ХИКӘЯЛӘР

КИҢӘШ
Шәһәр көне җитеп килә иде. Туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнүче борынгы калада исә
инде өч атнадан бирле күбекләнеп-коеп янгыр ява.
Ява да ява...
Олы хужа җыелыш җыйды.
—Шәһәр көненә зур кунаклар чакырылган. Ямыйсын—ямап, буйыйсын буяп кына куйган
идек—бөтенесен дә каһәр суккыры шушы янгыр ялап бетергән. Нишләтәбез бу
яңгырны?—диде ул.
Озын-озак кына кинәшкәннен сонында, ниһаять, бер акыллыбашы— баш киңәшче самолет
яллап, шәһәр өстендәге болытларны пыр туздырып куып таратырга тәкъдим итте һәм бу фикер
һәммәсе тарафыннан да җәпләнде.
Шулай иттереп, биш миллионга төшереп, болытларны тәмам пыран-заран китерделәр.
Шәһәр көне матур үтте.
Ә менә шуннан сон Инде менә шуннан соң калада челлә хакимлеге урнашты! Көз
башларында бик тә сирәк була торган искитмәле эссе челлә иде бу!
Олы хужа янә җыелыш җыйды. Уртанчы киңәшче шәһәр өстенә самолет белән болыт куып
китерергә киңәш итте.
Шулай иттереп, калада тагын янгыр ява башлады. Бер көн яуды, ике көн, атна, атна ярым
Ун миллионга "чакырып” китерелгән кунак болыт исә көннән-көн әрсезләнә, азына гына барды
сиңайтим!
Өч атна буена яуса да, янгыр жәнабләре һич кенә дә туктарга уйламый. Нишләргә? Олы
хужа янә җыелыш җыйды. Хәер, җыелышта кечтеки кинәшченен нинди киңәш бирәчәген ул
инде болай да бик яхшы белә иде.
СЕБЕРКЕГӘ САП КИРӘК...
Каланы чүп-чар басты. Кем гаепле? Бу сорауга жавап табуны кала хакиме үзенен
урынбасарларына йөкләде. Болар рәисне, анын егерме сигез урынбасарын һәм дә әле генә эшли
башлаган бер яшь белгечне дә кертеп, утыз кешелек комиссия төзеделәр. Гаеплене табу исә,
әлбәттә инде, иң яшь белгечкә тапшырылды.
Тиз арада исемен җисеменә туры китерергә ант иткән Хаким атлы бу яшь белгеч шундук
жин сызганып эшкә дә кереште. Каланы чуп баскан икән, димәк, кем гаепле? Урам вә ишегалды
себерүчеләр, әлбәттә! һәм шулай булып чыкты да бит әй, рәхмәт төшкере! Әмма себерүчеләрнең
дә җавабы әзер иде:
—Рәхәтләнеп себерер идек тә, себерергә себерке саплары юк шул!
Нишләмәк кирәк, Хаким ары таба китте. Ягъни торак-коммуналь хуҗалыгына!
—Каланы чүп баскан! Җыештырырга себерке кирәк! Ә себеркегә сап юк! Кем
гаепле?—дип. егет үгезне мөгезеннән алды.
Болары исә:
—Урман хуҗалыгы белән безнен килешү төзелгән! Директорлары Сәлим Мәсәгутебич
гаепле! Шуннан сорагыз!—дип. ярып салдылар
Инде яшь белгеч урман хуҗалыгы башлыгын эзләргә кереште Тик таба гына алмалы. Кара
дикгез буенда үсә торган урман белән танышырга киткән икән директор Шулай да. анын урынына
вакытлыча катып торган бер агай кем янына, кайсы тарафка барасын тәгаен төшендереп бирде
Инде Хаким урманга юл тотты. Урман эченнән шактый гына бара торгач, бер алан күренде,
трактор тавышы да ишетелгәндәй тоела. Әһә. булды болай булгач! Әмма Алан уртасындагы
киселгән агач төбендә берәү, каен себеркесен мендәр итеп кочаклап, тирә -юньне де-р-р селкетеп
гырлый-гырлый йокы симертә иде. Менә сиңа трактор! Ялыктыргыч кояшнын дымга сусаган
нурлары таралышып яткан буш шешәләрне ялаштыра иде
—Менә кем гаепле икән бит. яп-птыр-р малахай!—дип сүгенеп куйды егет Агач төбеннән
карлыккан тавыш ишетелде:
—Мин гаепле түгел!
—Кем гаепле сон алайса?!
—Х-хатын!—диде сәрхүш тотлыгып, бер күзен яртылаш ачып, күккә ымлады —Хатын
гаепле! Мәсәгутебичкә ияреп Кара диңгез буена очкан! Йөри шунда себерелеп, себерке тәре! Менә
шуна үч итеп ятам әле
МӘХӘББӘТ СЕРИАЛЫ
Әле моннан өч ай элек кенә өйләнешкән яшь гаиләдә тавыш чыкты Әнә шул хәерсез Тавыш
хортижанәпләрс сабыр кошы дип аталган һичбер гаепсез гаилә күгәрченснен каурыйларын
берәм-берәм йолкырга кереште дә инде
— Китәм! Бүген үк чыгып китәм!
—Жә. ни булды инде? Тагын ни җитми сиңа?
—Ни булды, имеш Ашарга да пешерә белмисен!
—Жә-җә
—Туйдым! Жә дә жә. жә дә жә Болай буласын белгән булсам'
—Әйткән ис аны әни
— Миңа да әйткәннәрне дә
—Шуннан?
-Шуннан шул менә: туйдым Аңлыйсынмы син. юкмы—туйдым' Токмач та— бәрәңге, бәрәңге
дә—токмач Көн саен шул бер нәрсә Пилмән ашыйсым килә' —Сон. ярар, иртәгә алырбыз.
—Кибет пилмәне түгел, өй пилмәне ашыйсым килә минем Ит пәрәмәче белән гөбәдиянең,
өчпочмакның инде тәмен дә хәтерләмим'
—Ярар сон, иртәгә өчпочмак пешерермен азайса —Синең барыбер әни пешергән шикелле
килеп чыкмый ул —Сон. жаныкаем, әле өйләнешкәнгә оч кенә ай лабаса. Өйрәнермен Үзен дә
булышырыен бераз.
Мин эштән арып кайтам
-Ә кем арып кайтмый? Әле менә кайткач та бер генә дә тик торган юк Ә син. диванга кырын
ятып, йә телевизор карыйсын, йә китап укыйсын
Шулай диде дә яшь ир Әмир, яшь хатыны берүк сикереп торып кызып китә күрмәсен дип.
ашыгып кына аш бүлмәсенә савыт-саба юарга чыгып китте
Рәмзия исә. укый торган китабын ябып куеп, телевизорны кабызды Анда “Тигез мәхәббәт"
сериалы башланып килә иде.

Реклама