Мең санның бер чаткысы


2006 ЕЛНЫҢ ФЕВРАЛЕНДӘ ЖУРНАЛЫБЫЗНЫҢ 1000 нче САНЫ ДӨНЬЯ КҮРӘ
Берничә сүз, берничә теләк
“Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан “Безнең юл" журналын чыгара башладык... Бу мәжмуга Русиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар- башкорт халкына ярдәм итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без эчке. Волга-Урал. Сибириянен төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык гыйлем-әдәбият мөхибләренен (сөючеләрнең) ярдәменә ышанып эшкә керештек... Эшче-крәстиян гаммәсенең азатлыгы юлында эшләүче иптәшләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп карасыннар һәм шулай булышсыннар иде. 1922 ел. май".
“Безнең юл" журналын чыгара башлаганда аның 1 нче санына багышлап язылган мокаддимәдә (керештә) идарәдән шушы теләкләр ташланган, эш әсасына (нигезенә) шушы принциплар куелган иде. Хәзер генә ачлык фаҗигаләре үтүгә, аның шомлы нәтиҗәләре һаман да ил өстендә канат җәеп ятуга карамастан алга зур. кин максатлар куеп беренче һәм бик чамалы адымнар ясалган, киләчәккә камил ышаныч белән эшкә керешелгән иде.
Тарихи бу көндә табигый бер сөаль (сорау) килә: “Безнең юл"ның үзе. югарыда күрсәтелгән, анын таянган көчләре бу зур Вазыйфаларны йөкләп бара алдылармы? Практик нәтиҗәләргә ирешә алдылармы?
Бу сөальгә бары иҗаби (унай) җавап кына биреп була.
Кечкенә генә алымнан, гаять авыр шартларда башланган бер эш биш ел кадәр аз гына бер вакыт эчендә кин бер эзгә төште.
Бердән - әдәби, иҗтимагый фикерләрнең бердәнбер лабораториясе булу ягыннан көннән-көн үсә барып, хәзер инде үзенен нигезен, үзенен эш кысаларын яхшы ук ачык билгели алды.
Икенчедән, татарның яшь каләм көчләренә таяныч булу, аларнын ижади көчләрен сынаштыру, эшләтүдә үзәк булу җәһәтеннән ул биткә кызыллык китермәслек эшләр һәм анын нәтиҗәләрен бирле.
Һади Такташ. Кави Нәҗми. Муса Жәлил. Толымбайский. Кутуй, Гомәр Галиев. Ф Әсгать (һәм башкалар) кебек “Безнең юл" чыга башлаган дәвердә яисә әле яна гына күтәрелеп килә торган, яисә бары матур әдәбият бусагасын аңларга гына торган көчләр "Безнен юл" журналы тирәсендә үзенең ижат учагын, тәҗрибә стансасын тапты, шунда чарланды. Бик күбесе инде тармакланып, чәчәкләнеп, "яшьлек" буыннарын үтеп мәгълүм формаларга, билгеле әдәби нигезләргә басты, калыпланды.
Менә бу ике вазыйфа “Безнен юл”ны башлап җибәрү эшләрендә нигез итеп салынган төп шартлар, төп юнәлешләр иде.
Без бүген ул шартларның камил диярлек үтәлгән булуын күреп шатлык белән каршы алабыз.
Бәйрәм, тантана актлары күп сүзләргә мохтаҗ түгел. Тик алга бер генә теләк куясы килә:
Моннан сон “Безнен юл" төрле тармаклардан торган иҗтимагый адымнарга артык бирешмичә, үзенен мөндәрәҗә (эчтәлек) йөзен башлыча әдәбият, сәнгать, тәнкыйть, библиографияләрдән гыйбарәт булган хезмәткә юнәлдерсен һәм сәнгать, әдәбиятның ижади. гыйльми, практик, тарих, теория мәсьәләләрен тагын да җитдирәк, тагын да ныгыганырак формаларга салып бирергә әһәмият бирсен иде.
Үзе белән беррәттән татарның башка гыйльми, әдәби, иҗтимагый күп кенә журналлары яшәве һәм төп нигезләрнен хәзерге көндә дә яхшы ук билгеләнгән булуы - алдагы тагын да авырырак. тагын да җитдирәк хезмәтләрне башкарып чыгарга камил ирек бирсә кирәк.
Журналның киләчәге тагын да яктырак. тагын да уңышлырак булачагына тулы ышаныч белән каласы килә. Бу һәм шулай булыр да.
Фәтхи Бурнаш.
17/VI. 27.
(“Безнен юл“—1927. Ы: 6-7)

Реклама