«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ӘХМӘТГАЛИЕВ Мөхәммәт Ибраһим
улы (21.2 1920, Казан —27.8.1943), шагыйрь.
1938-41 елларда Казан пед. ин-ты- ның биол.
ф-тында укый. 1934 елдан башлап
шигырьләре "Яшь ленинчы" г-тасын- да,
"Пионер каләме” ж-лында, “Шат балалык"
(1938), “Очкыннар" (1940) кебек күмәк
җыентыкларда дөнья күрә. 1942 елда фронтка
китә, Смоленск тирәсендә барган сугышларда
һәлак була. Сугыштан сон Ә.нең балаларга
багышланган әсәрләре аерым кечкенә
китаплар булып басылып чыга: “Балык
тотканда” (1957), "Тегүче куян” (1959), “Елак
батыр" (1960).
Әд.: Даутов Р Н , Нуруллина Н Б Совет
Татарстаны язучылары: Биобибли- ографик
белешмә. К., 1986
ӘХМӘТҖАН БОЛГАРИ (тулы исеме
Әхмәдҗан ибне Шәмселдин әл-Абави әс- Самари
әт-Тубыли) (1826. Сарабиккол а., хәзерге ТРның
Лениногорски р-нында— 1890нан соңрак, Тобол
ш), шагыйрь, дин эш- леклесе, туган авылында
имам булып торган Утыз Имәнинең кияве. 1871
елда нахак шикаять б-н кеше үтерүдә гаепләнеп,
гомерлеккә Тобол шәһәре төрмәсенә утыртыла.
1886 елд а җирле татар-мөселман җәмәгате
үтенече б-н төрмәдән чыгарыла 1889 дан Тобол
шәһәре янындагы Ишай дигән авылның (хәзер
юк) имам-хатибы һәм мөдәррисе. Ә.Б. иҗат ми-
расыннан төрмәдә чакта татар, гарәп, фарсы
телләренд ә язган шигырьләр җыелмасы, моннан
тыш күп кенә шигъри хатлар, вафат булган
заманд ашлары яисә туганнары (мәс.. Утыз
Имәнинең җәмәгате һәм улы. үзенең кызы
Мәрвәрелҗиһан) истәлегенә язган мәрсияләр һ.б
жанрдагы әсәрләр сакланып калган. Арад а
мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. Ә.Б.
“Ләйлә вә мәҗнүн" кыйссасының татарча
версиясе авторы буларак та билгеле. Ә.Б.ның
поэзиясе фәлсәфи уйланулар һәм суфичылык
мотивлары б-н сугарылган. шигъри стилендә
Утыз Имәни поэзиясенең тәэсире нык сизелә.
Кулъязмалары ТРФА Тел, әдәбият һәм сәнгать
ин-тының Кулъязмалар һәм текстология бүлеге
фондында саклана.
Әд : Әхмәтҗанов М Шагыйрь
Әхмәтҗан Тубыли // Казан утлары 1997 N 1.
Автор. М. И.Әхмәтҗанов.
ӘХМӘТҖАНОВ Марсель Ибраһим улы
(26.3.1939, Шөгер р кының Шөгер а.), әдәбият
галиме, археограф, филол. фән д-ры (1998)
Казан ун-тын тәмамлый (1968) 1972 елдан
СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм
тарих ин-тында эшли, 1986 елдан ин-тның
кулъязмалар һәм текстология бүлеге
мирасханәсен җитәкли (1997 елдан ТР ФАнең
Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты- на карый) Г
Ибраһнмов (т. 1-9,1974-2000), Х.Тактаи)(т. 1-3,
1980-83), Ф.Әмирхан (т 1-4, 1984-86) әсәрләрен
бастыру өчен текстологик яктан әзерләүдә
катнаша Татар мәдәнияте тарихы
проблемаларын өйрәнүдә, үзен күпкырлы
фәнни тикшеренүче буларак таныта; әдәбият
бетеме һәм текстология өлкәсенең актуаль
мәсьәләләренә 6а тышланган язмалар авторы
буларак билгеле. Хезмәтләре милли
шәҗәрәләр, татар әдәбияты, теле, фольклоры,
сәнгате, эпигра фикасы, кулъязма китабы
тарихына карый Аның тарафыннан 3500 дән
артык кулъязма китап, 320 шәҗәрә, 1500
тарихи документлар җыела һәм тасвирлана
Хезм Татарские шеджере (Исследо- вание
татарских шеджере в источниковед- ческом и
лингвистическом аспектах по спискам
Х1Х-ХХ вв ) К , 1991, Мөхәм- мәдъяр һәм аның
чоры. К.,1997; Дастаннар китабы. К., 1999;
Татар кулъязма китабы. К., 2000. Үлгәннәрнең
кадерен бел К., 2000
Әд Мәрҗәнинең рухи варисы // Мирас
1977. N 3, Рәмиев 3 Күпкырлы гыйлем әһеле /
Ватаным Татарстан 1999 16 апр.
ӘХМӘТҖАНОВ Миңнехан Газиз улы
(25.8.1931, Мамадыш р-нының Акман ц ),
әдәбият галиме, пед. фән. д-ры (1996), проф
(1997), РТның атказ. фән эшлекле- се (2003).
Казан пед. ин-тын тәмамлый (1959) Мамадыш
(1948-63). Казан (1963- 71) урта мәктәпләрендә
рус теле һәм
әдәбияты укыта. 1971 елдан Милли мәктәпләр
буенча фәнни-тикшеренү ин-ты- нын татар
филиалында эшли. 1977 дән Казан пед.
ин-тында, 1988-99 да әдәбият каф мөдире. 1999
дан рус. чит ил әдәбияты һәм аларны укыту
методикасы каф. профессоры Рус әдәбиятын
укыту методикасы мәктәбе төзүчесе.
Хезмәтләре рус әдәбиятын татар мәктәпләрендә
укыту методикасына карый. Рус әдәбиятын
татар һәм милли мәктәпләрдә укыту өчен
язылган дәреслекләр һәм хрестоматияләр
авторы
Хезм : Изучение литературных взаимо-
связей в татарской школе. К.. 1979. Вопро- сы
преподавания русской литературы в
национальной школе. Л.. 1982 (автордаш );
Уроки внеклассного чтения в 4-7 классах
национальных школ. Л.. 1985 (автордаш)
ӘХМӘТҖАНОВ Рәшит Хәниф улы
(14.4.1941, Баулы р-ны Татар Кандызы а -
5.1.1995. Казан), шагыйрь. ТССРныңатказ
сәнгать эшлеклесе (1991) 1969 елда Казан
ун-тын тәмамлый 1969-74 елларда ТАССР
Мәдәният министрлыгында инспектор. “Яшь
ленинчы", “Татарстан яшьләре" г-таларында
әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара 1980
елдан “Казан утлары" журналы редакциясендә.
Әдәбиятка 1950 еллар ахырында килә
“Хыялларым үзем белән" (1965) дип аталган
беренче шигъри җыентыгы белән үк поэтик
тасвир һәм фикерләүдә мөстәкыйль, хисләргә
бай лирик шагыйрь итеп танытты. Шигырьлә-
ренә үзгә бер моң. халык жырларынча
җыйнаклык, музыкальлек хас "Адымнар”
(1969). “Ак канатлар" (1972). “Гомер чишмәсе”
(1976). “Җан яктысы" (1980) җыентыкларында
замандашларының уй-киче- решлөрен.
хезмәткә мөнәсәбәтен, җәмгыять, туган җир
алдындагы бурычларын чагыл дыра Аның
шигырьләрендәге лирик герой үзенең әхлакый
сафлыгы, характерларның рухи бөтенлеге,
ихласлыгы белән үзенә тарта Илдә демократик
үзгәрешләргә юл ачылган чорда. Ә ижатында
тематик офыклар тагын да киңәйде, анда
милли эчтәлек тәге хис-мотивлар,
тарнхи-фәлсәфи гомумиләштерүләр аеруча
активлашты. Бу сыйфатлар шагыйрьнең
милли азатлык хәрәкәтен, республикабызның
мөстәкыйльлеге өчен киеренке көрәшен
чагылдырган “Кавышыр көн" (1985). “Йөрәк
бәйрәме" (1988). "Моңлану" (1991). “Ачлык
мәйда ны" (1994) җыентыкларында бигрәк тә
калку гәүдәләнә Иҗтимагый-сәяси эчтә
лекле "Йөрәк бәйрәме" һәм "Моңлану"
шигъри җыентыклары өчен Ә ка 1992 елда
Гаяз Исхакый премиясе бирелде Кайбер
шигырьләре көйгә салынып, популяр җыр-
ларга әйләнде.
Әсәр.: Сайланма әсәрләр К , 1998. Сәфәр ае.
К..2001.
Әд. Туфан X Өметләрне аклады Казан
утлары 1971. 9: Әгьләмов М.
Чәчәк җылысы Социалистик Татарстан 1981
29 апр . Батулла Р Акчарлакның сагышы
Казан утлары. 1996. № 1
ӘХМӘТҖАНОВ Роберт Вәли улы
(1.4.1935. Балык Бистәсе р-ны Балык Бистәсе
а.), шагыйрь. ТРның атказ сәнгать эшлеклесе
(1995) 1959 елда Казан пед. ин- тын тәмамлый
1962-63 елларда Татар опера һәм балет т-рында
әдәбият бүлеге мөдире. 1964-68 дә
"Социалистик Татарстан" г- тасында әдәби
хезмәткәр 1958 елда “Егерменче яз" исемле
беренче җыентыгын бастыра 1968 елдан әдәби
ижат эше белән генә шөгыльләнә Ә нең
шигырьләре публицистик пафосы,
фикер-хисләренең киеренкелеге. романтик
күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү
алымнарындагы янача образлы лык
хасиятләре белән үзенчәлекле "Стра- на Июнь"
(русчага тәрҗемә. М , 1979). “Хәтер елгасы"
(1980). “Гомер тирәге" (1985). "Җәяүле
күбәләк" (1990). “Тургай тәрәзәсе" (1995) һ б
шигъри җыентыкларында замандашларының
бай эчке дөньясын тирән чагылдырган нечкә
хисле лирик булып танылды Туган ил. аны
ярату кайгырту, анык үткәне һәм бүгенгесе, су-
гыш һәм тынычлык темалары Ә. иҗатын да
үзенчәлекле гәүдәләнеш таба Аның идея әхлак
позициясе, дөньяга фәлсәфи карашында
чагыла Татар поэзиясенең ерак гасырлардан
килгән традицияләренә таянып. шигъри форма
һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә
кыю эзләнүләр алып бара. Шигъри теле
чагыштыруларга, метафораларга бай. ритмга
салынган, музыкаль яңгырашлы Кайбер
шигырьләре, композиторлар М Мозаффаров. Ф
Әхмәди ев, А.Монасыйпов. Р Еникеев. Р Яхин 3
Гыйбадуллиннар тарафыннан көйгә салынып.
халык арасында популяр җырларга әверелде
ТРнын Г Тукай исем Дәүләт премиясе
лауреаты (2001)
Әсәр Идел-йорт Шигырьләр поэмалар К
.1972
Әд Кукушкин Р Канатлы дөнья К . 1984
ӘХСӘНЕВ Нльдар Гали улы (27 8.1935,
Әлмәт а., хәзерге Әлмәт ш.), шагыйрь,
журналист. 1962 елда Казан ун- тын тәмамлый.
1952 елдан матбугатта мәкаләләре басылып
килә Татар һәм рус телләрендә яза. 1955-92
елларда ТРның нефть чыгару
предприятиеләрендә эшли, район һәм респ-ка
газета-журналларында хезмәттәшлек итә. 1993
елдан “Нефтяник Татар- стана" г-тасы
хезмәткәре. "Кыйбла" (1985), "Ак дөнья"
(1987), “Жирәбә" (1995) дигән китапларында
кешенен туган җире алдындагы бурычы,
нефть төбәге эшчеләре, шул төбәкнең
экологиясе, киләчәк буын, мәхәббәт
турындагы шигырьләре тупланган
Шигырьләре гражданлык хисе белән
сугарылган, аларга нечкә лиризм хас. Ә. нең
Татарстан Респ-касы нефть төбәге р- нарының
социаль экономик хәлен, аның экологик
проблемаларын күтәргән “20 лет в пути"
(1998), “Даль памятн" (1998) дигән
публицистик очерклар җыентыклары социаль
яктан әһәмияткә ия
ӘХТӘМЕВА Роза (Рауза) Зәйдулла кызы
(4.6.1947, Свердловск өлкәсе, Ревда ш.),
шагыйрә, тәрҗемәче. Казакъ ун-тын тәмамлый
(1973). Рус телендә яза Яшьли сукырая.
Алма-Атада яшәп, беренче шигырьләрен
матбугатта 1970 елларда бастыра башлый
Иҗаты: Алма-Ата ш. чыккан "Көйгән йөрәк"
(“Обожжённое сердце”, 1994), "Язмышлар һәм
хакимнәр” ("Судь- 6ы исудьи", 1997)
шигырьләр, "Яхшылык кыл” (“Сотвори
добро", 1993) тәрҗемәләр, "Күңел күзе” (“Свет
прозреннй моих”, 2001), "Хәтер тәрәзәсе аша"
("Через окно воспоминаний”, 2001) очерклар
һәм хикәяләр җыентыклары Казакъ, әрмән,
төрек, немец телләреннән рус теленә
тәрҗемәләр авторы, татар шагыйрьләреннән
М.Хөсәен, С.Сөләйманова, Г Афзал,
К.Булатова, Р Миңнуллин шигырьләрен
1әржемә итә. 2001 елдан Мурманск өлкәсендәге
Аппа- титы ш. яши.
Әд.: Судьбы и судьи // Вступ. Ст Бадикова
В "А я из тех. А.-А., 1997.
ӘҺЛИУЛЛИНА Фирдәвес Әсәдулла кызы
(11.1.1954, Казан), язучы 1974 елда Мәскәүдә
М.Горький исем. Әдәбият ин-тьга тәмамлый.
1978-79 елларда Казан курчак г-рында, 1981-85
елларда Татарстан кит нәшриятында, 1996-99
елларда "Мәдәни
җомга" г-тасьшда эшли. Татар мәдәниятенең
күренекле шәхесләре турында "Йолдыз
язмышы” (1986), “Әлмәндәрләр әман эте”
(2001) һәм “Ай тулган төндә” (2001). балалар
өчен "Ак күгәрчен" (1990) дигән әкиятләр,
лирик шигырьләре тупланган "Кояш баласы”
(1999) исемле китаплар авторы. Әсәрләре
табигать матурлыгы тәэсирендә туган һәм
символик мәгънәгә ия булган поэтик
образларга бай. Кайбер шигырьләренә көйләр
язылган.
ӘЮПОВ Харрас Гыйльмегали улы (21
8.1946. Мөслим р-ны Түреш а.), шагыйрь,
ТРның атказ. сәнгать эшлеклесе
(1994) . 1969 елда Казан ун-тын тәмамлый
1972-83 елларда "Татарстан яшьләре" г- тасы
корреспонденты. 1983 елдан Татарстан китап
нәшриятында: 1994 елдан баш мөхәррир.
Әсәрләре 1962 елдан матбугатта басылып килә.
"Ышаныч" (1980) дип исемләнгән беренче
җыентыгында замандашларының бай рухи
дөньясын чагылдыра. “Кояшлы яңгыр"
(1983), "Каен балкышы" (1985) китапларында
төп тема-авыл һәм аның кешеләре 1990
еллардан Ә. шигырьләрендә татар халкының
рухи традицияләрен, туган телебезне,
мәдәниятебезне саклап калу мотивлары
көчәйде. Бу темалар “рухи торгынлык",
шәхеснең бөтенлеге, аның күңел дөньясы кебек
проблема лар белән тыгыз бәйләнгән. Ә.
иҗатында гади генә шигырь юллары бай
метафоралар, романтик күтәренкелек реаль
картиналар белән үрелеп бирелә: (“Таң суы",
1987; “Төнге кояшлар", 1989 һ.б ). Заман
җилләренә йөзләрен куйган, тирән фәлсәфи
эчтәлекле, бай образлы поэмалары һәм бал-
ладалары белән Ә. үз иҗатында сикереш ясады
һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп
итте. Соңгы елларда басылып чыккан “Сабыр
савытлары" (1992), "Намаз”
(1995) , “Җәяүле буран" (1996) “Ут аркылы
сикерү” (2004), “Йөз яктысы" (2005)
җыентыклары шагыйрьнең иҗади үсеш
нәтиҗәләре. Шигырьләре рус һәм башкорт
телләренә тәрҗемә ителде; кайберләре көйгә
салынды.
Әд. Зөлфәт. Тыелгысыз коч сере / / Казан
утлары. 1996. № 8; Әхмәтжанов М Нәселемнең
мин бер тәрәзәсе . / /Мәдәни җомга. 1996. 5
июль; Вәли Р Гомерләрнең өйлә туры җиткән.
.// Шәһри Казан 1996. 23 авг
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама