БАШКАЛАБЫЗ КАЗАН

Сәвия
Михайлова
тарих фәннәре докторы, профессор
Рөстәм Ц и у н ч у к
тарих фәннәре кандидаты, доцент

Казан шәһәре 2005 елның август ае азакларында шаулатып-горләтеп үзенең мең еллыгын бәйрәм итте Әлбәттә, шәһәр кадәр шәһәр бер елда гына барлыкка килмәгән, аның тарихи үткәне дә. бүгенгесе дә гаять катлаулы. Ул дөнья цивилизациясе тарихында үзенчәлекле бер урын азып тора. Монда бит Европа белән Азия очраша, шуңа бәйле рәвештә, табигате дә урманлы һәм далачы җирләргә бай Биредә тор че телле хачыклар һәм исчам белән христиан диннә/че тату үзара кичешеп яши Болар барысы да Европаның көнчыгышында урнашкан борынгы, шучай ук хәзерге Россиядә иң зур шәһәрләрнең берсе һәм Татарстанның башкачасы булган Казанның үзенә генә хас йөзен билгеләгән.
Шәһәрнең барлыкка килүе
Казан шәһәренең барлыкка килүе анын торле цивилизация һәм мәдәниятләрнең үзенчәлекле бер төбәгендә урнашуына бәйле. Казан тарихчысы Н Ф Калинин үзенең хезмәтләрендә бу урынның Урта Идел буендагы Европаның ин зур елгалары Идел белән Чулман (Кама) тирәсендә булуын билгеләп үтә Йөгрек Казансу елгасынын куәтле Иделгә кушылган тамагы тирәсенә төрле халыклар бик борынгыдан ук тартылганнар, алар әле таш гасыр заманнарыннан ук Кремль калкулыгы белән якын-тирәдәге яр буйларына туплана башлаганнар Безнсн эрага кадәрле ике мсненче елларда, бронза гасыры башында ук, булачак Казан тирәләрен төрле кабиләләр үзләштергән. Бронза чорыннан башлап фин-угор урман кабиләләре көнчыгыштарак яшәгән балтыйк-алман-славян кабиләләре, ә көньяктан һинд-иран һәм борынгы төрки кабиләләр йогынтысына бирелә башлаганнар Икс арада сәүдә алмашу, үзара аралашу көчәя: төньяктан мамонт тешларе-сөякләре. көньяк- көнчыгыштан бронза һәм бакыр, көмеш һәм тимер керсә, көнбатыштан мәгъдән, пыяла һәм гәрәбә эшләнмәләре килә Күчмә төрки һәм сармат-алан кабиләләренең йогынтысы коралларда, кием-салымнарда, ат дирбияләрендә чагыла VI-VIII гасырларда Идел. Чулман. Казансу яр буйларына Болгар төркиләре күтәрелә, алар инде күчмә дала кабиләләре генә булмыйча, бәлки Төньяк Кавказ һәм Кара диңгез буйларындагы Боек Болгар белән Хазар каганатларыннан күреп, игенчелек, сәүдә- һөнәр эшләре белән дә шөгыльләнәләр
Болгарлар X гасырда Татарстан төбәгендәге беренче зур дәүләткә-Идел Болгарына нигез салганнар. Бу чорда Идел-Урал төбәгенең хужалык итү мәдәни этник һәм гсосәяси үзенчәлеге ачыклана башлый, бу үзенчәлек алга таба мөстәкыйль алгарыш-үсешкә нигез була.
Идел белән Казансу кушылган урында Казан шәһәре барлыкка кнлүнен гөп
10. .к у • м II
алшарты булып Идел—Хазар сәүдә юлындагы сәүдә үсеше тора. Безнең эраның беренче мен еллыгы ахырына биредәге сәүдә эшләре ' варяглардан грекларга" дип аталган сәүдә юлындагыдан һич тә ким булмый. Шулай итеп, Идел Балгарынын төньягында Казан шәһәре калкып чыга. X гасыр азагы—XI гасыр башларында Казан җирле һәм килеп-китеп йөргән сәүдәгәрләрнең игътибарын кальга-кирмән һәм сәүдә үзәге буларак җәлеп итә. Моны Казан Кремлендә соңгы елларда алып барылган казу эшләре вакытында лабылган әйберләр дә раслый. Анда җирле һөнәри эшләнмәләр— керамика, корал, хезмәт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләреннән тыш, X гасырмын беренче яртысына караган саманидлар дирхәме, X гасырнын беренче чирегендәге чех денарие. балтыйк буе гәрәбәсе, иран савыт-сабалары, Киевтән килгән пыяла беләзек, венгрларга хас бронза эшләнмә, ахак муенса кебек әйберләр дә була.
Болгар чорында ук Казан үзенең үсешендә төрле халыкларнын аралашу үзәгенә әверелә. Башлыча төрки һәм фин-угор телле кабиләләр төбәгендә урнашуы анын мәдәни-этник үзенчәлеген дә билгели. Гарәп-фарсы сәяхәтчесе Ибн-Руста X гасырда Болгар дәүләте турында беренче мәгълүматларны китерә, ул: "Болгарлар Хазар диңгезенә коя торган Итил елгасы яр буйларында яши, әлеге елга хазар һәм славян җирләре аша да уза”,—дип яза. Казандылар Русь белән, Урта Азия, Шәрык илләре һәм Византия белән сәүдә алып баралар. 922 елда Болгар ханы Алмыш Идел Болгарында дәүләт дине итеп ислам динен кабул итә. Шул рәвешле, Казан, дини яктан ислам-христиан-мәҗүси диннәр катнашмасыннан торса да, ин төньяктагы ислам шәһәре булып таныла. Шәһәрдә Идел буйлап килгәндә дә. Казан Кремленә таба коры җирдән атлаганда да күренә торган мәчет манаралары калкып чыга. Ислам динен кабул иткән ханлыкта гарәп язуы гамәлгә керә, мәктәп-мәдрәсәләр дини мәгърифәт һәм белем учакларына әверелә, укымышлы кешеләр гарәп-мөселман дөньясындагы мәдәни вә гыйльми белемнәр белән таныша башлый
Казан урта гасырда
XIII гасырда Батый хан гаскәрләре һөҗүме аркасында Идел Болгары дәүләт буларак үзенен мөстәкыйльлеген югалта, анын күп шәһәрләре юк ителә, халкы төрле якларга, нигездә Казан якларына күчеп китә. Шулай итеп. Казан Болгар дәүләте традицияләрен саклап калган һәм аны алга таба үстергән үзәккә әверелә Х111-Х1У гасырлар чигендә элекке Идел Болгарының төньяк-көнбатыш ягында башкаласы Казан булган Казан ханлыгы барлыкка килә. Ханлыкнын төп халкы төрки телле мөселманнар булып, болгар-кыпчак кабиләләре нигезендә оеша. Шул чордан халык үзен “мөселманнар”, бераз соңрак "Казан татарлары" дип йөртә башлый.
Казан шәһәренен яна үсеш чоры, шул рәвешле. 1438 елда Казан ханлыгы оешу белән башлана һәм 1552 елда Рәсәй патшасы Явыз Иванның Казанны яулап алуы белән тәмамлана. Йөз елдан бераз гына артыкка сузылган бу тарихи аралыкта Казан дөнья тарихында Идел Болгарынын икътисади һәм мәдәни мирасын кабул иткән яна дәүләтнең башкаласы буларак билгеле Шул ук вакытта инде чынгызлылар нәселе җитәкчелек итә башлаган Казан ханлыгы. Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң, Идел—Хазар сәүдә юлында һәм Көнчыгыш Европада өстенлек итү өчен сәяси көрәшкә тартыла. Казан зурлыгы ягыннан Көнчыгыш Европа шәһәрләре арасында өченче урында санала. Венеция сәүдәгәре дипломат Иосафат Барбаро. XV гасыр уртасында Көнчыгыш Европага сәяхәт кылып, Казан турында болай дип яза: “Ул—сәүдә шәһәре: аннан Мәскәүгә. Польшага һәм Пруссиягә гаять күп мехлар чыгарыла”.
Читтән килгән сәүдәгәрләр гадәтта Кунак утравында ("Маркиз” утравы) тукталалар, анда һәр елны халыкара ярминкә уздырыла, ә төп жирле ярминкә Кремль буендагы Ярминкә мәйданында (“Ташаяк" ярминкәсе) үтә Арча кырындагы ярминкә дә сәүдә урыны булып таныла. Чит сәүдәгәрләргә Казан һөнәрчеләре һәм сатучыларынын тәкъдим итеп кызыктырырлык товарлары куп була Тимерчелек һәм корал ясау эшләре дә югары дәрәҗәгә күтәрелә. Болгар традицияләрен дәвам иткән казандылар зәргәрлек һәм декоратив эшләнмәләр сәнгатен үстерәләр.
Шәрык белән Гареп йогынтысын үзләштерә барган Казаннын архитектурасы да янара Казан Кремленен мәйданы зурая, анда Хан сарае һәм таш Хан мәчете белән беррәттән Жәмигь мәчете (Кол Шәриф мәчете) дә төзелә. Ширин әмирләре сарае, Нургали мәчете. Казан ханнарының таш мавзолейлары корыла. Кремльгә халкы һаман күбәя барган бистә терәлеп тора. Андрей Курбский. матурлыгы ягыннан Көнчыгыш Европа башкалаларының берсе дә Казан белән тиңләшә аямый—ни Мәскәүе, ни Бакчасарае, ни Сарай шәһәре, дип раслый.
Казан ханлыгы да, табигый ки, анын башкаласы да күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Мона шул ук рус воеводасы Андрей Курбский да игътибар итә Ул: “Әлеге патшалыкта, татар теленнән кала, тагын биш төрле тел—мордва, чуаш, чирмеш, ар һәм бишенчесе башкорт телләре”,—дип яза. Шәһәрдә чит ил сәүдәгәрләренең берничә төбәге—әрмәннәрнеке Беренче тау тирәсендә, русларныкы Федор калкулыгы белән Адмиралтейство бистәсендә, бохаралыларныкы Төзек күттер янында урнашкан була. Казанда шулай ук чыгышлары белән Кырымнан. Төркиядән, Кавказдан (Шемахадан) булган халыклар да байтак яши
Әйе, Казан ханлыгы чорында Казан каласы эре сәяси һәм админи- стратив үзәккә әверелә.
Ул дәүләтнең югары ха- кимияте һәм ханнар ре- зиденциясе булып сана- ла. Алтын Урдадан мирас итеп алынган сәяси тра- дицияләр, Шәрык исла- мы шәһәрләренә хас рәвештә, яна сәясәт һәм хакимият оешмалары тууга китерә. Хакимият- нең ин югары баскычын- да хан һәм анын гаилә әгъзалары тора, алар Кы- рымны, Нугай Урдасын
һәм Алтын Урда дәүләтен башка илләрдәге Чынгыз нәселләрен туганлык жепләре белән бәйли Хан сарае тирәсенә бәкләр, әмирләр, морзалар, ханлыкка караган ха- лыкларның кенәзләре туплана Мөһим дәүләт эшләре ин атаклы нәселле дүрт гаилә вәкилләре тарафыннан диванда, ягъни югары кинәшмәдә кабул ителә Башка Шәрык дәүләтләрендәге шикелле, биредә дәүләт һәм хан сарае тормышы белән вәзирләр идарә итә. Шәһәр халкының бер өлеше казна кешеләре—хатгатлар, тылмачлар, там- гачылар (салым жыючылар), күзәтеп торучылар Хәрбиләр—хан гвардиясе, углан- нар, баһадирлар, эчке казаклар да аз булмый.
Дәүләтнең башкаласы буларак Казанда мәхкәмә (суд) һәм дини оешмалар да туплана Хөкемдарлар кадый вә казыйлардан булса, руханилар исә башында сәет булган муллалар, хажилар. дәрвишләрдән тора.
Шулай итеп, Казан Көнчыгыш Европадагы ин зур мәгърифәт, фән һәм мәдәният үзәгенә әверелә Ислам руханилары карамагында күпсанлы мәктәп вә мәдрәсәләр ачыла, шәһәр халкы укымышлылыгы белән таныла. Жәмигь мәчете каршындагы Кол Шәриф мәдрәсәсе шәкертләренең 1552 елда Явыз Иван Казанга һөжүм иткән вакытта батырларча каршы торганлыклары билгеле Шәһәрдә китапларны күчереп язу һәм төпләү остаханазәре пәйда була. Хан сарае янында күчереп язучы хатгатлар. галимнәр һәм шагыйрьләр бергә җыелып эш алып бара торган бик бай китапханә була Казан шагыйрьләре Мөхәммәдьяр. Өммикамал, Мөхәммәдәмин. Гарифбәк һәм Кол Шәрифләрнең даны еракларга тарала
XV гасыр уртасыннан алып XVI гасырның беренче яртысына каләр Казан Көнчыгыш Европаның халыкара сәясәтенә актив катнашып килә Бу сәяси һәм хәрби көрәш Көнчыгыш Европада өстенлек итәргә. Идел—Хазар сәүдә юлын үз
Казан Кремленең Казансу елгасы ягыннан күренеше XVIII гасыр
кулында тотарга омтылучы дәүләтләр арасында аеруча көчәеп китә. Көрәштә эре дәүләт берләшмәләренең өчесе катнаша. Беренчесе Кырым ханлыгы белән берлектә Казан ханлыгы үзе булса, икенчесе—Польша белән берлектәге Бөек Литва кснәзлеге һәм өченчесе Мәскәү дәүләте була. Төп өстенлекне үзәкләшеп-көчәеп килүче Мәскәү дәүләте яуларга омтыла. Мәскәү белән Казан бер-берләренә каршы һөҗүм арты һөҗүм оештыра башлыйлар 1461 елдан 1552 елга кадәр казандылар рус шәһәрләренә сигез тапкыр һөҗүм итсә, руслар исә шул вакыт эчендә егерме биштән артык һөҗүм ясыйлар, еш кына Казанны алып, аны җимереп, галап китәләр. Идел-Хазар сәүдә юлын тулысынча үз кулына алырга, Казан ханлыгының бай җирләренә хуҗа булырга, Себерне дә яулап алу өчен юл ачарга тырышкан рус патшасы Явыз Иваннын хәрби- сәяси максаты һаман ныграк ачыклана бара. Ул 1545 елдан башлап Казанга һич тынгылык бирми, даими һөҗүм итеп тора.
1547—1950 еллардагы рус һөҗүмнәре унышсызлыкка очрый. 1552 елнын август ае ахырында йөз илле менле рус армиясе Казанны камап ала һәм ай буе сугыша. Көчләр тигез булмый. Казанга ярдәмгә ашыгучылар да күренми, казанлыларның батырларча каршы торуына карамастан. Кремль диварларын шартлатканнан сон, руслар шәһәрне басып ала Казанны талап-яндырып бетерәләр Исән калган татарларның күбесен кырып, бер өлешен әсирлеккә алып китәләр. Ни кызганыч, Казан ханлыгы шул рәвешле юкка чыгарыла.
Яулап алынган Казанның алдагы хәле
Казан ханлыгын хәрби юл белән көчләп үзенә кушкан Россия дәүләте Евразия державасына әверелә. Казан татарларының дәүләтчелеген бетерү рус империясенен көнчыгышка һәм көньякка таба экспансия ясавында беренче адым була. XVI гасырнын икенче яртысыннан башлап Россиянең мондагы сәясәте татарларны көчләп чукындыру һәм руслаштыруга кайтып кала.
Шулай да Казан янадан аякка баса башлый, әмма йөзе үзгәрә инде. Шәһәр нигездә рус шәһәренә әйләнә, татарлар Болак һәм Кабан күле артына куыла, анда Татар бистәсе барлыкка килә. Мәскәү, Түбән Новгород, Вятка һәм башка төбәкләрдән Казанга руслар күпләп килеп тула. Бистәдә исә, татарлардан тыш, нугай, әрмән кебек шәркый халыклар белән бергә немецлар, поляклар, яһүдлөр дә күренә башлый. XVII гасырнын утызынчы елларында немец сәяхәтчесе Адам Олеарий Казан турында болай дип яза: “Бөек кенәз биредә Кремльгә воевода утыртып кына калмый, шәһәргә дә халык белән теләгәнчә идарә итә торган махсус шәһәр башлыгын куя. Шәһәр руслар һәм татарлар белән тулган, ләкин Кремльдә бары тик руслар гына, анда бер генә татар да булмаска тиеш, юкса ана үлем куркынычы яный".
Шул рәвешле. Казан икегә бүленеп яши башлый, әйтерсең, ул ике шәһәр. Беренчесе - рус-христиан шәһәре, икенчесе—мөселман татарларыныкы Кабан артындагы “татар Казаны", кысу-тыюларга да карамастан, үз гореф-гадәтләрен саклап калучы үзәк кенә булмыйча, әкренләп төрле этник-мәдәни аралашу төбәгенә дә әверелә
Идел буе халыкларын колониальләштерү һәм буйсындыру максатында Казаннын торгызылуы хәрби-административ үзәк булуы белән аңлатыла. Казан ханлыгының җимерелгән ныгытмалары урынына Кремльнең диварларын һәм манараларын таштан төзи башлыйлар, сарайлар һәм мәчетләр урынына аларнын нигезләре өстендә чиркәүләр һәм административ биналар пәйда була. Казан Кремлен һәм чиркәүләрне төзү өчен Псковтан атаклы рус төзүчеләре Постник Яковлев белән Иван Ширяй җитәкчелегендәге ике йөзләп төзүче килә. Шунысы кызыклы: шәһәрнең яна архитектурасы рус шәһәр төзелеше булып кына калмый, җирле татар милли-мәдәни төзелеше сыйфатлары да күзәтелә.
Казан архитектурасының гүзәл үрнәге—Сөембикә манарасы. Ул рус һәм татар халыклары архитектурасы һәм төзелеш техникасының уртак һәм ин яхшы казанышларын чагылдыра.
һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге буларак Казанның хуҗалык эшчәнлеге гомумроссия
икътисады белән тыгыз бәйләнештә була. Идел—Хазар сәүдә юлы бөтенроссня базарынын төп юлына әверелә. Ул Казанны Мәскәү. Түбән Новгород. Әстерхан белән бәйләп тора. Мәскәү. Бөек Устюг. Архангельск шәһәрләре аша казандылар Көнбатыш Европа базарларына. Әстерхан аша Кавказ илләренә. Иранга һәм Урта Азиягә барып чыгалар. Себер белән, бигрәк тә шәркый мөселман илләре белән Россия арасында икътисади арадашчы булган Казанда татар сәүдәгәрләренен
йогынтысы аеруча көчәя.
Рус дәүләтенең Казандагы һәм Казан төбәгендәге татарларны һәм башка халык- ларны көчләп чукындыру сәясәте ин мөһим һәм хәлиткеч сәясәт булып тора. Казан алы- нып озак та үтми, административ-чиркәү идарәсен булдыру максатыннан Казан дини епархиясе оештырыла, аны тотуга татарлар- дан җыелган барлык салымнын уннан бер өлешен биреп бару карала Чиркәүләр төзелә башлый. Кремльдәге Благовешение чиркә- ве таштан салына, рус руханилары һәм мо- нахлары бик тиз ишәя Христанлаштыру үзәкләре буларак Казан һәм аның тирәсендә монастырьлар —Спас - Преображение.
Йонан-Прелтеча. Богородицкий, Раифа һәм Епантау монастырьлары калкып чыга. Азарга зур-зур җир һәм урман биләмәләре бүлеп бирелә. Рус миссионерларының тырышлы- гы бушка китми—XVI гасырда татарлар ара- сында керәшеннәр барлыкка килә Рус пат- шасы Федор Иванович 1593 елда, мәчетләр- не. шул исәптән татар бистәсендәгеләрен дә юк итәргә, керәшеннәрне мөселман татар- лардан аерып утыртырга, дигән фәрман бирә.
Мона җавап төсеннән бик күп Казан татар- лары Урал якларына күчеп китә
Казан үсешендәге яна чор XVIII гасырда
башлана Рус патшасы Петр I дәүләт тормышын заманга ярашлы итәргә омтыла, крепостнойлык көчәя, самодержавие ныгый, илне тагын да кинәйтү-зурайту максатыннан армия һәм флот төзелә. Петр I Россияне империя дип игълан итә. Казан ул оештырган сигез губерна үзәкләренең берсенә әверелә Баштарак губерна күпмилләтле Идел буе һәм Урал алды җирләреннән тора, анын чикләре злекке Казан ханлыгы чикләреннән күпкә зур була.
Казан губернасы оештырылгач, шәһәрдә административ идарәнең яна бюрократ түрәләре һәм хәрбиләр күбәя XVIII гасыр азагына бер Казан губерна канцеляриясенә генә дә иллегә якын чиновник түрәләр, ә Казан гарнизонында өч пехота һәм бер драгун полкы була. Реформатор патша Петр I Кремльне һәм шәһәр үзәген "регуляр төскә керде" дип әйтергә ярата. Агач тротуарлар, яна күперләр төзелә, шәһәр фонарьлар белән яктыртыла башлый Кремльдә һәм анын тирәсендә таш биналар— губернатор йорты, губернатор канцеляриясе, монастырьлар идарәсе, арсенал калкып чыга Петр I Казанга аяк баскан беренче рус императоры була, ул анда 1722 елла. Персиягә хәрби походка барганда туктала һәм үзенен илле яшьлеген бәйрәм итә Анын килүе хөрмәтенә Казанда Петропавел чиркәве төзергә керешәләр, ул рус бароккосы стилснсн гүзәл үрнәге була.
Патша Казанга килгән чорда биредә инде анын фәрманы белән төзелгән казна һәм шәхси мануфактура фабрикалары гөрләп эшли Дәүләтнең иминлеген саклау хаҗәтеннән. Казансу елгасы аръягындагы Елантау монастыреның җирләре тартып алынып, анда җилкәнле һәм башка төрле кораблар ясау өчен Адмиралтейство оештырыла. Ул шәһәр сәнәгате үсүгә зур этәргеч бирә. Елга аръягы (Зарсчьс)
бистәләре берничә йөз елларга шәһәрнең төп эшче районы булып кала. Казанга инженерлар, сызым сызучылар, кораб төзү осталары, башка төрле һөнәр ияләре китерелә. Казна Адмиралтействосында эшләргә бик күп дәүләт крестьяннары, нигездә татар, мари, чуаш халкы тартыла, алар кораблар төзү өчен урман кисәләр, агач чыгаралар. Бу мәжбүри эш күп кенә татар авыллары өстенә авыр йөк булып төшә. Адмиралтействога Азов. Идел һәм Каспий флотлары өчен кораблар төзү бурычы куела. Нәкъ менә биредә ясалган корабларда барып. Петр I Каспий диңгезе буйларындагы Дербент. Баку һәм башка шәһәрләрне яулап ала.
Шәһәрнең икенче эре сәнәгать төбәге Суконный бистәсе була, ул Кабан күленнән ерак түгел мануфактура фабрикасы тирәсендә үсеп чыга. Армияне тәэмин итү өчен 1714 елда казна предприятиесе итеп төзелгән мануфактура фабрикасы 1720 елларда шәхси кулларга тапшырыла. Суконный бистәсенә шул фабрикада эшләү өчен крестьяннар һәм һөнәрчеләр тартыла, авыр тормыш шартлары аркасында алар хужаларына каршы еш кына баш күтәрәләр.
XVIII гасырда Казан һөнәрчеләр-эшчеләр яшәгән бистәләр исәбенә үсүен дәвам итә. Шәһәр һәм шәһәр тирәләрендә татар халкы ишәя. Шул ук гасыр уртасында рус миссионерлары тырышлыгы белән башка халыкларны көчләп чукындыру янадан көчәеп китә. Иске татар бистәсендәге татарларның бер өлеше Яна татар бистәсенә күчереп утыртыла. Шулай да XVIII гасыр азагына таба дини кысулар йомшый төшә. Әби патша Екатерина II янадан мәчетләр төзергә рөхсәт бирә. 1552 елдан сон салынган беренче таш мәчетләр Мәржани һәм Апанай мәчетләре була. Мәржани мәчете Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766—1970 елларда төзелә.
1780 елда Екатерина II төрле диннәргә түзем караш булырга тиеш дип белдерә, мөселманнарның Диния нәзарәтен оештыра, татар морзаларын рус дворяннары хокуклары белән тигезли, татарларга сәүдә һәм сәнәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт итә. Шул чорда татар жәмәгатьчелегендә эшмәкәрләр сыйныфы оеша башлый. 1796 елда Казанда 976 рус һәм 595 татар сәүдәгәре була.
Казан. Россиянең Европа өлешендәге губерналары белән сәүдә элемтәләрен өзмәгән хәлдә, шәркый илләр белән сату итүдә дә үзәк булып кала килә. XVIII йөзнең беренче яртысында Казанның чит илләр белән сәүдәсендә көньяк Каспий базарлары өстенлек итсә, гасыр урталарында инде Казан татарлары Казакъстан һәм Урта Азия базарларына юл тоталар Чөнки ул вакытларда рус сәүдәгәрләренә шәркый ислам якларына юллар ябык була, ә татар сәүдәгәрләре рәхәтләнеп йөри Алар еш кына дипломатлык һәм тылмачлык вазифаларын да башкаралар. Казан татарларының төп товарлары кораблар төзү өчен агач, балавыз, бал. шәм. сабын, төрле күн әйберләр, киндер, постау, комач була. Европадан зиннәтле бизәнү әйберләре, тукымалар, шәраб, жиләк-җимеш, корал керсә, шәрыктән ефәк, фарфор, чәй, төрле тәмләткечләр, келәмнәр килә. Шулай итеп, Казан Гареп белән Шәрык илләре арасында сәүдә күпере хезмәтен үтәүне дәвам итә. Ул шулай ук мулдан икмәк тә сата, Казан губернасының авыл хужалыгы ел саен биш миллион сумлык икмәк биреп тора. Ул икмәк Петербург. Әстерхан. Таганрог һәм Черкасский якларына озатыла
Казан һаман үсә. һаман янара бара. 1767 елда Идел буйлап сәяхәт кылган Екатерина II Казан турында: “Бу шәһәр, бәхәссез. Россиядә Мәскәүдән кала беренчедер... Казанның зур патшалык башкаласы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора",—дип яза. 1788 елла шәһәрдә өч меңгә якын йорт һәм йөз илледән артык завод-фабрикалар була. Төрле янгыннардан һәм Емельян Пугачев отрядлары талау- жимерүләреннән соң. 1774 елда шәһәрнең генераль планын эшләү тизләтелә, ул 1782 елда раслана, шәһәрнең үзәк урамнарында кирпечтән салынган йортлар күтәрелә.
Үзе килү хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнән чиксез канәгать калган Екатерина II француз философы Вольтерга болай дип яза: "Мин сезгә берәр азиат шәһәреннән хат язармын әле дип янаган идем, хәзер шул сүземне үтим, мин хәзер Азиядә. Биредәге шәһәрдә егерме төрле халык бар. алар бер-берләренә һич тә охшамаганнар... Гомуми уртак башлангычларын гына табарга мөмкин... Бу бөтен бер дөньяны бар итеп, урнаштырып, саклап калу шикелле!".
Яңа чор Казаны
Х1Х-ХХ гасырларда Казан шәһәре Россия сәнәгате, сәүдәсе, мәгърифәте, фәне һәм мәдәниятенең әйдәп баручы үзәкләреннән берсе була. 1804 елда Казанда университет ачылу бик мөһим роль уйный. Мәскәү һәм Леиден университетларын тәмамлаган М И Невзоров "1800 елда Казанга. Вяткага һәм Оренбургка сәяхәт" дигән китабында шәһәребез һәм анын кешеләре турында тәфсилләп яза. Ул Казанны "Мәскәү белән Петербургтан кала, бөтен Россиядә ин матур, ин яхшы шәһәр" дип сурәтли Шәһәрдә төп 20 урам, икесе таш. икесе агач 4 мәчетле ике татар бистәсе бар. һәртөрле хәлдәге 22 меннән артык халыклы . хәрбиләрне дә санаганда. 30 меннән артыктыр".—дип яза. Сәяхәтче "Казан губернасындагы татар авылларының рус. чуаш һәм чирмеш авыллары арасына чәчелеп утыртылган" икәнлегенә дә игътибар итә. Казанда татарлар Иске һәм Яна бистәләрдә яшәп, сәүдә һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнәләр, "аларнын күпчелеге сабын кайнату' һәм күн эшкәртү заводлары тота, һөнәрчеләр сәхтиян күнгә алтын каеп чигү белән шөгыльләнәләр",—дип яза Шәһәр татарлары белән танышкач, ул. аларнын “итагатьлелеген мактамый калдыра алмыйбыз", дип билгеләп үтә.
XIX йөз урталарына Заманов. Арсаев, Апанаев һәм Якубов заводларында 50 мен потка кадәр югары сыйфатлы сабын кайнатыла. Заманов заводы сабыны 1831 елда Мәскәүдәге сәнәгать күргәзмәсендә медаль белән бүләкләнә Апанаев. Юнысои, Усмановларнын күн эшкәртү заводлары бер елда 150 шәр мен мөгезле эре һәм вак терлек тиреләрен эшкәртәләр Арсаев белән Юнысов заводлары елына 20 мен пот шәм эшләп чыгара. Татарлар кулында 5 текстиль фабрикасы булып, алар комач һәм "кытайныкы" дигән киже-мамык тукымалар җитештерәләр. 1851 елда Казанда 762 татар сәүдәгәре була, алар барлык сәүдәгәрләрнең 34 процентын тәшкил игә.
Казан ислам диненен янартылуы. татарлар арасында уку-укытунын үсеш алуы белән дә аерылып тора башлый XIX гасырга кадәр гагар мөселман руханилары Бохара һәм Сәмәрклнд мәдрәсәләрендә укып кайталар Атар Казан җәмәгатьчелеге арасында Урта Азия халыкларының ислам гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен тараталар Тирән белемле гатар имамнарыннан Г Утыз-И мәни. Г Әл-Курсави һәм бигрәк гә Шиһабетдин Мәржани исемнәре кин билгеле, алар татарларнын рухи тормышына яна юнәлеш бирәләр Атаклы дин галиме, философ, тарихчы. Казандагы беренче Жәмигь мәчете имамы, аннары шәһәрнен Мөхтәсибе Ш Мәржани угыздан артык фәнни хезмәт яза Ул. Болгар һәм Казан тарихына караган әтрафлы мәгълүматлар туплап, гатар халкының тарихы турында фәнни тикшеренү ясый, аны нәшер итә. Үз хезмәтләрендә Мәржани дини реформаторлык һәм мәгърифәтчелек фикерләрен үткәрә. 1876—1884 елларда ул Казандагы Укытучылар мәктәбендә мөселман дине дәресләре алып бара Казан университеты каршындагы Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте әгъзалары арасында Ш Мәржани беренче мөселман галимнәреннән була
XIX йоз башына Казан Россиянен Шәрыккә үтеп керүендә хәрби һәм дипломатик әһәмиятен югалта. Анын урынына ул мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсендә житди урым тота башлый Бу максатка Казан университеты бик ярашлы була, ул Россия импсриясснсн шул чордагы бердәнбер шәркый уку йорты булып тора
Шуны гына искәртеп үтәбез Казан университетында укучы гатар һәм башкорт шәкертләре әкренләп ишәя—1840—1860 елларда аларнын саны угызга җитә Каюм Насыйри белән Хөсәен Фәсзханов анда ирекле тыңлаучылар була К. Насыйри татарларнын кин белемле энциклопедист галиме була. 1871 елда Казанда үз мәктәбен ача. Ул хәзерге татар телен өйрәнү нигезләрен билгели, грамматика, әдәбият, география, арифметика, алгебра, физика, ботаника, медицина һәм башка фәннәр
Калш университеты турында тулырак мәгълүматны С. Михайлопанын 'Казан утлары* журналында 2004 елның 12 иче санында басылып чыккан махсус мәкаләсеннән укып белергә момкин Редакция
буенча сүзлекләр һәм мәктәп дәреслекләре төзи. Казан татарларының әкиятләрен, җырларын, мәкальләрен җыеп бастыра.
Хөсәен Фәезханов исә Ш Мәрҗани шәкерте буларак билгеле, ул 1840 елларда университетның И К. Березин. А. К. Казем-Бәк кебек шәрыкчеләре белән хезмәттәшлек итә. Петербург университетында татар телендә лекцияләр укый, борынгы татар документларын рус теленә тәрҗемә итә. татар мәктәпләрен үзгәртеп кору проектын эшли.
Әйткәнебезчә. XIX йөз ахырына Казан татарларның мәгарифен реформалаштыру үзәгенә әверелә Биредә Россия мөселманнары арасында киң танылу алган яңа ысуллы "Кае им ия" (ул XVIII йөздә үк Апанай мәчете каршында ачыла). "Мәржания" (Ш Мәржани тарафыннан 1870 елда нигез салына). "Мөхәммәдия" (1882 елда ачыла) мәдрәсәләре нәтиҗәле эшли. "Мәржания" мәдрәсәсе Россиядәге иң зур мәдрәсәләрнең берсе була, анда С Айдаров. Ә. Сәгыйди. С. Сәйдәшев. X. Ямашев кебек шәкертләр укый. “Касимия" мәдрәсәсендә Ш Мәржани. 3. Вәлид и. Г. Колахметовлар укыта, шәкертләре арасында 3 Бигиев, М Бигиев, Г Исхакый. С. Максуди кебек киләчәктә танылачак шәхесләр була. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен 1905—1906 елларда Г Баруди нигезли һәм ана җитәкчелек итә. Бу мәдрәсә алдынгы карашлары белән аерылып тора, анда әдәбият һәм драматургия түгәрәкләре эшли, кулдан язылган газетлар чыгарыла. Ф Әмирхан. Ф Бурнаш. М. Гафури, Н. Исәнбәт. С. Габәши. Б. Урманче кебек. XX гасырның беренче яртысында татар зыялыларының каймагы булачак шәхесләр укый. 1876 елда Казанда татар укытучылар мәктәбе ачыла. Анын ачылуында III Ахмеров. Ш Мәрҗани. К Насыири. И Терегулов кебек татар мәгърифәте һәм мәдәниятенең күренекле вәкилләре катнаша. Биредә Г Исхакый. Г Камай. Г. Колахметов, С. Максуди. Н Мөхетдинов, М. Фаалуллин. X. Ямашев шикелле танылган шәкертләр укый.
XX йөздә Казанда милли татар әдәбияты ныклап аякка баса һәм үсеш ала. Г Тукай, Г. Камал. Ф Әмирхан. Г. Исхакый. С. Рәмиев. Г Ибраһимовлар әдәби җәүһәрләрен ижат итәләр. 1906 елда беренче профессионал татар театры оештырыла, ул 1908 елдан Казанда төпләнә, кышкы сезондагы спектакльләрен шунда күрсәтә. Бу чорда шәһәр милли татар матбугаты үзәге булып та таныла. Казанда басыла торган газет-журналлар арасында "Казан мөхбире" (нашире—Россиянең I Дәүләт Думасында депутат булачак С. Алкин). "Йолдыз" (нашире һәм мөхәррире—Һади Максуди). Г Исхакый. Ф Туктаров. Ш Мөхәммәдьяровлар язышып килгән “Тан йолдызы", мөхәррире Г. Камал булган “Азат халык", аталы-уллы Ә. һәм М. Сәйдәшевләр газеты “Бәянелхак". аннары “Әлислах", “Әхбәр". “Тавыш" газетлары янында "Ан". "Ялт-Йолт" кебек байтак журналлар нәшер ителә. Казанда "Мәгариф". "Милләт", "Сабах" нәшриятлары һәм типографияләре эшли.
Башкалабызда поляк, немец милләте вәкилләре дә күпләп яши. Алар арасында бик күренеклеләре дә була. Һәммәсенә дә тукталып тормастан. медицина профессоры. 1820 елларда университитет ректоры булып торган немец Карл Фукс турында гына бераз мәгълүмат биреп үтәбез. Ул үзлегеннән татар телен өйрәнә. Казан татарларының мәдәниятен һәм көнкүрешен тикшерүче галимнәрнең беренчеләреннән була. 1817 елда “Кыскача Казан тарихы", ә 1844 елда "Статистик һәм этнографик мөнәсәбәтләрдә Казан татарлары" дигән хезмәтләрен нәшер итә. Фукслар йортында бик зур китапханә була, анда татар һәм рус телләрендә басылган яки кулъязма хәлендәге китаплар саклана, рәсемнәр галерсясе. шулай ук зоология, ботаника, минералогия коллекцияләре туплана. Ул елларда Казанга килеп киткән барлык күренекле шәхесләр дә Карл Фукс өендә булмый калмыйлар, бөек рус шагыйре А. С. Пушкин, табигать белеме галиме Александр Гумбольдт һәм башкалар әнә шундыйлардан була.
XIX йөз ахыры—XX йөз башларында Казан шәһәренең архитектурасы төрле стильләр һәм формаларны чагылдыра. Милли татар һәм шәркый традицияләр үрнәгенә якын булган Апанайлар йортын. Шамил йортын, "Болгар" номерларын. Әжем мәчетен. Борнай мәчете манарасын күрсәтеп үтәргә кирәктер. Соңгысы Борнайларнын теләге белән Каһирәдәге бер мәчет манарасыннан күчермә итеп эшләнгән.
Инде XVIII гасырдан ук Казан турында замандашлары соклану хисләре белән сөйли һәм яза торган булганнар. Якташыбыз шагыйрь Гавриил Державиннын “Отечества и дым сладок и приятен" дигән атаклы шигыре нәкъ менә Казанга багышланган Әби патша Екатерина II нен Казан белән соклануын искәртеп киткән идек инде. Гомеренен сонгы елларында күренекле жырчы якташыбыз Федор Шаляпин да: "Дөньяда яхшы шәһәрләр күп, ә Казан барысыннан да яхшырактыр",— дип искә ала.
Революцияләр чорындагы һәм хәзерге көндәге Казан
Россия империясенен барлык төбәкләрендә үсеш алган социаль-сәяси каршылыклар күпмилләтле Идсл-Урал төбәгендәге Казанда да Х1Х-ХХ йөхтәрдә азатлык хәрәкәтен көчәйтеп җибәрә. XIX йөз урталарыннан ук инде Казан берничә революцион күтәрелеш белән таныла.
Казан университетының тарих укытучысы Афанасий Шаповнын алпавытларга һәм хөкүмәткә каршы Бездна авылы крестьяннары кузгаткан фетнә хакында 1861 елда ясаган атаклы нотыгы билгеле. 1861 — 1863 елларда Казанда "Зечля и Воля" ("Җир һәм Ирек") дигән яшерен оешма эшли. Анын 1863 елнын язында, Польша. Литва һәм Белоруссиядәге милли-азатлык хәрәкәтенә теләктәшлек белдереп. Идел буенда да крестьяннарны фетнә күтәрергә котыртуы "Казан заговоры" дигән исем ала һәм Россия белән Польшада кин яңгыраш таба. Патша Александр II гә һожүм оештыруда катнашканы өчен Казан университетыннан студент Д В Каракозов
куыла. 1880 еллар ахырында Казанда яшерен марксистик түгәрәкләр эшли башлый, анын оештыручылары Казан гимназиясен тәмамлаган Н Е. Федосеев һәм башкалар була. 1887 елла Казан универ- ситетында атаклы студентлар сходкасы үткәрелә, студент- лар уку-укытуда демократик үзгәрешләр булдыруны таләп итәләр, анда В. И Ульянов- Ленин да катнаша 1890 ел- ларда Казанда яшерен соци- ал-демократик түгәрәкләр эшли башлый, РСДРПның
һәм эсерларнын Казан коми- Пра ымнан 1х<ие/нч' Бауман) урачы
тетлары төзелә. 1905 елгы рус XX йол башы
революциясе чорында кыска
гына вакытка булса да революцион үзидарә органы буларак Казан шәһәр коммуна- сы оештырыла
Либераль партияләр дә берләшә башлыйлар 1906 елда Россия Дәүләт Думасы төзелгәч. Казанда сайлаулар үткәрелә, Думанын 1-11 чакырылышларына казандылар үз депутатларын үгкәрүгә ирешәләр
1905—1907 елгы рус революцияләре чорында Казан Россия мөселманнарының сәяси хәрәкәте үзәгендә тора Казан сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре С Ал кин, Й Акчура. М. Бигиев, 1з Максулов. С Максудов. А Апанаев һәм Г Барудилар беренче гомумроссия мөселман партиясе Иттифак Әл-мөслимин 'не оештыралпр. анын идеологлары булалар. “Иттифак Әл-мөслимин"нен Казан бүлекчәсе илдә ин абруйлылардан саната Ка зан губернасы депутат тары С Алкин. С. Максулов, Г Ениксев һәм башкалар Дәүләт Думасының Мөселман фракциясендә дә зур урын тоталар
XX гасырнын башларында Казан кискен социаль-сәяси каршылыклар мәйданына
әверелә. Россия дәүләтенең кризисы һәм жәмгыятьтәге тирән каршылыклар 1917 елгы Февраль һәм Октябрь түнтәрелешләрен китереп чыгара, татар халкынын да милли-азатлык хәрәкәте көчәя, анын үзәге, әлбәттә. Казан була. Казанда совет хакимияте урнаштырыла, милли-дәүләт төзелешенең яңа проектлары тикшерелә Большевиклар илдәге хакимиятне үз кулларына алгач, гражданнар сугышы кабынып китә, ул Идел буенда аеруча көчле була. 1918 елнын жәендә Казан әле аклар, әле кызыллар кулында булып тора, сугыш хәрәкәтләре һич тынып тормый.
Большевиклар тәмам жинеп чыккач, милли-дәүләт төзелешенең совет моделе гамәлгә керә, 1920 елнын 27 маенда Казан РСФСР составындагы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы дип игълан ителә. Совет системасы кысаларында Казан янача үсеш ала. шул ук вакытта ул татар халкынын күпмиллионлы милли-мәдәни шәһәре булып кала бирә. Югары уку йортлары, мәгариф һәм мәдәният оешмалары арта. 1920—1940 елларда шәһәр бик нык индустриальләшә. бу бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорында бирегә оборона сәнәгате заводлары күчеп килгәч көчәя. Сәнәгать районнарының киңәюе һәм халык санының артуы, Куйбышев сусаклагычы төзелеп. Иделдә һәм Казансуда су күтәрелү шәһәрнен йөзен тагын тирән үзгәртә. Казан архитектурасына европача һәм азиячә үзенчәлекле төс биреп торган күп кенә сыйфатлар югала бара, шәһәрдә бер типтагы биналар, йортлар ишәя, халык аларны "хрущевкалар". "шырпы тартмалары" дип кенә атап йөртә. Әлбәттә, бу хәлләр бик аяныч.
1980 ел уртасына Казан миллион халыклы күпмилләтле шәһәргә әверелде, аның сәнәгате, фәне, мәдәнияте һәм мәгарифе нык үсте, ул Идел буендагы иң зур шәһәрләрнен берсе хәзер Жәмгыятьнен гомуми демократлашу процессында һәм Татарстан Республикасы яна статус алгач, 1990 еллардан Казанның исеме Россиядән бик ерактагы чит илләргә дә билгеле булды. Шәһәрнең тарихи үткәне, анын мирасы, анда яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше белән кызыксыну көчәйде Максатчан тарихи һәм археологик эзләнүләр Казаннын мен еллык шәһәр икәнлеген фәнни нигезләргә мөмкинлек бирде. Халыкара квалификациядә бүгенге Казан шәһәре тарихи-мәдәни кыйммәтен һәм мирасын саклау буенча, Мәскәү белән Санкт- Петербург шикелле үк. ”А" класслы шәһәрләрдән санала. Казан Кремле исә 2000 елның декабреннән ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Татарстан Республикасының башкаласы Казан үзенең ике меңенче еллыгын, тарихи-милли мирасын саклап һәм торгызып, иртәгәге көнне зур ышаныч һәм өмет белән каршылый.
Марс Шабаев тәрҗемәсе.

Реклама