Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МАТБУГАТЫ ҮТКӘН ЮЛ


Октябрьгәчә гамәлдә булган татар вакытлы матбугаты, анын гыйбрәтле тари- хы—чын мәгънәсендә үзенә бер дөнья. Бу олуг дөньяны тиешенчә, дәрәжәсенә муафыйк күзаллау һәм тикшерү—зур күләмле фәнни хезмәтләр сорый. Әлеге тема, үзенең колачына, зарурилыгына карамастан, бүгенгәчә ныклап, җиренә җиткере- леп эшләнмәгән, бик күп хасиятләре басма сүз. әдәбият, тарих белгечләре тара- фыннан өйрәнелмичә, күләгәдә кала килә. Ә бит революциягә кадәрге татар бас- масы барлык төрки халыклар даирәсендә үтә күренекле урын тота, гәзит-журнал- лары исә. гомумән, төрки кавемнәр тарихының горурлыгын, якты сәхифәсен тәшкил итә Фәкать бу сәхифә әле бөтенләй диярлек укылмаган. Әйтик, татар зыялылары- ның 1808 елдан башлап ана телендә матбугат ачу өчен көрәше беркадәр яктыртыл- са да. царизмның гомуми эзәрлекләү механизмы, милли фаҗигагә тиң кыерсытуы, басма сүзгә булган ихтыяҗны, анын гайәсен (идеясен) яралгы хәлендә үк буарга омтылышы һ.б тенденцияләр киң вәсикый (документаль) җирлектә бөтен тулы- лыгы белән аныклауны һәм тикшеренүне таләп итә.
Икенчедән, коточкыч җәберләү, кысрыклау шартларында туган телдә гәзит- журналлар барлыкка китерә алмасалар да, татар укымышлылары тугандаш төрки телләрдә чыккан басмаларда турыдан-туры катнаша, аерым алганда, алардагы бе- ренче хәреф җыючылардан санала. Патша хөкүмәте, мәгълүм колониаль максат- ларны күздә тотып. 1830-1870 елларда үз башлангычлары белән мәйданга куйган фарсы (башта) һәм төрки телле (урысчасы белән параллель рәвештә) басмаларны ("Фарсийские ведомости". “Кавказның бу тарафының хәбәрләре”. "Акмолинские областные ведомости"га "Кушымта". "Туркестанская туземная газета”. "Туркес- танские ведомости". “Игенче”. "Зыя”. "Кәшкуль”. "Зыяи Кавказия” һ.б.) яшәтүгә дә татарлар үзләреннән өлеш кертә. Чөнки хөкүмәтнең реакцион омтылышларына карамастан, бу гәзит-журналлар әлеге шивәләрдә сөйләшүче халыкларның билгеле дәрәҗәдә милли мәнфәгатьләрен дә чагылдыра.
Өченчедән, инде үз сөйләшендәге матбугатның шаулап үсеп китүе шартларын- да да татарның зыялылары гарәп һәм тугандаш төрки халыклар телендә дә байтак гәзит-журналлар оештыра яисә гамәлгә куюда төп башлап йөрүчеләрдән хисапла- на. Мәсәлән. Габдерәшит Ибраһимов (Рәшит казый) С.-Петербургта гарәпчә "Әт- Тилмнз” ("Укучы”. 1906). казакъча "Сиркә” ("Җитәкче”. 1906), Истанбулда (1910) Ә.Таҗетдин белән берлектә төрекчә "Тәгареф мөслимин” ("Мөселманнарны та- ныштыру"). Берлинда (1916) Г.Идриси илә әсир мөселманнар өчен төрки телдәге “Әл-Ислам" гәзитләрен вөҗүдкә китерә. Татар эшлеклеләре (Г Баруди, И.Габиди, Г.Батгал. К.Бәкер, Ә.-З.Вәлили. Б.Салиев. Мөнәүвәр кари һ.б.) ике тугандаш: та- тар вә үзбәк телләрендәге “Кинәш". "Ил байрагы”. "Шураи ислам”. “Олуг "Төрке- стан” кебек басмаларны җитәкли яки аларны мәйданга куюда зур роль уйный.
Равил ӘМИРХАН (1946)- тарих фәннәре докторы; төп хезмәтләре XX йөз башы татар вакытлы матбугаты һәм иҗтимагый хәрәкәт тарихына карый Казанда яши
1908 елдан башлап Троиикида казакъ телендә нәшер ителгән сатирик "Ай-кап” журналынын сәркәтибе. ягъни басманы гамәлгә куючыларнын берсе “Чала татар" псевдонимы белән чыгыш ясаган татар Ә.Галимов була. 1908 елда Каһирәдә И Гас- принский гарәпчә “Ән-Нәзәхат" ("Чисталык") журналын нигехти. Татарнын һәм төрскнен олпат жәмәгать эшлеклесе Й.Акчура Истанбулда “Төрек йорды" журналынын инеш башында торучылардан. Әмма бу юнәлештәге бәрәкәтле эшчәнлек тә үзенен әтрафлы тикшеренүчесен көтә.
Дүртенчедән, үзенен барлык эшчәнлеге дәверендә татар басмасы, кавеми йо-мыклыктан йөз чөереп. Россия. Аурупа. хәтта ки бөтендөнья халыклары хәятын. мәдәниятен дә үз итә. аларны армый-талмый яктыртып вә пропагандалап, миллә- тнен тәрәккыяте юлында гаять игелекле эш башкара Әмма бу башлангыч әдәбиятта шулай ук шактый кысыр чагылыш тапкан.
Бишенчедән, йөз елга якын тигезсез көрәш нәтижәсендә туган татар вакытлы матбугатының нигези үсеш баскычлары, аны матди яктан тәэмин итүчеләре, бас-маларның профессиональ юнәлеше, сәяси кыйбласы, географик таратышы, халыкның төрле катламнарына үтеп керү үзенчәлектәре. гомумтөрки яңгыраш атуы, ниһаять, милли органнарның татарнын рухи, мәдәни һәм иҗтимагый тормышында биләгән урыны да бөтен тирәнлеге белән хәзергәчә өйрәнелмәгән
Алтынчыдан, шул ук хөкемне татарнын үз телендәге басматары барлыкка килгә-нче хөкем сөргән һәм “шималь төрсктәрс"нен (ягъни татарларның) рухи тормышла-рында күренекле роль уйнаган гомумтөрки матбугат эшчәнлеген өйрәнү хакында да чыгарырга мөмкин. Сүз беренче нәүбәттә Кырымның Бакчасарай шәһәрендә бөек мәгърифәтче Исмәгыйль бәк Гаспринский чыгарган “Тәрҗеман" гәзите турында бара. Элгәрссе “Тунгыч" (“Беренче бала”) тәҗрибәсеннән дә унай файдаланган “Тәрҗеман" 1883 елнын II апрелемнән чыга башлый һәм үзенен заманы өчен киң колачы, саллылыгы, кавеми-дини вә мәгариф мәсьәләләрен шактый кыю күтәрүе белән Россиянен төрки дөньясында тиз абруй казана, җитди милли матбугаты булмаган. географик жәһәгтгән таркау мөселман-төрки халыкларны үзенә күрә рухи яктан туплаучы, идея ягыннан берләштерүче көч сыйфатын үти башлый
Кырым басмасының Казан татарлары арасында кин таратуына үз вакытында урысча “Казанский телеграф" гәзите дә игътибар итә Үзенен бер санында, мәсәлән, ул болай ди "Берникадәр вакыттан бирле шәһәребездә китап, рисатә һәм гәзит таратучы мөселманнар пәйда булды Китап һәм рисаләләрнен күпчелеге дини эчтәлекле Гәзигләр арасында ин сорала торганы—Кырымда нәшер ителүче “Тәрҗеман
1905 елга кадәрге чорда Идел буе татарлары “Тәржеман"ны аеруча күпләп алдыра, укый. Казандагы “Мөхәммәдия" кебек мәшһүр мәдрәсәләрдә акын белән танышып, шәкертләр милләт мәнфәгатьләре өчен интеллектуаль көрәшкә рухлана. Шәкерт, бу-лачак әдип Ф Әмирхан, мәсәлән, беренче иждди тәҗрибәләрен “Тәрҗеман" үрнәгендә ясый. 1901 елдан ул чыгара башлаган "Әл-Мәгариф". 1902 елда оештырылган "Бәнд" кулъязма газизләре һ.б. күп яктан И Гаспринский басмасы белән аваздаш
Татарнын күренекле каләм ияләре, сүз осталары “Тәрҗеман"да үз язмалары белән дә катнаша. Мәсәлән. Г. Исхакый бу гәзиттә боек мәгърифәтче Каюх| На- сыйринын вафатына багышланган "Мәшһүр мөхәррир" исемле мәрсиясен бастыра “Төржеман"нын егерме еллык юбилее уңаеннан шул ук Исхакый гәзнтнен һәм мөхәрриренең эшчәнлеген хуплап “Исмәгыйль мирза безнен үлгән милләте безгә хәят бирле карангы йөземеэгә мәгариф нуры чәчте” .—дип язып чыга 1905 елда пәйда булган беренче гатар гәзите ~Нур“ да әүвәлге чорында “Тәржеман"наи алып даими төстә хәбәрләр биреп килә
Әйе. соңрак, 1905-1907 еллардагы инкыйлаб чорында. Казан сөйләшендәге гәзит—журналлар куәт алгач. “карт" гәзитнен “базары төшә", йогынтысы бермә- бер кими, иң шыксыз дәверләр, сөремле вазгыятыәр җимеше булган басма хөррият шартларына яраклаша азмый, башкалар фонында инде бик искергән, консерва-
КЙШНСКИП телеграф . 1894. 11 июня ' Тәрҗеман. 1902. 15 сентябрь ’ Шарны!) рус. 1903 25 апрель 8*
тив булып күренә Ләкин "Тәржеман"нын 1905 елга кадәр эшчәнлеге Россиядәге төрки һәм мөселман дөньясынын бәхәссез казанышы дип бәяләнергә хаклы. Гәзит- нен яшәү чыганакларына килгәндә исә. аның матди нигезен тулаем Идел буе та-тарларының мөлкәт ияләре тәэмин итә.
Татарның саф ана телендәге үз матбугаты булмаган заманда әзәрбайҗан терки-сендәге "Шәркый рус" гәзитенен (Тифлис. 1903-1904) әһәмиятен зикер итү дә фарыз булыр. Инде күрсәтелгәнчә. Г.Исхакый "Тәржеман" шәрәфенә багышланган юбилей мәкаләсен нәкъ менә шул гәзит битләрендә бастыра. Биредә байтак кына татар зыялылары каләм чарлый, аерым алганда. Ш Мөхәммәдов "Хан кызы" исемле хикәясен. “Татар угылы" имзасы белән “Безнең имамнар”. "Җәһаләт вә нәтижәсе" кебек мәкаләләрен, төрле фасылдагы башка язмаларын урнаштыра.
Россиянен төрки дөньсында сан ягыннан да, зыялылык жәһәтеннән дә иң күре-некле урын биләгән татар халкы үз матбугаты туганнан сон чын мәгънәсендә рухи ыргылыш ясый. Йөзләгән исемдәге гәзит-журналлар милләтнең яңа гасыр таңын-дагы үсешен билгели, сыйфат ягыннан биниһая югары баскычка күтәрелүенең күрсәткече булып тора.
Әйе. күп гасырлар әүвәл үк шанлы дәүләте, мәгърур дәүләтчелеге булган халык үзен икенче сорт милләт итеп күрәсе килми. Йөзләрчә еллар буена калыпланган, ләкин хөкүмәт тарафыннан аяусыз томаланып, басылып килгән рухи-интеллекту- аль егәрен татар милләте үзенен яңа гына мәйданга килгән матбугаты аркылы гамәлгә ашырырга омтыла, халыклар гаиләсендә үзенең лаеклы урынын даулый башлый. Шу ук вакытта, берничә гасырлык мәдәни тәжрибәсенә таянып. Россиянен төрки- мөселман дөньясына билгеле бер юнәлеш, аһәң (тон) бирүне дә дәгъва кыла.
Әлеге язмада без үзебезгә әлләни зур бурычлар йөкләмичә, бик кыска һәм гому-ми шәкелдә генә татар матбугатының барлыкка килү, аякка басу, үсеш этаплары, таралу даирәсе, һөнәри һәм сәяси-иҗтимагый юнәлеше хакында сүз йөртергә, гәзит- журналларнын милли-мәдәни яссылыктагы эшчәнлегенә караш ташлап узарга, ин йөгерек фасылда татар басма сүзенен төрки халыклар гаиләсендәге урынын бил-геләргә. Россия. Аурупа вә дөнья цивилизациясе казанышларын ни рәвешле үзләштерү һәм алга сөрү хосусистләренә орынып китәргә ниятлибез.
Бу максатларны өлешчә булса да тормышка ашыру өчен сүзне, мөгаен, милли матбугат өчен көрәш сәхифәләреннән, басмаларның беренче адымнарыннан башлау мәслихәт булыр.
Татар милли матбугатын гамәлгә кую өчен көрәш нигездә түбәндәгеләргә кай-тып кала. XIX гасыр башында Казанның алдынгы карашлы галимнәре, халыкны бөтенрусия иҗтимагый һәм мәдәни хәяты белән таныштырып бару максатында, татарча басма сүз тарату чараларына керешә. Шундый галимнәрнең берсе. Казан университеты профессоры И. Запольский 1808 елда рус һәм татар телләрендә "Ка- занские известия" гәзите бастыру проектын тәкъдим итә. Әмма хакимият рус гали-менең игелекле башлангычын тормышка ашырмау өчен барысын да эшли. Заполь-ский, максатына ирешә алмыйча. 1810 елда кинәт вафат була.
Икенче тапкыр татарча гәзит (“Бәхрел-әхбар”. ягъни "Хәбәрләр дингезе") чыгару омтылышын 1834 елда Казан университетының шәрекъ разряды тәрбияләнүчесе М.Никольский ясап карый. Никольский ниятен университет профессоры, танылган шәрекъ белгече А.Кәзим-Бәк һәм шулай ук Казан уку-укыту округы назыйре М.Мусин-Пушкин хуплый. Кәзим-Бәк гәзитне гамәлгә куюны үтенеп. Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә. Әмма үтенеч канәгатьләндерелми, ә проект тәкъдим итүчене, университеттагы эшеннән бушатып, ашыгыч рәвештә Әстерхан губернасына озаталар.
1864 елда тагын бер адым—"Файда" исемле журнал чыгарырга омтылыш ясала. Монысының башында йөрүче-П Пашино, коллегия асессоры, ул вакытта Эчке эшләр министрлыгында татарчадан тәржемәче булып эшли. Журналның С.-Петербург цензура комитетына тәкъдим ителгән махсус проекты башкаланың күренекле галимнәре һәм алдынгы карашлы сановникларында да яклау таба. Ләкин әлеге галижәнаб шәхесләрнең Пашино журналын бастыру жаваплылыгын үз өсләренә алулары да нәтиҗә бирми. Журнал чыгарылмый.
Шул ук 1864 елда Азия департаменты тәржемәчесе. христиан динендәге гареп ИНафаль да С.-Петербургта "Шәрекъ" исемле татарча гәзит чыгарырга тырышып карый. Әмма әлеге миссионер, чын монархист, тәхетнең тугрылыклы хезмәтчесенең дә гозере кире кагыла.
1865 елда рус гаскәре капитаны В.Курочкин. матбугат эшләре буенча Баш идарәгә мөрәжәгать итеп. “Файда" дип исемләнгән гәзит чыгарырга рөхсәт сорый, тагын иәтижәсе булмый.
Әлеге эшлеклеләр үз проектларында бөекмәмләкәтчелек һәм хөкүмәт идеяләрен алга сөрәчәкләрен белдерсә дә. патша хөкүмәте “татар-мөселман гаммәсенә урысларга якынаю юлы белән дөньяга сәламәт төшенчәләр һәм кешечә караш" үтеп керүен теләми Самодержавие татар халкынын йомык шартларда һәм рухи яктан бикләнгән көе жан асравын өстен күрә.
Идарәче даирәләр кулы астыннан чыккан бер рәсми вәсикада турыдан-туры болай диелә: “Россиядә гомер сөрүче инородец кабиләләре арасында татар әдәбиятының һәм вакытлы матбугатының тәрәкъкый итүе бу кабиләләрнең урыс халкына якынаюына һәм анын белән кушылуына хезмәт итүе икеле: татарларда үзләренең диненә һәм теленә мәхәббәт үтә көчле, һәм Россиядә тереклек итүче барлык инородеилар арасында татарлар руслар белән кушылуга барыннан да аз бирелә; әдәбиятның туган телдә үсеш алуы исә инородеилар арасында фәкать үзан һәм— аннан да бигрәк—сәяси хыяллар гына уятуы мөмкин"
XIX гасырнын 60 нчы елларыннан башлап, тагарлар үзләре дә ана телендә вакытлы матбугат булдыру өчен көрәшкә кушыла. 1863 елда бөек мәгърифәтче К На- смйри һәм литография хуҗасы М.Яхин. татарча гәзит чыгарырга рөхсәт сорап, югары даирәләргә мөрәжәгать итә. Тик аларнын да үтенече кире кагыла. К.Насый- ри соңгы көннәренәчә гомерлек хыялын тормышка ашырырга, ягъни татарлар очен туган телләрендә даими басма булдырырга тырыша Әмма күпме көч түксә дә. үзе теләгән "Тан йолдызы" гәзитен гамәлгә куя алмый
С.-Петербург университетының төрки телләр укытучысы Х.Фәезханов та. башка кеше исеме астында, туган телдә гәзит чыгарырга омтылыш ясый Тик бу талпыныш га. әүвәлгеләре төсле үк. унышсызлыкка дучар була. 70 нче еллар башында “Дәфтәре мөждәвәр" ("Хәбәрләр җыелмасы") гәзите бастырырга җыенган унтер- әфисәр А.Котлыяров һәм сәүдәгәр угылы Х.Бикбулатов үтенече кире кагыла
70 нче еллар уртасында С.-Петербург почтамтының станция күзәтүчесе Т.Кот-лыярен башкалада “Мөждәвәр" ("Хәбәрче") исемле гәзит чыгару өчен бер-бер артлы икс үтенеч бирә. Гәзит проекты “Коръәнне шәрехләүчеләргә" каршы көрәшүне. Россия һәм чит мәмләкәтләрдә фән һәм мәдәният үсешен куәтләүне, татарларга "үзләренең рус гражданлыгы хокукларын" бәян кылуны күздә тотса да. рөхсәт барыбер бирелми
Бу җәберләүләрнен асыл сәбәбе түбәндәге документта шактый ачык гәүдәләнеш таба: “Татар телендәге гәзит татарларның табигый кызыксынуын канәгатьләндергән һәм аларга иҗтимагый тормыштан барлык кирәкле мәгълүматларны биргән хәлдә, тагарлар тарафыннан дәүләт телен өйрәнү зарурлыгын озакка кичектерәчәк һәм татарларның рус халкы белән мәдәни кушылуыннан битәр милли сепаратизмга хезмәт игәчәк"
1885 елда Казан губернасының Спас өязе крәстиянс С Әхмәров та татарча гәзит чыгарырга омтылыш ясап карый Ләкин нәтиҗә шул ук була. Татар драматургиясенең инеш башында юрган Г Ильяси 1887 елда “Казан" гәзите чыгарырга талпыныш ясый 1891-1895 елларда Г Баязитов “Һәфтә" (“Атна"). "Чишмә". “Нур" исемле гәзитләр ачарга рөхсәт сорап мөрәжәгать итсә дә. үзенсн гозерләренә бер-бер артлы тискәре җаваплар ала. Югыйсә. Г Баязитов—драгоман. ягъни тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче, надворный совстник. С Петербург ахуны, егерме елдан артык дәүләт хезмәтендәге кеше хисаплана. Язучы-публинист М -3 Бигнсвнын да шундый ук үтенече канәгатьләндерелмн Шәрекънс өйрәнү буенча Император
РГИА. 776 эш. 12 тас и, И эш. 106 'ТРМА. I ф . 4 тиеп 1109 эш. 36
жәмгыятенен фәхри рәисе О.СЛебедеванын да (“Гөлнар ханым'*) шушы хосустагы үтенече кире кагыла (1893 ел).
Патша хөкүмәте, татарча басма чыгару жаваплылыгын үз өстенә алган һәрбер шәхескә, яисә аларнын җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле түгеллеген, яки татар телендәге вакытлы матбугатка даими цензура күзәтүе ясап булмау кыенлыгын сылтау итеп, катгый төстә тискәре җавап бирә килә. Тик гәзит-журналлар чыгарырга омтылыш барыбер сүрелми. Самодержавиенең милли мәдәнияткә кагылышлы кыерсыту сәясәтен какшатырга өметләнеп. Казан Татар укытучылар мәктәбе инспекторы Ш.Әхмәров 1894-1895 елларда матбугат эшләре буенча Баш идарәгә ике тапкыр мөрәҗәгать итә: “Казан" гәзитен чыгарырга рөхсәт сорый Университет белеменә ия булган һәм “ышанычлы" шәхесләр җөмләсенә кергән 111 Әхмәров. һич шөбһәсез, унышка ирешергә тиеш иде кебек. Әмма хакимиятнең: “Басма сүз ярдәмендә милли рухиятне тәрәккый итгерүнен дәүләт өчен файдасы юк", дигән хөкеме бу очракта да үз көчендә кала.
Эчке эшләр министрлыгына, матбугат эшләре буенча Баш идарәгә. С.-Петер-бургның цензура комитетына. Казан губернаторына һ.б. югары даирәләргә, туган телләрендә вакытлы матбугат басмалары ачарга рөхсәт сорап, татарлардан дистәләрчә үтенеч кәгазьләре юллана. Әмма патша чиновниклары, татар телендә матбугат булдырырга ярдәм итү түгел, хәтта ул хактагы идеяне үзен дә буып ташларга әзер тора.
XX гасыр башында милли матбугат ачу буенча яна башлангычлар мәйданга килә. Бу хыялны җәмәгать эшлеклеләренен яңа буыны тормышка ашырырга алына. Әмма гәзит-журнал ачарга омтылучыларның башына әлеге дә баягы "рөхсәт юк!" күсәге төшә тора. 1903 елнын язында мәгърифәтчеләр Һ.Максуди белән И.Те- регулов татар һәм рус телләрендә “Йолдыз" гәзите ачарга омтылыш ясап карый Тик хакимият бу башлангычны да инде чәйнәлеп беткән, беркемне дә инандырмый торган чираттагы “дежур" сылтау белән кире кага. Һ.Максуди белән И.Тере- гулов та үзсүзле булып чыга: бер елдан соң алар Баш идарәгә яңадан мөрәҗәгать итеп. “Көндез" дигән гәзит ачарга рөхсәт сорый. Кабат тискәре җавап алына. Әмма әлеге фидакярләр 1904 ел ахырында Баш идарә “капкасын" шакып. “Казан” гәзите чыгару мәсьәләсен кузгата. Бу юлы инде, гозерне тагын да нигезлерәк итеп кире кагу өчен, властьлар Һ.Максудины барлык татарча прокламацияләрне “әмәлләүдә" гаепли. Ана карап. Максуди да чигенергә уйламый, максатына баруны дәвам итә. 1905 елнын язында ул. яңадан "Йолдыз" журналы мәсьәләсен кузгатып, хакимият алдына татар басмасының зарурлыгын дәлилләп күрсәтә. Әмма юкка гына. Патша чиновниклары “алдан сизгерлек күрсәтеп". Максудины “үз журналында панисламизм идеясен тарату" ихтималында гаепли һәм аның үтенеченә бу юлы да киртә сала.
Идарәче даирәләр гамәлдә татарча матбугат ачу мөмкинлеген һәм аның максатка ярашлылыгын бөтенләй үк инкяр иткән дип булмый. “Чөнки.—дигән алар,— бөтен татарлар да диярлек үзләренчә укый-яза белә һәм туган телләрендәге гәзит кин таралып кына калмыйча, аларнын фикер йөрешенә дә көчле йогынты ясый алачак". Шул ук вакытта, властьлар фикеренчә. татар гәзитен зарури бер шарт белән генә чыгарырга мөмкин. Ул да булса—“мөхәррир һәм нашир татарларның аңына аларны гражданнарча урыслаштыру рухында йогынты ясауны үзләренең төп максатларының берсе итеп куярга тиеш"1. Билгеле инде. Максуди да. Терегулов та әлеге “югары" таләпләргә җавап биреп бетерә алмаган.
Патша хөкүмәте татар халкының мәдәни җәһәттән уянуына шулкадәр дошман-нарча караган ки. хәтта алтын санагатенен танылган хуҗалары—миллиончы Рәми- евләрнен наширлек эшчәнлеген башларга омтылулары да гасыр башында властьлар тарафыннан тулысынча кире кагылган Шушы ук чорда З.Таһиров үзенең “Хөррият" гәзитен. Г.Баязитов—“Нур"ны, Г.Апанаев—“Тан"ны. К.Мотыйгый- Төхфәтуллин “Әлгасрел-җәдид" журналын чыгара алмый. Хәтта рус телендәге ун монархистик гәзит булган “Казанский телеграф"нын наширәсе А Ильяшенкога да татарча "Телеграф для мусульман” гәзитен чыгарырга рөхсәт бирелми. Югыйсә.
ТРМА. 1 ф. 4 -
. 1622
1,86
анда фәкать “Казанский телеграф" гәзитендәге белешмәләрне татарча бирү генә күздә тотылган була.
Троицк шәһәрендәге типография хуждсы Х.Сосновский да, үзенең татарча гәзит ачу омтылышына жавап итеп, шундый ук “'вето'' ала 1904 елда ул матбугат эшләре буенча Баш идарәгә түбәндәге эчтәлекле хат юллый Троицк шәһәренен мөселман халкы. Ерак Көнчыгыштагы вакыйгалар белән чиксез кызыксынып та. рус грамотасын белмәү сәбәпле, башка халыклар белән беррәттән хәрби вакыйгаларны күзәтеп барудан мәхрүм. Шуна күрә дә Россия агентлыгының минем тарафтан чыгарылучы телеграммаларын татарча да бастырырга рөхсәт юнәтүемне сорыйлар Язылганнарга нигезләнеп. Сез галижәнаблардан мина Троицкидагы үз типографиямдә Россия агентлыгы телеграммаларын татар телендә бастырырга рөхсәт итүегезне сорыйм" Ләкин барысы да юкка. Оренбург губернаторы рус кешесенен "инородецлар" гәзиген чыгарырга алынуына берсүзсез каршы төшә, ә Эчке эшләр министры исә Х.Сос- новскийга хөкүмәтнең нинди дә булса рәсми хәбәрләрен татарча чыгаруны гомумән катгый тыя.
Күрәсен, патша хөкүмәте, ата миссионер Н.Ильминскнй фикеренә нисбәтән, “русча белмәгән һәм укымышлы булмаган фанатикнын русча цивилизацияле татардан чагыштырмача яхшырак” булуына инангандыр һәм шунлыктан милли матбугат басмаларын чыгаруга бөтен кочен куеп каршы килгәндер Патша түрәләре әйләнә-кайта. “барыннан да куркынычы—гәзитнен хөкүмәткә каршы бернинди чыгыш ясамаса да. ирексезлән милли үзанны уятуы, хәтта ки сәяси хыяллар тудыруы ихтимал" дип санаган1 Шул рәвешчә, татар халкына сәяси хыялларга бирелү генә түгел, милли үзаңга ия булу да тыелган. Властьларның татарча гәзит-журнал- лар чыгаруга катгый каршы төшүе—самодержавие милли-колониаль сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше булды. Әлеге сәясәт, үз чиратында, халыкны наданлыкта һәм хәерчелектә генә түгел, рухи бикләнгәнлек кысаларында тотуга да чезмәг итте.
Дөресен әйтергә кирәк патша хөкүмәтенең татар матбугаты барлыкка килүгә каршы торуы—тиңдәше булмаган кыерсыту, жәберләү үрнәге ул Югыйсә. 1905 елга кадәр үк әзәрбәйжан, әрмән, грузин, яһүд, латыш, молдаван, поляк, фин. эстон һ.б. телләрдә гәзит-журналлар чыгуы мәгълүм Халык саны буенча тагарлар әлеге милләтләр арасында поляк һәм яһүдиләрдән генә калышкан
Бу золым-жәберләргә артык гажәпләнү дә урынсыз кебек, чөнки патша түрәләре татарларга шулкадәр кырып караган ки. хәтта аларнын үз мәдәниятләре булуын да инкяр итеп маташкан. Хакимият болдырларында шактый калку фигура—Казан губернаторы бер рәсми документта, мәсәлән, болай дип белдергән Россиядә татар мәдәниятенең, һәм инде бигрәк тә. мөселман мәдәниятенең юклыгын һәм булырга да тиеш түгеллеген рус хөкүмәте ачыктан-ачык белдерергә тиеш"-
Түбәнрәк дәрәҗәдәге чиновниклар исә. татарларны бетереп таптау өчен, аеруча “җете буиулар"дан файдаланган. Гатар китабы цензоры Н Ашмарин сүзләренә игътибар итик: "Дин күрсәтмәләре белән бәйле, гореф-гадәт һәм наданлыктан торган. фанатик мулла-МӨӘЗИН һәм хәлфәләргә катларча буйсынган татар җәмгыяте берничек тә яна эшләрне уңышлы оештырырга сәләтле, анты, мәгърифәтле кешеләр тудыра алмады Гасырлардан килгән йомыклык, идеалларны үткәннәрдән, гарәп схоластикасы һәм әдәбиятыннан эзләү сыйфатлары татар кешесен күптән хәрәкәтсезгә. яңалыкларны кабул итә белмәүчегә әверелдерде Жнтмәсә. шәрыкъчә фанатизмы да шуна хезмәт итте. Татар кешесе, гомумән, иртәгәге көнен уйламый, “иртәгәге өчен ишәк кайгырган" дигән әйтеме дә шул хакта сөйләп тора
Олеге “зыялы” зат татарларның хәгга мөстәкыйль фикер йөртә алу сәләтен инкяр итә: “Татарларда чынбарлык хакында шәхси фикер йөртү күнскматәре юк. шуна күрә татар гаммәсенең тормышы Аурупа халкы очен генә түгел, алегәчә. гомумән. 1сгга шсодпка (билгесез алкә РӘ) булып кала1 * * 4
Менә шушындый “мәдәниятле" мөнәсәбәтләр нигезендә татарча гәзит чыгару
1ТРМА. 1 ф. 4 таеп. 107 ян. 4 6
' РГИА. Н21 ф . 133 тан . 424 ип. 1256
1 ТРМА. 420 ф . I тас» . 104 эш. «И 6
4 Шунда ук. 90 6
мәсьәләсе шул дәрәжәдә өметсез була ки, милләтнен кайбер зыялылары (хосусан, Ш.Мөхәммәдов), нык ачынып, басма орган чыгару ихтималын, “дөнья асты-өстенә килмәенчә торса, йөз елдан соң" дигән шарт, ягъни ахырзаман могҗизасы белән бәйли.
Татар халкының иҗтимагый-сәяси фикер үсеше даими күзәтү астында тотыла. Бу бигрәк тә милләтнең тарихи башкаласы һәм мәдәни мәркәзе булган Казан шәһәре үрнәгендә ачык чагыла. Мәсәлән. Эчке эшләр министрлыгының полиция департа- менты 1900 елнын 31 декабрендәге циркулярына (махсус яңа гасыр бусагасында) татар мәдәниятен эзәрлекләүнең яңа үрнәгенә фатиха бирә, үзен халыкны агартуга багышлаган алдынгы карашлы эшлеклеләрнең һәркайсына “досье” булдыруны хуп- лый. Шул рәвешчә, "яктылык нуры” дистә еллар буена законсызлык, ялган, гап- гади кешелек, гражданлык хокукларын һәм хөрриятен таптау дигән караңгылык дөньясын тишеп чыга алмый. Чыннан да. ахыр чиктә могҗизага, Галижәнаб оч- раклыкка гына өмет баглыйсы кала1.
Могҗизаны 1905 ел инкыйлабы алып килә. Революция халыкның аңында тиң- дәше булмаган дәрәҗәдә милли горурлык хисләре уята. 1905-1907 еллар татарлар- ның чын мәгънәсендә уяну таны, актив иҗтимагый-сәяси тормышка баглану дәве- ре булып тарихка керә. Халык яшәешендә монарчы күрелмәгән хәл—үз милли мат- бугатын барлыкка китерү, үстерү мөмкинлеге туа.
Әмма инкыйлабның башлангыч чорында да әле гәзит-журналлар чыгарырга рөхсәт алу гаҗәеп катлаулы эш булып кала бирә. Һ.Максудинын 1905 елдагы уңыш- сыз омтылышын искә алган идек инде. Тик, башкаладагы һәм урыннардагы түрәләрнең катгый каршылыгына да карамастан, матбугат органы ачарга омтылу- чылар саны да арта бара. Алар арасында үзенең активлыгы белән К.Мотыйгый- Төхфәтуллин аерылып тора. Хакимият, гәзит-журналлар ачуга каршы нинди генә сылтаулар тапса да, илдәге азатлык хәрәкәте киңәя бару нәтиҗәсендә, үз фикерлә- рен беркадәр үзгәртергә, үҗәтлеген тыя төшәргә мәҗбүр була.
Идарәчеләр, К.Мотыйгый үтенеченә җавап итеп, берьюлы ике четерекле мәсьәләне хәл итәргә карар кыла. Беренчедән, рус хөкүмәтендә татарларның рухи ихтыяҗлары үсүгә уңай караш булуын исбатлап, аларга рәхимлелек күрсәткән бу- лырга. Икенчедән (һәм иң әһәмиятлесе шул), яңа татар матбугатын (“Әлгасрел- җәдид”) Жаек (Урал) өлкәсе мөселманнарына самодержавие сәясәте турында “дөрес” мәгълүмат тарату өчен файдаланырга. Жаек өлкәсенең хәрби губернаторы матбугат
эшләре буенча Баш идарәгә язган “яше- рен” хатында әлеге журналның зарурлыгы хакында үзе үк әйтә. “Хәзерге тормыш ва- кыйгаларын дөрес итеп яктырту инородец- лар өчен гаять файдалы булыр иде, чөнки алар арасына тенденциоз юнәлештәге һәм вакыйгаларны бозып күрсәтүче легаль бул- маган басмалар үтеп керә”1 2,—ди. Күрәсең, инкыйлаб шартларында өстәмә кыенлык- лар килеп туа һәм патша түрәләре татар- ларны барыннан да элек сул-радикаль иде- яләрдән саклау турында “хафалана”.
Баш идарәгә К.Мотыйгый тәкъдим
иткән программа, билгеле инде, бөтенләй башка максатларны күздә тота. Ләкин күнегелгән кырын караш журнал инициаторын идарәчеләрнең күрсәтмәләренә һәм кырыс цензура таләпләренә буйсынырга, программаны, өтегрәк итү бәрабәренә, берничә мәртәбә үзгәртергә мәҗбүр итә. Ниһаять, очсыз-кырыйсыз аңлашулардан, “ышанычлыкка", хөкүмәткә лояльлектә тикшерелүләрдән соң, күп мәшәкатьләр аша К.Мотыйгый журнал чыгару өчен таныклык алуга ирешә. Революциянең шак- тый кызган чоры—1905 елнын июнь ае була бу.
1 Нәкъ менә татар халкына матбугат ачарга ирек бирмәүнең асыл сәбәпләре бик тиран. Анык чын механизмын ачу өчен аерым мәкалә язарга кирәк
2 РГИА. 776—ф.. 15 —тасв.. 26—эш. 26.
гчич):»»
Г 9 ♦

Әлеге могҗиза турындагы хәбәр бөтен татар дөньясында яңгыраш таба. Башта ышанып бетмиләр Аннары инде, инангач, башка милли үзәкләрдә дә гәзит-жур- нал чыгару омтылышы бермә-бер көчәеп китә. Дәүләт идарәләре бусагасын яна тәвәккәллек белән таптый торгач. 1905 елнын 7 июнендә С.-Петербург гарнизоны- ның хәрби ахуны Гатаулла Баязитов та “Нур" гәзите ачарга рөхсәт ала. (Югыйсә. 1891-1895, 1905 ел башларында күпме йөреп тә. максатына ирешә алмаган кеше бит!). "Нур” гәзите. беренче татар басма органы булып. С.-Петербургта 1905 елнын 2(15) сентябреннән чыга башлый. Димәк. 2 (15) сентябрь татар вакытлы матбуга- тының туу датасы булып саналырга һәм татар матбугаты көне дип игълан ителергә тиешле Гәзиткә мөхәррир һәм нашир сыйфатында Г Баязитов үзе җитәкчелек итә. Күп телләр белүче, зыялы, әмма бигүк демократик карашта тормаган кеше була ул. Шуна да гәзитиен нигездә консерватив юнәлештә алып барылуы гажәп түгел Ләкин, шулай да, беренче матбугат органы дөньяга килү татар милли тормышында гаять зур вакыйга булып кала Матбугат булдыру өчен йөз елга якын барган тартыш 1905-1907 елгы революция нәтиҗәсендә, ниһаять, җинү белән тәмамлана. Милли мәдәният һәм җәмгыять эшлеклеләре "беренче карлыгач"ны сөенеп каршы ала. Г Тукай, мәсәлән, бу вакыйгага менә нинди юллар багышлый
Шималь яктан чысып бяркъ, орды бер нур.
Зыясыннан әһали улды пэрнур.
Матабикъдер мосәлшасено исме.
Монасыйбдыр дәхи тиенә җисме
Ни дәүләт ишләтә, нә бәхт вә таяияь.
Бу кол төньяктан улды шэмес талигъ 1
Башкала үрнәге бик күп милләтпәрвәрләрнен күнелен кузгата Төрле даирәләргә яиалан-яңа гаризалар ява. Әмма самодержавие идарәчеләренең уенда татар матбу- гатын гөрләтеп җибәрү планы булмый Алар бу эшкә ничек тә аяк чалырга гына омтыла. Шулай да халык гаммәсенсн көчле басымы, мәмләкәтнең либеральләшә баруы аларны үзсннән-үзе яраклашырга, демократия уенын уйнарга мәҗбүр итә Шуна да властьлар вак-төяк ташламалар ясап котылырга, инерция буенча Россия- нен "ышанычлы” кешеләренә таянырга тырыша.
Шундый "ышанычльГларнын берсе—присяжный поверенный. Казан шәһәр
думасы гласные Сәслгәрәй Алкин булып чыга Алкин "Ка- зан мөхбире" гәзите ачарга рөхсәт сорый. Баш ндарәнсн Алкин турындагы кызыксынуына җавап итеп, цензор М Пинегин (ул “Отдельный цензор" атамасын йөртә) өметле генә җавап бирә: Алкин Казан полицмейстеры- ның элекке ярдәмчесенең улы, Уфа аксөяк фамилияләре Тәфкилевлар, Солтановлар, 111 әсхалиләр һ б. белән якын кардәшлек мөнәсәбәтләрендә тора, дип белдерә Моннан тыш. ул "тулысымча русча яшәү рәвеше" алып бара һәм рус зыялылары даирәсе белән аралаша, ди.
1905 елнын 7 октябрендә С.Алкин, гагарча да. русча да чыгару шарты белән, "Казан мөхбире" гәзитен ачарга рөхсәт ала. Идарәчеләр кире уйлап, туып килүче басма- ның юлына киртә салмагайлары дип. Алкин һәм аның
фикердәшләре "тимерне кызуында сугарга" ашыга Нәтиҗәдә, эшне бик кызу тоту аркасында. 1905 елнын 29 октябрендә. Россиядәге икенче татар гәзите—“Казан мөхбире" пәйда була Башта ул. рөхсәткә нисбәтән, ике телдә, аннары гатарча гына чыгарыла.
Ул арада Россиядә гаять зур тарихи вакыйгалар өлгереп килә Колачы ягыннан
Нур. 1905.6 декабрь
моңарчы күрелмәгән гомуми сәяси стачка 17 октябрьдә үзенен ин югары ноктасы- на житә. Эшче халык бөтен санагать. сәүдә һәм дәүләт тормышын чыгырдан чыга- ра. Инкыйлаб шаукымыннан куркып калган патша хөкүмәте берникадәр ташлама- лар ясый. 17 октябрь Манифестында "шәхеснен кагылгысызлыгы әсасында граж- данлык хөрриятенең какшамас нигезләре, вөҗдан, сүз. җыелышлар һәм бердәм- лекләр иреге игълан ителә.
1905 елның 14 ноябрендә. 17 октябрь Манифесты нәтиҗәсе буларак, көндәлек
матбугат турында Вакытлы кагыйдәләр барлыкка килә.
Алар тәфтиш алды цензурасын юкка чыгара һәм шул рәвешчә яна матбугат органнары барлыкка килүне сизе- лерлек жинеләйтә. Милләт зыялыларына татар телендә тагын да гәзит-журналлар ачарга мөмкинлекләр туа. 1905 елнын 27 ноябрендә Жаек (Уральск) каласында "Фикер*' гәзитенен беренче саны дөнья күрә. "Фикер** бу вакытта рөхсәтсез чыга дияргә мөмкин, чөнки аны гамәлгә кую өчен рәсми фатиха 1905 елнын 4 гыйнварында гына алы- на. Гәзитнем мөхәррире һәм нашире—татарча гына түгел, урыс телендә дә чыккан күп гәзит-журналларнын башын- да торучы талантлы журналист К Мотыйгый-Төхфәтул- лин була.
1905 елнын 11 декабрендә С.-Петербургта Русиядәге дүртенче татар басмасы (башкалада—икенче)—“Өлфәт” гәзите барлыкка килә. Мөхәррирлек һәм наширлек ва- зифасын күренекле җәмәгать хадиме Габдерәшит Ибра- һимов (Рәшит казый) үти.
Димәк. 1905 ел ахырында татар матбугатын С -Петербургта. Казанда һәм Жаек- та гамәлдә булган дүрт басма тәшкил итә. Моннан дүрт ай гына элек бернинди гәзит тә булмавын искә алсан, бу—бик зур казаныш, билгеле. Әлеге басмалар мәгърифәткә, белемгә, алдынгы мәдәнияткә омтылган милләтнең иҗтимагый-сәя- си тормышында яна дәвер ачты, дисәк, бу һич тә арттыру булмас.
Әмма Россия империясендә туган телдә укый-яза белү җәһәтеннән ин алдынгы урыннарның берсен биләгән (80 процент тирәсе) халыкның үз милли матбугатына ихтыяҗы ла гаять зур була Нәтиҗәдә. 1906 ел матбугат үсешендә яна бер дулкын тудыра, татар журналистикасында мона кадәр күрелмәгән күтәрелеш күзәтелә, ягъ-
ни 16 яна басма барлыкка килә. 15 гыйнварда Жаекта чыга башлаган беренче татар әдәби һәм иҗгимагыи-сәяси. алда телгән алынган “Әлгасрел-җәдид” журналына шул ук ка- ланың "Уклар". Казаннын—"Йолдыз". "Азат". “Бәянел- хак”, “Әддин вә әл-әдәб”. “Тан йолдызы”. "Азат халык”.
“Тан мәҗмугасы". Оренбургның—"Вакыт". "Чикерткә”.
"Чүкеч”. "Карчыга". "Дөнья вә мәгыйшәт". "Әстерхан- ның—"Борһаны тәрәккый". Уфанын—“Әл-галәми-әл-ис- лами" гәзит-журналлары өстәлә. Шулай итеп. 1905-1906 елларда инде егерме исемдәге басма мәйдан тота (Казан- да—8. Оренбургта—5, Жаекта—3. С.-Петербургта—2,
Әстерханда һәм Уфада—берәр).
1907 елда матбугат үзенен үсешендә янә үрләр яулый.
13 яна басма: Казанда—“Тавыш”. "Әхбар”, “Әл-ислах”.
Әстерханда—"Ислах". “Хәмият". “Туп”. “Идел”. Орен-
бургта-“Урал". "Яз". С.-Петербургта—"Дума". "Нәҗат" Мәскәүдә—“Тәрбияи- әтфаль". Жаекта—"Яна тормыш" гәзит-журналлары эшчәнлек җәелдерә. Дөрес, бу вакытта узган елларда барлыкка килгән кайбер басмалар төрле сәбәпләр аркасында ( полиция эзәрлекләве, цензура кысымы, матди яктан мохтаҗлык Һ.б) ябыла (“Тан йолдызы". "Азат". "Азат халык” һ.б.). ә кайберләре исемнәрен үзгәртә (“Тавыш". “Таң мәҗмугасы") Шулай да 1907 елда мәмләкәтнен жиде шәһәрендә 28 татар басмасы (18 гәзит һәм 10 журнал) чыгуын дәвам итә.
Мәгълүм инде, татар җәмәгатьчелеге үз матбугаты барлыкка килүне зур күтәрен- келек белән каршы ала. Гәзит-журнал редакцияләренә, мөхәррирләренә төрле эч- тәлектәге хатлар ява. Аларнын географиясе шулкадәр кин була ки, төрле жанрлар-
да! ы язмаларын юлламаган бер генә татар төбәге дә калмый диярлек, һәм бу табигый да. Гыйбрәт - ле-фажигалс тарихында күпне кичергән халык, үз матбугатына язу мөмкинлеге алгач, күнелендә ур- гыган хисләре һәм омтылышлары белән уртакла- шырга ашыга. Халыкнын хатлары барысын ла— милли мәсьәләләрне, тел, дин, мәдәният, мәгърифәт, тарих, икътисад, сәясәтне, кыскасы, рухи һәм матди хәятиен һәммә якларын да үз эченә ала. Гәзит-журналлар укучыларның активлыгын хуплый, аларны җанлы иҗтимагый тормышка өнди.
"Яэыныз. бичара, мазлум милләт угыллары, языныз,—ди, мәсәлән. ''Фикер'' гәзи- тс,—Бу хакта сезнсн морадларынызга “Фикер” гәзитәсеннән бик зур ярдәмче та- барсыз"* 1
Әлеге процесс рус җәмәгатьчелегенең лә алдынгы өлешен кызыксындыра. Ул татар җәмгыятендәге яна күренешкә унай бәя бирә һәм патша хөкүмәтенең реак- цион сәясәтен гаепләп чыга. 1906 елда “Волжский вестник" гәзите (Казан) болай дип яза "Ике ел элек Россиядә бер мөселман гәзите бар иде (“Тәржеман" күздә тотыла —Р Ә.), ә хәзер алар 20. Мөселманнарның басма сүзгә ихтыяҗы нинди зур икәнлеген шушыннан да күрергә мөмкин! Ә бит рус хөкүмәте шушы ихтыяҗны канәгатьләндерергә ни гомер комачаулап килде'” Милли матбугатның кызу һәм
унышлы үсүенә шул ук елда Казан гәзите "Волжский курьер" да игътибар итә: “Ел башында биш гәзит чыгаручы татар үзәге Казан турында әйтеп тә тормастан, кечкенә генә өяз шәһәрчек- ләрендә дә ... яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр төсле, күп санлы гәзитләр барлыкка килде”'.
1908-1916 елларда тагар матбугаты үзенен ин унышлы. өлгер- гәнлек чорын кичерә, дип бәяләргә мөмкин. Инкыйлаб шарт- ларында барлыкка килгән матбугат өчен сабыйларча куану хисләре, үзенчәлекле күтәрелеш (“эйфория") дулкыннары инде сизелерлек төстә сүрелә. Бу хасиятләр матбугатның тормыш- тагы урынына төпле, басынкы мөнәсәбәт белән алышына.
Жәмгыятьтә милли гәзит-журналларга шәхси мин-минлекне раслауга хезмәт иткән көрәш мәйданы, үзмаксат итеп кенә түгел, ә бәлки җитди интеллектуаль көч, социаль әһәмияткә ия бул-
ган һәм җәмгыятьнең төрле катламнарына зур йогынты ясаучы куәтле пропаганда коралы итеп карый башлыйлар Бу чорларда милләтнең гомуми проблемаларын (тормыш дәрәҗәсе, прогресс, мәдәни яңарыш, дингә мөнәсәбәт, милләтләр бердә- млегендә үз урынынны аныклау һ.б.) тәфтиш кылуга торган саен күбрәк урын бирелә, 1908-1916 елларда туган һәм гамәлдә булган ин әһәмиятле басмалардан беренче нәүбәггә "Шура”. "Яшен”, “Ялт-йолт". "Кояш". "Ан". “Тормыш", "Ак юл". "Сөембикә", "Ил”, "Сүз" һ.б. гәзит-журналларны күрсәтергә кирәк Реакция еллары, алдынгы басмаларга тискәре караш, империя көчләренсн "панисламизм" ише карачкылар белән туктаусыз басым ясавы татар җәмәгатьчелеге өстендә “Да- мокл кылычы" булып торса да. милли басма сүз үзенен бәрәкәтле йогынтысын дәвам итә. халыкны туплаучы, ә ижат интеллигенциясе вәкилләрен тартып торучы “магнит"ка әверелә.
1917 ел татар матбугаты өчен сыйфат һәм сан ягыннан бөтенләй яна чор тәшкил итә Бу ел шактый "бәрәкәтле" 1906-1907 еллар колачын да узып китә, иҗади көчләрнең публицистлык активлыгында чын мәгънәсендә “шартлау" тудыра
' Фикер. 1406. 12 март ' Волжский исешик. 1906.8 фсараля
1 Во лжский курьер. 1906. вокпбря
Әлбәттә, әлеге күренеш яна демократик Россия тууын хәбәр иткән Февраль ин- кыйлабы казанышлары белән тыгыз бәйле. Берничә ай дәвамында Россия җиһан- ның ин демократик иле булып ала. Шушы чорда татарча ким дигәндә 35 басма үзенең дөньяга килүен хәбәр итә. Бу санны "тыныч" революция алды еллары белән чагыштырырлык та түгел. Яңа басмалардан ин тирән эз калдырганнары “Ил".
"Ирек". “Аваз". “Кызыл байрак". “Корылтай". “Безнең юл". "Безнең тавыш" кебек гәзнгләр була. Әүвәлдән чы- гып килгәннәрен дә өстәсәк. 1917 ел дәвамында, тулы булмаган мәгълүматлар буенча, барлыгы 50ләп басма нәшер ителә, шуларнын 14ен журналлар тәшкил итә.
Октябрь түнтәрешенә кадәрге елларда татар матбуга- тына, сан ягыннан караганда, өч текә биеклек (пик) хас:
1907 елда—28. 1914 елда—25, 1917 елда—50 исемдәге та- тарча гәзит-журнал эшчәнлек җәелдерә. Сәнгатьчәрәк итеп әйткәндә. 1907 елда татар матбугаты—Эльбрус би- еклегенә, 1914 елда—Монбланга. 1917 елда—Эверестка күтәрелде, дияргә мөмкин.
Шунысына аерым басым ясарга кирәк: Россиянең иксез-чиксез киңлекләренә таралган татарларның (сан ягыннан рус. украин, поляк, белорус, яһүд һәм казакъ-
лардан кала, җиденче урында) матбугат органнары да географик җәһәттән шактый кин таралыш таба. Гәзит һәм журналлар ике башкала һәм эре губерна шәһәрләрендә генә түгел (С.-Петербург. Мәскәү. Казан. Оренбург. Уфа. Әстерхан. Самара. Томск, Семипалат. Сарытау. Сембер. ә кечерәк үзәкләрдә (Жаек. Петропавел. Ташкент. Хуканд), хәтта өяз шәһәрләрендә дә (Троицк. Минзәлә) чыгып килә. Тулы булма- ган мәгълүматлар буенча. 1905-1917 елларда Казанда—29 матбугат органы (шулар- нын 11е—журнал). Оренбургта—15 (10). Уфада—14 (5). Әстерханда—13 (4). Җаек- та—6 (2), С.-Петербургта—6 (1). Мәскәүдә—6 (1), Троицкида—2 (1), Петропаведда 2 (0). Ташкентта 2 (0), Самарада—I журнал, Минзәләдә. Семипалатта. Хукандта. Сарытауда, Сембердә—берәр гәзит нәшер ителә. Һәм бу—1905 елнын сентябренә чаклы сыңар вакытлы матбугаты да булмаган халыкта! Мәмләкәтнең 17 каласында төрле елларда һәм төрле вакытларда ким дигәндә 120 гәзит һәм журнал дөньяга чыга. Бу татар милләтенең һәр 18 мең кешесенә уртача бер басма туры килгән, дигән сүз. Үз чоры өчен шактый югары күрсәткеч!
Татар вакытлы матбугаты туган көненнән башлап профессиональ рух белән сугарыла, мәдәни-иҗтимагый интересларының күпкырлылыгы белән таныла. Бас- маларның төп өлеше ижгимагый-сәяси юнәлеш алса да. байтагы аерым бер "һөнәри" мәсләкне кыйбла итә. Мондыйлардан хронология җәһәтеннән дини басмалар алга чыга. Әйтик. 1906 елда гына да өч дини матбугат органы эшчәнлек жәелдерә (“Әд- дин вә әл-әдәп". “Әл-галәми-әл-ислами". "Дөнья вә мәгыйшәт"), бераз соңрак "Мәгълүматы мәхкәмәи шәргыяи Орынбургия" (1908) һәм “Мәгълүматы жәдидә” (1911) мәйдан тота.
һөҗүи (сатирик) матбугатның колачы тагын да зур була. 1906 елда ук “Чи- керткә". "Уклар”. “Чүкеч”. “Карчыга" журналлары дөньяга килә, аннары аларга “Туп". Яз", "Яшен" кеб.к басмалар өстәлә, соңрак бу кыска гомерле ("Чүкеч"тән кала) органнарга "Ялт-йолт", "Акмулла". “Кармак" алмашка килә.
Татар жәмгыяте тормышында күренекле урынны шулай ук махсус шәкертләр гәзите. мәгарифи-педагогик басмалар били Башта кулъязма, җилем басма рәве- шендә тәрәккый тапкан бу органнар 1905-1907 еллардан соң рәсми төстә шәкелләтә (“Әл-Ислах", “Тәрбия". “Мәктәп". "Мөгаллим һ.б ).
Сабыйлар гына түгел, бөтен татар халкынын иҗтимагый хәятында да сизелер- лек рольне балалар журналлары уйный (“Тәрбияи-әтфаль". "Ак юл" "Балалар дөньясы").
Россия җәмгыятенең җитештерү, сәүдә, кәсәбәчелек юнәлешендә үсеш алуы татар дөньясында да тәэсирсез калмый, аерым алганда, шушы закончалыкны ча- гылдырган һәм проблемаларны кин планда “кабыргасы белән" куйган рәсемле
журналлар нәшер ителә ("Икътисад". “Игьланат" “Уфанын авыл көнкүреше журналы". “Уфа кооператоры". “Русия сәүдәсе") Татар эшмәкәрләренең икътисади һәм хокукый мәнфәгатьләрен “Хокук вә хәят" журналы да тоемларга һәм якларга тиеш була.
Татар ижтимагый фикеренен олуг казанышы буларак беренче хатын-кыз жур-наллары (“Сөембикә". “Азат ханым" һ.б.) вөжүдкә килә Махсус хатын-кыз басмалары нәшер игү—тәрәккыйпәрвәр зыялыларның хатын-кызларны азат итү. аларны актив жәмгыять тормышына алып керү юнәлешендә бәрәкәтле эшчәнлегенен ачык чагылышы ул.
Әлбәттә. 1905-1917 елларда гамәлдә булган татар матбугаты. Россиядәге башка барлык телләрдәге басма органнар төсле үк. бихисап сәяси вә ижтимагый төркемнәргә бүленеп эш итә Бу жәһәттән йөзләгән исемдәге гәзит-журналлары булган татар жәмгыятендә дә. әйтик, социал-демократларга, эсерларга, трудовик- ларга. кадетларга яисә октябристларга һ.б. фиркаләргә ияргән, мәсләкләргә мәел куйган органнарны санап үтәргә мөмкин Бу гамәл артык кин урын алачак булганлыктан. без биредә әлеге мәсьәләгә тукталып тормыйбыз, фәкать ул чордагы татар матбугатында нинди гомуми агымнар хөкем сөргәнен генә искәртеп китәбез Ул агымнар, безнен карашыбызча, түбәндәге: социал-демократик, революиион-демок- ратик, радикаль-дсмократик, либераль-демократик. либераль-буржуаз, уртача (уме- рснно)-консерватив. консерватив (дини-монархистик). милли-патриотик, хәрби- милләтчел, милли-лини юнәлешләрдән гыйбарәт
Шунысын аерым басым ясап әйтергә кирәк, татар милли вакытлы матбугаты, нин-ди генә юнәлештә булуына карамастан, үзенен бөтен яшәү дәверендә хакимият, цен-зура, полиция, жандармерия һәм башка кара көчләр тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнә, тунын нәтиҗәсендә күп басмаларның исемнәре үзгәрә, "төсләре" уна, егәре кими, ә бик күбесе гомумән сүнеп яки ябылып, мөхәррирләре хөкемгә тартыла. Әлеге тема шул кадәр зур ки. анын үзенә генә дә аерым хезмәт багышларга мөмкин
Табигый ки. татар зыялыларынын тиңдәшсез фидакярлеге һәм һиммәте арка-сында вөжүдкә килгән гәзит-журналлар ин беренче нәүбәттә татар милләте мәнфәгатьләрен алга сөрә. Октябрь түнтәрешенәчә булган 13 ел эчендә матбугат татар тормышының бөтен күзәнәкләренә үтеп керә, милләтнен ни белән сулаганын. нинди уй-фикерләр белән янып яшәвен энәсеннән жебенә каләр тикшерә Татар басмаларының инкыйлаб нәтиҗәсендә һәм шартларында гына мәйданга килүе аларнын әүвәлдән үк нигездә алгарыш, гомуми һәм милли тәрәккыят идеясе белән сугарылуын билгели "Хөр Русиянен хөр гражданнары булып калу" шигаре заман тарафыннан көн тәртибенә куелган таләпләрнең беренчелөреннән була һәм 1905-1907 елларда милли матбугат битләреннән төшми
Әлбәттә, көтелмәгән борылышларга бай. катлаулы сәяси-ижтимагый вазгы-ятьләргә тап булган гәзит-журналлар үз үсешләрендә байтак үзгәрешләр кичерә, гомуми һәм милли кыйблалары алмашынып тора, тора-бара. аеруча 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан сон милләтнең үзбилгеләнү мәсьәләсендә төрле яна идеяләрне. мәсләкләрне байрак итә (“унитарчылык". “федеральчылык”. “тупраклы" яисә “миллн-мәдәни" мохтарият" һ.б.). Әмма шунысы бәхәссез үзенен беренче адымнарыннан ук матбугат милләт проблемаларын төбеннән җигелеп тартучы “Йок атьГна әверелә Анын битләрендә (беренче чиратта милли кысаларда) чорының иң өлгергән һәм кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләре күтәрелә вә аларны чишүнең үтемле ысуллары күрсәтелә Болар хисабына милләтне ин- кыйраздан коткару, татарның дәүләтен һәм дәүләтчелеген кайтару, дин-иманны. телне саклау, мәктәп-мәдрәсәләрне ислях кылу, мәдәниятнең барлык төрләрен, шул җөмләдән, әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү, мөфти сайлау, милләт аналары тәрбияләү, өметле киләчәккә ия яна буын әзерләү һ.б. керә Аяусыз колониаль и чү шартларында яшәгән халыкныкы булуына карамастан, матбугат әлеге темаларны гаҗәп эзлекле, әтрафлы күтәрүе белән тарихта тиңдәше булмаган рухи һәм * I.
5у хакта тәфсиллерәк мәгълүматны безмен түбәндәге хезмәтләрдән алырга мөмкин Хаклык двулпп. ирек и\'л*ш Ялкын. 1975. № 7 Вакытлы мазбугат һәм цензура Казан утлары. 1977. V
I. Татпрская дсмокрәгическая печать (1905-1907 гг ) М Наука 1988
мәдәни яңарышка. хәтта ки. ыргылышка нигез сала. Гәзит-журналларнын бу хо-сусиятләрен тәфсиллерәк тасвир кылу өчен берничә томнан гыйбарәт фәнни хезмәт язарга кирәк булыр иде.
Беренче нәүбәттә мәмләкәттәге татар милләте мәнфәгатьләрен күз унында то-тып оештырылса һәм гамәл кылса да. матбугат илдәге башка, бигрәк тә моселман. төрки халыклар интересын да даимән яклый. Гомумән алганда. 1905-1917 елгы гәзит-журналларда аерым бер “татар" төшенчәсе генә өстенлек итми. Еш кына очракларда кавеми-этник һәм дини принциплар беркадәр "укмаштырылып . кирәк асыл татарлар, кирәк башка төрки халыклар (аерым очракларда ислам динендәге бүтән халыклар) өчен дә “төрки-татарлар", "төрекләр" ("төркиләр" түгел!), ә күбе-сенчә исә "мөселманнар" тәгъбире уртак бер атама булып йөри. Ул гына да түгел. Казаннын татар матбугаты үзе дә милләттәшләрен "мөселман” категориясенә кертеп язудан беркайчан да тайчынмыи1.
Бу чорларда милләтнең үзенчәлеклелеге (самобытность), үзатамасы мәсьәләсендә төрле карашлар хөкем сөрсә дә. "төркилек", “гомумтөркилек" идеясе дә үзәк урыннарның берсен били. "Шура" журналы бөтен татар дөньясында кин янгыраш тапкан "Төрекме9 Татармы?" дигән темага хәтта житди бәхәс тә оештыра. Төрекчелек идеясен баштан үк кызу алга сөргән Р.Фәхреддин. Ф.Кәрими, С.Максуди. Й.Акчу- ра һәм башка олпат әһелләргә сонрак Г.Исхакый кебек мәшһүр шәхесләр дә килеп кушыла. Мәскәүдә 1917 елда нәшер ителгән “Ил" гәзитендә. мәсәлән. Г.Исхакый "Төрексең!" исемле зур мәкалә белән чыгыш ясый, анда кавемдәшләренә хитабән мондый оран сала: “Син берсен, төрексең, утыз миллионлы шәүкәтсең. бәхтияр булырсың, берләш!"
Татар жәмгыятендә төрле дәверләрдә нинди генә караш-фикерләр яшәп килсә дә. төрки халыкларның кардәшлеге, берлеге, кыйблалар уртаклыгы матбугатта һәрва-кыт диярлек алгы планга куелып килә. Татар гәзит-журналлары тугандаш төрки кавемнәр, аларның тормыш-мәгыйшәте. тәрәккыяте хакында ифрат күп яза. Шуның белән бергә әлеге басмаларда башкорт, комык, әзәрбәйжан. кыргыз, ул вакыттагы атамалары әле башкачарак яңгыраган үзбәк, казакъ һ.б. халык зыялыларының катнашуы гадәти күренешләрдән санала. Әйтик. Җаекта 1905-1907 елларда чыгып килгән "Фикер". "Әлгасрел-жәдид" гәзит-журналларында казакъ эшлеклеләренен үз милләтләре мәнфәгатьләрен яклап язган казакъча материаллары басыла. С.-Пе-тербургта 1907 елда нәшер ителгән “Дума" гәзитендә әзәрбәйжан бүлеге алып барыла (З.Зәйнапов). Әстерханда 1906-1911 елларда бер-берсенен дәвамы буларак эшләп килгән "Борһаны тәрәккый". "Хәмият". "Мизан". “Хак" гәзитләре (оештыручысы М.-Л.Исмәгыйлов-Ширванский), төрле төрки халык вәкилләренә урын биреп кенә калмый, бәлки гомумән тагар һәм “госманлы" телләрендә эшли. Бу жәһәттән татар матбугаты милләтнең “эчке" этник төркемнәрен генә түгел, бәлки Россиядәге барлык төрки кавемнәрне мәгънәви яктан берләштерергә омтылышы белән дә таныла.
"Татар вакытлы матбугаты һәм Төркия"—үзенә бер зур һәм мөстәкыйль тема 1905 елдан 1917 елга чаклы татарча гәзит-журналларда Төркия хакындагы гажәеп кинкырлы язмаларны тупласаң, мөгаен, бөтен бер "Төрек энциклопедиясе" килеп чыгар иде. XIX гасырда ук Шәрекъ (өлешчә) вә Гаребнен (тулаем диярлек) алдынгы мәдәнияте үрнәкләре белән барыннан да бигрәк төрек әдәбияты һәм китаплары аркылы таныш булган татар җәмәгатьчелеге, көндәлек матбугаты туу сәгатеннән үк традиция буенча Төркиягә ихлас куя башлый. Бу илтифатның сәбәпләре байтак: дин берлеге, төрки кардәшлек, тарихи уртак язмыш, мәдәни казанышлар һ.б. Ә инде Төркиянен барлык мөселманнарның хәлифлек үзәге, җиһанда бердәнбер мөстәкыйль, куәтле төрки дәүләт булуы—Истанбулга күңел куелуның төп сызыгын билгели. Татар матбугатында Төркиянен икътисади, хәрби хәле, гомуми сәясәте, дипломатик мөнәсәбәте, дөнья халыклары берлегендә биләгән урыны, яшь төрекләр хәрәкәте, солтан Габделхәмид язмышы. 1908 елгы инкыйлаб, шуннан сонгы исля- хат һ.б. турында язылган материаллар татар җәмәгатьчелегенең еллар дәвамында Төркия әхвале белән гаять кызыксынып яшәвен шәрехли.
Әлеге атаманын активлашуы үзе бер
га күрә биредә ана тукталып тормыйбыз.
Шунысы моһим, 1911 елда кабынган итальян-төрек. 1912 елда куәт алган Баткан. 1914 елда Төркия катнашында да җәелгән бөтендөнья сугышы исә татарнын бу мәмләкәт язмышын үз язмышы, төрек фаҗигасен үз фаҗигасе белән тәнгахтәште- рүен күрсәтә. Татар лөньясынын Төркия катнашкан сугыш хәрәкәтенә сүрелмәс игътибар бирүенен бер мисалы шул. милләтне н ин абруйлы вә кин таратган гәзит- ләре “Йолдыз” һәм "Вакыт" Аурупанын сугыш сәхнәсенә үзләренен ин күренекле каләм әһелләрен, Г.Камап белән Ф Кәримине җибәрә Бу ике мөхәррир Төркия- нен хәрби, икътисади хәяты, киләчәк язмышы хакында үз гәзитләрендә берсеннән- берсе тәфсилле язмалар биреп бара Алай гына да түгел, аларны бер системага салып, мөкәммәл публицистик әсәр дәрәҗәсенә күтәрә Әйтик. Төркия әхватеннән бөтен бер профессиональ күзәтү, сәяси-ижтимагый тезмә тәшкил иткән “Истанбул мәктүпләре"н Ф Кәрим и “Вакыт" гәзитендә генә бастырып калмый, бәлки зур күләмле аерым бер китап итеп тә нәшер итә.
Төркиягә игътибар ин тыныч һәм игелекле һөнәр—тижарәт-сәүдә мәсьәләсендә дә сүрелми Мәсәлән. Казанда 1909 елда гамәлгә куелган “Игьланат”. гәзит үзе бел-дергәнчә, “Русия вә Төркия мөселман сәүдәсенә васита улмак өчен" чыгарыла һәм бу шөгыльнен әһәмиятен арттыру максатында “һәфтәдә 1-3 мәртәбә буш" таратыла.
Гомумән алганда, татар вакытлы матбугаты. Россия хөкүмәтенен бу эшкә үтә кырын карашын һәр адымда тоеп килсә дә, Төркиягә карата үзенен самими тойгы-ларын яшерми, халыкта да шул рухнын җирләшүенә вә ныгуына хезмәт итә
XX гасыр башы шартларында татар матбугатында төркичелек мәсьәләсе табигый төстә исламчылык факторы белән дә үрелеп бара. Ул чорларда, борынгыдан килгән күчемчелек билгесе буларак, каяеми һәм дини бердәйлек бер гәнкәнен “күн" вә “иләк” ягы төслерәк кабул ителә. Шуна нисбәтән, милли гәзит-журналлар (махсус дини басмалар өстенә) дин, иман, вөҗдан иреге, исламнын Россия шартларындагы халәте мәсьәләләрен кин күтәрә, Мөхәммәд өммәтенә, дине исламга төрле көчләр тарафыннан әлелән-әле ясалып торган һөҗүмнәргә, кыерсытуларга нәфрәтем белдерә Мондый яссылыктагы язмалар традицион ислам мәмләкәтләре тарихы, алар- нын бүгенге әхвален тасвирлау белән багланыш таба. Матбугатта "ислам бишеге" булган Мәккәй-Мөкәррәмә, Мәдинәи-Мөнәүвәрә. шулай ук Мисыр, Марокко. Палестина, Эфиопия, Триполи, Сурия, Иран, Гыйрак һ.б. ислам мәркәхләре. дәүләтләр хакында бай мәгълүмат бирелә, ислам лөньясынын һәм Шәрекънен боек фикер ияләре вә асыл затларыгга (ибне Фазлан. ибне Сина. ибне Рөшед. ибне Баттугл. ибне Гарәпшаһ. ибне Хәлдун, Нәваи. Хәйям, Хәмәви. Физули, Фараби. Низами. Ширази. Истахри, Бируни, Аристотель. Платон, Пифагор һ.б.) бөтен бер тезмәләр багышлана, кылган гамәлләре төрле каләм осталары һиммәте белән кин янгыраш ала
Төркичелек һәм исламчылык проблемаларына чыннан да иркен мәйдан биргән татар матбугаты бу яктан рус хөкүмәтенен. һәммә кара көчләрнен ачы каһәренә юлыга Мәсьәләне күпертеп, аннан тиешле максатларда махсус карачкы ясап, самодержавие яна шәкелдәге күсәк сәясәтен эшкә җигә, дәүләт дәрәҗәсендә "панисламизм" вә "пантюркизм" күренеше белән көрәш оештыра. Фәкать йодрык селкү һөрвакытгагыча “зарур" юнәлештә ясалмый, барлык камчылау кампаниясе бер какшамас идеягә—боскмәмләкәтчелек. панславизм, православие тантанасы идеясенә генә хезмәт итә.
Кыерсыту шаукымының урынсыз икәнлеге бигрәк тә түбәндәге мисаллардан ачык күренә; Русия җирлегендә тәрәккый тапкан татар гәзит-журналлары эчке ва- таннын да барлык проблемаларын колачлый. Бу фасылдагы язмалар үзләренең даимилеге. күплеге, саллылыгы, фактик яктан байлыгы белән тикшеренүчеләрне бүгенгечә хәйран калдыра Татар матбугаты яшәешенең буеннан-буена Русия тарихы. географиясе, халкы, сәнагате. авыл хуҗалыгы, илнен яшәеш үзенчәлеге мәсьәләләрен күтәрә, рус мәдәниятен исә XVII гасыр уртасыннан алып XX гасыр башларынча профсссиональ-публицистик, әдәби күзлектән карап күзәтә' Татар гәзит-журналларыннан. аерым алганда, рус әдәбияты һәм лини-фәлсәфи фикер 1
1 Гитар матбугатында рус модоинягс мәсьәләләре безнең 2002 елда Двнья күрг.ж ‘Тагарскан дореволюциопная пресса (в контексте "Восюк-Запад') дигән монографиябездә әтрафлы тикшерелгән
тарихы, чәчмә әдәбият һәм публицистика, шигърият, драматургия һәм театр, музыка һәм сынлы сәнгать, музей, күргәзмә, мигъмария һәйкәлләре, халык мәгарифе. урта һәм югары мәктәп, фән һәм гыйлем дөньясы, техника казанышлары, уйлап табулар, фәнни ачышлар һ.б. хакында гажәеп бай мәгълүмат алырга мөмкин. Татар матбугатында, теге яки бу унай белән, кин җәмәгатьчелеккә азмы-күпме мәгълүм булган бер генә рус фикер иясе, әдибе, шагыйре, галиме, жәмәгать эшлек- лесенен исеме теркәлми калмагандыр, мөгаен. Гәзит-журналларда мәшһүр затларның биниһая озын исемлегендә түбәндәге шәхесләр алдынгы урыннарны били: Полоцкии. Яворский, Прокопович. Посошков. Кантемир, Ломоносов. Лобачевс- кий. Аксаков. Пушкин. Гоголь. Белинский, Лермонтов. Тургенев, Толстой. Гончаров. Чернышевскии. Добролюбов. Писарев. Куприн. Андреев. Горький. Менделеев. Петровскии. Ковалевекии. Мечников. Репин. Шаляпин һ.б. Хәтта шушы йолдызлыкны да. йөзек кашы сыман, гуманист, акыл иясе, жәмәгать хадиме. гажәеп сүз остасы. XIX гасырның икенче яртысы, XX гасыр башының гадәттән тыш күренеше—Лев Николаевич Толстой бизи.
Басым ясап әйтергә тиештер ки, татар басма сүзе, мәһабәт вә гали күренеш була-рак. милли йомыклык, үз кабыгына бикләнгәнлек кебек сыйфатларны, гомумән, белми. Киресенчә, кин төрек, ислам дөньясы, гомумроссия кысаларыннан тыш. Аурупа. Америка. Азия, дөнья күләмендәге тормышчан, алгарыш мәсьәләләрен дә үзәккә куя. Татар матбугаты үзенең "тумышы" буенча төрки вә ислам дөньясы җимеше булган килеш, һәм географик һәм рухи җәһәттән ике бөек цивилизация “ялганышында ат уйнаткан мөһим институт ул. Ул гына да түгел, милли басмалар бөтен кешелек тарафыннан тәкъдир ителгән Гареб вә Шәрекъ мәдәниятләрен үзенчәлекле төстә тоташтыручы затлы күпер вазифасын да үти Гәзит-журнал битләрендә милләт, төркичелек, ислам дөньясы. Русия турындагы язмаларга бернинди дә кысынкылык китермичә, иркен сулыш белән Германия. Швейцария. Франция. Италия. Швеция. Испания. АКШ. Кытай. Һиндстан. Япония вә башка бик күп дәүләтләр, шәһәрләр, хәтта ки кыйтгалар, алардагы матди һәм мәдәни тормыш хакында бер- сеннән-берсе гыйбрәтле, кызыктыргыч материаллар урын ала. Бу закончалык бигрәк тә гомумкешелек цивилизациясенә зур өлеш керткән шәхесләр үрнәгендә ачык гәүдәләнеш таба. Бер ‘Шура" журналында гына да “Мәшһүр адәмнәр вә бөек хәдисләр" дигән бүлектә Аристотель. Платон. Һеракл. Лютер. Эдисон. Спенсер. Бэ- кон. Декарт. Нобеле. Руссо, Һете. Тагор һ.б. бик күпләр хакында бай эчтәлекле мәгълүматлар бирелгән, алар мисалында Көнбатыш вә дөнья цивилизациясенең ин югары казанышлары пропагандаланган.
Шулай итеп. 1905-1917 еллардагы милли матбугатны җентекләп өйрәнү—татар халкы XX гасыр башында да әле рухи һәм зиһни яктан фәкыйрь, кавеми җәһәттән чикләнгән, йомыклык тышауларында чәбәләнгән, фәкать дин вә миллият кысала-рында гына гамәл йөрткән дигән сафсата-уйдырмаларны фаш итә. татар халкының. Шәрекъ вә ислам дөньясыннан читләшмәгән килеш, Аурупа. хәтта ки дөнья цивилизациясенә йөз тотуын, рус мәдәниятен дә тирән кызыксыну белән өйрәнүен, тәрәккыят юлында һәртөрле алдынгы мирастан иҗади файдалануын, халыкара сәхнәгә торган саен ныграк, кыюрак адымнар белән аяк басуын күрсәтә.
Әйе, татар көндәлек басмасы үзенең тәрәккыятендә сизелерлек казанышларга ирешкән милләтнең эчке үсеше һәм ижтимагый-интеллектуаль яктан үз-үзен рас-ларга омтылу ихтыяҗыннан туган. Халыкның этник үзәкләрендә барлыкка килгән матбугат асылда милләтне рухи яктан берләштереп, аңа хезмәт итүче инструментка әйләнә. Россия империясендә татарлар аеруча таралган-бүлгәләнгән кавемнәрнен берсе булганга, гәзит вә журналлар аерым этник төркемнәрне дә үзара багландыру- чы көч хасил итә. Татар халкы мәмләкәтнең үзәк өлкәләрендә яшәсенме, ерак вилаятләрдә гомер кичерсенме—матбугат аларны күпмедер дәрәҗәдә тигезли, рухи ихтыяҗларын беректереп, аларга төрле төбәкләрдәге милли җәмгыятьләр турында өлгер-оператив хәбәрләрне ирештереп тора. Наширлек географиясенең кинлеге
Һәм матбугатның Россиядәге күп шәһәр-авылларына таралуы татын бер тапкыр шуны раслый: туган телдәге басма-публииистик сүз кебек рухландыргыч күренешкә милли мәдәниятнен озак еллар дәвамында анлы рәвештә томаланып килүе генә монарчы таралырга, ишетелергә ирек бирмәгән
Җитәкчеләренең күпчелеге (Р.Фәхреддин. Ф Кәрими. Һ Максудн, К.Мотый- гый-Төхфәтуллин, Г.Исхакый, М Ф Туктаров, Г.Камал. Г Тукай, Ф Әмирхан. С.Рәмиев һ.б.) югары дәрәжәле, зыялы гуманистлардан торган матбугат эшчәнлеге башлыча гомумкешелек кыйммәтләре һәм гражданлык нигезендә алып барыла Матбугат үзгәртеп кору өчен көрәшә, жәмгыятьнен чорга лаеклы мәдәният тудырырга омтылучы көчләренә тугры юлдаш һәм шул ук вакытта кин ижади мәйдан буларак хезмәт итә.
Дөнья цивилизациясенең матди вә мәдәни казанышларын даими үзләштереп, яктыртып һәм популярлаштырып барган матбугат йогынтысында, халыкнын үз арасыннан аның хыялларын, уй-теләкләрен чагылдыручы яна катлау зыялылар буыны үсеп чыга. 1905-1917 еллардагы татар матбугаты милли тарих кысаларында гына түгел. XX гасыр башы төрки, ислам, Россия, дөнья гарәби язмасы тарихында да үзенчәлекле күренеш буларак тикшерелергә хаклы
Шунысы да игътибарга лаек: “гәзит-укучы-гәзит" дигән гыйбрәтле система матбугат эшчәнлегенен буеннан-буена тоткарлыксыз хезмәт итә. ныклыгын жун- мый—алдынгы басмаларның рухи дәрәжәсен. иҗтимагый мәртәбәсен үстерә бара Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Бу очракта ерак еллар куенында калган татар матбугаты тарихына күз ташлау—бүгенгене анлау һәм киләчәккә сабак буларак, бигрәк тә әһәмиятле. Әгәр дә сүз Россия халыклары язмышында кискен борылыш елларына туры килгән мирасны өйрәнү һәм бәяләү турында бара икән—бигрәк тә.