Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬ ДИГӘН УТЛЫ КҮМЕРДӘН...


Мөдәррис
Әгъләм
Теләк
Балачактан бирле йөгерәм Яланаяк... утлы күмердән—
Меңәр еллар буе сүндерми Халкым саклап килгән шигырьдән.
Шул шигырьдән минем чыгышым. Узып булмас вакыт узышын.
Булса иде—утлы күмерне Сүндермәскә—соңгы сулышым.
Үз вакытында...
Язны көтеп... яз айлары үтте—
Ул барыбер үз дигәнен итте... Вакытында чыкты кычыткан. Вакытында төртте кузгалак.
Әллә инде эше юклыктан. Лннан-моннан борын сузгалап.
Тезгә менеп җитте яшеллек—
Яз килмәде...
Язны яшердек.
Җәй айлары үтте... көтеп җәйне Без йөрибез һаман әйле-шәйле... Канат җәйде каен җиләге.
Үзәкләнеп алды балтырган.
Табигать киң: сез бит—тар. димәде. Җәй иярде кояш артыннан.
Җәяләре киереп тартылган —
Ул килмәде...
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ (1946) шагыйрь. ~Учак урыннары“Киләчәккә кайту". га чырын кистем һ б. китаплар авторы. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши
Киттек артыннан.
Көз айлары үтте... Көз килмәде. Әллә инде безне үз димәде Ташып акты җиләк, яшелчә. Тамыразык китте күпереп. Муллык акты шулай үз хәленчә. Бөтен аркан китте сүтелеп. Пәрәвезләре дә үз иде.
Көз килмәде...
Көз ул-без идек.
Кыш айлары кереп, үтте кыш та. Басып торабыз бер тукталышта. Юл чатында карлар кәрәз күк. Ат юлында тизәк чыгып килә, Кояш җиргә баккан тәрәз күк. Яктыдан да якты булып килә. Яңаруга гүя соклана.
Килмәде дә кебек...
Кыш ага...
Гомер көтеп үтеп китте гомер. Без китәрбез, яшьләр күтәрелер, Алардан да узар дүрт фасыл. Әмма безнекедәй булмас ул. Бәлки, килер үз вакытында...
Ә без уздык аны бер тында.
Акылыңа кил
Иле ил генәме аның.
Иел, бөгел... бу ил ил! Әнә шундый илдә яшәп. Турай! Акылыңа кил!
Теле тел генәме аның. Буталынлар бетте гел Шунда гөл булып чәчәк ат. Турай! Акылыңа кил!
Үлесе әйләнеп ятты.
Тересе әйләнмидер һәрберсе аерым дәүләт Чншс.п ән. бәйләнмидер. Турай! Акылыңа кнл!
Әйтәләр: милләт түгел бу! Син бары халык кына!
Бу төен чишелмәячәк. Өзелер чабын кына.
Бары бил бөгеп түгел. Турай! Акылыңа кнл!
Яшәп булмый бу дөньяда Гел газап чигеп кенә. Түбәтәй чигеп кенә дә Читекләр чигеп кенә:
.Алга бара алмый милләт Гел артка чигеп кенә. Андый юл дөрес түгел! Турай! Акылыңа кил!
Без кемгәдер бер тәңкәлек. Без кемгәдер бер тиен Әмма дә онытмасыннар.
Без чишелмәгән төен.
Без үзебездән үзебез Нә гасыр корбан чалып Яшәсәк тә...
Бу төенне
Өзәргә тиеш чабын.
Юк. бирелмәс бу җиңел. Турай! Акылыңа кил!
Саклап калмак тели
Шагыйрәләр әнә күбәйделәр,
Ә мнңамы?
Миңа сөенеч...
Көферлеккә авып бетмәгәне һәммәсе дә язарга тиеш.
Башкаемны минем катырмагыз: Шигырьме дә.
Шигырь түгелме?
...Шагыйрәләр күбәйгәннәр икән. Әнкәм теле озын гомерле.
Ат өстендә чапкан күп ир-атның Белмибез дә инде атын без... Пнкыйраздан саклап калмак теләп, Шигырь яза бүген хатын-кыз!
Күкне яшердек
Беренче кар төште.
Алмагачлар Чәчәк атты Ап-ак күбектә.
Бу могҗиза язны хәтерләтә.
Чын кебек тә.
Түгел кебек тә.
һәр күңелнең була могҗизага Ышанасы килгән чаклары...
Өскә генә карап торыр идем,
Җиргә бассам—
Ак кар катламы.
Күккә карап күкне яшердек без, Җиргә бакмый Күкне яшердек.
Алмагачлар ап-ак чәчәк икән, Баскан җирең булсын яшеллек.
Манзара
Бу сүзне мин гел яратмый идем. Укып уза идем.
Анда да
Рәхәт бирми иде акылга да.
Рәхәт бирми иде җанга да.— Елмаеп та куя идем әле:
—Мин үземә үзем манзара!
Язмыш белән бәхәсләшмә икән, Бирмә дә икән шул, алма да. Шундый хәлдә калдым:
Бер тәрәзә.
Шул тәрәзә миңа—манзара.
Ап-ак бүлмә, ап-ак урын-җнрем.
Үз-үзеңне күпме алдама,
Кеше яши ала яшеллектә Бергә чумып,
Бергә буталып...
Ә бүлмәгә япкач.
Яшеллектән
Син еракта... булмый тын алын.
Үз аягын белән йөргән чакта Сизмисең дә икән дөньяны.
Бер тәрәзә зур манзара булып Калгач, төшенерсең син аны.
Мин песнәкне песнәк диеп кенә Белә идем. Ә ул песнәкне Түшәгемдә хаста булып яткач. Шул манзара мина күрсәтте.
Мин манзара, хаста булып ятам. Ә тәрәзә иң зур манзара...
Сау чагында аңа баш ияргә Вакыт табалмыйбыз азга да...
Бит ул сүзне җенем сөйми иде. Аңламыйсың икән, аңлама...
...Бер авырын өйдә ятып кара Бер тәрәзә булыр манзара...
Аккош күле балладасы
Бер зәмһәрир ачы салкында Мәйда булдың ишек катында.
Инде пәйда булдың, дигәннән Иреннәрең өшеп күгәргән.
Эт күтәрмәс салкын булса да. Аваз биреп мичтә ут яна.
Кабарыплар беткән бит инде.
Кар белән к» чыгып битеңне.
Мәй кайнады, әзер ашыбыз... Искитәрлек табын ясыйбыз.
Алла бирсә... салкын төнгә без Оҗмах җылысына керәбез.
Ничә көннәр торгач тукталып. Кинәт кенә китте ут янып.
Ут кабынды, була бары да Аккош күле урманнарында... Бүген дә бит әле истәдер Тәүге тапкыр хәмер эчкәнен. Каушап калдым, ничек бу хәлдә Шигырь язын була дигәнгә.
Сәер сорау бирмә, үскәнем.
Бу у рманда туып үсмәдем Язмыш җиле, шигырь җене лә Илтеп тыкты мине бироә.
Азга дигән идем, озакка Бикләп куйды шигъри йозакка.
Кинәт кенә кабат ут сүнде...
Якты әңгәмәне күпсенде, һәр төркемнең гайбәт әртиле һәр әртилнең үзенең тәртибе. Безнең тәртип гади иде лә. Иреннәргә ирен тиде лә...
Юк. биредә туып үсмәдем.
Рәхмәт килүеңә, үскәнем!
Шул зәмһәрир ачы салкында Пәйда булдың ишек катында.
...Кай илләрдә йөрдек ул төндә. Бездән башка белми беркем дә...
Алар өчен яусам
Кирәк чакта яңгыр булып төштем. Кайчак ишелдем мин кар булып.
Үз-үземә тиешлесен алмый. Барыбер дә калдым бар булып.
Әнә шулай бара алуым да Ошамады бугай күпләргә.
...Акча булып, хәмер булып яусам. Күтәрерләр иде күкләргә.
Әгәр ышанмасаң
Шагыйрь шулай язган диеп кенә Кыймылдамас кыл да.
Ахмак баш та кием киеп кенә Килмәс ул акылга.
Болай гына измәс әле минем Иңгә салган йөгем.
Миннән соң да яңгырасын димен Минем туган телем.
Көтеп тормас төне йолдыз, айлы... Гел кояшлы көнем.
Миннән соң да яңгырасын бары Минем туган телем.
Ул илаһи булсын, искитмәле— Саклап үзгәлеген...
Минем шигырьне дә саклар әле Минем туган телем.
Аңларга да вакыт инде күптән.
Азмы була көчләп...
Туган телгә ышанмыйсын икән.
Бар кжатың пүчтәк.
Шэукот Гшкчшага
Үлән арасыннан жил йөгерә. Сузылынлар кала нечкә биле...
Җилне генә бары тоябыз без.
Бар бит эле тагы җилнең җиле.
Кояш белән бергә тәгәри көн,— Ишетелеп кенә кала өне...
Кон итүне генә көн диябез.
Бар бит әле тагы көннен көне.
Изүләрен ачып карап булмый.
Кеше җаны түгел каптырмалы.
Син юаттым лисән әгәр аны.
Бар бит әле тагын жаннын жаны.
Снн иңләдең бугай бу илеңне.
Аркылы!а-буйга үттең инде.
Син аңладым дисәң ялгышасың:
Бар бит әле тагы илнең иле.
Сату җиңел, әйе, фәлсәфәне.
Җир катламнарыннан он ишетэм:
“Син үзеңдә үзең бармы икән.
Мин үземдә үзем бармы икән?
Әллә бу дөньялык тармы икән?”
Кире кайт оҗмахыңа
Әллә соң чынлап та шулаймы?
Әллә соң шашаммы акылдан:
Йөгсрәм, узган ел аударган Агачлар йөгерә артымнан.
Күр әле. аларны корыган Агачлар котыртып калдылар:
Куын җит, куып җит син аны. Җәзасын алсыннар нндыйлар.
Асфальттан чыктым да борылдым.
Ә теге агачым сул якта...
Автобус килде дә. у гырдым.
Агачым кул болгый:
Кире кайт!
Кире кайт оҗмахка!
2000—2004 еллар