ДӨНЬЯ АВАЗЛАРЫ


Ах, каләм
Ах, каләм, агыз җанымның Ташыган моңын, назын.
Кузгат, чирт ай-еллар гыныч Тын яткан тойгы сазын.
Шигырь-җырга салып, аш.)
Мәхәббәт януларын:
Сөйлә дөнья иңләр көчле Хисләр бәхете барын.
Мннс сүрелдергән еллар Сннс, каләм, басалмас:
Сафлык эзеннән гиз һаман Омтылышың картаймас.
Юкса, куркыталар безне;
"Тик яшьлек шигырь", диләр.
Әйт. каләм: "Җыр мәңге яшь ул...
Тнк булмый мәңге юләр...
Чал җырны Гомер, диләр...”
Шопен васыяте
Чнт Парижда сагынып яшәп туган илне.
Язган вальс, мазурка йә "полонсз"ны ...Васыять иткән: "Тәнем калсын ят җирләрдә, Тнк ... күмегез илгә и.тгеп йөрәгемне"
ИДЕЛБИКӘ (Лена Садыйкова) итгыйра Мохо^Лпнсн :ы~. Д<\, ч • >.
Кат". "Домья авяхыры" ксе*ш кмт*п.щ> авторы Ульмнотк швЬороиа яшн
Син—аяз күк, тере йолдыз күл төбендә.
Иң якын дус, тугры сердәш кыен көндә.
Кайгы-хэсрәт бүлешәсең:
“чыда, чыда...”
Яшерен уйлар, урын даулап, синдә чыга...
Канат җәеп синдә очам,
йөзәм, буйлыйм...
Моңнарымны сиңа салам—
җырлыйм, елыйм.
Язмышыма каршы барам йәки күнәм.
Синдә янам, синдә көям, синдә сүнәм.
Бата-калка бөтереләм
дулкыныңда,
Ай-йолдызга кадәр ашам кай көнемдә.
Туктый сәгать—онытылам, галәм тына,
Башым белән чумам сиңа, шигъри дөнья!
Теләгем
Үз вакытында үлән җыям, ак чәчкә,
Шифага дип, сары, зәңгәр мәтрүшкә...
Фани дөньям мәшәкатьле булса да,
Озайтасы килә аны йөз яшькә...
һич зарланмыйм, әйтмим: “тормышым авыр”, Җирне бит җанландыра ләйсән яңгыр. Табигать баласы бит мин: гөл, матдә, Мәхәббәтеннән җирнең җан савыгыр.
Телим: еллар имин булсын, ырыслы—
Очын кунсын күренми һома кошы:
Бәхет миңа йөзе белән борылсын—
Гомеремне бизәр шигырь нәкыше!
Кызым рәсемнәре
Тетрәндерер меңнәр хисен—
Кызым вакыт хатирәсен Яза: уза чорлар, яна—
Күз алдымда булып рәсем...
Рәсемнәрдән багам үзем:
Анда минем язым, көзем...—
Инде кызым дәвам итә Яшәү көем, моңым, төсем—
Таныйм эчке дөньям йөзен!..
Кол Галигә
Й
ол Гали, иҗатын үлмәс, югалмас, осыфыңны бер күргән—һич тыныч калмас
Рухы, Хакка тугрылыгы чын бер алмаз. Жәл, Зөләйхаң андый ук яшь түгел имди...
Әйтерсеңме: Мәхәббәтнең чиге кайда? Салса да ул күңелеңә әрнү-яра, Аерылсаң да, югалтсаң да, Яр исемле Яраң—Сөю хисең җанда мәңге яна!
Кышның сөям энҗе бәсле урманын, Чәчәк аткан, яшәргән җирне—язын... Җәй-көз юмарт, җанны да ул баета, Бары көч-дәрт бирсә миңа сүз-назың!
Рәссам, шагыйрә кызый Лилия Юсупачага Татыганбыз дөньялыкның шактый тозын,
Юкса син—яшь, минем гомер ахры, озын...
Игезәктәй яшибез тик: дус, фикердәш...
Шигърияттә дә без шулай калыйк, кызым!
Кайгы-сагышларга очрап, Хыял Каңгыр!анда, тапмый үз юлын, Өзгәләнгән минутларда Хакка Ялварамын кайчак: "Ал колың...”
Вакыт үтен, җанны баскан ул йөк- Әрнү узып, Илһам килгәндә.
Ходама мин инде: “...алма!" димен, Шөкер, димен. Яшәү биргәнгә!”
Сиңа кадәрге бай җанны наян тәкъдир Үзгәртте: мин хәзер ярсулы бер фәкыйрь.
Тормышыма давыл булын ябырылдың, Җанны утта үртән, көлен тик калдырдың.
Көлендә дә шытып үсәр, бәлки, чәчәк: Башкага юл ачсам кайгым да бетәчәк.
Эмма янган күпер яшәр хәтеремдә: Инандыра алмас мине хәзер кем дә...

Реклама