Котлыйбыз!


Мәгъсүм Гәрәевкә 70 яшь
Мәгъсүм Гәрәев публицистика өлкәсендә актив иҗат итүче
каләмдәшләребездән. Ул 1935 елның 7 февралендә Питрәч
районының Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә туган.
1953 елда Шәле урта мәктәбен тәмамлаганнан сон. Казан дәүләт
педагогия институтының физика-математика факультетында
югары белем ала.
Журналистика өлкәсендә беренче чыныгуларын Мәгъсүм
Гәрәев Татарстан радиокомитетында башлап жибәрә. 1967
елдан ул "Социалистик Татарстан" (хәзерге «Ватаным
Татарстан») газетасының сәнәгать бүлегендә, җитмешенче
еллар башында—Татарстан журналистлар берлегенең баш
консультанты, 1991 елдан яна ачылган "Татарстан хәбәрләре" газетасының икътисад
бүлеге мөхәррире, соңгы елларда “Шәһри Казан" газетасының, хәзерге вакытта
"Чаян" журналынын әдәбият-сәнгать бүлекләрендә мөхәррир булып эшли.
Татар халкынын күренекле вәкилләре—космос фәне өлкәсендәге хезмәтләре
белән дөньяны шаулаткан академик Роальд Сәгьдиев. аның энесе, шулай ук академик
Ренат Сәгьдиев. генерал һәм кардиохирург Рәсим һәр Ренат Акчуриннар.
авиаконструктор А И. Микоян, атаклы математик М. А. Лаврентьев, композитор
София Гобәйдуллина, балет сәнгатенең атаклы осталары Рудольф Нуриев һәм Ирек
Мөхәммәтовлар турындагы очерк-язмалары аның каләм хезмәте жимеше.
Мәгъсүм Гәрәев әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең күренекле шәхесләренә
багышланган ижат портретлары тудыруда да актив эшли. Алар арасында Гомәр
Бәширов. Гариф Ахунов. Аяз Гыйләжев. Рөстәм Яхин. Александр Ключарев. Сара
Садыйкова. Илһам Шакиров. Зилә Сөнгатуллина һ б. багышланган язмалар бар.
Аның очерклары һәм публицистик мәкаләләре республика газеталарында. “Казан
утлары". “Татарстан". "Сөембикә". "Ялкын" журналларында дөнья күрде. Шул
җөмләдән. 1995 елда Мәгъсүм Гәрәевнең “Казан утлары" журналында Гариф Ахунов
белән бергә ижат ителгән “Арча җиренең ачык китабы" дигән документаль повесте
басылып чыкты Авторлар бу әсәрдә тулы бер районның күмәк портретын тудыруга
ирештеләр. Повесть матбугатта уңай бәя алды.
Татарстан китап нәшриятында бүгенге заман геройлары хакында чыккан
җыентыкларда М. Гәрәевнен очерклары һәрчак басыла килде. Алар арасыннан:
"Күмәч кыры”. "Бер уч бодай". "Каһарман". "Ерактагы якын көндәш" кебек
язмаларны күрсәтеп үтәргә мөмкин.
2004 елда язучынын "Мин. Чуен Гәрәй малае " исемле җыентыгы дөнья күрде.
Җыентыкка кергән кыска-кыска бәяннар язучы биографиясенең бер өлеше. Язучы
аларда үз чорынын вакыйгаларына, шәхесләренә карата уй-фикерләрен белдерә,
мөнәсәбәтләрен ачыклый.
1998 елдан Мәгъсүм Гәрәев Язучылар берлеге әгъзасы.
Танылган журналист, язучы Мәгъсүм Гәрәев бу көннәрдә олуг юбилеен бәйрәм итә. Аны ихластан
тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, яңа ижат уңышлары телибез.
Рафис Гыйззәтуллинга 50 яшь
Хикәяче, публицист Рафис Әхмәт улы Гыйззәтуллин 1955
елнын 8 мартында Татарстаннын Сарман районы Урта Кәшер
авылында туган. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен
тәмамлаганнан сон, Казан дәүләт педагогия институтынын
тарих-филология факультетына имтихан тота. 1977 елда татар
теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча
укуын тәмамлап, студент чагыннан ук хезмәттәшлек итә
башлаган “Татарстан яшьләре” газетасына эшкә урнаша
Шуннан бирле анын тормыш һәм хезмәт юлы нигезлә Казан
каласы һәм Казан көндәлек матбугаты белән бәйле 1978—
1979 елларда Свердлау, Ижау һәм Тоцки якларында мәжбүри
гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан сон. ул әүвәл берникадәр вакыт
“Ялкын" журналында, аннары озак еллар “Социалистик Татарстан" (хәзерге
“Ватаным Татарстан") газетасы редакциясендә хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире
вазифаларын башкара 1994 елнын гыйнварыннан Р Гыйззәтуллин “Татар-информ"
агентлыгының баш мөхәррире хезмәтендә
Әле мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәгә башлаган Р Гыйззәтуллин.
үзенчәлекле язучы-хикәяче буларак, республиканын “Ватаным Татарстан". ‘Идел".
"Казан утлары", "Чаян” кондапск басмаларында һәм Мәскәүнсн “Пионер" журналы.
“Российская газета"сы битләрендә басылган һәм. башлыча, балалар, яшүсмерләр
тормышына багышланып, кеше характерларын психологик планда ачып бирүгә
корылган җыйнак сюжетлы, халыкчан образларга бай сыгылма телле хикәяләре һәм
үткен фикерле публицистик мәкаләләре белән таныла Ул—хикәяләре, лирик
парчалары, нәсерләре, юморескалары тупланган "Очучы буласым килә” (1984),
“Урман юлы" (1987), “Көтелмәгән сорау" (1990), “Кырау” (1996), "Багалмада
кунакта" (19%), “Төнге янгыр" (2002) дигән китаплар авторы
Рафис Гыйззәтуллин—1981 елдан СССР журналистлары берлеге һәм 1989 елдан
Язучылар берлеге әгъзасы Матбугатта ирешкән уңышлары өчен 1993 елда ана
“Татарстанмын атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде

Реклама