ЯҢАЛЫКЛАР

КАБАТЛАНМАС БӨЕК БӘЙРӘМ
ТАТАРСТАН—ДУСЧЫК СИМВОЛЫ
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТНМЕР
ШӘЙМНЕВНЕҢ КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ 1000 ЕЛЛЫГЫ
ҺӘМ РЕСПУБЛИКА КӨНЕ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ
Кадерле ватандашлар!
Бүген—гасырлар тарихында истәлекле
көн. 15 ел элек. 1990 елның 30 августында.
Татарстан Республикасының дәүләт
суверенитеты турында Декларация кабул
ителде Шул вакыттан башлап, ел саен
Республика көнен билгеләп үтү матур гадәткә
әйләнде Ә быел без башкалабызның 1000
еллык юбилеен да берьюлы, зурлап бәйрәм
итәбез.
Ел буена без дөньянын төрле жирлә-
реннән кадерле кунаклар кабул иттек. Шушы
көннәрдә Казанга В. Путин. Бәйсез Дәүләтләр
Бердәмлеге илләренең президентлары һәм
Россиянең бетен губернаторлары килеп китте.
Безгә карата ихтирамнары өчен без аларның
һәммәсенә, аеруча Россия Федерациясе
Президентына рәхмәтлебез. Барыгыз да
беләсез ул Казан шәһәренен 1000 еллыгын
үткәрү буенча комиссияне үзе житәкләде
Дөньянын төрле почмакларында тер-
рорчылык баш калкыткан бу заманда бездә
милләтләргә, диннәргә, гомумән, кешеләргә
тигез караш, сабыр мөнәсәбәт яши. Татарстан
үзара килешү, дуслык-та- тулык символы
булып тора Бу—бәяләп бетергесез тәжрибә
һәм зур хәзинә. Без мона
хезмәттә—тырышлык, тормышта— зирәклек,
сәясәттә—саклык, шәхси мөнәсәбәтләрдә
эчкерсезлек нәтижәсендә ирештек. Без моны
булдыра алабыз, дидек һәм. чынлап та.
ниятләгән эшләребезне эзлекле рәвештә
тормышка ашырабыз.
Безнен башкалабыз Казаннмн тарихы
искиткеч баи һәм гыйбрәтле. Кайчандыр
Казан Болгар дәүләтенең һәм Алтын Ур-
данын сәүдә үзәге булган, аннан сон Казан
ханлыгының мәркәзенә әйләнгән. Россия
империясендә ул—зур губерна үзәге Казанны
үзе килеп күргәч. Екатерина 11 болай дигән
“Бу—Россиядә. Мәскәүдән кала, һичшиксез,
беренче шәһәр Казаннын зур патшалык
башкаласы икәнлеге һәр яктан күренеп тора".
Әлеге сүзләр Казанга карата ихтирамны
белдерә, аның ил тарихындагы ролен югары
бәяли.
Сонгы елларда Татарстанның абруе
чагыштыргысыз дәрәжәдә үсте. Без бүген
ныклы ышаныч белән, Казан—Ауразия
мәркәзләренең берсе, дип әйтә алабыз
Без шәһәребез тарихы белән горурла-
набыз. биредә бөтен дөньяга танылган боек
шәхесләр яшәгән һәм эшләгән. Мөхәммәдьяр
һәм Державин. Лобачевский һәм Бутлеров.
Тукай һәм Такташ. Камай. Арбузоалар.
Шаляпин. София Гобәйдул- лина. Салих
Сәйдәшев. Сергей Аксаков. Лев Толстой.
Ульянов-Ленин. аталы-уллы Туполевлар.
Сергей Королев. Рудольф Нуриев кебек атаклы
исемнәр безнен өчен бик кадерле. Алар аша
Казан шәһәренен даны бөтен дөньяга таралды,
бу—үзе бер дәрәжә.
Бүгенге көндә без барыбыз да—илдәге
тирән үзгәрешләрнең шәһитләре. Тормыш
үзебезнең күз алдында үзгәреп бара Ин
мөһиме республика башкаласында да.
Татарстанда да иҗади хезмәт рухы колач
җәйгән Без инде Россия Федерациясе
күләмендә күп юнәлешләрдә уңай үрнәк
булып өлгердек. Шул ук вакытта эшлисе
эшләребез, хәл итәсе мәсьәләләребез дә аз
түгел. Милләтара татулык, аңлашу. дуслык
булганда, алга куйган максатларыбызга
ирешүдә минем шигем юк. Безнен уртак
бурычыбыз—җәмгыятьне үзгәртеп кору
чорында Россиядә демократик федератив
дәүләт төзү
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча:
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп
"Монда тудык, монда үстек, мондадыр
безнең
әҗәл.
Бәйләнеш бу җиргә безне Тәңребез гыйззе вә
җәл ~
Тыарстан тарихында төрле вакыйгалар
булды, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә
сабырлык, ярдәм һәм теләктәшлек
күрсәткәнегез өчен барыгызга да олы
рәхмәтемне белдерәм Мсньеллык юбилей, без
теләгәнчә, Казанда яшәүчеләрнсн һәммәсенә
бәйрәм булып барып иреште Чөнки халыкка
кирәкле күп социаль-спорт
корылмалары, торак йортлар, юллар, күперләр
төзелде, шәһәребез күзгә күренеп матурлана
Һәм ннара Бу бәйрәмгә та- тарстанлыларнын
һәрберсе уз өлешен кертте. лип саныйм Зур
рәхмәт барыгызга да. хөрмәтле ватандашлар!
Сезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Бәйрәмегез котлы булсын!
МЬНЬЕЛЛЫК ТАНТАНАЛАРЫ
Муса Жәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет академия театры бинасында
сәнгать осталарының Казаннын 1000 еллыгына
багышланган гала-концерты булды. Аны БДБ
илләре җитәкчеләре һәм РФ Дәүләт Советы
әгъзалары тамаша кылды Россия Президенты В
Путин һәм Татарстан Президенты М Шәймиев
бәйрәм кичәсенең мактаулы кунаклары булды.
Тантанада Россия Федерациясе Прези-
денты В Путин сәламләү сүзе белән чыкты. Ул
бердәм Россияне формалаштыруда Казаннын
чын мәгънәсендә кабатланмас гарихи ролен
билгеләп үтте. "Без Советлар Союзы таркалуы
нәтиҗәсендә килеп чыккан хәвефле үзәктән
качу тенденцияләрен җинеп чыгуга ирештек
Федераль үзәк һәм федерация субъектлары
арасындагы мөнәсәбәтләрне урнаштыру
процессы Россиянен күпмилләтле халкы
бердәмлегенең тарихи ныклыгын тагын бер кат
раслады”,—диде В. Путин һәм бу яктан Та-
тарстан җитәкчелегенең алдынгы ролен һәм
Президент М Шәимиевнен зирәк сәясәт алып
баруын билгеләп узды
В. Путин халыкның тормышын яхшырту,
транспорт һәм социаль инфраструктура- ны
үстерү җәһәтеннән шәһәрдә башкарылган
зшләрдән канәгать калуын белдерде Президент
М Шәймиев татарстанлылар исеменнән
кунакларга—Россия Федерациясе Президенты
В. Путинга. БДБ дәүләтләре җитәкчеләренә,
аларнын вәкилләренә. Россия тобәкләре
җитәкчеләренә Казан шәһәренең юбилей
көннәрендә бу борынгы җиргә килүләре өчен
рәхмәт белдерде
Тантаналы җыелышта БДБ дәүләтләре
президентлары исеменнән Казакъстаи
Президенты Н Назарбаев чыгыш ясады
КАЗАНДА ПРЕЗИДЕНТЛАР ЖЫЕНЫ
Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә
керүче илләр башлыкларынын Советы
утырышы әлеге Бердәмлек алдында торган
мәсьәләләргә ачыклык кертте. Ин беренче
чиратта, илләр арасындагы хезмәт- тәшлекнен
гамәли нәтнжәлелеген күтәрү һәм шуңа ирешү
юлында БДБ органнарын камилләштерү зарур,
диелде саммитта РФ Дәүләт Советы
утырышыннан сон Президент В Путин
катнашында Казан ратушасында Бәйсез
Дәүләтлар Бердәмлеге саммиты булды Башта
БДБ илләре башлыклары катнашында гына
узган сөйләшү
сонрак кинәителгән утырышка барып тоташты.
Казанга БДБ составына керүче унбер илнен
дә башлыклары килде Бердәмлек биредә узенен
алдагы чорга яна планнарын кабул итте Аерым
алганда. "Бердәмлек органнарын камилләштерү
һәм реформалаштыру турында"гы документ
кабул ителде. Сонрак Тажикстан Президенты Й
Рахмонов. Казакъстаи Президенты Н. Назарбаев,
Әзәрбайжан Президенты И Алн- ев, Украина
Президенты В. Юшенко. Грузия Президенты М.
Саакашвили. Молдова Президенты В Воронин.
Үзбәкстан Президенты И. Кәримов. Әр.мәнстан
Президенты Р. Кочарян. Беларусь Президенты А.
Лукашенко, Кыргызстан Президенты К. Бакыев
һәм БДБ илләре делегацияләре катнашында
узган матбугат очрашуында РФ Президенты В
Путин. БДБ органнарын
камилләштерү—югары
дәрәҗәдә каралырга тиешле мәсьәлә, диде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр шактый иде
Беренчедән, террорчылыкка каршы көрәштә
килешеп эшләү юлларын хәл итәсе бар
Икенчедән, хәрби өлкәдә килешүләр кабул итеп,
чик буе сәясәтен дә тикшерү бурычы тора
Саммит алдыннан кайбер сәясәтчеләр БДБнен
таркалу алдында булуын, хәтта Украина белән
Грузиянең әлеге оешмага альтернатззв варзз-
ант тәкъдим итәргә ниятләвен әйткән иде
Ләкин В. Путин. Бердәмлекнең һәр әгъзасы
әлеге берләшмәбезне саклап калырга тели, диде
Унбиш еллык тарихы булган Бердәмлекнең төп
эш алымнары бүгенге чор таләпләренә
җитәрлек дәрәҗәдә җавап бирмәвен күз
алдында тотсан. алга таба Бердәмлекнең
структур үзгәрешләргә дучар буласына
гаҗәпләнергә кирәкми
Саммитта законсыз миграциягә каршы
көрәш буенча 2006-2008 елларга исәпләнгән.
террорчылыкка каршы көрәштә 2005-2007
елларда хезмәттәшлекне күз алдында тоткан
программалар хуплау тапты БДБ илләренең
киләсе саммиты исә Мин- скила узарга тиеш Ә
2006 ел Бердәмлек илләрендә БДБ елы булып
тарихка кереп калачак
В Путин үз чыгышында Казаннын мс-
ньеллык юбилее БДБ илләренен хезмәт-
тәшлеген көчәйтүдә, алар арасында гуманитар
элемтәне ныгытуда зур әһәмиятен искәртеп
үтте "Биредә гомер-гомергә төрле милләт һәм
дин кешеләре яшәде. атар һәрвакыт
күршеләренең рухи байлыкларына, телләренә
хөрмәт белән карады",—диде ул.
ОЛУГ ВАКЫЙГАЛАР СӘХИФӘСЕ
Казаннын 1000 еллыгы унаеннан баш
катабызда “ Бөтендөнья тагар конгрессы"
иҗтимагый берләшматәре халыкара бер-
легтнен тантанаты җыелышы упы Анда
Россиянен 61 төбәгеннән—639. 26 чит
илдән—30. Татарстаныбыз районнарыннан
215 милләттәшебез килгән иде. "Пирамида"
мәдәни күнел ачу үзәгендә үткән әлеге
җыенда Президент М Шәймиев. Дәүләт Советы
Рәисе Ф Мөхәммәтшин. Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры 3 Валиева,
Казан шәһәре хакимияте башлыгы К Исхаков.
ТЮРКСОЙ халыкара оешма генераль
директоры П. Бюльбюль оглы һ. б. катнашты.
—Хөрмәтле милләттәшләр! Безнен
бүгенге бәйрәмебез зур тарихи әһәмияткә
ия,—диде М. Шәймиев —Шушы бәйрәмгә
бердәм булып, күтәренке күңел, якты йөз
белән килеп, бер-берегезне сәламләгәнегез
өчен бик зур рәхмәт сезгә.
Илбашы татар халкынын барысын да үзе
булдырып яши белү сыйфатына сокланып
сөйләде, киләчәктә дә тырыш һәм бердәм
булырга өндәде.
Тантаналы җыелышта катнашучылар
алдында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин. Казан шәһәре хакимияте
башлыгы К. Исхаков. Россия Мөфтиләр шурасы
рәистәше Р Гайнетдин, язучылар Т
Миннуллин, Ф. Бәйрәмова һ б. чыгыш ясады
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитеты рәисе Р Закиров барыбызны да
борчыган, милләт өчен мөһим булган кайбер
проблемаларга кагылып эчтәлекле чыгыш
ясады
Казанда, ниһаять, метро ачылды! Анын
шулай чагыштырмача кыска вакыт эчендә
(төзелеш 1997 елның августында башланды)
сафка басачагына ышанучылар аз иде
Казаннын 1000 еллык юбилеен бәйрәм итү
атнасында җир асты юлын күрергә метрога
төшкән РФ Президенты В. Путин үзе дә
соклануын яшермәде. “Әмәт” станциясендә
метро төзүчеләр белән очрашканда: "Рәхмәт
сезгә! Җиңүегез белән котлыйм!
Булдыргансыз!-—диде.
Метроны В Путин белән бергә Пре-
зидентыбыз М Шәймиев. Казакъстан
Президенты Н Назарбаев. Казан шәһәре
хакимияте башлыгы К. Исхаков. Россия
транспорт министры И Левитин. Россия Эчке
эшләр министры Р Нургалиев, Россия финанс
министры И Кудрин. РФ Президентының
вәкаләтле вәкиле С Кириенко һ. б карады.
Рәсми делегация үзенен сәфәрен
"Кремль" станциясеннән башлады В Путин
метроның эшләү тәртибе, поездларның йөрү
ешлыгы, иминлек системалары белән
кызыксынды. Метро әлегә биш станциядән
тора Жир асты юлының гомуми озынлыгы
8.60 километр тәшкил итә.
Кремль”. “Әмәт". “Сукно бистәсе” һәм "Таулар"
тукталышларын нибары 12 минут эчендә
узарга мөмкин. Станцияләрнен
һәркайсы заманча итеп, исеменә т\ры китереп
бизәлгән. Әйтик. "Г Тукай" станциясендә
шагыйрь әсәрләрен файдаланып, мозаика
белән эшләнгән 22 панно бар “Әмәт"
станциясендә исә жир өстендәге матур манзара
белән сокланырга мөмкин. Метроның әлеге
беренче тармагын 2013 елда төзеп бетерү
планлаштырыла. Ул Авиатөзелеш районын
Танкодром. Таулар. Азино бистәләре белән
тоташтырачак. Казан метросы исә киләчәктә
өч тармактан торырга, аларнын гомуми
озынлыгы 55 километр булырга тиеш
Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака-
демия театры янындагы мәйданда Президент
Минтимср Шәймиев Г Тукай исемендәге Дәүләт
премияләрен быелгы өч лауреатка тапшырды
Билгеле булганча, быелгы Г Тукай исе-
мендәге Дәүләт премиясенә замандашлары һәм
Татарстанның әдәбият-сәнгать әһелләре
портретлары өчен Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР Рәссамнар
берлеге әгъзасы. Б. Урманче исемендәге бүләк
иясе Зөфәр Гыймаев лаек булган иде. Шагыйрь.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. А
Алиш исемендәге бүләк иясе Рөстәм
Мингалимовка бу зур бүләк “Дәрт чүлмәге"
исемле шигырьләр җыентыгы өчен бирелде
Әлеге бүләкне шагыйрьнең хәләл җефете кабул
итеп алды Лауреатларның өченчесе—Рос-
сиянең һәм Татарстанның Композиторлар
берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе. Д Шостакович исемендәге
бүләк иясе Шамил Шәрифуллин. Аңа бу зур
бүләк "Мөнәҗәтләр”. “Авыл көйләре" хор
концертлары өчен бирелде.
Тантанада РФ Дәүләт Думасы Рәисе Б
Грызлов, Төркия Дәүләт министры Бәшир
Аталай. ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин. Әзәрбайжан мәдәният
министры П Бюльбюль оглы. Россия Мөфтиләр
шурасы рәисе Р Гайнетдин һәм башкалар
катнашты
Тантанада катнашучылар алдында та-
нылган шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Тукай
һәйкәле янына һәм Камал театры мәйданына
җыелган тамашачыларны Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Илфак Ибраһимов сәламләде
Аннары бер-бер артлы каләм әһелләре сүз
алды Алар арасында республикабызның
күренекле шагыйрьләре—Равил Фәйзуллин.
Ренат Харис. Роберт Миннуллин һәм башкалар
белән беррәттән Чуаш- стан. Удмуртия. Мари
Иле. Түбән Новгород язучылар оешмалары
җитәкчеләре Валерий Тургай. Егор Загребин.
Василий Крылов. Валерий Шамшурин. "Наш
современ- ник” журналының баш мөхәррире
Станислав Куняев һ б каләм осталары бар иде.
Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы
"на танылган опера җырчысы, татар опера
сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән
артист Мөнирә Булатовага һәм бүгенге
эстраданың күренекле вәкиле җырчы Салават
Фәтхетлиновка Йолдызлар" ачтылар
Әлеге аллея бездә 2002 елла ачылган иде
Ул вакытта татар мәшһүр җырчыларыбыз
Илһам Шакиров һәм Әлфия Афза ловага
“йолдызлар” куелды. 2004 елда алар- га
танылган опера җырчысы Хәйдәр Би- гичев
йолдызы да өстәлгән иде
Республика көнендә бәйрәм тантаналары
яна төзелгән халыкара ат спорты ком-
плексында да узды Аны исә бер көн элек кенә
БДБ илләренен Казан саммитында һәм РФ
Дәүләт Советы утырышында катнашкан РФ
Президенты В Путин һәм ТР Президенты М
Шаймиев, БДБ илләре башлыклары, Россия
төбәкләре җитәкчеләре белән бергәләп
тантаналы төстә ачканнар иде
Бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән
ачылды Анда халкыбызның үткәне—
бабаларыбыз азта чапкан далалар да, ри-
ваятьләр дә, инде бүгенге ирешкәннәре без дә
чагылыш тапкан иде. Бәйрәмгә республика
районнары җитәкчеләре дә яхшы кәеф белән
килгән. Республика кырларының һәр
гектарыннан уртача 30 центнер уныш җыеп
алынган Унышны ин күп җыеп алган район
башлыклары олуг кунакларны хөрмәтләп
быелгы игеннән пешерелгән икмәк
каравайлары алып килгәннәр иде
"Татарстан кырларында әлегә мондый
нгсннсн үстерелгәне юк иде Бу үзгәртеп кору
елларында мөмкин булды Татарстан җире
эшли. Бу шулай булырга тиеш тә. чөнки ул
кешегә Аллаһы тарафыннан бирелгән ин
кыйммәтле әйбер". —лиле М Шаймиев Илбашы
йөгереш юлларында ат бәйгеләре кызган арада
Россия Президенты призына ярышта беренче
булып килгән Нурлат чабышкысы Ламборгны
халыкка күрсәтте
Ә бу бәйгеләрдә—ТР Министрлар Ка-
бинеты призына уздырылганында Нурлат
районыннан 111 Яһүдиннын Реалистик исемле.
Казан шәһәренең халыкара ат спорты
комплексы призына ярышта “Таз нефть" ачык
акционерлар җәмгыятенең Америго исемле
атлары финиш сызыгын беренче булып үтте
Бәйрәммен кульминацион ноктасы Үзәк
стадионда булды. Юбилей финишын “Мәнгслск
Казан" лип аталган гсагрдль- ләштерепгән
тамаша һәм бәйрәм фейер веркы тәмамлады
Казандылармы, кунак
ларны Президентыбыз М Шәймиев һәм Россия
Дәүләт Думасы Рәисе. “Бердәм Россия" сәяси
партиясе җитәкчесе Б Грызлов котлады Шулай
ук Казан шәһәре хакимияте башлыгы К Исхаков
та үзенең изге теләкләрен җиткерде
—Быел Республика көне Казаннын
меньеллык юбилеена туры килде,—лиле
Илбашы —Шәһәр бәйрәмен үткәрү рес-
публикабыз кысаларында гына түгел, ә ил һәм
лөнья күләмендә үтте Теләгән очракта без бик
күп эшләр эшли алабыз икән Без бәйрәмне
тиешле дәрәҗәдә үткәрдек дип саныйм.
Б. Грызлов та Татарстан Президентының
теләкләренә кушылды. Кремльдә булып
археологлар табылдыклары белән танышканнан
соң, ул үзендә туган фикерләрен казанлыларга да
җиткерде
Казаннын туган көнендә стадион
"Миллениум" корабын хәтерләтте. Стадиондагы
тамаша Казаннын барлыкка килгән чорыннан
алып бүгенге көнгә кадәрге тарихны
гәүдәләндерде. Тамашачылар экраннан борынгы
Казаннын бүген нинлн үсеш чоры кичерүе белән
дә таныштылар. Шунда ук бөтендөньяга мәгълүм
эстрада җырчылары чыгыш ясады.
Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән
көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенә дә
мәртәбәле кунаклар килде. 28 август көнне
Язучылар йортында Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһимов Хакасия Язучылар
берлеге рәисе, күренекле балалар язучысы
Галина Кужекова һәм матур әдәбиятны
пропагандалау бүлеге мөдире, шагыйрь Юрий
Забелин белән очрашты Әнгәмә барышында
үзара әдәби багланышларны ныгыту, һәр ике
якны борчыган мәсьәләләр хакында фикер
алышу булды Башкалабыз юбилее кунаклары
буларак чакырылган Россия Язучылар берлеге
рәистәше. “Наш современник" журналының баш
мохәррире. шагыйрь һәм публицист Станислав
Куняев. Удмуртия Язучылар берлеге рәисе
драматург Егор Загрс- бин. Түбән Новгород
Язучылар оешмасы җитәкчесе, прозаик һәм
шагыйрь Валерий Шамшурин (ул безнен
якташыбыз. Әгерҗедә туып-үскән), Чуашстан
Профессиональ язучылар берлеге рәисе,
шагыйрь Валерий Тургай. Марий Иле Язучылар
берлеге рәисе, шагыйрь Василий Крылов ике кон
буе Казан белән танышып, шәһәрлеге
үзгәрешләргә тан калып йөрделәр Татарстан
Милли музее генераль директоры Геннадий
Муханов шәхсән үзе кунакларны Кол Шәриф
мәчете. Благове- щение һәм Богояаление
чиркәүләре белән таныштырды. "Казан Кремле"
музей- тыюзыгынлагы яңалыклар хакында сөй-
ләде Шулай ук Татарстан Милли музеенда. Казан
ратушасында булу. "Казан" мил
ли-мәяәни үзәгендә барган тамашада катнашу
ку накларда зур тәэсир калдырды
30 августта исә Г. Тукай һәйкәле һәм Г
Камал театры янындагы мәйданда Шигырь
бәйрәме булды. Кунакларыбыз да анда бик
теләп катнашты, ин изге теләкләрен
тамашачыларга җиткерде.
Шул ук көнне кунаклар Аккош күлендәге
Язучылар бакчасына сәяхәт кылдылар.
Аларны үзенең дача йортында Татарстанның
халык шагыйре Равил Фәйзуллин кабул итте
Бу очрашуны башка төбәкләрдә яшәп ижат
итүче төрле милләт әдипләренең дуслык
очрашуы дип тә атап булыр иде Әлеге
мәҗлестә Татарстан Язучылар берлеге рәисе
Илфак Ибраһимов, күренекле драматург һәм
җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин, халык
шагыйрьләре Ренат Харис. Роберт Миңнуллин,
шагыйрь Гәрәй Рәхим, язучылар Зиннур
Хөснияр, Факил Сафин, Дан ил Салихов.
Шаһинур Мостафин. Рауль Мир- хәйләров.
Мөдәррис Вәлиев катнашты. Очрашу
барышында әләбиятләр дуслыгы, ил- көн
кичергән вакыйгаларга нисбәттә халыкның
рухын савыктыруда әдипләр алдында торган
җаваплылык һәм бурычлар хакында эчкерсез
сөйләшү булды. Кунаклар Казанның 1000
еллыгы һәм Татарстанның суверенитеты
турында Декларация игълан изелүгә 15 ел
тулуга багышланган чараларда катнашудан
алган тәэсирләрен уртаклаштылар
Республикабыз Президенты М Шәйми- евкә,
дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт
сүзләрен белдерделәр, киләчәктә дә
Татарстан халкына имин тормыш, алгарышлы
үсештә уңышлар теләделәр
Сөйләшүне Равил Фәйзуллин алып барды
һәм татар әдәбиятындагы яңалыклар,
үсеш-үзгәрешләр хакында тәфсилле
аңлатмалар бирде Үзара аңлашу рухында
үткән бу очрашу әдәбиятлар арасында са-
лынган дуслык күперен ныгыгуда кирәкле бер
гамәл булды
ҖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ
Мәгълүм булганча, 1944 елның 25 ав-
густында Германиянең Плетцензее
төрмәсендә халкыбызның каһарман ул
лары—унбер милләттәшебезнең гомере
фажигале төстә өзелә. Шушы җәһәттән байтак
еллар инде меньишәр Казаныбызның 1 Маи
мәйданында патриот шагыйрь Муса Жәлил
һәйкәле һәм жәлилчеләр барельефлары
алдында хәтер җыены үткәрелә.
Быелгы искә алу мәрәсиме театраль-
ләштерелгән монлы тамаша рәвешендә
оештырылган иде. Ул “Торыгыз, Мусалар"
исемле жыр белән башланып кизте Аннары М.
Жәлилнен мәгълүм “Җырларым" шигыре
яңгырады, гильотинада башлары киселгән
жәлилчеләрнен исемнәре аталды Һәр
каһарманны игълан иткән саен ша-
ширьләрсбез Равил Фәйзуллин. Ренат Харис.
Роберт Миңнуллин. Мөдәррис Әгъләм. Рәдиф
Гаташ, Разил Вәлиев, Харрас Әюп. Мөхәммәт
Мирза, Зиннур Ман- суров, Газинур Морат.
Ркаил Зәйдулла үзләренең шигырьләрен
сөйләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин үз чыгышында жәлилчеләрнен
әлеге тиңсез батырлыкка рухи яктан әзер
булулары, шушы фидакарьлекләре белән
халкыбызны бөтен дөньяга танытулары,
азарнын мәдәниятебез һәм ватан- пәрвәрлек
тәрбиясе өчен мәңгелек мирас калдырулары
турында искәртте.
Әдәби-музыкаль хәтер мәрәсимендә
җырчылар Рафаэль Сәхабиев, Георгий Ибушев,
Татарстан дәүләт кыллы квартеты. "Айгөл"
базалар хоры, яшь башкаручы Бәйбулат
Батулла һ. б.лар чыгыш ясады Алып баручылар
вазыйфасын Зөһрә Шакирҗан белән Фәнис
Жиһанша башкарды.
ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә
лаеклы өлеш керткәне, дәүләт хакимияте
органнарында күп еллар нәтиҗәле эшләгәне
очен язучы. Татарстан Республикасы Дәүләт
Советынын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары
Миңнуллин Туфан Габдулла улы "Татарстан
Республикасы каршындагы казанышлары
өчен" ордены белән бүләкләнде

Реклама