ОЗАТА БАРАМ ГОМЕР КОЯШЫМНЫ...


Баганалы заманалар
Басу юлы -шигърияткә ашу юлы.
Ләкин бүген бу басулар янып ята.
Басу басып, нефть фонтаннары ачып,
Кылдыкмы без мәңге төзәлмәстэй хата?
Җырлап аккан кара алтын елгаларын Хаталанып бордыкмы без кире якка?
Басуларга адым саен яра ясап,
Күпме байлык озатылды җиде ятка!
Арыш, бодай шаулап үскән басуларның Киләчәге—янулардан булды корбан...
Чор тудырган корбаннары күп булса да,
Җыр-шигырьдә нефтьченең даны зурдан.
Зурдан монда -скважина “торналары”,
Зур һәм биек көянтәле баганалар!..
...Бу торналар: “Тор-рыйк!!!”—диеп кычкыра алмый, Баганадан ычкына алмый заманалар.
Ни кызганыч, даны, аты зур булса да Хезмәт халкы—ирегеннән ерак тора.
Хәерчедәй елап-елап, үз өлешен Чит мәмләкәт агаеннан сорап тора...
Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА -шагыйрә, "Йөрәгемдә шаулый карурман", “Күз нурларым" һ. 6 китаплар (шигырьләр, күпсанлы поэмалар) авторы Казанда яши
Менә мин дә, көянтәле баганадай.
Утлы басу уртасында басып торам.
Чор ту дырган хаталарның хәтәрлеген Иңнәремдә җилфердәтеп асып торам.
һәм кычкырам:
Тор-рыйк!!! Тор-рыйк шушы төштә!!!— Ихтимал, без танылырбыз шушы эштә... Ихтимал, без яна-яна яктырырбыз... Җирне утка салучыны таптырырбыз.
Сокландым гына...
Идел ул милләт кәүсәре!— Җырлап Иделгә үрләгез! "Саекты, болганды",—диеп. Сез аны хурлый күрмәгез...
...Иделгә тоташ булса да Хәзерге иҗат сукмагым—
Мин бары шигырь уртладым, Бер тамчы су да йотмадым.
Мин бары сокландым гына Иделем камышларына.
Ярдан кул изәп калганда Гомерем агышларына.
Узып тора гомер...
Үзен гөнаһсызга санаучылар Гөнаһ шомлыгына табыналар.
Бер түмгәккә мең кат абыналар: Җирнең ярасына кагылалар.
Җир бәдәне гел ярадан тора.
Каны саркып тора һәр тарафтан.
Йә. әйтегез! мондый тарафларны Бер гөнаһсыз җиргә кем тараткан?
Юк шул... Дәшмн безнең беребез дә Исән чакта, күңел чиста чакта. Дәшми-тынмый гына канда йөзү Кемнәргәдер ошый кебек хәтта.
Гөнаһлы җан сансыз-дансызларны Откан даны белән кызыктыра Әҗәл сазлыгына батучыга:
Готын! диеп, салам сузып тора.
Узын тора гомер... әрәмнәргә Узганлыгы өчен үкендерен.
...Шул саламга бер үрелгән өчен Синнән мең кат гафу үтендереп.
Аклык
Тнрә-юнем ап-ак моң урманы.
Ап-ак безнең язмыш чыршылары.
Синең сәламеңне юллап, миңа Бу чыршылар көмеш җыр сузармы?
Бу ак тылсым—синең моң байлыгың... Чор шөһрәте синең кочагыңда.
Чорга саулык телим, чыршыларга Исемеңне синең кушамын да.
Синең үзәк өзгеч җыр-моңнарың Отып алам язгы ярсулардан.
Хисләремдә күпме ярсысам да. Ачуланмам сиңа, ачуланмам.
Исемнәргә кер, тап кундырмабыз,
Без бит инде аккошлары кышның. Сак-Сок нәселеннән булсам да мин, Гомерем буе сиңа таба очтым.
Сак-Сок сагышы белән сагышландым Бер ялгызым таңнар аттырганда.
Төннәр озын хәзер, күзләремә Йокы алалмасам, аптырама.
Аптырама, көн яктыру белән Алмашынса төсем, тавышларым.
.. Мин китәрмен... Син калырсың җирдә, Акка манып аккош язмышларын.
Сөрелсә дә үзе сөргеннәргә...
Татарымның ачы аһ-зарларын Җуялмаган чорлар агышы.
Казан ярындагы ак дулкында Ханбикәнең үкси сагышы.
Дулкын сөзеп йөзә көмеш көймә Сөембикә аһы тирәли.
Сагышларга, гүзәл, бирешмә!—дип, Ак болытлар ләйсән сибәли.
Бу ләйсәннәр өмет яңгырыдыр, Никадәрле якты наз анда!
...Сөрелсә дә үзе сөргеннәргә,
Рухы яши аның Казанда.
Рухы яши аның һәр татарда, Азатлыкка, алга чакырып,
Иман иркендәге ярымайлы Манаралар булып калкынып.
Иртәләрен ул да уйлангандыр. Чумып ак дулкыннар шавына... ...Ничә гасыр инде Идел яры Гүзәл Ханбикәсен сагына.
Җавабым шул!..
...Бу жан миңа, белмим, кемнән күчкән? Кем җирләгән тәүге җәсәдем?
Кайсы чорный рәхмәт фәрештәсе Чәчкән җиргә илһам чәчәген?
“Дус" дигәнем явыз дошманыммы.— Кемнәр белән соң мин кон күрәм?.. Төшләремдә аю... бүре күрәм...
Аю. бүре булып үкерәм.
Алтын таҗлы болан булып йөгерәм Ак каенлы уйсу болыннан...
Каенкаем җирне нурга мана:
Кояш тама яшел толымнан...
Мин дә. ахры, калган гомеремне Болын яме белән ишләрмен.
...Аю. бүреләрне үкертерлек Кайгылардан ләкин нишләрмен?!
Ничек ирешермен ак бәхеткә Кубарылып килер гасырдан?
Бәхет көтеп үткән һәр минутым Сорау булып ташка басылган.
Бу дөньямнан китеп, кабат тугач.
Мин булырмын мәгърур таш кыя...
Язганнарын өчен җавап бнр! дип. Баш очымда күкләр яшь кояр.
...Җавабым шул:
Шигырь кылычында
Күнме кыелсам да чыдармын...
Газиз милләтемнең бар кайгысын Чыдамлыгым белән сынармын.
Ятимлек
Ятимлек ул тынгы танмас вулкан: Җирләр тетри анда, күрәмсез? Ятимлек ул чал таулардай уйчан. Атом бомбасыдай иләмсез...
Ятимлек ул кылыч! милләтемнең Борынгыдан җанын айкаган. Күз-яшь катыш кан дәрьясы сыман Кайгы чоңгылында чайкалам.
Ятимлектән җиргә сагыш саркый,
Чор шәүләсе уйный чәчемдә...
...Авыр тойгым—янар вулканнарда,
Уем—чал гасырлар яшендә!
Палачлары чорның адым саен.
Битлекләре ефәк оектан...
Йөзтүбәнләй дөнья авып килә.
Ятим бусагага коеп кан.
Ятимлек ул—кадап куйган хәнҗәр Йөрәктәге тере ярага...
Шул яралар аша үтә гомер—
Иңнәремә башын сала да...
Сугыш тынды...
...Сугыш иде... Тәрәзәләремне Кара җәймә белән капладым.
Төннәр озын җанга шакыды җил Көйләп канлы сугыш такмагын.
...Сугыш иде... Күзләремне йомдым: Күзләремә йокы кермәде.
Хыялымда калган бала чагым Күк күгәрчен булып гөрләде.
...Сугыш иде... Сугыш очкычлары Безнең өстә канат кайрады.
Кайгы кайрагына әверелгән җан Көн яктысын төннән аерамы?
...Сугыш тынды... Менә алтмыш ел мин Көнне төнгә ялгап уй сарам— Шатлыклардан балкып торсын өчен Балачактан көткән бусагам.
Тарих айкап, татарымны барлыйм: Даны аның кайда балкыган? “Азатлык!.,"—дип, көрәшкән дә татар, Җанын фида кылып, кан койган...
Каны аның далаларга сеңгән, Иделләргә аккан ургылып...
Илгә иелеп эчкән кайгылары Маңгаена баткан сыр булып.
Әнә Идел кабат дулкын чайкый,
Ирек гаме белән яр тула...
Казанымның мең еллыгы аша Ирегенә Ватан тартыла.
Сал агызма, Казан!
Сал агыла Казан, сал агыза—
Агым уртасыннан юл ачып.
Сөйгән ярлар салчы булып китә.
Без калабыз ярда елашып.
Сал агыза Казан, сал агыза Сал башына уеп тамгасын.
Шушы саллар безнең сагыну жырын Киләчәккә илтеп ялгасын.
Сал агыза Казан, сал агыза Сал сәфәрен бәйләп салчыга.
Үз дөньясын Идел тарсынмый ла... Саллар санап йөрәк ярсына!
Сал агызма, Казан! Сал агызма! Агышлары салның сагышлы... Сагышларга бирешмәс тә идем— Гомерләрем ярдан авышты.
Чәчрәп тамган каннан ал тап кала. Кара күмер кала янудан.
Кем белми соң эчтә үч-нәфрәтнең Яралганын яраланудан?
Санап бетергесез тамгаларның Карасы да миндә, алы да...
Ярый әле сызланулар уза.
Ярый әле вакыт агыла!
Яратуым өчен...
Озата барам гомер кояшымны.
Күн калмаган Кояш баерга. Гашыйкларны таңнар кавыштыра. Кояш баешлары аера.
Озата барам гомер кояшымны.
Таң нурына манып канатым...
Бу тормышны шундый яраттым мин, Ярату ым өчен җан аттым.
Озата барам гомер кояшымны. Ераклаша барам үземнән... Атылырга җитеп йөрәк кага Яшьләр тама Кояш күзеннән...

Реклама