ТОЗСЫЗНЫ КҮЗСЕЗ ДӘ КҮРӘ...


Ышанмагыз. оаоай Сәйдәш надан ух Түгел надан гына, атарга хан ул!
Габдулла Тукай
Бсзнен авылнын Мөбарәкша бабай улларына әйтә торган булган:
—Өйләнегез, мөселманнарны арттырыгыз! Әмма хатын-кызга артык таләпләр куймят из, онны камыр итсә—шул хатын Бик ышанып та бетмәгез: күрше түбән авылга төшәсегез булса, югарысына менәм диегез, каршыгызга кеше чыгарып үтертергә мөмкин.
Бәлкем журналистларга һәм язучыларга да артык аты таләпләр кую. һәртөрле дискуссияләр кору зарурлыгы юктыр? Чабата үргән сыман әзер калыпка куып, татарча җөмләләрне хатасыз төзеп нәрсәдер яза икән—димәк язучы' Амебаны амебача хәрәкәтләнүе, черкине черки булып безелдәве, карганы исә былбыл булып сайрамавы өчен гаепләү, җитмәсә шундый сайрауга өмет багьлау—бу җиңел акыллылык түгелме?.. Ә бәлкем каләм тибрәтүче намусына тукыну да кирәкмәс матавыктыр, чөнки анын да май яккан, уылдык сыланган ипи ашыйсы килә, ә хакыйкатькә юл яручыга, вөҗдан белән хисаплашучыга тәм-томны бик тәтетмиләр Язучылык—талантлылар юлы, имеш Ә бит талантны гыйбадлар мәхәббәтен яулауга гына хезмәт иттерү күпкә отышлы Гыйбад дигәндә гадиләр белән беррәттән зур кәнәфи биләүчеләр дә күздә тотыла, атбәггә...
Каләм ияләренең олуг Гыйбадлардан алган интервьюларын укыганда мондыйрак картина күз алдына баса. Имеш ки бәгъзе каләм зат дустыбыз түше белән шуышып яисә мүкәләп арт яклап түрәнең башмаклары арасына килеп керә дә, муенын өскә таба бора һәм елмая төшеп, психиатрия хастаханәсе пациенты да дөрес жавап бирерлек катлаулылыктагы, “ике икен дүрт була, шулай бит Фәлән Фәләнеч. сез бу хакта ничек уйлыйсыз?", тибыңдагы "сорауларын" бирә Хезмәткә багышланган мәкаләләре исә нигездә һаман былтыргы "А", охшаш эчтатектә. геройлар һәм атар яшәгән төбәк исемнәре генә үзгәрә...
...Журналда, игълан ителгән дискуссия кысаларында исә. ни гажәп. әңгәмәбез шактый кызыклы, мәгънате һәм зчкерсез бара Әмма, гаделлек хакына искәртергә телим. Миргазиян Юныснын 2003 елны Татарстан китап нәшрияты чыгарган "Альбатрос язмышы" дигән китабы дөнья күргәч үк мондый аңлашуның башланырга хакы бар иде. Анда әлеге автор безнең диску ссиядә яңгыраган фикерләрнең байтагын күтәрде бит Менә берсе: " Социалистик реализм илле елдан артык әдәбиятка юл
күрсәтеп килде. Татар әдәбияты дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Матросовлар, Ардуан батырлар, дөнья күләмендә беренче урынга чыккан сыер савучылар белән тулды...”
Зур язучыбызның фикерләрен каләмзатларыбыз колакка эләргә ашыкмады микән, һәрхәлдә алар, шахта, ә бәлкем цирк атларына ошапмы, иске юлдан, әллә түгәрәктән микән, тайпылмадылар, һәм шуңа, әлеге фикерне тагын да үтемлерәк итеп, Айдар Хәлим, дискуссия кысаларында кабатларга мәжбүр булды. Әмма әлеге шәхесләрнең фикерләре гелән унисон яңгырый дип булмый. Мисалга. Мнргазиян ага маскульт укучылар тәрбияләүче жанр—детективларны әдәби журналга якын җибәрмәү ягында. Ә Айдар Хәлим, киресенчә, андый авторларыбызны Рауль Мирхәйдәровтан түбән куюга ризасызлык белдереп яклый, хәтта ки мактап чыга, бик күп шундый, һәм башка авторларның әллә ни резонанс тудырмаган әсәрләренә дә журнал битләрендә тәнкыйди анализ ясалмауга ризасызлык белдерә... Ачлык мәйданнары кичкән, утлы күмердәй кулны пешерә торган китаплар язган язучыбыз өчен шаянлык та ят нәрсә түгел, әлбәттә, бәлкем ул, үзе әйтмешли әйбәт “провокация"не күздә тотып, яки тәнкыйтьчеләр өчен даими мәйданга ирешү максатында кызыл армияче тапкырлыгы күрсәтепме, шундый бәхәсле фикерен тәгәрәткәндер? Әгәр мөхәррият шул җимгә чиртсә, кеткелдәп көләргә исәпләгән булуы да ихтимал... Сүз дә юк, Миргазиян агай мен кат хаклы: урысның әдәби журналлары детектив ише укымлыкларга юл бирми, әмма аудиторияләрен катастрофик тизлектә югалта бару шартларында татарча гәжит-журналларыбыз, үз- үзләрен саклау инстинктына буйсынып булса кирәк, маскульт (китч) әсәрләргә мәйдан бирә, һәм моны бәлкем ничарадан бичара дип аңлап, гафу итәргә ярыйдыр. Шулай ук русча язучы милләттәш язучыларның мөхтәрәм журналыбыз ярдәмендә татар әдәбиятына интеграцияләнүен хуплыйм. Моңа карышучы “үз” язучыларыбыз аршыннарыннан, калыпларыннан ардык бит инде, җитмәсә һәммәсе бертөрлерәк уйлый, тик әйтүләрендә генә аерма бар, кайсы ярсып бәян итә, ә кайсы басынкы. Күбесенең нәрсә хакында ни әйтәссн укымый да белеп була башлады. Ә тегеләр үзгә чишмәдән, бүтәнчәрәк ноктага басып уйлыйлар һәм тасвирлыйлар... Һәм әлбәттә, Мансур Вәлиев хаклы: Рауль Мирхәйдәров белән ярышырлык детектив язучылар бездә юк һәм монын объектив сәбәпләре дә бар.
Төбенә чүп-чар, ләм утырып, суы саега, агымы әкренәя, өслегенә чирәм чәчәк ага башлаган татар әдәбияты атлы дәрьябызның алкынлыгын кайтару өчен тәнкыйтьчеләргә күп хезмәт түгү фарыз. Айдар ага Хәлим үз язмасында, әлеге дәрьяның үзен генә түгел, шунын бассейнына туры килгән һәр ермакны да жыртып чыгарга тырышкан Барча куяннарнын койрыгын берьюлы тоту нияте ничек барып чыккандыр, әмма анын максималистлыгы барыбер хуплауга лаек. Журналның ике санында дөнья күргән хезмәтен, әдәбиятыбызны коткару буенча үзенә күрә бер манифест дип тә карап була, минемчә. Әмма ана тарафдарлар табылырмы0 Хәтта шушы дискуссия кысаларында да сүз чүбе белән дәрьябызны тагын да саектырырга тырышулар тукталып тормады бит.
Моннан күп еллар элек тамак шешеп хастаханәдә ятарга туры килгән иде. Стенадагы репродуктордан бер союздаш республика җитәкчесенең чыгышын тыңлавыбыз истә калган. Шулкадәр итеп мактый бу генераль секретарьны, ничек сүзен, эпитетын табып бе.ерә, исләр китмәле. Палатадашым, зур гына оешманын баш бухгалтеры, эре гәүдәле агай түзмәде, урыныннан торып, зур кызыл телен чыгарып, ялманган хәрәкәтләр ясап:
—И, тәмле, и. тәмле!—ди-ди палата буйлап йөренергә кереште. Көньяктагы республика җитәкчесенең ялагайлануын ул шулай гәүдәләндерде.
Ә әдәби тәнкыйть жанрыбыздагы шуна охшаш хәл белән нишләргә??
Мактау мәкаләсе—тәнкыйть, мактаучы—тәнкыйтьче дип атала башлавына, ягъни фальсификациянең шушы төре яралуына инде байтактан бит Мактауга корылган шундый язмаларны туплап, анализлап, әйткәндәй, уртак ваклаучыга китерсәк, нәтижә сыйфатында, теләсә кемгә багышлап шундый мәкаләсе язу өчен хезмәт итәрлек үрнәккә ирешербез.. Башламы—татар әдәбиятының үткәне турында гомуми сүзләр, казанышларыбыз хакында күптән калыпланган җөмләләр, оя-оя
язучыларның һәм аларнын әсәрләре исемлеген язып, кайберенә тез йөгенеп, кайберенә сәлам биреп узу. Исән түгелләренә тибеп тә үтү гаеп саналмый Урталыкта мәкалә героенын исеме һәм әсәре өчен буш урын калдырасын һәм аны да мактыйсын, жөмләләренне "ассоциатив фикер уята", "кызыл жеп булып сузыла" кебек әзер очламнар белән чачаклыйсын, иҗаты якты, нурлы, фәләнне төгән белән синтезлаган дип жиффәрәсен (Мондый эчтәлекле мәкалазәргә. әйтик, филология фәннәре кандидатлары һәм докторлары рәхәтләнеп имза сала дип бе.ләм.) һәм шушындый макет-мәкалә (мокыт-мәкалә дип укылуга да каршы түгелмен), әдәбиятыбызнын киләчәгенә өмет баглауны аңлатучы гомуми сүзләр белән төгәлләнә Закончалыклы уртаклыкларга таянып, әлеге тип язмаларны әзерләүдә житештерүчәнлекне тагын да арттыру максатында, компьютерга программа төзеп кертергә дә була Бәлкем алар инде бардыр һәм язучылар, журналистлар әзерли торган уку йортларында уку әсбаплары рәвешен дә алганнардыр
Мәкалә башында телгә алынган Мөбарәкша агайнын бер оныгы, минем яшьтәш болай ди:
—Теләсә кайсы инженерны ике ай укытып экономист ясап була, ә экономистан. ике ел укытып та инженер чыгарып булмый.—ди. Бәлкем әдәбиятыбызга язу күәсе булган бүтән олкә белгечләрен рекрутлап, әдәби курсларда укытыргадыр'’ Бу ысулга эчке эшләр министрлыгы мөрәҗәгать иткәләде һәм халык хуҗалыгыннан килүчеләр үзләрен эш белән җинаятьчелеккә каршы көрәшү өлкәсендә расладылар, зур уңышларга ирештеләр дип ишеткән бар. Кайсыдыр рус гәҗитендә журфактан рәтле журналист чыкмый, ин шәпләре КАИдан чыга дип тә яздылар
Мәгълүм ки. инженерлар проект төзи, проект белән эш итә. Ә проектта, салынасы объектның кирәклеге техник һәм экономик яктан нигезләнә. нинди вариантның отышлыпыгы дәлилләмә, аны тулаем күз алдына китерерлек күләмдә сызымнар, эшне башкарып чыгарыр очен кирәкле сумма каралган смета, кайтартылырга тиешле материаллар һәм жиһазларнын күләме, маркалары, ташу ераклыгы һәм башкалар бәйнә-бәйнә тәгаенләнә. Инженер белеменә ия укучы язучылар яки журналистлар язган язмаларны укыгач та. үз күзаллау тәҗрибәсеннән чыгып, бәй монда бит өстән яки яннан (арттан) караш кына, ә кайда перспектива, кайда аркылы, буй киселеш, әһәмиятле төеннәрне аерып, олайтып күрсәтү, бу вакыйганы хәрәкәткә китерүче чыганак нидән гыйбарәт кебек сорауларга җавап тапмый Табиблар да. бүтән профессия вәкилләре дә табалмый тилмерә үз сорауларына жавапны милли басмалардан Нәтиҗәдә татар әдәбияты һәм журналистикасы үз укучыларын һаман югалта тора. Нигездә татар язучылары һәм журналистлары язганнарны укый торган бердәнбер гугьры интеллигенция вәкилләре булып авыл укытучылары торып кала Чөнки алар әлеге каләм ияләре белән рухташрак. бигрәк тә бер өлеше, татар теле укытучылары; үзләре дә кайчандыр язучы яки журналист сукмагын сайлап азапланганнар, белемне бер альма матердан эстәгәннәр, мөгаллимнәр уртак
һәм татарның каләм ияләре, үзләренең язмаларында, әйтик балай да рәнҗетелгән шул укытучылар, ягъни үзләренең затлыраклардан булган соңгы могикан укучылары адресына, тупас сүзләр ычкындырырга, “надан" дип гаепләргә (мондый хәлләр булды), телеталшыруларга килеп, "без халык тәрбиялибез" дигән дәгъва белдерергә җөрьәт итәләр Кемнәр сон бу. үзләрен алланып кашка тәкәләре дип санаучылар, каян чыкканнар? Әдәбиятыбыздагы уңышларны барлаганда бик тә зурлап КДУнын татар бүлеген телгә алабыз Унышсызлыкларны аныклаганда да онытмыйк аны Урта мәктәпне тәмамлаган яшьләрнен олимпиадаларда жинү яулаган каймагы киләме бу бүлеккә? Бәлкем бу бүлектә ургача сәләткә ия абитуриентларны Әбугалисинага әйләндерерлек куәткә ия белемнәр биреләдер-’ Ә бәлкем язу сәләте булган яшьләр бирелә нидер табу белән бергә, нәрсәдер югалталардыр?
Дискуссиябез кысасында басылган КДУ галиме Әлфәт Закиржднов мәкаләсен күздән кичерик Автор, репертуар белән таныштыру йөкләнгән театр агенты кебек күп драматургларны телгә ала. әсәрләренең кыскача эчтәлекләрен сөйли һәм барысын да "бишлелек" дип бәяли Татар әдәбияты дәресләрендә укучы балалардан әсәр һәм язучы турында да шушылайрак сөйләтәләр Автор белән йөз процент килешмәскә рөхсәт итегез.
Алыйк Мансур Гыйләжевнын "Бичура"сын. Ин элек әсәрнен татарлар турында булуы ышандырмый. Татар—ул үлгәнче эшли торган кавем, ә болар сүлиләр дә сүлиләр... Авылга кайткан хатыннар да. безнен милләттән булсалар һич югы тизрәк өй юарга керешергә тиешләр иде. Ә болар жәелеп утырып тәк такылдауларын белә... Мина калса, әсәр урыс-маржа тормышыннан һәм ул рус театрларын күздә тотып язылган, әмма алучы таба алмагач, татарчага тәрҗемәләп Камал театрына “кияүгә биргәннәр" шикелле тоела. “Казан егетләре" дә урыс театры өчен язылганга ошап тора. Беренчедән, студент егетләрнең эчкән баштан кызыклы ситуациягә эләгүләреннән Эльдар Рязановның "Ирониясе..." исе килә. Рус өчен эчү гаеп эш түгел. Ә татар өчен бүтән ситуация табу кулайрак булыр иде... Янә килеп авылда егетләрнең эчеп үлеп бетүләре, анда кызлар гына торып калуын алыйк. Рус мохиты өчен бу аңлатма бәлкем җиткелекледер? Ә татар авылларында фактта кызлар юк, ә егетләр көтү-көтү. Ләкин төп хикмәт монда да түгел, әсәр бит комедия, авторнын ситуацияне астын-өскә әйләндерергә хокукы бар. Әмма кай төшендә көләсе соң бу әсәрнен? Камал театры сәхнәсен шундый спектакльләр дә биләде дип. каһкаһә беләндер бәлки?
Туфан Миннуллинның автор күкләргә чөйгән “Хушыгыз"ын алып карыйк. Героиня безнен Мәшһүрәбез—башта жырчы. аннары композитор булып дан казанган, бернинди кыенлыкларга бирешмәгән, халкыбызны өзелеп яраткан, аннан бернинди әжер дауламый бары хезмәт иткән, шуны бәхет санаган Сара апабыз Садыйковага тамчы да ошамаган. Ул кемнәргәдер үпкәле. Социалистик реализм кысаларында режимга тугры хезмәт итеп тә "жимле тагарак”тан коры калдырган хакимият һәм хәтта халык адресына да үпкә янгырый бу әсәрдә Имеш, кадерен белмиләр. Ханым—бисмилласыз кеше Халкыбыз гореф-гадәтләрен тотмый. Хәер, профессиясенә тугрылыклы, хәтта үләр алдыннан да роль уйный һәм без. тамашачылар, моңа сокланырга тиеш. Аны күмүнең исламча уздырылуына бер ишарә дә юк. хәтта киресенчә... Һәм шушындый әсәр табышмы? Әлеге проблема унаеннан драма урынына мәкалә язу урынлырак булмас идеме сон?
Ә менә шушы ук авторнын “Диләфрүзгә дүрт кияү" әсәренә карата бер газета аша Зөлфәт Хәким тарафыннан әйтелгән тәнкыйть белән тамчы да килешәсе килми. Зөлфәт Хәким Диләфрүзнең ин хәлсез егетне сайлавын авторнын. йомшартып әйтсәк, житешсезлегенә кайтарыл калдыра. Ә минемчә. Т. Миңнуллин үзе дә авыл егете буларак “үз авылы патриоты" һәм ул кызны чит авыл егетенә "ятларга” биреп җибәрүне өнәми. Анын мондый патриотлыгы авылда үскән һәркемгә, шул исәптән минада якын, әсәрне ул авььл егете булып язган һәм барысы да нәкъ егетләрчә килеп чыккан да!
Закирҗанов телгә алмаган, кырыс жюри иләге аша узып беренче урынны яулаган "Телсез күке" (Зөлфәт Хәким) хактан да камил әсәр һәм анын куелуы Камал театрынын киләчәге өчен борчылуларны баса төшә...
Дискуссия барышында татар прозасындагы икенчеллек турында да сүз булды. Ә кайда икән ул икенчеллекнең чишмә башы? Бәлкем кириллица көчләп тагылу зиһенебезгә суккандыр? Әйдәгез сүзне баштан, нигездән, татар теленен имля кагыйдәләреннән үк башлыйк әле. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча чит телдән, беренче чиратта рустан кергән алынма сүзләр русча яңгырарга тиеш (революциягә кадәр андый хурлыклы кагыйдә булмаган, әйтик, “гостинец" дигән сүз татар телендә “күчтәнәч" булып яңгыраган) һәм шул максатта татар алфавиты татар теленә гел кирәкмәгән хәрефләр асрарга мәхкүм ителгән. Икенчеләй әйтсәк, гамәлдәге имля кагыйдәләре бер телнең икенчесенә тез йөгенүен, коллык итүен тәэмин итә... Әлбәттә мондый хәлдәге телне дәүләт теле дәрәҗәсенә менгерү мөмкин түгел. Ә татар теле галимнәре бу хәл белән ризалашкан. Ник алай икәнен аңлау өчен артык кин маңгай кирәкми, татар һәм рус теле грамматика китапларын янәшә куеп, чагыштырып карау да житә. Галимнәребез татар теле имля кагыйдәләрен рус теле кагыйдәләренә куеп “ижат' иткәннәр түгелме? Бөтенләй дә татарча янгырашка ирешмәгән, кургаштай авыр, очына чыкканда башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган кушма җөмләләрдән төзелгән тимер-бетон кагыйдәләрне бәлкем уңышсыз тәрҗемәләр дип ашаргадыр9 Бит татар теленә кагыйдә “ижат” итүчеләр рус телендәге аталышларның байтагын татарчага күчерергә дә иренгәннәр. Укыгыз татар теле
имля кагыйдәләрен—ул беренчедән татар теле грамматикасы дип атала, тыныш билгеләре—пунктуация, жөмлә. ижек. аваз төзелеше—синтаксис, морфология, фонетика дип тәгаенләнгән. Анда хәтта, кем әйтмешли, “о, туган тел!", синтаксик синоним дигән билгеләмә бар! Татар телендә укучы баталар инша һәм бәян түгел, ә сочинение һәм изложение язалар Алыгыз кулыгызга татарча-русча (һәм киресенчә) сүзлекләр, анда абажур-абажур. синтаксис-синтаксис кебек әйләндерелешләргә юлыгырсыз. Тел галимнәребез үзләрен филологлар дип атый, һәм минем карашка, татар әдәбиятындагы икенчеллеккә нигезне ин әвәл татар теленеп телче галимнәре имля кагыйдәләре аша кодлаштыралар Ниндидер аборигеннарның телен үз халкы вәкилләре анласын өчен колонизаторлар яки колонистлар гына шушы ысулда мондый дәреслекләр яза ала. Әмма андый дәреслекләр аборигеннарның үзләре өчен кулланма була алмый Ә татар галимнәре шул эшләнматәрсн туган телдә белем алучы базаларга адреслый!.. Әлбәттә мондый әсбаплар бәлкем татар телен өйрәнергә теләүче ятлар, һәм телне белмәүче үз милләттәшләребез өчен кулланма була аладыр. Әмма татар телен белүчеләр өчен бүтән китап кирәк). Телебезнен шушындый хәлгә куелуы, ятлардан куып "фәнни хезмәтләр” калыплау өчен генә кулай һәм латинга күчүдәге тоткарлыкны да шушы “белгечләр" тикмәгә генә китереп чыгармады. Ил. халык үз каһарманнарын белергә тиеш, закон проектын әзерләүне ун елга сузып, әлеге канунны кире кагарлык Дума депутатлары килгәнче латин хәрефләренә каршы “героик" оборона тотучыларнын тулы исемлегем бастыру сорала
Янә бер галимә Дания Заһилуллинанын “Безнен заман герое" дискуссиясе рубрикасы астында 2004 елнын 10 санында “Унай герой югалу: сәбәпләр, нәтижәләр" дигән язмасы дөнья күрде. Марк Твеннын “Мин ничек авыл хуҗалы гәзитен редакцияләдем" дигән хикәясендә төп герой кабак турында яхшы белә Һәм ул нинди яшелчә турында язарга туры килсә дә. башта анын кабакка ошаган билгесен табып күрсәтә, аннары "ә кабак" дип белгәннәрен бәян итә. Әлеге автор да "каеннан балан җыеп булмый, усакны яна елга бизәк итеп бастыру мөмкин түгел" кебек дәлилләр китерә лә. бәхәсебездә күтәрелгән төп проблеманы “һаман социалистик реализмга хас сыйфатлар эзләп, башка кануннарга нигезләнеп язылган әсәрләрне үзебезгә мәгълүм ноктадан карап кына бәяләүне" ләвам итүебезгә кайтарып калдыра. М Кәбировнын “Сары йортлар сере" әсәрен шул позициядән торып мактый һәм яшьләрнең португал ятучысы Коэльо язган "Алхимик"ны нишләп яратуларына үз аңлатмасын бирә
“Булаг абый ачуланма, мин надан кеше",—ди “Зәнгәр шәл" драмасының бер персонажы. Галимәбездә ачуланмасын иде. чөнки танырга тиешмен, әдәбият фәне өлкәсендә мин лә надан кеше Әмма “тозсызны күзсез дә күрә” дигән мәкаль бар һәм күзгә бәрелеп торганын гына әйтмәкчемен Ин әвале шунысы мәгълүм булсын М Кәбиров әсәренең шәплеген “кадими" ысулны куучылар да инкарь итмәде Дискуссия барышында модадагы яна ысулларны телгә алып тормау, аларны һичкем аңламый дигәнне аңлатмый, ә мөһимлеге дәрәжәсен генә тәгаенли Автор усак белән чыршыны чагыштыргач. Бауман урамында капма-каршы ике бина бар. берсе матбугат йорты—конструктивизм, ә каршыдагысы —Париж күлмәкләре сата торганы—модернизм стилендә ди Шуннан этенеп, яңа ысулда язганда героинын булуы мәжбүри түгеллеген әйтә Беренчедән, һәр икс бинага да нигезне, фундаментны модага таянып түгел, ә шулар урнашкан жирнен геологик киселешеннән чыгып, ныклык тәэмин ителерлек дәрәжәдә булганын сайлаганнар Икенчедән, икс очрак өчен дә каркас ныклыгы һәм тотрыклылыгы хәл ителә Һәр икесенә кирәкле коммуникацияләр уртак таләпләрдән чыгып ялгана Бинанын һәр икесе дә жылы тотарга, түбәсеннән су үткәрмәскә, тәрәзәләре тиешле табигый яктылыкны уздырырга гиеш Мәкалә озын язылган һәм галимадән үрнәк алып эш иткәндә бина котлованын казу турында гына да күп сөйләргә була (Аны ничек нәрсә белән киртәләү, жирнен геологик киселешен ачыклау, грунтның группасы нинди, казу өчен кулланылучы техникалар исемлеге, анда катнаша торган эшчеләрнең рәзрәте. котлованнан чыккан балчыкны кая кую. монын өчен нәрсатәр чәл игү. һ б. һ б.. һ б.) Әмма озын озакка сузмыйк дисәк, теләсә кайсы бина күтәргәндә дә төп уртаклыклар үзгәрми Ә аерма, нигездә, бизәлештәге төрле
формаларда. уртак таләпләргә жавап бирерлек яңа материаллар файдалануда һәм дизайнда. Әдәбиятта да—иске ысулда языламы ул, яңачамы—төп принциплар, намус, вөждан. кешелеклелек, гомумкешелек кыйммәтләре сакланырга тиештер дип аңлыйм. Әсәрдә төп герой аламы ул йөкне, әллә модага кергән яна ысул нәтиҗәсендә ул вазифа автор, хикәяләүче җилкәсенә каламы—барыбер: чын әдәбият—Кеше турында. Ә “Алхимик” әсәренең төп герое, Дания ханым язганча, сарык көтүче генә түгел, ул шул көтүнен хуҗасы, милекче ягъни, сәях җанлы ирекле кеше. Егет үз юлыннан хәтта мәхәббәте хакына да чигенми, аны, барлык каршылыкларны җинеп азагынача үтә һәм аннары гына сөйгәне янына ашыга. Әсәр безнен бабайлар да мәдрәсәләрдә укыган гарәп хикәятенә таянып иҗат ителгән, ә төп герой бик тә сөйкемле килеп чыккан. Безнен тормышта бармы андый герой9 Бар! Мин белгәне—Мөдәррис Әгьләмов. Ул да үсмер яшьтә дүрт ел рәттән авыл көтүен көткән. Бишенче елны, үз авылларында көтү эләкмәгәч, күрше урыс авылына барып дүнгыз көтүе алган. Һәм Мөдәррис гомере буе үз сукмагыннан чыкмады. Һәм ул да хәзинә тапты. Ә ул тапкан байлык—Тукайлар катламына төшеп чыгарылган саф шигърият чишмәсе—халыкка иреште.
Мин әлеге мәкаләне хурламыйм, ул кызык, бигрәк тә шушы агымны үз итүче каләм ияләре, яки шушы предметтан имтихан тотучы студентлар өчен, ихтимал, бәһа биреп бетергесездер, әмма дискуссиягә мөнәсәбәте турыдан-туры ук түгел шикелле.
Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита” романында, юләрләр йортында шагыйрь Иван Бездомныи белән Мастернын әңгәмәсе гыйбрәтле. Мастер, яна танышыннан кем булып эшләвен сорый.
“—Шагыйрь—ди Иван. Бүтән чакта үз шөгылен горурланып, чатнатып әйтә торган булса, бу юлы ул моны теләр-теләмәс, уңайсызланып хәбәр итә.
—Нишләп гел миңа гына кәкере суга соң?—дип ах-ух килә Мастер.
—Сез минем шигырьләрне укыганыгыз булдымыни?—дип гаҗәпләнә Иван
—Бернинди шигырьләрегезне дә укыганым юк минем!
—Ә нишләп алар сезне хафаландыра сон?
—Әйтерсең мин бүтән шигырьләрне укымаган. Хәер, расласагыз сүзегезгә ышанырмын. Сез әйбәт шигырьләр язасызмы?
—Өч тиенгә тормаган шигырьләр язам,—диде кинәт танымаслык булып үзгәргән Иван.
—Язмагыз бүтән.
—Вәгъдә—иман...”
Бездә дә яраксыз тезмә әсәрләр калыплаучылар бардыр. Бигрәк тә җыр текстларында бу күзгә ташлана. Әмма халкыбызның гаебе юк. Безнен татарларда “Китәсез дә мени аккошлар" кебек җырлар популяр булган чаклар бар иде. Инде ничә еллар такмакчылар “шигърияте” сәхнә тотып милләт зәвыгын боза һәм монын тәэсире булмый калмый билгеле...
Алай да шигъриятебезнең тамырлары тирән. “Мастер”ларыбыз да берәү, икәү генә түгел Аннары бит чын шигырь укып үскән буын вәкилләре, Айдар агай
әйтмешли, без—исән!..
Техник белем бирүче вузлар тәмамлап эшкә башлаган чорыбыз, без—яшь белгеч егетләр, Сельхозтехника тулай торагы бүлмәсенә җыелып шигырь укыганнар истә.
Зиннур Насыйбуллиннын:
Сафлык бит уа намус өчен кирәк.
Тормыш өчен кирәк, җыр өчен..
Равил Фәйзуллин:
Гөмбәпәре Кояшмени, сары алтын чиркәү.
Бабайларның к\'з яшьләре менә кайда икән...
Гамил Афзалның:
Кәгазь чәчәк тотып, ясалма дус килә.
Синтетик сүгләре күңелгә хуш килә..
Зөлфәтнең Мөдәррискә атап язган
Их син. сэях дустым, нәни гигант
Кар шр яумый карлар тик тора.
Тирбәлгәлэп оскэ күтәрелә.
Бе тең шушы иске йорт кына
Эдуард Мостафиннын
Моңым белән үз дөньямны корган.
Мин бишенче фасыл—асылда'
Һәм башка бик күп тезмә әсәрләрен укып хушлана идек. Әлбәттә, табыныбыз буш ук булмагандыр, әмма шигырьне дә үзебездән калдырмадык. Хәзер, еллар үткәч шушы шәп шагыйрьләребезгә, марканы төшермәгәннәре, нәрсә язсам да басалар дип чүп языл үзләрен очсызламаулары, поэзиябезнең матур киләчәге хакына якты маяк булып калулары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Француз әдәбиятында Теофил Готье атлы язучы бар. Ул да романтик сюжетларны нигез итеп алып, мавыктыргыч романнар язган Әмма әлеге авторны олуг иткән нәрсә, язганнарынын эчтәлеге түгел, ә француз телснсн гүзәллеген ачуы. Марсель Галидән дә ниндидер сюжетлар, характерлар тудыру таләп итмәскә иле. минемчә Нәрсә язса шуны язсын Япониянсн күп кешеле шәһәрләрендә сулар өчен пакет белән кислород сатып бирәләр имеш Корама тел чолганышыннан тәмам алҗыгач, әнә шул кислородлы пакетлар сыман Марсель Галине укыйм мин. Әмирхан Еники томнарын таба алмый торган мәлләремдә
Әйе. татар поэзиясенең тамырлары тирән, ә проза һәм драматургиябез, танырга тиешбез, рустан үрнәк алып, унтугызынчы гасырда яралды Ә менә Еники һәм Галиләр прозасы, борынгыга, шигърияткә ялганган. Димәк шәп проза әсәре тудыру өчен шигъриятебезгә баш орып кыйбла дөресләү ул юл
Ә прозада хәлләр әлегә мактанырлык түгел. Тәнкыйтькә эләккән Роза Хәбибуллина һәм Әсгать Сәлахов әсәрләре менә дигән обрахзы йөгерек тел белән язылган, бер тын белән укылалар Кимчслек-гсройларнын тик инстинкт ихтыярында, аннан бәйсез булуларында диделәр Укыйсы иде авторларга мәгънәле шигырьләрне Әйтик шул ук Зиннур Насыйбуллиннын сафлык турындагысын Ярый, болар шулай булсын Ә традицион ысулдагы мәкаләләрдә даими макталган, тәҗрибәле язучы статусына ия булган авторларның унай бәяләнгән әсәрләрен бөтенләй укып булмый бит Тел фәкыйрь, фикер сай. сүз тәме юк. әнгәмә тел чарлауга кайтып кала һәм геройларга да җан иңмәгән. Бар булган түземлегемне җыеп мәгълүм авторыбызның тарихи әсәрләрен укыйм Нишләп сон ул геройларның берсе дә тирән кичерешләрдә бәргәләнми, ялгышлар ясап өзгәләнми, аны төзегем дип яна бәлаләргә тармый? Ник. үзгәрмиләр, үсмиләр? Нишләп сон алар яшәми’ Айдар Хәлимнең геройлары бар да тере әнә. 2004 елнын 7 нче санында анын оч хикәясе басылды Өч хикәяне дә уртак герой. Кәнагать исемле малай берләштерә "Трофей* атлы өченче хикәядә (ә ул җырчы Таһир Якупов истәлегенә дип тәгаенләнгән) Кәнагатьнең әнисен Жинүнен бер еллыгына тантаналы җыелышы күрше авылга дәшеп алып Германиядән кайткан трофей ашъяулык тапшыралар Ире сугышта һәлак булган хатынга бирелгән бүләк, уртасы умырыклы. ягъни баш зурлыгындагы тишекле булып чыга Хатын әүвәл гарьләнеп елый. Сталинны. Гитлерны. шушы бүләкне тапшырган авыл советы рәисен каргый. Аннары ян ышуын танып Ходайдан ярлыкау сорый Һәм сандыгын ачып, киндердән үзе тукыган һәм чиккән ашъяулыгын алып, ана яңа бәйләгән оекбашларын өстәп, теге тишек ашъяулыкны да салып, кирәк икән Мәскәу Кремленә, кирәк икән Германына барырбыз дип улын ияртеп, авыл советына төбәп чыгып китә Каһарманмы ’ Каһарман! Дәүлөтнсн чираттагы мыскыллавын күтәрә алмыйча, заманасы очегг баш юләрчек адымга бара әлеге хатыгг. Сәгыйдулла Хафизов “Кайда безнең рыцарьлар?* дигән мәкаләсендә заман герое юклыгы проблемасын әйбәт байларыбызны образлаштыру аша хач итүне куәтли Игелекле фикер Тарих фәненнән билгеле милли азатлык хәрәкәте милли буржуазия җитәкләгәндә генә жзгнү яулый Әмма герой эзләү офыкларын алай тәгаеггләү бик үк дөрес түгеллеген алда телгә
алынган хикәя дә кире кага. Бәлкем төп каһарманы бомж булган әсәрне халкыбыз тыны белән тартып алырдай булып көтәдер бүген?
Сонгы егерме елда басылган, мине ин нык тетрәткән әсәр—ул Фәрит Гыйльминең "Табеев куышы” исемле хикәясе... Автор күренекле совет эшлеклесе турындагы әлеге хикәясе аша бүгенге вәхшәтне кисәткән, анын тамырларын тәгаенләгән булып чыкты
Дискуссиябездә дәреслекләр хакында да әйтелде. Мин үзем сигезьеллык мәктәпне күрше авылга йөреп укыдым. Истә, шунда йөргәндә олыраклардан әллә нинди оятсыз такмаклар отканым. Бер ишетүдә хәтердә калалар, чөнки алар ифрат халыкчан Шунда ишетелгән дистәләрчә такмак әле дә онытылмый. Ә менә дәреслекләргә кертелгән, ни салам, ни печән тәме килмәгән шигырьләрне ятлавы бер бәла иде. Рус әдәбияты китапларындагы шигырьләр фонында аларнын чүплеге бигрәк калку күренә. Анда мәңгегә кертелгән авторлар бар. Махсус начар, кызык түгел шигырьләр сайлыйлар кебек. Үз телендә укучы татар баласын үз теленнән биздерүне күздә тотып микән дип тә аптырарлык. Сон менә дигән шагыйрьләр бар чагында ник кирәктер тәти балалар турындагы йөзе-бите. уе. табышмагы, уята- әсәрләндерә торган образы юк сүз өемнәре... Берничә буынны тәмам маемлаткан авторларны берәр дистә ел бөтенләй кертми торсан да ару буласы дәреслекләребезгә.
Әлбәттә теләсә кайсы әсәр турында прокурор мантиясе киеп тә, адвокат мөнбәренә басып та сайрап була. Икс очрак өчен дә дәлилләр табунын берние юк. чөнки авторлар хатадан хали түгелләр... Әйе, дәреслекләр хакында да төрлесен әйтү мөмкин. Әйтик, тарих дәресләрен укыганда ин нык күзгә ташланган нәрсә, руслар турында сүз барганда аларнын һәр гамәле аклана, бу очракта тарихчы—адвокатка, ә башкалар турында сүз китсә, татарлар, чечен, поляк, яки бүтән нацмен, тарихчы прокурорга әверелә. Бер шәхеснен икегә бүленүе медицинада шизофрения дип атала бугай Безнен тарих һәм әдәбият дәреслекләрен язучылар арасында да икегә бүленүче шәхесләр булмады дип кистереп әйтү кыен. Үзләре сәламәт булган очракта да хәл үзгәрми, мондый дәреслекләр балаларның психикасына бәрми калмый Дәреслекләргә бәйсез экспертизалар үткәрү, шул исәптән психиатриягә караганы да кирәк. Көчсезлек, мескенлек, кушканны гына үтәүчәнлек, ягъни коллык тәрбияләүгә генә хезмәт итәләр икән, аларны зарарлы дип табып, мәгариф министрлыгының һәм кин җәмәгатьчелекнең кисәтелүе хәерле...
Бикә Рәхимованын мәкаләсендә яңгыраган кайбер фикерләр аерым тукталуны таләп итә. Әйтик һәр интервью алучы ятлар каршында милләтпәрвәрләребезнен асыл максатыбызны әйтеп “чишелүләре” турындагысы Безнен халыкта “Тиледән туры хәбәр". “Сукмас олы күтәрер” дигән мәкальләр бар Беркатлы кеше турында "эчендәге тышында” дип тә әйтәләр. Хактан да милләтпәрвәрләр ихласлыкларын яшерә белмиләр. Ә урысны күрегез, берсе дә “татарны яки башканы бетерү безнен максат" димәс. Ин гап-гади кешесе дә “бергә булыйк, дус-туган булып яшик" дип тәкьрарлый. Ә эшләгән гамәлләре чәчләрне үрә торгызырлык! Хактан да: кәртне ачып уйнау оттыруга китерә Бер тинтәк кенә мисал китерик, әйтик берәр колхоз Айга менәргә кирәк дигән максат куйса, моны житди кабул итмәячәкләр. Әгәр колхозчылар, чыннан да. Айга менәргә жыенып, шушы максатта Байконурдан космик кораб урларга ниятләсәләр, үзләренең декларацияләрендә бу хакта язмаслар, шунда үтеп керү өчен космонавтларны азык-төлек белән тәэмин итү турында килешү чарасын күрерләр иде. . Сәясәтче милләтпәрвәрләребезгә генә түгел, язучыларга һәм аларнын геройларына да андый садәлек, галилек хас бездә кешене гали дию. мактау буларак кабул ителә, ә төрекләр мәсәлән мондый бәя бирсән үпкәли икән Алар аны "примитив” дигән мәгънәдә кабул итәләр булыр.
Бикә Рәхимова искәрткән кыйммәтле тагын бер фикер: татар әдәбиятынын тулаем язучылар кулына калуы “Жин сызганып эшләргә вакыт” ди ул һәм монын белән килешми мөмкин түгел. Теләсә кайсы жанрда! Әмма “кирәкле шәй” тәнкыйтьне комырыкка куып кертмичә!

Реклама