БИЗМӘНДӘ—ШИГЪРИ РОМАН


Шагыйрь Ренат Харисның һәр яңа әсәре, үзенең эчтәлеге, сурәтләү чараларының яңачалыгы, һич югында күренсш-хәлләргә шәхси бәясе белән хис күзәнәкләрен сискәндереп җибәрә, аннан йөрәккә, күңелгә үтеп керә, уйландыра, нәтиҗә ясата 2004 слнын соңгы көннәрендә Татарстан китап нәшриятында зәвыклы бизәлеш белән дөнья күргән, “шигырь-роман" дигән ачыкламышлы “Исемсезләр" әсәре дә шундый катлаулы фикерләр уята. Шигъри романның иҗат үзенчәлеген һәм гатар поэзиясенә атып килгән яңачалыгын аңлау өчен нечкә тоем белән сурәтле фикерләү байлыклары дөньясына үтеп керергә тиешбез, ул шунда гына үзенең сихри көчен ачар Ангорның күңел дөньясын, катлаулы егруктур төзелешне аңлау өчен фәлсәфи аң югарылыгына күтәрелү зарур
Иң әүвәл сүзне исемне шәрехләүдән башлыйк. Тотагитар система үзенчәлек-ләреннән хәбәрдар кешеләр аңында “Исемсезләр" гәхәллүсе үзе үк төрле хисләр өермәсе тудыра. “Әлегә ул исемсез йөри" дигәндә космонавтлар, төрле илләрдә хәзер “террорист" дип аталг ан, чынында үз халкының мәнфәгатьләре өчен төрле батырлыклар кылып йөрүче чекистлар, разведчиклар, милләтпәрвәрләр күз алдына килеп баса Аларның исемнәре соңрак, еш кына вафагларыннан соң гына, җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. Икенчедән, безнең чорда бер зур җинаятьне дә ача алмаган яисә ачарга теләмәгән тикшерүчеләр, мәхкамә әһелләре “эзләнүләр төгәлләнгәнче (“в интсресах следствня") исем-фамилияләре әйтелми" дигән сылтау белән һәм беркайчан да мәгълүм булмаячак аңлатма-ялганнарг а күнегеп беткәнбез. Ягьни "Иссмсезләр"нең шул рухтаг ы “детектив" әсәр булуга дәгъва игәрлек мөмкинлеге бик бар Әлбәттә, тормыш “сюжеты” әдәби кысалар! а сыешып бетмәскә дә мөмкин
Әсәрнең жанрын кабул ителгән теоретик яссылыкта “шигъри роман" днгг кенә билгеләмичә, “шигырь-роман" буларак бәяләүдә автор үзе генә аңлый торган тирән мәгънә, яисә "шаккатгыризм" галәмәте бардыр Иҗат җимешенең жанрын билгеләүдә автор тулы хуҗа. Әйтик, “Жизнь Клима Самг мна" дигән дүрт томлык роман эпопеясын М Горький "повесть" дип атаган. I бголь “Мергвые души” әсәренә поэма дип өстәгән, өлкән буын рус символистларының “атасы" В Ьрюсов О. закрой свои бледные ноги" дигән берьюлльн ына бер дә оялмыйча “поэма" дип кунган, үткән гасыр башының бөек символисты А Ьлок “Стихи о Прекрасной Даме" исемле шигырьләр бәйләмен "мәхәббәт романы" дип атаг ан. Димәк. Р Харисның да әсәренә теләсә нинди исем биреп күзләрне камаштырырга тулы хакы бар
Автор романының беренче юлларыннан ук максатын, әхлакый-фәлсәфи кредосын калкытып куя “Герой эзлим! Герой эзлим күз бетереп, җир ертып!”. Шунда ук бу олы бурычның ифрат авырлыгын, дөнья классикларының да шуның белән интеккәннәрен искә төшерә
Әйтерсең тә тата/гда мин Байрон. Пушкин. Лермонтов ’
Әлбәттә, татарны ззлим.
Шуңа ззлим татардан— таба алса», яза ап ай, татарга да булыр дан
“Татарга дан" булырлык геройны эзләп табуы җиңел шөгыль түгел. Кибән зур. инә берәү генә Чагыштыру, сикерү таягы югары кнмәлдән куелган. Тагар матбугаты инде ннчәмә еллар дәвамында заманабыз өчен үрнәк-өлге герой эзли, мәгәр һәммәбезнең кү ңелено хуш килердәй, нне. г имәде, әхлаг ы белән күңелебезгә сары май бу лып ятардай каһарманны таба алганы юк Социалистик реалнзм тантанасы заманындагы һәрьяктан
камил, үрнәк, эштә алдынгы, идеал гаилә башлыгы, тотнаклы коммунист герой, соңгы орлыгын колхоз амбарына илтеп бушатучы Нәфисәләр дә үзләренең тормыш* чанлыклары ягыннан шикләндерә башлады. Герой яшәешендә ялгышлар җибәрергә, үз хатынын яраткан хәлдә дә Чибәркәйләргә дә борылып карарга, тормыш кирәк-ярагын кайгыртырга хаклы, ягъни ул шомартылмаган, балга белән генә юнган булырга мөмкин дип тә карадык. Юк шул. зәвык-караш. мөнәсәбәтләрне, әхлакый үлчәмнәрне көзен кырда калган иске саламны яндырган төсле генә юкка чыгарып булмый икән. "Казан утларьГнда 2004 ел дәвамында дәррәү кубып, барабаннар кагып, күнегелгән типаж геройны эзли башладык. Алар әдәбиятыбызда юк икән инде, аның урынын канатсыз акчарлаклар, күл балыклары, сихерче карчыклар, эштән куылгач милиционерлар, мафиозниклар, алыпсатарлар. Алып батырлар, албастылар. Сәмруг кошлар алган. Ягъни әдәби дөньяны икенчел геройлар баскан. Әдәбият теориясенең әдәби процесстан артта калып баруын аңлагач, кәефебез кырылды, сүз сәнгатенең үзен заман героен тудыра белмәүдә гаепли башладык.
Чынлыкта әдәбиятыбыз үсә. баганага бәйләп куелган тышаулы ат кебек бер урында таптанмый, хәленнән килгәнчә, язучыларыбыз өлгереп җиткәнчә, рухи дөньяларны, җан күтәрелешләрен яктыртуны, тормышчан детальләр белән шартлы символларны кушып үсешен дәвам итә. Яңа гасыр башында татар поэзиясендә (башка әдәбиятларда мондый феномен барын хәтерләмим) жанр таләпләренә җавап бирердәй, бай эчтәлекле, катлаулы структуралы, камил телле шигъри роман пәйда булган икән, бу хәл үзе үк изге традицияләрнең яшәве, дәвам итүе турында сөйли.
"Исемсезләр"гә язган кыска гына, гамьле тәкъдир сүзендә профессор Ф Галимуллин шигъри роман жанрының оеткыларын “Кыйсса-и Йосыф" белән “Хөсрәү вә Ширин" кебек узган гасырларда татарның күз яшен мул агызган колачлы әсәрләрдә үк таба. Бәлки алар янына Р. Харисны шул исемдәге мөстәкыйль поэма язуга рухландырган "Идегәй" дастанын өстәү мәгъкуль булыр. Поэма кысаларын үтеп, аралаш жанрга тартылып торган әсәрләр Ш Мөдәррис. Г. Хуҗин. Ш. Маннур. Н. Баян иҗатларына да хас. Поэма жанры таләпләрен-кануннарын тарсыну Р. Фәйзуллинның “Сәйдәш". 3 Мансуровнын "Ике егьлау". Ә. Рәшитовның тарихи поэмаларында да сизелә.
Сугыштан соңгы татар поэзиясенең йөзек кашлары булып ике шигъри роман тора: Салих Баггалнын "Чирмешән якларында"сы һәм Әнвәр Давыдовның "Йокысыз төннән соң"ы. XXI гасыр башында “без әле яшибез, үсәбез" дип өченче шигъри роман да үзе турында чаң сукты. Вакыйгалар агышы буенча "Исемсезләр" тәүге кардәшләренең дәвамы, ә инде үзгә сыйфатлары белән бөтенләй башка, яңа чор казанышы.
Беренче ике әсәрдә сүз XX гасырның уртасына чаклы булган хәлләр турында, яклаучысыз татар кешесенең башына төшкән бәлаләр. Октябрь борылышы, колхозлашу, сугыш һәм аннан соңгы авыр чорлар, дөньясы, тәрбия нигезләре белән җиргә береккән игенченең аякларын чуер ташларда каната-каната. терсәкләрен кара урманнарда тырната-тырната яшәү, нәсел калдыру өчен җан атуы турында барса, Р. Харис романы укучыны үткән гасырның икенче яртысына, бигрәк тә соңгы чирегенә алып кайта Ирекле композиция, сыгылмалы структура авторга үзен тар кысалар белән чикләнмәскә, ерак тарих белән беррәттән бүгенге көнгә, мифологик катламнарга һәм заманча модернистик алымнарга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкинлек бирә. Үзәктә кайта-кайта искә төшерелгән герой эзләү проблемасы ята. “Исемсезләр" дигән атаманы да. мөкиббән китеп, туры мәгънәдә генә кабул итәргә ярамый. Тарих шәхесләрсез, гасырлар теленә кереп калган затлар исемсез була алмый. Дөнья гомер-гомергә ике— вертикаль һәм горизонталь (югары һәм туры) юнәлешләрдә—үскән. Мәскәү кунакханәсе каршында инде мәхәббәт тә. нәфрәт тә уятмыйча, бары тик дәвамлылык идеясен искә төшереп. Карл Марксның символик фигурасы басып тора. Явызлар галереясын Батый хан. Бородино янында борынына томау төшкән Наполеон Бонопарт. КПССнын генсеклар образлары тулыландыра, шулар янына, алар өчен оялгандай. Икенче Бөтендөнья сугышы герое маршал Жуков килеп кушыла.
СССР дип аталган империянең хужалары-генсеклары турында сүз чыкканда ироник карашның өстенлек итүе табигый. Алар яшәү рәвешләре, хәтта үлемнәре белән дә халыкка борчу гына тудыралар.
Үлеп китте олуг Ггнсек— йолдыздай якты җисем.
Яр Чаллыга бүләк итеп.
Үзенчә "яр "лы исем.
103
“Яхшы патша" турында хыялланып, шуна табынып яшәгән мәҗүси халык Брежневны алыштырган генсекнын каты куллы һәм гадел булуына өметләрен баглый. Әмма хыяллары буш куык булып чыга. Яшәп килгән системаны нигездән үзгәртми, ватып ташламый торып, әзерне "сипләү, ишекләргә яңа бикләр, тоткалар" куеп кына тормышны янартып булмаячак, ди шагыйрь. Тел бистәсе Горбачев йомшаклыгы нәтиҗәсендә ясалма ил ташка төшкән бәллүр савыт кебек кисәкләргә таркала. Мөстәкыйль дәүләтчелекнең ни икәнен дә белмәгән, чиктә урнашкан халыклар тулы бәйсезлек алып куйдылар. СССР таркалудан “авыз эченә" урнашкан татар хат кына гына әлләни файда булмады. Халкыбызның милли дәүләтен торгызуга юнәлтелгән хыяллары, өмет-ниятләре тормышка ашмады Вакытлыча бушаган дилбегә янәдән соң нык тартыла башлады. Поэзиядә пессимизм, төшенкелек мотивлары, булмаганны эзләү, шәкли мавыгулар көчәйде " ил мәнфәгате Татарстанныкыннан өстен” дигән элеккеге уртак ватан, уртак байлык сәясәте янәдән алгы нәүбәткә чыкты. Татар нефте акча булып тоташ агып торганда да, ил хәерчелектән тернәкләнә алмады. Сугышларда “җиңелгән илләр” бездән күп тапкырлар алга киттеләр
Автор Мэскәүнең торгынлык елларында азынуы, һәр нәрсәне үзенә суырып алып, төбәкләрне мескен хәлгә төшерүе хакында, ироник мөнәсәбәт аша ("Мәскаү /юхе этеннән башка чебен дә очмый ибе'), төрле чорларны чагыштырып бик төгәл бәяли. Ул заман түрәләре чәкчәккә, утта янмый торган Васильево пыяласына да (чәйнек) риза иде, ә хәзерге түрә “яшелкәйне чәкчәктән артык күрә" Хәер, шагыйрь дөнья татарлары башкаласы Казанны да рәнҗетми, анын "унай" якларына тиешле бәясен бирә Казан евро-а зимлек Мәркәзенә әипәнде Европадан—яшеренлек.
Азиядән—хәйләлек.
Казан тулы бөйсезлеген югалтып, Мәскәүгә буйсынганчы, бәлки, шулай булгандыр Хәзер исә “их шулай булсачы, Казаныбыз ике континентны үзенә каратып торган шәһәргә әверслсәчс”, дип хыял дөньясында чийкалырга гына калды
Мөскәү түрәләрен, бигрәк тә илне хәерчелектә ташлап киткән 1енсскларны “биеткәннән" сон. Р Харис үзебезнең мохит дәрәҗәсенә төшәр, үз хуҗаларыбызны кызган табага ташлаган борчак хәленә төшерер дип көтәсең. Кызганыч, шагыйрь татар матбугатында кабул ителгән традицияләрдән читкә чыгып китә алмаган Мәскоү хуҗаларының, бигрәк гө хакимияткә килеп киткөннөренен. язганыңны тәгасн укымасын белеп, тетмәләрен тетәбез, ә җирле түрәләребезгә (Аллам сакласын) тел-теш тидермибез, безнекеләр гел яхшы, изге, ләббәйкәгә генә өйрәтелгән Бер урында гына автор үзе эшләп киткән парламентка федераль законнарны тәңгәлләштереп кенә утырабыз, дип керпесен кабартып ала билгеле
Батыйлариы "уяткач", генсекларның тетмәсен теткәч, хакимияттән киткәннәрен булса да, үзебезнең түрәкәйләрне дә чеметкәләп алу объективрак булыр иде Әйтик, элеккеге фирка җитәкчесе I Усмановның Гаяз Исхакый исемен һәм мирасын туган иленә кайтармаска тырышуын, Әфган сугышы "бат ыры" Ф Табеевнын "Татария" исеме безгә бик җиткән, суверенитетның кирәге юк дигәнрек фикерен, латнннца тирәсендә барган ыгы-зыгыны бәхәс үзәгенә кертеп җибәрү соралып тора кебек. Проблемалы роман татарның бик күп моң-зарын күгәрер иде Республиканың элекке түрәләреннән Рәис Беляев кына мактап телгә алына Роман “Исемсезләр" дип аталса да. әсәрне бизәүче бик күп мөхтәрәм фамилияләр телгә алына Сөи егете композитор Фәриг Яруллнн янәшәсендә урын алган артисткалар Зилә Сөнгагуллина. Рузилә Мотыйгуллииа. Алсу Гайнуллнналар белән беррәтгән. ЦДЛ ресторанына бәйле рәвештә, русның хәзерге күренекле шагыйрьләре Белла Ахмадуллнна, Николай Старшинов. Вадим Кузнецов исемнәре рифмалаштыргала (тагар шагыйрьләрен телгә алмын дип үпкәләштән түгел: Зөлфәт белән Мөдәрриснең үзләре белән кабакга утырырлык акча алып килмәгән вакытлары булгандыр!).
Тарихи шәхесләр "исемсезләр" белән бәйләнештә корылган сюжет боҗрасына килеп керәләр, һәркайсы үз вазыйфасын үтәп, әйләнештән чыгып та китә Исемсезләр галереясы бик бай мин. үзем, хатын, абзый, кода, нефтьче, тәэминатчы, дуслар, I җиңги, 2 - җиңги,официант, егет. кыз. шагыйрь, тостчы һ б Вакыйгалар Мәскәүдә, Ташкентта. Әлмөггө. Казан белән Оренбург шәһәрләрендә бара
Шул рәвешле роман үз эченә бик олы төшенчәләрне. XX гасыр ахырын, яна г асыр башын тетрәткән накыйга-хәлләрне иңли, шагыйрь үзен тар урын-җирлек белән
чикләми. Хәзерге чор, җанлы вакыт тарихның мәңгелек ритмнары белән кушылып китә.
Р Харис шома кешеләр, шома идеяләр, шома образлар эзләми, киресенчә, ул тормыш катлаулыгын сизеп, матди байлыкка ирешеп тә рәхәт дөньяга чыга алмаган, ике хатын арасында буталып, бәхетен тапмаган шәхесләр язмышы турында уйланырга чакыра Димәк, ул уңай бетемле, арзанлы, мавыктыргыч сюжет сызыгы белән бизәми, тормыш дөреслегенә хилафлык итеп, ярашу юлына басмын.
Төп герой булуга дәгъва иткән абзыйнын үз хәсрәте үзенә җиткән. Заманында Ширин Фәрһадны сөйгәннән дә ныграк яраткан хатыны, аралары бозылгач, ире турында Үзәк Комитетка “алдакчы, милләтче, мазохист" дип. хатлар юллап, сөеклесенең партбилетын алдырткан. Абзыйның бар хыялы янәдән фиркале булу: шул ниятен тормышка ашыру өчен ул үзен дә. акчасын да жәлләми. Шул арада малае үсеп җитә, улын Казанга кайтарып, шунда белем бирәсе килә Бүгенге катлаулы рухи яшәешебездә яңа гасырга аяк баскан буын милли азатлык өчен көрәштә таяныч була алырмы? Үз мәнфәг атьләрен генә кайгыртып яшәмәсме? Төскә-биткә чибәр егет нәкъ замана баласы икән:
Урысчасы—урыс кебек.
Үзбәкчәсе—чамалы.
Татарчасы—өч-дүрт сүзгә бер урысча—җамаулы.
Татар министры кебек, йә бер район башлыгы.
Студент исә, атасы шикелле үк. шәхси омтылышларында өлгер булып чыга, мәгъшукасы балага узгач, килен сорап. Әлмәт якларына барып чыгалар. Ягъни автор кода булып, кыз сорарга бара. Яшьләр бер-берсен ярага, һавада шатлык хисе. Туфанның башлангыч чор поэтикасы үрнәгендә ясалган образ тудырып ("Болыттан котлет кыздырган факеллар "). автор булачак кодалар йортына уза. Бу фани дөньяда “кайгы- шатлык. уен-уймак һәрвакыт янәшә” йөри икән шул. Кызны сорау турында сүз башлаганчы ук. хуҗаларның йөзендә "шатлык чаткысын баскан караңгылык" күреп алалар кызның туган абыйсын кизү офицер цинк табутта Әфганнан Әлмәткә җирләргә алып кайткан икән! Бу олы һәм авыр тема үзеннән-үзе роман битләренә килеп керә. Ә без кемне яклап газиз балаларыбызны “пушка итләре" булырга җибәрәбез? Ерак пушту халкы таулары арасында безгә нәрсә калган? Автор “Әфганда нинди Ватан?" дигән риторик сорау элеп куя. Ул гына да түгел. Килеп чыга "аннары арабызда Корея һәм Вьетнам ветераннары". Шул хәбәрләр җитди аналитик нәтиҗәгә алып килә. “Рәсәй сугышсыз тормый." Әлеге җөмләдән соң бер дә юкка һәлак булган корбаннарны кызганып элеккеге атеист (бәлки, тыштан гына шулай күренгәндер) Алланы искә төшерә. Аңа сыена.
Үзләрен дә шундый язмыш...
Юк. юк. Ходай сакласын, һәр солдатның тере кичеш Кичә өйгә кайтасы
Үзләре ни өчен икәнен белмәгән, ялган идеяне якларга мәҗбүр ителгән егетләргә җан яктылыгы сибеп, аларны юкка чыгарган сугышларны каһәрли әсәр.
XX гасырның иң олы. тетрәткеч проблемалары уртасыннан атлаган шагыйрьнең, шулай ук кан саркып торган Чечня проблемасына килеп чыгуын, үз позициясен, мөнәсәбәтен белдерүен көтәсең! Кавказда барган вакыйгалар, азатлык өчен көрәшне бастыруларның кайтавазы, киленем сиңа әйтәм. кызым син тыңла дигәндәй, барлык милли регионнарга да кагыла. Ул безгә дә кисәтү түгелме?
Шул рәвешле роман үз эченә чорыбызның олы төшенчәләрен, илне, хәтта дөньяны тетрәткән вакыйга-хәлләрне иңли. Бу күчешләр табигый килеп чыга. Бер караганда кечкенә генә күренгән деталь ерак тарихка алып керә. Антик дөнья әдәбиятында ук “күчеп йөри" торган сюжетларның берсе—бала табу, аны югалту, тану, шуның нәтиҗәсе—ата-ана. туганнар арасында катлаулы мөнәсәбәтләр. Бу алым хәзерге әдәбиятта да яши. Р Харис романына бу момент “әгәр ана сайлау бала ихтыярында булса, ул үзенә кемне сайлар иде икән?" дигән сорау-мотив булып килеп керә. Әлбәттә, баланын анасы итеп тарихи шәхесне күрәсе килүе табигый. Бәлки, иң газиз кешесе итеп җебеп калган ирләрне азатлык өчен көрәшкә күтәргән француз кызы Жанна д' Аркны яисә Рәсәйне мәгълүм тәртипкә салган. Казанда беренче таш мәчет корырга
рөхсәт иткән Әби патшаны (Екатерина II) сайларга9 Әле бит үзебезнең легендалар күрке, гүзәл патшабикәбез Сөембикә бар! Кайсын сайларга? Соңгы хәбәрләргә караганда, Жанна д Лрк гади крестьян баласы булмыйча, бер вельможа кызы булган, янгынга да башка хатын эләккән икән дигән фикер яши Сөембикә үзебезгә якынрак, газ и <рәк. Анын хакында да төрле версияләр туа тора Бер яшь галим авызыннан автор, ''нидер уйлап, уйны буйлап", шактый шөбһәле, “көфер", йөрәкне тырнап үтәрдәй сүзләр әйттерә. “Әйтик. Казанны Мәскәүгә биргән шул Сөембикә. Сөембикә ул гомумән татар булмаган икән”
Шаһгалигә хатын булган һәм ире белән бергә,
Грознышшрга кушылып Казанга ул да кергән.
Бу имеш-мимешне китерә дә. шагыйрь ханым “ил өчен булган корбан, ил өчен!”— дип чәйнектәй кайный. Сөембикәне каралтырга тырышу белән кнлешмәсә дә. автор мәңгелек хакыйкатьләрнең булмавын, замананың бәһаләрне үзгәртә, яңарта килүен, дилбегәнең яңа буынга күчүен искәртә, һәм шунда ук барыбызны да борчыган, йокысыз төннәргә салган сорауны калкытып куя:
Кая таба китәр икән Татар төялгән олау?
Әлбәттә, алдынгы халыклар ирешкән, демократик, "матур, жайлы тормыш" ярларына килен чыга алсак, бик шәп булыр иде Әмма бу әлегә хыял гына Тарихи үсешкә аек караш җиңә. Җентекле, тәфсилле сөйләмне бер төгәл метафора алыштыра, "без авыз эчендә яшибез! Шуны онытма, татар!" Күпме генә сиксрснсә дә тел авыз эченнән чыгып кигә алмый Нәтиҗә үзе соралып тора: "Татар бик еш оныта шул күп эшләрдә чаманы”
Романда герой эзләү бара, аның умыртка баганасын татарның авыр тарихы, бүгенгесе, томан эчендәге киләчәге, менталитсты, гореф-гадәтләре, телен саклау проблемалары тәшкил итә Герой, бәлки, Әлмәт якларында табылыр Шул арала әйләнергә т иешле малайның чын анасы, чибәр, әмма бер куллы икенче җинги сурәткә килеп керә. Дөньялар куба, үзара анлашулар. рәнҗешүләр, күрешүләр, антик әдәбияттагы кебек “танулар" ыгы-зыгысы башлана Сүзгә һәрвакытта уңышлы килеп кысыл1ан, арка терәге биреп торган үз хатыны ярдәмендә автор вакыйга агымына тиешле юнәлеш бирә Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул Инде зур көчләр түгеп, ярты Мәскәүне сыйлап партбилетын кайтарган, баласынын чын анасы, ярагкан хатыны белән кушылган абзый инфаркттан үлеп китә Роман дәвамында "герой эзлим", "героем шул булырга т иеш", дип хафаланган иҗатчы, шигъри әсәр мөмкинлек биргәнчә төрле образларга керә: бер очракта җитди бәяләүче булса, икенче урында ироник күзәтүче ул Чөнки ангор замана ригмы белән яши Дөнья зур. Серле Каршылыклы һәм катлаулы Аны аңлау һәм аңлату җиңел түгел Шуңар да тормыш "сюжеты" әдәби роман "сюжеты" белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Әдәби герой булырга тиешле кеше партвзнос түләгәндә кысылып кала: чөнки "намусы белән кесәсе килә пычакка пычак"
Әсәрнең буеннан-буена татарның гасырларны иңләгән тарихы, татарлыгы килсә (“беләсезме мин бит татар ), икенче яктан, бөтен вак-төяге, шатлыгы-хәсрәте, сөенсчс-кайг ысы белән без яшн торган, реаль чынбарлык Яшәү мәгънәсснсн серен эзләүдә, аңлату-шәрехлөүдө беркадәр гадиләштерү дә бар сыман һәрхәлдә, "югары коммунистик әхлак" тәрбиясе узган кешеләр өчен чынлыкта шулай булса да. фикерне болай кистереп әнгү сәеррәк тоела
Инандым кеше доньяга Ки/ә ич яшәр өчен.
Тик шуны тә шин итә и дип Хезмәткә сала көчен.
Бәлки, югары материяләр гурында сөйләшеп, бер-беребсзие аллап, шомартып яшәүдән гуктаи. асылыбызга кайтып, ашау өчен яшибез дигән прагматик дулкынга төшәргә, алга киткән илләрдәге кебек, көндәлек тормыш ихтыяҗларын хәл игкәч кенә безгә до якты кггләчәк гурында каш ыртулар! а күчәрг ә кирәктер? Әллә "якгы киләчәк” дигәннәре шул көндәлек тук. тыныч, рәхәг, итагатьле тормышмы икән?
Яна әсәрендә дә Р. Харис психологик анализ остасы булып када, шул юнәлештәге эзләнүләрен, фәлсәфи җирлеккә күчереп, тапталмаган юллар эзли. Хәсрәтнсн олылыг ын. кешенең аптырау кагыш юг алып калуын тиул ук абзын образында күрсәтергә
ихтыяж булганда, автор күпертү, градация алымына мөрәжәгать итә. Хыянәтне күтәрә алмаган ата сагышын ул түбәндәге юлларга тапшыра:
Абзый елый арка белән.
Җилкә белән, бил белән.
Елый бөтен гәүдә белән.
Җиргә кү ккә карамый.
Ирләр затына караган гомуми күзәтү: “Елаган чакта ирләрне юатырга ярамый" Чөнки "Ирләр сирәк елый, алар бушанганда вакыт туктый”, чын ир "бөтен Җир шарын, күк гөмбәзен кочаклап елый”.
Кешенең фәлсәфи-әхлакый кичерешләрен, рухи дөньясын ачуда Р. Харис матди дөньядан, иң гади күренгән төшенчәләрдән, чакма чагып, көтелмәгән натуралистик жанлы сын тудыра: “Савылмаган җилен кебек наз куерган күңелгә", "конфет урынына Брежнев дигән исемне чәйнәп”.
Элекке елларда язылган "Хисемнең исеме”. “Өч үбешү" кебек әсәрләрендә шагыйрь мәхәббәт, хатын-кыз. гаилә мәсьәләләрендә жанын. ихтыярын, “белемен” ачып бетергәндәй тоелган иде. Юк икән Р Харис яна әсәрендә дә кабатланмыйча: "Есенин ук булмаса да. күрсәтер әле абзан- " дип кәперәеп тә ала. порнография кимәленә төшмичә, сөю-сәгадәт хисләренә чәчәк бәйләмнәре өсти. бала Ир итә ирне, хатын-кызны Ана итә— ача бөек асылын.
Бу фикеренә алдагы юлларда ул тагын ачыклык кертә:
Әни дигән түбә сүз һәм Әти дигән нигез сүз!
Туган телнең язмышы, халыкның киләчәгендә тоткан урыны турында автор саллы мәгънәви тирәнлек. Дәрдмәндләрдән килгән коеп куйган төгәллек белән уйлана. Халыкның үгкәнен. киләчәген аның теле аша гына аңлап була. Чөнки тел ул—Ана. язмыш, идея, азатлык өчен көрәш байрагы, чын кеше булуның югары күрсәткече.
Мәхәббәт—-бәяләп бетергесез изге, көтеп алынган, кешене бизәүче, күтәрүче гүзәл хис. Ул табигатькә тиң нәзакәтле серле көч. Бу илаһи серне аңлаган, бөтен нечкәлекләренә төшенгән кеше әлегә юк. Иң соңгы дөреслеккә дәгъва итмичә. Р Харис болай ди: "Мәхәббәт—ул кешедәге Кешелеклелек билгесе". Ә кешенең кешелеклелеген ничек һәм ни рәвешле танып була икән соң? "Сөюенә генә кара Җаны күренеп тора"
Көтмәгәндә-уйламаганда. аяз көнне ялтырап алган яшен кебек җанын, бөтен барлыгын биләп алган мәхәббәт хисе алдында югалып калган ир заты болай бәяләнә: Еланнарга карышучы Куян кук басып тора
Яңа туган тойгыдан аның качасы, яшеренәсе килә, әмма инде ул көчсез, ихтыярсыз, башка сыеныр урын да таба алмый. Ә хатын-кыз (елан) куянның-ирнең югалып калуыннан ләззәт ала:
Нинди бәхет—сөйгәнеңне бәхетеннән елату.
Р. Харис акмеистлар яратып кулланган прозаик, хәтта натуралистик тәфсилләү алымыннан да баш тартмый. Тормыш агышына ифрат якынлык, шуны турыдан-туры кабатлау иллюзиясе туа һ. б. Бу хыял—алдаучан. куркыныч. Ул шартлауга әзерли: Тукталдык кунакханәгә, юындык, ыспайландык, буфетка төшеп тиз генә тамак та ялгап алдык, һәм сузылган гына идек, ял биреп умырткага, кемдер уч йомшагы белән безнең ишекне кага.
Булачак килен абыйсының Әфганнан үле гәүдәсе кайтуын хәбәр итәргә килгән икән.
Тораташтай катып калдык...
Телне өянәк тотты.
Бәхет тудырырга килдек.
Ә безне кайгы йотты.
Контрастлылык алымы Р Харис поэзиясенә хас ысулларның берсе
Авыр язмышлар, кара кайгылы көннәр Әмма алар вакыт агышын туктата алмыйлар Андый көч дөньялыкта юк
Шулай көннәр туа торды кояш ашап тукланып Көннәр исә атналарга гаҗәеп тиз тупланды
Дөньяга фәлсәфи караш, фәлсәфи фикерләү Кеше—вакыт—Табигать образлары белән бәйле Вакыт та, табигать тә әдәби әсәрдә үзмаксат булып яшәмиләр, ә кешенең уй-кичереш дөньясын, рухи һәм гамәли эшчәнлеген аңлауга ачкыч ролен, хәтта кичереш үсеше функциясен үтиләр “Исемсезләр"дә кешенен эзләнүе, шагыйрьнен замана героен табу турындагы хыяллары табигатьнең төрле фасылларында ачыла. Биредә дә табигать сурәте метафорик күзаллау аша тасвирлана. Көзге табигать матурлыгын, ямен, сурәтләү юк. нибары бер метафора
Аяма исеннән исереп йөрегән вакыт иде
Менә авыр жил-давыллары. көрт-бураннары белән кыш килеп җитә:
Бездә буран бурый иде. авыр февраль бураны
Буран юкка гына котырынмый икән, илдә өмет катыш кайгы, сагыш аша ироник хәсрәт хуҗа “Тагын Генсек үлеп китте" Яна гүрә килгәч тә әле кыш үзенекен итә Көчле ихтыярны да санга сукмый, үз законнарын сөрә Ак языннан көртләр сибеп, арып бетте ак юрга— тәмам күмелә яздылар төлке уйнаган урлар
Фламанд рәссамчыларына лаеклы кышкы этюдтан сон сурәткә “Март аенын дәртле гыны" килеп керә Ә җөй башын шагыйрь ничек күңелдә калдырыр икән? Аңа бу очракта рәссамлыгы ярдәмгә килә
Җәйнең балалар рәсеме кебек беркатлы чагы иде
Табигатьне сурәтләү юнәлешендә кайбер нәтиҗәләр ясыйк Табигать аның өчен-- яшәү чыганагы Шул ук вакытта табигать диалектикасы шәхесләрнең холкын, рухи дөньясын ачуга буйсындырыла.
“Исемсезләр" романында автор “кемне татар язучысы дип атап була''” дигән бәхәсле һәм ифраг четерекле проблемага да кагыла Бер яктан ул. киң күңеллелек күрсәтеп. Диас Вәлисвтан башка рус телендә язучы барлык әдипләрне татар җанлы, милләткә хезмәт игүче затлар рәтенә тезә Ташкентта яшәп, русча язып, татар булганы, хакыйкатьне алга чыгарып салганы өчен кимсетелгән сүз остасыннан “Беләсезме мин бит татар", дигән сакраменталь сү зләр әй ттерә Шул ук вакытта автор татар язучысы дип саналу өчен катгый таләпләрне дә калкытып куя Ә бит шагыйрь бу лып була, иниң-иң ким дигәндә.
Телең—Ана. үзең—Бала булып сөтен имгәндә '
“Тел ул—җан кыйбласында!" диюе белән Р Харис хаклы; чит-ят төбәкләрдә туып, татарлыгын яшермәгән милләтебез вәкилләрен, иҗатында тагар психологиясен, җанын ача алган шәхесләрне читкә тибәрү дөрес булмас Әйс. Зөфәр Фәтхетдинов. Рауль Мир- Хәйдәрон кебек Казанга тартылып торган каләм ияләренең рухын күтәрү безнең бурыч, тарлык күрсәтү безне бизәмәс. Шул ук вакытта Татарстанда туып, шунда югары белем алын, Ренат Суфнсвтан (нинди гүзәл фамилия) бөтенләй чгпкә. Себертә (башкалага булса бер хәл) китеп. Роман Солгшсвка өйләнгән шәхесләрнең әсәрләрен бастырырга кирәк булганда гына Казанны искә төшереп килеп чыгуларыннан мөкиббән кигеп. ниһаят ь, “ул килде", дип сөенешеп утырмыйк әле Татар әдәбияты кнш&лла бик бай. киң колачлы һәм андый "спонсорлык" ярдәменә һич мохтаҗ түгел һәрхәлдә бу мәсьәләдә кыйблабыз анык булырга тиеш
Чын татар язучысы бабаларының кендек каны тамган туфракның (кайсы төбәктә яшәсә дә) җылысын тоеп, шатлыкта да, кайгыда да үз милләтенең мәнфәгатьләре бс.лән яшәргә тиеш. Бу әле безнең әдәбият дөнья мәдәнияте казанышларына битараф булырга, кытай стенасы артына кереп яшеренергә тиеш дигән сүз түгел Милли рухлы, сизгер
йөрәкле әдип киң эрудицияле, белемле, сәяси дөньяга сизгер булганда гына гавам артыннан ияреп бармый, ә үзе аның үсешенә, азатлык өчен көрәшенә юнәлеш биреп бара, коллык психологиясеннән арындыру юлларын күрә. сизә, иҗатында чагылдыра белә Миргазиян Юныс мисалы—безгә чын милләтпәрвәрлек үрнәге. Анын иҗатын русча башлап, шул телдә шактый уңышлы үрнәкләр биреп, аннары туган телен үзләштереп, үз телендә язып дәрәҗәгә ирешүе ни тора! Әнә. Василь Быков русча язса да, каһарманнары һәрдаим Белорус партизаннары булды, халкы азатлык даулаганда көрәшчеләрнең беренче сафында торды. Олжас Сөләйманов та рус теле аша бөтен төрки халыкларының мәнфәгатен яклый. Чыңгыз Айтматов иң гүзәл әсәрләрендә “кыргызлыгыннан" баш тартмый, Җәмиләләрне күтәрә. Әмма аның соңгы еллардагы Понтий Пилатлары. яңа дин эзләүләре берәүгә дә—кыргызга да. урыс белән яһүдкә дә—кирәк түгел. Ул хәзер планетар язучы булу уе белән саташып йөреп, әмма үз йөзен югалта баруы күз алдында.
“Исемсезләр" сәхнәдән уку. трибунадан яңгырату максаты белән иҗат ителгән әсәр түгел. Ул—үзең генә калып, авторга ышанучанлык илә. фикереңне туплап, уйланып утыруга исәп тотып язылган кыйсса. Бер караганда гадәти күренгән хәл-вакыйгаларны икенче ягы белән сикертеп кую. көтелмәгән кискенлек, фәлсәфи мәгънә чыгара белү Р Харис фикерләвенең бәхетле хасияте. Халыкта "Чирен яшергән үлә" дигән әйтем яши. Авторның бу мәсьәләгә үзгәрәк карашы бар: “Чирен белмәгән—яши. һәм яши ул җанындагы өмет белән берләшеп" Биредә медицинанын гомуми торышына киная дә. кешенен бары тик үзенә генә таянырга тиешлегенә төрттерү дә бар Шагыйрьнең үзенә генә хас хикмәтле әйтемнәре, җор җөмләләре, билгеле мәкальне Шомбай бүреге кебек кире якка әйләндереп куюы да шигъри эффект бирә.
Романның сурәтләү чаратарына гаҗәеп байлыгы һәм янача икәнлеге бәхәс уятмас кебек. Ләкин әле бу анын һәр сынландыруы хуплап кабул ителә дигән сүз түгел.
Җөмләдән, “ул—күләгә кебек назлы" гыйбарәсе бәхәс уятырга мөмкин С Есенинның “Черный человек" поэмасында күләгә куркыныч шәүлә рәвешен алып, назлылыктан ерак тора. Еш кына күләгә куркыта, шомлы хисләр уята. “Нур" образы романда еш очрый торган ачкыч сүзләрнең берсе. Кеше җаны нурдан яратылган, фани дөньяны ташлап киткәндә дә йөзеңдә якты нур уйнап торды, диләр яхшы кеше хакында. “Нур" шигъри романда еш кына караңгы төс ала.
Ләкин аның күзләрендә Караңгы нур чагылды.
Ул нур безгә дә кагылды, басты шатлык чаткысын.
Икенче урында “нур" куркак төскә керә. “Күзләрендә куркак нурлар бер эри. бер бозыла". Димәк, анын күзендә нур уянмаган, кайгы-хәсрәт аны кабыза алмаган, хиснең башкарак төсмер-нюансын табу кирәк булгандыр. Ягъни. Р. Харис каләменнән роман битләренә төшкән барча образ-сурәтне дә камил дип булмый. Исемсез шагыйрь белән бәхәскә керүе дә югары эстетик зәвыклы, элитар поэзиянең күренекле вәкиле булган Ренатны бизәми дип саныйм:
Аяклы әбрәкәй сыман "хуш исле " шагыйребез бу темага бер гәзиттә әйткән шактый эре сүз:
"Татарда урысча уйлап, татар сүзләре белән шигырь язулар күбәйде "
Шәхси үпкәң булганда, бәхәскә керәсен килгәндә, исемне әйтеп сөйләшү зарур. Курыксаң, сүз куертма, димәк, ул синен тәнкыйтеңә лаек түгел. Шулай ук шагыйрь романның буеннан-буена имзасыз хаг язучылар белән көрәшә.
Анонимка язучының Бармагы корый торсын Без, сәмруг кошка утырып Ташкентны урап кайтыйк.
Шагыйрь әләккә, яла ягуга каршы күтәрелеп, дөреслекне яклый, аның ахыр җинеп чыгачагына ышана.
Җирдәге иң авыр гөрзи.
Үзем беләм. әләктер!
“Исемсезләр" романында эзмә-эз, бер калыпка салынган сюжет хәрәкәтеннән бигрәк, фикер энергиясе үзенә җәлеп итә. Нәкъ менә шул юнәлеш яшәеш кыйттасынын әхлак, язмыш, әдәбият, сәнгать, хәтта шигырь төзелеше мәсьәләләрен күтәрергә, һәр кайсына шәхси мөнәсәбәтен калкытып куярга мөмкинлек бирә Реальлекне— фантастика, юморны символика алыштырганда да шагыйрь кеше анынын аргы “мәркәзләренә" чыгып китми, чама хисен югалтмый. Җанлы вакыт тарихнын мәңгелек ритмнары белән кушылып китә, кеше нинди генә хәлләрдә дә җирдән аерылмаска кирәклекне аңлый Бу халәтне шагыйрь афористик төгәллек белән әйтеп бирә:
Җир тамыры, эчкә үтеп.
Йөрәкне учлап тоткан Әти. әни кабередер Җир тамыры дигәнеи.
Үз уй-фикерен ул “абзый” авызыннан әйттерә:
Рифмасыз шигырьләрне мин шигырь дип танымыйм Ритм прозада да бар уя!
Рифма—шигырь кануны
Төгәл, катнаш, сузык аваз белән тартыклар ярашуына корылган ачык, нәзакәтле рифмалар тарафдары (андый үрнәкләр романда тулып ята) Р. Харис колакны иркәли торган рифмага мәдхия яудыра.
Рифмага ияреп, фикер, челтәрләр үрә-үрә, ир куйнына кергән кыздай, хис кочагына керә.
Автор рифманы юлларны, строфаларны бәйләүче шәкли алым, яңгыраш, аһәң күрке дип кенә бәяләми, ә аны кичереш, хис киеренкелеген тәэмин итүче, фикер җебен тартып баручы чара буларак бәяли Бу—татар поэзиясе классиклары карашына тәңгәл
Роман тәмамлана, ә герой һаман юк га юк Кемне генә атаса да, кайсын гына искә алса да, берсе дә әдәбият теориясе аңлаткан каһарман таләпләренә җавап бирми, шагыйрьнең күңеленә хуш килми, "китек" җире күренеп тора. Персонажлары кояшның тылсымлы нурларында коенып, үзләренең эрсле-ваклы мәшәкатьләре белән яшн бирәләр Геройлыкка дәгъва иткән, яргы гомерен беркемгә кирәкмәгән партбилет артыннан йөгереп уздырган абзыйсы да йөрәк авыруыннан кинәт үлеп китә. Автор романын “һәр кешенең язмышын берсе белән берсен бәйләү" мәҗбүриме икән, чөнки язмышлар, вакыйгалар әзер калыпка сыеп бетмичә, үзләренчә яшиләр, киләчәкләрен сайлыйлар, тормыш “ул— ирекле хәрәкәт", дигән фикер белән төгәлли Гыйбрәтне яисә үрнәкне герой исеменә дәгъва итмәгән исемсезләр арасыннан табып була, ди автор
Шигъри романда ачыктан-ачык әйтелмесә дә. ахыр чиктә герой ролен бик күп вәзгыятьләрне үзенә җыйган, XX гасырның иң кайнар әдәби һәм сәяси вакыйгалары эчендә кайнаган автор үзе үти. Эреле-ваклы хәлләрнең шаһиты буларак ул күп функциональлеккә ия Алдарак әйтелгәнчә, герой эзләүче—автор, хикәяләүче— вакыйгаларга юнәлеш бирем, алып баручы, вакыт бизмәнен уч төбендә тотучы. Сәмруг кош кебек мифик затлар белән аралашучы, әдәби хәрәкәткә бәя бирүче, тарих битләренең кабул ителгән кануннарына тәнкыйгь белән карый алучы, аналитик фикерле, киң карашлы шәхес булып калка. Төрле юнәлешләрдә1е эзләнүләрдән баш тартмыйча, шул ук вакытта реализмга өстенлек биртән шигъри роман кинәт ялтырап алган ачык метафораларга да бай. биредә гыгыз фикер югары нахалны тәэмин итә Киң тематикалы, катлаулы структуралы “Исемсезләр” бер тын белән һәм вакыт ара яссылыкларын оныттырып укыла торган әсәр. Ул—яңа, XXI гасыр поэзиясе казанышы

Реклама