләргә белмәсләр иде Әле болан ли “Ничек гггу лай җайлы бара
синең эшләр!"—дип гаҗәпләнәләр. Ә квартира алгач? Таныш-белешләрнең күзләре шар булды, гаҗәпләнмәгән кеше калмады.
Тормышның җаен тоя белергә кирәк! Агымсудай аккан тормыш агышын өйрәнергә, шуннан файдаланырга кирәк!"
Ул. солдат хезмәтен тутыргач, туп-туры Казанга, әнисе ягыннан туган тиешле Хәдичә апаларына кайтып төште. Кечкенәдән үзен шәһәр кешесе итеп күрергә тели иде ул. чөнки авыл тормышы үзенең язгы-көзге пычраклары, авырлыгы, шыксызлыгы һәм тынычсызлыгы белән аның бала күңелендә үк ниндидер сөйкемсезлек уятып өлгергән иде. Әти-әниләрен генә кара! Эшлиләр, эшлиләр, ләкин башкалар кебек үк. бер дә алга киткән җирләре күренми. Ә бит бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшлиләр түгелме?!
Ә шәһәр тормышы исә бөтенләй башкача төсмерләнә иде аңа. һәр ел саен, бигрәк тә җәйге айларда, туган авылларына күпме кеше кунакка кайта! Күз явын алырдай итеп киенеп-ясанып! Ә монда? Хәер, ниен сөйләп торырга инде аның! Авыл тормышын шәһәрнеке белән чагыштырып буламы соң?!
Исмәгыйль, һәр авыл баласы шикелле үк. кечкенәдән олылар кулы арасына кереп эшкә өйрәнгән кеше буларак, армиядән кайтуга ук эшкә урнашу турында уйлый башлады. Әле ул чагында бернинди хыялый уйлары булмаса да. исәбе кеше шикелле яшәү иде. Шәһәрчә киенергә, шәһәрчә ашарга, гомумән, шәһәрчә яшәргә! Шуңа күрә эшкә дә юк-бар җиргә урнашасы килмәде. Эштән курка торганнардан түгел, эше авыр булса булсын, тик акчасын уч тутырып алырлык булсын. Хәзер аңа акча, күп акча кирәк, чөнки бераз кеше рәтле киеним дисәң, ай-яй. күпме чыгарып салырга тиешсең Ә үзенә кием-салым җиткергәннән соң бераз әти-әнисенә дә ярдәм итәсе килә. Шунсыз ярамый—ул алар алдында бурычлы. “Әнә. Фәрхенурның Казандагы малае күпме акча салган!"—дип әйтерлек булсын.
Күп кенә яшьләр, гадәттә, унны бетергәч, югары уку йортына керергә хыяллана. Дөрес, мондый уйның Исмәгыйль күңеленә дә килгәне булды. Тик ул аны шундук кире куды—уку аны бер дә кызыксындырмый иде. Күңеле ятмый иде укуга. Ун классын әти-әнисенә тел-теш тидермәсеннәр, үзен ялкаулыкта гаепләмәсеннәр өчен генә тартып-тырышып тәмамлады, һич тә укуга чын күңелен салып түгел. Хәтта югары уку йортына керергә өндәүче белдерүләргә күз дә атмады.
Шулай эзләнеп йөри торгач. Исмәгыйль бер мәлгә аптырап калды: һөнәр ияләре кирәк тә, һөнәр ияләре кирәк! Ә һөнәре булмаганнарга нишләргә? Дөрес, аларны да күп җирләргә чакыралар, тик түләү ягы гына аз шул. Андый акча белән ничек яшәргә, ничек өс-баш җиткезергә кирәк?! Әйе. тормыш дигәнең, ул уйлаганча, шәһәрдә дә бик җиңел түгел икән бит! Ләкин, нишләмәк кирәк, болай бушка вакыт уздырып йөргәнче, тизрәк эшли башлыйсы иде. Ул бу турыда Хәдичә апасы белән киңәшләшеп алды.
—Минемчә-ә,—дип сузды туган тиешле апасы. Исмәгыйльнең уй-фикерен тыңлаганнан соң.—минемчә-ә. кибет тирәсенә елышсаң, хәзерге заманда бер дә начар булмас, улым. Дәлнийшем укырга теләмәгән кешегә менә дигән урын, минемчә...— Уку мәсьәләсен телгә алуы, үзенчә, ир туганының кабыргасына төрттерүе булды бугай, чөнки ул аны югары уку йортында күрергә теләгән иде. Юрфакка керергә кыстап аптыратканы да бар. Тик ахырда, уеннан аны бернинди сүз дә. бернинди үгет тә кире кайтара алмасына ышангач кына, үгет-нәсихәтеннән туктарга мәҗбүр булды.—Хәзерге заманда менә дигән урын, минемчә. Сәүдә тирәсенә елышканнар дөньясы хәзер. Кемнең кулында, шуның авызында, дигән борынгылар.
Хәдичә апасы да шулай дип торгач. Исмәгыйль икенче көнне үк туп-туры "йөкче кирәк" дип белдерү язган азык-төлек кибетенә китте. Керде, директорны сорады. Шунда бер сатучы, прилавка ишеген ачып, аны эчкә кертте дә. алар, әллә ниткән капчыклар, каплар, әрҗәләр белән тулы коридор буйлап бара торгач, бер бүлмә янына килеп туктадылар. Сатучы хатын ишек шакып алды, аннары аны бик саклык белән генә яртылаш ачып:
—Сезгә килгәннәр, Елизавета Сергеевна!—диде дә, җиңелчә генә Исмәгыйльнен җилкәсенә төртеп алдьп бар, янәсе, кер!
—Исәнмесез' Мин ни., беллерү буенча Грузчик мин —диде Исмәгыйль, ишек бусагасын атлап, һәм. инде канына сеңгән солдат гадәте буенча, куллары белән гимнастерка итәген рәтләп куйды.
- Узыгыз, уз! Утырыгыз!—Елизавета Сергеевна дигәннәре нидер язып утырган жирсннән зәңгәрсу чәчле башын күтәреп елмая төште һәм зур булмаган шушы кабинетына бик ятышып бетмәгән диванга таба күрсәтте —Тыңлыйм сезне, тыңлыйм Эш турында мин Белдерү буенча Эшләргә тетим —диде ул Бик яхшы.—диде директор, янәдән бик мөлаем елмаеп Анын бу елмаюы Исмәгыйльгә шулкадәр зчкерсез. шулкадәр самими булып тоетды, ул ирексездән таган гимнастерка итәген тарткалап куйды Күрер күзгә бик тә чибәр, яшь иде бу хатын Кирәк безгә бер грузчик, бик кирәк
"Шундый яшь, ә инде үзс кибет директоры1—дип сокланды Исмәгыйль, ана карап—Утыз яшьләр тирәсе гснәдер әле бу чибәр хатынга! Югары уку йортын бетергәндер инде бу...”
—Утырыгыз!—диде директор, ниндидер тирәннән килгән кискен тавыш бетен Үзенә карышуны өнәмәгән, таләпчән тавыш иде бу
Исмәгыйль, таләпчән боеруга буйсынып, күрсәткән урынга килеп утырды Күрәм. син әле генә солдаттан кайткансың, диде Елизавета Сергеевна. кинәт “сез'*дән “син"гө күчеп—Шуңа күрә әле бозылырга олгермәгәнссңдер. дип уйлыйм Ярар, алам мин сине эшкә Иртәгәдән башларсың Исемен ничек дисен? Исмәгыйль*’ Яхшы. Ә хәзсрт ә документларыңны тортын кадрлар бүлегенә илтеп тапшырырсың Ул знжедәй тигез, ап-ак тешләрен күрсәтеп, көлемсерәп куйды. Шу лчак анын ияге астында кечкенә генә ниндидер матур чокыр барлыкка килеп, анын алсу бите тагын да нурланып киткәндәй булды Кара карандаш белән ак кәгазьгә сызган сызыктай нечкә кашлары бер югары күтәрелеп, бер түбән төшеп, биешеп алды Кибет директоры, чыннан да. хәтсез чибәр иде Көлгәндә ниндидер бер яктылык белән кабынып-ялтмрап китә торган коңгырт күзләре генә дә ни тора' Буяткан зәнгәрсу чәчләрен әйт тагын Димәк, үз-үзен каран йөри торган зат
—Кал1анм зш дәверендә Бездә сиңа ошар дип уйлыйм, дип тәмамлады директор сүзен.
Ләкин бер атна үтте. икс. өч атна эшләде Исмәгыйль, тик Чибәр хатын (аны беренче күрүдә үк ул ана шундый кушамат таккан иде) ник бер мәртәбә сүз кушсын' Очрашканда да сүзләре "Исәнмесез' ИсәнмссеГдән ары узмады
Алай да бер көнне, җомга көн иде бугай, ул берүзе генә директор кабинетыннан ерак гүгел бер складта яңа гына бушатылган төрле кап-тартмаларны урнаштырып ятканда, кинәт кенә Чибәр хатын килеп керде
—Буламы. Исмәгыйль? Йә. ничек сон бездә*’ Бик арытмыймы ’ диде ул. ишек буса! асына баскан килеш бераз анын зшләвен карап торгач Кайчак авырга да киләдер, өйеме? Директор, анын тирдән ялтырап торган ялангач тәненә ишарә ясап, коңгырт күзләрен очкынландырып, елмаеп куйды Тирләгәнсең, әнә
Зарар юк, Елизавета Сергеевна. ияләшеп җиттем инде, диде Исмәгыйль, битен сортеп Эштән курыкмынм мин. Кечкенәдән эшләп үстем
Ярый, алайса, ярый дип Чибәр хатын тагын ла елмая гәпме Күнскчәюи килеш авырдыр әле Дөресен генә әйткәндә, пиеннән канагатъмен С атучылар да мактый үзеңне товарны вакытында китерә, бушаган кал-әржәлөрнс дә вакытында алын китә, лиләр Молодец!
Эшем шул бит мимем. Елизавета Сергеевна. диде мона каршы Исмәгайль. шулай кинәт кенә килеп чыккан директорның күзенә бәреп мактавыннан уңайсызланып Минем вазыйфама керә ич алар.
Бурычыңны дөрес аңлыйсың, дип Чибәр хатын ишектән чыту ягына ат.залы Тик бер-икс адым атламагандыр, кинәт янәдән килеп, куллары белән ишек яңагына таянды Эшеңне бетергәч, миңа кереп чыгарсын әле
Бу сүзләрдән соң Исмәгыйль аптырап калды нигә чакыра икән аны директор ’ һәрхәлдә, хәзер генә әйтүе дөрес булса, ачуланыр өчем түгел бугай Ул өясс-куясы әйберләрен урнаштырып алганнан сон кулларын юып. үзенә бертөрле эчке кы зыксыну белән директор кабинетына таба атлады. Чибәр хатын ялгызы гына иде Исмәгыйль кыяр-кыймас кына ишекне ачкач, ул шундук
Кер. әйдә. кер. Исмәгыйль* дин ана бик үз итен дәште
—Урнаштырып бетердем мин анда. Керергә кушкан идегез...—дип төртелеп калды
егет.
—Булдыргансың. Молодец!—дип утырган урыныннан күтәрелә төште директор,— Тиз тотасың син эшне, күңел биреп эшлисең. Хәзер бит күбесе алай-болай гына китерергә ярата. Син андыйлардан түгел икән. Мин бит ялкау белән тырышны гына аера беләм!—Ул кинәт көлемсерәп куйды.—Йә, нишләп басып торасың? Утыр диванга! Аякларын кәҗүнний түгелдер бит?
—Мин нәрсә... Мин басып та торам, борчылмагыз юкка, Елизавета Сергеевна,— диде Исмәгыйль.—Тыңлыйм мин сезне...
—Ярар, алайса.—дип янәдән елмайды директор.—Күрәм, үзсүзле кеше син, үзеңнекен итә торган кеше... Алайса, менә нәрсә, Исмәгыйль. Сиңа бер сүзем бар...— Ул көндезге ут яктылыгында дистәләгән нурлар белән ялтыраган зур алтын йөзекле нәфис бармагы белән аңа таба ишарә ясады.—Әгәр дә мәгәр шуны тыңласаң, кеше булырсың... Әгәр дә мәгәр сүземне аяк астында калдырсаң, мин сиңа бик каты үпкәләячәкмен. Ишеттеңме? Тик моны ялгыш аңлый күрмә! Үтенечем бу минем...
Чибәр хатынның бу сүзләре егеткә ошамады. "Нигә шулай читтән урап йөрергә?— дип куйды ул үзалдына.—Йомышың бар икән, әйт тә сал ярып!”
Шуны сизгәндәй, кинәт Чибәр хатын сүзен йомгакларга ашыкты:
—Кыскача гына әйткәндә, мин сине берсекөнгә туган көнемә чакырам, Исмәгыйль. Курыкма, курыкма, зурдан кубып ясалган мәҗлес түгел. Анда берничә генә кеше булачак...
Кинәт кенә гомерендә дә көтмәгән бу сүзләрне ишеткән Исмәгыйль моңа ышанырга да. ышанмаска да белмәде. Шулай булмыйча, әле монда эшли башлавына да өч атна чамасы гына бит! Җитмәсә, кем чакыра диген! Шундый чибәр, сөйкемле хатын үзе! Их, биргән дә соң моңа Ходай чибәрлекне! Багалмасыдай алсуланып, түгәрәкләнеп торган йөзенә карарга кыймассың, валлаһи!
—Рәхмәт, Елизавета Сергеевна...—дип тотлыкты Исмәгыйль, аның күзенә карарга кыймыйча.—Мин мондый чакыруга... гафу итәсез, бара алмыйм. Андый җирләрдә булганым да юк... Рәхмәт чакыруыгызга...
—Кара аны, Исмәгыйль, егет кешегә артык тыйнаклык та килешеп бетми,—дип көлде директор.—Ничек диләр әле: “Егет булса, шундый булсын, ике күзе ут булсын”,—диләрме? Дөресен генә әйткәндә, мин сине хуҗам белән таныштырырмын, дип уйлаган идем. Ничектер бер сөйләшеп утырганда, аңа, шулай, шулай, бездә солдаттан яңа гына кайткан бик тыйнак кына егет эшли, дигән идем. Ә ул шуннан соң: “Күрсәт тә, күрсәт аны миңа! Шуны чакырмасаң, туган көнеңә дә килмим",— диде. Иә, әйт яшермичә генә, син бит үзем чакыра дип белдең. Дөресме? Янәсе, менә нинди хатын безнең директор!.. Дөрес әйтәмме?
Бу сораулардан соң Исмәгыйль тагын да уңайсызланып калды.
—Ни сөйлисез, Елизавета Сергеевна? Сезнең турыда алай уйларга ни хакым бар?..—диде ул, үзенең аяк очына карап, һәм сүзне тизрәк икенчегә борырга тырышты.—Ә нигә кирәк мин ул ир-атка?! Мин зоопарктагы җанвар түгел бит. миңа карарга...
—Безнең торг директоры—хатын-кыз. Исмәгыйль. Ишеттеңме? Хатын-кыз1—дип юка иреннәре белән серле елмаеп куйды Чибәр хатын.—Курыкма, ашамас ул сине. Мин белмим, бәлки, ул сиңа башка берәр эш тәкъдим итмәкчедер?..
—Мин эшемнән канәгать,—-диде моңа каршы Исмәгыйль.—Хәзергә мина башка бернинди эш тә кирәкми.
Әйе, эшкә килгәндә, ул хәзерге эшеннән риза иде. Төп азык-төлек продуктларының барысына да талон системасы кертелгән, ә башка төрләренең кибет киштәләреннән югалган шушы авыр заманда бу мәсьәлә буенча бернинди кытлык та сизми иде монда эшләүчеләр. Теләгән вакытында теләгән кадәр ит-маен да, шикәрен дә юнәтәләр. Сирәк-мирәк кенә булса да. башкаларның төшенә генә керә торганнары да эләгә иде әле үзләренә! Тормышның катлаулы нәрсә икәнлеген менә шушында атлаган беренче адымнарыннан ук сизә башлады Исмәгыйль. Чыннан да, катлаулы дими ни дисен инде аны? Кайсы гына кибеткә кермә, берни дә юк диярлек—киштәләр буш, буш һәм буш. Шул ук вакытта кибет складларында ниләр генә юк икән ләбаса! Әгәр гап- гади сатып алучыны алып кереп: “Кирәк нәрсәңне сайлап ал!"—дип шундагы ашамлыкларны күрсәтсәң, ул, мөгаен, һушыннан язар иде. Чөнки хәтта күпләр үз
гомере буена исен дә исни алмаган нәрсәләр дә бар икән анда' Ничәмә-ничә төрле балык коиссрваларм. кара, кызыл уылдыклар, кофе, куертылган сөт. һинд чәйләре дисенме, егермегә якын төрдәге ысланган казылыклармы, кыскасы, ни генә юк ул гади генә почмакларда! Хәтта Исмәгыйльгә яна гына тотылган мәрсин, чөгә балыкларына тикле бушатырга туры килгәне бар Дөрес, бик күп булмый атар һәм шул ук көнне "йөзеп" тә китәләр Тора-бара гына аңлады андый нәрсәләрнең кемгә икәнлеген директор гына белә икән
Әйе. тормыш катлаулылыгын ул шушы кибеттә эшләгәндә андый башлады Чыннан да. бик катлаулы икән бит безнең тормыш. Юк. авырлыгы мәсьәләсендә түгел, а катлам-катлам булган киштәләре белән катлаулы икән ул. Анда төрле дәрәҗәдәге кешеләр өчен үз киштә-катламы икән Ин аскысында, әлбәттә, минтай балыгы белән килосы илле тиенлек килька булыр. Аларнын кемгә икәнлеген барыбыз да белә: кер дә ал. халык массасы! Складлар эчендәге башка, югарырак киштә-катламнарын -үз клиентлары. Алар артык күп түгел: дирскторнын. аның хужалармнын таныш- белешләрс. гуган-гумачалары һәм дә җирле власть әһелләре Тәртип саклаучылары да шушында, закон сагында торучылары да.
Исмәгыйль тормышны аңлый барган саен гаҗәпләнде үзенә кирәкне теләгәнчә алган ОБХСС хезмәткәре бу кибеттәге товар яшерү, халыкны алдау кебек тискәре яклар белән ничек көрәшә алсын. Ходаем'’! Ә бит “көрәшәләр" Йөзләре җитди, кыяфәтләре эшлекле Гажәпләнмәслск тә түгел—кибстләрнен эчке ягында бөтенләй башка тормыш кайный икән ләбаса' Ул бу тормышка охшамаган гына түгел, аңа якын да килми Шушы нәрсәләр белән чагыштырганда, күз аллынлагысы чынына пародия генә икән бит: сөйләвебез -бер. эшебез бөтенләй икенче төрзе
— Мин кистереп кенә әйтә алмыйм, дип куйды Чибәр хатын Начальствоның уй-фнкерен белергә язмаган безгә Бәлки, аның менә шушындый, бөтен җире килгән, әле яна гына солдаттан кайткан егетне болай гына күрәсе киләдер? Андый теләге булса да нишлисен? Начальство ссть начальство Начальству надо подчннятъся' дип көлде директор Боларын шаярып кына әгггәм. әлбәттә. Тик көтәм мин сине. Исмәгыйль Ярыймы'’ Менә адресым — Ул ана сумкасыннан визит карточкасын алын бирде Әллә Юк. юк. Мин болай гына Бәлки, сине кием мәсьәләсе борчыйдыр? Әйт. син армиядән генә кайткан кеше Әйтсен, берәр нәрсә уйлашырбы»
Исмәгыйльнең йөзенә кызыллык йөгерде “Нишләп җанымны ашый сон бу Чибәр хатын’’ лнп уйлап алды ул. Нишләп авыргкан җирне каезлый’’ Бәлки, тотарга ла. минем кияр киемем юк шул. дияргә’’ Шуннан соң кыстап га тормас, башыма төшкән бәладән котылырмын!"
Дөресен генә әйткәндә, эш шулайрак тора. Елизавета Сергесвна. дип ярып салды Исмәгыйль, беткән баш беткән, диген сыман Тиздән алачакмын, әлбәттә Күптән шулай диләр аны. жүлдр' дип ачылып китте директор Хәтта Исмәгыйль “Нигә шатлана бу?!" дип уйлап алды Башта ук шулай дисәң' Табабыз сиңа костюм-чалбар. Әлбәттә, табабыз!
һәм ул шундук телефон трубкасына үрелде Тиз-тиз генә кирәкле номерын җыен, сөйләшергә дө тотынды:
Әминә Көримулловна! Хәерле көн' Әйе. мин але бу Лиза. Бүген кы «ыл бштык алдык. Тукта, мин өйтөм. Әминә Кәрнмулловнага да кирәктер Биш кило? Пожалуста. хст унны. Әминә Көримулловна! Бер кечкенә генә йомышым бар иле сиңа. Әминә Кәрнмулловна . Сездә яхшырак ир-ат костюмнары бармы ’ Импортный. әлбәттә! Финскийлар? Ничәнче размер? Елизавета Сергесвна трубкасын кулы белән каплады да тиз генә Исмәгыйльдән “Ничәнче ра гмер киясен?" дип сорап алды. Бу сөйләшүне гур кызыксыну белән тынлап торган егет ана рагмерын әйтте Директор трубканы куйды ла бик гур канәгатьлек белән үзалдына елмаеп алды
Ишеттеңме ’ диде ул Исмәгыйльгә һәм сумкасына үрелде Менә сика әҗәткә бераз акча, барып ал костюмыңны! Ашыкма, кнеп-карал ал' Кыскасы, яна костюмын белән котлыйм сине! С тебя причитаетея'
Исмәгыйль исә катты да калды, нн әйтергә до белми Өнемме бу. төнемме, ли бугай Ниһаять, телгә килде:
Сез нәрсә. Елизавета Сергеевне” Мин бит үзем Үзем мин' дип мыгырданды ул Кирәкми миңа болай > гем азам мин аннары
Әлбәттә, үзен, дип көлде Чибәр хатын, ашыкмыйча гына —Синең костюмын
артыннан мин бармам бит инде! Әйдә, берочтан Әминә Кәримулловнаның балыгын да альш барырсың. Калганын үзе белә ул...
—Әллә ничек була бит әле бу, Елизавета Сергеевна,—диде Исмәгыйль, инде кибеттән чыгарга жыенганда.—Сезне дә борчыйм. Минем гомердә дә кешедән әҗәткә акча алганым юк...
—Ярар, ярар, күп сөйләшмә! Димәк, тормышны белмисен әле син,—диде директор бу юлы ниндидер кырысрак сыман тоелган тавыш белән,-—Бигрәк беркатлы шул әле син Бала-чага шикелле. Зарар юк, шәһәр авылга караганда тизрәк өйрәтә ул. Бар, әйдә, бар!
Китте Исмәгыйль. Барып керде, әйтелгән катка менде, директор урынбасары кабинетын сорады. Аны ишек төбенә хәтле үк озаттылар.
“Әһә, монда бу хатын-кызны яхшы беләләр икән,—дип нәтиҗә ясады ул.—Беләләр һәм хөрмәт итәләр. Бәлки, хөрмәт итмиләр, ә куркалардыр! Алар икенче законнар буенча яшиләр бугай. Гаҗәп, бер тиен дә түләмичә биш килограмм нинди балык җибәрделәр бит шуна! Димәк, кирәкле кеше. Әнә бит, костюм турында да телефон аша сөйләшү белән үк килештеләр. Финский, диме? Бар, табып кара син аны кибетләрдән! Әле өченче көн генә Хәдичә апасы кибеттән сөмсере коелып, буш кул белән кайтып керде ич. Кредитка пальто алырга йөргәндә, белешмәң дөрес түгел, дип борганнар. Биш-алты ай туры китерә алмыйча йөгереп йөргән иде бит кибетләр буенча! Инде эләктердем дигәндә генә... Мине дә бормасыннар тагын..."
Әминә Кәримулловна үзе генә иде. Исмәгыйль, Елизавета Сергеевнадан икәнлеген әйтеп, аңа кулындагы төргәген сузды. Ләкин, гаҗәпләнүенә каршы, ул төргәкне кулына да альш карамады, бары тик:
—Хәзер,—диде һәм уң ягындагы селектор төймәсенә басты.—Кер әле монда, Мәдинә!
Шул ук мизгелдә олырак яшьтәге эре генә гәүдәле бер хатын килеп керде.
—Алып куй әле шуны. Мәдинә!—диде дә аңа урынбасар, Исмәгыйль кулындагы төргәккә күрсәтте.—Менә тагын нәрсә: Наиләгә төшеп әйт, шушы егеткә финский костюм сайлап бирсен, аннары шуны кредитка оформить итегез! Белүемчә, аның эш урыныннан белешмәсе юк. Алай да эшләп бирегез!—һәм Исмәгыйльгә карап:— Барыгыз, кирәгенчә эшләрләр,—диде.
Ул, аның белән хушлашып, Мәдинә артыннан иярде. Киемнәр эленеп торган бүлекләр буенча үттеләр, ниндидер коридорга килеп чыктылар. Шул коридор буенча бара торгач, бер ачык ишек янына килеп эчкә керделәр. Андагы кечкенә генә бүлмәдә бер яшь хатын-кыз нәрсәдер язып утыра иде.
—Наилә, Әминә Кәримулловна бу егеткә финский костюм сайлап бирергә кушты. Аннары шуны кредитка рәтләп бирәбез,—диде аңа Мәдинә.
Наилә исә, ток суккандай, шундук сикереп торды да, кызыксынучан кара күзләре белән Исмәгыйльгә карап алды.
—Аңладым, Мәдинә Ибраһимовна, хәзер үк эшлибез аны,—диде ул инде чыгарга җыенган хатынга.
Наилә, өстәле тартмасыннан ачкычлар алып, уң яктагы пәрдәне ачып җибәрде. Аның артында ишек икән, эчкә керделәр. Наилә бер сүз дә әйтмичә, аны түргә таба алып китте.
—Сезгә нинди төс кирәк?—диде Наилә.—Карамы, зәңгәрсумы, әллә көрәнме?
—Зәңгәрсу төслесе,—диде Исмәгыйль, кыяр-кыймас кына.
Наилә шундук элгечтән бер костюм-чалбар алып аңа сузды һәм көзгегә таба ишарә ясады.—Киеп карагыз! Монысы ярамаса, башкасын карарбыз...
Яңа костюм-чалбар киеп көзге алдына баскан Исмәг ыйль башта үз-үзен танымады диярлек. Килешсә дә килешер икән! Үзенә үлчәп теккәннәр диярсең—сыланып тора!
—Бик тә килешә бу сезгә. Бик таман да,—диде Наилә, аны як-якка боргалап.
Исмәгыйль кибеттән, бала-чага шикелле, очынып килеп чыкты. Авызы колагына җиткән! Ниһаять, шәһәр кешесе булырга омтылу юлында беренче адымын атлады түгелме?! Хәзер аңа кем: “Авыл малае”,—дияр?
Аның мондый зур нәрсә сатып алуына Хәдичә апасы да сөенде, һәм гаҗәпләнде дә. Хәзер моның ише затлы нәрсәләрне көндез ут яндырып эзләсәң дә табып булмый ич! Бәясе дә бик юнь.
"Барыргамы, бармаскамы?—-дип тинтерәде Исмәгыйль, директорының чакыруы
турында уйлап—Бер караганда, инде хәтер бармасан да яхшы түгел—мине шундый КОСТЮМ -чалбарл ы итте Ә бармасам ни булыр? Хәер, бу кадәресен күз алдына китерүе авыр түгел Икенче көнне үк. кая. егет, әжәтенне кайтарып бир әле. дип әйтүе бик мөмкин Ул бит туган апай түгел Димәк, бармыйча ярамый Дөресен генә әйткәндә, үзенен дә барасы килә анысы. Чакырып торганда нигә бармаска ди? Кызык та бит: нигә чакыралар?."
Исмәгыйль бер мәл икеләнеп йөрде-йөрдс дә. бармыйча яхшы түгел дигән уйга килде һәм күрсәтелгән көндә Чибәр хатынның ишеге төбенә килеп басты Аны Нлизавста Сергеевна үзе ачып, бик жылы каршылады
—Менә Исмәгыйль дә килде' диде ул бик гади-гадәти генә һәм елмая төште Әйдә, уз! Бик көтгереп кенә йөрисен.
Зур гына бер бүлмәгә килеп керделәр Анда бик мул итеп әзерләнгән өстәл тирәли унга якын кунак утыра иде инде Хужабикә аларны үзара таныштырып тормалы, бары тик:
—Исмәгыйль дигән егетебез була бу. иптәшләр. Бездә эшли.—диде
"Ярый әле. кем булып эшләвемне әйтмәде Кунаклар алдында уңайсыз булыр иде.—дип уйлап алды Исмәгыйль, аларны күздән кичереп —Күркәләр кебек күперенеп утыруларына караганда, монда минем шикелле грузчиклар булырга охшамаган. Боларнын кайсысы торг директоры икән?"
Ул мондагы кунакларны танымый ла. белми дә иде. Тик менә монысы Әминә Кәримулловна гүгслмс сон?! Юк. ул түгел икән Ул кара чәчле иде. ә бу алтын сыман сары чәчле. Алай ДИСӘҢ, сөйләшүе аныкына охшаган Шул ич. шул' Башына парик кигән' Шуны раслагандай, иңбашына тиеп торырлык зур алкалар гаккан Әминә Кәримулловна
- Таныш безгә бу егет, таныш! дип елмайды
Исмәгыйль дә утырды. Мәҗлес дәвам итте Хужабикә хөрмәтенә берссннән-бсрсс купшы сүзләр әйтелде, алар рюмка-бокал чыннары белән хупланылды. күн кенә мәзәкләр сөйләнелде, уен-көлке янгырады
Өсгәл бик мулдан әзерләнгән, нәрсәләр генә юк' Телисен икән, балык уылдыгын кашыклап аша! Карасын да. кызылын да. Мандарины ла табын тулы, әфлисуны ла Хст бәрәңге урынына аша! Казылыкларның да ниндиләре юнә юк' Эчемлекләрен күр тагын безнең ил аракылары гына да биш-алты төрле' Ә күпме чит илнеке.тәре елмасштып утыра! Кыскасы, табынга күз төшерү белән "Ксмнен кулында, шунын авызында", дигән әйтем искә төшә.
"Менә яши болар' дип гаҗәпләнде Исмәгыйль эченнән генә Коммунизм икән монда! Менә бу тормыш, ичмаса'"
Исмәгыйльнең моңа кадәр мондый фатирга кергәне да. шушындый байлыкны күргәне дә юк ндс Кайда күрсен ул аларны'* Хәдичә анасының ике кеше лә иркенләп йөри алмаслык кечкенә. «|>әкыйрь бүлмәсеннән башка тагын кемнәргә кергәне бар сон'* Бәлки, монын ише бай фатир бер Чибәр хатында гына түгелдер’ Шушындый мул тормыш күпләрдәдер? Юкка г ына "Шәһәр тормышы'" димиләр аны'
Аның кыюсыз мана утыруын күреп. Чибәр хатын рюмкасын тотын янына килде дө:
Нишләп болай кара көеп утырасың син. Исмәгыйль " дип чиста, матур тавышы белән гаҗәпләнүдән кашларын сикертеп, үпкә белдерде Әйдә, күтәр әлс берне туган көнем хөрмәтенә!
Бу сүзләр уен-көлке белән төрелеп, ләкин шул вакытта каршы килү мөмкин булмл1 ан ниндидер катгыйлык белән әйтелде ки. Исмәгыйль кулына рюмкасын алырга мәҗбүр булды.
Бетереп куй! диде Чибәр хатын, аныи белән чәкештереп алгач Күрсәт егетлегеңне!
Нишлисең, янында шун шй гүэал хужабнхөү и басып горган ы > шн ю юбу гмый Җитмәсә, аны хуплап, кунаклар да "Сорыйбыз! һлигавета I сргсевна хөрмәтенә! дип шау ШШЫН алдылар Эчеп җибәрергә туры килде Башта аракы лньпын. аннары гамагын, соңыннан ашказанын. юк. б«өтсн >чсн өтеп алгандай булды Күиән яшь атылып чыкты Әмми ул сер бирмәскә тырышты
Мололси' Күнгән шулай кирәк ндс' шсигтеләр
Бераздан тәненә ннндндер җылылык йөгерде, оялу, кыенсыну юкка чыкты, ара-
тирә җырларга да. сүзгә дә кушылгалый башлады. Хәгга солдатлар тормышыннан берничә мәзәк сөйләп, кунакларны көлдереп тә алды. Моңарчы оялып, уңайсызланып кына утырган Исмәгыйль күз алдында ачылып китте
Бик кыстагач, сакланып кына булса да, тагын бер-ике рюмка күтәрергә туры килде. Ә иртә белән иртә белән кемнеңдер аны кысып-кысып кочаклавына, чәчләреннән сыйпавына, бертуктаусыз үбүенә уянып китте ул. Уянып китте дә, төшемме соң бу, өнемме, дип гаҗәпләнде. Иртәнге эңгер-меңгер. Башы—ялангач хатын-кыз күкрәгендә. Тукта, үзе дә анадан тума түгелме соң?! Иа Хода, кайда ул? Бертуктаусыз үзен кочаклаучы, бер кулы белән аның әллә кайсы җирләрендә капшанучы бу хатын- кыз кем? Әллә Чибәр хатын үземе?! Алай булса, мондый бәхеткә ничек шулай ансат кына тарган соң әле ул?! Димәк, кунаклар таралышып беткәннәр дә алар Елизавета Сергеевна белән икесе генә калганнар?! Менә шулай көтмәгәндә генә килер нкән бәхет дигәнең!.. Дөрес, яше буенча олырак—кичә егерме сигез тулды Хәер, моның ни әһәмияте бар? Ике ел хатын-кыз заты күрмәгән егет өчен барыбер түгелмени? Өйләнәсе хатын түгел лә! Карале, үзе дә ничек угалана! Менә сиңа тыйнак Чибәр хатын, менә сиңа бөтен сатучылар каршы сүз әйтергә курыккан директор! Тымызык күлгә шайтан ияләшә, дип юкка гына әйтмиләр, ахрысы. Их, булмаса булган икән... Исмәгыйль дә хатынны кочып назларга кереште..
—Үтерәсең бит, Исмәгыйль! Төн буе туйдырмадымы?—диде янындагы кайнар сулыш, аны үзенә сеңдереп.
—Юк, туйдырмады,—дип җавап кайтарды ул, кызып.—Сездән һич туярга мөмкин түгел! Сез—фәрештә, сез—гүзәлләрнең гүзәле!
—Хатын-кызга бик сусаган син. Исмәгыйль...
Туктале, бу Чибәр хатын тавышы түгелме әллә соң?! Хәер, нинди тавыш ди, кайнар пышылдау гына ич бу...
Ул бераздан тагын изрәп йокыга талды. Ачкыч белән ишекне ачкан тавышка дерт итеп уянып китте. Кемдер керде, аякларыннан салды, аннары әкрен генә алар яткан бүлмәдә ут яндырды. Исмәгыйль башын юрган астына яшерде.
—Сез торырга уйлыйсызмы бүген, юкмы?—дигән тавыш ишетелде.
Чү. бу Елизавета Сергеевна тавышы бит! Ә монда, аның янында, кем мышнап йоклап ята, алайса?! Ток суккандай, аның бөтен тәне, бөтен буыннары калтыранып куйды. Йа Хода! Ул бу төнне кем белән үткәргән? Ничек болай килеп чыккан? Туктале. Исмәгыйль бу караватта үзе генә ята иде түгелме? “Менә шушында ятып йокла рәхәтләнеп’-—дип аны монда Чибәр хатын үзе җитәкләп чыгарды ич! Димәк, аннары аның янына кемдер килеп яткан?! Ә кем икән соң ул?
-Торырга вакыт, чәй әзерлим,—диде Елизавета Сергеевна. Бу юлы тавышның аныкы икәнлегенә бернинди шиге дә калмады.
Исмәгыйль әкрен генә башын юрган астыннан чыгарды. Тавыш иясе бүлмәдән чыгып бара иде. Әйе, Чибәр хатын иде ул. Шунда аның янында яткан хатын—-ул Елизавета Сергеевнаның ут яндырганын да тойган, сүзләрен дә ишетеп торган бугай— юрганын ача төшеп:
—Хәерле иртә, Исмәгыйль! Уяндыңмы?—дип куйды һәм ап-ак куллары белән муеныннан кочып, аны үзенә таба тартты.—Йә, канәгатьме син?
Исмәгыйль, корт чаккандай, сискәнеп китте һәм ирексездән янындагы хатын кочагыннан ычкынырга маташты Кем бу? Торг директоры?! Аны күрергә теләгән хатын-кыз.’! Менә хәллә-ә-әр... Ул кичәге кунакларның һәркайсы: “Эльза Константиновка! Эльза Константиновна!” дип бер алдына, бер артына төшкән торг директоры белән төн чыккан лабаса! Район тикле район сәүдә дилбегәсен кулында тоткан хатын белән! Кеше ышанмаслык хәл бит бу! Ә бит әле кичә генә шушы хатынның янына да килергә мөмкин түгелдер кебек тоелган иде! Беренче карашка әлләни тәкәббер, үзен зурга куючан кешегә охшамаса да, аның белән башка кунаклар арасында шактый гына аерма, ниндидер өстенлек барлыгы сизелеп тора иде. Монысы аңлашыла да. әлбәттә. Чөнки, ни әйтсәң дә, кунакларның күбесе шушы мөлаем хатын кул астында эшләүче, аңа буйсынучы кешеләр бит.
-Нигә уйга калдың, Исмәгыйль? Ник дәшмисең?—дип сорады Эльза Константиновна, аны кочагыннан җибәреп.—Төн буе теләгәнен алды-апды да, хәзер сөйләшәсе дә килмиме, ә?
Ул шулай ярым шаяру белән сөйләнә-сөйләнә юрганын каерып ачты да, анадан
тума булуына чак кына да оялмыйча, идәнгә төшеп басты һәм ашыкмыйча гына капават янындагы урындыкта яткан киемнәрен кия башлады "Карале, монын бер дә килмәгӘН җире юк икән бит. шайтан алгыры! Чибәрлеге дә бар. буй-сыны да килешле, кем әйтмешли, бөтен җире үз урынында" Ана карап торган Исмәгыйль ирексездән шундый нәтиҗә ясады
Аннан сон үз тормышында шактый зур роль уйнаган Эльза Константиновна белән танышлыгы менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда башланып киткән иде Нәкъ әкияттәгечә килеп чыкты. Юк, танышлыклары агуның белән генә бетмәде Исмәгыйль аңлавынча, утыз биш яшьләр чамасындагы бу хатын яшь ир-атларга карата битараф кала алмый торганнар затыннан иде бугай Әйтүе дә кыен, үзенә күрә бер авырумы бу, әллә табигатеннән, тумышыннан килгән йомшаклыгымы, әллә тормьшгтан мөмкин буДГВННЫН барысын да алырга тырышуымы0 Инде шушы беренче төннән сон ничәмә- ничә дистә тапкырлар очрашып-күрешеп йөрделәр, шулай да Исмәгыйль шуны ачыклый алмалы Ьары шунысын гына әйтә ала: ул Эльза Константнновнанын күңеленә хуш килде. Шулай булмаса, бу кадәр үз итмәс иде Ике елга якын очрашып тордылар бит' Бергә үткәргән беренче төннән соң ун-унбиш көн дә үтмәде, гап-гади кибстнен гап-гади йөкчесе булган Исмәгыйль сәүдә базасынын яшелчә склады мөдире и геп билгеләнде' Бу эшнең ни-нәрсә икәнен дә белмәгән килеш! Бу турыда Елизавета Сергссвнадаи ишеткәч, моңа ышанырга да. ышанмаска да белмәде
— Кайгырма. Хуҗа үзе билгеләгәч, өйрәтүчеләре дә, булышучылары да табылыр, лидс аңа Чибәр хагын Мондый бәхет безнең системада уннарча ел эшләгәннәргә дә тәтеми Эльза Константиновна белән луслыгынны дәвам итсәң, киләчәктә бал белән майда гына йөзәрсең. Сер итеп кенә әйтем, бик ошаткан ул сине Ул жннелчә генә елмаеп куйды Бик тырышасын бугай Тырыш ирләрне бик ярата шул
Аңламассың бу хагын-кызны Исмәгыйль гора-бара гына төшенде аның Эльза Константиновна белән танышлыгының башы ин элек Елизавета Сер1ссвнанын үтенә барын тоташа. Сон. бер мәртәбәдә күрмәгән Эльза (утыз алтынчы яше белән барган хатын икесе генә калган чакларда үзенә шулай дип дәшәргә куша иде) анын турында кайдан, ничек белсен?! Димәк, миндә армиядән генә кайткан бик чибәр, бөтен жирс килгән, көче-куәте ташып торган ег ет гшли, дип аңа Чибәр хатын әйткән булып чыга' Кем белә, бәлки Исмог ыйль Чибәр хатынның үз башлыгына бер бүләге шикелле нәрсә булгандыр7
Эльза Константиновна белән бәйләнсп-аралашын киткәч. Исмәгыйль әле үзенә яше һәм җәмгыяви дәрәҗәсе буенча да тиешле булмаган өске боҗрада әйләнә башлады Аның, кичәге авыл малаеның, кичәге солдатның үзенә югары дәрәҗәле кунаклар белән бергә рестораннарда, йөзү бассейннарында, сауналарда, дачаларда йөрергә гуры килер дип уйлаганы булдымыни?! һич юк! Бу турыда уйлау түгел, хыяллана да алмады Дәрес, ресторанга да. басссйн-сауналарга да. шуның ишс бүтән җирләргә башкалар да керә ала. Тик ул бит бинарның бик дәрәҗәле кешеләр өчен генә каралган »чкс як ишекләрен дә ачын керде Ресторан дигәч тә. анда теләгән һәр кеше керә ала торган гомуми заллардан тыш. катлы-катлы ишекләр артышта нинди затлы бүлмәләр булуын күз алдына да китергәне юк иде Баксан. бар икән андый оҗмах почмаклары, бар! Телисең икән, көн буе утыр беркем күрми дә. безми дә Анда официант та чакыру буенча гына керә Ул сукыр ла. чукрак за берни күрми берни ишетми курыкмыйча утыр, ләззәтләнеп кенә аша-эч. ял ит. мәхәббәт белән шөгыльлән! Барысы да лаеклылар өчен монда!
Шундый ук затлы бүлмәләр йөзү бассейннарында, мунча-сауналарда .из бар икән ләбаса' Чнт-ят күзләрдән саклар өчен ишекләре дә аерым Тик бу кадәресен шул ишекләрне ачып керү хокукы бирә юрган дәрәҗәле баскычка менган зат тар гына белә..
Әлбәттә, ул бу югары баскыч идәннәренә Эльза Константиновна аркасында гына аяк басты О ул хатын үзе. мөгаен, вакытында башка берәүнең, халык әйтмешли. ПМНеңдер йонлач кулы ярдәмендә күтәрелгәндер Әйткәч та. багта анын да район күләмендәге сәүдә эшен тартырлык көче дә. тәҗрибәсе дә булмаган бит Унны тәмамлагач, газелеш оешмасында секретарь-машинистка булып эшләгән, аннары, үзе әйтүенчә, көтмәгәндә генә “үсеп" киткән Партия җыелышы үткәрергә килгән рийком вәкиле аны ("бик ошадым бугай мин ана . дип сөйләде Эяыа Константиновна) икенче кәйне үк райкомга зшко алган Башта анла секретарь-
82.
IАФИУЛЛНН
машинистка булып эшләгән, аннары, тиз генә партиягә кергәч, инструктор булып киткән Ә партия җимерелеп, райкомнар бетерелгәч, инде бу вакытка "номенклатурный работник” булып саналган кызны кибет директоры итеп куйганнар. Аннары читтән торып Сәүдә институтын “ерып” чыга. Шул ук райком бинасындагы элеккеге “райком” дигән язуны “район хакимияте” дигәненә алыштырган кичәге коммунистлар—бүгенге демократлар аны гел күз уңында тота, һәм күп тә үтми, ул кибет директоры кәнәфиеннән район сәүдә идарәсенекенә сикерә.
Исмәгыйль бүгенгедәй бу тормышта белем дигән нәрсәнең әллә ни зур роль уйнамавын тора-бара үзе дә яхшы аңлады. Кемгәдер ошадыңмы, яклаучы кешең бармы, син әллә ниткән дәрәҗәле урыннарга да үрмәлисен. Хәтта өч тиенлек белемең булмаса да! Ә инде кемгәдер ошамадың яисә кемнеңдер юлын аркылы чыктың икән, ике институт, өч университет тәмамласаң да урам себерүче булып йөрүен ихтимал. Без яшәгән илнең язылмаган, ләкин шулай да Президент Указлары, Хөкүмәт карарларыннан да төгәлрәк үтәлә торган законы шулай. Эшне белү-белмәвең, аны тарта алу-алмавың беркемне дә кызыксындырмый—кирәк кеше югарыдагы урынга куела. Бу эшне тәмам таркатканчы шунда “эшли” бирә. Шуңа күрә бездә кичәге агроном зур төзелеш оешмасын җитәкләргә, кичәге ветеринар финанс министры, ә кичәге көнкүреш хезмәткәре исә бүген мәдәният министры булырга мөмкин...
Исмәгыйльнең гомердә дә башына китермәгән яңа эше өчен куркуы юкка гына булып чыкты: булышчылары да. өйрәтүчеләре дә табылды Иң башта шушы яшелчә складының элеккеге хуҗасы, “завсклад” булып эшләгән Әнвәр Бариевич Шәмсетдинов (нишләптер аны барысы да Александр Борисович дип йөриләр иде) бер айга аның урынбасары итеп калдырылды. Аңлавынча, бу Эльза Константиновна теләге белән шулай эшләнде. Аңа яңа эшенең серләрен шушы кеше төшендерде, бөтен нечкәлегенә хәтле ачып бирергә тырышты. Ә ул нечкәлекләр шактый икән. Яшелчә склады дигәч тә. монда кәбестә, кишер, чөгендер, помидор, кыяр ише нәрсәләр генә сакланмый, ул алма, йөзем, әфлисун, мандарин, хөрмә, банан һәм башка бик күп төрле җылы як җиләк-җимешләре белән дә шыплап тулган бит әле.
Йөзем дигәннән, яңа гына эшли башлаган көннәрендә бу җимеш салынган әрҗәләрнең еш ачылып-ябылып торган капка янына куелганнарын күргәч—инде салкыннар башланган чак!—Исмәгыйль хәтта кабынып китте. Күрә торып черетәсез, янәсе. Тик аннары, әнә шул бер айлык “стажировка” вакытында. Александр Борисович ашыкмыйча гына аңа монысын да төшендерде. Баксаң, аңлы рәвештә шулай эшләнә һәм шулай эшләнергә тиеш икән бу. Әйтик, бер тонна яшелчә яисә җиләк-җимешне гамәлдән чыгару, урыслар әйтмешли, “сгшсать” итү җәһәтеннән төзелгән актка кул куярга тиешле кешеләргә: “Менә ул яраксызга чыккан нәрсәләр" дип күрсәтү өчен беразын юри черетергә кирәк икән. Бу үзе генә дә бер фәнни өлкә дияргә була: склад мөдире һәр яшелчә, һәр җиләк-жимешнең кайчан, нинди шартларда бозылырга мөмкин икәнлеген дә белергә тиеш.
Алай гына да түгел. Ярый, ике-өч йөз килограмм нәрсәне черетеп, тоннага якынын гамәлдән чыгардың да, күпмедер “артык” нәрсә барлыкка килде ди. Аны складта тотудан беркемгә дә файда юк—тизрәк сатып акчага әйләндерергә кирәк. Ә анын өчен, миндә сул товар бар, алмыйсызмы, дип кычкырып йөреп булмый. Кибетләренә әйбер алучы директорлар белән эш итәргә кирәк, моның өчен аларны яхшы белү шарт Беренчедән, склад кибет түгел, аннан турыдан-туры яшелчә дә, җиләк-җимеш тә сатып яга алмыйсың, икенчедән, бу эшне бик ышанычлы кешеләр аша гына майтарырга була... Александр Борисович аны бу нечкәлекләргә дә өйрәтте, бик ышанычлы булган берничә кибет директоры белән таныштырып калдырды. Аннары, бераз шомаргач, кирәкле кешеләрне үзе дә таба торган булды. Күп тә үтмәде, кичәге солдат, кичәге "грузчик” Исмәгыйль—Исмәгыйль Габдрахмановичка әйләнеп китте бит, әй!..
Фатыйма йокысыннан уянганда кыйгачлап төшкән кояш нурлары тәрәзә пәрдәләренең челтәрле-челтәрле бизәкләрен стенага төшереп куйганнар иде инде. Ул, бу күренешне әле беренче мәртәбә генә күргәндәй, бер пәрдәгә, бер анын стенадагы күләгәсенә караштыргалап торды. Ачык форточкадан кергән җиләс һава тәрәзә пәрдәсен беленер-беленмәс кенә селкетеп куя, шунда аның стенадагы челтәрле
омвт яшәтә
83
күләгәсе дә сизел ер-сизелмәс кенә хәрәкәтләнеп ала. челтәрле бизәкләр ате сулга, әле укта таба авыша, әйтерсең, экрандагы кино күренеше
Фатыйма үзалдына етмасп куйды: ул бу тәрәзә пәрдәсен үз гуллары бетән бәйләде бит! Менә хәзер анын иртәнге йомшак җилдә хәрәкәтләнүен, анын стенадагы күләгәсен күңелендә ниндидер канәгатьләнү хисе бетән тудыргандай булды Хәер, анын кулларыннан бер шушы тәрәзә пәрдәсе генә чыктымы ’' Әнә. хәзер урындык башында эленеп торган, урын-жирнс җыеп куйгач мендәрләре өстенә ябып куелачак зур гына челтәрне күр тагын! һәр көн эштән кайтканнан сон ашап-эчеп алуга шуна тогына иде Шушы мендәрләр четгәрен бәйләүгә генә дә ай ярым чамасы вакыты китте' Аның каруы, карап туймаслык, күз явын алырлык нәрсә килеп чыкты' Мондый бизәк-рәссмле челтәрне кибетләрдә дә очрата алмыйсың.
Ничек түземлегең җитә синсн шундый вак-төяк эш бетән бетәшеп утырырга'”— дип гаҗәпләнделәр ул чакта бүлмәдәш кыхтары Күзеңне бетерәсең бит. жүләр'
—Әй*й. сез бу эшнең тәмен белмисез әле. тәмен' - диде ул аларга. четгаренсн бәйләгән кадөре өлешен үзенең ак. матур куллары белән сыйпап —Киресенчә, түземлелек, ихтыяр көче тәрбияләргә булыша бит ул! Бер мавыгып киткәч, ташлап булмый икән аны' Теләсәң дә ташлый алмыйсын.
Анысы дөрес тә бит һәркемнең җаны сөйгән, күнсленә яткан ниндидер үз шөгыле була: кемдер шырпы каплары, кемдер яраткан артист, җырчыларның рәсемнәрен, кемдер почта маркалары җыя. хәтта иске үтүк, иске самавыр җыючылар бар. ә Фатыйманың яраIкан шөгыле исә челтәр бәйләү Бу ана әнисеннән, әнисенә әбисеннән күчкән шөгыль Хәер, ул тегү эшен дә бик ярата, үзе үк рәсемен ясал, үзе сызып-кисеп әллә ниткән фасонлы күлмәкләр дә тегә бит але!
Урта мәктәпне тәмамлагач та. укырга кая ксрср| ә, дип баш ватып тормады. Казанга килеп, туп-туры тегүчеләр әзерләүче техник училищега барып керде ул. Инде аны тәмамлавына да ике елга якын, хәзер тегү фабрикасында эшли. Дөрес, әллә ни күп акча түләмиләр түләвен. тик аның өчен җаны яраткан эше булуы үте зур бәхет Фатыйма стенада эленеп торган сәгатькә күз төшереп алды Шушы бү лмәдә яшәүче иптәшләре белән җыелышып алганнар иде. Алтын йөгерткәндәй ялык-йолык килүче сәгать сигезенче ун минут ны күрсәтә иде. Әлбәттә. Ә1 әр эш көне булса, инде ул кү птән аяк өстендә булыр иде. Ә бүген ял көне, урын-җирдә бераз иркәләнеп ятсан да була, чөнки ял атнага ике генә кон бит ул. Еш кына шимбә көннәрендә дә ниләры гуры килә әле.
Ул өстендәге җәймәсен иягенә хәтле күтәрде дә күтләрен йомды. Их. рәхәт тә соң ял көннәрендә күзеңне йомып менә шулай ятуы беркая ашыгасы юк. соша калмыйммы, дип борчыласы юк Яга бир шунда рәхәтләнеп, иркәләнеп, ял коненен тәмен тоеп!
Менә хәзер дә аның конгырт күзләрен нәкъ менә шушы татлы уйлар йомдырды бугай Ә күзен йомдымы, күз алдына шундук Г абделбәре килә дә баса һәрвакыт чиста итеп кырынган түгәрәк Йөзендә гадәттәге оялчанрак елмаюы белән килеп баса Анын артка таралган куе кара чәчләре бераз гына дулкынланып юра. кызларныкы кебек сызылып киткән кара кашлары астыннан чем-кара күтләре ниндидер күренмәс якты нурлир сибеп тора сыман Хәер, чынында уя нурлар юктыр да имде, тәкин Фатыймага нишләптер нәкъ менә шулай тоела Ана карап торганда уя б> нурларны күрә дә шикелле. Шундый нурлы күтләр, шундый магур. чиста йә* ник бер мин. янса сөял кебек нәрсә булсын' бары тик аның Габделбәрендә Iенә кебек Инде ти ион танытканнарына да ике ел гула. күз тимәсен, әле бер тапкыр да сүзгә килгәннәре, ачуланышканнары юк.
0 танышулары болай булды Фатыйманың икенче сменадан кантын килеше иде Җәйге магур. җылы төн Урам тып-тын Инде төн тынлыгын ботын бик сирәк кенә үтеп-сүгеп йөргән трамвай да. Достосвский тукталышында берничә кешене төшереп калдырып, үзен менә шушындый магур җәй тәнендә дә ипләтү 1 әренә ач\ ы килгәндәй, рельс башларында ачу белән тыкырдый-тыкырдый борылышта кү иән юта. иы Аннан юшкәм берничә кеше дә бераздан, аны урамда ү зен генә калдырып, кайсы кая. төрле тыкрык һәм урамнарда зреп юкка чыкты
Фатыймага куркыныч булып китте Мондый чакта күңелне төнмен ман кебек җылылыгы да. соңарган котлармын ара-тирә сайраган тавышлары да тынычландыра алмый аны ниндидер билгесез шомлы шикләнү хисе биләп ала Шуна күрә ул икенче в*
сменада эшләүне сөйми. Юк, эшен дә авырыксынмый, менә шушы төнге урамы куркыта иде. Җитмәсә, җәяү үтәсе ара да шактый әле.
Менә шундый төннәрнең берендә курка-курка урам уртасыннан атлаган Фатыйма янында әллә ниткән чыелдаган тавышлар чыгарып—тормоз тавышы иде бугай бу— кинәт “Жигули” машинасы туктады. Кыз ирексездән тротуарга таба тайпылып куйды.
—Курыкмагыз! Утырыгыз, әйдә, кая кирәк, шунда кайтарып куям,—диде ана ир- ат тавышы татарчалатып.
—Рәхмәт, кайтып җиттем диярлек инде мин...—Фатыйма, тротуарга чыгып, шуннан бара бирде.
—Утырыгыз, диләр сезгә! Нәрсә, әллә куркасызмы?
—Менә тагын!.. Курыккан ди!—диде кыз, шикләнүен сиздермәскә тырышып.— Курыксам, төнлә йөрмим дә мин!
—Йә, батырайган булып маташмагыз,—диде шофер, машинасын яхшы ук яктыртылган ут баганасы янында туктатып.—Ни әйтсәң дә, төнге урам кыз кешене шикләндерәдер.
Шулчак Фатыйма да ирексездән адымын әкренәйтте һәм ирексездән елмаеп машина тәрәзәсеннән башын чыгарып карап торган шоферга күз төшереп алды. Аңа яшь кенә егет елмая иде. Кыз бераз тынычлана төшкәндәй булды, ләкин шулай да сер бирәсе килмичә:
—Мин өйрәнгән инде. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт,—диде һәм шундук адымнарын
тизләтте.
—Ярар, алайса... Шикләнәсез икән, утырмагыз. Мин сезне болай гына озатып куям. Тулай торагыгызга хәтле...
—Минем тулай торакка кайтуымны каян беләсез?!—дип гаҗәпләнде Фатыйма.
-—Беләм. Шушы вакытта кичә шунда кереп киттегез сез,—диде шофер, машинасы белән әкрен генә янәшә барып.
—Азмыни тулай торакка кереп китүче кызлар!—дип көлеп куйды Фатыйма, бераз ачыла төшеп.
—Мин сезне йөрешегездән үк таныдым. Күлмәгегез дә шушы иде...
—Бик күзәтүчән кеше, ахры, сез,—дип тагын көлде кыз, адымын бераз әкренәйтә төште.—Ләкин мин кичә бу вакытта йоклый идем инде.—Әлбәттә, ул монысын болай гына әйтте, чөнки ул эштән кичә дә нәкъ шушы вакытта кайтты. Бер атна—беренче, бер атна икенче сменада эшли ул.
Ләкин егет бик үзсүзле булып чыкты: инде тәрәзәсеннән башын чыгарып бер сүз дә әйтмичә, машинасын Фатыйма белән янәшә алып баруын белде. Бары тик тегүче кызлар яши торган тулай торак ишеге төбенә җитәрәк кенә:
—Сез өченче фабрикада эшлисезме?—дип сорады һәм көлемсерәп:—Рөхсәт итсәгез, мин сезне иртәгә дә менә шушылай гына булса да “озатып” куяр идем.
—Үзем дә яхшы озаям мин, борчылмагыз,—диде аңа Фатыйма, кулын ишек тоткасына куеп.—Хушыгыз!
Икенче көнне егет аны машинасы белән Достоевкий тукталышыннан бераз китүгә үк куып җитте һәм “Жигули”ен туктатты да, ишеген ачып:
—Хәерле төн, кыргый кызый!—дип елмайды—Утырыгыз, “ә” дигәнче кайтарып куйыйм әле үзегезне!
—Бу тагын сезмени әле?!—дип чын-чынлап гаҗәпләнде Фатыйма.—Тик юкка борчыласыз—барыбер утырмыйм! Аякларым сау булсын...
—Нинди киребеткән кыз соң сез?!—диде егет. Тавышыннан бик аңлашылып та җитмәде: кызның бу кирелеген хуплый идеме ул. әллә шуның өчен ачулануы идеме?— Валлаһи дип ант итем, мин сезгә бер начарлык та эшләргә җыенмыйм бит...
—Мин дә, җыенасыз, димим. Тик таныш булмаган кеше машинасына утырырга мине кем дип беләсез?—диде кыз төксе генә һәм тиз-тиз атлавында булды.
Егетнең “озатуы” бүген дә нәкъ кичәгечә килеп чыкты: тротуардан кыз атлый, ә аның белән янәшә, юлдан машина бара. Фатыйма тәмам тулай торак ишегеннән кереп югалганчы...
—Бу кадәр дә үҗәт булырсыз икән,—диде ул кыз инде ишек төбенә җитәрәк.— Тик мин сездән дә үҗәтрәк. Белегез аны!
Бу "озату” атна буе, тәмам икенче сменада эшләве беткәнче һәм нәкъ элеккечә дәвам итте: егет ничек кенә үгетләп карамасын. Фатыйманы машинасына угырырга
күндерә алмалы. Бер караганда, бу шофер егетнен йомшак тавышыннан ниндидер эчкерсезлек, үтенә жәлеп итә торган ышанычлылык та яңгырый, ана ышанырга да була кебек, ләкин шул ук вакытта кыз күңелендә гадәттә авыл кыхзарына гына хас ниндидер курку хисе. юк. курку хисе дә түгел, ә үз-үзекне көтелмәгән рәнҗетүдән, көтелмәгән ояттан саклану хисе дә сиздерә иде Хәер, моны анлавы да авыр, бу. мөгаен, хатын-кызга кыз туганнарыннан—әбиләреннән, әнисеннән буыннар аша күчә торган ниндидер саклану чарасы идс бугай.
Ьу атна бетеп. Фатыйма беренче сменада эшли башлады Хәзер зштән дә вакытында чыг а. беркемнән дә шикләнмичә көпә-көндез кайта Рәхәт, урам тулы халык. Шул ук вакытта ул моңа ... шатланмый ла кебек менә шушы шау-шу лы урамда нидер җитеп бетми бугай. Әллә ул бу урамда үзе артык, әллә бу шау-шулы көндезге урамга анын җаны теләгән тынлык җитми.—анламассын Ул икенче сменада эшләгәндә шушы Достоевкий урамы буйлап курка-курка атлагандагы төнге тынлык җитми, ахрысы. Әллә шул тынлыкны бозып тормозлары белән чыкырдап. чыс.тлап кинәт кенә килеп туктаган машина тавышы җитмиме'* Әллә шул машина тәрәзәсеннән инде берничә төн рәттән ишетелгән ягымлы тавыш юксындырамы? Әйе. шулай бугай. Фагыйманын колаклары һәм. әлбәттә, күнеле дә теге егетнен колакка ягышлы, ятымлы тавышын юксына бугай. Шулай булмыйча1 Бик тә ягымлы, бик тә эчкерсезгә охшаган тавыш иде бит ул, каһәр!
Фатыйманың бу атнасы әнә шундый юксыну, икеле-микеле, хәтта ниндидер үкенечле хисләр белән узды. Дөресен генә әйткәндә, ул, үзенен гаҗәпләнүенә каршы, тизрәк икенче, төнге сменасы килеп җитүен теләде Әйе. теләде шул. бнк теләде Хәзер анын башына: “Ә бәлки " дигән ниндидер өмет сарган уй килгали иде
Курыкканың буш, юрат аның юш булсын, дигәндәй, ниһаять, Фатыйманың беренче сменалы атнасы үтеп тә китте һәм төнге сменасындагы беренче көнендә "Жигули" машинасы аны тукталышта, трамвайдан төшеп бераз китүгә үк диярлек куып җитте Кыскасы, барысы ла күнсленнән үзе теләгәнчә килеп чыкты стет машинасын ту ктатты да, ишеген ачып
Утырыгыз, үҗәт кыз! Бу юлы үтенеп сорыйм, диде һәм елмаеп куйды Чәер, кем белә, бәлки елмаймагандыр да ул, ләкин кызга шулай тоелды Сездән лә үҗәтрәк, дип әйткән идем бит мин Әгәр дә хәзер үк килеп утырмасатыз. бетегез аны. каравыл кычкыртып үзем утыртам!
Тагын сезмени әле бу?! гаҗәпләнгән булды Фатыйма, мөмкин кадәр ваемсызрак булырга тырышып Ә бггт үзе яшертен генә көткән иле бу минутны’ Үҗәт кенә түгел, үҗәтнең дә үҗәте икән сез1
Шулай шул Дөрес әйтәсез, дзтде егет, бөтен йөзе белән балкып Утырыгыз инде, әйдә, ялындырмагыз!
Нишләтәсең, шулай ялындырып булса да утырды Фатыйма Менә шушы кичтә танышып китте алар Хәер, танышып китте дигәч тә, ул чакта, егетнен машинасына кереп утырган шушы беренче көнне, дөресрәге, төнне, Фатыйма үзен зэәрлскләүче бу егетнен исемен генә белеп калды бугай, чөнки тулай торак янына минут зчендә килеп җиттеләр Егет Габделбәр исемле икән, үзе әйтмешли, бер нәчәлникне йөртә икән Беренче ганышу-белеитүлөре менә шул булды Дөрес, инде тулай торак янына килеп туктагач. Г абделбәр Фагыйма белән бераз сөйләшеп утырырга теләгән идс дә. тик кыз үз дәрәҗәсен белеп кенә, иггде сон икәнлеген сылтау итеп, аның бу тәкъдимен кире какгы Үзе күңеленнән “Беренче көнне үк алай ачылып китү килешеп бетмәс", дин уйлап куйды
Пичек кенә булмасын, гәрчә озаклап сөйләшеп тормасадкр да. Фатынминын күңелендә нәкъ менә шушы беренче көннәре (төннәре!) мату р хигнр» булып сокланып калды Әлбәттә, аннан сонгы нкс ел зчендә йөзләрчә озатулар да булды, кинотеатрларга барулар да шактый булды, убешү-кочаклашулар ла күп булды Ә менә беренче мәртәбә үзара танышулары ниндидер матур, якты һәм башка чәнгс кабатланмас җыр булып калды
I абделбөрнсн үҗәт кыз Фатыйманы төнге эзәрлекләүләре әнә шулай тәмамланды Инде танышып шактый I ына вакыт узгач, у л аны нәкъ менә шул үҗәтлег е өчен ньп рак яратуын әйтте
Җәйнең бер матур кичендә "Мир" кинотеатрында кино караганнан сон кайтып килешләре иле
1ХӘТ САФИУЛЛИН
—Хәтерлисеңме, Фатыйма, мин беренче мәртәбә сине утыртырга дип машинамны менә шушы йорт янында туктаткан идем,—диде Габделбәр, бер кулы белән кызны биленнән үзенә таба тартып.
—Куркытып бетердең син мине ул чакта. Шайтан хәтерләгән аның кайсы төштә икәнен.—дип көлде Фатыйма, кулын биленнән алып.—Төн уртасында ялгыз кыз бер дә белмәгән-күрмәгән кеше машинасына утырамы инде?!
—Әй, ничек кенә утыралар әле!—дип елмайды егет Аннары бу сүзләр Фатыймада начар уй тудыруы мөмкинлеген сизеп бугай, сүзен башкача, йомшаграк итеп очлап куйды:—Төрле кеше бар инде... Беләсеңме, нәрсә...—Ул, кирәкле сүзен ззлөгәндәй, бер мәлгә генә тирә-ягына каранып алды.—Әгәр дә шул бер әйтүдә килеп утырган булсаң, бәлки мин синең яныңа башка килеп тә йөрмәс идем.
—Ә нигә?
—Миңа синең әнә шул үҗәтлегең ошады: мин аны татар кызларына хас тыйнаклык дип аңладым. Бу акыллы кыз икән, дип уйладым.—Егет көлеп куйды.—Шуннан соң үзем дә үҗәтләнеп киттем. Сине кулдан ычкындырасым килмәде...
—Шулай диген инде.. Ә мин. киресенчә, бу ир-ат төнлә менә шулай хатын- кызларны аулап йөри икән, дип уйладым.—диде Фатыйма елмаеп — Минем куркуымны күрсә-ә-ә-ң!
—Бер дә сиздермәдең әле үзен—
—Тырышкан булдым инде, үземчә. Сер бирәсем килмәде!
Икесе дә көлеп куйдылар.
Менә хәзер боларның барысы да юрганын иягенә хәтле ябынып татлы уйларга талган Фатыйманың күз алдыннан кино кадрлары сыман берничә секунд эчендә узып китте. Аның алсу иреннәренә елмаю кунган иде. Рәхәт иде ана бу минутларда. Рәхәт иде, чөнки, Аллага шөкер, үзе сау-сәламәт, җир җимереп эшләп йөри, күңеленә хуш килгән эше бар, җаны яраткан, дөньяда бердәнбере дип санаган кешесе бар Инде бу мәсьәләдә эшләр өйләнешүгә таба бара, дип тә шикләнмичә әйтергә була. Бәхет өчен кыз балага ни кирәк тагын?!
—Әллә бүген син мине үтертергә җыенасыңмы’—диде Исмәгыйль, үзенең зур итеп ачылган соры күзләрен Габделбәргә ачу белән төбәп.—Теге чатта чак кына "Вольво”га бәрелми калдың, монысында мөгезсез сыер шикелле кызыл утка килеп кердең. Ни булды сиңа бүген?
Үз уйларына чумып тәмам дөньясыннан онытылып барган Габделбәр шефының бу сорауларыннан соң гына бер мәлгә айнып киткәндәй булды. Юк. айнып та җитмәде, ә арткы урыннарның берсендә утырып барган хуҗасының нидер әйткәнен генә ишетте бугай.
—Нәрсә дидегез?—дип сорады ул, аңа таба борылып.
—Син нәрсә, бүген ишетмисең дәме әллә? Сәер син бүген, дим. Үзең руль артында утырасың, ә уйларың бөтенләй башка җирдә кебек. Бәрдерә күрмә, иманыңны укытам, дим.
—Беренче көн генә йөртмим бит инде мин машинаны! Курыкмагыз, Исмәгыйль Габдрахманович, бер кино герое әйтмешли, “усю будет в порядке, без шуму и пылинки”.—дип тапкырлыгыннан канәгать булып, шофер үзенең ап-ак һәм энҗедәй тигез тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды.—Бәрелмибез дә, бәрдермибез дә, Алла боерса!
—Карап йөрмәсәң, боерыр ул сиңа! Беләсең килсә, сакланганны саклармын, дигән ул. Ишеткәнең бармы шуны?
—Булмыйча! Шуңа күрә бик аккуратно гына йөрим дә мин!..
—Ярар, ярар, шапырынма! Җүләр үзен мактар ди... Әйдә, алдыңа гына карап бар! Әле яшисем килә минем..
—Кемнең дә яшисе килә инде ул, Исмәгыйль Габдрахманович. Бер җырда әйтелгәнчә: “Габделбарый, карале, алда тормыш бар әле”...
—Яшәрсең, яшәрсең. Барысы да алда әле синең... Мине харап итә күрмә, дим..
—Курыкмагыз, барыбыз да яшибез әле, Алла боерса...
Икесе дә үз уйларына чумды бугай, шактый вакыт дәшмичә генә бардылар.
“Барысы да алда әле синең, имеш,—дип Габделбәр, кемгәдер ачулагандай,
күнеленнән шефының сүзләрен кабатлап куйды.—Монда хәлләр "алла"дан да алларак килеп тора әле...”
Дөресен г енә әйткәндә, бүген анын кәефе бик начар иде Хәер, кистереп, бик начар иде, дип тә. яхшы дип тө әйтә алмый иде бүгенге анлаешсыз халәтен. Күнелсн ниндидер көтелмәгән билгесезлек биләп атган иде Ьер караганда, әле кичә генә Фатыймасыннан ишеткән хәбәргә шатланырга, сөенеченнән аны кулларына күтәреп алырга, шул күгәргән килеш тәмам башы әйләнгәнче бөтерелер» ә-әйләнергә таеш иде кебек югыйсә Тик нишләптер алай килеп чыкмады
Бүлмәләренә I абделбәр килеп кергәндә. Фатыйма анда бергә яши торган Фәридә исемле кыз белән икесе генә иде. Ул кергәч, үзенә ниндидер йомыш тапкан булып, кайчан гына килсәк дә гел китап өстснә иелгән Фәридә каядыр чыгып китге Икәүдәи- икәү генә калдылар.
Өйдән хат алдым, сиңа ла күп сәлам әйтергә кушканнар, лиле Габделбәр, костюмын элгечкә элеп. Хәзер ул бу бүлмәдә үзен шактый иркен тота иде
Рәхмәт Миннән дә сәлам юлларсың Йә. ничек анда синекеләр авырмыйлармы?
—Барыбыз да исән-саулар, дип язалар. Авырырга ла вакытлары юк инде аларнын авыл җирендә эш тә эш' Ә синекеләрдән хат-хәбәр бармы ’ Алар ничек?
Яшәп яталар бер көе Казанга килгән чакларында әти үзе лә кагылгалый Болай исән-саулар.
Алайса, ярый. С агынып беттем инде сине. Фатыйма' диде I аблелбәр. анын биленнән кысып.
И-и. жүлөр. икс-өч көндә сагынып бетәләрме инде?! Фатыйма, күзләрен шаян ялтыратып, үзенең бәрхеттәй йомшак тавышы белән бүлмәне яңгыратып иркенләп көлеп аллы.
—Сиңа көлке. Сиңа гел көлке Яратам, дим көлке, өйләнешик, дим тагын көлке, диде егет, кызмын ике чш әсенә бөдрәләнеп төшкән чәчләрен колак артларына кыстырып Җитди генә сөйләшсгг тә булмый синен белән
Нишләп булмасын, —диде Фатыйма, кинәт көлүеннән туктап Ләкин өйләнү — сөйләнү генә түгел бит ул. Габделбәр Кочаклашып яту г ына да түгел.
-Әйттең сүз! Минем кайчан "Өйләнү кочаклашып ягу", дигәнем бар ’ .тип сорады Габделбәр Мим да. син лә бала-чага түгел Йөрүебезгә дә икс елдан артып китте Бер-беребезне беләбез. Күптән өйләнергә вакыт
—Сине яхшы белмәсөм. йөрмәг ән дә булыр идем. Ә өйләнешү мәсьәләсендә. Фатыйма кинәт чигәсеннән анын кулын аллы Менә син һаман, әйләнешик гә өйләнешик, дисен, Ә мин синнән Һаман "Кайда яшәрбез: син бер гулай торакта, мин менә шушындамы?"—дип сорыйм
—Сораган саен мин сиңа: Берәр бүлмә булса .та алып торырбы з. дим түгелме ’ Яшиләр бит әлс шулай. Габделбәр тавышында бераз ачуланумы, нннлилер ри засызлыкмы чагылып китте Кешеләр яшиләр бит әлс шулай, дип, бу юлы басым ясап, ниндидер кискенлек белән кабатлады ул татын С иненчо, "Сөйгәнен белән шалашта ди җәннәт", дигән әби-бабайлар хаклы булмаганмыни '
Кеше өстендә гору кеше өстендә тору инде ул! Кечкенә генә булса да. үз куышын булу яхшыдыр, минемчә
Куышыбыз юк. дип хәзер менә шулай аерым-аерым яшнкме һаман ’ Бер-беребезне яратышабыз бт без. Фатыйма Нигә һаман киресен сукалыйсын?
Димәк, куыш турында уйларга кирәк Бу турыда беренче генә әйтүем түгел бит Кеше өстендә торучылардан түгел, үзләре аерым яшәүчеләрдән үрнәк алырга кирәктер. Габделбәр.
Әйтүе генә ансат. Фатир алу җиңел эш түгел шул хәзер
Беркем дө җинсл. дими Мәсәлән, хәзер син ипли торган ул шәхси предприятиедә аны гомердә до алып булмый бит Фатыйма үзенен зур. коңгырт Күзләрен тутырып ана карады Аннары ике кулы белән инын ку нам готып үз бетенә тидерде Бәлки, фатир алып була торган җиргә керергәдер'1 Кешеләр, шул фагнр- фззпзр дип. авыр булса ла. төзелештә эшлән чиләнә Кайсыбсрс хәтта дворник бу тын га эшли әле
-Син лә кулыма себерке тотып ишспылары себереп йөрүемне телисенме әллә. Фатыйма " 33111 гаҗәпләнде I аблелбәр Шофер бет мин. шофер’ Пн яраткан икем
бит бу минем' Менә шуны аңлыйсынмы син?
—Аңлыйм мин. бик аңлыйм. Ул шоферлар төзелешкә дә кирәктер?
Эшләдем мин анда армиягә хәтле. Акчасы аз аның анда. Ә монда миңа өч мәртәбә артык кереп бара,—диде Габделбәр һәм өстәл янына килеп утырды. Аннан сон монда машинасы да үз кулымда Төннәрен сине каршы алырга. Карале, Фатыйма, капкаларга берәр нәрсә бармы? Тамак ачты. ..
Фатыйма өстәл әзерләргә кереште: казылык белән ипи. күмәч кисеп куйды, тиз генә кухняга чыгып чәй җылытып алып керде. Аннары ияген бер кулына куеп, ниндидер бер самнмилек белән Габделбәрнең ашавын күзәтеп утырды. Егетнең кайчакларда менә шулай үзендә ашап утыруын карап торырга ярата иде ул. Тиз генә хәстәрләп алган шушы табын булачак гаилә тормышларының кечкенә генә бер мизгелен күзалларга мөмкинлек бирә шикелле. Менә шушы мизгелләр аны үзен Габделбәрнең хатыны, шушы өстәлнең, шушы бүлмәнең хуҗабикәсе итеп тоярга булыша иде сыман.
—Ничек булса да, башта фатир ягын җайларга кирәк, Габделбәр.—диде Фатыйма, өзелгән сөйләшүләрен дәвам итеп.—Син зур акча эшләп, аны сатып алып булыр дисенме?
—Булыр сиңа! Беләсеңме, күпме тора ул хәзер?!—диде егет, хәтта бер мәлгә ашавыннан туктап.
—Алайса, моны ничек хәл итмәкче соң син?—Фатыйма туп-туры аның күзләренә карады.—Өйләнештек ди. Шуннан?
—Шуннан, шуннан,—-дип кабатлады Габделбәр ачу белән.—Утырган да шуган шуннан!—Ул, кулындагы ипи телемен өстәлгә куеп, торып басты.—Әле генә сөйләшкәннәрне янадан башлыйбызмы? Гафу ит, кайчакта синең миңа чыгасын килми
шикелле...
—Вәт җүләр! Әйттең сүз!—дип көлде Фатыйма һәм, урыныннан торып, кулы белән аның кара чәчләрен сыйпап куйды.—Синнән башка кемгә чыгыйм ди мин?! Утыр, аша! Ачуланма!
—Яшиләр бит әле... Башта берәр кешедән бүлмә-фәлән алып торырбыз... Аннары күз күрер Йә әйт, бүлмә турында белешә башлыйммы? Синен миңа “әйе” дигән бер сүзең җитә, атна-ун көн эчендә табам мин берәр бүлмә. Йә, ничек?
— Карале, Габделбәр,—диде кинәт Фатыйма, егетенең әле генә әйткән сүзләрен ишетмәгәндәй. Аның менә хәзер бик зур яңалык әйтергә җыенганын раслаган шикелле, хәтта күзләре ниндидер серлелек белән очкынланып-янып куйды.—Берүк шатлыгыңнан идәнгә ава күрмә! Әйтимме?
—Сузма, Фатыйма, сузма, әйтсәң әйт тизрәк! Идәнгә үк егылып китәрлек нинди яңалык икән ул?
Фатыйма, су астына чумарга җыенган кеше шикелле бик тирән итеп сулыш алды да, ике кулы белән урындыкта утырган Габделбәрнең муеныннан кочаклап, аның колагына әкрен генә:
— Безнең бәбиебез булачак, Габделбәр!—дип пышылдады -Кечкенә Габделбәребез булачак...
—Нәрсә, нәрсә?!—диде егет, әле генә ишеткәненә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.—Кабатла әле, Фатыйма, тагын кабатла!
Кечкенә малаебыз булачак!—диде Фатыйма бу юлы ачык һәм шактый ук көчле итеп.—Бөтен билгеләре шулай...—дип өстәде ул аннары әкрен генә.
—Бу дөресме соң инде, ә. Фатыйма?!—диде бу яңалыктан соң бераз вакыт ни әйтергә дә белмичә сүзсез торган Габделбәр.—Бу шундый шатлык... шатлык дияргә була... Чыннан да, аркан авып китүең дә бар моңа...
—Әйтәм бит, билгеләре шулай... Хатын-кызлардан ишеткәнем бар...
—Сакланырга кирәк иде безгә...—дип куйды шунда егет, ни турындадыр уйлангандай. Ниндидер үкенү яисә Фатыймасын кызгану хисе ята идеме бу сүзләрдә, аңлашылмады.—Синекеләр белсә дә уңайсыз, безнекеләргә ишетелсә дә...
—Аңламадым, син бу хәбәргә шатмы, әллә мине гаепләп маташуынмы?—диде Фатыйма, кинәт кулларын аның муеныннан алып.
Мин шат... Шат, әлбәттә. Бигрәк ни... көтелмәгән яңалык бит... Нишләп гаеплим ди мин сине? Ничектер вакытсызрак шикелле, дим... Бәлки, дөрес тә түгелдер әле. ә, Фатыйма? Үзен әйтмешли, монда әле куыш та юк, ә ни., бәби, дисең. Ни әйтергә дө белмәссең монда... Алай да табибларга күрен әле син, Фатыйма, күрен. . Бәлки, нидер., дөрес түгелдер... ‘
Күрәм: бу хәбәр сөендерү түгел, пошаманга төшерде бугай сине.—диде Фатыйма, үт-үзе белән сөйләшкәндәй, унчан гына, һәм әкрен генә елап җибәрде - Шатланырсың дип уйлаган илем мин Ә син
Мин шат. Шат, дидем бит... Синең өчен генә бит мин Әгисн-әниен ишстсә- белсә, дим Ярар, елама, башта табибка күрен, тикшерт Дөрес икән, хәзер елап нн файда? Ьүлмә мәсьәләсендә белешкәлә» йөрермен. . Менә шулай. Ярый, киттем мнн. Фатыйма
— Без бүт сн театрга барырга дип сөйләшкән идек түгелме''!—дип гаҗәпләнде кыз. күзләрен түгәрәкләндереп Ни булды'* Кая ашыгасын шулай'*
Гафу ит, Фатыйма, мин енна килүгә әйтмәкче идем Бүген бер көтелмәгән эш килеп чыкты. Ьер иптәшем машина ремонтларга булышырга сораган иде Бик сораган иде... Дус кеше Бармасан. уңайсыз
—Кем ул?—дип сорады кинәт I абделбәрснсн күз алдында үзгәреп калганын күреп- сизсп торган Фатыйма.—Синсн дусларыңны беләм бит мин
—Юк, монысын белмисен.—диде Габделбәр Белмисен монысын Көтә ул мине Ярый, Фатыйма, ачуланма! Театрга башка вакытта.
Ул саубуллашып чыгып китте Ялганлады Габделбәр—аны бернинди дусты да көтеп тормый иде. Ул шул минутта кинәг кенә башына килгән сәбәп идс Дөресен генә әйткәндә, бүген Фатыймасы янына килүе дә. үзара алдан сөйләшенгәнчә, теагрга бару өчен иде. Камал театрына "Ай булмаса, йолдыз бар " дигән спектакльгә барасылар идс Ләкин бер дә уйламатанда гына барысы да үзгәрде дә куйды Хәер, кинәт кенә дә түгел инде, бер караганда Башта Фатыймасы фатир турындагы сүзләре белән күңелен тырнап куйды. Әйтерсең ул үз фагнрынның яхшы икәнлеген акламый торган аңгыра. Ләкин кайда соң ул үз фатирын'* Юк бит ул. юк* Аны элек тә л.тулар жинсл түгел иде. Ләкин чиратка баскан кеше берничә еллардан сон барыбер яна фатирга ия була ала иде Ә хәзер, элек тырыша-тырмаша коммунизм төзен яткан нл капитализмга йөз тота башлагач, ул элеккеге чиратлар күп җирдә гомумән юкка чыкты, хәзер үз көнеңне үзен күрәсен, хәзер бар нәрсә дә акчага г ына корылган Фагир мәсьәләсендә дә шулай: фатирлы буласын килә икән санап ал! Ә бәяләре ай-яи- яй! Буең җитәрлек түгел. Менә шушы хәлләргә I абделбәрнен болай да ачуы килеп чарасыз булып йөри идс Мөмкинлеге булса, илне таратып аны шушындый көнгә калдыр! ан кешеләрне, үзе әйтмешли, тотып асар идс ул
Ә монда сүз гагын болай да күңелен һаман борчып килгән шул фагир турында Кешеләр анын өчен ишегаллары себерүчеләр булып га эшлиләр, янәсе Кем әйтә диген әле шушы сүзләрне! Фатыймасы, сөеп-ярагып пэрын, инде ягмышын бергә бәйләрг ә йөрг ән кешесе! Кемгә әйтә бит әле! Тормышын магггннадан башка күз алдына ла кигерә алмаган шофер кешегә. Габделбәренә1 "Димәк, анын өчен мин кулыма себерке готып ишегалды себереп йөрсәм дә барыбер” дип ачынып уйлап аллы уз. ниндидер эчке ярсыну белән Юк инде. Фа гыймакай, булмас монысы Габделбәр асфальт себереп, кышын кар көрән йөрмәс!” Ул менә хәзер уйлаганым шактый ук үтемле итеп, хәтта бераэ гупасрик рәвештә, нкссс генә фагир турымда сөйләшеп утырганда ук әйтмәкче идс дә. ярар, телен тешләп булса да гүздс инде, араларын салкынайтасы килмәде. Яхшы итеп әйтәсе килгән иде килүен. Әллә кем булып, мыскыл итегг утырганы өчен
Анысы гына җитмәг ән, бәби турындагы хәбәрне әйт гаг ын. Ьу турыда уйлап та караганы булмаган вакытгл, искә лә килмәгән чакга Шуна күрә бу көтелмәгән хәбәрне ничек кабул итәргә дә белмәде ул. Әйе. әйе. шатланырга идеме ана, әллә уйламаганда бантка килеп төшкән гур кайгы итеп кабул итәргә идеме * Югалып га калырсың, аяэ көнне яшен суккандай яңгырады бит ул яңалык Алай т ына да түгел, ул. бер караганда, г әрчә бу икесенең до уртак гөнаһысы булса да. икенче яктан, ул нш ә,гер Габделбәрнең күңеле тарафыннан ни өчендер Фатыймасының хыянәте итегг кабул ителде бутай Моның алай түгел икәнен дө аңлый, белә, ләкин, ггичек кенә булмасын, күңеле аны нәкъ менә шулай итеп кабул гпте Шул мизгелдә моңарчы яратып йөргән, иңде өйләнер! ә җыенган ин якын кешесенә күңелендә ниндидер күралмаучанлык очкыны чәчрәп киткәндәй булды Алай булырга тиеш түгеллеген дә анлын. гәкин. нишләтәсең аны. нәкъ араларыннан кара мәче йөгерен узгандай булды. Ойтерссң. Фатыймасы аңа бала турында! ы хәбәрне җиткермәде, ә I абделбәр! ә кемдер, бөгемләп башка берәү Фатыймасының анын Фатыймасының! ана хыянәт итеп йорүе турынла йөзенә
ӘХӘТ САФИУЛЛИН
бәреп әйтте.. Шуңа күрә кинәт әллә нәрсә булды: анын бүген, менә хәзер, Фатыймасы
янында каласы килмәде...
Төнге йокысы да рәтле булмады: әллә йоклады, әллә юк шунда... Әллә гел ни турындадыр уйланып яттымы?
Икенче көнне эштә дә кәефе начар иде. Күңелендә һаман Фатыймасы белән булган кичәге сөйләшүләре тынгы бирмәде...
—Алай да ни булды сиңа, Габделбәр, балтасы суга төшкән кеше шикелле син бүген,—диде Исмәгыйль, шулай шактый гына сөйләшмичә бара торгач, авыр тынлыкны бозып.—Гаиләңдә берәр нәрсә килеп чыктымы әллә, дияр идем, син
өйләнмәгән...
-Күңелсезлек өйләнгәнме, юкмы дип сорап тормый шул, Исмәгыйль Габдрахманович...—Шофернын әллә ни сөйләшәсе дә килми иде бугай, ул, үзенең уйларын бүлдергәнгә ачуы килгәндәй, ниндидер ризасызлык белән тиз генә шефына карап алды.—Аның үз эше... Көтмәгәндә килә дә тәрәзә кага ул...
Габделбәрнең бу сүзләре машинаның арткы утыргычында баручы Исмәгыйльне кызыксындырып җибәрде. "Нинди кайгы төшкән сон әле бу егет башына?—дип уйлап алды ул эченнән генә.—Әле моңарчы бер вакытта да бүгенгедәй кәефсез чагы юк иде бит...”
—Әйт, ни булды? Җиңеләеп китәрсең,—диде ул, аның хәленә керергә теләгәндәй.—Шикләндереп җибәрдең син мине...
—Нәрсәсен сөйлисең аның?. Гадәти хәл...—дип куйды шофер теләр-теләмәс кенә һәм шактый вакытка тынып калды. Күрәсең, сөйләргәме, юкмы, дип икеләнә иде Тик бераздан гына кемнедер гаепләгәндәй, уң кулы белән рульгә сукты да дәвам итте—Яшәргә урының булмасын, тормышмыни бу?! Күптән өйләнергә вакыт, ә кайда торырга?
-Аңладым. Торак—проблемаларның проблемасы шул хәзер.
—Проблема шул менә! Җитмәсә, йөрг ән кызым авырга узган.. Кая алып кайтыйм мин аны хәзер?!
—Хәлләр мөшкел икән синең, дускай,—дип башын чайкады Исмәгыйль.—Әйтөм аны. әллә ничек син бүген...
Булырсың монда әллә ничек,—диде Габделбәр төрпә генә, әйтерсең шушындый хәлгә начальнигы гаепле.—Нишләргә дә белгән юк...
—Ашыккансыз бала белән.
—Кем белгән бит аны... Көтмәгәндәрәк килеп чыкты шул.
Ярар, кайгырма! Берәр җае чыгар әле. Җан биргәнгә җүн бирми калмас.
—Белмим, белмим. Хәзергә җүн бирер урыны күренми шул әле,—дип көрсенде шофер—Башка кайгы төште, нишләргә дә белгән юк. Төшерергә кирәктер, мөгаен, ул баланы. Аны тапса, хатынны тулай торактан куып чыгарулары да бар...
Бүгенге көн Габделбәргә ай булып тоелды бугай.
***
Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлыйдыр, шуңа күрә һәркем үзенчә бәхетледер. Аның ниндидер чикләре, аны фәнни билгеләү ысуллары да, чаралары да юк. Кемдер бүген ашарына кара ипие, бәрәңгесе булса да үзен чиксез бәхетле дип саный, ә кайберәүләр бәхетне зур, иркен фатирында акча кытлыгы сизмичә яшәүдә, шуның өстенә тагын шәһәрдән читтә, матур табигать кочагында заманча, башкаларныкыннан биегрәк тә, зуррак та итеп салынган коттеджы булуында, кыйммәтле чит ил машинасында йөрүдә күрә.
Хәзер "Исмагфрукт" фирмасының генераль директоры булып эшләүче Исмәгыйль Газизуллин бәхетлеләрнең шушы категориясенә керә. Ул үзен гел бәхетле кеше дип саный килде. Дөресе дә шулай. Солдат хезмәтеннән соң Казанга кайтып кибеткә йөкче булып кына кергән иде. ниндидер биш-апты ел эчендә шәхси фирма хуҗасына әйләнде дә куйды! Әгәр дә мәгәр язмыш аны Чибәр хатын һәм аның хуҗасы Эльза Константиновна белән очраштырмаган булса, аның тормыш сукмаклары кайсы тирәләрдә бөтерелер дә. какларга алып чыгар иде. Кем белә, бәлки әле һаман кибетләрдә капчык-каплар ташып йөрер иде. Моны очраклылык димичә, ни дисең? Әлбәттә. Исмәгыйль уенча, монда аның ул чакта яшь, солдаттан кайткан гына вакыты булуы да, төскә-биткә чибәрлеге дә зур роль уйнады. Хатын-кызга ир-ат буларак ошадыңмы, ул
сине патша итәргә әзер1 Тора-бара, тормыш уртасында һәм ләрәжәле кешеләр арасында кайный башлагач, ул монын дөреслегенә кырыкмаса кырык тапкырлар инанды
Әйе, кайчак тормыш катлаулы да. кайчак үтә гади дә икән Шуна күрә аны аңлавы да авыр. Язмыш сукмаклары йөртәме анда кешене, әллә очраклылыкмы, аълә бәхетме’’ Әллә алар барысы да бер төенгә төйнәлгәннәрме’ Моңа җавапны абруйлы исем- дәрәжөләр йөртүче галимнәр дә белмидер
Үзгәреш җилләре Исмәгыйльне дә әйләнеп үтмәде Башта аукционга “куелган" бер зур кибетне, аннары тагын икене һәм офисы өчен бер контораны сатып алды. Юк кына бәяләргә. Андый нәрсәләрнең аукционга куелуы исә күз буяу, дөресрәге, шундый алыш-бирсшлэргә законлылык төсмере бирү өчен генә булды Аларны кем сатып аласылары әллә кайчан билгеле, сөйләшенеп куелган иде
Монда да Эльза Константиновне булышты Дөрес, сәүдә, финанс мәсьәләләрендә инде Исмәгыйль үзе дә күп нәрсәне, үзе әйтмешли, күп нәмәсгәкәйне. нн мөһиме илнең кайсы сукмакка борылуын ачык анлап алган иде Инде ул читтән торып финанс - зкономика институтын да тәмамлады Анда да шул Эльза Константиновна киңәше һәм булышлыгы белән керде ул. Шунысы кызык хәтта имтихан биреп тормыйча сгуденг булып ккгге' Күрәсең, һәр җирдә сүзе үтә торган бу хатын мәсьәләне тиешле кеше белән үзе хәл иткән. Ул ана бер очрашуларында
—<.'иңа бу институтны, һичшиксез, тәмамларга кирәк. Исмәгыйль' Әйлө. быел читтән торып булса .да укырга кер! .дип кире каккысыз итеп әйткән иде
Керде, укыды. Бер кергәч, кеше көлдерәсе килмәде- тырынгты Менә инде бер ел чамасы ул югары белемле гендиректор! Заманча җиһахданган үз офисы. өч зур кибете бар Алар канчандыр дәүләтнеке иде
Кыскасы, матди яктан Исмәгыйльне дөньяда бәхетле кешеләрнең бәхет лесс дияргә була Дүрт бүлмәле фатиры, Боровос Матюшино.да дача-котгеджы бар. яраткан хатыны янында. Дәрес, хатыны Людмила рус милләтеннән Яшелчә батасында бухгалтер булып эшли иде, шунда таныштылар. Хәтер ул - үз фирмаларының баш бухгалтеры Чын мәгънәсендә тур хәрефтән "Ьәхстлеләр" дип әйтү өчен бу гаиләгә ни кирәк тә ни җитми тагын? Юк шул. тормыш дигән нәрсәне юкка гына катлау лы димиләр, анда һәр якган да бәхетле булган кеше юктыр, булырга мөмкин лә түгелдер, чөнки галәм чиксез булган кебек, кешенең ихтыяҗлары да иксез-чиксез бит аның Бар, канәгатьләндереп кара син аны'
0 меггә бу гаилә! ә бәхег диг ән нәрсәнең иң гадие, ләкин үзләрен бик бәхетсез дип санаган бик күп гаиләләрдә до була торганы җитенкерәми Ходай аларны балалан мәхрүм иткән иде. Ә баласы т ана чәчәк атмиган гөл яисә чачак атып та җимеш бирмәгән агач инде ул. Ага кеше дә үзен шул хәлдә сизәдер. Ә бала кирәк иде. икесе дә көтәләр иде аны Өйләнешеп бергә яши башлауларына да дүрт елдан аргып китге ләкин өзелеп көгкәи йөрәк парәләре юк та юк Баштарак өмегләреп өзмәделәр әле көттеләр Бер ел. ике ел өметләнделәр. Шуннан соң икесе лә табибларга күренде, шунда Людмиланың бала тудырырга сәләтсез булуы ачыкланды Нишләтәсем “Балагыз булмаячак”, дип кистереп, күзг ә карап әйттеләр Әлбәттә, икесе өчен до үзәк өзгеч карар иде бу Юкса хатынының нәселләрендә булмаган нәрсә Табиблар ниндидер омег чаткысы калдырсалар да бер хәл бернинди акча да кызганмыйча, хөпа бу өлкәдә иң абруйлы саналган теләсә нинди чнт ил клиникаларында да дәваланып карарлар иде Юк шул. юк. булмый, дип күзләренә бәреп әйттеләр Шулай итеп, бөтен яктан ла бәхетле буласы Исмәгыйль белән Людмила һәр ага ана кичерер! ә тешле шул зур бәхеттән мәхрүмнәр иде. Бөтен яктан мул булган шушы тормышларында да нн бәхетсез кешеләр иде алар Үзара яратышалар тату яшиләр, ләкин аларны тагын да якынайта, тагын да сөйкемлеләндерә. гатын ла ныграк бәйләп тора торган уртак җепләре юк Иркен, мул тормышлы өйләрендә бала тавышы ишетелми Ләкин кеше бар нәрсәгә до күнегә, язмышы бе юн ки гешергө мәҗбүр була Бу гаилә лә бу йсынды үз язмышына Бата турында. I ом> мән. бала-чага турында сөйләшү түгел, хәтта ялгыш та искә атмаска тырыштылар Хәтта: Бәлки, бер башны балалар йортыннан алып тәрбияләргәдер’’” дигән уйны да һәр икесе гә күңелләрендә аерым-аерым гына йөрттеләр, бер-бсрсс белән уртаклашырга кыймагылар. бу алирнын даими рәвештә сызлап аптыраткан йөрәк яратарынл ю» сибү, дин санадылар Бу мәсьәләдә онытылып яшәргә тырыштылар
Э менә Габделбәрнең йөргән кызы, дөресрәге, анын базага узуы турындагы хәбәре
Исмәгыйль күңелендә бала хакындагы бу четерекле, үзләре өчен бик тә йөрәк өзгеч мәсьәләне бөтен ачысы, бөтен барлыгы белән күңелендә яңартып, чираттагы ничәнче мәртәбә исенә төшереп үзәге өзелеп, йөрәге сызлап куйды. Әйтерсең йөрәгенә пычак белән кадап, юк. кадап кына түгел, ә айкап, боргалап алды.
Бу хәбәргә күңелендә туган иң беренче җавап көнләшү хисе иде. "Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр!—диде ул, яралы күңелен тынычландырырга теләгәндәй -Кызык бу тормыш дигән нәмәстә: кайбер кеше бәхетсез килеш бәхетле, кайберләре бәхетле килеш бәхетсез —Бу очракта Исмәгыйль “кайберләре” дигәндә хатыны белән үзләрен истә тота иде.—Бу егетнең өйләнешеп яши башлар өчен безнең кухня хәтле бүлмәсе дә юк, ә өйләнмәс борын балалы булырга торалар! Бала—бәхетнең иң зурысы бит. Ә ул иңенә ишелеп төшәргә торган шул зур бәхетеннән баш тартмакчы. төшерергә кирәк булыр, имеш. Җүләр, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстә. " Тик Исмәгыйль бу уйларын Габделбәргә әйтмәде. Кешегә үз фикерен шундый кискен рәвештә җиткерергә ни хакы бар? Тора-бара үзләре уртак бер карарга килерләр, аңлашырлар Аларның үз эшләре ич бу.
Тик шулай да, бу турыда атна буе уйланып, дөресрәге, көнләшеп йөри торгач, күңелендә әллә ниткән ымсындырулы, өметле бер нәрсә чагылып киткәндәй булды. Башта әле ул шушы уй-чаткының ни рәвешлерәк икәнен дә чамалый, ачык итеп күз алдына китерә дә алмый торды, чөнки ул уй: "Ә бәлки. " рәвешендә, бары тик менә шушы ике сүз калыбына сыеп кына, анда да яшен яшьнәгәндәй бик тиз генә ялтырал китте. Ә шушы ике сүз артында нинди уй-фикер ята, әле ул монысын үзе дә ачыклап җиткермәгән иде шикелле. Әллә инде күңелендә ачыклап куйса да. аның бөтен мәгънәсен, бөтен тирәнлеген үз-үзеннән дә яшереп маташуымы? Ничек кенә булмасын, “Ә бәлки..."дигән бу ике сүз аның күңелен торган саен ачыграк били барды, хәтта ул бераздан ниндидер бер өмет рәвешенә кереп, баш миенең күзәнәкләренә үк урнашты. "Ә нигә тора-бара күзгә күренергә торган баланы харап итәргә ?!—дип фикер йөртте ул.—Медицина беренче баланы төшерергә дә кушмый бугай бит әле. Аннан соң хатын-кызның кайберсе бала табарга сәләтсез булып кала, диләр. Болай эшләгәндә, бу яктан да куркыныч нәмәстә юк. Алар яшьләр, әллә ничә бәбиләре булыр..."
Инде Исмәгыйльнең "болай эшләгәндә” дигән сүзләре артында авыр уйлану, фикер каршылыкларыннан соң күңелендә туган, барлыкка килгән ниндидер төгәл ачыклык ята шикелле иде. Өмет рәвешенә кергән ачыклык иде бу. Ләкин ул кинәт кенә юкка чыккалады, кинәт-кинәт күңелен: “Бәлки, кызының балага узуы дөрес тә түгелдер әле?!”—дигән шик биләп алгалады. Ачыкларга кирәк иде дә, тик бу араларда Габделбәр дә сүз кузгатмый, үзе һаман балтасы суга төшкән кешедәй йөрүен дәвам итә. Әллә нәрсә булды егеткә: шатланып-очынып йөрисе урынга, көн саен үз-үзенә бикләнә бара, бөтенләй аз сүзлеләнде, үзең сүз башламасан, көннәр буе авызын ачып берни әйтмәс. Исмәгыйль аның бу халәтен фатир мәсьәләсендә уйга батуыдыр дип юрады. Чыннан да, уйланырлык бит хәзерге хәле: өйләнергә кирәк, ә фатир юк! "Әгәр дә мәгәр бу эш мин уйлаганча барыл чыкса, аларга фатир мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәр идем.—дип уйлый Исмәгыйль.—Хәгга җиң сызганып ярдәм итәр идем. Акчасыннан да тормыйм! Тик минемчә генә барып чыксын..." Тик уен тормышка ашырырга керешкәнче, кызыйның балага узу-узмавын ачыкларга кирәк иде.
Шуңа күрә, көннәрдән бер көнне ул бу турыда үзе сүз башлады. Боровос Матюшинодагы дачасыннан кайтып килешләре иде. Юл шактый озын, көн кояшлы, матур, кәефе дә яхшы иде—әле кичә генә Молдова вәкиле белән фирма кибетләренә шактый гына җүн бәягә берничә тонна йөзем китертү турында килешү төзеделәр. Ә ул исә шактый зур керем вәгъдә итә иде.
—Иә. мәхәббәт фронтында хәлләр ничек, Габделбәр?—диде ул шаярулы тон белән.—Малай: "Әти!" дип тибенмиме соң әле? Әллә кызың алдаган гынамы? Кайчак алар, кияүгә чыгасылары килеп, әллә ниткән нәмәстәкәйләр уйлап чыгарырга да мөмкин!
Егетнең бу темага бер дә сөйләшәсе килми иде бугай, хуҗасы әйткәннәрне ишетмәгәндәй, бераз дәшмичә генә барды. Тик аннан соң гына чыраен сытып:
—Алдамаган шул... Табиб та раслаган,—дип куйды.—Мәхәббәт фронтындагы хәлләр көннән-көн катлаулана бара әле монда, Исмәгыйль Габдрахманович. Мин ирта әле балага, дим, ә ул шатлыгыннан күбәләктәй очынып йөри, табам, ди. Әйткәнне
КЕШЕНЕ ямгг яшэта
_93
исснә дә аласы килми. Тавыш-гауга, кыскасы, сугыш кырындагы шикелле—туплар шартлый. I аблелбәр ниндидер ачыну белән кулын селтәде.—Бер караганда, шатлык га кебек, икенче яктан вакыты ул түтел
Шат ый гына сөйләшмичә бардылар: икесе дә үз уйларына чумган иде. Габделбәр Фатыймасы белән кичәге очрашуларын исенә төшерде Араларында күңелсез сөйләшү булып алды
Ул килеп керүгә Фатыймасы, лотерея билетына ярты дөньяны откан кешедәй, йөгереп килде лә аныи күкрәгенә башын куеп
—Малаебызбулачак безнең. Г абделбәр! Доктор әйтте! —диде Күзләрендә шатлык нурлары балкый. Шушы хәбәрне раслап куйганнан сон гына исснә килгәндәй, сүзен дәвам итте. Нишләп атна буе күренмәдек?! Исәнме' Исәнләшергә дә онытып торам
Котлыйм. Фатыйма. Димәк, дөрес булып чыкты?
— Нишләп күренмәдек. Габделбәр?—дип кабатлап сорады Фатыйма—Әллә нәрсәләр уйлап бегсрдем. Әллә бала турындагы сүздән курыктымы икән, мин әйтәм.
—Бигрәк инде син.. Нишләп куркыйм ди мин ул хәбәрдән? Гаҗәп. күпме йөреп тә мине һаман аңлап бетерә алмадыңмы але?! диде егет. үпкәләгән сыман иреннәрен турсайтып Их син' Вакыт булмады, игуна килә алмадым Мин шат. бик шат. Фатыйма Тик менә нәрсә...
—Нәрсә? дип бүлдерде аны Фатыйма, кинәт анын тавышында ниндидер икеләнү сиземләп Берәр нәрсә булмагандыр бит ’
- Юк. юк. берни булмады, борчылма, диде егет, аны тынычландырырга ашыгып.—Барысы да әйбәт, яхшы —Габделбәр әйтәсе килгән фикерен ничек йомшаграк итеп җиткерергә дип уйланыгг. туглап калды. Бала булдыру иртәрәк гүтел микән, дип әйтмәкче идем...
—Моны ничек аңларга. Габделбәр?!—дип г аҗәпләнде Фатыйма, анын кочагыннан чыгып. Син. булачак әти кеше, фикереңне ачык итеп әйтә аласынмы? Ә?
—Беренчедән. Фатыйма, әлега син ана. мнгг әти кеше булмаган. Чокырны сикереп чыкмас борын “һоп" дияргә ашыкма' Икенчедән, мин бик ачык һәм анласпглы итеп әйттем яшәр урыныбыз да юк килеш бала булдыру иртәрәк әле! Ул. Фатыйманың гаҗәпләнүдән түгәрәкләнеп, зур булып ачылган күзләрен, балавыз сыгарга җыенган иреннәрен күрегг. өстән куярга ашыкты. Аңла. Фатыйма, бу сүзләрне әйтү җиңел түгел Сиисн турында кайгыртып кына әйтүем Габделбәр, бу сүзләренең ничек тәэсир игүен чамаларга теләп бугай, Фатыйманың күзләренә карады, аннары анын нкс кулын ла күкрәгенә кысты. Беренчедән, балага узуынмы сизсәләр, әти-әнисн күзеңне дөачырмас.. Туган-тумачаларын тагын Авылдашларын Икенчедән, синсн турында кайгыртуым бу. Фагыйма: бала табам дип саулыгыңны какшатуың бар Өлгерербез., тормыш башлана гына ич әле
•Беренчедән", "икенчедән", “икенчедән", “беренчедән", дип кабатлады Фатыйма, аны үчекләп һәм кулларын анын кулларыннан тартып алды Каптыртуын өчен рәхмәт инде. Димәк, баланы төшерергә кушасын? Дөрес аңладыммы мин сине ’ Нишләп НИШЛӘП шулай тупас итеп сөйләшәсен син. Фагыйма* Мин сиңа берни дә кушмыйм Киңәшәбез генә ич без. -диде Габделбәр, уңайсызлана төшеп Киңәш тотабыз . Синнән.. бездән кеше көләрлек булмасын Бары шул гына
Шундый акыллы киңәшен өчен «ур рәхмәт сина. дип кы г кырг кына борылды да караватына барып капланды һәм сулкылдап елап җибәрде Мин сине бөтен жаныч белән яратып үз күрегг ») син мине яратмыйсын икән. . Бодай, үзекнекен алырга гына йорнссн икән
Габделбәрнең Фатыймасы белән булган сөйләшүе шулай күнслссэ тәмамланды Ул аны хәзер яңадан күңеленнән кабат кичереп алды да. кәефе тагын гөнггс "Икс сл ярым йөреп бервакытта да сүзгә килгәнебез юк иде. бала мәсьәләсе калкып чы1>га. әйтерсең арабыздан кара мәче узып китте, тип уйлады ч.т зченнон Тизрәк бү гмә- фәлән табарга да. өйләнергә кирәк' Ямьсез хәбәрләр тарала башлаганчы оерга \ кмаигу хәерле. Чыннан да. нишләп югалтырга ди ул күнә күренергә торган баллны' Әйткәч гә. Фагыйма гаебе генә түгел бит б\ Үз бәхете белән тусын'"
Ә Исмв1 ыйльнен исә үз уйлары Шушы көннәрдә башында ту ып өлгерт ән фикерен бу егегко ничегрәк җиткерү турында уйланып бара Четерекле мәсьәлә бит. монда бик оста дипломат булу кирәк Дөрес, әлеге ул уй-ниятләрс хакында Людмиласы
ӘХӘТ САФИУЛЛИН
белән сөйләшмәгән иде. Чөнки бу Людмиласының авырткан җиренә кагылу, ярасына тоз салу булачак Шуңа күрә хатынының йөрәк ярасына аны төзәтерлек, һич тө булмаса ниндидер шифасы булырлык, җиңеллек китерерлек итеп каг ылырга кирәк Мәсьәлә уңай чишелеш ягына таба борылмыйча торып, аның белән бу турыда сөйләшү мөмкин түгел. Кирәк тә түгел!
Башта Габделбәрне күндерергә кирәк. Ә Фатыймасы белән ул, бары тик ул гына сөйләшергә тиеш. Кызның авырга узуы расланган. Монысы бик яхшы. Габделбәр аның бала табарга җыенуына каршы. Монысы да бик яхшы. Каршы булмас идс— торыр җирләре юк. Монысы үтә дә яхшы. Бәлки, үз уен тормышка ашыру юлында нәкъ менә монысы хәлиткеч нәмәстәкәйдер. Сөйгәнең белән бер түбә астында яшәр өчен кайбер югалту-корбаннарга бармыйча булдыра алмаслар...
Ләкин сөйләшүне ничегрәк башлап җибәрергә соң? Шнк-шөбһә тудырмыйча гына, шушы юлның бердәнбер икәнен ничегрәк төшендерергә?
—Аңлыйм мин сине, Габделбәр, яхшы аңлыйм,—дип башлады ул сүзен, үз-үзе белән сөйләшкәндәй әкрен генә.—Өйләнешеп, бер-берең белән сөешеп туймыйча яшәр урыныгыз да юк. Ә монда, җитмәсә, бала мәсьәләсе килеп чыкты. Шактый четерекле синең хәл. Җитмәсә, тиз генә өйләнешмәсәгез, кызын турында яман сүзләр дә таралып өлгерергә мөмкин. Бер теленә кердеме, безнең халык өзми дә, куймый да бит ул! Авыр синең хәл, авыр...— Исмәгыйль әле генә әйткәннәренең егет күңеленә барып җитүен көткәндәй, беразга тынып калды.—Ярдәм кулы да сузасы килә сиңа..— Ул, үз уйларына чумган кеше сыман, авыр гына көрсенеп алды да тагын сүзсез калды. Бу юлы шактый вакыт сөйләшмичә барды. Әйтерсең, башлаган сүзен дә, янында Габделбәр утыруын да онытты. Сүзен, уйларыннан айнып киткәндәй, бераздан гына дәвам итте.—Тик мөмкинчелек юк... Аннан соң син миндә нибары ярты ел гына эшлисең Ә кешене белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк, дигән безнең бабайлар...
Мин нәрсә, начар эшлимме, Исмәгыйль Габдрахманович?—дип бүлдерде аны Габделбәр.—Әгәр булыша алсагыз, мин көнен дә, төнен дә...
—Ышанам мин. ышанам. Начар эшлисең дип әйтә алмыйм, молодец, тырышасын. Мөмкинлек юк бит, мөмкинлек. Фатир зур проблема ул хәзер.—Син шуны аңлыйсыңмы соң, егет, дигән шикелле, Исмәгыйль Габделбәргә карап алды. Йөзе караңгы иде — Ләкин дөньяда хәл итеп булмаган нәмәстәкәй юк. Теләк булганда, әлбәттә...
"Теләк”, “теләк...” дип кабатлады Габделбәр.—Теләк белән генә эш майтарып булса икән, Исмәгыйль Габдрахманович. Дәрт бар, дәрман юк. дигән шикелле, хәзер ул теләк дигән нәрсәдән бигрәк, кыштырдый торганы кирәк. Алдан акча йөри торган замана бит хәзер! Аның белән теләсә нинди теләкне дә тормышка ашырып була.
—Дөрес, замана шундый. Ләкин теләк булмаса, анысы да күктән төшми ич аның...
— Акчасы булуын теләмәгән кеше юктыр дөньяда. Ләкин аңа карап кына керми шул ул. Менә шунысы начар.
— Әлбәттә!—диде Исмәгыйль, тик аңлашылмады: "әлбәтгә”се акча теләмәгән кеше юктыр дигәннеме, әллә аңа карап кына керми дигәнне раславы идеме?—Теләк кенә аз, әлбәттә. Ярар, монысы аңлашыла инде аның. Син хәзер бүлмә-фәлән эзләп йөрисеңме соң?
— Берничә җирдә булдым инде Әй, кыйммәт тә сорыйлар, Исмәгыйль Габдрахманович! Юк кына бүлмәләр дә ат бәясе тора. Әле кайберсенең кешечә яшәрлеге дә юк.
—Шулайдыр, шулайдыр,—дип раслап куйды Исмәгыйль.—Ихтыяҗ зур, шуна каералар бәяне. Ләкин сезгә вакытлы торак түгел, ә үз куышыгыз кирәк, Г абделбәр.
Үз куышыгыз!
—Әллә сез минем кыз белән сүз куештыгыз инде?!—дип көлде I абделбәр.—Ул да, үз куышыбыз кирәк, дип колак итен ашый...
—Дөрес әйтә ул. Кеше почмагында яшәгәнче, кечкенә булса да. үз почмагын яхшы, диде Исмәгыйль һәм эченнән генә сүзне һаман төп мәсьәләгә юнәлтә алмавына үз-үзен ачуланып куйды.—Хатын-кыз гел хаклы ул. Менә син, хәзергә бала кирәкми, әле иртәрәк, дисен, ә кызың хаклы бит Юк, юк. мин сине дә аңлыйм, син дә хаклы. Ләкин докторлар беренче баланы төшерергә кушмый. Аннан сон бала булмаска мөмкин Шуңа күрә табарга кирәк аны, табарга! Табалар бит шулай. Япь- яшь кенә кызлар таба.. Аннары калдырып чыгалар...—Исмәгыйль Габделбәргә карап
алды Бала жанмн да кыймыйлар, үзләре дә сау-сәламәт, тора-бара. әйтик, тормышлары җайланып киткәч, теләгән чакта бала табарга дә сәләтле булып калалар Димәк, хатын да, баласын табып, шунда калдырып чыксын’ Шулаймы. Исмәгыйль Габдрахманович-'
Мин, шулай эшлиләр, дидем Ә менә әлегә син теләмәгән ул балагыз мәсьәләсендә —әгәр дә ул исән-сау булса, әлбәттә1—башкачарак эшләп булыр иле Шунын хакына сезнен ике бүлмәле фатирга хуҗа булу мөмкинлегегез бар Хәлегезгә кереп, шушы нәмәстәкәйнс башкарып чыгуны үз өстеме ала азам
Минем башка менеп җитмәде әле бу нәрсә Тел төбегезне аңлый атмыйм, ничек фатирлы була алабыз сон без. ә. Исмәгыйль Габдрахманович’
-Моның нәрсәсен аңламыйсын инде?—дип гаҗәпләнгән булды Исмәгыйль Фатыймаң баланы таба да, безгә, минем хатынга бирә Аңлашылдымы? Бата тудыру йортында калдырып чыкканчы, ул бала. яхшы, ышанычлы кулга эләгә Базазар йортында кангырап йөрми Әгәр дә мәгәр хатынынны менә шушы нәмәстәкәйгә күндерә алсан, бер ай дигәндә икс бүлмәле фатирга керәсез дә утырасыз1
—Чынмы-' дип бөтен йөзе белән балкыды Габделбәр —Чыңзал та үз куышыбыз булачакмы. Исмәгыйль Габдрахманович?!
—Әйттем бит: хатынынны шушыңа күндерә азсан. шушы ай эчендә өйләнешеп, шунда яши башлыйсыз -Ул бераз тынып калды да һәр сүзенә басым ясап дәвам итте. Тик туачак бала безнеке булырга тиеш' Бу кадәрссс аңлашылгандыр —Соң... әлбәттә инде, диде Габделбәр һәм кинәт кенә сагаеп калгандай булды Ә ни... хатынны күндереп булырмы икән соң бу эшкә?
—Күндерә алмыйсын икән, күндермисең генә Анысы синең эш. Мин сина фатир мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәргә телим Шунын иң кулай, иң ансат, ин очсыз юлын тәкъдим изәм. Теләмәсен, ирексезләмим ич мин сине
Уйланырга кирәк монда, Исмәгыйль Габдрахманович Уйла, әйдә, уйла! Әгәр шундый гарантия бирә алсагыз әйтерсең. Шуңтук сезгә фагнр хәстәренә керешәм. Ул минем кесәдә йөрми, аны табасы бар әле
Трамвай йөртүченең "Достосвский тукталышы" дигән тавышы Фатыйманы уйларыннан арындырып җибәрде һәм ул ашыга-ашьна вагоннан гөигте Тормыш турындагъ) уйлары да шунда өзелгәндәй булды Юк. өзелмәгән икән Сош ы көннәрдә уйлар кочигында яши дияргә була аны Башына лллә ниткән уйлар килә Башта күнслен балага узу шатлыгы биләп алды Белмим, нигә шатлангандыр ул бу хәлгә? Булачак баланын әтисе, сөйгән егете I абделбәр белән алег ә бер түбә астында яшәмиләр ләбаса! Әйе, кияүдә түгел ич әле ул. Шуна күрә бу хәл нинди шатлык булсын ди. җү.зәр* Киресенчә, ирсез килеш корсак күтәрү безнен халыкта элек-электән «ур гөнаһ саналган, жүнсеэлек, оятсызлык билгесе дип йөртелгән Менә корсагын күгкараш төшәрлек булып түг әрәкләнә башлагач, үзең да си зәрссн әле моны Җир ярылса, җир тишегенә керердәй чакларын булыр
Фатыйманың башына кырыкмаса кырык төрле уй килә Ул үзе кинәт берничә Фатыймага өйләнеп калды бугай Шуларнын фиксрсләрс төрле берсе болан дисә, икенчесе алай түгел ди. берсе нәрсәгәдер сөенсә, икенчесе көенә, шуна сәбәпләр эзли, җанын тырный Булган шатлыгын да көенечкә әйләндерер!ә тырыша Кыз база үзенең сафлыгын кияүгә чыкканчы сакларга тиеш!" Бу абн-бабаларыбыздан килгән, тагар кызларына балачактан ук сеңдерелә торган борынгы гадәг Ә “Син аны боздың Саклый алмазын син Ашыктык! Мизгелдә йомшаклык күрсәттең
Әнә Габделбәр до үзгәреп кигге шикелле Юк. качып йөрми, азай да сирәгрәк күренә башлады Әллә шулай тоела гынамы * Хәер, аны да гаепләп булмый >ш кешесе Алай гына да түгел, кеше кешесе, начальнигы җибәрмичә, шактый соңарган көннәре бар
Карале, озын гомерле булыр, әнә, үзе до тулай торак янында басып тора түгелме1 Аны көтүедер Фатыйма чаттан борылуга ана таба кило башлады Авына колагына җиткән, сөенечле хәбәре булганга охшый Исәнме. Фа1ыйма' дин елмайды ул
—Сәлам, Габделбәр! Нигә балкыйсын бу хәтле? диде Фатыйма, күрешеп Шатлыгын эченә сыймаган кеше кебек син бүген
ӘХӘТ САФИУЛЛНН
-Мин гел шулай ич, Фатыйма. Бүген генәмени? Нигә кара көеп, кайгырып йөрергә'.’ Муеннан бурычка баткан юк бит әлегә!
Алар сөйләшә-сөйләшә Фатыймалар бүлмәсенә керделәр. Иптәш кызлары өндә юк: бүген ял көне, кайсы кая таратышып беткәннәр. Фатыйма сумкасыннан әле генә "Колхоз базарьГннан алып кайткан итне, яшелчәләрне суыткычка алып куйды да кухняга чәй куярга чыгып китте.
—Йә, дөньяда ниләр бар. Габделбәр'’—дип әйләнеп керде ул бераздан һәм табын әзерләргә кереште.—Эшләп йөрисеңме?
—Дөньяда үзгәрешләр юк. тан ата да кич була,— дип көлде егет.—Эшли-эшлн вакыт үткәне сизелми дә. Ә мин һаман буйдак булып йөрим! Кайберәүләр буйдак егеткә ничек авыр икәнен аңларга теләми..
—Аһ. аларны! Шелтә белдерергә кирәк аларга! Аңларлык итеп!—дип көлде Фатыйма.
—Хәзер кешене шелтә белән генә җиңеп буламыни?! Усал заман бит хәзер. Колакларын борырга кирәк, дисәң бер хәл...—Г абделбәр кызның колагыннан тотты. — Менә шулай итеп.
—Карале, авырттырасың ич. җүләр. Җибәр!
—Ничек анда, малай үсәме-’—дип елмаеп сорады Габделбәр, табын әзерләп маташкан Фатыймасының корсагына башын куярга тырышып.—Беләсеңме, нәрсә... Табарга кирәк булыр аны. һичшиксез, табарга!..
—Аңламассың сине. Шушы көннәрдә генә, бала иртәрәк әле безгә, дидең, ә бүген киресенчә сөйлисең...
—Мин хәзер дә: "иртәрәк”,—дим Ләкин ни... беренче баланы төшерергә ярамый икән. Бала булмый ди аннары Димәк, табарга кирәк...—Габделбәр инде иң мөһимен ничек әйтергә соң, дигәндәй.уйланып, туктап калды, тирән генә сулап куйды.— Аннары больницада калдырырга да була... Әгәр теләмәсәк, дим... Ни бит Шулай эшлиләр бит...
Ни сөйләвең бу, Габделбәр?!—диде Фатыйма, гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләндереп—Ничек калдырырга?! Нигә калдырырга?! Үз балаңнымы?! Өйләнмәс борын акылдан язасынмы әллә син?!
—Туктале син, тукта. Фатыйма. Син үзең дә әллә нишләдең соңгы вакытларда Сүз әйтергә ярамый, кабынырга гына торасың. Башта төшенеп җитәргә кирәк Тыңларга... Әйтеп бетермәдем бит әле мин...
—Әйткәнең дә җиткән Артыгы белән аңлашылды. Син мине яратмыйсың икән Йә. нәрсә әйтмәкче идең тагын?
—Тик ни аңларга тырыш син мине, Фатыйма! һәм... бүлдермә... әйтеп бетергәнче...—Габделбәр тирән итеп сулап алды да, күлмәк якасы төймәсен чишеп җибәрде.—Беренчедән, сөймәсәм. яратмасам, мин синең белән йөрмәс идем Икенчедән, икенчедән яратам мин сине. Өченчедән, минем синең саулыгың турында кайгыртуым Дүртенчедән, безнең ике бүлмәле үз фатирыбыз булачак, Фатыйма! Ишетәсеңме? Ике бүлмәле! Син әйтмешли, үз куышыбыз булачак безнең, Фатыйма! Тик ни... бала тугач... исән-сау туса, дип әйтүем... аның өчен баланы бирергә кирәк... Төшергәнче шулай яхшырак булыр бит...
Нәрсә-ә?! Балаңны фатирга алыштырыргамы?! Мондый уй ничек башыңа килде синең, ә? Җирбит! Оятсыз! Моннан соң мин сине ничек кешегә санап йөрергә тиеш ди. ә'” Бар. чыгып кит! Күземә күренәсе булма!—Фатыйма сулкылдап елый башлады.—Иң якын кешемә санап йөрим бит шуны!..
Туктале, Фатыйма, тукта! Ашыкма, кызма! Син аңлап җиткермәдең, ахры, сүз үз фатирыбыз турында бара ич, җүләр булмасаң. . Ике бүлмәле турында! Күктән төшәргә торган бүләк бит бу! Уйлап кара, башка мондый мөмкинлек беркайчан да булмаячак! Үзе кулга керергә торган бәхет...
-Бар, чыгып кит!—дип Фатыйма Габделбәрне ишеккә таба төрткәли үк башлады.—Бәхетең дә кирәкми, үзең дә! Балаңны сатып алган бәхет кирәкми мина. Бар, башка күземә дә күренәсе булма!
Хәзер сүзне дәвам итәргә тырышу ахмаклык иде, шуңа күрә Габделбәр үзе дө чыгып китү ягын карады. Алай гына да түгел, бу сүзне башлавына да үкенде. Фатыймасының ни әйтерен, бала мәсьәләсендәге фикерен белә иде ич инде югыйсә. Белә торып бит, белә торып...
Чыннан да, нык ялгышты Г абделбәр Югыйсә Фатыймасын борчуга салмыйча, үте уйлап йөргәнчә генә эшләсә ни була иде9 Хужа Насретдин шикелле. Ул бер патшанын ишәген укырга өйрәтергә атынган ич. аптырап тормаган. Ун ел эчендә әллә патша, әллә ишәк үлә. дигән. Әлбәттә, атар очрагында эш катлаулырак тора Хәер, шуннан ни булган? Ин мөһиме—Фатыйма гына сизмәсен, бала үле туды, дигәнгә ышансын Ә врачлар белән Исмәгыйль Габдрахманович үте сөйләшер Акчасы күп. теләсә нинди эшне әйләндереп чыга алырлык Тик хәзер ана бу эшкә хатын риза түгел, дип ничек әйтергә? Тукталс. нигә дөресен әйтмәскә ди9 Дөресен әйтергә дә планнарына бераз үзгәреш кенә кертергә. Бары шул гына. Хәзерге вакытта максат— тиз генә өйләнеп, үз фатирыңа кереп утыру! Моны Фаты иманын йөкле икәнлеге кеше күгенә чагына башланганчы эшләргә кирәк Бер караганда күнслсез сөйләшү дән сон монысы да -җинел булмас әле анын Килешүе авыр булыр, авыр Куып ук чыгарды бит Нишләтәсең, Габделбәр үзе гаепле Ярар, бераздан тынычланыр әле
Ә Фатыйманың һич тә килешергә исәбе юк иде. Габделбәр белән булган шушы сөйләтүләреннән сон бу кешегә карата ачуы шул дәрәҗәгә җитте, аны ул сүз белән генә аңлатып та бир.» алмый иде. "Ничек мина шундый шакшы тәкъдим ясый алды ул?! - дип нәфрәтләнде Фатыйма, әле һаман елавыннан туктый алмыйча Моны нн якын дип йөргән кеше түгел, иң кара эчле дошман ла эшләмәс! .Адәм актыгы ул моннан сон Мондый кеше белән яшәгәнче, гомер буе ялгыз яшәвен мен мәртәбә артык' Моннан соң килмәсен дә. йормәсен дә! Бетте, ара өзеште! "
Фатыйманы әллә ниткән үкенечле уйлар биләп азды Г абделбәр белән танышкан көисн каһәрләде, үзенең кы злыгын юг алткан көнендәге саксызлыгы. мизгел эчендәге йомшаклыгы, хискә бирелүе очен үз-узен нн шакшы сүзләр белән ачуланды
Ә бит Габделбәре көчләмәде аны, үзе әллә нишләде Башы әйләнеп киттеме, әллә анын иркәләвеннән, назыннан хушсыз калдымы ’ Бик тә гади, бик тә көтмәгәндә килстт чыкты бит ул...
Бергә эшли торган иптәш кызы фатирына Яна елны каршыларга барганнар иде Габделбәр белән. Матур гына утырдылар. Музыка, бию. Шәрабны да тагып кына карады анда Фатыйма, чөнки момын ише нәрсәне кабып га караганы юк иде. Ләкин ганаы вакытында, ничек шулай килеп чыккандыр. I абделбәр белән икесе, кунаклардан аерылып, валье әйләнә-әйләнә, башка бүлмәг ә килеп керделәр I абделбәр шунда аны кысып-кысып кочаклар!а тотынды, колагына берссннән-бсрсс матур, ж ымлы сүзләр пышылдады, шашынып-шашынып үггте. Әйтерсең ел буе күрешмәгәнмөр. Югыйсә моңарчы да үпкәне дә. кочакла! аны да, хисле, яг ымлы сүзләр әйткәне лә бар иде. Ә монда нишләптер анын кочуы да, үбүе дә, сүзләре лә барысы-барысы ла бөтенләй үзгә иде, исерткеч иде. Ниндидер сихер көченә ия иле бугай алар Фатыйма әнә шул минутларда үзен әкият дөньясында, бәхег диңгезендә итеп тойды Ана рәхәт иде, ул бәхетле иде . Ул егеткә бернинди каршылык та күрсәтә алмалы Дөресрәг е, каршы.тык күрсәтер халәттә түгел иде.
Аннан сон ул күңеленнән шушы мизгелне, шундагы йомшаклыгын, хисләр ташкынында эрүен үкенеп-үкснеп искә алса да, шул көннән башлап I абделбөрс теләгенә беркайчан да каршы килә алмалы Меггә хәзер шунын җимешен татый балага у зды. Тик хәзер үкенүдән, ялгыш адымын өчен үзенне-үзен битәрләүдән, Габделбәрне каһәрләүдән ии файда9 Аны гаепләп тә булмый бит I аспләрг ә кирәкми до ул, Фатыйма, үзе гаепле ләбаса! I аспле? Нишләп гаепле булсын ди у т ” Җ,и иән барлыкка килгән бала түгел, сөйгән кешесенең баласы. Уртак җимешләре
Сәйгән кеше? Сөйгән кеше шулай эшли диме? Сөйгән кеше үз баласын фатирга алыштырырг а да әзер була димени?!
Уйлар, уйлар Хәзер ачар Фатыйманың бөтен барлыгын биләп алды Нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына йөрсә дә. шул уйлар диңгезендә йөзә Берсенмөн-берсе күңелсез бит әле алар' Менә шушы очрашуларына хәтле ничек бәхетле булган икән ул! О Фаз ыйма үзе әнә шул бәхетен си змн. шунын кадерен белмичә яшө| ән Шул бәхсгснси кадерен белеп, Габделбәренә: 'Ярар, азайса, тизрәк бер почмак тап та шунди яшн башларбы з". дип кенә әйтәсе иле ана. Аннан сон. тора-бара, җае чыгар, барыбер урамда калмаслар иде. Яшн бнт әле кешеләр Әнә. үзләренең тулай торакларындагы кечкенә генә бүлмәләрдә икешәр бала үстереп ятучы 1анләләр бар Әлбәттә, монын рәхәг тормыш дип әйтерлеге юктыр. Ләкин нишлисен, кая барасын ’ Анын каруы бергә яшиләр, бер-берсен ярагышкач түзәләр Ал арга да җинел түгелдер
Ө син, әле кияүгә дә чыкмаган килеш, Габделбәрең алдына кулдан килмөстөй эшләр кушасың Үз куышың булу яхшы, имеш! Бу яңалыкмы? Моны Габделбәр үзе белмиме? Ләкин кайдан аласың ди ул куышны? Кем әзерләп куйган ди аны сезгә?! Бетте ул хәзер чират торып фатир алулар! Бетте, юк ул, юк! Ә син ‘‘куыш" та “куыш" ." Менә шул куышны эзләп йөреше бит инде Габделбәрнең... Ә син, матур гына, җайлап кына аңлашасы, мәсьәләне уртага салып тыныч кына сөйләшәсе урынга, аны куып ук чыгардың. Кеше түгел, имеш. Җүләрләнүең бу синең, жүләр сатуың. Ярар, куып чыгардың ди. Шуннан нәрсә ’ Шуннан сиңа ни файда? Аны куып чыгарып фатирлы булдыңмы? Минутлык ачуыңны гына бастың, бары шул гына. Ә ул башка килмәсә, нишлисен, кая барасын1 Әлегә ярый, корсагың беленми, ә беленә башласа?! Әйтик, әниең яисә әтиең сизсә, күрсә? Син монда, шәһәргә, рәхәтләнеп зина кылып йөрергә дип килдеңмени, диеп җаныңны ашый башласалар, ни дисең? Яраткан егетемнән ул, без тиздән кавышабыз, дисенме? Кайда соң ул элек безгә сәламнәр җибәреп торган Г абделбәрең, нишләп күренми, дип күзеңә карап сорасалар? Ул чагында икенче көнне үк зинһарлап аборт ясатырга чабачаксың бит! Үзең чабачаксың! Ул чагында, синеңчә фикер йөртсәк, үзеңне дә кеше дип атап булмый ич! Шулай түгелмени? Алайса, нишләп дәшмисең, нишләп башыңны түбән иясең? Ә?
Фатыйманың башында кырыкмаса кырык төрле уй бөтерелә, кырыкмаса кырык төрле фикер сугыша. Хәер, ул хәзер үзе дә ике-өч Фатыймага әйләнде бугай, һәрберенең үз фикере, үз уе. Аларны тыңлый-тыңлый акылдан шашарсың...
Габделбәр, Исмәгыйль Габдрахмановичка хәлнең дөресен сөйләп, мәсьәләне чак кына башкачарак чишәргә туры киләчәге турында үз планын җиткерде. Аның асылы шунда: Фатыйма базаны таба, ләкин аның өчен ул “үле" туа, Исмәгыйль табиблар белән эшне үзе хәл итә, ә шул ук докторлар белән сөйләшеп-килешеп Фатыйма белән бер үк көнне база тудыру йортына кергән хатыны аннан бала белән кайта. Үз баласы белән.
—Йә, ничек, шулай барамы. Исмәгыйль Габдрахманович?—дип сорады Габделбәр, мәсьәлә чишелешен кыскача гына аңлатып биргәч.—Фатыйма берничә көн кайгырыр, уңайсызланыр, әлбәттә. Ләкин башка юл юк: үлсә үлә, ләкин болай бирми ул аны!..
—Бермә-бер катлауландырдың син бу эшне. Болайга калса, мин аны күптән эшли идем инде. Ике бүлмәле фатир чыгарып салмыйча да.—диде Исмәгыйль, уйга калып Докторлар белән сөйләшеп, ташлап калдырылган берәр баланы алырга була иде. Яисә балалар йортыннан Тик безгә баланың үз анасы исән булуы шарт, чөнки аны имидән аерганчы үз анасының имезүе кирәк. Менә эш нәмәстәкәйдә. . Димәк, без килешмәдек, Габделбәр. Сине фатирлы итмәкче идем, барып чыкмады инде алайса...
Бу сүзләр шоферны өнсез итте, хәтта бер мәлгә күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Сүзсез калды, зиһене таралды. Таралыр да! Үз фатирыбыз була дигәндә, шул якты өметне төбе-тамыры белән йолкып атсыннар әле! Өнсез капырсын да калырсың моңа! Бу айда ук кереп утыра аласыз, дигән иде бит Ә менә хәзер. Юк. юк, нәрсәдер эшләргә кирәк—фатир дигән татлы кисәк кулдан ычкынып бара лабаса! Мондый мөмкинлек башка беркайчан да булмаячак!..
—Фатыйма үзе имезер, Исмәгыйль Габдрахманович!—дип кычкырды Габделбәр, әле генә башыннан яшен тизлегедәй чәчрәп киткән уен ахыргача үзе дә аңышып бетмичә.—Әйе, үзе имезер! Әнисе бала тапканда үлде, диярләр дә имезергә ана бирерләр -Тик Габделбәр шундук кулын селкеп куйды.—Юк, юк... алай түгел, алай түгел. Әнисенең сөте юк, диярләр... Йә ничек, Исмәгыйль Габдрахманович?
—Мөмкин шикелле дә...
—Ничек кенә әле!—диде Г абделбәр, шатлыгыннан балкып.—Больницадан чыккач та барып имезер...
—Белмим инде, белмим... Ләкин кисәтеп куям: ул баланың кемнеке икәнлеге турында бер генә сүз ычкындырсаң да..—Исмәгыйль, ни буласын башына китерергә тырышкандай, туктап каплы.—Кемгә булса да тишсәң, дөньяда яшәмисең! Икенче көнне үк, юк. шул ук көнне теге дөньяга олагасың... Юк. үзем бармак белән дә чиертмәм, чөнки тавык суйганда да карап тора алмыйм—кан күрергә ярамый.. Ә менә кан яраткан кешесен табармын...
—Сез нәрсә инде. Исмәгыйль Г абдрахманович ” Мин ни теләсә нинди йомышыгызны . Барысы да әйбәт булыр, сөйләшкәнчә
Килешенде Инде алда торган бу зш турында шушы көнне кич белән үк Исмәгыйль хатыны Людмила белән дә сөйләшеп алды Дөресен әйткәндә, бу әңгәмәне башларга курыккан да иде, чөнки анын авырткан ярасына кагылганын белә ич ул Ләкин, ни гажөп. Людмила бала мәсьәләсендәге бу сөйләшүне тыныч кабул итте Исмәгыйльнең аңлавынча, ул бу турыда үзе дә уйланып йөргән. Шуңа күрә сөйләшүләре канчандыр башлаган сүзләрен дәвам итү кебегрөк кенә килеп чыкты
—Кирәк шул безгә бала, бик кирәк!—Людмила, ике кулы белән иренен муенын кочып, иреннәрен анын иреннәренә тидерде.—Сиңа әйтергә кыймыйча гына йөрдем. Болай кимсенеп яшәү бик авыр. Канатсыз кош шикелле.
Исмәгыйль шулай гиз анлаша алуларына шатланып куйды. Әлбәттә, хатынына барысын да сөйләп-әйтсп бетермәде. Баласы безнеке булачак хатын аннан баш тартырга жысна икән, дип кенә аңлатты. Ә бала өчен ике бүлмәле фатир бирергә вәгъдә и гүе турында ләм-мим сүз дә әйтмәде Гомумән, Исмәгыйль хагын-кызга бик ачылып китмәү ягында иде. “Хатын-кызга үзен кирәк санаганны гына җиткерү хәерле,—дип әйтә торган иде ана мәрхүм әтисе. Артык әйтеп ташласан. аннары у л синең жаныңны ашарга мөмкин
Хәзер вап>дә ителгән фатирны табарга кирәк иде инде Ул Габделбәргә андый вәгъдә биргәндә элеккеге күршеләре Мәрзия әби фатирын күздә тоткан иде Икс ай чамасы элек базарда күргән иде, бик бетәшкән, мескен Күрәсең. Нургата бабай үлгәннән сон яшәве күпкә авырайган Аннан сон кешене уй белән ялгызлык га бик бетерә бит. Бигрәк талу яшәделәр Нургата бабай, карт булса да. җир җимертеп йөри иде бит әле Тиктормас кеше иде, мәрхүм Мәрзия әбине иггнгә лә җибәрми иде Ә менә хәзер, нишләсен, бар нәрсәгә дә үзенә ЙӨ1 ерергә туры килә Ьар.лы-кжлы сау тыг ы белән
Мәрзия әби базарда ите казылыкка юнып алынган сөяккә чират гора идс Килеп күрешкәч, башта Исмәг ыйльне танымыйча торды. Танып алгач, үз туганын очраткан кеше шикелле, сөйләшеп сүле бетмәде, бөтенләй ачылып китте карчык Гормышыннан зарлана, яшәве авыр. ди. пенсия акчасы бернигә дә жнтми. ди. бнк сш авырыйм, .ти Шул чакта Мәрзия әбисе Исмәгыйльгә шулкадәр кызганыч булып гоеллы. ана өч килограмм менә дигән ит сатып алып бирде Шунда карчыкның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Людмила турында да сорашты, күп итеп сәлам тапшырырга кушты, кунакка чакырды
Менә бүген Исмәгыйльнең Мәрзия әби янына җыенуы, фатир мәсьәләсендә карчмкнмн кылларын тартып карау иде исәбе. Бәлки ике бүлмәледә кактырып яшәп ятадыр, бәлки анын үзен карап-тәрбияләп торырга кеше кертергә кирәктер’ Ул күн кенә күчтәнәчләр сагын алды Карчык өйдә иде. Исмәгыйльнең килеп чыгуына бнк тә сөснле. нишләтер! ә. кая утыртырга белмәде
Людмиладан сиңа күп сәламнәр. Мәрзия әби. диде Исмәгыйль, алым килгән күчтәнәчләрен өстәлгә буша га-буига га. Менә бера г күчтәнәчләр җибәрде әле ү генә Рәхмог. улым, рәхмәт, миннән дә сәлам җнтксрсрсен И-и бу тамаша әйбер җибәрәләрме инде, ә' Расхутланып йөрисез..
Ниткән расход ди. Мәрзия оби?! Аллага шөкер, икебез дә иплибез, диде Исмәгыйль һәм урындыкка утырды да бүлмәгә күз салды Йә. ничегрәк яшәп ятасын. Мәрзия әби? Берүзеңә генә күңелсез түгелме ’
Ой, улым, ялгыз ксигенсн тормышын әйтмә инде син анын. диде карчык, зәңгәрсу тамырлары бүргеи торган, коры сөяккә калган кулын селтәп Картлык түгел шатлык, димәсләрме аны Ьср көн кыштыр-мыштыр йөргән булсаң, ике-өч көн урын өстендә Ялгызлык бит читен икән, у гым. ялгызлык Ул башындагы яулык чите белән авызын каплап, елап җибәрде Нургата базын исән чакта оҗмахта яшәгенмен икән
Ярар, елама инде. Мәрзия оби. Нишләтәсең инде аны диде Исмәгыйль, кунакны гынычландырырга тырышып Ьернишләп тө бу тмыи Тормыш дигән нәмәстокәй шулай инде ут Барыбыз ла шунда буласы, тик һәркемнең үз вакыты Шулай анысы, улым, шулай. Кем белә, бәлки бүген вакыт җилсендер Барысы да Ходай кулында Үлемнән калган кситс юк Карчык аулыгы белән күз яшьләрен 7*
сортеп алды—Мөмкин булса, патшалар калырые аннан...
—Хәзер ничә белән барасын син. Мәрзия әби?—дип сорады Исмәгыйль.—Ничә
яшь сиңа. дим.
—Күп инде, улым, бик күп. Ходайның биргәненә шөкер, җитмеш алтынчыга китте.
—Сөбханалла, шактый икән шул. Ялгызлыктан котылырга кирәк сиңа, Мәрзия әби. Әле менә шушы көннәрдә генә укыдым, синең кебек өлкән яшьтәге берәү үлеп киткән шулай... Ул да ялгыз булган. Шуның үлгәнен беркем дә белмәгән! Шакшы искә чыдый алмыйча ишеген ватып керсәләр, кортлап беткән ди, мескен.
—Алла сакласын. Алла сакласын! Булыр, улым, булыр. Хәзер һәркемнең үз кайгысы, кешедә кешенең эше юк. Андый көннәргә калдыра күрмәсен инде Ходай!
—Андый хәлләр адым саен бит хәзер. Дөнья хәлен белеп булмый, мин әйтем, күршеләр дә белми калыр.—дип дәвам итте Исмәгыйль сүзен.—Үтереп чыгулары да бар. Хәзер кешене чебен урынына да күрмиләр. Әле менә шушы арада гына радиодан сөйләделәр... Бер бабайны үтереп, тураклап бетергәннәр ди. Фатирын алыр өчен ди Ул да ялгыз яшәгән. Әллә, дим, Мәрзия әби, картлар йортына керәсеңме9 Ашаталар- эчертәләр. авырсаң—карыйлар. Кеше арасында җиңелрәк булмасмы, дим.
—Әй, улым, андый көннәргә калдырмасыные инде Ходай. Яхшы җир түгел.
Исмәгыйль эченнән генә борчылып куйды: димәк, карчык анда барырга атлыгып тормый.
—Анда эләгүе дә ансат түгел, Мәрзия әби,—диде ул.—Мин бит элеккеге күрше булганга күрә генә. Тукта, мин әйтәм, ялгыз кеше белән ни булмас... Карале, Мәрзия әби, сораганым юк: бер балагыз да булмадымыни соң сезнең?!
Карчык озак вакыт бер сүз дә дәшмичә торды. Әйтерсең, соравын ишетмәде. Тик бераздан гына тирән итеп көрсенеп куйды, хәтта кулындагы чәе түгелә язды һәм калтыранган тавыш белән:
—Барые, улым, барые безнең бер малаебыз,—диде. Кайчандыр кара булган, ләкин тора-бара инде вакыт төссезләндергән-уңдырган күзләреннән берәр бөртек яшь чыгып, җыерчыклар баскан, бөрешеп беткән ике бите буенча тәгәрәде.—Марҗага өйләнде дә, әтисе, күземә күренмә, дигәч, Чиләбе шәһәренә китеп барганнарыс Нургата бабаң бу якка бик кырысые. мәрхүм. Динебезне, денебезне саттың, дип күзен дә ачырмады шул. Шунда үлеп калды улыбыз. Марҗасы белән дә тынышмадылар... Язмыштыр инде, үзенә кул салган...
—Гафу ит. Мәрзия әби. әллә нәрсәләрне исеңә төшерттердем. Белмәгән идем...
Карчык дәшмәде. Шул малайлары турында уйлый иде бугай. Ә Исмәгыйльнең, килгән-килгән, мәсьәләне ачыклап китәсе килә иде. Барып чыгарлыкмы бу эш, әллә башка вариант эзләргә туры килерме? Әлбәттә, болай очсызга төшәчәк иде.
—Пенсия дигәннәре җитеп барамы соң, Мәрзия әби?—дип сорады ул.
—И-и, улым, кая инде ул?! Хәзер бит аның квартирына да күпме түләргә кирәк! Җитмәсә, газ, ут бәясе дә артып кына тора. Эшләр бөтенләй харап булырые, ярый әле ыльгута дигәннәре бар.
—Ичмаса, яныңа квартирантлар дә кертмисең, Мәрзия әби... Картлык көнендә карап торырлар, бераз акчасы да булыр иде шунда,—диде Исмәгыйль, бөтен барлыгы белән аның хәленә керергә тырышкандай—Акылдан шашарсың монда берүзең!.
—И-и, улы-ы-ым,—дип сузды карчык һәм кулларына күз салды.—Үземнең дә уйлаганым бар бу турыда. . Ләкин халык начар бит хәзер, улым. Кеше бер-берен күралмый. Хәтта мал бүлешеп, туганнар белән туганнар суд юлларында йөри.. Кертерсең дә... гора-бара үзеңне куып чыгарырлар, җә үтереп ташларлар... Үзен әле генә әйттең бит. Менә аның кай ягы бар, улым... Кеше белән җиңелрәк булырые да...
Әбинең бу сүзләреннән Исмәгыйльгә бераз җан кереп киткәндәй булды. Димәк, карчык болай үзе кеше кертергә каршы түгел.
—Дөрес, Мәрзия әби. замана бозылды, заманасы белән кешесе дә бозылды... Теләсә кемне фатирга кертә торган вакыт түгел.—Ул бераз пауза ясап алды —Менә нәрсә. Мәрзия әби., әле яңа гына өйләнешкән бер гаиләгә торырга урын кирәк. Бик тәртипле яшьләр, авыл балалары... Егет үзе мине йөртүче шофер. Алар сине соңгы көннәренә хәтле үз әниләре шикелле карый торган кешеләр .—Исмәгыйльнең үз сүзләрен тагын да көчәйтәсе, ышандырырлык итәсе килде. Шуңа күрә булмаганны да өстәп куйды: Хәзер синең яшьләр тирәсендәге бер марҗа әби янына күченергә
торалар Әби фатирын аларга калдырачак икән. Үлгәч... Кичә шуны ишеттем дә. тукталс, мондый яхшы кешеләр Мәрзия әби янына керсәләр әйбәтрәк булмас микән, дип уйлап куйдым. Беркөн базарда күргәч, жәлләп куйдым үзеңне
—Шулай дисеңме?—диде карчык, ничектер җанлана төшеп—Белгән, яхшы бәндәләр булса, анысы ни инде... Минем фатир да калырыс аларга Тик әнә шул фа гир өчен генә йөри торганнардан түгел микән сон алар, улым? Мина җылы карарлар микән, дим.
—Бу турыла үзем килгөләп-белсшкәләп торырмын. Әгәр дә мәгәр атар тарафыннан сиңа бер генә яман нәмәстәкәй сизелә икән, үзем пыр туздырып куып чыгарачакмын мин аларны. Мәрзия әби! Әйткән иде диярсең'
Исмәгыйьльнеи бу сүзләре карчык күнслснә хуш килде бу1ай. ул тешсез авызын кулы белән каплап, күңелле зенә итеп кеткелдәп алды
— Шулай дисенме, улым? Бһззанычлы бәндәләр дисенме ’
—Мин сине аллыйммы инде, Мәрзия әби ” Әйтеп торам бит менә дигән кешеләр' Алып килермен мин сиңа аларны. бер күрүдә үк күңелгә ягышлы яшьләр
Ярар, улым, ашыгыч зш түгел, мин бераз уйланыйм әле бу турыда Берәр атнадан килеп чыгарсын, шунда сөйләшербез калганын.
Атна дигәне сизелмичә үтеп тә китте. Карчык яшьләрнең үзенә күченеп килүләренә ризалыгын бирле Карчыкка Габделбәр белән Фатыйманы атып килеп күрсәтергә, таныштырырга да вакьгг җитте. Башта, әлбәттә, бу турыла Габделбәргә әйтергә кирәк иде Беренче очракта, аның фагир мәсьәләсе чишелде дигән сүз бит бу
—Иң беренче бурычыгыз карчыкны карау' —диде Исмәгыйль ана Үз әниегез шикеле итеп! Йомшак мөгамәлә, җылы сүз. вакытында ашарына- зчәрснә дигәндәй. Шунсыз фатир сезгә калмаячак. Әгәр дә мәгәр аннан бер генә зарлану сүзе ишетелә икән, —белегез аны!—шул ук көнне үзем куын чьпарам' һәм тиешле акчасын да вакытында биреп барасыз Боларны хатыныңа да сеңдереп куй' Аннан сон тазын менә нәрсә —Исмәгыйль әйтәсе фикерен ачыклап бетерергә теләт әндәй. бера з тынып калды Хатыззыңнын корсаклы икәнен баштарак сиздермәскә тырызлызыз Кире уйлап куюы бар Аннары анысы, пропискага кергәч
Барысы да аңлазиылды. Бззк зур рәхмәт инде сезгә. ИсмәзызЧль Габлрахмановззч Ләкин ни Фатыйма белән ара бозылган бит әле
—Сезнең араззызз ничсклетс кз>з зыксындырмый мине. Аззысы сиззсн проблема Мин хәзер бер генә нәрсәне белем: бала безнеке булырза тиеш! Сөйләшенгәнчә, кззлезпенз әнчә. Бу турыла башка сөйләшәсем дә килмз1 Ә аразы зны бүген үк җанлагыз ла, карчык яньша керезз утырыр!а әзерләнегез'
I ырымым инде мин, тырышам, диде Г абделбәр -Мине куызз чьззарзаннан сон ике мәртәбә бардым ззззлс янына, гмк ни һамаз! ачылып китәсе килми
Ачылыр Ачылмыйча кая барсьззз ул хәзер ” Тик син балагъзз булачазъззза сөенеп йөрзәзз бул Ышансын, тынычлансын. Бу фатирны үзем газззым. диген
Вакыт у за. кием зу за, дигәндәй, көннәр, атналар үтә зорды Инде меззә I абделбәр белән Фатыйманың өйләнешеп яши башлау зарына ла ай чамасы булды. Туйны Габделбәр авылында үткәрделәр. Әлләнн зурлап булмаса ла. мазур. мул итеп Кавышуларына ззкесе до чиксез шатлар ГГз| мөһиме яшәр урынззары бар, киләчәктә фатир бөтенләй үзлореззә калачак! Мәрзия әбине бззк хөрмәтләзз-зурлап торалар, дөресен генә әйткәндә, азза хәзер яшәве күпкә жззнелайле кибетләргә дә, бизарза да, даруханә! «з дә йөр! эне юк кирәк нәрсәне I абделбәр. йә Фатыйма алызз каша Ашау зчү берзә дигәндәй, Мәрзия әбине хәзер аларньщ әниләре дияргә була. Кыскасы, чөкердәшеп, бер гаиләдәй яшиләр!
Юк вакьз гын бар итеп, карчык яззызш ПсмәгызЧль до кагылзалазз зора Килен чыкка!) вакытларында яшьләр бсләзз ничек Я1ззәве Iурынла кызыксынмый колмызз
Йә. Мәрзия әби. хәлләр ничек ? Квартирантларын турында нинди ирларын бар? лнп сорады ул меззә бүзен килеп чыккач та Кыерсытмыйлармы .’ Авыр сүз ӘЙТКЭ13Нәрс юкмы?
Н н. улым, алирззьз кварзз«раззз дияргә дә тел әйләнмзз. пие авызы колагына җитәрлек итеп елмайган карчык Үз балаларым зиикеллс алар Кинбсроүлар үз балалирыззнин до күрми мозиый яхшылыкны'
—Син яшермә, Мәрзия әби, андый-мондый берәр нәрсә килеп чыкса, турысын әйт! Мин аларнын эзен тиз суытырмын!..
—Юк. юк, улым, берсе хакында да кыек сүз әйтә алмыйм. Бер симия шикелле яшибез. Аллага шөкер! Авыл балалары бит. тәртипле булып үскәннәр. Эш сөеп. Кулыма бер эш тә тими хәзер. Күз тимәсен, бик пар килгәннәр -Шунда карчык, гәрчә бүлмәдә икесе генә булсалар да, кеше-кара ишетмиме дигәндәй, як-ягына каранып алды да тавышын әкеренәйтә төште,—Тагын берничә айдан дүртәү булырга торабыз бит әле, Исмәгыйль улым!—Ул моны ниндидер күнел күтәренкелеге, сөенеч белән әйтте ки, гүя әби үзе бәбиләргә җыена иде.—Фатыймабыз йөкле! Кичә үзе әйтте... сөенә балакай!
—Баланы әйтәм, Мәрзия әби... Ул дөньяга килгәч, тынычлыгыңны бозмасмы икән соң? Бала тавышы, елавы...
—И-и, улым, бала комачаулыймы инде?!—диде карчык, елмаеп.—Бала өйгә бәхет алып килә ул. Бәхете белән туа!
—Шулай анысы —диде Исмәгыйль, бер яктан, сөенеп, икенче яктан, көенеп Сөенече шул: Мәрзия әби яшьләрне куып чыгармаячак. Көенече шул: бу сөйләшү, үзләренең балалары булмавын хәтерләтеп, йөрәген әллә кайдан, тирәннән чеметтереп алды.
Хәзер Габделбәр дә бөтенләй икенче кешегә әйләнде: шат, очынып йөри, сөйгән кешесе—хатыны да янында. Монысы бигрәк тә яхшы, чөнки теге чакта бозылып киткән араларын яңадан җайлавы бер дә җиңел булмады. Ничәмә-ничә тапкыр килсә дә, Фатыймасының сүзе бер булды: “Күрәсем дә килми— мин яратып йөргән кешем булып чыкмадың" Тәмам үзәкне өзде шул сүзләре белән. Ярый әле. узган эшкә салават дигәндәй, тора-бара барысы да җайланды тагын Ниһаять, алар бергә! Алллага шөкер, горыр урыннары да бар, бәхетләренә, әби-карчык та бик күркәм кеше булып чыкты Фатыйманың йөклелеге турында да беркем белми калды. Гомумән, барысы ла яхшы Җан биргәнгә җүн бирә, дигәннәре дөрес икән бит!
“Исмәгыйль Габрахмановичка рәхмәт,—-диде үз-үзенә әбинең янган үтүген рәтләп маташкан Габделбәр.—Ул ярдәм кулын сузмаган булса, һаман да шул уртак торак почмакларында иза чигеп ятар идек...”
Бүген ял көне. Фатыймасы, әнә, нидер тегеп утыра. Аның җенләнгән нәрсәсе инде ул тегү-чигү дигәннәре. Хәер, тагын челтәр бәйләү дигәне дә бар ич әле. Кара, әби мендәрләре өстенә ябарга дип әле шушы көннәрдә генә нинди матур челтәр бәйләп бетерде!
Габделбәр хатыны белән карчыкның якын итеп, бер-беренә "кызым”, “әби” дип сөйләшүләрен тыңлап утырырга ярата. Күңеленә ниндидер җылылык иңә. "Әтерсен, бер гаилә әгъзалары",—дигән уй туа, җаны рәхәтләнеп китә. Тормыш ваклыклары онытылгандай була.
—Син нәрсә тегеп утырасың анда?—дип сорады Габделбәр тегү машинасы янында мәш килгән Фатыймасыннан.—Эшеңдәгесе генә туйдырмадымы әле сине?!
—Фабрикада тегү—бер нәрсә, ә өйдә—бөтенләй икенче,—диде Фатыйма, башын күгәреп.—Иә, әйтеп кара әле: нәрсә тегеп ятам мин?—Ул бөтен йөзе белән балкып- елмаеп куйды.—Үлсәң дә белә алмыйсың!
—Әбигә берәр нәрсә тегеп утырасындыр әле. Шулаймы?
—Юк. белмәдең! Белмәдең!—Фатыйманын күзләрендә ниндидер хәйләкәр очкыннар уйнады, үсмер кыз дип белерсең.—Йә, тагын әйтеп кара! Үлсәң дә белмисең!
—Белмим шул...
—Их, син! Малаебызга күлмәкләр тегәм мин! Шуны да белмисең!..
—Нәрсә?!—дип корт чаккандай сискәнеп китте Габделбәр һәм гаҗәпләнеп хатынына карады. Әле генә ишеткәне шундый көтелмәгән хәбәр иде, хәтта кулындагы үтүге идәнгә төшеп китте. Хәтерләми дә калды: әллә ул аны үзе тотып аггымы? Шунысын гына белә, бөтен тәне бизгәк тоткандай калтыранып китте, шул ук мизгелдә кемдер хәнҗәрен сабына кадәр йөрәгенә батырган шикелле тоелды. Йөрәге башта сулкылдап алды, аннары ничектер тартышып куйды, аннары, үлем ачысы белән көрәшкәндәй, күкрәк читлегеннән чыгарга теләгән сыман, әле моңарчы беркайчан да булмаган тизлек белән шашмнып-шашынып тибәргә кереште. Хәтта маңгаена тир бәреп чыкты.—Нәрсә дидең, Фатыйма?!
- Ни булды сиңа Г абдслбәр?!—диде хатыны, аннан да күбрәк гаҗәпләнеп —Нигә
калтыранасын?
I абделбәр шактый вакытка сүзсез калды. Күңеле айкалган-чайкалган иде Бата турында әнә шулай көтмәгәндә искәргәне, хәтеренә төшергәне өчен шушы мизгелдә ул аны өзгәләп ташларга әзер иде. Ләкин моны зшләр!ә ярамый, ярамый гына да түгел, ачуы килгәнне дә сиздермәскә кирәк' Телне тешләп булса да түзәргә кирәк1
— Берни булмады,—диде, ниһаять. Габделбәр, әле яна гына аңына килгәндәй Алай да ачуын баса алмаган иде әле.—Утырасын шунда, шашкан кеше шикелле Эрләмәгон-сукмаган, I али. менә сиңа ыштанлык, дигән ди берәү Әле күзгә күренмәгән бала белән баш катырасын
-Нишләп алай дисен инде. Габделбә-ә-әр?—Фатыйма, үпкәләвең белдереп, иреннәрен турсайтты.—Әлегә күзгә күренмәгән икән, күренмәс дигән сүз түгел. Вакыт җиткәч күренер. Алла боерса
Күренсә, икенче эш... Шул вакытта да тегеп була ич аны. диде Габделбәр Аннары ачуы килүен сиздерүеннән үзе лә унайсы станын. Фатыймасына юктан гына кычкыруын аңлап, бу хәлне йомшартырга кирәк тапты -Күзеңне бетереп утырма, диюем Хәзер кибетләрдә бала киеме буа буарлык' Тусын гына, мин ана кочагы белән алып кайтам'
Аның бу сүзләреннән сон Фатыйма тынычлана төште
—Ә минем үзем теккәнне кидерәсем килә, —дип елмайды ул. Мин сиңа комачауламыймдыр ич?
Ярар. ярар. гек. алайса, тек,--диде Габделбәр Мин бит бодай гына күзен дип кенә.
Шөкер, кисәктән генә кабынган ялкын тиз сүнде, дөрләп К1гтә алмалы Ә бит бераз түземлелек күрсәтмәсе, шактый ук дөрләп китүе дә мөмкин иде Чөнки ул бала турындагы күңелсез уйлар хатынының корсагы зурая барган саен бал ай да тынгылык бирми инде аңа. Бу турыда уйламаска да тырыша, ләкин нишләтәсен аны' уйламыла шул. Ирексезләп уйланыла. Күңелендә әллә ниткән үкенечле уйлар уята- уята аптыратып бетерә. Шул чакларда I абделбәрнең бәгыре тслгаләнсп-телгәләнеп китә, аны үтмәс пычак белән сызып җибәрәләр шикелле тоела.
Беренче карашка мсмө хәзер тормышлары да җайга салынды, торыр жиртәре лә бар кеше почмакларында и за чигеп йөрмиләр, сөйгәне дә янында, ә җан тынычлыгы барыбер юк. Юк җан тынычлыгы' Дөрес. Фатыймасы тыныч, бәхетле Аның ин зур бәхете туачак баласы, юк. туачак балалары. Аларнын уртак балалары' Шуңа күрә ул якты омег белән яши. аны һәр яна ту1ан кон сөендерә, чөнки һәр туган яна көн балаларының дөньяга килү бәхетен якынайта ич! Тормышлары ямьле, гигез, ә бала аны тагын да бизәп җибәрәчәк Моңа ничек шатланмыйсын1
Баксаң, билг есезлек тә бәхет чыганагы була ала икән, чоики ул һәр кешедә яшәп килә, яши һәм яшәячәк! Өметне сүндермичә саклан килә у т Кешедә омег сүндеме, ул кеше булудан, яшәүдән туктый. Шуңа күрә дә Ходай кешегә бик зур байлык Өмет бүләк иткән до Өмет яшәтә кешене, өмет! Фатыйма да зур Өмет кочагында яши һәм ул—бәхетле. Ул дөреслекне белми
Ә Габделбәр’ Нишләтәсең, менә анын хәзерге тормышында. Фатыймасыннан аермалы буларак, кешене өмет белән яшәтә торган билгесезлек дигән нәрсә юкка чыкты Ул бнлт сссзлекне һәм шуның белән бергә өметен дә Исмәг ындь белән булган фатир турындагы үзара килешү агып ташлачы Хәзер I абде дбәрнен Өмете юк ул булачак балаларының я змышын белеп юра Белен тә. гнуны нн якын кешесеннән яшерергә мәҗбүр Нәрсә хакына, ни өчен'’ ^ егәренең гаилә тынычлыгы, бергә яшәү мөмкинлеге хакына Бу җавапның, бу мәкернең асылына төшенеп уйлансам, бик тә кызык, хәпа кеше гакылына сыймистлй нәрсә килеп чыт киләчәктә хатыны белән бергө-бергә гигез. бәхетле яшәүләре эчен бала мәсьәләсендә бәхетсез булырга тиешләр' Моннан да коточкыч, мәгънәсез җавапның, җавапмын гына түгел, о чынбарлыкның булуы мөмкинмс ” Юкгыр. мөгаен, юктыр Җан газабы тудырырлык сәбәп түгелмени бу? Әлбәттә! Ә менә шул чынбарлыкны алдан >к белеп тору Габделбәр өчен икеләтә газап
Үзеннән лә яшерергә, бетен барлыгы белән исенә төшермәскә, онытырга тырышкан жаи Iазабы ул анын
,) монда күлмәкләр . Аларныкы булмаячак балага Ничек түшәк кирәк 6>
газапка'?!. Габделбәрнең жаны айкалып кнтге, бу турыда берни дә белмичә яшәгән Фатыймасын кызганып үзәге өзелеп куйды, аның алдында үзен бик гаепле, хәтта зур җинаятьче итеп сизде. Аның алдына егылып, башын идәнгә бәрә-бәрә, үзенең күңелендә йөрткән шушы газабын иркенләп, тамчысына кадәр тышка чыгарып бетерерлек итеп елый-елый гафу үтенәсе, чәчләрен үбә-үбә. битләреннән сөя-сөя зчен бушатасы килде. Ләкин ярамый бит! Ярамый! Үз бәхетләре хакына ярамый!..
***
И-н, бу тормыш... Дөньяда аннан да катлаулы, аннан да аңлаешсыз нәрсә бармы
икән?..
И-и, бу өмет.. Дөньяда аннан да татлы, аннан да алдагыч нәрсә бармы икән ’.. И-и, кеше Киләчәк тормышындагы хәлләрне алдан белеп торсаң, син, мөгаен, дөньяда яши алмас идең... Акылыңнан шашар идең син! һәм дөнья тоташ җүләрләр җыенына әйләнер иде...
***
Барысы да килешенгәнчә килеп чыкты. Элеккеге вакытта, тырыша-тырмаша социализмның соңгы фазасын төзеп маташканда, бу хәл коточкыч вакыйга, юк. коточкыч җинаять саналыр иде.
Ә хәзер... Хәзер илдә—дөресрәге, аның җимерелгәннән калган бер өлешендә— максатлар да. юнәлеш тә башка, кыйбла да бөтенләй икенче якта. Ил коммунизм түгел, капитализм төзеп маташа... Бөтенесен ватып-җимереп, әхлак вә намусны “демократия"нең пычрак итеге белән таптый-таптый. “кеше кешегә дус һәм туган” дигән гыйбарәне тырыша-тырыша сөртеп, аның урынына пычрак, начар исле кара буяу белән шушы аңлашылмас һәм бозык заман рухына туры килергә тиешлесен— "Кеше—кешегә бүре" дигәнен яза-яза, пычрак гамәлләр, явызлыклар, миһер-бансызлык белән шуны раслый-раслый, төзеп маташа. Илне талауның Бөек чоры, бары тик бездә—Россиядә генә булырга мөмкин Кешелексезлек, Зур Тәртипсезлек чоры, һәр кыңгыр эшнең башында алдан Акча йөри торган заман иде бу...
Монда да нәкъ алдан планлаштырылганча килеп чыкты. Бала тудыру йортына кергән Фатыйма “үле” ир бала тапты. Бала тудыру йортына шул ук көнне кереп аерым палатада "саклау" өчен яткан, бала табарга сәләтсез булган Людмила ир бала “тапты".
Исмәгыйль белән Габделбәрнең үзара килешүләре буенча ул баланы балалар тудыру йортыннан чыккач та имчәктән аерганчы, килеп-китеп. шул ук Фатыйма имезергә тиеш иде. Ләкин монысы кемнедер шикләндерде бугай, бер дә бер көнне, инде бер ай чамасы имезгәч, Людмила Фатыймага.
—Сезгә башка бала имезергә килеп йөрергә кирәкми. Монда күршедә яшәүче хатын имезәчәк,—диде.—Бик зур рәхмәт сиңа, Фатыйма.
Нишлисең'7 Килеште. Әлбәттә, ул бу балага бик тартылган, тәмам ияләнеп өлгергән иде. Ул аңа. баласының, чыннан да, үле тууына ышанган Фатыймага, бу авыр югалтуын онытырга булышкан иде. Чынында үз баласы икәнен белмичә үз иткән иде аны яшь хатын. Менә хәзер аның сабыйны имезеп йөрүе әллә Людмиланы, әллә Исмәгыйльне шикләндереп куйды...
***
Тирә-якта тормыш кайный: урамнар ыгы-зыгы килүче кеше һәм машиналар белән тулы, дөбер-шатыр килеп, дугаларыннан ут көлтәләре чәчә-чәчә трамвай, троллейбуслар уза, күктә, артларыннан озын ак юллар сызып реакгив самолетлар оча Кемдер туа, кемдер үлә... Кемнәрдәдер—туй, кемнәрдәдер—матәм мәҗлесе... Кайдадыр шатланалар, кайдадыр елыйлар...
Ишек-тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән уратып алынган менә бу йортта да кайный тормыш дигәннәре. Ләкин мондагы тормыш бөтенләй үзгә, йортны әйләндереп алган биек, чәнечкеле тимерчыбыклы койма тышындагысына бөтенләй охшамаган Хәер, анда яшәүчеләрне койма ягындагы ул тормыш кызыксындырмый да бугай. Алар, гәрчә инде күптән бала-чага булмасалар да, һаман балалар булып кала бирәләр Хәтта сакал-мыеклы килеш тә.. Беренче карашка алар да безнен шикелле үк кешеләр сыман. Ләкин алай түгел шул: акылга сай алар, акылга! Ходай аларны дөньяга акыллы итеп тудырган, тик тормыш дигән катлаулы һәм аңлаешсыз
машина монын белән килешмичә, аларны үзенең тупас тәгәрмәч-шсстерня. аларны тоташтыручы чылбыр вә каешлары арасында бөтерә-бөтерә. әвәли-әвәли гакылларыннан мәхрүм иткән.. Хәер, үзләренчә, алар да бәхетле кайсы үзен—Ленин, кайсы Сталин, кайсы Наполеон дип йөртә, үзләре шикелле үк жүләр иптәшләре белән шулар булып, өстән торып сөйләшә.
Ә менә караваты янында авызыннан селәгәйләрен, борыннарыннан майкасын агыза-агыза машина тавышы чыгарып кечкенә үзбушаткыч машина белән уйнаучы, күрер күзгә егерме биш-егерме алты яшьләр тирәсендәге кара тутлы, йөзен сакал- мыек баскан бу ир-атнын гаме исә бөтенләй башкада
—Минем малаемнын машинасы бу!—.чи ул үзе янына җыелышып карап торган жүләр иптәшләренә -Ул менә шушындый зу-ур машинада эшли...
Яхшы машина! Зур машина'—дип шатланыша анын иптәшләре—Анын руле дә бармы?
—Ничек руле булмасын инде?!—дип гаҗәпләнеп башын күтәрә ир-ат —Тик бүген аны ремонтка калдырганнар Мае аккан анын Бүген бу машина рульсез генә чыккан
Яхшы машина! Зу-ур машина' -дип сөенә-сөенә кабатлый янындагы жүләрләр.—Рульсез булгач, аны гаишниклар туктатмасмы сон?.
Ничек туктатсын?!—дип кашларын җыерып гаҗәпләнә ир-ат—Ул бит җирдән йөрми! Ул бит һавада оча. Ком ташый
Анын белән килешәләр.
Яхшы машина! Зу-ур машина! диеп елмаешалар Аларнын күзләре очкынланган, йөзләре балкый Бу минутларда алар да бәхетле иде.
Әйе, халык телендә "Сары йорт" дип йөртелә тор1лн тилеләр йортында да тормыш кайный Үзенчәлекле тормыш
Кечкенә машина белән караваты янында авызыныан-борыныннан селәгәен, майкасын агызып, дөньясын онытып уйнап ятучы бу бәндә Габделбәр идс

Реклама