КОЯШ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ


Кеше гомере кызык кына нкән... Иртән, көндез, кичен... мәңге эштә! Дөнья ямен. яшәү хозурлыгын Аңлар өчен вакыт җитми һич тә.
Эштән бушаганда зарланабыз Дөньяда, дип. яшәү кызык түгел... ...Экрен-әкрен генә җан тарая.
Йөрәк сула, кечерәя күңел.
Кеше хәлен түгел, үз хәлеңне Белергә дә җаен табып булмый. Шулай әкрен-экрен вакыт-явыз Алтын кебек гомеребезне урлый...
Авырып ятам... Эшләргә юк хәлем. Укып булмый... Башым, күз авырта... Ә урамда, юлга яфрак түшәп.
Кыш ягына икән көз авышкан.
Бу ни хәл бу?! Яңа май иде бит?
Бар агачлар иде шау бөредә!
Мин бит әле өлгерми дә калдым Җәйне түгел, язларны күрергә.
Ә урамда, әнә, яфрак туе!
Күзләр генә түгел, уй камаша.
Кичер, дөнья! Авыру күз белән дә Син бик гүзәл икәнсең ләбаса!
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА шагыйрә. прозаик. «Төсле моң», «Балачак кая китә?». «Җирсү» һ 6. китаплар авторы. Казанда яши
Туган якка кайтып килим әле—
Көтә анда газиз әнкәем.
Миннән берни өмет итми генә.
Бары: “Кайтыр, диеп, - бәбкәем".
Кай җирләрне барып бер күрәсең. Гомерең буйларына шул җитә: Кабат сагындырмый, табындырмый. Уйга салып сине кич-иртә.
Ә туган як... Мәңге сагындырып. Бар жаныцны синең җирсетә. Төшләренә кереп, исләреңә төшеп. Оныттырмый үзен ничек тә.
Монда сиңа һәрбер үлән таныш. Агач-куак. хәтта бөҗәге.
Монда гына туган якта гына Бар һәркемгә синең кирәгең.
һәрбер кылган эшең белеп тора Гамәл китабыдай картлары.
Шул “китап”ны алып укыр өчен Син вакытын гына тап бары.
Менә шулай, җае чыккан саен.
Шул “китап” битләрен актарам. Диеп кабат-кабат юлга чыгам... Күнегелгән... башка юк чарам.
Әгәр һич уйламаганда.
Әгәр һич көтмәгәндә Яннарыңа килеп чыксам. Бәгырем, үпкәләмә.
“Нигә?” дип сорама миннән. Күңелнең китек чагы.
“Бик шәп булган!” дип әйтә ал. “Яратам!” диген тагы.
Әгәр сиңа бара алсам.
Син шулай әйтә алсаң. Алдын-артын уйлан тормый. Яныңда кала алсам.
Йөрәктәге сөю хнсс Димәк, сүнмәгән һаман.
Шул учактан утлар алып Мин яңа утлар ягам:
Җыелсын учак янына Мәхәббәттә янганнар.
Сөю хисен бар нәрсәдән Өстен куя алганнар.
Уелып төшәрдәй булам, Үз-үземә карыйм да:
Сөяр яр тапмый тилмерәм, Сөелергә ярыйм да...
Кемгә ачыйм, кемгә сөйлим. Кемгә түгим зарымны?
Каян эзлим тәнем түгел, Җаным терәр ярымны?!
Җилләр исеп киткән саен Төшә гомер кыелып.— Үзасым килә калганын Тиң ярыма сыенып.
“Булыр!” дисәң, була, диләр. Минеке булмас инде.—
Тиң өлешем тумагандыр,
Туса да, тормас инде.
Хур кызлары бар икән ди, Җәннәтләрдә—оҗмахта.
Хур егетләре бар микән?— Ләм-мим бер сүз ул хакта.
...Барып карагач, әйтермен,— Анда хәлләр ничектер...
Белеп торам—үз тиңнәрең Анда да дефициттыр!..
Әллә ничек кенә үтте гомер.
Иртә киләм, дидем. Соңладым. Рәхимсез бу вакыт күзем нурын, Чәчләрем карасын урлады.
Миннән урлап, чәчем караларын Бүләк иткән, ахры, төннәргә...
Ә мин менә ап-ак төсләр белән Аклык өстим туар көннәргә.
“Күзләремнең нуры сүнде...” дим дә— Кояш бит көн саен яктырак!
Үзең өчен иң-иң кадерлене Кешегә өләшү—яхшырак!
Абау, Аллам, уф инде! Китәм, бәгърем, хуш инде, Берьялгызың каласың; Инде кемгә карарсың Күңелләрең тулганда? Абау, Аллам, аһ кына, Сабыр итим чак кына,— Карап торыйм китмичә, Ничек китим, көтмичә Чын дөрес җавапларын? Үзем эзләп тапмадым,
Син әйт, белсәң, көттермә. Кем мин синең өченгә: Вакытлымы, бакыймы?— Шундый хисләр татыймы Синең дә күңелләрең; Яндырган, көйдергәнең— Минекенә охшашмы. Бәгырем, сөюләрең?
(Кояш белән серләшү)
Саумы, Шәме?! Без бит бер тамырдан,
Икәү бер нәселдән булмасак та,—
Икебез дә күңел җылыбызны һәр кешегә тигез юлласак та...
Син бер көнне әгәр чыкмый калсан,
Инри-шаша дөнья йолкыр чәчен.
Ялварырлар соры күккә карап:
“Чыкчы!” диеп, коя-коя яшен.
Ә мин бер көн әгәр чыкмый каесам,
Беркем сизмәс, искә алмас һичкем.
Берәр айдан кемдер әйтеп куяр:
“Күренмәгән иде... Үлгән икән... Мескен...”
...Мин бер кабат яшәгәнмен инде Ерак әлмисакта.
Хәтерләмим ниләр кылганымны Анда булган чакта.
...Инде менә тагын яшәп йөрим, Кадерен белми генә...
Үз кадеремне үзем белмәгәнгә,
Кадер күрми генә.
Юл салмадым, мәчет төзетмәдем, Утыртсам да агач.
Байлыгым юк Ходай бирмәгәнгә.
Ир юк—Ходай алгач...
"Вакыт!” диеп, бер көн Газраил Килсә минем арттан,
Кәфенлегем куеп янәшәмә,
Ятагыма ятмам.
“Юк! диярмен. Китмим әле пока, Яшәп өлгермәдем!
Чыгып кит,—дип, моннан яхшы чакта!" Аягым тибәрмен.
Исбатлармын шулай, миннән куркын. Хәтта
Үлем кадәр Үлем чигенгәнен!—
...Ә сез
мине:
“Син бик юаш!" дисез...

Реклама