Логотип Казан Утлары
Роман

КАРАБОЛАК


Беренче бүлек
1946 елнын жәе коры килде...
Май аеннан кара көзгә хәтле бер тамчы янгыр төшмәде, кыштан чәчкән игеннәр тамырдан корыды, яз чәчкәннәре бөтенләй тишелеп чыкмады... Бар өмете бәрәнгедә булган авыл халкы, җәй буе янгыр яумагач, бәрәңгесез дә калганын аңлады. Кемдер һаман күккә карап, яңгыр көтте, бакчасына көянтәләп су сибеп, бәрәңгесен коткарып калырга тырышты, әмма жәй уртасына ул җирләр кара көйгән, бәрәңге сабаклары корыган иде инде... Яңа гына авыр сугыштан котылган, яртысы ятим һәм гарипләрдән торган Караболак халкын шом басты, кем ничек булдыра, шулай озын һәм салкын кышка әзерләнә башлады...
“Бөтен ил белән шушы хәл”, дисәләр дә, Урал аръягына урнашкан Татар Караболагы авылы халкына, бу тирәдә яшәүчеләргә әлеге корылык икеләтә газап алып килде. Беренчедән, үз гаиләләре өчен каты курку булса, икенчедән, бу як халкы, үз авызларыннан өзеп, Иртәштә төзелеп яткан Базаны ашатырга тиеш иде... Кем ул База дигәннәре, нәрсә—анысын Караболак халкы белеп тә бетерми, әмма кара урман эчендә барган ул төзелешне ашату алар өстенә йөкләтелгән. Һәр йорт башына мәҗбүри төшерелгән салым бар, каян алып, ничек түләргә тиеш аны авыл халкы— ул турыда алардан сораучы юк. Имеш, Иртәш күле буенда Чиләбе кебек зур шәһәр төзелә икән, Караболак халкы да шунда барып, рәхәтләнеп яши, эшли алачак, ди... Имеш, яшьләргә хәтта армия хезмәтен дә шунда гына үтәргә мөмкин булачак икән... Бу төзелешләр Караболактан утыз-кырык чакрымнарда гына булганга, авыл халкы моны башта сөенеп кабул итте. Әмма Иртәш төзүчеләрен үз авызларыннан өзеп ашатырга кирәклеген белгәч, аларнын шатлыклары тиз юкка чыкты. Алар өчен бүгенге көндә үз
Фәүзия БӘЙРӘМОВА -язучы һәм җәмәгать эшлеклесе; татар һәм рус телләрендә дөнья күргән 20 дән артык китап авторы. Г Исхакыи исемендәге премия лауреаты. Чаллыда яши.
тормышларын алып бару, үз гомерләрен саклап калу мөһимрәк иле. Көтүдән ач кайткан сыерлардан ничек итеп сөт аласын да. үзеннен ач балаларына бирмичә, ул сөтне ничек итеп Иртәшкә озатасын инде? Тавык артыннан төшкән һәр йомырканы алтын күкәй кебек кадерләп жыеп барган хатын-кызлардан аны ничек тартып аласын да. Иртәш төзүчеләренә бирәсен? Кыш ашатырга азыклары булмаган арык сарык малын үзен суеп ашыйсынмы, тагы шул күзгә күренмәгән Базага җибәрәсеңме0
Авыл советы рәисе Нәбиулланын башында хәзер әнә шул уйлар гына. Район үзәге Коншактан ул әнә шул борчулы уйлар белән кайтып килә. Аларга анда бик каты әйтеп җибәрделәр—бу мәсьәләдә бернинди саботаж, сүз тынламау булырга мөмкин түгел, һәр авыл үзенә бирелгән бурычны үтәргә тиеш икән. Татар Караболагынын элек-электән баш бирмәс мишәр авылы булганлыгын белгәнлектән. Нәбиулланы кат-кат кисәттеләр, ил. дәүләт, партия исемнәре белән куркыттылар. Сталин. Берия исемнәре белән янадылар. . Җыелып килгән авыл җитәкчеләренә Иртәштәге төзелешнең гаять мөһимлеген кат-кат исләренә төшерделәр, аны өзүче хатык дошманы дип аталачагын әйттеләр. Әмма нәрсә төзиләр Иртәштә шулай ашыга-ашыга. нигә ул шул дәрәҗәдә серле һәм хәвефле—ул турыда берни әйтмәделәр, бу турыда артык төпченмәскә куштылар
Әмма Нәбиулла—сигез ел армиядә булып кайткан кеше, шунын 5 елы сугыш кырларында үтте. Ул җилнен кайсы якка искәненә карап та тиешле нәтиҗә чыгарырга өйрәнде инде, тормыш өйрәтте Биредә дә ул тиз чамалап алды—артык сүз куертмыйлар икән, димәк бу төзелештә ниндидер хәрби сер бар. Аларнын анда Чиләбе кебек шәһәр төзеп ятуларына Караболак хатыннары гына ышаныр ышанса. Кара урман уртасында, күлләр белән чорналып алган сазлык урынга нигә дип шәһәр китереп төзесеннәр икән0 Анын өчен әнә шул ук Чиләбе өлкәсендә буш яткан күпме кыр-дала бар. кил дә шәһәр төзе шунда Юк. боларга нәкъ менә Уралтау итәгендә булган шушы кара урманнар, диңгезләргә тиң саф сулы күлләр. Караболак. Кояш. Мусакай авыллары тирәсендәге җәннәттәй җирләр кирәк булган Монын сере, хикмәте нәрсәдә икән? Нәрсә төзиләр алар анда, бөтен дөньялары белән кубарылып?
Коншакта бер хәбәр ишетте ишетүен Нәбиулла—имеш, атом сугышы була калган очраюа. хөкүмәтне Мәскәүдән шушында күчерәселәре икән, шулар өчен җир асты шәһәре төзиләр икән Иртәштә. Бу чыш-пыш инде халык арасында шактый таралып өлгергән, аны тыючы да. артык куертучы да юк Әмма Нәбиулла бу хәбәргә артык ышанып бетмәде Ай-Һай, әллә кайдагы Урал артына күчерерләрме икән хөкүмәтне Мәскәү хәтле Мәскәүдән? Күчерсәләр дә. әнә шул КуПбышев тирәләренә күчерерләр Ә менә “атом сугышы" дигәннәренә колаклары торды Нәбиулланын Кем белән атом сугышы? Кара-каршы сугышу өчен тагы кемдәдер атом бомбасы булу кирәк бит СССРда хәзергә ул юк. булса, бөтен дөнья белер иде... Бүгенге кондә бары тик Американың гына атом бомбасы барлыгы билгеле, ул аны узган ел Япония өстене ташлады СССР газеталары бу хакта күп яздылар, әле кичә генә Германиягә каршы сугышта союзниклар булган Американы пыр туздырып, гаепләп ташладылар, халыкны яна атом сугышы белән куркыта башладылар.
Нәбиулла уйларын төенләп бетерә алмый калды, бөтен дөньяны кот чыгарлык көчле шартлау тавышы тетрәтте, аяк астында җир сикереп куйган кебек булды Иртәш борылышына җитеп килгән туры айгыр бу көтелмәгән тавыштан башта чүгеп, туктап к;тлды. аннан, кая барганын белмичә, күзе- башы тонып, котырып чаба башлады. Нәбиулла дилбегәне ун кулына чорнап тотты, очып барып төшмәс өчен, гарип сул терсәге белән арба төбенә гаянды Ул арада Иртәш ягында тагы көчле гөрселдәү ишетелде, бу тавыштан хәтта
юл читендәге агачлардан соңгы яфракларга хәтле коелып төште. Шартлау турында уйлаганчы, Нәбиуллага башта туры айгырны тыярга кирәк иде, чөнки ул Караболак борылышын узып китеп, туп-туры Свердлау ягына карап чаба башлады...
Ат үзенен чабышын бераз акрынайткан арада, Нәбиулла арбадан сикереп төшеп, туры айгырның башына барып ябышты. Айгыр, авыз тирәсендә ак күбекләрен пошкыртып, күзләрен алартып, хуҗасына карап торды да, аның кул көченә буйсынып, артка таба чигенә башлады. Нәбиулла аны шулай чигендерә-чигендерә кире борып, Караболак юлына чыгарды. Шартлау яңадан кабатланмады, ат тынычланды, алар, сикәлтәле юл буйлап, авылга таба юнәлделәр... Бераз тынычлангач кына, Нәбиулла теге серле шартлау турында уйлый башлады. Гадәттә, вак-төяк төзелеш эшләрендә мондый хәрби шартлатуларны кулланмыйлар, мондый шартлатулар таш кирмәннәрне җимергәндә яки бик тирән баз-котлованнарны казыганда гына кулланыла. Димәк, Иртәштә, чыннан да, дөньяда тине булмаган зур төзелеш бара, димәк, бу эшкә хәрбиләр дә тартылган һәм ул иң элек хәрбиләр өчен кирәк булырга тиеш.Чыннан да, халык сөйләгәнчә, җир асты бункерлары төзиләр, ахры. Тик нәрсә өчен, кемнәр өчен ул җир асты төзелешләре? Нигә анын тирәсендә шул хәтле сер, нидер яшерү, янау һәм куркыту сон? Авылдагыларның да котын алгандыр бу шартлаулар, өйдәгеләр аның өчен хафага төшмәсеннәр тагы...
Өйдәгеләр турында уйлауга, Нәбиулланың күз алдына хатыны Хәбирә килеп басты. Ул бүген-иртәгә бәби табарга тиеш, насыйп булса, ата кешенең кулларына алачак беренче баласы... Кулларына алачак, ди, чөнки аның беренче баласы 1937 елда, ул солдат хезмәтенә киткәч туган һәм әтисен бер тапкыр да күрмәгән килеш, якты дөньядан китеп барган... Сигез елга сузылган армия, сугыш, яраланулар, больницалар анын яшьлеген дә, гаилә тормышын да, беренче баласын да урлады. Менә хәзер ул, утыз яшенә җитеп килгәндә, тагы беренче баласын көтә... Кем генә булса да—малаймы, кызмы, ул Нәбиулла өчен дөньяда иң газиз кеше булачак, яшәү мәгънәсе, җан тынычлыгы булачак... Сугыш кырларыңда, ак кар өстендә яралы хәлдә үлем көтеп ятканда, ул Алладан бер генә нәрсә сорады—нәсел, балалар калдырырлык гомер... Нәбиулланың нәселсез, баласыз килеш бу якты дөньядан китәсе килми иде... Чөнки аларның Караболак авылында бары тик зур нәселле, ишле балалы йортны тота алган кеше генә чын ир-ат санала. Бар балаларын да тиешенчә урнаштырган, белем һәм һөнәр биргән, башлы-күзле иткән ата гына ил агасы була ала... Алар авылында Нәбиуллага хәтле дә шулай булган, йөз ел элек тә шулай яшәгәннәр, хәзер дә, шөкер, нәкъ шулай дәвам итә... Авыл халкы яхшы нәселгә, яхшы ата-анага, акыллы, таза-сау балаларга зур игътибар бирә. Шушындый сугышлардан да исән калган, ут, үлем эченнән исән чыккан Караболак егете Нәбиулла кемнән ким? Ул сугышта үзенә сүз бирде—исән кайтсам, бер дистә балабыз булыр, диде. Инде менә Хәбирәсе аңа шушы бәхетне бирергә тора— бүген-иртәгә бәби көтә алар...
Шушыларны уйлагач, ана туры айгыр акрын бара кебек тоелып китте. Ул баш очында дилбегәсен уйнатып, атның янбашына тартып җибәрде. Туры айгыр, тагы күзләрен алартып, кушаяклап чабып китте. Аның үзенен дә бу ерак юлдан тизрәк авылга кайтып җитәсе, туйганчы Караболакнын йомшак суын эчәсе, туйганчы солы чемченәсе килә иде... Караболакка алар кичке якта, көтү кайткан турда килеп керделәр. Акрын гына атлаган арык малларны аралый-аралый, өй турларына кайтып җиткәндә, Нәбиулланың йөрәге күкрәгеннән чыгарлык булып ашкынып тибә, күңеле, уйлары үзеннән дә алда оча иде...
Нәбиулланың ашкынуы, өмет-хыяллары юкка гына булмаган икән—ак
13
пәрдәләр тарттырылган ачык тәрәзәдән, бөтен урамга, юк. бөтен дөньяга бала елаган тавыш яңгырый иде! Юк, мескен, шыншып елау түгел иде бу, ә бөтен җиһанны тетрәтеп, дөньяга килү турында хәбәр бирү, ярсып аваз салу иде! Бу тавыштан Нәбиулланың тез буыннары йомшарып китте, күзләренә яшь бәреп чыкты. Үз баласының шушы беренче авазы ана дөньяда ин матур, ин көчле, иң моңлы тавыш булып ишетелде. Сугыш кырларында, җир асты куышларында, яуга күтәрелгәндә, яраланып, бер ялгызы үлем көтеп ятканда, больницаларда анын колагына ничә тапкыр менә шушы тавыш ишетелгән иде инде! Үз баласынын беренче авазы. Алып Хан нәселенең ораны менә нәкъ шундый булып ишетелгән иде ана
Ул атылып өйгә керде. Өйдә кайнашкан хатын-кыпарны бөтенләй күрмичә, ул бала тавышы ишетелгән якка—чәчәкле чаршауга таба атлады. Калтыранган куллары белән чеметеп кенә чаршау читен ачты, ин элек, килене янында кайнашкан әнисен күрде, аннан карашы илаһи бер күренешкә тап булды. Чәчәкле ястык-түшәк өстендә, ак биләүгә төргән сабыйны кочагына алып. Хәбирәсе елмаеп ята иде
— Менә, әтисе, сиңа кыз алып кайттым,—диде ул. нигәдер бераз уңайсызланган кебек
—Кыз?!—диде Нәбиулла, чын-чынлап гаҗәпләнеп —Тавышы буенча, мин аны малайдыр, дигән идем Урамның теге башына ишетелә бит тавышы!
—Аллага шөкер, дүрт саны исән, таза-сау бала,—диде шунда Нәбиулланың әнисе Нурҗамал карчык та сүзгә кушылып —Бәхете белән үссен, нәселебезне дәвам итсен
Карчык шулай гөрли-гөрли чыгып китте. Нәбиулла исә тизрәк хатыны янына килеп тезләнде. Анын бу кечкенә ак йомгакны җентекләп карыйсы, кулларына аласы, күкрәгенә кысасы килә иде Чөнки озак, бик озак көтте Нәбиулла анын дөньяга килүен
—Сиңа охшаган,—диде Хәбирә, йокылы-уяулы яткан кызчыгын иренә таба борып.
Нәбиулла күзләре белән генә түгел, бөтен йөрәге, җаны-тәне белән баласына капланды Чынлап та. бала Нәбиуллага каплаган да куйган иде! Ул биләүгә сыярга теләмичә киерелеп яткан эре гәүдә, нык утыртылган баш. алар нәссленсн тамгасы булган төз. туры борын Озынча алсу йөз, сызылып киткән кыйгач кашлар, бөгелеп килгән озын керфекләр Бөтенесе үз урынында, бөтенесе шундый камил һәм матур, ана карап, соклануыннан Нәбиулла хәтта тын ала алмыйча торды. Охшаса да охшар икән бала шул хәтле Алып Ханнар нәселенә' Нәкъ шундый бала туар, дип көткән, өмет иткән иде бит Нәбиулла Хәбирәсе ана нәкъ ул теләгән баланы бүләк итте, нәсел дәвамчысын тудырды, рәхмәт яугыры!
Ул. хисләнеп китеп, хатынының кайнар кулларыннан кысты Хатыныннан сөт исе. бәхет исе килә иде
— Исемен ничек куярбыз сон, әтисе?—диде Хәбирә, бераз иркатәнә төшеп.
—Исеме?—Нәбиулла бераз уйланып торды —Исеме Гөлҗиһан булыр, әнисе. Авылның гына түгел, бөтен җиһаннын гөл-чәчкәсе булырлык бала бит ул, әйеме. кызым?
Гөрләп торган бу танышка бата томырылып зур күзләрен ачты Ага белән баланын карашлары бер мизгелгә очраштылар, таныштылар һәм берберләрен мәңгегә табыштылар Нәбиулла шуны сизеп өлгердс-яна туган сабыйның карашында ниндидер җитдилек, аты мәгънә бар иде Ул әтисенә дә. бу якты дөньяга да сынап, олыларча карап ята Менә бата башын әнисе ягына борды, сөт исен эзләп, борынын анын күкрәгенә төртте
14
ФӘҮЗИЯ БЭЙРЭМ0В.1
Әнисе ярдәме белән үзенә кирәкне эзләп тапкач, комсызланып имә башлады. Ана хәзер ашарга, яшәргә, үсәргә кирәк иде... Караболакта "Алып Ханнар нәселе” дип аталып йөртелгән токымны дәвам итәргә кирәк иде... Әби-бабалы, ата-аналы, зур нәсел-нәсәбле абруйлы татар гаиләсендә туган Гөлҗиһан исемле кыз бала бөтен нәсел өчен, авыл өчен, милләт өчен көрәшче булып үсеп җитәргә тиеш иде... Бу юлда аны зур сынаулар, зур газаплар, зур югалтулар һәм зур саваплар көтә иде... Әмма хәзергә Гөлҗиһан үзе әле бу хакта белми, әти-әнисе янында, фәрештәләр саклавында ул дөньяга беренче авазларын сала иде...
Икенче бүлек
1946 елнын сентябрь башында, Караболак авылында Гөлҗиһан исемле кыз бала дөньяга килгән көннәрдә, Иртәш күле буенда беренче совет атом бомбасына нигез салдылар... Биредә "Аннушка” дип аталган беренче атом реакторы өчен баз казый башладылар, анда атом бомбасы өчен ураннан плутоний аерып алынырга тиеш иде... Бу баз-котлованнын тирәнлеге илле дүрт метр булып, аның аждаһа авызы йөз метрдан артык булырга тиеш иде... Бераз казып кыя-ташларга очрагач, аларны җимерү өчен хәрби төзүчеләр ин көчле шартлаткычларны кулланырга мәжбүр булалар... Гөлҗиһан туган көннәрдә Караболак, Иртәш буйларын әнә шул шартлаулар тетрәтә... Шулай итеп, Караболактан 40 чакрымда беренче совет атом бомбасын ясау өчен нигез салына... Әмма моны хәзергә авыл халкы да, Нәбиулла белән Хәбирә дә, аларның яңа дөньяга килгән кызлары да белми әле... Хәгга баштарак төзүчеләр үзләре дә бу җир асты шәһәрен ни өчен төзегәннәрен белмиләр иде Бу хакта Сталин, Берия. Курчатов кебек санаулы кешеләр генә белә һәм Караболак янындагы яшерен атом төзелеше белән алар турыдан-туры Мәскәүдән идарә итәләр иде...
Атом буенча беренче фәнни хезмәтләр СССРда 1932-1935 елларда ук күренә башлый. Әмма Германиядә. Америкада һәм Англиядә инде бу өлкәдә шактый зур ачышлар ясап өлгерәләр һәм бу хәл Советлар Союзына тынгылык бирми. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Германия инде атомны таркатып, аннан плутоний ясарга өйрәнеп җитә һәм бу хакта бөтен дөньяга хәбәр бирә 1941 елнын көзендә Америка һәм Англия дә ашыгыч рәвештә атом бомбасы өстендә эшли башлыйлар...
Бу шомлы хәбәрләрне берәмтекләп җыеп барган Лаврентий Берия, әле 1940 елнын башында ук атом коралы мәсьәләсендә Сталинга мөрәҗәгать итә, анын алдына чит илләр буенча көткән мәгълүматны китереп сала. Әмма фин сугышына кереп баткан Сталинга атом түгел, танклар кирәк була. Ул Бериягә шулай дип җавап бирә дә. Тик Мәскәү һәм Ленинград галимнәре уран, плутоний буенча эзләнүләрен барыбер туктатмыйлар, Берия дә атом бомбасы турында шымчылыгын дәвам итә. Шунын нәтиҗәсендә, СССР Фәннәр Академиясенең Президиумы 1940 елнын 30 июлендә уран мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзи. 1940 елда профессор Курчатов кул астында ураннын төшен таркату буенча зур ачыш ясала, бу инде атом бомбасын ясау буенча беренче адым була. Бу ачышның идеясе чит ил галимнәреннән урланган булуы турында да хәбәрләр бар, чөнки СССРга, ничек кенә булса да, бөтен дөньяны куркытып кулда тотарлык көчле атом коралы кирәк була... Шул ук елнын октябрендә академик Фресман кул астындагы комиссия илдә уран ятмаларын эзләү буенча эш башлап җибәрә...
Әйткәнебезчә, Берия шымчылары чит илләрдә атомга кагылган мәсьәләләр буенча зур эзләнүләр алып баралар, чөнки фәнни-техник
15
шпионаж да НКВД карамагында була. Шулай итеп. СССР тарафыннан Германия, Америка, Англия галимнәренең атом өлкәсендәге ачышларын урлау чоры башлана. Һәм 1942 елнын башында бу мәгълүматлар тагы бер тапкыр тупланып, Берия тарафыннан Сталин өстәленә салына. Сталин атом бомбасы белән ныклап кызыксына башлый һәм галимнәр алдына тиз арада бу коточкыч үлем коралын җитештерү бурычын куя Шул елнын көзендә булачак “атом атасы" Игорь Васильевич Курчатов Казандагы эвакуация куышыннан Мәскәүгә чакыртып кайтарыла. 1943 елнын 15 февралендә СССР Оборона комитеты карары белән атом-төш коралы ясау буенча фәнни үзәк төзелә, анын башына академик Курчатов куела. Бу эшләрнсн барысы белән дә НКВД җитәкчелек итә. СССРда атом бомбасы ясау турыдан-туры Берия кул астында бара
1945 елнын 15 июлендә Америка Кушма Штатлары беренче атом бомбасын сыный. СССР, бигрәк тә Сталин, бу хәбәрне авыр кабул итә. имеш, нигә—Америка, нигә СССР түгел?! Имеш, шушылай итеп. Америка СССРдан Ватан сугышындагы жинүен урларга тырыша Ул арада Америка 1945 елнын 6 һәм 9 августларында Япониянен Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләре өстенә атом бомбалары ташлый Мона кадәр беркем белмәгән атом утында 75 мен япон бер мизгелдә тереләй янып үлә Бу хәбәр дөньяны тетрәтә. Шулай итеп, дөнья өр-яна чорга—атом-төш коралы җитештерү чорына керә... Илләр һәм милләтләр, бер-берләрен уздырып, коточкыч үлем кора!ы әзерли башлыйлар
Әмма зур сугышлар өчен әзерләнгән бу бомбалар, ин беренче чиратта, шул җирдә яшәүче халыкнын үз башына кара кайгы булып төшә Атом коралы белән бергә, җир шарына мона кадәр күрелмәгән яна афәт— радиация тарала башлый Шулай итеп, үлем гыйфрите шешәдән чыгарыла, атомга ияреп, күзгә күренмәс радиация килә, радиация исә яман шеш афәтен тудыра Әмма ил җитәкчеләре атом коралы хакына бернәрсә белән дә исәпләшеп тормыйлар Советлар Союзы да. бөтен барлыгы белән, атом- төш коралы җитештерүгә кереп бата Сугыштан сонгы авыр бер чорда халык кулына ипи урынына атом бомбасы тоттырыла
Дөресен әйтергә кирәк. СССРга атом бомбасын ясап бирүдә немец галимнәре, яһүдиләр зур өлеш кертә Беренче чорда ипиен хәтта үз ураны да булмый, аны җиңелгән Германиядән һәм басып атынган Чехославакиядән ташыйлар. Немец һәм яһүдиләр ярдәмендә лаборатория юлы белән ураннан плутоний эшләп чыгарырга өйрәнгәч, атом бомбасын күпләп җитештерү, ягъни, куәтле атом промышленносте булдыру кон тәртибенә килеп баса Ил сугыш хәрабәләре арасында ята. ирләр аз. халык ач. ә шулар белән атом-төш коралы җитештерергә кирәк Сүз атом шәһәре, дистәләгән куәтле атом реакторлары, радиохимия, механика буенча йөзәрләгән җир асты һәм җир өсте заводлары, атом калдыкларын саклау объектлары гозү турында бара... Сүз тиз арада СССРнын беренче атом бомбасын ясау һәм аны сынау турыңда бара.. Һәм шушы үлем индустриясен урнаштыру буенча ил буйлап урын эзләп йори башлыйлар...
Берия командасының Сталинны ышандыруынча, атом бомбасы ясый торган урын үзәктән, ягъни. Мәскәүдән ерак урнашырга тиеш була Ягъни, заводта атом-төш шартлаган очракта, хөкүмәт зарар күрергә тиеш түгел Бериянен исбатлавынча, ул яшерен бер караңгырак почмакта төзелергә тиеш, ягъни, чит ил шымчылары аны эзләп таба алмаслык булсын Галимнәрнсн тәкъдиме буенча, атом корагы ясый торган корылма зур суга бик якын урнашырга тиеш, чөнки реакторларны бертуктаусыз суытып тору өчен бик күп күләмдә су кирәк булачак икән Мондый көчле промышленность урнашкан җирдә гади эшче көчләр, ягъни, авыл халкы күп яшәргә тиеш.
16
ФӘҮЗИЯ КЛЙРЭМОВА
Аларның бер өлеше атом объектларында эшләргә тиеш булса, икенче олеше авылларда алар өчен ризык җитештерү белән шөгыльләнә. Сонгы нәтиҗә исә—СССР кулындагы көчле атом коралы, ул моның белән ботен дөньяны били һәм буйсындыра ала.. Атом промышленностеның радиация белән бәйле буласын галимнәр белә, әмма бу мәгълүмат халыктан яшерелә. Әле башланып та китмәгән төзелеш, Берия командасы ярдәме белән, коточкыч дәүләт серенә әйләнә, бу тирәдә яшәүчеләрнең 1 уулары гына түгел, үлемнәре дә дәүләт сере итеп каралырга тиеш була...
Шушыларнын барысын да истә тотып, атом бомбасы ясау өчен Урал аръягындагы татар жирләре сайлап алына.. Кара урман эчләрендәге Иртәш күле буенда, Кыштым һәм Кәсле шәһәрләре арасына СССРда беренче атом шәһәре төзергә карар кабул ителә. Бу урын бөтен яктан да шымчы Берия һәм атомчы-галим Курчатов планнарына туры килә. Ул Мәскәүдән ерак, аны чит ил шымчылары эзләп таба торган түгел—Урал аръягындагы кара урманнар эчендә урнашкан. Су дисәң—бөтен тирә-якта дингез кебек дистәләгән күлләр—Иртәш. Кызылташ, Карачай. Олыагач... Очсыз эшче көчләр дисән— янәшәдә генә зур-зур татар авыллары, алар арасында дүртәр, бишәр мен кеше яшәгән Мөслим. Усть-Багаряк, Татар Караболагы, Коншак, Аргаяш кебекләре дә бар . Курчатов үзе дә Уралда туып үскән кеше, ул татарларның ни дәрәҗәдә эшчән, тәртипле халык икәнлеген белә, атар белән атом шәһәрләре төзеп буласына ышана... Хәзер шуны хәрбиләргә ышандырырга кирәк була...
1945 елның октябрь аенда урыс генераллары Завенягин һәм Комаровский, шактый түбәннән очып, “Дуглас” самолетында бу җирләрне күктән карап йөриләр. Шушы мизгелдә аста үз тормышлары белән яшәп яткан татар авылларының, Уралтаудагы татар халкынын язмышы хәл ителә... Атом бомбасы нәкъ менә шушында ясалачак... Һәм Сталиннын махсус боерыгы белән, Иртәш күле буйларында дөньяда тине булмаган зур төзелеш башланып китә. 1945 елнын 9 ноябрендә бирегә беренче төзүчеләр китерелә, аларны брезент палаткаларга, жир куышларына, якын-тирә авыллардагы мал абзарларына урнаштыралар. . Шулай итеп хәерче ил атомга барып тотына, үз халкынын бугазына басып, ул аннан атом бомбасы ясата... Бу яшерен төзелеш, беренче көннәреннән башлап, Сталинның шәхси күзәтүендә була, анын шымчылары исә моннан кайтып кермиләр. 1946 елнын җәендә һәм көзендә бирегә СССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Л.Каганович һәм НКВД җитәкчесе Л.Берия килеп җитәләр. Һәм 1946 елнын көзендә Иртәштә беренче атом реакторына нигез салалар, кыя-ташлы җирләр болай гына бирешергә теләмәгәч, аларны теткәләү өчен хәрби шартлатулар кулланалар...
Сентябрь башында Коншактан кайтып килүче Нәбиулла Иртәш күле буеннан әнә шул шартлауларны ишетә...
Анын беренче баласы Гөлҗиһан әнә шул шартлаулар астында дөньяга килә...
Уралтау артындагы борынгы татар җирләренә атом аждаһасы чыга...
Ул җәннәт кебек татар илләрен, кыя-таш кебек татар ирләрен тетрәтә, теткәли башлый...
Борынгы татар иленә зур афәт якынлаша...
Өченче бүлек
УЛ КЫШНЫ Караболак халкы чын мәгънәсендә ачлыктан интекте. Икмәксез, мал азыгыннан мәхрүм калган кешеләрдән ит, сөт, май, йомырка планы сорап тенкәләренә тиделәр, карап торган сонгы сарыкларын алып чыгып киттеләр. Моны күреп, халык мал-туарын яшерә башлады,
аилыйларны исә берәм-берәм район үзәгенә чакыртырга тотындылар. Ул арада, бөтен халыкнын котын алып, Караболак буенча корал тоткан хәрбиләр йори башлады, алар инде мал-туарнын гына түгел, кешеләрнен дә баш санын алалар, төрле рәсми кәгазьләргә кул куйдырталар. кисәтатәр иде. Мона кадәр батырлык, кыюлыклары белән аерылып торган Караболак халкы да курка калды, чөнки таләпләр, гомер булмаганча, бик каты иде. Иртәш. Сөнкүл. Кояш тирәсендәге урманнарга керергә ярамый, ул яктагы күлләрдән батык тотарга ярамый, бу тирәдән үрдәк-куян атарга рөхсәт юк. анда хәтта жиләк- гөмбә җыю да тыелган Мондый хәлләрне хәтта сугыш вакытында да күрмәгән караболаклылар, хәрбиләрдән рәтле жавап ата атмагач. Нәбиулла остенә ябырылдылар. Әмма Нәбиулла үзе дә ярамыилан артыгын белми иде. белгән очракта да, ул аны халыкка әйтергә тиеш түгел иде.
Нәбиулла Коншактан, әлбәттә, күбрәк белеп, ишетеп кайткатыи. һәм бу хәбәрләрдән анын чәчләре үрә торырлык була. Иртәш тирәсендәге ул төзелешкә Мәскәүдән зур кешеләр—Каганович һәм Берия үзләре килеп киткәнлеге билгеле булды. Коншактан тагы шуны белеп кайтты Нәбиулла— бу тирәләрне "особорежимная зона" дип игълан иткәннәр икән Бу зонага Кыштым шәһәре һәм Коншак. Кәсли. Аргаяш. Кузнсикий районнарының 99 авылы кергән. Татар Караболагы ла шулар арасында булып чыкты Саналган авылларнын җитәкчеләрен район үзәкләренә җыеп, менә шуларны бик яхшылап аңлаттылар. Ягъни, бу тирәләрдә урманнарга керергә ярамый, күлләргә якын килергә рөхсәт ителми, Кыштым-Кәсли юлы халык өчен ябыла... Әмма тыю-кисәтүләр әле монын белән генә бетмәгән, анын тагы да авырлары әле алда булган икән
Нәбиулла, авыл советы рәисе буларак. Коншактан тагы яна күрсәтмә алып кайтты—моннан сон Караболакнын һәр кешесе махсус теркәлү үтәргә тиеш иде. Ягъни. 1947 елнын ахырына Татар Караболагы авылынын һәр кешесен паспортлы итәргә һәм пропискага кертергә кирәк булачак Ягъни, авыл халкы катгый рәвештә теркәлергә һәм хисапта торырга тиеш иде. Шуннан башка авылда яшәргә рөхсәт ителми. Гомер булмаган хал—авылда хәтта төн кунып чыгарга да һичкемне кертергә рөхсәт ителми, килгән кешегә теркәлмичә вакытлыча яшәү турында инде сүз дә була азмый Гомер буе балалары Чиләбсдә, Урал заводларында эшләп кон күргән Караболак халкы монысына бөтенләй күтәрелеп бәрелде—кунакка куна каигкан үз балаларын кая куйсыннар алар, кайда теркәтеп йөрсеннәр? Әмма Иртәш якларыннан бсрсеннән-берсс шомлы хәбәрләр килә башлагач, Караболак халкы тынып калды, хәвефкә төште Ул тирәдәге авылларны, төбе-тамырлары белән кубарып, әллә кайларга илтеп ташлый башлаганнар икән! Имеш, ул База дигәннәренә җир җитми икән. Караболак халкы гомер буе угын әзерли торган Кыштым леспромхозын да үзләренә алганнар, бөтен җиргә тимер чыбык тарттырганнар, мылтыклы солдатлар куйганнар, дип сөйлиләр "Кызылташ", “Доброволец”. "Беренче май". “Красный луч" колхозларым, авылларын, халкы белән бергә, башка урынга күчергәннәр, имеш, совхозларны, ул тирәдәге әртилләрне бетергәннәр, ди. Иртәштәгс ул җир аегы шәһәре шул хәтле зур булачак икән, бу тирәдәге авылларга хәтле килеп җитәргә мөмкин, ди. Әле Караболакны да күчерергә момкнннәр икән, заводка җир җитмәсә Инде ничә авылны кузгатканнар, туздырып ташлаганнар, ди, чиратта Караболак икән
Берсеннән-берсе шомлы бу хәбәрләрдән, имеш-мимешләрлән Караболак халкы өркеп кашы Җитмәсә, гомер булмаганны, авылга милиционерлар һәм махсус күзәтчеләр билгеләделәр, алар Карабатактагы һәр үзгәрешне, һәр йорттагы хәлне районга җиткереп торырга тиешләр иле Бу хәлләрнсн барысы да Иртәштәге төзелеш белән бәйле икәнлеген инде күпләр андый
башлады. Ул арада авылга эшче көчләр җыярга вербовщиклар килеп житге, алар ир-егетләргә җәннәт тормышлары вәгъдә итеп, Иртәштәге төзелешкә кодалап йөрделәр. Караболак егетләре шундук бу кармакка капты, бәхет эзләп, Иртәшкә чыгып китте һәм беркайчан да яңадан авылга әйләнеп кайта алмады.. Чөнки 1947 елдан башлап, Иртәштәге База төзелешенә кергән кешеләрне зонадан бөтенләй чыгармый башладылар, хөкүмәтнең карары шундый иде. Кая анда атна саен авылга кайтып йөрүләр, аларны ата-аналары, туганнары үлгәч күмәр өчен дә Иртәштән читкә чыгармадылар... Язган хатлар барысы да ачып укылды, артыгын ычкындырган кешеләр шунда ук хөкем ителде, юкка чыгарылды. Чөнки яңа гына тагы Иртәштәге атом төзелешенә килеп киткән Лаврентий Бериянең әмере шундый иде. Бирегә кергән, яшәгән, эшләгән һәр кеше, егерме биш ел буе Иртәш турында беркемгә берни сөйләмәскә, дип, махсус документларга кул куя иде... Беренче совет атом бомбасын ясау коточкыч дәүләт серенә әверелде...
Әлбәттә, Караболак халкы аларын ук белмәде, әмма сугышта булган, җитәкчелектә эшләгән ир-атлар шактый нәрсә сизенәләр иде. Нәбиулла да эшнен кайсы якка баруын чамалый башлады, чөнки Коншакта да анысын- монысын ишетеп кайта, халыкта сөйләп тора... Шул хәтле серлелек, тыюлар бары тик хәрби эшләр белән генә бәйле булырга мөмкин... Ә кайда хәрбиләр—анда корал, анда сугыш, анда үлем... Сугышларны күргән Нәбиулланың туган авылы, гаиләсе, яна туган кызы өчен жаны борчылды, күнелен шом басты. Тыныч түгел иде Нәбиулланын күнеле, чөнки Караболакта, бөтен тирә-якта ниндидер шом, афәт йөри кебек иде... Урал аръягында меңнәрчә еллар үз җайлары белән яшәп яткан татар авылларының асты-өскә килә, кайсын көчләп башка урынга күчерәләр, кайсының бөтен ризыгын мәҗбүри алып чыгып китәләр, ир-атларны җыеп йөриләр... Шунын өстенә, гомер булмаганны, әллә нинди шымчылык, шикләнү, әләк, яла ягулар башланды, ялган китте... Кем килгән, кем киткән, каян килгән, кая киткән—болар барысы да авыл советына язып бирелергә тиеш, өстән әмер шундый. Авылда артыгын эшләү түгел, артыгын сөйләү дә куркыныч була башлады. Ә халык сорый, йөдәтә, авылны тагы имеш-мимеш, шик баса...
Әмма Нәбиулла өчен ин авыры әле бу түгел, ә авылдан сөрелергә тиешле кешеләрнең язмышлары булып чыкты. Коншакка җыеп, тагы әйттеләр: 1947 елнын август аенда хөкүмәт шундый карар чыгарган—База төзелеше тирәсендәге режим зонасыннан бөтен ышанычсыз кешеләрне чыгарып бетерергә кирәк икән... Ягъни, шушы 99 авылдан кем мона кадәр җинаятьтә гаепләнеп, хөкем ителгән, төрмәдә утырган—барысын да бу тирәдән сөрергә, куарга кирәк булачак... Бөтен нәселләре белән, ягъни, үзләрен, туганнарын, балаларын... Болар җәмгысе тирә-якка 1116 гаилә җыела икән, ягъни, 2939 кеше, шуларнын 746сы—балалар... Куылырга тиешле берничә гаилә Караболакта да бар булып чыкты. Бу эшләрне оештыру белән район үзәге Коншак кына түгел, Чиләбе үзе шөгыльләнә икән. Мәскәүнен аерым күзәтүендә тора, дип тә кисәттеләр. Нәбиуллага хәтта сөрелергә тиешле кешеләрнең исемлеген дә бирмәделәр, бары тик атлар әзерләргә генә куштылар. Караболак элек-электән ышанычсыз авыл булгангамы, алдан белдерсәң, сөрелүчеләр качып бетәр, дипме, Нәбиуллага бары тик бу эшнен вакытын гына әйттеләр. Хөкүмәтнең гаять мөһим бу карары үтәлүен өзсә, Нәбиулланын үзен дә, сөрелүчеләрне дә трибунал көтәсен кисәттеләр... Караболакнын ышанычсыз кешеләрен илдән сөрү 1947 елнын кара көзенә билгеләнде...
Бу хәбәрне алып кайткач, Нәбиулла төне буе йоклый алмады. Кемнәрне Караболактан сөрергә җыена соң Чиләбе комиссиясе? Нигә аны шул хәтле зур сер итеп саклыйлар, хәтта авыл советы рәисенә дә алдан әйтмиләр? Кайчандыр эшләгән җинаять өчен сөрәләр икән, бу сугыш чоры гамәлләренә
19
туры килә инде, ул вакытта авылда булган хәлләрне Нәбиулла бөтенләй белми. 1937 елда Караболактан чыгып киткәндә. Нәбиуллага ате 20 яшь тә юк иде. шул чыгып китүдән ул авылга 1945 елнын көзендә генә кайтып керде. Шул арада Караболакта кемнәр нәрсә эшләгән, нәрсә өчен утырган яки утыра—ул үзе дә белеп бетерми әле
Шул чагында анын йөрәге жу итеп китте Тукта, немеи әсирлегендә булганнар да шул ышанычсыхтарга керәме икән1’ Анын күршесе Якуп та бүгенге көндә Себер төрмәләрендә утыра бит. хәзер анын гаиләсен ни көтә7 Якупнын бар гаебе—әсирлектә булу. Ул вакытта әсирлеккә Нәбиулла үзе дә эләгергә мөмкин иде бит. алар Якуп белән янәшә генә иделәр Нәбиулла һаман оныта алмый—1942 елнын кышында. Ленинград өчен барган каты сугышларда, алар чолганышта калдылар Чолганышта калганнар арасында берничә татар, шул исәптән. Нәбиулланың Караболактагы күршесе Якуп та бар иде. Якуп—Нәбиулладан берничә яшькә олы. сугышнын беренче көненнән ут эчендә йөри икән Аларнын бу үлем кырында очрашулары бер могҗиза булды, ә аерылулары—ин зур фаҗига. Сугышка киткәч. Якупнын Караболакта беренче баласы туган, ул Нәбиуллага гел шул турыда сөйли иде. гомерендә бер тапкыр күрмәгән шул баланы сагынып үлә иде Чолганышта калгач та. телендә соңгы сүзләре шул булды:
—Күрше, әгәр исән калсан. Фәргать улымны ташлама,—диде ул.—Безнен язмыш хәзер билгеле түгел, Алла кулында...
Нәбиулланың сул кулы чәрдәкләнгән иде. Якуп аны үз күлмәген ертып, кысып бәйләде.
—Болай үлем котсп ятып булмый, якташ, мин үзебезнекеләрне эхтәп китәм,—диде ул аннан сон — Сина ярдәм алып киләм. шушы урында көт Шул китүдән Якуп башка әйләнеп кайтмады Каны агып, әжәл көтеп яткан Нәбиулланы, ниндидер могҗиза белән, санитар кызлар килеп эхтәп тапты. Аларга. чыннан да. Якуп хәбәр итеп өлгергән, ә үзе. ак кар өстенә төшкән утлы күмер кебек, юкка чыкты Анын ул вакытта адашып әсирлеккә эләгүен, оч ел гомерен немец пленында уздыруын Нәбиулла Караболакка кайткач кына белде Якупны әсирлектән совет армиясе коткара, әмма шул ук совет власте аны, туган авылына да кайтарып тормыйча, бер әсирлектән икенчесенә—10 елга Себер лагерьларына озата. Шулай итеп, үзе сугышка киткәч туган улын бер тапкыр ла күрмичә, күршесе Якуп тагы әсирлеккә дучар була...
"Аларны да алырлармы икәнни?"— дип уйлады Нәбиулла, бик нык борчылып Якупнын карт ата-анасы. эне-сснелләрс. хатыны, улы Фәргать анын күз алдына килеп басты Әллә, төнлә кереп, кисәтергәме икән? Ә кая барсыннар алар бу кара төндә, карлы-янгырлы кара көздә7 Бәлки әле аларга кагылмаслар да. Нәбиулла юкка гына шулай борчыладыр7 Ул карт- карчыктан, бала-чагадан, хатын-кыздан авылга. Иртәш төзелешенә нинди зыян булырга мөмкин? "Юк. совет власте бу эшкә бармас,—дип уйлады Нәбиулла —Андый заманнар үтте бит инде “
Иргә белән, бераз яктыруга, авылга хәрбиләр кереп тулды Алар барысы да урыслар иде. Араларында Нәбиулла белгән бер генә кеше дә юк Хәрбиләрдән тыш. Нәбиулла Чиләбедән килгән махсус комиссия әгъзаларын да күреп өлгерде, алар да урыслар иде Иртәшкә янәшә генә утырган Караболакка. усаллыгы белән тирә-яккә даны таралган бу татвр-мишәр авылына хәтта урыс генералының үзенен килүен күреп. Нәбиулла эшнен ни дәрәҗәлә җитди икәнлеген аңлады Соңыннан белде ул—генерал погонлы бу спай кеше Иртәштәге яшерен төзелешнең төп шымчысы Иван Ткаченко булып чыкты Анын белән Чиләбедән өлкәнен милиция начальнигы Розов, исполкомнан Кудрявцев дигән кешеләр дә килгән иле Әлбәттә, аларнын
20
ФӘҮЗИЯ БӘЙ РЭМОВА
төп эшләре Караболактан берничә гаиләне сөрү генә булмагандыр, моның өчен НКВД генералларының, Чиләбе түрәләренең авылга килүе кирәкми, бу эшне автоматлы солдатлар да үтәп чыга ала иде. Аларнын ни өчен Караболакка килүләрен Нәбиулла еллар үткәч кенә анлады, әмма ул вакытта Караболак фажигасын үзгәртерлек түгел иде инде...
Менә ул, НКВД генералы, теләр-теләмәс кенә машинасыннан төшеп, татар авылына карап тора... Авыл нык, хәлле күренә, каралты-куралар яңа, урам тулы бала-чага, боларны хәтта сугыш, ачлык та кырып бетерә алмаган... Әмма тиздән биредә барысы да үзгәрәчәк... Барысы да.. Юк. авылдан сөреләсе берничә гаилә турында ул уйламый да, анын өчен монда калучылары мөһимрәк... 1944 елда Кырым татарларын, чечен-ингушларны илләреннән сөрүдә башлап йөргән бу генерал соныннан Литваны канга батыра, шушы тырышлыклары өчен ул Суслов тарафыннан Уралга, атом төзелешенә җибәрелә...
Җыелып авыл советына кергәч, алар Нәбиулланың кулына исемлек тоттырдылар, куылучыларга җыенырга бер сәгать вакыт бирделәр. Нәбиулладан бары тик аларны ат-арба белән тәэмин итү генә сорала иде, калганына аны якын да җибәрмәделәр, бар эшне НКВД хәрбиләре үз кулларына алдылар... Бу эштә аларнын тәҗрибәләре зур иде. Исемлеккә күз төшерүгә, Нәбиулла унлап гаилә арасында Якупларның да фамилиясен күрде. Калганнар кайсы—бер уч ашлык, кайсы сугыш вакытында салым түли алмаган өчен утыртылган кешеләр иде. Алардан авылга бер зыян да юк, алар башкалар кебек үз хезмәтләре белән көн күреп яталар иде. Һәм беркем белән кинәшеп тормыйча, аларны авылдан сөрергә булганнар. Моны белгәч, Нәбиулланың бугазына төер утырды, күкрәген ачу уты көйдереп узды. Авыл халкын бу хәтле саннамау, мыскыл итү аны ярсып аягына бастырды.
—Бу кешеләрнең илдән сөрелерлек ни гаепләре бар сон?—дип сорады ул, комиссия әгъзаларына сөзеп карап,—Сугыш вакытында ачтан үлмәс өчен кырдан алган бер уч ашлык мона сәбәпче була аламы?
Чиләбедән килгән комиссия әгъзалары алыптай бу авыл иренен сүзләреннән башта өнсез калдылар. Аларга Караболак авылы халкынын усаллыгы турында кат-кат әйткәннәр иде. Алдына-артына карап йөрмәсән, монда урам уртасыннан юкка чыгуыңда бар икән... Кисәтүләре дөрес булып чыкты, инде авыл советы рәисләре шундый булгач, башкалар турында ни әйтәсең? Хөкүмәт карарын шик астына алу өчен куш йөрәкле булу кирәк. Ә бу татар әнә, ярсыган үгез кебек, боларга карап каткан... Әгәр эшне тиз тотмасан, монда фетнә күтәрелергә дә бик мөмкин. Кайда диген—атом төзелешенең борын төбендә! Мондый хәлне Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә дә тиз ишетәчәкләр, төпченә, казына башлаячаклар... Ә бу хәл бер дә атомчылар файдасына түгел... Әлбәттә, урам тулы НКВД солдатлары, корал белән боларны бик тиз бастырырга була, әмма тавыш чыгарырга ярамый.. Димәк, бу бунтарьларны хәйлә белән алдырырга, мәкер белән бетерергә кирәк...
—Бу—хөкүмәт карары, безнен аңа буйсынмый хакыбыз юк,—диде НКВД генералы, тыныч булырга тырышып.
Чөнки аңа урамнан, капка төпләреннән йөзләгән, хәтта меңләгән кеше нәфрәт белән карап тора иде. Күпләрнең кулында—сәнәк, лом, балта... Мөгаен, сөрелүчеләр турында хәбәр авылга таралып өлгергәндер, кешеләр берәм-берәм дә, төркем-төркем дә авыл советы бинасы янына җыела башладылар. Аларга каршы НКВД солдатлары тезелеп басты, ике яктан бер саксыз хәрәкәт булса да, бөтен авыл, шул исәптән, Ткаченко үзе дә ут астында калачак иде. Үткенрәк мишәрләр авыл советына да кереп
тулдылар, алар Нәбиулланын сүзен, әмерен көтәләр иде...
— Мин бу эшне үти алмыйм,—диде Нәбиулла, кара исемлекне комиссия әгъзалары алдына куеп —Мин монын өчен сигез ел солдат хезмәтендә йөрмәдем Мин үз халкымны авылдан куу өчен Гитлер белән сугышмадым... Дөрес хәл түгел бу
Ишек төбендәгеләр дә шаулашып алдылар. Халык сонгы вакытлардагы чикләүләрдән, талаулардан, билгесехтектән тәмам туйган иде. инде авылдан ук сөрә башлагач, элеккеге гадәт буенча, күпләр сәнәккә тотынды. Әлбәттә. НКВД генералы, теләсә, аларны минут эчендә бастыра ала. әмма ана гауга кирәкми Иртәш телгә керергә тиеш түгел. Аннан, анын эшемени ул— авыл мужиклары белән сугышып йөрү? Алар болай да үхзәренә кирәкне алачаклар, аларнын монда калулары кирәк. Югыйсә. Ткаченко аларны бөтен авыллары белән бер көн эчендә Уралтаунын теге ягына илтеп ташлый ала, әмма алар өчен жәһәннәм менә монда әзерләнгән.
—Сез беләсез, хәзер бу тирәдә зур төзелешләр алып барыла,—диде ул. ишек төбендә өелешеп басып торган авыл ирләренә карап —Сугыштан сон промышленностьны күтәрергә кирәк, илгә тракторлар, машиналар, комбайннар кирәк, күп кирәк.. Шуна күрә ул заводлар инде Урал аръягында да төзелә башлады Шуна күрә без заводлар төзеләчәк җирләрдәге күп кенә авылларны башка урыннарга күчерәбез... Ул исемлектә сезнен авыл да бар иде, әмма халыкнын күплеген искә алып, без ана кагылмадык Совет вл асты на каршы булган берничә гаиләне генә бу удар төзелешләр барган урыннан башка җиргә күчерергә булдык... Әмма без бу фикеребезне үзгәртә дә алабыз, бүген бу гаиләләргә кагылып тормыйбыз, иртәгә бөтен авылыгызны Уралнын теге ягына күчерәбез.. Сез шуна ризамы’
Халык дәшмәде. Беркем дә мәсьәлә болай куелыр дип көтмәгән иде Һәркем үзе турында, үз гаиләсе, балалары язмышы хакында уйлады Караболактан башка алар тормышларын күз алларына да китерә алмыйлар иде...
—Алайса, авыл халкына менә шуларны чыгып аңлатыгыз хәзер.—диде Ткаченко. эшне һаман үз җаена борып —һәм тыныч кына өйләрегезгә таралыгыз. Безгә хокүмәт карарын үтәргә мөмкинлек бирегез
Авыл ирләре бер— Нәбиуллага, бер урыс генералына карадылар Нәбиулла дәшмәде, чөнки ул күп кенә татар авылларының, төзелешкә җир җитми, дигән сәбәп белән, башка урынга күчерелүләрен белә иде Ә күчү—ул инде таралу, бетү. Караболакны бөтенләй тузгытып ташлау булачак Авыл халкы монын өчен Нәбиулланы кичермәячәк. Димәк, аз корбаннар биреп булса да. Караболакны саклап калырга кирәк, авылга тидермәскә Шуна күрә ул ишек гәбендәге ирләргә берни әйтмәде, карашын читкә борды Ирләр кинәшергә урамга чыгып киттеләр
Ткаченко. исемлекне алып, авыл активистларына тоттырды Өлкәнен башкарма комитетыннан килгән түрә Нәбиулладан пичәтне сорап азды, милиция начальнигы исә аны бер читкә атып барып утыртты, янына кораллы ике сакчы куйды. Коммунист һәм комсомоллар, сөрелергә тиешле кешеләр исемлеген алып, авыл буйлап чыгып киттеләр Атарга баштанаяк коралланган НКВД гаскәре иярде Ткаченко төркеме, урамга чыгып, бу хәлләрне күзәтеп торды, атар бар яктан да корахты сакчылар белән уратып алынган иде.
Куылырга тиешле һәр капка төбенә, кораллы хәрбиләр озатуында, җигүле ат-арба килеп туктады Кешеләргә кирәк-ярак әйберләрен җыярга, бала- чагалары белән арбага чыгып утырырга бер сәгать вакыт бирелгән иде Авыл өстендә тавыш, гарасат купты Хатын-кыхтар кычкырып елый, ирләр каядыр йөгерә, карлы-яңгырлы урам пычрагына чүпрәк-чапрак, төенчекләр
коела, мал-туар үкерә иде... Сөрелүче һәр йортны хәрбиләр сырып алган, мылтык көпшәләрен һәркемгә төбәп, атып жибәрергә әзер торалар... Ул арада авылга тагы өч йөк машинасы хәрбиләр кереп тулды. Караболак камалышта калган кебек булды... Кешеләрнен котын алып, авыл өстендә хәрби самолет очып йөри башлады. Анын тавышыннан, колакларны ертып үкерүеннән арба артына бәйләнгән сыер маллары, бауларын өзеп, авыл буйлап чабып киттеләр... Караболакта мәхшәр купты...
Бер Караболакны гына түгел, бөтен Кырымны сәгать эчендә сөргенгә сөргән Иван Ткаченко бу юлы да җиңде—өйлә турында унлап олау Чиләбе юлына карап кузгалган иде... Алар өчен һәм тагын шундый йөзләгән, меңләгән җаннар өчен анда 300 тимер юл вагоны әзерләп куелган һәм бу ышанычсыз кешеләр Урал аръягына—Злотоуст. Миасс, Сатка тирәсенә сөреләчәкләр иде... Аларга беркайчан да атом төзелеше тирәсендәге шәһәр һәм авылларда—Чиләбедә, Магнитогорскийда, Карабашта. Кыштымда, Уфалейда. Коншак, Кузненкий, Кәсли һәм Аргаяш районнарында яшәргә рөхсәт ителмәс... Шулай итеп, әле ясалып та өлгермәгән атом бомбасы менләгән кешене көчләп нигезеннән кубарыр, оясын туздырыр, туган якларыннан аерыр... Шушы атом аркасында мең еллык татар авыллары үзләренең ирекләрен югалтырлар, мәңгегә органнар күзәтүе астында калырлар... Әмма бу хакта әле куылганнар да, авылда калганнар да берни белми...
Унынчы арбада, әнисе итәгендә, төрмәдәге Якупның биш-алты яшьләрдәге улы да утыра Ул әле кая барганын, ни өчен барганнарын анламый, аның бары тик күрше кызы Гөлҗиһан янына кереп, шул матур бала белән уйныйсы килә Нәбиулла абыйсының атына печән ашатасы килә, урам малайлары белән авыл янындагы тау куышларында качыш- качыш уйныйсы килә... Ә аны, арбага утыртып, әллә кая алып баралар... Әнә тәрәзәгә капланып, ана карап калган күрше кызы Гөлҗиһан да ераклаша, Караболак та әкренләп артта кала, тау куышлары да күздән югала Фәргатьнең арбадан сикереп төшеп, яңадан авыл ягына йөгерәсе килә, әмма янда мылтыклы абыйлар утыра... Алар булмаса, Фәргать инде күптән Гөлҗиһаннарда булыр иде, алар икесе бергә мич башына качарлар иде, аларны беркем эзләп таба алмас иде... Хәтта менә бу мылтыклы абыйлар да. Фәргать алардан курка һәм башын тизрәк әнисенен бишмәтенә төртә... Сверлау борылышын узгач, инде Караболак та күренми башлый, эңгергә төренеп, бөтенләй күздән югала... Авыл ягына каерылып-каерылып караган кешеләрнең, карлы-янгырга кушылып, битләреннән ачы күз яшьләре ага... Чөнки Караболак кала бит, Караболак кала, ургып аккан елгалары, саф чишмәләре, серле күлләре, борынгы зират-курганнары, Аллакүле, тау куышлары белән Караболак кала... Арбаларга беркайчан да авылдан чыкмаган 80-90 яшьлек карт-карчыклар, яңа туган сабый балалар, сугыш гарипләре, хатын-кыз төялгән. . Карт-коры эчтән генә Коръән укый, тәкъбир әйтә, Караболак белән бәхилләшә... Хатын-кызлар, соңгы тапкыр авыл өстенә карап, күңелләреннән мөнәҗәт әйтәләр, Караболак белән бәхилләшәләр Көзге бозлы юлда, Чиләбе ягына карап, атлар бара, язмыш арбасына татар халкы төялгән Караболак урманнары, Биташ күлләре аларны дога һәм мөнәҗәт белән озатып кала...
Атамнын бер гөле идем.
Анамның былбылы идем.
Бу хәсрәткә гаҗиз булдым.
Сабыр бирсен үзе Аллаһ...
Л
Эчемлә кайгылар тулды. Йөземмен нурлары сулды. Йөрәгемдә кайгы тулды. Сабыр бирсен үзе Аллаһ.
Үләр илем, үләр хәл юк.
Бу хәлләргә түзәр хәл юк. Кинәш итәр кешем дә юк. Сабырлык бир үзен. Аллаһ
Сабырлыкнын сабакларын Китаплардан караганнар. Сабыр иткән кешеләрне Шәһитләр дип санаганнар
Дүртенче бүлек
Караболак...
Татар Караболагы
Каралып, ургып аккан елгасы ла шул исемдә, авылы да Дөрес, янында Урыс Караболагы да бар. алар да. Караболак елгасы буенда урнашканга, авылларына шундый исем биргәннәр
Караболак елгасын элек бик кин. тирән сулы елга булган лиләр, анын аргы ягына кешеләр түгел, атлар да йөзеп чыга алмаган, чөнки агым бик көчле булган Суынып шундый кара-кучкыл төстә булуы анын төбендәге кара ләмнән икән, ә болай. бик чиста сулы елга ул—Караболак Авыл халкы үзе дә суны шуннан эчә. мал-туарына да шуннан ала. гомер буе шул су бәрәкәте белән яши Дөрес, авыл янында гына Аллакүл чишмәсе бар. анын суын халык бары тик шифага гына тота, олы як аны өшкереп эчә. Татар Караболагы авылы халкы үзенен алыптай озын буйлы, озын гомерле булуы белән бөтен тирә-якта аерылып тора, биредә йөз яшьтән узучылар да шактый. Баһадир гәүдатс Караболак татарлары үзләренен усаллыклары белән дә дан тоталар, әмма бу явыз усаллык түгел, гадел турылык, зирәк үткенлек. Шуна күрә Караболак халкыннан тирә-юньдә өркеп торалар, аның чаялыгын, елгырлыгын еш кына мишәрлекләреннән күрәләр
Караболак элек-электән бай. матур яшәгән, үзенен тырышлыгы белән тирә-юньгә дан тоткан Ул шулай ук бу якларда ин чиста авыз булып та саналган, биредә баскыч төбендәге ташларга хәтле ялтыратып юып куя торган булганнар. Шуна күрә бу авылга читтән килен булып төшкән кеше зур сынаулар узган, бик тырышлар гына монда яшәп ката алган Караболак халкы, усалдан саналса да. язылмаган кануннары белән яши Шуларнын берсе—“Мина тимә, мин сина тимәм дигән шарт. Ягъни, бу авыл халкы, үзенә тимәсәләр. кешегә кагылмаган, үзенә кагылсалар, җавапсыз да калмаган Мен еллар буе халыкта корычтай холык чыныккан, Караболак татарлары беркайчан да үзләрен җәберләргә ирек бирмәгәннәр Бу авылда беркайчан да эчү. урлашу булмаган, бары тик читтән килгәннәр арасында гына шундый ямьсез гадәтләр күренә башлаган Әмма бу авылда начар кеше озак яши алмаган, андыйларны куганнар Гаять горур, укымы ип ы. һәр йортта китап булган Караболак татарларының көтүен дә Урал аръягыннан килгән күчмәннәр к»1ә торган булган. Караболак халкы, борынгы шәҗәрәләр!ә таянып, үзен НУХ пәйгамбәр заманнарыннан калган
21
[ИЯ БЭПРЭМОВ.
ФӘ ҮЗ
Алып Ханнар нәселен дәвам итүчеләр, дип санаган һәм шуларнын яшәү рәвешенә тугры булып калган...
Заманында өяз үзәге булып торган, зур базарлары, мәктәпләре, дүрт- биш мәчете, укымышлы, галим кешеләре белән бөтен тирә-якка дан казанган бу татар авылы чал Урал артында, кара урманнар эчендә, күл- сазлыклар арасында ничек барлыкка килгән сон? Нигә Караболак халкы үзенен кырыс холык-фигыле, алыптай гәүдә төзелеше, ханнарча яшәү рәвеше, зирәклеге белән бу якларда яшәүчеләрнең барысыннан да аерылып тора? Тарихчыларнын язуы буенча, бу авыл 1553-1554 елларда, Явыз Иван Казан каласын басып алгач, Идел-Чулман буйларыннан качып киткән татарлар тарафыннан салынган икән. Авыл көнен, Караболак тарихын шулай билгеләп үтәләр дә. Картларның сөйләвенчә, башта бирегә Муса исемле кеше килеп урнашкан, ул тирә хәзер “Торчак”, дип. ә Караболак авылының ул ерак башы Мусакай, дип атала. Мусаның Бәйрән(Бәйрәм) исемле улыннан Әбделмән, аннан—Фәйзулла, аннан—Сәйдулла, аннан— Хәбибулла, аннан—Әсәдулла, аннан—Шәрәфетдин туа... Алар янына Зөлкарнәйләр, Уразайлар нәселе килеп кушыла... Шулай итеп, 450 ел вакыт эчендә 4-5 мен кешелек зур татар-мишәр авылы барлыкка килә... Моны рәсми тарихчылар яза.
Әмма...
Әмма Караболак күпкә, бик күпкә карт авыл ул... Ул гына да түгел, хәтта зур тарихчылар да җавап таба алмаган борынгы курган, кирмәннәр иле ул Караболак тирәләре... Картларның сөйләве буенча, монда элек иксез- чиксез дингез җәйрәп яткан... Бөтендөнья Туфаныннан калган зур су булган ул.. Ул заманда бу тирәдә кешеләр бары тик Урал тау башларында гына исән калганнар, шунда гына яшәгәннәр, чөнки анын түбәсенә су менеп җитә алмаган... “Без Нух пәйгамбәрнең улы Яфәстән таралган нәсел”,— дип сөйли торган булган Караболак картлары. Алар Нух пәйгамбәр көймәсенең Урал тауларына туктавы турында буыннан-буынга сөйләп калдырганнар... Моннан 100 мен еллар элек, әле таш гасырларда ук, алыптай гәүдәле ул кешеләр Урал тауларыннан түбән төшәләр һәм дөнья буйлап таралалар Караболактан ерак түгел, Аллакүл, дип аталган бер хикмәтле күл бар. Картларның сөйләве буенча, Уралтаудан төшкән Алып кеше шунда Тәнрегә үзенен беренче гыйбадәтен кылган, таш өстендә аның галәмәт зур аяк эзләре уелып калган... Күл тирәли унике таш сын тезелешеп баскан булган, хәзер алардан инде таш өемнәре генә утырып калган... Кайберәүләр аларны ташка әйләнгән кешеләр, ди... Алар арасында иң зур сынны Әбиташ, дип йөртәләр, халык исә үзенчә кыскартып, Биташ, дип тә атый. Күлнен исемен дә кайчагында шулай дип йөртәләр. Әбиташ, чыннан да, зур гәүдәле хатын-кызга охшаган һәм ул йөзе белән Иртәш ягына карап тора. Бәлки анысы Иртәш тә түгелдер, Ирташтыр, әмма халык үзенә җайлап, хәзер шулай дип йөртә... Әбиташ янында шактый зур җир куышы—мәгарә бар, аннан бик шифалы чишмә агып чыга, Караболакнын олылары, кай төшләре авырса да, шунын суын өшкереп эчәләр... Элегрәк мәгарә диварларында казанда аш пешерүче зур гәүдәле хатын-кыз рәсеме дә булган, хәзер анысын бары тик шәйләргә генә була инде...
Галимнәрнең язуы буенча, моннан берничә мең ел элек үк биредә яшәүче халык бакыр һәм тимер кою серләрен белгән, алардан эш һәм сугыш кораллары ясаган. Бу хакта Караболак янындагы курганнардан табылган борынгы әйберләр сөйли. Борынгы кешеләр биредә кирмән-кал азар салып яшәгәннәр. Караболак янында әле дә биеклеге—5, киңлеге 10 метр булган борынгы курган бар, Чиләбе, Мәскәү галимнәре аны скиф каберлеге дип билгеләп китәләр. Караболак картлары бу урынны элек-электән изге урынга

санаганнар, безнен борынгы бабабыз Алып Хан рухына догаларын кылганнар... Халык сөйләве буенча, бу тирәләр. Нух пәйгамбәр нәселе күмелгәнлектән, изге җирләр санала икән Караболак халкы инде мен еллар ислам динендә булса да. әллә кайдагы тамырлардан, әллә кайдагы тирәнлекләрдән борынгы гореф-гадәтләр баш калкытып куя. Мәсәлән, авыл халкы бу тирәләрдә кешегә авыр вакытларда ярдәмгә килә торган изге затлар яшәвенә чын күнелдән ышана Аларны биредә Яхшылар, дип атыйлар, күзгә күренми торган бу затларны намаз картлары Аллаһнын фәрештәләре, ди. кайберәүләр ияләр, дип йөртә Алар өч сүздән артык әйтмиләр икән, кешене уятып, бәла-каза буласын кисәтазәр. ди. Һәрхатдә. Караболак халкы шулай сөйли һәм ул мона ышана.
Шушыларга карамастан, авыл халкы бик дини, җәйге челләләрдә дә уразасын калдырмый, тыелган заманнарда да качып намаз укучылар күп булган... Бигрәк тә—өлкәннәр һәм хатын-кызлар дин-ислам чикләреннән чыкмаска тырышалар, мөселманча киенеп, мөселман ризыгы белән тукланалар. Ирләр исә дингә алай ук ябышып ятмый, әмма теге заманнарда Гаетләрдә Караболакнын бөтен мәчетләре дә шыгрым тулы була иде. дип сөйлиләр Патша заманында да иманында нык торган Караболак халкын совет власте шактый йомшарта, диннән биздерә. Бигрәк тә авылга читтән килгән халык, укытучылар, коммунист-комсомоллар. урыслар һәм башкортлар Караболакка үзләренсн "бәйрәмчә яшәү” рәвешләрен кертеп өлгерәләр. Сугыштан сон дин инде йортларга куып кертелгән була, ул аерым гаиләләрдә генә сакланып кала
Караболакта бик борынгы бер гореф-гадәтнең яшәп ятуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул—кот койдыру Кайдан, кайчан килгән гадәт бу—монысын беркем әйтә алмый, әмма аны барсы да белә, кирәк тапканда, күпләр кот койдыра Кеше бик нык куркытылганда яки үлем чире белән ятканда кулланалар бу имләү чарасын. Һәр заманда Караболакнын кот койдыра торган үз карт-карчыгы булган, шулай да, бу эшне күбрәк хатын-кыстар башкара Сонгы гасырда исә авылда кот коючы булып 110 яшьлек мишәр карчыгы йөри Ул авырган кешене башта Коръән аятьләре белән өшкерә, аннан үзе генә белгән “кот догасын” утсый. аннан, шапылдатып, авырунын арка-күкрәкләренә суга башлый Монысы халык телендә “шапылдату ” дип агада. Әгәр бала бик нык курыкса, сөйләшә алмас хәлгә килсә яки тотлыга торган булып калса, аны кара мунчага алып кереп, үзенә күрсәтмичә генә өстенә кара тавык утырталар Кара тавык ачы кыткылдап җибәрүгә, бала да куркып кычкырып җибәрә Чыккан коты шушы каты курку аша. ана якадан керә, имеш Әлбәттә, бу эшләр муллалардан яки укытучылардан качып кына эшләнә, чөнки дин дә, фән дә мондый атымнарны кабул игми
Караболакта шулай ук яна туган рахит баланы, биләүсәгә төреп, ипи калагына утыртып, уты сүнгән зур мичкә кертеп чыгара торган булганнар, шулай итеп, ана да “кот койдырганнар”. Баланын елап бүсере чыкса, аякмын баш бармагы белән баланын кендегенә оч тапкыр басып алганнар, бу хәл оч тапкыр кабатланган Күз тигәннән, сихердән, җеннән дә Караболакнын үз догалары, үз дәвалары бар Әмма халык күпчелек дәваны ислам диненнән, әбиләрнен мен төрле үлән-тамырларыннан. караболакнын шифалы суларыннан тапкан Биташ күле тирәсендәге зәнгәр балчыкмы халык тән яраларына сөрткән, суын җан яралары өчен кулланган. Һәм күпләр туксанга, йөзгә хәтле яшәгән, үтеннән соң ун унбиш бала, йөзләгән онык, зур нәсел калдырган Авыл гариплекне, тилелекне белмәгән, таза агач кебек, тамырларын бик тирән җибәреп, гөрләп үскән лә үскән Атом чорына ул менә шушы хәлдә килеп кергән
Караболак халкының сөйләм теле тирә-юньләгеләрдән шактый аерылып
тора. Авылның исеменнән үк күренгәнчә, биредә төп халык татарлар яши, әмма аларның сөйләмнәрендә мишәрлек чатнап тора. Әйтик, алар кәгазьне мишәрчәләп, “кагиз”, диләр, какны—“кагыт”, пычакны—“пыцак”, дип сөйлиләр. Караболак халкы шулай ук җөмлә ахырында “кый” дип өстәп куярга бик ярата, “бардым кый”, “кайттым кый" , дип сөйли... Аларның тагы бер яратып куллана торган сүзләре бар—“дан” сүзе. Караболаклылар, “яхшы булган", диясе урынга—“дан булган”, диләр, “дан кеше”, дип сөйлиләр... Алар әнине—инәй, әтине—атай, әбине—нәнәй. бабайны— карттай, дип әйтергә дә яраталар Хәер, Урал аръягына Казан дәреслекләре белән килгән әдәби татар теле Караболак халкын да Казанча сөйләшергә өйрәтә башлады, ләкин юк-юкта “инәй”, “нәнәй”ләр ычкынып китә әле, “кый” да ишетелеп ала Караболак халкы бик жор телле, әйтем, шигырьләр белән сөйләп җибәрә, һәм монда һәркемнең үз кушаматы бар... Биредә “Аять ашлары” дип йөртелгән Коръән мәҗлесләре уздырырга бик яраталар, хатын-кызлар анда озаклап мөнәҗәтләр әйтәләр, белгән кеше Коръән укый... Һәм тагы бер гадәт—кеше үзе үлгәнче үзенә бәет чыгара... Шулай дөнья белән, авылдашлары белән бәхилләшә, аларга сонгы сүзен әйтеп калдыра...
Менә шундый гаять үзенчәлекле, бик борынгы авыл ул—Татар Караболагы Үз җирендә пәйгамбәрләрне һәм әүлияләрне, ханнарны һәм каһарманнарны, борынгы скифларны һәм һуннарны яшәткән, тамырлары Атилла һәм Алтын Урда чорларына ук барып тоташкан авыл ул—Татар Караболагы... Холкы һәм акылы белән барысыннан аерылып торган, ханнар нәселен дәвам иткән, кыпчак-мишәрлеген, татарлыгын саклап кала алган авыл ул—Татар Караболагы... Һәм заман ахырында атом аждаһасы белән берүзе йөзгә-йөз калачак авыл ул—Татар Караболагы...
Бишенче бүлек
1949 елнын җәйге челлә вакыты иде...
Ураза быел шушы вакытка туры килде, өлкәннәр, хатын-кызлар, хәтта балалар да—уразада. Әмма мәктәпләрдә бик каты әйтелгән, өстән дә бик каты кисәтелгән—совет балаларын ураза тоттырмаска. Башка авылларда бу таләп бик тиз үтәлсә дә, Караболак халкын буйсындырып булмый, мәктәптә барлык балалар да диярлек ураза тота. Читтән, бигрәк тә, Уралнын аръягыннан килгән укытучылар өчен бу хәл коточкыч булып күренә, шуна күрә алар балаларны уразадан чыгару өчен барысын да эшлиләр... Жәй көне булуга карамастан, балаларны лагерьга җыеп, һәр иртәне рәтләргә тезеп куялар. Читтән килгән коммунист-комсомол укытучылар, кулларына сулы тимер кружкалар тотып, рәткә тезелгән балаларга көчләп су эчертеп йөриләр Эчмәгәннәрнен ата-аналарын авыл советына чакыртып, теге вакыттагы кебек, Урал аръягына сөрү белән куркыталар... Шуңа күрә олылар уразада булуларын яшерергә тырышалар, иртән сәхәрне дә тәрәзәләрен томалап кына ашыйлар, кичен авыз ачуларын да кешедән яшерәләр... Караболак халкын бер яктан атомчылар кысса, икенче яктан атеистлар аларнын җаннарына тиеп тора... Шулай итеп, совет власты халыкнын мен еллар буе алып барган тормышына, тәртибенә үз тамгасын сала, ана үз яшәү рәвешен көчләп тагарга тырыша... Халык бу хәлләргә үзенчә каршы тора, әмма күпләр монын белән ризалашырга мәҗбүр була, чөнки һәркемнен проблемасыз, тыныч яшисе килә...
Гөлҗиһаннар өендә дә уразаны качып тоталар. Анын картгай-нәнәе дә, атай-инәе дә ураза тоталар, Гөлҗиһанның ин яраткан бабасы—Таһир бабай да ураза тота. Ул әле бабай да түгел, җир җимертеп, тракторда эшләп йөри, әмма кечкенә кызчык Гөлҗиһан аны, яратып: “Бабай”,—ди...
31
Гөлҗиһан үз яшенә күрә түгел, гажәеп тере, зиһенле бала булып чыкты, бөтен урамны, күрше-тирәне исемнәре белән белә, инде укыи-язарга тырнаштыра. кызыксынмаган нәрсәсе юк.. Гөлҗиһан әле кечкенә, ул ураза тотмый, әмма һәр көнне олылар белән сәхәргә торып утыра, кичен олылар белән бикләнеп "авыз ача"... Ул күп вакыт каршыла гына яшәүче карттайларынла була, шунда йоклап та кала, кайсы көнне әтисе кайтып җитеп, аны кулларына күтәреп үхләренә азып чыгып китә... Гөлҗиһан әтисен барысыннан ла ныграк ярата, хәтта Таһир бабасыннан ла артыграк Хәтта әнисеннән дә... Юк, икесен дә тигез ярата Гөлҗиһан. .Алар аны кулларында гына күтәреп йөртәләр..
Гөлҗиһаннын әтисе хәзер авыл советында эшләми, аны теге вакытта чыгарганнар Авыл халкы дәррәү күтәрелеп якламаса, бәлки аны утыртып та куйган булырлар иде... Караболак халкы Иртәш төзелешенә эшче һәм ризык бирмәү белән яный башлагач кына, органнар Нәбиулланы тынычлыкта калдырды. Бәлки аны сугышта азган орден-медальләре күп булу коткарып калгандыр, бәлки яралы-гарип булуы. Әлбәттә, бу хәлләрдән сон Нәбиулланы партиядән дә чыгардылар, әмма, грамоталы кеше буларак, аны ферма мөдире итеп куйдылар Гөлҗиһаннын әтисе, нәкъ элеккеге кебек, иртән карангыда чыгып китә, кич караңгыда кайта. Анын әнисе дә көне буе кырда, көне буе колхоз эшендә. Шуна күрә Гөлҗиһаннын күп вакыты әби-бабасы янында уза. алар, Караболак гадәте буенча, янәшәдә генә яшиләр
Ә Караболакга гадәт шундый—биредә малай өйләнгәч, аны башка чыгаралар, ягъни, үзенә йорт салып бирәләр, төпчек малай ата-ана янында кала. Аерылып чыкканга бөтен нәсел, бөтен туган-тумача булыша, чонки үз йорт-җире булган кеше генә биредә ир-ат санала. Кызларны яшьли кияүгә бирәләр, киленнәргә кадер-хөрмәг зур монда. Гомер буе шулай булган, халык хәзер дә шулай яшәргә тырыша, әмма заман бу тәртипкә дә үз төзәтмәләрен кертә. Караболак яшьләре хәзер авылда яшәүгә караганда, чи гкә китүне артыграк күрәләр... Кем укырга дип китә дә әйләнеп кайтмый, кем бәхет, эш эзләп чыгып китә Күпләр хәзер кайсы—Чиләбсдә, кайсылары Сверлауда, Иртәшзә, башка шәһәрләрдә... Әби-бабасынын төпчек уллары Хәбибулла хәзергә мәктәптә укып йөри, әмма ана да тиздән армияга... Аннан авылга кайтырмы ул, юкмы—әлегә беркем белми..
Кичләрен авыз ачарга Гөлҗиһан һәр көн әби-бабасы янына керә Менә бүген дә ул, кояш баер алдыннан, йөгереп аларга керде. Әбисе Нуржамал табын әзерләп йөри, бабасы әнә. чәчәкле намахтыгын жәеп куеп, намаз вакытын көтә Гөлҗиһан исә, тәрәзәгә капланып, зур. кызыл кояшнын Караболак ярыннан тәгәрәп гөшеп китүен күзли, чөнки әби-бабасы шул чакта гына остәл янына утырачаклар. Юк ате. алар чеметеп тоз капканнан соң, башта намаз укыячак, аннан сон ашый башлаячаклар Менә монысы Гөлҗиһан өчен ин кызык, ин күнелле вакыт, ул да алар белән ин тәмле әйберләрне авыз итә Менә шуна күрә Гөлҗиһан, тәрәзәгә капланып, бик тырышын кояшны күзәтә, ә ул һаман күздән югалырга ашыкмый Менә ул инде Караболак елгасына якынлаша, менә яр читенә килеп җитә, анда тонык утлар чәчеп бераз эленеп тора, һәм менә тәгәрәп, яр астына ук төшеп китә!
— Нәнәй! Карттай! Кояш суга төшеп китте!—дип кычкыра Гөлҗиһан бар көченә.
Бабасы: “Шулаймыни, кызым'*"—дигән була, бармак башы белән генә чеметеп тоз каба да дога кыла Әбисе дә шуны ук эшли. Гөлҗиһан исә барысын да җентекләп карап, сеңдереп тора, алар артыннан догалар кабатлаган була. Аннан алар, алды-артлы басын, намаз укый башлыйлар
Гөлҗиһан исә, зур түземсезлек белән, аларнын укып бетерүләрен көтә, өстәлдәге тәмле әйберләргә бик үреләсе килсә дә, үзен тыя. Менә әби- бабасы, намазларын укып бетереп, урыннарыннан кузгалалар. Менә алар ашыкмый гына өстәл янына киләләр, ризыктан бигрәк, ин беренче эш итеп, сабыр гына чәйгә үреләләр... Әйтерсең, алар көне буе ач тормаган, әле генә ашап кузгалган кеше кебек, һаман чәй эчәләр дә чәй эчәләр... Алардан узып, Гөлҗиһан тәмле әйберләргә үрелергә ояла, моны күреп, әби-бабасы аны кыстый-кыстый сыйлый башлыйлар... Әйтерсең, ул монда ин зур кунак, ин кадерле кеше.. Бу, бәлки, чыннан да, шулайдыр, Гөлҗиһан моны анлап кына бетермидер... Гөлҗиһанга алар янында шундый рәхәт, аның мәнге-мәнге шулай яшисе килә... Әби-бабасы белән, әти-әнисе белән, беркая китмичә, гел Караболакта гына яшисе килә. Ул аның шулай буласына чын күңелдән ышана, чөнки алар авылында бөтен кеше шулай яши, барысының да инәй-нәнәйләре, атай-карттайлары бар...
Гөлҗиһан шулай дип уйлап өлгермәде, бөтен өй эче кинәт яктырып китте. Бөтен дөньяга—өйләргә, урамнарга, авыл өстенә әллә нинди көмеш нур таралды... Өй эче шул хәтле якты булып китте—Гөлҗиһан хәтта идән ярыгында кысылып яткан мәрҗәнгә хәтле күреп өлгерде. Нурҗамал карчык белән Ярулла карт ашаудан туктап калдылар, әсәрләнеп, төнге якты урамга карадылар.
—Күк кабагы ачылды! Аллаһның рәхмәте белән, күк кабагы ачылды, теләк теләргә кирәк,—диде Ярулла карт, тизрәк намазлыгына тезләнеп.
— Күк капусы ачылды, балам, теләкләреңне телә,—диде әбисе, Гөлҗиһанны үзенә таба тартып.
Күк кабагы? Ә нәрсә сон ул—күк капусы? Гөлҗиһан аны анламый, әмма ана шул хәтле рәхәт, әйтерсен лә күктән төшкән ул якты нур Гөлҗиһаннын күкрәгенә, күңеленә тула, тәнен иркәли.. Колагына әллә нинди сәер мон ишетелгән кебек була... Бу наз һәм моннан Гөлҗиһанның хәтта елыйсы килә.. Гөлҗиһан, бар дөньясын онытып, тагы тәрәзәгә каплана... Анда, яп-якты күккә карап, нигәдер, этләр елый... Урам шул хәтле якты һәм тыныч. Гөлҗиһан туфракта үзенең көндез калдырган тәпи эзләренә кадәр күрә... Бу көмеш яктылыктан күк шундый тирән һәм ерак булып күренә, анда мәнге барып җитә алырлык түгел кебек... Гөлҗиһан сокланулы карашын тагы җиргә төшерә һәм урам буйлап бу якка таба йөгергән әнисен күрә.. Колагында әбисенен сүзләре яңгырый: “Күк капусы ачылды, балам, теләкләреңне телә...”
Гөлҗиһаннын гел-гел әнисе янында буласы килә, әтисе, әби-бабасы янында да. Алар гел исән булсын, алар гел бергә булсыннар Тагы нәрсә теләсен икән Гөлҗиһан? Әлбәттә инде, авыл гел булсын, Караболак мәнге- мәнге яшәсен...
Гөлҗиһан шулай дип уйлап өлгермәде, нурлы урамнан әнисе йөгереп килеп керде һәм кызын кочаклап алды. Ана да дөньяда шушы нәни кызы, бары ул кирәк! Ире, ггиләсе кирәк, шушы авыл кирәк... Ана белән бала, кочаклашып, могҗиза күргәндәй, төнге яктылыкка карыйлар... Аларга аннан мон коела, наз агыла, нур инә Әллә кайдан, әллә—күктән, әллә—җир астыннан, карт белән карчыкның пышылдап әйткән сүзләре ишетелә:
—Күк кабагы ачылды, ыланнар... Теләк геләп калыгыз...
Ул арада яктылык әкренләп сүнә, тарала башлый... Менә ул өй эченнән шуып чыгып китә, менә ишек алдыннан сытылып урамга чыга, менә урамда күкләр белән тоташа да, эреп тарала... Көмеш нур, Караболак өстендә бераз эленеп тора да, инде мәнгегә хушлашкан кебек, Урал таулары артына китеп югала... Авыл өстенә янадан кап-кара төн килә... Өй эче кинәт кенә караңгыланып кала. Әбисе, капшана-капшана, сукыр лампаны кабызып
жибәрә Өй эчендәгеләрнен әсәрләнгән йөзләренә анын сүрән яктысы төшә
—Әнкәй, нәрсә булды бу?—дип сорады Хәбирә. Гөлҗиһанны һаман кочагыннан чыгармыйча.
—Күк капусы ачылды, кызым, күк капусы.— дип жавап бирде Нурҗамал карчык, монсу гына елмаеп — Бу—Аллаһнын рәхмәте инде Мондый халне гомерендә бер генә күрергә мөмкин, яки бөтенләй күрмәскә Андый чакта теләк теләргә кирәк, балам... Теләкләребез кабул булсын инде
—Бәлки Аллаһнын безгә бер-бер кисәтүе булгандыр бу,—дип әйтеп куйды Ярулла карт, әкрен генә —Заман ахырынын бер хәбәре Таһирҗаннан сорарбыз әле, ул белә Ни булса да. бик зур хикмәт инде бу. балалар Аллаһнын җиһан капкалары ачылды, анда кем нәрсә белән керә
Өй эче тагы тынып калды Стенадагы герле сәгатьнең тек-тек итеп йөрүе, өстәлдәге самавыр борыныннан чынаякка тып-тып итеп су тамганы гына ишетелеп торды. Бу гадәти. тыныч авазлар өйдәгеләрне яналан җир тормышына—Караболакка алып кайтты Алар, җәйге челләдә көне буе ураза тоткан кешеләр, шушы могҗиза сәбәпле, але рәтләп ашап та өлгермәгәннәр иде.
—Әйдә, килен, безнен белән утыр, әле син авыз да ачмагансыңдыр?— диде Нурҗамал карчык, тиз генә өстәл өстен рәтләп —Нәбиулла кайтмагандыр әле?
—Юк шул, бүген ерак җәйләүгә китте бит ул,—дип жавап бирде Хәбирә, өстәлгә якынрак килеп —Бергә авыз ачарбыз дип көтеп торган илем, бу галәмәт башлангач, ничек монда кереп җиткәнемне сизми дә калдым Донья бетә икән дип торам
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә, яналан чәй эчәргә утырдылар Сүзләре күк капусыннан яңадан Караболакка. Караболактан тагы үз хәлләренә кайтып төште. Күңелләре белән дә. телләре белән дә барысы да Нәбиулланың кайтып керүен көтәләр иде.
—Исән генә йөри күрсен инде,—диде Нурҗамал карчык, барысынын да уйларын сизгәндәй,—Теге елны тәмам котны алдылар бит. утыртып куя яздылар Ураза икәнен дә бик сиздермәсен иде. төрле кеше бар хәзер авылда..
—Дөньясы әллә нәрсәгә әйләнде шул,—дип сүзгә кушылды Ярулла карт та — Караболакта гомердә мондый хәл булганы юк иде Бөтенесе тыңлана, бөтенесе күзәтелә, бөтенесе әләкләнә
—Авылга чит кешеләр кереп тулды, шуннандыр ул,—дип дәвам итте килене дә.—Мәктәбендә дә әллә кемнәр эшли, хәтта колхоз кырларында да әллә нинди вәкилләр, шикле кешеләр кайнаша Кеше әйтә, болар барысы да шул Иртәштәге төзелеш белән бәйле икән, ди Атом бомбасы ясыйлар, имеш, ди бит анда, халык шулай сөйли Анда эшкә кергән кешене янадан чыгармыйлар икән бит, Караболактан киткәннәр дә кире кайта алмаганнар
Нурҗамал карчык, тиз генә урыныннан торып, тәрәзәләрне томалап килде, ишекне келәсенә элеп куйды
— Кеше сөйләсә дә. син сөйләмә, килен,—диде ул. пышылдап кына — Нәбиулла белән нәрсә булганын онытма... Алла сакласын, әнә Якупнын гаиләсен нәрсә эшләттеләр бит
Апарнын шулай медер-медер сөйләткәннәренә Гөлҗиһан эреп йокыга китте.. Аны әле генә күктән төшкән көмеш нур чорнап-чолгап алды да. үзе белән күтәреп, югарыга алып менеп китте Шу л югарылыктан Гөлҗиһан Караболак өстене карый икән Аларнын авыллары биредән нинди зур булып күренә! Караболак елгасы да әллә каплардан башланып, әллә кайларга барып чыга икән Энә Гөлҗиһан әбисе белән җиләк җыя торган урманнар.
чәчәкле болынлыклар, әнә серле Биташ күле... Биредән күлләр бик күп булып күренә, аларнын берсе бетә, икенчесе башлана, барысы да зәп-зәнгәр сулы Алардан сон—кара урманнар, урманнардан сон биек таулар башлана.. Алар шул хәтле күп, шул хәтле биекләр, Гөлжиһан аларнын очлы түбәләренә егылып төшүдән курка башлый һәм кирегә очып китә.. Әнә аста, диңгез кебек зур күл буенда, бик күп кешеләр кайнаша... Алар шул хәтле күп, Гөлҗиһанның сабантуйда да бу кадәр халык күргәне юк... Анда әллә нинди биек-биек йортлар, шуларнын берсендә Гөлҗиһан да яши икән... Ләкин ул инде бәләкәй Гөлҗиһан түгел, әнисе кебек, зур үскән икән, янында ниндидер балалар да бар Бу—Гөлҗиһанның үз балалары икән. Янында кара күзлекле ир-ат та бар, бу—Гөлҗиһанның ире икән. Менә кинәт кенә аларнын барысы да юкка чыга, Гөлҗиһан тагы бер ялгызы кала... Нигәдер, анын бөтен җире авырта, шундый нык авырта, сызлануга түзә алмыйча, Гөлҗиһан ыңгырашып куя.. Шул арада күктән тагы яктылык инә һәм Гөлҗиһанны югарыга күтәрә башлый... Инде Гөлҗиһанның бер җире дә авыртмый, аңа инде рәхәт, бик рәхәт... Ул елмаеп, күзләрен ача— аны әтисе күтәреп алган икән бит!
—Бала җайсыз яткан, саташа...
Монысы—әнисенең йомшак тавышы, Гөлҗиһан аны ин биек күктән дә ишетә, таный...
—Әйдә, чыгыйк, әнисе, бала өйдә йокласын...
Монысы—әтисенен көчле тавышы, Гөлҗиһан аны җир астыннан да ишетер, таныр иде...
Менә алар, кечкенә Гөлҗиһанны күтәреп, әкрен генә чыгып китәләр... Бу мизгелләрдә Гөлҗиһаннан да бәхетле, анын әти-әнисеннән дә көчле кеше дөньяда юк... Бу төнге авыл, җәйге йомшак җил, Караболак буеннан ишетелгән бака тавышлары, төнге кошларның сайрап-сайрап җибәрүләре— болар барысы да аларнын дөньясы, аларнын байлыгы... Ана хәзергә бары тик алар хуҗа...
Бу—нәни Гөлҗиһанның да яна дөньясы... Иртәгә ул тагы шул су буена йөгереп төшәр, яшел чирәмнәрдә аунап уйнар, болынында—чәчәк, әрәмәдә—бөрлегән, урманнарда җиләк җыяр... Күк никадәр матур, нурга чумган булса да, Гөлҗиһан анда калмас, барыбер җиренә, Караболагына төшәр, бары тик шунда гына яшәр...
Караболак өстендә инде тан яктысы беленә... Гөлҗиһан әле белми— иртән бу җиргә йолдыз яңгыры явачак... Бу таңда ул әнисе белән сәхәргә дә тора алмас, күктән йолдыз яуганны да күрмәс... Бәлки күрмәве хәерле дә булыр, чөнки күктәге йолдыз җиргә төшкәч, кара ташка әйләнә бит... Моны сабый күңеле барыбер аңламас, үзенә сыйдыра алмас, куркыр... Шуна күрә ул төшләрендә булса да, кичәге зәңгәр нур дөньясында калсын, җиһан капкаларыннан күккә менсен... Чөнки бу капкалар анын өчен ачылган иде бит... Анын нәселе өчен ачылган иде... Әмма монын шулай икәнлеген ул әле бик күп еллар үткәч кенә аңлар... Ә хәзергә ул, сабый йокысы белән, төшләр күрә-күрә, изрәп йоклый...
Алтынчы бүлек
1949 елнын 11 июнь көнне, иртән 8 тулып 18 минут киткәч, Чиләбе өлкәсенең Коншак районында ‘'йолдыз янгыры”, ягъни, метеорит ява...
Башта, зәнгәр күкне урталай телеп, җир өстенә зур утлы таш—болид атыла... Җиргә житәрәк, бу янар таш, утлы чаткылар чәчә-чәчә. берничә кисәккә таркала... Иң зур метеорит Коншак тирәсендәге Чабаккүлгә атылып барып төшә... Ул шул хәтле зур була ки, анын авырлыгыннан күл өстенә
20 метр биеклектә су баганасы кугәрелә Соңыннан күпме эзләсаләр лә, күктән төшкән ташны таба алмыйлар—ул төпкә китә. . Бар тирә-як күктән яуган вак таш белән тула... Бу күкләрнен. әйтерсен лә. шул рәвешле тагын бер тапкыр кисәтүе була Әмма кешеләр бу хәбәрне дә аяламыйлар, үз башларына, жәннәт кебек җирләргә атом афәтен азып киләләр
1948 елның 19 июнендә Иртәштә беренче атом реакторы эшли башлый, ул атом бомбасы өчен плутоний әзерли
1949 елның язында инде беренче совет атом бомбасы әзер була...
1949 елның 29 августында коточкыч бу үлем коралын инде сынарга
әзерләнәләр...
Күктән кешеләргә кисәтү арты кисәтү килә, әмма кешеләр аны аңламыйлар...
Бөек Ватан сугышыннан сон, бөтен ил хәрабәләргә батып, ачлыктан, юклыктан, ятимлектән газап чигеп ятканда. СССРнын барлык акыл көче, акчасы, эшче көчләр Чиләбе өлкәсендәге атом төзелешенә ыргытыла. Бу төзелеш илдә иң мөһим һәм ин яшерен эш була, анын белән турыдан-туры Сталин үзе җитәкчелек итә. Кан косып һәм сеңерләре шартлап өзелгәнче көчәнеп, радиация өлкәсендә тәҗрибәсе булмаганлыктан. корбаннар бирә- бирә, 1949 елнын җәенә Иртәштә беренче совет атом бомбасын ясап өлгерәләр. Бу хакта шунда ук Сталинга хәбәр бирелә Һәм 1949 елнын 29 августында, төрки казах далаларында. СССРнын беренче атом бомбасы сынала... Моның өчен Мәскәүдән Берия үзе очып килеп җитә, атом шәһәреннән Курчатов. Ткаченко һәм башка галимнәр, генератлар җыела
Бу гаять җитди һәм яшерен эшкә казах далаларында ел буе әзерлек бара Атом бомбасын сынау урыны итеп татарлар күпләп яшәгән Семипалатинский шәһәреннән 120 километр ераклыкта булган буш даланы алалар. Атом-төш коралын урнаштыру өчен 30 метр биеклектәге тимер каланчалар төзелә, бу сынауларны күзәтү өчен җир астында да 30 метр тирәнлектәге базлар казыла.. Галимнәр һәм генераллар өчен ин мөһиме— атом бомбасының шартлау нәтиҗәләре булганлыктан, моны өйрәнү өчен җир өстенә махсус шәһәрчек төзелә. Шартлау буласы җирнең үзәгеннән бер чакырым ераклыкта өч катлы таш йортлар үсеп чыга, тимер юл төзелә, анда ягулык тулы цистерналар урнаштырыла Шулар янәшәсендә генә тимер-бетон күпер салалар. Атом үзәгеннән чакрым ярым ераклыкта исә дизель-генераторлардан эшли торган электростанция дә төзеп куялар, ике чакырымга җиткереп, тимер чыбыклар сузалар Болар барысы да атом бомбасы шартлагач, аларнын ни хәлгә киләсен белү өчен кирәк була..
Ул гына да түгел, төрле урыннарга тимер-бетоннан аэродром мәйданчыклары төзиләр, аларга төрле модельдәге чын самолетлар, танклар, артиллерия, ракета җайланмалары, хәрби корабльләр урнаштыралар, бу тирәне корал белән тутыралар... Болар барысы да атом бомбасының көчен сынау өчен кирәк була. Үзәктән бер чакырым ераклыкта, һәр 500 метр саен, ун “Победа" машинасы тезеп куялар. Сынау мәйданы тирәсенә окоплар, җир асты куышлары һәм юллары ясала Даланы һәм махсус яшеренү урыннарын сарык, дуңгыз, дөя кебек мал-туар, эт һәм күселәр белән тутыралар... Бу җан ияләре дә атом бомбасының, бигрәк тә радиациянең тәэсирен, көчен өйрәнү өчен кирәк була. Соңыннан дүрт аяклы бу мәхлукларны Караболак чаткы алыштырыр, чөнки кул астында тере материал булганда, хөкүмәт аны читтән эзләмәс Атомны алга таба кешеләр өстендә сынауны күздә тотып, полигонга күп итеп азык-төлек тә кертеп тутырырлар, далада оем-осм колбаса, шоколад, эчемлек һәм төрле ризыклар аунап ятар Галимнәр соңыннан аларда радиация микъдарын билгеләрләр һәм Иртәш тирәсендә дә шушы тикшеренүләрдән чыгып эш итәрләр
Шулай итеп, 1949 елнын 29 августы, иртәнге сәгать җиле
Япониядәге атом бомбасы шартлауның коточкыч нәтижәләрен яхшы белгән совет разведкасы сынау вакытында үзләрен саклау өчен бөтен чараларын күрә. Алар хәтта амбразуралардан күзәтү мөмкинлегеннән дә баш тарталар, киресенчә, шартлау вакытында жир астындагы тимер бункерларына кереп качалар. Өстә бу мәхшәрне кинога төшерергә махсус җайланмалар куела, бу эшләрне гади хәрбиләр башкара... Ә Берия, Курчатов, Ткаченко һәм башка югары түрәләр, шартлау вакытында стена буеннан читкә китеп, уртага өеләләр... Башкалар өчен үлем әзерләсәләр дә, үзләренең жаны бик кадерле була...
Менә көтелгән вакыт килеп җитә. Хәрбиләр секундларны саныйлар... Менә жир селкенеп, сикереп куя һәм коточкыч көчле шартлау тавышы янгырый. Өстә нидер дөберди, чатырдый, уһылдый, улый-үкерә башлый... Аннан барысы да кинәт тынып кала... Бераз вакыт үткәч, махсус җайланмалар киеп, барысы да өскә чыга. Еракта, атом полигоны булган урында, күккә багана кебек утлы гөмбә күтәрелгәнне күреп, алар барысын да андый... Димәк, сынау унышлы үткән! Күккә, нәкъ Хиросима һәм Нагасакидагы кебек, кызгылт-кара атом гөмбәсе күтәрелә... Тирә-якта жансыз табигать жәйрәп ята... Алар шушы нәтижәгә ирешү өчен ничә еллар баш күтәрми эшләде бит—таулар актардылар, урманнар кистеләр, сазлыкларны киптерделәр, юк җирдә шәһәрләр салдылар, жир астында заводлар төзеделәр, ураннан плутонийны аерып алып, атом бомбасы ясарга өйрәнделәр! Һәм ясадылар! Аларнын күз алдында шунын нәтиҗәсе! СССР тагы Американын борынына сукты, анын кулында хәзер атом бомбасы һәм ул бөтен капиталистик дөньяны тезләндерәчәк! Дөньяга алар хужа булачак! Чиновник-генераллар бу мизгелдә әнә шул хакта уйлыйлар иде...
Икенче көнне генераллар һәм атомчы галимнәр, махсус киемнәр киеп, сынау булган урынны карарга киттеләр. Алар күргән күренеш котны алырлык иде... Атом шартлавы көченнән, өч катлы таш йортлар шырпы тартмасы кебек ишелеп төшкән, “Победа” машиналарының тимеренә хәтле янып беткән.. Ялкынлы атом дулкыны тимер юлларны һәм бетон күперләрне бау кебек бәйләп, 30 метр читкә алып бәргән... Вагоннар һәм төрле җайланмалар, изелеп-сытылып, дала буйлап сибеп ташланган... Танклар әйләнеп капланган, пушкалар янган тимер өеменә әйләнгән Алар янында, аякларын сузып, этләр, сарыклар аунап ята, аларнын эчәкләре актарылып чыккан, күзләре агып ята... Үлгән дөяләрнең өсләреннән тиреләре кубып төшкән... Бар тирә-як үле һәм үлек белән тулган. Әйе, бу төрки далаларда 20 мен тонна тротил көченә ия булган беренче совет атом бомбасы шартлатылган иде... Һәм бу үлем коралы адәм балаларын юк итү өчен эшләнгән иде...
СССР Американы узып китәргә омтылып, котырып корал җитештерергә тотынды. 1950 елнын мартында Иртәш күле буендагы жир асты заводларында икенче атом реакторы эшкә җибәрелде. 1951 елнын апрелендә—өченче реактор, шул елнын октябрендә—дүртенче, декабрь аенда бишенче атом казаны эшли башлады. Караболак, Мәшәләк, Теча-Дениз, Синара елгаларын, Иртәш. Әбиташ, Кояш, Карачай, Кызылташ, Олыагач күлләрен, урман-суларны, йөзләгән татар авылларын атом сөреме каплап китте, тирә-якка күзгә күренмәс үлем—радиация тарала башлады...
Атом реакторлары атлаган саен ватылды, җиһазлар шартлады, куркыныч атом калдыклары суга, һавага таралды, туфракка сеңде. Атом цехларында эшләүчеләр, зур дәрәҗәдә радиация алып, мизгел эчендә сукырайдылар, аларнын каннары агуланды, үпкәләре янып чыкты, тән-тиреләре тереләй чери башлады... Кешеләр арасында мона кадәр күренмәгән яна авыру—
КЛРЛБОЛАК
яман шеш килеп чыкты, ул халыкны чалгы белән еккан кебек кыра башлады...
Бу зәхмәтләр, жир астына яшерелгән тимер чыбыклы шәһәрләрне дә бәреп чыгып, тирә-юньгә, авылларга, шәһәрләргә таралды.
Гөлҗиһаннар авылы бу үлем юлынын нәкъ өстендә ята иде..
Җиденче бүлек
1957 елнын 29 сентябре кояшлы, җылы якшәмбе көне иде.
Караболак авылында якшәмбене “урыс атнасы" дип йөртәләр, чөнки күрше урыс авылында бу көнне берни эшләмиләр, бәйрәм итәләр Менә бүген дә Урыс Караболагы авылы кырына эшкә Татар Караболагы халкын җыеп алып киттеләр, ял көне булуга карамастан, хәтта мәктәп базаларын да кырга чыгардылар. Менә хәзер баласы-чагасы, яше-карты—барысы да колхоз кырында, бәрәнге. чөгендер, кишер, кәбестә аза Караболак татарларын эш белән куркытып булмый, эш үзе ат ардан курка, тагы берничә көннән бу кырларнын ялт итеп каласын бөтенесе дә яхшы белә.
Унбер яшьлек Гөлҗиһан да халык арасында кайнаша. Ул үзенен гаять терелеге, үткенлеге, янып торган сирәк матурлыгы белән барысыннан да аерылып тора. Гөлҗиһанга барысы ла кызык, ул барысын да булдыра, кайда куйсан да, эшен ялт итеп эшләп ташлый, шаянлыгы, чаялыгы белән беркемгә дә тынгылык бирми. Анын ике бите һәрвакыт ут булып янып тора, зур яшькелт күзләре тирә-якка нур чәчә, кырны янгыратып көлгәндә, анын кыңгырау тавышыннан танып, әти-әнисе дә ялт борылып карый Аны бөтен кеше ярата—өйдә дә, авылда да. мәктәптә дә. кырда да. Яратуларын Гөлҗиһан үзе дә белә, шуна күрә бераз үсенеп тә китә, иркәләнеп, арттырыбрак та җибәрә Әнә хәзер дә әтисенен атлы арбасына менеп баскан да, үз белдеге белән кырнын бер башыннан икенчесенә су таратып йөри. Бригадир Нәбиулла кызы булгангамы. Гөлҗиһан үзе бик сөйкемле бата булганы өченме, әллә чынлап та бик эчәселәре килгәнгәме, аны кем янына килсә дә, шатланып каршы алалар, рәхмәт әйтеп озататар Инде картаеп килгән туры айгыр да Гөлҗиһанга берсүзсез буйсына, ул дилбегәне кайсы якка тартса, тыныч кына шунда борыла... Заманында ирләр дә тынлата алмаган туры айгырны Гөлҗиһан песи баласы кебек кенә уйнатып йөртә
Тузанлы бәрәнге буразнасына кереп баткан классташлары аннан бераз көнләшәләр дә. әмма ачулары килми, чөнки Гөлҗиһанга барыбер ачуланып булмый. Аны бары тик яратып кына була. Ул алар арасында ин башлы бала, бишенче класска җитеп, әле анын хәтта бер тапкыр “дүртле" билгесе алганы да юк. гел “бишле"... Ул класста ин матур кыз. юк. мәктәптә, хәтта Караболакта ин матур кыз. бөтен кеше шулай ди Ул үз яшенә караганда күпкә гәүдәле, сылу, күз явын алырлык бәхетле бала. Анын белән дуслашыр!а теләүчеләр бик күп. әмма ул барысына да тигез карый, тик класстагы ин оялчан, сүзсез кыз Рәшидәне генә аеруча якын итә. кызгана. Чөнки Рәшидә бик кыюсыз, яшереп кенә шигырьләр яза. шунамы, малайлар аннан көлә, рәнҗетә, ә Гөлҗиһан аны ярсып яклый Хәзер дә әнә. атын арбасын онытып. Рәшидәне бәрәңге арасына төртеп еккан малайлар белән пыр тузып сугышып яга Малайлар, атаман кызга буйсынып, берәм- берәм качу ятын карыйлар
О Гөлҗиһанның бүген ти зрәк өйгә кайтасы килә. Чөнки бүген аларла кунак бар! Аларга, улы белән бергә, Якуп абыйлар килде Әтисенен әйтүе буенча, ун ел элек аларны авылдан Урат аръягына сөргән булганнар, хәзер менә нигез карарга кайтканнар Гөлҗиһанны бигрәк тә анын Фәргать исемле улы гаҗәпләндерде—ул бөтенләй Караболак малайларына охшамаган иде Ул инде
малай да түгел—җиткән егет кебек, үзе гәүдәле, үзе әллә нинди матур, сөйкемле... Үзе гел Гөлҗиһанга карап утыра... “Хәтерлисеңме, мин сине бәләкәй вакытта күгәреп йөрткән идем бит?”—ди... Кызык малай инде бу Фәргать, ул вакытны кайдан хәтерләсен инде Гөлҗиһан? Ул үзенең тормышын күк капусы ачылган көннән генә хәтерли... Бөтен Караболакны яктырткан зәңгәр нурны хәтерли, идән ярыгындагы сыңар мәрҗән хәтеренә уелып калган.. Әбисенен кулындагы чынаяк калтыравын, бабасының сузып-сузып намаз укуын бүген дә ишетә кебек... “Күк кабагы ачылды, кызым, теләк телә.. ” Һәм үзенең теләген бик яхшы хәтерли Гөлҗиһан, ул әти-әнисенен. әби-бабасынын. Караболакнын гел-гел булуын, мәнге булуын теләде... Ул вакытта Гөлҗиһан Фәргать дигән күрше малаен белми дә иде әле...
Аннан Гөлҗиһан бик сәер төш күрүен хәтерли—ул Караболак өстеннән. Иртәш буйларыннан очып йөри икән... Аста—зур-зур таш йортлар, бик күп кешеләр һәм шулар арасында Гөлҗиһан үзе дә... Әмма ул инде зур үскән, әнисе кебек булган. Анын янында балалары да бар икән һәм ниндидер бер чит ир-ат... Тукта, анын йөзен Гөлжиһан инде кайдадыр күргән иде бит! Бәй, бу бит Урал аръягыннан кунакка килгән күрше егете Фәргать бит! Тик Гөлҗиһанның сабыйчак төшендә ул, нигәдер, кап-кара күхлектән иде...
Шушылар исенә төшкәч, Гөлҗиһан арбасыннан егылып кала язды. Нишләп ул вакытта анын төшенә керде икән бу күрше абый? Бәлки бәләкәй чагында кулларына күтәреп йөргән өчендер? Әнисенең сөйләве буенча, ул бит Гөлҗиһанны үз туганын караган кебек караган, алардан чыгып та тормаган. . Менә шуна күрә төшенә дә анын белән янәшә кергәндер... Боларны уйлагач, Гөлҗиһанның болай да мәрҗән кебек битләре ут булып яна башлады. Ул нигәдер оялып китте, аның бу халәтен кемдер читтән күзәтеп торадыр төсле тоелды. Шул уңайсыз хәленнән котылырга теләгәндәй, кыз арбага аягүрә торып басты, дилбегәсен баш очында уйнатып, туры айгырны куа башлады. Карт атка да дәрт кергәндәй булды, ул буш кыр буйлап тузан туздырып чабып китте. Гөлҗиһан салкын су бидонын тез арасына кысып тотты, су, чайпалып, анын тузанлы аякларын чылатты... Көзге йомшак, җылы җил аның уттай янган битләреннән сыйпап үтте, авыл баласының тыгыз тәнен, ихлас җанын иркәләде... Гөлҗиһанга бу мизгелләрдә бик-бик рәхәт иде, бу кырлар, бу күлләр, бу авыл, бу дөнья аныкы, бары тик аныкы гына иде...
Әнә, кыр башында, һаман нидер үлчәп, һаман нидер оештырып, әтисе йөри... Гөлжиһан янына килмәсә дә, ул күз кырые белән генә аны гел күзәтә, бәла-казадан саклый кебек... Әнә, хатын-кызлар арасында анын әнисе бәрәңге чүпләп йөри, ул да бу якка борылып, Гөлҗиһанга карап- карап ала... Ул да күнеле белән Гөлҗиһанны бәла-казалардан саклый... Әнә авылнын әүлиясе Таһир бабай, Караболакта Гөлҗиһанны ин нык яратучы кеше... Ул—Ярулла карттайның энесе, авылнын иң абруйлы кешесе, халыкча итеп әйткәндә, изгесе... Ул үзе тракторда эшли, әмма гел намазын укый, хәтта кырда да ана вакыт таба, Гөлҗиһанның үзенең күргәне бар. Моннан берничә ел элек Таһир бабай мәрткә киткән булган. Бу хәл зиратта җеназа укыганнан сон булган. Караболак гадәте буенча, кабер саклап калган Таһир бабайны икенче көнне чак табып алалар Ул ансыз яткан була, аны үлгән дип беләләр, күмәргә хәзерләнәләр, ә ул мәрткә генә киткән икән... Аңына килгәч, Таһир бабай кеше белмәгән телдә сөйли башлый, картларнын әйтүенчә, бу—гарәп теле була. Шуннан Таһир бабай Коръән ятлап уяна, "Мина, мәрткә киткәндә, җәннәт белән җәһәннәмне күрсәттеләр, тик барысын да сөйләмәскә куштылар”, ди.. Шуна күрә аны авылда "әүлия" дип йөртәләр... Таһир бабай авылда мулла да булып йөри, гаетләр укыта,
совет власте анын белән бернишли алмый, ул: "Мина тегендә шулай куштылар .—дип кенә жавап бирә.. Таһир бабайны тагы аътә нәрсәләр белә, диләр, тик ул үзе бу турыда сөйләми "Чиктән узарга ярамый",— ди... Ә Гөлҗиһанны бик ярата, ана бик күп нәрсәләр сөйли, яшереп, догаларга хәтле өйрәтә "Синен хәтерен бик яхшы, кызым, өйрән, болар әле барысы да кирәк булачак сина".—ди Гөлҗиһан хәтта намаз сүрәләренә хәтле өйрәнеп килә инде, Таһир бабай аны Коръән укырга да өйрәтергә булды әле...
Әмма Гөлҗиһан өчен иң кызыгы—Таһир бабай сөйләгән Караболак тарихы булды. Мәктәптә аларга бөтенләй башка төрле аңлатканнар иде Дөресрәге, аларга мәктәптә татарлар турында да. Караболак тарихы турында да берни сөйләмиләр, гел революпия. Ватан сугышы. СССР тарихын гына сөйлиләр... Гөлҗиһан аларын да бик яхшы белә, әмма анын Караболак турында, татарлар турында күбрәк беләсе килә бит' Ә тарих китапларында бу хакта берни язылмаган... Укытучылар да сөйләми. Әллә белмиме? Ә Таһир бабасы әллә нәрсәләр белә булып чыкты, болар хакында Гөлҗиһанның беркемнән дә ишеткәне булмаган иде. хәтта әтисеннән дә
Быел жәй Таһир бабай аны Биташ күле буена алып барды. Олылар бу күлне Аллакүл, ди, балалар Әбиташ яки Биташ дип кенә җибәрә Гөлҗиһанның монда элек тә булганы бар иде. алар монда балалар белән уйнарга бик яраталар. Тау куышынын ин аргы башына кереп китәләр дә. беркем таба алмаслык булып качалар Аннан тау башыннан күлгә сикерәләр, куллары белән су төбендәге салкын ләмгә хәтле төшеп җитәләр Су өстенә чыккач, учларындагы ул ләм зәнгәргә әйләнә, кулларын җылытып тора башлый... Яр буенда да шундый ук зәнгәр ләм тулып ята. авыл халкы аны өшкереп, тәненә сөртә, шунын белән дәвалана Әле тау куышыннан салкын чишмә агып чыга, анын суы тешләрне камаштыра, әмма туңдырмый.. Караболак халкы аны да. шифалы, ди. картлар исә өшкереп эчәләр... Таһир бабай биредән гел шуларны ташый, кайвакытта Гөлҗиһан да ана ияреп бара..
—Бабай, нигә бу күлне Аллакүл дип тә. Әбиташ дип тә атыйлар. Биташ бит инде ул?—дип сорады Гөлҗиһан бу юлы Таһир бабасыннан
—Аның сере бик еракларда инде, кызым. Нух пәйгамбәр заманнарына ук барып тоташа,—дип башлады сүзен Таһир карт —Әнә мәгарә каршында зур ташчы күрәсенме? Туфаннан сон Алып бабай шунда басып намаз укыган, дип сөйлиләр иде безгә...
—Ә безгә укытучы: “Туфан—әкият ул",— диде
—Дөньяны су басу турында Коръәндә бар. кызым,—диде Таһир карт, сабыр гына —Ә Коръән әкият була алмый Дөньяны су басканнан сон. Нух пәйгамбәрнең нәселе генә исән кала Безнен бабайларның сөйләүләре буенча, алар Урал тауларында Туфан үткәнне көтәләр. Аннан аска төшәләр. Безнен авыл ул урыннардан ерак түгел, әнә. Урат таулары күренеп кенә тора бит. Алып бабай менә шул ташка басып, исән калганы өчен Аллага рәхмәт әйткән, намаз укыган, диләр, шуна күрә кулиен исеме дә башта Аллакүл булган... Алып бабай шушында яшәп катган. авылга нигез салган, аның кабере дә. әнә. моннан биек булып күренеп тора, сезгә аны курган дип өйрәтәләр инде
—Ә нигә соңыннан Әбиташ дип атала башлаган соң. алайса *
—Кешеләр акрынлап Алланы онытканнар, кызым, менә хәзерге кебек Күл тирәли унике сын ясап куеп, шулар ярдәм итә, дип белеп, атарга табына башлаганнар
-Хәзер Ленин бабайга һәйкәл куйган кебекме1—дип сорады Гөлҗиһан, шунда ук чагыштырып карап
з*
Таһир карт ерак оныгынын бик зиһенле, хикмәтле бала икәнлеген белә иде, бу чагыштыруны бик дөрес дип тапты. Әмма бу баланын әле шушы дөньяда, шушы кешеләр арасында яшисе бар. һәр уйлаганны ачып салмаска да өйрәнергә тиеш ул...
—Шулай, кызым,—диде ул.—Әмма бу хакта син бүтән кешегә әйтмә, яме?.. Кайда калдым әле мин?
—Нигә Әбиташ, аннан Биташ булган? Шуны сөйлисе иден, бабай...
—Әйе... Монысын халык сөйли инде... Әби дә, Би дә бер үк тамырдан чыккан—“кайнана” дигәнне аңлатырга мөмкин... Бер йомшак килен белән усал кайнана килешә алмаганнар да, кайнана киленен “Ташка әйләнсен”,— дип каргаган, имеш... Һәм үзе шул минутта ук ташка әйләнгән, ә килененә бернәрсә булмаган... Кешене каргарга ярамый, кызым, ул каргыш үзеңә төшәргә мөмкин икән... Менә бу таш сыннар шул хакта да сөйлиләр... Бу күлләр турында халык арасында элек башка төрле сүзләр дә йөри иде... Имеш, Туфан таралганнан сон Уралтаудан төшкән Алып кешеләр бу куе урманлы җирләрдә бер-берләрен югалтканнар... Берсе—Иртәшкә, икенчесе—Әбиташка килеп чыкканнар, ягъни, бу күлләрне үз исемнәре белән атап йөртә башлаганнар...
—Алар бер-берләрен таба алганнармы соң?
—Юк, кызым, алар бер-берләрен таба алмаганнар... Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килгән, шушы күлләрнең сулары яңадан бергә кушылгач кына сез күрешә аласыз, дип.. Бу—заман ахырында буласы икән... Һәм аңа инде озак калмаган...
Гөлҗиһанга ул вакытта бик куркыныч булып киткән иде... Чөнки Таһир бабай да бик шомлы сөйли, күл буендагы җимерек сыннар да аңа бөтенләй башкача күренә башладылар... Теге күрешә алмаган Алып кешеләр дә бик кызганыч...
—Алар күрешә алмагач, монда кемнәр яшәгән соң, бабай?—дип сорады ул, уйларының очына чыга алмыйча.
—Әй, кызым, кемнәр генә яшәмәгән бу тирәләрдә,—дип җавап бирде Таһир карт, бер ерактагы Урал тауларына, бер Караболак ягына карап,— Монда иң борынгы кешеләр, Алып бабалар, ханнар-патшалар яшәгән, кызым... Мәрткә киткәндә мина аларнын барысын да күрсәттеләр... Мин Караболакны уч төбемдәге кебек күрдем—үткәнен дә, киләчәген дә...
—Таһир бабай, миңа шуларны сөйлә әле! Сөйлә, сөйлә?!—дип ана ялына башлады Гөлҗиһан, сулышына кабынып.
—Боларны сиңа сөйләргә бераз иртәрәк әле, кызым,—диде Таһир карт, Гөлҗиһанның шомырт чәчләреннән сыйпап.—Бераз гына үс әле, сөйләрмен, иншаллаһ!
Гөлҗиһанның, авызын турсайтып, үпкәләп утыруын күреп, Таһир карт кызганды, ахры:
—Менә мин сина хәзер шунда ишетеп кайткан бер шигырьне сөйлим алайса,—диде ул.—Бәлки бу шигырь дә түгелдер, әмма анда барысы менә шигырь белән сөйли... Я, тыңла...
Әй син, милләтнең сылу баласы!
Дөнья тетрәткән Алып Хан бабасы!
Ханыңны—барча гаскәреңне
Дошман узып китте...
Куәтле, шәүкәтле чакларын
кайларга китте?
Җыелыгыз, түгелгән канлы күз яшьләр...
Атлагыз алга! Күрсен көндәшләр...
Чәч гайрәт! Баһадир баһалы Жан Син!
Фикерен—бер мәмләкәт,
син ана жансын...
Гайрәтле бер милләт җитәкчесе бит без.
Ялкынлы милләгнен аркасы бит без!
Яшәде дөньяда баһадир бабан.
Диде ул: якты тормышта яшәсен балам!
Яшә син дөньяда, ал Коръән кулга,
Шул—тугры юл,
карама уңга да сулга!
Дөньяны гизеп йөр, бар алга таба!
Гизде бит дөньяны һәм Чынгыз бабан Арма син, Алып Хан нәселе, дошманнан калма'
Алга бас, татар, алга бас, алга!
Гөлҗиһан бу шигырьне шунда ук күнеленә алды. Ул аны. дәфтәр битенә күчереп язып, Казанда һәм Уфада чыга торган татарча газеталарга да җибәреп карады, әмма алардан: “Бу әле шигырь булып бетмәгән", дигән хәбәр генә алды. Һәм быел, 1-нче сентябрь көнне, бөтен мәктәп тантаналы рәткә тезелгәч, Гөлҗиһан Караболакны яңгыратып, шушы шигырьне сөйләп җибәрде. Ул партиягә, совет властена рәхмәт укыган шигырь сөйләргә тиеш иде. Гөлҗиһан тотты да Таһир бабасының шигырен сөйләде. Әй. мәхшәр башланды мәктәп ишегалдында! Укытучыларны умарта корты чактымыни— гөж киләләр, арлы-бирле чабулыйлар, Гөлҗиһанны ничек туктатырга белмиләр. . Туктатырсың Алып Хан нәселе Нәбиулла кызын бер сөйли башлагач! Әле ярый районнан килгән вәкил татарча анламый икән, ничек тә йолып калдылар Гөлҗиһанның Коръән турындагы, Хан бабалар турындагы шигырен. Мондый саташуны башка бер җирдә дә укымаска куштылар, хәтта әти-әнисен дә кисәтеп маташтылар
Шушылар исенә төшкәч, Гөлҗиһанның, бөтен Караболак кырын яңгыратып, тагы шул шигырьне укыйсы килеп китте. Бик нык охшады ул аңа, аның бөтен күзәнәкләрен уятты, җанын уятты Бу шигырь ана үзе турында язылган кебек тоелды, чөнки алар да бит Алып Ханнар нәселе кушаматын йөртәләр, фамилияләре дә—Хановлар Бу шигырьне әле яшь вакытта ук Таһир бабай үзе язган дип тә әйтәләр, чөнки революциягә хәтле ул бераз Казанда укып йөргән.
Гөлҗиһан, арбасына басып, күхтәре белән Таһир бабасын эзли башлады Әнә бит ул, ирләр белән бергә, бәрәнге тутырылган капчыкларны арбаларга төйи. Шушы шигырьне сөйли-сөйли, Гөлҗиһан хәзер анын янына барып җитәчәк, инде кайтыр вакыт та якынлаша, алар авылга бергә кайтып китәчәкләр Ә өйдә кунаклар көтә, әбисе бүген тавык суйгандыр, канатын, һичшиксез, Гөлҗиһанга бирәчәкләр. Ул бит өйдән очып китәсе кыз бала, әбисе гел шулай ди... Ә кайда очар Гөлҗиһан—ул аны үзе дә белми, хәзергә анын Караболактан бер җиргә дә китәсе килми. Ул хәзергә менә шушы Караболак кыры буйлап оча, кояшка, җилгә таба оча!
Әй син. милләтнең сылу баласы'
Дөнья тетрәткән Алып Хан бабасы'
Арма син. Алып Хан нәселе, дошманнан катма'
Алга бас. татар, алга бас, алга!
Башындагы ак яулыгын байрак итеп кулына тотып, Гөлҗиһан Караболак кыры буйлап оча Ана таба зәнгәр күк оча, кояш үзе оча. кешеләр оча
Кинәт шунда әллә нәрсә була... Туры айгыр очып барган жиреннән чүгеп куя да, дөньяны яңгыраткан гөрселдәү авазыннан шашып, кыр буйлап чабып китә. Су бидоны җиргә тәгәрәп барып төшә, анын артыннан Гөлҗиһан үзе дә жиргә тәгәри... Шул вакытта Иртәш ягында тагы көчле гөрселдәү ишетелә, аяк астындагы җир селкенеп, сикереп куя... Берни анламыйча калган Гөлҗиһан аягына басарга тырыша, әмма әллә җирнең селкенүеннән, әллә башы әйләнүдән, тезләренә генә калка ала... Ул аяк астындагы җирнен гүләп улаганын ишетә... Гөлҗиһан гаҗәпләнеп тирә- ягына карый—башкалар да кайсы чүгәләгән, кайсы тезләнгән, барысы да Иртәш ягындагы күккә төбәлгән... Ә анда—ике кояш... Кан кебек кызыл кояш.. Юк, бу—кояш түгел бит, бу—гөмбә кебек утлы багана—сузылып Иртәш өстенә күтәрелә... Гөлҗиһан Караболакөстендә, Уралтау буйларында көпә-көндез аҗаган уйнаганын күрде, җансыз зәңгәр нурлар бөтен тирә- якка шомлы хәбәр тараталар иде...
Шул вакыт салкын, зәһәр җил исә башлады, ул Иртәш өстендәге утлы багананы йолыккалап, Караболак ягына таба куды... Авыл өстенә, кырда эшләгән балалар һәм олылар өстенә үлем болыты килгәнлеген әле беркем дә белми иде... Ул арада күк йөзе караңгыланып китте, Иртәш ягыннан искән җил борынга сасы йомырка исен китереп бәрде. Кем—яулык, кем күлмәк итәге белән битен-йөзен каплый башлады, кайбер балалар, бу искә чыдый алмыйча, укшып ук җибәрделәр...
Гөлҗиһанның да күңеле болгана башлады, күз аллары караңгыланып китте, башы чатнап-чатнап авыртырга тотынды. Олыларның да рәте юк иде, ахры, алар башлаган эшне тәмамларга ашыктылар. Капчыкларга тутырган бәрәңгеләрне авылга озаттылар, көшелдәгеләренен өстен капладылар да, кичкә таба кайтырга кузгалдылар. Барысының да телендә Иртәш ягында ишетелгән көчле шартлау һәм күккә күтәрелгән утлы багана иде... Ул арада кыр өстенә әллә нинди сәер томан таралды, ул авыраеп, авыл һәм агачлар өстенә, елга-суларга төшеп утырды, кешеләргә кагылып үтте... Кешеләр моның үлем томаны икәнлеген белмиләр иде әле...
Гөлҗиһан исә бүген авылга әтисенең атыңда кайтты. Әле генә ут кебек очынып йөргән баланың кинәт кенә сүрелеп, боегып калуын күргәч, әтисе үзе килеп, аны янына утыртты. Авырлы әнисенен дә кәефе юк иде, ул гел алъяпкычына капланып, укшыды, йөз-битенә тимгел-тимгел таплар чыкты... Алай да аның бөтен игътибары кызы Гөлҗиһанда иде, ул аны алдына яткырып, гел башын тотып кайтты. Ә Гөлҗиһанның башы, дөньяда әле беркайчан булмаганча, чатнап-чатнап авырта иде... Юк, анын башы гына түгел, колаклары да шаулап тора, күзләре дә атылып чыгарлык булып сызлый Әмма ул еларга ояла, авыртуга чыдый алмый, әнисенен алъяпкычын тешләре белән кыса, уртларыннан хәтта кан чәчрәп чыга... Аннан ул әллә йокыга китә, әллә анын җуя... Шул хәлендә, саташа-саташа, авылга кайтып җитә... Иртән өйдән шаян тай кебек чыгып чапкан оныгынын ансыз хәлдә әтисе кулында кайтып керүен күреп, Нурҗамал карчык өнсез кала, баланы тизрәк үзләренә алып кереп сала... Гөлҗиһан өчен яшәү белән үлем арасында көрәш башлана...
Бала берничә көн тоташ ут эчендә ята...
Анын авыз-борыныннан, хәтта колакларыннан шаулап кан китә, башындагы чәчләре коела, туктаусыз эче китә... Авылда врач юк, булса да, ул барысын да карап өлгермәс иде, чөнки һәр йортта диярлек шушы хәл... Бигрәк тә балалар интегә, хәтта күзләре сукырайганнар да бар, барысынын да авыз-борыныннан кан килә, чәчләре коела... Кайберләре, баш авыртуга чыдый алмыйча, идәндә аунап-тәгәрәп йөриләр... Гомерендә мондый хәлне күрмәгән авыл халкы курка калды, чөнки олылар арасында да баш
авыртулар, канлы эч китүләр күбәйде Һәркем үте белгәнчә дәвалана, кем өшкереп. Биташ чишмәсе суын эчә. кем мунча ягып керә, кем—бат белән, кем төрле үләннәр белән сихәт табарга тырыша Ашыгыч рәвештә Коншак, Чиләбс больницаларына барып ятучылар, кинәт кенә үлеп китүчеләр дә күренә башлады Караболак хаткы авыл белән чирләп китүнен сәбәпләрен белми, ә белгән кешеләр дәшми Чөнки болар барысы да атом белән бәйләнгән, дәүләт сере булып тора иде Әмма Караболак өчен бу ате зур афәтнен башы гына, бу атом аждаһасы авыл халкын тәмам кырып бетермичә туктамаячак иде. Тик Караболак хаткы бу турыда да берни белми иде
Таһир бабасының догалары, картгай-нәнәснен теләкләре, инәй-атаенын өзелеп яратуы Гөлҗиһанны бу юлы үлем тырнагыннан атып ката Ул үзенә билгеләнгән гомерне яшәп бетерергә, атом казаннарында кайнап та. исән калырга, атом аждаһасына каршы бер ялгызы тинсез көрәшкә күтәрелергә, кешеләрне бу бәладән кисәтеп өлгерергә тиеш була.
Сигезенче бүлек
Ул көнне Иртәш буйларында да гаҗәеп матур көзге кон иде
Сталин үлгәч, атом бомбасы ясый торган шәһәр дә бераз иркенәеп, төрмә чикләреннән чыгып яши башлаган чак иде Дорес. ул ате һаман “ябык зона” дип йөртелә, аны һаман кораллы сакчылар саклый, дәүләт серен ачкан өчен һаман да үлем җәзасы—трибуна.! көтә Әмма хәзер шәһәрдә хакимият бар. шәһәрнен 1954 елда хөкүмәт биргән чын исеме бар. аны хәзер рәсми кәгазьләрдә Озерский дип йөртәләр Әмма халык өчен ул һаман—“Сороковка". бу—почта бүлегенен адресы, һәм шәһәргә хатлар һаман шулай языла Сталин үлгәч, атом атаманы Берия атып үтерелгәч, биредәге Ткаченколар да койрыкларын бераз кыстылар, шәһәр бугазындагы тимер кулларын ычкындыра төштеләр 1954 елда Озерский Иртәштә беренче тапкыр сайлаулар булып үтте. элек, кеше санын ачмас өчен, шул ук Ткаченколар. атом шәһәрендә сайлаулар ла уздырмыйлар иде. Нәрсә анда сайлаулар—биредә хәтта бәйрәм демонстрацияләре уздыру да тыелган иде. имеш, дошман. Америка очучылары, күктән карап, бирелә ничә кеше яшәгәнен белә һәм аларнын нәрсә ясаганнарын чамалый' Ә биредә атом бомбасы ясап яталар
Һәм Ткаченконын “режимнан службасы". дәүләт серен саклау өчен, ин кыргый алымнарга хәтле барып җитә Биредә бөтен нәрсә, бигрәк тә химик Элементлар, серле шифр белән генә йөртелә, әйтик, уран—"А-9”. водород- “17” һәм башка шундый яшерен билгеләр Бөтен эш кәгазьләрендә плутонийны—“продукт”, реакторны—“аппарат", ә радиаииянс-"гризь", ягъни, пычрак дип атыйлар Хезмәткәрләргә болар хакында бер-берзәрс белән фикер алышмаска кушыла, алар хәтта бер-берләрснен эш бүтмәләрснә дә керергә тиеш булмыйлар Плутоний ясый торган цехтан чыкканда. Ткачснко таләбе буенча кешеләрне шәп-шәрә калдырып чишендерәләр, чәч араларын җентекләп капшыйлар, хатын-кызларнын татымнарын сүкерәләр, колак эчләрен актаралар, бармак араларын тикшерәләр Дәүләт сере булган плутонийны алып чыгулары мөмкин бит' Бу цехларга бары тик җир асты юлы белән генә үтеп була, атом аждаһасы аистатәгән чакрымнарга, җир астына җәелеп яткан... Ә өстә мен еллык татар авыллары, ынгәр сулы күлләр, шифалы чишмәләр, чәчәкле болыннар Өстә Караболак. Гөлҗиһаннар авылы, гасырлар буе үз көннәре белән кон итеп яткан татарлар Алып Ханнар нәселе, пәйгамбәрләр, әүлияләр токымы
Сталин үлгәч, атом шәһәре бераз җинсл сулап куя Ин мөһиме— кешеләргә бу тимер читлектән тышка чыгарга рөхсәт ителә Халык яз итәргә.
дәваланырга, туганнарын күмәргә шәһәрдән читкә чыгарга рөхсәт ала, ә читләргә монда керү барыбер тыелган килеш кала... Шәһәрдә кинотеатрлар, больницалар, мәктәпләр ачыла, зур-зурташ йортлар үсеп чыга. 1957 елнын 29 сентябренә биредә инде 33 мең кеше яши. Атом шәһәрендә шулай ук ин пычрак, радиацияле урыннарда тоткыннар эшләгәнлеге һәм хәрби полклар торганлыгы да билгеле. Шәһәр үзенен зур фаҗигасенә менә шундый хәлдә килеп керә. Ял көн булганлыктан, кем—йорт тирәсендә, кем—күл буенда була, күпләр “Химик” стадионындагы футбол ярышын карарга китәләр... Халык ялда булса да, атом реакторлары бертуктамый эшләп тора, атом комбинаты, алны-ялны белмичә, үлем коралы җитештерә... Әмма чит илләрдәге дошманнар өчен әзерләнгән үлем СССРнын үз халкына каршы юнәлә—1957 елнын 29 сентябрендә Иртәш күле буйларын атом шартлавы тетрәтә. Соңыннан билгеле булганча, бу шартлау Чернобыльнекенә караганда ике йөз тапкыр көчлерәк була һәм дөньяга 200 миллион кюри атом калдыклары ыргытыла, көчле радиация тарала... Әмма бу хакта халыкка бернәрсә дә әйтмиләр, Иртәш фаҗигасенең ачылуы өчен әле тагы 40 ел вакыт кирәк була, бу вакытта инде миллионлаган кеше атом нурланышы алган, менләгән кеше көчле радиациядән, рактан үлеп беткән була...
Әйе, кояшлы матур көзге көн була ул 1957 елнын 29 сентябре...
Көндезге дүрт тулып, бишенчеләрдә, кинәт кенә бөтен дөньяны бик көчле шартлау авазы тетрәтә. Шартлау атом реакторлары ягыннан ишетелә һәм шунда ук күккә утлы-ялкынлы тотен баганасы күтәрелә... Күк йөзе кинәт кенә караңгылана, атомчылар шәһәре көпә-көндез дөм караңгылыкта кала Күңелләргә шом салып, шәһәр өстендә атом аҗаганы уйный башлый Аны күргән кешеләр шундук сукыраеп калалар...
Бу гайре табигый хәлдән кошлар сайрауларыннан туктый, этләр, киресенчә, карангы күккә карап улый башлыйлар... Бернәрсә аңламаган, кая барып бәрелергә белмәгән кешеләр өстенә кисәк-кисәк радиоактив калдыклар төшәргә тотына... Алар өстенә үлем яңгыры ява, әмма монын шулай икәнлеген әле күпләр белми...
Шартлау тавышы шәһәрдәге бөтен тәрәзәләрне коеп төшерә. Шәһәр өстенә таралып барган куе соры атом болытыннан кешеләр кая качарга белмиләр. Монын нәрсә белән бетәсен бераз чамалаганнар тизрәк йортларына кереп бикләнәләр, ватык тәрәзәләрен томалыйлар, базларына төшеп качалар Әмма атом тузаны аларны аннан да эзләп таба, үлем элмәге булып, тәннәренә, бугазларына утыра, каннарына үтеп керә, аларга әжәл тамгасын салып кала...
Атом реакторлары урнашкан мәйдан исә кыямәт көнен хәтерләтә... Атом калдыклары саклана торган корыч баклар көлгә әйләнгән, 160 тонна авырлыктагы бетон плитәләр, чәлпәрәмә килеп, теткәләнеп, күктә очып йөри... Атом радиациясенә манчылган тонна-тонна таш һәм тимер кисәкләре 150 метр ераклыкка очып барып төшә... Ботен тирә-якка миллионлаган кюри атом калдыклары тарала... Атом болыты бөтен “Маяк” комбинатын, хәрбиләрнең шул тирәдәге казармаларын, әсирләрнең агач баракларын, шәһәрнең үзен, Иртәш күлен, тирә-яктагы урман-кырларны, авылларны каплап китә... Киңлеге 40 чакрымга сузылган атом болыты, Иртәш өстеннән күтәрелеп, татар җирләре буйлап 1000 чакрымга сузыла, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләрен басып ала.. Иртәштән нибары 40 чакрымда яткан Татар Караболагы авылы атом аждаһасының беренче корбаны була...
Атом болыты үгеп киткән җирдә шунда ук агачлар саргая, кибә-корый, чыршылар энәләрен коя.. Җир үлә... Су агулана... Бу зонага эләккән мал- туарларнын тереләй тиреләре кубып төшә... Ялгышып атом аҗаганына караган кешеләрнең күзләре сукырая, авыз-борыннарыннан шаулап кан китә,
Л
Һәм алар, берничә көндә тиреләре кубып, итләре сөякләреннән аерылып, жан бирәләр. Ин зур зыянны "Промллошадка" дип аталган җирдә яшәүче тоткыннар күрә—шартлау алар өстендә була... Могҗиза белән исән калган тоткыннарны шунда ук атом пычрагын жыярга ташлыйлар, алар белән беркем хисаплашып тормый... Солдатларны да кайнап торган атом казанына— реакторларны чистартырга ыргыталар, аларнын күбесе моннан исән чыкмый, исән калганнары соңыннан рактан һәм “нурланыш" авыруыннан зур газаплар белән үлә Янгын сүндерүчеләр эшләгән урыннарда да радиацион нурланыш секундына берничә мен микрорентгенга җитә Бу кешеләр атом утында тереләй янып үләләр... Әмма кешеләргә монын атом фаҗигасе икәнлеген әИтмиләр. гадәти авариягә генә кайтарып калдыралар Дәүләт бөтен нәрсәне яшерә, шундый зур фаҗигадән дә сер ясый Мәетләрне тиз-тиз җыеп күмәләр, аларнын төгәл санын беркемгә әйтмиләр Мал-туарнын үләксәсен җыеп яндыралар, радиацияле эш коралларын юк итатәр Турыдан-туры атом болыты астында калган авылларны, торак пунктларын башка урыннарга күчерәләр. Атом болыты артыннан Карабо.закка да битлек кигән сәер кешеләр, хәрбиләр кереп тула... Тирә-як авылларда мәхшәр көне башлана Караболак авылы да үзенең кайгылы һәм авырулы яна чорына керә.
Тугызынчы бүлек
Татар Караболагы авылына шом керде.
Иртәш буендагы кочле шартлаудан сон. авыл халкынын түбәсенә күсәк белән кундырган кебек булды.. Гомер буе чирнең нәрсә икәнен белмәгән кешеләр урынга яггы. авылда әллә нинди сәер авырулар күренә башлады Әмма Караболак халкынын шундый гадәте бар—азар үзләренә килгән чирне кешегә белдерергә яратмыйлар, аны яшерәләр һәм күпләрнең өендә ни белән авырып ятканын башкалар белмичә дә кала Тик бу юлы чәл яшерерлек түгел иде. чөнки бөтен авыл берьюлы интекте, барысынын да авырулары бертөрлерәк иде—кан косу, эч китү, чәч коелу, үзәккә үтәрлек кочле сызланулар һәм баш авыртулары Авылда хәтта кисәк кенә сукыраючылар, баш авыртуына түзә алмыйча, акьшга җиңеләючеләр дә булды.. Гөлҗиһаннар классыннан болай да сүз әйтергә куркып торган Рәшидә бөтенләй җиңеләеп, сакау булып калды. Һәр он саен мона кадәр күрелмәгән шундый бер хәл иде Караболак авызына, гомер булмаганча, шом керде Халык моның ахыры ни белән бетәрен көтә башлады Әмма бу афәтнең очы-кырые күренми иде. ул әле башланган гына иде
Әмма кем авыл халкынын авыруына карап торсын сон?' Шартлауның икенче көнендә үк. үзләреннән сорап та тормыйча, аякта казган кешеләрнең барысын да яңадан кырга кудылар. Берничә кон уттай янып урын өстендә аунагач, боегып, ябыгып калган Гөлҗиһан да мәктәп балалары белән я надан Караболак кырына чыкты, дөресрәге, аларны анда милиция белән азып килделәр. Әмма бу юлы Гөлҗиһан бәрәңге кырын танымады. Бөтен җирдә милиция, бөтен җирдә солдатлар һәм ниндидер сәер кешеләр иде Алар йөзләрен битлек белән каплаганнар, өсләренә озын ак халат кигәннәр, кулларындагы таяклары белән нидер үлчәп, тикшереп йөриләр Әмма ин гаҗәбе әле ул түгел, ин сәере—балаларга беркөнне генә алган бәрәнге зәрен яңадан җиргә күмәргә куштылар, сәбәбен әйтмәделәр Мона укытучылар да. укучылар да бик аптырашты, яшелчә-бәрәнгсне лә. үзләрснсн хезмәтләрен дә бик кызгандылар алар. "Нигә бу хәтле бәрәңгене әрәм итәсез?”,—дип сораганга, милиционерлар Аны ашарга ярамый шп җавап бирделәр Кыр уртасына тирән чокырлар казып, бәрәнгенс дә. кишер- кәбсстәнс дә ннадан җиргә күмделәр
Ә Гөлҗиһаннар, милиция күрмәгәндә, ул бәрәңгене барыбер пешереп ашадылар, укытучылар да, авыл халкы да ашады... Ялан кырда көне буе тагы нәрсә ашыйсың—эшләп аргач, пешерделәр дә ашадылар.. Бнташ чишмәсеннән алып килеп су эчтеләр... Авырудан балаларнын күбесе бик хәлсезләнгән иде, тиз арыйлар, тиз ашыйсылары, эчәселәре килә... Житмәсә, кыр өстендә әллә нинди соры-кара тузан, ул балаларнын авыз-борыннарына керә, үпкәләренә утыра, аннан тагы да ныграк укшыта, костыра... Авыл балалары, ялан куллары белән, шул сәер тузан арасыннан бәрәнге җыялар, аларнын нәни куллары канап, сыдырылып бетә... Бу балалар каннары, үпкәләре аша атом тузанын йотканнарын аңламыйлар әле, тән күзәнәкләренә мәңгегә радионуклитлар кереп утырганын белмиләр... Бу үтергеч атом калдыкларының тиздән аларнын тәннәрен черетә башлаячагын, сөякләрен җимерәсен, каннарын агулаячагын башларына да китермиләр... Кая анда балалар, бу хакта аларнын укытучылары, шул ук кырда эшләп йөргән әти-әниләре дә белми, авыл халкының мондый хәлне күргәне- ишеткәне юк, сорасан. дөресен әйтүче дә юк...
Кырдагы бәрәнге, яшелчә шулай юк ителгәч, халык үз бакчасында эшкә тотына. Монда инде юк итәргә дигән әмер юк, бәрәнгене берәмтекләп җыеп, базларга салалар, яшелчәләрне дә урнаштырып бетерәләр. Аларны чыгарып атарга беркем җыенмый, чөнки халык аларнын атомлы икәнлекләрен белми... Белсә дә нәрсә эшләр иде—чөнки аның бар карап торганы шушы бәрәнге дә, абзардагы мал-туары... Ә алда озын, салкын Урал кышы. Караболак халкы аңа әзерләнеп, ризыклы булып керергә өйрәнгән... Ә быел, әнә, барысының да асты-өскә килде... Авыл тулы милиция, хәрбиләр, битлек кигән сәер кешеләр... Барысы да нәрсәдер тикшерә, үлчи, эзләнә. . Нәрсә кирәк аларга Караболакта, нигә халыкка дөресен әйтмиләр, ни көтә быел кыш Караболак халкын? Беркем берни белми...
1957 елнын октябреннән башлап, Татар Караболагы авылында коеларны күмә башладылар. Халык монысына бөтенләй шашынып калды—авылда коесыз, сусыз ничек яшәмәк кирәк?!
— Бу суны эчәргә ярамый, чөнки моннан нефть таптылар,—дип ялганладылар аларга битлек кигән адәмнәр.—Һәм сезне тиздән башка урынга күчерәләр...
Бу хәбәр Караболак халкын өнсез итте. Ничек—башка урынга күчерәләр? Бөтен авыл беләнме? Кая күчерәләр? Ник күчерәләр? Нигә дип күчсеннәр алар Караболактан, кая күчсеннәр, дөньяда булмаганны!
Халык әнә шулай ярсыды, күтәрелеп бәрелде. Әмма авыл урамнарында һәр йөз метр саен мылтыклы сакчылар бастырып чыккач, халык сагаеп, тынып калды. Болайга киткәч, эшләр бик җитди булуын аңлады алар. Ул арада килгән битлекле кешеләр бөтен җиргә язулы такталар утыртып чыктылар—елга буена барырга ярамый, аннан су эчәргә ярамый, коеларны ачарга ярамый, кырда мал йөртергә ярамый. . Ә ничек яшәргә авыл халкына—анысын беркем әйтми иде... Ин куркынычы—авылны төрмәдәге кебек чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алдылар, аннан кереп-чыгып йөрү тыелды. Районнан әллә кемнәр килеп, кемдә күпме мал-туар бар, каралты-курасы нинди, җан башы ничә—өй саен язып йөри башладылар... Монын барысын да күчерү өчен эшлиләр, имеш... Нефть тапканнар, дигән сүзгә Караболак халкы бик ышанып та бетмәде, чөнки нефтьне битлек киеп эзләмәгәннәрен беләләр иде алар. Бераз укыганнар, читтә йөреп кайтканнар, сугышта булганнар эшнең нефтьтә түгеллеген чамалыйлар иде... Болар барысы да Иртәш белән бәйләнгән, әмма нәрсә булган анда—әйтүче дә, белүче дә юк... Әйтерсен лә, ахырзаман купкан—әле теге авылны
күчергәннәр, дигән хәбәр килеп ирешә, әле бу авылны урыннан кубырып әллә кайларга илтеп ташлыйлар... Халык һәр көн нинди дә булса хәвефле хәбәр көтеп яши...
Чын мәгънәсендә ахырзаманны Нәбиулла үхзәреннән ерак түгел урнашкан Бирдәнеш дигән татар авылында күреп кайтты Ул бу хәлне гомеренен ахырына хәтле онытмас, мөгаен Нәбиулла хәтта сутышта да мондый вәхшилекне күрмәгән иде Бирдәнешкә ул шул көзнен ахырында, колхоз эше белән барып чыккан иде. Караболактан чыкканда кырык кат тикшерелеп. Бирдәнешкә килеп кергәндә, тагы шунын кадәр тентелгәннән сон гына ул колхоз йомышын йомышлый алды Хәзер район буенча, авыл араларында йөри торган түгел, бөтен җирдә тикшерү, бөтен җирдә сакчы, беркемгә бернәрсә әйтү юк Бирдәнеш х&зкы да кырмыска оясы кебек актарылып ташланган, кайнап тора иде. Инде исән-имин вакытта кайтып китим, дип торганда. Нәбиулла авылны НКВД солдатлары чорнап алганны күрде. Ул авылдан чыгып китәргә өлгерә алмый калды, аннан халыкны чыгармый башладылар НКВД солдатларына төрмә тоткыннары булыша, алар авыл халкын ирләргә-хатыннарга аерып, ат абзарларына таба куарга керештеләр Авылда мәхшәр купты Мылтыклы хәрби ул арала Нәбиулланы да җилтерәтеп арбасыннан тартып төшерде, этә-төртә аны ирләр төркеменә куып кертте. Нәбиулла, гарип кулын селтәп, үзснен бу авылныкы түгеллеген аңлатырга тырышса да, аны тынлаучы булмады Татар авылы урысча сүгенгән, татарча такмаклап елаган, гарәпчә сузып тәкъбир әйткән авазлар белән тулды Күпләр, үлемебез шушы икән, дип уйлап, муеннарына кәфенлекләрен чорнап өйләреннән чыга башладылар Ул арада авылнын бөтен хатын-кызын озын ат абзарына, ир-атларны ашлык амбарына куып керттеләр... Нәбиулла да Бирдәнеш ирләре төркемендә иде Һәм татарлар өчен мәнге онытылмаслык хурлыклы мәхшәр башланды
Аларнын барысын шәп-шәрә итеп чишендерделәр дә. өсләренә янгын машиналарыннан сасы салкын су сиптерә башладылар Нәбиулла анын хлор икәнен сизеп алды Бернәрсә анламаган халык шашынып кычкырырга тотынды, ак сакаллы намаз картлары ил алдында шәрә калу хурлыгыннан җиргә чүктеләр, ир балалар, котлары чыгып, аталарына килеп ябыштылар Тазарак ирләр, яшь егетләр бикле ишекне дөбердәтә, картлар үлемгә хәзерләнә, балалар ярсып елый башлады Салкыннан, бугагзарга ябышкан өче истән, шәрәлек оятыннан һәм билгесе злектән татар ирләре күккә карап үкерәләр, сугымга бәйләп салган мал кебек бәргәләназәр иде Нәрсә сон бу. ни өчен? Аларны алга таба ни көтә—беркем берни белми Картлар яхшы хәтерли—патша заманында бу якларда татарларны шулай лвылы- авылы белән амбарларга бикләп ут төртеп яндырганнар. Себер сөргәннәр, мөселман булган өчен генә очлы казыкларга утыртканнар, телләрен, борын- колакларын кисеп алганнар. . Әллә. Ходаем, шул заманнар кире кайттымы, алар, авылда ятып, белмичә калдылармы икән?
Ул арада өс-башларын сарай алдында уг төртеп яндырдылар, үзләренә бөтенләй ят, сасы исле киемнәр бирделәр "Советча дезинфиксия тәмам булды Нәбиулла да боз булып каткан тәненә чит-ят киемнәр киеп, сарайдан тышка атылды Исән каз ганы на сөенгән халык, сарык көтүе кебек, бер читкә барып өелде... Хлорлы сазкын судан исән чыккан авыл хатыннарын үз ирләре дә танырлык түгел иле. аларнын өсләрендә дә чит- ят сәләмәләр Бу ике төркем, котлары чыгып, бер-берләренә якын килергә куркып, өелешеп бастылар.
Ә авылда...
Авылда тагы да куркыныч хәлләр Ахырзаман үзе. мәхшәр мәйданы Кешеләрнең күз алдында аларнын өйләрен ут төртеп яндыралар, кешеләрне
44.
әйберләрен алырга якын җибәрмиләр... Бу хәлләрне күреп, кемдер үкереп елый, картлар тагы тәкьбир әйтә башлый, маллар акыра, солдатлар кычкыра, шарт-шорт һавага аталар... Бу өйләрдә кешеләрнең гомер буе җыйган мал- мөлкәтләре, нәсел тарихлары, китаплары, Коръәннәре дөрләп яна.. Аларнын бар “гаепләре”—Иртәштәге шартлаудан соң атом болыты астында калулары... Әмма халыкка моны әйтмиләр, кешеләр ни өчен өйләренең дөрләп януларын белмиләр, аларны, кыймылдатмыйча да, мылтыклы солдатлар саклап тора...
Ул арада авылдагы бөтен терлек-туарны җыеп, алдан казып куйган тирән траншеяларга атып төшерә башлыйлар... Үлем исен, кан исен сизгән маллар аяк терәп үкерә, авыл буйлап хуҗаларын эзләп чаба башлый, аларны кыйный- кыйный янадан тирән чокыр буена куалар... Нәбиулланың туры айгыры да шушы мәхшәргә эләккән булып чыкты, аны арбасы-ние белән үләт базына атып төшерделәр, аның үлем ачысы белән ярсып кешнәве Караболак буйларына хәтле барып җитте... Нәбиулла аның өчен берни эшли алмады... Бу мизгелләрдә ул үзе дә сугымга салынган мал хәлендә иде...
Бирдәнеш исә төрле баштан дөрләп янып килә... Әнә агач мәктәп яна, борынгы мәчет дөрләп яна, клуб, фермаларга ут каба... Мескен тоткыннар, бер өйдән икенчесенә йөгерә-йөгерә, ут төртеп йөриләр, аларнын артыннан мылтыклы солдатлар куа... Халык инде дәшми... Халык инде килешкән... Халыкның берни эшләргә дә чарасы юк... Хәзер инде еламыйлар да, берни сорамыйлар да. Барысы да бу мәхшәрнең ахырын көтә... Берни аңламаган, шашынган кешеләрне алдан әзерләнгән йөк машиналарына төяп, ашыга- ашыга Бирдәнештән алып чыгып киттеләр... Авыл аларны дөрләп янган өйләре, үләт базында үлә алмыйча үкереп яткан хайваннары белән озата калды...
Коншактагы бер агач казармага илтеп ташлагач кына, Нәбиулла бу төркемнән аерыла алды, шул көнне үк, җәяүләп, Караболакка кайтып китте... Ул авылны башка урынга күчерүнең нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күрде, Караболакнын алда торган язмышын уйлап, кара кайгыга төште... Бу күчерелүчеләр дә кая барасыларын, кайда торасыларын белмиләр, алар салкын кышка таба бер кат чит киемнән калдылар... Бу татарларның торырга өйләре юк, киергә киемнәре, ашарга ризыклары юк... Караболакка да шушы кара язмыш әзерләндеме икәнни?
Шулай итеп, атом шартлавыннан зарар күргән авылларны башка урыннарга күчерә башладылар...
Әмма бу күчерү халыкны берни алдырмыйча, өйләреннән куып чыгаруга әйләнеп калды... Аларны ялан кырда ашык-пошык әвәләнгән фанер-такта йортларга, баракларга кертеп тутырдылар, беренче кышта ук күченгән халыкның күбесе ачлыктан, төрле чирләрдән кырылып бетте. Чөнки атом болыты астында калган бу кешеләрнең барысына да диярлек инде әҗәл тамгасы салынган иде, алар бөтен чир-зәхмәтләрне үзләре белән башка урынга да алып киттеләр... Мәңгелеккә алып киттеләр...
Шулай итеп, тирә-юньдә йөзләгән чакрым араны атом тузаны каплап китте, әмма моның шулай икәнен аерым кешеләр генә белә иде... Халыкка бу хакта берни дә әйтмәделәр.. Атом тузаны, үлем нуры булып, меңләгән, миллионлаган кешеләрне, мал-туарны радиация белән агулап узды, авыл һәм кырларны каплады, җиргә сенде, һавага таралды, суга китте...
1957 елның 29 сентябрендә “Маяк”та шартлау нәтиҗәләре шулкадәр коточкыч иде ки, хөкүмәт каршына хәтта бу атом комбинатын ябу-япмау мәсьәләсе дә килеп басты. Шартлаунын икенче көнендә үк Иртәштәге Озерский шәһәренә Мәскәүдән зур комиссия килеп төште, аның составында генераллар, министрлар, галимнәр һәм врачлар бар иде. Тикшерү нәтиҗәләре
.45
шуны күрсәтте—шәһәр һәм комбинат радиоактив калдыклар белән бик пычранган, бөтен җирдә көчле радиация Әмма ин куркынычы—шартлау вакытында радиоактив калдыклар саклый торган җайланмалар нык какшаган һәм аларнын теләсә кайсы вакытта көлләре күккә очарга мөмкин Аларнын гына түгел, бөтен шәһәрнең, бөтен Урат буйларынын атом шартлавы астында юкка чыгу куркынычы бар иде Биредә күпме атом бомбасы ятканын, күпме үлем коралы ясалганын, күпме радиоактив калдыклар сакланганын яхшы белгән комиссия зур проблема атдында калды Илгә, кешеләргә зур куркыныч янавын истә тотып, СССР яки атом промышленностеннән. атом бомбасыннан баш тартырга, ягъни. "Маяк"ны ябарга тиеш иде, яки барысын да ничек бар—шулай калдырырга.
СССР Машина төзү Министры Е.П.Славкин приказы нигезендә. 3 октябрь көнне үк хәрбиләрдән ике зур отряд төзелә, атар шәһәрне һәм комбинатны атом калдыкларыннан чистартырга тиеш булалар. Әмма—ничек итеп? Моңа кадәр беркемнең дә мондый хәлне күргәне юк. күзгә күренмәгән атом нурын ничек тотарга, ничек чистартырга—моны СССРда беркем дә белми Әмма бу илдә кеше сансыз һәм кадерсез, аны теләсә нинди үлемгә каршы җибәрергә була Хәтта атомга каршы да Һәм солдатларны, исән калган тоткыннарны, көрәк һәм чүкеч тотырып. атомга каршы җибәрәләр Аларга янгын сүндерү машиналарында һәм бульдозерларда эшләүче эшчеләр, төзүчеләр килеп кушыла. Күбесе бу атом казаныннан исән чыкмый, күзләре сукыраеп, тиреләре кубып, кан күзәнәкләре шартлап, шунда ук үлүчеләр була. Солдатларга һәм тоткыннарга исә. авария нәтиҗәләрен бетергәннән сон, өйләренә кайтарып җибәрергә вәгъдә бирәләр. Алар, радиоактив нурлар арасына кереп, зарарланган биналарны җимерәләр, атом нурыннан корыган агачларны, радиацияле бөтен чүп- чарны җыеп, атом каберлекләренә күмәләр Атом дулкыны үткән җирләрдән 20 сантиметр калынлыкта туфрак кырып алына һәм тирән чокырларга күмелә... Бу куркыныч эшләрнен барысын да солдатлар һәм тоткыннар башкара Аларнын һәр көн саен өс-башларын, резин итекләрен алыштырып торалар һәм җиргә күмәләр, чөнки алар да меңләгән микъдарда радиация сеңдергән булалар Әмма биредә эшләгән кешеләр барысы да диярлек берничә ел эчендә нурланыш авыруыннан һәм рактан үлеп бетә
Ул вакытта ‘Маяк" та һәм Иртәш күле буйларында меңләгән кеше кинәт үлем белән үлә. әмма монын атом шартлавы нәтиҗәсе икәнлеген күпләр белми...
Тирә-як авылларда кешеләр һәм мал-туар урам уртасында егылып үлә башлагач кына, хөкүмәтнең кулы аларга да барып җитә—шул елнын октябрь аенда ук 23 авыл башка урынга күчерелә 102000 кеше радиацияле өйләреннән чыгарыла. 267000 квадрат километр җир яраксыз дип табыла, меңәрләгән тонна авыл хуҗалыгы продукты юк ителә Әмма хөкүмәт, белә торып. “Маяк” тирәсенә урнашкан һәм көчле радиациягә эләккән зур-зур татар авылларын, башка урынга күчермичә, үле зонада утыртып калдыра Ул вакытта бишәр мен татар яшәгән Мөслим. Үзбәгәрәк. Татар Караболагы авыллары атом зонасында тәҗрибә үткәрү өчен калдырган кебек калдырыла Халыктан басу-кырлар. көтүлек җирләре тартып алына, елга суларга кораллы сакчы куялар, бу авылларда бөтен төзелеш эшләре тыела Ә ничек яшәргә мондый шартларда—анысын беркем аңлатмый Анын каравы, атом шартлауга, Чиләбе. Мәскәү институтларыннан галимнәр һәм врачлар килеп, бу татарларны тикшерә, өйрәнә башлыйлар Юк. бу мескеннәргә ярдәм итү өчен өйрәнмиләр аларны. ә бәлки атом сугышы була калган очракта, кеше организмының кайсы якка үзгәрүен белү өчен тикшерәләр
Тугызынчы бүлек
Татар Караболагы халкы, утка төшкәндәй, авылны күчерүне көтә...
Күчүен яхшымы, күчмәвен яхшымы—беркем аңламый, чөнки беркем дә күчерүнең сәбәпләрен белми... Күрше авыллардан берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп тора, күчерү вакытындагы хәлләрне сөйләп бетерә алмыйлар. Халыкны, бернәрсәләрен алдырмыйча, колхозның ат абзарларына куып кертәләр икән дә, сасы салкын су белән шлангтан сиптереп юдырып, больница киемнәре кидереп, машиналарга төяп кырга чыгарып ташлыйлар икән... Нәкъ Нәбиулла күргәнчә Өйләрен шунда ук ут төртеп яндыралар, ди... Мал-туарны атып үтерәләр икән. Инде Татар Караболагын да шушы көн көтәме икәнни?
Күчерелмичә калган авыллардан да шомлы хәбәрләр килә—берәү кара янып, кырда егылып үлгән, икенче берсенең күзләре агып чыккан, тәненнән тиреләре кубып төшкән... Өченчесе кинәт кенә сукырайган, ишетми башлаган Берсеннән-берсе куркыныч хәлләр, куркыныч хәбәрләр... Тирә- күрше авылларда бу хәлләргә түзә алмыйча акылдан язучылар, асылынып үлүчеләр күренә башлады... Бүген-иртәгә күчерүне көтеп яткан Татар Караболагы авылына шом керде, һәркемнең эченә ут төште.. Килгән- килмешәк авылны ташлап кача башлады, төп халык нәсел-нәсел, күч-күч киңәшмәгә җыелды... Нишләргә? Гомер иткән ата-бабалар нигезен ташлап, ничек кузгалырга, кая барырга? Әнә күчкән кешеләр дә бер дә сөенмиләр бит—бернәрсәсез как кырга илткәннәр дә ташлаганнар... Кемне—җир землянкаларга, кемне—такта алачыкларга куып керткәннәр... Ә алда— салкын Урал кышы, ничек чыгар алар бу кышны? Татар Караболагы авылы халкын да шундый язмыш көтәме? Менәр ел шушы җирдә яшәгән борынгы халыкны, затлы Хан нәселләрен буш далада ачтан бетләп үлү, тереләй кабергә керү көтәме? Миллион еллык күл-сулары, менәр еллык курган- каберләре булган Татар Караболагы авылын юкка чыгу көтәме? Һәркем бүтен шул сорау алдында калган иде...
Нәбиулланың олы нәселе дә киңәш-табышка җыелды. Карттайлар һәм картнәйләр, атай-инәйләр, абзый-җиңгиләр, бала-чагалар берсе дә бу сөйләшүдән читтә калмады... Ярулла картның бертуган энесе Таһирҗан әзине дә чакырдылар, чөнки нинди заманда да намазын ташламаган ир уртасы бу кеше үзенең зирәк акылы, әдәп-әхлагы белән бөтен тирә-якта аерылып тора иде... Аны, үзе югында, “Караболак әүлиясе”, дип йөртәләр иде...^
—Йә, нишлибез, әзиләр?—диде Нәбиулла, бөтен туган-тумача җыелып беткәч.—Галикәй, Бирдәнешләр кебек, авылга ут төртеп чыгып китәбезме, монда калып бетәбезме? Әйдә, кинәшик, нинди фикергә килсәк, шулай
эшләрбез...
Кинәт куелган бу куркыныч сораудан барысы да телсез-өнсез калды. Әйе, күпме генә сузсаң да, хәл шундый иде—китсәң дә бетәсең, калсан да—бетәсең... Ә ничек яшәргә соң алай булгач, ничек нәселне саклап калырга?
Бу якларга күзгә күренмәгән куркыныч зәхмәт килгәнен алар аңлаганнар иде инде, Иртәштән Хәбибулла туганнары үләргә кайтып егылгач, бу афәтне үз күзләре белән күргән кебек булдылар...
Хәбибулла армия хезмәтен Иртәштә генә үтте, төзелештә ин авыр эшләрдә эшләде ул. Ул вакытларда әле шәһәргә кереп-чыгып йөрү ирекле түгел иде, Хәбибулланың бөтен гомере, төрмәдәге кебек, биктә үтте Армия хезмәтеннән сон да Хәбибулла шушы ябык шәһәрдә калды, Таифә исемле татар кызына өйләнде, һәм алар яшәргә дә Иртәштә торып калдылар...
л
Заманалар бераз үзгәреп, шәһәрдән читкә чыгарга рөхсәт булгач. Хәбибулла гаиләсен, ике баласын Караболакка алып кайтып күрсәткән иде Ата-ана берни эшли алмалы, төп нигездә казырга тиешле төпчек мазай Хәбибулла шулай итеп яшерен шәһәрдә урнашты да казлы... Әкренләп Хәбибулла Иртәш читендә үзенә агач йорт җитештереп ку йды, анда яшәргә генә насыйп булмаган, күрәсен
Менә шул Хәбибулла. Иртәштәге теге шартлаудан сон. авырып авылга кайтып егылды. Әзмәвер кебек ир-ат. кипкән базык хәленә казып, ябыккан, беткән иде. Анын башында бер бөртек чәче калмаган, йөзе саргаеп кипкән, күзләренә кып-кызыл кан сауган, еласа да. кан агып чыгар кебек. Үзе берни сөйләми, кайда мондый хәлгә калганлыгын әйтми, көннәр буе түшәмгә карап, сызланып ята.. Хәбибулланың мондый хәлгә килүе бөтен нәсел өчен кара кайгы булды, атом афәте бу нәселдә дә үз исәп-хисабын ачып җибәргән иде.
—Нишлик, энекәш?—диде Нәбиулла, үлем көтеп яткан туганына карал — Китикме, калыйкмы? Анда ни сөйлиләр? Бу афәгне туктатырлык хәлләре бармы Иртәштә?
Хәбибулла—дәүләт серен ачмаска 25 елга кул куйган кеше... Дөрес, ул андый зур дәүләт серләрен белми, әмма мәхшәрне үз күзләре белән күреп кайтты. Әле ярый аларнын өйләре “Маяк”тан шактый еракта, шәһәр читендә иде, балалар белән базларга, идән асларына качып котылдылар. Промплощадкага якын торучылар исә кырып салган кебек булды, үлүчеләрнең санын хәтта әйтеп тә тормадылар Ул тирәдә җимерелмәгән бер йорт, бер бина калмаган иде Халык төрлесен сөйләде, кем, реакторлар шартлаган икән, диде, кем, атом бомбасы шартлаган, диде.. Махсус сынау уздырганнар икән, диючеләр дә булды. Шарглаунын икенче көнендә үк аларны бригадалары белән шул җимерекләрне чистартырга җибәрделәр Менә шунда күрде инде Хәбибулза дөнья бетүнен нәрсә икәнен, менә шунда алды инде ул әҗәл чирен...
Әле дә күз алдында анын—атом шартлаган урында жирнен үзәге, эче актарылып чыккан, таш-тимерләр эрегән иде Бөтен нәрсәгә кул яссуы агулы тузан утырган Солдатлар һәм тоткыннар белән берлектә, төзүче татарларда әнә шул агуны җыештырдылар, атом тузанлы нәрсәләрне кайсын җиргә күмделәр, кайсын ут төртеп яндырдылар Күпләр шул көнне үк кан косып ауды, күпләрне носилкалар белән алып киттеләр, алар урынына яңаларны куып керттеләр Анда беркем сорап тормады, эшләргә телисенме, юкмы, дип Нинди куркыныч булуын да әйтмәделәр Эшкә чыкмасан— төрмә, ә анда утыручылардан сорал та тормадылар, аларны атом казанының эченә үк ыргыттылар..
Хәбибулла бу мәхшәрдән могҗиза белән генә исән калды, әмма чирнсн катысын эләктерде. Шунда ук бетмәвенә авыл тазалыгы ярдәм иткәндер инде, аннары ул үзе дә сак булырга тырышты Әмма ул гарасаттан сакланып бетеп буламы сон—һавада, суда, туфракта шул агу булганда? Димәк, бу зәхмәт Караболакка да килеп җиткән икән. Иртәштәге хәлләр монда да башланырга мөмкин, аңдагы чирләрнең бирегә дә килеп җитүе бар I рактор белән коеларны күмеп йөриләр икән, димәк, анын суын эчәргә ярамый, ул агулы... Көтүлекләргә мал керттермиләр икән, димәк, туфрак га агулы, анда үскән үсемлекләр дә агулы, аны ашаган мал-туарның нтс-сөтен дә кулланырга ярамый. Димәк, биредә яшәргә ярамый
Иртөштө мәхшәр туганнар, шде ул шушыларны мскв төшергәч Кыямәт көне анда. Әмма мин аларны сезгә сөйли алмыйм, ярамый Син, әзи, солдатта булган кеше бит инде, сугышны курын Менә шундый хат анда Атом сугышы узган кебек
Ирләр бер-берләренә карашып алдылар. Хатын-кыхзар, хәвефләнеп, аларның нинди карарга килүләрен көттеләр, чөнки алар ничек әйтсә, шулай булачак иде... Авырудан яңа терелеп килгән Гөлжиһан да шомланып калды, йөзе җитдиләнде, уйчанланды. Караболакны ташлап китү уе аның котын ала иде. Ничек Караболакны ташлап китәргә мөмкин инде, мондый авыл башка бер җирдә дә юк бит! Биташ күлләрен, анын шифалы чишмәләрен, борынгы тау куышларын, Алып Ханнарның кабер-курганнарын кемнәргә калдырып китәсең?! Кая китәсен? Гөлҗиһанның бер җиргә дә китәсе килми Караболактан, ул үлсә дә шунда калырга риза... Күк капусы ачылганда да ул бары тик шуны гына теләде бит—Караболак мәңге булсын, әти-әнисе, әби-бабайлары гел исән булсын, дип теләде, анын бу теләге кабул булмадымы икәнни?
Гөлҗиһан, мөлдерәп, Таһир бабасына карады, чөнки ул ни әйтсә дә, дөрес әйтә. Аны бөтен авыл әүлия дип атый, ул белергә тиеш бит инде нәрсә эшләргә кирәклеген...
—Алай икән...—дип куйды Таһир карт, Гөлҗиһанның уйларын сизгәндәй.—Мәхшәр, дисен алайса, Хәбибулла энекәш... Монда әле алай ук түгел-түгелен, әмма дөнья үзгәрде монда да... Бу хәзер элеккеге Караболак түгел инде... Кешеләр үзгәрде.. Холык-фигыльләре үзгәрде.. Авылда хәвеф- борчу күп... Чирләр күбәйде, әллә нинди ят чирләр... Кинәт үлемнәр күренә башлады... Бу—шуның тәэсире инде, шунын...
"Нәрсәнең тәэсире?”,—дип сорыйсы килсә дә, Гөлҗиһан тынып калды. Ул бала акылы белән дә сизенә иде—Иртәштәге шул шартлаудан сон бөтен авыл авырый башлады бит инде, коеларны күмделәр, кырдагы бәрәңгеләрне юк иттеләр... Сорасан, "Ярамый!”—гына диләр, ә нигә ярамаганын әйтмиләр... Хәтта укытучылар да берни әйтми, бәлки алар үзләре дә белмиләрдер әле... Таһирҗан бабай да әйтмәгәч, чынлап та әйтергә ярамыйдыр инде аны...
— Нишлик соң, Таһирҗан әзи, китәргәме, калыргамы безгә Караболакта?—дип туп-туры сорап куйды Гөлҗиһанның әтисе.
—Җибәрә башласалар, калам дисәң дә кала алмассын, Нәбиулла энем,— диде Таһир карт, сабыр гына,—Бирдәнешне ничек күчергәннәрен үзең кайтып сөйләдең бит, теләсәләр, безне дә бер сәгатьтә шулай кырга чыгарып ата ал азар... Әнә күрше Урыс Караболагын бер көндә шулай күчерделәр, өйләрен ут төртеп яндырдылар, ялкыны монда күренеп торды.. Элек чума чире, ваба вакытында шулай кыланалар иде... Димәк, бу аннан да куркынычрак зәхмәт инде... Калсан да куркыныч, китсәң дә ул сиңа кагылып өлгергән инде... Нишләргә дә белгән юк, балалар... Аллаһтан хәерлесен сорыйк. Китәргә язган икән—китәрбез, калырга язган икән—туган туфракта жан бирербез...
—Нигәдер безгә кагылмыйлар әле,—дип сүзгә кушылды Ярулла карт та.—Югыйсә, Урыс Караболагы безгә терәлеп кенә тора бит инде... Әллә безне күчермәскә булдылармы икән сон? Кышка каршы кая куйсыннар мондый зур авылны? Бәлки хәзергә кагылмаулары да хәерледер, белүче Аллаһы Тәгалә генә...
— Күчерәбез, дип әйттеләр шул, әти,—диде Нәбиулла —Коншакка барганда, ишеткәләп кайтам—бу тирәдәге бөтен рус авылларын анда-монда таратып бетергәннәр инде, берничә татар авылын да күчергәннәр.. Ә нигәдер Мөслим, Үзбәгәрәк, Татар Караболагы кебек зур-зур авылларга һаман тотынмыйлар... Бәлки шул зурлыклары куркытадыр, кая куеп бетерсеннәр кышка каршы бу хәтле халыкны... Бәлки әле бөтенләй күчермәсләр дә, шул килеш калдырырлар...
Гөлҗиһан, сөенеченнән, урыныннан ук сикереп торды. Әйе,
күчермәсеннәр шул Караболакны, Гөлҗиһаннар да монда калсыннар! Ул хәзер авырмый бит инде, терелде, анын. Караболакны ташлап, бер жиргә дә китәсе килми
—Бу зәхмәт бөтен тирә-юньгә таралды инде, ыланнар,— диде Таһиржан карт, уйчан гына.—Кая күчсәң дә, ул безнен белән ияреп барачак... Кая барсан да, шушы хәл булуы мөмкин... Галикәйләрне 5-6 чакырымдагы ялан кырга илтеп ташлаудан ни үзгәрер икән сон алар өчен? Бу күчерү дигәннәре дә күз буяу өчен генә булырга охшаган, ягъни, “күчердекме—күчердек"
Ә бу зәхмәтне кая куясын, тамгасы һәр кешедә инде анын хәзер.
Таһиржан картнын ни әйткәнен анлап бетермәсәләр дә. барысы да. тын алмыйча, аны тыңладылар. Ул ни әйтсә дә. жаен белеп, ипләп әйтә, бөтенесен уйлап сөйли Ул үз тәкъдиренә дә, авыл язмышына да ышана, шуна күрә Аллаһтан да үзләре өчен хәерлесен сорый Ә адәм баласына нәрсә хәерле икәнен бер Аллаһ кына белә
—Мәжбүри кумасалар. нигез ташлап, авыл ташлап йөреп булмас, ыланнар,—дип дәвам итте Таһир карт, төпле бер карарга килгәндәй. —Шушы шартларда яшәргә, исән калырга өйрәник. . Бу безгә Аллаһнын бер сынавы яки жәзасыдыр, мөгаен... Авылдан дин чыгып бара, кешеләрдән иман китә, шуңа җавап инде бу хәлләр, әмма моны күпләр аяламый шул, акламый... Жирдәге шушы газаплар аша бәлки халык иманга, тәүбәгә килер, ахирәт көнендә җәннәтләргә ирешер. Югыйсә, пәйгамбәрләр аяк баскан жир бит бу Караболак тирәләре, сәхәбәләр, әүлияләр яшәгән изге жир Жәһәннәм уты да шушында бәреп чыгар, дип кем уйлаган.
Анын бу сүзләреннән карт-карчыклар авыр гына көрсенеп куйдылар, ирләр тынып калды, хагын-кызнын, бала-чаганын эченә шом керде Таһиржан карт, серле сөйләсә дә, белеп сөйли ул.. Һәрвакыт дөресен сойли Шуна күрә аны "Караболак әүлиясе", дип йортәләр дә инде Ул шулай уйлый икән, димәк, шулай була—Гөлҗиһаннар бер жиргә дә китми. Караболакта юша. Караболак та үз урынында кала, чөнки Таһир бабай, аны күчерәләр, дип, өздереп әйтмәде бит. Димәк, Таһир бабай әйткәнчә, шушы шартларда яшәргә, исән калырга оирәнсргә кирәк
Шулай итеп, Алып Ханнар нәселе, җыелып кинәш иткәннән сон. моңа кадәр ничек яшәгәннәр, шулай яшәргә ният иттеләр Бәргәләнмичә- өзгәләнмичә, вәсвәсәгә бирелмичә, шул ук вакытта саклык чаралары да күреп, үзләренчә яшәп карарга булдылар. “Ни күрсәк тә. ил белән бергә күрербез”, дип уйлады алар Ә Караболак халкынын берсенсн дә каядыр күчәргә исәбе юк иде, туган илдән, туган жирдән мәңгегә аерылып китү алар очен үлем белән бер иде.
Шулай итеп, билгесезлек эчендә 1957 елның коры көзе үтте. Караболак халкы озын салкын кышка керде
Кар төшкәнче, олысы-кечесе кырда булды—бар бәрәңгене, яшелчәне җыеп, тирән чокырларга күмделәр, атом тузаны утырган эскерт өсләрен төшереп яндырдылар, бушап калган җирләрне тирән игеп сөреп чыктылар Ниһаять, ноябрь урталарында беренче кар яуды, атомлы кырлар, яндырылган авыллар, җимерек хәрабәләр барысы ла ак кар аегында күмелеп калды... Әмма Караболак халкына эш бетмәде, алар кыш буе кырга эскерт остсн төшерергә йөрделәр, аннан күтәрелгән яшелле-зәнгәрле төтенгә тончыгып, аңнарын югалтып егылучылар, хәгга үлүчеләр дә булды Монда да авыл халкын хәрбиләр карап торып эшләтте, колхозчылар аларнын әмеренә буйсынырга тиеш иде. Караболак халкы эскертнен өске агулы өлешен ут төртеп яндыралар ндс дә. көлен жиргә күмәләр иле Калган саламны исә хәрбиләр колхозчыларга бушка алырга рөхсәт итәләр иде
4. .К V . М II
Авыл халкы ул чаганда үз куллары белән абзарларына кырдан радиацияле печән-салам ташыганнарын белми, әлбәттә, ә белүчеләр аларга бу хакта берни дә әйтми... Шулай итеп, Караболак халкы үз куллары белән кыш буе кырдан үзенә үлем ташыды...
1958 елньщ маенда, җир кардан арыну белән үк, Татар Караболагы авылы халкын тагын мәҗбүри эшкә куа башладылар. Бу юлы Урыс Караболагы авылын атом пычрагыннан чистартырга тиеш иде Караболак татарлары... Хәрбиләр бар халыкны—олысын-кечесен, мәктәп балаларын, хәтта авырлы хатыннарны, мылтык астында Урыс Караболагына куып китерделәр. Ниндидер сәбәп белән бу эшкә чыкмаган кешеләрнең утырткан бәрәңгеләрен сукалатып ташладылар, малларын көтүгә чыгартмадылар. Авылга хәрбиләр хужа булып алды, тынламаучыларны төрмә көтә иде... Мондый хәлне гомерендә дә күрмәгән авыл халкы ике ут арасында калды— Урыс Караболагына эшкә барып, тагы чирләп кайтыргамы, әллә бармыйча калып, бер хокуксыз кешегә әйләнергәме, төрмәдә черергәме? Шулай башбаштакланган берничә гаиләне, әнә, авылдан куу белән үк яный башладылар... Һәм авыл халкы, аяклары тартмаса да, Урыс Караболагы авылына эшкә китәргә мәҗбүр булды. Ташландык урыс авылы аларны җимерек хәрабәләре, иясез этләре, шыксыз, кешесез урамнары белән каршы алды... Әйтерсең биредә зур сугыш булып үткән иде...
Урыс Караболагы авылы халкын, көзге шартлау белән үк башка урынга күчергәннәр иде инде. Биредә агач өйләр шунда ук яндырылып, мал-туар атып-үтерелеп бетерелгән иде. Әмма монда таштан һәм кирпечтән салынган берничә нык йорт, кирпеч мәктәп һәм таш чиркәү, кибет биналары бар иде. Караболак татарлары менә шуларны сүтеп, җимереп, чүп-чарны авыл буйлап казылган тирән чокырларга тутырырга тиешләр иде.. Яхшырак кирпечләрне чистартып, Татар Караболагы авылына алып кайтырга куштылар, чиркәү ташларыннан анда дуңгыз фермасы төзеделәр... Әмма ул дуңгызлар бик тиз үлеп беттеләр, моның радиация тәэсире икәнлеген авылда белүче булмады...
Гөлҗиһан да бөтен мәктәпләре белән Урыс Караболагы авылы хәрабәләрендә эшли... Монда балалардан да, укытучылардан да сорап тору юк, Урыс Караболагына мылтык белән төяп алып китәләр, мылтык астында кайтарып куялар. . Гөлҗиһанның әти-әнисе дә биредә, Таһир бабай да монда, эшкә чыкмасан, бәрәңге бакчаңны сукалатып ташлыйлар. Шуңа күрә бөтен авыл Урыс Караболагын чистарта... Олылар кайда—лом, кайда техника ярдәмендә, таш биналарны җимерәләр, ә балалар, хатын-кызлар шул таш-кирпечләрне аерып, яхшыракларын кырып-чистартып, төрле өемнәргә өеп баралар. Хәрабәләрдән яшелле-зәңгәрле төтен күтәрелә, ул күзләргә, борыннарга керә, бугазга утыра, укшыта башлый... Мона түзә алмаган балалар, йөгереп барып, Караболак елгасына ятып су эчәләр, бит- кулларын юалар... Елга ярларында, “Эчәргә ярамый!”—дигән кисәтү торса да, хәрбиләр моны күрмәмешкә салына... Көне буе җимерекләр арасында эшләгән кешеләр кайдан су эчәргә, нәрсә ашарга тиешләр сон? Кемдер, кайдандыр табып, учак ягыл бәрәңге пешереп ашый, кемдер юл читендә котырып үскән әнис, какыларны өзеп каба... Гөлҗиһанга Таһир бабасы моннан бернәрсә ашамаска кушса да, ул, кызыгып, какысына да, әнисенә дә үрелә... Балалар белән бергә, Караболак елгасына барып, коенып та килә... Чөнки бу суларда, бу үләннәрдә Гөлҗиһан бернинди үзгәреш күрми, элек ничек тәмле-татлы булсалар, алар хәзер дә шундый...
Гөлҗиһанны ин гаҗәпләндергәне кибет һәм чиркәү биналары булды. Кибетнен эче тулы әйбер, хәтта прәник-конфет та бар. әмма аларны ашарга ярамый икән—мылтыклы солдат саклап тора. Кибеттәге әйберләрне дә
ташлаячаклар икән, чокырга күмәчәкләр, ди Ничек инде шул хәтле әйберне чокырга күмәргә була9 Анда ялтырап торган туфлиләр. шундый матур күлмәкләр, пәлтәләр дә бар бит! Их. шуларны Гөлҗиһанга һәм башка балаларга бирсәләр! Юырлар иде дә. киерләр иде әле Прәникләрен дә “ә” дигәнче ашап бетерерләр иде. барыбер бу авылда нәрсә бар—барысын да ашыйлар бит Әмма авыл балалары кибет тирәсендә күпме генә бөтерелеп йөрсәләр дә. аларга бернәрсә дә эләкмәде—кибетне каядыр төяп алып киттеләр. Анын каравы Гөлҗиһаннар чиркәү складларында бал белән тулы умарта кәрәзләре таптылар' Һәм аны бик тиз бүлешеп ашап та бетерделәр, аннары су эчәргә тагы Караболакка йөгерделәр
Бу чиркәү инде күптән чиркәү түгел, анда колхознын склады булган икән Халык аны җимерә алмыйча иза чикте, ул шул хәтле нык иде Башта көрәкләр, ломнар белән атна буе чокып карадылар—чиркәү ташлары селкенмәде дә... Анын измәсе моннан йөз ел элек йомырка сарысыннан эшләнгән булган икән, шул катырган ташларны унбиш ир-ат атна буе ломнар белән бәреп, тракторлар белән эттереп тә булдыра алмагач, солдатлар килеп, чиркәүне шартлаттылар. Чиркәү гөмбәзләренә, стеналарына утырган атом тузаны, шартлап, һавага очты, шунда эшләп йөргән татарларнын башларына, өсләренә кунды Кирпечләрне чистартырга мәктәп базаларын куйдылар. Гөлҗиһан да алар арасында иде Алар, берни белмичә, ялан куллары белән радиацияле кирпечләрне күкрәкләренә терәп, бер кырыйга ташыдылар... Анда аларны кырып чистарттылар, начарларын ирләр чокырга күмделәр, яхшыракларын Татар Караболагына озаттылар Халык иртәдән- кичкә кадәр атом тузаны арасында эшләде, тагы авыручылар, чирләп егылучылар күренә башлады Әмма Урыс Караболагын тәмам чистартып бетермичә, татарларны моннан җибәрмәделәр
Инде эш тәмам бетте, дигәч тә. янасын уйлап табалар—мәктәп балаларын Урыс Караболагына агач утыртырга йөртә башлыйлар. . Авылнын буеннан- буена утырта алар аны Чиләбе-Свсрлау олы юлыннан бу җимерек хәрабәләр күренеп тормасын өчен, чокыр-чакырлар каплансын өчен, буйдан-буйга яшь карагайлар утырталар Караболак балалары... Гөлҗиһан да алар арасында була. Алар яланаяк, яланкул көенчә, берни белмичә, атом тузаны арасында йогереп йөриләр. Шунда Караболак елгасына ятып су эчәләр, кырда бәрәнге пешереп ашыйлар. Бу җирләрдә үлем нурланышынын мен тапкырга күбрәк икәнлеген белми алар Сокыннан билгеле булыр—Гөлҗиһаннар эшләгән Урыс Караболагы җирләрендә ул вакытта радиация бер квадрат метрга 1000 кюри туры килгән, нурланыш сәгатькә 1000 микрорентген булган Гөлҗиһаннар классыннан монда эшләгән 29 баланын алдагы елларда 18е рактан һәм нурланыштан үлеп бетәр Гөлҗиһан могҗиза белән исән казыр, шушыларны дөньяга чыгару өчен анын исән калуы кирәк булыр . Әмма ул да авылдашлары үткән газаплы юлны ахыргача үтәр, бу авырулардан ахыргача газапланыр
Хәзергә әнә ул. йөгерә-йөгерә, агач үсентеләре ташый Анын да кул- аяклары сыдырылып беткән, күзен-башын аксыл тузан каплаган Әле ярый Таһир бабасы ана иртә белән яулык бөркәтте. чәчләре чиста калды Рәшидә белән Рабига да яулыктан, чөнки аларнын чәчләре бөтенләй коелып беткән Малайлар Рәшидәне үртиләр, яулыгын тартып төшермәкче булалар, ә ул гел Гөлҗиһанга сыена, аннан ярдәм көтә Бу авырулардан Рәшидә бөтенләй сүзсезләнеп, телсезләнеп калды, анын нәрсә әйткәнлеге дә аңлашылмый Аны көздән мәктәпкә алмаслар инде, йә Чиләбедәге тиле балалар йортына җиберерләр, йә авылда укымыйча казыр Әнә хәзер дә бу эчкерсез дивана кыз гел Голҗиһан тирәсендә йөри, ничек тә ана ярарга, иш булырга тырыша... Ә Гөлҗиһанның бүген иртәдән бирле башы әйләнә, күз аллары
томаланып-томаланып китә... Теге вакытта, Иртәштә шартлагач та шулай булган иде—эче борып-борып авыртты, авыз-борыныннан кан китте... Хәзер дә Гөлҗиһанның башы шундый нык авырта, әйтерсең, тимер кыршау белән тарттырып куйганнар! Аның авыртуыннан җиргә ятып тәгәрисе, үкереп елыйсы килә, әмма ул башкалардан ояла... Эшләрлек хәле дә юк... Менә ул, укытучы абыйсыннан сорап, Караболак буенда битен-күзен юып килергә уйлады... Бәлки хәле бераз җиңеләеп китәр, чөнки әбисе, авырганда, гел юына, су эчә... Кичкә хәтле түзсә, өйдә әбисе дәвалар иде инде аны, әмма кичкә ерак шул әле...
Ул акырын гына су буена атлады, Рәшидә дә анын артыннан иярде... Гөлҗиһан аны күрмәде дә, чөнки ул инде беркемне, бернәрсәне күрерлек хәлдә түгел иде. Башта аяклары тынламый башладылар, камыр кебек йомшардылар, һәм Гөлҗиһан тизрәк яшь карагайлар арасына кереп чүгәләде. Көчле авыртуга чыдый алмыйча, ул укшып җибәрде... Шул чак күзен-башын кемдер үткен пычак белән телеп җибәргән кебек булды, көчле авыртудан Гөлҗиһан агач арасына тәгәрәп китте... Башта анын күз алды “гөлт” итеп яктырды, каршында нәкъ теге вакытта күк капусы ачылган кебек булды... Әмма ул вакытта мондый авырту юк иде... Аннан кинәт кенә күз алды караңгыланды, һәм Гөлҗиһан шул караңгы базга ава башлады... Ан бетте, авырту бетте, җан менә чыгам, менә чыгам, дип, кызнын күгәргән ирен читләрендә тибрәнеп тора башлады... Зәнгәр күк астында, яшел чирәм өстендә, Гөлжиһан атлы татар баласы жан биреп, үлеп ята иде...
Жаны анын тәненнән аерылып, туп-туры Караболак өстенә менеп китте...
Гөлҗиһан ап-ачык итеп үзләренен өйләрен, әби-бабасын, әти-әнисен күреп өлгерде Алар барысы да Гөлҗиһанны көтәләр иде... Аннан ул зур тизлек белән Иртәш ягына таба оча башлады, анда үзенең булачак гаиләсен, ирен һәм балаларын күреп калды... Алар да Гөлҗиһанны көтәләр иде... Ул каршында ут һәм нур күрде, шулар арасыннан сызылып үткән сират күперен күреп калды... Шул турга җиткәч, җан кире борылды, чөнки Гөлҗиһанга аннан үтәргә әле иртә иде... Гөлҗиһан үкереп янган уттан бик курыкты, моның җәһәннәм икәнлеген аңлады... Каршында җемелдәп торган зәнгәр нур, киресенчә, аны үзенә тартты, әйтеп бетергесез рәхәтлек, ләззәт бирде... Гөлҗиһан анын җәннәт икәнлеген аңлады, нигәдер, шунда керәсе, бөтенләйгә шунда каласы килде... Әмма җаны, аны тыңламыйча, томырылып аска очты, яңадан җиргә төште...
Башта аның янына буйга озын бер бабай килде... Ул Таһирҗан бабасына бик охшаган, әмма ул түгел, чөнки бу зат бик биек... Ул, Гөлжиһан янына тезләнеп, нидер укый башлады.. Нәкъ карттае, картнәе Коръән укыган кебек... Ә тавышы Таһирҗан бабасына охшаган... Ул укыган саен, Гөлҗиһанның хәле җинеләя бара, күкрәген басып торган авырлык юкка чыга, ул тагы иркен сулыш ала башлый... Менә озын карт, анын өстенә ныграк иелә дә, нидер әйтә. Ә тавышы нәкъ Таһир бабайныкы кебек. “Су эчмә... Ризык ашама... Монда торма...”,—ди... Шул сүзләрне әйтә дә, озын бабай юкка чыга... Гөлҗиһан берни аңламый, зәңгәр күккә карап тик ята... Нигә елгадан су эчәргә ярамый икән? Монда ашарга да, яшәргә дә ярамый, ди Ә кайда ярый? Шуны сорарга теләп, Гөлжиһан күзләре белән озын картны эзли башлады, әмма ул юкка чыккан иде.. Ә янында, тезләнеп, Таһир бабай утыра, аның янында елап беткән Рәшидә басып тора...
—Теге бабай кайда?—дип сорады Гөлжиһан, телен чак әйләндереп.
—Нинди бабай, кызым? Монда синнән башка беркем юк... Рәшидә эзләп табып, мине монда өстерәп алып килде, әле ярый машина белән үсентеләр китергән вакытым иде... Кай төшең авырта соң, балам?
-§3
—Теге вакыттагы кебек, —диде Гөлҗиһан, хәлсез генә —Башым бик авырта, бабай
Гөлҗиһан шулай диде дә, тагы укшып куйды. Таһир карт анын маңгаена кулын тидереп карады—Гөлҗиһанның башы ут булып яна иде Аннан бу ялкын кызның битләренә күчте, тәнен чорнап алды Ул инде янында беркемне күрми, бары тик нидер әйтеп саташа гына иде. . "Моннан су эчмә... Ашама Яшәмә.. Озын бабай..." Моны күреп. Рәшидә тагы үкереп елый башлады, кырга, укытучылары янына торып йөгерде Таһир карт Гөлҗиһанны тиз генә кулларына күтәрде дә. машинасына таба китте. Лесник хатын Мария белән бергә алар Гөлҗиһанны авылга алып кайтып киттеләр Гөлҗиһанның инде тын алганы да беленми, тәненнән ут бәреп тора иде. Шушы хәлендә аны өйләренә алып кайтып сатдылар Кайтып кергәндә, аның тәненнән тиресе куба башлаган иде инде.. Моны күреп, әнисе анын җуеп егылды, әбисе елап җибәрде Ир-ат мәет күмәргә әзерләнә башлады, чөнки Караболакта мондый авырулар берсе дә исән катмый иле Таһирҗан карт аларга ашыкмаска кушты, “Баланын гомере бетмәгән әле ".—диде 12 яшьлек Гөлҗиһан яшәү өчен үлем белән көрәшә башлады. Бу көрәш кырык көн. кырык төн дәвам итте
Унынчы бүлек
Татар Караболагы авылын тагы көне-төне ак маска-халатлар. противогазлар кигән сәер кешеләр тикшерә башлады
Аларнын приборлары радиациянең биредә йөзләрчә, хәтта меннәрчә тапкыр артык икәнлеген күрсәтте Авылда тагы кинәт кенә кешеләр чирли һәм үлә башлады, әйтерсең лә. Караболакка үләт кергән Бу мәетләрне Чиләбегә алып китәләр дә, эч-башларын ярып, күмәргә буш гәүдәләрен генә кайтаралар Хәтта сөякләренә хәтле суырып аталар Хатыкнын нидән шулай кырылганлыгын беркемгә дә әйтмиләр. “Тикшерәбез”,—дип кенә җавап бирәләр. .
Хәзер Татар Караболагы башында кон-тон милиция тора, авылга беркемне рөхсәтсез кертмиләр дә. чыгармыйлар да. Коелар күмелде, елгага юл ябылды, инде чират иген кырларына да җитте Чиләбе өлкәсе башкарма комитеты карары белән. Татар Караболагы авылының 3995 гектар җирләре, моннан тыш 3217 гектар авыл хуҗалыгы җирләре. 2374 гектар сөрү җирләре. 727 гектар печәнлекләр. 29 гектар көтүлекләр, радиация белән агулану сәбәпле, файдаланудан алына, ягъни, халыкка бу җирләрдән файдалану тыела... Караболак авылы кергән Жданов колхозы бөтенләй бетерелә Чиләбедә. Караболакны күчерергә, дигән катгый карарга киләләр
1959 елның 29 сентябрендә, “Маяк"тагы атом шартлавыннан сон нәкъ ике ел үткәч. Чиләбе өлкә башкарма комитетында яшерен бер документка кул куела...
546 нчы номерлы бу карар радиациядән көчле зарар күргән Тагар Караболагы авылын башка урынга—өлкәнен Әшир, Тахталым авылларына күчерү турында була Бу күчерүнең 78 миллионга төшәчәге әйтелә
Әмма атомчылар монын белән ризалашырга теләмиләр Чөнки алар бу тирәдә яшәүче бөтен халыкнын да шулай кузгалуыннан, күчеп китәргә теләүләреннән куркалар Алар уйлавынча, бу. беренчедән, атом белән бәйле дәүләт серенең таралуына китерергә мөмкин икән, икенчедән. “Маяктан зур чыгымнар сорый Өченчедән—“Маяк"тагы очсыз эшче көчләр читкә тарала Дүртенчедән.. Монысын инде бары тик Ткаченколарнын яшерен оешмалары, шушы оешмаларга хезмәт итүче галимнәр генә белә
Шулай итеп, авыл күчерелмичә кала. Мәскәүгә “Караболак күчерелде".
54.
дигән белешмә җибәрелә... Кайсы Караболак—урысымы, татарымы—моны беркем тикшереп, жентекләп тормый... Ул арада, бик сәер шартларда, авылда урта мәктәп һәм авыл советы янып китә... Битлек кигән ниндидер чит кешеләрнең, бу биналарга ут төртеп, урманга кереп качуларын күреп калучылар була... Шулай итеп, колхоз юк, авыл советы юк, андагы бөтен документлар янган, мәктәп янган, балаларның исемлеге юк... Димәк, авыл үзе дә юк? Ягъни, кешеләре бар, ә авыл үзе юк.. Иртәштәге шартлаудан сон Татар Караболагы нәкъ менә шундый сәер хәлдә кала—ул яшәп килгән авыллар исемлегеннән сызып ташлана.. Карталардан алына Урыс Караболагы белән бергә, Татар Караболагы да күчерелгән, дип исәпләнә башлый...
Гөлҗиһан кырык көн. кырык төн буе яшәү белән үлем арасында бәргәләнде...
Башындагы бөтен чәчләре коелып бетте, тәнендәге тиресе урыны-урыны белән кубып чыкты... Авыз-борыныннан, хәтта колакларыннан шаулап кан китте, эче тотмады... Каршы йортта әтисенең энесе Хәбибулла нәкъ шундый хәлдә ята, ул инде бөтенләй кибеп-корып бетте... Күренеп тора—аларнын икесендә дә бер үк авыру, әмма анын нинди чир икәнлеген берәү дә белми... Еллар үткәч, мондый авыруларга “нурланыш”, ягъни, “лучевая болезнь”, дип диагноз куярлар, әмма илленче еллар ахырында кем белсен аны татар авылында? Ә белгән кешеләр әйтмиләр... Район үзәге ерак, Чиләбе исә аннан да ары, үлсәң дә, капсаң да, белүче юк... Шуңа күрә бу зәхмәттән һәркем үзенчә котылырга тырыша, котыла алмаганнар кинәт кенә зиратка күчә... Авылнын Караболак елгасы буендагы Сәкәлин дип аталган урамыннан әзмәвердәй ничә япь-яшь ир-ат шулай тәгәрәп үлде инде... Бүген—бар, иртәгә юк кеше, үлем сәбәбен белмичә дә калалар... Менә Гөлҗиһанның Хәбибулла әзие дә, атна-ун көндә үпкә-бавырларын косып, утыз яше дә тулмыйча, күзгә карап үлеп китте... Иртәштәге яшь хатыны да, берсеннән-берсе кечкенә балалары да, шәһәр читендәге яна салган өе дә—барысы да торып калды. . Төпчек улларын төп йортта калыр дип өметләнеп яшәгән карт ата-ана да утырып калды—әзмәвердәй ир бала китте дә барды...
Нәбиуллаларның зур нәселендә бу беренче олы югалту, көтелмәгән фаҗигалы үлем иде. Улының күзгә карап тилмереп үлүен Нурҗамал карчык бигрәк тә авыр кичерде. Ул ике йорт арасында—оныгы Гөлҗиһан белән улы Хәбибулла арасында бәргәләнде, аларны үзенчә карарга, коткарыл калырга тырышты. Өшкерде дә, кот та койды, төрле үлән төнәтмәләре дә эчереп карады, әмма зәхмәт каты ябышкан иде... Таһирҗан карт та аларга Биташ чишмәсе суын эчереп карады, тән яраларына зәңгәр балчык сөртте, әмма Хәбибулланың гомере беткән иде инде... Гөлҗиһан, яшь җан, үлем авызыннан үрмәләп диярлек чыкты, ә Хәбибулла бу газапларга түзә алмады—өзелде... Ул соңгы мизгеленә хәтле үлем белән тартышты, гел терелер кебек тоелды... Ярулла карт белән Нурҗамал карчык анын яныннан китмәделәр, бала караган кебек карадылар, анын өчен балалар кебек утырып еладылар... Ун баладан иң төпчеге, иң газизе, иң таза-савы менә шулай җан биреп ятсын әле...
Үләр алдыннан Хәбибулла анына килде, янында “тәһлил” әйтеп торган ата-анасына, туганнарына карады... Аның аларга әйтәсе бик зур сере, сүзе бар иде, әмма теле ана буйсынмады, авызыннан сүзләре чыкмады... Ул, газапланып, авыз эченнән генә нидер пышылдый, мыдырдый башлады... Анын ни әйткәнен ишетергә теләп, Таһир карт якынрак иелде, колагын Хәбибулланың көйгән иреннәренә куйды... Ул: “Атом. .Үлем...”,—дип пышылдый иде...
—Шәһәдәт кәлимәсен әйт, энем, "Ләә иләһө иллаллаһ", дип әйт,—диде Таһир карт, анын сонгы мизгелләре жяткәнен сизенеп.
Хәбибулла ана зутырып бер карады, иреннәрен чак кыймылдатып, абыйсы артыннан “Ләә иләһә иллаллаһ".—дип кабатлады да күзләрен йомды... Анын йөзе кинәт кенә тынычланып, йомшарып калды, ирен читләрендә зәгыйфь кенә елмаю күренде. Ул жирдәге газаплардан котылган иде...
Хәбибулланы юып, күмәргә алып чыгып киткәндә. Нуржамат карчык жинсләю хәленә килгән иде инде... Әле ярый килене Хәбирә анын яныннан чыгып тормады, үзе авыру булса да, авырсынмыйча, ике йорт арасында бөтерелде Ирләр Хәбибулланы күмәргә атып чыгып киткәч, берара Нуржамал карчык ялгызы гына кагаы Анын бернәрсәгә дә к>лы бармады, икс “рәкагать нәфел” намазы укып алгач кына бераз тынычланган кебек булды... Карчыкның күз алдыннан ботен гомере, ун батасы тезелеп үтте Барысы да ир балалар, барысы да Алып батыр кебек, гәүдателәр, тазатар, сәламәтләр, бөтен тирә-якка дан нәсел Менә шул асыл гәрәбәсе өзелеп китте Нуржамал карчыкмын, әжәл исәп-хисапны анын төпчегеннән башлады... Аларнын нәселе ике якган да туксанга, йөзгә хәтле яшиләр иде, мондый хәлне күргәне булмады аларнын, инде башка күрергә дә язмасын. Раббым..
Шушы теләгенә ияреп, Нуржамат карчыкмын күнсленә берәм-берәм шигъри мөнәжәт юллары килә башлады.. Караболак авылында шундый бер гадәт бар—биредә халык нинди кайгы килсә дә, бәет чыгара Хәтта кеше үзе үлгәнче үк, бәетен чыгарып калдыра, аннан сон аны бөтен туганнар, Караболак халкы елый-елый укый Хәбибулла, өрлектәй ир, үзенең шулай тиз үләсснә ышанмады, бәет тә чыгармады Анын хакында монәжәт-бәетне соңыннан әнисе карчык чыгарды Менә ул. ялгызы гына калып, зират ягындагы тәрәзәгә карап, әле генә улы яткан карават башында, күңеленнән шул мөнәжәтне әйтә Бөтен йорт. урам. Караболак. карт ананың хәсрәтен тынлый, анын белән бергә кайгыра, елый. Балалары Караболак зиратына күчеп ягкан барлык аналар анын белән бергә шушы мөнәжәтне әйтәләр кебек иде.
Тугыз ай күтәреп йөрдем.
Тугач га сөтемне бирдем Бу ни гажәп, бу ни хәйран.
Баламның хәсрәтен күрдем
Бишекләрдә тибрәткәндә Тала иде беләкләрем.
Сезләр тыныч булмасагыз Әрнер инде йөрәкләрем
Бала дигән асыл агач Ананың карпында яга.
Баланын канды хәсрәте Ананың йөзен саргайта.
Бәгырь балам, газиз балам.
Ике күземә бер кара.
Синен ялкынында янам.
Сабырлык бир. Раббым Алла..
Нурҗамал карчык ишектән килене Хәбирәнең килеп керүен дә сизмәде, зират ягына карап, үзәк өзгеч мон белән мөнәҗәт әйтүен дәвам итте... Аны ишеткәч, Хәбирә, үксеп елап җибәрмәс өчен, куллары белән авызын каплады, әкрен генә ишек янындагы урындыкка килеп утырды. Көзге эңгер иңә башлаган буш йортта карт ананың йөрәге телгә килеп сөйли иде...
Йөрәкләрне утлар алган.
Бәгырьләрне шулар ярган.
Бу хәсрәтнең ачылары Рәсүлуллаһбыздан калган...
Исемен язып калдырдым Яна торган яфракларга.
Түзмәенчә ни хәл итим Үзен биргән хәсрәтләргә...
Анадан туа бер бала,
Дөнья утларында яна.
Шул утларда яна-яна,
Кара туфрак чорнап ала...
Хак Тәгалә хәсрәтенә Үз рәхмәткәйләрен биргәй.
Һәр адәмнең язмышында Ходаның тәкъдире бар, кый...
Бу сүзләрне ишеткәч, Хәбирә түзә алмады, урындыкка капланып, елап җибәрде. Аннан кайнанасын килеп кочаклап алды, хәзер инде алар бергәләп елыйлар иде... Һәркем үзенекен уйлады: Нурҗамал карчык—кара җир куйнына кереп яткан улын, Хәбирә—үлем белән көрәшеп яткан кызын... Алай да Хәбирәнең өмете бар иде—Гөлҗиһан бүген күзләрен ачты, кеше таный башлады, картнәен сорады...
—Гөлҗиһан күзен ачты, әнкәй,—диде ул, бераз тынычлангач.—Сине сорый, “Картнәй нигә керми?”,—ди...
Нурҗамал карчыкның сүнеп барган күзләренә җан кергән кебек булды, туңып барган йөрәге янадан тибә башлады... Үз хәсрәте белән тулышып оныгын исеннән дә чыгарган бит, югыйсә, ул да хәл эчендә ләбаса, үлем белән көрәшеп ята...
—Сөйләшә башлады, дисеңме, килен?
—Әйе, әнкәй, бераз тавык шулпасы да йотты бүген. .
—Әй, рәхмәт яугыры... Әйдә, килен, алып чык мине тизрәк Гөлҗиһан янына... Картнәен көтеп ята икән бит, сабыем...
Килен белән кайнана, шушы шатлыклы хәбәрдән дә янадан тугандай булып, Гөлҗиһан янына ашыктылар... Алар өчен яшәү мәгънәсе хәзер шушы бала иде...
Ничә көннәр ут эчендә кан косып яткан Гөлҗиһанны, инде терелмәс, дип уйлаганнар иде... Алар классыннан Урыс Караболагында эшләгән берничә бала шулай кисәк кенә үлеп киткәч, Гөлҗиһанның әнисе, елый- елый, кызы өчен кәфенлекләр әзерләп куйды... Шулай итеп, бер елда ике баласын күмәргә туры килерме икәнни? Кап-кара мазутка чорналып, үле туган баласын күмде бит инде ул бу җәй... Ул, авырлы килеш, кыш буе басуда төтенләп торган эскерт өсте төшереп йөрде, укшып, ак кар өстенә ауган вакытлары күп булды.. Яз җитүгә, мәҗбүриләп. Урыс Караболагына
кудылар, авырлы дип тормадылар, мылтык астында чиркәү кирпечләре ташыттылар... Ул, борынына җиткән корсагына терәп, аларны машинага төяде. Гөлҗиһанга авыр булмасын, дип. анын өлешен дә күтәрергә тырышты Кирпечләр өстенә утырган аксыл тузан авыз-борынына, күкрәгенә тулды, укшытты, костырды... Анын радиапия тузаны булганлыгын Хәбирә кырык елдан сон гына беләчәк... Эшли алмыйча кире чыккан саен, кораллы сакчылар аларны янадан шунда кудылар... Үле бата табуынын сәбәбен Хәбирә әнә шунда тончыга-тончыга эшләвеннән күрде Балага. “Галия дип исем кушып, юып-кәфенләп күмделәр... Инде Хәбирә менә икенче баласына—олы кызы Гөлҗиһанга кәфенлек әзерләде... Бары тик Таһирҗан карт кына бу кайгыга бирешмәде, Гөлжиһаннын үләренә ышанмады, шул барысына да бераз көч-өмет бирде... Таһирҗан карт Гөлҗиһан яныннан китеп тормады, ана бары тик Аллакүл чишмәсе суын гына өшкереп эчерде, шунын белән бит-кулларын, бөтен тәнен юдырды, тагы үзе генә белгән әллә нинди хикмәтләр, әллә нинди догалар кулланды... Ул Гөлҗиһанны теге дөньядан үз куллары белән тартып чыгарды, чөнки әле анын гомере бетмәгән иде.
Гөлҗиһан, барысын да таң калдырып, анына килде һәм картнәен сорады Бу—Хәбибулланың үлгән. Гөлҗиһанның янадан яши башлаган көне иде... Кызы янында кайнанасын калдырып, Хәбирә ире каршына шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыкты Башта үзе озаклап авырып ятып, аннан кызы, кайнэнссе белән ике арада бәргәләнеп йөреп. Хәбирәнен шактыйдан Караболак урамнарына чыкканы юк иде Ул. читәнгә сөялеп, җанга газиз бу күренешкә озак карап торды, янадан тугандай, өзелеп, сагынып карады...
Хәбирә—ятим бала, аның ата-анасы 192! нчс елгы ачлыкта Галикәй авылында үлеп калган... Ул кечкенәдән Караболакта. ерак туганнарында тәрбияләнде, шуна күрә, Караболак ана туган авылы кебек якын, кадерле Ул шушында авылның иң матур, ин булган егетенә—Алып Ханнар нәселеннән Нәбиуллага 16 яшеннән кияүгә чыкты, аны сигез ел армиядән, сугыштан көтеп алды... Беренче балалары туу белән үлде. Нәбиулла аны күрмичә лә калды. Икенче балалары Гөлҗиһан, озак еллар үткәч. Нәбиулла сугышлардан исән-сау әйләнеп кайткач, 1946нчы елны гына туды Һәм. шуннан соң. нигәдер, тагы озак еллар баласы булмады Хәбирәнен. бу елларда авылда, нигәдер, балалар аз туды, туганнары да гел чирләшкә була башлады. Моның сәбәбе—үзләреннән кырык чакырым ераклыкта эшли башлаган атом реакторлары икәнлеген авыл чаткы әле башына да китерми иде 1957 елгы шартлауга хәтле үк. Иртәштәге ДИСТАЗӘГӘН атом казаны ун ел буе йоз чакырымдагы бөтен тирә-якка үлем нуры тарата башлаган иде инде. .. Шартлау шушы кырылышның дәвамы гына булды.. Әмма Караболак халкы болар турында кырык елдан сон гына дөресен белә алды Ул вакытта авыл халкы шушы атом нурыннан кырылып бетә язган иде инде
Әле хәзергә кырык яше дә тулмаган Хәбирә, читәнгә сөялеп. Караболакка карап тора Авыл, монсу гына саргаеп, үзенең алтын көзенә кереп килә икән инде Дөнья хәвеф-хәтәр белән тулы булса да. табигать барыбер үзенекен итә—вакытында жәе-көзе килә, вакытында кошлар кайта, үз вакытларында китеп тә баралар. . Әнә. Караболак өстеннән дә. тезелешеп, торналар очып бара. Бакчаларда инде бәрәңге ала башлаганнар, яшелчә өлгергән, алмалар коелып, тәгәрәшеп ята Исән кешенен яшисе бар. шуна күрә беркем дә үлем көтеп ятмый Караболак халкы, гомумән, дөньяга бераз өстен торып, фәлсәфи күзлектән карый, авызы тулы кан булса да. аны кешегә күрсәтми Караболаклыларны акламаган башка авыллар монын өчен аларны тәккәбсрлсктә гаеплиләр, имеш, әллә кем булып, борын
күтәргән булалар Ә Караболак халкына әллә кем булырга кирәкми, ул үзенең кемлеген бик яхшы белә, шуңа күрә, бугазларына үлем басканда да сер бирмиләр, кеше кебек яшәп калырга тырышалар... Хәбирә үзе дә хәзер алар кебеккә әйләнеп бетте инде, шуна күрә Караболак турында беркемнән дә начар сүз әйттерәсе килми...
Ире Нәбиулла каршына елга буйлап кына барырга булды Хәбирә. Яр буйлап сузылган тимер чыбыкларны күреп, ул тагы сискәнеп китте. Куркыныч, ямьсез иде бу күренеш, Караболак өчен бөтенләй чит-ят иде... Әмма халык ана бик игътибар итми, күрәсең, кем кайдан тели, шуннан йөреп торалар, суын алалар, балыгын тоталар... Ә балык һичкайчан булмаганча күп хәзер Караболак суында. Авыл халкының мондый хәлне әле беркайчан да күргәне юк иде. Алар бүрәнәдәй озын, симез, итләре ашап туйгысыз.. Әмма Караболак халкының элек-электән балыкка артык исе китмәде,—ул ит белән яшәп өйрәнгән халык, шуңа күрә балыкны да читтән кайткан яшьләр генә тота.. Хәбирә күреп калды, әнә хәзер дә яр буенда балык тотып йөрүчеләр бар, барысы да кайткан халыкка охшаган... Кызыксынып, Хәбирә ярга якынрак килде һәм имәнеч хәлне күреп, чак кычкырып җибәрмәде. Бу кешеләр тотып чыккан балыклар дөм сукыр, аларнын тәннәре тишкәләнеп беткән, хәтта үлекләп тора иде... Хәбирә шул чакта су буендагы кешеләрнең дә битлектән һәм ак халатлардан икәнлеген күреп алды һәм тизрәк ярга үрмәләде... Бу чирле балыкларны читтән килгән белгечләрнең тикшереп, жыеп йөргәннәрен аңлады ул...
Зират ягыннан кайтып килгән ирен Хәбирә әнә шул хәлдә каршы алды. Ул аңа башта Гөлҗиһанның терелүен хәбәр итте, аннан Караболак ярында күргәннәрен сөйләп бирде. Нәбиулла бу хакта белә икән инде, авыл халкы да тәннәре тишек сукыр балыкларны күргән, хәзер беркем елгага якын бармый икән. Кемнәрдер авыл башындагы Бугай сазлыгыннан эт башы зурлыгындагы бакалар да күреп кайтканнар, алар эт өргән тавыш чыгарып, кычкыралар, имеш. Кемдер бу көзне урманда кеше башы зурлыгы гөмбә тапкан, кемдер ике башлы төлке күргән... Үз гомерендә мондый хәлне күрмәгән-белмәгән Караболак халкы, чын мәгънәсендә, шомлана калды, су буена төшмәс, урманга кермәс булды...
Шулай итеп, атом шартлавы астында калган татар авылы үзенен фаҗигалы яңа тарихын башлады...
Инде аларны каядыр күчерү турында беркем сүз кузгатмый, киресенчә, бөтен чәчүлек, көтүлек җирләрен яңадан аларның үзләренә кайтарып биргәннәр иде... Мен елга җитәрлек радиация белән агуланган җирләрдә халык яңадан иген игә башлады, малын йөртте, яшелчә-бәрәңгесен үстерде... Ә алар котырып үсте, гомер күренмәгән уңыш бирде, Караболак халкы иген-икмәген, яшелчә-бәрәнгесен кая куярга белмәде... Чөнки, Караболак кырларында үскән игенне, яшелчәне беркая да кабул итмәскә, дигән яшерен әмер бар иде. Караболак халкына хәтта абзардагы тиресне дә авылдан читкә чыгарырга ярамый иде. . Аларны күршедәге урыс совхозы Кояшка кушып куйдылар һәм тынычлыкта калдырдылар... Кәгазьләрдә күчерелгән, гамәлдә үз урынында утырып калган Татар Караболагы авылы яшәү өчен көрәшнең яна чорын башлады...
Ахыры киләсе сайда.