ТӘРҖЕМӘДӘ БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘЛӘР


XX гасыр башында татар әдәбияты үсешендә яна агымнар барлыкка килә. Яналыкнын
берсе—традицион Шәрык культурасының Гареб әдәби традицияләре белән кушылуы. Бу синтез
татар әдәбиятына рус әдәбияты аша килеп керә Публицистика, фәлсәфә, идеология, фән һәм
әдәбият белән беррәттән. татар әдәбиятын баетуда мөһим бер фактор булып. Көнбатыш әдипләре
әсәрләренең тәрҗемәләре тора. Билгеле ки. XX гасыр башына рус тәрҗемә мәктәбе югары
биеклеккә күтәрелә, тәржемә теориясе камилләшә һәм әдәбиятның аерым бер жанрына әйләнеп
бара. Татар әдәбиятында тәржемә өлкәсендә беренче адымнар ясалса да. анын кайбер шактый
камил үрнәкләре белән дә очрашабыз б> - Шекспир. Ж Ж. Руссо. В Гюго. К Дойль. Д. Г Байрон. Г.
Гейне һ б көнбатыш әдәбият классикларыннан татар теленә тәрҗемәләр
Көнбатыш әдәбияты шедеврларын XX гасыр башында татар халкына җиткерүдә алдынгы
урынны татар шагыйре, публицист, кин эрудицияле, тирән белемле тәрҗемәче Сәгыйт Сүнчәләй
алып тора Арадашчы ролен уйнаган рус вариантлары аша ул В Гюго. Байрон, Г. Гейненың
кайбер әсәрләрен тәржемә итә. Бездә ул тәрҗемәләрдән иң уңышлы килеп чыкканы. Генрих
Гейненың "Әлмансуры зур кызыксыну уятты. Бу әсәр тәрҗемәсе хакында ул заман татар
интеллигенциясе арасында каршылыклы фикерләр йөрсә дә. “Әлмансур” Сүнчаләйнең иң
уңышлы, күләмле һәм саллы тәрҗемәләреннән
Сүнчәләйнен “Әлмансуры" аз өйрәнелгән, анын турында Г. Ибраһимов. Ф Сәйфи-Казанлы.
М Мәһдиевнен публицистик мәкаләләрендә әйтелеп китә, шулай ук аның тәрҗемәләре Э.
Нигьмәтуллин. 3 Рәмиев һәм Р Мусабековаларнын кандидатлык диссертациясендә,
фәнни-популяр басмаларында, фәнни мәкаләләрендә берникадәр яктыртылган
Г Гейненың "Әлмансур" трагедиясенә күз салыйк. Ул мөселманнарның урта гасыр
Испаниясенең Реконсисга заманнары (католик инквизициянең мөселманнарга каршы сугышы)
хакында бәян итә Шул вакыттагы испанияле гарәпләрнең Испаниядән качулары, илдә калырга
теләгәннәренен христиан диненә күчүләре, вөҗдан газаплары, гореф-гадәтләрне югалту турында
сөйли һәм бу каршылыклы фонда төп персонажлар—бер-берсенә гашыйк Сәлимә һәм Әлмансур.
алариын туганнары һәм дуслары -Әндалес гарәпләре
Әсәрнсн сюжеты һәм кайбер тәрҗемә аспектлары хакында экскурс Р Мусабекованын
"Мәйдан" журналында чыккан фәнни мәкаләсендә ясалган иле Без исә Сүнчәләй ясаган кайбер
тәрҗемә ялгышлары, төгатсезлекләргә һәм уңышлы урыннарга игътибарны юнәлттек Б\
ялгышларга үз заманында Фатыйх Сәйфи Казанлы "Аң" журналының 1914 елгы саннарында
игьтибар итә Безнеңчә Сүнчәләйнен тәрҗемәсендәге гогәлсстекләрнең сәбәбе берничә Гейненың
иҗатын тирәнтен белмәү. Реконсиста заманы Испаниясенең тарихы һәм мәдәнияте белән
җитәрлек дәрәҗәдә таныш булмау, тәржемә өлкәсендә җигәрлек тәҗрибәсе б\ тмау
“миллиләштерим" дип әсәрнсн асылына зыян игү “Әлмансурнын" тәржемә нечкәлекләрен
тикшергәндә, рус варианты белән чагыштырып анализ ясалды Бу тикшерүнең кайбер
нәтиҗәләрен алдагы мисхтларла карап үтик
Әсәрнең русчасында Педрильонын сүзләре болай яңгырын Клянусь Пилатом'" Сүнчаләйнең
тәрҗемәсендә исә Ант әгәр дә-нндс "ахшам" бетте” Понтнй Пи тат—тарихи шәхес монда төшереп
калдырылган
Төп персонаж Әлмансурнын католик чиркәүдә вакытындагы сүзләре Та
раеншшяи на кресте и острым Копы-м пронюяи ребра
крояь и кровь Лиысь повсюду
Тут голос я пронзителъный услышал "Се кровь его"—и,
оглянувшись. вижу...
Из чаши пьет какой-то человек.
Сүнчәләй исә:
Бер табакка—монда куйганнар аның канлы башын
һэркая баксаң да шул ир кайгылы, һәр сында кан!
Күрәбез ки, “канлы баш” тәржемәдә каян пәйда булган, билгесез. Гейне “Гайсә каны"
турында сөйли, христиан динендәге символ. Мәгънәгә зыян килгән.
Шулай ук теманы дәвам итсәк, Әлмансурнын сөйгәне Сәлимә бер күренештә болай ди:
"Чын мәхәббәт " тә мәгарәнең эчендә генә ятып,
Җирдә бер көлтә салам өстендә—әүвәл—башлана!
Кем ул “чын мәхәббәт”, аңлашылып бетми, Гейнеда исә сүз Гайсә пәйгамбәрнең могҗизалы
тууы хакында бара.
Мона өстәп, Сүнчәләй татарга аңлашылмаган көнбатыш мәдәнияте, тарихы һәм христиан
дине белән бәйле образларны төшереп калдыра. Голгофа, орган, арфа, тост, вино, Яго
Компостельский, Гименей, мирта һ. б. Ләкин ни сәбәпледер, тәрҗемәче Шәрык әдәбиятына
караган образларны текстка кертми, мәсәлән: сады у Аль-Рашида, Шираза розы, кайбер
географик атамалар. Ялгышып күп урыннарда испаниялеләрне “вәхши мөшрикләр” дип
тәрҗемә итә.
Гейненын: “И карканье болотных птиц” дигәнен “Тик киек кошлар улавы” дип тәрҗемә
итеп, мәгънәви хата ясый. Тәрҗемә татарча яңгырамый. Янә бер җирдә: “Аның тамырларын
корт чукыштырган” Корт кимерә, йә ашый, ләкин чукымый, тәрҗемәче стилистик хата ясый
Кайбер кимчелекләргә карамастан, Сүнчәләй рус текстын, асылына зарар китермичә,
татар жанына, милли рухка якынайта (“адаптацияли"), андый очракларда аның “милли итәргә
тырыштым” дигән сүзләре бик тә хаклы. Аларны тексттагы кайбер мисалларда аңлатып китик.
Әлмансур дусты Хәсәнгә болай ди. Гейнеда ул:
Я мусульманин, несмотря на платье.
Я свой тюрбан ношу с собою в сердце.
Сүнчәләй бу юлларны бераз үзгә тәрҗемә итә, анын варианты милли рухка якынырак.
“Тюрбан" (чалманы) ул һәр татар-мөселманга якын, изге булган Коръән образы белән
алмаштыра:
Күпме мөшрикчә киенсәм дә—рәсүлнең сүзләрен.
Изге Коръәнемне, иманымны күңелдә йөртәмен!
Алда янә бер укышлы тәрҗемә. Төп персонаж Сәлимә әнисе хакында Гейнеда болай диелә:
О мать моя. Фатима. до конца Любила ты несчастное
дитя!
Сүнчәләйдә исә Сәлимә әнисен “Аллаһнын өе”—мөселман Кәгъбәсенә тинли: Йа
миһербанлы ана! Син Кәгъбә, син изге идең!
Үз кызыңны син. Сәлимәңне сөйдең, мәңге сөйдең...
Алдагы күренешләрнең берсендә без янә кызыклы юллар белән очрашабыз, Гейне Үлем
фәрештәсенең тьгшкы сурәтен бирә:
Но бледный ангел смерти Пресек своим пылающим
мечом Абдуллы жизнь. а с ней и речь Абдуллы.
Сүнчәләй я надан безнен татар кешесенә аңлаешлы гыйбарәләр куллана: “Газраил! Алды
җанын. Йомды гомергә күзләрен...” Тәрҗемәче мөселман мифологиясенә мөрәҗәгать итеп,
“ангел смерти” образын Газраил фәрештә образы белән тулыландыра.
Трагедиядә Тень—"шәүлә” образы бар, Гейне тарафыннан тудырылган нейтраль образ. Ул
яшь гашыйкларга бу кяферләр иленнән качарга куша һәм киләчәк матур тормышларын, бәхет
илен сурәтли:
Ул газиз илдә халык шат; анда пакь, саф һәр күңел,
Анда кичләрдә исә тәмле чәчәк—гөл исле җил;
Эсседә хормә агач таииый күләгә җиргә гел.
Аида салкын чишмәләр зикер әйтәләр.
Беренчедән, Гейне да, Сүнчәләй дә мөселман менталитетынын бер гүзәл үзенчәлеген
сурәтлиләр—һәр мөселман гомере буе җирдәге тормышын җәннәткә охшатып төзисе килә, шуның
өчендер Шәрык әдәбиятында бу кин таралган алым, чөнки яшәүнең һәр мизгелендә мөселман
Аллаһны сизә, анын барлыгын аятый Тәрҗемәче гаҗәеп матур җанландыру кертә. 'Чишмәләр
зикер әйтатәр "—мондый юллардан Сүнчәләйнен оста, тәҗрибәле шагыйрь һәм урыны белән
нечкә сиземләүче тәрҗемәче икәнлеге ачык күренә.
Алда Сүнчәләйнен тәрҗемәче интуициясенең бер гүзат мисалы Гейне җәннәт һәм җә һәннәм
турында сөйли:
Вот әтот узкий мостик
Ведет из края скорби в край блаженства.
Сүнчәләй бу юлларны татар укучысына тагын да аңлашылырлык итә:
Сират күперем минем бу! Бу күпер Аркылы
михнәтле дөньядан рәхәт якка күнәм!
Тагарга бик тә якын ислам мифологиясенең бер мистик символы. Сүнчәләй мәгънәгә зыян
китермичә, дөрес тәрҗемә биргән
Гейнеда Әлмансурнын мондый сүзләре бар:
Обрежь орлу могучих два крыла.
И он, как черви, падет во прах на зем.ио
Гейнеда "симург” (“сәмруг кошы”) берничә тапкыр очрый. Гейне аны "орел" (“боркет”)
сурәтендә бирә, симург—“сәмруг”—евразия мифологиясендә илаһи кош. жир1ә күктән тормыш
агачын иңдерүче кош формасында очрый Күрәсен. Сүнчәләй Гейиснын идеясен отып алып,
“симург”ка, “орел”га. татар мифологиясендә дә булган сәмруг кошын туры китергән,
бу—тәрҗемә иткәндә текстны татар теленә дөрес интерпретацияләүнең бер мисалы “көчле
сәмругның канатларын суырыр .”
Трагедиядә (Гейнеда һәм Сүнчаләйдә дә) гашыйкларның диалоглары классик Шәрык
поэзиясе традицияләрендә язылган Урыны-урыны белән, татар шагыйре Гейненын
чагыштыруларына, татар колагына ягымлырак янгыраган сурәтләр таба. Меджнун я бедный. на
скале сиж\‘ я И забшнляюсь с козпчкой моей Ведь козочкой обернулась Лейяа
Сүнчәләйнен Әлмансуры Сәлимәгә “җаным”, “былбылым" дип эндәшә Мисаллардан
күренгәнчә, Сүнчәләйнен, гомумән алганда, шигъри һәм тәрҗемәче осталыгы ачык күренә,
кимчелекләр дә очрый, чөнки тәрҗемә бервакытта ла тулысыңча тәңгәл була алмый Тәрҗемәче
оригинал текстны сүэгә-сүэ күчерми, ә бәлки үз заманы, үз телендә, татар кешесе өчен яна әсәр
ижат итә Мона өстәп, тәрҗемә вакытында яна текстнын тууына тәрҗемәченең үз шәхесе, дөньяны
үзенчә күзаллавы килеп кушыла Шулай ук. “Әлмансур"нын тәрҗемәсе аша без яна әсәр туганны.
Гареп һәм Шәрык менталитетларынын синтезын (кушылуын) күрә алабыз Гейненын Европа
кешесе булып мөселман дөньясын күзаллавын һәм татар-мөселман кешссенсн—С Сүнчәләйнен
текстны “миллиләштсрү-сн чагыштыра алабыз
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Европа классиклары тәржематәре аша татар теленә яңа
жанрлар килеп керә (трагедия, комедия, фантастика һ б ). яна стильләр (романти зм. символизм,
дини, гыйсъянчылык мотивларына бай шигърият-Байрон. Гейне. Гете әсәрләре йогынтысында),
реализм тууына зтәргсч ясый, рус һәм Европа әдәбиятында камилләшкән әдәби алымнарның
байтагы аклы яки ансыз рәвештә гатар әдәбият дөньясына үтеп керә һәм тиз арада тәэсирен дә
ясый
Нияз НӘГЫЙМОВ,
; Г Ибрлһимов исемендәге Тел, Әдәбият
һәм Сәнгать институты аспиранты

Реклама