ШИГЫРЬЛӘР

Туп
Туп сикерә "туп" та "туп". Булмый гына туктатып! Идәннән дә сикерә. Түшәмнән дә сикерә. Сикерә дә сикерә Бар өйне ду китерә.
Чалтырт!
Көзге көл булды.
Туп та шунда шым булды. Безнен туп бик чая ул.
Шәп сикерде бай ул.
Эзлик эле, кая ул?
Түшәмдәме?
Туп бит ул
Идәндә дә юк бит ул1 Тәрәзәне күр анда:
Ишек ясап буранга.
Тун сикергән... урамга!
Балык тотты
Кармакларны алабыз да Салабыз яңабаштан Кызык булмас, колак каксаң Килеп капкан табыштан.
Тарта бугай, калкавычым Вак дулкыннар тарата. Алмый торам, балык халкы Аллашырга ярата.
Инде тартам, алып булмый. Балык зур, мин кечкенә Ярга селтәп атар идем.
Җитен бетми көч кенә.
Вәт балык бу! Шундый тартты. Куйдым да бер чайкалып.
Аяк таеп, дөмберт суга Үземне тотты балык!
Нур дәү инде
Бәби син, ди Әни дә.
Сабый син, ди Әби дә.
Син әле Нәни, диләр, Мә, сиңа Мәми, диләр, Үпкәли Нур Әнигә,
Үпкәли Нур Әбигә,
Нур дәү инде, Әйе бит?!
Яза белә “Әни” дип.
Яза белгәч "Әни” дип,
Дәү малайны һаман да
Ник саныйлар Бәбигә?
Ник үртиләр
“Нәни” дип,
Солдат булдым
Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә, Йолдызлы бүрек кидем, —Мин солдат булдым!— дидем.
Иңемә мылтык астым.
Әти каршына бастым: —Килдем, иптәш командир, Әйдә, берәр фәрман бир!
—Смирно!— диде әти дә,— Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың, Аннан... суга барырсың! Шуннан китте, и китте, Мине чын солдат игге. Бетте ялкау гадәтем,
Санаулы һәр сәгатем.
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне, Аннан эшлим эшләрне. Бүлмәмдә тәртип хәзер,
Ни кирәксә, шул әзер. Солдат булу шулай ул, Өйрәнгәч, бик уңай ул!
Күзле кычыткан
Кычытканмы?
Кычытканның Беләм мин ике төрен.
Берсен озак сөйләп тормыйм, Яхшы беләсез серен.
Анысының тылсымы бар—
Яфрагы сырлы-сырлы.
Кире булсан. үҗәт булсаң. Сикертә үрле-кырлы!
Ыштаныңны төшерә дә Йомшак җирне "пешерә”: “Моннан соң сүз тыңлар идем!”— Дияр көнгә төшерә.
Икенчесен әйтмим дә мин,
Анысын мин санламыйм. Санламавын да санламыйм.
Тик шунысын аңламыйм:
Ник әйттеләр икән аңа Сукыр кычыткан диеп?
Әллә “өтмәгәнгә” микән.
Китсә дә тәнгә тиеп?
Ул, ичмасам, кагылсаң да Сыйпап иркәли генә...
Ә тегесе бакчаларга Юлны киртәли менә!
Киртәләсә киртәләсен.
Анысы аның эше.
Бакча басар өчен генә Йөрми бит инде кеше:
Җиләк, кыяр күптән беткән. Белмим, нәрсә карыйдыр?
Күзле булгач, күрәләтә Чакмаса да ярыйдыр!
Кепка, туп һәм... сандали
Алмагачта алма күрдек Туп уйнаган чагында.
Шул алманы күрми калсак. Уйнар идек тагын да.
Алманы мин алам! дидем. Алма! диде Галләми. Анысы, мин Галләмнне Санга сукмыйм әллә ни.
Бары йодрыгыннан гына Йөрнм шүрләштергәлэп:
Бик теләсәм, җнңәм аны... Абый белән бергәләп!
Абый шунда: Ул алманы Мин алам! димәсенме.
Шул алмага төбәп, тубын Югары чөймәсенме!
Тубы кунды алмагачка.
Хәзер инде көләбез...
Тик алай да. кунган тупны Алу җаен беләбез:
Мин кепкамны салып чөйдем. Сандалиен Галләми. Галләмннсң сандалие Кунып калды.
Элләли!
Әлләлиен әлләли дә.
Куаныч юк ә.иә ни: Алмагачта чайкалалар Кепка.
Алма, туп һәм...
Сандали!

Реклама