ҮЗЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК!


Белемем, эшем буенча гуманитарлыктан, аерым алганда төрле әдәби бәхәсләрдән читтә торсам да, үземне бу өлкәдә бөтенләй үк “сай йөзүчеләр” рәтенә куясым бик килмичә, милләтебез язмышына, әдәбиятыбызга битараф булмавымны да истән чыгармастан, журналда барган "Безнең заман герое" дип аталган дискуссиядә катнашудан, геройлар тикшерүдән бигрәк, җанны гажизләткән кайбер сорауларга ждвап эзләп, кыска гына итеп сезгә үз фикерләремне бәян итәсем, җиткерәсем килеп шәрехлим бу язмамны
Күптән андый әйбер укыганым юк иде А. Хәлимнең бу елнын 1, 2 саннарында басылган “Сез беләмсез кая барганны?” дигән мәкаләсен сокланып, сөенеп һәм яратып укыдым Менә кайда ул чын, башбирмәс. агрессив татар зыялысы, язучысы! Менә кайда ул кәрәкәләрнең йокыларын качыручы күлдәге чуртан базыгы! Ни өчен башка язучыларыбызда Айдар абыйдагы шул яхшы усаллык, безне мен бәладән араларга, кисәзергә тиешле шундый чан сугу, аңардагы тирән эрудиция юк’’ Авторны бөтенләй белмәгән кеше дә, мәкаләне укып чыккач, бу шәхеснсн үтә дә фидакарь милләтпәрвәр, халкыбыз, анын язмышы, киләчәге, әдәбияты өчен ут йотып йөрүче, кирәк булса бу юнәлештә, бу көрәштә малын да. җанын да кызганмаячак бер гыйсъянчы илаһи зат икәнен анлар Моны әлеге язмадагы чиксез хислелек тә. абзац саен диярлек булган фикер биеклеге (полет мысли) дә. кайнарлык, хәтта кайбер урыннардагы, әйтер идем, дуамаллык та раслап тора
Ин лаеклы дип саналган азучыларыбыз да тәнкыйтьтән читтә калырга тиеш түгелдер дип уйлыйм мин Беркем дә Алланың кашка тәкәсе түгел Айдар абыйга үпкәләмәсеннәр иде алар. Кайбер азучыларыбыз арасында чиргә әйләнгән, аларны вакландырган кемгәдер ярарга тырышу, фальш, хилафлык бөтенләй юк "Сез беләмсез. "дә. Ярарга тырышса да Айдар Хазим бары тик Агзаһы Тәгаләнең Үзенә һәм күпне күргән милләтебезгә генә ярарга тырышадыр Һәр гамаздән дивидендлар өмет итеп, заманга бөтенләй яраклашкан күп зыялыларыбыз бер-бсрсенә тел-теш тидерү генә түгел, ярыша-ярыша үз ишләрен мактап йөргәндә, кода-кодагыйлык чәчәк атканда, килешегез, мондый компромиссыз тәнкыйть ул чын мәгънәсендә батырлык, аны бары чын талант кына тудыра ала Мондый язманың журналда чыгуын да вакыйга, йөрәккә сарымай, күне.згә хуш килүче бәлзәм итеп күрәм мин
Мина калса, автор йөрәгеннән кан тамызып язган ул мәкаләнен беренче төп әһәмияте шунда, әлеге хезмәт дөньяга чыгу язучыларга гына түгел, ә барлык булган йокылы-уяулы тагар зыялыларына, шул исәптән без—әдәбият яратучыларга да- жидедән үрелгән чуклы камчы белән китереп сугуга тиң Айнып киттекме ул мәкаләдән сон' Киттек' Ешрак булса да начар итмәс иде Бу яктан язганда каешланган сыртларыбызга ешрак тамызу өчен безгә бер Хазим генә түгел, базки ун Хәлим кирәктер' Чөнки без хәзер шундый да казын тиреле, әдәбиятыбыз мөшкеллеген, милләтебезнең аянычлы хазен күрмибез, чеметказәү-төртказәүзәрнс генә гел дә сизмибез
Р Мостафиинын журналнын бишенче саныңда басылган һәм А Хазимгә җавап рәвешендә язылган "Төгәл булыйк" дигән язмасын да зур кызыксыну белән укыдым
Язылганнарда күпмедер дәрәҗәдә үпкә сизелсә дә. ул мәкаләдә дә дөреслек юк түгел сыман. Тик нинди дөреслек? Дөреслек тә төрле була ич. Әйбер шактый салкын акыл белән, алны-артны бик нык карап, дәлилләр китереп язылган булса да. иң беренче күзгә ташланганы шул: Рафаэль абый Айдар Хәлимнең эре калибрлы артиллериясенә каршы бары тик автоматтан гына кыска зәгыйфь чиратлар (очередьлар) биргәли. “Сез беләмсез...”гә, аның авторына төбәп шактый кискен сүзләр язса да. Шунлыктан, бу бәхәстә аларнын авырлык категорияләре нык аерыла дию дөрес булыр иде.
Әйе. абсолют дөреслек бары тик бәхәстә генә туа ала. Милләт исәнлегенә, анын яңарышына өмет тоту, халкыбызны мәгънәле әдәбият белән тәрбия кылу, шуңа өндәү дөреслеге башка кыйблалардан, башка дөреслекләрдән өстен каралганда гына ул ниндидер әһәмияткә ия. мина калса. "Төгәл булыйк"ны укып. Р Мостафинның үз терминологиясен кулланып, минем авторны бүгенге көннен коеп куйган ашкын җәдитчесе дип атыйсым килә, һәм бу кыйблада торучылардан татар язучылары арасында ул һич кенә дә ялгызы түгел, дип тә фаразлыйм.
Беренче карашка җәдитче булу, бер гасыр элек кенә түгел, бүгенге көндә дә бик яхшы да. актуаль да сыман. Күпчелеге манкортлашкан гади хезмәт кешесеннән башлап, ин эре чиновниклар да шул тарафка караган заманда бу—уңайлы да. конфликтсыз да. прогрессив та. Барысын да дөньядан артта калмау, анда нинди яналык бар (яхшымы, начармы.—анысы алай ук мөһим түгел), шуны милләткә сеңдерергә тырышу, алгарыш, үсеш белән аңлатырга була төсле.
Катнаш никахлар бар җирдә дә бар. алар бездә күбәя икән, күбәйсен. Алар турында тәнкыйтьсез язып торалар икән, язсыннар. Беренче урында кеше хокуклары, мәхәббәт булырга тиеш. Аннан сон гына милләт язмышы, исәнлеге Чөнки. Рафаэль абый сүзләре белән әйткәндә “җәй артыннан барыбер кыш килә". Урыслашу бара икән, барсын Глобализм килә икән, килә инде, кая китәсең? Бер безгә генә килми ич. Табигый процесс, тыелгысыз. Глобализм белән бергә үсеш, яна технологияләр, янача яшәү рәвеше, рәхәтлек (күпләр уйлавынча) килә икән бит. Ул процесс үзенен төссез, хиссез геройларын тудыра, алар белән мавыгучылар арта тора икән, бигайбә, булсын. Нигә ул дөньяда берничә йөз тел? Ахыр чиктә өч-дүрт тел калса, бик җиткән. Нигә кирәк ул “артта калган" халыкларның “караңгы" культурасы, әдәбияты, сәнгате? Көнбатыш культурасының нигезендә яткан англо-саксларча яшәү, тормыш кору тәртибе калса бик җиткән.
Болар хөрмәтле Р. Мостафин язган фикерләр үк түгел, ә бәлки аныңча уйлаучы башка замандашларыбызнын тел төбендә яткан карашлар, алар мантыйгы.
Шунлыктан җәдитчелек унтугызынчы гасыр азагы, егерменче гасыр башына гына карый, ул шул чорда яшәгән бабаларыбызнын фикер сөреше генә дисәләр, мин һич килешмәс идем. Глобализмны. урыслашуны ашкынып чакырып тормасалар да. күңелләрендә ул нәрсәләргә, һәммә төсләребезне, үз-үзебезне жуйдырырга килүче ул туфанга протест, каршылык ятмаган татарларыбызны ничек дип атыйк сон? Әллә манкортлар дипме? Шушы без сойләшкән өлкәдә күп нәрсәләрне аңламыйча агым уңаена йөзүчеләрне шулай атау бәлки дөрес тә булыр иде. Тик анлап та Алла каргаган ул шаукымнарга кочак җәючеләр кемнәр? Яна җәдитчеләр! Баштан ук шуны искәртәм. биредә сүз күбрәк А. Хәлим искәртеп киткән “ненормированный” җәдитчелек турында бара Читтән килгәнне сортларга, яхшыга-яманга аермый- нитми “уптым-иллаһи" йотучылар турында. Көнбатышның үзендә үк комагайлыкка, акчага табынуга, азгынлыкка, рухи һәм әхлаки фәкыйрьлеккә корылган ул культураның, глобализмның ахыр чиктә кешелек дөньясын тупыйкка, бетүгә илтүен аңлаучылар артканнан арта барган вакытта акны карадан аерырга теләмәүчеләр хакында сүз.
Гади халык “караңгы" да булсын. “Нигә кирәк сон ул татар теле, урыс, инглиз телләре күпкә кирәгрәк", дип балаларын урыс, инглиз мәктәпләренә бирүче татар инженерлары, татар табиблары, укытучылары кем? Иҗтимагый үзәкләр эшләгәндә анда йөрмәү генә түгел, "йөрисез шунда коткы таратып, сугыш чыкса нишләрбез?" дип. милләттәшләренә “очып кунучы" югары белемле кичәге авыл балаларын ничек атарга? Сугышмыйча, тыныч юллар белән дә күп нәрсәгә ирешеп булганлыгын аларга ничек аңлатырга’ Татар мохитендә туып-үсеп тә гомерендә бер татар газет- журналын алдырып карамаган, милли театрыбызның кайдалыгын белмәгән, телевизордан урыс яки чит ил кинолары, сериалларын калдырмаучы зыялы саналган
мина таныш технолог, конструкторларыбызны, чеп-чи татар булган цех башлыкларыбызны, өйләрендә балалары белән урысча сөйләшүче бүлек, лаборатория мөдирләрен ничек атарга? Бүгенге көннең ультражәдитчеләреме. әллә хәлне ахырына чаклы аңларга теләмичә шул тегермәнгә су коючылармы? Минемчә, икесе дә.
һәрхәлдә татарнын бүгенге шактый аянычлы язмышында, әдәбиятыбыз сайлыгында, геройларның мескенлегендә йөз дә ничә ел буе кирәгеннән артык жәдитчелек белән мавыгу, шул агым алып килгән фәлсәфә, шул караш тудырган битарафлык корбаны булу ятмый микән9 Бәлки безгә шул элекке вакытлардан ук аз гына булса да кадимче дә булырга кирәк булгандыр? Һәрбер эштә ниндидер урталык, чама белү дигән нәрсә дә бар бит әле. Ни өчен йә акны, йә булмаса караны гына сайлыйбыз сон? Ак та. кара да булмаган төсмерләр, ярымтоннар да бар бит әле. Милли төсмерне, янарыш. ренессанска чыгаручы кыйбланы сайлап ала. сайлагач жуймый саклый белергә, көрәшергә генә кирәк Безгә менә шул җитенкерәми ич инде
Без—кытайлар да. инглихзәр дә. индуслар да түгел. Без—шактый кечкенә, таралып яшәүче һәм иң аянычлысы—дәүләтсез милләт. Дәүләтсехтек—безне ассимиляциягә өстерәүче, ике катлы глобализмнан (урыслашу һәм көнбатыш культурасы йогынтысына эләгү), яна җәдитчелектән иммунитетсыз итүче беренче сәбәп. Алар, ул халыклар, бәлки мен елдан сон да бүгенгедәй исән-сау. сәламәт булырлар. Гореф-гадәтләрен дә. мәдәниятләрен дә, әдәбият-сәнгатьләрен дә саклап калырлар Ә безнен аилар-слларыбыз санаулы булырга да мөмкин. Без. кмм дигәндә, гатар җирләрен анклавта тоткан Урыс иленең сәгате суга башлаганчы тырышып җан асрарга, күпмедер дәрәҗәдә сәламәт булырга тиешбез Бу (сәгате сукканны көтик, дию) гөнаһлы сүзләр гүгел. иртәме-соңмы барыбер шулай булачак. Гомер- гомергә эчке каршылыксыз, тавыш-гаугасыз, төрле гарасатларсыз яши алмаган гөнаһлы Урыс иле мәнгелек түгел. Сез картадан анын территориясенең зурлыгын гына карагыз. Анда беркайчан да юньле идарә системасы булмаганын, анын башка империяләр кебек фәкать штыклар ярдәмендә генә таралмый торуын исәпләгез. Ә инде сәгать суга башладымы, безгә моментны тотып алырга, үзебезгә буйсындырып, аннан тулысымча файдаланып калырга кирәк Мизгелне кулдан ычкындырсак бүтән шанс, бәйсез татар дәүләте торгызу шансы, бүтән булмаска да мөмкин
Бу—киләчәктә. Ә бүгенге көндә безгә кирәгенчә уяу. айнык, бердәм булырга кирәктер. Баш өстебездә Домокл кылычы кебек асылынып торучы ассимиляциялән, глобализмнан. милли төсмеребезне югалтудан безне өзлексез, перманент көрәш, каршылык кына коткарып кала ала Ә көрәштә калу өчен әйдәүчеләр, кем икәггебезне искәртеп камчылап алучылар бик кирәк. Көндәлек, четерекле, вак. кайчагында хәтта астыртын, хәйләкәр, әмма һәрчак үжәт һәм эзлекле көрәш булсын иде ул Ул корашгә әдәбиятыбыз—гатар халкының олылыгын, кешеләренең затлылыгын тасвирлаучы сыйфатлы әдәбиятыбыз-зур роль уйнасын иде Тик кая сон ул безне югары күгәрергә тиешле боек татар әсәрләре, татар геройлары? Мин күреп бетермим
Алда санап кителгән явызлыкларга без корал тотып көрәшә алмыйбыз Ул кирәкми дә Андый очракта безне канга батырачаклар Мисал эзләп ерак барасы түгел. Андый очракта юкка чыгу берничә мәртәбә тизләнәчәк кенә Мондый четерекле һәм изге көрәштә без кайчандыр Махатма Ганди гамәлгә кертеп калдырган "Явызлыкка көч кулланмыйча каршы тору" с Непропшление элу наапием") дигән тәгълиматны кулланып кына эзлекле көрәшә, милләтебезне саклый, кирәкле моментны эләктереп ала. ниндидер күркәм нәтиҗәләргә ирешә алырбыз төсле
Мондый каршы торуда әдәбиятның роле дә әйтеп бетергесез. Ул көрәштә без тагын нәрсәләргә таянырга, нәрсәгә исәп тотарга тиеш сон?
Күп нәрсәләргә А. Хазим анализ ясап чыккан, дөрес эшләнергә тиешле мәктәп дәреслекләреннән башлап, халыкара оешмалар, хокук оешмалары белән тыгыз контактта эшләүгә кадәр, барысына да! Безнсн алегә үзенчә бер югарылыма горган театр сәнгатебез бир Мәшһүр җырчыларыбыз, талантлы композиторларыбыз бар Дөньякүләм биеклектә булмаса да. бай тарихлы әдәбиятыбыз, азучыларыбыз. шигыИрьяәрсбез. ялкынлы публицистларыбыз бар Бәлки әле кайчан да булса Милли университетыбыз да төзелер, әлегә чаклы булмаган дип әйтерлек татар
кинематографы эшләп китәр. Зыялыларыбыз, абруйлары, кыюлыклары артып, республика житәкчелеге белән эшләргә, анлашырга. йөкне бергә тартырга өйрәнерләр. Шул аңлашудан бәлки кайчан да булса ачык милли идея дә туар.
Таяныр нокталар, эшкә жигеләсе рычаглар күп. Тик әлегә аларнын хәтсезе эшләми. Эшләгәне дә канәгатьләндерми.
Бәхәс әдәбият, андагы бүгенге заман герое турында баргач, башкаларына вакыт сарыф итми әдәбиятка кагылыйк инде.
Урысларда, христиан динендә "чистилище" дигән сүз, термин бар. Татарчасы анын “араф" дип атала бугай Кайчандыр католик дине руханиләре гамәлгә керткән бу сүз теге дөньядагы чистарыну урынын, гөнаһларын юуу, йолу, тәүбәгә килү җирен аңлата.
Кисәк кенә: ни өчен ул "араф" дигәннәре бакый дөньяда гына, ник фаниенда юк дигән уй чагылып үтә. Әгәр дә андый чистарту урыны без яшәгән шушы җирдә булып, кешеләр вакыт-вакыт анын аша үтеп торсалар, җирдә нинди мәгънәле, камил тормыш булыр иде Иманым камил, һәр нәрсәне сата һәм сатып алып була, дип өйрәтүче көнбатыш демократиясенең дә эзе суыныр иде. Юк шул андый чистарткыч! Шунадыр инде җиребез гөнаһлы җаннар белән тулы Яшәешебез дә шул сәбәпле гаделсезлек, шәфкатьсезлек, битарафлык белән сугарылган. Ләкин, яхшылап уйлаганда, күпмедер дәрәҗәдә арафны алыштырырлык әйбер бар икән бит ошбу дөньябызда. Ул да булса мәгънәле әдәби әсәр, безне тетрәндерә, чын кеше булырга өнди, тормыш ваклыкларын нан арындыра торган китап, анын геройлары икән ул! Әйе. әдәби әсәрнен төп вазыйфасы—булдыра алганча кешене затлырак итү, пакьлау. җаннарыбызны чистарту, дөнья пычрагыннан аерып торудыр. Бу анын төп билгеләнеше, миссиясе. Хикәя, повесть язылганда ук шушы бөек таләпкә җавап бирерлек итеп язылырга тиештер дип уйлыйм мин. Башкача булганда, ул базар көнне поты бер тиен булган, бүген китап кибетләрен тутырган макулатура булыр иде. Кеше үзе дә ич дөньяга Аллаһы кушканча яшәргә, игелек эшләргә, камиллеккә омтылырга, булдыра алган чаклы дөньяны да камилрәк, гүзәлрәк итәргә дип килә бит. Бу—җирдә яшәүнең бердәнбер һәм тулы мәгънәсе.
Ә пакь булганда, ваклыклардан өстен торганда, татарда көчле милли вектор үзеннән-үзе яратачак. Ул яралмый кала алмый. Бөек максатка омтылган халык мескен булып кала алмый. Кайчан да булса бөек әдәбиятыбыз, телдән-телгә, китаптан-китапка, экраннан-экранга Йөриячәк геройларыбыз буласына ышанам әле мин.
Ә бүген ни кызганыч: кешенен күнелен ачу. укып вакытын уздыру максатыннан язылган, бәндәдә кыргый инстинктларны уятучы әдәбият белән кибет киштәләре тулган. Чөнки безгә үтеп кергән шул глобализм чире, әлеге дә баягы көнбатыш яшәү рәвеше, алар культурасы, ана тиңдәш урыс психологиясе “Акча эшлә дә күнелеңне ач. акча эшлә дә бүксәнне тутыр. Яшәп кал. иң дөресе шул", дип тәкрарлый. Шул шаукымга каршы торырлык көчебез булмаганга да инде безнен милләт, безнең әдәбият шундый аяныч хәлдә, бүгенге хәлдә.
Бүгенге арафлыкка дәгъва иткән, дөньялыкта дөрес итеп яшәргә өйрәткән, кыйблаларны күрсәткән әсәрләр, геройлары белән бергә, дөньяга, татар дөньясына бармак белән санарлык кына туапар. Аларны А. Хәлим күрсәтеп үткән инде, кабатлап тормыйм. Детективлардан, мәхәббәт маҗаралары язылган китаплардан аермалы буларак, андый әсәрләрне укыр өчен азмы-күпме әзерлек кирәклеген дә искә алсак, сурәт шактый өметсез төсмерләр ала. китап культы. яхшы әсәр культы, аңа табыну, аныңча яшәү турында хыялланырга гына кала. Тик кешене хыял яшәтә бит Хыялланыйк без. Һәм хыялларны тормышка ашырыйк.
Аннан сон татар язучыларынын мин белгән күтггәнге чире, ул да булса сыйфат артыннан түгел, сан артыннан куу ла бар бит әле. Бу күренеш тә татар әсәренең абруена гел сугып тора...
Таяну нокталары, эшләмәгән рычаглар хакында әйттек инде. Шуна өстәп үзебездәге кимчелекләр комплексы, кая барсак та артыбыздан калмас "кара сакал", татардагы “дефицит" турында берничә сүз.
Безгә А. Хәлим кебек ялкынлы публицист, язучылар җитми. Мәскәү белән, үзебезнең ультражәдит, ярымурыслашкан манкорт чиновниклар белән һәрчак бәхәстә торучы, үз тиреләрен, сыртларын кызганмаучы чын диссидентлар җитешми Безгә чөелгән борыннарын аска төшереп, әдәбиятыбызны дөньякүләм аренага чыгара алырдай мәшһүр каләм ияләре, хөсетлектән, куркаклыктан азат зыялылар кирәк Безгә газет-журналларнын тиражлары кимегән саен йокылары кача, кимүнен сәбәпләрен эзли, чаралар күрә белүче, тәнкыйть белән ныклап мавыгучы зирәк журналистларга олы кытлык. Безгә "Нигә һаман милли университетыбыз юк' дип. (гуманитар-педагогика университеты аны алыштыра алмый) мәйданнарны шыплап тутыручы актив зыялыларыбызны әле эзләп йөрергә кирәк. Күп каләм ияләребезгә үз согында үзе кайнап, үзен даһига санап, "мин бүгенге тагар әдәбиятының кендеге бугай” дигән сабыйларча беркатлылыктан да. нарциссизмнан да арынырга кирәк. Үзара мактау, макталу, канәгатьлек ул. гомумән, чикләнгәнлек билгесе. Үз-үзеннән. башкалардан, тормыштан канәгать кеше бервакытта да чын талант була алмый.
Ә талантлар—үзен генә түгел, милләтне дә хөрмәт иткән усал талантлар— фидакарьләр безгә кирәк, бик кирәк!

Реклама