Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙНА ДУСТЫМ, ГАРМУНЫҢНЫ!..


Их. гармун, гармун!
Сине яшьлегендә кулына алып, уйнап карамаган, яисә сыздырып-сыздырып уйнаучыга карап моңланмаган кеше бар микән? Уйната да. җырлата да. юата да ул гармун! Безнең татар авыллары гомер-гомергә үзенең оста гармунчылары белән дан тоткан Бер генә мәҗлес тә. бер генә тантана да гармуннан башка узмый иде. Хәер, бүген дә бәйрәм-сәйрәмнәрдә. сабантуйларда, авыл эшчәннәре очрашканда, туйларда гармун тавышлары еш яңгырый "Уйнагыз, гармуннар!" бәйгесенә дә республиканың
төрле районнарыннан осталар җыела.
Әлбәттә, һәркемгә дә гармунчы булырга язмаган. Үсмер чагыннан ук гармунда уйнап үскән кешеләр олыгайгач та аны кулыннан төшерми. Ул аларга яшәргә илһам бирә, дөнья мәшәкатьләреннән беразга аерылып, аларны онытып торырга ярдәм итә Гармунчылар белән очрашкан күрешкән, аларның өздереп- өздереп уйнауларын ишеткән тыңлаган саен туган төбәгем - Арча районының Урта Аты авылы гармунчыларын искә төшерәм. Күбесе якты дөньяда юк инде аларның хәзер Әгьзәм Кәрнмов. Васил Ахунов. Габделхәй Хәмидуллин, Рафаил Шәйхетдинов. Сабирҗан абый Әхмәдиев һәм башка ир-егетләр гомерләре буена гармуннан аерылмадылар.
Габделхәй абзый 1927 елда ясалган тальяны
белән әле дә бик шәп сыздыра. Ул аны 1946 елда Казан каласының колхоз базарында сатып алган булган Сабирҗан абый 90 яшенә җиткәнче бер сабантуйны да калдырмады, тальяны кулында булыр иде.
Мин үзем дә. коеп куйган гармунчы булмасам да, әти алып биргән җиз телле, унике бармаклы, биш планкалы, ике бакалы тальянда унике яшемдә уйнарга өйрәндем Концертларда катнаша, кыш көннәрендә авылның салкын клубында, жәй айларында болында егет һәм кызларны бнетә. җырлата торган идем. Сабантуй җиттеме, гармун уйнап урам әйләнүләр дисеңме, мәйдан уртасына чыгып, аның әйләнә-тирәсендә җырлап биюләр дисеңме, кыңгыраулы атларда
өчен "тальян", "венский" дип аталулары тынгылык бирмәде мина Чыннан да. күңелләрне тибрәндерә, йөрәкләрне җилкендерә торган шундый гаҗәп уен коралын ясарга нинди акыллы адәм баласынын башына килгән икән''
Шушы максатымны гамәлгә ашыру ниятеннән чыгып, башта куп кенә гармунчылар белән сөйләштем Музыка белгечләренең китапларын укып чыктым, сүзлекләрне, энциклопедияләрне актардым, тарихи документлар, архив материаллары, рус матбугатында чыккан кайбер хезмәтләр белән таныштым Шулай итеп, гармунның туу тарихы, аны ясау осталары, уйнаучылар турында күп кенә кызыклы материаллар җыелды
Гармун тарихы, баксан. шактый ук тирәнгә киткән булып чыкты Альфред Мнрек “Справочник по гармоникам" дигән китабында 1575 елда ук орган ясау остасы Роллънең металл телле музыка уен коралы ясавы турында искә ала Шуннан сон күп еллар үткәч, ягъни 1780 елда Петербургтан Киршник атлы кешенең тавыш чыгара торган һәм “сикерә" торган телле уен коралы ясавы билгеле Әмма хәзерге гармуннарны \ илап табучы дип немец мастеры Иоганн һушманны саныйлар 1822 елда нәкъ менә анын металл пластинкадан торган һәм тавыш чыгаручы телләрне мехка тоташтыруы мәгълүм “Вольшая СОВетская энциклопедия "дә 1829 елда бу уен коралының Вена мастеры Лемиаи тарафыннан тагын да камилләиггерелүе әйтелә Ул гармунның мехын үзгәртеп ясый Безнең көннәрдә дә шушы форма сакланып калган Мондый гармуннарның ун ягында 7. сул ягында 2 клавиш булган Шул елларда Германия. Франция. Австрия. Англия кебек илләрдә төрле типтагы гармуннар күренә башлый Алар үзләрендә шундый уен коралларын ясарга керешәләр һәм Петербург. Рига. Одесса һәм башка кайбер шәһәрләрнең диңгез портлары аша Россиягә дә җибәрәләр, ярминкәләрдә саталар Россиягә КИЛГӘН беренче гармуннар 5.7.8, 10 клавиштан торган Ләкин аларнын кимчелеге була бу гармуннар тартканда бер төрле, эткәндә икенче төрле таныш чыгарган Тик алар Россиядә ясала башлагач кына моңа үзгәреш кертелә Орел өлкәсенең Линнм шәһәрендә ясалган “ливенка"лар мехының юнәлешенә бәйсез рәвештә бер генә төрле таныш чыгара торган беренче гармуннар була Тартканда бер төрле ггкэидә икенче төрле тавыш чыгара торганнары безнең көннәргә катар сакланып калган Ал арны “саратов" гармуннары дин йөртәләр
Россиянен үзендә гармуннар 1830 елда ясала башлый Тула шәһәре монын үзәгенә әйләнә Кайбер язмаларда Россиягә беренче гармунны Тула шәһәренең корал ясау остасы Иван Сизовның чит илдән алып кайтуы турында әйтелә Чынлыкта эш башкачарлк тора 1830 елның июлендә И. Сизов Түбән Новгород ярминкәсенә бара Анда ул моңа кадәр колак ишетмәгән, күз күрмәгән музыка уен коралын күреп ала Бу гармун була. Аны сатып ала да Тулага алып кайта һәм үзе дә шундыйны ясый Аннан күреп башкалар да шушы кәсепкә керешә Сатып алырга теләүчеләр да күбәя Шу лай итеп. Россиядә беренче гармун фабрикалары барлыкка килә Башта атар икәү генә була, елга 10 меңгә якын гармун ясап чыгаралар 1874 елда мондый фабрикаларның саны 15кә җитә. Шуннан соң гармуннар Тула өлкәсенә генә таралып катмый атарны Түбен Новгород. Тверь. Ярославль губерналарында да бик теләп сатып ала торган булалар Гармуннар Вятка губернасына да тарата Бирегә атарны Түбән Новгород ярминкәсеннән бурлаклар алып кайта Вятка губернасы XIX гасыр урталарында гармун ясау буенча Туладан сон икенче зур үзәккә әйләнә Вятка осталары анын тышкы формасына кайбер үзгәрешләр кертәләр Шуңа да алар"Вятка" гармуны дип аталып йөртелә да. Монда Данила Нелюбнн бик тиз танылып китә, абруй казана Башта ул гармуннарны ремонтлый, аннары үзе дә ясал карый XIX гаемрнын алтмышынчы еллары ахырында Вятка губернасының Роиңкнй волосте кростияны Иван Шншкнн Вятка гармуннары ясап таныла 1856 елда Варакгино днгән авылда мич чыгаручы Иван Вараксннга да бу шөгыль бик ошап китә Соңрак анын улы да. оныгы да үзе кебек гармун ясау остасы булып китәләр ШУНДЫЙ осталар кулы белән ясалган Вятка' гармуннары Иран, Монголия. Кытай кебек ил тәртә дә сатыла
Тора бара бу һөнәрчелек Вятка губернасыннан Казанга күчә Аны монда берту ган Половниковлар баш лап җибәрә Алар 1883 е лда Казанда үзләренең мастерскойларын ачалар Ләкин гармуннарны татар көйләрен уйнарга яраклы итен ясаучылар
Вараксиннар була Алар ясаган гармуннар шәһәрләрдә дә. авылларда да бик тиз тарала Иван Варакснннын улы Дмитрий Вараксин ясаганнары 1900 елдан башлап халыкара күргәзмәләрдә катнаша һәм югары бәя ала. Фәйзулла Туишев Д. Вараксин ясап биргән гармуннарда уйнап, үзен атаклы музыкант итеп таныта 1911 елның 16 ноябре санында "Йолдыз" газетасы "Совет" кинотеатрында Ф Туишевның концерт программасы белән уңышлы ныгыш ясавы турында хәбәр итә. Ул ун төрле концерт гармунында уйный 1914 елда да Казанда концертлар бирә. Фәйзулла Туишев. шулай ук Салих Сәйдәшев, Фәйзи Биккннин Вараксиннарга еш килә торган булганнар Фәйзи Биккинии 1933 елда Мәскәүдә колхозчы-ударниклар съездында Д. Вараксин ясап биргән гармуннарда уйный һәм делегатларның алкышларына күмелә.
Дмитрий Вараксин 1942 елда вафат була. Аның эшен улы Михаил дәвам иттерә Ул беренче гармунын, әтисе исән чакта ук, 1938 елда ясый. Аңа бер гармун ясау өчен дүрт ай вакыт җиткән. Михаил Дмитриевич 1978 елда гүр иясе була.
Вараксиннар гармуннарның кечкенәләрен дә. унике бармаклыларын да ясаганнар Аларны халык "бараксин" гармуннары дип йөрткән. Гомумән, бу уен кораллары, кайда ясап чыгарылуына карап, төрлечә аталган Мәсәлән, урыс. мари. Кабарда, Вологда. Себер. Касыйм. Саратов гармуннары, череповка. черепашка. Тула, немец гармуннары Череповка гармуны 7 телле булган. Ул Череповец шәһәрендә XIX гасырның 60-70 елларында ясалган Башта атар биш бармаклы булган. Ә Саратов һөнәрчеләре исә аңа кнопка куеп ясый башлаганнар. Әүвәл 7 кнопка, аннары 10 һәм 12 кнопка куела. Шул заманнарда ике рәтле гармуннар да барлыкка килә. Түбән Новгород сәүдәгәре Николай Белобородов аларны камилләштерүгә керешә. Ул тавышын тагын да яңгырашлы итә. Бу 1870 ел була Н Белобородов музыка сәнгате тарихына хромка гармунын уйлап табучы буларак кереп калган. Ул алар белән шулкадәр мавыгып китә, хәтта гармунчылар оркестры оештыра.
Ә ни өчен гармун тальян дип аталган соң? Берәүләр, аларны Италиядән алын кайтканнар, шуңа тальян, дип атаганнар, диләр. Икенчеләр, тальян—татарның милли уен коралы, шуңа күрә дә ул шулай дип йөртелә, диючеләр дә ялгышалар. Чөнки сүзлекләрдә, тальянка - рус гармоникасының кайбер төрләре исеме, диелә. Бу дөрестән дә шулай Ник дигәндә, тальян сүзе рус җырларына да кергән: "Ты сыграй. милый. в тальянку. а я песенку спою" яки "Ты играй. играй, тальянка, весели народ вокруГ Тальян сүзенең итальянка сүзеннән алынуы мәгълүм. Габдулла Тукай 1910 елда Казанда аерым китап булып басылып чыккан “Халык әдәбияты" дигән хезмәтендә болай дип яза “ Хөррият булды, яшьләр чыкты. Алар халык арасына чумды Алар шушы онытылган яки һичкем тарафыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарыбызны терәлдерделәр Китаплар яздылар Әүвәлдә итальянский гармоньнардан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандалиналардан милли көйләр уйный башладылар".
Шушы гармуннар урам музыкантлары уйный торган уен коралларына бик охшаган була. Ә урам музыкантларының күбесе итальяннар булган. Халык итальяннарны гадиләштереп тальяннар дип йөрткән В Дальнең 1863 -1866 елларда чыккан аңлатмалы сүзлегендә тальян сүзе юк Димәк, ул телгә соңрак килеп кергән. 5-7 клавиштан торган бер рәтле гармуннарны рус тальян калары дип атаганнар Аларны аннары ике. өч рәтле итеп ясый башлаганнар. Ләкин барыбер тальян дигән исемнәре калган.
Ә инде XIX гасырның ахырында Россиягә Циммерман һәм Мюллер сәүдә фирмалары аша ике рәтле немец гармуннары, аннары Вена шәһәрендә эшләнгәннәре керә башлый. Алар Россиядә киң тарала. Бу гармуннарны “венский" дип атап йөртә башлыйлар Күпмедер вакыттан соң шуларның бер рәтле бармаклыларын ясап чыгаралар Алар безнең көннәрдә дә “венский" гармуннар дип атала.
Әмма гармун ясауның никадәр четерекле эш, гаҗәеп осталык, түземлелек, сабырлык, тәвәккәллек сорый торган кәсеп икәнлеген шуны ясаган оста үзе генә беләдер Андый осталар элек тә күп булмаган Алар хәзер дә бармак белән генә санарлык һәм елдан-ел кими баралар Мин Арчада яшәп гомер иткән Салих ага Вәлиевны яхшы белә идем Ул гармуннарның төрлесен ясады, үзе дә уйнады, балаларын да уйнарга өйрәтте.
Александр Сметанин исеме да яхшы таныш Файзи Биккинин да аннан гармуннар ясатып алган. Степан Киселев бик күп кешеләрне бәхетле итте. Ул тальяика да. “венский . хромка гармуннарын да ясый 90 яшена җитеп килүенә карамастан, шушы конга кадар гармун ясаудан туктамады. Аңын ‘ Татшерсть' акционерлык җәмгыятенең элеккеге директоры Әкмал Шарафетднновка ясап бирган 24 бармаклы “венскин" гармуны тышкы күренеше белән дә. тавышы белән дә гажәеп шәп Әкмәл ага аны “Уйнагыз, гармуннар!" бәйгесенә дә алып килеп, бер сыздырып җибәрде Ул үзе чыгышы белән Мамадыш ягыннан, җитмеш еллап инде гармунны кулыннан төшерми
Осталарның остасы Салих Шәйдуллинны да мактап бетерә алмыйлар .Александр Баландии. Петр Гордеев. Николай Гордеев. Георгий Шишкин (аны Ибран дип тә Иорткәннәр), Николай Апполонов. Фәһим Дәмииов кебек осталар зур хормәткә. тирән ихтирамга лаек кешеләр. Андый осталарны табу елдан-ел кыенлаша бара Без киләчәктә гармунсыз калмабызмы? Моңа бер сүз белән генә беркем дә төгәл җавап бирә алмас Әлегә элекке осталар ясаган гармуннарның рәхәтен күреп яшәргә кала. Хәер, бөтенләй үк өметне дә өзәргә ярамас Тирән икътисади упкынга төшеп, хәзер бераз иркен сулыш алып. Казан гармун фабрикасы да эшкә тотынган икән, дигәч, эчкә бераз җылы кереп
китте китүен Шушы фа брикага барыр алдыннан “Правда" газетасыннан 1938 елнын 20 феврале санында басылган хәбәргә күз салдым Анда болай диелә “ 1934 елда Каганда кечкенә генә гармун фабрикасы ачыла. Эшләргә балалар йортларында тәр- бияләнүчеләр тартыла Яшь эшчеләрне тәҗрибәле осталар өйрәтә. Хәзер инде фабрика җирле промышленностьның шактый зур предприятиесенә әйләнде. Быел ул 13500 гармун һәм 180 баян ясап чыгарырга тиеш Үткән елнын
октябрендә фабрика остасы иптәш Сметанин кул гармунына охшатып «ур музыка коралы аккордеон ясады Бу инструментта иң катлаулы музыкаль әсәрләрне башкарырга мөмкин. А| ымдагы елда фабрика шундый егерме аккордеон ясап чыгарачак, ә киләсе елда бу инструментларны күнләп җитештерү күздә тотыла''
Казан музыка кораллары фабрикасы (аны шу лай дип тә йортәдәр) бөлгенлеккә төшкәч, аны "Карпентер” җитештерү-төзү фирмасы үз канаты астына алган Бу предприятие үзенең берсеннән берсе затлы агач әйберләре белән мактала Фирма осталары ясаган җиһазларны Президент сараенда да. сәүдә-промышленность палатасында да. опс|>л һәм балет театрында да һәм башка оешма, учреждениеләрдә дә күрергә мөмкин Менә шума күрә дә “Карпентер" предприятиесе үзенең мөмкинлекләрен барлап, музыка кораллары ясау бинасына күчеп килгән Аның директоры Антон Рахмәтуллин тырышлыгы һәм ншшиатннасы белән тальян гармун ясау эше кабат җайга салына, ул шунысын да исәпкә ала Россиянең бер генә төбәгендә дә бүген андый гармун ясамыйлар. Кайчандыр монда эшләп киткән осталар эзләп табыла. Гармун ясарга кирәкле материаллар күн. ситга дисенме, бакыр, каешлар дисенме барысын юнәтәләр. Шулай итеп, монда эш җанланып китә Ул Тәлгат ГыЙазәтуллнн җитәкчелегендәге цех коллективына тапшырылган.
Шулай да коллективны заказлар булмавы борчый Дөрес, гармуннар кибетләргә куела Фирманың үзеннән килеп тә алып китәләр Ләкин дәүләтиең заказы юк. сорау
Менеджер Лима Хәйретдинова мен.» нәрсәләр сөйләде
Гармуннар ясап чыгару эшен яңадан башлап җибәрү күңелле хәл. Тик фнрчл
өчен бу файдалы түгел. Табыш керми. Милли традицияләрне саклау өчен, үзебезгә кыенлык китереп булса да, гармун ясарга тырышабыз. Чимал, электр энергиясе өчен дә фирма түли. Әгәр алга таба да заказлар юк икән, гармун ясау цехының ябылу ихтималы да бар.
Шушы һөнәрнең осталары булуы сөендерә Ә бит гармун ясарга беркайда да өйрәтмиләр. Ярый әле үзенең бөтен гомерен шушы һөнәргә багышлаган кешеләрнен кайберләре исән-сау. Россиядә бердәнбер гармун ясау цехы да ябыла калса, осталар да шушы якты жиһаннан китеп барса, элек ясалган гармуннарны күтәреп, уйнап йөрергә генә калыр микәнни бу дөньялар?!
Безнен халык музыка ярата Яңа буын Туишевларыбыз, Биккининнарыбыз, Җәмлихановларыбыз да булыр. Юк-юк та концертларда гармун тавышлары ишетелеп ала әле Рәшит Мостафин, Рөстәм Вәлиев, Ринат Вәлиев кебек талантлар бар, шөкер Фән Вәлиәхмәтов. Айдар Фәйзрахманов кебек үзе уйнап, үзе җырлап халык мәхәббәтен яулаган артистларыбыз булганга сөенәбез. Чаллыдан Флера Хөрмәтова, Казаннан Римма Сафина, Сабадан Вилюр Вәлиуллин, Баулыдан Зәкинур Шәймәрдәнов кебек гармунчыларны да Ходай сөеп биргән. Татар моңын, татар көен мәдәният йортларында, төрле бәйгеләрдә яңгыратучы дистәләгән һәвәскәрләребез яшәсен
Казан шәһәренең Химиклар сараенда “Сүнмәс дәрт" ансамбле эшләп килә. Аңа башта Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин җитәкчелек итте. Хәзер бу эшкә оста музыкант. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәһадәт Нуриев алынган Ул үзе тумышы белән Әлмәт районыннан. Аның әтисе дә гармунчы булган. Абыйлары Хатыйп, Өлфәт, энеләре Әкрәм. Әнфәс, сеңлесе Әлфия - барысына да “гармун җене" кагылган.
Ансамбль осталары — конкурсларда, төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булган кешеләр. Роберт Гарипов, Даннл Вафин, Альберт Хәсәнов, Хәйдәр Шакиров, Хөснетдин Исмәгыйлев, Тәүфикъ Кәбиров, Мәрзия Вафина һәм башка гармунчылар—"Сүнмәс дәрт" клубының актив әгъзалары Данил Вафин Фәйзулла Туишев исемендәге конкурс дауреаты да.
Роберт Гарипов Балтач районының Пархода авылында туган. Бөтен туганнары диярлек гармунчы Гомумән, бу авыл заманында гармунчылар авылы булган. Ни кызганыч, ул авыл юк инде Шушы Парходада Шакирҗан исемле бер егет була. Күпләр аннан уйнарга өйрәнә. Авылның ир-егетләре тальянны Вятка якларына барып, шуннан алып кайтканнар Берише Мәкәрҗә ярминкәсенә йөргән Роберт Гариповның сөйләвенә караганда, Пархода авылының һәр өендә өч-дүрт гармун булган. Әүхәдиша Гыймадиев дигән берәү үзе дә гармуннар ясаган Улы Варис Әүхәтшин Пыжмарада яши, районның шәп сыздыра торган гармунчыларыннан берсе.
“Сүнмәс дәрт” клубы әгъзалары - тәҗрибәле, күп тапкыр сәхнәләрдә уйнап шомарган гармунчылар. Исмәгыйль Зәкиев, мәсәлән, Оренбург якларыннан. Ул Мари Республикасының Волжск шәһәрендә яши, ерак араларны якын итеп шуннан Казанга "Сүнмәс дәрт" клубына килеп йөри Туишев исемендәге конкурста катнашкан. Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелә торган "Играй, гармонь!" конкурсында уйнап, күп кенә бүләкләр алган.
Шушы һәвәскәрләр белән гәпләшеп утырган бер мәлдә алар Хәйдәр ага Искәндәровны искә төшерделәр. Ул гармуннар ясый икән Хәйдәр ага Казан шәһәренең Левченко поселогында тора Үзе ясаган гармуннар белән халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашкан, дипломнарга, бүләкләргә лаек булган. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнгән Хәйдәр ага Искәндәров 11 Бөтендөнья татар конгрессы вакытында үзе ясаган гармуннардан күргәзмә оештыра. Анда өч бармаклысыннан алып 22 бармаклысына кадәр куела.
Шундый осталарга, мәдәният йортларына җыелып, милли моңнарыбызны халыкка җиткерүче талант ияләренә, ансамбльләр оештырып, җыр-моң таратучы һәвәскәрләргә мең-мең рәхмәт.
Ә оста гармунчы булу бик җиңел түгел. Әнә, Фәйзулла Туишев концертларда биеп, акча җыеп, шуңа үзенә гармун сатып алып уйнарга өйрәнгән Мәшһүр баянчыбыз Оркыя Ибраһимова иҗат юлын гармуннан башлаган Фәйзи Садыйков, атаклы баянчы
булып танылганчы, этисенен 14 телле гармунында уйнарга өйрәнгән Үзенең оста уинавы белән күпләрне әсир иткән баянчы Мохтар Әхмәдиев башта гармунчы булган Рәис Сафиуллин. Рамил Курамшин. Кирам Сатиев. Рәшит Мостафин. Марс Макаров һәм башка баянчылар тальянда уйнал үскән егетләр
Азнакай. Саба. Арча һәм кайбер башка районнарда да, шөкер, гармунчылар ансамбльләре дә яши ТАССРнын X еллыгы исемендәге мәдәният сараенда татар гармунчылары ансамблен Дилүс Мәҗитов житәкли Ул инде үэенен кассеталарын ла чыгарып өлгергән Казан шәһәренен Киров районындагы бер генә бәйрәм тантанасы да алар катнашыннан башка узмый
Фәйзулла Туише» исемендәге конкурс күп кенә осталарны бергә жыя Ел саен уза торган "Уйнагыз, гармуннар'" бәйгесенә соңгы вакытта игътибар кимеп китте, дип әйтимме, анын Республика көнендә үткәрелүе бераз әһәмиятен киметеп жибәрә Гадәттә, без анын май аенда үткәрелүенә күнеккән идек инде Гармунчылар үзләре- дә шушы традицияне саклау ягында. Шунын белән бергә. “Уйнагыз, гармуннар' 'га Россиянен татарлар яши торган төбәкләреннән дә һәвәскәр музыкантларны чакыру бер дә зыян итмәс. Мондый бәйгеләр элек тә булган Мәсәлән, 1927 елда Казанда гармунчылар конкурсы үткәрелә. Анда җитмешләп музыкант катнаша Оркыя Ибраһнмова "Саратов" һәм “венский" гармуннарда уйнап, беренче бүләккә лаек булган Ана бүләк итеп гармун бирелә. Ул чакта Оркыя Ибраһимовага нибары ундүрт яшь була. Гани Вөлнев бер елны Мәскәүдө гармунчылар ярышында җинеп чыга Аны Луначарскнй үзе гармун белән бүләкли
Татар музыка сәнгате тарихына кереп калган шундый шәхесләрне искә алганда күңелдә бер төер кала Музыка тарихы берничә буын гармунчыларны гармун ясау осталарын белә. Аларнын гармуннары исән-саудыр, мөгаен Ник без шу ларны җыеп, музей сымак бер урыига куеп, игелекле эш эшли алмас идекмени? Шундый музей кирәк, дисәм, әле анын кайгысымыни, диярләр Без инде милләт язмышына кагылышлы бер изге эшкә тотынсак, акча юклыкка сылтарга өйрәнеп жнттек Дөрес. Татарстан милли музеенда музыка уен коралларына бераз урын бирелгән Анда Фәйзулла Туишенның берничә гармуны саклана Аларны кадерләп саклан, музейга тапшырган кешегә зур рәхмәт.
Ә без музей булдыра алмаслык халыкмыни? Әнә ниндн спорт сарайлары, корылмалары төзибез, юллар салабыз Бөтен республикага бер музыка сәнгате музеена ирешсәк, бер дә харам булмас Кайбер илләрдә алар күптән бар инде 1864 елда Париж консерваториясе каршында музыка уен кораллары музее ачыла XIX гасырның икенче яртысыннан башлап Брюссель. Лондон, Берлин. Лейпциг. Прага. Будапешт. Вена. Ныо- Йорк. Пекин. Калькутта музейларында музыка уен коралларының зур бер коллекциясе тупланган Санкт Петербург театр, музыка һәм кинематография институтының м\ »ыка кораллары музее залларында өч мецнәи артык уен коралы саклана Маскәүдә М И Глинка исемендәге музыка культурасының үзәк дәүләт музеенда ике меңнән артык уен коралы куелган. Анда ун бармаклы, ике бакалы Вараксин ясаган гармчн ла саклана Шунда ук 1937 елда Казан гармун фабрикасында эшләнгән уналты бармаклы "Вятка тальянкасы да бар
Бел кемнән ким? Әйтик. Фәйзи Биккининнын гармуннары кайда? Атаклы музыкантыбыз Гани Вәлиевнын гажәеп осталык белән Бишле бию не уйнап, тамашачыны тан калдырган "венский'' гармуны кайларла адашып йөри икән? Гали Җәм.тнхановныкмллр да суга тишеп югалмаганнардыр кемдә дә булса сакланалардыр Музей йорты булдыру ул иске гармуннарны җыеп тутырып, шч ларны карап чыгу урыны гына түгел Анда танылган гармунчыларның тормыш юлы белән да танышырга очрашулар үткәрер!ә. музыка тынларга да мөмкин Ул һәвәскәр гармунчыларның да очрашып сөй пошу, осталыгын чарлау бер-берсенец уйнавын тыңлау, фикер алыш> урыны да була ала.
Бездә гармунга гашыйк кешеләр күп Казанда яшәүче. "Уйнагыз гармуннар'’ бәйгеләрендә. Ф Туишен конкурсларында җиңү яулаган күн кенә осталарны беләм Аларның өлкәнрәкләре Казан шәһәренен үзәк колхоз базарында ла гш очрашалар Араларында гармун сатучылар да була Бер вакыт мин ЭШЛИ торган "Ватаным
Татарстан газетасы редакциясенә бер абзый килеп керде Ул үзен Җантаһир Шәйхетдинов дип таныштырды. (Инде мәрхүм, авыр туфрагы җинел булсын ) Ул үзе дә гармунчы икән Аның сөйләвеннән аңлашылганча, колхоз базарында гармун уйнауны тыялар икән. Андый хәл булырга тиеш түгел, дип эчен бушатырга килгән Гармун тавышы кемнеңдер зчен пошырган, күрәсең. Югыйсә, адым саен колакларны тондырып бертуктаусыз кассета әйләндерәләр, аларга ярый Халык гомер-гомергә гармунны колхоз базарларында үзенә охшаганын уйнап карап алган Элек без “Суконный базарьГна бара идек. Кайчан барма, анда ике агай берсен-берсе уздырырга теләгәндәй тартып-сузып гармун уйный. Икесенең дә исеме Абдулла. Бармакларына күз иярми Инде күп гомер кичергән гармунны да менә дигән итеп уйнап сатып бирәләр Юк. алар үзләре гармун сатучы да. аны ясаучы да түгел Кешеләрнекен сатып бирәләр Без. малай-шалай, шулай уйнасаң икән, дип күзне дә алмый, кызыгып карап тора идек Якшәмбе көннәрнең берсендә якын туганыбыз Рәхим абый Галимов, аның улы һәм мин, өчәүләп шул гармун базарына киттек. Абдуллалар тагын сыздыра. Рәис әтисенә якынрак килде дә:
Әти. алыйк әле шул тальянны, диде.
Шаян сүзле Рәхим абый борылып карады да:
Бармаклары белән сатса, алырбыз, — диде: янәсе, шулар кебек уйный алырсыңмы?
Гармунга кагылышлы тагын бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Саба районының Сатыш авылында яшәүче Зөфәр ага Искәндәров Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач Казанда госпитальдә ята Ул шуннан ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Г. Динмөхәммәтовка хат язып сала Фронтовик төшенке күңелен юату өчен аннан гармун сорый. Тик сугыш инвалидының хатына ул чакта җавап бирүче булмый. Сәламәтләнеп туган авылына кайткач. Зөфәр ага колхозда эшли башлый, гаилә корып җибәрә, гармун кайгысы онытыла.
Күп еллар үткәч, ягъни 52 елдан соң журналист Хәмзә Зарипов республика архивыннан 3 Искәндәровның Г. Динмөхәммәтовка язган хатын табып ала. Ул аны район хакимиятенә җибәрә һәм гармун тарихын искә төшерә. Район хакимиятенең ул вакыттагы башлыгы Фәрит Гыйльмиев моны игътибарсыз калдырмый Ул Зөфәр ага Искәндәровка Бөек Җиңүгә багышланган тантана көнне район үзәгендәге мәйданга җыелган халык алдында тальян гармун бүләк итә.
Авылда мондый һәвәскәрләр сирәгәеп бара. Алай да кайбер авылларда сирәк-мирәк кенә кулына гармун алып, яшьлеген исенә төшергән кешеләр бар әле. Шулай бервакыт Буа районына баргач, бер агай белән танышып киттек. Үтеп барышлый Иске Суыксу авылындагы зур ак кирпечтән салынган матур бер йортта берәүнең өздереп-өздереп гармун уйнаганын ишетеп алдым Ачык тәрәзәләр аша урамга татар моңы сибелә Кем икән ул җәйге матур кичләрдә тальянын сайратучы, дип шушы өйгә керсәм, ул дүрт яшеннән сукыр калып. 70 яшеннән узган Галимҗан абый Хөсәенов булып чыкты.
Галимҗан 1948 елны Сәйдәш атлы дусты белән икәүләп, икесенә бер гармун сатып алырга дип. Буа базарына китәләр. Үзләре белән ундүрт пот ашлык алалар Шуны сата алсалар, гармунлык акча була. Солы белән бодайны саталар, тик менә арышлары бераз чи булып чыга Егетләр аптырап калмыйлар, бер танышларына барып, шунда кунып, арышны киптереп, икенче көнне базарга илтеп сатып та җибәрәләр Галимҗан белән Сәйдәш гармун сатып ала Галимҗан шунда уйнарга өйрәнә, тора-бара ул анын үзенә генә кала. Аннары Галимҗанга колхоз бүләк итеп ике гармун бирә, дүртенчесен үзе сатып ала.
Кырык елга якын колхозда шорник булып эшләдем, —дип сөйли Г. Хөсәенов. Эштән кайткан саен гармунны бер кулга алмый күңел тынычланмады. Элек аулак өйләрдә уйный идек Безнең авылда унике урам бар. Кичләрен урам буйлап клубка гармун уйнап төшә идек.
Хәзер элеккеге кебек җир кипшерүгә болын, тугайларга чыгып, әйлән-бәйлән уйнаулар, егетләрнең кичләрен гармун уйнап урам әйләнүләре, капка төпләрендә яшел чирәм өстендә кызларның тыпыр-тыпыр биюләре сагынып сөйләргә генә калды шул.
Бүгенге авылның җырга, моңга сусавын Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин "Хәлен ничек, авыл?" дигән шигырендә болай тасвирлый:
Хәлең ничек, авыл?
Әлхэмдулиллаһ, шөкер Аулак өйләр җыры, тальяннар моңы, онытылды дисәм, бәгыреңә тисәм— кичер мине, дустым!— авыл болай исән'
Сулар һава һәйбәт,
Сабантуйлар исән.
Их. гармун, гармун! Уйна гармун, яшә гармун' Шагыйрь Харрас Әюпов әйтмешли, айлы кичләрдә тынмасын гармун, ярлар табышсын, парлар кавышсын’
Бер уңайдан Татарстан телевидениесенә дә үпкә сүлләре әйтү урынлы булыр Зәңгәр экранда гармун тавышлары сирәк ишетелә Әнә Мәскәү телевидениесе, ичмасам, һәр шимбәдә "Играй. гармонь любимая!" дигән тапшыруы белән миллионнарча тамашачыны телевизор экраннары янына җыя. Ә без әлегә шундый момкиилекләрдән мәхрүм Ярый әле 2003 елда Ил Газиз. Рәис Мөкатднсов, Рафаил Сальмушев тырышлыгы белән "Сүнмәс дәрт" гармунчылары” дигән китап чыкты
Ул һәвәскәрләр, аерым алганда “Сүнмәс дәрт" ансамбле һәм аның гармунчылары турында Бу әле зур эшнең чишмә башы, дисәк тә ярыйдыр Гомумән, Татарстан гармунчылары турында саллы бер китап чыгара алсак, бик тә саваплы вә игелекле эш эшләр идек Безнең җитәкчеләребез арасында да. хакимият башлыклары, акционерлык җәмгыятьләре, төрле компанияләр, эшмәкәрләр арасында да татар музыкасын яратучы, үзе да эче пошканда кулына гармун алучы кешеләребез азмыни?' Шулар булышлыгы белән, шәт. профессионал һәм һәвәскәр гармунчылар турында китап чыгару насыйп булыр әле
Менә без язмабызга шушында нокта куярга җыенабыз Ә сез беләсезме гармун сүзе үзе каян килеп чыккан? Ул грек сүзе Тармоникос" дигән сүздән гармония, аннары гармоника, гармун булып телгә кергән Гармун гармониканың гадиләштерелгән формасы Музыка турындагы энциклопедик сүзлекләрдә "тармоникос"нык берничә төрле мәгънәсе китерелә гармонияле, аһәңле, охшаш, төзек, матур П Черныхның 1999 елда басылып чыккан “Историко этимологический словарь современного русского языка" дигән хезмәтендә гармун сүзенең рус телендә XVIII гасырның сиксәненче елларында кулланыла башлавы турында әйтелә Татар телендә ул XIX гасыр урталарында барлыкка килгән булырга тиеш Аның Россиядә дә. чит илләрдә дә бер үк вакытта кулланылышка керүе искәртела Ул рус теленә һәм башка телләргә немец теленнән кергән
Әйдә, яшәсен гармун! Уйнагын гармун! Үткеннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!