Логотип Казан Утлары
Шаян хикәя

КЫЙБЛА ЯККА ТӘРӘЗ УЯМ...


Туган якларда
Малай чакта, җәйге көн буенча,
Су коенып йөргән чакларла.
Балтырганнар ашап ныгыдык без Ык буенда туган якларда.
Күз күреме җитмәс киңлекләргә К)|арыдан карап ятканда,
Горурлану хисе тулды безгә Чатыртауда туган якларда.
Туып-үскән җнргә тугрылыкны Кнрәк булса әгәр хакларга,
Гөлләр булып шытып чыгарбыз без Азнакайда туган якларда!
Мин генә түгел
..УЛ дәртләрне җыеп бер максатка,
Шигырь язын яткан булсаммы?
Шагыйрәнә сүзләр, җырлар белән Күмгән булыр ндем җиһанны!
Ншә киттем микән чалыш юлдан?
Нәрсәмә дип чаптык, карале:
Чапай, имеш... Күмхүҗ сөйри берәү Бүген алар бетте таралып.
Әрәм уздымени шулай гомер?
Ничек алыйк кире кайтарып??
Күңел юатырлык мәгънә аалим У .нан елларымны актарын.
Бар да сыман мәгънә, юк га сыман.
Соңлап пннырь язам, галәмәт.
...Бармы соң бу җнрдә берәр кеше Язмышыннан тулы канәгать?!.
Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ (1946' шагыйрь. ‘Жир кнтабы". Жилкгну һ 6 китаплар литры Алмакай районында яши
Бүлешер идем дә...
Бер бәхетсез булдын син дөньяда. Нишләсәң дә, китә кирегә.
Ярдәм итә алмыйм, теләсәм дә Бик бәхетле итеп күрергә.
“Күрешик тә, әйдә, киңәшик”,-дим. Тәкъдимемне кире кагасың. Ияләштерүләр күп җиңелдер Урмандагы бүре баласын.
Нәселеңнең булган гөнаһлары Сиңа гына әллә төшкәнме?
Котың очар, әгәр сөйли калсам Синең хакта күргән төшләрне.
Дөрес җирдән аны эзләмисең. Белмәвенә калам гаҗәпкә.
...Бәхетне шул була табып кына. Биреп торып булмый әҗәткә...
Ирекле ыгы-зыгы
Базар әле... базар ачылмаган.
Эчке якта —ябык тамаша.
Пәрдә артындагы актерлар күк. Сатучылар гына кайнаша.
Өстәлләргә бүген сатылачак Әйберләрне тезеп куялар. Ялык-йолык ята алтын-көмеш. Янәшәдә ширбәт, кыярлар.
Елан мөгезен дә табып булыр.
Бик тырышып әгәр эзләсәң. Күгәрченне савып чәй бирерләр. Дөнья эссесенә түзмәсәң.
Беркем кумый, беркем мәҗбүр итми, һәркем белә нәрсә эшлисен.
Син үзеңә бары буйсынасың.
Товар үтә: димәк, яшисең!
Шул ирекле ыгы-зыгы карап. Үткәннәрне искә төшердем.
...Без югалткан иске җәмгыятькә Ниләр җитмәгәнен төшендем...
Гороскоп хикмәтләре
Өч гәҗиттә—өч гороскоп.
Укып кайчак шаклар катам. Кайсысына ышанырга?
Аңлый алмый башым ватам.
Чир килә. ди. беренчесе.
Икенчесе саулык юрый.
Шатлык бирә өченчесе.
Шаярткандай юри-марый.
Өчесе дә минем хакта.
Бер үк көндә... түзеп кара:
Үләм. тереләм, шатланам...
Кем җәфалый, йөзе кара?
Үкенүдән ни файда
Каргыш төштеме сон? Ни сәбәптер.
Марҗа булды минем жиңгиләр.
Килгән чакта юаш иделәр дә,
Яши-яши тәки... җиңделәр.
Безнең телдә бер сүз белмәделәр.
Татар нигә алар халкына...
Гомер сөрдек без дә мыгырданып.
Телне бозып, туган хакына...
Балаларга тәре үптергәннәр Чиркәүләрдә, бездән качырып;
Мөселманлык шулай кимеп бара.
Нәсел корый, яшим ачынып.
Абыйлар да инде аңладылар.
Кызыкмыйлар катнаш туйларга.
...Соңлап үкенүдән ни файда соң??
Вакытында кирәк уйларга!..
Әче алмалар
Йнрггемне ярыр идем Кайгым түгелер булса Әгәр. улым. үле.иеңэ Күңел күнегер бхлса
Рим Илижгуллин
Алмаларың пеште, улым.
Үзен ник күренмисең?
Ин сусылын сайлап кына Өзәргә үрелмисең.
Аңлыйм, бүген син еракта.
Икенче бакчаларда.
Аннан кайткан кеше юк шул.
Уяудыр сакчылар да.
Коелалар, кая куйыйм?
Сорыйммы үзләреннән?
...Әчеттереп, сыек алма Өзелә күзләремнән...
Дусларым коткара
Тургайлар, никтер, оча э шнеп Кайда соң үк. диыр шикепе Звлфэт
Бу тауларда улым белән Ничә еллар көтү көттек Чират җиткәч. Авылдашлар Табынына өлеш керттек.
Бүген менә үзем генә...
Ул мәңгелек йортка күчте.
Монда йөргән ә.*ләрендә Уйдык-уйдык җиләк иеште.
Минем хәлне аңлагандай.
Аксыл кылган башын игән.
"Өскә кара, бирешмә!" дип.
Юатырга тургай килгән.
Сайлап җибәрә
Әле исән булган балаларым! Хәтерегез мина калмасын:
Сездән күбрәк сөйдем энегезне. Төпчегемне—күзем алмасын. Үземнән дә артык яратканмын. Ансыз калгач кына акладым.
Аны эзләп бата кояш нуры.
Аны уйлап ата таңнарым.
Ә яшәргә кирәк!
Сезнең хакка...
Охшап барам сабыр хәзрәткә. ...Түзә белгәннәргә генә Ходай Җибәрәдер андый хәсрәтләр...
Аңлап кара
Кайсы көнне шигырь язып булмый. Кәеф төшә, фикер чуала.
Суга кереп чыккан тавык гүя... Андый чакта шайтан куана.
Кайсы көнне, буа киткән төсле. Язып кына җитеш, очынып.
Каз мамыгы итеп күтәрә дә. Фәрештәләр йөртә очырып.
Үз кесәңнән чыкмагач
Чит илләргә чыгып кайталар да, “Анда яхшы”,—диеп, мактыйлар. Безнең яшәешне шул кимәлгә Күтәрерлек чара тапмыйлар. Нәрсә булыр иде алгарышка Берәр җүнле тәкъдим кертсәләр?! ...Котыпта да җылы тоелыр ул, Казна хисабына йөртсәләр...
Уям үз тәрәзәмне
Урыс иле нәрсә отты Көнбатышка "тәрәз уеп”?
Анда булган гадәтләрне Бар нәрсәдән өстен куеп? Телевизор аша күреп Аңлагандыр инде күпләр:
Безне чорнап аркан ишә Имансызлык, шәрәлекләр. Шәрык ягы—бүтәнчәрәк. Күрсәтмиләр, ябык "төннек”...
Анда сафлык, анда пакьлек, Мәңгелек гамь, түгел көнлек. Күпме галим, күпме шагыйрь Алгарышка салган нигез. Илаһилык һәм затлылык Шаулап тора, гүя диңгез. Шуның өчен генә дә бит Табынырлык уйлап куям: Көнчыгыштан кояш калка!.. ...Кыйбла якка тәрәз уям...