Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘЛСӘФӘ ҖИТМИ БЕЗГӘ


Айдар Хәлимнен “Безнен заман герое" турындагы бәхәскә катнашуы әдәбият сөючеләр өчен бер бүләк дисәм дә арттыру булмас "Казан утларьГнын ике санында басылган “Сез беләмсез кая барганны9" язмасын кат-кат укыдым Мәгълүмат күплеге, фикер тыгызлыгы, язу осталыгы укучыны җәлеп итеп, исеме аталган әдәби әсәрләргә кайту теләге уята. Айдар Хәлим үзенен чыгышын фәлсәфи бәхәс дәрәҗәсенә күтәреп, галим-голәмә, зыялыдыр алдына бик күп сораулар куя Мондый чыгышның кайтавазы озак янгырар кебек. Кемдер А Хәлим күтәргән сорауларның тирәнлеген, кирәклеген анлап аны дәвам итәр, кемдер шикаять тә яза торгандыр Кайнар, бәхәсле чыгыш бит. ә безнен кайбер агайлар бәхәсне турыдан-гуры йодрык белән өстәгеләрнең хәл иткәнен ярата
Сөйләшеп анлашу - ирек-иркенлек тоеп, тормышның тәмен-мәгьнәсен белеп яшәгән кешеләргә генә хас. Без сөйләшеп аңлашудан күп вакыт мәхрүм халык Ирексез без Тоталитар режимнын сүзсез-телсез. хәерче, күндәм бер эш атына өйләнгән милләтебезгә Заман герое булып күтәрелү - биниһая кыенлыкларны җиңеп кенә мөмкин. Заман безне төпкә этә. Туп ите. эш аты. сәрхүш көтүче "дәрәҗәсенә" генә күтәрелә ала татар кешесе Саламторханлык—анын бар кылган гамәле. Матбугат битләремдә бик мактап күтәрергә теләгән түрә катлам да җепкә бәйләгән курчак кебек, шул тоталитар сөремгә манчылган уенны уйнарга мәжбүр Ирек-иркенлек—гамәлдә булсын, уйда-сүздә булсын—түрә катламга да хас түгел
Айдар оста Заман герое булып күтәрелү өчен топ шарт итеп милләт мәнфәгатьләрен яклауны куеп үлчәмне бик дөрес ала. Милләт тудырган илаһи байлыкларны каты кысу, битарафлык шартларында җыйган, саклаган, үстергән Нәкый Исәнбәт кебек ил агалары—заман Алыбыиын ин гүзәл бер үрнәгедер Тик нигәдер Салих Сәйдәш. Нәкый Исәнбәт кебек халкыбызның асыл уллары түгел, һаман чит бөекләр жинел генә Казан урамнарын яу тый Һәйкәлләр белән рәттән безнең календарьда “Идегәй" дастаны көннәре". “Милли каһарманнар көннәре" кебек бәйрәмнәр дә булырга тиештер бит9 Бәлки Хәтер көнен тулаем милли каһарманнарыбызга багышлап үткәрергә кирәктер ’
Китап турында сүз барганда китапның да безнен ирексез язмыш дулкыннарына бәйле икәнен онытмыйк. Бүген жирне-еуны гына түгел, электрон элемтә, компьютер тудырган мөмкинлекләрдән файдаланып һәр кешенең күңелен яулау бара Берәүләр
- гадәттә хәллерәк, баераклар - ялтыравык журналлар ятьмәсенә эләгеп -патшаларча" яшәүгә күчәләр—күнел ачалар, казино-фәхешханәләргә. төнге клубларга агылалар, икенчеләр телләрен алыштыралар. Уен шундый - аулау бара Бу уенда безнен катнаш юк диярлек. Заман элек тә безнен заман түгел иде. Урыс интеллектуаль дөньясы коммунизм “төзегән" чорда да безнен башларга дыңгычлап тутырган “ВКП(б) нын кыскача курсы" белән генә яшәмәде. Ул төрле ябык оешмалар өчен (Чит илләр министрлыгы. КГБ. МВД һ.блар) дөнья әдәбиятын, фәлсәфәсен тирәнтен өйрәнде, тәржемә итте, фәнни хезмәтләр (ябык) язды. Аның кайберләре элита өчен генә китап булып бастырылып, ябык кибетләрдә сатыла да иде. Менә бүген элеккедән килгән эзләнүләр, тәржемәләр. фәнни хезмәтләр. КГБ һәм башка ябык оешма архивлары электрон дөньяның бөтен өстенлекләрен (сыйфат, тизлек, мәгълүмат күплеге) файдаланып, күз-ачып йомганчы китап киштәләрен тутырды Кемнәр генә юк бу иксез-чиксез китап дөньясында—Рим папасы, Жохар Дудаев, фәйләсуф һәм күрәзәчеләр, байлар һәм авантюристлар, политиклар һәм поп йолдызлар. Тик без юк.
Китап үлмәде. Ул тагын да затлы, зәвыклы булып безнең күңелләрне үзенә тарта. Әйе. китап татарча түгел. Чөнки үткәндә дә безнең эзләнүләр тар кысаларда, рөхсәттән рөхсәт алып кына мөмкин иде. Читкә чыгулар, дөньяны башка биеклекләрдән күзаллаулар—монда татар зыялысына юл ябык булды. Бүген хәл тагын да аяныч. Бүген нәшриятта китап чыгаруны жайга сала алмаганга аптырап эшен ташлаган татар мөхәррирләре барлыкка килде. Үткән белән чагыштырганда безнен мөмкинлек тагын да кечерәйде. Ә бит милләт сүз белән яши, әйтер уе-сүзе беткәч ул инде юкка чыгарга мәҗбүр.
А.Хәлимнен кайбер фикерләре сискәндереп тә куйды. Татарны сүкмәгән татар язучысы юк бугай инде ул. Безнен халык көнчел, хөсетле, үзара талашка баткан һ.блар. Бу әле йомшак әйтелгәне. Менә Айдар абый да татарның биш миллионнан “мәжүсиләшкән өч миллионын җиңел генә коеп калдырып " дөньяның күркәм милләтләре исәбенә басарга уйлый. Мондый фикер бәлки чарасызлыктан тугандыр. Әмма хатын-кыз. әни кеше буларак мина һәр милләттәшем газиз, һәр татарнын язмышында минем дә катнашым бар, уртак тормыш гаделрәк, чистарак, төзегрәк булсын өчен мин дә нәрсәдер эшләп бетермәгәнмендер төсле тоела. Әгәр кеше минем белән килешми, яки мин куйган максатка омтылмый икән, бигайбә, анын шулай итәргә хакы бар. Кеше хакы—Тәңре хакы. Айдар абый үзе дә әлеге хәлне таный кебек Сорауны башкача куясы килә—без милләтебезнең чын йөзен, холкын- фигылен, омтылышын беләбезме9 Бармы бездә татарны аерым шәхес буларак тикшергән хезмәтләр? Әллә һаман Карл Фукска гына ишарә ясарга туры киләме?
Буыннан-буынга халкыбызны тормыш шартлары шундый китереп кыскан, бүген дә күпчелек җан асрау өчен тырмаша. Шуңадыр каударланабыз, бәргәләнәбез, өзгәләнәбез. Укмашып яшәр өчен бер миллионга калырга түгел безгә, ә җитмеш миллион татар булырга кирәк. "Ил белән",—ди бит татар кешесе. Бу сүзләрнең мәгънәсе бик тирән. Хыялдагы Илнең сыйфатлары—уртак тормышта алдашу- урлашуга юл куймау, кеше хакын хаклау, ышаныч нигезендә оешу Булганмы халкымның үткәнендә хыялындагы Иле. әмма телендә һәм теле аша канында саклана ул Ил сурәте Шул хыялдагы Бөек Ил сурәте тоныкланмасын, һәркемнең күңеленә бөтен максаты, яктылыгы белән кереп утырсын өчен фәлсәфә җитми безгә. Үз телебез тудырган, фәлсәфә сандалында чүкелгән уй җитми. Айдар Хәлим шул уйны күрер-күрсәтер өчен вакытын, осталыгын жәлләмәгән.