ШИГЪРИ ОСТАЛЫК СЕРЛӘРЕ


Күңелеңә нинди генә уйлар килсә дә, аларнын һәммәсен шагыйрь Роберт Миннуллин шигырьләре-жырларыннан, аларда ифратта кин чагылыш тапкан, татар халкынын милли һәм рухи асылын билгеләгән, шагыйрьнен ижатын, тирән һәм кин дәрья кебек, тулаем иңләгән милли моннан табарга була. Шушы уңайдан Галимҗан Гмйльмановнын “Шагыйрьнен монлы чагы" мәкаләсе хәтергә килә Мәкалә Р Миннуллиннын ‘Талбишек’’ (1995) җыентыгына кереш буларак язылган Анда Г. Гыйльманов Р Миннуллин иҗатының тирән әһәмияткә ия булган бер җитди үзенчәлеген түбәндәгечә билгели: “Әдәбият казанында азмы-күпме кайнаган кеше буларак, төгәл әйтә алам әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар Ул—аларнын өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр ижат итә алулары Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер Роберт Миннуллин әнә шундый шагыйрьләрдән” Үзенен бу сүзләрендә Г Гыйльманов. һичшиксез, хаклы
Биредә исә сүз, барыннан да элек, шагыйрь иҗатында чагылыш тапкан әкияти- эпик мотивлар турында барачак. Үз иҗатында әлеге мотивларның булуын бүгенге шагыйрьләрнең ин зур күпчелеге инкарь итә алмый Шулай да Р Миннуллин иҗаты үзенчә. Ә инде мәсьәләне Р Миннуллин иҗатында халык әкиятләре традицияләренең чагылышы яссылыгына күчерсәк, сүзне төрки-татар дөньясында аеруча популяр булган Алып-батыр исеменнән башларга тиеш булабыз
Алып батыр белән бәйле легендалар татар халкында атс хәзер дә яши Шуларнын күпчелеге—төрле җирләрдә, төрле якларда очрый торган таучыклар, курганнар белән бәйләнгән. Имеш, Алып батыр көне буена жир сөреп арыган да, ял итәргә туктаган Жайлап кына ялга утыргач, чабатасын кага торган булган Күрәсең. Алып батырнын чабатасы шундый зур булган ки, ул чабатасын каккан җирләрдә таучык-курганнар ләйда булган Ул сөргән жирнен мәйданы да шактый ук зур булгандыр, дип уйларга кирәк. Бср-берсеннән шактый ерак булган якларда да (әйтик. Идел буенда да. Төмән өлкәсендә дә!) очраган курганнарны әле хәзер дә “Алып батыр чабатасын каккан җир",—дип сөйлиләр Бүгенге көн шагыйрьләре әсәрләреңдә кайвакыт әнә шул Алып батырдан калган курганнар да телгә алына Мәсәлән. Равил Фәйзуллин тарафыннан 1980 елда язылган исемсез бер шигырьдә тормышның төрле каршылыклары тарих та. безнен заман галәмәтләре дә бергә кушылып бирелә Шул уңайдан шагыйрь Алып батыр исеме белән йоргән курганнарны да телгә алып үтә Гомер бакый Яхшы белән Яман якалашкан. канда буталган Тарих сәер хәтерендә рәттән— изге җан да. зина кыйган да Азып бабай өйгән курганнар да.
Ге/юстрат яккан храм да.
Клеопатра хатын патшаның күкрәген чаккан елан да.
Кайбер шагыйрьләр үз иҗатларында Алып-батыр исеме белән бәйләнгән һәм югарыда күзәтелгән легендаларның эчтәлеген тулысынча. хәтта беркадәр арттырып та. сөйләп чыгалар Ренат Харис, мәсәлән:
Кәвешеннән туфрак каккан—
Үзән җирдә тау калыккан.
Кайгысыннан бер елаган—
Елгаларның суы арткан.
Шатланып ул бер елмайган Корыган үлән чәчәк аткан...
Дошманына бер селтәнгән—
Яулар кабер булып баткан Дуслары йөрер юлларда Үзе күпер булып яткан.
Китерелгән өзектән күренүенчә, биредә Алыпта булмаган сыйфатлар турында да сөйләнә. Әлеге сүзләрне укыгач, ирексеадән казакъ халык эпосы "Ер Саин” һәм аның баш каһарманына хас үзенчәлекләр хәтергә килә. Дастанда сөйләнгәнчә, әгәр Ер Саин 90 яшьлек карчыкларга кагылса, алар яшь кызларга әвереләләр икән. Батырның күз карашы төшкән жирдә бөтен нәрсә яшәреп, төрле гөлләр чәчәк ата. имеш.
Р. Миңнуллин исә бик күп төрки халыклар иҗатында киң таралган Алып батыр образының ифрат та тирән ижтимагый-сәяси мәгънәсенә игътибар итә. Дастанның күп санлы төрки версияләрендә мөһим урын алып торган төп идея-төп фикер: Алып батырның (аерым милли версия-вариантларла ул ничек кенә аталса да) үз гаиләсе, ыруы, кабиләсе, ахыр чиктә үз ил-халкының азатлыгы, иминлеге өчен туктаусыз көрәше, кирәк булса—көчле сугыш алып баруы. Нәкъ әнә шуна күрә ул халык мәхәббәтен яулап ала. халык күңелендә мең елдан артык яшәп килә. (Моны дәлилләү өчен түбәндәге вакыйгаларны искә алып китәргә кирәк. 1999 елнын көзендә Үзбәкстанда, конкрет алганда: Ташкент, Хиуа һәм Термез шәһәрләрендә “Алпамыш” дастанының 1000 еллыгына һәм Чыңгыз-хан гаскәренә каршы 10 ел буена көчле көрәш алып барган Жалалетдин Мангубердинын 800 еллыгына багышланган ике зур Халыкара фәнни конференция булып узды Анда АКШ, Германия, Италия. Төркия. Пакыстан. Әфганстан һәм башка илләрдән килгән 123 галим катнашты. Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов. әлеге конференцияләрнең икесенә дә махсус килеп, чыгышлар ясады. Шул конференцияләр алдыннан Хиуада—Жалалетдин Мангубердигә, Термезда (легендалар буенча, батырның туган илендә)—Алпамышка махсус, әллә каян күренеп торган, алтын белән капланган зур һәйкәлләр куелган иде Конференцияләр дәвамында төрле җирләрдә сәгатьләр буена дәвам иткән концертлар оештырылып, бик күп һәм затлы китаплар чыгарылган иде. Безгә анда Татарстан Республикасының "бер кешедән торган махсус делегация”се буларак катнашырга насыйп булды )
Дастаннын һәм Алып батыр көрәшенең конкрет мәгънәсе нинди генә киң һәм тирән булса да, Роберт Миннуллинның Алып батыр исеме дә кулланылган беренче шигыре үк мәсьәләне тагын да киңрәк яссылыкка, чын фәлсәфи, әйтер идем, халыкара мифологиянең глобаль проблемалары югарылыгына күтәрә. Дөресен әйткәндә, әсәрнең исеме үк шагыйрьдән шуны таләп итә: "Дөнья бит ул” Дөнья сүзе биредә ифрат та кин, ә бәлки язмыш мәгънәсендә кулланылгандыр9! Бу дөньядан да. язмыштан да әллә нәрсәләр көтәргә мөмкин, хәтта бернәрсә көтмәсән дә. ул барыбер синең җилкәгә килеп төшә: бәхете дә, фаҗигасе дә! "Дөнья бит ул" дигән кыска гына жөмләнен үзе үк, шактый "авыр яңгырап", ниндидер, бигрәк тә безнен көннәрдә, куркыныч шом, кайгы-хәсрәт турында хәбәр итәдер сыман. Нәкъ әнә шуна күрә бу сүзләрдә Казан ханлыгын үз кулына корал тотып, башкаланың һәм ханлыкның азатлыгын яклап һәм саклап калу өчен канлы сугышта дастан батырларыңча һәлак булган Кол Шәриф, шуна якын язмышка дучар ителгән даһи талант иясе Дәрдемәнд (1859-1921) шигъриятләренең аһәңнәре дә сизелеп куя. Кол Шәрифнең филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов тарафыннан төзелгән җыентыгы "И күнел, бу дөньядыр " дип атала. Анда "И күнел. билеңне бума .." дип башланган һәм тулаем бетмәс кайгы-хәсрәт рухы белән сугарылган газәлдә түбәндәге юллар да бар:
И күңел, билеңне бума (дөнья дип), күпне кичергән дөнья бу.
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөнья бу
Син уйлана, дөньяда мин мәңгегә калырмын дип.—
Куп янар вакытта утлар очырган дөнья бу
Роберт Миннуллинның “Дөнья бит ул” шигыре дә шундый ук тирән фәлсәфи мифологик рухта янгырый. Ул түбәндәге сүзләрдән башлана
Елата да. көлдерә дә.
Баета да. бөлдерә дә—
Дөнья бит ул.
Биредә барыннан да элек күзгә ташланганы, күрәсен. дөнья сүзенен язмыш сүзе белән аваздаш яңгыравы. Язмыш та бит, дөнья кебек үк, кешегә тик бәхет кенә китереп тормый. Биредә тагын да бер ифрат та мөселманнарның изге китабы Коръәнне “Язмыш китабы” дип атау да бар бит' Монын шулай Сулуын югарыда Кол Шәриф газәленнән китерелгән өзек аеруча ачык күрсәтә
Р Миннуллин шигыренен икенче куплеты, әсәрнен серле-сихерле мәгънәсен саклаган хәлдә дә, безне Илаһи Күктән гади һәм гадәти. без дә гомер кичереп яткан Жир йөзенә алып төшәдер сыман.
Бер сораусыз яраттыра Бер ямьсезгэ караттыра—
Дөнья бит ул
Шулай да әлеге өч юл әсәрнен шигъри тукымасына “сыеп бетми” Моны шагыйрь үзе дә бик яхшы белә, сизә, анлый булса кирәк, нәтижәдә шигырьнең соңгы юлларын ул Илаһи бер бөеклеккә күтәреп, барыннан да элек төрки-татар дөньясында кин таралган, гомерләре буена ил-халык бәхете өчен көчле көрәш-сугыш алып барган Алыплар чорына—Алыплар дөньясына алып китә, икенчедән—шигырьнең сонгы юлын халыкара мифологиянсн ин мөһим атрибутларыннан берсе булып, төрле халыклар телендә-күңелендә гасырлар-меңъеллыклар буена яшәп, аларны һәрвакыт, бигрәк тә картая башлагач, туктаусыз борчып-бимазалап торган Үлем һәм Үлемсезлек проблемасына китереп куша.
Берәүләрне Азып итә.
Тик барыбер азып китә—
Дөнья бит ул...
Шагыйрьнен аерым әсәрләрендә Алып исеме билгеләмә, чагыштыру формаларында да телгә алына. Анын югарыда китерелгән “Халык шагыйрьләре” дип аталган шигыре “Сибгат ага Хәким истәлегенә" багышланган Анда ул чыннан ла Халык шагыйре дәрәҗәсенә ирешкән затларны Алып батыр белән тиңләштереп, калганнары гади халык арасында гына яши. дигән фикер уздыра “Әй, татарнын Алып шагыйрьләре! Һәркем сыймый андый калыпка Халыкныкы алар' Шагыйрьләрнең калганнары керә халыкка"
Хәзер инде Идел буенда яшәүче милләттәшләребездә генә түгел, татарлар яшәгән һәрбер төбәктә, бүгенге көндә безнең тугандаш төркиләр гомер иткән Казакъстанда, Үэбәкстанда, Кыргызстанда, хәтта саф славян илләре Украинада һәм Белоруссиядә, ерак чит илләр дип саналган Польшада. Австралиядә ел саен, ә кайвакыт елына берничә мәртәбә тагар халкынын бик күптәнге һәм саф милли бәйрәме булган Сабантуй уздырыла Табигый, бу бәйрәмгә дә Р Миннуллин күп санлы махсус шигырьләр багышлый “Сабантуйны күрми калганмын”. "Илеш сабантуе". "Сабантуйда" һ б. (“Сабантуй” дигәннән. 1998 елның августында шагыйрь туып үскән Шәммэт авылы янында (Башкортстаннын Илеш районы) чын мәгънәсендә Роберт Миннуллин Сабантуе булып узды Шул районның администрация башлыгы 1998 елны "Роберт Миннуллин елы" дип игълан иткән иде Сабантуйда Башкортстаннаи һәм Татарстаннан килгән артнстлар-сәнгатъкәрләрдән кала, бик күп язучылар да бар иде. Татар язучыларын Казаннан “Икарус” автобусының ин эурысы алып барды. Язучылар арасында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов. Татарстанның халык шагыйрьләре, Р Миннуллиннын остазлары Шәүкәт Галнев, Илдар Юэеев һ б бар ңдс.) Шагыйрьнен шул ук темага язылган "Яшь батырлар"
шигыренә "Балтач белән Арчанын яшь батырларына” дигән багышлама бирелгән. Һәм бу аңлашыла да. Чөнки Сабантуйда һәркемнең күңелен тарткан, аны борчыган, дулкынландырган иң мөһим һәм мавыктыргыч күренеш—милли көрәш. Бу күренеш шагыйрьне дә тәэсирләндерә. Ул шушы хакта рәхәтләнеп, үзе дә дулкынланып яза:
Яшь батырлар—үзебездә,
Эзләмәгез әллә кайдан.
Тик аларга кирәкми дан, I
Кирәк мәйдан.
Киңрәк мәйдан!
Әсәрдә Алып батыр образы да бар. Алып батыр исә үз җилкәсендә тик глобаль проблемаларны гына “күтәреп йөри ала” Вак-төяк мәшәкатьләр аны кызыксындырмый .
Кирәк булса дошманнарны Алар алып атырлар да.
Үсеп җиткәч, әйләнерләр Беркөн Алып батырларга.
Үзенең чын батырларын Халык зурлар, ил олылар...
Менә ничек көрәшергә Кирәк безгә.
И, олылар!
Роберт Миннуллинның шигърияте, аның үз биографиясенә бик тә якын Анын шигырьләре арасында үзенә, үзенен туган көннәренә, аеруча—билгеле бер юбилей даталарына, энекәшләренә, сенелесе Люциягә, бигрәк тә сөекле Әнкәенә, төрле туган-тумачаларына атап яки бихисап дуслары-коллегалары юбилейлары унаеннан язылган һәм юморга да искиткеч бай шигырьләрен, дүрт, биш, алтыюллыкларын, эпиграммаларын да искә алсак, шагыйрь биографиясенең тулаем булмаса да, яртысын, һич югы—мөһим бер өлешен күз алдына китерергә мөмкин Шундыйлардан биредә безнең күнелне аеруча җәлеп иткәне—“Энекәшләр” шигыре. Ул бик конкрет фактларны күрсәтүдән башлана:
Берегез—ФәнI Берегез—Рим!
Берегез—Ким!
Горур булыйк, энекәшләр,
Без кемнән ким?!
Пәһлеван сез минем янда Өчегез дә.
Әкияттәге шикелле Көчегез дә.
Әйе, эпик батырлар турындагы легендалар (ихтимал, эпик дастаннар да!) Болгар чорында шактый кин таралган була. Башка төрки телләрдәге кебек үк, болгар- татар телендә дә әлеге эпик батырны “алып” дип атыйлар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф" поэмасында да батыр “алып” исеме белән йөри.Бу атаманын тагын да борынгырак тарихи тамырларын ачыкларга теләсәк, без Орхон-Енисей язмаларына мөрәҗәгать итә алабыз. Уйбаттагы беренче һәйкәлдә теркәлгән “алып” сүзе анын язмадагы ин борынгы кулланылышы булса кирәк. Әлеге язмаларда бу сүз конкрет батырның исемендә дә, гомумән батырлыкны билгеләүче сүз рәвешендә дә очрый (Йнгин-Алп-Туран һәм Инанчу алып). Борынгы төрки язмачылык чорыннан башлап, димәк, “алып” сүзе борынгы һәм Урта гасырлар язмачылыгы, халык иҗаты һәм язма әдәбияты аша үтеп, безнең көннәргә хәтле килеп җитә һәм бүгенге татар шигъриятендә дә шактый актив яшәвен дәвам итә. Моны, башка байтак шагыйрьләр белән бергә Роберт Миңнуллин иҗаты да ачыктан-ачык дәлилләп тора. Анын югарыда күзәтелә башлаган “Энекәшләр” шигырендә түбәндәге сүзләр дә бар:
Салсал батыр. Ка.иыр батыр Алып батыр
Кормаларда дошманнарны Алып атыр
Роберт Миннуллиннын Алып батыр итеме кулланылган шигырьләре арасында бик тә үзенчәлекле, башка бер генә шагыйрьдә дә. татар халык иҗатында да булмаган алымга мөрәҗәгать итү дә бар: Алып батыр образын ул хәтта сатирик планда да сурәтли. "Тукайга багышланган күргәзмәдә" шигырендә ул боек шагыйрь образын гәүдәләндерү нияте белән ясалган портретларга-сыннарга туктатып, һәркаисына үзенчә бәяләмә биреп үтә "Берсе—таза, берсе—озын. Берсе Алыптай көчле" Биредә без Тукай образын тудырырга тырышып-тырмашып та. адәм рәтле нәтиҗәләргә ирешә алмаган рәссам-скульпторлардан ироник көлүдән башка берни дә күрмибез Алып батыр образын сатирик планда сурәтләү җәһәтеннән шдгыйрьнен алда инде бер тапкыр күзәтелгән “Яшьләр" шигыренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аңлавыбызча, шигырьдә сүз хәзерге “крутой" яшьләр турында бара Анда шундый сүзләрдә бар: "Инбашлары, күкрәкләре нинди?'—Алыплармы килә урамнан?” Юк. Алыплар гурында түгел бу шигырь' Анын "каһарманнары" терки халыклар күнелендә гасырлар дәвамында сакланып килгән батыр, ил һәм халык гаме белән яшәүче көчле, мәрхәмәтле, шул ук вакыт кыю һәм гайрәтле асыл зат—Алыптан шактый ерак торалар.
Әйе. татар халык әкиятләре белән бәйле сюжетлар, мотивлар, күренешләр, әкияти яки әкияти-мифологик персонажлар Р Миннуллин иҗатында ярыйсы ук еш очрый Роберт Миннуллин иҗатында очраган һәм әкият мотивлары белән дә аиа здаш әсәрләрне берничә төркемгә бүлеп күзәтергә мөмкин. Әкиятләрнең байтагын булмаса да. бсрничәсен һәркем белә дип уйларга кирәк. Гомумән, сабый чатында бер генә әкият тә ишетмәгән бала бармы икән дөньяда? Юктыр, күрәсен' Бәлки шуна күрәдер, шагыйрь кайвакыт әкият сүзен, ана әлләни тирән мәгънә салмыйча гына, юл уңаеннан гына телгә аладыр сыман Әйтик. “Бөре шәһәре белән хушлашу" шигырендә:
Метролар юк синдә, траивайшр юк Ыгы-зыгылар юк. шау-шулар Нинди тыныч әкияти шәһәр ‘
Якындыр да, бәлки, син шуңар
Әйе. Бөре—чыннан ла. шәһәр Анда гадәти шәһәргә хас барлык сыйфатлар да бар Тик анда баш-күзне әйләндергән, миенне кайнаткан, урамда гади кешеләрчә йөрүдән мәхрүм иткән коточкыч шау-шу. хисапсыз җинел машиналарның, автобус- грузовикларнын. туктаусыз үкереп, ыжгырып-ажгырып, сызгыртып-чинатып. хәзер таптыйм-басам-изәм дип важылдап узган кап-кара машиналарның, лангыр лонгыр өстерәлеп килгән трамвайларның гына куркынычы юк Болары инде анын Казан. Уфа. Чаллы. Әлмәт кебек шәһәрләргә. Ә менә Бөре кебек зур булмаган, әмма яшәү өчен җайлы, чын мәгънәсендәге әкияти шәһәр—шәһәрчекләр Татарстанда да аз түгел бугай!
Эзләнүләр барышында Роберт Миннуллин китапларын кат-кат актарып, әйрәнен, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле әсәрләрен, икенче бер вакыт тулы җыентыгын, мәсәлән. “Күчтәнәч". “Әнкәй безне Сөннән атып кайткан" кебек китапларын рәхәтләнеп, яңадан укып чыгасын Шигырь бит ул укучы күңеленә катлаулы вакыйгалар, мавыктыргыч сюжет белән генә кереп калмый Шигырьмен төп максаты укучының күнсленә. йөрәгенә, бәгыренә үтеп кереп, анын уйларын тирәнәйтү, башын әйләндерү, кычкыртып яки акрын гына үксеп үксеп жылату һәм жырлагу Борынгы һәм Урга гасырлар Шәрекь шигъриятендә шундый бер гыйбарә бар Әгәр сүз ифрат зур эмоциональ көчкә ия булган шигъри сүзнен тәэсире турында бара икән, анда “Анын Iәүләсеиләге һәрбер чәч бөртеге үрә торды'"- "Восетали все волоски на теле'" диләр. Борынгы Шәрекътә сүз-шигырьне моннан да югары бәяләү юк. күрәсен' Конкрет мисал рәвешендә биредә Котбнын “Хөсрәү вә Ширин" романыннан
136
Хөсрәүнең мөлке харап булуы белән бәйле түбәндәге сүзләрне китерергә мөмкин:
Ачуыннан эчендә үте ташты.
Йөрэккә-үпкэгэ утлар тоташты.
Котырган этмени—күзе каныкты.
Тәнендә сөңгедәй төкләр калыкты.
Р. Миннуллиннын исемендә үк “әкият" сүзе дә кулланылган махсус шигырьләре дә юк түгел: "Әкияттәге үги кызга". "Ак әкият”; ә бер әсәрен шагыйрь татар халык әкиятләренең ин матурларыннан берсе булган "Ак бүре" исеме белән атый. Сүзне әлеге әсәрләрнең берсеннән—“Ак әкият"тән башлыйк. Биредә, дөресен әйткәндә, әкиятләрдәге сюжет-мотив-персонажларнын да. каршылыклы, куркыныч вакыйгалар барышының да. Жир яки Су асты патшалыкларында булган маҗараларның да. Дию-Аждаһаларның да—берсе дә юк! Сүз тик ак әкият турында гына бара:
Ак тынлыкта Тын калганнар Ак чаганнар.
Ак чыршылар.
Кагыл гына Бу тынлыкка—
Ак җыр. ак моң Ташып чыгар.'
Китерелгән өзектә генә дә ак сүзе биш мәртәбә кабатлана. Хикмәт нәрсәдә сон? Шул ак сүзендә булса кирәк: ак әкият, ак тынлык, ак чаган, ак чыршы, ак җыр. ак мон! Бу аклык—шулкадәр чиста, саф. пакь, тыныч ки. аңа берничек тә кагылырга ярамый! Ә инде ниндидер саксызлык күрсәтеп, кагыласың икән, анда да бернинди дә фажига яки катастрофа булмаячак! Моны ак төс үзе рөхсәт итмәячәк. Аннан— аклык-пакълектән тик ак жыр. ак мон гына ташып чыгарга мөмкин! Башкасына ак төс юл куймый.
Роберт Миннуллин. балалар язучысы буларак, татар халык әкиятләрен, бигрәк тә бала-чага репертуарын, аларнын эчтәлеген, сюжет кору закончалыкларын, әкиятләрнең традицион башламнарын һәм бетемнәрен бик яхшы белә, хәтерли, байтак әсәрләрендә кирәк дәрәҗәдә оста файдалана. Бу яктан анын "Матчадагы талчыбык" шигыре аерым бер игътибарга лаек. Шигырьнен исеме үк аерым әкиятләрдә чагылыш тапкан традицион бер мотивтан алынган. Фәндә ачыкланганча, байтак тылсымлы әкиятләрнең, батырлык эпосы әсәрләренең үзәгендә кәләш эзләү һәм. бик күп маҗаралардан сон, аны табып, гаилә кору проблемасы тора. Чөнки гаиләнен төрле формаларын кичереп, моногам—ике кешедән генә торган гаилә коруга килеп җитү—кешелек тарихындагы ин әһәмиятле социаль, гаилә-никах өлкәсендәге иң зур казанышлардан берсе дип санала. Татар халкының "Турай батыр" әкиятендә, әйтик, шул ук мәсьәлә үзәккә алына. Әкияттә сөйләнгәнчә, гәүдә-кыяфәт. матурлык, батырлык ягыннан тирә-якта дан тоткан Турай батырнын бер кайгысы бар—анын хатыны юк икән. Әкият монын сәбәбен түбәндәгечә анлата: "Алачыкта торган кеше кайда килен төшерсен дә. кайда бала үстерсен?" Аптырагач, егет анасына: читкә чыгып, "ил-көн күреп дөнья гизеп йөрим. Бәлки кулга мат төшәр, бәлки берәр кыз очрар, сина килен, мина хатын чыгар",—дип ялвара. Халык әкиятләрендә һәм дастаннарда кабул ителгәнчә (казакъ дастаны "Кобланды-батыр". күп кенә төрки халыкларда кин таралган “Күзы Күрпәч белән Баян-сылу", “Идегәй” һ. б.). әнисе Турай батырнын бу ниятенә кискен каршы чыга:
“—Ай, улым, китүен китәрсен анысы, син бит минем бер генәм. Китеп югалсаң, синсез нишләрмен, сиңа ул-бу булса, хәлеңне ничек белермен?
Жегет каз каурыен алган да матчага кыстырган
—Син кайгырма, әни,—дигән,—мин югалмам. Әгәр инде мина ул-бу була калса, шушы каурыйдан кан тамар".
Түбә матчасына кыстырып калдырылган каз каурые—әкият сюжетының пассив
бер элементы булып кына калмый, ул әлеге вакыйгалар барышында турыдан-туры катнашып, батырнын язмышында хәлиткеч роль уйный. Һәм чыннан да. Үзе бер карыш—сакалы биш карыш белән орышта Турай батыр жинелә һәм һәлак була: “Үлде бит инде Турай батыр,—дип дәвам итә әкият — Анын үлүе була, матчага кыстырган каурыйдан кан тама башлый. Турайның анасы моны күреп ала да зар елап юлга чыгып китә" Эхләп таба әнисе бердәнбер улынын үле гәүдәсен һәм. үзенә хас тылсым көче белән баласын терелтә. Бу инде—халык әкиятләрендә киң таралган вакытлыча үлем мотивынын бер конкрет чагылышы гына. Әкият ахырында Турай батыр үз максатына ирешә—эзләгән кәләшен таба. Әкият, гадәттәгечә, тантанаты туй белән йомгаклана Гомумән, әкиятләр беркайчан да фажига-үлем белән бетми Шулай итеп, әкиятләр—Кешелекнен күп меңъеллыклар дәвамында күнелендә яшәп килгән Үлемсезлек турындагы хыялнын конкрет һәм ин мөһим бер чагылышы. Билгеле булганча, Дөньядагы (Конфуиианстводан башка) барлык, шул исәптән Иудаизм. Христианлык. Ислам кебек халыкара классик диннәрнен дә нигезен шул ук Үлемсезлек идеясе тәшкнт итә. Бәлки бу идея төрле диннәргә халык ижатынын ин борынгы жанр-төрләреннән булган мифлардан һәм әкиятләрдән үтеп кергәндер9!
Ә инде әлеге каз каурыеның нигә матчага кыстырып калдырылуы мәсьәләсенә килсәк, монын да билгеле бер этнографик нигезләмәсе булырга тиеш Матча—өй түшәменең уртасында булып, шул түшәмне тотып торган төп бүрәнә Нәкъ әнә шуңа күрә гатар-мишәрләрдә. мәсәлән, никах туен оештыруда мөһим роль уйнаган шәхес—башкода—кыз кода булып килгәндә, “өйгә кергәч, матча турысына утырырга тырыша һәм сиздермичә генә бу өйдәге нәрсәне дә булса (сөлгеме, бүрекме) астына салып утыра, янәсе сүзе өстен булып кала Бу гадәт, ягъни кыз сорарга килгән ксшенен матча турысына утырырга тырышуы славян халыкларында да булган, матча турысына утырмасан бу гаиләдә татулык һәм бердәмлек булмый, дип ышанганнар" Икенче торле итеп әйткәндә, бирелә дә сүз күп кенә әкинт-дастаинарнын төп проблемаларыннан берсе булган гаилә кору, анын ныклыгын саклау турында бара Р. Миннуллиннын “Матадагы талчыбык- шигыре дә халык әкиятләренең әнә шул мотивына нигезләнә кебек. “Зофәр абыйга" багышланган әлеге шигырь нәкъ әнә шул мотивтан башлана ла:
Менә аның әтисен дә Сугышка озаталар Кочаклашып, сүзсез генә Тордылар озак азар
—Әниеңне тыңла. —диде. —
Олы малай инде син' һәм кыстырды матчага ул Талчыбыкның җаглесен
Р Миңнуллин—әтисез үскән бала Бәлки шуна күрәдер, анын шигъриятендә да. публицистикасында да. хәтта конкрет эшләрендә-вазифаларында да ятимнәр, аларнын ачы язмышы, гомумән, безнең көннәрнен ин актуаль, кырыс, киеренке проблемаларыннан булган ятимлек мәсьәләсе, ятимнәр язмышы зур урыннарның берсен алып тора.
Татар әкиятләрендә дә Үги кыз образы нигездә бер үк сюжетка корылган берничә әкияттә кабатлана: без биредә аларнын эчтәлеген сөйләп тормасган тик исемнәрен генә күрсәтеп үтәбез “Үги кыз". “Үги кыз белән сихерче карчык". “Әйдә, кызым, безгә". “К.ыйгак каз" һ. б.
Роберт Миңнуллин да бу темага берничә мәртәбә морәжәгать итә Тик ул әлеге әкият сюжетларының берсен дә кабатламый, ә бөтенләй башка вакыйгалар-хәлләр турында сөйли. Мәсәлән, "Көз. Диңгез Гол шигыреңдә
Кар зчендә ята елап Диңгезнең көзге гөле—
Диңгезнең нечкә күңелле Фирүзә күчче гвпе.
Кышкы салкында, карлы-бохпы дингездә калган гөлнсн хәле бик тә кызганыч, билгеле! Ул гөл үлгәнме, әллә әлегә тереме9 Бусы да билгеле түгел. Шулай да ул әле тере бугай “Ә гөл сула Ул мөлдерәм Карый минем күзләргә". Үлем алдында калган гөп кешедән ярдәм сорый кебек. Әнә шул унайдан шигырьгә традицион Үги кыз образы килеп керә дә: “Коткарыйк, диңгез, без аны, Үги кызны-гөленнс Әллә ул гөл сиңа бер дә Жәл, кызганыч түгелме?”
Роберт Миннуллин беркайчан да һәм беркемне дә, шул исәптән—халык иҗаты әсәрләренең дә сюжетын, эчтәлеген, персонажларын, әдәби-символик образлар системасын тулысынча кабатлау юлыннан бармый Ул үз иҗатында аңардан элегрәк ижат ителгән әсәрләрнең бер каһарманын, сюжет агышының иң җитди мотивын, әдәби - шигъри алымнарының иң матурын, күңелдә калырдаен ала да. шул нигездә үзенең тулысынча мөстәкыйль әсәрен ижат итә. Әлеге шигырьдә дә шул ук алым кулланыла. Бу—Р Миннуллин иҗатына хас принципиаль үзенчәлекләрнең тагын берсе! Әлеге шигырь түбәндәгечә дәвам итә: "Ничек ярдәм итим гөлгә?.. Тыя алмый үземне. Учларыма алдым гөлне. Өздем, өздем өзелде". Аңлашыладыр, өзелгән гөл—үлгән, инде тәмам шиңгән гөл дигән сүз.
Билгеле булганча, халык әкиятләре, хәтта аларнын Үги кыз образы белән бәйләнгәннәре дә. фаҗигале төстә бетә алмый: моны әкият поэтикасы рөхсәт итми. Татар халык әкиятләрен яхшы белгән Р Миннуллин да моны бик дөрес анлый, билгеле. Шул ук вакыт аның әсәре дә әкият түгел, ә бәлки мөстәкыйль шигырь Анын тирән, әмма ниндидер яктылык белән өртелгән соңгы юллары да бик табигый янгырый:
Елмайды гол сөенечтән,
Белсә дә ул үләсен.
Сулды учта... Гэл бәхете Шулдыр инде, күрәсең.
Шагыйрьнең шул ук Үги кыз образы белән турыдан-туры бәйләнгән махсус шигыре дә бар—"Әкияттәге Үги кызга" Шигырьдә халык әкиятләренең нигезен тәшкил иткән сюжет турында бер сүз дә юк. Әмма шуңа карамастан, анда баштан ахырга хәтле сүз кимсетелгән, кыерсытылган кыз турында бара: “Күзләремә күренәсең. Төшләремә керәсең. Бу чаклы ук булмас идем. Мин гашыйктыр, күрәсең". Әгәр шигырьнен исемендә үк Үги кыз телгә алынмаса. әле генә китерелгән өзек нигезендә без аны тик гадәти бер мәхәббәт шигыре дип кенә кабул итәр идек. Юк, эш алай җиңел хәл ителми икән Мәсьәләгә билгеле бер ачыклык кергу өчен шагыйрь Үги кызнын ачы язмышын күз алдына китерердәй сүзләр әйтә: “Кимсетүгә, җәберләүгә Ничек кенә түзәсең? Ничек кенә йолып алыйм?—Үзәкләрне өзәсең". Биредә без Роберт Миннуллин иҗатының буеннан-буена узган тагын бер үзенчәлек—күркәм сыйфат белән очрашабыз Аның шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә һәм төрле аудиторияләрдә яңгыраган чыгышларында мәрхәмәтлелек—тормыш-язмыш тарафыннан ничектер кыерсытылганнарга, кимсетелгәннәргә, үгисетелтәннәргә мөмкин булганча ярдәм күрсәтү, һич югы юату, тынычландыру теләге кызыл җеп булып уза. Әкияттәге Үги кызга да ул нинди дә булса ярдәм күрсәтү юлларын эзли:
' Тәгәри китте йомгагым,
Күрмәдеңме, егетем —
Дип әйт кенә, йомгагыңны Китерермен йөгертеп.
Әкияттәге йомгакны табып, аны иясенә китереп бирү—әкият каһарманы өчен бик тә зур, могҗизалы ярдәм, әлбәттә! Тик ни әйтсәң дә, бу—саф әкияти-мифологик фантастика-уилырма гына! Әкияттә ул шулай булырга тиеш тә! Ә бит Р Миннуллиннын үзе дә, анын лирик герое да—ахыр чиктә безнең көннәрнен реаль персонажлары Мәсьәләнең әнә шул ягына игътибар итеп, автор аны “тормышчан калыпка” сала, һәрхәлдә, үзенен сансыз күп җыр персонажларының берсе итәргә тырыша: “Әкияттән җырларыма Алып сине китәрмен". Тик Әкияттән җырга күчерү
генә әлеге катлаулы мәсьәләне хәл итә алмый Мәсьәләне ничектер башкачарак хәл итәсе иде Һәм әле генә китерелгән юлларнын дәвамы конкрет бер юнәлеш ала: “Үги итмәм, үз итәрмен, Үземнеке итәрмен ”
Әкиятләр—татар халык прозасынын ин зур өлешен тәшкил итә, барыннан да элек—тылсымлы әкиятләр, әлбәттә! Соңгылары арасында күләме ягыннан ин зур (китапта—30 бит!), сюжеты буенча—ин катлаулы, киеренке, кырыс, теле-стиле искиткеч матур “Ак бүре” әкияте аерылып тора. Безгә билгеле мәгълүматларга караганда, башка бер генә халыкта да шундый матур һәм шундый зур күләмле әкият юк. Хикмәт нәрсәдә сон? Мәгълүм ки, без белгән бүреләрнең берсе дә ак булмый, без тик соры бүреләрне генә беләбез. Татар халкынын хайваннар турындагы әкиятләрендә гәүдәләнеш тапкан бүреләрнең барысы да соры, һәм аларнын барысы да тик тискәре яктан гына сурәтләнәләр. Ак бүре образына исә халык әкиятләре бөтенләй башка мәгънә сала: ул баштан ахырга хәтле тик уңай герой буларак кына хәрәкәт итә. Чөнки ул барыннан да элек—барлык бүреләрнең патшасы, хөкемдары. Әйтик “Елан патшасы Шаһмара", “Ак елан” әкиятләрендә чагылыш тапкан Ак елан; төрки халыклар мифологиясендә һәм әкият-жырларында кин урын алган Аккош, Акбүзат, борынгы һинд мифологиясендәге Ак фил һ. б кебек үк. Ягъни, халыкара мифологиядә ак төстәге хайваннарның барысы да шул төрнен патшалары- хөкемдарлары. кайвакыт хәтта Аллалары да!
Әгәр Ак бүре—бүреләрнең патшасы икән, димәк, ул—шул ук бүреләр (бу очракта сүз гадәти соры бүреләр турында бара) яшәгән урманнын да хужасы Төрки-татар халыкларының байтагында Ак бүре, Ак елан, Аккош. Акбүзат—шул халыкларның тотемы. Ягъни Ак бүре образы дини-мифологик карашларның ин борынгыларыннан берсе булган тотемизм белән турыдан-туры бәйләнгән Күрсәтелгән терминнарга Академик сүзлек түбәндәгечә анлатма бирә “Тотем. Борынгы дини ышанулар буенча билгеле бер төркем кешеләр белән туганлыкта булган һәм шул кешеләр табына торган хайван, үсемлек, әйбер яки табигать күренеше (мәсәлән, эт. бүре, ат, яшен һ. б.)”. “Тотемизм. Ыру-кабилә җәмгыятендә билгеле бер төркем кешеләр үзләрен тотемнар (хайваннар, үсемлекләр, әйберләр яки табигать күренешләре) белән кардәшлектә тора дип фантастик күзаллауга нигезләнгән ышанулар, мифлар, йолалар һәм гореф-гадәтләр җыелмасы" Бу һичшиксез дөрес билгеләмәләр нигезендә шундый нәтиҗәләр ясарга мөмкин: 1. Ак бүре—төрки-татарларнын ата-бабасы; 2. Шул ук Ак бүре—Күктән төшкән Алла дәрәҗәсендә торган изге бер зат Шуңа күрә кайчандыр ана табынганнар да. Ә инде ата-бабанын һәм Алланын вазифалары турында сүз чыккач, аларнын һәркайсы үзләренен якын туган нары—нәсел-нәсебе яки үзләре яраткан (Борынгы шәрекъ мифологиясендә—балчыктан, туфрактан ясаган) кешеләр турында һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтеп торырга тиеш Боларның барысын шагыйрь Роберт Миннуллин да бик яхшы белә һәм бу хакта берничә шигырендә махсус әйтеп үтә. Мәсәлән, “Күрерсен" дигән шигыре гадәти мәхәббәт турында сөйлидер сыман
Ләкин ул да тулысынча мифологик фикерләүгә нигезләнгән Р Миннуллинда абстракция шактый югары дәрәжәгә күтәрелә: егет Урман кызын берничек тә урлый да. таба да алмый. Чөнки, беренчедән. Урман кызы, билгеле бер дәрәҗәдә мифологик персонаж буларак, үзе дә тылсым иясе Димәк, ул гади бер егеттән качып киткән икән, аны инде хәзер беркем дә таба алмаячак. Икенчедән, мәхәббәттән башы өйләнгән егетнең бернинди ярдәмчесе дә юк. Ә менә шушы унайдан шигырьгә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел Ак бүре образы килеп керә дә инде:
Сихерләдең бугай—газапларның.
Сагышларның миндә ак төре Ярдәм итәр иде—кирәк чакта Килеп чыкмый шунда Ак бүре!
Шулай булгач, ягъни Ак бүре дә ярдәмгә килә атмагач, егет сөйгән кызын таба да. урлый да атмаячак, билгеле Шуна карамастан, егет бөтенләй үк өчстсехтеккә бирелми Тик хикәяләү генә тулысынча мифологик фикерләү яссылыгына күперелә “һич югында мин урлармын синең Сөюеңне—менә күрерсен" Бусы инде, чыннан да, конкрет көнкүрештән ерак торган уйдырма-хыял гына! Яраткан кызыкның үтен
тапмый-күрми торып, ничек анын сөюен, хис-кичерешләрен урларга мөмкин?— дигән сорау шагыйрьне һич тә борчымый. Һәм моның кирәге дә юк! Сүз бит гадәти хыял турында гына бара! Димәк, анын реаль чынбарлыкка туры килүе яисә килмәве— бусы инде бик вак мәсьәлә . Шигырь түбәндәге матур юллар белән тәмамлана:
Сөюеңне эзләп аннан үзең
Ишегемне ачып керерсең.
Күрерсең!
1994 елнын июлендә Роберт Миннуллин татар халкының иң матур әкияте исеме белән аталган “Ак бүре" шигырен яза. Ана ул түбәндәгечә махсус багышлама бирә: “Акбүре авылы егете Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка". Хәзер инде бу авыл шул Ак бүре исеме белән татар энциклопедиясендә, энциклопедик сүзлектә дә үзенә лаек урын алган
Р Миннуллин шигыре исә чын мәгънәсендәге дастани рухта язылган. Һәм монын берничә мөһим сәбәбен күрсәтеп үтәргә мөмкин: 1 Татар халкынын “Ак бүре" әкияте күләме ягыннан да, эчтәлеге белән дә төрки-татар дастаннарына якын тора; 2. Шигырь авторы әлеге әкиятнең үзен дә, анын тарихи-этнографик нигеаләрен- мәгьнәсен дә бик яхшы аңлый: 3 Шигырь күләме, кеше саны ягыннан шактый зур авыл тормышында булып узган вакыйганы—XVIII гасырдан килгән Тат. Волчья авылының исемен саф татарчага алыштыру күренеше хакында сөйли. Гомумән исем алыштыру, бигрәк тә сүз адәм балалары турында барса, барыннан да элек борынгы миф һәм дастан атрибуты буларак гәүдәләнә. Әйтик, төрки-татарларнын мәшһүр дастаны “Идегәй”дә: Кобогыл—Идегәй, үзбәк халык дастаны “Алпомиш"та: Хаким —Алпомиш һ. б.
Күрсәтелгән сәбәпләр белән бәйле рәвештә, әлеге вакыйга авыл туе—Сабан туе рәвешендә бара. Бу үзе шигырьне дастани рухта язуны таләп итә:
Җыелгансыз бөтен авылдашлар
Авылыгызның исем туена.—
Тарих битләренә сезнең авыл
"Ак бүре " дип бүген уела.
Әлеге зур, чын мәгънәсендәге эпик тасвирлауга мохтаҗ вакыйганың—авыл исемен алыштыруның мәгънәсен һәм тарихи әһәмиятен ачыклаганнан соң шагыйрь Ак бүре образына, аның югарыда күрсәтелгән дини-мифологик һәм тарихи-эпик мәгънәсен ачыклауга күчә: “Тарихлардан килә ул Ак буре—Төркиләрнең изге җанвары. Ак бүрене изге санаганнар Бабайларның изге җаннары".
Ак бүре образының дини-мифологик карашларның ин борынгыларыннан саналган ата-бабалар культы белән турыдан-туры бәйләнешен ачыклаганнан соң. автор әлеге образга, бик хаклы рәвештә, ифрат та югары бәя биреп, түбәндәгечә яза: “Ул исемнән бөркелепләр тора Аклык, дәһшәт һәм дә горурлык: Дус-ишләрне дәшеп торырлык ул, Дошманнарны кире борырлык" Күргәнебезчә, халык әкиятендә дә Ак бүренең шигырьдә атап кына үтелгән сыйфатлары турында аерым күренеш- мотивлар ярдәмендә тәфсилләп сөйләнә: Ак бүре, аны тыңламаучылар, анын сүзләренә каршы чыгучылар алдында рәхимсез һәм коточкыч куркыныч зат. Ә инде аны тыңлаганнарга, ана берсүзсез буйсынганнарга (уйларга кирәк—ана табынганнарга) ул һәрвакыт һәм хәлиткеч ярдәм күрсәтергә әзер.
Алга табан шагыйрь әлеге яңа исем алган авыл хәлләрен тасвирлауга күчә. Аңлашыладыр, шигырьнең эмоциональ янгырашы тулысынча тантаналы мәдхия- гимн төсен ала:
Дусларыгыз сездән өзелмәсен.
Ә дошманнар бераз шүрләсен!
Ак бәхетләр иңсен өегезгә.
Кара кайгы берүк кермәсен!
Шулай да Ак бүре образы шигырьдән төшеп калмый гына түгел, ул анын башыннан ахырына хәтле дәвам итә: “Егетләрегезнең мәгърурлыгы Әллә каян тора күренеп Юкка гына сез Ак бүре түгел, Бардыр сездә, бардыр бүрелек”. Һәм ниһаять, шигырь авыл туе-Сабан туенда-янгыраган күтәренке күңелле җыр кебек, авыл тарихы өчен мөһим вакыйганы данлау сүзләре белән тәмамлана:
Ә бүген без сездә Сабан туен. Авыл туен бәйрәм итәбез Тат Волчьяга килеп төшкән идек. Ак бүредән чыгып китәбез!
Гомумән алганда, Р. Миннуллин үзе бик тә тыныч холыклы кеше булса ла (ә бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер) анын иҗатында табигатьнен болыт, җил. давыл кебек дәһшәтле күренешләре ярыйсы ук зур урын биләп, шигъриятенә, аерым әсәрләренә үзенчәлекле энергия, гайрәт өстәп, аларнын эмоциональ янгырашын көчәйтеп, интонациясен югары бер әдәби-эстетик дәрәҗәгә күтәрә
Р. Миннуллин шигъриятендә болыт, бик борынгыдан килгән серле мифологик категория буларак, төрле, еш кына капма-каршылыклы шигъри ассоциацияләр тудырырга ярдәм итә. Һәм Р Миннуллин бу мөмкинлекләрдән еш кына һәм кирәк дәрәҗәдә оста файдалана
Р Миннуллиннын “Кара көз" шигыре түбәндәге шактый кырыс юллардан башлана:
Ниндидер коч йөри җирдә'
Ул үзе җил кыяфәтле Бәгырь аша уза ул җил.
Әйтерсең лә ул афәте
Ул. ахры, көз ияседер—
Чыгарганнар терелдереп.
Болытны, хәтта кояшны Йөртә ул ботерелдереп
Шигырьдән китерелгән шушы сүзләрдә генә дә табигатьнен ин дәһшәтле күренешләреннән берсе булган җилнең төп тормышчан һәм шул ук вакыт мифологик сыйфатлары чагыладыр сыман: барыннан да элек җил—ниндидер, адәм баласы аҢЛВП бетерә алмаган серле-сихерле, шул ук вакыт—бик тә куәтле, жсгәрле көч! Ул афәт, фаҗига китерергә дә сәләтле: ул—көз иясе Чынбарлыкта да бит ул шулай илдә булган зур һәм куркыныч тарихи вакыйгалар куерган елларда барлыкка килгән "Көзге ачы җилләрдә” җырын гына искә төшерик Ул хәтта болытнын гына түгел. Кояшның да хөкемдары—аларны “бөтерелдереп" йөртә ала!
Р Миннуллин кайвакыт Җилнең "унай" һәм "тискәре" сыйфатларын бергә укмаштырып бирә "Иртәнге пейзаж "да, мәсәлән, түбәндәге сүзләр дә бар “Тан җилләре тан чыкларын Өрә-орә сүндерә” Әйе. тан чыклары үзләре дә бик матур, үзенчәлекле күренеш Әмма аларнын гомере беркайчан да озын булмый тан чыкларын—Жил булмаса, Кояш киптерә
Аерым шигырьләрдә Жил образына мөрәҗәгать итү әсәрнең эмоциональ яңгырашын, коч-куәтен, җегәрен илаһи бер югарылыкка күтәрәдер сыман "Ан— 2” тәрҗемә-шигырендә шул исемдәге самолетта Себер тайгасын, урман кырларын. Себер кешеләренең эшләгән эшләрен күреп, шагыйрь шакката Кайный Себер җире' Кайнар—җи.зе'
Ә офыкта аз таң сызыза Көнчыгышның кан таиырзары кебек Себер аша торба сузыла.
Эшчеләрнең буь—гадәти көне Алар инде ионда күптәннән,
Корыч кебек җиздә кайный-кайный Себер халкы булып беткәннәр
Тик кайвакыт, хәтта бик кирәктә дә, илаһи бер кодрәткә, коч-куәткә ия булган Жил дә адәм балаларына ярдәм итә алмый “Яңгырсызлык" шигырендә сүз нәкъ әнә шул хакта бара "Әллә инде онытты ул юлын. Әллә инде юлда адашты-’ Җилләре
дә килеп җиткән иде—Юк. яумады янгыр. алдашты" Аерым очракларда шагыйрь Жил образыннан шаян-юмористик яссылыкта файдалана. Мисалга. “Төнге диңгез. Маяк. Йолдызлар" да: “Йөрәкләргә дәшә күнел—Кешеләр йөрәгенә. Ә тозлы жил. сүндерәм дип. Маякка өрә генә!..". Жилнең "вакытсыз шаяруы" җиңелчә рәнжү уятырга да мөмкин. “Соңгы яфраклар" шигыре түбәндәге сүзләрдән башлана: "Яфракларның күчеш чоры—Күктән жиргә, туган җиргә. Үпкәләре көзгә түгел. Ә үзләрен куган җилгә".
Жил образының шигьри-эстетик вазифаларын ачыклауга багышланган сүзне йомгаклау өчен чын мәгънәдә оптимистик рухта язылган “Яз. Чәчү алды" шигыренең соңгы юлларына тукталып үтик:
Җилләр әзер
Кояш нурларында
"Яшәү " дигән көйне башкарырга.
Яңгыр!
Кояш!
Ташламагыз җирне—
Иң изге эш тора башланырга!
Роберт Миңнуллиннын кискен-киеренке рухта язылган шигырьләрен, бигрәк тә илебездәге бүгенге авыр тормыш шартларына кагылган әсәрләрен укыганда, кайвакыт: “бу шигырьләрне дә Роберт Миңнуллин иҗат итте микәнни?”—дип. аптырап та каласын. Буран-давыл жилсез булмый дигәндәй, без биредә Р Миңнуллин шигъриятендә киң чагылыш тапкан Давыл-Буран образына да килеп җиттек.
Давыл көткән җаным
Давылларның
Күкрәгенә барып капланыр.
Тиз тынмас ул давыл.
Озак көннәр
Нәкъ шундый ук һава сакланыр.
Роберт Миңнуллин шигъриятендә зур. илаһи вакыйгалар сурәтләнми кебек. Ләкин ул табигатьтәге, җәмгыять-ил тарихындагы, бигрәк тә үзенең күңелендә- җанында булган кискен-кырыс үзгәреш-борылышларны сурәтләгәндә шул ук Җил- Давыл, Буран белән бәйле символик-шигъри ассоциацияләргә мөрәҗәгать итәргә ярата, һәм шул ук дәһшәтле күренеш-образларга кат-кат туктала. Барыннан да элек шагыйрь Буранны, мәсәлән, табигатьнең бер күренеше, лирик геройның тыныч кына барган тормышына билгеле бер үзгәрешләр китергән халәте итеп сурәтли. "Сагынам мин Яркәеңне"дә сүз кайчандыр булып узган, ләкин һич тә онытылмаган яшьлек мәхәббәте турында бара. Әнә шул көннәрне сагынып, лирик герой болай дип тә куя “Яшьлек гел шундадыр кебек—Яркәй урамнарында. Исеңдәме, йөри идек Яркәй бураннарында".
Шагыйрьнең ак төсне, ак каенны, ак карны яратуы, аларга тирән ихтирам белән каравы турында югарыда шактый язылган иде инде. Шагыйрь ак кар белән бәйле буранга да шундый ук мөнәсәбәт саклый. Күрсәтелгән шигырьнең түбәндәге сүзләре нәкъ әнә шуны раслап тора: "Күмеләсе килә көртләренә. Ураласы килә буранга. Ярсуларны тыеп буламыни. Янәшәдә буран булганда " Кайбер очракларда шагыйрь үзен һәм үзенең шигъриятен ак бураннардан тыш гомумән күз алдына китерә алмый. “Бураннарым белән барам" шигыренең исеме үк шуны раслап тора: "Ак урамнар буйлап киләм Ак бураннар эченнән. Гомеремдә әнә шулай Күпме буран кичелгән" Әлеге шигырьдә генә дә буран сүзе ун тапкыр кабатлана. Бер карасан, шагыйрь үзенең көндәлек тормышын да, иҗатын да. күрәсең, киң мәгълүм сәяси эшчәнлеген дә бураннарсыз күз алдына да китерә алмый: буран аңа кагылмаса. ул үзе барып, балаларча буранга бәйләнә (Р. Миннуллиннын күптән танылган балалар язучысы да булуын онытмыйк!) Моны ул үзе. бик хаклы рәвештә, үзенен иң гүзәл сыйфатларыннан берсе дип саный: дөрестән дә. ул бит кешеләргә бәйләнми
(гомумән, аны бу сыйфатта берничек тә күз алдына китереп булмый!); сүз бит табигать күренеше турында бара Күрсәтелгән шигырендә ул бат ай ди " Күңел булмый—бураннарга Чыгып бер бәйләнмәсәм. Жанда—буран Ярый инде Буранга айләнмәсәм". Шигырьдә алга табан әйтелгәнчә, шагыйрь үзе бураннарга буйсына, әмма ал арны буйсындыра да апа Чөнки буран анын жанында-канында
Кышның утлы бураннары Ярсып уйный канымда Кызу каты бураннарны Гыялмый бер канун да.
Шул рәвешчә, шагыйрьнең үзе дә, халәте-шигьрияте дә кар-бурансыз яши атмый
Давыл образы Р Миннуллин шигъриятендә бураннардан сирәгрәк очрый кебек Рәдиф Гаташка җавап рәвешендә язылган ‘‘Дуска җавап" шигыре, мәсәлән, шундый юллардан башлана
Үпкәләгән хатың килгән Үпкәләргә бармы хакың0 Давыл тулы, ярсу тулы.
Бәхәс тулы синең хатың
Һәм бу сүзләр Рәдиф Гаташнын үз-үзен тотышына, холкы-характсрына гына түгел, шигъриятенә дә төгәл туры киләдер кебек. Шул ук вакыт шагыйрь үз ижатынын һәм Р. Гаташ шигъриятенең аермаларын да бик яхшы андый һәм балай ди "Мин тын аккан елга кебек Язгы Идел—синен күңел Мин сыям үз ярларыма. Ә син менә андый түгел".
1991 елда Нажар Нәҗми Роберт Миннуллиннын үзе һәм шигърияте турында түбәндәгечә язган иде: “Роберт Миннуллин шигырьләре бик тә йөрәккә яга торган шигырьләр. Ни өчен соң алар шундыйлар? Ин башта шагыйрьнең табигате, холкы, җан сулышы, эчкерсезлеге шигырьләренә күчүендә, үзендәге бар мөмкинлекне туачак шигыренә бушата белүендә, талантында, осталыгында. Шагыйрьнен тормышта нинди булганлыгын белгәнгә күрә, үз табигате белән шигырьләре арасында аерма таба алмыйм, шигырьләре дә үзе шикелле—“Мин фәлән-төгән!” дип күкрәк какмый, кычкырмый, шау-шусыз, салмак һәм акыллы”
Роберт Миннуллиннын Давыл образы белән нисбәтле шигырьләренең ин көчлеләреннөн берсе—“Дуамал егет турында баллада" Анда сүз Чили патриоты. Пиночетнын хәрби ликтатура урнаштыруына каршы баш күтәрүчеләрнең беренчеләреннөн булган шагыйрь һәм җырчы Хара турында бара Шуна күрә, табигый, "дуамал егеткә" багышланган балладаның беренче юлларына ук Давыл образы килеп керә
Ул дуамал иде давыл кебек.
Ул җилбәзәк иде җил кебек Ул тын гына яши бегми иде.
Яши иде җирдә җен кебек
Башта әлеге дуамал Егет гитарада уйный да, җырлый да белми Ачуланып- гарьләисп, ул гитара кылларын чиертә башлый. Тора-бара анын уйнавы “нәфрәт давылына" әйләнә "Җиде кылдан чыккан җиде аваз Җидесе дә бергә буталып. Әйләнделәр нәфрәт давылына. Егет йөрәгеннән ут алып!'
Чилида әле генә урнашып килгән тоталитар режимга кискен каршы чыккан Хараны үтерәләр һәм гитарасын челпәрәмә китерәләр Шигырьнең беренче строфаларын укыгач та злегрәк ишетеп тә белмәгән Виктор Харанын безнен илдән меннәрчә чакрым ераклыкта, океан артындагы Коньяк Американын да ерак көньягында урнашкан Чилида булган киеренке вакыйгаларның безгә ни катнашы бар”-дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауга жавал рәвешендә шуны әйтик Беренчедән, ул елларда Чилида булып узган киеренке вакыйгалар бик күп илләр-халыклармын игътибар үзәгендә иде. икенчедән, әлеге сорауның туу мөмкинлеген аклаган Р Минну.пин үз шигырен икенче бер җитди сюжет белән дәвам итә: сүз гитарада уйнаган икенче бер Егет язмышына күчә Бу егетнең үзенен дә. анын гитарасының да язмышы Хара фаҗигасен хәтердәй» Егет тә шашынып гитарада уйный
Бәргәләнде тездә яшь гитара—
Бер елады ятып, бер көлде Ә аннары тынды.
Кинәт кенә
Юкка чыкты Егет беркөнне...
Бу Егет ерак Себер ягына киткән булган икән һәм бераздан авыр хәбәр килә: "Батырларча һатак булган Егет—Эшләгән ул жаны кушканны”. Элегрәк гитарада белер-белмәс уйнап йөргән Егеттән көлгәннәр: чөнки ул гитарасын беркайчан да үзеннән калдырмый торган булган. Ә инде ул якын дусларын коткарганда батырларча һәлак булгач, торле халыкларда бик борынгыдан килгән изге, билгеле бер дәрәҗәдә мифологик йола буенча: “Ә күмгәндә Тантаналы төстә Гитарасы белән күмгәннәр!"
Беренче карашка, “Дуамат Егет турында баллада" бер-берсе белән бәйләнмәгән ике сюжеттан тора сыман: ерак Чилида һәлак булган Хара һәм шулай ук ерак Себердә фаҗигагә дучар булган Егет. Тик аларнын беренчесе илдәге түнтәрелеш чорында үтерелсә, икенчесе тыныч тормыш чорында батырларча һәлак була. Әмма әлеге балладага рухи-әхлакый, вөҗдан, бернинди куркыныч каршылык-киртәләргә карамастан үз бурычыңны үтәү яссылыгыннан якын килсәк, батладанын һичшиксез эзлекле һәм баштан ахырга хәтле бик тә югары шигъри, эмоциональ рухта янгыраганын күрербез
Җиде кылдан чыккан җиде аваз Бер моң булып җиргә тарала,
...Кыяфәте, йөзе белән дә ул Бик охшаган иде Харага..
Р Миннуллиннын "Марафон" дигән бик мәгънәле шигыре бар. Ул баштан ахырга хәтле татар халкынын тарихына һәм киләчәгенә багышланган!
Син дә. халкым, киткәнсең дә Кешелеккә ияреп.
Киләсең ерып чорларны.
Алдыңда баш иярлек.
Әйе, татар халкы, аның ата-бабалары узган юл чыннан да озын-озак, берничә мең елга сузылган һәм төрле-төрле илләр, халыклар язмышы белән бәйләнештә барган. Ул Жир шарындагы материкларның яртысы аша узган. Нәкъ әнә шуна күрә хәзер безнен зыялылар арасында "Евразия” сүзе татар халкы язмышы белән бер бәйләмдә кулланыла башлады. Шагыйрь бу хакта болай ди "Абынып та егылгансын, Чалып та екканнардыр Шуңа кайчак кайберәүләр Алга да чыкканнардыр” Татар халкының тарихи язмышына багышланган бу шигырьгә алга таба "марафон”, “финиш” кебек спорт сүзләре килеп керә. Ә шигырьнең сонгы дүртьюллыгы түбәндәгечә яңгырый:
Сокланып сиңа гасырлар,
Чорлар кул болгаячак!
Марафон дәвам итә.
Тик
Финишы булмаячак...
Шулай итеп, Роберт Миңнуллин үзе дә, аның шигърияте дә, Жил-Давыллар һәм Кар-Бураннар аша үтеп, үсешен уңышлы дәвам итә. Шагыйрь язмышы татар халкы, анын зур тарихи юлы—үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге—белән турыдан- туры бәйләнгән. Шагыйрьнең тормыш юлы. шигърияте һәм публицистикасы, актив сәяси эшчәнлеге нәкъ әнә шул хакта сөйли!..

Реклама