ҖАН ХӨРЛЕГЕ


Ике тавыш
Я.1ган шигырьләрем ошамаса. Кәгаземне атам йомарлап.
Очалмаган кошлар тавышы белән Ята кебек алар кыйгаклап.
Йөрәкләргә кнлеп бәрелә дә Әрнүләрдән туган бу тавыш һич көтмәстән кайнаө боҗра булып Тынны буа башлый оер сагыш.
Әйтерсең мин хисләремне түгел. Көннәремне ертып ыргытам.
Болай да бит гомер шундый кыска. Болай да бит гомер бер тотам.
Ә идәндә йомарланган кәгазь һнч кимеми, никтер ул арта.
Күккә карыйм, кошлар тавышы булып Шат авазлар керә колакка.
Ике таныш нке якка тарта. Үгкәннәрнен тавышы көчлерәк.
Шушы тавышларның тартышыннан Бер ярылыр ахры бу йөрәк.
Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) Тагарсглннын халык шагыА/м- Г Т)кай ттмен.1<мг премиясе щуреаты Кушанды ипиы/». прохг .цичл ы/*• /мм ба.ы. ыр очен китап тар
шул нсәптпн биш тм1ык 'Сайланма .*‘‘цыр авторы Кко/иа яшн
Бүләк
Бер кош. килеп минем тәрәзәмә, Шундый матур итеп сайрады. Безнең авыл кошы булды ахры. Моңы йөрәкләрне айкады.
Тәнемдәге бөтен күзәнәкләр Уяндылар кинәт бу моңнан.
Юмарт җилләр армый ташып торды Мең чәчәкнең исен болыннан.
Әйтерсең лә авылыма кайттым.
Баш әйләнеп китте хуш истән. Рәхмәт, кошкай, моңнар өләшкәндә Калдырмадың мине өлештән.
Көтмәгәндә гүя бүләк алдым, Бүләкнең дә шундый зурысын. Ныграк ачыйм әле тәрәзәмне,
Якты язлар өемә сыенсын.
Күкрәгемә язлар оя корсын,
Гел үз итеп, һәрчак яратып.
Иң беренче яшеннәрен язлар Йөрәгемнән алсын һәрвакыт...
Мин ирекле сайрар кош идем. Оча идем бнек-бнектә.
Яңгырый иде минем тавышым Еракларга — зәңгәр саф күктә.
Җырладым гел сөю турында, Тугайларда, иген кырында. Сагыш, моңга урын юк иде Тавышымда, минем җырымда.
Җырлап йөргән чакта иректә, Эләктем мин алтын читлеккә. Әйдә җырла, җырла, диделәр, Алларыма гөлләр өйделәр.
Теләсәм дә җырлый алмадым. Җырсыз атты хәтта таңнарым. Тик иреккә, бары иреккә Омтылды шул минем җаннарым.
Аңламады мине кешеләр.
Минем җырым туды иректә.
Ә иректә җырлап үскән кош Җырлый аламыни читлектә?
Җан хөрлеге
Тормышта гел шулай булып тора: Көтелмәгән .ниләр чыгып тора. Менә-менә эшлим .тигән эшне Көтмәгәне бәреп егып тора.
Юкка чьна корган >й-хыяллар. Вәгъдәләрен үтәлмичә кала. Экрен-әкрен суыра сине я.гиыш Үзенен кыскан кочагына таба.
Без ирекле, без хор. дип йөрибез. Алланабыз шулай гомер бакый.
Гел ирекле берни юк бу жирлә Вакытыннан алла тан ла атмый.
Э шулай да үз сукмагы белән Атлап бара кеше көне-төне.
Тормыш кысанлыгы ера-ера Алга таба илтә жан хөрлеге.
Ярдәм сорап
Анырлыклар билне бөккән чакта Нинди генә уйлар килми башка: Кайвакытта ирләр генә түгел.
Елый таулардагы каты таш та.
Давыл йота көчле бөркетләрне, һаваларда калмый эзләре дә.
Күз яшьләре яна... шарт-шорт итеп. Яшеннәрнен утлы күзләрендә.
Зәңгәр күктә жнлләр чайкаса да А|арталмый кара болытларны. Җылыталмый учак уты гына Эчкә оялаган су ыкларны.
Җирлән, судан, ерак галәмнәрдән Кеше күңеле күпкә катлау лырак. Тынгысыз жан сакта тора һәрчак... Тик Алладан гына ярдәм сорап.
Бөтен нәрсә тора бәхеттән. Бәхетен булса була барсы да: Биек-биек алын сарайлар Кнлеп баса сннен каршына.
Килә байлык, килә дәрәҗә. Нәрсә алма шуннан у насын. Мәҗлесләргә барган әгәр дә һәрвакытта түрдә бу ласын.
Кайгылардан башын иелми. Күкрәк киереп горур йөрисен. Биеклеккә бәхетең менгерә. Зур көч куеп үзең менмисен.
Бар да тора, әйе. бәхеттән, Бәхетлеләр очмый тәхеттән. Тик бәхетне каян аласы? Шуны белми адәм баласы.
Эзли җирдән, эзли күкләрдән, Кайдан уза бәхет юллары? Кешегә бит күп тә кирәкми, Бәхет кенә кирәк нибары. Бәхет кенә кирәк нибары.
Үрләрнең иң биегенә басып.
Ал яулыгың болгап җилләргә — Омтыласың күкләр киңлегенә. Теләгәндәй очып китәргә.
Хыялларым белән урап алам Сыгылмалы, нечкә билеңнән Алып китәм сине мәңгелеккә Балачагың үткән иленнән.
Илтеп куям таныш түгел җиргә. Мәхәббәт һәм яшьлек иленә. Килеп керү белән пар сандугач Килеп кунар синең иңеңә.
Җырлап торыр алар сөю җырын. Моңнар тулыр синең җанына. Чәчәкләрнең барлык төре булыр. Теләгәнен сайлап ал гына.
Яшьлек иле — ул гүзәллек иле. Анда ага кәүсәр чишмәсе. Учларыңа алып аның суын. Тәмләп кенә шуны эчәрсең.
Тамырларың буйлап ага башлар Татылмаган серле кайнарлык. Әйтсәң иде: монда үткән көннең һәр мизгелен бәхет санарлык.
Юк инде
Мәхәббәт сүзендә мең төс бар, Мәхәббәт сүзендә мең хис бар: Юк инде сөюдә янасы.
Хисләрне төсләргә манасы.
Болында мең төрле гөлләр бар. Гөлләрдә мең төрле серләр бар: Юк инде серләрне ачасы. Ябылган болыннар капкасы.
Төннәрдә мен төрле балкыш бар. Күлләрдә мең төрле ак кош бар; Юк инде, йөзәлмим күлләрдә: Зур гомер утыра иңнәрдә.
Як-якка күпме юл сузылган. Иөгерә-йөгерә уз шуннан:
Юк инде, юк инде, юк инде Узасы юлларым узылган.
"Аерса безне аерыр Бары тик үлем генә" Шулай лшән идең берчак Җан өреп күңелемә.
Аерылдык. Икебез дә Элегә исән-саулар. Араларда үлем түгел. Арада тора таулар.
Карыйм, карыйм күрә алмыйм һавадан кошлар эзен...
Ярый әле үткенлеген Җуймаган күнел күзем:
Кошлар юлы аи-ак агым. Агымда яшьлек чагым.
Син. яшь былбыл.
Сайра бер дә тынмый.
Яңгыратып кара урманны.
Күтәр әле күкләр биегенә Авырай! ан безнең уйларны.
Якынайсын бераз кояшкарак Безнең хисләр, безнең өметләр. Болытлардан ки арырак булыйк. Көнләшсеннәр әле бөркетләр.
Көнләшсеннәр офык артындагы Каф таулары әкият та\лары. Биеклекләр, чиксез киң офыклар Кайнарласын безнең каннарны.
Күтәр, былбыл, күтәр җырын белән. Безнең җаннар менсен биеккә.
Без бит бары хыял белән генә.
Хор җан белән генә иректә.

Реклама