Логотип Казан Утлары
Шаян хикәя

МӘСКӘҮЛЕ


Безнен район үзәге зур гына һәм анда, татарлар белән янәшәдә, урыслар да байтак яши. Шулар арасыннан минем бер әйбәт танышым бар иде.
Танышып китүебез болай булды. Мин—яше әле утыздан гына үтсә дә түбәсендә инде түгәрәк кенә пеләше җәелеп килгән бер журналист, район газетасы редакциясендә эшлим. Хәтта ки җаваплы сәркәтип булып. Бәс, алай җаваплы икәнмен, үзебезнең газетаны басып чыгара торган янәшәдәге генә типографиягә вазифаларым белән еш керәм. Газета битләрен ясаучыларга макетлар кертеп бирәм. Алар белән бүген талашып, иртәгә килешеп, алып карасаң, гөрләшеп яшим. Монда күпчелек хатын-кызлар эшли, ир затларыннан берничә кеше генә, шулар арасында төзәтүче-слесарь Хәсән абый бар иде. Инде картаеп, мангае сырланып килсә дә әле аулак урыннарда кызларның йомшак төшләрен тоткаларга бик ярата торган бер агай. Тешсез авызы гел ерык, риясыз, мәзәкчән бу Ходай бәндәсен барыбыз да ярата идек. Тик анын сәгате сукты. Үзе бер дә теләмичә генә, елап- сыктап, бик кызганыч төстә картлык ялына китеп барды. Шикләндек ки, мәзәкчән вә озын теле кайчак безнен бик кәттә директорыбыз тарафларына да сузылып ата иде, пенсиягә болай җәһәт кенә китеп баруына шул да сәбәпче булды бугай. Хәсән абый китте һәм безгә яна слесарь килде.
Яңа адәм килде һәм мин бик сизеп тордым ки, безнен хатын-кыз даирәләре эчтән генә “аһ” итеп куйды. Барчасы бердәм төстә, әле кияүгә бармаганнары, барып та инде аерылып кайтканнары һәм хәтта тату ирләре белән сөешеп, исерекбашлар белән талашып, көндәлек көрәштә яшәгәннәре дә. Анын өчен хатын-кыз халкына ут йотарлык сәбәбе дә бар иде шул. Минем кебек үк утыз яшьләр тирәсендәге, уртачадан калку буйлы, төз гәүдәле бу кешенең йөз чалымнары, җылы елмаюлы зәнгәр күзләре беренче карашта ук үзенә җәлеп итеп тора иде. Анын озын чәчләре дулкынланып иннәренә төшкән, калын иреннәрендә ниндидер серле көлемсерәү, хәтта өстендәге зәнгәр комбинезоны да үзенә бик килешеп тора иде.
—Исәнмесез, кызлар һәм егетләр! Степан Солниев булам,—дип күреште
Радик ФӘИЗОВ (1931) —прозаик, публицист, “Бәхет". “Дусларым", "Галәмкызы"Һ.6. китаплар авторы Арчада яши
ул типография халкы белән. Һәм. безнен гажәпләнүебезгә каршы, саф татар телендә. Бистәдә урыслар тулып ята. арабызда, типографиядә дә бар алар, әмма берсе дә татарчаны юньләп белми, безгә гел урысча гына эндәшәләр. Ә бу слесарь татарчаны әйбәт белә Сирәк бүлса да. андыйлар да очрый шул
Эшендә дә алтын куллы булып чыкты бу слесарь. Тиз арада безнен Хәсән абый инде әллә кайчан кул селтәгән, менә инде ике ел так торган ярым автомат станокны сүтеп ташлады. Берничә көн эчендә аны жыинап та куйды Бик кирәкле эш кәгазьләрен генә баса торган бу акыллы станок, сынар тимер кулын гайрәтле селтәп, эшли дә башлады Безнен кыхлар тагын "аһ!" иттеләр. Бу юлы инде слесарьнын осталыгына сокланып Кайчандыр шушы станокта эшләгән, ул ватылгач җыештыручы гына булып йөргән Саҗидә апай бигрәк тә куанды Инде олыгаеп та килгән олпат гәүдәле бу апа слесарьга бөтен халык алдында рәхмәтен әйтте.
— һай. Степан, аяк-кулларын сызлаусыз булсын Шушы станогымны сагынып елаган көннәрем була иде. Бу килешем белән идән юып йөрүләре бик авырга килә бит мина Рәхмәтләр яусын үзенә!—диде
Типографиягә кергән саен, үткән-сүткәндә, мин бу яна эшчегә күз салгалый йөрдем. Тырышлык куеп, безненчә әйткәндә ижади эшләде ул Инде исәптән төшеп калган тагын байтак машинаны сафка бастырып куйды Ул заманда типография эшләре шактый авыр, газета битләрен ясаучыларга аеруча кыенга туры килә иде. Алар линотипта кургаштан коелган текст юлларын тимердән ясалган махсус калын, авыр рамнар эченә туплап җыялар, әзер битнеи авырлыгы егерме килограммнан артып китә Шул мөртәтне кулга күтәреп, бер урыннан икенчесенә күчереп йөртергә кирәк Степан кызларнын бу җәфалы гамәлен гел күзәтеп йөрде, нәрсәдер чамалады, уйланды һәм ярдәм итә дә алды. Мәсьәләне шактый гади дә хат итте ул. Нәкъ эш өстәлләре биеклегендә итеп кечкенә генә тимер өстат сыман арба ясады. Шуннан инде ничек була? Авыр рамны эш өстәленнән тәгәрмәчле өстәлгә этеп кенә күчерәсен дә. кирәкле урынга илтеп куясын Кинәнде моңа безнен кызлар, бетте аларга рам күтәреп чиләнүләр Монын өчен инде алар слесарьга рәхмәт әйтү генә түгел, аннан артыгына да разый булырлар иде
Тик Степан бик тыйнак, әдәпле. минем үзем шикелле үк кыюсыз бер адәм булып чыкты. Типография ул шундый урын, анда эш остатләре. хәреф кассалары арасындагы тарлыкларда сина хатын-кызларга терәлеп, ышкылып йөрергә туры килә Кызлар әйтә син. Идрис абый, бигрәкләр дә кыюсыз мүкләк бер бәндә инде, синең урында икенче берәү булсамы—безне әллә кайчан ирләребез белән сугыштырып бетергән булыр иде. диләр Степан да шул минем өммәттән, күрәсен Мин анын тагын кайбер якларын искәрдем әле. Ул аз сүзле, кирәген генә әйтер, урнында тәртип, пөхтәлек эш коралларының теләсә кайда таралып ятканын күрмәссең. Тар. уңайсыз урыннарга кысылып йөрсә дә өстендәге комбинезоны ни майга, ни тузанга буялмас—һәрвакыт чиста. Тагын бер аерым гадәте: үзе белән җыйнак кына сумка йөртә, ә ул сумкада китаплар Аз гына буш вакыты булды исә. аулак төшкә утырып китап укырга керешә
Алып карасан. анын ниндидер тәртипле, югары культуралы бер гаиләдә туып-үскәнлеген, белем ләрәжәсенен биеклеген чамаларга була иде Шул нисбәттә минем күнелдә кайбер сораулар да туды Кем бу. нинди адәм, безнен типографиягә кайдан килеп кергән? Мондый дәрәҗәдәге интеллекты белән ни эшләп әле гади слесарь гына булып калган?
Әлбәттә инде, мондый сорауларны кешенен маңгаена бәреп әйтеп булмый Алар шул минем күнелдә генә торып калдылар да Мим типографиягә кергали тордым, бе з Степан белән баш кагып кына исәнләшеп йөрдек Шуннан арысы юк.
Т ик. әллә ни күп вакыт узмады, мина бу кеше белән якыннанрак танышырга туры килде.
Беркөн шулай, эш сәгатеннән сон калып, хәбәрчеләргә каләм хакы түләү исемлеге төзеп утыра идем. Ишектән рөхсәт сорап кына Степан килеп керде Каршыдагы урындыкка кыюсыз гына утырды.
—Идрис дус. бер сумын булмасмы? Әжәткә —диде ул оялып кына.
Мондый көтелмәгән гозердән бик нык гаҗәпләнеп, хәтта ки, ничектер, унайсыхзанып калдым. Шайтан алгыры, бу бер сумны нәрсәгә сораганнарын беләбез инде! Кибеттә аракы дигән зәхмәтнен бер яртысы ике сум сиксән җиде тиен тора. Синнән бер сум сорап торалар икән, димәк бу "өч борынга”. Чәнчелеп киткере! Шулай итеп, бу адәм дә тамак чылату өчен кешеләрдән әҗәткә бер сум сорап йөри торган көндә микәнни? Менә сиңа югары интеллект та әйбәт тәрбия. Әбисен өшкерим! Минем күңелдә бу адәмгә карата төзелгән ниндидер бер биек пирамида дөбердәп җимерелеп төште. Гаҗәпләнүем, күнел кайтуларым йөземә бәреп чыкты ахры. Теге авыр итеп, гаепле төстә әйтеп куйды:
—Андый як бар шул минем, Идрис туган. Эштән сон бераз тоткалыйм менә. Дуслар белән, аз гына .
Хәзер инде мин, ирексездән, ана текәлеп карадым һәм тагын бер нәрсәне абайлап алдым. Бу урыс кешесенен күркәм йөзендә, зәңгәр күзләренең төбендә бик тирән яшеренгән ниндидер бер ачы хәсрәт, үкенү, монсулык бар иде. Адәм баласының күңел түренә бер кереп урнашса инде аннан китми, гел үзен сиздереп тора торган халәт. Әлбәттә, мин аны-моны төпченеп тормадым. Ул заманда авыр итеп металлдан коелган бер тәңкәлекләр бар иде. Шундый бер сумны, күнелем сыкранып кына, кесәмнән чыгарып бирдем. Акчамны жәлләүдән түгел, каршымда утырган адәмне жәлләүдән сыкранып.
Шуннан ары безнен арада мондый бер сумлыкларны алышу-бирешү полный ходка китте. Алган бурычын озакка сузмый түли дә аннан җәтрәк тагын кереп җитә. Мин инде андый бер сумлыкларны кесәмдә махсус йөртә башладым. Гаҗәп ки. болай күрер күзгә Степан һич кенә дә исерекбашка охшамаган иде. Эшкә исереп, яисә кызмача килгәнен беркайчан да күрмәдем мин анын. Берничә мәртәбә ял көннәрендә бистә урамнарында да очраттым. Салмыш түгел иде. Беләсезме, эчкечеләрнең шундый бер төре бар, үзара белгән кеше аларны “шыпырт алкоголик” дип атый. Болар инде сиздермичә, аз-азлап кына салып йөри. Башкарган эшләренә зыян китермичә, әмма даими салып. Ниндидер кайгы-хәсрәтен, күнел китеклеген юа. яисә болай гына күнеккән була. Степан да. мөгаен генә, әнә шундый "шыпыртларнын” берсе иде. Ә мина—ул кадәр, нәрсә? Ул бер сумны биреп тору белән генә кесәм дә саекмый, бюджетыма да зыян килми. Һәм тиз арада мин бу хәлгә әллә ни илтифат та итми башладым. Әгәр дә ул шулай тели икән, тели бирсен. Алай гына да түгел, без тиз арада якыннан танышып, хәтта дуслашып киттек.
Сонгы вакытларда мин ял көннәрен балыкка йөрергә ияләнеп киттем, азрак табигатькә сокланып, саф һавага чыгып керү булыр дип. Кармак саплары, чиртешләр, тегесен-монысын сатып алдым, аларны үземчә көйләгән булдым. Ял көнендә тан тишегеннән бистә астындагы Казансу буена төшеп утырам. Салам кармакларны бисмилланы әйтеп һәм мина бер дә юньләп балык керми. “Мина керми” дип шуна аерып әитәм, янәшә тирәмдәге балыкчы агайлар чабакларны, хәтта бәртәсләрне җайлы гына тартып ал талыйлар. Ә мина төшкә тикле утырып та бер-ике ташбаш керсә керә. Хет үкереп ела. Беркөн, сүз иярә сүз чыгып, мин бу хәлләрне Степанга бәян иттем.
—Сон. мин дә балыкчы бит!—диде ул хәбәремә шатланып. —Күптәнге, кем әйткәндәй. стажлы балыкчы мин Бишекле мотоциклым да бар. Бистә астына гына түгел, ераккарак та йөрим. Үзем генә белгән урыннарга. Әгәр телисен икән, киләсе ялга ук үзем белән алып китәм мин сине!—диде.
Кайсы балыкчы мондый тәкъдимгә каршы килсен инде? Киттек без бер якшәмбедә мотоциклга утырып. Бистә астына гына түгел, ә шактый еракка,
Казансу буйлап өскә табан. Монда, куе куаклыклар арасында, иске тегермән урыны бар икән Елганын шактый кинәеп. тирәнәеп киткән төше. Гажәеп ямьле, кояшлы иртә. тирә-як тып-тын. су өсләре көзге кеби Менә, дөньялар иртән шулай матур була Икәү бердән кармакларны салып /кибәрлек Һәм Степан тиз арада, шактый жайлы кәрәкәләрне алгалыи да башлады Кәрәкә яши торган урын икән бу Балыкчылар арасында шундый гыйбарә бар. нинди дә булса балык әйбәт эләккән тошне "бу чабак торган урын, бу бәртәс торган урын" дип сөйлиләр. Ярый, кәрәкә оясы булды, тик менә мина берни дә эләкми. Чиртми дә, керми дә! Мин тегеләй, мин болаи, Степаннын әле теге ягына, әле бу ягына чыгып утырам Эләкми генә бит Шулай маталана торгач, Степан минем янга килде, кармактарны судан алып карады, сызгырып куйды
— Ну, Идрис дус, шушындый кармагын белән балык тотмакчы буласынмы инде син? Бер потлы чуртан кармагы тагып куйгансың бит. кылы да ун килолы сазанныкы Кәрәкә бик сак б&тык ул. Мондый дилбегәгә якын да килми,—диде һәм үз кармактарын катдырып торды да. минекеләрне алыштырып бирде. Андый кирәк-яракны ул үзе белән йөртә икән
Һәм ни диярсез! Яна көйләнгән кармактарны сатып аз гына утыруым булды, минем дә калкавычка жан керде. Эшне озакка сузмый гына, мин дә матур гына бер кәрәкәне тартып чыгардым Монын нинди сөенеч икәнен үзе балыкчы булган кеше генә белә! Кимендә ике табатык кәрәкә җыйнап алдым мин ул көнне Өйгә кайткач, минем балыктан гел буш кул белән кайгуыма ияләнгән Жәмиләнен исе китте
—Үзен тотгынмы моны, әллә тотып бирделәрме юкса?—ди Ары таба без ял көннәре саен гел бергә йөрдек. Мин. әле борнап кына килгән балыкчы, бу тармакта пычагым да белмәгәнмен икән шул Баксан. балык каптыру үзенә күрә бер фән икән Степан мине шушы фәнгә өйрәтте Дуслашып китгек. Шунысын да әитим, без су буена бер вакытта да аракы дигән зәхмәтне алып килмәдек. Аз гына эчкән килеш тә мотоциклга утырмауны Степан үзенә кагыйдә итеп куйган иде
Бергә йөргәндә мин тагын искәрдем. Степаннын теге күнел китеклеге, пошынулары, эчке борчылулары һаман да бетми, һаман да үзе белән иде Су буенда кармакларына текәлеп утырган җиреннән ул еш кына куллары белән иягенә таянып, тирәнтен уйга төшә, сизелерлек көрсенеп куигалыи. шуиын белән кайчак чиртүләрне дә абайламый кала Аннан кинәт уянып киткәндәй була, мина карап, гаепле төстә елмаеп куя Кем белә, бәлки анын мина нидер сөйләп бирәсе, эчен бушатасы да киләдер Тик ул һаман берни дә әйтми, тагын кармакларына текәлә
Ә минем исә хәлне ачыклыйсым килә. Журналист кызыксынуы белән Беркөн иртә баштан балык юньләп чиртмәде, була андый көннәр дә һәм мин. форсаттан файдаланып, бераз сораштырырга булдым Әлбәттә инде, сак кына, ерактан алып башларга кирәк
—Степан, гафу ит. кайсы яклардан буласын син?
Ул теге уйларында иде ахры, сискәнеп китте, ялт итеп борылып каралы Бераздан авыр сулап куйды
— Их. Идрис дус, белмисен хәлләремне Мин бит Мәскәү кешесе Мәскәүле мин!—диде.
һич кенә дә мондый җавап көтмәгән идем. Әйтерсн бармы Мәскәү кешесе! Һе Монда кешеләр ничек итеп бер генә тапкыр булса да Мәскәүгә барырга белмиләр. Андагы тормышны оҗмахка саныйлар Анда барып урнашып калу ул инде тормышка ашмас бер хыял гына Аны уйлаган кеше дә юк Ә ул, рәхим итегез, шул Мәскәүдән безгә кайтып утырган Шушы ярлы гына бер бистәгә
Анысы, минем бергә мәктәптә укыган ике иптәшем, гаярь егетләр. Мәскәүгә барып урнаша алдылар. Тик кыюлык, тырышлык хәйлә белән Башта язылып, төзелешкә кара зшче булып киттеләр Күм еллар эшләп, фатирга тиенделәр. Аннан берсе заводка күчте, икенчесе, бригадир булып, һаман төзелештә калды. Мина хат язгалыилар. шәп яши сабакылар! Акчаны
көрәп алалар, тормышлары мул, инде икесенен дә машинасы бар. Ә без. монда илебез өчен ашлык, ит, сөт җитештереп яткан район, казылыкны, атлан майны күрмибез дә, шул Мәскәүгә барсак кына төяп кайтабыз Бу урыс мул Мәскәүне, тук башкаланы ташлап монда кайткан! Ышанасым да килмәде. Уйларымны сизгәндәй. Степан тагын өстәп куйды.
—Әйе. Идрис, Мәскәүле мин. Шунда туган, шунда үскән, белем алган Менә хәзерге көндә, күрәсең, монда
—Бик күрәм инде. Алай да — ди генә алдым мин. Тел очымдагы тагын әйтәсе килгәннәремне тыеп калдым.
Степан урыныннан торды, кармакларын минем янга салды. Янәшәмә утырды да сөйләп китте:
—Сезненчә, журналистларча итеп әйтсәк, мәхәббәт корбаны мин. Идрис дус,—диде ул. — Хатын-кызга ияреп кайттым мин монда. Мәскәүдә, без торган тирәләрдә, яна йортлар салына иде. Анда сезнең яклардан килгән татар кызлары да эшләде. Минем егет чак, шулар янына барып иордем. Күрәм ки. бөтенләй дә безнең Мәскәү кызлары түгел болар. Тыйнаклар, инсафлылар. безнекеләр кебек ябышкак булуның, тәмәке тарту, аракы эчүнен ни икәнен дә белмиләр. Үзләре гаҗәп сакчыллар, гаҗәеп чибәрләр Шуларнын берсенә, Зөһрә исемлесенә, күнелем беректе бит. Шундук сизеп алдым—мина Зөһрәдән башка яшәү юк иде инде. Аннан килеп, ул үзе дә мине яратты һәм кискен шартын китереп куйды: әгәренки минеке булуын телим икән, анын туган җиренә, Татарстанга, менә шушы бистәгә кайтып яшәргә! Аны картайган әти-әнисе күптән чакыра, кайтырга кушалар икән Менә шулай, Идрис дус. язмыш дигән нәрсә бар ул. Безне колактан тартып йөртә ул,—диде Степан һәм тынып калды.
Минем исә фикерләр агышы ана карата кирегә үзгәреп киткән иде Менә эшләр нидә икән! Үзем дә сукыр мәхәббәт корбаны булгач, мин Степаннын бөтен гамәлләрен шунда ук кичердем. Төбенәрәк төшеп карасаң, бу тормыш дигәнебез кайда да бер инде ул. Бер татар бистәсендәме. Мәскәүдәме, яисә ерак Себернең үзендә яшәден ни Әгәренки күнел теләгәнен белән бергә булгансын икән Бу урыс ник болай уфтанып йөргән була сон?
—Болай, тормышларыгыз ярыйдыр ич инде? Зөһрә белән арагыз, әти- әниләренен мөнәсәбәте дигәндәй.
—Әти-әниләре вафат инде. Ә Зөһрә белән без тату яшибез. Бер малай, бер кыз үстерәбез. Малаебыз инде сумкасын асып мәктәпкә йөри. Тау өсте урамында, үз йортыбыз белән торабыз. Ул яктан да ул-бу юк безнен,— диде Степан.
Ачуым чыкты. Бу урыс кешесенә ни кирәк икән тагын? Яратып алган хатыны янында, гаиләсе түгәрәк. Торуы да безнеке ише тулай торакта түгел. Ана калса, менә без шушы бистәдә бөтен гомеребезне кичтек бит әле, үзебезне ул кадәр үк бәхетсез дигәнебез юк. Ә бу адәм гел балтасы суга төшкәндәй йөргән була.
—Соң. алайса, зурдан кубып зарланырлыгын булмагач, бу сөмсер коеп йөрүләрен нигә тагын? “Аһ!”та "Уһ!" иткән булып, җан көеге чыгарып, шешәдәш дуслар табып!—дидем. Шактый каты итеп әйттем.
Теге дәшмәде. Урыныннан торды, кармакларын тикшереп салды. Инде күптән чиртми, көтелми дә, матур кон бозылып килә, су өсләрен шадраландырып җил чыкты. Күктә болытлар күренә, кайдадыр еракта дөберди, өйгә кайтып китсән дә ярый инде Тик Степан ашыкмады. Яр буйлап бераз йөренеп алды да тагын янәшәмә утырды. Эчен бушатасы килә иде, күрәсен.
—Анысы, минем зарланырлыгым юк. Зөһрә ул әйбәт хатын, алтын кеше, үпкәчән дә түгел. Үземнен дә ана авыр сүз әйткәнем юк Тик бу тормышнын бүтән яклары да бар бит әле, Идрис дус,—диде Степан һәм бераз уйланып торды. —Минекеләр: әти-әнием, абый-апалар, барча туганнар татар кызына өйләнүемне бер дә яратмадылар. Ә инде ана ияреп монда кайтып китүемне бөтенләй кичермәделәр. Кайда ул! Әйттеләр, әгәренки шул тагаркага ияреп
китәсен икән, без инде монда синен өчен—юк, без сине белмибез, син безне белмә, диделәр. Синен өчен безнен колаклар чукрак, ишекләр бикле булыр янәсе. Сүзләрендә торалар да Менә ун елдан артты инде, мина Мәскәү тарафыннан хат-хәбәр юк Үзем язсам да жавап бирмиләр. Ике тапкыр үзем барып кайттым, бикле ишекләрен тәки ачмадылар, хәтта әнием белән әтием дә Казан вокзалында эскәмиядә төн кунып киттем,—диде Степан һәм язмышына, бөтен дөньясына үпкәләгәндәй, борынын тартып куйды.
Менә бит, мәсьәләнен тырпаеп чыккан татын бер терсәге бар икән Йөртә безне язмышлар, дигәннәре белән килешергә генә кала.
—Соң, ни эшләмәк кирәк, ана карап кына гаиләңне җимерә алмассың, шәт,—дип куйдым.
—Их, Идрис дус, алай гына түгел шул ул. Вакыты-вакыты белән төрле уйларга тешәсен,—диде Степан —Анда минекеләрнең барысы да югары урында. Мин дә югары белем алырга тиеш идем Безнен нәсел арасында мина да урын әзер иде Типография машиналары төзәтеп йөргән бер слесарь кисәге буласы кеше түгел идем мин Хәзер чигенер юл юк инде Ишекләр ныгытып ябылган. Зоһрә белән балаларны калдырып китәрлек көчем дә юк. вөҗданым да бармый Их. анасын эт таласын' Әйдә, жыи кармакларыңны, Идрис дус. Бүген балык эләкмәс инде ул. Әнә. болыт та килә!—диде Степан кинәт кычкырып
Жәтрәк җыендык та кайтып киттек. Тик, бистәгә кергәнче тәки куып тотты безне яңгыр, тәки чылатты
Һәр ял саен, кара көзгә тиклем йөрдек без балыкка Рәхәтләндем мин бу кеше белән. Ул тагын әллә никадәр балыклы аулак урыннарны белә булып чыкты. Кайчак бистәдән еракка, утыз-илле чакрымнарга чыгып китә идек Төрле хәлләргә тарыдык. Берчак хәтта тайгакта мотоцикл белән капланып төштек. Ярый әле. юл читендә куе куаклар булды, авыр машина безнен өскә басмады, куакларга терәлеп калды. Юкса, безнен эшләр кулдан- путарин булуы да бик ихтимал иде
—Алла үзе саклады Ярый әле. шушында башларыбыз бетмәде —дидем мин мотоциклны икәүләп күтәреп тәгәрмәчләренә бастырып куйгач Һәм моңа каршы Степан тарафыннан аяктан бәреп ега торган жавап ишеттем
—һай, беткән булса шушында баш Какрас кына буласы иде!—диде ул һич гә пошынмастан.
Си зеп. белеп йөрим шул мин. Бу адәм әле һаман да үзенә жлн тынычлыгы таба алмый Ямьле су буйларында кармак салып утырганда, зәңгәр күкләр чалт аяз булганда да анын күнел күген үкенеч болытлары каплап ала
Бәлки минем тарафтан ана нинди дә булса ярдәм кирәк булгандыр'7 Ни әйтсәң лә журналист, сүз иясе кеше бит әле мин Үземчә талпыныш га ясап карадым. Хатыным Жәмилө әлеге хәлләрдән хәбәрдар иде. бервакыт әйттем мин мона:
— Чакырыйк әле шул Степан белән Зөһрәне үзебезгә. Бер чәйләп сөйләшеп утырырбыз Ә бәлки гаилә дуслары булып китәрбез Степанның күнеле ачылыр иде бераз,—дидем
Тик Жәмиләм мәсьәләне бик үзенчә һәм катгый хәл ипе
— Кирәкми монда исерек урысын! Үз таныш-белешләребез дә бик җиткән. Кирәкми1—дип кырт кисте
Ни хат итим, кеше өчен үз гаиләң белән бәхәскә кереп булмый бит иште. Житмәсә, чыннан да, бистәдә безнен дус вә танышларның гомуми суммасы бик түгәрәк Йөрешү-күрешүләрнен төп мәшәкате дә Жәмилә җилкәсендә иде
Ул арада Степан балыкка йөрүләр белән мине тәмам кызыктырды һәм Салкын кышка кергәч гә балыкка йөрергә котыртты Ошбу максатларда мин җин сы наный әзерлек күрдем Кайры тун. ион бияләй, сырган чалбар, кис»итек, боз тишә торган борау, кышкы кармаклар, .нарны салып йөрергә тимер әржә. тагын әллә ниләр сатып алдым Байтак кына суммаларга җыелды бу чыгымнар Әмма исәпләшеп тормадым, минем йөрәк боз өстен ә
шул боз астыннан җайлы-майлы балыклар тартып алырга ашкына иде Тик анын үзенә бу кышта боз өстенә чыгарга язмаган икән
Вакыйга болай булды.
Бер кичне, хезмәт хакы алган көнне, шешәдәш дуслар белән котельныйга кереп утыралар болар. Салып алган ир-атларның сүзе, мәгълүм инде, хатын- кыхтарны кыннан да күбрәк була, төнге сәгать уникеләр үтеп китә. Шуннан сон гына таралышалар. Безнен бистә ул биек үр өстендә утыра, ә тау өсте урамы нәкъ үр башында, кайбер ерымты-чокырлар урамга ук үтеп кергән. Мондый урыннарда алар аша тар гына басма-күперләр салынган.
Бу инде кара көз. кыш башы Карлы-бозлы янгыр яуган, төнгә каршы кисәк суытып та җибәргән, аяк асты яман тайгак. Өстәвенә, бу кичтә Степан артыгын эчкән булган, күрәсең. Инде үхзәренен өйләренә кайтып җитәргә нибарысы егерме адым калгач, ул тар басмадан таеп аска, тирәнгә, жыен кантар, кирпеч ватыклары өстенә мәтәлеп төшкән һәм, күрәсең, аңын да югалткан.
Хатыны Зөһрә, улы белән чыгып, аны төне буе эзләп йөргәннәр. Тик иртә белән генә, яктыргач, өйләре янындагы чокыр төбеннән табып алганнар үзен. Кулы, аяк бармаклары өшеп беткән, ә үзе гүяки боз кантарына әйләнгән хәлдә.
Хәстәханәдә табиблар Степанның яраксызга чыккан аяк-кул бармакларын кистеләр дә ташладылар. Ансат кына Тик эш монын белән генә дә бетмәде әле. Берочтан ул үпкә чире дә алган булып чыкты Кулларына тотып берни эшли алмастай гарип бер адәмгә әйләнеп калды. Күп вакыты урын өстендә үтә.
Янына кергәләп йөрим.
Зөһрәсен күргәч тә уйлап куйдым—мондый хатын артыннан Мәскәүне ташлап кайтуын бер дә гаҗәп түгелдер шул. Сылулыгы, чибәрлеге өстенә Зөһрә ханым нык холыклы, түземле дә булып чыкты. Үз өстенә ишелеп төшкән хәсрәтне сабырлык белән күтәрә. Ирен битәрләми, бар көчен, бар килерен жәлләмичә дәвалый. Алар арасында бернинди дәгъва, үзара үпкә, ризасызлык сизмим мин. Бер-берсен яраткан, чын күнелдән ихтирам иткән, дөньянын ачы кайгы-хәсрәтләрен бергәләп күтәргән гаилә бу.
Степан миннән типография хәлләрен, андагы якалыкларны гел сораштырып тора. Сизәм ки, бик барасы килә эшенә, бер дә өйдә ятасы килми. Үзе йөргән су буйларын, болыннарны бик юксына.
—Язга чыгу белән мине су буйларына алып төшәрсең әле, Идрис дус. Мин бу күлтәшкәләрем белән кармак тота алмам инде. Ичмаса, бер йөртеп кайтырсың,—ди.
Йөртеп кайтырбыз ла анысы, тик менә язга кадәр бу дөньяда будырсынмы икән син, дип уйлыйм мин. Үпкә чире бик зәһәр анда, хәле ни гүзәл. Ә ул зәхмәт эшне озакка сузмый.
Мәскәү тарафларыннан бернинди хәбәр дә, ярдәм дә күренми. Гәрчә кат-кат хәбәр җибәрсәк тә.
Ә ни хәл итәсен? Мәхәббәт—сукыр мәхәббәт. Язмышларның жинеле юк.