ИСМӘГЫЙЛЬ ГАСПРАЛЫ ТУРЫНДА КАЗАНДА ЧЫККАН ЯҢА БАСМА


Патша хөкүмәте изүе астында яшәп, мәдәни геноцидка дучар ителгән төрки халыкларнын
фикер офыкларын киңәйтүгә зур көч салган, ул офыкларны үзенең мәгърифәт эшчәнлеге белән
ачкан, үстергән Исмәгыйль бәк Гаспралы турында төрки дөньяның төрле почмакларында
вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыру һәм китаплар нәшер итү кебек нәтиҗәле бер эшчәнлек
дәвам иттерелә.
Үзбәкстанда азатлык игълан ителгәннән соң беренче елларда ук җәдитчелек турында
хезмәтләр язуны һәм бастырып чыгаруны башлап җибәрүчеләрдән булган галим Бегали
Касыймов. "Төрек (төрки.—С. К.) фикерләренең йолдызлары” сериясендә И. Гаспралы
турында бер җыентык нәшер итеп, бу бөек мәгърифәтче һәм журналистны үзбәк халкына
таныту юлында күп көч куйды. 1944 елда Сталин тарафыннан ватаннарыннан сөрелгән кырым
татарларының зур бер өлеше Урта Азиядә яшәгәнлектән һәм үзләре чыгарган “Йолдыз”
журналы аша милләттәшләрен үз араларыннан чыккан зыялылар белән даими таныштырып
торганга, әлеге тема җәмгыять фикере өчен ят түгел иде.
Совет системасы эчендә урын алган төрки өлкәләрдә Гаспралы турындагы
материалларның ин күп нәшер ителүе—Татарстанда. Татарстан дәүләт архивының рәсми
органы булган "Гасырлар авазы” журналында бу шәхес турында оригиналь документларга
нигезләнгән мәкаләләр бастырылды. Шушы хезмәтләр белән бергә, яна басма буларак,
Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш Мәрҗани исемендәге Тарих институтынын өлкән фәнни
хезмәткәре Фәридә ханым Гаффарованын “Исмәгыйль бәк Гаспринский" исемле
хезмәте—мәкаләләр җыентыгы басылып чыкты (Ф Ю Гаффарова Исмәгыйль бәк
Гаспринский — Казан — ТФАнен Тарих институты нәшрияты —2004). Бер ел элек чыккан
күренекле татар зыялыларының биографияләре бирелгән "Татар зыялылары” дигән
мәкаләләр җыентыгында да Гаспралы турында язма бар (Татар зыялылары Тарихи
портретлар.—Казан: “Мәгариф ” нәшрияты, 2003, 56-63 бб).
Моннан ике ел элек “Кырым" журналында (Төркия, Анкара —С. К.) ике мәкаләсе
басылган тарих фәннәре кандидаты Ф Гаффарованын гыйльми эшчәнлеге, гомумән, XIX гасыр
ахыры белән XX гасырнын беренче чирегендәге татар милли Яңарыш хәрәкәтен, ае руча сәяси
һәм мәдәни, милли хәрәкәтнең лидерлары бертуган Һади һәм Садри Максудиларнын
эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган. Автор XX гасыр башында татар халкы биргән бөек
шәхесләрдән Россиянең II, III Дәүләт думаларында милләтвәкил (депутат —С. К.), Эчке Русия
төрек-татарларынын милли- мәдәни азатлык хәрәкәте башлыгы, сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе
булган Садри Максуди турында “XX гасыр башы татар халкы тарихында Садри Максуди"
дигән темага кандидатлык диссертациясе яклавы белән мәгълүм иде. Аннан Фәридә ханымның
“Садри Максуди” дигән монографиясе дә нәшер ителде (Ф Ю. Гаффарова Садри
Максуди.—Казан, 2001). Ф Гаффарованын дөнья күргән беренче хезмәте дә С. Максуди
эшчәнлегенә багышланган (Фәридә Гаффарова Мин милләтемнең баласымын — Казан:
"Иман" нәшрияты, 1997).
Ф Гаффарова, үзгәртеп кору чоры башланганнан сон, һәр ел саен Төркиягә барып.
Истанбул һәм Анкарада мөһажирлектә яшәгән һәм шунда гомерләрен тәмамлаган
сәясәтчеләрнең һәм гыйлем ияләренең якыннарында таркалган, тузган хәлдә сакланып калган
архив материалларын өйрәнә, документлар эзли.
китапханәләрдә эшли. Әле хәзерге вакытта да ул Садри Максудинын оныгыңда сакланган
архивын жентекләп тикшерүен, яна материаллар жыюын дәвам итә.
Бүген исә Фәридә ханым Садри Максудинын абыйсы—татар халкынын мәгариф, матбугат
тормышында зур роль уйнаган, мөһим урын тоткан галим, педагог, журналист, дәүләт эшлеклесе
Әхмәдһади Максуди турында хезмәт яза Һ. Максудинын Казанда яшәүче кызы Бәхрәмия
Сәйфуллина һәм Мәскәүлә яшәүме оныгы Рөстәм Максудов шушы арада гына һ. Максудинын
үзләрендә сакланып калган архивын Ф Гаффаровага бүләк иткәннәр Галим булачак
монографиясенең кечкенә бер өлешен, һ Максудинын 1920 елда туган кызы Бәхрәмия апа үзе исән-
сау чагында атасы турындагы беренче хезмәтне укый-күрә алсын дигән уй белән нәшер иткән иде
инде (Ф Ю Гаффарова. Әхмадһади Максуди —Казан. 2002.—Ш Мәржани исемендәге Тарих
институты басмасы). Ф Гаффарованын Һ Максуди эшчәнлеген яктырткан мәкаләсе югарыда
әйтелгән мәкаләләр жыентыгына да урнаштырылган ("Татар зыялылары", 130-136 66)
2001 елнын март аенда Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтында И
Гаспралынын тууына 150 ел тулу мөнәсәбәте белән халыкара гыйльми конферениия үткәрелә. Ф
Гаффарова. шушы конферениия унае белән. Идел-Урал өлкәсендә нәшер ителгән “Сөембикә".
“Шура", "Мәктәп” журналларында һәм “Йолдыз". "Кояш". “Ил" газеталарында Исмәгыйль бәк
Гаспралы вафаты хакында 1914 елнын октябрь, ноябрь айларында басылган мәкаләләрне жыеп.
бер сайланма җыентык туплаган Әлеге сайланма җыентыкка XX гасырнын 30 нчы елларында Г
Исхакын тарафыннан Берлинда нәшер ителгән "Яна милли юл" журналыннан шул темага бәйле
материаллар да кертелгән Милләте өчен яшәп, бөек эшләр башкарган бөекләр хакындагы
хезмәтнен кирәклегенә ышанып, бу басманы төзегән һәм бастырып чыгарган Фәридә ханымнын
әлеге китабы үзе дә зур бер хезмәт булып тора Бу китап Казанда мөһим ачыш буларак кабул
ителмәскә лә момкин, чонки җыентыкка кергән мәкалатәр басылган гәзит-журнадларнын
Казандагы архивларда тулы коллекцияләре бар Әмма шуны әйтергә кирәк: мона кадәр әлеге
басмаларның Төркиядә туплам булып җыйналмаганлыгы сәбәпле, фән кешеләре, үзләренә кирәк
булганда, бу мәгънүматларны табар өчен зур көч һәм күп вакыт сарыф итеп кенә ирешә апатар иде
“Исмәгыйль бәк Гаспринский" җыентыгы татар вакытлы матбугатында язмалары белән
танылган фикер ияләренең Гаспралы турындагы уйлануларын, бу боек шәхескә һәм анын төрки
халыкларга күрсәткән хезмәтенә бирелгән бәяләмәләрен бездәге (Төркиядәге) хезмәтләр белән
чагыштыру мөмкинлеген дә тудыра Жыснгыкка мәкаләләре кергән фикер ияләре. Гаспралы
нәшер иткән "Тәрҗеман газетасының барлык төрки халыклар дөньясы өчен башкарган
әһәмиятен анлап. бу газетаның сакланып калынырга һәм алга таба да чыгып торырга тиешлеге
турында уртак фикергә килгәннәр. Гаспралы турында үз фикерләрен язган авторлар, фикер иясе
булып кына калмаганнар, укучыларының хиссиятен дә чагылдырганнар. Китаптан һ Максуди. Ф.
Туктаров. И Акчура. Г Исхакын. Ф Әмирхан. М Биги. С Максуди, Г Буби. I Баттал-Таймас, Р
Фәхретдин. Н Гасрый. С Гыйффәт кебек язучы, галим, җәмәгать эшлеклссе буларак танылган
исемнәр бар. Сонарак бу затларнын зур бер өлеше. Россиядәге советлар диктатурасыннан качып,
Торкиягә китәргә мәҗбүр була Бер өлеше юкка чыгарыла, иллә калганнары исә гомерләрен
саклар өчен гыйльми, нжали каләмз1әрен ташларга мәҗбүр була.
Советларның таркалуыннан сон төрки дөньяның төрле почмакларында I аспралы турында
хезмәтләр язуга зур игътибар бирелә башлады Анын артык озын булмаган гомеренең бик кыска
гына кисәгендә төрки халыклар өчен башкарган зур эшләре турындагы хезмәт Казанда монарчы
юк иде Мәгърифәт өлкәсендәге чичәнлеге белән зур мирас калдырган И Гаспралынын хезмәтләре
Казанда күп еллар буе тикшерелмә!ән. өйрәнелмәгән гема булып кала килде Менә шул кин
кырнын эченнән алып бер җыентык әзерләп чыгарган Фәридә I аффарованы тәбрик итәбез Анын
әле башка хезмәтләре дә дөнья күрергә тора Бу ниятләр дә тормышка ашар дип өмет итәбез.
“Кыры.*" журшчы. 2004 ея, ноябрь саны.
Тпрскчлдлн Сылу Кана, чоаа тяржемл итте.
12.

Реклама