"СЕБЕРДӘН СӘРӘНДИПКӘ" ӘСӘРЕННӘН ӨЗЕК


Таһсин Ийбар (1888—1971) 1914 елнын декабрендә Кавказ фронтында әсир гошә Красноярск якынындагы әсирләр лагерена җибәрелә. 1918 елнын җәендә берничә иптәше белән качып китеп, казакъ далалары. Урта Азия чүлләре аша Әфгансганга чыга, аннан һиндстанны узып, ахырда ди игез юлы белән 1920 елнын июнендә Истанбулга кайтып ирешә. Истәлекләре "Ссбсрдән Сәрәнднпкә" исеме белән 1950 елда басылып чыга.
" Ин элек Ростон шәһәренә җибәреләсе идек. Анда Русня хәрби идарәсенең әсирләрне урнаштыру планына күрә безне кайсы лагерьга җибәрәселәре тәгаенләнәчәк икән.
Новоселим1 станциясендә 23 офицерны өченче сыйныф вагонга урнаштырдылар Вагоннын эчендә ягар урыннар оч катлы булганга күрә, урын җитәрлек, иркен
' Россиядәге шәһәр һем авыл исемнәрен теректер күбесенчә уз телләренә яраштырып үзгәртеп язганнар Кайбер ис смнвриен русча тогол рәвешем билгеләп булмагач болар төрекчә текстта ничек теркәлгән булса шулай бирелде
Вагонны күмер ягыла торган мич җылыта Сакчылар тукталышларда кирәкле әйберләр сатып алырга рөхсәт итәләр. Әмма Тбилиси, Баку кебек зур шәһәрләрдә вагонны станциядән ерактагы юлда аерып калдыралар, жирле халык белән аралашырга мөмкинлек бирмиләр иде.
Тбилисига якын бер тукталышта вагоныбызга азәричә бик төзек сөйләшә торган бер әрмән офицеры килеп керде. Бик тел бистәсе булып чыкты бу. әз генә вакыт эчендә әллә ниләр сөйләп бетерде. Атасы Бакунын мәшһүр байларыннан икән. Үзе Берлинда укыган. Бакуда бик күп мөселман дусты бар икән. Бабасы поп икән. "Попның оныгы йә үтә диндар, йә динсез булыр" дигән әйтем бар. Бу үзе хөр фикерле кеше икән, фәлән-фәсмәтән. Сөйләр сүзе бетмәгән булса да. поезд кузгалгач төшеп калырга мәжбүр булды. Вагоныбыз яныннан бераз барып безне озатып җибәрде.
Безнен белән төрекчә сөйләшкән Арслан бәйне, алманча сөйләшкән дивизия докторын, русчасы бик начар булганга күрә үз телендә сөйләшкән гөржү (грузин) офицерын һәм ниһаять бу әрмән офицерын да күргәч, патша Русиясенен тел һәм фикер ягыннан бер-берсеннән аерылып торучы төрле-төрле милләтләр коллекциясеннән гыйбарәт булганлыгын аклап алдык. Русия турындагы беренче тәэсиребез шул булды.
Тбилиси белән Бакуны узганда жирле халык белән күрештермәделәр. Төньяк Кавказда кечкенә станцияләрдәге халыкка безгә төрле вак-төяк сатарга рөхсәт бирделәр. Мондагы халык бик көр. таза күренә. Черкие киеменнән, папахадан йөри
Кавказ фронтына гаскәриләр һәм сугыш кирәк-ярагы ташучы поездларның үтеп киткәнен көтә-көтә барганга күрә, поездыбыз туктап-туктап бик акрын юл ала иде Шундый тукталышларның берсендә вагоныбызга бер полковник килеп керде Француз телен камил сөйләшсә дә рус икәнлеге күренеп тора иде. Үзен бик әдәп белән тотучы бу зыялы зат сугышның тизрәк бетүен һәм безнен тиз арада ватаныбызга әйләнеп кайтуыбызны теләде.
—Русия нен эченә юл тотасыз. Бу сезнен өчен бик шәп форсат, рус милләтен өйрәнергә тырышыгыз,—диде Рус халкынын тыйнаклык, җитдилек, сабырлык кебек унай сыйфатларын мактап телгә алды, бу милләтнең патшага искиткеч тугрылыгын, бу тугрылыкка таянган Русиянең алманнарны һичшиксез җиңәчәген сөйләде. Безнең өчен бөтенләй диярлек билгесез булган бу яңа дөнья турында әйтер сүзебез юк иде, полковникны тавыш-тынсыз гына тынладык.
Бу очрашудан сон өч ел узып киткәч, беркөнне Себердәге лагерьда газета сатучы Алексей исемле рус малаенын кәгазь акчадагы патша сурәтенә төкереп сүгенгәнен күрдем. Малай, алман шпионнарына ярдәм итә дип. патшабикәгә дә тел тидерде. Шунда рус полковнигының үз милләте турында әйткәннәре искә төште.
Сугышнын башыннан ук Русиядәге революцион көчләрнең патшага теш кайраганы сизелә иде инде. Полковник, күрәсең, йә үтә оптимист бер кеше булгандыр, яисә хәл-әхвәлнең чын йөзен белеп торса да моны сиздерергә теләмичә, безне Русиядә көчле милли бердәмлек бар дип ышандырырга тырышкандыр.
1915 елнын 1 гыйнварында иртән иртүк Ростовка килеп житгек. Тимер юлла-рының күплегеннән, төрле яктан күккә омтылып торган фабрика морҗаларыннан зур шәһәр икәнлеге беленеп тора иде.
Безнен 22 ноябрьдән бирле эчке күлмәкне алыштырган юк. Алмашка кием дә юк. керлелектән кашына башладык. Сакчылар безне Ростовта мунчага алып барасыларын әйттеләр. Бу хәбәр зур сөенеч булды. Ләкин шунда бер иптәшебез шикләнеп әйтеп куйды:
—Безне гомуми мунчага алып барырлар инде. Русларның бит пәштамал1 урап юына торган гадәте юк, без дә алар кебек шәп-шәрә юынабызмы?
Арабызда хәрби мөфти дә бар иде, пәштамалсыз юынырга теләмәүче консерватор төркемне ул җитәкләде. Бәхәс озакка сузылды. Шәрә килеш булса да юынырга карар бирүчеләр белән моннан кискен рәвештә баш тартучылар арасында фикер аерымлыгы килеп чыкты.
Пәштамал — мунчада гаурәт урыннарын каплау өчен кулланыла торган тукыма кисәге Моны ирләр биленә урый, хатын-кыз култык асларыннан ук урап куя.
Ахырда нинди рәвештә булса да юынырга дип карар биргән без алты кеше сак астында шәһәр мунчасына киттек Билет алып мунчага кердек.
Төрекләр килгәнне ишеткәч, яше-карты, шыр-ялангач бер көтү кеше чишенү бүлмәсенә чыгып, тирә-ягыбызны сырып аллылар. Бик сәер халәт иле бу. Чишенергә кыймыйча таптанып торабыз, сакчылар “Юынмыйсыз икән, нигә килдегез" дип мыгырданалар Мунчага барырга теләмәгән иптәшләр хаклы булып чыкты болай булгач Шулвакыт кинәт кенә төрекчә.
—Хуш килдегез, якташлар!—дигән сүзләр ишетелде
Безне сәламләүчеләр хәмшинле1 төрекләр булып чыкты. Болар бу тирәләрдә кечкенә кибетләр тота икән. Әйтүләренә караганда. Русия шәһәрләрендә икмәк, кләндир, прәнник ише камыр ашларын пешереп сату эше тоташтан диярлек хәмшинлеләрнен кулында икән. Берничә төрек офицерынын сак астында мунчага китерелгәнен ишеткәч, эшләрен ташлап безне күрергә дип йөгерешеп килгәннәр
Мөшкел хәлебезне боларга анлатып бирдек.
—Хәзер җайлыйбыз аны. Сез билетларыгызны кире тапшырыгыз, сезгә аерым кабина өчен билет алырбыз, бер кабинада икешәр-өчәрләп юынырсыз, гомуми мунчадагы халыкның бәйләнчеклегеннән шул рәвешле котылырсыз.—диделәр
Хәмшинле якташларнын аралашлыгы белән мәсьәлә хәл ителде Иркенләп юындык, эчке киемнәребезне дә юдык. Өске киемне ялангач тәнебез өстенә киеп, юеш керләребезне төенләп култык астына кыстырып, кайту юлын тоттык. Җылы су белән сабыннын тәнгә биргән рәхәтен безнен кебек ләззәтләнеп татыган кеше булды микән дөньяда?
Ростов вокзалына кире әйләнеп кайтсак, вагоныбызны дезинфекция өчен алып киткәннәр икән, мунчадан чыккан килеш, эчке киемсез, салкында калтырап вагоннын кире кайтканын көтә башладык.
Болай көтеп торунын озакка сузыласын чамалап алган сакчылар, бездән бушап шәһәрдә йөреп алыр өчен, безне Кызыл Хач хастаханәсенә илтеп куйдылар. Күптән түгел генә корылган булуы күренеп торган хастаханәдә безне шәфкать туташлары каршы алды Болар— Ростовнын абруйлы гаиләләренең кызлары, монда үхзәре теләп хаста карарга килгәннәр икән. Барысы да гимназия бетергән, күбесе алман телен белә. Безгә чәй эчерделәр, эчке киемнәребезне киптерергә булыштылар.
Әңгәмәбез барышында сүз фронттагы хәл-әхвәлгә дә кагылды Алманнарнын Мазуриядагы укышлы атакасы турында күбесенең хәбәре юк икән, бездән ишетеп белделәр Рус хөкүмәте моны үз халкыннан яшереп калган. Алманча бик әйбәт сөйләшә торган бер үткен хатын сүзне шундук башка нәрсәгә борып җибәрде, үзе безгә шыпырт кына:
—Әйе. Мазуриидә безнекеләр җиңелгән, ләкин Русиядә моны бик аз кеше белә,— диде.
Төн уртасында вагон килгәч, сакчылар безне килеп алдылар. Иптәшләр безне кызыксыну белән зарыгып көткәннәр икән. Мунча маҗарасын сөйләп биргәч, бармауларына үкенделәр.
2 гыйнварда Ростовтан кузгалып киттек. Гел төньякка таба барабыз Каменскии. Налинский. Поворнов. Ричево. Сызрань. Айдоллин. Уфа. Вязовая. Чиләбе. Екатеринбург шәһәрләрен уздык 16 гыйнварда Пермьдә поезддан төшерделәр
Ростовтан Пермьгә хәтле 14 көнлек сәяхәт кышнын нәкъ уртасына туры килде. Русия буйдан-буйга кар белән капланган Гел төньякка таба юл алганга күрә, барган саен суыграк була бара. Шәһәрләрнсн тышында безнен өчен ин кызыклы манзара - бер-бер артлы тезелеп баручы ат җиккән чаналар. Толыпка төренгән, камчы тоткан рус агайлар чаналарына җиккән ике-өч айгырны камчы белән пешекләп өхзекссз юырттыра, кайвакыт башка чананы узып китәр өчен бар көченә чаптыра Кыңгырауларын шалтыратып чапкан айгырларның сыртларыннан пар күтәрелә Елгаларның остснә каткан боз шулхәтле калын, тонналап йөк тутырган йөзләп чана елга өстеннән шуып кына уза.
Русиянең урманнары да кышына ярашты, әйтеп бетергесез мул. поезд ике кон.
Хәмшин Таркиямсн пшьяк-кончыгышында. Грушя чиге яныңдагы бер урый
ике төн тоташтан урман кырыеннан барган вакытлар булды. Урман бетеп үзәннәргә килеп чыкканда да агач бөтенләй бетми, һәр авылның янында һичшиксез агачлык
була1.
Юлда сакчыларның башлыгы булган рус офицеры көнлек 1,5 сум акча өләшә иде Монын белән без йә вокзаллардагы ашханәләрдә ашыйбыз, йә кечкенә станцияләрдәге халыктан аны-моны сатып алып, вагонда капкалыйбыз. Почта ташучы поездлар туктата торган станцияләрдә кайнатып куйган су бирелә торган бина була. Без чиратлашып бу бинага барабыз, чәйнеккә су тутырып кайтып, поездда чәй ясап эчәбез.
Пермь станциясендә төшкән көнне тышта зәмһәрир суык иде. Гади солдатларны колоннага тезеп жәяү алып киттеләр. Чанага утыртабыз дип офицерларны бераз көттерделәр. Тунмас өчен кулларны-аякларны гел уып. бер-беренә суккалап тордык. Шактый вакыт узганнан сон көтелгән чаналар килде.
Офицерларны икешәрләп-өчәрләп чаналарга утырттылар. Юлда солдатлар колоннасын куып җиттек. Хәлсезрәкләре суыктан куырылган, аякларын көчкә сөйрәп баралар.
Шәһәрне чыкканда юлнын кырыеннан баручы авыл хатыннары сакчыларга нидер кычкырды. Русча белүчеләр тәрҗемә итте: “Авыру һәм яралы әсирләрне нигә җәяү алып барасыз, ник халыктан чана сорап алмыйсыз?”—дип әрлиләр икән.
Хәлсезләнгән берничә солдатны кысылышып яныбызга утырттык, юлыбызны дәвам иттек. Безне Мило дигән авылда шифаханә кебегрәк бер урынга китерделәр. Кер сабыны биреп берәмләп юынгычка керпеләр. Микроблардан арындырыр өчен киемнәребезне эссе һава бирә торган махсус җиһазга куеп эшкәрттеләр. Солдатлар өчен дә махсус хастаханә корганнар, яралы, авыру солдатларны шунда яткырганнар икән
Бу хастаханәнең баш докторы олы яшьләрдәге бер ханым иде. Ул безнен солдатлар белән рус докторлары арасында тәрҗемәче булырлык, русча яисә алманча белүче берәр әсирне хастаханәгә җибәрүләрен сорагач, бу вазифага мин киттем. Гайрәтле доктор ханым иртә таңнан кичкә кадәр хастаханәнең тәртибен күзәтә, кирәк-яракны юнәтер өчен губернаторга чаклы барып җитә. Берлинда белем алган. Кирәк нәрсәне миңа алманча сөйли, мин үзебезнең солдатларга тәрҗемә итәм.
Югары температура белән кызышып ятучы авырулар “су!” дип иңри. Шәфкать туташлары исә чәй эчертә, чөнки доктор ханым суны катгый рәвештә тыйган. Анадолуда һәм Кавказда халык таулар эченнән бәреп чыккан саф чишмә суларын эчә. Рус иядә андый су булмагач, инеш суын эчәләр. Доктор ханымның әйтүенә караганда, бу суны кайнатмыйча эчәргә ярамый. Русиядә докторлар бу турыда авыл халкын гел кисәтеп тора икән. Шуна күрә монда кешеләр билгеле сәгатьтә самавыр кайнатып, бөтен гаилә белән җыелышып чәй эчәләр, сусыннарын шул рәвешле басалар икән. Кайнамаган су эчсәң, йогышлы авыру эләктерүең ихтимал.
Мин моны безнен солдатларга аңлатып бирдем. Ләкин тауларда туып-үскән, боз кебек салкын, бәллүрдәй саф чишмә суына ияләшкән безнең Мәхмәтчекләр-’ мин әйткәннәрне колагына да элми:
—Аллам, яндым, бер стакан гына су бирегез!—дип өзгәләнә.
Мин:
—Син башта бер-ике чынаяк чәй эчеп җибәр әле. сусавын басылмаса, су да бирермен.—дип хәйләләп, аларны чәй эчәргә күнектердем.
Мине офицерлар торган җирдән хастаханәгә һәр көн чана белән илтеп куялар, алып кайталар. Юл озын булмаса да тыштагы суыкка чак түзеп барам. Пермь Мәскәүдән төньяктарак. салкыннар 40 градуска җитә, русларда ире-хатыны, баласы- чагасы—барысы да толыптан, калын бияләйдән, киез итектән йөри. Ыспай 1 2
1 Төрек офицерлары күргән урыннарынын географик шартларын, геологик үзетшлекләрен. табигый байлыкларын һәрдаим искәреп баралар, боларныц икътисадка тәэсире турында фикер йөртәләр, үз илләрендәге шартлар белән чагыштырып, Россия һәм Төркия җәмгыятьләренең үсеш юлларынын төрлелеге турында уйланалар Төркиянең таулы, урманнарга ярлы корылыклы табигатенә ияләшкән кешеләр буларак Россиядә аларнын игътибарын бигрәк тә иксез-чиксез киңлекләр, калын урманнар, габи пай хәзинәләрнең муллыгы җәлеп итә
2 Мәхмәгчек - төрекләрдә хәрбиләрне яратып атау рәвеше, бигрәк тә гади солдатларны куз алдында
тотып кулланыла торган җыелма исем. '
киенүчеләрнең аякларында шосон була Минем юка ботинкалар эчендә аякларым сыхлый иде Сарыкамышта2 12 көн буе кар өстендә ятып аяк бармакларымны туңдырган идем. Хәзер менә карга баскан саен энә кадаган кебек ачынып сызлыйлар Беренче форсатта калын толып һәм аягымны җылыда тотарлык аяк киеме алырга дип башыма салып куйдым. Кесәмдә йөрткән актык ике госманлы алтынын бу әйберләр өчен фида итәргә әзер илем
26 гыйнварда тагын юлга чыктык. Бу юлы бары тик офицерларны гына алып баралар Себердәге бер лагерьга озаталар икән. Екатеринбург. Камышлов. Төмән. Ишим. Омск. Богота. Красноярск шәһәрләрен уздык
Кавказны үтеп киткәннән сон гел тип-тигеэ урыннардан барган идек, монда янадан тау күреп хозурландык. Поезд тар үзәннәрдән борыла-борыла бара Бу. һичшиксез. Урал таулары булырга тиеш Урал таулары агачлар, куаклар белән капланган, биеклеккә бик биек түгел икән
Без инде хәзер Азиягә килеп кердек. Себернен эченнән барабыз. Монда агачлар калын, үзләре тыгыз утырган, урманнар куе Русиянен үзәгендә кар белән капланган тоташ тигезлектән барган идек, монда табигать манзарасы төрләнеп тора, урманнар белән сазлыклар алмашынып бара Сазлыклар өстенә мснләгән кыргый үрдәк кунган География дәресендә укыган Иртеш һәм Обь елгаларын тимер күперләр өстеннән карап уздык. Өсләренә калын боз каткан, өстеннән ат чаналары шуып уза. Елгалар май ае ахырында гына боздан арчыла икән.
1915 елнын 6 февралендә Енисей губернасының үзәге булган Красноярск шәһәренә килеп җиттек. Мана елгасы шәһәрнен кырыендагы мәхәлләләрен ялап узып Енисейга кушыла. Красноярск төньяк ярымшарның 56 нчы параллелендә урнашканга күрә, җәен көннәрнең, кышын төннәрнен озынлыгы безнен параллельдәгедән бөтенләй башка төрле Жәйнен ин озын көнендә 20 сәгать кон. 4 сәгать тон була, кышын исә киресенчә 20 сәгать төн. 4 сәгать көн була. Жәйнен озын көннәрендә көнбатыштагы кызыллык таралып бетмәстән көнчыгышта тан сызыла башлый. Бу үзенчәлек сәбәпле Себернен бу якларында бодай җитештерә алалар Чөнки жәй кыска булса да игеннәр көндезләрен кояш яктысын мул ала Владивостокта очлана торган Себер тимер юлы Красноярск якынында бер тимер күпер өстеннән уза. Енисейнын ике яры арасындагы элемтәне зур паром тәэмин итә. Бу паром 150 метр чамасы озынлыктагы калын бау белән елганын уртасындагы маякка тоташтырылган Икс як ярда да ике такта пристань корылган Ат арбалары, төрле йөкләр, юлаучылар белән тулган паромны чишеп җибәрәләр лә каршы якка таба агып барганда руль белән турылап тоталар Паром шулай әле бирге, але аргы ярга таба йозеп тора, көндә берничә сәфәр ясый Аргы якта зур шәһәр булмагач, аз санлы юлчыларны ташып торыр өчен күпер төзеп тормыйча әнә шундый кулай юл тапканнар
Красноярскида пристань да бар Июньнән октябрьгә хәтле елга буендагы шәһәрләр арасында пароходлар йөреп тора. Елгада боз ката башлагач, бу хәрәкәт туктала. Боз ныклап каткач, елгалар чана юлына әверелә Атларының тоякларын дагалап алган чана хуждлары тунган елгаларны каты җирдәге юлларга караганда да кулайрак күрә
Красноярскинын көньяк-көнбатышында урманнар белән капланган Саян таулары күренеп тора Бу таулар—Кытай белән Себерне аерып торучы Алтай тауларының төньяк тармаклары Шәһәрдәге халыкның күпчелеге Себер руслары Кечкенә генә мәчет тотучы татар җәмәгате азчылыкта
Әсирләр лагеры—Красноярскидан кырык минутлык ераклыктагы тигез бер урыша корылган хәрби казармалар шәһәрчеге Бу казармалар рус гаскәриләре өчен гөзелгән булса да. сугыш башлангач бушап казган биналарга хәзер төрек, алман.
Юка тиредән тегелгән тәбәнәк үкчәле ботинкалар (француз сүл-)
1914 иче елның декабрендә Әнвәр пашаның әмере белән Канк.м фронтындагы төрек сугышчылары кышкы шартларга хәзерлекле булмаган кое Капкал а нкын Сарыкмын! дигән урында русларга каршы һоҗүмгә күтәрелә «Эмма искитмәле кыен шарт тарда барган «>1ыш трекларга бик кыйммәткә тошо Торек армиясе бик нык кырыла, күп кенә сугышчылар тунын үлә 15 меңләбе
австрияле һәм мажар офицерлары белән солдатларын урнаштырганнар. Биналар барысы да яна, кирпечтән төзелгән. Кайбер урыннарда төзелеш эшләре тәмамланып та җитмәгән. Офицер казармаларын койма белән уратып алганнар Почмаклардагы такта манараларда күзләүчеләр тора. Солдат казармалары, шифаханә биналары койманың тышкы ягында. Без бишенче номерлы казармага урнаштык. Бүлмәдәшем музыкант офицер иде.
Лагерьдагы бөтен милләтләрнең офицерларына бер айда 50 сум, полковникларга 75 сум, генералларга 100 сум “эш хакы” бирәләр иде. Сугышка катнашучы бөтен дәүләтләр кара-каршылык принцибына нигезләнеп оештырылган бу түләү эшен төгәл үтиләр иде. Әлбәттә, халыкара Кызыл Хачның күзәтеп торуы да бу мәсьәләдә тәэсирен күрсәтә иде. Беренче елларда бу акчадан унбиш сумны Макаров исемле ашханә хуҗасына бирә идек. Калган акчаны өс-башка, кырыну әсбапларын алуга һәм башка шуның ише зарури ихтыяҗларга тота идек. Шәһәргә чыгар өчен лагерь сакчыларынын җитәкчеләреннән рөхсәт алырга кирәк. Теш дәвалау, лагерьда булмаган әйберләрне юнәтү кебек эшләр өчен сакчы солдат сагында бару шарты белән бу рөхсәтне бирәләр иде. Рөхсәт алып шәһәрдән тун, бияләй, шосон кебек кышлык кием сатып алдым, бераз алмаш эчке кием дә юнәттем.
Аякларымдагы туңган урыннарны бер австрияле докторга күрсәттем. Итальян милләтеннән булган бу доктор бик зирәк, теле телгә йокмый торган шат күңелле кеше иде. Аякларымны карагач:
—Син моны халык ысулы белән дәвала. Бу лагерьда фәнни даруны каян табыйк. Юынганда аякларына кайнар су белән салкын суны алмаш-тилмәш кой. Туңган тирен кабарып чыгар. Кабарган урыннарны чиста пычак белән тишеп яхшылап кыр, астыннан яңа тире чыгар,—диде.
Доктор әйткәннәрне барысын да төгәл үтәдем, чыннан да файдасын күрдем.
Казармаларның тәрәзәләре һәм ишекләре ныгытып ясалган1, тәрәзәләр ике кат пыялалы. Бүлмәләр “печь” дигән үзенә бер төрле мичләр белән җылытыла. Руслар көн дә бер тапкыр утын өләшәләр. Казармадан берәр офицер һәр көн утын өләшү урынына барып, җеп белән тарта торган кечкенә кул чанасына төяп утын алып кайта. Хезмәтче солдатлар утынны мичләргә ташый.
Мичне чистартканнан соң көн дә бер тапкыр утын тутырып ягып җибәрәләр. Ялкын морҗага китәр алдыннан мичнең кирпеч түшәп ясалган гөмбәз рәвешендәге түшәмен бер ялмап ала. Утыннар күмерләнеп төтен чыгармый башлагач, моржанын капкачын ябып куялар. Мичнең түшәме биек булганга күрә эчтә күмерләрне озак вакыт сүнмичә тотар өчен җитәрлек һава була. Томаланган морҗа да җылыны суырмый. Мичнең утын сала торган авызын да томалап куйгач, бөтен җылылык мичнең эчендә бикләнеп кала. Бу җылы озакка бара. Утынны әрәм итмичә куллануның игътибарга лаек үрнәге булганга күрә, бу ваклыкларны теркәп китүне файдалы булыр дип уйладым.
Лагерьда һәр милләт төркеменең үз башлыгы бар. Төркем эчендә иң югары хәрби дәрәҗәгә ия булган бу затка рус идарәсе белән элемтәдә тору вазифасы йөкләнгән, группадагылар идарәгә аерым-аерым мөрәҗәгать итмиләр, теләкләрен башлыкларына белдерәләр Рус идарәсе белән бергә сөйләшеп оештырылган тәртип буенча, авыруларны карау һәм шифаханәдә дежур тору эшен әсир докторлар башкара. Әгәр берәр әсир үлеп китеп, кыш вакыты булса, Себердә кыш көне туңган җирне казып булмаганга күрә, үлгән кешенең гәүдәсен исемен белгертеп келәт кебек бер урынга куеп торалар, язга чыккач, йомшара төшкән туфракны казып күмәләр иде.
Иртән торгач, яхшылап киенеп тышка чыгабыз, тыштагы һаваның нинди булуына карамастан лагерьны бер-ике тапкыр әйләнеп киләбез, шул рәвешле тәннәрне язып, хәрәкәтсезлектән котылабыз. Кирәкле әйберләрне дә иртәнге якта сатып алабыз. Монда сөтне кечкенә чиләкләргә салып төнгә тышта калдыралар, иртәнгә чаклы сөт чиләк калыбын алып туңган була, бу сөт башларын авыл кешеләре капчыкка тутырып алып килеп безгә саталар иде.
1 Төркнядәге климат йомшак булганга күрә, тәрәзәләрне, ишекләрне җиңелче ясыйлар, калын итеп ясау яисә тишек-тошыксыз итеп сылап ныгыту ягын әлләни кайгыртмыйлар.
Төшке ашка кадәрге вакытны әсирләрнен күбесе тел өйрәнүгә багышлый. Алманнар. австриялеләр һәм мажарлар төрекчәне, төрекләр алманча һәм маҗарчаны өйрәнүгә күнел биргән иде
Русиянен эчендә булсак та. лагерьда руслар белән аралашмыйбыз диярлек. Рус телен өйрәнергә теләүчеләр табыштыра алган китаплардан өйрәнергә тырыша, ләкин сөйләм телен үстерер өчен аралашу кирәк, анысына мөмкинлек юк.
Бу шөгыльләрдән башка тагын рәсем, карикатура ясаучылар бар иде Австриялеләр һәм мажарлар арасында скрипкада уйнаучылар шактый, болар иртәләрен чарлакка менеп уйныйлар. Айда бер-ике тапкыр оперетта да куела. Руслардан рөхсәт алып әсирләр бер ат абзарын казып амфитеатр рәвешенә керттеләр, менә дигән сәхнә дә корып куйдылар. Австрияле һәм мажар офицерлар арасыннан сәхнә тәртибен һәм режиссер һөнәренен нечкәлекләрен белүче затлар да чыкты Хатын-кыз ролендә уйнаучы яшьләрне шундый оста буяп-бизәп куялар, әйтерсең, чып-чын туташлар уйный'
Төрек офицерлары да Хөсәен Рәхми Гүрпынарнын “Мөрәббия" романын водевиль рәвешенә китереп уңышлы гына сәхнатәштерделәр
Кайберәүләр шахмат уенына күнел куйды. Оста уйнаучылар арасында ярышлар да уздырыла иде. Спорт уеннарыннан да ваз кичмибез. Ике параллель казга өстендә гимнастика хәрәкәтләре ясау дисеңме, узышып йөгерүләр дисенме, барысын да булдырабыз. Атна ахырында кичләрен футбол матчлары оештырыла. Без төрекләр бер команда тәшкил итәрлек санда түгел идек Шулай да имән кебек таза ике егетебезне Австрия-Мажарстан командасы бик теләп үзләренә катнаштыра иде Без исә иптәшләребез керткән голларга учларыбызны жәлләмичә кул чаба идек.
Рус иядә матбугат цензура күзәтүе астында торганга күрә, әсирләр лагеренда рус газеталары һәм сугыш хәбәрләрен бирүче бюллетеньнәр ирекле рәвештә сатыла, боларның сатышын тыюны кирәк тапмыйлар иде Ләкин чит ил газета- журналлары сатышта юк. Алманнар һәм австриялеләр почта аша илләре белән безгә караганда ешрак һәм кулайрак хәбәрләшеп торалар иде. безнең ул яктан хәлебез канәгатьләндерерлек түгел. Әсирләрнең махсус ачык открыткаларына язып гаиләмнән Шәмседдин Саминен сүзлеген' сораган идем Открытканы салганнан сон жиде ай ярым узгач кына җавап хаты белән сүзлекне алдым. Сүзлекне җентекләп тентегәннәре беленеп тора, битләре таушалган, тышлыгы ертылган иде
Сугыш бетми дә бетми, тормыш итүләр исә торган саен кыенлаша Бөтен нәрсәнең бәясе искиткеч арггы. Элегрәк азык-төлеккә генә түгел, өс-башны юнәтүгә дә җитеп килгән 50 сум акча чак-чак тамак ялгарлык кына булып калды Кайсыларыбыз билбауларының эченә тегеп яшереп калган госманлы алтыннарын берәм-берәм кон йөзенә чыгара, алтыннары булмаганнар булган әйберен сата, яисә илгә кайткач түләргә сүз биреп акчалы иптәшләрдән бурычка алып тора иде Акчаны эшләп табуны булдыручылар да бар иде.
Ләкин акчаны табу гына тамак мәсьәләсен хаз итәргә житми иде шул Лагерьга азык-төлек бик чикләнгән микъдарда китерелә иде Русча “каша" дип аталган көрән төстәге пылау3 көндәлек ризыгыбызга әйләнде Итне—анысы да ат ите—атнага ике тапкыр бирәләр.
Тормыш игүләре бик авырлашты Әсирләр генә түгел, шәһәрдәге руслар да зарлана, канәгатьсезлекләрсн бездән дә яшерми башлаганнар иде
Рус гәзитләренен тәрҗемәсеннән Русия Думасындагы кайнар бәхәсләр турында мәгълүмат ала идек. Бодарлан рус дәүләтендәге халләрнен рәте киткәне беленеп тора иде
Ниһаять, революция чыкты Баштарак лагерьдагы тәртипләрдә әллә ни үзгәреш булмады Ксренскнй вакытында рус идарәсе белән мөнәсәбәтләр искечә барды Бары тик берничә алман һәм австрияле офицерның качып китүе генә лагерь халкын 1
Шомссддин Самн (1850 1904) торскдарнен машһүрязучысы һәм тел белгече Монда Камусы |«|жи" (торск теле сүзлеге) (1901) дигән хезмотс турында сүз бара күросен
1 Карабодай 6<гткасы булса кнрок
дулкынландырган бер вакыйга булды Руслар болар безнен киңлекләрдә бик еракка китә алмас, тиз арада тотылырлар дип сөйләнсәләр дә, качкыннарны лагерьга кире кайтара алмадылар.
1917 елнын кышыннан чыгып барганда качу уе безнен башыбызга да кереп утырды Ләкин бу уйны тормышка ашыру өчен өч нәрсә кирәк иде: акча, лагерь тышында безгә ярдәм итәрлек ышанычлы кешеләр һәм кышнын узып китуе.
Без качарга хәзерләнеп яткан арада Рәсәйдә бер-бер артлы мөһим вакыйгалар булып узды. Керенскийнын Галиция атакасы барып чыкмагач, халыктагы канәгатьсезлек сонгы чиккә житге, бу хәлдән оста файдаланып, кызыллар илгә баш булып алды. Бөтен җирдә кызыл комитетлар оештырыла иде, болар идарәне үз кулларына ала башлады.
Кешелекле мөгаматәсе белән әсирләр арасында унай бәя казанган полковник Коновалов та вазифасын Красноярск кызыл комитетыннан килгән бер товарищка тапшырды. Коновалов китәр алдыннан як-ягына каранып алганнан сон безгә: “Сез киләчәктә ничек тә ватаныгызга әйләнеп кайтырсыз, бу бәладән котылырсыз. Чынында сез түгел, без әсир”,—диде.
Кызылларның ин беренче эше офицерларга 50 сумлык “эш хакы” бирүне туктату булды "Тамак туйдырырлык икмәк бирербез, яктырту-җылыту эшләрен карарбыз. Моннан арысы безне кызыксындырмый",—диделәр. Дөресен әйткәндә, бу вакытка хәтле хакимияттә алмашынган хөкүмәтләр барысы да үз исемнәрендә акча бастырганга күрә, рус акчасы искиткеч кыйммәтсезләнгән иде, ул 50 сумны бирделәр ни дә бирмәделәр ни, безнең өчен моның бер мәгънәсе дә калмаган иде.
Хәлләрнең болай мөшкелгә китә башлаганын күргәч акчамны бик исәпләп тота башлаган идем. Шулай булса да бурычка керүдән котыла алмадым. Ике иптәштән берәр алтын лира бурычка алдым.
Шәһәрдә кара базар эшли башлады, озын сакаллы яһүдиләр арадашчы булып шәһәр белән лагерь арасында килеп-китеп йөриләр. Бер госманлы алтыны төргәк- төргәк рус акчасына тәнгәл иде.
Качарга дип планнар корып ятканда иларәнен кызыллар кулына күчүе безне бераз уйландырды. Боларны белмәссең, әллә ниләр күрсәтерләр. Бер көнне бер алман унтер-офицеры лагерь коймасы яныннан узып киткән. Сакчының кисәтүенә катырак җавап биргәнме, аңлашылмаучанлык килеп чыкканмы, сакчы атып җибәргән. Яраланган офицер шифаханәдә үлде.
Күмү церемониясенә бөтен союзникпарның армияләреннән вәкилләр катнашты. Алман офицерлары бу хәлне халыкара Кызыл Хачка белдереп хат яздылар.
Кызыллар террор ысулын әсирләр лагеренда да кулланудан бер дә тайчанмыйча, шул рәвешле үзләренең хакимиятен ныгытып урнаштырырга һәвәслекләрен күрсәттеләр. Алман офицерын тик торганда үтереп ташлау моның беренче үрнәге булды Шулай да без максатыбыздан кире кайтмаска дип күнелгә беркетеп куйдык.
Тешемне дәвалау сылтавы белән шәһәргә барырга рөхсәт алдым Бер рус солдатының сагында шәһәргә киттем. Юлда сөйләшә алган хәтле русчам белән солдатны юмаларга тырыштым. Баксан, кызыл товаришнын да нечкә җире шул ук тәмәке белән акча икән.
Үзем тартмасам да, мондый очраклар өчен гел кесәмдә йөртә торган тәмәке янчыгыннан товаришны кат-кат сыйладым. “Теш докторыннан сон шәһәр мунчасына барырга уйлаган идем дә, товариш мунча ишеге төбендә көтеп торып йончымас микән”—дигән булып сүз башладым.
Арабызда шундый сөйләшү узды:
—Өч елда икенче мәртәбә шәһәргә чыктым, ичмасам бөтен эшләремне бетереп кайтыйм.
—Мина барыбер, дөресен әйткәндә, минем дә кайбер эшләрем бар. Мин хәзер сина үзәк урамда бер урын күрсәтермен, сәгать өчтә шунда очрашырбыз, лагерьга бергә кайтырбыз.
Рәхмәт әйтеп, тәмәке һәм бераз акча бирдем.
Үзәк урамдагы кондитерский янында очрашырга сүз куешып, икебез дә үз юлыбызга киттек Бераз йөреп алгач, татар мәхәлләсенә юнәлдем. Бер австрияле
кавалерист офицер А. әфәнденен1 исемен биргән иде. аны эаләп таггтым Австрияле офицер бу зыялы татарнын качкын австрияле офицерларга ялган паспорт табыштырып ярдәм иткәнен сөйләде, ләкин бу кеше зарар күрмәсен өчен әлеге мәгълүматны сер итеп сакларга кушты.
А. әфәнде минем төрек икәнемне белеп алгач, төрек туганнарга бигрәк тә Теләп ярдәм итәчәген белдерде Фәкать арадашчыларга бирелергә тиешле акча микъдарында аклашырга кирәк иде. Паспорт башына 80 сум дип килештек. А. әфәнде хәрби форма кимәскә, гади рус халкы киенгән кебек киенергә кушты. Безне Красноярскида поездга утыртырга сүз бирде Шундый кинәшен дә әйтте "Аклар булсын, кызыллар булсын, Русиядә бөтен эшне акча хәл итә. җитәрлек акчагыз булмаса юлга чыкмагыз. Акчагыз булса, бөтен кыенлыкларны жинеп чыгарсыз”
А. әфәнде белән саубуллашканнан сон урамнарда йөренүче, үз борчуларыннан башкаларына карар хәле калмаган халык арасыннан курыкмыйча узып, сүз куешкан урынга киттем. Сакчы солдат белән очрашып, лагерьга кайттык.
Иптәшләр мине сабырсызланып көтеп торган А. әфәнде белән сөйләшкән- нәремне аңлатып биргәч, хәзерлән үк качып котылган кебек шау килеп сөенештек. Гамәлебез бик өметле башланып киткән иде
Нәкъ шул вакытларда колагыбызга адмирал Колчак дигән исем чалына башлады. Тирә-яктагы авыллардан лагерьга төрле әйберләр сатарга килүче рус агайларының әйтүенә караганда. Колчак кызылларның чамасыз кыланышларына түзеп тормыйча тирә-ягына кеше жыйнап, кызылларның кирәген бирә башлаган, көч-куәтс көннән- кон үсә бара икән Авыл агайлары боларны аңлатканда Котчакны хуплаганнары, ана эчләреннән укыш теләгәннәре сизелеп тора иде Идарәне кулларында тотучы кызыл товаришлар исә бу хәлне ничек тә сиздермәскә тырышалар иде
Көннәрдән бер көнне бер мажар солдаты белән кызыл сакчы ниндидер мәсьәлә буенча талашып киткәннәр Яннарыннан узып баручы мажар офицеры милләттәш солдатын яклап чыккан. Бу яклаудан батыраеп киткән мажар солдаты жирдән кирпеч кисәге алып сакчыга атып бәргәнме, әллә кизәнгән генәме, анысы төгәл билгеле булмады, ни дә булса булган, кызыл сакчы муенында эленеп торган сыбызгысын сызг ыртып бөтен сакчыларны аякка бастырды, кызыл солдатлар күз ачып йомганчы мылтыкларын эләктереп, лагерь мәйданына тәгәрәп таралып яттылар, коралсыз әсирләргә каршы тәртипсез рәвештә атарга керештеләр
Әсирләр җан-фәрманга чабышып казармаларга качкан арада атыш тавышына килеп житкән кызыл офицерлар дисциплинасыз солдатларын көч-хәл белән генә туктата алдылар. Бер мажар солдаты жинелчә яраланды, башка төрле зыян булмады. Бу вакыйганы сылтау итеп, кызыллар корал эзләп бөтен казармаларның астын өскә китерделәр, билгеле, берни дә тапмадылар Алман офицерын үтергәннән сон килеп чыккан икенче террор вакыйгасы булды бу
Кызылларның бу рәвешле тупас көч күрсәтүгә керешүләре юкка гына түгел икән Себсрдәге хакимиятләре тотрыксызланган, шул зәгыйфьлекләрен яшерергә маташулары икән. Австриялеләрдән качып русларга бирелгән чехлардан мөстәкыйль чех легионы оештырылган иде Шул чех легионы да Колчак көчләренә кушылып киткәч. Колчак кызылларны тар-мар итте Рәсәйдә хәлләр искиткеч буталган иде, революцияләр алмашынып кына тора, хакимияткә әле бусы, әле тегесе менеп утыра Менә безнен лагерь да инде хәзер Колчак идарәсенә күчте, сакчыларыбыз да хәзер кызыл солдатлар түгел, чех легионерлары иде
Бу арада качу хәстәрләребез дә шактый алга китте Бер иптәшебез шәһәргә төшеп, А әфәндедән сиксәнешәр сумнан ялган паспортлар алып кайтты Эчке паспортларга карточка ябыштырылмый икән, исем генә язылган Яшь тә язылган, ишебезгә туры килерлек итеп паспортларны бүлештек Минеке Егор Яноша Макаров исеменә язылган иде. Ялган исемнәребезне ятлап куйдык
Узган вакыт эчендә әйберләребезне, китапларыбызны саткан идек. Тырышып- тырышып жыя торгач, кыйммәтсез рус акчасыннан мен сумга якын туплый алдым
' Торск офицерлары, үзләренә ярдәм иткән кешеләргә зарар килмәсен дип тулы исемнәрен язмаганнар
I. истәлекләрендә аларнын
Штатский киемем белән бүрегем шифаханәдә ятучы бер дустымның койкасы астына яшерелгән иле.
Лагерьның зур капкасында бер чех легионеры сакта тора иде. Австрия-Маҗарстан империясенең ватандашлары булганга күрә, чехларның ал ман телен бик әйбәт сөйләшкәнен белә идек. Сакчының янына килеп, алман телендә:
—Шифаханәдә ятучы дустымнын хәле авыр. Мине күрәсе килгән икән, ярты сәгатькә шифаханәгә барып килергә мөмкинме?—дип сорадым.
—Сезнен белән бергә барырга янәшәдә бер солдат та юк, бераз көтеп торырга туры килер.
—Хастанын хәлен бик авыр дигәннәр иде шул, мина әйтәсе сүзе бар икән, ул-бу булмагае, тизрәк барып килим дип ашыгам.
—Ярар алайса, узыгыз.
Рәхмәт әйтеп, капкадан чыгып киттем. Артымнан карап торган сакчыны шикләндермәс өчен үз-үземне иркен, табигый тотарга тырышып, шифаханә урнашкан бинага таба юнәлдем. Шифаханәнең ишекләре лагерь капкасыннан күренми торган якта иде, сакчы минем анда ничек кереп чыкканымны күрә алмый иде.
Шифаханәдә штатский киемнәремне яшерелгән урыннан алдым, беркемгә дә күренмичә ашыгып киемнәремне алыштырдым. Офицер формамны алдан ук бер иптәшкә сату турында килешеп, акчасын да алган идем инде. Формамны ул иптәшкә тапшыруларын үтенеп, шифаханәдәге дуслар белән хушлаштым. Кечкенә төенчегемне. Себернен зәмһәрир кышларында мине моңарчы турылыклы җылытып килгән иске тунымны кыстырдым, бүрегемне йөземне яшерерлек итеп басып киеп куйдым Ерактан күрүчеләр мине лагерьдан вак-төяк әйберләр сатып алырга килгән, хәзер менә култык астына төенчеген, берәүдән алган тунны кыстырып шәһәргә кайтып баручы искечегә охшатырга мөмкин иде.
Берничә иптәш “Ходай юлынны ачык итсен” дип эчкерсез теләкләр тели-тели мине коридорга кадәр озата чыкты Алар белән сонгы тапкыр саубуллашып. Аллага тапшырып, шифаханәнең ишегеннән чыгып киттем
Юнәлешне шифаханә бинасы мине лагерь капкасындагы сакчының күзеннән ышыклап торырлык итеп сайлап алдым. Шәһәргә якынаеп барганда зират кырыеннан мина таба килүче коралсыз рус солдатлары төркемен күреп алдым Боларнын яныннан узып китү минем өчен артык куркыныч булыр иде. Шундук юлымны үзгәртеп, зиратның сул ягыннан ураучы сукмакка күчтем. Мана елгасы өстендәге такта күпер күренде Аргы яктагы иңкүлектә татар мәхәлләсе урнашкан иде.
А. әфәнденең өен эзләп таптым. Үзе өйдә юк иде, хатыны: “Сез мәчеткә барып, анда көтеп торыгыз. Ул сезнең янга үзе килер,"—диде. Мәчетнен ишегалды ачык иде, кердем. Бераздан А. әфәнде дә килеп җитте.
—Үзегез генәме? Калган иптәшләрегез кайда?
—Алар да чыгып китәргә уңай форсат табып бер-ике көн эчендә килеп җитәргә тиеш.
—Сез шәһәргә чыгып йөрмәгез. Мин сезгә хәзер ашарга алып килермен. Монда кунарсыз, кичен безнен өйдән чәй дә китертермен.
Рәхмәт әйтеп, кушканча эшләдем. Август аеның ахыры иде Һава безнен яклардагы көз һавасы кебек. Төнлә төенчегемне мендәр ясап, баш астыма салдым, тунымны ябынып яттым.
Иртәгесе көнне өч иптәшем килеп җитте. Лагерьда тагын ике иптәшебез калган иде. аларны көтеп бу көнне дә мәчеттә уздырдык. Барасы юлыбызны кечкенә картадан тикшереп, фикер алыштык. Исәбебез—Уралларның теге ягына чыккач, туп-туры Одессага юл тоту. Одессадан дингез юлы белән кайтып булмаса, Добружадан урап кайтырга булыр дип фикер йөретгек. Адмирал Колчак көчләре белән Мәскәүдәге кызыл хөкүмәт көчләренен Урал тауларын чик итеп алып сугышып ятуын белсәк тә, без бу сугышны анда-санда кабынып-сүнеп торучы партизан сугышы рәвешендәрәк күз алдына китергән идек. Чынында исә бу сугыш 100-150 чакрымга сузылган тоташ фронт буенча бара икән.
Өч көннән Красноярск мәчетенең ишегалдында барлыгы алты төрек офицеры җыйналдык. Ике капитан, ике өлкән лейтенант, ике лейтенант.
Поезл Иркутск ягыннан кичке сәгать уннар тирәсендә килергә тиеш иде. А. әфәнде тоткан ике татар арбачысы безне сәгать тугызга таба станциягә китерде Купе юлчылары кайсысы багажын урнаштыра, кайсысы диваннарда утырып тора, гади халык төенчекләрен кочаклап идәнгә урнашкан иле. Без дә аерым-аерым диваннарга утырдык А. әфәнде билетларыбызны алырга кассага чиратка басты Ин башта Красноярскидан дүрт көн ераклыктагы Петропаатовск шәһәренә китәсе идек. Анда татарлар мондагыдан күбрәк икән. А. әфәнде безгә андагы күренекле кешеләрдән Я бай исеменә язылган бер хат бирде "Бу хатны бары тик Я баинын кулына гына бирегез, башка беркемгә дә күрсәтмәгез!”—дип кисәтте Ниһаять, билетларыбыз атынды. Унбиш-егерме минутка сонарып поезд да килде. Перроннын эче карашы, кырык кешелек вагоннар бөтенесе лә шыгрым тулы Кайсы вагонга гына үрелеп карамыйк, барысыннан да тупас русча тавышлар ишетелә: "Монда урын юк. кая тыгыласын?” Берничек тә урын табып урнаша алмадык. А. әфәндене лә күздән югалттык, өйрәнчек солдатлар кебек бер-беребезгә елышып аптырашып торабыз. Алты кешене бер генә вагон да кабул итми, поезд кузгалырга тора, нишләргә белми бөтенләй югалып калдык. Шулвакыт А. әфәнде күренде “Бире килегез, бу вагонда безнен татарлардан ике сәүдәгәргә юлыктым, сезне атарга тапшырам, мин атарга барысын да аңлаттым".—диде.
Яна танышларыбыз бик тере, чая ике татар иде. Габдулла белән Шакиржан Болар шундук эчтәге русларнын әйберләрен уңга-сулга әткәләп, безгә буш урын әзерләделәр. А. әфәнде белән хушлаштык. Поезд кузгалып китте
Әлсгәчә эшебез гел ун булды, юлыбызда бер киртә дә чыкмады. Шулай булса да. качышыбыз укышлы барып чыгар микән дип борчылып берничә көнебез бик киеренке узган иле Авыз исләре килеп торган ярым карангы йөк вагонында тирән йокыга талдык.
Кырык кешелек вагоннын эчен буйга тыгызлап, бүрәнә тезеп икегә бүлгәннәр Өске һәм аскы кат хасил булган. Без аскы катта, уртада утырабыз, монда тирә- якны күзәтергә әлләни мөмкинлек юк. Хәер, без тирәбездә утырган русларга карамаска тырышабыз, алар да безгә игътибар итми кебек. Сүз куша калсалар, Габдулла белән Шакиржан җавап бирәчәк дин сүз куештык. Без. имештер, базарга мал карарга баручы татарлар. Урысча әйбәт белмибез, безнен исемнән иптәшләр сөйләшә Шакиржан белән Габдулла поезд туктап торган арада ашарлык әйберләр сатып аллылар, бергәләп чәй эчтек. Беренче көнебез шулай хәтәрсез генә узып китте.
Икенче көннсн кичендә кечкенә генә бер станциядә рус полицейскийлар юлчыларнын документларын тикшерә башлады. Йөрәгебез убылып китте Кинәшеп алгач, йоклаган булып кыланырга булдык. Паспортларны татар дусларга тапшырдык, полицейскийлар белән алар сөйләшәчәк иде
Озын шинельле, кулбашлары повязкалы рус хәрбиләре эчкә керде Башлыклары русчалап документларны күрсәтергә кушты
Барча кеше документын әзерләде. Шакиржан да безгә бармак белән төртеп күрсәтеп, "без сигез кеше. Йоклап ятучыларның паспортлары да миндә" дип, документларны башлыкка сузды. Без керфек арасыннан тын да алмый күзәтеп ятабыз. Башлык паспортларны санап чыкты, иелә төшеп фонарен йөзебезгә якын китерде, менә хәзер торырга кушар дип куркып торганда кинәт кенә тураеп, паспортларны Шакиржангд кире бирде
Шакиржан белән Габдулланың каз мамыгы тутырылган зур гына ике мендәре бар иде Башлык бу мендәрләрнең берсен капшап карады да икесенә дә тышка чыгарырга кушты Шакиржан мендәрләрне күтәреп вагоннан тошеп китте Полицейскийлар да тикшерүне тәмамлап вагоннан төштеләр Без күзне уа-уа уянган булып Габдуллага шыпырт кына дәштек — Нәрсә, котылдыкмы'’
—Сез котылдыгыз да менә без тотылдык -Ни булды?
—Сабыр итегез. Шакиржан чәл итәргә маташа, ул килгәч аңлатырмын Шакиржан озак кына килми торгач. Габдулла да вагоннан төште Ни уйларга да
Ю. ә
белмибез. Бераздан сулышы капкан Шакиржан йөгереп килеп паспортларыбызны сорап алды да сигез паспорт тотып ашыга-ашыга янадан станция бинасына кереп китте Бераз торгач, Габдулла белән Шакиржан мендәрләрне күтәреп кире килделәр, поезд да кузгалып китте.
Эшнең асылын бераздан белдек. Баксан, бу мендәрләрнең эчеңдә чәй каплары яшерелгән булган икән. Базарда бик кыйммәт бәягә сатылганга күрә, бу ике татар чәйне шулай яшереп мендәр эченә тыгып алып кайталар икән Фонарь яктысы төшкәч, полицейскийлар башлыгы бу мендәрләрне күреп алган. Мендәрләр белән кызыксынып китмәгән булса, бәлкем, безнен паспортларны ныграк тикшереп, ялган икәнлекләрен тотып та алган булыр иде.
Шакиржан белән Габдулла 15 сум биреп, полицейскийларны майлаганнар, кеше башына ике фунт чәй алырга рөхсәт булганга күрә, сигез кешенен өлешенә тигән 16 фунт чәйгә хаклары булганын раслар өчен безнен паспортларны да күрсәткәннәр, шул рәвешле мендәрләрне йолып калганнар.
Безнен котыбызны алган паспорт тикшерүеннән шулай мәзәк рәвештә котылырбыз дип башыбызга да килмәгән иде.
Сәгать уннар тирәсендә Петропавловскига барып ирештек. Безгә бу хәтле ярдәмнәре тигән татар дусларыбыз белән хушлашып, станциядә төшеп калдык. Бераз тирә-ягыбызны күзәтеп тордык. Юлчыларның берише ат арбасына утырып, калганы жәяүләп кенә шәһәргә таба юл тотты. Димәк, жәяу дә барып була икән дигән нәтижәгә килеп, без дә шәһәргә таба жәяүләп кенә киттек.
Кибетләр тезелеп киткән урамга барып житкәч, кыяфәте татарга охшаган берәүдән Я. байның адресын белештек. Бу татар башта юлны сөйләп күрсәтте, ләкин безнен чит кешеләр икәнне аңлап алгач, бер яшүсмерне юл күрсәтергә дип безгә ияртеп җибәрде.
Я. байның йортына барып житкәч, беребез өй хужасы белән күрешеп, А. әфәнденең хатын ана тапшырды. Кем икәнлегебезне белгәч, Я. бай безгә кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтергә вәгъдә иткән. Мөселман диненнән булган мохтаж кешеләр татарлардагы гадәт буенча мәдрәсәләрдә яшәп тора икән, безгә дә Газизия мәдрәсәсенең бер бүлмәсенә урнашырга кушкан.
Иптәшебезнең бу хәбәренә барыбыз да бик шатландык. Юлыбыз бу юлы да унды болай булгач. Байның хезмәтчесе безне мәдрәсәгә илтеп куйды.
Я. бай Петропавловск шәһәренең—татарлар Кызыл Яр диләр—мәшһүр сәүдәгәрләреннән икән. Тире эше белән мәшгуль, мал фермасы да бар. Фәкыйрьләргә, мохтаҗларга гел ярдәм кулы суза икән. Халык үзен бик хөрмәт итә, руслар арасында да дуслары бар ди. Чыннан да бик мөхтәрәм, асыл зат иде.
Бер көнне безне өенә кичке ашка чакырды. Аштан сон залдагы китаплары арасыннан Истанбулда басыла торган "Шәһбал" җыентыгының—ул заманда Төркиядә чыга торган ин затлы журнал—төпләмәләрен чыгарып күрсәтте. Ватаныбыздан бик ерак җирләрдә Истанбул манзараларын карап утыру күңелләребезне нечкәртеп җибәрде.
Әнгәмә барышында Я. байга Одессага таба юл тотарга дип план коруыбызны да сөйләп бирдек. Ул бу уебызны хупламады.
—Колчак Себерне кулында тотып тора, мәгәр руслар Русиянен эчендә дә бик көчле. Моннан 300 чакрымнан сон сугыш аланы башлана, сез бу аланны, ай-һай, имин генә уза алырсыз микән. Мин үзем русчаны русларның үзләре кебек сөйләшә белсәм дә, ул тирәгә бару турында башыма да китерә алмыйм Өстәвенә 150 чакрымнан соң хәрби идарәдән махсус рөхсәте булмаган кешеләрне поездга да утыртмыйлар.
—Алайса безгә нәрсә киңәш итәсез?
—Монда безнен татар җәмәгатенең яклавы астында яшисез. Тагын бераз торыгыз әле, аннары күз күрер,—диде бай. Аннары шулай дип тә өстәп куйды:
—Дала һавасына түзәрлек чыдамыгыз булса, бер котылу юлы бар барын. Моннан 250 чакрымдагы бер урыннан Төркестанга дөя кәрваны кузгалырга тора. Бу кәрванның хужасы минем дус, аңа хат язармын, ул сезне Төркестанга чыгарыр, анда хәтле барып житә алсагыз, эшегез уңайлашыр. Андагы халыкның күбесе русча
белми, сез дә аларнын арасында артык күзгә ташланмассыз. Халыктан ярдәм күреп Иранга чыгарсыз, аннан инде ватаныгызга да ерак калмый Бу планнын барып чыгуы ихтимал, бөтен кыенлыгы бер айлык кәрван сәяхәтенә чыдауда.
— Бу мәсьәләне иптәшләр белән тикшереп карыйк, карарыбызны сезгә белдерербез.—дип. байнын самими һәм ягымлы мохитыннан аерылдык
Бай үзе һәм анын бәген гаиләсе шул хәтле ярдәмчел иде ки, безгә күрсәткән яхшылыкларынын әжерен ничек кайтарырга белмичә оялып бетә идек. Беребезнең башы авыртканын белеп алсалар да кирәкле им-том илтергә хезмәтчеләрен йөгертәләр. Байнын әнисе, мөхтәрәм байбичә. һәр иртәдә яна сауган сөт җибәрә иде
Бу гаиләнен шул рәвешле безгә күрсәткән ярдәмнәрендә төрек милләтенә чиксез мәхәббәтләре чагылыш таба иде.
Бер көнне сүз арасында лагерьдагы итсехчекне. ат ите ашаганыбызны әйтеп киттек. Руслар пешереп биргән ат ите бик әче. озын жепселле була торган иде. ничарадан-бичара гына ашый идек дип, хатирәләребезне уртаклаштык.
Бай татарларның ат ите ашаганын, теләсәк безгә аягына дага кагылмаган тай итеннән әзерләнгән теленне йотардай тәмле казылык җибәрәчәген әйтте Бай җибәргән казылыкны бик ошаттык, чыннан да авызда эреп кенә китә иде
Байнын кинәшен бераздан кабул иттек. Инде сентябрь ае узып бара, эшне тиз тотмасак. Ссбернен ул мәшһүр кышы безне язга кадәр бу шәһәргә бикләп куячак. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. дала сәяхәте, чүлнен суык төннәре безне куркытмый Әмма дә ләкин безнен өчен бөтенләй билгесез булган бу дөнья бераз өркетә Бу кәрванчылар ышанычлы кешеләр микән сон'* Берничә сум акчабызга кызыгып безне бер-бер хәл итмәсеннәр тагын
Бу борчуларыбызны байга ачып биргәч, безне менә бу сүзләр белән тынычландырды ул.
Казакълар1 күчмә халык булса да. диннән бихәбәр түгел, билгеле, авылларында дин укытучылары, ишаннары бар Алар ишаннарга олы хөрмәт белән карый, сүзләреннән чыкмый. Мин моннан 500 чакрым ераклыктагы бер авылнын ишанына хат язармын Сезнсн исән-сау барып җитүегезне ул мина хәбәр итәр Бер-бер шигем була калса, сезне куркыныч астына куймас идем.
—Сезгә ихлас ышанабыз, бик зур рәхмәт Алайса кайчан кузгалабыз'*
— Кәрван хәзер моннан 250 чакрым ераклыкта тора. Даланың кырыенда дөяләрне утлаталар Аларга оч арба бодай җибәрәсем бар. сезнен өчен тагын икс арба кушармын Арбаларны безнен татарлар алып барыр Алар юлны әйбәт белә Бер- ике рус авылын узганнан соң ары юлла бер рус та очратмассыз Инде казакъ даласына кереп киттегезме. Төрксстанга хәтле русларнын исе дә юк
22 сентябрьдә таннан торып юлга чыгып китәргә карар бирдек Бу арада шәһәрдәге татар кибетләреннән юлда кирәгердәй төрле әйберләр алдык.
Я. бай белән хушлашлык. Бай казакъларның кәрван башлыгына һәм ишанга язган хатларын бирле Арбачыларны ныклап кисәтте, “Кадерле миһманнарны кәрван башына исән-сау тапшырганыгызны мина белдерерсез”,—диде
Соныннан белдек, безгә сиздермичә генә арбачыга безнен дүрт-биш көнлек ихтыяҗыбызны күрерлек акча да биргән Ходаем, ни кадәр асыл рухлы кешеләргә гуры китерден безне!
22 сентибрьнсн иртәсендә биш арба белән Петропавловскинын татар мәхәлләсеннән юлга чыктык. Олырак яшьтәге арбачылар йөк арбаларын алып бара, безнен өсте ябулы арбаны Хәкимҗан исемле яшь татарнын идарәсенә бирделәр Хәкимҗан рус армиясендә ефрейтор булып хезмәт иткән икән, куәте ташып тора торган яшь ир. Юлда без мөмкин булган кадәре беркем белән дә аралашмаска сүз куештык. Кирәк-ярак сатып ачу кебек эшләрне Хәкимҗан башкарачак иде
Инде көз. агачлар яфрак коя. Урман эчендәге туфрак юлдан барабыз, әле ярый ннгыр яумый, юл сахчык була качса, арба кузгала да ачмаган булыр иде
Берничә рус авылын уздык Хәкимҗан авылны чыгып житәрәк бер урында
1 Текстп» "кыргыз" диелгән Белгәнебезчә. 6> вакытларда кыргыз дип казакъларны атаганнар кыргызларны Ш и кыргыз1 каПсак дип Портканнвр Бүгенге атамаларга ярашлы булсын очеи тексттагы кыргыз исеме ТОрЖСМОДО казакька үзгәртелде
арбаларны туктатып, үзе кире авылга китеп бара, авылдагы кешеләр белән сүз алыша, аларны тәмәке белән сыйлый, кыскасы, үзен бездән шикләнергә нигез калдырмаслык итеп тота иде. Тимер юллардан еракта калган, куе урманнарнын кочагына сыенган бу авыллардагы халыкнын тышкы дөнья белән кызыксынырга әлләни нияте дә юк иде шикелле.
Авыллар күбесенчә кин итеп ясалган озын юлнын ике ягына тезелеп киткән агач өйләрдән гыйбарәт. Авылның уртасында агач чиркәү тора.
Өйләрне калын бүрәнәләрне бер-берсенен өстенә тыгызлап өеп куеп төзегәннәр, һәр бүрәнәнең ике очында балта белән юнып ике тигез киртек ясыйлар, бүрәнәләрне бу киртекләрдән бер-берсенә эләгеп торырлык итеп өсте-өстенә өяләр, аннары бүрәнә араларын көймә палубасын эшкәрткән сыман мүкләп сумалалыйлар. Өйләрнен тышкы диварлары менә шушындый калын тоташ массадан хасил була, түбәне калын табаклы калай белән каплыйлар, калайны кызыл яки яшел төскә буйыйлар.
Гомумән алганда. Русия белән Себернен урманы мул булган төшләрендә авыл өйләре гел шушындый рәвештә була. Боларнын ишекләре һәм тәрәзәләре бик ныгытып ясала. Мич өйнең эчендә була, бу мичтә икмәк тә пешерәләр, шул ук вакытта җылысыннан да файдаланалар.
Төркестан кебек урмансыз җирләрдә өйләрне кирпечтән салалар.
Хәкимҗан безне Каре дигән ерак губернадан ярминкәгә мал карарга килгән татарлар дип таныштыра. Ул “ерак губернамны надан авыл кешеләре генә түгел, бераз хәреф таныган руслар да белә алмый иде. Бер тапкырында Төркестанда бер кызыл офицер “Каре наш или ваш?” дип сорады. Шул рәвешле наданлыгын ярып салучы бер бу кызыл офицер гына булды. Күбесе исә исемен ишетмәгән губерна турында сорашып торуны да кирәк тапмый иде.
Тимер юлдан ераклаша барган саен авыллардагы халыкның йомыкыйлыгы да арта бара. Авылларыннан узып баручыларга карата бернинди дә кызыксыну галәмәте күрсәтмиләр. Авыллар барган саен тагы да артта калганрак, тагы да пычраграк була иде, чиркәү алдындагы мәйданда дуңгызлар борыннары белән пычрак сөреп йөри, шунда ук бала-чага уйный.
Мона хәтле исән-имин генә бару безнең күңелләрне күтәреп җибәрде. Без инде авыл кешеләреннән качмыйбыз, Хәкимҗан белән бергә әңгәмәгә кушылып китәбез. Берәр узып киткән авылны атап, шул авыл кешесе икәнебезне, андагы кыен хәл- әхвәл. чиркәү янындагы кибетнең такырланып калуы һ. б. шуның ише гадәти әйберләр турында сөйләшкән булабыз. Сугыш чоры нужасыннан иза чигүче авыл кешеләре безне ихлас күнелдән ышанып, теләктәшлек белән җөпләп тынлап тора
Урманнар сирәгәя бара, көз вакытының аллы-гөлле урман манзарасыннан әкренләп ялангач далага күчәбез. Сазлыклы кечкенә күлләр өстендә меңләгән кыргый үрдәк пырылдап оча
26 сентябрьнең кичеңдә Имәнтауга барып җиттек. Без күргән беренче казакъ авылы иде бу Хәтта мона авыл димичә, күчмә казакъларның бер тукталыш урыны дип әйтсәк дөресрәк булыр шикелле. Чөнки казакълар, тирә-якта хайваннарын туендырырлык үлән калмагач, тирмәләрен дөяләргә төяп күчеп-күчеп китәләр, авыл торган урынны күрсәткән билге булып чишмә яки кое гына торып кала. Шуңа күрә казакъ авылына “су башы” дип тә әйтеп була.
Имәнтау тигезлегенә дөяләр таралган, чәнечкегә охшап торган биек үләннәрне чәйниләр, бер тирмәнең тирәсенә дөяләргә төяр өчен пар-пар булып бәйләнгән, бодай тутырган капчыклар өелгән, тирмәгә кереп-чыгып үз эшен карап йөргән хатын- кызнын башы-йөзе ачык, нәкъ бездәге йөрек яки төрекмән кабиләләрендәге кебек.
Хәкимҗан белән без утырып торучыларны “Әссәламегаләйкем!” дип ихлас күңелдән сәламләдек. Исәнләшкәч, Хәкимҗан кәрван башына Я. бай язган хатны бирде.
Иске тунын билбау белән кысып буган, аяк бөкләп угырган урта яшьләрдәге казакъ агайның кысык күзләре хатны укып чыкканнан сон тагын да ялтырабрак китте. Елмаеп безгә күз йөртеп чыкты, "Аман-әсәнме!” дип берәм-берәм хәлебезне белеште, кулларыбызны кысты.
—Тивәләр (дөяләр) туйды, ике көн эчендә кузгалып китәрбез Ходайнын ярдәме белән сезне ишан хәзрәткә кадәр илтеп куярбыз Ләкин казакълар фәкыйрь кешеләр, хайван хакы итеп ни бирерсез?
Озак сатулашып тормыйча гына кеше башына 50 сумнан аңлаштык.
Кәрван башы Хәкимҗанга
—Без бу мохтаҗларны Ходай ризасы өчен генә дә илтеп куяр идек тә. үзен дә куреп торасын, болар йөкле дөяләргә атланып барасы, хайван хакын алдык, байнын хәтере калмасын,—диде. Аннан сон безне исән-сау кабул итеп алганын белдереп байга кыска гына хат язды
Арбачылар бодайны казакъларга саткач, кире кайтырга кузгалдылар. Я байга шулхәтле ярдәмчеллеге өчен олы рәхмәтебезне тапшыруын үтенеп, Хәкимжан белән берәм-берәм хушлаштык. Я байның ярдәме һәм планы булмаса. качышыбыз Петропавловскила ук терәлеп калган булыр иде. Себернен зәһәр кышы безне шәһәргә бикләп куйган булса, нишләр идек'’
Казакълар белән дә, татарлар белән дә тел ягыннан авырсынмыйча аралашабыз Илебездә Кырым мөһажирләренен сөйләшкәнен гел-гел ишетеп торганга күрә, татарларның телен бер дә авырсынмыйча андый идек Казакъ теле безгә татар теленсн гадирәк, сүз хәзинәсе бераз ярлырак рәвеше булып тоелды Мәсәлән, казакълар “күчәмез” дип әйтәләр, монын мәгънәсен безнең “гөч" (күчү) сүзеннән аңлап була. “Нан ашамыз” дисәләр, фарсы телен белгәнгә күрә. ”нан''нын “икмәк” икәне, “ашамыз” сүзен бездәге “ашчы” сүзеннән фикер йөртеп, “икмәк ашыйбыз" дигәннәрен аңлап ала идек.
“Кудук" сүзенең “кос” икәнен белеп алгач, “кудук башына төшәмез" җөмләсен аңлау бер дә авыр булмый иде.
Без казакъларны җинсл аңласак та, алар безне аклап җиткерми иде Шуна күрә сөйләшкәндә телебезне үзгәртеп, казакъ теленә охшатырга тырышып сөйләшә идек Мәсәлән: “Коега кайчан барып җитәрбез?” дип сорарга теләсәк. "Кайда кудук башына барамыз?" дип әйтә идек
Кайбер диалект аерымлыкларын исәпкә алмаганда. Әрзәрумнан Владивостокка кадәр нигездә уртак төрки телдә сөйләшеп аклашып була.
Алтай тауларында туып, төньякка таба агып ятучы Иртеш елгасы белән көньяк Урал таулары һәм Урал елгасы арасындагы киңлекләр картада Казакъ далалары дип күрсәтелә. Даланын җәе дә, кышы да кырыс Монда офыклар ачык диңгездәге кебек күз җитмәс ераклыкларга сузыла. Бер тамчы су булмаган бу корылыклы тигезлек офыкка кадәр буп-буш булып сузылып китә, ник шунда бер калкулык, агач яисә кеше булсын Бу бушлык өстендә кайвакыт күзебезгә кечкенә күл шикелле каралып торган тактар чалынса да, якыная төшкәч бу таплар ялгызы гына торган тирмә белән бер-ике дөягә әверелә, шулай итеп миражның безне алдатканын анлап ала идек
Далада коньякка таба саксаул исемле куактан зуррак, агачтан кечерәк үзенә бер төрле үсемлек үсә. Бу үсемлекнең ботаклары коп-коры, шыртлап тора, аны ягулык итеп кулланалар. Революция елларында руслар Төрксстан тимер юлларын менә шул саксаулны ягып эшләттеләр Яңгырлар әйбәт яуса, далада тәбәнәк кенә үлән үсә. Казакъларга менә шул үлән кирәк тә инде Корырак җирләрдә тимьян җитешә, дымлы урыннарда камыш сабаклы үсемлекләр күрен гали
800 километр буенча беркайда да сука яки сабан очратмадык Казакълар игенчелекне бөтенләй ташлаган, хайван асрап көн күрә. Бу халык ат, дөя, сыер, сарык, кәҗә тота, тире, йон, май сатып, үзенә кирәкле бодай, тоз. чәй ише әйберләрне сатып ала
Казакълардагы кебек кин күләмле хайванчылык өчен киң алан кирәк Казакълар үлән беткәч тә ул урыннан янасына күчеп китә җәйләрен төньякка. Себертә таба, кышларын исә кире юнәлештә күченеп, шулай әйләнеп Йөри Бу күчмалек казакъмын канына сенгән. безнең өчен үэебезнен мәхәлләбез ни булса, казакъ очен бу мен километрлык киңлекләр дә шул. ул алармы уч төбе кебек белә, анын өчен 800 километр арадагы кос безнең мәхәллә чишмәсе кебегрәк
Казакъ күрше тирмәгә дә җәяү бармый, атка атланып бара, һәр тирмәнең янында иярләнгән ат тора Балаларны кечкенә яшьтән үк иярсез атнын сыртына куеп атта
йөрергә өйрәтәләр. Бер тапкырында унбиш яшьләрендәге бер казакъ кызының атын бар көченә чаптырып өч йөзләп елкыны куып барганын күрдек. Болар—Урта Азия дал&тарынын ковбойлары Менә дигән җайдак булсалар да. казакълар һич тә сугыш чукмары түгел, тынычлык сөюче халык, арат арында бер генә коратлы кеше дә күрмәдек. Ауда да корал кулланмыйлар, лачын кошы белән аулыйлар. Кайчак уз араларында хайван урлау вакыйгалары булгалый икән.
Казакъ тирмәсен кәкре очлы 10-12 колганы түгәрәк буенча бастырып куеп, боларнын өстенә калын киезләр ябып, киезләрне баулар белән бәйләп куеп ясыйлар. Тирмәнең очында төтен чыксын өчен тишек калдыралар. Тирмәнең эчендә яту урыннарын түр бүлмәдән бүлеп аерып куялар. Һәр тирмәдә ярым түгәрәк рәвешендәге казан, өчаяк, агачтан уеп ясалган поднослар, самавыр була.
Хатын-кызларнын йөзе ачык, башларына кигән биек башлыклары белән бездәге төрекмән кабиләләрендәге хатыннарга охшап торалар. Өч итәкле күлмәк кияләр.
Хатын-кыз кымыз ясый, киез баса, су ташый, кер уа; ягар өчен шайтан таягы яки чыбык-чабык җыю, сөт саву кебек эшләрдә дә катнаша.
Кымыз ясар өчен бияләрдән сауган сөтне зур турсыкка салып, бездә катык ясар өчен сөткә оеткы салган кебек, иске кымыз кушалар. Бу турсыкны учакның янына элеп куялар, килгән-киткән кеше турсыкның тар авызыннан эчкә тыгып куелган таяк белән сөтне бутап ала, ничәдер көннән кымыз өлгереп җитә. Кымыз—сыра шикелле көч бирә торган, хәл кертеп җибәрә торган эчемлек, касә тутырып эчеп куйсаң, тук та тота. Рус докторлары кымызны үпкә чире белән интегүчеләргә киңәш итәләр.
Бер авылда казакъ байларыннан берничәсе безне ашка чакырды. Мәҗлестә кунаклар озын палас өстенә кара-каршы аяк бөкләп утыралар, уртада агач подносларда түбәләмә өелгән пешкән ат ите, касәләрдә—кымыз. Бишенче, алтынчы кымыз касәсеннән соң кәефле генә гөрләшү башлана.
Кунаклар подностан ит кисәге алып дусларынын авызларына куеп сыйлыйлар. Мондый хөрмәтне кире кагарга ярамый, югыйсә сине сыйлаучыны үпкәләтәсең. Без бу гадәтне белгәнгә күрә, мәҗлеснең кәефен уртаклашып, казакълар авызыбызга куйган ит кисәкләрен рәхәтләнеп ашадык, үзебез дә аларны сыйладык Кымыз касәләре бушап-тулып кына торды...
Бер авылда казакъ туена туры килдек. Яшь кызлар җыелышып дарбука1 кагып казакъ көйләрен көйлиләр. Рәт-рәт алтын тәңкәләр тезелгән башлык кигәннәре, күрәсен, бай кызлары булгандыр. Яшь егетләр атта ярыштылар. Кияү кеше кайбер өй әйберләре белән бергә күп кенә мал да бүләк итәргә тиеш икән. Туйга халык шагыйрьләре—акыннар да килгән иде. Кәрванчылардан безнен кем икәнлегебезне белеп алгач, акыннар безнен хөрмәткә сазларында уйнап, Әнвәр пашаның1 2 офицерлары үзләрендә кунак булганлыгы турында көйләп киттеләр.
Петропавловскинын көньягындагы Имәнтаудан Төркестан тимер юлы өстендәге Ак Мәчет станциясенә 25 көндә барып җиттек. Юл буенча бер генә рус авылын да, бер генә рус кешесен дә очратмадык. Казакъ юлдашларыбыз бик ышанычлы, безгә карата искиткеч җылы һәм самими булганга күрә, безнен өчен күнегелмәгән шартларда узган бу сәяхәтнең мәшәкатьләре безне һич йончытмады.
Тарих китапларында борынгы заманнарда Урта Азиядән кузгалып киткән кәрваннарның Урта диңгезгә кадәр барып җитеп Финикия шәһәрләренә мал китергәннәрен укыган идек. Меңнәрчә ел элек йөреп торган кәрваннар белән хәзерге замандагы кәрваннар арасында бернинди аерма юк. Уртача кәрван 200-500 дөядән барлыкка килә. Ин алда баручы дөягә юлны белүче, тәҗрибәле кеше атлана. Ин алдагы дөя бик озын атлап баручы эре хайван да, вак атлаучы кечкенә дөя дә булмаслык итеп, кәрвандагы бөтен дөяләр арымыйча үз җайлары белән иярерлек уртача тизлек белән баручы уртача дөя сайлап алына.
1 Чүлмәк рәвешендарәк барабан.
2 Әнвәр паша (1881 - 1922)-төрек сәясәт эшлеклесе, "Иттихат вә тәрәккый партнясенсн лидерларыннан берсе Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясенең хакимияте “Иттихат вә тәрәккый" партиясенең кулында була, бу вакытта Әнвәр паша сәясәттә әһәмиятле роль уйный Госманлы империясе сугышта җиңелгәч, Әнвәр паша Урта Азиягә китә һәм анда Совет хакимиятенә каршы көрәш оештыра. 1922 елда кызыллар белән сугышта һәлак була
Дөяләрне йөкләгәндә дә хайваннарның куәтен исәпкә аталар 150ләп дөяне берсенен тезгенен икенчесеиен өркәченә бәйләп, бер тезмә ясыйлар. Дөяләр 150дән артык булса, артып калганнарын аерым тезмәгә тезәләр, һәр тезмәнең башына, уртасына, ахырына дөячеләр куела. Дөя бататарына йөк йөкләмиләр, атар тезмәдәге аналары янәшәсендә иректә бара. Юлда берәр дөя авырып китсә, йөгенен күп өлешен башка дөяләргә күчереп, йөген жинеләйтәләр
Казакъ дөясе—бездәге һәм Гарәбстандагы дөяләргә караганда күпкә эрерәк, суыкка чыдамлы Урта Азия дөясе Бу дөяләрнең муеннарындагы йоннарнын озынлыгы 60 сантиметрга кадәр житә. чүл эссесенә дә. кыш челләсенә дә түземле булалар. Юлга чыгар алдыннан дөяләрне салам һәм көрпә катнаштырылган камыр йомарламнары белән тукландыралар, иртәдән кичкә кадәр утлаталар Шуннан сон ашказаннарына тутырылган запасны күшәү һәм кичләрен өч сәгать чамасы гына утлап алу дөяләргә юл ахырына кадәр житә
Дөяләрнен бөтен кирәк-ярагын—бауларны, йөк иярләрен, кылдан үреп ясалган капчыкларны казакълар үз куллары белән ясый Монын хәтле эре гәүдәле хайваннарны даланың уртасында максатка ярашлы рәвештә куллану, билгеле сәгатьтә утлауга чыгарып билгеле сәгатьтә жыеп алу. тезләндерү, йөкләү, билгеле вакытта кәрванны юлга чыгару—шактый катлаулы эш Ләкин казакълар бу эшләрне жинсләйтерлек чараны тапканнар. Бу чара белән биш яшьлек бала да дәү дөяне тынлата ала.
Доянен бала чакта ук борыннарындагы пәрдәләрен тишеп, каты агачтан юнып ясалган таякчык тыгып куялар, анын бер очы кадак эшләпәсе сыман юанрак була, икенче очына калын тире кисәген беркетеп, таякчыкны дөянен борыныннан чыкмаслык итәләр. Дөя үсеп җитеп хезмәткә кергәч, борынындагы бу таякчыкка җеп бәйләп куялар Жепне тарту дөянен борынын уңайсызлый, авыртуга түзмичә, дөя әмерләргә буйсынырга мәҗбүр була. Шул рәвешле, ияр яки башлык тагунын кирәге дә калмый Хайваннарны яклау оешмалары бу ысулны хупламас иде. билгеле, ләкин казакълар сүзенә караганда шактый холыксыз хайван булган дөяләрне тыңлатуның бирдәнбер чарасы бу икән.
Кәрван кояш баюга оч сәгать кала су башына туктала Башта дөяләрне чүктереп, йөкләрне бәйләгән бауларны бушаталар Дөяләрне янадан торгызып иреккә җибәрәләр, йөкләре шунда чүгәләг ән төшләрендә торып кала Дөяләр оч сәгать чамасы якын-тирәдә йөри су эчә Караңгы төшкәч, аларны җыеп алалар һәр дөяне үз йөгенен уртасына чүктерәләр Тамагы туйган хайван шуннан сон торып йөрми Тан атарга оч сәгать кала кәрванчылар торып, дөяләрнен йөген бәйләп беркетәләр. Бу эш тәмам булгач, бөтен дөяләрне аякка бастыралар Кәрван кузгалып китә. 12 сәгатьтә кәрван 30-35 чакрым юл үтә. Су башы ерак булганга күрә ике тапкыр 40 чакрым барырга туры килде
Бөтен сәяхәт буенча өч мәртәбә генә авылга тукталып тирмәдә кундык. Калган төннәрне ачык һавада яттык. Казакълар таң тумас борын торырга күнеккән халык, һәрвакыт бездән иртәрәк торып. “Әйдәгез, торыгыз, дояләрегезнен йөген бәйләгез!" дип безне уяталар иде Без йөкләрне бәйләргә булыша идек, ләкин тәҗрибәсез булганга күрә озаклап маташабыз, ике-оч дөяне йөкләгәнче казакълар егермеләп дөяне йөкләгән була. Дөресен әйткәндә, йокыдан ачылып бетмәгән күмерне уа-уа. төнге суыктан куырылып лоя йөкләү бер дә күңелле эш түгел икән. Ләкин кәрван юл графигыннан тайпылмасын өчен моны эшләргә кирәк иде
Кайвакыт казакълардан тагын күпме юл калганын сорыйбыз. Сәгать яки чакрым белән әйтем, шактый төгәл җавап бирәләр иде
Дөя чүгәләгәндә һәм чүгәләгән хәлдән торганда өркәчләре бик каты селкенә, яхшылап тотынмаган булсам, мәтәлчек атып очып төшәсең. Шу на күрә менгәндә дә. төшкәндә дә дөяне чүктермәү яхшы. Казакъ ысулы буемча ин кулае—басып торган дөягә менү Ул бодай була: дөянен борынындагы жепне тартып башын илерәсең, йөзеңне өркәчләргә юнәлтеп дөянен муенына атланасын, жепне бушаткач, дөя башын күтәрә, шул вакытта сине катапультадан атып җибәргән шикеллерәк итеп өркәчләренә тоба ыргыта Сиңа өркәчләрдәге йоннарга тотынып капчыклар уртасына ждйлап утырасы гына кала
СИН ИЙВЛР
Төшкәндә исә дөянен муеныннан аска гына шуасы. Бер-ике тапкыр менеп- төшеп карагач, җайлашып китәсен. бер авырлыгы да юк.
Корабльләрдә һәрвакыт дежур күзәтүче булган шикелле кәрванның иң башындагы дөядә һәрвакыт уяу булырга тиешле бер казакъ бара Ул төнлә йолдызлардан, көндез тояк эзләреннән, тизәкләрдән юнәлешнең дөреслеген күзәтеп бара. Бер мәртәбәсендә кәрваныбызның капитаны юлны югалтты. Доянен өстендә аягүрә басып офыкларны карап чыкты, ахырда даланын соры үләннәре арасында күренер-күренмәс беленеп торган ерактагы ноктачыкны шәйләп алып, юнәлешне турылады. Кәрван башлыкларынын эз табу һәм кое якынлыгын сиземләү сәләтләренә барыбыз да хәйран калдык.
Дөяләрне бер-беренә тоташтырганда борыннарындагы таякчыкка калын бау бәйләмиләр. Таякчыкка нечкә генә йон җеп бәйлиләр, бу җепкә тоташтырылган калынрак бау бер дөяне икенчесенә куша. Нечкә йон жепнен хикмәте шул: әгәр дөя арып китсә, җилкә калкымы яраланса, хәлссзлектән алдагы дөянен тизлегенә җитешә алмый башласа, бау киерелә башлый. Күпмедер вакыттан соң йон җеп өзелеп китә, жепнен калынлыгы дөянең борын пәрдәсен ертмыйча өзелерлек итеп исәпләнгән була. Жеп өзелеп алдагы дөя әз генә ераклашуга арттагы дөя белән кәрванның калган өлеше туктап кала. Дөяче шундук алгы очка: “дөя^ купты!” дип сөрән сала. Алгы як та туктап, хәлсез дөянен йөген бушаталар. Йөкне башка дөяләргә тигезләп бүләләр, дөянең үзен кәрванның койрыгына күчерәләр яисә кәрван тышына чыгаралар.
Кәрванда без дә казакълар шикелле тукландык. Ит мул, икмәк юк Юлда очраган көтүләрдән сарык сатып алабыз. Казакълар сарыкны пәке белән генә суеп тазарта. Итләрне ике өлешкә бүлеп, ике дөягә куябыз.
Кичен су башына туктагач, беренче эш итеп учак хәстәрлибез. Кайсыбыз чыбык- чабык, кайсыбыз бездән алда узган кәрваннардан калган тизәкләрне җыя. Тизәкләр арасында ин яхшы янучысы дөя тизәге булыр. Кып-кызыл төскә кереп куәтле эссе бирүче дөя тизәген тизәкләрнең антрациты дип атап була.
Ярым гөмбәз формасындагы казакъ казанына ит турап салып, шуны пешерәбез. Кайнап торган шулпага берничә камыр кисәге дә кушып җибәрәбез. Бу камырларны кечкенә уклаулар белән үзебез җәябез. Ашарга утыргач, кеше башына берәр кило ит белән бишәр кисәк пешкән камыр төшә иде. Дөресен әйткәндә, икмәксез ит ашый идек. Казакъларда он әз, шуна күрә далада икмәк пешерү гадәтләре юк.
Аштан сон чәй эчәбез. Учакта су кайнатып Я. бай бүләк иткән кирпеч чәйдән' сындырып алган кисәкләрне кружкаларыбызга салып пешерәбез. Хәер, җыелып торган мүкләнгән суларны башка төрле эчеп тә булмый иде. Кайбер урыннарда су бик тозлы да була торган иде.
Кирпеч чәй дигәннәре менә шундыйрак әйбер: фабрикада чәй катнашмасы ясаганнан сон төптә җыелып калган чәй тузаннарын пресслап калын шоколадка охшаш тәгәрмәч формасына кертәләр. Моны пәке белән кайнар суга кырып салсан, менә дигән чәй була. Төрле-төрле чәй катнашмаларыннан барлыкка килгәнгә күрә бу кирпеч чәйнен тәме искиткеч шәп иде.
Ашап алу шулай кичләрен генә, тәүлеккә бер мәртәбә була иде. Шулай да без көндез дөя өстендә кимергәләргә дип яныбызга бераз сөякле ит кисәкләрен ала торган идек.
Бер тапкырында сарык итебез бетте, сатып алырга юлла сарык көтүе дә очрамады. Бер казакъ безгә дөя ите әзерләде, ләкин анын пешүен сәгатьләр буе көтәргә туры килде, җитмәсә каеш кебек бер нәрсә булып чыкты.
Шул рәвешле, сәяхәтебез буенча бердәнбер ризыгыбыз ит белән чәй булды.
Өченче октябрьдә Бикташжан авылына таба юл алып ятканда бик каты җил исә башлады, күп тә үтми бу җил күз ачырмаслык буранга әверелде, башта кар катыш янгыр. аннары бурап-бурап тоташтан кар яварга тотынды Дөяләрнең өстендә аякларыбызны алмаш-тилмәш астыбызга кыстырып утырып җылытырга тырышабыз. Бер аяк оегач, икенчесен кыстырасын. Буран булгач, кәрван өчен юлдан язу
' Таһсин Ийбар такта чәйне "кирпеч чәй" дип язган
куркынычы да артып китте Казакълардан тәҗрибәлерәге ин баштагы дөягә күчеп утырды, өсләреннән кар себереп торган иске эхләрне ничек тә күздән югалтмаска тырышып бара-бара, билгеләнгән вакыттан шактый кичегеп авылга барып ирештек.
Бу авыл ярыйсы гына зур икән, 50-60 тирмә тора Авыл борчу эчендә иде Көчле бураннан көтүләр бер-берсенә буталып беткән, кәжә ише вак баш хайваннардан бер өлеше югалган, шуларны эзләргә дип төрле якка җайдаклар китеп тора. Безне тирмәләрендә кунак иттеләр, шулай итеп мондый кар-буранда тышта кунудан котылдык.
Иртәгесе көнне буран тынган иле. Жир өстендә кар булганга күрә, кәрван ул көнне көн яктыргач кына юлга кузгалды Кичкә таба кәрванчылар безне тапшырып калдырасы ишаннын авылына барып ирештек.
Ишан үзенә күрә белемле, акыллы зат иде Безнен кәрван башлыгы ишанга Я бай язган хатны бирде. Ишан: “Сез юл килеп арыгансыздыр, берничә көн бездә кунак булып торыгыз, шул арада сезне Төркестанга җиткерерлек чараны Агтаһы Тәгаләнең ярдәме белән табырбыз. Мондый һавада сезне теләсә кем белән җибәрә алмыйм. Үзе дә. дөяләре дә ышанычлы булган кешене табарга кирәк",—диде
Күңелебездәге бердәнбер теләк ватаныбызга мөмкин булган ин тиз вакытта барып ирешү теләге булса да. бу яхшы күңелле кешеләрнең саклык йөзеннән безне тоткарлавына карышмыйча күнүдән башка чарабыз юк иде.
Ишан безне үз тирмәсендә кунак итте Биш көннән сон безгә ышанычлы юл күрсәтүче һәм дөяләр табылды, ул арада көньяктан искән җылы җилләр һаваларны да йомшартып җибәргән иде.
Түрәкол исемле дөяченең җитәкчелегендә җиде дөя белән юлга чыктык Түрәколга сәяхәтебезнең акчасын алдан ук түләп куйдык. Ишан хәзрәт Түрәколга безне Төркестаннын Ак Мәчет каласындагы Жиһанбәй исемле бер танышына тапшырырга кушты, безне исән-имин илтеп җиткерергә дип ныгытып кисәтте. Түрәкол яхшы күңелле, диндар кеше иде. Юлда барганда анын чыннан да ишаннын ышанычына лаеклы тәҗрибәле юл күрсәтүче булганлыгын күрдек.
Бер-икс тәүлек бик тә буш, кеше яшәми торган урыннардан бардык. Барган саен саксавыл күбәя бара. Бу безгә бик тә ярап тора, чөнки төннәрен җылыныр очен тизәк урынына саксавыл ягабыз. Һаман көньякка таба барсак та кыш артыбыздан калмый куып килә, җилсез генә кар явып тора. Кичләрен Түрәкол дөялөрнен остсндә йөрткән киезләрдән кечерәк кенә чатыр корып куя. чатырнын керешенә саксавыл өеп ягып җибәрәбез Күмеренең җылысы танга кадәр җитә Бер тапкырында төнлә ерактан бүре улаган тавыш килде. Беребездә дә корал юк. бары тик Түрәколнын киңәше белән учактагы утны сүндермичә саклап тоттык Бүреләр уттан курка икән.
Инде Төркестанга якынлашып киләбез, анда-санда агачлар күренгали. димәк, чүлдән чыгып барабыз Түрәкол еракта күренгән яшеллекнен Сыр-Дәрья үзәне икәнен әйткәч, барыбыз да әйтеп бетергесез сөендек Болай булгач, сәяхәтебезнең икенче этабы да унышлы рәвештә тәмам булды
Киртләч-киртләч булып торган бер калкулыктан аска төшкәч, алдыбызга камышлы сазлык килеп чыкты Сулары яртылаш туңган, кырыйларына боз каткан Түрәкол билдән суга кереп, дөяләрне берәм-берәм үзе генә белгән сукмаклардан теге якка чыгарды.
Чүлдә узган бер ай вакыттан сон янадан урман, бакчалар һәм кирпеч өйләр күрдек. Себердән котылу шатлыгы күңелләребезне күтәрде Торксстанда бик аз кеше генә русча белә, безнен ярым-норты русчабыз монда беркемдә дә шик уяндырмас. Я бай чыннан да бик урынчы кинәт биргән иде.
Егерменче октябрьдә җиде дөя остсндә чып-чын төркестанлылар кебек Ак Мәчет каласына барып кердек. Ишан хәзрәтнең танышы Жиһанбәйгә барып гоштск Түрәкол дөяләрне бер кәрвансарайга илтеп куйды, кичкә таба безнен белән хушлашырга килде. Балаларына күчтәнәчкә бераз Төркестан җимешләре аясын дип берничә сум акча бирдек. Бу ихлас күңелле казакъның безгә карата күрсәткән фидакарьлеге акча белән генә түләп бетермәслек иде
Кирпеч өйләре, койма урынына тирәкләр белән уратып алынган бакчалары
белән безнең Анадолу калаларына охшап тора торган Ак Мәчеттә ике төн кундык. Ак Мәчет—"Оренбург-Ташкент” тимер юлы өстендәге бер станция. Жиһанбәй Ташкентка баручы поезд турында белешергә тиеш иде.
Иртәгесе көнне каланын базарын йөреп кайттык. Ничә айдан соң беренче тапкыр кипкән җимешләр күрдек. Бер җимеш төре игътибарыбызны җәлеп итте. Бау кебек ишеп куйган бу кипкән җимешнен ни икәнен сорадык, “кипкән кавын” диделәр. Зур кавынны бер сантиметр киңлегендә телем-телем кисеп күләгәдә киптерәләр икән. Сүле кибеп, катылыгы киптерелгән инҗирнеке кебек булгач, өч-дүрт телемне бау ишкән кебек үреп куялар. Бер кадак кипкән кавын алып татып карадык, мондагы кавыннар бик шикәрле булганга күрә, бозылыр, әчер дип шикләнмичә шул рәвешле киптереп була икән Соныннан афганлы бер хаҗидан ишеттек, Төркестанда елга ярларындагы комлыкларда кырыктан артык сорт кавын үстерелә икән.
Жиһанбәй белеште, берсекөнгә Ташкентка поезд бар икән. Поездларга гаскәриләр хужа. станиия чиновниклары да хәрби форма кигәннәр. Бер гаскәри поездга станция шефы күпме кушса шунын хәтле генә гадәти юлчы алынасы икән. Без дә көтеп торучы юлчылар төркеменә кушылдык. Акчабызны барлап торганда станция чиновнигы безнен кулдагы Керенский акчалары арасында патша сумнарын да күреп алды.
—Патша сумы белән түләсәгез, сезгә шундук билет табып бирәм,—диде.
Без дә шундук хәлне аңлап алдык, патша сумнары белән туләп, кичекмәстән билетларыбызны алдык. Керенский акчасына һәм кызыллар баскан сумнарга караганда халык иске акчаны—патша сумнарын артыграк күрә иде.
Төркестан бу вакытта кызылларның кул астында иде. Бөтен җирдә кызыл исполкомнар.
Поезд килде, ябык вагоннар хәрбиләр һәм сугыш кирәк-яраклары өчен икән, гадәти юлчылар ачык вагоннарга урнашты Юлда күбесенчә агачлыклар, бакчалар яныннан уздык, иген кырларын, ындыр табакларын күрмәдек диярлек. Ул елны Төркестанда кытлык булган икән, революцияләр аркасында тимер юл бәйләнеше дә еш-еш кына өзелеп торганга күрә, күп җирләрдә ризык җитмәүчәнлек үзен шактый сиздерә иде. Кайбер станцияләрдә тирә-яктан җыелган бала-чаганын вагоннардан ыргытылган икмәк катыларын, балык башларын чүпләгәнен күрдек.
Иртәгесе көнне иртән Ташкент станциясендә төштек.
Иске Ташкент белән руслар төзегән яна Ташкент янәшә торалар... Хөкүмәт биналары, банк, станция, клуб ише зур корылмалар—яңа шәһәрдә. Яна шәһәр сонрак һәм планлы рәвештә төзелгәнгә күрә, биналар төзек, урамнар туры һәм киң. Генерал Кауфман һәйкәле алты юл аерылып киткән мәйданда тора. Сугыш, революция һәм кытлык аркасында шәһәр боегып калган Кызыллар сәүдәханәләрне тартып апганга күрә, халык бөтен вакытын дәүләт кибетләре алдына тезелеп чират көтеп уздыра иде.
Иске шәһәр үзенен арыклары, тирәкләре, бакчалары, бигрәк тә алма бакчалары (монда алар “әлмазар" дип атала) белән нәкъ менә безнен Анадолу шәһәрчеге. Иске шәһәрнең бер-ике урамы бераз киңәйтелгән булса да мәхәллә эчендәге урамнар тар, өйләр теләсә ничек урнашкан.
Руслар җирле Ташкент халкын “сарт”, “үзбәк” дип төрле исемнәр белән атап йөртә Мондагы халык казакълар кебек кысык күзле түгел. Сөйләшүләре үзгәрәк булса да, казакълар белән дә аңлашалар. Гәливатымән, гидиватимән дип сөйләшәләр. Телләрендә шактый күп фарсыча алынма сүз бар. Башларына бездә “Төркестан таккәсе" дип атала торган гәкыя, өсләренә “чапан” дигән озын халат киеп йөриләр.
Патша заманында голәма тәэсире астында яшәгәнгә күрә, үтә тәкъва халык. Казакълардан аермалы буларак, мондагы шәһәр халкы тәсәтгергә1 бик тугрылык күрсәтә Урамда хатын-кыз бөтенләй күренми диярлек, мәхәлләдә күршегә генә чыгып керүчеләр дә күзләре дә күренмәслек итеп ябынган була.
Ташкентны барыннан да элек җиләк-жимеш мәмләкәте дип атап була. Кайбер җимешләр руслар тарафыннан культуралаштырылган, мәсәлән, бик тәмле алма
■Тесэттср-(гарәпчә пәрдәләнү. бөркәнү, ябыну, канлану дигән сүз) ислам динендә хатын-кызга чит ир-атлардан качарга, өс-башын кием белән ябарга кушучы тәртип
Һәм груша төрләре бар. Ләкин жимсш төрләре Төркиядәгегә караганда әзрәк, бездәге кебек хуш исле дә түгел. Ташкент чүлләр белән уратып алынганга күрә, монда жәйләр кызурак була, шуна күрә җимешләре баллырак.
Бер ташкентлы безне өендә кунак иткәндә дүрт төрле варенье белән сыйлады Боларнын барысын да шикәр кушмыйча гына ясыйлар икьн Башта җимешнен суын кайнаталар, ул куерып "ширин" булгач, шуна җимешнен үзен салып кайнаталар икән Менә дигән варенье була.
Төркестандагы халыкнын баш ризыгы—пылау. Бу пылауга озынча итеп туралган кишер дә салалар. Нечкә итеп туралган ит һәм камырдан ясала торган “нарин" дигән ризыкны да яратып ашыйлар Бәрәнгегә әле ияләшеп кенә киләләр, бәрәңгегә "рус ризыгы" дип каршы чыгучы фанатикларны да күрергә туры килде.
Мәҗлесләрдә аяк бөкләп утырган кунаклар алдына тәбәнәк озын өстәлләр тезәләр, бу өстәлләргә күп төрле тазә һәм киптерелгән җиләк-жимеш куялар. Шул җиләк-җимешне капкалап, самавырда пешкән чәйне касәләргә салып күпләп эчәләр. Касәнен авызы өскә карап торса, табынга хезмәт итеп торучы кеше сездән рөхсәт сорап тормыйча аны бушаган саен тутыра бирә. Әгәр инде чәй эчәсегез килми икән, касәгезне әйләндереп каплап куярга кирәк.
Тормышы хәлле булган һәр ташкентлынын өендә һичшиксез 15-20 данә юрган булыр. Бу юрганнар безнекеләрдән озынрак, үхләрс ефәк тышлы Базарны кат-кат ябынып яталар. Кыш көне әнгәмә очен җыелганда урта урынга тандыр рәвешендәге мангал куеп, шуның тирәли утырышып, техзәрен юрганнар белән каплыйлар
Әсирләр лагерыннан чыгып киткәнгә инде өч ай тулып ашты, без әле һаман юлда Кыш та килеп җитте. Жирлс халыкнын сүзенә карасан. Төркестанда кызыл идарәгә каршы теләсә кайсы вакытта баш күтәрү кузгалып китәргә мөмкин икән. Монлми борчулы. идарә ныклап урнашмаган заманда кышка каршы тәвәккәлләп кая да булса чыгып китү дөрес бу.чмас
Беренче көннәребезне Ташкентның могтәбәр кешеләрендә кунак булып уздырдык. Аннары бер мәктәпнең укытучылар бүлмәсендә тора башладык. Кыш беткәнче дүрт ай буе буш ятсак, кулдагы бөтен акчабызны тотып бетерербез дип. берәр төрле эштә эшләп алырга кирәк дигән фикергә килдек Кинәш сорап мөрәҗәгать иткән ташкентлылар безгә башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләргә тәкъдим иттеләр.
—Безнең монда һәр мәхәлләдә башлангыч мәктәп ачылып тора, укытучы җитешми Укытучы булсагыз, эш хакы да алырсыз, балаларыбызны ла тәрбияләрсез,—диделәр
— Рус җирле идарәсе моңа каршы килмәсме соң?
— Бер дә борчылмагыз, хәзергесе вакытта бөтен мәсьәләне комиссарлар хаз итә. Сезне мәгариф комиссары мадам Сорокинага мактап тәкъдим итәрбез. Ул шундук сезне эшкә кабул итү зурындагы боерыкка имза куяр
Чыннан да шулай булды, безнен эшкә азыну мәсьәләсе жинел генә хәл ителде, барыбыз да башлангыч мәктәпләрдә мөгаллим булып киттек. Мин үзем 41 нче мәктәптә укыта башладым.
Нәни ташкентлылар белем алырга атлыгып тора, мин сөйләгәннәрне йотылып тыңлыйлар Гимнастика дәресләрен һәм мәктәп йортында марш атлап йөрүне бигрәк тә ошаттылар.
Рсвазюнияне котлау бәйрәмендә безнең мәктәп балалары да парадка катнашты. Кауфман һәйкәле янында тезелеп торган комиссарлар алдыннан тоз рәтләр оештырып, матур атлап уздылар Рус башлангыч мәктәбе балалары алай матур узмады, рәтләре буталды. Соңыннан җирле милләт комиссарзарыннан ишетеп белдек, бер рус комиссар шунда, рус укытучыларның булдыксызлыгына ачуы килеп, мәшһүр рус сүгенү сүзен әйтеп җиргә төкергән икән.
Укытучы булып киткәч, һәрберебез үзенең мәктәбендәге укытучылар бүлмәсендә юра башладык. Мәктәпнең хезмәткәре безне карап тора Атна ахырында дуслар белән очрашып сөйләшәбез, моннан сонгы юл турында планнар корабыз
Бер көнне укучылар мәктәп бакчасында уйнап йөргән вакытта һәр яктан мылтык аткан тавышлар килә башлады. Базарга туп аткан һәм граната шартлаган тавышлар да кушылып китте Балалирны шундук өйләренә озатып, мәктәп хезмәткәрләрен
ни булганын белешергә җибәрдем. Осипов исемле бер командир кызылларга каршы баш күтәргән икән. Көне буе Ташкент урамнарында сугыш барды.
Баш күтәрүнең беренче көнендә Осипов кызыл комиссарларның күп өлешен тезеп куеп аттырган. Кызылларга ярдәм килеп җиткәч, Осипов чүлләргә таба качты. Кызыллар өч көнлек Осипов идарәсе буенча ана ярдәм иткән кешеләрне атып үтерделәр. Карап торышка, аклар да, кызыллар да нәфрәт һәм үч алу теләге белән хәрәкәт итә. Тойгыларына буйсынып эш итүчеләрнең хөкеме кыска, алар сорау алып, мәхкәмә1 ясап азапланмыйлар.
Яз якынлашып килгәнгә күрә, без инде юлга кузгалу турында сөйләшә башладык. Укытучылык өчен алган эш хакын да кушкач, акчабыз җитәрлек булды, ул яктан борчыласы түгел. Поезд юлы белән Одессага яки Кавказга барырга булдык. Жирле халыктан дусларыбыз бу планыбызга каршы килсәләр дә, уебыздан кире чигенмәдек. 23 мартта поезд белән Оренбургка таба кузгалып киттек. Өченче класс билетлары алган идек. 30 мартта Эмба станциясенә килеп җиткәч, станция начальнигы бөтен пассажирларны поезддан төшерде. Оренбург казаклары кызыллар белән сугышып ята икән, безнен поездны яраланган кызыл солдатларны ташыр өчен алганнар. Моны ишеткәч, аптырашта калдык.
—Безнен билетыбыз бар иде бит, инде нишләргә кушасыз?—дидек.
—Авылда кунып торыгыз, һәр көн килеп белешерсез, Ташкент юнәлешендә баручы поезд булса, сезне түләүсез кире утыртып җибәрербез,—диделәр.
Ничарадан бичара Эмба авылына таба юл тоттык. Пассажирлар арасында тагарлар да бар иде, алардан берәү бу авылда бер-ике татар кешесе яшәгәнен әйтеп, безгә Сөләйман исемле бер татарны эзләп табарга кинәш итте. Сөләйманны эзләп таптык, ул безгә урын җәеп бирде, самавыр кайнаткан арада:
—Икмәгебез генә юк, безнең монда икмәк кытлыгы, гаскәриләр икмәгебезне үзләренә алалар,—диде.
Беренче көнне поездда алган пирожкилар белән тукландык Икенче көнне авыл буенча икмәк эзләп киттем. Бер рус картыннан икмәк сатуын үтендем, поезддан төшерелгән юлчылар икәнебезне әйтәм. Карт рус башта төксе генә:
—Без үзебез монда ачлыктан интегәбез, икмәкне каян табып бирим?—дип
сөйләнде.
—Сез бит монда яшәүчеләр, икмәкне ничек тә юнәтерсез, менә безгә нишләргә?— дидем.
Рус үзалдына мыгырданып, хатынына дәште, акчалата хакын алып мина ярты икмәк тоттырды. Рәхмәт әйтеп алдым, монда икмәкне акча белән дә табулары авыр.
2 апрельдә Ташкентка баручы поездга утырып, кирегә таба киттек. Юлда Арал күле янындагы тукталышта ысланган балык сатып торалар иде, башка пассажирлардан күрмәкче, без дә сатып алдык. Балыклар бик майлы һәм тәмле иде. Кышын өстенә боз ката торган бу күлдә балыкчылык бик алга киткән, шактый зур күләмдә балык экспорты ясала икән.
Ташкентка кайтып җиткәч, безнен бу юлга чыгуыбызга бер дә риза булмаган дусларыбыз:
—Әйткән идек бит сезгә юллар имин түгел дип, йә, күрдегезме инде?—дип шелтәләп каршы алдылар
Ләкин безнен инде күнелләр урыныннан купкан, Ташкентта моннан ары торасыбыз килми Бу юлы көньяк юнәлешкә чыгып китеп Иранга таба юл алырга дип план кордык, Бохара-Мәрв-Ашхабад-Мәшхәт аркылы барырга булдык. Бу план өчен барыбызга да ат кирәк иде.
Базардан ат сатып алып, атларны жирле дусларның абзарларына урнаштырдык. Сәяхәт өчен кирәкле төрле нәрсәләрне табыштыппык. Ул арада русларнын Төркестанда качып йөргән төрек офицерларны эзләгәне турында имеш-мимешләр колакка чалына башлады. Шуна күрә, юлга билгеләнгән көннән дә иртәрәк кузгалып китеп, гадәттәге юлдан бармыйча, турыдан чүл аша китәргә булдык.
Мәхкәмә - суд.
Кызылком һәм Караком чүлләрен узарга тиеш илек. Ташкентлы дуслар бу
чүлләрнен казакъ далаларыннан да куркынычрак булганын әйтеп, аларны исән- имин
узу өчен җирле халык ни әйтсә шуны төгәл үтәргә кирәклеген белгерттеләр Безгә юл
күрсәтүче итеп бер фәкыйрь казакъны таптылар Казакънын ишәге бар икән, шул
рәвешле казакъ ишәк өстендә, без атка атланып, алты кеше булып (төрекләр—дүрт
офицер һәм бер трабзонлы солдат) Ташкенттан чыгып киттек.
Бер дуенын кышлагында төн уздырдык, безне озата килгән ташкентлы дуслар
моннан кире кайтып киттеләр. Көньяк-көнбатышка таба юл ала башладык Ике көн буе
арыклардан су агып ята торган, тирәкләр үсеп утырган матур урыннардан барлык. Өч
көннән сон Сыр-Дәрьянын ярына килеп җиттек. Юл күрсәтүчебез сөрән салгач, аргы
яктан кечкенә генә казакъ көймәсе килде Блганын кинлеге бу урынла чама белән
500-600 метр иде.
Кешеләр өчәрләп көймәгә утырып, хайваннарны йөздереп елганы ике тапкырда
кичәргә булдык. Хайваннар иркенләп йөзсен дип тезгеннәрне озын тотып суга кереп
киттек. Ләкин атлар төрлесе төрле юнәлештә йөзеп киткәч, нәкъ агымсу кызу булган
төштә көймәбез чайкалып әйләнә башлады, чүт кенә әйләнеп капланмадык Шундук
тезгеннәрне ычкындырып җибәрдек, иректә казган атлар ярда калган иптәшләренә
таба йөзеп киттеләр Безгә дә ирексездән кире әйләнеп кайтырга туры килде
Бу юлы тезгеннәрне бик кыска тотып, хайваннарны башлары көймәнен кырыенда
ук калыгып торырлык итеп бәйләдек. Шул рәвешле аргы якка чыгып ирешә аздык
Хайваннар йөзеп арган булганга күрә, ул көнне яр буенда ал итеп уздырдык
Шул тирәдәге казакълар:
—Тагын бер төн кунгач, чүл комына кереп китәчәксез. Берәр фляга гына су
җитмәс, сезгә турсык та кирәк булыр,—диделәр Якын-тирәдәге тирмәләрдә эзләнеп
безгә бер турсык табып китерделәр. Ләкин артык кибүдән ярылгалаган. әзрәк су
саркытып тора иде Моны озак кына вакыт суда җебетеп тотып, ямап куярга кирәк
икән. Бсзнен моңа түзем бармыни? “Чүлдә нибары икс көн үтәчәк, ике көн өчен генә бу
тишек капчыктагы су да җитәр әле"—дип юлга кузгалдык.
Кызылкомнын комы кирпеч оны сыманрак. Язгы яңгырлар явып үткән булганга
күрә, ара-тирә үлән дә шытып чыккан. Хәтта кыргый арпа да бар Юл күрсәтүче казакъ
ишәгенә атланып алган да аяк астындагы эзләрне күзәтеп унга-сулга карамый юырта
гына. Көн узып кичкә авышканчы эсседән ярыйсы ук әлсерәдек
Кич җиткәч. “Шор кудук" дигән тозлы сулы кос башына тукталдык. Коедан алган
суда мен төрле бөҗәк кайнаша иде. Шул сулан чәй кайнатып эчтек, малларны
сугардык. Икенче көнне иртән иртүк юлга кузгалдык. Иртәнге сәгать тугыз тирәсендә
үк кояштан миебезне кайнатырлык эссе бәрә башлады Төштән сонгы кызуны исә
әйтеп-ащтатып бетерерлек түгел Казакъларның кинәше буенча, өстебездәге
киемнәргә тыгызрак төрендек Мондый эсседә тәнне кояшка ачарга ярамый, киресенчә,
төреп тирләтергә кирәк Тән һәрвакыт тирдән дымланып торырга тиеш Шунын өчен
әйбәтләп төренеп, мөмкин булса күп итеп чәй эчеп торырга кирәк Тән кояшка ачылып
кибеп китсә, көт тә тор. шундук кояш сугудан анны югалтып егыласын.
Шул көнне бик зур куркынычка тарыдык, юл күрсәтүчебез эзне югалтып, кичкә
таба барып ирешәсе коены таба алмады, турсык та гел су саркытып торганга күрә,
суыбыз да бетүгә якынлашкан иде
Иртәгесе көнне икендегә таба хайваннар да. кешеләр дә хәлсезләнеп калды
Кырыйларына катлам-катлям булып тоз утырган инешкә юлыктык, суы шул кадәрле
тозлы, атларыбыз бер йотым да эчә алмалы Хайваннарның соңгы куәтен бетермәс
өчен бик әкрен адым белән барабыз Биш кешегә бер флягадан чак кына артыграк су
калды Бу кич тә су тапмасак. хәлебез харап...
Кояш баюга таба борылгач, бер калкулыктан сузылган күләгәгә ышыкланып
туктап калдык Бер нптәшебе з сусызлыктан һәм эсселән тәмам гажиз булып саташып
сөйләнә башлады Әллә инде күзенә күренә, су тутырылган зур шешә турында сөйли
һаман Кояш исә рәхимсез куыра, шул калкулык төбендә уздырган икс сәгать җәһәннәм
газабы булды Ниһаять, кояш батты Бер сәгатьтән сон чүл өсте әзрәк
суынды, без дә бераз исебезгә килеп, кыен хәлдән чыгу юлларын эзләп киңәшләшә
башладык.
Хаиваннарны төн буе чиратлашып утлатырга булдык, шул рәвешле аларнын суга
булган ихтыяҗы күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләнергә тиеш иде. Иртән тан атуга өч
сәгать кала торып юлга кузгалырга, көндез көньяк юнәлешендә күргән тауларга
турылап барырга булдык. Безнен фараз буенча, бу таулар һичшиксез Бохарага чиктәш
таулар булырга тиеш иде.
Ятар алдыннан фляганың төбендә калган суны бүлештек. Бер тамчы сусыз,
хәлдән тайган, чүл уртасында адашкан килеш төнне уздырырга җыендык.
Гарәпләрнең "йә, ләйли!" дип төнгә, төннең җиләслегенә мөкиббән китүләренең
хикмәтен чүлдә кунганда анладык. Чыннан да куыргыч эссенең рәхимсез кочагыннан
инде бетәбез дигәндә генә төн коткарып алды бит безне.
Йокламыйча вакытны күзәтеп торган иптәшебез сәгать төнге өч тирәсендә
барыбызны да уятты, төнге җиләстән җанланып киткән атларга атланып, Тимер
Казыкны артыбызга алып, көньякка таба юл тоттык. Сызылып тан атты, ком
дулкыннары өстеннән тавыш-тынсыз өзлексез барабыз да барабыз. Төшкә хәтле
берәр кое очратмасак, нишләрбез?
Кинәт кенә Сабыр (юл күрсәтүчебез):
—Туктагыз!—дип кычкырып җибәрде.
Туктап калдык. Сабыр тынлыкка тирә-якка колак салды да:
—Эт өргән тавыш ишетелә. Якын-тирәдә авыл булырга тиеш,—диде.
Калкулыкка мендек. Калкулыкның теге ягында тирмәләрне күрдек. Йөгерә-
атлый дигәндәй казакъ авылына барып кердек. Авылнын зур кешеләреннән берәү
безне кунак итте. Сабыр башыбыздан үткәннәрне аңлатты. Безне тыңлаучылар коены
таба алмавыбызга гаҗәпләнделәр (бик якыннан узып киткәнбез икән), елнын бу
вакытында дөясез генә чүлне кичәргә маташуның башсызлык икәнен әйттеләр. Без
кунак булган тирмәнең хуҗасы хайваннарга ашарга һәм эчәргә бирде. Безне милли
ашлары—әйрән ашы белән сыйладылар. Йотлыгып эчеп сусыныбызны һәм
ачлыгыбызны бастырдык.
Далаларның, чүлләрнең бөтен михнәтен татып яшәгән бу ихлас күнелле
кешеләрдән күргән яхшылыкны, аларның безнең өчен күрсәткән фидакарьлекләрен
әле дә олы рәхмәт хисләре белән искә алам. Әгәр аларнын кунакчыллыгыннан көч
тапмаган булсак, үзебезнең гайрәт белән генә качу планнарыбызны тормышка ашыра
алмаган булыр идек.
Казакъ авылыннан соң корылыклы туфрак өстеннән бара башладык. Чүлнен мич
авызыннан бәреп торган кебек эссе сулышы монда юк иде инде. Бохарага чиктәш
тауларны ашып, ямь-яшел үзәнгә барып кердек. Табигать шартлары нинди кискен
үзгәреп китте бит әй! Әле кичә генә җәһәннәм кебек ком дәрьясыннан барган идек,
монда исә челтерәп сулар ага, бакчаларда төрледән-төрле җимешләр пешә, яшеллек
җәйрал ята! Шундый капма-каршы шартларны нибары бер көнлек юл аерып тора.
Кичкә таба Бохараның “Нур Ата” дигән каласына килеп життек Бохараны әмир
идарә итә. Мондагы халык искитмәле тәкъва, җидедән җитмешенә башына чалма
ураган, үз күзләре белән мәчеттә намаз укыганыбызны күрми торып беркем дә
безнен мөселман һәм төрек булганга ышанырга уйламый да. Ул яктан караганда
даладагы казакълар бик тә либераль кешеләр иде.
Атларга ял бирер һәм яна юл күрсәтүче эзләр өчен Нур Атада өч-дүрт көн тордык.
Монда торган арада өяз башлыгына хөрмәтебезне белдерергә дип хөкүмәт бинасына
барып килдек, ләкин башлык урынында гуры килмәде. Жирле казыйга кереп чыктык,
бик могтәбәр зат Безгә өеннән тазә ләвәшләр җибәрде. Мәчет янындагы зур бассейн
эчендә балыклар йөзеп иөри, ләкин әүлия Нур Атага багышланган изге балыклар
булганга күрә боларга беркем дә кул тидерергә кыймый икән.
Яңа юл күрсәтүче тапкач, бакчалар арасыннан юлыбызга дәвам иттек. Чакрым
саен юлыбызны арык кисә, бер юлы солдат Хәсәннең аты арыкка егылып төште,
төшенә хәтле суга күмелгән хайванны көчкә тартып чыгардык.
Мәхкәмә—суд.
Шулай арыклар белән бакчаларга таралып беткәнгә күрә. Зәрәфшаннын сулары бу
үзәннән ары китми Бохара шәһәренен янәшәсеннән уздык, кереп тормадык Манаралар,
мәчет гөмбәзләренен күплегеннән мөселман шәһәре икәнлеге күренеп тора
Сарык тиреләре белән мәшһүр Каракүлдән узып киттек. Тирә-якта клевер
басулары, абрикос бакчалары жәйрап ята. сарык көтүләре очрый, көнчыгышта офык
буйлап бик биек таулар тезелеп киткән.
Бохара җирләрендә эшкәртелмәгән бер генә буш урын ла юк Төркестандагы
кытлык белән чагыштырганда монда бар нәрсә дә бар
Аму-Дәрьянын кырыендагы Жаржуй дигән урынга килеп житгек Моннан Аму-
Дәрья өстенә төзелгән зур тимер юл күпере күренеп тора. Төрекмән көймәләре белән
аргы якка чыгарга тиеш идек. Төрекмән көймәсе бездәге баржалар кебек яссы төпле
зур көймә. Атларны, дөяләрне, кешеләрне, арбаларны, төрле йөкне— барысын да
сыйдыра. Хакын түләп аргы якка чыктык, инде төрекмән җиренә килеп җит кән идек
Моннан сон Караком чүлен кичеп Иранга кереп китәчәкбез
Поезд белән барып булмый Төрекмәннәр кызылларга каршы баш күтәргәннәр.
Жүнәйт Сэрдан һәм башка башлыклары җитәкчелегендә кызыллар белән сугышып
яталар икән. Шуна күрә Мәрв юнәлешендә поездлар йөрми, барса ла гаскәри поезд
гына бара икән. Поездлар йөри торган булса да аларга утырып бармас идек, чөнки
русларның күз алдында артык тулганып йөрисебез килми Инде монда хәтле килеп
җиткәч, тотылып харап булмыйк тагын
Шулай итеп, чүлдән бару ышынычлырак күренә, ләкин юл күрсәтүчебез июнь
аенда чүлне атлар белән кичеп булмас дип әйтә Чыннан да. Аму-Дәрьянын ярына кадәр
килеп җиткән ком бураннарыннан өелеп калган комнарны күрдек, рых кебегрәк.
кызыл комда үсемлек үсә иде. монда берни дә үсмәс. Бу бит—чәнечке дә үсми торган,
урыннан урынга күчеп йөри торган агучан ком дингезе дигән сүз. Ләкин бу Флорья
пляжындагы- кебек табаннарны жинелчә пешергали торган ком түгел инде.
Бу—саксыз рәвештә килеп керүчене куырып көйдерә торган мич. Әлеге куркыныч
чүлне бик оста төрекмән юл күрсәтүчеләр генә июнь аенда дөя белән узса узар. имеш.
Анда да һәр дөянен корсагы астына бәйләп зур турсык белән су алмасан, чүлгә керү
турында уйлама да икән
Алай куркыныч булгач, без Караком чүле эченә кермичә. Аму-Дәрья буйлап
Әфганстан чигенә хәтле төшәргә, аннан инде йә Әфганстаннын эченнән, йә чик буенча
Караком чүленең кырыеннан барып Иранга чыгарга дип карар бирдек Бу планга юл
күрсәтүчебез дә ризалашты
Башына сарык тиресенең яртысыннан теккән озын башлык утырткан, өч итәкле
буй-буй киеме өстеннән чапан яки тун киеп җибәреп билен билбау белән буган,
муенына кәкре кылыч асып, гарәп атларына охшаш кайнар холыклы аты өстенә
атланып алган төрекмән—моңа хәтле очраган халыклар арасында ин сугышчаны, тел
буенча безгә ин якыны иде Төрекмәннәр белән телебезне үзгәртми аклаштык, алар да
үз телендә сөйли, без үз телебездә, барысы да аңлашыла.
Төрекмәннәр казакълар кебек үк хөр түгел, шулай да Бохара кешеләре төсле
фанатик та түгел. Ләкин ул вакытта кызыллар белән сугышып ятканга күрә, чит
кешеләр!ә шикләнеп карыйлар иде. Безгә дә аларнын бу шикләнүчән уяулыгыннан үз
өлешебезне алырга туры килде
Юл күрсәтүчебез алла, солдат Хәсән ин артта булып тезелеп. Аму-Дәрья буйлап
Көрки дигән урынга таба барып ята идек Сумкаларыбызда өч револьвер бар. берсенең
ядрәсе бөтенләй юк. калганнарында икешәр сигнал ракетасы бар. аларын да бер дә
атып карамадык, апа аталар, әллә юк. Боларны безгә Ташкентта бер кызыл комиссар
биргән иде. Көндезләрен кызыл комитетта буталып йөрсә дә. монын кызыллыгы
ташка үлчим, безнең белән гел күрешеп, хәл белешеп торган, качу өчен кирәкле төрле
ярдәмнәрне кулдан килгәнчә башкарырга тырышкан иде
' Рых алсккеге вакытларда кара белан язылган язу ны киптерер өчен кәгазь нстсна сибелә юргам
үзенә бер тирле бик вак ком ’ Истанбулдагы пляж урымы
Юлла безгә таба килүче атлы төрекмән күренде, ләкин безне күрүгә борылып бер
өйнен артына кереп югалды. Бу хәрәкәтеннән шикләнеп киттек. Житмәсә, юл
күрсәтүчебез дә төрекмән бандитларының кайвакыт уйлап та бирмичә кеше
үтергәнен сөйләп, шикләребезне куертып җибәрде. Нишләргә дә белмичә әкрен генә
юлыбызны дәвам иттек. Теге төрекмән кереп югалган өй турысына килеп житкәч,
шунда ышыкланып торган ике төрекмән безгә "Туктагыз!" дип боерды. Берсе шул без
күргән төрекмән иде. Икенчесе кулына иске генә мылтык тоткан.
Без үзара пышылдашып кинәшеп алгач, буйсынырга булдык. Коралланган булуы
ихтимал алты җайдакны әмер биреп туктатырга кыюлыгы җиткән ике кешенен
һичшиксез каядыр якында үз кешеләре булырга тиеш иде.
Мылтыклы төрекмән кем булуыбызны, монда ни эш куып йөрүебезне сорады.
—Әлхәмделилла, без мөселман кешеләре, төрекләр булабыз,—дип, рус
әсирлегеннән качып монда хәтле килеп җиткәнебезне, ләкин дөяләребез булмаганга
күрә чүлне кичеп Ашхабадка бара алмаганыбызны. шул сәбәпле яр буенча барып
әфган чигенә җитү, аннан Иранга күчеп Төркиягә кайту ниятендә булганыбызны, юл
күрсәтүчене Бохарада яллаганыбызны сөйләп бирдек.
Төрекмәннәр шактый ук гаҗәпләнделәр. Безгә ишеттермичә генә үзара киңәшеп
алгач. "Коралыгыз бармы!” дип сорадылар. Револьверларны чыгарып бирдек.
"Хәтерегез калмасын, сумкаларыгызны да карыйк әле"—дип. сумкаларыбызны
селеккәләп җентекләп эзләнделәр. Минем сумкамның төбендә теш шеткасы буталып
калган икән, моны тапкан төрекмән "Бу ни бу? Мөселман кешегә шетка куллану
килешми, мөселман тешен мисвәк1 белән чистартырга тиеш' —дип әйтеп
салмасынмы. “Әсирләр лагерындагы рус кибетләрендә мисвәк сатылмый иде шул,
тешебезне шетка белән чистартырга мәҗбүр булдык. Хәзер инде монын кирәге юк,
сындырып ташласак та була”—дип күз алларында сындыргалап читкә ыргыттым
Тикшерү тәмамлангач, төрекмәннәр “Сезнең төрекме, түгелме икәнен без андый
алмабыз. Монда якында гына ишан бар, ул хаҗи кеше, бик белемле, ул сезнен кем
икәнегезне белер. Ишан хәзрәт ни әйтсә шул булыр, без үзебез боерык кешесе генә.
Без сезне ана алып барабыз”,—диделәр. "Ярый сон, алып барыгыз",—дип
ризалаштык. Төрекмән тагын шуны да өстәде: "Сезнең кебек үк төрекчә камил
сөйләшә торган бер кеше килгән иде. Үзе Бакулы әрмән булып чыкты. Рус шпионы
икән Без хәзер руслар белән сугышып ятабыз, зур кешеләребезнен әмере булмаса,
төрекмән җирләреннән бер генә чит кешене дә уздырмыйбыз",—диде.
Шулай итеп, мәсьәлә бөтенләй ачыкланып җитте. Төрекмән бездән шикләнә,
ләкин шул ук вакытта безнең куркынычсыз кеше булып чыгу ихтималын күздә
тотып, безгә карата мөлаемрак булырга тырыша иде. Атларыбызны тартып алып,
безне җәяүләтеп алдыннан да куып бара алыр иде, югыйсә.
Төрекмәннәрнең берсе алдыбызга, берсе артыбызга узып, безне уртага алдылар.
Шул рәвешле тезелеп ишан хәзрәтнең хозурына киттек.
Әзрәк баргач, поскынга яткан 25 ләп кораллы төрекмән күрдем. Безне озата
баручы төрекмәннәр боларнын башлыгына хәлне аңлатып бирде. Башлык яг ымлы
йөз белән безгә якынлашты, сәлам биреп, “Гаепләмәгез, без хәзер сугыш хәлендә,
ишан хәзрәт моннан якында гына, ярты сәгатьтән барып җитәрсез”,—диде.
Башлыкнын бу ягымлы сүзләре борчуларыбызны таратып җибәрде.
Төрекмәннәр монда нәкъ гаскәри тәртип белән сугышчан позицияләр корып
куйганнар икән. Безне тоткарлаган ике төрекмән—күзәтүчеләр, поскынга
ятучылар— алгы төркем, аннан сон тагын да ишлерәк икенче бер төркем тора.
Ахырда төрле- төрле кораллар белән коралланган 500-600 төрекмән җыйналган
штабка барып җиттек. Ишаннын чатыры да монда икән. Атларыбызны кырыйгарак
алып киттеләр, үзебезне берничә кораллы сакчы уратып алды Чагыр янында
утырттылар, чәй бирделәр. Без чәй эчкән арада ишан хәзрәт безне китергән
төрекмәннәр белән
1 Мисвәк - теш чистарт)' өчен үзенә бер төрле агачтан ясалган таякчык Мөхәммәт пәйгамбәр .иманнарында
мөселманнар тешләрен мисвәк белән чистартканга күрә, үтә тәкъва мосе лманнар хәзергесе көндә дә
тешләрен мисвәк белән генә чистартуны үзенә күр.» диннең сафлыгын саклау чараларыннан берсе итеп
күрәләр Торкиядә бүген дә кайбер мәчетләрнең ишегалдында мисвәк агачынын ботаклары сатыла.
күреште. Аннары безне чатырга чакырып алдылар Ишан хәзрәтнен кулын үбәргә дип
иелдек, кулын үптермәде, кулыбызны гына кысып күреште Утырдык. Әле ишан хәзрәт
берни дә сорамады, шуңа күрә без дә дәшмичә генә торабыз. Чатырда бездән башка
тагын күп кенә төрекмән бар. ләкин чатыр эче тып-тын. бөтен кеше ишан хәзрәт ни
әйтер икән дип колагын торгызган.
Ишан хәзрәт ин өлкәнебез булган “3. бәйгә мөрәжәгать итеп “Төрек офииеры
икәнсез. Төркиянен кай ягыннан?"—дип сорады
—Истанбулдан.
—Истанбулнын кай төшеннән?
Бу сораудан ишаннын Истанбулны белгәнлеге аңлашылды Иптәшебез дә моны
аңлап алып, хажга барышлый Истанбулдан үтүчеләрнен күрүе мөмкин булган
мәхәлләләрдән берсенең исемен атап, аны тасвирлап китте.
—Фатих мәхәлләсеннән Фатих мәчете ике манаралы. Фатих хәзрәтнен төрбәсе
мәчетнең кыйблага юнәлгән ягында урнашкан Төрбә ишек алдында тора Мәчетнен икс
ягында ла мәйдан бар Мәйданнарны мәдрәсәләр уратып алган
Ишан хәзрәт мина да мөрәжәгать итте: “Сез кай төштән?"
— Мин Әюп мәхәлләсеннән. Алтын Мөгез култыгындагы пристаньнен чыгышында
Әюп Әнсаринын мәчете һәм төрбәсе урнашкан Бу мәчетнен ишек алдында күгәрченнәр,
ләкләкләр йөри, мәчеткә килүчеләр аларга тары ярмасы бирә
—Без Солтан Әхмәт мәхәлләсенә якын жирдә торабыз Солтан Әхмәт мәчете алты
манаралы. Алдында бик зур мәйдан бар. анда борынгы вакытлардан калган баганалар
тора Арырак Ая-Суфия мәчете тора. Серкәчедән килә торган олы юл бу төштә борылып
Чәмбәрлс ташка таба китеп бара.
Истанбулдагы корылмаларны бик жентекләп тасвир иткәнебезне тын гына
тынлап торган ишан хәзрәт “Раст! Болар һичшиксез төрек кешеләре".—дигән карарга
килде. Аннары үзе сөйләп китте
Чама белән 70-80 яшендәге ишан хәзрәт ике тапкыр хажга барган, икесендә лә юл
өстендә Истанбулга кереп чыккан икән. Ике генә тапкыр күргән булса да. без сөйләгән
нәрсәләр бөтен ваклыкларына хәтле хәтерендә икән. Беренче сүзләребсздән үк безнең
төрек икәнлегебезгә ишанып җитте булса кирәк. Ләкин безне уратып алган
төрекмәннәрне дә ышандырыр өчен менә шундый үзенә бер төрле имтихан ясап алды.
Истанбул хатирәләрен аңлатканда ничек Бешикташтан Йолдыз сараснын
саламлыгына' баруларын, сәламлыкта күргән музыкалы һәм сөңгеле кавалеристларны
Петрогралта! ы патша сараенда да күрмәгәнлеген сөйләде Аннары безгә "Бер дә
борчылмагыз, сез хәзер безнең хас Миһманыбыз Берничә көн монда ял итегез.
Аксакаллар белән күрешеп һичшиксез ссзнсн өчен бер-бер чара табарбыз” диде.
Руслар белән төрекмәннәр арасындагы сугыш сәер генә иде Руслар Кәрки
каласының ныгытмалары артына посып ята. төрекмәннәр исә калага илтүче юлларны
япканнар. Атка атланып каланың ныгытмаларына һожүм итеп булмаганга күрә,
төрекмәннәр туп атышына эләкмәслек ераклыкта Кәрки каласын әйләндереп саклап
тоталар. Руслар да. күрәсен. тыштан ярдәм килер дигән өмет белән ныгытмалардан
чыкмыйча көтеп яталар
Без Кәрки каласын саклап ятучы төрекмән көчләренең алгы төркеменә килеп
эләккәнбез икән. Хәзер инде бөтен өметебез ишанга һәм анын белән күрешергә тиешле
төрекмән олыларының карарына бәйләнде
Икс көй штабта кунак булып тордык Ниһаять, өченче көн булды дигәндә ишан
хәзрәт безне чатырына чакырып алды “Аксакаллар белән күрештек, сез Әфганстан
эченнән юлыгызга дәвам итәргә ирекле Ашхабадка юнәлсәгез, бу безнен өчен дә.
ссзнен өчен дә хәтәр булыр Безнен өчен хәтәре шул—сез бездә тордыгыз,
көчләрсбеэнен ничек урнашканын күрдегез. Рус казакларның кулына эләксәгез, сезне
көчләп бу мәгълүматны әйттерерләр Үзегез өчен зарары—мона хәтле исән 1
' Саламлык мөселман өендо ирләр очен аерылган бүзем Хаты 1Г кыллар нчен аерылган бүзем
‘хорамлык (тыелган \|>ын) дип атала
1 Мичман кунак И. .к
У .м п
имин килгән көе юкка гына руслар кулына эләгеп харап булырсыз. Карт кешенең
сүзен тыңлагыз, сезне әфган чигендәге сакчыларга тапшырыйк, сезне озатып
баручыларны үзем сайлап алырмын”.
Инде рус туфракларыннан чыгып китәргә бер көн ярымлык кына юл калганда бу
тәкъдимне кире кагу акылсызлык булыр иде. Әфганстан—тарафсыз һәм дус дәүләт,
әфганнар безнең узып китүебезгә каршы килмәсләр, шәт. Шуларны уйлап,
беравыздан "Кабул, кабул, хәзрәт"—диештек. Ишан үзе дә кыен хәлдән котылган
кебек сөенде. Иртәгә иртән үк юлга чыгарга булып, ишаннан чыгып киттек.
Иртәгесе көнне бер төрекмән башлыгы белән ике төрекмән жайдагы безне килеп
алды. Юлга чыгар алдыннан ишан хәзрәт белән күрешеп чыктык. Ишан сакчыларга
тиешле әмерләрне бирде.
Аму-Дәрья буйлап барабыз. Юл өстендә тагын бер төрекмән гаскәри төркеме
очрады. Ике күзәтүче юлыбызны кисеп туктарга кушты. “Бүгеннең исеме ничек?”—
дип сорадылар. Бу—пароль икән. Кирәкле җавапны ишеткәч, тоткарламыйча
уздырып җибәрделәр. Төрекмән кабиләләре тарафыннан чүлдә корылган бу гаскәри
тәртип соклангыч иде. Ике күзәтүче без күздән югалганчы күзләрен аермый
артыбыздан карап калды.
Төн җиткәнче үк бер урынга тукталдык. Сакчылар шундук учак ягып чәй
кайнаттылар. Төнлә ут күренмәсен дип учакны шундук сүндереп тә куйдылар.
Иртәгесе көнне төшкә таба әфган чигенә килеп җиттек. Бос Ага дигән төрекмән
авылы яныннан аккан арык чик булып тора. Арык өстенә агачлар салып ясалган
күпернең аргы ягында—әфган җире.
Төрекмән сакчысы белән чикне саклаучы әфган офицеры үзара сөйләшеп
алдылар. Әфган "Паспортлары бармы сон?"—дип сорады Шул вакыт без дә сүзгә
катнашып киттек. Сөйләшә алган хәтле фарсыча сөйләп: "Туганкай, Русиядә һәрбер
мөселман кешесеннән ярдәм күреп әфган чигенә хәтле килеп житгек. Качкын кешедә
паспорт каян килсен инде. Сез безне үз ягыгызга уздырып җибәрегез, сездән өстәрәк
торучыларга хәбәр бирегез, алар ни эшләргә икәнен үзләре карар кылыр",—дидек.
Әфган: "Ярар соң алайса, мин болай да сезне Иранга үткәреп җибәрә алмаган
булыр идем, моңа хакым юк. Сезне Мазари Шәриф дип аталган өяз үзәгенә озатып
куярмын",—диде.
—Бик хуп, безнен теләгебез дә нәкъ шул иде,—дидек.
Озата килүче төрекмәннәр белән хушлашып, ишан хәзрәткә исәнлек-саулыклар
теләдек, безгә хәер-дога кылып торуын үтендек. Төрекмәннәр арыкнын теге ягында
калды Без агач күпердән узып, 1919 елнын 15 июнендә әфган җиренә аяк бастык.
1914 елның 22 декабрендә башланып киткән Русия маҗарасы шулай итеп бүген
тәмам булды.
Ватаныбызга кайтып җиткәнче әле тагын күп юллар узарга тиешлегебезне белә
идек Фәкать юлыбызның ин мөһим өлеше исән-имин тәмамланган иде. Лагерьдагы
руслар “Русия киңлекләреннән чыгып китә алмассыз!” дисәләр дә, менә шул минутта
Русия чигендә басып тора идек, чөнки бу туфраклардан чыгып китүне үзебезгә максат
итеп куеп, моның өчен тырышлык күрсәттек. Ләкин шуны әйтмичә ярамый:
сәяхәтебезнең уңышлы рәвештә очлануы, һичшиксез, юл буенча очраткан дусларның
изгелекләре аркасында булды. Русиядәге төркичә сөйләшә торган барча халык,
яше-карты, бае, ярлысы, сәяси карашлары нинди булуга карамастан безгә ярдәм
кулын сузды. Байлары җәмгыятьтә тоткан урыннарына зарар килү ихтималын уйлап
тормастан безгә юл күрсәтте, ярлылары соңгы икмәк телемен, фәкыйрь ятагын
безнең белән уртаклашты. Булган малын жәлләгән яки курыкканлыгын белдереп
ярдәм күрсәтүдән баш тарткан бер генә кешегә дә юлыкмадык.
Хатирәләремнең бу өлешен тәмамлаганда бөтен бу исемсез дусларыбызга чын
күңелдән олы рәхмәт әйтүне бурычым итеп күрәм”.
Ахыры киләсе санда

Реклама