Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКТЯБРЬ ҺӘМ ЭЗӘРЛЕКЛӘНГӘН ТАТАР МАТБУГАТЫ


1917 елгы октябрь түнтәрелеше вакытында һәм аннан сон большевиклар үзләренен хакимиятен ныгытуда ин әһәмиятле, хәлиткеч юнәлешләрнен берсе итеп алар белән килешмәүчән матбугатны юк итүне саныйлар һәм ана каршы аяусыз көрәш җәелдерәләр Кыска гына вакыт эчендә Россиянен төрле төбәкләрендә күп санлы газета-журналлар ябыла, аларнын наширләре һәм мөхәррирләре кулга азына, басмаханәләрс, кәгазь һәм акча запаслары конфискацияләнә
Большевиклар оештырган кораллы баш күтәрүнең беренче көнендә үк—1917 елнын 25 октябрендә (7 ноябрьдә)—Россия башкаласы Петроградта хәрби- революцион комитет “Русская воля". “Новос время". "Вечернсс время", "Биржевыс ведомости”, “Народная правда" газеталарын ябарга боерык бирә (Петроградский военно-революиионный комитет —Т.1.—М. 1967 — С. 134). 26 октябрьгә каршы төндә, “Наше обшее дело” газетасы, редакциясендә тентү үткәрелгәннән сон, чыгудан туктатыла һәм мөхәррире кулга алынып, Петропавел крепостенә озатыла. 26 октябрь иртәсендә коралланган матрослар “Речь" һәм “Современное слово" газеталарының тарату бүлегенә юнәләләр һәм анда булган барлык газета саннарын урамга алып чыгып, утта яндыралар Шул ук көнне хәрби-революцион комитет күп кенә башка газеталарны ябу. аларнын мөхәррирләрен һәм әйдәп баручы хезмәткәрләрен кулга алу өчен, матбугат комиссары карамагына 120 кызылгвар-диячеләрне җибәрүне таләп итә Башкалада шулай ук "День". “Петроградский листок". "Петрогралская газета". “Новая Русь". “Живое слово", “Копейка". "Дело народа", латыш телендәге "Рабочая газета" һәм башка көндәлек матбугат басмаларын чыгару тыела (Красный архив 1937. N 5 (64) С 190. Петроградский военно- революиионный комитет—Т I М . 1967 —С 157, 175, 239; Советы в Октябре — М. 1928 -С 8)
Тартып алынган басмаханапәр, кәгазьләр большевистик газеталар чыгару өчен кулланыла Мәсәлән, 1917 елнын 27 октябрендә хәрби-революцион комитет "Речь" һәм "День" газеталарының басмаханәләрен РСДРП(б) Үзәк Комитеты басма органнары булган "Солдатская правда" һәм "Дсрененскяя бсднота"га тапшырырга карар итә. “Новое время" басмаханәсенә большевикларның төп басма органы— “Правда" газетасын бастырырга әмер бирелә
1917 елнын 27 октябрендә Халык Комиссарлары Советы (Совет хөкүмәте) үзенен беренче утырышында "Матбугат турында декрет" кабул итә һәм ул икенче көнне В Ульянов (Ленин) имзасы белән “Правда" һәм башка газеталарда игълан ителә
Төлгат НАСЫЙРОВ (1925) тарихчы галим. * Октябрь һәм Татарстан матбугаты». * Хәсән Урманов» исемле китаплар, җуриалыбыхта басылган күпсанлы я;1м.пар авторы Тарих фәннә/м' кандидаты Калайда яши
Бу документ Петроград хәрби-революцион комитеты үткәргән чараларны яклаудан башлана. "Түнтәрелешнең гаять авыр һәм хәлиткеч сәгате һәм аннан сонгы көннәрдә,—диелә әлеге документта,—Вакытлы Революцион Комитет төрле төстәге контрреволюцион матбугатка каршы күп кенә кырыс әмәлләр кулланырга мәҗбүр булды” Большевикларга каршы матбугатны бастыруның зарурлыгын дәлилләргә теләп, анда шундый юллар язылган. “Буржуаз пресса буржуазиянен куәтледән куәтле коралларының берсе булып тора. Бигрәк тә яна хакимият, эшчеләр һәм крестьяннар хакимияте бары тик ныгып кына килә торган кискен чорда, бу коралны тулысы белән дошман кулында калдырып булмый... бу коралның куркынычлыгы бомбалар һәм пулеметлардан һич тә ким түгел” (Декреты Советской власти. Т 1-25 октября 1917 г — 16 марта 1918 г.—М., 1957 — С. 24-25). Шушы декрет совет режимының үзәктә һәм урыннарда чыгып килгән большевикларны якламаган матбугатны көчләп тар-мар итүгә, басмаханәләрен, кәгазьләрен, акчалата капиталларын тартып алуга юнәлдерелгән эзәрлекләү чараларын рәсми рәвештә канунлаштыра.
Басма сүз һәм төрле фикерлелек иреген бууга төбәлгән Петроград хәрби- революцион комитетының оппозицион газеталарны ябуы һәм матбугат турындагы ленинчыл декрет демократик җәмәгатьчелекнең зур канәгатьсезлеген тудыра. Моны большевикларның үзләренә дә танырга туры килә. Әйтелгән матбугат турындагы декретта бу хакта: "Шуна күрә шунда ук бөтен тирә-яктан: яна социалистик хакимият үз программасының төп асылы—матбугат иреклегенә базынды дигән каты кычкырынулар башланды”—дип әйтелә.
Матбугат турындагы декрет тирәсендә аеруча кискен торыш, аны кабул иткәннән сон бер атна үткәч, совет властенен ин югары дәүләти органы—Бөтенроссия Башкарма Комитетының 1917 ел 4 ноябрендә узган утырышында чагылыш таба. Анда беренче булып чыгыш ясаган большевик Ю. Ларин (элеккеге меньшевик) матбугатны эзәрлекләү адымнарыннан, шулай ук “революцион хакимият үткәрә торган кулга алу, тентү һәм шуна охшашлы барлык кысрыклаулардан ваз кичәргә" кирәклеге турында сөйли. Ул: “Халык Комиссарлары Советынын матбугат турындагы декреты гамәлдән чыгарыла. Сәяси репрессияләр, Үзәк Башкарма Комитет тарафыннан сайланган һәм шулай ук кулга алу, газеталарны ябу һәм башка инде кылынган барлык эшләрне янадан карарга хокуклы трибуналның алдан бирелгән рөхсәте буенча гына үткәрелә ала”,—дигән резолюция тәкъдим итә. Шундый ук карашта сул эсерлар А Л. Колегаев, В. А. Карелин һәм Б. Ф. Малкиннар да тора. Соңгысы, аерым алганда, болай ди: “Без социализмны, корал кулланып, көчләп диярлек кертергә уйлаганнарның күз карашын кискен рәвештә кире кагабыз. Без корал белән тәнкыйтьләүне танымыйбыз, ләкин тәнкыйть коралы Ирекле Россия Республикасының һәрбер кешесенә бирелергә тиеш. Без Бөтен Россия Башкарма Комитетына кичекмәстән матбугат иреклеген чикләүләрнең барсын да юкка чыгарырга тәкъдим итәбез" (Протоколы заседаний Всероссийского Центрального Исполнительного Комитета Советов Р, С.. Кр. И Каз Депутатов П—созыва.—М., 1919 —С. 26-27).
Бу җыелышта большевиклар Л. Д. Троцкий, В. И. Ленин һәм В. А. Аванесов матбугат турындагы совет декретын яклап чыгалар. Соңгысы тарафыннан большевиклар фракциясе исеменнән тәкъдим ителгән резолюциядә: “Буржуаз газеталарны ябу—кораллы баш күтәрү һәм контрреволюцион омтылышларны бастыру вакытындагы сугышчан ихтыяжлар өчен генә түгел, ә матбугат өлкәсендә, басмаханәләр һәм кәгазь хуҗалары—капиталистларның иҗтимагый фикерне хәл итүче чикләнмәгән хокуклы хөкемдарлар була алмаслык, яна режимны урнаштыру өчен кирәк булган күчү чарасы иде Якындагы чара—хосусый басмаханәләрне һәм кәгазь запасларын конфискацияләү һәм аларны үзәктәге һәм урыннардагы совет хакимияте биләвенә тапшырудан гыйбарәт”—дип язылган була (Декреты Советской власти —Т. 1.—С. 43-44).
Джон Рид әйтүенчә, бу резолюция тыңлаучыларның ярсулы протестын тудырган, аны уку: "бик ачулы кычкыру тавышлары белән бүленеп" барган (Джон Рид 10 дней. которые потрясли мир. 1957.—С. 220). Җыелышта артык күп өстенлек алмаган 34 тавыш белән большевиклар фракциясе резолюциясе кабул ителә Ана 24 каршы белән 1 битараф тавыш бирелә.
Тавыш бирү үткәннән сон, П. П. Прошьян сул эсерлар фракциясенең белдерүен игълан итә. Ул белдерүдә Бөтен россия Башкарма Комитеты утырышында кабул ителгән әлеге резолюция "сәяси террор системасынын һәм ватандашлар сугышы кабызуның ачыктан-ачык һәм билгеле чагылышын ' күрсәтүче документ дип бәяләнә Сул эсерлар фракциясе большевиклар белән хезмәттәшлек итүдән ваз кичүен, революция өчен һәлакәтчел террор системасын берничек тә якламавын, үзенең барлык вәкилләрен Хәрби-революцион комитеттан, штабтан һәм башка ждваллы постлардан чакыртып аласын хәбәр итә.
1917 ел вакыйгаларында актив катнашкан, беренче чакырылыш Советларның Бөтенроссия Башкарма Комитеты әгъзасы, билгеле меньшевик-интернационалист Н. Н. Суханов, большевикларның оппозицион матбугатка каршы һөжүмнәре турында сөйләп: "Матбугатны мондый массачы рәвештә кыйнау царизм тарафыннан бер вакытта да үткәрелмәде.. Бу матбугат эшләрендәге кеше ашаучылык Хәер, бу бит—азиатчыл интернационалист Ленинның асыллары (принциплары)"—дип язган (Суханон Н. Н Записки о революиии — Т. 3. Кн. 5, 6. 7.—М., 1992 —С. 346. 366)
Матбугат турында совет декреты кабул ителгәннән сон озак та узмый, 1917 елнын 26 ноябрендә Петроградта Рус язучылары берлегенең беркөнлек махсус “Газета-протест”ы дөнья күрә. Анын авторлары арасында төрле-төрле әдәбият, журналистика даирәләре һәм жәмәгать төркемнәре вәкилләре—В Короленко. 3 Гиппиус, Д. Мережковский, Е. Замятин, Ф Сологуб, В Засулич, А. Потресов, Питирим Сорокин, М Неведомский һәм башкалар була. Аларның "Сүзне үтереп булмас", "Идеалны пычрату", "Кызыл дивар", “Иблис хезмәтчеләре", “Залимнарга". “Матбугатны эзәрлекләүчеләргә протест" һәм башка мәкаләләрендә ленинчыл декретның антидемократик асылы, совет хакимиятләренең, большевистик режим белән риза булмаган матбугатны юк итү буенча үткәргән гамәли эшләре кискен тәнкыйтьләнә һәм илдә матбугат иреклеген торгызу таләп ителә Шундый ук тухтагы "Слову—свобода" исемендәге беркөнлек газета Мәскәү язучылары тарафыннан да чы гарыла (Крсстьянская Казанского губернского земства газета —1917 — 17 декабря)
Ләкин сыйнфый килешмәүчәнлек рухы белән сугарылган Ленин һәм анын тарафдарлары Россия либерал-демократик катлаулары фикеренә колак салмыйлар һәм большевистик булмаган матбугатка каршы рәхимсез көрәшне дәвам итәләр Матбугат турындагы совет декреты нигезендә 1918 елның көзенә кадәр Россиянен барлык төбәкләрендә дә күптелле большевистик булмаган көндәлек матбугат юк ителә. А. 3. Окороковнын хисаплавынча, совет власте органнары тарафыннан иллә 460 тан артык буржуаз һәм вак буржуаз газеталар чыгарудан туктатыла (бу саннарга журналлар керми) (Окорокон А. 3 Октябрь и крах русской буржуазной прессы - М.. 1970.—С. 310). Матбугат турындагы декретта бары тик яңа хөкүмәткә ачыктан- ачык каршылык күрсәтүгә һәм ана буйсынмаска чакыручы пресса органнары гына ябылырга тиеш дип әйтелгән булса да, ахыргы чиктә, совет хакимиятләре тарафыннан үткәрелә торган яна тәртипләргә битарафлык, ә кайбер мәсьәләләр буенча хәтта лояльлек күрсәткән басмалар да тыелган Бу большевиклар партиясенең матбугат өлкәсендә үзе генә идарә итә торган, чикләнмәгән хакимият урнаштыру нәтижәсс була.
Большевистик булмаган газета-журналларнын барысы да диярлек, контрреволюцион, совет нластенә каршы юнәлештә булуда гаепләнеп, адмииистратив- боерык һәм коч куллану юлы белән ябыла. Аларны Россиядә совет власте урнашуын тәнкыйтьчел рухта каршылауда, аның декретларын һәм монархия төшерелгәннән сон барлыкка килгән демократик хакимият һәм идарә органнарын тар-мар итү буенча кылган гамәли эшләренә, предприятиеләрдә эшчеләр контроле урнаштыруга, банк, фабрика һәм заводларны национализацияләүгә, төрлечә фикер йөртүне тыюга каршы чыгуда һәм башка ”жинаятыәр"дә, гаеплиләр Газета-журналларнын бер өлеше акча, кәгазь, мазбага һәм башка матди-техник әйберләр белән тәэмин итүдә совет оешм&зары тарафыннан тудырылган кыенлыклар аркасында үзләренең эшчәнлеген туктатырга мәжбүр була.
Октябрьдан соңгы беренче айларда большевистик булмаган татар телендәге газета -журналлар ла эзәрлекләнә һәм яшәүдән туктатыла
Татар көндәлек матбугаты патша заманында да даими кысрыклауларга дучар ителә һәм сикәлтәле үсеш юлын узарга мәжбүр була. Патша хөкүмәте Россия уртасында яшәүче төрки телле халыкларга карата, аның чикләрендә көн күрүчеләр белән чагыштырганда, күпкә кырысрак сәясәт алып бара. Үзбәк, казакъ, әзербайжан. кырымтатар телендәге вакытлы матбугат XIX гасырның 30-80 елларында ук чыга башласа. Казан татарлары телендә ул XX гасыр бусагасын атлагач кына барлыкка килә. 1808 елда Казан университетының физика профессоры И И. Запольский "Казан мөхбире" дигән беренче татар газетасын чыгармакчы була, әмма анын тырышлыгы тормышка ашмый кала.
Йөз ел дәвамында рус һәм татар халкының алдынгы карашлы фикер ияләре М. Г Никольский. Каюм Насыйри. Мөхәммәтвәли Яхин. П И Пашино. В С. Курочкин. Хөсәен Фәезханов. Ириней Нафаль. аталы-уллы Әбделхәер һәм Тажетдин Котлыяровлар. О. С. Лебедева һәм башкалар, патша дәүләтенең рәсми оешмаларына татарча газета-журнал чыгарырга рөхсәт сорап күп тапкыр мөрәжәгать итәләр. Үтенеч гаризаларында аларнын күбесен Казан һәм Россия башкаласы Санкт- Петербургта чыгару күздә тотыла. Татарча көндәлек матбугат басмаларын Оренбург. Орск. Томск, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә дә нәшер итү турында үтенечләр була. Тик бу мөрәжәгатьләрне хөкүмәт даирәләре кире кагалар, хәтта монархистик рухта, патша тарафдарлары тәкъдим иткән фикер юнәлешендә булырга тиешле газета-журналларны бастыруны да рөхсәт итмиләр. Мәсәлән. Санкт-Петербург гарнизонының консерватив күз карашлы гаскәри ахуны Гатаулла Баязитов. 1891 елдан башлап, унбиш ел дәвамында, татар телендә газета чыгарырга рөхсәт сорап, патша хакимиятләренә алты тапкыр мөрәжәгать иткән. Ләкин аларнын берсе дә канәгатьләндерелмәгән.
Фәкать 1905 ел революциясе тудырган шартларда гына патша хакимияте мондый рөхсәтне бирергә мәжбүр була һәм шул елның 2(15) сентябрендә Санкт-Петербургта "Нур" дигән беренче рәсми татар газетасы дөнья күрә. Анын мөхәррире һәм нәшер изүчесе әле әйтелгән Гатаулла Баязитов була, ул вафат булгач, бу эшне анын улы Мөхәммәтсафа Баязитов дәвам итә. 1914 елга кадәр чыгып килгән "Нур" газетасы татар вакытлы матбугатының башлангычы итеп исәпләнә.
"Нур" артыннан Россиянен башка төбәкләрендә дә татарча газета-журналлар пәйда булалар. Кайбер чит илләрдә татар Мөһаҗирләре нәшер иткән көндәлек матбугат басмалары барлыкка килә. 1905 елның сентябреннән 1917 елнын Февраль революциясенә кадәр Россиядә. Төркиядә һәм Алманиядә типографик ысул белән сиксәнгә якын милли басма дөнья күрә. Алар гарәп имлясында. ә керәшен татарлары өчен икесе кириллицада басыла. Болардан тыш рәсми һәм яшерен рәвештә утызга якын гектографик һәм кулъязма газета-журналлар чыга. Бер кулъязма газета Венгриядә чыгарыла. Бу вакыт эчендә патша даирәләре татарча газета-журналлар нәшер итү турындагы егермедән артык үтенечне кире кагалар. (Рәмнев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. К.. 1926.—203 б.)
Патша цензурасының һәм полициянең антимонархистик демократик матбугатны эзәрлекләве, нәширләрне һәм мөхәррирләрне кулга алу. репрессияләү, сөргенгә озатуы нәтиҗәсендә күп кенә татар көндәлек басмалары чыгудан туктый. Алар арасында Казанда нәшер ителгән “Азат". "Азат халык". "Тан йолдызы". "Тавыш" газеталары һәм "Тан мәжмүгасы” журналы да була. Сонрак Санкт-Петербургта нәшер ителгән "Өлфәт". "Нәҗат", "Дума". Мәскәүдә чыккан "Ил". “Сүз". Әстерхандагы “Идел".
“Хатык" газеталары. “Туп" журналы. Оренбургта нәшер ителгән "Урал" газетасы. "Яз". "Карчыга" журналы. Уральскида чыккан "Яна тормыш". Ташкентта басылган "Асия" ("Азия") газеталары.
Кызылъярда (Петропавел) нәшер ителгән "Ишим даласы" газетасы һәм башкалар шул исемлекне тулыландырды.
Россиядә монархия беткәнче. 1917 ел февраль аена кадәр Казанда. Оренбургта. Уфада. Вяткада, Мәскәүдә һәм Берлинда татар телендә 17 газета һәм журнал чыга. Ә Әстерхан. Санкт-
Петербург. Уральск. Ташкент. Самара. Томск. Троицк. Кызылъярда алар яшәүдән гел туктыйлар.
Патша самодержавиесен төшерүгә китергән 1917 ел Февраль демократик революциясе Россиядә төрле телләрдәге матбугатның үсешенә киң юл ачкан. 1917 елнын көзе ахырына типографик ысул белән татар телендәге көндәлек матбугат басмалары Казан, Уфа. Оренбург. Әстерхан. Петроград. Мәскәү. Псков. Самара. Сембср. Сарытау. Вятка. Минзалә. Чнтәбе. Уральск. Кызылъяр. Троицк. Семипалат. Томск. Сәмәрканд. Хуканд һәм Ташкент шәһәрләрендә чыгып килгәннәр Яшь галиме Диләрә Госманова аныклавынча, гектограф, шапирограф һәм башка типографик булма1ан ысулларда бастырылган татарча газеталар (һәр кайсы берәр яисә берничә санда гына) Касыйм. Царииын. Ижау. Пермь. Верный (Алма-Ата). Гурьев. Гельсинфоргс. Перовск (Сыр-Дарья өлкәсе). Семипатат шәһәрләрендә. Уфа губернасы Бөре өязе Әсән авылында һәм жиле армия берләшматәрендә дә пәида булганнар Тик аларныц бер генә саны да диярлек алегәчә табылмаган (Усманова Д М Вопросы наиионально-государственного самоопределения на странниах татарскок периодичсской псчати (1917 апрель 1918 г.г.) —К . 1994 —С. 242-244).
1917 елнын октябренә Россиянен төрле төбәкләрендә татар телендә типографик ысул белән илледән артык газета һәм журналлар чыгып килгәннәр. Атар арасында
сәяси-фикри юнәлешләре буенча консерватив, либерал- лемократик. революцион-демократик һәм соииал- лемократик яисә шуларга өлешчә якынлыкта торган басмалар булган. Аз санлы консерватив рухтагы көндәлек матбугат басмаларыннан 1917 елнын февраленә кадәр үк дөнья күргән, кириллицага нигезләнгән миссионерчыл “Сугыш хәбәрләре" белән “Дус" газеталарын һәм татар руханиларывыи ун канат вәкилләре күз карашларын
чагылдырган “Дин вә мәгыйшәт" һәм “Мәгьлүмате Мәхкәмәи шәргыяи Орснбургыя" журналларын күрсәтеп була. 1917 елнын 10 октябрендә, сонгысы урынына. Эчке Россия һәм Себер мөселманнары төрек-татарлары Милли Идарәсенең басма органы буларак. “Мохтарият" (“Автономия") исемле яна журнал чыга башлаган
Октябрь алдыннан чыгып килгән тагар вакытлы матбугатынын ин күп өлеше либерал-демократик газеталар һәм журналлардан торган Бу төркемне Февраль революциясенә кадәр үк дөнья күргән зур күләмле эре басмалар, шулай ук самодержавие җимерелгәннән соң барлыкка килгән, сыйнфый көрәш, пролетар диктатурасы тәгълиматын танымауларын һәм ухзәрснен гомум милли табигатен игълан иткән газета-журналларның күпчелеге тәшкил иткән Атар Россиядә 1917 ел Февраль революциясе җинүен һәм аннан сон үткәрелгән демократик үзгәрешләрне хуплап каршылаганнар. Бу пресса битләрендә илдә жәелгән миллн-азатлык хәрәкәте мәсьәләләре, бигрәк тә 1917 ел дәвамында Мәскәүдә. Казанда. Уфада булып узган гомумроссиячыл мөселман съездлары. Милли Мәжлеснен беренче жыелышы материаллары кин яктырылыш тапканнар, шул форумнарда тагар һәм башкорт халыкларының милли-дәүләтчел үзбилгеләнү мәсьәләләре тикшерелүе, ул максатларны гамәли башкару өчен Милли Шура. Хәрби Шура һәм Милли Идарә кебек милли демократик оешмаларның төзелүе һәм эшчәнлеге турында күп санлы хәбәрләр бирелеп килгән.
1917 ел Февраль революциясеннән соң һәм Октябрь якынлашканда мәйданга килгән социалистик юнәлештәге Казандагы "Аваз" һәм "Кызыл байрак". Уфадагы “Ирек". “Авыл халкы". “Безнен юл". Оренбургтагы “Эшче", кайбер армиячел газеталар революцион-демократик басмалар төркеменә кергәннәр Атар барысы да. нигездә, илдәге хакимиятнең Советлар кулына күчүен яклаганнар Бу чорнын социал-демократик юнәлештәге басмаларның бердәнберен, билгеле төзәтмәләр белән. Уфала1ы татар-башкорт социал-демократлары чыгарып килгән “Алга" газетасы тәшкил иткән Ул Октябрьгача “Бәген илләрнең пролетарийлары, берләшегез'" шигарс астында нәшер ителгән аз санлы милли газеталарның берсе булган (Амнрханов Равнль Татарская дореволюционная пресса (В контекстг “Восюк— Запал") - К. 2002 -С 74) Бу газетаның сонгы 8 саны 1918 ел гыйнвар ае уртасында чыккан
Самодержавие төшерелгәннән сон һәм Совет властенен башлангыч чорында М. .К У.» ю
чыгып килгән төрле сәяси-фикри юнәлештәге газета-журналлар материаллары белән танышу, ул чак Россиядә бер-берсенә каршы торган ижтимагый-сәяси көчләрнең омтылышлары килешә алмаслык булганын күрсәтә.
Большевистик булмаган консерватив һәм либерал-демократик татар вакытлы матбугаты, гомумән алганда. 1917 ел октябрь вакыйгаларын һәм большевикларның аннан сон кылган гамәли эшләрен канәгатьсезләнү белән каршылаган. Аеруча кискен тәнкыйть сүзләре. Россиядә милли мәсьәләне большевикларча чишүне яклаганнары өчен. Коммунистлар партиясе күрсәтмәсе нигезендә үзәктә һәм урыннарда төзелгән совет татар-башкорт комиссариатларына, аларнын житәкчеләренә каршы
юнәлдерелә. Мәсәлән, татар телендә чыгып килгән Мәскәүдәге “Ил". Казандагы "Корылтай”. Уфадагы "Тормыш" һәм башка тарихта билгеле либерал- демократик газеталар Совет хөкүмәтенең РСФСР Милләт эшләре Халык Комиссариаты составында Үзәк мөселман (Татар-Башкорт) Комиссариатын, шундый ук
тәңгәл комиссариатларны губерна һәм өяз советлары хозурында төзү турындагы карарларын хупламаганнар. "Корылтай" газетасы 1918 елның 31 гыйнвар санында: "Россия мөселманнары барысы да (?) большевиклар хөкүмәтен әле таныганнары юк Эшләрен дә большевиклар хөкүмәте тәшәбес (теләк) илә тәшкил ителә торган комиссариаттан каратачак түгелләр",—дип язган. Шул ук газета 1918 ел 28 февралендәге "Казан Мөселман Комиссариаты төзелү мөнәсәбәтенә" исемле баш мәкаләдә: “Безнен Эчке Россия мөселман төрек-татарларынын милли, мәдәни эшләребез хакында законнар төзүче миссиябез (Милләт Мәжлесе) бар һәм Милләт Мәжлесе кабул иткән законнарны гамәлгә ашыручы миссиябез (Милли Идарә һәм вилаять һәм авыл мәҗлесләре) бар. Болай булгач. Сталин комиссариаты янына нигезләнгән "Мәркәз Мөселман Комиссариаты" ни өчен кирәк тә. вилаятьләрдә "Мөселман комиссариатлары" нигә кирәк?—дигән сорау куя.
Совет хөкүмәте. Үзәк мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты һәм аның
филиалларының Милли Шура. Хәрби Шура, Милли Идарә кебек гомуммилли демократик оешмаларны, аларның урыннардагы бүлекчәләрен тар-мар итүе, татар телендәге большевистик булмаган көндәлек матбугат битләрендә аеруча кискен сүзләр белән тәнкыйтьләнә. Мәсәлән. 1918 елнын 26 мартында РСФСР Милләт эшләре халык комиссары И.
Сталин. Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссар
Мулланур Вахитов һәм комиссариатның хәрби эшләре буенча мөдире Иосыф Ибраһимов Бөтенроссия Мөселман Хәрби Шурасын, анын белән бәйле гарнизон һәм округ комитетларын һәм башка хәрби оешмаларны юк итү турындагы карарга кул куйганнар. Аларнын барлык эшләре, документлары, милке, капиталлары урыннардагы мөселман совет комиссариатлары карамагына тапшырыла. Бу унайдан "Корылтай" газетасының 1918 елның 4 апрелендә мөхәррир Мәхмүд-Фуат Туктаров язган башмәкаләдә: "Руслар өчен милли әмәл максалларынын харап булуының башы 26 октябрь булса, безнен өчен бу көн 26 март булды".—диелә.
1918 елнын 21 апрелендә Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов Эчке Россия һәм Себер мөселман төрек-татарларынын Милли Идарәсен, анын белән бәйле барлык губерна, өяз һәм район оешмаларын, аерым алганда, милли фондны юкка чыгару турындагы карарга кул куя. Аларның бөтен милке, капиталлары һәм документлары РСФСР Милләт эшләре Халык Комиссариаты хозурындагы Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты карамагына тапшырыла (Мухарямов М К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917— июнь 1918).—К.. 1958 — С 158-160). Бу унайдан Галимҗан Баруди. Ризаэддин Фәхретдинов. Салихҗан Урманов һәм башка билгеле жәмәгать эшлеклеләре ВЦИК рәисе Я М. Свердловка. Халык Комиссарлары Советы эшләре җитәкчесе В. Д. Бонч-Бруевичка "Милли Идарәне тарату мөнәсәбәте белән мөселманнарның протесты"н тапшыралар. Анда санап үтелгән милли оешмаларның таратылуы һәм аларнын милекләрен тартып ату "мөселманнарның гомуми ризасызлыгын тудыра"
дип күрсәтелгән була (Хайрутдинов Р. Г. На путях к советской автономии.—К.. 1971.—С. 80) Милли Идарәнен һәм анын структурасындагы берәмлекләрнең таратылуы унаеннан либераль-демократик матбугат сәхифәләрендә күп санлы, большевикларга карата тәнкыйтьле язмалар дөнья күрә. "Димәк, жинаятьнен ин бөеге эшләнде, дип яза "Алтай" газетасы үзенен 1918 ел 29 апрель санындагы “Милли Идарәнен таратылуы" исемле баш мәкаләдә... Бу татар тарихы күргән хыянәт вә җинаятьләрнең ин зурларыннан булуы белән бәрабәр милли вә мәдәни эшләргә ин дәһшәтле зарбә (зыян) төшерә торган бер җинаятьдер"
1918 елнын апрель-май дәвамында Сталин һәм Вахитовлар кул куйган карарлар
нигезендә Мәскәү һәм Бөтенруссия Милли Шуралары юк ителә. Региональ большевикларның актив катнашуы белән губерна һәм өязләрдәге демократик милли оешмалар да тар- мар ителә.
Совет комиссарларының мондый эшчәнлеге демократик җәмәгатьчелекнең һәм большевистик булмаган матбугатның ачыктан-ачык канәгатьсезлеген тудырган Казандагы
“Иттифак" газетасы 1918 елнын 8 маенда дөнья күргән "Алтын тоткабыз сынды" исемле зур күләмле мәкаләсендә шундый юлларны язган: "Үз эшләребезне эшләп ятканда өстебезгә бәла килде, милли оешмаларыбыз таратылды Милләткә вә милли оешмаларыбызга һәм милләт юлындагы кешеләрнең башына килгән сонгы айлар эчендәге афәт һәм бәлаләрнең ин дәһшәтлесе. анын үз кешеләребез, үз адәмнәребез тарафыннан эшләнүе булды. Үз егетләребез үк күпләрне “контрреволюнионерлар" дип яптырды, милли оешмаларыбызны “буржуаз” дип таратты, эш башында утырган үз большевикларыбыз, энәсеннән җебенә кадәр революция җимешләрен сүтте, җимерде Чөнки большевиклар туздыру, җимерү, вату, сындырунын һәр төрлесен кыла беләләр. Бу аларнын һөнәре Фәкать күзләрен кан баскан большевиклар милләт һәм динне тәмам тамырларыннан корытты Фаҗига шунда ки. моны эшләүчеләр үзләрен халык вәкилләре дип атап, бу эшләрне дә халык теләге вә халык файдасына дип эшли бирәләр" Шул ук матбугат басмасы 1918 ел 10 май санында: “Бу эшләрне башкарган кешеләр тиз көннәрдә милләт һәм тарих алдында
зур җаваплылык кичерәчәкләр”.—дип кисәтә.
Күпчелек татарча либерал-демократик газета битләрендә бигрәк тә көчле тәнкыйть сүзләренә РСФСР Милләт эшләре Халык Комиссариаты составындагы Үзәк мөселман (Татар- Башкорт) комиссариаты һәм Хәрби эшләр Халык Комиссариатының Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе Мулланур Вахитов дучар ителә. Анын шәхесе турында газеталарның тулы бер битен алып торган махсус мәкаләләр
бастырыла. Аны “кызыл байракчы большевик", “татарларның баш комиссары", “хезмәт буенча өлкән җитәкчеләрнең ихтыярын үтәүче", “татар милли хәрәкәтен эзәрлекләрүче” дип бәялиләр Мисал өчен “Алтай” газетасының 1918 ел 8 май санында бастырылган "Мулланур Вахитов милли, мәдәни мохтарнатыбызны хәл кылды, ләкин без теләгәнчә түгел, ә үзе һәм иптәшләре, рус. яһүди, вә грузин большевиклары теләгәнчә"—дигән сүзләрне китерергә була.
Үзәктәге һәм урыннардагы татар-башкорт совет комиссариатларының җитәкче хезмәткәрләре большевистик булмаган милли матбугатны эзәрлекләү һәм тар-мар итүдә бик актив катнашканнар Бу хакта "Иттифак" газетасы 1918 елнын 18 апрель санындагы "Үз большевикларыбыз" дип аталган мәкаләдә: “Милләтебезнең ин газиз газеталары туктатылды, ин мөхтәрәм мөхәррирләребез тотылды Моны тик үз кешеләребез, үз адәмнәребез, үз большевикларыбыз кылды, милләтебезне шул хәлгә китерде".—дип язган. Рус телендә чыгып килгән “Казанское слово" газетасы, үзенен 1918 ел 4 июнь санында, либераль-демократик милли матбугатка карата совет комиссарлары үткәрә торган репрессив чараларны бәяләп "мөселман большевиклары штрафлар яисә башка ярымчаралар белән генә чикләнүне һич тә кирәккә санамыйлар",—дип ассызыклаган
Совет хакимияте урнашканнан сон беренче булып туктатылган гагар вакытлы
матбугат басмасы—“Уфанын авыл көнкүреше журналы" дип аталган. Әлеге басма Уфа вилаять земствосы органы буларак, 1914 елнын 28 апрелендә ике телдә барлыкка килгән. Рус телендәге варианты “Уфимский сельскохозяйствениый листок" исемен йөрткән һәм анын җаваплы мөхәррирләре булып гөрле елларда П Коропачинский белән П Толстой эшләгән. Дубликат рәвешендә чыгарылган татарча варианты исә Сәгыйть Рәмиев тарафыннан тәрҗемә ителгән. Басманын һәрбер саны тышлыгында авыл тормышын сурәтләгән рәсемнәр урнаштырылып килгән. Журнал нигездә икътисад, бигрәк тә, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләргә даими игътибар иткән, шулай ук самодержавиенең төшерелүе, Учредительное собраниегә сайлаулар кебек агымдагы зур сәяси вакыйгаларны да шактый киң яктырткан. Журналның татарчасында әдәби парчалар да басылгалаган. Анын 136 саны, ә соңгысы 1917 елнын 1 декабрендә чыгарылган.
1917 елның 6 декабрендә чират икенче татар журналына җитә—дини, әдәби, гыйльми һәм сәяси •‘Әд-дин вә әл-әдәб” дигән журнал яшәүдән туктый. 1906 елнын 17 мартында Казанда басыла башлаган бу җәдитчел журналга мәсьүл мөхәррир Галимҗан Баруди (Галиев) җитәкчелек иткән. Ул күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен нигезләүче мөгаллим була, соңрак мөфти итеп сайлана. 1908 елнын маенда патша хөкүмәте журналны чыгаруны тыя. Баруди кулга алына, панисламизмда гаепләнеп, төньякка—Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Берничә айдан соң ул чит илләргә чыгу рөхсәте ала, Ливия һәм Сүриядә яши. 1910 елда Казанга кайта һәм полициянең яшерен күзәтүе астында тормыш итә. 1913 ел башыннан әлеге журналны яңадан чыгаруны дәвам иттерә. Журнап битләрендә нигездә шәригать кануннарына аңлатмалар урнаштырыла, мөселман фәлсәфәсенең гомуми һәм аерым мәсьәләләре яктыртыла, шулай ук мәгарифкә, әхлакка, исламга нигезләнгән милли мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы материалларга да беркадәр урын бирелә. Басманын җәмгысы 129 саны дөнья күрә
1918 елнын 8 гыйнварында Казанда 1913 елнын 27 октябреннән бирле айга ике мәртәбә хатын-кызлар өчен махсус чыгып килгән әдәби, хокукый, икътисади, әхлакый, гыйльми, рәсемле “Сөембикә” журналының соңгы саны нәшер ителә.
115 саны чыгуы мәгълүм. Хатын-кыз яшәешенең барлык тармакларын, шул хисаптан, иҗтимагый, сәяси гаилә хәлләрен әтрафлы яктыртуны максат итеп куйган басма. Нашире һәм мөхәррире —Якуб Хәлили Язышучылары Ф Сөләймания, М Мозаффария, Багбостан ханым М Акчурина, Н. Думави, Ш Әхмәдиев, Г Гафуров-Чыгтай, Н Исәнбәт һәм башкалар.
1918 елнын 22 гыйнварында, Казанда 1917 елнын 1 мартыннан бирле чыгарылып килгән "Балалар дөньясы” журналының сонгы, сигезенче саны дөнья күрә. Журнал “Өмет” басмаханәсендә, татар хатын-кызлары өчен беренче махсус журнал— “Сөембикә"не чыгаручы Якуб Хәлили мөхәррирлегендә нәшер ителә. Бу басмада Г Баггал, С. Жәлал, С. Рәмиев, Ф. Бурнаш, М. Корбангалиев, М. Фәйзи, Ф Бакиров,
Н. Исәнбәт, Ш. Әхмәдиев, Г. Динмөхәммәтов һәм башкалар катнаша. Журнал татар балаларына әдәби һәм милли тәрбия бирүгә зур өлеш керткән.
Большевиклар тыйган татар телендәге ин беренче газета “Чыңгыз баласы" дип аталган. Өстәмә рәвештә аны “Казан мөселман хәрби комитеты хәбәрләре” дип тә исемләгәннәр. Ул “Милләт" матбагасында әлеге
комитетнын анлату-берләштерү шөгьбәсе тарафыннан нәшер ителгән. Газетанын беренче саны редколлегия мөхәррирлегендә 1918 елнын 1 гыйнварында, ә соңгы, өченче саны исә—19 гыйнварда дөнья күргән.
1918 елнын 18 (31) гыйнварында, Оренбургтан дуговчы казаклар куып чыгарылган көнне, хакимият большевикларның Хәрби-революиион комитеты карамагына күчә. Шул комитет составында В Н Мискинов җитәкчелегендә матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. Әлеге комиссар шушы ук көнне шәһәрдә чыгып килгән большевистик булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгара (Ананьев В. Оренбургский военно-революиионный комитет —Оренбург. 1959 —С. 6) 1918 елнын 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Оренбургта 1917 елнын октябреннән
бирле нәшер ителеп килгән мөселман хәрби комитеты рәсми басмасы "Безнен теләк" исемле атналык газета, яна хакимияткә битарафлык позициясендә торырга тырышкан булса да. чыгудан туктатыла. Ул “Вакыт" газетасы типографиясендә,
анын кәгазендә һәм шрифтлары белән бастырылып килгән.
Сәхи Гәйфи мөхәррирлегендәге бу басманын 12 саны дөнья күреп калган
Бер атна да узмый. ‘Безнең теләк"нен язмышын 1906 елнын 21 февраленнән башлап Оренбург шәһәрендә билгеле татар миллионерлары—алтын приискалар хуҗалары, агалы- энеле Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир (Дәрдмәнд)
Рәмиевләр нәширлегендәге. 2309 саны дөнья күргән “Вакыт" газетасы дә кичерергә мәҗбүр ителә. 1917 елнын ноябренә чаклы анын өзлексез мөхәррире булып Фатих Кәрими. ә шул елнын 9 ноябреннән ябылганчыга кадәр билгеле татар язучысы һәм драматургы Ярулла Вәли эшли. Бу газетаны н редакциясе составында чорынын танылган журналистлары һәм әдипләре Ризаэтдин бине Фәхретдинев. анын улы Габдрахман Фәхрегдинов. Борһан Шәрәф. Шәриф Камал. Җамал Вәлид и. Кәбир Бәкер. Рәкыйб Рәкыйби. кырым шагыйре Госман Акчокраклылар эшләгәннәр. Газета битләрендә читтән торып Һади Атласи. Зариф Бәшири. Йосыф Акчура. Муса Ярулла (Бигиев), Әхмәт-Зәки Вәлили. Галимҗан Ибраһимов. Кәрим Сәгыйдь. Һади Сәгъди. Газиз Гобәйдуллин. Хәйрулла Госман и һәм башка күренекле җәмәгать эшлсклсләрс. әдипләр актив катнашканнар. Заманындагы татар газеталары арасында “Вакыт" ин алдынгысы була. Сәяси мәкаләләрдә сак һәм үлчәүле тонда яза. дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан ияргән милли матбугатка юнәлеш биреп бара. Уку-укыту эше. тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәлатәренә кин урын бирә, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә Эчтатсге, техникасы, мәкаләләренең теле һәм тематик киңлеге ягыннан ин дәрәжәлесе була 1918 елнын гыйнвары ахырында. Оренбург шәһәреннән Дутов гаскәрләре чигенеп киткәннән сон. бер атна узгач, “Вакыт" газетасы чыгудан туктатыла. Шул ук вакытта тагар, башкорт һәм Россиянен башка мөселман халыклары арасында шоһрәг казанган
"Шура" журналы да туктатыла. Бу ике атналык, рәсемнәр белән бизәлгән әдәби, фәнни һәм тарихи журнал 1908 елнын 20 гыйнварыннан ун ел буе өзлексез Оренбург шәһәрендә басылып килгән һәм анын барысы 240 саны чыккан. Журналның нәширләре шул ук бертуган
Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевлар. ә мөхәррире Ризаэддин бине Фәхретдинев. Соңгысына журнал ябылганнан сон. тормыш итү өчен матди мөмкинлекләр булмаганлыктан. Уфага Диния Нәзаратына казыйлык хезмәтенә күчәргә туры килә. Тагар журналлары арасында “Шура" ин күренеклесе була. Милли басмалар сафында материалга иң бас. энциклопедик характердагы буларак, зур абруй казанып, киң тарала, күп укыла. Татар матбугатында хезмәт иткән каләм ияләренең барысы да диярлек бу журналда язышалар Журналда даими рәвештә мәшһүр шәхесләр, зур вакыйгалар, гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, дини мәсьәләләр, тәрбия, сәламәтлек, тарихи язмалар, әдәби әсәрләр-шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәзәкләр, библиография һәм тәнкыйть, редакциягә морәжәглтъләр. аларга бирелгән җаваплар урнаштырылып киленгән була
Әйтелгән матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү Игълан ителгән. Әлеге белдерүдә, хәзерге татар телендәге сүзләргә күчереп әйткәндә “ВакыГны алдыручыларга! 1918 ел 26 гыйнвары иртән сәгать унда Оренбург мөселман хәрби-революцион комитеты тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән “Вакыт" газетасынын матбагасы, кәгазе конфисковать ителде вә газета туктатылды, вә банктагы ярты миллионнан артык торган акчасы югарыда күрсәтелгән комитетка күчкәнгә. “Вакыт" вә “Шура" алдыручыларга ул җаваплыдыр Бу хәлнен барлыкка килүенә итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле бәясен бирер Наширләр тарафыннан вәкил Ярулла Вәли , дип язылган була
1918 елнын 6 (19) февралендә совет органнары тарафыннан тартып алынган "Вакыт" газетасынын матбагасын һәм кәгазен файдаланып. большевиклар үзләренең “Оренбург мөселман хәрби-инкыйлаби комитетының мөхбире” дигән газетасын чыгара башлыйлар Тугыз саны чыкканнан сон, ул газета "Оренбург вилаяте мөселман эшләре комиссариаты мөхбире" исемен ала. Бу басмаларны чыгаруны Уфадан килгән, анда элегрәк нәшер ителгән социал-демократик юнәлештәге “Алга" газетасының мөхәррире А. Хәбиби һәм анын актив хезмәткәре Б. Нуриманов оештырганнар.
1918 елнын 30 гыйнварында, алтынчы саны чыкканнан соң, Казан губерна земствосы органы "Крестьян тормышы" исемле газета совет органнары тарафыннан туктатылган. Ул рус телендә 24 гыйнвардан 1 февральгә кадәр нәшер ителгән "Крестьянская жизнь" газетасының күчермәсе булган. Ана Казан губернасы земское собраниесенең вәкиле Владимир Вегер мөхәррирлек иткән.
1918 елнын гыйнварында Хуканд шәһәрендә татар һәм үзбәк телләрендә 1917 елнын сентябреннән башлап чыгып килгән "Ил байрагы" исемле газета дә. совет власте органнары боерыгы буенча ябылган. Анын нашире—"Гайрәт" ширкәте, ә мөхәррире—Булат Салиев булган. Әлеге басманын 1917 ел ахырында—унжиденче саны дөнья күргәнлеге һәм анын сәхифәләрендә Мөхәммәт Хәсән. М. Мәһбуди. Габдрахман Сәгъди. Зариф Бәшири. Рәшит Таһири. Ләлә Арслановаларның (соңрак—профессор) язышканнары мәгълүм.
1918 елның гыйнварында Вятка шәһәрендә, берничә саныннан сон. “Хәбәр йөртүче" дигән газета чыгудан тукталган. Ул 1915 елның февралендә "Сугыш хәбәрләре" исеме белән дөньяга килгән һәм 1917 елның декабренә кадәр нәшер ителеп. "Хәбәр йөртүче" дип атала башлаган. Аның барысы кырыкка якын саны чыккан. “Сугыш хәбәрләре" тарихтагы беренче керәшен газетасы, ягъни рус хәрефләре, кириллица белән бастырылган. Аны нигезләүче һәм редакторы, тарихтагы мари телендәге беренче "Война увер” ("Сугыш хәбәрләре") һәм удмурт телендәге беренче "Войнаысь ивор” ("Сугыш хәбәрләре") газеталарыныкы кебек үк. Павел Петрович Глезденев (1867—1923) булган. Бу шәхес Казанда духовная академия тәмамлап. 1907 елдан башлап Вяткада инородецларнын миссионерчылык курсларын җитәкләгән, ә совет чорында исә Вяткадагы халык мәгарифе институтында укьпучы һәм гыйльми секретарь булып хезмәт иткән. Әйтеп үтелгән өч милли газеталар. П. П Глезденев үтенече буенча, Вятка губернаторы А. Г. Чернявский боерыгы белән, төбәктәге рус булмаган халыкны Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында бара торган хәрби хәрәкәтләр белән ана телендә таныштыру өчен чыгарылганнар.
1918 елнын 9 февралендә татар вакытлы матбугаты басмалары арасында ин өлкәннәреннән берсе булган—1906 елның 31 декабреннән башлап Оренбургта басылып килгән. 555 саны дөнья күргән, консерватив юнәлештәге дини, фәнни, әдәби һәм сәяси "Дин вә мәгыйшәт" журналы яшәвеннән туктатыла. Типографиясе большевистик мөселман хәрби-революцион комитет тарафыннан конфискацияләнә һәм аның бер өлеше Чиләбе шәһәренә совет газетасы чыгару өчен озатыла. Журналнын нашире Мөхәммәдвәли Хөсәенов. ә мөхәррирләре төрле елларда Заһидулла Хәйруллин. Фәезхан Даутов. Галәметдин Ислямовлар булган.
1918 елның 26 февралендә, 88 саныннан сон Казанда Мәркәзи Хәрби Шураның
нашир әфкяре "Безнеңтавыш" исемле газета яшәүдән Г туктатыла Ул 1917 елнын 29 маенда чыга башлаган I һәм Россиядә татар телендә ул чорда нәшер ителүче | А. хәрби газеталар арасында ин күп тиражлысы һәм
күренеклесенә әверелгән. Бу хакта фронтлардан килгән __________
күп санлы солдат хатлары сөйли Вакыты-вакыты белән көнлек тиражы 8000 данәгә житкәләгән. "Безнең тавыш" сәхифәләрендә дөнья күргән кайбер материаллар башка газеталарда дә күчереп бастырылган. Газета үзенең төп игътибарын мөселман- татарларнын фронттагы һәм тылдагы әхвален. милли хәрби берләшмәләр төзүгә багышлый һәм милли үзбилгеләнү мәсьәләләрен яктыртуга юнәлткән. Анын мөхәррирләре һәм редколлегия әгъзалары булып төрле вакытта Габделгазиз Монасыйпов. Габдулла Сәйманов, Хәлил Әбелханов. Габдулла Мозаффаров. Гобәйдулла Дәүләтшин һәм Садрый Вәлидев (Жәлал) эшләгән.
ИШЫ1
1918 елнын шул ук 26 февралендә. 16 саныннан сон. Казанда 1917 елның 19 ноябреннән бирле рус телендә чыгып килгән "Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро" газетасы да туктатыла. Ул “Өмет" типография- сендә редакция комиссиясе мөхәррирлегендә чыгарылган.
Бу басмаларның эшчәнлеген бәяләп. Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты
рәисснен урынбасары Галимжан Ибраһимов 1918 елнын 23 февралендә “Чулпан" газетасындә басылган “Жииелделәр!" исемле мәкаләсендә:
"Хәрби шура, анын ике газетасы совет
властен сүгүдән башка нәрсә тапмадылар. Бу рәсми газеталарны укыганда Дутов^ Каледин һәм Корнилов исе әллә каян анкып тора иде".—дип яза Бу унайдан Казанда чыгып килгән "Корылтай" газетасының 1918 ел 4 апрель санында, анын мәсъул мөхәррире Мәхмүд-Фуад Туктаров имзасы белән басылган: "Инде ни булачак?” исемле баш мәкаләдән: "Совет комиссарлары татарлар арасында Корнилов. Каледин. Дутовларны эзләделәр һәм таптылар”,—дигән сүзләрне күрсәтеп китәсе килә. Бәлки бу юллар Галимжан Ибраһимов исеменә дә юнәлдерелгәндер.
1918 елнын февраль аенда Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә "Яшьлек таны" исемле журналнын ул елгы, ахыргы ике саны чыга Анын оештыручылары һәм мөхәррирләре, сонрак чит илләргә китеп мәшһүр галимгә әверелгән профессор Рәшит Рәхмәги Арат белән танылган язучы, драматург Хөсәен Габдүш булган. Әлеге басма 1917 елда урта уку йортлары мөселман шәкертләренең "Берлек" дип аталган жәм1мяте тарафыннан 7 санда нәшер ителгән
1918 елнын март аенда тагар телендәге биш газета һәм өч журнал ябыла. Мартта
Уральск шәһәрендә 19 саныннан сон Урал вилаять мөселманнарының Милли Шурасы тарафыннан чыгарыла торган сәяси, ижтимагый "Мөхбир" газетасы туктатыла Ул 1917 | елнын 10 октябреннән башлап Габдсссогуд Ишмохәммәтов |
мөхәррирлегендә нәшер ителгән. 17 мартта, өч саны дөнья күргәннән сон. Петрогралта Муса Ярулла (Бигиев)
мөхәррирлегендә чыгып килгән әдәби, ижтимагый. милли-сәяси газета “Әл-Минбәр” (“Трибуна") газетасы яшәүдән туктый Әлеге басманың наширс “Әманәт" ширкәте булган. 27 маргга Бөтенроссия Мөселман хәрби шурасы органы "Идел-Урал өлкәсе" газстасынын сонгы. икенче саны чыгып кала Әлеге басма “Безнен тавыш" газетасының дәвамы буларак. Идел-Урал өлкәсен вөҗүдкә чыгару мөселман халык комиссарлыгы наширлегендә һәм Әфтахетдин Габидуллин мөхәррирлегендә 24 мартта дөнья күргән була.
1918 елнын 28 мартында “Безнен юл" газетасының сонгы. 36 нчы саны чыга Ул 1917 елнын 21 сентябрендә “Ирек". “Солдат теләге ". "Авыл халкы” исемнәрендә Уфада чыгып килгән өч төрле оешма газеталарының берләшүе нәтиҗәсендә нәшер ителә башлаган. Анын 22 саны Г Ибраһимов (баш мөхәррир), Ф. Сәйфи-Казанлы, М. Әхмәров һәм Ш. Сүнчәләй составындагы редколлегия тарафыннан чыгарылган. Ул чакта "Безнен юл" реваноцион-демократик позициядә торган Г. Ибраһимов Петроградка. Ф Сәйфи-Казанлы Казанга киткәннән соң. Бу газета бер оешма—Уфа мөселман хәрби шурасы органы гына булып кала. Анын чираттагы. 1918 елнын 29 гыйнварында дөнья күргән 23 саны Ф Әхмәдиев. Г. Алпаров. Г. Әлмохәммәдов. С. Хәсәнкәев. И Кадыйри составындагы яна редколлегия тарафыннан нәшер ителгән. Газетаның иң сонгы берничә саны. Идел- Урал штатын вөҗүдкә чыгару коллегиясенең Уфа бүлекчәсе органы буларак, бары тик бер генә мөхәррир—Г. Алпаров җитәкчелегендә бастырыла 1918 елнын 6 мартында Мәскәүләге “Чулпан" газетасының 10 нчы санында Үзәк мөселман комиссариаты рәисенең урынбасары I Ибраһимов. “Безнен юл" газетасын Совет властена каршы торуда гаепләп, каты орышулы мәкалә бастырган Шуннан сон өч атна узгач. “Безнен юл" газетасы туктатыла
1918 елнын март аенда 1912 елнын 15 декабреннән бирле Казанда “Милләт" һәм Харитонов басмаханәләрендә чыгарылып килгән, үзенен сыйфатлы полиграфик
эшләнүе белән аерылып торган, күренекле каләм осталарынын ижат трибунасына әверелгән һәм күп санлы укучыларның хөрмәтен яулаган, 123 саны дөнья күргән ике атналык нәфис-әдәби. гыйльми, ижтимагый-сәяси һәм рәсемле "Ан" журналы яшәүдән туктаган. Ул “Гасыр" китап нәшрияты органы булган. Төрле елларда мөхәррирләр булып А. Хәсәни һәм Г Ибраһимовлар эшләгән Анын сәхифәләрендә Ф Агиев, Ф Әмирхан, Һ. Атласи, Ж. Вәлиди, Г Гобәйдуллин. М. Гафури. Н Думави, Г. Тукай, Г Гафуров—Чыгтай, Ш Камал һәм башкалар язышканнар
Татар телендәге газета һәм журналларның күбесе 1918 елның апрель аенда ябылган Бу хакыйкатьне соңрак Гаяз Исхакый болай дип билгеләп үтә: “1918 елнын апрелендә, большевик хөкүмәтенең декреты белән бөтен Идел-Урал өлкәсендәге милли матбугат бетерелгән һәм барысының да матбагалары таланып алынган иде” (Исхакый Гаяз. Элек сүз // Мирас. К . 1992.—N 2.—39 бит).
4 апрельдә Казандагы татар газеталарының ин күренеклеләреннән берсе булган. Мөселман комитеты органы—“Корылтай"ны чыгару тыела. Әлеге газета 1917 елнын
2 июлендә чыга башлаган һәм тиз арада Россия күләмендә
танылган татар көндәлек матбугат басмасына әверелгән.
Анын сәхифәләрендә бастырылган мәгълүматлардан еш кына Казанда һәм башка шәһәрләрдә нәшер ителгән татар |
газеталары дә файдаланып килгән. “Корылтай” гомумсәяси мәсьәләләрдә үзәкчел гомумдемократик
юнәлештә булган, милли бердәмлек идеясын алга сөргән. Анын һәр санында беренче сәхифә башында татар һәм рус телендә эре хәрефләр белән “Яшәсен Кушма Халык Жөмһүрияте (Федеративная Демократическая Республика)!”. "Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият” (Культурно-национальная автономия!)!”—дигән лозунг- шигарләр урнаштырылган. Газета Россиядә ул чорда ук социализм төзү мөмкинлеген танымаган. Бу хакта ул: "Большевиклар дигән бер партия куәт алып китте. Боларнын максатлары бу көннән ук Россиядә социализмны кертү булганга, алар хуҗалар берлә эшчеләр арасындагы тартышны көчәйгәннән көчәйттеләр, кыздырдылар... Россиядә бу көннән үк социализм кертү дигән фикергә. . бер гакыллы кеше дә, әлбәттә, кушыла алмый, шунын өчен большевиклар дигән халыкның максатлары барып чыкмаслыгы үзеннән үзе ачык мәгълүм”,—дип язган. “Корылтай” газетасының мөхәррире билгеле сәясәтче һәм журналист Мәхмүд-Фуат Туктаров булган. Сонрак, анын эшчәнлеген бәяләп. Гаяз Исхакый: “ул большевик режимын катгыян танымады, алар берлә һичбер эшдә уртак эшләрне кабул итмәде, “Корылтай”да бик каты итдереп антибольшевистик пропагандасын алып барды”— лип язган (Исхакый Гаяз. Солых һәйәте әгъзасы Фуад бек Туктар вафат // Татарстан.—1993.—N 4.—31 б.).
1918 елнын 4 апрелендә 52 саны чыкканнан сон Оренбургтагы көндәлек сәяси, ижтимагый вә әдәби “Яна вакыт” газетасы туктатыла. Аны атаклы татар миллионерлары—алтын приискалары хуҗалары бертуган Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевлар нәширлегендәге "Вакыт” газетасында 1906 елдан бирле мөхәррир булып хезмәт иткән һәм анын җитәкчелеге белән килеп чыккан билгеле бер килешмәүчелек нәтиҗәсендә редакцияне ташлап киткән күренекле журналист Фатих Кәрими 1917 елнын 1 ноябрендә нигезләнгән була. Бу басманы "бәйсез мөселманнар нашир әфкяре" дип атаганнар. Газетаның наширләре—3. Дәминев һәм И Галәветдинов. 1918 елнын июлендә ак гаскәрләр Оренбургка кергәннән сон "Яна вакыт’ газетасы янадан чыга башлый. Газетаның монарчы сакланган 105 саны 1918 елнын 3 октябрендә чыгарылган.
1918 елның апрель ае башында атна саен диярлек Сембер шәһәрендә чыгарылып килгән әдәби, сәяси һәм ижтимагый милли газета "Жөмһүрият” туктарга мәжбүр ителә Сембер вилаять мөселманнарының милли шурасы нашир әфкяре буларак, ул 1917 елнын 14 сентябрендә пәйда булган.
Мөхәррирләре төрле вакытта—Ибраһим Биккулов, Нури Госманов ЪәмТабделрәүф Шәһидуллин "Жөмһүрият” газетасы ябылу белән үк, анын ахыргы мөхәррире Габделрәүф Шәһиди 1918 елнын 15 апрелендә “Авыл” дип аталган берегеп эшләү
(кооперация) һәм авыл хужалыгы журналын чыгаруга керешә. Тик ул басманын гомере бик кыска була: май аенда икенче саны чыккач ук туктатыла.
1918 елнын 15 апрелендә Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов һәм матбугат эшләре буенча комиссар Мөхәммәтхади Кильдебәков шундый документка кул куйганнар: " Эчке Россия моселман эшләре буенча Комиссариатның 12 апрелендәге һәм Милләтләр эшләре буенча Халык комиссарынын 13 апрелендәге карары нигезендә Мәскәүдә чыгып килгән “Ил" газетасы, контрреволюцион юнәлеше һәм Татар-Башкорт жөмһүриятенә провокацион мөнәсәбәте өчен ябыла. Бу карарны үгәү Комиссариат әгъзасы Алссвка йөкләнә (Политика Советской власти по нашюнальным делам за три тонга. 1917 —ноябрь 1920 —М . 1920 С. 80-81) Гаяз Исхакый тарафыннан нигезләнгән “Ил" газетасы 1913 елнын 22 октябрендә Петербургта чыга башлаган 1914 елнын ноябреннән 1915 елнын март ахырына кадәр Мәскәүдә басыла һәм патша хакимиятләре боерыгы белән ябыла. 1917 елнын 23 мартында “Ил" газетасы янадан чыга башлый Анын 1918 ел 16 апрелендә сонгы 31 (134) саны 15 данәдә генә лонья күрә: совет органнары анын күбәйтелеп басылуын тыялар. Ул сан Габдулла Тукаинын үлүенә 5 ел тулуга багышланган була Газета мөхәррире Г. Исхакый. үч алудан шикләнеп. Мәскәүдән китәргә мәжбүр була (Исхакый Гаяз. Гәзитчелек эшендә 25 ел // Әдәби жомга. 1992. 24 апрель.) “Ил" газетасының конфискация ителгән басмаханәссн һәм кәгазен большевиклар үзләренең татар телендә “Кызыл Армия” дигән хәрби һәм гөрек телендә “Ени дөнья” исемле коммунистик газеталарны чыгару өчен файдаланалар
Эчке Россия һәм Себер моселман торск-татарларының Милли Идарәсе органы буларак 1917 ел 10 октябрендә чыга башлаган “Мохтарият" журналы. 1918 елнын 14 апрелендә, тугызынчы саныннан сон. Уфа совет хакимиятләре боерыгы белән тыела. Анын сәхифәләрендә әйтелгән гомуммилли оешманын эшчәнлеге. Милли Мәжлесиен беренче җыелышы турындагы мәгълүматлар һәм карарлары бастырылган Журналнын мочәррире-сәркәгибс Мөбәрәкша Хәнәфи булган.
Шул елнын 17 апрелендә Үзәк-Тагар-Башкорт комиссариаты исеменнән Бәхтигәрәй Шәфиен. Мәскәүдән Петроградка барып. Милли шуранын андагы бүлеген һәм “Шималь ягы" исемле газетаны яптырган "Берләшүдә—көч'" шигаре астында 1918 елнын февраль ае ахырында Милли идарә әгъзасы Кәрим Сәгыйдь нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә “Әманәт" ширкәте басмаханәсенлә дөньяга килгән "Шималь ягы" газетасының сонгы сигезенче саны тулысы белән Габдулла Тукай истәлегенә багышланган була.
Уфа вилаять Советы каршындагы мөселман комиссариаты, “пролетар революциясенә каршы коткы гарату"да гаепләп. 1913 елнын 12 октябреннән чыгып килгән "Тормыш" газетасын. 1918 елнын 25 апрелендә. 832 саныннан сон бастырудан туктата. Анын басмаханәсс һәм барлык мал-мөлкәте конфискацияләнә “ТормыиГнын башлангычы—"Сибирия" дигән газета 1912 елнын 18 февралендә Томск шәһәрендә дөньяга килгән һәм 1913 елнын көзенә таба Уфага күчерелгән "ТормыиГнын беренче нашире һәм мөхәррире, соңгарак жандарм идарәсенен яшерен хезмәткәре икәнлеге фаш ителгән. Мөхәммэтвәгыйз Нәүрүэов булган. Тиздән газета Уфанын танылган бас Гыйбадулла Госманов нәширлегенә күчкән, ә мөхәрриятне Закир Кадыири җитәкли башлаган “Тормыш" еш. кайчак атнасына алтышар тапкыр чыга торган, эчтәлекле һәм укый торган татар җәмәгатьчелегенең абруен казанган басмага әверелгән 1918 ел башында Милли Идарәгә сайланган 3 Кадыири газетаны калдырган һәм мөхәррирлек Вазыйфалары Гыймадетслислам (Гумдә) Хәбиревкә күчкән “Тормыш" газетасы Россиянен төрле шәһәрләрендә үзенен махсус корреспондентларын тоткан Анын актив
авторлары арасында Шакир Якубов. Нурмөхәммәт Бохарасв, Нурулла Кадыиров. Вәли Хангилдин. Габдулла Шөнлси һәм башкалар булган.
1918 елнын 30 апрелендә Сәмәрканд шәһәрендә 1917 елнын 16 апреленнән бирле татар һәм үзбәк телләрегздә нәшер ителеп килгән зур күләмле, күп тиражлы, һәр саны дүртәр битгән торган иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм
әдәби “Хөррият" газетасы, 87 саны лонья күргәч, сонет органнары тарафыннан
туктатыла. Анын нашире "Заравшан" ширкәте, аннары Мөхәммәд Урумбаев. мөхәррирләре Кабирша Мансуров. Гаптерәүф Фитрят һәм Хажри Шакруллаевлар булган. Газета Б. А. Газаров типографиясендә чыгарылган. "Хөррият" Казандагы "Корылтай" һәм “Безнен тавыш” газеталары белән тыгыз элемтәдә торган һәм үз сәхифәләрендә әлеге басмалардан татар милли хәрәкәтенә кагылышлы материалларны күчереп бастырып килгән.
1918 елнын апрелендә. 5 саны пәйда булгач. Верный (Алма-Ата) шәһәрендә.
1917 елнын 19 декабреннән башлап нәшер ителеп килгән әдәби-нәфис. рәсемле сатирик "Садак" журналы чыгудан туктаган. Ул литографик ысул белән танылган татар язучысы, тәржемәчесе. журналист Зариф Бәшири мөхәррирлегендә бастырылган. Басманын нашире—"Садак” жәмгыяте.
Большевикларның матбугат иреген кысуы, эзәрлекләве аннан соң да дәвам итә.
1918 елнын 7 маенда. Әстерхан вилаять Советы хозурындагы мөселман комиссариатының гадәттән тыш утырышы, анын рәисе Касыйм Туйбактинның хәзерге хәл турындагы нотыгын тыңлаганнан сон: "кичектерүсез мөселман милли идарәсен, мөселман дружинасын таратырга. "Сарай” газетасын ябарга. "Нәшрият" басмаханәсен тартып алырга"—дигән карар кабул итә (Борьба за власть Советов в Астраханском крае. (1917—1920 г.г.) //Документы и материалы. Часть первая —
Астрахань. 1958.—С. 260). "Сарай" газетасының соңгы, арестовать ителгән саны: "юнәлеше үткәрелә торган үзгәрешләргә туры килми”.—дигән дәлил белән таратылудан тыела. Әлеге басма. Әстерхан губернасының Милли шурасы органы буларак. 1917 елнын 8 ноябреннән бирле нәшер ителгән. Башка шәһәрләрдә даими корреспондентлары җитәрлек булмавы сәбәпле, күп кенә яна мәгълүматларны
ул "Ил”. "Корылтай”. “Яңа вакыт". "Кояш". "Тормыш" һәм башка татар телендәге газеталардан җыйнап бастырып килгән. "Сарай" газетасы Россиянең үзбилгеләнгән дәүләтләрне берләштерүче демократик җөмһүрият булуын яклаган. Анын баш мөхәррире танылган язучы, педагог, әдәбият тәнкыйтьчесе Нәжип Гасрый. ә нашире—Фатих Шаммасов (Ф. Шамси).
1918 елнын I маендагы өченче саны дөнья күргәч. Әстерханда хатын-кызлар өчен 1917 елның 15 октябреннән бирле чыгарылып килгән махсус әдәби, иҗтимагый, фәнни тәдриси. ягъни фәнни дәрес бирүче, дини һәм милли “Азат ханым" журналы, совет органнары боерыгы буенча туктатыла. Ул. “Сарай" газетасы кебек үк. "Нәшрият" типографиясендә бастырылган. Шигаре: “Яшәсен хөр Россиянен азат мөслимә ханымнары! Россия мөслимәләренен бөтен хокуклары ирләр белән бертигез булучылыгы вөжүдкә чыгарылсын!". Хатын-кызларга ан-белем бирү, аларнын ижтимагый-сәяси тормышта актив катнашуына ирешү һәм нигезле хокукларын, шул хисаптан, дин өлкәсендә дә. яклау мәсьәләләрен яктыртып килә. Журналның нашире һәм мөхәррире Гыйсмәтулла Мөслимов. бизәлеш хезмәткәре—Шәриф Саттаров. язышучылары: Г Терешкавия, М. Крымская. Г. Байчурин һәм башкалар.
Большевистик булмаган вакытлы милли матбугатны ахырынача тар-мар итүне тизләтүгә Үзәк Татар-Башкорт комиссариатының үзенең урыннардагы бүлекләренә 1918 ел май ае ахырында җибәргән рәсми күрсәтмәсе хәлиткеч этәргеч булган. Анда: “үз шәһәрләрендә чыга торган большевистик булмаган матбугат органнарына җитәрлек игътибар итмиләр Мәсәлән. Казандагы "Алтай". "Йолдыз”.
"Кояш . "Иттифак' газеталары "Милли Идарәне тарату мөнәсәбәте белән мөселманнарның протест"ын һәм большевикларның бу эшен гаепләүче башка язмаларны да бастырганнар",—дип әйтелгән. Үзәк комиссариат үзенең төбәкләрдәге татар-башкорт комиссариатларыннан һәм бүлекләреннән киләчәктә тәнкыйть язмалары бастырган газеталарга карата, аларны чыгудан туктатуга кадәр булган, ин каты чараларны куллануны таләп иткән (Чулпан —1918.—1 июнь).
Үзәк Татар-Башкорт комиссариатының директив күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтижәсендә. 1918 елнын июнь-август айларында большевистик булмаган
татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулы сынча диярлек тәмамланган
1918 елнын 7 июнендә Казан совет хакимиятләре шул ук елның 31 гыйнварыннан бирле “Өмет" типографиясендә нәшер ителеп килгән “Иттифак" газетасын. 14 саны чыкканнан сон. яптырганнар Ул Бөтенроссия исламият жәмгыяте (дини галимнәр) нашир әфкяре булган. Газетага И. Габидов. С. Иманкулов һәм К. Салихов муллалар составындагы редколлегия мөхәррирлек иткән. Нигезлә алеге басманын оештыручысы һәм әйдәп баручысы Исмәгыйль Габидов (Габиди) булган. 1913— 1917 елларда И. Габиди Казандагы ин зур мәчетнен имам-хатибы Вазыйфаларын үтәгән. 1917 елда мөфти Галимҗан Баруди. Габделбари Батгал һәм Борһан Хәбиб белән бергә Ташкентта татар һәм үзбәк телләрендәге “Шураи ислам" газетасын нигезләгән шәхес була. “Иттифак" күбрәк төрле дини оешмаларның эшчәнлеген яктыртып тора, ижтимагый-сәяси вакыйгалардан да читтә тормый. Аерым алганда, газета Милли Мәжлеснсн Идел-Урал штатын булдыру турында карарын хуплап яза. ә совет органнарының Милли Идарәне һәм анын арыннардагы оешмаларын таратуын кискен тәнкыйтьли. Газета сәхифәләрендә шулай ук әдәби парчалар,
шигырьләр дә күренгәли.
1918 елнын 10 июнендә совет хакимиятләре Казан шәһәрендә чыгып килгән “Игенче” исемле тагын бер татар газетасын тыйганнар. Бу басма 1917 елнын 14 августында губерна земствосы нашир әфкяре буларак дөньяга килгән, ә сонгарак—Казан губернасы крестьяннары депутатлары совстынын мөселман фракциясе газетасына әверелгән.
Анын баштагы мөхәррирләре зсмская управа әгъзалары Мулланур Вахитов һәм Хәяледдин Сәйфетдинов булган 1918 елның 2 гыйнварында Учредительное Собрание әгъзасы буларак. Пстроградка китү сәбәпле. М. Вахитов бу газетаны калдыра, яна мөхәррир итеп Ш Габиди (Чыршы) билгеләнә Мулланур Вахитов эшләгән дәвердә “Игенче” газетасы революцион-демократик позициядә тора, ә аннан сон. редакциягә яна җитәкчеләр килгәч, анын сәяси юнәлеше шактый үзгәрә Аерым алганда, газета большевикларның Милли Идарәне таратуын хупламый. “Игенчс”нен 1918 ел 29 апрелендә чыккан 42 нче санында, югарыда күрсәтелгән мөселман фракция имзасы белән. “Печән базары вакыйгасы" исемле мәкалә урнаштырыла һәм анда Казан Советының мөселман комиссариаты адресына тәнкыйть сүзләре әйтелгән була. Шунын өчен газетанын бу саннарын комиссариат арестовать итәргә теләгән, тик фракция почтасы мона каршы килгән. “Игенче" газетасы эшен тикшерү трибуналга тапшырылган (Алтай.—1918.—6 май) Әлеге комиссариатның рәсми органы—большевистик рухтагы "Эш" газетасы 1918 ел 24 маенда дөнья күргән санында: “Әгәр дә “Алтай”. “Кояш" һәм “Йолдыз”нын язучы аламалары чын мәгънәсендә ерткыч бүреләр булсалар. "Игенче"нен язучы кисәкләре исә сарык тиресенә бөркәнгән бүреләр".—дип язган һәм “Игенче” газетасының ябылуын таләп иткән. Әлеге басманын язмышы Уфадагы “Безнен юл" газетасы язмышына охшаш |3әк мөселман комиссариаты нашир әфкяре "Чулпан" 1918 елнын 9 августында чыккан санында “Игенче" һәм "Безнең юл" газеталары Совет властенә яла якканнары өчен ябылдылар дип язган (Н уруын на Р М Становление партийно-советской печати на гагарском яаыке (1917—1925 гг ).—К.. 1978 —С. 42) Ниндидер сәбәпләр аркасында, хәзергәчә китапханәләрдә "Игенче" газстасынын аз гына саннары сакланып калган
1918 елнын 21 июнендә чират ин өлкән Казан газетасы—“Йолдыз"га да килеп җитә. 1906 елның 15 гыйнварыннан өзлексез чыгып килгән бу газета озак еллар дәвамында татар вакытлы матбугатында үзенсн таратылу күләме белән икенче урынны алып килгән һәм укучыларынын зур ихтирамын казанган Россиянен матбугат эшләре буенча Баш идарәсенең бер хисабында әлеге басма турында шундый сүзләр әйтелгән "Газетаның үзенчәлеге шунда ки. "Йолдыз" укучыларына тәкъдим ителә торган материалны, массаларга мөмкин кадәрле анласшлы тел белән яктыртырга тырыша. Бу. әлбәттә, алеге басманын шөһрәтен арттыра Игътибарны шунсы да җәлеп итә "Йолдыз" татар сөйләм теленә кергән күпчелек рус сүзләрен гел кулланмый диярлек, ә аларны чиста татар сүзләре, яисә неологизмнар, яисә
образлы әйтемнәр белән алыштыра". Газетаның сәяси рухын, материалларын тасвирлау үзенчәлекләрен бәяләп, күзәтүче шундый сыйфатларын билгеләп үтә: “Анын әдәби дошманнары мәсхәрәләп килгән икеле-микеле һәм анлаешсыз әйтемнәре, еш кына кулланыла торган "янәсе" һәм читләтеп әйтелгән сүзләре, бу газетаны хәзергәчә аерып торалар. Әмма, хәзерге минут таләпләренә “жайлашучанлык" сәләтенә карамастан, газета үзенен милләтчел төсен тулысынча кагылгысызлыкта саклады".
"Йолдыз" газетасы ун һәм сул көчләр тарафыннан даими тәнкыйтькә дучар ителгән. Тик ул һәрвакыт үзәкчелек юнәлешен үткәргән Шушы сәясәт, каршылыкларны читләтеп үтү тактикасы ана әзерлекләнүләрдән сакланып калырга мөмкинлек биргән: ул революциягә кадәр чорда һич тә штраф һәм башка жәзаларга тартылмаган бердәнбер татар газетасы булган. Аның нашире-мөхәррире күренекле журналист Әхмәтһади Максуди. Газета редакциядә күп еллар буенча мәшһүр татар драматургы, публицист һәм жәмәгать эшлеклесе Галиәсгәр Камал хезмәт иткән. Ул еш кына мәсьүл мөхәррир Вазыйфаларын да башкарып килгән. 1917 елнын февраленә кадәр газета редакциясендә Г. Батгал. Ш. Әхмәдиев. Г Монасыйпов, И Биккуловлар да эшләгәнлеге билгеле. “Йолдыз"нын 1900 саны дөнья күргән.
“Йолдыз" ябылып өч көн үткәч. 1918 елның 24 июнендә, милли пресса арасында киң билгеле көндәлек "Кояш" газетасы да яшәүдән туктатыла. Ул Казанда 1912 елның 10 декабрендә барлыкка килә һәм барысы 1245 санда дөнья күрә. Газетаның баштагы нашире китап сатучы Кәримовлар. ә 1915 елнын 9 апреленнән бөтен хокуклар аны нигезләүче һәм алмашсыз мөхәррире Зәкәрия Садретдиновка күчә “Кояш" газетасының анын беренче саннарыннан алып ахыргысына кадәр танылган татар язучысы Фатих Әмирхан эшләгән. Редакциядә шулай ук Гыймад Нугайбәк. Заһид Нуркин һәм Ибраһим Биккулов та хезмәт иткән.
Әлеге басманың эшчәнлеген бәяләп. Казанның матбугат эшләре буенча Вакытлы комитет әгъзасы Н И. Ашмарин үзенең хисап-күзәтүләрендә шундый юлларны язган: "Кояш" Казанда татар телендә һәр көн саен чыга торган, бәйрәмнәрдән сон көннәрдән тыш. бердәнбер газета булып тора һәм үз хисабына Россия Телеграф Агентство телеграммаларын алдырып килә". "Газетада, үзләренең әдәби эшчәнлегс белән танылган татар яшьләренең кайбер вәкилләре катнаша, аннан тыш Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә яхшы хәбәрдар корреспондентларын тота Шуна күрә "Кояш" бик эчтәлекле һәм бу мөнәсәбәттә Казан басмалары арасында беренче урынны тота... башка татар газеталары кебек үк “Кояш" газетасы татарча- милләтчел, ләкин ниндидер сәяси партия органы булып хезмәт итми".
“Кояш" 1917—1918 ел башында Мәскәүдә. Казанда. Уфада булып узган төрле Бөтенроссия мөселман съездларының барышын, кабул ителгән карарларын, аларны гамәли үтәү буенча башкарылган чараларны, большевикларның демократик татар милли хәрәкәтен җимерүен кин күләмдә һәм эчтәлекле яктырткан газеталарның берсе Бу мөнәсәбәттән ул киләчәк буын галимнәренең дә файдалы фәнни чыганагы булып хезмәт итә ала.
1918 елнын июнендә Казандагы 1910 елнын 15 мартында чыга башлаган сатирик- юмористик һәм рәсемле "Ялт-йолт" журналы туктатыла. 1916 елнын ноябреннән, кушма 120-122 саны дөнья күргәч. 1918 елнын июненә кадәр, ел ярым дәвамында, әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, ул нәшер ителми. Журналның нашире— "Юл" көтепханәсе, рәсми мөхәррире—Әхмәт Урманчиев. Бу басма сәхифәләрендә Г Тукай. Ф Әмирхан. Г. Камал. Ф Сәйфи Казанлы. Н. Думави. X. Кильдебәк һәм башкалар язышканнар. “Ялт-йолт", үзенен озак вакыт яшәве, күп язучылар катнашуы һәм эчтәлеге буенча, татар телендәге сатирик-көлке журналлар арасында әйдәп баручылардан булган. Совет чорында чыккан соңгы 123 санында яна хакимиятнең эшчәнлеген. аерым алганда, большевистик булмаган матбугатны эзәрлекләвең тәнкыйтьләүче материаллар һәм сатирик иллюстрацияләр урнаштырылган
1918 елнын 2 августында Ташкент шәһәрендә литографик ысул белән чыгарылып килгән әдәби, сәяси, сатирик, юмористик рәсемле Чаян" журналы, антибольшевистик рухта булганы өчен, совет органнары тарафыннан туктатыла
Ул 1917 елныи 15 июлендә дөньяга килгән Нашире—татар сәүдәгәре Гайнулла Шәһидуллин,
сонрак—"Чаян" ширкәте, төрле вакыттагы мөхәррирләре—Хатәф Түләкев. Ибраһим Таһиров.
1918 елда атналык милли "Оренбург мөхбире" исемле газетанын да чыгудан тукталуы билгеле.
Тик анын кайсы айда, числода һәм күпме санда нәшер ителгәнлеге алегә кадәр ачыкланмаган Бу
басма 1917 елнын июлендә Оренбург мөселман бюросы нәширлегендә пәйда булган. И. Рәмиев
бәяләвенчә, бастырылган материалларның күбрәген рәсми хәбәрләр, төрле оешмалар тарафыннан
чыгарылган карарлар тәшкил иткән. "Информацион листок" рәвешендәрәк битараф юлдан барган
дияргә була. Үзлегеннән мөстәкыйль фикер һәм караш әйтергә бик ашыкмаган
Шулай итеп, совет дәүләт органнары 1918 елнын жәе ахырына кадәр татар телендәгә 40 лап
газета-журналларнын күпчелеген административ-боерык. ә бер өлешен исә акча, кәгазь матбага һәм
башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә кыенлыклар тудыру юлларын кулланып, чыгудан
туктатырга мәжбүр иткәннәр Бу сан 1917 елгы Октябрь революциясе алдында һәм аннан сонгы
беренче атнатарда барлыкка килгән татар вакытлы матбугат басмаларының күпчелеген тәшкил
иткәнлеген күрсәтә.
Пролетариат диктатурасы органнарының большевистик булмаган прессаны көчләп юк игүе
басма сүз һәм төрлечә фикерләү иреген бозган һәм шуна күрә демократик жәмәгатьчелекнен урынлы
ризасызлыгын тудырган Мәсәлән. Мәскәүдәге “Ил" газетасы тукталуы унае белән Казанда чыга торган
“Алтай" газетасы үзенең 1918 ел 22 апрель санында куштырнак эченә алынган “Халык дошманы"
дигән редакцион мәкалә бастырган Анда “Ил", газетасының тукталуы турында хәбәр алынганын
белдергәннән сон. түбәндәге юллар язылган:
“Димәк. “Ил"не яптылар.
Кем япкан?
Әлбәттә, мөселман комиссариаты япкандыр
Татар-башкорт жомһүрияте төзүче, татар милләтен бер милләт иттереп кенә түгел, хәтта татарга
мәмләкәт ясап бирергә азапланып, тырышып йөрүче яшь йөрәкле милли егетләребез япкандыр “Яшь
йөрәкләр"не язган мөхәрриребез Галимжан әфәнде Ибраһимов һәм анын яраннары япкандыр (Бу
өземтәдән. “Ип" газетасын ябу турында М Вахитон һәм М Кильдебәков кул куйган рәсми
карарның "Аттан " редакциясенә килеп җитмәгәнлеге күренә, —Т. Н.)
“Ил”, рус самодержавиясенсн ин кара көннәрендә, татар матбугаты рус золымына каршы бер сүз
дә әйтергә жорьәт итә алмаган бер заманнарда, шул самодержавие берлә тартышып, халкыбызны
бүгенге революция көннәренә хәзерләп килүче, бердәнбер татар газетасы иде.
Бүгенге "искиткеч халык дусты" булып киткән, ин сул революционер булып йөри торган яшь
йөрәкле большевикларыбызнын халык файдасына бер кәлимә булсын сүз әйтергә калтырап торган,
полицейскийны күрсә, урамнын икенче ягына кача торган бер заманнарда. “Ил" бер ялгызы
революционер иде.
Хәзерге ин сул революционерларыбыз бәлки ул вакытларда “Ил"нс кулына алганда: городовой
күренмиме икән?—дип як-ягына карана торган булгандыр.
Менә шул “Ил" бүген инде контрреволюционер булып танылды. Шунын өчен ябылды. Аны
Николай хокүмәте дә ике мәртәбә япкан иде Ул вакытта да: ул халыкны котыртучы, аздыручы, халык
дошманы дип танылган иде
“Ил"нең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый бүген контрреволюционер булып танылды Ул да халык
дошманы булып китте Гаяз әфәнде үзенен әдиплек хезмәтеннән башка, татар әдәбиятының атасы
булып танылуыннан башка. 15 елдан бирле революционер булып йөри һәм шул юлда никадәр шәхси
эзәрлекләүләр, мәшәкатьләр чикте, полицейскийларның йодрыкларын да татыды, төрмәсендә дә
булды. Ссберне дә күреп кайтты. (Бу очракта Г Исхакыйнын төньяк сөргеннәрендә булып
кайтуы искә алына.—Т. Н) Безнең хәзерге ин сул революционерларыбыз Николай хөкүмәте
каршында һич “былчыралмаган" садыйк шәхесләр булып танылган бер заманнарда. Гаяз әфәнде ин
куркынычлы бер революиионер булып таныла иде. Ул төрмәдән чыккач. Себсрдән кайткан
вакытларында да үзе теләгән
жирдә иркенләп тора алмый иде. Аны исправниклар, губернаторлар үз шәһәрләреннән куалар
иде.
Гаяз социалист иде. Гаяз революционер иде. Гаяз милләтче иде Пантюркист иде.
панисламист иде. Бу "куркынычлы" һәммәсен бергә җыйган, һәрберсеннән дә "куркынычлы"
тагын бер сүз бар иде: Гаяз танчы иде.
Бүген инде танчы контрреволюционерлар булып китте. Халык дошманы итеп игълан
кылынды.
Ни өчен?
Гаязнын гаебе нидә?
Нигә ул кинәттән генә үзгәреп китте? Безнеңчә. Гаяз әфәнденең үзгәргәне юк. ул һаман да
революционер Аның канында, яратылышында революционерлык рухы бар. Ләкин ул
большевик түгел. Россиядә, хосуси үземезнен татарга бүгеннән социализм кертүнең
мөмкинлегенә ышанмый. Гаязнын бөтен гаебе шунда.
Бу ләгънәтне бирүчеләр кемнәр?
Бусын инде тарих тикшерер Ул жавабын бирер Кемнең чын контрреволюционер. кемнең
чын халык дошманы икәнен ачык итеп танытыр.
Әмма хәзергә әле Гаяз әфәнде контрреволюционер—халык дошманы. "Ил" дә халык
дошманы икән. Аны да хәзергә укымыйча торырга кушалар.
Нишләмәк кирәк, укымабыз шул. Аның урнына "Чулпан"ны (Үзәк Татар- Башкорт
комиссариатының нашир эфкяре. беренче татар совет газетасы,—Т. Н. ) укырмыз.
большевик булырмыз” (Алтай,—1918.—22 апрель).
1918 елнын июнь ае башында "Казанское слово" газетасы “Большевистик булмаган
мөселман матбугатын эзәрлекләү" ("Репрессия на мусульманскую небольшевистскую печать")
дигән мәкалә бастырган. Анда мондый юллар бар "Хәзерге вакытта Россиядә большевистик
булмаган бер мөселман газетасы да калмады диярлек. Оренбургта басмаханәсе. кәгазе һәм
бөтен капиталы конфискацияләнеп. иң популяр һәм ин карт "Вакыт" газетасы ябылды. Уфада,
Әстерханда, Мәскәүдә, Петроградта, Казанда һәм башка шәһәрләрдә дә газеталар ябылдылар"
Әмма большевистик булмаган татар вакытлы матбугаты яшәвеннән туктамый. 1917 елның
октябреннән сон үткән чорда Россиядә һәм чит илләрдә аның шактый кин челтәре дөнья күрә.
Ватандашлар сугышы вакытында, 1918—1919 елларда Урта Идел. Урал һәм Себернен
вакытлыча ак гаскәрләр булган төбәкләрендә татар телендә большевикларга каршы булган 20
газета чыга: Казанда—"Корылтай"; Самарада—“Безнең фикер". "Халык”: Уфада—"Уфа
хәбәрләре". "Яңа хәят". "Ак Идел". "Ил теле", "Ватан". Бәләбәйдә—“Берек": Чиләбедә—"Башкорт":
Оренбургта—"Яна вакыт". "Башкорт тавышы". "Башкортстан хөкүмәтенең теле". “Гәләбәси”;
Кызылъярда—"Юл". "Маяк"; Омскида—"Хакыйкать. Наша газета". "Каһарман башкорт":
Семипалатга— "Халык сүзе" һәм Томскида "Том сүзе". Шул ук вакытта менләгән данәдә басма-
өндәмәләр таратыла. Ватандашлар сугышы чорында чыккан большевистик булмаган матбугат
совет хакимиятенең, асылда, тоталитар булуы, кызыл террор, крестьяннарның икмәген тартып
алу. көч кулланып Кызыл Армиягә мобилизацияләү һәм аның сафларыннан күпләп качу,
барлык кешене диярлек мәҗбүр итеп хезмәткә тарту турыңда даими язып торган. Тик ул
шәһәрләргә Кызыл Армия частьләре кергәч, бу газеталар чыгудан туктатылганнар.
1905—1945 елларда һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң күп кенә чит илләрдә татар
мөһажирләре матбугаты үсеш ала. Аны 1917 елга кадәр Россиядән чит мәмләкәтләргә күчеп
киткән һәм аннан соң большевистик режимны кабул итә алмыйча, туган җирләрен калдырып
китәргә мәжбүр булган татар зыялылары. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары
вакытында әсирлеккә төшкән хәрбиләр оештырганнар.
Әлегәчә табылган чыганаклардан күренгәнчә, 1905 елдан бүгенгә кадәр чит илләрдә бу
чорнын төрле елларында типографик һәм башка ысуллар белән татар телендә 66 газета һәм
журнал чыгарылуы мәгълүм. Аларнын ин күбесе Алманиягә туры килә: биредә 18 татар
газетасы һәм журналы нәшер ителгән; Кытайда—16. Төркиядә—14. Финляндиядә—8.
Япониядә—5. Румыниядә—2, ә Венгрия. Швеция
Һәм АКШта—берәр вакытлы матбугат басмасы дөнья күргән. Хәзерге көндә татар телендә
Румыниядә бер газета һәм бер журнал. Кытаинын Урумчи шәһәрендә бер журнал һәм
Американын Сан-Франииско каласында бер газета чыгып килә. Алманиянен
Франкфурт-на-Майне шәһәрендә фәлсәфә фәннәре докторы Ал ия Тайсина “Бертуган" исемле
татар-башкорт журналын чыгарып килә (Насыйров Тәлгат. Татар мөһажирләре
матбугаты // Казан утлары —2001.—N 7).
Чит илләрдә чыккан милли газета-журналлар татар халкынын тарихы, дәүләтчелегенең
үсеше, күренекле жәмәгать. дәүләт һәм дин әһелләре, әдәбият һәм сәнгать осталары турында яза.
Анда дөньянын төрле якларында яшәгән татар диаспорасының иҗтимагый һәм сәяси, рухи һәм
мәдәни хәле киң яктыртылган.
1917 елнын октябреннән соң нәшер ителгән татар мөһажирләре матбугаты, гомумән
алганда, большевикларга каршы яза. Алар Советлар илендә барган вакыйгаларны, дин әһелләрен
эзәрлекләүне, крестьян хуҗалыкларын мәҗбүри коллективлаштыру, урыслаштыру сәясәтен,
аеруча татар һәм башка халыкларнын имлясын кириллицага күчерү, киң колачлы сәяси
репрессияләр һәм башка тискәре күренешләрне нык тәнкыйтьлиләр Язмаларда совет
җәмгыятендә социалистик үзгәртеп корулар буенча большевиклар оештырган экспериментның
киләчәге юк икәнлеге фараз ителә. Шуна да мөһажирләр матбугатын Советлар Союзында тарату
тыела һәм бу эш эзәрлекләнә.
Гомумән алганда. 1917 елнын октябреннән сон үткән чорнын төрле елларында Россиядә
һәм чит илләрдә татар телендә топографик һәм башка ысуллар белән 100 дән аргыграк
большевистик булмаган газета-журналлар нәшер ителгән Аларнын сәхифәләрендә татар халкы
тарихын, мәдәниятен һәм ижтимагый-сәяси фикерен тирәнтсн. риясыз өйрәнү өчен кирәкле
кыйммәтле мәгълүматлар тупланган Шуна күрә Россиядәге һәм башка мәмләкәтләрдәге төрле
китапханәләрдә, архивларда һәм фәнни учреждениеләрдә, аерым шәхесләрдә хәзергәчә
сакланган татар телендәге газеталар, журналлар, китаплар һәм башка әдәби чыганакларын эзләп
табу, аларнын оригиналларын яисә фотокүчермәләрен Казанга алып кайтып туплау буенча күп
коч һәм тырышлык таләп итә торган эшне тагын да җанландыру бурычы тора. Шулай ук
матбугат басмаларын чыгару белән шөгыльләнгән наширләр, мөхәррирләр һәм
журналистларның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән бәйле материалларны эзләп табу һәм
җыйнау да бик зарури эш.