Логотип Казан Утлары
Повесть

ЗИНҺАР, ЮГАЛМА...


Бу йортка нишләптер озак кагылмадылар. Югыйсә ул күптән буш иде. Буш һәм шыксыз иде. Штукатурлары кубып төшкән ала- кола диварлары, пыяласыз, карангы тәрәзә уемнары урам йөзен
бозып тора. Кичләрен кешеләр бу йортны урап-әйләнеп үтәргә тырышалар Ни өчен шундый иләмсез, тузган йортны карачкы урынына тоталардыр, шәһәр халкы моны аңламый һәм һәрвакыттагыча "нәчәлство"ны ду китереп сүгә. Берәүләре әлеге бинаны ремонтлап, кибет итмәкче булалар, дисә, икенчеләре бу урынны берәр “эшкуары” үзенә йорт салыр өчен саклап тора дип тә сөйләнәләр иде.
Әмма йортны буш дип уйлаучылар ялгыша иделәр. Әлеге ташландык йортның карангы подвалында ике үсмер малай жан асрап ята Анын берсе— чегәннеке кебек кара чәчле, каратут йөзле унөч яшьлек Рәмие, ә икенчесе— жирән Мишка. Ул Рәмистән яшьрәк тә. гәүдәгә дә кайтыш, әмма әрсезлеге, үткенлеге, житезлеге белән татар малаен күпкә уздыра Аның тагын бер өстенлеге бар Мишка подвалдан кайчан тели—шунда чыга, кая тели, шунда бара. Аны монда этем дә белми. Ә Рәмие, теләсә-теләмәсә дә. көннәр буе караңгы оясында качып ятарга мәжбүр Чөнки аны эзлиләр. Ул—балалар йортыннан качты Анда болай начар түгел үзе Ашаталар да. киендерәләр дә Тик яратмыйлар гына. Тәрбиячеләр кимсетә, зуррак малайлар да гел мыскыллап, чеметеп тора. Йодрык белән менеп төшәргә дә күп сорамыйлар Рәмисне ин рәнжеткән нәрсә шул булды: бүлмәдәшләре әнисенең хатларын урладылар да. күз алдында ерткалап га ташладылар Имеш, “каля-баля”. бернәрсә аңлашылмый Татар телендә яза шул әнисе Хаты саен “Гафу ит. улым, гафу ит ' Төрмәдә утыра ул. Әтисен үтергән өчен утырттылар Тик барыбер әнисен гаепләми Рәмие Аларнын өендә беркайчан да тынычлык
л
Р,)МЗНЯ ГАБДЕЛXЛКОВА шагыйре, прозаик. “Козгг яшен" һем башка китаплар ангоры . Чениногорск пюһореидо яши
булмады. Гел талаш-сугыш. Әтисе исереп кайта да, әнисен кыйный. Башта Рәмие куркып елый иде. аннары әнисен яклый башлады. Фаҗига булган көнне дә: “тимә әнигә”, дип араларына кереп баскан иде. Әтисе кан баскан күзләрен акайтып: “Көчек, син дә мина каршымыни0! Үтерәм, суям!”— дип акыра-бакыра Рәмиснен бугазына килеп ябышты. Тыны кысылды, хәле бетте малайнын, күз аллары карангыланды. Шулчак әтисе үзәк өзгеч тавыш белән акырып җибәрде дә, бармакларын Рәмиенең муеныннан ычкындырды. Икенче мизгелдә ул идәнгә капланган, аркасында пычак тырпаеп тора иде...
Әнисен төрмәгә утырткач, Рәмисне балалар йортына тапшырдылар. Өч ай да түзмәде анда Рәмие, качты. Башта бакчаларда кача-поса яшәде, шундагы җиләк-җимеш, бакчачылар калдырып киткән азык-төлек белән туенды. Көз җитеп, бакчалар бушап калгач, суык белән ачлык аны кешеләр янына, шәһәргә куып кайтарды.
Рәмие төннәрен чүп савытларында актарынды, көндезләрен исә подвалларга кереп яшеренде. Миша белән дә чүп савытын актарып маташканда танышты ул. Уртак язмышлы ике малай уртак телне тиз таптылар. Шулай итеп Рәмие иптәшле дә, оялы да булып куйды. Миша шәһәр кырыендагы ташландык йорт подвалында яхшы гына урнашкан, такта кисәкләре, чүплеккә чыгарып ташланган иске-москы җиһазлар, чүпрәк-чапраклар җыеп, караңгы подвалның бер кечкенә генә бүлмәсен жан асрарлык хәлгә китергән иде.
Мишка дөньяда әтисе бар икәнен белә, тик ул серле затны гомерендә бер тапкыр да күргәне юк. Әтисе үзенен дөньяда барлыгын айга бер тапкыр гына исенә төшерә. Бу көнне Мишкалар өендә бәйрәм була. Әнисе бер бүлмәле кысан фатирга үзенен дус-ишләрен җыеп кайта. Ул көнне Мишкага монда урын калмый. Хәер, бәйрәм көнен дә, төнен дә дәвам итә. Әтисе җибәргән алимент акчасы күпмегә җитә, бәйрәм дә шул чаклы дәвам итә. Мишканын ачлы-туклы йөрүендә исерек ананын эше юк, бары аяк астында чуалмасын, бары комачауламасын гына. Бар урамга! Ә урамнын күңеле кин, колачы иркен. Ул барысын да сыйдыра. Урамда, ишегалларында без киноларда да күрмәгән гаҗәеп серле бер тормыш бара. Үзеннән олырак малайлар Мишканын авызына тәмәке кабызып тыктылар, анын буыла- буыла ютәлләвеннән кызык табып авыз ердылар. Икенче юлы ана көчли- көчли аракы эчерделәр. Томан эчендә йөзде малай, дөнья дингезендә баткан кораб сыман чайкалды. Ахырда ул тәмәкегә дә, аракыга да ияләште. Урамда кызык иде, өйгә кайтып та керәсе килми башлады. Яна иптәшләрен ошаггы ул, аларга сокланды, шулар кебек бәйсез, кыю, үткен буласы килде. Кимсетсәләр дә, кыйнасалар да һаман шул компания тирәсендә чуалды, тегеләрнең йомышларына чапты. Тора-бара аны үз иттеләр, үзләре белән “төнге эш"ләргә дә ала башладылар. Ниһаять, Мишка туйганчы ашый алды. Элек күз генә кыздырып йөргән тәмле әйберләр бернинди акчасыз, җиңел генә анын кесәсенә күчте. Яна дуслары: “Син әле кечкенә, сина берни булмый”,—дип аны дәртләндереп тордылар. Алар авызыннан ишетелгән: “Молодец, болай булгач син безнеке”,—дигән сүзләр Мишка өчен ин зур бүләкләрдән дә кыйммәтрәк иде.
Әмма дә бер киоскны басарга җыенганда, каршыларына каравылчы килеп чыкты. “Батыр”лар да куркып калмады, шалт тегенеп башына тимер кисәге белән Каравылчы карт шапылдап җиргә ауды, башыннан аккан кан асфальтка җәелде...
Шул төнне Мишка качты. Туп-туры вокзалга йөгерде. Товар поездына утырып, кая барганын да белмичә Казаннан чыгып качты. Поезд аны Яртау шәһәренә алып килде. Монда аны беркем дә белми, беркем танымый иде.
Яртау хакимияте яна бинага күчте. Тавыш-тынсыз, ыгы-зыгысыз, тыныч кына күчте Казаннан зур кунаклар килмәде, ал тасмалар киселмәде Илленче елларда ук төзелгән ике катлы ак йорт та. машиналар өзелмәгән алгы мәйданчык та бушап калды. Тик мәйдан уртасында хуҗаларча киерелеп басып торучы Ленин бабай гына элеккечә кулын сузып: “Әйдәгез-әйдәгез” дип чакырган сыман тора иде
Әле яна гына ялдан кайтып төшкән Газинур Корбанов хакимиятнең күчүе хакында хәбәрдар булмыйча, элекке гадәт белән иске бинага килде. Ишектәге белдерүне укыса да. китәргә ашыкмады Кырыйга китеп, байтак кына басып, нидер күзәтеп торды Аннары икенче якка барып басты, элеккеге шәһәр комитеты бинасын хәтерендә ныграк калдырырга теләгәндәй, тагын карады—күзәтте Ул да булмады, бина артына чыкты Анда исә җанлылык сизелә. Арткы ишек янында ак “Газель" тора, зәнгәр халатлы ике егет эчтән төргәк-төргәк кәгазь ташыйлар, шуларны машинага гөйиләр иде.
Газинур бина эченә үтте. Буш бүлмәләрне, утырышлар залын айкап чыкты. Сәер хәл. яна төзелгән, әле тапшырылмаган буш йортка керсән. ниндидер шатлыклы, тантаналы хис кичерәсен, менә бирегә бәхетле кешеләр килеп урнашыр, тормыш кайнар, шат авазлар янгырар дип сөенәсең. Ә инде кеше яшәп киткән буш йортта, гәрчә ул әле бик иске булмаса да. күнелне ниндидер сагыш баса, йорт үзе дә моңсуланып калгандыр сыман тоела.
Шушы бинаны сатып алырга җыенган сыман һәр почмагын айкап чыккач. Газинур хакимиятнең яна бинасына юнәлде.
Мәрмәр баскычларга басып, көзгеле ак ишекләрне ачып, ак якты коридорлар буйлап үтеп, шәһәр башлыгы урынбасарының кабул итү бүлмәсенә килеп керде. Бәхетенә. Ирек Бастамович урынында икән
Кабул итү бүлмәсе үзенен зурлыгы, яктылыгы, затлылыгы белән күзен чагылдырган иде. Харисовнын кабинеты аннан да шәбрәк булып чыкты. Яна бинада барча җиһазлар да яна. тик кабинетларда утыручы кешеләр генә һаман шул ук иде
—О-о, с выходом, Газинур!—дип каршылады Корбановны социаль мәсьәләләр буенча урынбасар —Ну. нәрсә, яна көчләр туплап килдеңме ’ Ял итеп булдымы сон?
—Ял дип. бакча казып үтте инде. Авылга, әни янына кайттым Ялгыз бит Ярдәм итәргә кирәк
—Яхшы, молодеи!—Харисов җитди тонга күчте —Ни йомыш’ Нинди мәсьәлә?
Газинур урынбасарның кин мангасна. куе кашлар астына кереп яшеренгән нокта күзләренә, әйтергәме-әйтмәскәме, дигән сыман сынап карап торды да, тәвәккәлләп:
Ирек Бастамович' Яшьләр комитеты ничә ел квартирант хатендә. үз почмагы юк. Әле бер. әле икенче оешмадан арендага бүлмә алабыз. Безнеке кебек зур шәһәргә бер дә килешә торган эш түгел Кунаклар алдында оят Миндә мондый фикер бар: хакимияттән бушаган бинада Яшьләр үзәге оештырырга кирәк Комитет та шунда була, спорт клублары, бию заллары да. ял игү бүлмәләре дә. Югыйсә яшьләргә кичләрен барыр урын да юк. Яшьләр яшьләр, дибез Барсы да сүздә генә Эшкә килеп терәлсә, геге юк. бу юк
Харисов башын артка ташлап көлеп җибәрде
— Идсян искиткеч шәп! Әмма сонарлык, егеткәем Бинага хуҗалар табылды инде. ЗАГС күчәчәк анда!
—ЗАГС? Сон, бик яхшы, аңа ике катның хажәте юк. Беренче кат аларга, ә икенчесе—безгә яки киресенчә. Шулай да була ич. Ирек Бастамович!
Харисов, юан бармакларын өстәл өстендә биетеп алды да:
—Уйлашырбыз. Тәкъдимеңне башлыкка җиткерермен. Синсн баш кайнар, беләм. Яшь кешедә сабырлык чамалы була. Әлегә тыныч кына йөр Ашыкма. Сөйләштекме?—диде.
Шуның белән сүз бетте дигәндәй, телефон трубкасына үрелде. Егеткә чыгып китүдән башка чара калмады.
Газинур авыл һавасы сулап, җәйләрен көтү көтеп, басуда эшләп үскән егет. Аның язмышы йөзләгән, меңләгән яшьтәшләренең язмышы белән уртак. Туды, үсте, яше җиткәч мәктәпкә барды, укыды, тәмамлады. Сабакташлары кайсы кая таралышты, байтагы укырга керде, кайсылары шәһәр тирәсендә эш тапты. Газинур авылда калды, тракторга утырды, җир сөрде Аннан—армия хезмәте. Исәнлеге ташып торган, исеме җисеменә бик тә туры килеп торган егетне флотка алдылар. Диңгезләр кичте егет, дөнья күрде. Тагын да ныгып, шәбәеп кайтты авылга. Язмышын спорт белән бәйләргә карар кылып, Әлмәт физкультура техникумына укырга керде. Яртауга кайтып, мәктәптә эшли башлагач, көрәшчеләр түгәрәге ачып җибәрде Сәләтле егетнен, аның булдыклы шәкертләренең абруе үсте. Газинур Корбановны таный-белә башладылар. Ике ел рәттән сабантуенда батыр да калгач, исеме телгә керде. “Яшьләр арасында авторитетың зур, кулыннан эш килә",—дип, аны район һәм шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетка рәис итеп билгеләделәр. Җитәкчелек эшендә бернинди тәҗрибәсе булмаган егет, сер бирмим, дия-дия ары чапты, бире чапты, әле моны оештырды, әле тегене оештырды. Эшләгән саен эше күбәя, үрчи барды, “тиеш”ләр, йөкләмәләр арта торды.
—Һи, дивана, карышмаган атка өеп төйиләр. Шуны белмисенмени? Мондагы халык көн үтсенгә йөри, ә син чабасын. “Белмим" белән “булдыра алмыйм"нын башы авыртмый,—диде ана бер “акыллы баш”.
—Синен дә үз тормышын булырга тиештер бит. Өйгә кайтып та күренмисен. Ни ял, ни бәйрәм юк,—дип сукранды яшь хатыны.
Әмма күңелендә намуслылык, җаваплылык хисе хәттин ашкан, һәр эшне ахырына, җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән Корбанов башкача булдыра алмый иде, үз эшендә “янып үләргә” тиешле кешеләрнең берсе иде ул.
Хакимият бинасы хакында сөйләшүдән сон Харисовтан хәбәр көтеп йөрде Газинур. Планеркаларга барган саен урынбасарның башлап сүз кузгатуын көтте. Тик Харисов дәшмәде. Әйтерсен, әлеге сөйләшү турында бөтенләй оныткан иде. Ахыр чиге үзе сүз кузгатырга җөрьәт итте.
—Ә-ә, хәтерлим, хәтерлим. Сон, ул мәсьәлә хәл ителгән ич инде. Бина ЗАГС балансына күчәчәк. Син. Корбанов проблемаларын һәм тәкъдимнәрен турында башлык белән президиум исеменә хат яз. Берәр җай килеп чыкмасмы,—диде Харисов. Аннары шаркылдап көлде дә:
—Әнә, безнен бизнесменнарыбыз, берсе артыннан берсе “шартлап” тора. Налог түләргә акчалары җитмәгәч, офисларын китереп салалар. Шуларнын берсе артмасмы әле сина.
Үз эшләрен ачып җибәргән “яңа”лар арасында Корбановнын якын дусты да бар. Алар бергә хезмәт иттеләр. Ике ел буе солдат боткасын ашаучылар яхшы белә, армиядә очраган якташ хәтта туганыннан да якын була. Хезмәтләрен тутырып кайткач та. дуслык җепләре өзелмәде Алар еш очрашатар. Табын артында бик күп серләр ачыла, җыелып килгән борчулар уртага сатып сөйләнә. Ир-егетләрнен икесе дә хаклык өчен үләргә әзер кешеләр. Шуна күрә бу болганчык заманда үзләрен кыйналап ташлагандай хис итәләр, илдәге тәртипсехтек, гаделсезлек өчен көяләнәләр.
Урынбасармын сүзләре Газинурнын йөрәгенә барып кадаллы.Юк. ул һич тә дустынын ярык көймәдә утырып калуын теләми иде Анын да. башкаларнын да Эшләсеннәр, яхшы яшәсеннәр, илне баетсыннар. Моннан беркемгә зыян юк. бары файда гына ич.
“Яшьләр һәм гаилә" темасына үткәрелгән семинарда Газинур шәһәр ЗАГС мөдире Куравлева белән бергә президиумда утырды. Семинар кунаклары өчен чәй табыны оештырылган иде, анда ла урыннары янәшә туры килде, иркенләп сөйләшергә жай чыкты.
—Яна йортыгыз белән котлыйм, Зинаида Павловна. шәп бинаны эләктергәнсез,—диде ул күршесенә.
— Нинди бина? Нинди яна йорт?
—Элеккеге хакимият бинасын әйтәм. Сезгә бирәләр дип ишеткән идем
—Ә-ә. сез ул турыда икән. Булды андый сүз, булды Тик. кызганыч, шулай сүз генә булып калды,—диде Куравлева уфтанып —Алтын вәгьлаләр гел һавада асылынып кала шул, дускаем. Безгә насыйп булмады ул хан сарае
—Харисов бик ышандырып әигкән иде. Имеш, башлык та раслаган.— Корбанов мөдир сүзләренә ышана алмыйча аптырады Харисов олы башын кече итеп алдашты микәнни?
—Акча, дускаем, акча хәл итә барысын да Бинаны Талиповка саталар. Беләсенме шундый кешене?— Куравлева кинаяле елмаеп куйды Талиповны кем белми, янәсе.
Моңа ышанырга була, Талипов—ул инде фигура. Ул инде башлык кабинетына да ишекләрне тибеп кенә ачып керә. Анын үзеннән дә атла акчасы йори.
Талипов.. Аның белән Газинурнын юллары бер кисешкән иде инде Үткән сайлауларда икесе дә бер округтан район советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелделәр.
Беркатлы егет бу вакыйгага сөенеп, горурланып йөргән иде Бары тик демократик таләпләрнең үтәлүен күрсәтер өчен генә альтернатива булып исемлеккә кертелгән булган икән. Ә ул юк вакытын бар итеп сайлаучылар белән очрашуларга йөргән булды тагын Һәр чыгышын ныклап әзерләде. Талипов исә озын-озак сөйләп йөрмәгән, сайлаучыларына берәр кило шикәр комы белән он гына таратып чыккан. Ә халыкның миенә сенгән: кемдә акча—шунда коч. кемдә байлык—шунда дөреслек, шунда власть. Күпер салыр өчен акча кирәк, газ кертер өчен акча кирәк. Мәктәпкә компьютерлар алыр өчен акча кирәк
Әлбәттә. Талипов жинде. Корбановны авыз ачып тынлап утыручылар калын кесәле кандидатны кулайрак күрделәр шул. Сайлаулар үткәч, шикәр белән он ашалып беткәч, авыл агайлары төрле гозер белән депутатлары янына килә башлады, әмма тегесенең койрыгын тоту авыр иде
Талиповнын офисы шәһәрнен ин матур үзәк урамында урнашкан, өр- яна заманча бина. Үзе яшәгән эче-тышы ап-ак йорт исә тыныч күл б>енда Көзге-тәрөзаләре, көмеш түбәсе белән балкып утыра Бүлмәләрне айкап чыгар өчен тәүлек кирәк, диләр.
Хакимият бинасына ник кызыга, ник кул суза? Ана ул нигә кирәк? Бу сорауны Газинур Куравлевага бирде
—Тәгаен белмим. Имеш, кунакханә ясамакчы була, ресторанлы, кафелы Кайда ла табыш эзли бит ул түгәрәк баш Ул да ота. шәһәр казнасы да
Кунакханә. Ресторан Алары да кирәктер Әйе. үсеп баручы яшь шәһәр ечен ресторан да. кунакханә дә кирәктер Тик нигә күңел шул тиклем үртәлә, ник эчен кара мәче тырный әле ’ Бинаның ЗАГСка бирелүен бик тыныч кабул иткән иде югыйсә. Болай булгач, икесе дә коры калдылар инде Бу юлы да акча жинде
Бирим дигән колына, чыгарып куя юлына диюләре хак икән. Кабинетта утырунын ни икәнен белмәгән Талиповны кайда тотыйм да, ничек сөйләшим икән дип йөргәндә, тегесе Ходайның бер бирмеш көнендә Корбановнын каршына үзе килеп чыкты. Куравлеванын сүзе хакмы, хакимиятнын иске бинасы янында, чынлап та , Талиповныкылар чуаламы икән дип. Газинур эшенә, урап булса да шул тирәдән үтә иде. Биредә бернинди җанлылык сизелмәгәч, ишегендә элеккечә йозак эленеп торгач, күрәсең, бу хан сарае беркемгә дә тәтемәгәндер, Талипов ала дигәннәре буш сүз генәдер дип йөргәндә, эшмәкәрне нәкъ шунда очратты да куйды менә.
Халык депутаты, кулларын, төшеп китеп ватыла күрмәсен тагын дигәндәй, түгәрәк корсагы астына кушырып, көзге кебек ялтырап торган көмеш "Мерседес”е янында бик җитди кыяфәт белән басып тора иде. Өстендә төймәләре ычкындырылган күн куртка, ап-ак күлмәк, корсак өстенә ипле генә сузылып яткан кара галстук... Сумала кебек чәчләре шомартып таралган. Пөхтә йөри Талипов, ботинкасына да тузан кундырмый хәтта.
Кул биреп күрештеләр.
—Менә Симагинны көтәм әле. Сәгать бердә очрашырбыз дигән идек, чурт вазми, күренми. Симагин вакытында килсә, әйткән сүзен үтәсә, кешечә буламыни ул?!—дип сукранып алды Талипов.
Газинур исә үзен кызыксындырган мәсьәләгә күчәргә ашыкты.
—Бу.—диде ул, бинага ымлап,—сиңа эләккән диләр, дөресме?
Талипов канәгать елмайды:
—А как же! Алтын балык алтын җимгә эләгә ул, парин. Син дә күз кыздырып йөргәнсең, дип ишеттем.
—Бар иде шундый хыял. Яшьләр үзәге оештырырга иде исәп. Безгә тәтемәде, депутатлар өлгеррәк булып чыкты,—диде Газинур төрттереп.
—Причем монда депутатлык, парин?! Казна буш. ват в чем проблема! Синен ул Яшьләр үзәген бюджет җилкәсенә менеп атлана да, давай-давай, дип акча суыра башлый.Ремонтка кирәкме? Кирәк! Мебельгә кирәкме0 Кирәк! Инвентарь, чурт-мурты. Очы—кырые юк. Ә кем бирә акчаны? Бюджет! Ә акча юк! Юк. парин! Әллә телевизор карамыйсың? Укытучылар, врачлар айлар буе зарплата алмый. Кая монда Яшьләр үзәге ачу?!
—Мин үзем өчен йөрмим бит. Балалар, яшьләр турында сүз бара. Син уйлап кара менә: Совет чорында Пионерлар йорты бар иде, ә хәзер анда салым инспекциясе хуҗа булды. Акча юк дип, көрәшчеләр клубын яптылар. Ике балалар бакчасы банкка, ә пионер лагере ял йортына әйләнде. Киләчәк буын дибез, ә үзебез алардан барысын да тартып алдык та, үзләрен подвалларга куып төшердек.
Талипов сабырсызлана башлады:
Туктале, парин, ник кызасын син? Причем монда мин, слушай?!
Син депутат! Син сайлаучыларың, халык турында кайгыртырга тиеш! Ә мин кемне кайгыртам сон, чурт вазми?! Гостиница кем өчен? Ресторан кем өчен? Үзем өчен штули? Халык өчен, шәһәр өчен тырышам, лабаса! Вәт. парин. ни сөйләгәнеңне үзең дә чамаламыйсын, ахры.
Газинур кесәсеннән бер кап Ява чыгарып, сигарет алды. Талиповка да тәкъдим иткән иде. тегесе баш тартты. Эшмәкәр сәламәтлеге турында кайгырта, эчми-тартмый. кәефе-вакыты булганда спорт белән дә шөгыльләнә иде. Ул сәгатенә күз төшереп алды. Симагин килеп чыкса, бу бәйләнчек егеттән дә, эчпошыргыч сөйләшүдән дә котылыр иде, әмма көткән кешесе һаман күренми! Ә егерменче гасыр Дон Кихотынын китәргә бер дә исәбе юк.
— Менә син гостиница, дисен. Берәү бар бит инде, житкән. Анысы да яртылаш буш әле анын.
— Буш, канишно. Ул таракан оясына кем килсен?! Обшага бит ул! Хәтерлисенме, безнен шәһәргә Валерий Льеонтев килергә тиеш иде Түлке концерты булмады. Беләсенме. ник'7 Кунарга урын булмаганга! Кергән Льеонтев безнен хәерче гостиницага, тьфу! дип бер төкергән дә. чыгып та киткән. Позор! Ә минем гостиница суперкласс. люкс булачак. Елытн бабан үзе килеп төшсә лә. “во!" диячәк. Беләсен килсә, культурный центр булачак монда! Ресторанда ин шәп җырчылар җырлаячак. Синен яшьләрен өерелеп киләчәк әле. культурно ял итәчәк. Ват шулай, парин! Минем акчалар банкта сасып ятмый, алар эшли. Эшли! Менә бу здание өчен түләнгән акча укытучыларга, врачларга китәчәк. Халыкка хезмәт итү шул инде ул. парин Бугаз киереп акырып йөрү түгел Сез авызыгызга алма төшкәнне көтеп ягканла. Талипов йокы күрмәде, көн-төн чапты Беркем дә китереп бирмәде Шырпы сатудан башлаган кеше бит мин!
Талипов кызганнан-кыза барды. Корбановнын сүх.әренә үртәлгән- ярсыган иде ул. Әгәр шул чакта ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы. Талиповнын көткән кешесе—Симагин килеп чыкмаса. бу ике кызган әтәч нишләп бетәрләр иде. билгесез. Әмма кеше алдында сер бирмәделәр, пока. диешеп матур гына хушлаштылар
Каты бәрелде Талипов Газинурга. Улмы сон авызына алма төшкәнне көтеп ятучы'* Ял дими, бәйрәм дими, чаба ич Өенә дә төнсез кайтып керә алмый. Әмма нәрсәгә иреште? Ярый әле бер бүлмәле булса да фатир азып калды. Анысы да баз кебек салкын, карангы. Хезмәт хакы ачка үлмәслек кенә. Талипов эшли, эшләгән саен байлыгын арттыра, эшләгән саен яхшырак яши. Ә Газинурга борыны белән җир сөрсә дә. юк Ай саен бер “кәнфит”. Карангыдан караңгыга чапсан да—шул “кәнфит", өстәл артында йоклап утырсаң да—шул “кәнфит" Эшләп кем баеган *—дигән әйтем нәкъ менә аның кебекләр турындадыр, күрәсен
“Мина гына кирәкме әллә? Барысын да ташлыйм да. шырпы сата башлыйм"—дип уйлады Газинур. Бу уй артыннан ук икенчесе килде: Юк. башта Яшьләр үзәге оештырам әле. Ичмасам, шәһәргә миннән бер истәлек калыр!
Хәмит өчен бу дөньяда бик кадерле һәм бик кирәкле кеше әнисе иде. Ул гомере буе улына яхшы, рәхәт булсын дип яшәде. Хәмит тора: чәй кайнаган, ашарга пешкән, юылган, үтүкләнгән киемнәре әзерләп куелган. Эштән кайта—табында гәмле ризыклар көтә. Аша. ял ит Дөнья рәхәт, дөнья киң!
Хәмит өчен дөньяда тагын бер кадерле әйбер бар: ул да булса телевизор. Телевизор Хәмитсез тора ала. ә Хәмит телевизорсыз юк! Ни күрсәтазәр, шуны рәтгән карый. Диванга сузылып яга да. рәхәтләнеп карый Эче пошса, аш бүлмәсенә кереп, суыткычны ача. Әнисе гаҗәп унган. булган хатын Кадерле улкаен тәмле ризыктан өзми. Ак күмәч өстенә мул итеп ак май ягып, анын да өстенә казын колбаса—сыр кисәге куя да. йомшак диванга сузылып ята. тагын телевизор карый
Бик рәхәт яшәде Хәмит, мондый ваемсыз тук тормыш мәнге дәвам итәр төсле иде Әмма көннәрдән беркөнне көтелмәгән хаз килеп чыкты Хәмит эшкә сонга калды. Сонга калды, чөнки аны “Улым, тор" дип уятучы булмады. Хәмит берсе "9". икенчесе “3" саннары өстендәге сәгать телләренә ни уйларга белми шаккатып карап торды да. “Әни!" дип кычкырды Ана җавап бирүче булмады Егет сикереп торып кухняга керде, анда бушлык иде Өстәл дә буш, газ плитәсе өстендә дә кайнаган-пешкән әйбер
күренми, хәтта чәйнек тә сап-салкын. Аптыраган-куркынган егет әнисе бүлмәсенә юнәлде. Дөньяда утыз өч ел яшәп, әнисен йоклаган килеш күрмәгән егет шаккатты: ул әле һаман тормаган иде! Хәмит авызын турсайтып:
—Әни, син нигә ашарга әзерләмәдек? Нигә мине уятмадын? Синең аркада эшкә сонга калдым бит!—дип кычкырды.
Әнисе дәшмәде, хәтта кузгалмады да. Хәмит анын янына килде, юрган өстендә яткан ябык беләгенә ачу белән төртте:
—Тор инде, тор!
Әмма ана ансыз иде. Куркынган Хәмит күршеләренә йөгерде. Тегеләр “ашыгыч ярдәм” чакырттылар. Ак халатлы кешеләр әнисен носилкага салып үзләре белән алып китте.
Хәмитнең бәхетле, гамьсез дөньясы бер көндә ишелеп төште. “Әни терелмәсә, мин нишләрмен? Нишләрмен сон мин?!”—дигән сораулар жанын-тәнен өшетте. Үзенә чәй дә куеп эчәлмәгән егет чарасыз һәм мескен иде.
Улыма җил-яңгыр тимәсен, ятимлекне тоймасын, башкалардан ким булмасын, теләгәнен ашасын, теләгәнен кисен дип, икешәр-өчәр эштә эшләп йөргән ананың исәнлеге картлык көннәренә артмаган иде шул. Инсульт кичергәннән соң, ул аякка басты, әмма үлемнең бүген-иртәгә ишек кагуын чамалый иде. Үз хәлен яхшы анлаган бичара ана исән чакта газиз баласын ышанычлы, жылы кулларга тапшырып калдырырга ашыкты Хәл белергә кергән һәр танышына да шул гозерен җиткерде.
—Әй, Мәкъбулә, әллә кайчан вакыт. Сакаллы сабыеңны көйли-көйли шул хәлгә калдың да инде. Сине кызганмаган кеше юк,—диде берсе.
—Өйдә дә үзен, бакчада да үзен. Бердәнберем, дия-дия, атасы юк. дия- дия тәмам узындырдың. Ата каешы эләкмәгән шул ана. Үпкәләмә, улын харап иркә, кулыннан бер эш тә килми. Кем генә ризалашыр икән?—диде икенчесе.
—Минем белән бергә эшләгән Разияда бер кыз тора. Укый-укый яше утызга җиткән. Авыл кызы, бик сабыр күренә үзе. Мәктәптә укытып йөри Сайлар-сайланыр вакыты үткән, бәлки ризалашып та куяр. Сөйләшеп карыйм булмаса,—дип өметләндерде өченчесе.
Шулай итеп Илдания дә кияүле булып куйды Аны димләгән апа ялгышты Беренчедән кызга әле утыз яшькә шактый ерак иде. Икенчедән акыл туплаган, сизгер кыз бер күрүдә үк егетнен нинди камырдан икәнен анлап-чамалап алды. Дөньяда гаме булмаган буш карашлы, пошмас, ялкау икәнлеге йөзенә генә түгел, бөтен килеш-килбәтенә чыккан иде. Әмма да ләкин таза нык гәүдәсенә, кызларныкыдай матур йөзенә, шул йөздә затлы бизәк булып утырган озын керфекле соры күзләренә баккач, Илдания болай уйлады: “Акыл минем үземдә дә җитәрлек. Бу чибәр егетне култыклап, авыл урамнарын бер узсам, “Ник һаман ялгыз йөрисең?” дигән бәйләнчек сораулардан мәңгегә котылачакмын. Кияүнең кәттәсен эләктергән, юкка гына шул гомер көтеп ятмаган икән, диячәкләр, валлаһи!”
Димче хатын ана әйтте:
— Иркәм, барысы да үзенә калачак. Кыр хәтле ике бүлмә, бөтен нәрсә җитеш. Мәкъбулә бик булдыклы, уңган хатын. Ул озак яшәмәс инде, чире начар Хәмит акчаны көрәп ала, тиененә хәтле анасына кайтарып бирә. Эчми, тартмый, тагы нәрсә кирәк?! Егетне кулга алалсаң, нужа күрмичә яшәячәксең Әзергә бәзер булып барасын, чамала.
Кеше җаен җайлап, фатирдан-фатирга күчеп йөреп туйган иде кыз. Үз
оям. үз куышым булыр дип сөенде Барысын да уйлап, исәпләгәч. Хәмит дигән бәндәнен тормыш юлдашы булырга ризалашып та куйды.
Кияү белән үткәргән беренче төн Илданиядә ифрат авыр тәэсир калдырды “Мәхәббәт дигән нәрсә уйдырма. Без хайваннардан алләни аерылмыйбыз икән'”,—дигән нәтижә ясады ул. Янына Хәмит килә башласа, бөтен тәне куырылып, өшеп китә, сулкылдап-сулкылдап наз-мәхәббәт көткән тән гүя салкын ташка әйләнә дә. ире белән кушылган минутлар бары тоташ газапка әверелә иде...
—Син Хәмитне ташлама инде. Илдания. Ялгыз яши алмый ул Берүзе калса, харап булачак. Анын шундый булуына исерек атасы да гаепледер инде. Аерылып та котыла алмадым, ахры, аннан. Кара сакалын үзеннән калмый икән ул. Син аны. зинһар, ташлама, яме. балакаем Хәмитемне ташласан мәнге бәхил булмам, каберемдә рәнжеп ятармын.—диде ана Мәкьбулә апа.
Ананын күзендә яшь иде. Аны кызганудан Илданиянен йөрәге кысылып куйды.
Мәкьбулә аланын тормышы үзе бер фаҗига. Гомере буе улы өчен яшәгән, тырышкан, булдырган Әмма төзелгәне ахырда ком сарае гына булып чыккан. Әнә, анын тормышының мәгънәсе, нәтижәсе-сакаллы сабые—авыз ерып телевизордан мультфильм карап утыра Әнисе авырып яткан бүлмәгә кереп: “Хәлен ничек?””—дип тә сорамый Чөнки анын хәле Хәмитне беркайчан да кызыксындырмаган
Икенче инсульттан сон Мәкьбулә апа мантый алмады, урынла гына ятты. Аны карау-тәрбияләү өчен Илдания үз хисабына ял алды.
—И бала, ярый әле бәхетемә син булдын. Ходай исәнлегеңне бирсен,— дип рәхмәт укыды ана Бик сабыр булды үзе. артыгын сорамады, йөдәтмәде, зарланмады. Карашын түшәмдәге ноктага төбәп, тыныч кына ятты Ниләр генә уйлап бетергәндер көннәр-тоннәр буена?!
Илдания аны кызгану хисе белән ярага, ярату хисе белән кызгана иде Авыру кешене карап ялыкса да, кайнанасынын үлүен теләмәде ул Ир хакына да. фатир хакына да түгел, язмыш аны бу йортка гүя шушы хатын хакына, шул бичара гөнаһсыз бәндәнен соңгы көннәрен жинеләйтү өчен гомере ахырында булса да кеше игътибары, күнел җылысы тойсын дип китергән иде. Сонгы сулышын алып, күзен йомганчы. Илдания кайнанасы кырында булды.
Ул көнне Хәмит эштән соңарып кайтты. Кешегә кайгылы хәбәр җиткерү гаять авыр эш. Илдания ире каршына чыгып, сүзне ничек башларга да белми торды.
—Чё?—диде Хәмит хатынының үзенә текәлеп басып торуын күреп
—Хәмит. Әни үлде бит..
—У тебя что ли?
—Юк. безнен әни Синен әни
Хәмит курткасын эләргә дип үрелгән җирдән катып калды. Аптыраулы карашын Илданиягә төбәде:
— Нишләргә сон хәзер?
—Сон... янына кер. Хушлаш.
—Хәзер,—диде ир, тик йокы бүлмәсенә түгел, ваннага кереп китте, кулларын юып чыкты Ә аннары:
—Ашарга бармы? Ашыйсы килә. Ике вагон такта бушаттык, арытты.— дия-дия кухняга юнәлде Әнисе турында гүя бөтенләй оныткан иде
Үз гаиләсендә аңлау, җылылык табалмаган хатын-кыз эшендә юаныч эзли, үзен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга тели Кайнанасы исән чакта Илданиянен тормышы мәгънәле булган икән азс. Ул эшеннән ашыга-ашыга
кайта. Чөнки белә: өйдә аны тилмереп көтүме бар. Ул кемгәдер кирәк берәү анын ярдәменә, күнел җылысына мохтаҗ. Анын пешергән ашын рәхмәт әйтеп ашыйлар, юган киемнәрен рәхмәт әйтеп кияләр.
Хәзер бу өйдә телевизор тавышы гына ишетелә. Андагы кешеләр нидер сөйлиләр, көләләр йә елыйлар. Телевизор каршында утырды Хәмит көлми дә еламый да, сөйләшми дә. Көйләп җибәрелгән курчак кебек ул, тор дисәң тора, аша дисән, ашый. Илдания күп мәртәбәләр анын белән сөйләшергә омтылып карады, тик берни барып чыкмый иде. Хәмит буш карашын телевизорга текәгән килеш: “аһа”, “эһе”, “ну-ну дип җавап бирүдән узмады. Илданиянен эше дә, үзе дә, анын борчу-шатлыклары да ирне кызыксындырмады. Ин мөһиме: ашарга пешкән булсын! ^
Илданиянен ир белән яшәве бер фатирда көн күрүгә һәм өйдәшенә хезмәтче булуга кайтып калды Дөрес, хезмәте өчен ир яхшы түли иде.
Өендә тапмаган ямьне Илдания эшендә эзләде. Атнасына утыз алты дәрес укыткан хатынның эче пошып утырырга вакыты да калмады...
Илдания бала чактан китап укырга яратты. Хәреф таный башлау белән китапханәгә юл ярды. Китапларны су урынына эчте. Әдәбият укытучысының шатлыгы, горурлыгы булып, иншаларны гел “5”легә яза, олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша, җиңә иде. Сонгы сыйныфта укыганда әйтте укытучысы:
—Илдания сенлем, иншаңда татар теле укытучысы булам, университетка керәм дип язгансын. Әгәр исәбен авылга кайтып эшләү икән, бер сүзем юк. Әмма авыл киләчәксез, шәһәрдә исә татар теле гел кирәксез булып калды. Кая барсан да урыс теле кирәк, шуңа күрә сина рус теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә кинәш итәр идем,—диде.
—Татар теле бетсә, Һади Такташ, Муса Жәлил, Хәсән Туфан исемнәре дә югалачак бит, Сания апа. Аларнын шигырьләрен кем укыр?—дип җавап бирде кыз.
Гомере буе туган тел сагында торган чал чәчле укытучы рәхмәт хисе белән кызны кочып алды...
1990 елнын җәендә Илдания, Казан дәүләт университетын тәмамлап, кулына кызыл диплом алган иде. Шул елны республика халкы шау-гөр килеп бәйрәм итте. Күңелләрдә якты өметләр балкыды, милләтнең киләчәге алтын нурга күмелгәндәй булды. Әмма тормыш әкият түгел, “булсын!” дип әмер бирергә тылсымлы таяклар юк.
Яртауда әле ни татар балалар бакчасы, ни татар мәктәбе юк иде. Мәктәпләргә татар теле укытучыларын туплый башлагач, шатланып- канатланып мәгариф бүлегенә йөгерде кыз. Әйе, шатлыгы чиксез, өмет- хыяллары зурдан иде. Үзен нинди каршылыклар, күпме сынаулар көткәнен, күпме ут-ялкын кичәсен каян белсен, ничек сизсен? Мәгариф бүлеге җитәкчеләреннән, мәктәп директорыннан алып башлангыч сыйныф укучысына кадәр бер сүзне тукый: “Кемгә, нигә кирәк ул татар теле?” Өстән куштылар—ачтылар татар сыйныфларын, кирәкле җиргә кирәкле хисап бирелгән. Ә калганы сезнең эш, теләсә ни эшләгез!
Татар теле, бөек Тукай теле, анын яшәве, киләчәге әйтерсең лә татар теле укытучыларына гына кирәк иде. Телне урыс балаларына көчләп укытылуы да күпләрдә ризасызлык тудырды. Бигрәк тә ата-аналар шау итте: “Нигә кирәк? Кемгә кирәк?” Шушы сораулар татар белгечләренең башына таш булып яуды.
Татар телен һәр сыйныфта ике төркемгә бүлеп өйрәтәләр Берсендә— урыс балалары һәм ана телләрендә бер кәлимә сүз белмәгән татарлар. Болар
белән дәрес үткәрү тоташ газап. Әллә чынлап та аңламыйлар, әллә аңларга теләмиләр? "Мин—кыз."— ди бер малай Икенчесе торып баса да. күзен шарландырып:
—Мин—урындык!—ди. Йөз кат кабатлаган, башларына сеңдерелгән сүзләрне юри бозып әйтәләр, биш хәрефле сүздә алты хата ясыйлар. Алар укытучы күзенә гуя мыскыллы елмаеп карыйлар: “Төкерәбез без синен теленә!” янәсе. Урыс баласын татар теленә өйрәткән укытучыга Ходай тимер йөрәк, корыч нервы, илаһи сабырлык бирсен'.
Илдания исә саф татар балаларын укыта. Болар арасында да төрлесе бар. Кайсы билге өчен тырышкан була. Кайсы, барыбер “3”ле куялар дип самолет очырып утыра..
—Татар теле укытучылары эшләми. Дәрес вакытында коридор буйлап әрле-бирле йөриләр.—диде директор педсовет утырышында
Егерме елдан артык стажы булган өлкән укытучы Зәлия Гамировна НасыИрова. ни сабыр булса да. түзмәде, торып басты:
—Нина Ивановна, мәктәптә аерым татар теле кабинеты юк Дәрес үткәрү өчен буш класс эзләп күпме вакытыбыз әрәм була. Мәсәлән, әле кичә генә мин әдәбият дәресен спортзалда үткәрергә мәжбүр булдым.
Директор, бу турыда беренче тапкыр ишеткән сыман, йөзенә гажәпләнү кыяфәте чыгарып, нәзек кашларын жыерды:
—Ничек алай? Ник мина әйтмәдегез'
Хәлбуки, ул барысын да бик яхшы белә. Зәлия Гамировна ин беренче нәүбәттә ана морәжәгать иткән иде. Директорның коллектив каршында үзен пакь, гөнаһсыз итеп күрсәтәсе килә иде. күрәсен Акланунын. аңлатуның файдасыз икәнен аңлаган Насыирова. эченнән ни үртәлсә дә. кичерешләрен йөзенә чыгармый кала алды. Тыныч, басынкы тавыш белән —Инде белдегез, киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителер дип ышанам.—диде Директор исә. аның сүзләренә мөһер сугарга ашыкмады, татар теле укытучыларына һөҗүмен дәвам итте:
—Мәктәптә татар телендә бер чара үткәрелми' Әнә ата-аналар район газетына жалоба язганнар. Бүген редактор шалтыратып әйтте. Ярый әле. Сафуанов үз кеше, сөйләштек, аңлаштык, хагны бастырмаска килеште. Менә шул, хормәтлеләрем. Хоть кровь из носа. әмма татарча бер мероприятие әзерлисез!
Кирсанованын сүзен хуплап, башкалар гөрелдәшеп алды “Шулай. үткәрсеннөр.Эшләсеннәр Югыйсә коненә ике-өч дәрес үткәрәләр дә, ычкыналар. Бик рәхәт яшиләр".
Хуҗанын артын яларга әзер торучы куштаннар һәр коллективта да бар Җыелыш саен бер балык башы. Үз почмаклары, аерым кабинетлары да булмаган алты укытучы директорның кан дошманына әйләнде дә куйды. Ни өчен? Чөнки татар теле укыталар
Хурланды Илдания Аны мыскыл итәләр бит Аны. иптәшләрен генә түгел, газиз телен, милләтен кимсетәләр Һаман да үзләреннән түбән куймакчылар. аста калдырмакчылар Дәшми калырга ярамый. Юк. ярамый' Нина Ивановна! Берне генә түгел, ун мероприятие үткәрергә дә әзер без. Менә озакламый Яна ел бәйрәме җитә. Әгәр бераз акча бүлеп бирсәгез. Чыршы бәйрәмен татарча үгкәрер илек.
—Акча?' Нәрсәгә акча?!—диде директор сыек зәнгәр күзләрен түгәрәкләндереп
—Сон. призлар, бүләкләр алырга кирәк булачак бит.
Кирсанованын Йөзенә мыскыллы елмаю кунды
—Аларсыз да бик яхшы үткәреп була. Жырласыннар, биесеннәр, Тукайны сөйләсеннәр. Горонодан кеше чакыртырбыз. Теләгән кешегә акчасыз да менә дигән бәйрәм оештырып була! Сметада татар елкасы өчен акча каралмаган. Бүләкләр аласыгыз килсә, әнә ата-аналардан сорагыз.
Тагы ата-аналар кесәсенә тыгылыргамы? Болай да мәктәп күпме акча суыра алардан: ремонт өчен, яна жиһахзар, инвентарь өчен... Әмма директор белән бәхәсләшү, аны үз фикереннән чигенергә мәжбүр итү таш стенаны борчак белән тишүдән дә авыррак эш.
Жыелыш тәмамлангач, бер йодрык булып укмашкан алты җан, аерылышырга теләмичә, урам чатына басып, күнел бушатты. Берәүнең дә авыр уйлар, күңелсез тәэсирләр белән ялгыз каласы килми иде шул.
—Юкка гына әйттең ул сүзне. Илдан ия. Берни барып чыкмаячак. Көлкегә генә калабыз,—дип төшенкелеккә бирелде Фәүзия Фатыйховна.
—Оештыруын оештырырбыз анысы. Бергәләп тотынсак. Кешесе килерме, диген. Ата-аналар да урыслашып беткән бит хәзер.
—Сер бирмик әле, кызлар. Монда бит милләт турында сүз бара. Без җиңсәк, милләт тә өскә чыгачак!—Татар иҗтимагый үзәгенә йөреп, купшы, күтәренке рухта сөйләшергә өйрәнгән Разия Булатовна кечкенә генә шәһәрнең гап-гади мәктәбендә күтәрелгән вак кына проблеманы зурайтып, биегәйтеп җибәрде.
—Әллә сон, һич булмаса, үзебез бер илле мең сумнан булса да җыелышыйкмы? Акча бүген бар, иртәгә юк ул,—дип сүзгә кушылды моңарчы дәшми торган Зәлия Гамировна.
— И ул акчага хәзерге заманда нәрсә аласың? Кыш бабай капчыгының төбен капларга да җитми ич ул,—диеште башкалар.
—Нишлик соң?! Кирсанова барыбер бер тиен дә бирмиячәк.
—Әллә сон Раил Мансуровичка барып карыйкмы?—бу сүзләрне X сыйныф җитәкчесе Наилә Туктаровна әйтте.
— һаман-һаман аңа, туеп беткәндер инде без хәерчеләрдән. Язучыларның портретларын алганда, аннан сорадык, татарча китаплар кирәк булды, тагын ана барып егылдык,—дип икеләнде Зәлия.
—Кем сон ул?—дип сорады Илдания.
—Бер укучымның әтисе. Гел ярдәм итеп тора.
—Шулай баймыни?
—Эш байлыктамыни? Байлар буа буарлык та анысы. Күбесеннән кыш көне бер көрәк кар да ала алмыйсын Мәңгегә килгән кебек кыланалар. Ә Раил Мансурович... Ул бүтән.—Әлеге кеше турында сөйләгәндә Наиләнең йөзләре балкып, карашы җылынып китүен Илдания сизми калмады Никтер шул Раил дигән ир-егетне күрәсе килеп китте. Башкаларның, куып чыгармас әле, барырга кирәк, дигән сүзләрен ишеткәч шатланып куйды.
—Үзен генә барма, әнә, Илданияне дә иярт. Яхшы кеше белән танышып калсын. Ул әле яшь, киләчәктә кирәк булыр,—диде Зәлия апалары.
Шулай килешеп аерылыштылар.
Раил дигәннәре бик төксе кеше булып чыкты. Аны башта ике сәгать көтәргә туры килде. Наилә белән Илдания инде китәргә дип торганда, ишек төбендә, нәкъ каршыларында озын буйлы, баһадир гәүдәле ир пәйда булды. Ул Наиләне танып исәнләште, укытучы ханымнарны кабинетына чакырды. Үзе исә курткасын да салып тормыйча, бүреген өстәл өстенә ташлады да. телефонга ябышты:
—Алло, бу " Камил”дән, Сөләйманов. Машинагызны кире җибәрдек цемент бернигә яраксыз. Кабул итмәдек. Ә? Кабул итмәдек дим Сыйфаты
начар, дым тарткан. Анысы сезнен эш. Башка жирлән табарбыз. Хуш иттек.
“Харап эшем иясе, утырырга урын да тәкъдим итмәде, әдәпсез. Шуны мактаган булалар тагын",—дип уйлап куйды Илдания.
—Гафу итегез,—диде “Камил" фирмасы хужасы. анын уйларын сизгән сыман.—Утырыгыз.
Үзе дә, куртка төймәләрен ычкындырып түр башына урнашты. Аннары "тынлыйм сезне" дигән сыман игътибарлы карашын каршыдагыларга юнәлтте.
Дөньяда аз сөйләүче, кирәклене генә сөйләүче кешеләр бар, телнен бар вазифасы көне-төне лыгырдау дип уйлаучылар да шактый. Әмма тынлый белүчеләр аз. Раил Мансурович шундыйларның берсе иде. Ул акыллы, уйчан күзләрен әле Илданиягә. әле Наиләгә төбәп кунакларын сабыр гына тынлады. Хатыннар, бу ни әйтер диеп тынып калгач, бераз уйланып торды да:
—Мин каршы түгел,—диде.—Тик берничә шартым бар Бәйрәм галочка өчен генә гүгел. чын күңелдән, югары дәрәжәдә үткәрелсен иле. Бу вакыйга район газетында яктыртылсын Аннары, телевидениены чакырсагыз, әйбәт булыр иде. Тыйнаксызлык дип уйламагыз. Җыелыш, кинәшмә саен, үзегез өчен генә яшисез, шәһәр тормышында кайнашмыйсыз дип. сүгәләр Бераз эшебез күренсен иде диюем. Зинһар, дөрес аңлагыз.
Илданиянен күнелснә, әйтсрссн. шайтан кереп утырган, котырта да котырта: "Харап икән! Мәскәү депутатларыннан бердә ким түгел, оч тиенлек эшләре белән бөтен доньяга шапырынмакчылар. Изгелекне яшереп эшлиләр аны. әтәч кебек кычкырып йөрмиләр".
Раил Мансурович ярдәмне акчалата күрсәтергә булды. “Үзегез теләгән әйберләрне алыгызда, чекларны безгә тапшырырсыз. Хәер. Наилә Хисамовна. сез үзегез дә тәртибен беләсез инде”,—диде. Аннары алар Наилә белән ниндидер Алсу исемле кыз турында сөйләшеп алдылар. Күрәсен. кызыдыр, дип уйлады Илдания. Саубуллашып чыгып киткәндә. Раил урыныннан торды, хатын-кызларны озата чыкты. Кул биреп хушлашты. Илданиянен кулын кысканда, күзләренә туры карап “Сезнен белән танышуыма мин бик шат",— диде. Хатын, әдәплелек саклап: "Мин дә",—дигән булды Шат идеме, түгелме, гәрчә үзе дә аңламады, чөнки бик арыган иде
... Бәйрәм көтелгәннән дә күнеллерәк килеп чыкты Балаларынын бәйрәмен уртаклашырга ата-аналар да килде Алар читтән күзәтеп тормадылар, үзләре дә уен-биюләрдә рәхәтләнеп катнашып киттеләр Берсе гармун уйнады, икенчесе җырлады, өченчесе биеде. Мәктәпнсн иркен, биек спорт залында кич буе татар моннары. татар җырлары янгырап торды Балаларны исә. жыр-биюдән бигрәк. Кыш бабай капчыгы ныграк кызыксындырды. Анын кулыннан бүләк алыр өчен әтәч булып та кычкырдылар, колын булып га чаптылар. Ә бүләкләр әллә дә шәп иде. күзләрне кыздырырлык иде шул!
Акчасыз берни булдыра алмаслар, тәнкыйтьләү өчен бер сәбәп булыр дип. үзенә җим эзләп йөргән директор шау-гөр килеп торган бәйрәмнән тәмам каралып чыкты. Нина Ивановна татарларны жаны-тәне белән сөйми, бу кара надан халыкка урыс халкы белем, культу ра биргән дип чын күңелдән ышана, үзенең бөек милләт вәкиле булуына чиксез горурлана иле
Беркөнне тарих укытучысы Жанна Измаиловна керәшеннәрнең килеп чыгышы хакында сөйләп утырды Имеш. Иван Грозныи Казанны алгач, чукындыру сәясәте башлаган Шул чакта татарларны Иделгә куып кертә торган булганнар Кем чукынган—исән калган, диненнән язарга тсләмәгәннәрнс батырганнар. Нина Ивановна бу күренешне бер тантана, ләззәт белән күз алдына китерде, уйларының тышка бәреп чыгуын үзе дә сизми калды хәтта:
—Всех надо было топить! Всех!
Директорның бетчәле йөзендә, тавышында шул тиклем ачу-нәфрәт чаткылары күреп, тарихчы сискәнеп китте, канына сенгән курку-өркү хисенә бирелеп, ялт-йолт тирә-ягына карап алды. Ярый әле кабинетта икәү генә иделәр. Хәзер заман башка, татарлар үз җирләренә хуҗа булырга теләп, шау итәләр, Фәүзия дигән милләтчеләре урысларны куарга, катнаш никахтан туган балаларны юк итәргә дип лаф ора. имеш. Сыер дуласа аттан яман, сүзләреңне төйнәп, итәкләреңне җыйнап йөрмәсән, урыныннан дә бәреп очырырлар.
...Бәйрәм барган олы залга килеп кергәч, Нина Ивановна, йөзенә фәрештә кыяфәте чыгарып, елмайган булды. Бар сабырлыгын җыеп, үзе аңламаган җырларны, шигырьләрне тынлады. Әле бер, әле икенче укытучы янына килеп:
—Молодцы, әйбәт оештыргансыз. Тырышсагыз, булдырасыз бит,—дип хуплагандай, мактагандай итенде. Ары төртелеп, бире төртелеп йөрде дә, үзенә игътибар юклыкка үртәлеп, китәргә уйлады. Әмма китмәде. Чөнки видеокамера күтәреп, спортзалга кереп килүче телевидение хәбәрчеләрен күреп алды. Вак-вак басып, вәкарьлек белән алар каршына чыкты, үзенен монда хуҗа икәнен белдерегә ашыкты. Ә хуҗа һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш! Шулай итеп мәктәптә үткәрелгән бәйрәм турында, нәзек иреннәрен бөрештерә-бөрештерә, чеп-чи марҗа сөйләп бирде:
—Безнен мәктәптә,—диде ул,—укучыларны милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Татар мәдәнияте гаҗәеп бай, тирән тамырлы. Татар балалары гына түгел, шушы җирдә, Татарстан республикасында яшәүче һәр кеше төп халыкның телен, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белергә тиеш. Нәкъ шушы максаттан, безнен мәктәптә төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Мәктәп администрациясе татарча чыршы бәйгесен үткәрүдә бик теләп ярдәм күрсәтте. Киләчәктә дә милли тәрбиягә зур игътибар биреләчәк.
Аның чыгышын мәш килеп бәйрәм үткәреп йөргән укытучылар ишетмәде. Әгәр ишетсәләр, бу кадәр икейөзлелектән хушсыз калып егылырлар иде. Шаккатулар әле алда, тапшыруны карагач, булачак. Әлегә алар үз эшләре белән мәшгуль. Әнә Шүрәле булып киенгән Илдан ия балаларны куркытып йөри: “Кая, кая кайсыгызны кытыклыйм? Кайсыгыз батыр, урман Шүрәлесенә кем каршы чыга?” Чү! Берәү “Мин!" ди түгелме сон? Анын каршына елмая-елмая Раил Мансурович килә ләбаса! Бу һич тә сценарий буенча түгел! Илдания коелып төште, ни әйтергә белми аптырады. “Йә әле, йә, көч сынашып карыйк булмаса”,—дия-дия, чыршы артына чигенде.
— Шүрәле! Нигә качасын? Качма, мин синен бармагыңны кысмыйм. Мин сине үзебезнең авылга алып кайтам!—дип кычкыра Раил.
Балалар рәхәтләнеп көлә. Бу бөтенләй башка әкият, бу Тукайча түгел.
Ак күлмәкле, галстуклы, кара кәстүмле абый Шүрәле артыннан йөгерсен, имеш! Сценарий буенча сәхнәгә чыгарга тиешле батыр малай нишләргә белми, аптырап басып тора. Менә Шүрәле киенү бүлмәсенә кереп югала.
—Мин сезне таныдым, Илдания!—ди аның эзенә басып кергән Раил.— Шундый шәп уйныйсыз.
—Сез... сез нигә... болай иттегез? Сез бөтен уенны боздыгыз!— Илданиянен бу кешегә инде чынлап ачуы килә.
—Шүрәлекәй, ачуланма инде. Бәйрәм бит. Шаярасы килеп китте.
—Зинһар башка комачауламагыз. Бу—мәктәп! Цирк аренасы түгел! Балалардан оят.
—Ник оят булсын! Әнә алар рәхәтләнеп көлә генә!
Раил үзе дә көлә. Бүген ул бөтенләй башка кеше. Кырыслыгының, җитдилегенең әсәре дә калмаган. Ни булган ана?
Сүз бирдеңме, үтә! "Камил" фирмасына, анын директорына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп редакциягә хат язуны Илданиягә йөкләделәр. Алда тоташ бәйрәмнәр, хатны тизрәк бастырып чыгару кирәк нае. Кичен Хәмитне ашатып, савыт-сабаны юып куйгач. Илдан ия каләм, кәгазь алып өстәл артына утырды. Нидән башларга? Монарчы мәкалә язганы юк иде. уй- фикерләрен туплый алмый газапланды, чөнки күз алдында һаман ул, елмая- елмая каршына килүче озьш буйлы ир пәйла булды. "Мин сезне таныдым. Илдания!”. Бигрәк якын итеп, үз итеп дәште шул. Карашы шундый жылы. тавышы ягымлы. Менә шул кешегә рәхмәт әйтеп хат язарга кирәк. Рәхмәт сина, әй яхшы кеше! Чыршы тирәли Илданияне куып йөргән дивана Юк, юк, дивана түгел. "Бәйрәм бит. Шаярасы килеп кигге' Әллә нинди анлаешсыз, серле зат булып чыкты ате бу Раил Мансурович дигәннәре Йә, ярар, язарга кирәк. Бәйрәм турында язарга кирәк. Ә нигә язмаска'’ Эшләре күренсен, башкаларга үрнәк булсын Менә бит нинди заман килде, урыс мәктәбендә татарча бәйрәмнәр үткәреп яталар, дисеннәр. Шундый зур, матур бәйрәм үткәрергә ярдәм иткән дип. Раилне дә мактасыннар Укыгач, шатланыр әле. Әйе. ул да укыячак бит! Бу күнелле ачыштан сон. әйтерсен, баш миендәге ниндидер киртә җимерелеп төште, уйлар үзеннән- үзе чишмәдәй агыла башлады, алар кәгазьгә жыр булып түгелде.
Мәкалә язылып беткәч. Илдания үзенә-үзе сокланып утырды: “Карале, нинди шәп язылган бит! Менә, ичмасам, талант! Моны һичшиксез басачаклар, җырлый-җырлый басачаклар Һәм ул мәкаләне Раил дә укыячак. Тукта, укыса, укымаса, синен ни эшен бар анда? Кем ул сина? Син ана кем? Кызы булган кешенен хатыны да бардыр, ләбаса!"
Әмма барыбер, барыбер. . Ул бар! Дөньяда ул бар! Илдания ул төнне күкрәгенә ниндидер зур шатлык тулуын тоеп елмая-елмая. йокыга талды
— Бүген бездә газет чыга торган көн. вакыт тыгыз,—дип каршы алды аны икенче көнне газет редакторы.
Бу кешене Илданиянен элек тә күргәне бар иле. Күргән саен гаҗәпләнә иде. шулкадәр арык гәүдә, шулкадәр нечкә муен бу кадәр олы башны ничек күтәреп йөртә икән. дип. Ай-Һай авырдыр мондый олы башны көне буе күтәреп йөрү! Әле бу башка бүрек тә кигезеп куй сан.
Илдания. йөзенә ифрат җитди чырай чыгарып
— Мин сезне тоткарламам,—диде
Әмма укытучы кеше кыска сөйли апамы? Байларга дәрес аңлаткандай, энәсеннән җебенә кадәр сөйләргә өйрәнгән ич инде апар Редакторның Илданияне тыңлап бетерергә түземлеге җитмәде
—Ханым, безнен газет “Мәгърифәт" түгел, укытучылар өчен генә чыкмый. Үзегезне мактап язган статьялар кирәкми безгә Укымасам да белеп торам: сезнен мәкаләгез гап-гади отчет ул. Бездә материаллар болай да күп. тау хәтле язма чират тора. Сезнен мәкаләне бастыра алмыйбыз
Ханымнын ачуы килде:
—Татар телендә чыршы бәйрәме кон дә үткәрелми. Урыс мәктәбендә бит! Мина калса, бу зур вакыйга!
—Ул бәйрәмнәр авыл саен, мәктәп саен үтә. Һәркайсы турында яза башласан, ун битлек газет та җитмәс'—диде редактор дорфа гына.
Мондый мөнәсәбәтне көтмәгән Илдания ишекне шапылдатып чыгып китәргә уйлаган иде. бирелгән вәгъдә исенә төшеп сабыр итәргә булды
— Бәйрәмне үткәрергә бик игелекле бер кеше ярдәм күрсәткән иле Ана газег аша рәхмәг белдерергә ярыйдыр бит'* Ике-оч җөмлә белән генә булса да
— Рәхим итегез, анысына каршы түгел Кассага акча түләгез дә. хатыгызны калдырыгыз.
—Акча түләргә?—дип гаҗәпләнде Илдания. Бу хакта беренче ишетүе иде.
—Мин сезгә аңлаешлы итеп әйттем шикелле.
Илдания редакциядән үртәлеп чыкты. Күңелендә талпынган кошнын канатлары салынган иде.
Атна-ун көн үттеме икән, Зәлия Гамировна Илданиягә ниндидер газет сузды да:
—Күрдеңме, укыдыңмы?—дип сорады.
—Юк шул, укымадым. Быел район газетына языла алмый калган идем.
—Мә, алайса, укырсын.
Газетны алды Илдания, тик дәрескә ашыга иде, укып өлгерә алмады, ә аннары аның турында бөтенләй онытты да.
—Йә, ни әйтерсең?—дип сорады Зәлия мәктәптәп кайтырга чыккач.
Сүзнең ни турыда баруын аңламаган Илдания:
—Ни әйтим? Менә тагы бер көн үтте. Язга тагы бер адым якынайдык,— дип куйды.
—Мин бит газеттагы мәкалә турында әйтәм. Язга ерак әле.
—И аллам, Зәлия апа, мин аны укымадым ич. Кайда икән инде ул?— Илдания сумкасында актарына башлады. Дәфтәрләр арасында кысылып калган газетны тартып чыгарды,—Шул бугай. Сез ни укырга кушкан идегез әле?
—Менә, өченче биттә. “Кыш бабай бүләге кемнәр өчен?” дигән мәкалә.
—Ярар, өйгә кайткач укырмын әле. Ул хәтле мөһим түгелдер бит?
—Мөһимдерме, юкмы, белмим. Укып чыккач, төне буе йоклый алмадым. Өстебезгә мичкәсе белән пычрак су түккәннәр Белмим, кемгә комачаулаганбыздыр.—Зәлия Гамировна авыр гына көрсенеп куйды.—Син укы әле, укы башта.
Кая монда уку? Урамда карлар бөтерелә, җил аларга кунарга ирек бирми, җиргә төшеп ятканнарын да пыр туздыра. Кире мәктәпкә кереп, буш класска үттеләр. Илдания мәкаләне тыныч кына укый алмады, үртәлде, ярсыды: “Әстәгы, бу ни дигән сүз?! Кайсы юньсезе язган моны?”
“Зур өметләр белән килгән идек без татар чыршысына. Бәйрәм урынына ниндидер тәртипсез тамаша күреп кайттык. Кем нәрсә тели, шуны эшли. Бернинди оешканлык, әзерлек юк. Үткәрүчеләр әрле-бирле чабышып йөриләр.
Кыш бабай алдан билгеләнгән кешеләргә генә бүләк таратты. Минем баламны сөйләтмәделәр, бүләк тә бирмәделәр.
Газетга мәктәп укытучылары спонсорларына рәхмәт әйтеп хат язганнар. Язырлар да шул, бәйрәмне үзләре өчен үткәрделәр бит. Спонсор акчасы санамаган, кемнен күпме эләктергәне билгесез...”
Хат тулаем шушы рухта язылган иде. Мәкаләне укып бетергәндә Илданиянен йөзендә кан әсәре калмаган, иреннәре дерелди иде.
— Менә шулай, дустым,—диде Зәлия апасы. —Ит яхшылык, көт яманлык...
—Башыннан ахырына хәтле ялган ич бу! Кем язган моны? Кем ул Әхмәтшина?
—Мин исәпләдем, безнең мәктәптә Әхмәтшин фамилиясен йөртүче биш малай, сигез кыз бар. Кайсының анасыдыр.
Илданиянен күз алдына нәзек муенлы, олы башлы редактор килеп басты. Анын хатын-кызларныкына охшаш нечкә тавышы яңгырады:
—Сезнең мәкалә өчен урын юк, тау хәтле язма чират көтә.
Менә нинди язмалар чират көткән икән! Андыйларга урын түрдән. Әмма нигә, нинди максаттан эшләнгән бу?
—Татар газеты бит бу...—дип әрнеп әйтеп куйды Илдания. Ичмасам, бастырып чыгарганчы, безне күреп сөйләшкән, тикшергән булсалар! Ярдәм итәсе урында, аяк чалалар. Иһ!
—“Татар татарнын башын ашар”,—шул була инде, дусты чз.
Урамга чыккач. Илдания кулындагы газетны вак-вак кисәкләргә турап, жилгә очырды Алар кар бөртекләре белән буталып, һавада бөтерелә башлады. Әгәр кара язулары булмаса. ул кисәкләр ак кар бөртекләренә охшар иде.
—Әти. син нигә чыршы янына чыктың? Мин аптырап киттем, син... и вдруг такое. Не солидно. әти!
Нигә чыкты? Нигә Илдания артыннан йөгерде? Белсә икән Раил! Соңыннан үзе дә аптырады бит. Әллә нинди ашкыну булды ул. Акылсызлык, малайлык, җүләрлек... Кызына ни дип кенә жавап бирсен0 Әмма дә сорауны җавапсыз калдыру килешми. Бигрәк тә Алсуныкын
— Балачагым, яшьлегем искә төште. Гел олы. җитди булып Иөрү туйдыра, кызым Аңлыйсынмы? Кайчагында үз яшенне онытасы килә.
Кызы аны анламады: чөнки ул яшьлек дигән әкияти гүзәл бакчанын ишекләрен ачып кына маташа Әле ул анын сихри көчен, татлы тәмен белми. Яшьлек бакчасы белән хушлашкач, адәм балаларына мәңгелек сагыш ияргәнен уналты яшьлек кыз бала каян белсен?!
Кырык яшенә җитеп килсә дә. Раилнен хуштан язып гыйшык тотканы булмады. Ул кызлар көйләп йөрмәде. Чөнки кәләше кул астында гына иде Тәпи йөри башлагач та. ишегалдындагы комлыкта очратты ул аны Шуннан алар аерылмадылар. Коңгырт бөдрә чәчле, зәнгәр күхле, зур авызлы бу кызый Раилнен күләгәсенә әйләнде. Ландыш та алар йортында тора, хәтта подъездлары да бер үк. Ни гаҗәп, гел бергә йөрүче малай белән кызны “жених и невеста” дип үртәүче булмады. Үпкәли.кылана белмәгән, гел шаярып-колеп йөргән Ландышны малайлар үз ишләре итеп күрәләр, аны кәләш ролендә күз алдына да китермиләр иде Ландышның гел янәшәдә булуына Раил шул тиклем күнгән иде. армиягә киткәч, бер мат югалып та калды хәтта. Бик ямансу икән ич ана бу кызыйдан башка! Гомерендә кызларга хат язганы булмаган Раил аптырап йөргәндә, ана китап катыклыгы хат килеп төште. Ландыштан! Кызый егет кебек баш ватып тормаган, шәһәр яңалыкларын, иптәшләренең, үзенең хәлләрен бәйнә-бәйнә язып, егерме бит тутырган да, ин ахырдан, “карале, мин сине сагынам бит. чукынчык малай", дип язып куйган. "Чукынчык малай" отпускы га кайтуга. Ландыш янына йөгерде, дус кызын беренче тапкыр кочып үпте 'Үбешә дә белмисен бит, әллә япун кызлары өйрәтмәде үзеңне ’—дип көлде Ландыш Раил Тын океан флотында хезмәт итә иле. Егет үртәлүдән кызарып чыкты “Ә сине кем өйрәтте?”—диде ул көнләшүеннән шартларга җитешеп "Үзем!—менә болай"— Ландыш кулын ирененә китерде дә. шаян күзләрен Раилгә төбәп, беләген суырып үпте Ал-ак беләктә кып-кызыл эзләр калды Икесе дә шаркылдап көлделәр шулчак.
Шаян иде Ландыш, табигый, гади иде Алар икесе бер жан, бер тән булып яшәделәр. Бик бәхетле буласылар иде Әмма шатлык көткәндә, кайгы килде Дөньяга аваз салырга да өлгермәгән улы белән хатынын бер кабергә салдылар Раил өчен кояш сүнде Туганнары, ялгыз яшәп бетә алмассын. өйлән, диеп әле берсенә, әле икенчесенә димләп маташты. Раил аптырады “Ландыштан башка хатын-кызлар булуы мөмкннме? Аны алыштырырлык зат дөньяда бармы?". Ир. бернинди үгетләүгә карамыйча, буйдак булып яши бирде. Янында кызы бар. җиткән!
Әйе. Раилнен һуштан язып гашыйк булганы юк иде Әмма бу ялгыз, үзе чибәр, үзе бай иргә күз кыздырып, тирәсендә биеп йөрүче гүзәл затлар аз түгел иде. Күз генә кыс. берсүзсез кочагына керергә әзер тора. Әмма Раил
күз кысмады, үзенчә яши бирде. Илданиянен исә бу хатын-кызлар алдында бердәнбер өстенлеге шул: ул Ландышка охшаган иде! Раилгә шул җитә калды, Ландышын хәтерләткән кеше табылуына, андый затнын дөньяда булуына, һәм менә нәкъ үзләренен шәһәрендә яшәвенә, аның белән очраша алуына ул балаларча сөенде. Беренче очрашуда ир моны сиздермәскә тырышты. Әмма әледән-әле Илданиягә күз төшереп, эченнән генә сокланып, гаҗәпләнеп утырды. Башын читкә борып көлеп куюлары, ирен чите белән елмаюлары, каш астыннан сөзеп, сынап караулары, озынча аксыл йөзе, шул йөзнең яртысын диярлек биләп торган зур авызы—барысы, барысы Ландышны хәтерләтә иде. Охшаш чалымнарны күргән саен шатланды ир. Илданияне озатып калганда, ул инде карар чыгарып өлгергән иде: “Мин бу хатынга әйләнәм!”.
Карар кабул ителгәч, аны кичекмәстән тормышка ашыру кирәк. Әгәр инде бу сөйкемле затны үз хатыны, кызынын әнисе итеп күрергә тели икән, анын турында күбрәк белү зарур. Раил бу эшне сендесе Рәүфәгә йөкләде. Рәүфә йортлар идарәсендә эшли, шәһәр кешеләре турында теләсә нинди мәгълүматны табып бирә ала.
—Нигә соң үзеннән генә сорамыйсың? Әллә бик куркыныч кешеме?— дип көлсә дә, абыйсының йомышын үтәде, берничә көннән Илдания турында белешмәләр Раилнең өстәлендә ята иде инде.
Яртау шәһәрендә Илдания исемле бер укытучы ханым яши, һәр иртәне дәфтәр-китап тулы сумкасын күтәреп мәктәпкә ашыга. Үткәрәсе дәресләре, укучылары турында уйлый, ирен кайгырта, өй җыештыра, кер юа... Анын көне меңләгән хатын-кызларныкыннан берни белән дә аерылмый. Раил дигән берәүнең үзен гомерлек яр итеп сайлап маташуын ул башына да китерми, әлбәттә. Әмма бу шулай булачак. Чөнки моны Раил тели. Әгәр инде теләк-хыялларынны тормышка ашырырлык та рәтен юк икән, ник яшәргә бу якты дөньяда? Һәрхәлдә Раил андыйлардан түгел.
Әмма сендесе генә кирегә сукалый:
—Сиңа кирәкле кеше түгел ул. Беткәнмени ялгыз хатыннар?
—Балалары юк дигәнсең ич.
—Балалары булмаса, ире бар! Аны кая куясын?
—Беркая да куймыйм. Анысы өендә калыр.
—Кызык син, абый! Бигрәк җиңел уйлыйсың. Кеше язмышын ансат кына хәл итген дә куйдың Бәлки алар яратышып, яхшы яшиләрдер. Син бит әле ул хатын белән сөйләшеп тә карамаган!
—Ире ОРСта йөкче димәк... Ә хатыны—укытучы.. Странный брак бу! Брак бу, чынлап та брак! Патша кызы белән көтүче арасында мәхәббәт әкиятләрдә генә була!
—Ну, абый! Гомергә шырдый-бырдый булдың инде. Акыл керергә вакыттыр югыйсә. Кырыкка җитәсең бит!
—Кырыкта акыл керми, Рәүфә, булганнары чыга башлый. Ну өйләнергә ярый әле.
—Өйлән! Кем сиңа өйләнмә ди?! Ирсез тилмерүче хатыннар муеннан! Ә сина нәкъ менә ирлесе кирәк.
Раил җитдиләнде, йөзенә сагышлы уйчанлык чыгарып әкрен генә:
„ —Әйе шул сеңлем, миңа Илдания кирәк! Никтер нәкъ менә ул кирәк. Йөрәгем шулай куша,—диде.
Теге чакта Яна ел бәйрәменә дә Илданияне күрер өчен генә килде бит ул. Олы башын кече итеп бала-чага арасында йөрер идеме югыйсә9! Анын килүен Алсу да өнәмәде бугай, әтисен күрмәгән булып кыланды.
Ландышын хәтерләткән хатынга читтән генә туйганчы карап торасы килгән иде Раилнең. Тик Илдания күренмәгәч, кәефе төште, ник килүенә
үкенә башлады Чыршы тирәли озын бармакларын уйнатып йөгереп, юк. йөгереп кенә түгел, очып йөрүче нечкә билле нәфис затнын Илдания икәнен анлагач. шатлыгыннан гүя акылын җуйды. “Мин!" дип анын каршысына йөгереп чыгуын үзе дә сизми калды.
Раил кичке ашка өйгә кайтырга тырыша Эше ничек кенә тыгыз, вакыты ничек кенә кысан булмасын, кичке ашны ул үз өенә кайтып ашый.
Үз өенә... Ландышсыз калгач, ул өйдә җылылык, ямь бетте. Улларының үзенә урын тапмый өзгәләнеп йөрүен күреп, әнисе белән әтисе ул йортны сатып, якын-тирәдә берәр фатир алырга кинәш иткәннәр иде. Раил ризалашмады, бәхетле үткәргән уртак елларынын шаһиты булган, үз куллары белән төзегән бу йорт ана бик якын, бик кадерле иде Ялгызы кайгырып утырмасын, ятим балага да юаныч булырмын дип баштагы мәлләрдә әнисе алар янында яшәде. Тик ике йорт арсында йөреп ул да арыды, ахыр чиге ата белән кыз икәүдән-икәү калдылар Алсу балачак белән иртә саубуллашты, иптәшләре урамда куышлы уйнап йөргәндә, бу бала, кулына хужалык сумкасы күтәреп, учына акчасын кысып, кибеткә азык-төлек алырга бара иде. Пешерергә, жыярга-юарга да иртә өйрәнде кыз. Үзенен мөстәкыйльлеге белән ул горурлана иде Әтисе әллә сон берәр хезмәтче алыйкмы дигәч, аяк терәп каршы килде: “Мин үзем!"
Ата белән кыз. гадәттә, кичен генә очрашалар. Алсу әтисен ашарга пешереп, табын әзерләп көтә. Ул кайтмыйча, үзе бер кабым да ризык капмаячак.
Кичке аштан соң Раил кабат эшенә, мөһим очрашуларга, хәтта күнел ачарга да чыгып китәргә мөмкин, әмма кичке ашны ул кызы белән ашый. Бу гаиләдә тәртип шундый. Табын артында ата белән кыз бер-бсрсснен хәлләрен белешәләр, борчу-шатлыкларын бүлешәләр, якалыклар белән уртаклашалар.
—Синен укулар ничек?—дип сорый Раил.
—Бишле!—дип җавап бирә Алсу
—Молодси! Минеке дә бишле Иртәгә объектны тапшырабыз Вакытына өлгерттек.
—Ремонтлап бетердегезме? Матур булгандыр, әйе бит. әтием.
—Әйе. Тәртип. Ин мөһиме—материаллар житге. Сметага сыештык. Иртәгә кереп кара. Кибетне ганырлык түгел хәзер Эче дә тышы да ялт итеп тора.
—Әйбәт булган,—дип сөенә Алсу
“Камил” фирмасы төзү-рсмонглау эшләре белән шөгыльләнә. Хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларына караганда арзанрак булганга, заказларга мохтажлык юк. әмма табыш күбрәк булган саен, салымны да мулрак каералар
Раилнен хыялы дингезче булу иде Диңгез флотына бары нык таза егетләрне алганнарын белгәнгә балачактан ук үзен шуна әзерләде Анын бүлмәсендә һәрвакыт төрле авырлыктагы герләр, штанга, кул-бсләк көчен арттыручы спорт әйберләре булды Раилнен һәр иртәсе урамда йөгерү, күнегүләр белән башланып китә. Җәйләрен фотбол уйный, иртә яздан су керә, кышлары чаңгыда чабып, хоккей уйнап үтә Чаңгы шуганда егылып кулын каймыктыруны санамаганда Раил авырым ятунын ни икәнен дә белмәде. Егет теләгенә иреште. Аны ди игез флотына алдылар Нияте хезмәте тәмамлангач та дингезче булып калу иде Туган якка ялга кайткач, ул бу хакта әтисе белән дә кинәште. Тик сөйләшү барып чыкмады
—Улым,—диде әтисе —Тыныч заманда хәрбиләрдән халыкка бер тиенлек файда юк. Сугыш-фәлән чыкса да бер көтү солдатның кирәге булмаячак
Хәзерге заманда бер атом бомбасы барыбызны да кырып-себереп юк итәргә житә. Хәрби булуыңа һич ризалыгым юк. Диңгездә жил куып йөргәнче, илгә кайт, монда файда китер.
—Әй, әти, аңламыйсын син. Диңгез күргәнен юк. Югыйсә башкача сөиләр идең,—дип каршы төште Раил.
—Адәм баласы батык түгел, улым, аның урыны җирдә. Алай бик диңгез дип шаккатсаң, әнә курортка барып йөрерсең. Дингезче имеш... Шул да булдымы эш?! Дөньяда оҗмахка илтә торган өч һөнәр бар: игенче, төзүче, укытучы. Үзем гомер буе йортлар сатдым. Алар миннән сон да калачак, күпме кешегә жылы куыш булачак. Юкка яшәмәдем дип күкрәк киереп йөрерлегем бар!
Раил, әтисен күндерә атмаганын анлап ана каршы сүз дәшмәде. Әмма барыбер үз фикерендә калды. Төзүче эшенен ни икәнен ул яхшы белә иде. Чөнки мәктәпкә ремонт ясаганда өлкән сыйныф укучыларын да җиктеләр. Измә ясарга да, таш ташырга да туры килде. Куырып алырлык эсседә дә, үзәгенә үтәрлек суыкларда да. жил-яңгырларда да ачык һавада эшләп, әтисе ни гомер буыннары сызлау белән җәфалана, ә үзе горурланып шул авыр эшкә улын кодалап утыра тагын.
Әйе, Раил үз фикерендә калды, диңгезләр кичәсе, дөньялар гизәсе килде. Ләкин ул уйлаганча барып чыкмады, егет үз теләге белән яшьлек хыялларыннан ваз кичте. Беркем мәҗбүр итмәсә дә, гәрчә анын тырышлыгын, кыюлыгын, намуслылыгын күреп, комадирлары хәрби хезмәттә калырга үгетләсә дә, ул барыбер туган якка әйләнеп кайтты. Әтисенен хаклы булуын анлап кайтты. Айлар буе дингез кочагында яшәү, андагы бертөрлелек, каты җиргә, җылы туфракка басып үскән егетне ахыр чиге барыбер ялыктырды. Ул ямьле туган ягын, шәһәр урамнарын сагынып кайтты. Күрше кызы да: "Кайт, сагынам, көтәм”, дип хатлар яза иде.
Солдат хезмәтен тутырып кайткач, Раил Әлмәт төзелеш техникумына укырга кергән иде. Бик шәп укыттылар аларны Жәй җитте исә сылау- агарту, буяу эшләренә җигәләр иде. Практика дигән булып, бер тиен акча түләмичә эшләттеләр. Аның каравы күпме тәҗрибә туплады Раил. Яртауга кайтып, төзелеш трестына урнашкач, мастер булып та, прораб булып та эшләргә туры килде ана. Горбачев заманы килгәч, үз бригадасын туплады да. шабашкада йөри башлады. Заказлар күбәйде, бригада зурайды, "шабашчы"лардан кече предприятие оешты. Аны Раил җитәкләде, белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек иде. Соңрак үз офисларын булдырдылар, оешмаларын “Камил” фирмасы дип рәсмиләштереп тә куйдылар.
Алсу, әле мәктәптә генә укып йөрсә дә, фирманың эшләре турында һәммәсен дә диярлек белеп тора. Үзе дә, мәктәпне тәмамлагач, Казан төзелеш институтына керәм, төзүче булам, дип хыяллана. “Камил” фирмасы, әтисенен эше яшәргә тиеш. Инде гаиләдә ир бала юк икән, әтисенен эшен Алсу дәвам итәчәк!
Өстәл янында сөйләшү дәвам итә.
—Ә безгә бүген яна укытучы керде. Шундый ягымлы апа,—ди Алсу.
—Нинди фәннән?
—Әдәбияттан.
—Сезне Наилә Хисамовна укыта иде түгелме сон?
—Ә ул авырый. Больницада ята.
—Начар...
—Беләсеңме, әти, Илдания Зөфәровна минем белән килеште. Ул да...
—Кем? Кем дисен?—таныш исемне ишетүгә Раил сискәнеп китте.
—Илдания Зөфәровна дим. Ә нәрсә?
—Юк, берни дә түгел. Сөйлә.
— Мин аннан сорадым: сезгә Йосыф ошыймы, әллә Зөләйхамы1’ Ә ул әйтте Зөләйха! Чөнки ул ярата белә! Ә Йосыф мәхәббәттән баш тарта.
—Бу анын сүхтәреме? Илдания Зөфәровна шулай дидеме?
— Юк. мин шулай дим.
—Каян исенә төште сон әле ул кыйсса?
—Әби аны яттан сөйли Вәт хәтер! Ул әкият шундый зур. озын бит Әби ничек исендә калдыргандыр. Мин гел Зөләйханы жәлли идем, гел газаплана ул. Ә Йосыфы шундый тәкәббер, шундый салкын Яратмыйм гордый егетләрне. Кыланчыклар!
Раил елмаеп куйды:
— Нәрсә, синен йөрәкне дә берәр тәкәббер егет яндырып йөриме әллә? Алсунын бите кып-кызыл булды:
—Әй лә инде, сина сөйләсән!
Раил исә кызы авызыннан Илдания турында күбрәк ишетәсе килә идс —Алайса, ошады дисен инде яна укытучы?—дип ялгап китте ул сүзне —Әй. сөйләмим Сина барыбер кызык түгел
— Нишләп кызык булмасын1’ Мин дә аны беләм бит —Алай булгач, ник сорыйсын9
Кинәт Алсунын йөзе яктырып китте, бүлтәйгән иреннәре язылды —Әһә,—диде ул. күзләрендә шаян очкыннар биетеп —Исемә төште! Син Яна елда анын артыннан чаптык бит9 Үзеннен йөрәген яна синен. мине үртәгән буласын тагын!
—Яна шул! Янса, ни ояты бар?—Раил кызы белән ачыктан-лчык сөйләшергә булды
Алсу әтисенә гажәгтләнеп карады:
—Синен яшьтәме?
— Минем яшьтә намаз укып утырырга гына кирәк димәкче буласынмы ’ Кыз унайсызланып китте, соравынмн мәгьнәсезлеген үзе лә лнлап аллы
Әтисе аны тин күреп сөйләшә, ә ул...
Алсу җитди тонга күчте:
—Син аны ошатасынмы?
—Әйе. кызым.
— Мин беләм. ник ошатканыңны. Ул әнигә охшаган, әйеме?
Менә ничек... Димәк. Раил ялгышмаган, кыш да анын фикерен хуплый түгелме сон?!
—Әйе.—диде ир ачыктан-ачык.
—Син ялгышасын, әти Илдания апа башка кеше, ул әнине алмаштыра алмый
—Син минем өйләнүемне теләмисен, шулай бит’
Алсу, иренен тешләп.уйга калды Ни дисен? Әлбәттә, теләми Ләкин әтисе гомер буе ялгыз яши алмас бит Киләсе елга Алсу мәктәпне бетерер дә. Казанга китеп барыр Шушы иркен, зур йортта әтисе ялгызы калырмы’ Бик күнслсез булачак бит ана. Алсу моны аңламыймы9 Андый ләкин өйләренә чит кеше килүен теләми Әтисен беркем белән дә бүлешергә теләми Кирәк белән теләк икесе ике нәрсә Әтисенә өйләнергә кирәк Ә Алсу әтисенсн үзенеке генә булуын тели. Дәшмәү ризалык билгесе, лиләр Раил анлады Алсунын дәшмәве нәкъ менә ризасызлык билгесе идс. Әмма аны Илдан иядән баш тартырга мәжбүр итәрлек коч дөньяда юк иле инде
Әнә ул әкрен генә атлап килә. Өстендә тыйнак якалы яшел мәлгә, бөдрә чәчләре ак шәл астыннан тузгып чыккан. Шатенә, иңнәренә ак кар ку нган Аларны кагып төшерү файдасыз, чөнки урамда ишеп-ишеп кар ява Илдания
карлы сукмакта өр-яңа эзләр калдырып, авырлык белән генә атлый Каршы искән җил. битенә бәреп яуган кар комачаулыймы, әллә бик арыганмы. Раилне күргәч, ни дияр'1 Анлармы, әллә гаепләрме? Ирле хатынны кияүгә сорап килү үзе бер тилелектер инде ул.
Илдания якынлашкач, Раил машинасыннан чыгып, аңа каршы атлады.
—Исәнмесез, Илдания!—дип кул сузды.
Хатын башта аптырап калды, күрергә комачауламасын дигәндәй, йөзенә кунган меңләгән кар бөртекләрен сыпырып төшерде дә, каршында кинәт пәйда булган кешенен Раил икәнен таныгач, елмаеп исәнләште Шундый сөйкемле иде ул бу мизгелдә, аны кочаклап-үбеп алудан көчкә тыелып калды Раил.
—Илдания, кар астында тормыйк. Машинага утырып сөйләшик,—диде ул. "Кызык, ни турыда сөйләшмәкче була икән? Әллә кызы хакындамы икән? Кич белән, аулак урамдамы? Кызы турында сөйләшер өчен мәктәп бар. Ә нигә машинага утырырга? Нигә урамда гына түгел? Шул хәтле сүзе күпме? Гажәп. бик сәер”
—Утырыгыз. Илдания,—Раил машинаның алгы ишеген ачып, хатынга урын тәкъдим итте.
Өстендәге карны бераз каккалагач, Илдания җылы машина эченә чумды. Анын тәрәзәләрен шул арада кар каплап киткән, үткән-сүткән кешеләр, ни кызыксынсалар да, биредәгеләрне күрмәячәкләр. Шуңа күрә, таныш- белешләр күрүеннән, гаепләвеннән курыкмыйча, иркенләп сөйләшеп утырырга була. Илдания ирнең сүз башлавын көтә. Тик Раил дәшми, чөнки.. Чөнки аптырап, каушап калды. Югыйсә һәр җөмләсе алдан уйланган иде бит. Менә сина. Илданияне янәшәсенә утырткач кына, җебеде дә төште. Әмма болай дәшмичә утырып та булмый бит. Әһем-әһем..
—Илдания, сез минем кызымны укытасыз икән. Алсу сезне бик мактый.
—Ул үзе дә бик тырыш кыз.(“Алай... Димәк, бу кеше кызы турында сөйләшергә килгән...”)
—Алсу сезне бик ошата.
—Рәхмәт.
—Мона хәтле анын бер хатын-кызны да болай мактаганы юк иде.
—Шулаймыни?
—Кызым сезне бик ярата, Илдания.
—Рәхмәт, бәхете булсын. Гафу итегез, әгәр башка сүзегез булмаса, мин китим.
—Бар!
Шундый кинәт һәм кычкырып әйтелгән бу сүзне ишеткәч, Илдания коелып төште. Нинди тупаслык! Әмма, үртәлергә ашыккан икән, ул “кит!” дип аңлаган “бар” сүзенә бөтенләй башка мәгънәдәге җөмлә ялганып китте:
—Башка сүзем дә бар, Илдания. Зинһар, китмә. Зинһар, югалма!
Хатыннын аптыраулы-сораулы, шул ук вакытта җылы, назлы, өметле дә карашы ирнен ялварулы күзләре белән очрашты.
“Янсам-янам, батсам-батам, бер чумуым, чыгуым, уф!”—Раил йөрәктәге утын бер сулыштан чыгарып ташлавын сизми дә калды:
—Илдания, хатыным бул! Бергә яшик.
Үз дөньясын кайгыртып, уйларына чумып тыныч кына атлап барган кешенен, арттан килеп, башына суксыннар әле. ни кичерер иде микән бичара? Илдания дә нәкъ шул хәлдә иде, тәмам зиһене чуалды Раил исә, аңа анга килергә дә мөмкинлек бирмичә, дәвам итте:
—Мин ялгыз, кызымнан башка беркемем дә юк. Син миңа кирәк, Илдания! Чык мина кияүгә.
Илдания мондый сөйләшүгә әзер түгел иде. Раилнен сүзләре колагыннан
керә, әмма анына барып житә алмыйча кайшалыр адашып йөри.
—Тик мин... Минем бит., ирем бар.
Әмма Раил сүзеннән чигенергә ашыкмый, Илданиягә таба ава төшеп, күзләренә туп-туры карап
—Бармы сон ул? Чынлап та, бармы?—диде.
Бу сорауга жавап эзләгәндәй, хатын ун кулын йөзенә якын китерде дә, бармагын кысып торган тар балдакка, беренче тапкыр күргәндәй, озак кына карап торды: "Чынлап та. бармы сон ул?!"
Шулчак аны кочаклап алдылар, бармакларын үптеләр, йөзенә кайнар тамчылар тамды. Иллания аларны шәленнән эреп төшкән кар тамчылары дип уйлады. Тик ялгышты Ул яшьләр Раил күзләреннән тамды Ир тавышсыз—тынсыз гына елый иде. Яшьлек ярын артык иртә югалткан, парсыз аккоштай ялгызлыктан тилмереп, хатын-кыз җылысына сусап яшәгән тол ир ничә еллар буе бәгырен койдереп яткан ин яшерен хисләренә ирек бирде. Ничә еллар буе җыелган сагыш Илданиянен мамык шаленә түгелде, ир күз яшьләрен ана күрсәтергә теләми иде. Иреннәре, дымлы чәчләрне үбә-үбә, әкрен генә пышылдады "Бәгърем Зинһар, югалма, югала гына күрмә Өметемне өзмә..."
Чит ир белән кочаклашып утыруына унайсыхланып. Илдания йөзен читкә борды. Шулчак әллә ялгыш, әллә Раил шулай теләдеме, иреннәре ирнен кайнар иреннәре белән кушылды Аны болай назлы итеп, бөтен тәнен, жанын, йөрәген оетырлык итеп гомерендә беренче тапкыр үбүләре иде
Казан малайлары өйрәткән кәсебен Миша Яртауда да ташламады, тәмле- гомлы ашарга өйрәнгән карак малай чүплек ризыгыннан тиз туйды Урлашып йөри-йөри кулы шактый шомарган елгыр үсмер базар тирәсен үз итте. Ял көннәрендә базар кырмыска оясыдай мыжлап тора, ата улны, ана кызны белми, товар сайлый-сайлый. күзләре тонган кешеләр бсрссн- берсе таптап үтәргә әзер булып кыбырсыйлар Ә Мишага шул гына кирәк тә, халык арасында елан кебек бөтерелә. Аны тоту түгел, күрергә дә өлгерми калалар.
Карангы оясына харап горурланып, вәкарьлек белән кайтып керә, тапканын дусты белән бүлешә, әмма төрттереп куярга да онытмый
—Мә, аша абзан тапканны! Тәмлеме? То-то! Минем белән югалмассын!— дип масая.
Подвалда яшәгәндә генә түгел, ни балалар йортында, ни әти-әнисе янында туйганчы ашый алмаган Рәмие комсызланып алма-әфлисунга ябыша, тартып алмагайлары дигән сыман, ашыга-ашыга ашый
—Эшләп ашарга кирәк. Ромка!—дип төрттерә Миша.
— Мин куркам. Тотсалар, тагы дстдомга ябып куячаклар Минем детдомга барасым килми.
—Ха! Тоттырмаска кирәк! Тотсалар, мине төрмәгә ябалар әле. чөнки мин кеше үтердем Вот так!— Мишканын үзен харап батыр итеп, текә итеп күрсәтәсе, бу йомыкый малай алдында мактанасы килә.—Минем башлар күрде инде, братан! Минем рәсем чат саен эленгән, һәр көнне теликтан күрсәтеп торалар. Разыскивается опасный преступник! Вот так! Ә мин Миша кулын өскә күгәреп кукиш күрсәтә.—менә атарга! Тоттырмыйм Ха' Хәзер!
Рәмиенең күзе мангаена менә
—Син Син. чынлап та. кеше үтердекме?
—А как же!—Миша инде үз ялганына үзе ышанып, тәмам рольгә кереп беткән.
Рәмие авызына капканын чәйнәргә дә онытып:
—Мин синнән куркам,—ди.
—Курыкма! Сине үтереп мина ни файда?! Сәләмәңнән башка ниен бар?! Син, Ромка, авыз ачып утырма, блин. Миша сине гомер буе ашатмас, давай, эшлә. Мин сине үзем өйрәтәм. Без синен белән базарнын өстен аска әйләндерәбез, каракүтләрне үрле-кырлы сикертәбез әле, да, братан?! Без, Ромка, тарихка кереп калачакбыз. Сине дә теликтан күрсәтәчәкләр. Детдом хәерчеләре асларына җибәрәчәк. Ха!
Мишаның кәефе шәп, тамак тук, өс бөтен, урыннары җылыда, артлары корыда. Анын җилдән җитез йөгерә торган аяклары, елгыр, җитез куллары бар. Алар булганда Миша ачтан үлмәячәк. Шуңа күрә ул иртәгәге көн өчен кайгырмый, тук корсагын кочаклап, бер гаме булмаган кешедәй, башын төртүгә йоклап та китә.
Ә Рәмисне йокы алмый Мишаның сүзләре күңеленә шикле уйлар, борчулар сала. Миша кеше үтергән... Миша Рәмисне урлашырга чакыра, үзем өйрәтәм, ди. Ә Рәмие моны күз алдына да китерә алмый. Булмас ла, булдыра алмас, гомерендә кеше әйберсенә кул сузганы юк. Югын юк та... Әмма алып кайтып биргәч, баш тартмый, рәхәтләнеп ашый бит әле. Урлау— гөнаһ, ә урлаганны ашау гөнаһ түгелме? Аннары алар бит аз-азлап кына алачаклар, үзләренең тамакларын туйдырырлык кына. Ачтан үлмәс өчен урлашу алай зур гөнаһ та түгелдер әле. “Миша ашата, Миша киендерә... Алай да ярамыйдыр инде. Үз тамагынны үзең кайгыртырга кирәк. Гел-гел Миша булмас. Шулай итәр. Рәмие тә тәвәккәлләр, дусты белән базарга чыгар. Күп алмас, әз генә... Тегеннән берне, моннан берне. Әллә ни зыян булмас әле. Аларнын күп бит, күлдән бер чиләк су алганнан күл кимиме? Юк ич. Базарда сату итүчеләр—байлар. Аларда күп, алардан алсан да ярар. Әйе, шулай итәр, Рәмие тә Мишага иярер, урлашырга өйрәнер. Бәлки әле баеп та китәр. Баегач, әнисе янына барыр, бик күп күчтәнәчләр алып барыр. И әнисе сөенер иде! Әнисе янына барыр өчен акча күп кирәк. Бәлки Миша акча урларга да өйрәтер? Күлдән бер чиләк алганнан ни була? Байлардан урлыйлар ич. Мишаны тынларга кирәк. Киләсе ялда Рәмие тә аңа ияреп, базарга чыгар. Танысалар, качар, аяклар ни өчен? Миша әнә Казаннан ук чыгып качкан. Әле ул кеше дә үтергән...
Шулай уйланып ята-ята, Рәмие бер карарга килә: ул да Миша кебек оста карак булачак! Ана ияреп урлашырга чыгачак.
Әмма анын гөнаһлы хыялларына тормышка ашу насыйп булмады. Чөнки икенче көнне Миша кайтмады.
Илдания Раил белән саубуллашканын томанлы гына хәтерли. Бернинди каршылык күрсәтмичә, үзен үптерүенә, алай гына да түгел, беренче күрешкән ир ихтыярына тәмам буйсынуына оялды, уңайсызланды ул. Иреннәре аерылгач, Раитгә күтәрелеп карарга да кыенсынып: “Хушыгыз”,— диде дә, машинадан атылып чыгып, карга бата-чума йортларына таба йөгерде. Раил аны куып җитте, кулларын тотып:
—Мин җавап көтәм. Зинһар, өметемне өзмәгез, Илдания,—диде. Шулай диде бугай... Ә Илдания саташкан, зиһенен җуйган кеше сыман үзләренекенә түгел, бөтенләй башка подъездга кереп киткән.
Икенче катнын карангы тәрәзәсеннән карый-карый озатып калды ул Раилне. Анын машинасы күздән югалгач та, өенә керергә ашыкмады, Хәмитне күрергә теләми иде. Әле генә булган вакыйгаларны хәтерендә янарта-янарта, урамда уйланып йөрде. Күңелендә Раил тавышы кат-кат яңгырады: "Жавап көтәм... Өметемне өзмә... Бергә яшик... Зинһар, югалма...”
Илдания ул төнне йоклый алмады, ничә еллар буе. бернинди ашкыну, тетрәнүләр кичермичә, тыныч кына тибеп яткан йөрәге ул төнне атлә нишләде, күкрәгеннән чыгып китәрдәй булып, дулап-дулап типте Илдания ул төнне шигырь язды:
Син бар!
Көттем сине Ничә айлар.
Ничә еллар.
Өмет уты сүнгәндә.
Караңгыга күмелгәндә.
Инде, ул юк. дигәндә.
Син табылдын'
Рәхмәт укыйм бар дөньяга.
Син булганга, табылганг а Чыккан өчен юлларыма.
Инде югалма.
Зинһар, югалма!
Илдания элек тә шигырьләр язгалый иде. Нургаязга багышлап яза иде ул аларны. Тик беркайчан да егеткә күрсәткәне, укыганы булмады Унжидс яшьтә күкрәгендә йөрәге булган һәркем шигырь яза бит, һәм азар, гадәттә, сөю турында була. Нургаяз үзе дә шигырьләр чыгара, атарны көйгә сатып, җырлый да иде әле Нургаяз...
Илданиянен тормышында кайчандыр шундый егет тә бар иде Кечкенә буйлы, арык гәүдәле, ифрат аз сүзле бу малайны хәлсез Нургаяз дип йөртәләр иде. Ул иптәшләреннән читтә йөрде, гел ялгыз булды. Ни укуы, ни тәртибе, ни көче, ни матурлыгы белән алдыра алмаган бу малай үзен читләтүләрен, үртәү-кимсетүләрне бернинди каршылыксыз, шундый битараф, шундый тыныч (гүя шулай булырга тиеш дип) кабул итә иде. Ахыр чиге, аны күрми, барлыгын да белми башладылар. Әйтсрсен ул дөньяда юк та иде. Тугыз сл бергә, бер класста укып йөргән менә шул мокыт малай белән көннәрдән бер көнне Илдания ор-инадан танышты
Сорыяр авылында кәгүне чиратлап көтәләр Илданиянен әтисе инвалид, протез аяк белән йөри, һәм. әлбәттә көтүгә чыгу турында уйлыйсы да юк. Шуна күрә, чиратлары җиткәч, бу йорттан, тәмле йокыларыннан мен газап белән аерылып, озын чыбыркыларын өстерәп, ике кыз—Илдания белән Зоһрә чыга Котү зур. ике йөздән артык хуҗалыктан җыелган мал. Ә Сорыяр халкы унган халык, һәркайсы икешәр-очәр баш терлек асрый
Ул көнне сыер көтүен түбән очтан Сәгыйть абый белән Гөлфәния апа. ә югары очтан Илданияләр һәм Нургаяз котгеләр Өлкәннәр үз дәрәҗәләрен белеп кенә йөрде, артларын болгый-болгый авыл ягына сыптырган сыерлар артыннан әле Нургаяз. әле Илдания. әле Зөһрә чапты. Магларны тау астына, елга буена төшергәч кенә тын алырга җай чыкты Өлкәннәр, бераз тамак ялгап алгач, эсседән әлсерәгән тәннәрен чирәмгә сузып салдылар. Зоһрә дә тал ышыгына барып ятты. Нургаяз каядыр югалды. Ә Илдания яланаяк калып суда йорде. рәхәтләнеп юынды. Аннары яр кырындагы олы гына ташка менеп утырды да, хыялга бирелде Менә бу елга бик ераклардан агадыр Ниләр генә күрмәгәндер ул. ниләр генә белмидер Елга суы тоташ булып ага. ә ул суда кешеләр күрә атмаган миллионнарча тереклек бардыр, һәм ул кечкенә, бик кечкенә затларнын Сорыяр авылы яныннан тәүге тапкыр үтүләредер. Елга тавышы бәлки шул серле затларнын челдер-челдер
сөйләшүләре, көлешүләре, бәлки җырлауларыдыр. Ниләр сөйли икән алар? Елга телен ташлар аңлыймы икән? Менә Илдания яныннан гына бер шаян дулкын үтеп китте. Ул дулкын башка беркайчан да Илдания исемле кызны күрмәячәк, һәм Илдания дә аны күрмәячәк...
Ул дулкын бик яшьтер, бик чаядыр, ташлар өстеннән җитез генә сикерә- сикерә үтте дә китте. Бу елга юлны үзенә үзе сайлагандыр, беркем дә ана әйдә, менә моннан үт, димәгәндер. Кызык, кайдан гына акса да, ничек кенә акса да, көннәрдән беркөнне ул барыбер дингезгә барып чыгачак, димәк, елга кешеләрдән акыллырак, зирәгрәк. Адәм баласы кечкенә генә урманга кереп тә, өч көн адашып йөри әле. Ә аккан су юлны барыбер таба.
Шулай уйланып, хыялланып утырганда, шылдыр-шылдыр итеп аккан елга тавышына башка тавыш килеп кушылды. Кемдер үтә дә монлы итеп җырлый, бар йөрәге белән сагышлана иде:
Сулар ага, сулар ага.
Текә ярлар ишелә.
Зинһар, авыр сүз әйтмәгез Миндәй ятим кешегә.
Башкайларым бигрәк зарлы.
Ничек юаныйм икән?
Авыр да соң яшәүләре,
Әллә югалыйм микән?!
Кем җырлый? Шул чаклы тирән, монлы тавышның иясе кем? Су буенда алардан башка тагын кем йөрер? Илдания урыныннан торды да, сак кына басыл тавыш килгән якка китте. Суга иелеп утырган яшь талларны әйләнеп үткәч, яр кырыенда тезләрен кочаклап утырган Нургаязны күрде. Ана якынайган саен, тавыш та көчәйде. Җырлаучы, һичшиксез, ул—Нургаяз иде. Классташының шундый илаһи тавышка ия булуын башына китермәгән Илдания тан калды. Шул көннән соң Нургаязга бөтенләй башкача карый башлады, аны бер изге, серле зат итеп күрде. Үзе активист, үзе отличник булган, зифа буйлы, үткен Илданиянен үзеннән бер башка түбән, кәкре аяклы Нургаяз янында бөтерелүен классташлары берничек анлый да, аңлата да алмадылар. Әйтерсен лә Нургаязнын исәнлеге, бәхете, тормышы өчен бөтен җаваплылык Илдания өстенә төшкән иде, кыз анын тән һәм жан сакчысына әверелде. Әмма монлы егет моңа тамчы да сөенмәде, әле борынына кызлар исе кермәгән иде. Илданиянен мәхәббәте болай да авырткан башына тимер таяк булып төште. Нургаяз кыздан ераграк йөрергә тырыша, юллары бер якка булса да, юри артка кала, йә, киресенчә, алдан йөгерә иде.
Мәхәббәт турында китаплар укыган, бихисап шигырьләр белгән хыялый кыз, егетнен монлы тавышына гашыйк булып аны артык идеаллаштырды. Бу малай, чынлап та, башкаларга охшамаган иде шул. Аралары якынаеп киткәч, Илдания аны сорап-сорап җырлата иде. “Баягы җырыңны тагы җырла әле”,—дисә, Нургаяз, гаепле кеше сыман башын иеп: “Оныттым инде мин аны”,—дип җавап бирә. Сүзләрен дә, көен дә чыгара тора, җырлый тора, әмма аны исендә калдырмый, шундук оныта да.
Мәктәпне тәмамлагач, Илдания егетне укырга керергә үгетли башлады:
—Синен урынын шәһәрдә, зур сәхнәләрдә. Синдә—Ходай биргән талант, сина укырга гына кирәк.
Әмма егет аяк терәп каршы торды:
—Мин авылдан беркая да китмим. Яратмыйм шул шәһәрне. Үзләренә булсын,—дип ниндидер ачу, нәфрәт белән әйтеп куя иде
Шәһәрдә ярты ел да тормады бит, югыйсә. Шул арада да канына байтак
тоз салганнар, күрәсен. Нургаяз бишенчедә укыганда, әнисе кияүгә чыгып, шәһәргә киткән, улын да үзе белән алган иде. Әмма малай яна гаиләгә сыймаган, әбисенә кире кайтардылар Газиз әнкәсе белән аерылышуны ул бик авыр кичергән, шуна күрә җырлары да искиткеч сагышлы, моң-зарлы.
Яраттымы Нургаязны, әллә бары кызганды гынамы, Илдания үзе дә аңларга өлгерми калды. “Әллә югалыйм микән?”—дип җырлаулары фәрештәләрнең "амин” дигән чагына туры килгән күрәсен: югалды егет . Илданиянен тормышыннан да. авылдан да, бәлки әле якты дөньядан да югалды. Сорыярда тора салып кеше югалу гомердә булмаган хәл иде, яшәве дә, китүе дә кешечә булмады сгетнсн. Һавада эрегәндәй, җир астына төшеп киткәндәй, ап-аяз, тып-тыныч көндә гаип булды да куйды. Күпме эпәделәр, милициядән килеп тикшерделәр, әмма ни үле, ни тере гәүдәсен тапмадылар Адәм балаларын, оча торган тәлинкәләргә утырып килеп, чит планета вәкилләре урлап китә икән дип. газет-журнал тутырып яза. телевизордан әллә нинди әкәмәтләр күрсәтә, сөйли торган заман иде Хатык Нургаязны да күктәгеләр урлагандыр дип, үзенчә нәтиҗә ясады да тынды. Егетне, зәнгәр капкачлы тәрәзәсеннән карый-карый, әбисе көтте дә. монлы дустының шулай кинәт югалуына ышанырга теләмәгән Илдания көтте Әмма ай артыннан ай, ел артыннан ел үтә торды, җырчы егет кайтмады, табылмады Шул чакта әллә аны сагынып, әллә кызганып, шигырьләр яза башлаган иде кыз, әмма шагыйрьлек тумыштан бирелмәгән булгандыр, күрәсен, бу шогыльне тиз ташлады. Ничә еллар күңел дәфтәренә бер юл язылмаган иде, бүген әллә нинди могҗиза булды, күнеле әллә нишләде, бер җанга сыялмыйча бөтерелгән хисләр дөньяга әнә шундый сәер сүзтезмә булып бәреп чыкты Раилнен сүзләре Илданиянен шигырендә кайтаваз булып яңгырады: “Зинһар, югалма!”
... Аны базардан чыгып барганда туктаттылар
—Үскәнем, булыш әле Буш итмәм, гүләрмен. Сумкаларым бик авыр,— дип дәште берәү
Дәшүче мөлаем гына юантык яшь хатын, анын кулында, чынлап та. азык-төлек белән шыплап тулган ике сумка. Хатыннын елмаеп, якын итеп каравы, иркәм, дип йомшак итеп дәшүе күптән җылы сүз ишетмәгән малайны гүя сихерләде, уяулыкны онытып, хатын кулындагы сумкага үрелүен үзе дә сизми калды Җитмәсә, анын кулына өр-яңа унлык та тоттырдылар: “Бусы үскәнем, аванс булыр”
Хатын ерак тормый икән, ике квартал үтеп, биш катлы йортнын сонгы подъездына керделәр дә өченче катка күтәрелделәр “Менә сезгә күчтәнәч алып килдем!"—дип дәште чатын кемгәдер. Алгы бүлмәдән өстенә “адидас фирмасының кара зәнгәр төстәге спорт костюмын кигән алагаем зур гәүдәле, итләч битле бер ир килеп чыкты. Анын куе кара мыегы иягенә хәтле сузылып төшеп, болай да ямьсез йөзен тагы да килбәтсезләтә иде. Бу бәндә Мишага бер дә ошамады Ул куркып артка чигенде, тик ишеккә түгел, хатыжа килеп төртелде. Хатын исә аны ике кулы белән эләктереп алды да жиңелчә генә иргә таба этте
— Мә, Федук, кабул ит товарны. Гел базар тирәсендә чуала. Сина файдасы тияр.
Ир мыекларын колагына таба шудырып елмайгандай итте
—Фу, бу чыпчыктан ни файда? Ни ите. ни сөяге. Үләксә!
—Алай димә. Мин бу йолкышны күптән күзәтәм Бик елгыр малай
— Шулаймы, чыпчык?—дип сорады ир Бу юлы тавышы җылырак чыкты
Үзенең кая килеп эләгүен аклый алмый аптыраган малай җавап бирергә
теләмичә, башын иде дә, юеш борынын керләнүдән көзге кебек ялтырап торган куртка якасына төртте.
—Бу чыпчыкның теле юкмы әллә?
— Кая карыйк, ач әле авызынны, үскәнем,—диде хатын.
Ул йомшак куллары белән малайнын йөзен үзенә таба борды. Мишаның борыны хатынның йомшак түшенә килеп төртелде, аннан сирин чәчәге һәм тозлы балык исләре килә иде.
—Тимә мина!—дип кычкырды Миша читкә ыргылып.
Хатын кычкырып көлде:
—Ишетгенме, анын теле бар! Товар брак түгел.
—Калсын, күрербез.
—Алайса, хуш. Саграк кылан инде, тавыш чыгарлык булмасын.
Анын китәргә җыенуын, үзен шушы куркыныч иләмсез ир янында ялгызын калдырырга теләвен аңлап. Миша куркуга төште. Ул мәче җитезлеге белән ачык ишеккә ыргылды, әмма олы гәүдәле көчле ир көрәктәй куллары белән аны йолкып алып, түргә өстерәде.
—Мин монда калмыйм!—Миша бар көче белән карышты, тыпырчынды, бу куркыныч җирдән анлаешсыз кешеләрдән котылырга азапланды. Әмма бүре авызына эләккән куян ерткычка ничек каршы тора алсын? Аны ишетүче дә, кызганучы да булмады. Ир, малайны бер кулы белән җилтерәтеп диванга китереп сылады да, гайрәтле, ачулы тавыш белән:
—Ә синнән кем сораган сон әле, көчек?! Тыпырчынма, утыр шунда тыныч кына!—дип кычкырды.
—Нишләтмәкче буласыз мине?
—Пешереп ашарга җыенабыз. Сөяк тансыклаган идек, ха-ха,—дип көлде ир. Малайнын куркуы, үзен шул кечкенә җан иясенең хуҗасы итеп тою иргә зур канәгатьлек хисе бирә иде. Гомеренең яртысын диярлек төрмәдә үткәргән Федя Дранчук башкаларда курку хисе уятудан, үзен барсыннан да көчле, өстен итеп тоюдан тәм таба торган бәндә иде. Бу йолкыш малайнын тормышы да, язмышы да бүгеннән Федя кулында. Тели икән, прәнник бирер, тели икән, каеш Федя үзенен корбаны белән бераз мәчеле- тычканлы уйнап алырга булды.
—Исемен ничек синен?—дип сорады ул малайдан.
—Миша.
—Михаил Батькович инде, димәк. Ә мин Федор абзан булам. Спортчы, боксчы. Киреләнмәсән, акыллы булсан, сине дә өйрәтермен. Килештекме, Михаил Батькович?
Малай эченә бераз җылы йөгерде. Бу абый алай ук куркыныч түгел бугай. Спортчыларны хөрмәт итә Миша, Казанда чакта малайлар белән стадионга, футбол карарга йөриләр иде.
—Ашыйсын киләме?—дип сорады Федя.
Миша унайсызланып куйды, подвалда калган дусты исенә төште. Рәмиснен дә ашыйсы киләдер, ул дүрт күз белән Мишаны көтәдер.
—Федя абый, җибәрегез мине, ә?! Әнием кайгырадыр. Ул авырый, ана кайгырырга ярамый —Миша бү сүзләрне еламсырап әйтте, үзен кызгандыру өчен, яшьсез күзләрен дә сөртеп алгандай итенде.
Мыекбай аптырап китте, чөнки Талибә ана ата-анасыз сукбай балаларны гына китерергә тиеш иде.Әйтге бит, күптән күзәттем, диде. Димәк, малай алдаша, бер дә әниле балага охшамаган. Анасы, булса да, бер исерек хатындыр. Федя белә: андыйларда бала кайгысы юк. Шулай да ул ышангандай кыланды:
—Чыпчык, синен анан бармыни?! Алай булгач, бернинди бәхәс юк, братан. Әниләрне борчырга ярамый,әлбәттә. Әйдә танышу-очрашу
хөрмәтенә сыйлыйм әле үзенне. Аннары дүрт ягын кыйбла. Михаил Батькович.
Миша жинел сулап куйды. Бодай булгач, котыла икән Инде башка вакытта аңлырак булыр, теләсә кемгә ияреп китмәс. Ул тыныч күмел белән Фсдя абыйсы корган табынга утырды.
— Мин җавап көтәм.—диде Раил Ә җавап күптән әзер...
Илданиянен тыныч кына аккан бер төрле тормышына бигрәк кинәт, кисәк килеп керде ул, бернинди рөхсәт сорап тормыйча килеп керде Кояш та синен өенә шулай килеп керә, телисенме син юкмы, ул ишек-тәрәзәнне шакып га тормый, өй түренә үтә. бүлмәңне җылыга, якты нурга күмә Раил Илданиянен тормышына үгеп керле дә. тулаем аны биләп алды, күнеленә. йөрәгенә хужа булды Чөнки бу күңел, бу йөрәк буш иде Бигрәк буш иде шул!
Ә киләчәккә илтер юллар озын бит әле. Гомер булса, күпме еллар, күпме айлар, күпме көннәр, күпме төннәр кичәсе бар Ул юлларны Хәмит белән үтәрме Илдания? Йә Хода, нинди күнелсез сәфәр булачак ул' Нинди озын һәм нинди мәгънәсез сәфәр
Менә алар тормыш юлы буйлап икәү атлап киләләр, имеш Хәмит бер якка, ә Илдания икенче якка караган Бу икәүнен сөйләшер сүхтәре, бүлешер серләре юк. Ике җанны тоташтырып, кулларын тотып барырдай уртак сабыйлары юк Болар очраклы юлчылар. Сонгы тукталышка кадәр бергә янәшә атларга хөкем ителгән бер-берсенә ят ике җан Ничек гүзмәк кирәк, ничек бу озын гомерне яшәп бетмәк кирәк?
Аһ. ник ашыкты Илдания? Ник үз насыйбын, үз тинсн көтмәде? Кем белгән, кем уйлаган бит, бердәнберен шулай сонлап очратыр дип'
Кеше өстендә яшәгәндә дә бу тиклем ялгыз түгел иде әле Илдания Разия апасы: "Кызым, мәктәптә ни хәлләр бар? Балалар бик борчымадымы үзеңне?"—дип каршы алыр, табын корыр, каршысына килеп утырып, рәхәтләнеп сөйләшер иде.
Ир белән түгел, эт, мәче белән яшәүчеләр дә бу тиклем ялгыз түгелдер Ул җанваркайлар, хуҗалары кайткач, аларнын каршыларына йөгереп чыгалар, үзләренчә сәламлиләр, шатлыкларын белдереп сырпаланалар, мыраулап, өреп сөйләшкән булалар
Фатир да бар. акчага да мохтажлык юк. өрлек кебек ире дә янында Ни җитми сон Илданиягә? Мәхәббәт җитми, җан җылысы җитми!
Жаны-күнсле белән бүгеннән үк Раилгә ияреп китәргә, язмышын анын белән бәйләр!ә риза ул. Әмма акылы теше-тырнагы белән каршы килә: “Жүләр! Чакырган бер кеше артыннан, атдын-артын исәпләмичә, корган ояниы җимереп, иләсләнеп чабарсыңмы? Кем ул Раил? Син аны беләсеңме? Ана ышанасыңмы? Акыллы, төпле ир-ат. гомерендә ике тапкыр күргән хатынга тәкъдим белән киләме? Сина таяныр терәк була алырмы сон ул? Ике көймәгә берьюлы утырмакчы булып, суга мәтәлеп төшмәссеңме, батмассыңмы? Ашыкма. Илдания. ашыкма!"
Акыл тирги тора, күнел исә һаман иләсләнә: "Язмыш синен юлына шундый асыл ирне—яратып—сөеп туймаслык мәхәббәтле, сөйкемле кешене чыгарды Аннан баш тартсан. жүләр будырсын Гомер буе мәхәббәтсез яшәрсенме? Ошый бит ул сина. тәвәккахтә. Илдания! Язмыш бүләк иткән бәхетеңне ычкындырма!"
Уйлый, икеләнә Илдания. Бер фикергә килалмичә аптырый Ай. авыр да мәсьәлә булды бу. Ату кушу Хәмитне атабыз. Раилне кушабыз
Уты з яшенә җигеп, беркемне бодай яратканы, сагынганы булмады, бугай Әллә онытылган гынамы? Юк. юк. булмады.
а. .К V . м ю
РЭМЗ
Институтта укыганда Рифкать белән очрашалар иде. Каникулга кайтканда, поездда таныштылар. Күрше авыл егете булып чыкты. Башта якташлар буларак аралаштылар, аннары дуслашып киттеләр. Бер җәйдә Рифкать Илданияне авылларына озата кайтты. Һәм... һәм чем кара күзле, калын толымлы Зөһрәгә гашыйк булды да куйды. Бакчада, алмагач төбендә кияве белән сенлесенең кочаклашып-көлешеп торуын күргәч, Илдания барысын да анлады. Зөһрәнен әле иләс-миләс чагы, ул җәйне яңа унҗидесен тутырган иде, аңа ныгытып әйтте: “ Ялгышма, сеңлем бу ышанычсыз кеше Мине саткан, сине дә сатачак”,—диде. Үзе исә Рифкать дигән кешене күңеленнән бөтенләйгә сызып ташлады...
Нургаяз югалды, Рифкатьне үзе куды... Әллә ничек кенә уңмады Илдания мәхәббәттән... Юк ул, дип өметен өзгән, шуна да бернинди хиссез, гыйшыксыз Хәмит белән кушылырга ризалашкан иде. Кем уйлаган йөрәгендә сөю хисе кабыныр дип. Шулай кинәт, шулай соңлап...
“Жавап көтәм”,—диде Раил. Шул сүзләре белән Илданияне ут-ялкынга салып китте, бөтен тынычлыгын урлады. Шул көннән сон Илданиянен тынычлыгы югалды. Ул күзгә күренеп үзгәрде, йөзенә нур кунды, нинди эшкә тотынса да, җырлап башкарды. Хатыннын эче-тышы яна чәчәк аткан гөлдәй балкый иде.
—Сина ни булды?—диделәр аңа. Илдания көлә-көлә җавап бирде:
—Гашыйк булдым!
Әмма гаҗәп хәл, күп очракта кешеләр дөрес сүзгә ышанмыйлар. Әгәр Илдания “акча оттым” дисә, шикләнерләр ышанмаслар иде, мөгаен, яшерә, гашыйк булган дип гаепләрләр иде. Билгеле, яшь хатыннын шарран ярып, гашыйк булдым, диюен чынга алучы да булмады. Чөнки Илдания үзен һәрчак җитди, сабыр тота. Хәтта кияүгә чыкканда да болай балкып, сөенеп, йөрмәгән иде. Аның кинәт яшәреп, дәртләнеп китүен аңлату өчен башка сәбәп таптылар.
—Авырга узгандыр, шуңа шатланадыр,—диештеләр.
Чынлап та Раил белән очрашкач, Илдания үзе дә нәкъ шул турыда уйлый башлаган иде. Шул гомер яшәп Хәмиттән балага узмаган икән, димәк аны Ходай үзе саклаган! Хәмиттән сау-сәламәт, тулы акыллы бала тууы бик икеле, ә Раил бөтенләй башка. Әйтәләр бит, кыз бала кияүгә чыкканчы ук дөньяга тудырасы баласы турында уйларга тиеш. Ә Илданиянен ана буласы, камил, сәламәт баланың әнисе буласы килә. Алсу кебек чибәр, зиһенле, ипле баланын әнисе буласы килә. Илдания бу кызны бик ярата, чөнки ул Раилнең кызы, әтисенә охшаган. Шул ук очкынлы күмер күзләр, кин маңгай, дулкынланып торган дегет чәчләр, барыбер үземнекен итәм дигән сыман үҗәтләнеп кысылган иреннәр.
Илдания Раилне сагына. 10 нчыларга кергәч үзе дә сизмичә әтисенә ике тамчы судай охшаган Алсуны яшерен генә күзәтә. Анын карашын сизеп, кыз да ана төбәлә, ялкынланып торган үткен күзләре укытучысының күңелендә бөтерелгән мәхәббәт давылын үтәли күрә, сизә кебек. Алсунын карашы да, елмаюы да ниндидер мәгънәле сыман. Бәлки элек тә шулай булгандыр, ләкин ул чакта ана кем игътибар иткән. Үткен кыю карашлы бу кызга егет кенә булып туасы калган, әтисе кебек тешләгән җиреннән өзеп алачак бу. Раил белән кушылган очракта шул усал, үҗәт кызнын әнисе булырга да туры киләчәк бит...
Раил үз сүзен өздереп әйтте дә югалды. Ә Илдания аны көтә. Һич булмаса шалтыратуын. Ике атнаның шулай озак буласын, шул кадәр әкрен узасын кем уйлаган. Элек сизелми дә үтеп китә иде югыйсә. Урамда да үзләренен ишек алдында да Илдания карашы белән таныш машинаны эзли. Ишеп- ишеп кар яуган тылсымлы, бәхетле теге кичне сагына. Раилнең ягымлы
карашын, җылы кулларын, кайнар иреннәрен сагына. Ярый ате. Хәмиттә анын кайгысы юк. Кайта, ашый, телевизор карый Дөньяда хатынынын барлыгын да онытып, изрәп рәхәтләнеп йоклый. Шунын өчен булса да рәхмәт әйтерсен үзенә. Илдания аны кызгана, ярдәмгә мохтаҗ, яклаусыз- саклаусыз калган яшь баланы кызгангандай кызгана. Ләкин бергә яшәү өчен бу гына җитми икән Үзен кемгәдер кирәкле, кадерле зат итеп тоясы, хатын-кыз булып, сөеп-сөелеп яшисе, назланасы килә
Раилнен дә түземлеге ике атнага җитмәде. Дүшәмбе көнне Илданиянен эшенә шалтыратты, дәресләрдән кайчан бушавын белешеп, каршыларга киләм. диде. Ул көнне Илданиянен атты сәгате иде. һәм алар гомердә булмаганча озак үтте. Дәрес үткәрүенен рәте-чираты булмады, буталды, ялгышты, дәрес турында түгел. Раилне күрәсен. кичен үзен көтәсе шатлыклы очрашу турында уйлады. Алай ярамый иде. әлбәттә, үзен кулга атырга. тынычрак булырга кирәк иде. Әмма ул Раилнен килмәвеннән, атлавыннан курыкты. Шул курку күнсленә тынычлык бирмәде Шикләнүе юкка булмаган икән, ашыга-кабалана чыкса да. мәктәп капкасы төбендә аны көтүче юк иде. Раил чынлап та килмәде
Ул төнне ничек үткәргәнен Илдания үзе генә белә. Үртәлү-әрнүнен чиге булмады. Бер ачуланды Раилне, бер акларга тырышты Әмма ничек булса да болай алдашырга, кеше хисләре белән уйнарга кирәкмәс иде Алар бала-чага түгел ич. Тон йокысыз, төрле борчулы. икеле-микеле уйлар белән үтсә дә. хатын танны ныклы бер фикер белән каршы алды: “Житге! Иләс-миләс уйларга бүтән ирек бирмәскә Үз ирем белән тыныч кына яшәргә! Мәхәббәт бары газап кына китерә торган нәрсә, ансыз да бик яхшы яшәп була! Җитте, шунын белән гыишык-мыйшык уеннары тәмам!" Карар нык иде. аннан баш тартырга мәжбүр итәрлек сәбәп булмаска тиеш иде кебек. .
Әмма икенче көнне әкрен генә атлап эшкә барганда ана исеме белән дәштеләр. Борылып карамаса да таныды Илдания дәшүче Раил иде Бу тавышны ишетүгә дулкынланудан, каушаудан алымнары ялгыша башласа да, ул туктамады, ишетмәмешкә салышып атлавында булды
— Илдания!
“Түз, йөрәгем, түз. Безгә беркем дә кирәкми. Шулай тыныч, шулай кирәк!” Ләкин адымнар якыная, менә инде ул янәшә атлап бара, еш-еш сулаганы ишетелә. Инде күрмәмешкә, ишетмәскә салышу мөмкин дә түгел Илдания кинәт туктады да. Раилгә таба борылды Бер сүз эндәшмәсә дә. әйтергә теләгән сүзләре, үпкә-рәнжүләре йөзенә язылган иде
— Илдания, гафу итегез. Ссзнен алда алдакчы булып калдым. Акланырга геләмим. әмма сәбәп чынлап та. җитди. Эштә күнелсехтек килеп чыкты Сварщик егетебезнең саксызлыгы аркасында, янгын чыга язды, җитмәсә үзе дә бик нык пеште. Бик үкенечле, мин сүземдә тора атмадым. Вәгъдәсез кешеләрне үзем дә яратмыйм югыйсә Зинһар, кичерегез
Бөтен ачу-үпкә җилгә очты. Раилгә түгел, үзенә ачуы килде Илданиянен Шушы яшьтә көйсез, үпкәчән бата сыман кыланмаса сон. Ә Раил егет икән. эше. вакыты никадәр тыгыз булса да. телефон аша гына түгел, анын үзен күреп аклашуны кирәк тапкан. Хатын күңелендә иргә карата рәхмәт, соклану хисләре генә калды Анын карашы җылынды. Раилнен хәленә кереп:
— Инде барысы да җайландымы сон'* Пешкән егет бик авыр хәлдә түгелме?—дип сорады.
—Җиңел түгел Әмма үзе гаепле булса да. кешене авыр хәлдә ташларга ярамый Гаиләсенә дә ярдәм итәргә кирәк. Хәзер яхшы дарулар кыйммәт
—Рәхмәт, бик кешелекле икәнсез.
з*
—Мин шалтыратырмын. Әлегә сау булыгыз, Илдания. Хәбәрләшербез, ярыймы?
Раил кызу-кызу атлап машинасына таба юнәлде, ә Илдания күңеленнән генә: "Исән-имин йөре, кадерлем, бәла-казаларга юлыкма. Юлларын да, эшләрен дә хәерле булсын”,—дип теләп калды.
Илдания белән хушлашкач, Раил хастаханәгә юнәлде. Николай хирургия бүлегендә ята икән. Кабул итү сәгате булмаса да, бик үтенгәч, ана биш кенә минутка кереп чыгарга рөхсәт иттеләр. Хастаханәдә иртәнге ыгы-зыгы вакыт иде. Ак халатлы шәфкать туташлары җил-җил атлап палатадан палатага чаба, авырулар үз мәшәкатьләре белән мәшгуль, кайсы юынып, кайсы ашау-эчү эшләрен кайгыртып, өй башмакларын чаштор-чаштыр өстерәп, хәстәханәнең дару исләре сенгән тар коридорында арлы-бирле йөренәләр. Алар арасында Николай юк, әлбәттә. Һәм тиз генә була да алмас.. Хәле хәлме...
Палатага килеп керүгә, Раил карашы белән таныш йөзне эзләде. Хәер, эзләп тору кирәк тә түгел иде, чөнки бүлмәдәге биш авыруның бары берсе генә урында ята, һәм урында яткан кеше бары Николай гына була ала. Егетнен күзләре йомык, йөзенә кызганмый карау да мөмкин түгел, сазлык мүген хәтерләткән кара яшел төстәге мазьне бармак калынлыгы итеп сылап куйганнар.
Раил сак кына басып карават янына килде, авыруга таба иелеп, әкрен генә эндәште:
—Николай...
Шулчак анын янында әллә каян ифрат ябык, кечкенә хатын пәйда булды, теш арасыннан пычкы чыжылдаган тавыш чыгарып, кырыс кына:
—Ул йоклый. Аңа көчле укол кададылар,—диде.
—Ә сез анын кеме буласыз?
—Хатыны.
Раил аптыраулы карашын әле кибән хәтле булып бөтен караватны иңләп яткан таза иргә, әле кесәгә салып йөртешле кечкенә хатынга төбәп, ышанмаган кешедәй кабатлап сорады:
—Сез чынлап та, анын хатынымы?
Ризасызлык белдереп иреннәрен бүлтәйткән хатын ни дә булса жавап бирергә өлгергәнче, түрдә чәй шөпереп утыручы пеләш башлы агайның карлыккан көр тавышы ишетелде:
—Хатыны инде, хатыны! Башкаларга рәте юк бит әле мужикнын.
—Алайса, менә... Бу сезгә...—Раил кесәсеннән төргәк чыгарыл хатынга сузды —Ирегез эшләгән оешмадан бераз ярдәм. Даруга, башкасына... Үзегез карагыз. Егетне ташламабыз, тизрәк терелсен генә.
Хатыннын йөзе яктырып китте, нечкә иреннәрен елмаю йотты, хәтта тавышы да бу юлы күпкә ягымлы тоелды:
— И-и-и, рәхмәт инде, рәхмәт...
Раил хушлашып чыгып китте. Аста аны тагын бер очрашу көтә иде. Кабаланып чыгып барганда берәү: “Кияү!” дип дәште. Бу сүз белән ана бары бер генә кеше дәшә ала, һәм ул кеше әлбәттә, анын әбисе, Ландышның әнисе Гөлчирә апа. Дөрес, Раил аңа беркайчан да “әби” дип эндәшмәде, балачактан өйрәнгән гадәт буенча “Гөлчирә апа” гына дия иде. Анын каравы Гөлчирә апа ике сүзнен берендә төчеләнеп “кияү, кияү балакай” дияргә яратты, хәтта Ландыш белән өйләнешкәнче үк Раил аннан бу сүзне еш ишетә иде.
— Исәнмесез, Гөлчирә апа,—Раил ишек кырындагы эскәмиядә сумка кочаклап утыручы илле яшьләр чамасындагы юантык хатын белән ике кул биреп күреште.
—Авырып киттегезме әллә?
— Юк, кияү, буламы сон?! Минем исәнлек әлһәмделиллаһи шөкер әле! Менә бабаң гына бераз хәлсезләнеп тора. Зыянлы түгел, озак яткырмаслар. Аллаһ боерса Дөнья җимертеп иөри торган достуй кеше ул.
Әйе. бу нәкъ анынча, Гөлчирә апача. Авызы тулы кан булыр, әмма сирәк тешләрен кысып булса да елмаер Сер бирәсе килми. Унга бар уңганчы бар. дигән кагыйдә белән яшәде Гөлчирә апа. Ана ышансан. уннын һәркайсы дөнья бәясе ир иде. Гомере буена кеше арасында, сатуда эшләгән, жинел холыклы хатын өчен танышу кавышулар әллә ни кыен эш булмагандыр, күрәсен. Анын бу холкы, яшәү рәвеше аркасында Ландыш жан газаплары кичерә, әнисе өчен ояла, унайсызлана иде. әмма үзе әнисен беркайчан беркемнән гаепләтмәде. гел яклады.
Раилнекеләр анын Ландышка өйләнергә җыенуын белгәч, тәмам куркуга төштеләр: “Анасы кебек җилбәзәк булмасмы’" янәсе. Югыйсә Ландышка әнисенен язмышы үрнәк түгел, гыйбрәт иде Бервакыт Раилгә очраклы гына ал арны н бәхәсләшүен ишетергә туры килде
—Әни! Нәрсәгә сина бу адәм’! Кешеләр көлә бит үзеннән Минем турында уйла бераз.
—Синен үз тормышын, минем үземнеке. Син кияүгә китәрсен дә. ә мина нәрсә, гомер буе ялгыз яшәргәме?
—Әни! Ялгыз яшә, димим, тик зинһар теләсә кемне алып кайтма! Бу исерекнсн иптәшлеге инде. Синен өстә яшәп ятучы әрәмтамак бит ул!
—Әтиең турында алай әйтмә
—Нинди әти булсын ул мина ?! Минем бер генә әтием Үлгән кешене рәнҗетмә, ичмасам
Ландыш бик иртә әтисез калган, ул аны хәтта хәтерләми дә. “Ичмасам истәлеккә бер фотосы булса икән!" дип үртәлә иде Гөлчирә апанын сөйләвенә караганда. Зофәр абый машинасы белән авариягә очрап һәлак булган. Ландыш төс-биткә дә. холкы белән дә әнисенә охшамаган, ботснләи башка иде. Күрәсен. анарда әтисенең каны өстенлек иткәндер. Шулай итеп Раилгә чын бабасын күрергә насыйп булмады, әмма бабайларга мохтаҗлык кичермәде. Алар бсрссн-берсс алыштырып кына тордылар Хәзерге бабайны исә Раилнең гомерендә дә күргәне юк. Чөнки Гөлчирә апа. фатирына бер яшь гаилә кертеп. Боеклы авылындагы тол иргә кияүгә чыккан, сонгы араларда анын шәһәрлә күренгәне юк иде Шу на күрә бу Раил өчен һич көтелмәгән очрашу булды Гөлчирә апа исә аны күрүенә чиксез шатланган сыман, йөзенә елмаю кундырып, җырлы тавышын сузды
—Кияү балакай, ни эшләр бетереп ятасыз? Өйләнмәдекме әле?
-Юк.
—Дөрес иткәнсең! Юньле хатын табып буламыни хәзер’! Өйләнмә, өйләнмә!
Раил мыек астыннан гына елмаеп куйды
—Ялгыз яшәү дә яхшы нәрсә түгел инде
— Нишләп ялгыз?! Кызын бар ич. Ул да алай үги ана тансыклап тормыйдыр әле! Алсу балакай ни хәлдә сон?
—Гөлчирә апа. анын хәлен миннән сораганчы, бер килеп күрер идегез. Оныгыгыз ләбаса.
-И кияү бәбкәм, вакытын бармы диген. Көнем тавыктыр, сарыктыр саклап үтә Тын алырга да вакыт юк. Әле менә көч-хәл белән бабаннын хәлен белергә килгән идем, кертмиләр. Абхуд. ди Синен знакумнарын юкмы сон?
— Бик җайсыз вакытта килгәнсез шул. Тәрәзәдән дәшсәгез генә инде.— дип Раил хушлашырга ашыкты. Чөнки Гөлчирә апанын сүзе тиз генә бетмәячәген ул яхшы белә иде
Мишанын чалбар, күлмәк, куртка кесәләреннән өстәлгә шактый байлык коелды: ике алма, ике кап Мәскәү печеньесы, ике “марс" конфеты, ике пәрәмәч... Барысы да икешәр, бөтен нәрсәне пардан чәлдергән малай. Әллә авыру анасы булуы хакмы икән? Федя күңеленә шик үрмәләде. Болай булса малайны эзләүләре мөмкин ич. Әмма чигенергә сон инде, эшләнәсе эш эшләнгән, малайга кирәкле “дару” бирелгән. Ул хәзер ике тәүлек буе йокы симертәчәк Ник анда дөнья жимерелми. берни сизмәячәк. Бичара шикләнмәде дә, йотлыга-йотлыга эчте дә куйды порошоклы суны. Үзен ни көтәсен белми һәм соныннан да белмәчәк. Ике көннән аны Талибә апасы килеп алыр, көчле дарудан әле айнып та бетмәгән ангы-минге малай үзенен кайда булуын, ни эшләгәнен дә онытыр. Федянын беренче кунагы түгел ул, Талибә ана сукбай балаларны байтак ташыды. Чөнки, алар монда булганда, үзе ял итә. Талибә ни кушсан, шуны үтәргә әзер. Ул мескен үзен Федя алдында бурычлы дип саный, коткаручысы да, муеннан бурычка батыручысы да бер үк бәндә икәнен каян белсен. Тәмам Федянын колына әйләнде, хәтта наркотиклар сатарга да ризалашты. Талибә белән Федя икесе бер арбада, бер юлда хәзер, беркая китә алмый ул хатын.
Федя малайның тир исе килеп торган, пычрак киемнәрен бәдрәфкә кертеп бәрде. Аннары бүлмәгә чыкты да, малай йоклап яткан диван янына килде. Мишанын кечкенә арык гәүдәсенә комсыз караш ташлап, үзе генә белгән пычрак уйларына мыскыллы елмайды да, чишенә башлады...
...Миша төнлә уянды. Әгәр Федя биргән порошокны гомерендә беренче татуы булса, ул әле уянмаска тиеш иде. Әмма малайның мондый “дару”ларны татып караганы бар иде инде. Уянды, үзен Казандагы фатирларында дип белеп, исерек кешедәй алпан-тилпән атлап бәдрәфкә юнәлде. Шунда гына үзенен анадан тума шәрә икәнлеген күреп алды. Бу аны гажәпләндерде, чөнки болай чишенеп йоклау гадәте малайда гомумән юк иде. Җитмәсә бөтен тәне авырта, әрни, гуя аны эчке әгъзаларына хәтле ботарлап, кыйнап ташлаганнар. Миша ынгыраша-ынгыраша йомышларга иелде, шулчак идәндә таралып яткан үз киемнәрен күреп алды. Димәк, аны әнисе чишендергән, пычрак киемнәрен юарга куйган Тукта, ә бу нәрсә? Ванна кырындагы урындыкта өч Миша сыярлык ирләр чалбары ята, ә анын өстендә бер кап затлы сигарет һәм пистолет формасындагы зажигалка. Әнисе янына чираттагы кунак килгәндер мөгаен. Миша авырту-әрнүләрен онытып, сигаретка үрелде, аны кабызырга ниятләп, кулына пистолет- зажигалканы алды. Матур әйбер, моны урларга кирәк, вәт мактаныр малайларга. Кеше куркытыр өчен менә дигән уенчык! Миша пистолет көпшәсен сигаретка авызына туры китереп, чакмага басты. Ин башта аны колак төбендә яңгыраган коточкыч тавыш гажәпкә калдырды, әлегә тикле кабызгычлардан мондый куркыныч тавыш чыкканы юк иде. Икенчедән, ни өчендер каршы стенадагы кафель плитәләр коелып төшеп, чәлперәмә килде. Ә өченчедән, ванна бүлмәсенең ишеге кинәт каерылып ачылды да, анда шкаф кадәрле бер кеше пәйда булды. Ул йонлач зур кулларын Мишага сузып:
—Бир пистолетны! Хәзер үк бир!—дип кычкырды.
Малай ирдән дә, анын ямьсез тавышыннан да курыкты. Шул курку аны кабат чакмага басарга мәжбүр итте. Ир өстендәге зәнгәр маиканын корсак турысы нишләптер кинәт алланып китте, ул тап зурайганнан зурайды. Әмма ир ана игътибар да итмичә, һаман Мишага үрелде. Кабат мылтык тавышы янгырады, бу юлы инде кызыл тап ирнен күкрәгендә иде...
—Әни! Әни!
Миша, әнисен эзләп-чакырып, атыла-бәрелә бүлмә буйлап чапты Әмма әнисе беркайда да юк иде, ул гына да түгел бу бөтенләй азар фатиры түгел иде. Аптыраган-йөдәгән малай ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмәде, анын башы тәмам каткан, мингерәгән. уйлау сәләтен югатткан иде Ул йөгереп ишеккә килде, тик аны ачазмады Аннары тәрәзәгә чапты, базконга чыкты, салкын тоеп, үзенен ялангач икәнен искә төшерде Кире юыну бүлмәсенә кереп, канга буялган киемнәрен алды. Бөтен бүлмәне тутырып кан эчендә яткан зур гәүдәгә карамаска тырышты. Мишанын куркуы җиткән иде, ул хәзта киенеп тә тормады. Диван япмасын тартып азып, шуна уранлы да. сәләмәләрен кочагына жыеп, базконнан сикерде. Мазай үзенен өченче катта икәнен дә оныткан иде. бәхетенә кар өеменә килеп төште Карга бата-чума сукмакка чыгуга, кая баруын да аңламыйча йөгерде дә йөгерде, ана бары моннан китәргә, бу куркыныч урыннан тизрәк ерагаерга гына кирәк иде. Курку, ашкыну шул кадәр көчле иде ки. ул хәтта аягындагы коточкыч авыртуны да яраланган ерткыч кебек оясына кайтып егылгач кына сизде. Әмма аягындагы әрнү аны борчымый, ин мөһиме ул үз куышында, дусты янында һәм аларга башка бернинди куркыныч та янамый Чөнки Мишанын куенында әллә нинди дошманнарны да юк итәрлек, үзен дә. дустын да якларлык чын корал бар' Малай бу табышка чиксез шат иде
Шимбә көнне үз подъездлары төбендә таныш машинаны күргәч. Илданиянен сөенечтән Раил каршына йөгерәсе, анын кочагына атыласы килде, тик йөгермәде, атылмады, бик сагынган булса да. үзен тыеп калырга көч тапты. Унҗиде яшьлек кыз түгел, сабыррак җитдиерәк булу кирәк
Ир исә яше белән дә. "кирәк"ләр белән дә исәпләшеп тормады. Илданияне күрү белән, каршысына ашыкты, күзләренә туп-туры карап “Мин сине алырга килдем"—диде
—Унбиш минут вакыт бирәм Ин кирәкле әйберләренне генә ал Вакланма. Мин сине мохтаҗлыкта яшәтмәм. Илдания
Шушы акыллы, күркәм ирнең үзенеке булачагына әле һаман ышана алмаган хатын анын күзләренә: “Син мине алдамыйсынмы, шаяртмыйсынмы?"—дигән сыман гаҗәпләнеп карап торды.
— Йә. бар инде. Илдания. Мин сине көтәм.— дип кабатлады Раил
Хәмит өйдә булганда, аларнын фатирына карак керү янамый Фатирны
гына түгел, подъездны ук бер чакрымнан әйләнеп үтәчәкләр, чөнки телевизор тавышы беренче каттан ук ишетелә башлый, менгән саен ул көчәя. Телевизоры булмаган кеше өченче катка менеп яки тошеп. рәхәтләнеп яналыклар тынлый ала. Сөймәгән кешеннсн бар гамәле дә сөйкемсез тоела шул
Илдания томанлы, буш карашын экранга төбәп дөньясын оныткан Хәмит каршына килеп утырды Ире битараф карашын иренеп кенә ана күчерде
— Нигә миңа болай карыйсын?
Боргаланып маташу урынсыз иде. Илдания сүзен маңгайга бәреп әйтте
—Хәмит, мин синнән китәм
Ир башта бу сүзләрнең мәгънәсен акламады әле. аннары кинәт йөзе үзгәрде, күзләре түгәрәкләнде, иреннәре дерелди башлады
—Китәсең? Ә мин?
Бичара бала, доньянын бер бәхетсез имгәге Илданиядән башка яши алмаячак бит ул. Әнә бит күхзәрс ничек мөлдерәп карый Кемне хәтерләтә сон бу күзләр, 6ү караш? Кемнедер хәтерләтә бит. ә-ә. әйе. исенә төште Илданияләрнен Сарбаен хәтерләтә ич. Ул да күзгә шулай карый иле Мин синен тәпиеңне яларга риза, тик ташлама, ач итмә мине . дигән сыман
ялварып, мескенләнеп карый иде. Хәмиттә дә—шул караш, хужасына тугры булган эт карашы, буйсынучан, ялварулы караш. Хатыннын күнелен кызгану хисе биләп алды. Бу мизгелдә ул гаҗиз иде. Нишләргә? Аста, урамда аны Раил көтә... Ә монда Хәмит еларга әзерләнгән бата сыман күзгә мөлдерәп карый.. Бер йөрәкне ничек бүләргә?
Шул чак Илданиянен карашы китап киштәсендәге фоторәсемгә төште. Анда кайнанасы Хәмитне кочаклап төшкән. Хәмитнен беренче сыйныфка барган чагы. Колаклары тырпайган, авызы ерык, аркасына ранец аскан, кулында—чәчәкләр. Мәкъбулә апа да елмая. Мәңгелектә югалган үткәннәрнең бер мизгеле.
Илдания рәсем каршында басып тукталып калды. Кинәт кенә кайнанасы күз алдына килеп басты, колагында анын сүзләре яңгырагандай булды: “Син Хәмитне ташлама инде. Ул ялгыз яши алмый. Зинһар, ташлама...”. Илдания анага вәгъдә бирде, ташламам, диде. Теге дөнья белән бу дөнья арасында бернинди элемтә юк. әгәр кайнанасы исән булса, каршысына тезләнер иде дә: “Кичер, әни, мин китәм”,— дияр иде. Ә үлгән кешегә бирелгән вәгъдә ул инде мәңгелек, аны үзгәртеп тә, кире алып та булмый. Мәкъбулә апаның күзләре әйтерсең лә, ялварып, инәлеп сорыйлар: “Ташлама, ташлама...”.
Ул урамга буш кул белән чыкты. Раил аны көтә иде. каршына йөгереп килде: “Сиңа булышыргамы?". Илдания гаепле кеше сыман башын иде: “Гафу ит, мин...”. Раил сүзсез дә аңлады, барысын да аңлады. Бар йөрәге белән ачынып: “И-их!”— диде дә, кисәк борылып, кызу-кызу атлап машинасына таба китте...
Елыйсы килә иде, кычкырып-кычкырып, илереп елыйсы килә иде. Их, бу шәһәр, кеше күзеннән качып рәхәтләнеп елар өчен бер аулак урын да юк. ичмасам! Кайсы якка барсаң да, кешеләргә килеп төртеләсең. Күкрәгенә, йөрәгенә тулышкан бәгырь яшьләрен көчкә тыеп, Илдания ишек алларындагы ташландык йортка таба йөгерде, атыла-бәрелә бер бүлмәгә кереп, песи баласыдай почмакка сыенды да, күз яшьләренә ирек бирде: “Кичер мине, Раил, кичер, бәгърем. Мин сине яратам, яратам!”.
Күпме вакыт үткәндер, шулчак яшь пәрдәсе аша ниндидер шәүлә чалынды. Илдания күзләрен сөртте, тик шәүлә югалмады. Каршысында әллә шайтан баласы, әллә кабереннән кузгалып чыккан мәет басып тора. Чәчләре укмашып каткан, күзләре эчкә баткан, яңаклар суырылган, борын төбе пешкән кебек кызарган, өстендәге сәләмә киемнәре карачкыга кигереп куйгандай эленке-салынкы тора. Хәер сорашучы чегән балаларының да кыяфәтләре моныкыннан бишкә артык, аларның йөзләре туп кебек, таза шоп-шома, ә бу бичара бигрәк бетерешкән...
—Апа, дару бир әле,—диде “шайтан баласы”.
—Дару?! Кай җирен авырта соң, балакай?
—Бөтен җирем авырта, апа.
—Ни булды? Егылдыңмы әллә?
Малай дәшмәде, пычрак җиңе белән борынын гына сөртеп куйды.
—Син кайда яшисен соң?
Бу сорау да җавапсыз калды.
—Сон, әйдә. Берәр нәрсә табылыр. Ашатып та чыгарырмын үзеңне,— Илдания урыныннан кузгалып, өстен какты.
—Юк, апа. Мин монда калам. Син үзен алып кил, апа.—диде малай.
—Әй. балакай, дару гына басса икән әрнүләрне! Тән ярасын гына дәвалый шул ул. Жан ярасына дәва юк. Йә, ярар, көт, алып чыгармын.
Шулай итеп, ни ташландык буш йортта да Илданиягә рәхәтләнеп еларга ирек бирмәделәр. Әллә каян гына килеп чыкты бу шайтан баласы?
Рәмие, ә бу ул иде. мәрхәмәтле апасы биргән ризык белән даруларны алып үзе генә белгән тычкан юлы аша подвалга, авыртудан сызланып, ыңгырашып ятучы дусты янына ашыкты.
Ашыкты Раил. Үзе дә ашыкты. Илданиянс дә ашыктырды. Сабыр итәргә, ашыкмаска кирәк иде. Ул үзен артык җавапсыз, артык малайларча тотты бугай. Илдания. әлбәттә, аны жинел акыллы га санагандыр, шуна баш тарткандыр, Раилнен чакыруын кабул итмәгәндер. Ашыккан ашка пешкән дип юкка гына әйтмиләр икән картлар.
Пеште Раил Ландышын югалтканнан сон беренче тапкыр чит хатын- кызга күзе, күнеле тошкән иде. анда да буш кул белән калды Раилдән баш тарттылар. Ничек әле алай булды? Тос-кыяфәтс кешедән кимме? Юк' Булдыксызмы? Юк! Беркемнән дә ким түгел Раил! Менә дигән йорты бар. эше—дәрәҗәсе бар. акчасы, байлыгы ла җитәрлек.
Үз-үзе белән бәхәсләшеп. Чистай аракысын эчеп утыра Раил. Менә шулай тик томалга, япа-ялгыз эчкәне юк иде. Сонгы вакытта никтер шуна тартыла башлады. Үртәлгән, кимсенгән күнслен ничек булса да юатасы килә
—Әти, зинһар, эчмә!—дип ялвара кызы.
—Сонгысы, соңгысы кызым.—ди Раил, үзе исә рюмкасына һаман аракы агыза.
—Утыр әле, утыр яныма. Кызым, Алсукасм минем! Әйт әле мина, дөресен әйт! Синең әтиен начармы? Бик начармы?
Алсу кулы белән рюмканы каплый
—Юк, әти, син дөньяда ин яхшы кеше. Тик эчмә, зинһар, эчмә, әтием!
—Ник ул мине ташлады? Ник ташлады'’
Кем зурында сүз баруын Алсу яхшы анлый. Әтисен шундый газапларга салуы өчен Илдания апасына бер яктан ачуы килә, ә икенче яклап әтисенә ияреп өйләренә килмәвенә шатлана да. Шул гына җитмәгән иде. укытучысы ана үги ана булсын, биредә хуҗа булып йөрсен, имеш
Әмма кызнын әтисен юатасы килә.
—Әтием, анын ире бар бит. Ире булмаса. ул сине ташламас иде Азай борчылма инде, әтием. Син һич тә начар түгел. Мин сине бик яратам
—Әй, кызым, әле дә син бар. күбәләгем! Кил әле. бер кочаклыйм үзеңне
Әмма Алсу килми Кечкенә вакытында әтисенең тезләренә менеп утырып, анын кытыршы янакларын сыйпарга ярата иде. Хәзер ояла, базачага түгел бит инде. Шулай да. әтисенен каршысына килеп тезләнә, анын зур кулларын үзенең нәфис, кечкенә учына салып, бармакларын үбә Әтисен юатасы, аны тынычландырасы килә анын Әмма әтисе кинәт елап җибәрә
—Кызым, нигә яратам икән мин ул юньсез хатынны ’ Юньсез бит ул.
—Әйе, әтием. Ул юньсез.
—Алсу! Кызым' Нигә алай дисен?! Илдания апан юньсез түгел!
Ярар, әтием, синеңчә булсын, юньсез түгел. Башка эчмә инде, яме. Әйдә, мин сина урын җәям. ят. әтием, ял ит,—Алсу, эчә-эчә тәмам йомшарган әтисен, торгызмакчы була:
—Ашыкма, кызым Әле сөйләшеп бетермәдек бит Мин. кызым тотам да әйләнәм. Хет иртәгә әйләнәм. Матур хатыннар күп бит дөньяда, әйе бит, кызым Вәт, тотам да берсен алып кайтам
— Кирәкми, әти! Безгә беркем дә кирәкми.
Әтисе Алсу белән килешә:
—Дөрес әйтәсең, кызым' Безгә беркем дә кирәкми! Бетте, точка! Азын ат бу әшәке Чистай малаен! Безгә беркем дә кирәкми!
Кы зы белән кочаклашып икенче катка, йокы бүлмәсенә күтәрелә.
—Тыныч йокы, әтием,—ди Алсу. Инде менә ничә көннәр анын күңеле тыныч түгел, кыз борчулы. Әгәр әтисе эчә башласа? Бу бит коточкыч фаҗига булачак! Әллә соң Илдания Зөфәровна белән сөйләшеп караргамы'.’ Шулай итәр, әгәр әтисе үзен кулга алмаса, Алсу шулай итәр, мин-минлеген, горурлыгын читкә куяр да, Илдания апасы янына килеп: “Әтиемне коткарыгыз, югыйсә ул харап була”,—диячәк.
Раилнең дә җаны тыныч түгел, ул йокыга китә алмый газаплана. Нидер җитми, кемдер җитми ана... Күзләре дивар рәсемгә—Ландышының сурәтенә төшә, һәм үзе дә сизми сыкранып әйтеп куя: “Их, Илдания, өзден лә үзәгемне!”. Ничә еллар буе Раилнең йөрәген, күңелен биләп торган Ландыш сурәте әкрен-әкрен гүя эри, артка чигенә, томан эченә кереп югала, аның урынына Илдания пәйдә була, ул һаман алга чыга, Раил тормышында һаман күбрәк урын били бара...
Алсуга укытучысы каршына барып, баш ияргә туры килмәде. Аның бәхетенә, хәер, үзенекенә дә, Раил сүзендә торды, “акбаш”ларны күз алдыннан алып-җыеп куйды. Ир яхшы белә: утырган арбаңнан бер төштеңме, аңа шундук башкалар хуҗа була, ә сине таптап кына китәчәкләр. Заман кырыс, рәхимсез.
Фирманың биш бригадасы берьюлы берничә объектта эш алып бара. Һәркайсын күз унында тотарга кирәк. Кирәкле материаллар белән тәэмин итү, акча, транспорт мәсьәләләрен хәл итү, килешүләр төзү, яна заказлар табу... Кыскасы, эшлим, булдырыйм, дигән кешегә тәүлекнең егерме дүрт сәгате дә җитә торган түгел. Чаба Раил, әмма Илдания дә аннан калмый, күңеленә кереп утырган да, китәргә исәбе юк. Хәер, Раил моны теләми дә. Жанына якын булган шул сөйкемле затның дөньяда барлыгына, тормышына яңа ямь, җылы нур өстәп торуына сөенә генә. Юк, өметен өзми әле ир, өзми. Ике арадагы җепләр мәңгегә өзелмәгән бит.
Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан саен Раил күңелендәге өмет тә үсә, ныгый барды. Бәйрәм белән котлауны сәбәп итеп, Илданиягә сукмакны яңартырга теләгән иде ул. Әмма барып чыкмады, мәктәпкә шалтыраткач:
—Яруллина административ ял алды. Әнисе бик каты авырый, авылына кайтып китте ул,—дигән җавап ишетте.
Сеңелесе “әни авырый” дип шалтыраткач, Илдания хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен әле аңламаган иде. Бәйрәм бүләге булыр дип, базарга чыгып, әнисенә яулык эзләде. Ак төсләрне яратуын белә иде, кырыйлары сырлап- сырлап эшләнгән, уртасына ефәк җепләр белән чәчкә-бизәкләр чигелгән тәүге кар кебек ак, мәк чәчәгедәй нәфис яулыкны сайлап алды. Әнисен бик шатландырасы килгән иде Илданиянең.
Кызын күргәч, талпынып куйды ана, нидер әйтмәкче булып иреннәрен кыймылдатты, тик ыңгырашудан башка аваз чыкмады. Хәрәкәтсез, телсез ята иде ул. Илдания бу хәлне күреп тетрәнеп китте, ни кылырга белмәде. “Бәйрәм белән”,—дигән булып, сумкасыннан яулыкны чыгарды. Аны күргәч, әнисе тагы талпынып куйды, кызына мөлдерәп төбәлгән күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде.
Зөһрә кечкенә баласы белән кайткан иде, улы төне буе елады, беркемгә тынгы бирмәде. Әллә шул тавыштан, әллә сызланудан әнисе дә борсаланды, ыңгырашты. Урамда март бураны котырды. Әллә нинди шомлы, бәгырьләрне өзәрлек авыр төн булды ул.
Тан аткач, бар да тынды. Елый-елый арып беткән малай, ниһаять, йокыга китте, буран да басылды, әнисе дә тынып калды, мәңгегә тынычланды...
Иртән кайгылы йортка туган-тумача, күршеләр җыелды. Йола-гадәтләрне
яхшы белгән өлкәнрәкләр үлем кирәк-яракларын хәстәрләргә керештеләр Әнисе барысын алдан әзерләп куйган икән, сандык тулы чүпрәк-чапрак, хәер итеп таратырга дигән вак акчалар да яулыкка төйнәп куелган. Шулчак кабер казучыларга дигән тастымагтар арасыннан бер конверт килеп чыкты. Тышына "бататарга" дип язылган иде. Олы кыз булгач чатны Илданиягә бирделәр. “И-и. әнием, и-и. бәгьрем'"—дип елый-елый конвертны ачты, күзен томалаган яшьләр укырга комачаулый, хаттагы хәрефләр биешә иде. Әмма аны укырга кирәк, бәлки әнисе сонгы васыятен шунда язып калдыргандыр
“Балалар! Бу арада бик ямьсез төшләр күрәм Әтиегез чакыра. Әжалем якындыр, ахры Шуна исән чагымда язып калдырыйм дидем Өстемдә бер бурыч йөри. Аны үтәмәсәм. әтиегез рәнжеп каршылар Исән чагымда, әйтәсем, сезгә белгертәсем килмәде. Әтиегез, балалар бер-берсен белеп, аралашып үссеннәр, туганнар бит алар, дисә дә. гел каршы килдем, бер дә күнслем тартмады.
Хәлләр болай. балалар Әтиегезнен читтә тагы бер ба.асы бар. Әлмәтгә шофер булып эшләгәндә, бер хатын белән кушылган булган Загссыз гына яшәгәннәр. Әтиен авариягә очрап, аяксыз калгач, ул хатын, гарип кеше тәрбиялисе килмичә, баласын алып качкан, бүтәнгә кияүгә чыккан. Имеш, алар хәзер Яртауда яши. әтиегез үзе күреп кайтып, мина сөйләгән иде Йөрмә, кеше семьясын бозма, оныт дигән идем Минем кан. минем бала, үз атасын ул белергә тиеш. диде. Кызы белән сөйләшергә өлгерми калды, анын васыяте сезне туганлаштыру иде.
Инде әйттем, хәлне белдегез. Калганын үзегез карагыз Теге баланын исеме Ландыш. 1960 елда туган, әнисе Гөлчирә исемле
Балалар, бу хатны сез мин үлгәч кенә укырсыз инде, бәхил булыгыз, тату яшәгез, гуган оягызны туздырмагыз.
Мине әтиегез янына җирләгез.
Балаларым, бәхетле булып, озак яшәгез. Миннән теләк шул. Әниегез Язылды 10 нчы гыйнварда"
“Ике ай элек. Күнеле сизгән икән бәгырькәемнең Их. әни! — сулкылдап-сулкылдап елап утырган апасы янына Зөһрә килде, анын кулындагы хатка үрелде Әмма Илдания бирмәде, хатны бөкләп, халат кесәсенә тыгып куйды
— Кирәкми, укыма... Аннары Барысы беткәч, бу хәсрәттән бераз айныгач. . Әлегә барыбер баш эшләми, аклап бетерә торган түгел, сеңлем
Әнисе белән хушлашу, аны мәигелек йортка озату мәшәкатьләре белән хат турында бөтенләй онытылды да.
Соныннан. әнисенен җидесен үткәргәч, ике кыз туган кара-каршы утырып, йорт язмышын хәл иттеләр
—Апа. әгәр син каршы булмасаи. мин кайтам Инсаф белән сөйләштек, ул риза. Барыбер обшагада этләнәбез,—диде Зөһрә
Илдания аны кочып алды, бу анын сенлссснә рәхмәт белдерүе иде
Хат турында Зөһрә онытмаган икән, апасының исенә төшерде “Миңа укырга ярыйдыр бит’"
—Йә. ни диярсең?-дип сорады Илдания. хатны укыганнан соң, хисләнеп тәэсирләнеп уйга калган сенлесснә карагг
-Әтинең кызы Безнең апа Барыбер, чит кеше инде ул безгә, якынлашып, туганлашып булмастыр кебек. Белмим тагы Син ни уйлыйсындыр.
—Әтинең үтенече бит, Зөһрә Безнең өстә бурыч булып калмасын Эзләргә, табарга, аклашырга кирәктер.
— Мина синнән башка бернинди туган да кирәкми. Семьябызга чит
кеше кертәсем килми. Яшьтән бергә үсмәгәч, әллә кайда йөргән ул Ландышнын ни якынлыгы булсын?!
—Сүз туганлашу турында бармый бит, сеңлем. Әти васыятен үтәргә кирәк. Әни дә шулай теләгән. Безгә рәнжеп ятмасыннар. Яртауга кайту белән эзли башлыйм мин ул Ландышны,—диде Илдан ия бәхәскә нокта куеп.
Теләсә ни эшлә, бигайбә, дигән сыман, Зөһрә иреннәрен бүлтәйтеп, иңнәрен генә сикертте.
Әнисенә бер тапкыр да бәйләргә насыйп булмаган ак яулыкны Нургаязнын әбисенә илтеп бирде Илдания.
Егерменче гасыр Жиһан әбинең өенә кереп тормыйча гына үтеп бара. Эче-тышы балчык белән сыланып, ел саен агартылып торган мондый кечкенә, җыйнак йорт авылда бер генә. Өй каршындагы бакчада рәт-рәт тезелеп үсеп утырган төз, биек наратлар да башка беркемдә юк. Жиһан әбидә генә. Сорыяр авылын аркылыга-буйга йөреп чыксагыз да, бу йорт каршындагы кебек сиртмәле кое табалмассыз. Ул коены Жиһан әбинең карты Әгъзам бабай казыган, бурасын да үзе бураган, шуңа күрә, үзе дөнья куйгач та, карчыгы бу коега күз-колак булып тора, кое янына бала-чага китерми, чиләге тишелсә, аны алыштыра, кое тирәсен чистартып тора.
Жиһан әбинен йорты урамнан эчкәрәк урнашкан, анын җиләк-җимеш бакчасы башкаларныкы кебек артта түгел, ә алда, урам ягында. Жәй җитте исә, карчык тирә-күрше балаларын атмадыр, карлыган-шомырттыр белән сыйлый, тегеләрнен бакча басарга теләге дә калмый аннары. Жиһан әбинен ишегалды да, капка турысы да яз-жәй ямь-яшел булып тора, әйтерсең келәм җәйгәннәр. Хәзер ул мал-туар асрамый, моңа көче җитми, әмма сыеры булганда да шулай иде, йорт тирәсе ямь-яшел чирәм иде.
Һәрчак пөхтә йөрүче, йөзеннән ягымлы нур сирпелеп торган Жиһан карчыкны Илдания балачактан ук үз әбиседәй якын күрә. Нургаяз белән очрашканда да, нәкъ менә шул йорт турысында, алмагач төбендә сөйләшеп утыралар иде.
“Ул чакта әни бар иде, исән иде... Нинди бәхетле, бер кайгысыз көннәр булган”,—дип ямансулап куйды Илдания. Хатирәләр сагышын, йөрәк әрнүен тирәнәйтте.
Ул кергәндә, Жиһан әби өй түренә басып намаз укый иде. Андый чакта кешене бүлдерергә ярамый. Илдания артык тавыш чыгармаска тырышып, әкрен генә басып керде, ишек төбендәге сандыкка килеп утырды. Бу йортта берни үзгәрмәгән икән, вакыт биредә гүя туктап калган да, рәхәтләнеп ял итә. Алай дисән, стенадагы чылбырлы кара сәгать һаман келт-келт йөри әле, бичара күке инде ничә еллар ишеген ачып кычкырадыр, бәлки әле еллар гына түгел гасырлардыр, бик борынгы сәгать бит инде бу.
Илдания баш-башлары сырлап эшләнгән кин караватка, анын өстендәге колач җитмәслек мул мендәрләргә, хан заманыннан калган, инде саргая- карала башлаган дүрт почмаклы көзгегә, идәндә сузылып яткан чуар паласка күз салып чыкты. Барысы да шул, хәтта намазлык өстенә баскан Жиһан әби лә шул, барысы да элеккечә, тик аркасын җылы мичкә терәп сандык өстендә утыручы Илдания генә башка...
Сонгы көннәрдә ул бик арыды, йончыды. Бу җылы, фәрештәле йортка килеп кергәч, тәнендә, күңелендә ниндидер җинеллек тойды, ничә төн юньләп йокламаган иде, кинәт кенә күзенә йокы төште, оеп киткәнен сизми дә калды. Аны:
—И-и, Илдания кызым килгән икән,—дигән тавыш айнытып җибәрде. Ул урыныннан торып:
—Исәнме, Жиһан әби,—дип, карчыкка кулларын сузды.
—Аллага шөкер, кызым, әлһамделлаһи шөкер. Менә сезнен йортка гына
кайгы килде. Ахыры хәерле булсын инде Иртәрәк китте шул Рәйханә Ярый әле, озак интегеп ятмаган мескенкәем. Кем карап бетерер иде'’ —Карар идек әле. Җиһан әби Гүрдә ятканчы, өйдә, яныбызда ятсын иде! Дәшмәсә. сөйләшмәсә дә. әни булыр иде,—Илдан ияне н күзләренә кабат яшь тулды.
— И-и, кызым, бик олы шул хәсрәтегез, адәм баласы ничек түзәдер Әнине югалту бик авыр, кайсыбыз кичермәгән. Үзәкләр өзелә инде, кояш сүнгәндәй була. Син. кызым, елыйсын килгәндә, тырнакларына кара Аннары су да хәсрәтне юа. мунча керергә кирәк, һәр көнне булса да артык түгел. Хәсрәтеңне кешегә түккәнче, суга түк. дия иде минем әни
Җиһан әби дә кайчандыр бала булган, яшь кыз булган, кемнеңдер кызы булган. . Анын да әнисе булган... Ышанасы да килми хәтта, ул гомере буе шулай әби булып кына яшәгәндер төсле Илдания бирегә ни өчен килгәнен искә төшереп, алып килгән яулыгын сузды:
— Менә, Җиһан әби. әнигә бәйрәм бүләге итеп алган идем Үзенә бәйләргә насыйп булмады... Әнинсн төсе итеп син бәйләрсен. Җиһан әби
Карчык бисмилла әйтеп, яулыкны алды да. аны тез өстенә куеп, шәмәхә төскә кергән нечкә кәкре бармаклары белән берничә тапкыр сыпырып азды —И-и, рәхмәт инде, кызым. Бигрәк зурлагансың. Харап затлы яулык бит бу! Кыйммәттер"’
—Бүләкнен бәясен сорамыйлар,—дип котылды Илдания Җиһан әби озак итеп дога кылды, тыйнак кына ачылган иреннәреннән берсеннән-берсе күркәм теләкләр коелды. Илдания догалар белми, шуна күрә “амин, амин” дип кенә утырды.
—Каяле. самавыр гөжләтеп җибәрик. Чөкердәшеп чәй эчәрбез,—дип Җиһан әби өстәл өстендәге күмер самаварын күтәреп почмак якка кереп китте Илдания ярдәм итәргә теләгән иде. якын да китермәде
"Җитте, азапланма!”.—диеп кызлары Җиһан карчыкка җитмеш яшенә электр самавыры бүләк иткән булганнар. Имеш. Җиһан әби мона бик шатланган, балаларына рәхмәтләр укый-укый. күмер самавырын келәткә үк чыгарып куйган. Әмма кызлар китү белән иске самавыр кабаг үз урынына, өстәл башына менеп тә кунаклаган, имеш
Илдания Нургаяз хакында сүз кузгатырга кыймаган иле. Җиһан әби чәй янында үзе бу хакта сөйли башлады
—Безнең имансыз малай да табылды бит әле. кызым Анасы беркемгә әйтмәскә кушкан ие дә... Бик дуслар илегез бит. әллә яратышып та йөрдегез инде... Сиңа гына сөйлим, ишет тә оныт: исән бит безнен Нургаязыбыз!
Илдания ирененә китергән чынаягын куеп, түземселәнсп сүзнен ахырын көтте. Кайда йөргән Нургаяз? Ник беркемгә белгермәгән?
— Ничә еллар буе бездән уг йоттырды Анасы йөрәк чирлегә әйләнде тәмам. Нәселдә булмаганны, ни кыланды бит!—Җиһан әби кулларын кая куярга белмәгәндәй, әле бер. әле икенче савытны урыннан-урынга күчерә, йә калтыранган бармаклары белән ашъяулыкны сыпырып ала
—Авыр булса, сөйләмә Җиһан әби
—Юк. сөйлим әле. кызым. Эчемдә җыелып ятмасын. Безнен Нургаяз нишләгән? Кыз-хатын киеме киеп, телсез-чукрак булып кыланып Мәскәу җир астында хәер теләнеп йөргән. Имансыз малай"
Менә сина Нургаяз! Башка сыймаслык хәл бит бу!
—Хәзер әнә ристоранда җырлап йөри икән Акчасы да күп. ди. Бер маржага йортка кергән. И-и. кызым, картайган көнебездә мыскыл итте ул безне —Җиһан әби. ник алай иткән сон ул? Исәнлеген ник беркемгә белгермәгән?
—Солдатка бармас өчен. Әрмиядән качып йөргән Элек отерман белән
куркыталар иде кешеләрне, хәзер Әрмия дип кот очыралар. Нургаяз сугыштан бик курка иде бит ул, и-и җебегән малай иде дә сон мескенкәем. Тач атасы инде!
—Исән булгач, табылгач, яхшы инде. Авылга кайтырга исәбе юкмы соң? Сагынмады микәнни?
—Сагынам, дигән. Әбине күрәсем килә, дигән. Кайтырга куркып ята. Хәзер солдатка барыбер алмыйлар, яше үткән инде. Оялганга кайтмый. Ояты булгач, иманы да бар инде, димәк. И Ходаем, иманнан гына яздырмасын. Үлгәнче, шул Нургаязны бер генә күреп калсам иде. Баланын баласы балдан татлы, үз кулымда үсте бит.
Беркемнен дә казаны буш түгел шул. Жиһан әби башта бер ут эчендә янды, инде икенчесенә илтеп тыкканнар. Их. Нургаяз, нишләдең син?! Фәрештәдәй изге кешегә ник шул хәтле хәсрәтләр китерден. акылсыз малай?!
Еламаган балага ими бирмиләр. Хакимият бусагасын таптый торгач, ниһаять. Газинур да теләгенә иреште: "Яшьләр үзәге” өчен Дала урамындагы ике подъездлы буш йортны бирделәр. Тугыз катлы биек, яна йортлар арасында ничек адашып калгандыр ул. анысын бер Ходай белә, әмма нәкъ менә шул яна йортлар янында булганга да. кыяфәте яман иләмсез, коточкыч булып күренә. Көчсез, мескен кешеләр үзләрен башкалардан ким күрсәтмәс өчен, йөзләренә ничек тәккәбберлек. гайрәтлелек кыяфәте чыгарсалар, бу иске, котсыз кечкенә йорт та карангы тәрәзәләрен акайтып, “тиеп кенә карагыз!"—дигән сыман, кәпрәеп утыра иде.
Газинурның бу тирәгә килгәне дә, бу йортны күргәне дә юк иде. Кулына адрес тоттыргач, ул шатлыгыннан очардай булып, бирегә йөгереп килде, һәм. тәмам хәрәбәгә әйләнгән иске бинаны күргәч чак кына аңын югалтмады. Эченә кереп тормыйча да анлады. бу сәләмәне рәткә китергәнче, бүген урамда футбол тубын тибеп йөрүче малайлар бабайга әйләнәчәк!
Йортнын тышкы кыяфәте бер имәндерсә. эчендәге хәлләр аннан да яманрак булып чыкты. Стеналар умырылып беткән, буй-буй ертык обойлар убырлы карчык чәчләре кебек тузып тора.ишек-тәрәзәләрне төбе белән каерып алганнар, идәннәрдән жилләр искән, су, жылыткыч торбалары, ванна, кулъюгыч—бернәрсә калмаган. Алына-сүтелә торган бөтен нәрсә юкка чыккан. Карактан сон әйбер кала, уттан берни калмый дип. әйткән булалар тагын. Юк. ут та болай рәхимсез кыланмас. Үзе юкнын күзе юк шул, иясез малга хуҗа тиз табыла.
—Яшьләреңне җыеп, өмә үткәр. Ремонт өчен бераз акча бирербез.— дигәннәр иде. кеше көлдерерлек сан булып чыкты, әле анысына да рәхмәт әйтергә куштылар.
Әгәр кирәк икән. Газинур спартакиадалар, әллә нинди конкурслар, семинарлар, фестивальләр үткәрә ала (һәм үткәрә дә), берүзе ун кешегә каршы тора ала, йөзәр килолы штанганы эһ тә итмичә күтәрә ала, тагы бик күп. бик күп эшләр башкара ала. өмәсен дә үткәрер, тик төзелеш эшләрендә "незнамо”. теше үтми. “Бомбежка”дан калгандай бу ярым җимерек йортны кайсы баштан төзәтә башларга икәнен хәтта күз алдына да китерә алмый. Чит планетага килеп төшкән заттай бүлмәдән-бүлмәгә, этаждан этажга аптырап, каңгырап йөрде йөрде дә, Газинур, кинәш-табыш итәргә дип. дусты-хезмәттәше янына “Камил” фирмасына юнәлде.
“Камил” фирмасы биш катлы йортнын өч бүлмәле фатирына урнашкан. Элек кемнәргәдер йокы бүлмәсе булып торган бүлмәдә—бухгалтерия, икенчесендә—директор кабинеты, ә зал—кабул итү бүлмәсе булып тора. "Аерым бина тотуга караганда, болай арзанга төшә, чыгымнар азрак”,—
дигән иде шул фирманы оештыручы һәм житәкләүче дусты—Раил Сөләйманов Газинур килеп кергәндә, ул каядыр китәргә жыенган. ишек төбендәге шкаф янына басып, киенеп маташа иде.
— Биш минут вакытым бар, сөйлә, ни йомыш?—диде ул, күрешкәч Газинурның юкны бушка аударып йөрмәгәнен яхшы белә иде, дустын ы н нәрсәгәдер борчулы икәнен йөзенә карау белән сизде Тегесе булдыра алганча кыска тотып, хәлне аңлатты Раил аны игътибар белән тынлады. Газинур сөйләүдән туктагач
—Кинәшем шул: РСУлар белән бәйләнмә Акыртып талыйлар. Бер айлык эшне елга сузалар, анын каравы бәяне кабарта белә үзләре. Син, Газинур, частниклар белән эш ит. Бердән, арзанга төшәчәк, икенчедән, алар сыйфатлырак та, тизрәк тә эшли,—дип кинәш бирде.
—Шуңа күрә, сина килдем дә бит инде, Раил. Син ул мәсьәләдә намуслы, ышанычлы кеше, бәлки алынырсын
—Андый эшне кабинетта утырып хәл итеп булмый, туган Барып күрергә кирәк —Раил өстәлдәге календарьга күз салды.—әйдә тәк берсекөнгә сәгать өчтә очрашыйк. Шунда иркенләп сөйләшербез.
—Берсекөнгә ял көне бит.
—Шулаймыни?!—дип гажәпләндс Раил —Вәт, малай, чынлап та! Дөньяда ял көннәре дә бар бит әле, онытылган, валлаһи! Алайса, кайчан?
—Мина барыбер, Раил Ял көне белән исәпләшеп торган юк. Үземнен дә әле бер, әле икенче мероприятие Безнен эш тә сәгатьле түгел бит,— диде Газинур.—Ял көне тәк, ял көне
—Нинди адрес диден әле?
—Дала урамы, 96 нчы йорт.
“Дала урамы? Сон Илдания яшәгән урам ич бу!” Илданияне көтеп торганда ул йортка игътибар иткән иде Раил Ник сүтеп атмыйлар икән, дип уйлап та куйган иде шул чак. Бигрәк урамны ямьсехли бит. яшь. гүзәл, зифа кызлар арасына ялгыш килеп эләккән тешсез, шөкәтсез карчык кебек утыра. Дустына, әлбәттә, ярдәм итәчәк ул. Тик ремонт эшләре өчен бүлеп бирелгән акчага сысшмаячаклары санап тормасан да кон кебек ачык Алдагысын күз күрер, диде дә, килешкәнне белдереп Газинурга кул сузды Раил өчен вәгъдә иман икәнен Корбанов яхшы белә иде
“-Син аны үтерергә тиеш, Джек!
—Кемне?
— Минем мөгезле идиотны
—Эмми, нигә? Без болай да бәхетле
—Майклнын счетында миллионнар яга. Барысы да безгә булачак. Джек! Егет бул, үтер аны!”.
Әлбәттә, үтерәчәк Үтермәсә. америка киносы буламыни’' Джек Майклны үтерәчәк, аннары Эммисна да чират җитәчәк Соныннан. миллионнары барлыгын белгәч, Джекның да башына житәчәкләр! Хәмит телевизор эченә кереп китәрдәй булып әнә шул тамашаларны карап утыра
Илданияне беркем үтермәде, әмма ул тереләр арасында юк инде. Тәне исән, ә жаны үлгән
Хәер, алай дип әйтергә ярамыйдыр Исән ул җан. исән, бары яралы гына. Теге чакта, Раил каршына буш кул белән чыгып, язмыш гомерендә бер тапкыр бүләк игкән мәхәббәтеннән, бәхетеннән баш тарткач, бәгыренә салкын ук кадалгандай булган иде, шул ничә көннәр, төннәр сулкылдап- сулкыллап сызлады, әрнүдән җаны ыңгырашты. Шул яралы жанга янасы— әнисен югалту хәсрәте килеп өстәлде Үзен кая куярга белми бәргәләнә
Илдания, бернинди ямь, шатлык таба алмый. Ландышны эзләве дә нәтиҗәсез булды. Фамилиясен дә белмәгән кешене ничек тапмак кирәк?! Эскертгән энә эзләү белән бер ич ул.
Ландышнын әнисе исәнме икән? Әтисенең беренче хатыны... Бәлки ул алай ук начар да кеше түгелдер, бәлки яшьлегендә кылган гөнаһы—авыру ирен, баласының атасын ташлап китүенә үкенә дә торгандыр? Бәлки ул анада Илдания өчен дә йөрәк җылысы табылыр иде...
Яртауга беренче тапкыр әтисе белән килгән иде ул. Биек тауларга, ярга сыенып утырган яшел каланы күргәч тә, аһ итте кыз, шул гүзәл шәһәргә гашыйк булды. Яз иде, урам буйлап тезелеп утырган алмагач-шомыртлар шау чәчәктә иде. Карап-күреп туймады бу каланы Илдания. Гөлбакча эчендә утырган әкият иле кебек күңеленә кереп калды ул. Казанда укып йөргәндә үк, “мин Яртауга кайтам”,—дип хыялланды, гел шунда ашкынды. Кайда без юк, шунда яхшы, диләр. Хәзер менә, Яртаудан, җимерелгән өмет- хыялларыннан качып, Сорыярына гына кайтыр иде. Әтисенең, әнисенен кабере шунда, туган йорты шунда, Җиһан әбисе шунда... Яшисе иде ак карларга күмелеп утырган, эче-тышы балчык белән сыланган ак. кечкенә йортта, арканы җылы мичкә терәп, дисбе тартып утырасы иде. Берни турында уйламыйча, кайгырмыйча... Янында йомгак кебек йомры гына йомшак кына бер песи мыраулап йөрер иде. Ә урамда тыныч кына ап-ак кар явар иде...
Зөһрә шунда бит. Бәхетле җан, ирен, улын ияртте дә, туган йортка кайтып урнашты. Авыл егетенә чыгып дөрес эшләде ул. Бәхетенне читтән эзләргә түгел икән. Авылда бит кеше бер-берсенең ничек тын алуына хәтле белеп тора: бу нәсел мондый, ә бусы болайрак... Хәмит кебекләр Сорыярда картаеп беткәнче үзләренә хатын таба алмыйлар. Читтән алып кайтып карыйлар, әмма тегеләре булдыксыз ир янында озак юанмыйча, бик тиз сыпырта...
Ялгышты Илдания. Мәкьбүлә апа каршында бернинди бурычы да юк аның. Ул аны тапканмы, бакканмы, тәрбияләгән-укытканмы? Ник әле Илдания гомере буе анын улын саклап ятарга тиеш? Бернигә карамый, ияреп китәсе калган Раилгә! Аһ, ялгышты шул. Ә хәзер сон, соң инде. Поезд китте. Китте... Илданиянең бәхетен еракка, бик еракка алып китте. Эзләп, табып булмый торган җиргә.
Раилдән бер хәбәр юк. Ике сөйләшә торган кеше түгел шул ул.
Бүген ял көне. Илданиянең иң яратмаган көне. Бик озак үтә ул, һәм бик күңелсез үтә. Эч пошканнан юк эшне бар итеп, өйләр җыештырган, керләр юган булды, өчпочмаклар пешерде. Сәгатькә караса, әле өч тә тулмаган икән. Ял көне бигрәк озын шул.
Илдания йокы бүлмәсенә^ керде, башын мендәргә салды, әмма көпә- көндез нинди йокы булсын? Йоклаганда ичмасам, баштан авыр уйлар китеп тора, беразга булса да, хәсрәт онытыла. Йокласаң, көн дә тиз үтә... Әмма йокы ялындыра, килергә ашыкмый. Аптырагач кулына китап алды Илдания, күз алдында хәрефләр сикереште, әмма укыганының мәгънәсенә төшенмәде.
Уф!!! Нинди тормыш сон бу?! Ник шулай буш, салкын сон ул?! Илдания тәрәзә каршына килеп басты. Быел апрель язга да охшамаган. Карлы яңгырлар ява. Юеш, салкын, ямансу... Бик ямансу... Тәрәзәдән күпме караса да, күңел юатырлык, җанын тынычландырырлык берни тапмады Илдания. Карашы һаман биек, таш йортларга гына килеп төртелде. Авылдагы кебек чиксез, кин офыклар юк шул монда...
...Чү,чү! Аларнын ишегалдына ак “Нива” кереп бара түгелме сон? Ул! Ул! Номеры аныкы, Раил килә! Айдан артык аннан бер хәбәр булмады ич. Килә... Илданиянең фатирын беләме икән соң ул? Табармы икән? Әллә каршысына йөгереп чыгаргамы? Ай, килешмәс лә... Ак “Нива” ташландык йорт турысында туктады. Машинадан ике баһадир ир төште. Берсе—Раил!
Икенчесен дә таныды Илдания, ул кешенен мәктәпкә килгәне бар иде. Яшьләр комитеты рәисе Корбанов. Болар буш йорт янына килеп, куллары белән тортеп күрсәтә-күрсәтә, сөйләшеп тордылар Күрде Илдания: Раил әледән-ате алар йортына таба борылып карый, берәүнен челтәр артына посып үзен күзәтеп торуын башына да китерми, әлбәттә. Илданиянсн кәефе төште, Раил анын янына килмәгән
Ирләр сөйләшә-сөйләшә, ташландык йорт эченә кереп киттеләр. Ә Илдания тәрәзә яныннан кузгалмады. Ярты сәгать, бер сәгать үтте Хатынның күнеле шомлана башлады: ник чыкмыйлар алар, бу шайтан оясында ни эшлиләр? Күз алдына теге сәләмә киемле, өрәккә охшаган ябык малай килеп басты. Бәлки ул беркая китмәгәндер, һаман шунда ягадыр, бәлки үзе генә дә түгелдер, бәлки анда тулы бер шайкадыр. Карачсыз калган урам яшүсмерләрен бик кансыз, диләр бит Күнеленә шик бер үрелсә, аннан тиз генә котылам димә инде Илдания дә сабырсыпана башлады, ахырда түзмәде, киенде дә урамга чыкты. Ишек төбендә ике хатын сөйләшеп тора иде. әллә шуна батырайдымы, буш йортка ялгызы гына кереп китте Әле бер, әле икенче подъездга кереп, шыксыз бүлмәләрне айкап чыкты. Тик беркемне очратмады. "Кайда алар?”—дип аптырады хатын, ни уйларга белмәде. Шулчак гүя шар шартлаттылар, ниндидер ят. куркыныч тавыш ишетелде. Аннары гагы. гагы. Әллә аталар инде?! Илдания бәрел ә-сугыла урамга атылып чыкты. Ә анда берни булмагандай тыныч кына кар ява. баягы хатыннарда әле һаман авызга-авыз куеп гәпләшеп торалар Ни булды сон? Бу сәер тавыш кайдан ишетелде?
Илдания кабат подъездга керде, шунда гына сул яктагы кара бушлыкны күреп алды. Димәк, монда подвал да бар. Раил белән Газинур шунда' Кемгә аттылар? Йә. Алла! Курку гурында онытып Илдания. абына сөртенә карангы бушлыкка таба атлады
Шулчак ниндидер зур әйбергә килеп төртелде, ана кемнеңдер куллары кагылды Хатын, бар көченә акырып, баскычларга абына-сөртенә, өскә атылды Теге бәндә дә. аннан калышмый, дөп-дөп атлап, эзенә басып килә.
—Женшина. вызовите скорую! Скорее!—дигән сүзләрне ишеткәч, газиздән-газиз. кадерлелән-кадерле тавышны таныгач кына. Илдания ту ктап калды, артына борылып карады. Анын каршында бите-кулы. киемнәре канга баткан Раил басып тора иде. Коты очкан, куркудан тәмам йөрәге алынган хатын үзен-үзе белештермичә ирне кочып алды
—Раил, бәгърем! Ни булды? Раил!!!
—Илдания. анда—Газинур Тизрәк скорыи. милиция чакыр' Ана аттылар. Илдания. вакытны сузма, йөгер!
Раил шулай диде дә. Илданияне үзеннән аерып, кабат караңгылыкка кереп югалды.
Аның тәнендәге, киемендәге кан. чынлап та. Газинурныкы иде Чөнки сукбай малайлар поскан бүлмәгә ул беренче булып керде, фонарен яктыртып, алдан атлады. Алар подвалга җылылык челтәрен, су үткәргеч торбаларны тикшерергә төшкәннәр иде. Баскычтан төшеп, унга борылулары булды, кемдер бик ямьсез итеп кычкырын җибәрде:
—Убью! Не подходи! Галы!
Аннары ату тавышы яңгырады Теге бәхетсез бала. Мишка. боларны үзен эзләп килүчеләр дип. Әгәр пистолетында патроннары бетмәсә. Раилне дә Газинур язмышы көтә иле Чөнки ул. ни булганын да. ни булачагын да исәпләп тормыйча, дустына ярдәмгә ашыкты
Раил фонарь утынын һавада чайкалып атуын күрде, нидер гөпелдәп төшүен ишетге. икенче мизгелдә фонарь җирлә ята һәм әле һаман яна иле Раил аны кулына алды Ин башта Газинурның җир иләштә чалкан яткан
4. .К V . М 10
канлы гәүдәсен күрде. Аннары фонарь яктысы бер-берсенә сыенып почмакка елышкан ике малайга төште. Берсенең кулында пистолет иде. Раил малай кулындагы коралны тартып алды да, Газинур өстенә иелде. Дусты, авырлык белән булса да, сулый иде әле...
Канга баткан Газинурны “Ашыгыч ярдәм”, ә куркышып бер-берсенә сыенышкан ике үсмерне милиция машинасы алып китте. Ишегалдындагы ыгы-зыгыны тәрәзәдән күзәтүгә генә риза булмыйча, бар нәрсәне үз күзләре белән күреп, белеп калырга омтылып, кызык күрергә, гайбәт өчен җим җыярга дип җыелган карт-коры, әби-апалар да ах-вах итешеп берәм-берәм үз ояларына таралышты.
Ташландык йорт янында Раил белән Илдания генә басып калды. Раил дустын хастаханәгә озата барырга теләсә дә, "Ашыгыч ярдәм” машинасының табибы анын үтенеченә ни өчендер катгый рәвештә каршы килде, рөхсәт итмәде. Санаулы минутлар эчендә булган бу коточкыч көтелмәгән фаҗиганең чынлыгына Раил әле һаман ышанып бетә алмый, дусты белән сөйләшә-кинәшә җитәкләшеп диярлек кереп киткән карангы ишек уемына ниндидер могҗиза көткәндәй тилмереп карап тора. Менә-менә башын бераз ия төшеп, кызу-кызу атлап Газинур килеп чыгар төсле. Ләкин аннан дусты түгел, бүрек кадәр кап-кара йомгак атылып чыкты, анын артыннан ук сорысы күренде. Ике йолкыш мәче бер-берсен куышып, ап-ак кар өстеннән тәгәрәп узды. Карангы ишектән кинәт килеп чыккан шул мәчеләр Раилне сискәндереп-айнытып җибәргәндәй булды, күңелендә бу йортка карата үзе дә аңламаган ниндидер ачу-нәфрәт хисе калкып чыкты. Гүя дә дустының үлемендә, кешеләрдән куркыр дәрәҗәгә җиткән, якты дөньяның караңгылыгыннан җир астына качкан ике бичара баланын бәхетсез язмышына нәкъ менә шул черек нигезле, котсыз йорт кына гаепледер сыман тоелды. Үзе дә сизмичә йодрыкларын кысып, ярсып, нәфрәтләнеп әйтеп куйды:
—Җир белән тигезләргә кирәк моны. Юк итәргә! Бөтенләй юк итәргә! Искене күпме генә ямасаң да, яңармый ул. Чөнки аның нигезе черек. Ә яшьләргә яңа, өр-яна бина кирәк!
Анын янәшәсендә, ташландык йортка карап, үз уйларына чумган Илдания аптыраулы карашын иргә төбәде. Кешеләргә бары мәхәббәт сирпел караучы якты күзләренә олы хәсрәт оялаган иде. Әйе, бу күзләрдә шатлык нуры сүнгән, бүген алар дөньяга бәгырь яше аша карый. Үзе өчен бик тә кадерле, якын булган бу иргә карата чиксез кызгану, ярату хисләре, ана ярдәм итү, юату теләге бергә кушылды да, Илдания, шул хисләрне берьюлы күтәрә алмыйча, сак кына Раилнең кулларына кагылды: "Мин синең янында, мин сине аңлыйм, кайгыңны бүлешәм”. Бу орыну күпне аңлата иде, ир моны тойды, рәхмәт белдергәндәй, Илданиянен җылы бармакларын йомшак кына кысып куйды.
—Мин иң якын кешеләремне югалттым, Илдания. Хатынымны, улымны, инде дустымны.
Алар бер-берсенә артык якын торалар, Илдания хәтта йөзендә Раилнен кайнар сулышын тоя. тыгыз дымлы иреннәре шундый якын, шундый якын. Аларга кагыласы, үбәсе килә. Хатын бу теләгенең чынга ашуыннан курыккандай йөзен читкә борды. Өстенә гади халат кигән килеш, бернәрсәсез, хәтта яланаяк кадерлесе артыннан китәргә риза бит Илдания. Тик чакырсын гына. Чакырсын гына! Ләкин Раилдә анын кайгысымы?! Илданиядән аерылмас өчен түгел, ә якын дустын югалту кайгысыннан ни кылырга белми аптырап басып тора ич ул биредә. Йөзендә, күзләрендә бары хәсрәт тирбәлә. Раилне авыр уйларыннан араларга, анын яралы җанын юатырга теләп, күнеленә тулган наз-мәхәббәт хисләрен сүзләренә, тавышына салып, хатын әкрен генә әйтеп куйды:
—Аны коткарырлар. Ул үлмәс.
Ир дәшмәде, ул могҗизага ышанмый иде.
Болай басып тору унайсыз иде. Йә китәргә, йә нидер эшләргә кирәк. Ә Илданиянен китәсе килми, Раилдән аерыласы, аны ялгыз калдырасы килми иде. Назлы карашы белән ирнен борчулы йөзен сыйпап үтте дә:
—Сезнен йөзегез канлы,—диде
Аннары кесәсеннән кулъяулык чыгарып, Раил битендәге кан тапларын сөртә башлады. Ир каршылык күрсәтмәде, йөзен ана ия төшеп күндәм генә басып торды. Бу мизгелдә ул әнисе янындагы базаны хәтерләтә иде. Күмер күзләрен Илданиягә төбәп, нидер уйланып торды да:
—Сез минем хатыныма, Ландышка охшагансыз Бәлки шуна сезне үз иткәнмендер. Теге чактагы әрсехзегем өчен гафу итегез.зинһар,—диде Илдания сискәнеп китте, кулындагы канлы кулъяулыкны жиргә төшереп жибәрде.
—Ландыш?!—дип кабатлап сорады ул —Ландыш сезнең хатыныгыз идеме?
—Әйе. Ә нигә шулай гаҗәпләнәсез?
—Анын әнисенең исеме Гөлчирә түгелме. Раил9—Бу сорауны монын шулай булуын теләмичә, бары тискәре җавапка өметләнеп биргән иде Илдания. Әмма ир “юк" димәде, гаҗәпләнеп:
—Ә сез каян беләсез?—дип сорады.
—Алайса,—Илдания нидер әйтергә теләгән иде. тик кире уйлады Хатын күнелендә нинди уйлар бөтерелгәнен Раил аңламады, эчке кичерешләреннән гаять дулкынланган хатыннын болай да ут янган битенә кайнар сулышын бөркеп, соравын кабатлады
— Илдания, ник жавап бирмисез9 Сез Ландышны белә идегезме? “Әйтергәме, әйтмәскәме? Бәлки мин ялгышамдыр9 Ялгышсам.
яхшырактыр Тапмаган да килеш, югалтканчы. Бер тапкыр да күрмичә". Барсын да ачыклыйсы, күнелендәге икеләнүләргә нокта куясы иде. әмма урыны, вакыты ул түгел. Ләкин әле тагын кайчан Раил белән күз-күз карап сөйләшү өчен мондый мөмкинлек була, бәлки алар башка очрашмас та. Уңайсызланса да, Илдания тәвәккәлләп сорарга жоръәт итте
— Раил, ә Ландыш... Ул ничәнче елгы иде9
—Әгәр исән булса... Исән булса, ана быел утыз җиде тулыр иде.
Инде бернинди шиккә дә урын калмады кебек Барысы да туры килә. Раилнен хатыны Ландыш Илданиягә апа тиешле кеше булып чыга, ләбаса! Раил моны белергә тиеш! Азсуда анын әтисенен—Зөфәр абыйнын да каны да бар. Алсу—Илданиянен сенлесе! Димәк. Раилнен гаиләсе—Илданиянен дә гаиләсе. Алар бергә булырга тиеш: Алсу. Илдания һәм Раил —Алайса. Минем сина әйтер сүзләрем бик күп икән. Раил
— Минем дә,—диде ир —Син мина кирәк, Илдания Сина әйткән һәр сүзем, тәкъдимем үз көчендә кала. Мин сине күпме көтәргә дә риза, тик өметемне өзмә. Бу дөньяда ялгыз яшәү бик авыр Сине дә югалтасым килми
Раилнен әрнү, сагыш тулы күзләре җавап көтеп хатынга төбәлде Илдания бер тын дәшми торды да. аннары кинәт кенә үрелеп Раилнен янаг ыннан үбеп алды.
— Мин хәзер Син китмә Кот мине. Раил! Мин синен белән
Ул ашыга-ашыга өенә таба атлады Берни аңламаган Раил анын сүзләренә ышанырга да ышамаска да белми, көтелмәгән һәм инде өметләнмәгән бу шатлыклы хәбәрдән хәтта бераз башы әйләнеп, аптырап басып калды