КАЗАН ДАСТАНЫ


ТАРИХИ РОМАН
52
Кәрван Кабан күлләре янына житәрәк. ике-оч фәрсах кына ара калгач. Болгар каласыннан чапкын килеп төште.
. -Тимер-Мозмин пайтәхетне кандырып, Чулман буйлап килә. Аның кул астында төмәньярым гаскәр. Сине мәмләкәтнең үзәгенә аяк бастырмыйм, ди. Иделнең унъяк ярында ук турап ташламакчы
Ибраһимның алдан уйлап куйган нияте булган икән, шундук әмер бирде. —Сал-Сал сәрдәр! Булган бөтен көчне жый да артына ут капкан шикелле алга сыптыр! Өч Кабан күле янында кыядай Елантау бар Шуны Тимер- Мөэминнән алда эләктерергә кирәк.
Сал-Сал Айзирәк утырган бөркәвечле арба ягына күз ташлап, кыяр- кыймас кына авыз ачты
—Ә карт-корыны, бала-чагаларны, э-э. мал-туарны нишләтәбез сон? Аларны дала уртасында каравылсыз кое ташлау ару түгел
— Нинди карт-коры ди? Нинди мал-туар кайгысы ул тагын?—дип, үз- үзен белештермичә, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән кычкырып җибәрде әмир —Өскә Тимер-Мозмин ябырылып килә Аңлыйсыңмы, унбиш мендек гаскәр! Әгәр Елантауны үз кулыбызга төшереп өлгсрмәсәк. Тимер-Мозмин безне йон төргәге урынына тегеп ата. Ә без оттырсак, ул карт-корылар, ул мал кемгә кала?
Ибраһим иң беренче булып ияргә сикереп менде Кәрван шул мизгелдә үк таяк тыгып болгатыпган дәу кырмыска оясына охшап калды Берничә минуттан сон инде барча ждйдак жан-фәрман Кабан күлләре ягына оча иде
Иң әүвәл. Елантау остенә менеп тезелделәр Сал-Сал сәрдәр шулчагынла гына тирә-юньне күзләп, бәяләп чыкты. Ибраһим дөрес сайлаган, урын искитмәле отышлы һәм уңайлы икән Елантау—кыр уртасына бастырып куйган печән кибәне шикелле биек, озынча, текә. Бер ягыннан Идел, икенче яклап исеме юк елга, өченче яктан эреле-ваклы күлләр муенсасы каплап
I»ыры Бии/ы И санл»
тора. Тау. кыйблага табынган диндар шикелле, көньяк тарафына гына йөзен ачып, туры төбәп баскан. Ләкин әле ул яклап та Елантау сөяркәсен күкрәк - итәкләрен ачып каршылаучы фахишә хатын кебек көтеп тормый. Аста шактый текә булып сузылган тау итәге, аның алдында гына тигез, зур мәйдан бар. Тик аны да бер очтан сазлык китереп кыскан, икенче очта гаҗәеп зур, тирән чокыр ята.
Ибраһим өчен күптән таныш, якын урын булгач, ул инде йөзләрне- меннәрне үзе тау өстенә урнаштырып йөри. Әнә, җор-канәгать дәшкән әмер авазлары яңгырап ишетелә.
—Әй, меңбаш Бәхтегәрәй! Елантауны ул Мунчала күлләр ягыннан саклауның кирәге юк. Алапа хакына ялланган аймык вә угызлар ул черек күлләргә Тимер-Мөэмин арттан камчы илә куса да барып кермәячәк.
—Менбаш Сәүбан! Тимер-Мөэмин колларының әнә теге казан эченнән күтәрелеп яисә сазлык аша килеп һөҗүм ясавыннан сакланырга кирәк!..
Тавышлар тынган кебек булган бер арада Сал-Сал үзе Ибраһим янына барып җитте.
—Сигез меңгә якын җайдакны бердәнбер тау түбәсенә туплап яту бик отышлы түгел. Өстәвенә, кәрванда калган сугымчыларның, малчы- торгакларның янә бирегә килеп җитүе бар. Тимер-Мөэмин олы чирү белән һөҗүм итә алырдай җир берәү генә. Әнә, теге казандай чокыр белән сазлык арасында яткан сукмак. Ул сукмакка бүген үк яшерен тозак корып калдырырга мөмкин.
Ибраһимның күз алмаларында утлы очкын биеп-биеп алды.
—Ничек итеп? Нинди яшерен тозак?
—Ике-өч мен җайдакны аерып алып, әнә теге, Идел буендагы таллыклар, өрәнгеләр арасына яшереп куеп була,—дип Сал-Сал бик җиңел генә бәян итә башлаган иде.
Әмма Ибраһим карашындагы очкыннарның шайтан уты сыман шашына башлавын, уртларының яман кысылуын күргәч телен тешләгәндәй туктап калды. Аның каравы, Ибраһим үзе усал ысылдады.
—Миндә әле Тимер-Мөэминдәге хәтле ярты гаскәр дә юк. Ә син инде аны да Мөэминнең авызына калҗа-калҗа итеп бүлгәләп тыкмакчымы?
Сал-Сал сонгы шартка барып үз фикерен якларга мәҗбүр булды.
—Ярар сон, алайса, ярар! Синең кул астында йөргән җайдакларны алмыйм! Әнә, үзем белән алып килгән бер мен яугирем бар, шуны бир дә чыгар Ә нинди тозак корырбыз, ул үзен аклармы-юкмы, яуда күрсәтербез.
Ибраһимның әле һаман ныклы бер карарга килә алмый интегүен күргәч, янә дәште.
—Сайлаган корбаныңны, кирәк чакта, ике яклап кысып та аулыйлар ул. Берәү аягыннан килеп тешли, корбан абынып егылса яисә кирегә борылса, икенчесе күкрәгенә, йә сыртына кадый.
—Мин бит ауга чыккан сунарчы түгел. Мин тәхет өчен яуга чыккан әмир. Алда бугазга-бугаз килеп җан кыешу көтә. Мина һәрбер тешнең кадерле булуы бар.
Ибраһим шул рәвешчә тартышты-тартышты да ахырда барыбер кул изәде.
—Ярар, бер мен җайдагыңны ал да далага чык. Арткы яктан һөжүм итеп, бәлки, чыннан да, аны тоткарларсың.
Сал-Сал үзенең карлукълары, мангытлары белән кичекмәстән Идел буендагы таллыкка күченде, шул кичтә үк күнекмәләр ясый башладылар. Дала ирләренең бер өлеше тал чыбыгыннан каз оясы йә читәннәр үрде, икенчесе яр астындагы балчыкта казынып көн үткәрде. Болгарныкылар белән бәжәнәкләр Елантау өстенә баскан килеш тә, таллык янына килеп- килеп тә кат-кат күзәттеләр, тик бер сергә дә төшенә алмадылар...
Тимер-Мөэмин чирүе Кабан күлләре янында дүртенче көнне, инде төш вакыты үтеп киткәннән сон гына пәйда булды. Әлеге гаскәриен килеш- килбәтен. кыйланышын күзәтеп яту үзе үк бер әкәмәт, олы сабак иде.
Хан чатырын биш үрәчә кушып ясагандай галәмәт озын арба өстен ә көйләп утыртканнар. Анын артында тагын зур-зур тирмәләр корылган унлап арба, бөркәвечләр япкан утыз-кырыклап олау. Кайбер тирмәләрдән чыр- чу килгән кыз-кыркын тавышлары, кайсыларыннан чән яисә кубыз авазлары янгырап ишетелә. Ике якта озын дилбегә булып тезелгән җайдаклар шул ваемсыз аһән тәэсирендә ияр өстендә килеш оеганнар. Хан кәрваны үзенен яу кәрваны икәнлеген бөтенләй оныткан, ахры. Ул йә яшь килен алып кайтучы, йә яна кодалар төшерүче мон-хәсрәтсез олауны хәтерләтә. Сан ягыннан күплек сукырайтканмы сон боларны. әллә җиргә хуҗа булып басып йөрү тойгысы шулай исерткәнме9—берни аңламассың Казандай зур чокыр белән сазлык арасында яткан мәйдан уртасына килеп керүгә үк олаулар, бер-берсенен өстенә өелешеп, капылт тыгылдылар. Арттан килгән ташкын басымына түзмичә, бер яклап сузылган дилбегә сазлык эченә барып керде, икенчесе тирән чокыр төбенә шуышып төште Ике-өч минут эчендә Елантау итәген туфан сыман тавыш күмеп китте —Ханнын иравыл алайлары юкмыни ул? Безне нинди тәмугь сазлыгына кергеп батырдылар?
—Жаек хәтле Жаек аръягыннан шушы казан эчендә сытылып үләргә дип килдек микәнни сон?!.
Тимер-Мөэминнең курсыбай җайдаклары хан кәрванын ике яклап кысрыклый-кысрыклый, дөмбәсли-дөмбәсли ипкә-сапка кертә генә башлаганнар иде, Идел буендагы таллыклар эченнән шайтан туен хәтерләткән ташкын килеп чыкты. Нинди җанварлар өстенә менеп алганнар да. кайсы төрдәге корал белән коралланган болар? Дию пәрие, гыйфрит шикелле жир астыннан калыккан нинди коточкыч дәһшәтле көч бу9 Тип-тигез диварны хәтерләткән тере ташкын юлда очраган һәрнәрсәне сытып үтәрдәй булып болгарлар өстенә килә. Дивар талдан үреп ясалган, арба зурлыгындагы калкан-читәннәрдән хасил. Ул калканнар артыннан җайдаклар үзләре дә юньләп күренмиләр, өстәвенә, чаптар-аргамаклар да тезләренә тикле капланганнар. Хан сакчылары сафындагы берничә мәргәннен сәрпи уклар очырып каравы да файда китермәде, алар шул читәннәрдәге талчыбыклар арасына кереп кысылды да калды.
Ә Сал-Сал җайдаклары берзаманны капылт туктады да тоташ дивар корды. Икенче мизгелдә инде читәннәр артыннан аймыклар. угызлар өстенә ук яңгыры очты. Бер көтү йомран-әрлән сыман сызгырып, селәүсен кебек чинап килгән укларны күрүгә үк хан гаскәрендәге йөзәрләгән җайдак ияреннән җиргә сикереп төште, хуҗасыз калган аргамаклар дулый-дулый әле дала якка, әле кеше өстенә чапты. Сахлык арасына исән-имин килеп төшкән укларнын очында балчыктан ясалган тишек башаклар күреп алгач кына беркадәр төшенделәр, ләкин саксыз кычкырган яналыклары хан җайдакларына хәвеф кенә өстәгәндәй булды
—Сызгыра торган уклар! Безнсн өнне алу өчен ясалган махсус уклар! Дала яугирләре Тимер-Мөэмин гаскәре өстенә ук янгыры яудырып бетерүгә җиде-сигез кисәккә бүленделәр Аралыкларда кулларына сагызланып беткән тал казоялары белән ут кисәве тоткан өр-яна җайдаклар төркеме пәйда булды. Бераздан соң инде хан гаскәренә таба дала яктан тоташ ут көлтәсеннән хасил тәгәрмәчләр чылбыры сызгырып оча башлаты Бу дәһшәттән өннәре алынган аймык, угыз аргамаклары җан ачысы белән кешнәп бер-берсенен өстенә сикерделәр. Җайдаклар арасында да кылыч белән тураш, суеш купты
Ул арада Ибраһим әмир дә Елантауга тезелгән ике мең бәжәнәк яугирен Тимер-Мөэмин гаскәре өстенә ташлаган иде инде. Текә тау башыннан чүл бүреседәй улап, карчыгадай канат жәеп төшкән өр-яна ташкынны күрүгә, хан ялчылары чокыр-сазлыкларны аралап тормыйча як-якка сибелделәр. Ә берничә минуттан сон курсыбай йөзбашлары кичәге ханнарын Ибраһим әмирнен аргамак аяклары астына китереп атты.
—Ул тәхеткә әтисен үтереп, хыянәт белән менде. Шул нисбәттән ул беркайчан да безнең өчен хак хан, лаеклы хан булып саналмады,—дип Тимер-Мөэминнен сыртына аягын куйган килеш сөйләп китте араларыннан берсе—йөзбаш Атлаш.
Ибраһим аны әле Янкалага килгән чагында ук ятлап калган иде, хәзер инде, әлбәттә, бүлдермәде. Йөзбаш дәвам итте.
—Безнен өчен, бөтен Болгар өчен бер генә инсан—хак хан. Ул син, Ибраһим... хан! Без сина гомер буе бил бөгәргә әзер!
Ибраһим янә йөзбашнын кыяфәтенә өстән генә, бөркет сыман итеп күз ташлады. "Мине хан итеп күтәрү синең генә кодрәтеңнән килми”. Ләкин Ибраһимның бәхет белән мөлдерәмә тулы күңеле бу минутта кытаклап тора иде, ул йөзбашнын ялагайлануына каршы елмаймый булдыра алмады Атлаш исә тагын батырланды.
—Ә моны хәзер нишләтәбез инде, Ибраһим., хан?—диде ул корбанының сыртына аягы белән төртеп.
Тузанга, күз яшенә баткан Тимер-Мөэминнен йөзе җирдән күтәрелде. Тик бер үтенече генә сыкрап ишетелде.
—Бу көе калдырма, үтер мине, эн-не-к-кәш?
Ибраһим аннан каһкаһә белән кычкырып көлде.
—Чокырга егылып төшкәч, бер бүре баласы да кәжә тәкәсенә “җизнәкәй” дип назлап эндәшкән, ди. Син дә минем энен икәнлегемне жиде ел үткәчтен искә төшердеңме?
Аннары әтисенен: “дөньяда таянырга әле дә син бар, улым”,—дигән сүзләре, Ука елгасы буенда үткән еллар аҗаган шикелле уйнап Ибраһимнын хәтереннән үтте. Йөрәк әрнүләренә түзмичә, ул тешләрен, уртларын шыгырдатып, нәфрәт белән дәште.
—Юк, сине мин хөкем итмим. Әле Болгарга чаклы исән-сау көенчә алып кайтачакбыз. Анда син зинданга ташлаттырган вәзир, менбашлар бар. Анда син кулларын чабып өздергән тимерчеләр, көмешчеләр исән. Ул гарипләрнең мескен хатыннары, балалары да, бәлки, ачтан кырылып, үлеп бетмәгәндер. Менә шуларнын күзләренә кайтып кара әле. Шул мескеннәр сине хөкем итсен.
Жан ачысы белән Атлаш өстәп куйды.
—Минем әткәй белән ике абыем кулларына кашык та тота алмыйча, кеше күзләренә текәлеп, мөлдерәп яши. Канга—кан! Тимер-Мөэминне дә шулар көненә калдырьюга кирәк.
—Шулай итсән, бәлки, дөресрәктер,—дип ваемсыз гына җавап кайтарды да Ибраһим аргамагының касыгына типте. Ярымборылып Атлашка кычкырган сүзләре яндагы ботак-яфракларга сарылып-йотылып калды.
—Мәгәр кайткач, Болгарга әйләнеп кайткач!
Ибраһим инде Елантау итәгенен яртысыча менеп җиткән иде, Атлаш аның сүзләрен төгәл ишетмәде. Анын һавада яшен кебек ялтырап алган кылычы икенче минутта Тимер-Мөэминнен ике кулын да терсәктән тин өзеп аткан иде.
53
Е
лантау өстенә менеп җиткәч тә. Сал-Сап сәрдәрне. якыннарын җыеп. Ибраһим сабан тургае сыман очына-очына әйтте.
—Мин бу урынга әле Янкапага чыгып киткәнче үк үлеп гашыйк идем. Бүген ул минем өчен инде ин истәлекле, ин кадерле җиргә әверелде. Без монда бүген җинү яуладык. Болгар тәхетенен иминлеген, бәхетен саклап калдык. Мондый урынны мәңгеләштерми булмый. Кичекмәстән яна кирмән корып куярга кирәк монда, яна кирмән кирәк! Кем белә, бәлки, әле пайтәхет үзе лә тора-бара монда күчеп килер.
Ибраһим яраннары табын корып күнел ача. бөек җинүне билгели башладылар. Янә сөеклесе белән кушылудан учак кебек кабынган, дәртләнгән Айзирәк Сал-Салны җитәкләп, сикергапи-сикергәли. Елантау итәгеннән аска алып төште. Монда, исемсез елгага таба сузылган кин ерымнар эчендә, әллә ничә мәгарә бар икән Мәгарәләргә йөзәрләгән җайдак белән кереп югалырга була: аларнын ахыры елан койрыгыдай боргаланып Елантауга кереп югала.
Шул мәгарәләрнең берсендә сабый күз яшедәй чиста чишмә челтерәп ята. Чишмә ерактан. Елантау астыннан ук тибеп чыккан бугай, мәгарә авызына килеп җиткән урында ул гөжелдәп, гөрләп ага. Чишмәнен нәни генә күл хасил итеп җыелган урынында матур җиз улаклар, кечкенә тирмәләр дә ясап куйганнар. Димәк. Елантау үзе дә. әлеге чишмә дә болгарлылар өчен чит-ят түгел, бирегә кемнәрдер бик еш килеп йөри икән
—Нургали чишмәсе бу.—дип таныштырды Айзирәк, анын кәүсәр суын учларына алып —Нургали дигән бәхетсез яугир хөрмәтенә шулай атаганнар Күрше-тирәдә кон күрүче чирмеш авыллары да. узгынчы болгарлар да бу чишмәне һаман изге саный.
Ашъяулык чаклы гына нәни күл янына тезләнеп Сал-Сал сорап куйды. — Нургали баһадир булганмы сон? Вәзир-мазармы, берәр хан туганымы'.’ Моңсу, талгын тавыш белән Айзирәк тезеп китте —Юк. аны кеп-кечкенә болгар авылыннан чыккан гал-гадәти егет булган, диләр. Туган, үскән, егет булып җиткән. Жаск елгасы ягыннан дошман бәреп кергәч, аны Болгар мәмләкәтенең данын якларга дип яуга чакырганнар Бер орыш барышында дошман пәһлеваны монын баш түбәсенә гөрзи белән китереп орган да. Нургали, анын югалтып, менә шушы исеме дә юк елга ярына ауган Иптәшләре, яулашлары аны инде вафат булган шәһиткә санаганнар, шушы елга ярында япа-ялгыз кое ташлап калдырганнар. Егет анына килсә, анын ике күзе дә сукырайган булган Ул хәзер инде үзен беркемгә дә кирәксезгә санап, шушы яр буенда япа-ялгыз кос яшәп калган
— Бәрәкалла, бәрәч! Әллә анын исәнлеген тикшерүче кеше дә булмаганмы'’ Теге егетләр нишләп алны-артны карап тормыйча да качкан?— дип ярсып купты Сал-Сал
Айзирәк ана игътибар да биреп маташмады.
— .0 Нургалинең авылда Сөмбел атлы бик тә сылу сөйгән яры горып калган икән Юлдашлары егстнен вафаты хакында кайтып әйткәч. Сөмбел ачыргаланып, өзелеп елаган, ди Башка яугирләр "үлгән артыннан үлеп булмый, болай бетеренмә", дип үгетләп караганнар, чынлап гашыйк булып кызнын кулын да сораганнар. Беркемне дә якын җибәрмәгән Сөмбел, барча яучыларны кире куган. Аннары менә шушы елганын чишмә башын эзләп тапкан да. якындагы тугайлыкта үскән аллы-гөлле чәчәкләрдән такыялар үреп, аларны елый-елый агымсу буенча озатып кала икән "Такыялар гади
генә түгел. Мин аларга йөрәгемне, сөюемне куштым. Бер дә туктамыйча, сөйгәнемне эзләп тапканчы агыгыз, такыялар. Егетем сезне танымыйча калмас”,—дип бәгырен телә-телә озаткан, ди Сөмбел аларны. Такыяларның берсе нәкъ менә шушы урынга, Нургата яраланып ауган яр читенә агып килеп җиткән. Көтмәгәндә такыяга җан иңгән, ди. “Сөйгәнеңнән сәлам алып килдек, ә син безне таныйсынмы, егет?”—дип, кеше кебек назлап эндәшкән ул. Дөм-сукыр булса да. Нургали яр буена йөгереп төшеп җиткән, такыяны кулларына алган. Ул такыяны үбәргә дип иреннәрен тидерүе булган, ике күзе дә шундук ачылган, ди. Мондый бәхет белән канатланган егет аргамагына сикереп атланган да, сөйгәнен күрергә ашкынып, авылына очкан...
Сал-Сал, учларын бер-берсенә ышкып, очынгандай итте. Авызы ерык иде.
—Һе! Болай булгач, кавышканнар инде ул бәхетле ярлар.
Айзирәк егетнен хыялларын бик тиз җимереп атты.
—Ю-у-ук шу-ул, батыр, кавыша алмаганнар.
Иреннәрен әрем капкан төсле бөрештергән Сал-Салнын күзләрендә ялкын сүнгәч кенә Айзирәк дәвам итте.
—...Сөмбел аны бик-би-и-ик озак итеп, атналар вә айлар буе көткән. Ә аннары инде кыздагы түземлек тә язгы кар шикелле барыбер эреп беткән. Көннәрдән-беркөнне ул ирләр киеменә киенеп алган да, чаптар атка атланып сөйгән ярын эзләргә чыгып киткән. Язмыш шаяртуы, димичә, тагын ни әйтәсен? Нәкъ менә шушы урында үзенен такыялары җыелып торганны күреп тукталган ул. Сукыр Нургали яшеренеп яткан шушы мәгарәне дә эзләп тапкан. Ләкин көтмәгәндә бер дошман мәргәне килеп чыккан да, ир-ат кешегә санап, бичара кызны ук очына алган. Мондый бәхетсезлек илә мондый гаделсезлекне күреп, өстәвенә әле гөнаһ та күтәрә алмыйча, Елантаунын хуҗасы ярсыган, ди. Кинәт кенә бөтен тау өстендә котчыкмалы гарасат, туфан купкан. Ә менә шушы мәгарә эчендә, Сөмбел егылган төштә җир-ананын күз яшьләре булып чишмә бәреп чыккан...
Айзирәк үзе дә хискә чумган иде. Күз яшьләрен Сал-Салга күрсәтмәс өчен ул яңагын бармак очлары белән сөртеп-сыйпап алды.
—...Нургали Сөмбелнең гәүдәсен шушында эзләп тапкан. Каядыр мәгарә эченә алып кереп, сөеклесен яшереп җирләгән, ди. Кабер янында Сөмбел хөрмәтенә Елантау өстенә менеп яна кирмән, яна кала төзиячәге турында нәзер әйткән егет. Тик Нургалинең гыйсъяндай тәкәббер сүзләре Елантау хуҗасына бер дә ошамаган. Ул егетне шул минутта ук янә сукырайткан. Ахырда бичара егет шушы урынга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган. Әнә, теге улак куелган урынга башын бәрә-бәрә өзгәләнгән. Сөеклесенең җырларын, күз яшьләрен, гыйшкын хәтерләткән бу чишмәне соңыннан да ташлап китмәгән ул. Менә шушы тирмә эчендә яшәгән, шунда жан биргән, ди. Чишмәне хәзер “Сөмбел күз яшьләре” дип телгә алучылар сирәгәйде. Аны күбесенчә йә “Елантау җаны”, йә “Нургали чишмәсе” дип искә төшерәләр...
Айзирәк сөйләүдән туктагач, Сал-Сал батыр басынкы, боек тавыш белән йомгак ясап куйды.
—Синен хикәятләреннен һәрчак ахырлары сәер. Йә ике яр да берьюлы һәлак була, йә бер яры ялгыз торып кала. Табышып кавышкан бәхетле ярлар турында син бер хикәят тә сөйләмәдең әле... Нигә шулай? Әллә безгә дә аерылу юрыйсынмы?
—Авызыңнан җил алсын!—дип ярсып кычкырды да Айзирәк Сал-Салнын муенына килеп сарылды. Нәни йодрыклары белән батырның күкрәген дөп- дөп төя-төя тагын кабатлады.
КАЗАН ДАСТАНЫ
63
— Юк, юк! Без аерылмыйбыз, жаным, аерылмыйбыз! Әткәй Болгар каласына гына кайтып җитсен, тәхеткә менсен Аннары, аннары без синен белән мәнге-мәнге бергә булачакбыз...
Болгарга кайтып керүгә Аизирәкнен әнисе яман сырхаулап түшәк өстенә ауды. Яна яз борынлаган чакта аны җирләделәр Аннан сон да атналар, айлар узды, бәхетле йомгак очы һаман табылмады.
54
У
ка елгасы ягыннан дошман якынлаша!—дигән уттай хәбәр Болгарга язгы карлар тәмам эреп беткәч кенә килеп җитте. Янкала—урыс кенәхтеклэренен борын төбенә китереп
горгызылган кирмән. дошман очен анын бөергә утырган таш шикелле тәэсир итүе болгарларга ят сер түгел иде. Беренче хәвефне нәкъ шул кала тарафыннан котеп яшәделәр Кайгылы, шомлы хәбәрне атна-ун көннән соң ак күбеккә баткан чапкын алып кайтты.
—Янкала урыслар кулында. Һәрбер каралтыны тишек комганнарга хәтле талап бетерделәр.
Эскәк белән җыйган тосле төкләп-бөртекләп тупланган башка төр хәбәрләрне Ибраһим хан алдында вәзир булып алган Насыйр бәян итте —Дошман чирүендә егерме биш мен яугир. Яу сәфәрен Кияү каласынын олугбәге Владимир үзе җитәкләгән. Ул элегрәк безнең өскә килгән Святославның уйнаштан туган бер малае икән Кияү каласындагы боярлардан шикләнгәнгә күрә үзенә сәрдәр итеп әнисенен энекәше Добрыняны алган. Әтисе белән әнисеннән йоккан чир калгандыр инде, эссесен басар очен Владимир үзе белән бергә өч йөз җариясен ияртеп йөри икән.
— Һе, уйнашлыкта әтисен уздырган бу,—дип әүвәл Ибраһим да каһкаһәләп көлде, әмма икенче минутта ук кискен җитдиләнде —Хәер, уйнашлыкта гына түгел икән. Святослав безгә унбиш мендек чирү белән килеп кергән иде. монысы егерме биш менне җыйган. Димәк, тегсләрнен өнен тыгар өчен күбрәк калаларны кулга төшерергә, күбрәк байлык таларга өметләнә. Теге чакта әтисенең арг сабагын укытып озата белмәдек, шуңа күрә комсыз, азгын болар.
Ибраһим тешләре сызлаган шикелле йөзен сытып, ярсый-ярсый кабынып ук китте.
—Әй-яй, ачыгавызлар без, әх, үшәннәр! Моннан өч элек үк Елантау өстенә яңа кирмән төзеп куярга ният иткән идек. Бүгенгәчә кыл да селкеткән юк. Авызга су тулмыйча торып, йөзәргә дә өйрәнә белмибез бит! Нигә дошман килеп артка типкәнче болай йоклап яттык? Әгәр Елантау өстендә хәзер ныклы кирмән. яңа кала балкып утырса, дошман Болгар иленең йөрәгенә таба аяк та атлый алмас иде бит, атлый атмас иде! Әй. үшән без!
Шул рәвешчә берникадәр бушангандай булгач, вакытны озакка сузмый- нитмичә, Ибраһим тәүге әмерләрен дә әйтеп ирештерде.
— Барча олысларга, калаларга иртә таңнан мөнадиләр вә чапкыннар китсен. Калаларның һәркайсыннан өчәр меңлек чирү. Һәрбер олыстагы авыллардан берәр мендек ногәр тупласыннар Күңелемә хуш килгән урын сина яхшы мәгълүм. Адайларның һәммәсен дә Елантау өстенә илтеп тупласыннар.
Тәхет залыннан вәзир Насыйр чыгып югалуга, Ибраһим хан шыгавыллар башлыгы Гаянны чакырып алды.
—Мина курсыбайдагы йөзбашы Атлашны табып китер Кара аны. кеше шәйләмәсен
Карангы зал ишегендә кап-кара башлыкка төренгән Атлаш пәйда булгач, теш арасыннан сытып сүз ыргытты.
-Тимер-Мөэминнең кулларын өзгән өчен мин сине инде әллә кайчан йә дар агачына астыра, йә кисәкләргә чаптырып ташлый ала идем. Син ханнар каны бәһасе торырдай алтын тавы түгел. Әмма теге чакта кисәкләргә өзгәләтеп ташламаганмын икән, димәк, кирәк чакта сиңа таянырдай исәпләрем булган. Менә, сина да гөнаһларыңны юу өчен унай форсат чыкты. Безнен өскә олы дошман килә. Ин ышанычлы биш-алты гына иптәш сайлап ал да. шуңа каршы юнәл. Владимир кенәзнен ыстанына үтеп керми калма. Кенәз нинди адым кыла, ниләр ният итә—энәсеннән җебенә чаклы миңа җиткерерсең...
Атлаш төркеме тан аткач та юлга чыккан иде, унбиш-егерме көннән сон гына “Шәһитләр убасы” дигән йомрытау янында дошман гаскәренә килеп кушылдылар. Бу тирәдә яр читендәге бакакайлар кебек сирәк-мирәк кенә сибелгәләп ар йә чирмеш авыллары яшәп ята иде. Шул авылларның берсеннән чәчәкле-чуклы киемнәргә төренеп, билләренә дөмбер һәм кынгырау асып чыккан җиде-сигез ир-атка юньле-рәтле игътибар биреп торучы да табылмады. Арадан берсен—бил каешына көмеш аел эләктергән Атлашны гына ике сакчы ыстан үзәгендәге зур чатырга таба җилтерәтеп- йолкып алып китте.
— Нинди кыргый исемнәр бу сезнен якта? Каян килгән “Шәһитләр убасы” бу?—дип өстән яңгыраган ят тавышны ишеткәч тоткын юлчы сынып төшкән иде, тылмач тәрҗемәсеннән соң гына аңа жан кергәндәй булды.
Күтәрелеп караса, алмачуар ат өстендә иннәренә жете-кызыл төстәге озын җилән япкан мәһабәт ир утыра. Олугбәк Владимир дигәннәре шушы була икән. Әче бал яисә хәмер капкан бугай, авызы ерык, аскы ирене иягенә чаклы салынып төшкән. Атлаш тилемсә кеше сыман башын чайкый- чайкый шундук тезеп китте.
—Каян килгән диеп, гомер буе шушында утыра инде бу йомрытау. Ни өчен исеме “Шәһитләр убасьГмы? Чөнки монда яу кырында башын салган шәһитләрне, ягъни илен, халкын яклап вафат булганнарны жыеп җирләгәннәр. Исеме дә шуннан торып калган. Ә “уба” дигәне сезненчә “курган” була.
Атлаш аңлатмасын тынлап бетерүгә үк Владимир кенәз кулларын үз астындагы алмачуар атны да күккә алып менеп китәрдәй булып болгый- болгый тузынды, котырынды.
—Япа-ялан дала уртасында нинди ил булсын ди? Каян килгән дәүләт, нинди дәүләт? Барысы да уйдырма, һәммәсе дә ялган! Бу— әле төрән йөзе дә күрмәгән, кызлыгы да алынмаган дала, хуҗасыз җир! Монда бернинди дә шәһитләр була алмый. Әлеге тау астына сихерчеләрне, кыргыйларны жыеп җирләгәннәр. Анын изге курган булып саналырга хокукы юк. Хәзер үк, күз ачып йомганчы җимереп бетерегез!
Ялгыз бәрән тапкан ач бүреләр сыман барысы да йомрытауга барып ябырылды. Кич җиткәндә анын урынында яшел кәс калдыклары, кызыл балчык өемнәре генә сибелеп ята иде...
Владимир кенәздәге чит-ят гадәтләрне, анын җансыз потларга табынуын да күргәч, Атлаш торган саен ныграк сәерсенде. Кенәз яу сәфәре, юл михнәте дип тормаган, зур-зур чатыр арбаларга утыртып, кайсысы балчыктан, кайсысы агачтан юнып ясалган әллә нинди сыннар алып чыккан. Берсе маллар алласы Волос икән боларнын, икенчесе уңыш алласы Ярило, ди. Тагын җиләк- җимешләр алласы Купала үзе аеры көе бар, уйнаганда-биегәндә Колядага табыналар икән. Гыйшык тотучылар Ладо дигән потны үбеп-кочып яши, гөнаһлары өчен гадел хөкем өмет итүчеләр Прове атлы сын каршына барып
тезләнәләр. Аннары бер-бер артлы тезелешеп киткән эреле-ваклы потларнын ияләре— П ода га. Живаго. Хорс. Дажебог. Припекала. Мокош. Стрибог. Похвист. Яр. Пик. Давор... Боларнын исемнәрен дә ятлап бетереп булмый, ә алар тормыш итү. бала табу, тимер кою. кояшлы көн. жил тагын кырыкмаса-кырык төр буенча илаһи көч иясе дип саналалар икән. Ерып чыккысыз чытырманлык, куып таратып булмас шайтан туе белән бер бит бу. валлаһи!
Әле ярый, кенәз чатыры корылган арба янәшәсендә боларнын Псрун атлы төп Алласын сурәтләгән пот ияреп йөри. Гәүдәсе агачтан ясалган, йөзен—комеш. иягенә төшкән мыекларын алтын калай белән каплаганнар Ул элегрәк яшен, ут Алласы булып исәпләнгән, хәзер вак-төяк потлар арасында баш хужа. ди. Владимир аны бастырык шикелле озын, биек итеп ясаттырган. үз чатырыннан бер адым да читкә калдырмыйча, гел ияртеп йөри. Кара сугышчылар “кенәзнен бу агач түмәрен түшәккә сатып ятасы гына калды инде", дип чыш-пыш килеп көләргә генә тора. Ләкин Владимирның күләгәсе пәйда булуга, шундук сагаялар Кенәз атеге потка тел тидергәннәрен бер дә сөйми икән. Озакламый Атлаш мона үзе шаһит булды.
Җилем шикелле тартыла-сузыла бара торгач. "Өрәкләр үзәнлеге" дип аталган уйсулыкка да килеп җитте алар. Үзәнлекнең сәер кушаматын ишетүгә үк. һаман да шул Атлашны чакырып алды кенәз.
— Каян килгән исем? Нинди уйдырма?—дип күк күкрәгәндәй акыруын белә.
Атлаш тавышын басып кына анлатырга маташкандай итте.
—Бу үзәнлектә кычкырып сөйләшергә һич ярамый, кенәз. Элек бу урында бик олы яу булган Меңәрләгән ирләр кырылышкан Атлап йөрерлек тә урын беткәч, исән калган ирләр яна далага күчеп орышканнар Ә шәһиг булганнарны соңыннан бер кеше дә килеп жирләмәгән. Менә шушында, ачык далада череп кенә юкка чыкканнар, ди Кайсын ач бүреләр килеп ботарлаган, кайсын карга-козгын. Адәм балаларындагы мондый гамьсезлскне. кансызлыкны күреп. Ходай тәгалә үтә рәнжегән дә әлеге үзәнлекне бик нык каргаган, ди Хәзер монда юлаучылар килеп керә калса, азлары һич тыңламый. Чыбыркы шартлатсаң, козгын-карга көтүе җыелыша. Сызгырып йә сүгенеп куйсаң, барча арба үрәчәләренә тикле кереп бага Юлаучылар мал бүлешә йә сугыша башлады исә. җир убыла. Менә шундый, бик тә хәвефле, сихерле һәм яман үзәнлек бу. Аны хәзер күпчелек кешеләр урап кына үтә. Ә төннәрен монда фәкать өрәкләр генә чыгып йөри икән.
Тылмач хикәятне бәян итеп чыккач, якын-тирәгә җыелышкан барча ирләр утка пешкән тире кебек куырылып, кечерәеп калды Владимир гына авызын күккә чөеп, буш чиләк шикелле дан-дон килеп шаркылдавын белде.
— Ниткән өрәкләр ди? Нинди яман үзән? Уйдырма, әкият, тоташы белән ялган! Бернинди дә сихер-михсрләр юк. Бу урынга чаклы ни рәвешле килеп җиткән булсак, шул көенчә алга атлыйбыз да “эһ!" тә итми үтеп китәчәкбез!
Юкка гына һаваланды кенәз. Беренче меңдәге атлар үзәнлек эченә аяк басуга ук шабыр тиргә батты Кайберләре авыхлыкларын зенгелдәтә- зенгелдәгә. усал пошкыра-пошкыра алга таба атлаудан бөтенләй баш тартты Җайдаклары аңлап һәм бәяләп җиткермәде Дуамаллар малкайларның касыгына типте, камчы белән ярлы Өннәре атынган атлар, чарасы эл ыктан- көчсезлектән ярсып дулый-дулый. үзәнлекнен читенә сибелделәр Дистәләгән җайдак атлә каян гына хасил булган сазлыклар эченә кереп батты, дистәләгән атмын сыйраклары, умырткасы сынды Ирләрнсн аякларына киелгән катлы-катты чабаталар сазлык эчендә җәфаланучы хуҗаларын гаш аскандай аска өстерәде. Бичаралар өстенә арттан килгән
ташкын килеп өелеште. Үзәнлекне ачыргаланып кычкырган ирләр белән атлар тавышы күмеп китте.
Ахырда, уйсулыкны урап узгач кына, санап карадылар. "Өрәкләр үзәнлеге” төп-төгәл бер мен атны, йөзәрләгән җайдакны үзенә йоткан иде.
Владимир кенәзгә каршы, ин беренче булып, аталы-уллы Федор белән Иван гау куптарды. Боларның аякларында хәтта чабаталары да юк, алар карап торышка ук Алла мескеннәре иде.
—Икебезгә бер чаптарсыз калдык. Хәзер Болгарны таларга да барып булмый, кайтып китик дисәк тә бер терәк юк. Синең, әнә, йөзәрләгән чаптарларың балчык потлар, агач сыннар төялган олауларны тартып йөри. Ул жансыз потларны сөйрәп бушка тыгынганчы, ике атны безгә кайтарып бир һәм вәссәлам, кенәз!
Владимирга әле генә кылган гөнаһларын юар өчен корбан кирәк иде. Шулар табылган сөенечтән, ләгънәт ора-ора, алга чәчрәп чыкты.
—Аһ, безнең изге Аллаларга тел тидерәсезме әле, ике бәдбәхет җан?! Алар жансыз агач сын да, яу сәфәренә чыккан кешеләргә жиңү сорап табынырга потлар кирәкмиме? Йөзләренә ялган битлек киеп алган дошман икән болар! Безгә җиңелү һәм хурлык теләп йөрүче кабих җаннар! Тураклап ташлагыз бу имансызларны, тураклагыз!
"Өрәкләр үзәнлеге”ндә зур югалту кичереп исәнгерәгән ирләр кенәзнен шашынулы әмеренә каршы тора алмады. Бер төркем җәяүле ир үзләренең гыйсъян юлдашларын күз ачып йомган арада өзгәләп тә атты.'
рыс гаскәренең икегә бүленеп килүен төгәл белә иде, Ибраһим
аа аларны болгар көчләреннән ике ятьмә корып каршылады.
Елантау өстенә алданрак килеп җитешкән апайларның берсе дә
тик ятмаган, дилбегә чаклы озын бүрәнәләрдән урыны-урыны белән ерым читләрендә, итәкләрдә тоташ койма-дивар бастырып куярга да өлгергәннәр икән. Ибраһим төп чирүне, әлбәттә, шул диварлар артына яшереп, туплап куйды. Сал-Сап сәрдәр өчен дә фәрман-бурыч күптән әзер иде.
—Син мөгез чыгаруны бик тә яратасын. Әйдә инде, бу юлы да Идел буендагы таллыклар ышыгында посып утыр. Саллар, каеклар өстендә агып килүче сигез мен урысны Владимирның агасы Добрыня үзе җитәкләгән, диләр. Менә, ике сәрдәр ике кәжә тәкәсе шикелле мангайга-мангай килеп орышырсыз. Кайсыгыз остарак икән, сынап карыйк әле...
Канлы яулар, зур сынаулар үткәреп торырга насыйп булмаган шул. Авызларына камыш сабагы, көпшә капкан карлукь, мангыт ирләре тәүге саллар белән Кабан күлләре турысына килеп җиткәнче үк, су астыннан гына чумып барып, барча арканнарны кисеп бетерделәр. Бүрәнәләр елга буйлап таралды, йоклап баручылар су төбенә китте, уянганнарын аякларындагы чүлмәк кадәрле чабаталары аска өстерәде, Идел өстен тоташ мәхшәр, тәшвиш каплап алды. Елгырраклар янда аккан каекларга ташланганнар иде, өстәгеләр сөнге-кылыч кадап, ишкәк белән сугып аларны янә Идел дулкыннары эченә чумдырдылар. Дистәләгән каекларның асты- өскә килде, елга суы янадан-яна корбан белән тулды. Жил тузгыткан салам кебек таралышып яткан бүрәнәләр, үле балык сыман янтаеп йөзгән каеклар өстенә арттарак сузылган яңа саллар, күбесенчә ризык, мал-туар һәм җарияләр төягән олырак көймә-баркаслар килеп менде. Мондый
‘Аталы-уллы Федор белән Иван — мәжүсн Киев Русенда бер генә Аллалыкны яклап чыккан өчен кенәз Владимир корбан иткән һәм соңыннан чиркәү тарафыннан изгеләштерелгән җаннар
55
башбаштаклык тагын күз күрмәгән, колак ишетмәгән гарасат китереп чыгарды Бер-берсенен өсләренә яткан көймә-саллар язгы ташкын вакытында тар бугазга килеп тыгылган боз катламнары сыман ухылдады. Өнсез калган кәҗә-сарыклар. тимер көбә белән ук-жәясен дә эләктерергә өлгермәгән ирләр күз-башларын тондырып суга сикереште. Йөзә белгәннәр Кабан күлләре ягына якынайса, алар өстенә таллык, әрәмәләр эченнән ук янгыры очты. Каек-салларга төялгән урыс ирләренен күпчелеге, ахыр чиктә чабаталарына хәтле салып ташлап, Иделнен икенче як ярына чыгып ауды.
Добрыня үзе егерме ишкәкле зур корабта су кәрваны уртасында йөзеп бара иде. Янагына китереп суккан сыман искә-анга килеп, дилбегәне үз кулына эләктерергә бик сонарып кына өлгерде ул. Идел өстен анын жиз торба чыны шикелле усал, мәгърур тавышы каплап кигге
—Саллар, каеклар читенә калкан күтәрегез! Смоленск белән Галич укчылары, алга, кәрван борынына! Радимичлар. вятичлар. кривичлар! Яр өстенә чыгып ябышу өчен каплан апайлары әзерләгез!
Барча кәрван астына ут ягылган олы казан сыман айкатды. гөбердәде. Сал-каекларнын як-ягын агач яки тимер калканнар дивары төреп алды. Калканнар арасыннан дәһшәт бөркеп сузылган ук һәм сөңге очлары энәләрен усал тырпайткан мәһабәт керпеләрне хәтерләтте. Әле Галич. әле вятич укчыларыннан торган йөзлекләр, кәлтә еланнары кебек тавыш-тынсыз гына шуып төшеп. Кабан күлләренә таба йөзеп китте Үгез тиреләреннән катлы- катлы итеп һәм сумала белән катырып ясалган жинел калканнар астына ышыкланган укчылар төркеменең һәркайсы. чыннан да. посып кына корбанын ауларга баручы кара капланнар шикелле дәһшәт борки иде
Тора-бара яр өстенә чыгып ныгыдылар. Идел белән Кабан күлләре арасында яткан иңкүлектә өч меңнән артык сөңгесен як-якка тырпайткан беренче рус гаскәре хасил булды. Яр өстеннән килүче төп көч белән ике арадагы элемтә өзелгән иде инде. Добрыня итәгенә ут капкандай ашыгып бер дистә чапкын куды.
—Кенәзгә җиткерегез! Болгар ханының төп гаскәре безне әнә теге тау башында көтә. Даладагы ин отышлы, ин шәп биеклекне мин эләктердем, дип шунда посып яту. дивар артына кереп качкан көе шәрә йодрык селтәп кәпрәю-һавапану—ул әле безне ярык тагарак тоттырып калдырдым, дигән сүз түгел. Ибраһим ханның печән кибәненә менеп яткан эт шикелле үз- үзенә кабер казуы бар. Бәлки, ул кибәнне без озак вакыт буе кимерә дә йолыккалый да алмабыз. Әгәр инде төрле яктан килеп ут төртмәсәк. Ә ин мөһиме—ханның әнә шул кибән түбәсендә, печән ашый алмаган эт хәленә калып, ачтан үлүе бар. Монысы инде фәкать безнен нинди камалыш божрасы төзеп куюыбызга гына бәйле. Шуна күрә олугкснәз үзенен җайдакларын әнә теге, олы казан шикелле, чокыр буйлап тезеп куйсын иде.
Баскын җайдаклар гаскәре берәр сәгать чамасы вакыт үткәннән сон пәйда булды Владимир Елантау буендагы хәлне үзе өчен тагын да отышлырак, хәвефсезрәк дип бәяләде, ахрысы, ул җайдакларын янә кыл урталай бүлде.
Владимир үзе белән бергә яу сәфәренә ике яшь хатынын, әтиләренең җиңүен күреп горурланырдый зуррак балаларын, шулар арасында ундүрт яшьлек Святополкны да алып чыккан иде. Святополк—кенәз Владимир ятагына көмәнле килеш канизәк сыйфатында килеп эләккән киленкәе Ангелина тапкан-баккан бала. Аның әтисе мәкерле Ярополкны Киев тәхете өчен суеш барышында Владимир үзе үтергтерде Дөрес. Ярополктан сон тол калган юнан сылуын хатын итеп алды ул алуын Святополкны да какмый-сукмый үстергәндәй итте. Ләкин картлар "ятим бала асрасаң.
авызын-борынын кан булыр”, дип юкка-барга гына кисәтмидер. Бишектәге бала кырыкка төрләнә, ди. Святополк үсеп житсә ни булыр бит әле? Әтисенең үлеме өчен үчкә сусамасмы? Андый хәвефләрдән котылыйм дисәң, көндәшенне янган учак янында йөртү хәерлерәк. Хәтта син төртеп төшермәсән дә, анын үзенен ачыгавызланып утка пешүе бар. Менә шушы уйлар аны үги улы Святополк белән юлдаш, яудаш итте...
Әтисе ым каккач та. хужасы мәрхәмәт күрсәтеп ыргыткан сөякне тугрылык һәм рәхмәт хисе белән эләктерергә ташланган эт баласы кебек, канатланып килеп җитте егет. Авызын колакларына тикле ерган, йөзендә үч-мәкер чалымы юк, әмма... әмма ул, барыбер, сөзешергә әзерләнгән усал үгез кебек, каш астыннан текәп, сынап карый. “Ятим бала һәрчак үчле була”, дигәннәре хакмы соң ул әллә?
—Бер нөгәрне синең кулга бирәм,—дип башлады Владимир.—Әнә теге инеш буена бар да Ибраһим хан оялаган тауны шул тарафтан биклә. Мине җыен юк-бар мәшәкать өчен дә чапкын куып бимазалыйсы булма. Үзен баш, үзен түш. Һәммәсен ялгыз көе хәл итәргә өйрән.
—Итәм, итәм, әткәй! Үзем, үзем!—дип учак кебек дөрләп кабынды яп- яшь егет.
Икенче мизгелдә җайдаклар өстенә гайрәтләнеп кычкырган әмер
янгырады.
—Киевлылар, Осколлылар, алга! Куркак хан менеп качкан тауны кече инеш ягыннан өчәр катлы чылбырга утыртабыз!..
Юк. тагын ашыкты, хаталанды кенәз. Яшүсмер Святополк үзенен алайларын Нургали чишмәсе тирәли тезеп тә өлгермәде, ә Елантау түбәсеннән баскыннар өстенә туфан куптарып улаган, дөбердәгән бүрәнәләр очты. Гади бүрәнәләр генә булса бер хәл, андыйлары урыс җайдаклары өчен зур яңалык түгел. Мәгәр болар! Һәрбересе җиде башлы дию. гыйфрит, аждаһа, буар елан!
Елантау өстеннән алдан ук сагызланып куелган һәм хәзер инде ут элеп очырган юан-юан бүрәнәләр тәгәри. Һәркайсы да озын, колач җитмәслек юан. Чүл бүресе сыман улап, яман ут көлтәләре бөркеп тәгәриләр. Алар килеп төртелгән һәр урыннан чүлмәк-чүлмәк кәс кантарлары, олы-олы ташлар кубарылып оча. Бүрәнәләр атларны-җайдакларны йә тау урынына сыта, йә мәһабәт кылыч айкап үткән кебек дистәсе-дистәсе белән кыеп сала. Тау белән инеш арасында тасма рәвешендә сузылган тар, ачык җир ята. Анда ышыкланып калырдай бер түмгәк, бер чокыр юк. Аждаһадай ажгырып һәм дулап төшкән бүрәнәләр җайдакларны инеш суына кадәр алып очыралар. Аяклары чабаталы, иярләре өзәңгесез булгач, җайдаклар атларын хәвефсезрәк якка борып та кача алмый. Тау астында чуалыш, үлем, жан ачысы белән кычкырган хушлашу авазлары, өннәре алынган ат кешнәве, тәшвиш, өметсезлек, гарасат һәм мәхшәр!..
Баскын җайдаклар исемсез елга суына ташланып, вак-вак төркемнәргә бүленеп кача-кача, чак-чак котылдылар. Тау астында, инеш ярларында чабаталарына чаклы изелеп һәм сытылып беткән йөзәрләгән мәет аунап калды. Святополк үзе инеш аша чыгып качкан иде. Жайдакларны кабат җыеп, аларны яна яуга күтәрү анын кодрәтеннән киләчәк эш түгел. Шуны уйлап, Святополк алайларны туплау өчен ымсынуда ясап карамады Кызган кул астына эләгүдән шүрләп, әтисе янына кайтырга ашыкмады. Качаклар кич белән, карангы төшкәч кенә, койрыклары көйгән бүре көтүе сыман шыпан-шыпан кайтып, янә кенәз казаны янына тупландылар.
56
Т
өнлә Влалимир кенәз ыстанына Добрыня үзе килде. Чатыр ишеген ачып эчкә инүгә, башын жиргә орды.
—Салда килгән жәяүле укчыларны тоташ тәшвиш, бердәм курку басты. Аларны ор-янадан яуга ташлау өчен дәртләндерми булмый. Болгар ханыннан батырлар алышын таләп ит. Әйдә, теге чакта болгар баһадирынын жанын кыйган Алешаны чыгар
Батырлар орышын үткәрү турында тәкъдим килеп җиткәч, Сал-Сал әле керфек тә селкетеп карамаган иде. "Анын ни даны бар9 Сәрдәр чаклы сәрләр башын белән юеш борынлы малай-шалай кебек сугышып йөреп булмас”.—дип кенә кул селтәде ул. Ләкин берзаманны Олы Кабан күле ягыннан бик тә таныш, әмма анын өчен дөньядагы ин җирәнгеч исем ишетелгәч, куырылып калды.
—Алеша9 Алеша дигән пәһлеванны янә алышка чыгаралар? Тукта, бу минем атайнын гомерен кыйган жанвар түгелме сон? Әнкәй мина анын исемен юкка гына ятлатмады бугай. Бәлки, бәлки мина атай өчен үч кайтарырга жай чыгадыр?..
Ибраһим хан янына атылып барып җиткәч, тегесе әүвәл өрәк күргән сыман аптырап торды
— Нинди Алеша ул? Каян килгән нәүбәт? Нинди үч кайтару? Тынычрак тавышка күчкәч жинел аклаштылар
—Ә-ә, синен элегрәк тә әйткәнен бар иле шул. мин бөтенләй онытканмын,—дип, йокыдан айныгандай тезде Ибраһим хан —Ә югыйсә, синең әтиеңнең орышына мин үзем дә шаһит булган кеше. Әйе, моннан утыз-кырык фәрсах чамасы арада утырган Кашкатау янында әрәм булды атаң. Хәрәмләшеп жинде аны урыс пәһлеваны, күзенә ком сипте. Теге имгәк шулай хәрәмләшмәсә. мөгаен дә, орышта синен әтиен жингән булыр иде Язмыштан узмыш юк шул, юк шул. Мин ул азышка үзем чыгарга да ният иткән идем. Син кысылма, диделәр, ирек бирмәделәр
Ибраһимның һаман урап-кырыйлатып сөйләнүенә түзмичә. Сал-Сал янә каен тузы сыман кабынып киггс
—Атай өчен үч алырга бу юлы үзем чыгам. Минем нәүбәт' Мондый форсатны кулдан ычкындырсам үз-үземне гафу итәсем юк!
Сүз мен сарыклы көтүдән аерылып казган сынар бәрән гурында бара, диярсең. Ибраһим чебен куган кебек итеп кул селтәде.
—Ярар, кулың бик кыжрап тора икән, чыгарсын, алайса Гаскәрләрне моннан егерме ел элек, Кашкатау янындагы шикелле, капма- каршы тезеп бастыру насыйп булмады Елантау тирәсендә мәйдан чикле йә чокыр, йә сазлык, өстәвенә борчак төсле чәчелгән күлләр сибелеп ята Ибраһим хан үзенен җайдакларын Елантау итәгенә бастырып куйды. Влалимир кенәз яртылаш төстә яланаяк калган укчыларын Кабан күлләре буендагы куе таллык ышыгына тезде. Рәвешен китереп, сорнай-домберләрне уйнатканнан сон гына, ике арадагы үзәнлеккә Алеша белән Сал-Салны чыгардылар.
Урыс баһадирына күз салгач та ошатмады Сал-Сал. Ит йә базык тозлау өчен әзерләп куелган агач мичкәдән дә юанрак гәүдә. Күкрәгенә салынып төшкән жирән. куе сакал. Кашлары алагаем аска бөтәрләшәм Яңаклары әле яна гына табадан сикереп төшкән беленмени?! Борыны бәрәңгедәй Йодрыклары саллы Ирнен тәнендәге тазалыкны челтәр кобә дә каплан бетерә алмый. Беләкләре дәһшәт бөркеп тора Ләкин шактый олыгайган шул инде бу баһадир Ул бия-тай күрмичә, кап-карашы аранда япа-ялгыз кос тотылган хиссез айгыр сыман
—Атын кем синен, әй. селәгәй егет?—дип котмәгәндә аваз салды урыс
пәһлеваны.—Ичмаса, тукмак белән сугып җиргә иңдергәнче шуны белеп калыйм. Аннары сон була.
Сал-Сал котырудан күмер төсле кара янып чыкты. Анкавына без белән кадаган шикелле ябышып каттан телен көчкә әйләндереп, жавап сүзен әйтте.
—Байдар минем атым. Ишеттеңме, көзән?!
Алеша шундук куырылып калды, күзе акаеп чыкты.
— Нинди Байдар тагын? Мин сезнен андый исемдәге бер мәхлукъ батырыгызны моннан егерме ел элек үк дөмектергән идем. Нәрсә, әллә сездә Байдардан тыш бүтән исем юкмы?
—Синен өчен юк, мәкерле көзән. Син шушы исемне генә кабатлап үләчәксен!..
Аргамакларының касыгына тибеп, икесе дә берьюлы урыннан кузгалдылар. Алеша унъкулына сыер боты чаклы гөрзи тоткан иде, бер сугуда чәрдәкләрдәй булып, үкереп якынайды. Сал-Сал качышлы уйнаган бала ише ары качты аннан, бире качты. Урыс баһадиры ярсудан, шашынудан тиргә батып бетте, түземлеген җуйды.
— Качма, куркак чебеш! Барыбер тураклыйм мин сине, барыбер он итәм!
Сал-Сал торган саен аны ныграк үчекләде.
— Мин бит мәрхәмәтле. Әйдә, әйдә, йөгереп кал, сыер! Телеңне аркылы тешләгәч кенә чалып ташлыйм сине...
Гөрзиен ажгыртып төшергән бер вакытта Алеша иярендә утырып кала алмады. Баскын пәһлеван җир өстенә капланып төште дә утын түмәре кебек тәгәрәп китте. Ул аягына басарга ымсынган бер минутта Сал-Сал аны кисәкләргә өзгәләп аткан иде инде.
Елантау өстенә тезелгән болгарлар күк капусын күтәрердәй итеп дәррәү кычкырдылар.
—Безнен сәрдәр жиңде! Сал-Сал жинде!
—Урысларга безнен каршыга килеп тезләнергә вакыт!
Сал-Сал баскын укчылар ягына күз ташлады. Һәммәсе дә янгыр астында калып җебегән тавык-чебеш кебек сөмсерләрен коеп тезелгәннәр. Күзләрендә өметсезлек, кайгы, тоташ тәшвиш. Сал-Сал ыргыткан үчекле, өр-яна шарт бөтенесен тораташтай итте.
—Сезнен һәрбер батырыгыз белән аеры-аеры көе орышып булмас. Сәрдәрегез чыксын!
Болгар батырынын шушы шарты баскыннарның бар гаскәрен, әйтерсен лә. пычаксыз-нисез суеп салды. Һәммәсе дә тере елан йоткандай тын тордылар. Фәкать кенәз чатыры ягыннан гына чышан-пышан килгән тавыш
ишетелде.
—Чыгара күрмә мине, туганкаем, и-и, чыгара күрмә. Мин газиз ананнын бертуган энесе бит. Бар гомерен эт типкесендә, читкә кагылып үткәргән Малушанын хатирәсе хакына ялыныплар сорыйм, мине харап итмә. Мин картайдым бит иңде, мин гайрәтсез. Син болгар сәрдәренен безнен Алешаны ничек өзгәләвен үзең карап тордын. Алеша хәтле Алешаны җиңгәч, мине бетле чебеш урынына ботарлап атачак бу. Юк, мин чыкмыйм! Солых сора, кенәз...
Ниһаять, гаскәр алдында Владимир үзе пәйда булды.
—Ханына җиткер, батыр,—дип, әле һаман элеккечә вәкарьләнеп, Сал- Салга эндәште ул.—Безгә уйлау, үлчәү, әзерләнү өчен бер төн вакыт кирәк. Кичкә караганда иртәнге эш, калдык ашка караганда яна пешеп чыккан ризык хәерлерәк, диләр. Үз карарыбызны сезгә иртәгә тан аткач җиткерербез...
Ике як гаскәр дә күк йөзеннән убылып төшкән, көтелмәгән ялга таралышты.
57
Б
у төнне ике ыстанда да яубашлары керфек какмадылар Бер яктагы хәлне дә өметле, хәвефсез дип бәяләрлек түгел, шулай да Владимир кенәз чатыры эссе салмый мунча керерлек булып кызып җиткән
иде. Аеруча иртәгә үзенә үлем афәте янаган сәрдәр өзгәләнде Анын янагында көндез үк ялтырый башлаган күз яшьләре кипмәде дә сыман. Кортлы агач эзләп тапкан тукран шикелле, ул бер ук сүзне тукуын гына белде
— Болай да шушы тау янында алты менгә якын ир югалттык. "Өрәкләр үзәнлеге”ндә юкка чыкканнарны, юлларда егылып әрәм булганнарны да кушып исәпләсәк, җиде меңнән арта. Әгәр дә иртәгә мине орышка чыгарсан. тагын бер корбан килеп өстәләчәк, моны бик белеп тор. Ярар, синен анан белән минем төсле ятимнәрнең башы алтын бәһасе дә тормасын, ди Ләкин чатыр тышында мондагы болгар капкынына килеп эләккән тагын унсигез меңгә якын ир-ат бар бит әле Алар болай да аю чокырына егылып тошкән бичаралар хәлендә. Ә иртәгә болгар сәрдәре мине дә турап аткач, син атарны яна орышларга ничек күтәрерсең?
Владимир авызына ямау салган сыман әүвәл бер сүз эндәшмәде. Уянгандай итсә, бер генә зары ишетелеп торды
— Ибраһим безгә ясак түләргә риза булмасмы икән’
Добрыня яна яктан килеп үгетләргә ашыкты
— Мин чамалыйм, син Киевка әптәрләнеп ташланган хәлдә әйләнеп кайтудан хурланасын инде Шуңа күрә һаман "ясак, ясак” дисен Тик син алданасың, туган. Ибраһим үзенен җайдакларын тезеп куйган чакта шәйләмәдеңмени? Болгар гаскәрендәге һәрбер ир-ат аягына йә күн итек, йә күн читекләр кигән. Без готашы белән диярлек тишек чабатадан. Чабатадан, кенәз, ча-ба-та-дан! Ә итекле-читекле ил безнең сыман чабаталы һәм яланаяклы мескенгә ясак түләми! Шулай икән, туганкай, болардан ясак талап китү турында хыялланма. Башны исән-сау көенчә алып качу хакында уйлау хәерлерәк
Ниһаять, түземлеген җуеп. Владимир катгый сорау бирде —Нәрсә, хәзер инде үзебез ясак түләп яисә коллар калдырып кайтып китикмени?
— Нигә ясак түләп? Нигә коллар биреп?—дип кабатлый-кабатлый җанланып куйды сәрдәр —Бернинди мескенлеккә дә төшмичә, көчләре - дәрәҗәләре тип-тигез агай-эне сыйфатында да аерылышып була.
Владимирның күзләре җилдә уйнаклаган очкын сыман ял-йолт килде — Ничек инде, ничек? Ибраһим капкыныннан кан коймыйча да котылу мөмкинмени?
—Мөмкин, мөмкин, туганкаем! Ибраһимга ике ил арасында солых төзү турында тәкъдим ясарга кирәк. Ике туган, ике дус үзара сугышмаска, кан коймаска сүз беркеткән кебек.
Владимир янә аптырашка калды.
—Сон, Киев тәхетеңдә мина хәтле утырган бер генә кенәзнен дә монын ише солых төзегәне юк иде бит әле.
— Ике ил арасында дуслык солыхы төзегән беренче кенәз менә син булырсың! Анын каравы, атын һәм гамәлен тарихларга керер'
Мондый мәртәбәле, шөһрәтле сүзләрне ишетүгә Владимир бер карышка үскән кебек булды, ул хәтта иңбашларын калкытып күркә сыман кабарынып алды. Моны күреп батырайган сәрдәр борчак сипкән кебек бертуктамый тезде
—Безгә дуслык солыхы әле тагын яна калкан кору, өстәмә терәк булдыру өчен дә кирәк, туганкаем. Бәла дигәннәре ялгыз гына йөрми. Болгарлардан җиңелгәннән сон ук хәзәр каханына коллыкка төшүебез бар. Болгарларны аркадашлар итеп, дуслар итеп, алар белән бергә каханга каршы яу күтәрү күпкә отышлырак. Болгарлар белән яу кырына кереп, дошман артыннан дошман җыеп йөрмик. Йөз дус та аз, бер дошман да күп, дигән бабайлар. Безне елан сыман сагалап, йотарга әзер торучы көндәшләр болай да күп Бәҗәнәкләрне күз алдыңа китер, әнә, яисә мадьярларны. Үз кардәшебез сыман кыйланып күзгә төтен җибәреп яткан ростовныкыларны. Смоленск, Новгородны да шул ук сафка бастыр. Ә ин беренче дошманыбыз—хәзәр каханы безнен. Ул безнең вятич, радимич кабиләләреннән талап ясак җыя. Нәкъ менә шул хәзәр каханы безнен сылу кызларыбызны, яп-яшь егетләрне үзенен харәмханәсенә алып китә. Аманат итә. имеш, шулай алдый. Ә чынлыкта җария итә бит аларны, сөяркәләр ясый. Менә, менә ни өчен болгарлар белән дуслык солыхы төзергә тиешле без.
—Тик ул солых хакында Ибраһимның үзенә ни рәвешле тәкъдим итәргә сон? Ялынып барсан, мескенлек. Байлык белән сатып алыр иден, төяп алып килгән хәзинә юк. Мондый чакта “коры кашык авызны ерта”, диләр. Нинди генә ысул, сукмак уйлап табыйк?—дип Владимир баш чүмечен кашырга керешкәч. Добрыня, әлбәттә, чәчрәп алга чыкты.
—Ибраһим хан янына үзем барам, кенәз, үзем барам! Сәрдәр хәтле сәрдәрне кулга төшерү хәтәр ымсындыргыч булып тоелса да, алар мина барыбер тимәячәк. Уен-муен түгел, аларнын сәрдәре мине орышка чакырды. Мина кул тидерсәләр, бик тә изге йола бозыла, алар үзләренә гөнаһ алмаячак. Ә Ибраһим янына барып кергәч, үлсәм—үләм, әмма солых турында аның ризалыгын алмыйча кире кайтмыйм!
58
И
браһим хан чатырындагы иминлек бизмәнен дөм-карангы төн уртасында Сал-Сал сәрдәр генә әйләндереп атты. Бер минутта алар чатыр эчендә тик икесе генә торып калган иде.
—Мин сина өч елдан артык гомер хезмәт итәм,—дип башлады ул һич тә көтелмәгән, әрнүле һәм ярсу зар белән.—Өч ел буена бернинди мал да, алтын-көмеш таулары да сораганым булмады. Әрсезлеккә барсам, мин инде әллә кайчан синнән берәр кала йә олыс таләп итә алган булыр идем. Без чит-ят кешеләр түгел, яшереп торасы юк бит. Әле Янкалада чагында ук мин сина канат бирдем. Менә шушы тау буена кайткач, Тимер-Мөэмин гаскәрен мин җимердем. Чынлап баксан, сине тәхеткә утыртып куючы кеше дә асылда мин. Шулай түгелме, хан?..
Ибраһим баш түбәсенә күсәк белән китереп орган шикелле гел миңгерәп калды. Юк, ике арада кайчан да булса йә мунча ташыдай кайнар, йә кылыч очыдай кискен һәм хәлиткеч әнгәмә килеп туачагын ул чамалый, көтеп йөри иде. Әмма нәкъ менә бүген, ил язмышы хәл ителгән көндә, сәрдәр кеше ханны бугазыннан эләктереп алыр, дип кем уйлаган?..
Ибраһим көч-хәл белән телен әйләндереп сорау бирде.
—Ниләр таләп итмәкче буласын? Әйдә, сана.
Сал-Сал элеккечә, үзен-үзе тыя алмыйча, ярсып дәвам итте.
—Кызын Айзирәккә гыйшык тотып йөрүем сина яхшы мәгълүм. Инде өч ел буе, Янкаладагы Ана сөте чишмәсеннән бирле гыйшык тотышабыз. Мин синнән Айзирәкнең кулын сорыйм.
Ибраһим бу сорауны да күптән көткән иде. Хәзер уенга борып жибәрмәкче булды.
—Кызнын кулын әтисеннән түгел, үзеннән сорыйлар бит —Айзирәк риза, без анын белән әллә ничә тапкыр вәгъдәләштек инде.— Дип җавап кайтарырга ашыкты Сал-Сал. яна-пешә
—Ә ни өчен нәкъ менә бүген сорыйсын син? Чатыр тышында дошман басып тора, иртәгә безне янә яу көтә. Кәләш сорау өчен һич кенә дә кулай вакыт түгел.
Сал-Салнын карашында янә усал ут кабынды.
—Яу бетсә, иә дошман кайтып китсә, синен мине тишек кәвеш төсле чыгарып атуын бар. Мин чамалыйм моны
—Ә бүген хан беркая чигенә алмый, чөнки ул сәрдәреннән башка беркем түгел, дигән нәтижә ясадынмы? Әй-яй! Ашыгасын. Сал-Сал.
— Нигә, ник ашыгам? Мина калса, ин-ин кулай вакыт Ибраһим хан инде көлемсерәп кенә йомгак ясап куйды —Айзирәк минем өчен берәү генә. Сал-Сал. Ә Сәрдарләрне мин кон саен алыштыра алам. Монысы бер. Аннан икенчесе. Сине танда канлы орыш көтә Менә шул орыштан исән-сау чык башта.
—Исән чыксам. Айзирәкне мина бирәсенме?
Ибраһим авыз ачарга да өлгермәде, чатыр ишеген дөбер-шатыр китереп, каравылбаш Кобәк килеп керде. Артыннан юлбарыс йә бүре куганмыни, сулышы-тыны капкан Күз кабаклары шырпы кыстырып куйгандай акайганнар.
—Ибраһим хан! Көтелмәгән кунак... олуг түрә..
Чагыр почмагында кыя читенә китереп бастыргандай шик-шөбһәгә калган Сал-Салны күрүгә, каравылбаш авызына шундук йозак элде. Әмма Ибраһим хан колагына иелеп чыш-пыш килгән чакта бер-икс җөмләсе барыбер лә ишетелеп калды
—Ханнын үзе белән генә сөйләшәм, беркем булмасын, ди Мизгел эчендә җитдиләнеп калган Ибраһим хан Сал-Сал ягына борылып әмер бирде.
—Арадашчы килгән, берүземне калдыр Чамалыйм, иртәгә сиңа орышырга язганмы икән, юкмы—менә хәзер булачак сөйләшүдән тора Добрыня сәрдәр берьялгызы булып чыкмады, ул эт кебек иснәнеп юл күрсәтердәй кешене күптән тапкан икән Чатыр эчендә элек курсыбайда йөзбашы булып йөргән Атлашны да күргәч. Ибраһим шактый тирән аптырашка калды. Әллә бу шымчы-йөзбашы ике якка да ярый, ике якны да имә белә торган йомшак иренле, юха еланмы сон?
Атлаш Добрыня өчен эзтабар гына түгел, азс тылмач та икән Беренче җөмләләрне тәрҗемә кылуга ук. идәнгә төбәлеп утырган көенчә, ул гел үзенчә тезде
—Алар синнән дуслык солыхы төзеп, үзләрен кыйнамыйча җибәрүне үтенәләр, хужам. Боларның сине сатып алырдай юньле байлыгы юк Азар йорты-карал гысы янып беткәч хәер эстәп чыккан сукбайга тин Иллә мәгәр боларнмн бик тә йомшак, элпә сыман юка бер ягы бар. Бу хакта мин сина элек тә хәбәр иткән идем. Болар мәҗүсиләр. Агзаһы тәгаләне бөтенләй танымыйлар Алар кырыкмаса-кырык төрле потларга табыналар. Солых төзисе булсаң, син кенәзгә шарт куй. Әйдә, изге ислам диненә күч. шәригать йолаларына ойрәтү өчен мин сезгә имам-хлтыйблар да тагып җибәрәм. диген. Менә шушы җиңү ин зур жинү булыр. Безнен дингә күндерүгә ирешсәк, болар берчакта да яу белән Болгар остснә килмәс Иртәнгә чаклы сузылачак бәхәс-килешүләр шулай канат ярды
59
Е
лантаунын өстен бүген һич танырлык түгел. Таунын түбәсенә, куна тактасыдай тигез булып яткан мәйдан уртасына акшардай пакь киезләрдән генә корылган өр-яна чатыр күтәреп өлгергәннәр.
Бер як читтә, уйсурак урында, ин чиста киемнәргә төренгән сугымчылар сарык бәрәннәрен, яп-яшь колыннарны корбан итеп чала, кулларына комган-сөлге тоткан акъяулыклы кызлар тыз-быз килеп ярдәмләшеп йөри, янда гына дистәләгән олы казан кайный. Учаклардан күтәрелгән сыек- зәнгәр төтен өрфиядәй җинел, нәни болыт ясап өскә күтәрелә. Күк йөзе чалт аяз. Анда жир өстендә әле азгынлык, хыянәт барлыгын да белмичә су коенган гөнаһсыз кызларны күзәтергә чыккан шук егет шикелле туктаусыз елмаеп, эчкерсез һәм мәнге уяу кояш сакта тора. Җиһанның шау-шу, гөнаһ, хыянәт, яу кабул итмәс чагы.
Ибраһим хан әлегә үзе күренми, ул һаман да иске чатырында. Яна кәләш янына кереп зөфәф төне уздырачак кияү егете диярсең, аны яп-яшь кызлар олы-олы ләгәннәрдә коендырып, сакал-мыекларын пөхтәләп, зәйтүн мае, гөләп-җәсмин төнәтмәләре белән хушландырып изге очрашуга әзерлиләр. Шушында ук ялтырап торган аел, садак тоткан һәм тычкан койрыгыдай нечкә мыекларын туктаусыз бөдрәләүче курсыбай йөзбашлары бөтерелеп йөри.
Бай кодалар көткән табын төсле бизәлгән зур мәйданга әлегә вәзир Насыйр хуҗа. Итек эченә ут салганнармыни, ул бер урында басып тора алмый. Тәрәзәдән яучы күзәтүче сазаган кыз сыман, вәзир әле пешекче- сугымчыларга килеп бәйләнә, әле менбашлар белән олугбәкләр эшеннән гаеп эзли.
—Әмир Шуран, Мөслим! Чәйчеләр белән танбурчыларны чакырдыгызмы
соң сез?
—Имам Мәрдән, Локман хәзрәт! Бүген Мөхәммәт галәйһиссәлам рухына багышлап шәриф догалар кыласы да бар бит. Нигә инде вакытлыча мәчет манарасы күгәреп куймадыгыз?
—Сәркатибләр белән битекчеләргә эндәшергә оныттыгызмыни, эх, Алла
коллары!..
Тауга, төрле яклап, өсләренә өр-яңа көбәләр, баш түбәләренә жиз самавыр сыман ялтырап торучы очлым элеп алган, көмеш жепләр белән бизәлгән кынлы кылыч һәм садаклар таккан яугирләрнен, укчыларның унлыклары, йөзлекләре күтәрелә тора. Су эчеп күбенгәннән сон тоз яларга атлыккан маллармыни, берән-сәрән булып аларга төнлә белән ат саклаучы торгаклар, әмир-бәк шикелле аксөякләрнең Колчуралары, тимерчеләр, салчылар ияргәннәр. Һәркем жинү тантанасына шаһит булырга ашкына, һәрбер Алла бәндәсе бүген үзен ил алдында эш күрсәткән фидакарьгә саный...
Тау итәге астыннан, алтын каурыйлы кош тоткандай тантаналы, рисвай аваз ишетелде.
—Киләләр, ки-лә-ләр! Балтимер кенәз белән Дәүборын сәрдәр икесе дә килә!
Мәйдан өстендәге ирләрнең күпчелеге әүвәл май сибелгән учактай кабынып дәррәү көлештеләр.
—Урыс түрәләренә вәт шәп кушаматлар чәпәп куйды бу, чукынмыш! —Балтимер, Дәүборын! Менә сезгә ике яна исем!..
Аннары Елантау читенә тезелеп бастылар да кибет киштәләрен күзәтүче ярлыдай тын калдылар. Юк, тар-мар ителгән йә тез чүгәргә килгән йолкыш
гаскәр башлыклары кебек борын салындырып, сугым малы сыман күндәм кыяфәттә атламыйлар болар. Кенәзләре алтын-көмеш жепләр белән нәкышьләнгән кызыл җилән кигән. Алтын аеллы кин каешы астында озын хәнжәр, очы жиргә чак-чак тими калган саллы кылыч Добрыня сәрдәр өстендә уч тобе чаклы шакмаклардан ясалган тирән көбә, билендә көрәк кинлегедәй. ике йөзле кылычы бар. Аларга ияргән боярлар-менбашлар да көбә-кылычтан, шайман-коралсыз атлаучы бер кеше юк. Шулай да. мал төге шикелле, чит-ят күзгә ияреп китәрдәй кимчелекләре бар боларнын. Берсснен лә сакал-мыеклары ипләп таралмаган-кырылмаган икән, сөнге- калкан тотып атлаучы сакчылар арасында чабатадан гына килгән ярлылар бар.
Болгар ирләре өчен иң тансыгы һәм үтә кыйммәтлесе, балбалдай таш иткәне—ин азакта аккош чылбыры сыман тип-тигез сафларга тезелешкән чит хатыннар, сөлектәй сузылган зифа буйлы кыхлар Үләннәргә тиеп баручы озын итәкле ап-ак күлмәкләр-жиләннәр кигәнгәдер, ахры, аларнын аяк атлаулары да күренми. Кызлар күл өстендәге каз-үрдәкләр шикелле тавыш-тынсыз, ымсыз-хәрәкәтсез генә йөзеп килә. Мангай өсләренә асылташлар белән бизәлгән кәктүшләр" кигәннәр, иңнәрендә аллы-гөлле чәчәкләр төшерелгән, чаклы-чуклы, матур башъяулыклар Күбесенең муенсалары, беләзекләре ялтыр-йолтыр килә.
Чибәркәйләрнең һәммәсе дә керфекләренә сөрмә тарткан, битләренә иннек ябынган, ә чәйнек чаклы булып тулган мул һәм тыгыз күкрәкләре өстендәге саргылт толымнары кызлар атлаган саен елан сыман уйнап егетләрне ымсындырып тора. Болгар яугирләре җансыз түгел, авыз суларын корытып үзара сөйләшәләр.
—Әнә тегесен, зәңгәр калфак кигәнен кара, Хәмзә. Бер кашык су белән кабып йотарлык бит, малайкаем!
—Ә тегесенә, сары муенса такканына күз сал. Монын белән бер мәртәбә булса да мунча керү бәхетенә ирешсәң иде ул! Аннары үлсән дә үкенерлек түгел.
—Болар Алланы танымый, болар мәжүси бит Аларнын кызлары алга юмарт, диләр...
Урыс нубашлары Елантауга менә башлагач та Ибраһим ханга хәбәр иңдерделәр. Урысларның коралланган хәлдә килүен ишетүгә. Болгар ханы кылычын болгап атты
—Кылычны кул таягы итеп солых төземиләр Елантау өстенә менгән угьланнарга. газиләргә. укчыларга фәрман җиткерегез. Һәммә яугир садак- кылычларын яшереп куйсын! Баскынлык белән генә көн күрергә ният иткән халык Болгар иленнән ачы гыйбрәт алып китсен әлс.
Ибраһим хан бәйге көткән ярсу чаптар кебек чатырыннан тышка ашкына иде. Каравылбаш Көбәк кереп кенә, ил хакимендәге көрпәлек укасын бераз коя алды.
—Син сыеры кысыр калгач капкасын шар ачып, теләсә нинди узгынчы үгезне дә ихатасына кертергә әзер торган жүнсез хуҗа түгел лә инде, таҗдар. Җебегән кенәз. солых төзегән булып, синен кармагыннан исән-имин ычкынырга ниятлиме? Шулай икән, әүвәл үзе маэмай сыман мүкәләп каршына килеп җитсен. Ә син ияреннән сонрак. болыт өстендәге алиһәләр кебек итеп кенә тошсән дә бик килешә. Табынга көттеребрәк китерелгән ризык һәрчак тәмле була
Ниһаять, вәзир Насыйр үзе кереп җитте.
‘Кантүш кокошник. биен. Тек» ка лфак
—Килделәр, Ибраһим хан. Кенәз үзе дә, яраннары да монда. Кояш кебек чыгып күрен, әйдә.
Ибраһим чатырнын ишек төбендә кылыч-хәнжәр аскан Сал-Салны күргәч, елан чаккан төсле агарынып калды.
—Мин һәр болгар яугиренә коралларын яшерергә, дигән әмер бирдем. Ә син фәрманны ишетмәдеңмени?—дип теш арасыннан сытып чыгарды ул сүзләрен, атаказ шикелле ысылдап.
Сал-Салнын йөзе-кыяфәте болай да кара янган иде. Сүзләрен бизмәндә үлчәгән шикелле тартып-сузьгп кына җавап бирде.
—Андый фәрман сәрдәр кешегә кагылмый, дип беләм. Бер аягы белән элмәккә утыртылган булса да, лачын кошлар һәрчак чукышырга әзер булып тора.
Ибраһим янә яшен чатырдаган төсле коры тавыш белән дәшәргә мәҗбүр
булды.
—Син урыс сәрдәре белән орышка чыгарга насыйп булмады дип, ялан- кырда җил куалап йөрмә. Алатауда үскән качак булсан да, сиңа Болгар иминлеге турында кайгыртуны өйрәнергә вакыт Ә хәзер, бар, Елантау астына төш тә, Олы Кабан күле белән ике араны биклә. Юньсез кешене ипкә-сапка кертү—кәкрәйгән кадакны төзәтү генә түгел. Баскын кенәз, әнә, тагын корал тагып килгән. Иелгән башка төкерүләре дә, аны хәтта кыеп төшерүләре дә мөмкин. Сәрдәр икәнсен, син сакта тор...
Сал-Сал кар астына чумган ерганак шикелле тавыш-тынсыз гына эреп юкка чыккач, һәммәсе дә яна чатыр янына юнәлделәр. Чатыр тирәләп, яланда йөреп аргач капка төбенә кайткан йорт казлары сыман, алтын- көмеш җепле акъяулыклар япкан, мәрҗән ташлы калфак, көмеш тәнкәле хәситәләр, аллы-гөлле бизәкле ак вә кызыл читекләр кигән кызлар тезелешкән. Шуларнын нәкъ уртасына, йөзек кашы сыман булып, җиләктәй пешеп җиткән Айзирәк чыгып баскан. И-и, озынкөн буена керфек тә какмый кыздырган кояш шикелле эчкерсез, самими нур бөркегән карашлары анын! И-и, куе яфраклар арасыннан масаеп сузылган чияләрдәй кызарып янулары! И-и, анын тәти курчак көткән сабый кебек нәүмиз елмаюы! Ибраһим хан Айзирәкне күреп шулай сокланды да, бар зар-хәсрәте җил себереп алгандай шундук юкка чыкты.
Кылыч-сөнге тотып керпедәй кабарса да, урыс илчелеге барыбер Елантаунын читенә, сөзәк итәк тирәсенәрәк тезелешеп баскан. Владимир кенәз, әлбәттә, уртада, жансакчылар ышыгында тора. Добрыня сәрдәр, әнә, сугыш әтәче шикелле, кем якынайса шуның өстенә очып кунарга әзер. Башкалар да бер кулларын кын өстенә салган. Карашлары авыл уртасындагы ихатага барып кергән бүренекедәй уяу. Боларнын хәтта борын яфракларына тикле киерелгән.
Ибраһим хан арткы рәттә торган бер укчы ир кулында кечерәк кенә казан шәйләп өлгерде дә мизгел эчендә шабыр тиргә батты. Әстәгыфирулла! Ибраһим хан үзе урысларның яу башлыгы булган Святославка бүләк итеп биргән алтын казан бит бу! Моннан егерме ел элек. Ашлы каласында. Ибраһим ул вакытта урыс кенәзенә әлеге казанны “бу безнен уртак дуслык чагылышы булсын, безнең өскә яу йөрүне туктат”, дип тәкърарлый- тәкърарлый әйтеп биргән иде. Нигә Ибраһим хан гозерен тыңламаган кенәз? Бу гозерне нишләп үз балаларына нәзер итеп әйтеп калдырмаган? Кыркымыш сарык йоныдай нинди кыска, сай хәтерле кавемнән сон болар?..
Шулай да, Владимир кенәз батыр кеше икән. Яраннарына ым гына какты да Ибраһим ханга каршы япа-ялгыз китте. Кул сузымы ара калуга ук, кан дошманын ин беренче булып кочагына алды. Сүз башлаганчы әллә ничә тапкыр тамак кырды Ул учак өстенә куелган казан кебек, чыннан да. дулкынланып- кызып чыккан иде бугай.
—Кулга кылыч күтәреп орышучы пәһлеваннарга караганда да куәтлерәк жаннар бар икән бу дөньяда.—дип. ниһаять, бар мәйданга ишетелерлек куәт белән сөйли башлады ул —Кирәк чакта ярсуын авыхтыклап. яу кылычын кабат үз кынына тыгып куя белгән Илтабарлар да бар икән жир өстендә. Без Болгар җиренә килгәч менә шундый кешене эзләп таптык Андый олы жаннар. ил мәнфәгатен уйлап һәм дан-шөһрәткә күмеп яшәүчеләр кылыч тотып баскан мен яугиргә караганда да куәтлерәк икән. Болгар туфрагында әнә шундый көчле, туганнардан да якынрак булырдай дусны очраттык без. Ул син. Ибраһим хан! Ул сез. болгар дуслар! Менә шуна күрә орышны-яуны туктатып, дуслык солыхы төзергә карар кылдык та без. Моннан ары Киев белән Болгар арасында һичбер дошманлык юк! Бер-беребез өстенә яуга йөрешмибез! Ике олуг мәмләкәт арасында сәүдә кәрваннары гына йөреп торсын. Бер-беребезне талау-рәнжетү юк. Без мәңгелек дуслар!
Мәйдан читендә, алдан котыртып куйган шикелле. Добрыня сәрдәр дә капылт эләктереп алды.
—Дуслык солыхы төзибез, дуслык солыхы! Урыс белән болгар моннан ары мәнге-мәнге дуслар!
Артта, көттереп кенә, боярлар да дәррәү кычкырдылар
—Дуслык кына насыйп булсын безгә! Дуслык, дуслык!
Күзләренә яшь бөртеге бәреп чыккан Ибраһим хан үз колакларына үзе ышанмагандай кат-кат сорау бирде.
—Ә безнең бу солых без икенче мәртәбә очрашканчы гына булмасмы сон, кенәз? Кабат кырда-далаларда бер-беребезгә тап булырга туры килгән чакта без янә юньсез тәкәләр шикелле сөзешмәбез микән'’
Владимир кайнар мунчадан сон саф һавага чыккан яшь кияүләр сыман изүләрен ачып җавап тотты
—Юк. без солыхны гомерлек, мәнгелек итеп ныгытабыз, туган Без төзегән солых гасырлардан-гасырларга, оныклардан-оныкларга күчеп барырдай булсын! Киләсе буыннар үрнәк итеп, ядкарь итеп искә алсын аны.
Ибраһим ханга да тулысынча җан кергәндәй булды, учактагы ялкын сыман кабынып, кайнар хисләр сипте.
—Алайса, безнең халыкта мондый очракларда әйтелә торган бик тә матур сүз бар. Таш су өстенә калкып йөзә башласа яисә колмак үләне таш шикелле су төбенә китсә генә бозылыр безнен дуслык.
Таҗдар авызыннан ишетелгән хикмәтле сүзләрне янга килеп тезелешкән олугбәкләр, менбашлар һәм тылмачлар сокланып кабатлады.
-Аһ. ничек маж китереп, шәп әйтелгән сүзләр'
—Аһ. никадәр тирән мәгънәле фикер бу әйтемдә!
Тылмачларның катлы-катлы, бормалы-сырмалы аңлатмаларыннан сон Владимир кенәз дә шаккатып баш чайкады
—Таш суда йөзә башласа йә колмак су төбенә китсә генә бозыла, диген Мәзәк, сәер. Таш бервакытта да су өстендә йөзеп йөрми бит инде ул. Колмак үләне дә су төбенә китми Вәт. әкәмәт!
Язгы тургай төсле очына башлаган хан ак чатыр янында уклау йотып торган битекчеләргә карап әмер бирде.
—Әй. кәгазь кортлары, җыен әрәмтамак! Сәркатибләр белән бергә уйлагыз да тантаналы шартнамә тудырыгыз Мондый солых, андый шартнамәләр бездән сон киләчәк яна буыннарга үрнәк булып калсын1 Болгар тарихында мондый хаинен алс булганы юк. Моннан ары урыслар белән мәнгелек дуслар, якын туганнар без!
III У.1П1Н
*‘>85 елда булы
мап«дүм вакыйгалар
Тантана шаукымы исерткеч шәраб сыман, һәр кешегә бик тиз канат куя. Владимир кенәз дә тышауларын өзде.
—Юк. без ике дәүләт тарихындагы беренче солых төзүне болай гына очламыйбыз әле, Ибраһим хан. Дуслык, туганлык дигән сүзләр, буш вәгъдәләр булып, кәгазьләргә язылып кына калмасын ул. Тарихи солых төзү бәхетенә ирешкәнбез икән, бер-берсенә ярдәмгә ашкынып торырдай һәм мәнге өзелмәстәй чын туганлык жепләре белән беркетик без аны. Әйдә, мин сина үземнең кызым Василисаны хатынлыкка бирәм!
Болгарлылар үрә катып калды, урыс укчылары кап кын-тозакка таба жанвар куа килгән сунарчылар төсле дәррәү кычкырдылар.
—Әй, Василиса чибәркәй, Василиса! Хан хатыны булачаксың, уртага чык!
Владимир кенәз ап-ак күлмәк, зәнгәр кәктүш кигән, саргылт чәчле, зәңгәр күзле, тыгыз тәнле сылуны бармак очларыннан тотып кына мәйдан уртасына чыгарып бастыргач, Ибраһим хан фәрештәнең үзен күргән сыман бөтенләй коелып төште.
—К-һм, ни, эһем-эһем, ни бит,—дип авыз эченнән генә ботка пешерде ул —Инде ничә айлар буе хатын-кызга якын барган юк бит. Мин, ни, Айзирәкнең әнисен бик ярата идем. Шуны оныта алмыйм. Иллә мәгәр бу кыз... эх-ма, ничек каршы торыйм!
Ибраһим хан батырая башлап яшь кәләшнең билләреннән алгач, болгарлылар оясыннан куркытылган кош шикелле пырхылдап көлештеләр.
—Безнен хания күрше ихатадагы танага ияргән яшь үгез шикелле сырпалана, әттә генәсе лә!
—Чыбыркысы шәп шартлыйдыр әле, шундыйга охшаган бу!..
Бераздан Ибраһим хан акылына килде. Бармак белән изәп кенә вакыт сорады да, чибәр кызлар уртасында гөләп чәчәге кебек балкып-аерылып торган Айзирәк каршына китте.
—Кунак ашы кара-каршы булырга тиеш, кызым,—дип талгын, ипле тавыш белән сүзен башлады ул, Айзирәкне кочагына алып.—Без ике ил арасында зур солых төзедек, урыс кенәзе үзенең кызын мина хатынлыкка бирде. Синен башка чаран юк, кызым. Син туган илеңнең иминлеге хакына менә шушы кенәзгә хатынлыкка чыгарга тиеш булачаксың.
—Минем Сал-Салым бар бит, без анын белән үзара вәгъдәләшкән ярлар,—дип күз яшьләре аша калтыранды, өзгәләнде бала.
Ибраһим элеккечә ипле, әмма инде торган саен корычлана барган җитди тавыш белән үгетләвен белде.
—Ярлы-ябагай кызлары, әле хәтта олугбәк кызлары да әллә кемнәр белән гыйшык уйнап, мина димәгәе, дию пәриенен үзенә дә кияүгә чыгарга хаклы, балакаем. Әмма синдәй ханәкәләр түгел. Син илен хакына, әтиен сайлаган отышлы гамәл хакына үз жаныңны, гыйшык утларыңны корбан итү өчен яралгансың, кызым. Менә шуны анла да күз яшенне сөрт. Авызын тулы кан булса да, чит кешеләр алдында төкерергә ярамый шул безгә, ярамый. Түз, ризалаш, балам.
Айзирәкнең дә язгы ерганак челтерәве шикелле генә тонык, зәгыйфь тавышы ишетелде.
—Әле булса Сал-Салны күрмәдем бит. Ичмаса, анын күзенә бер багасы иде.
—Кирәкми, балакаем,—дип ашыга-кабалана янә тезде ата.—Сал-Сал батырны мин кисәткән идем. Ул ризалашты, шуна моннан сине калдырып китте.
Айзирәкнең куллары кыйнап ташланган аккош канатларыдай салынып төште, ул күз яшьләрен йотып үз карарын әйтте.
—Мин аңладым, әти. Ил хакына шулай кирәк икән, мин карышмыйм.
Син кушканга күрә генә мин кенәзгә чыгам. Сал-Сал да баш тарткач, мина барыбер инде.
—Син акыллы, балакаем, рәхмәт, рәхмәт.—дия-дия кызын мәйдан уртасына таба этте ата —Сине анда булачак ирен көтә. әйдә, горур атла.
Әле Ибраһим белән Айзирәк мәйдан уртасына килеп житкәнче үк Владимир кенәз күзләрендә шайтан уты яна иде инде.
—Бездә дә чит-ят дәүләтләргә, хәтта кахан илә кайсарларнын үзенә дә хатынлыкка бирердәй кызлар юк түгел ул. Владимир кенәз! Менә сина бүләккә минем кызыкаем, Айзирәгем.—дип яшь кәләшнен кулларын да тоттыргач, баскын кенәз тәмам эреп китте
—Новгородка, Ростов. Галичларга барып чыкканым бар. Мадьярлар, бәжәнәкләр янына да кат-кат эләккәләдем. Инде мин лаек каләш сорап юнан кайсары янына барырга йөри идем. Бактын исә. каисар кыхларынын йөзен, меңен берүзе алыштыра алырдай Чибәркәйләр сездә үсә икән Рәхмәт сина. рәхмәт, Ибраһим хан!
Владимир кенәз күзләрен мут уйнатып Айзирәкнсн билләрен дә кымтырыклый башлагач, мәйдан читендә янә Добрыня шәрран ярды —һе! Сез бер-берегез белән үзара кияүләр дә булыштыгыз инде Ә момын туй дигәннәрен кайчан, ничек билгеләп үтәбез сон? Туйсыз гына катәш алышмыйлар ла инде ул. кит. әкәмәт!
Владимир кенәз хужа сыман кыйланып сүз ыргытты —Калган эшкә кар ява. ди. сузу-сонарту юк. Хәзер үк туй итәбез! Урыны шәп. Олауларда байлык, нигъмәт җитәрлек. Туйны менә шушы төштә үткәрәбез.
Кулыннан дилбегә ычкына башлавын сизеп алып. Ибраһим хан гаярь аваз саллы.
—Кунакларның, дусларның сый-ризыгы әле кайтыр юлда үзләренә бик күп кирәк булыр. Сез минем кызымны юлда ачлыктан интектерергә ниятләмисездер лә инде?—Анда-санда көлешү авазлары янгырам алды, хаким дәвам итте —Ә кунакларны сыйлар-көйләр өчен безнен үзебездә дә ризык олы күл кадәрле. Әнә. күрәсезме?
Урыс укчылары зәңгәр төтен бөркеп утырган дистәләгән учакларга таба борылып авыз суларын корытты, ә Ибраһим хан дилбегәне янә каккалады —Урынын шәп. дидең. Владимир кенәз. Менә шушы Елантау өстендә туй итәбез. Хәзер үк туй!
Йөзәрләгән ир-ат шундук эләктереп алды —Туй, туй! Ике кияү, икс хаким туе!
Күк күкрәвенә тин тавыш басылуга Ибраһим хан яна тәкъдиме белән һәммәсен шаккаггырды
—Әле моның белән генә эш бетмәде. Безнен бабаларыбыз элек заманда ук изге гамәл кылган урыннарында яна нигез кора торган булганнар Мин дә шушы олуг жинү. мәңгелек солых хөрмәтенә ошбу тау башында өр-яна бер кала кордыртам Без инде элек үк монда яна кирмән корырга кыҗрап йөргән идек, кул җитмәде Менә, син булса да чеметеп уяттың безне Калган эшкә кар ява, ди. Яна каланың беренче казыкларын бүген үк кагып куям' Еллар, гасырлар үткәч, синен оныкларын да. бәлки, шушы солых хөрмәтенә нигезләнгән бу каланы яндырып юк итмәсләр.
—Ну инде, ну инде! Солых төзедек лә. нинди яндыру ди'?— дип сөйләнә- сөйләнә Владимир кенәз борча талагандай бөтерелде
Курсыбай газиләре “ә" дигәнче тап-таза имән казык табып китерделәр Ибраһим хан аны кулларына алды
—Аллага тапшырдык.—дип уч төшләренә төкеренгәләи куйды.
—Кая. мин дә кагышыйм.—дип Владимир кенәз дә имән казык янынарак
елыша башлаган иде, Ибраһим хан терсәге белән төртеп читкә арындырды.
—Һәрбер яңа кала—яна бала сыман. Ә җир йөзендә бер генә баланын да атасы икәү-өчәү булганы юк әле. Бу безнен җир, казыгын да ялгызым кагачакмын!
Ниһаять, гайрәтле кизәнеп. Ибраһим хан казык башына чукмар белән орды.
—Меньяшәр кала булырга язсын инде, берүк!
—Уртак кала булсын!—дип чак-чак кына ишетелерлек итеп пышылдады бер як читтә турсаеп торган кенәз.
Имам Мәрдән белән Локман хәзрәт читкә китеп кенә дога багышлады. Гади яугир белән ярлы-ябагайлар кыйбла якка карап намаз укыдылар. Беренче йолалар шул рәвешчә үткән генә иде, яна сорау белән кенәз аваз
салды.
—Җиһан бездән оныкларга кала. Бу җирләргә дә, бәлки, тора-бара яна хуҗалар табылыр, каланын туган елы да әллә ничә тапкыр үзгәрер әле... Ә исемен, исемен ничек дип кушасын, Ибраһим хан? Жир йөзендә кушаматсыз мал да сирәк ләса.
—Исеменме? Исемен...—дип кабатлап торды таҗдар, аннары һичкем көтмәгәнчә капылт әйтеп салды —Ә исеме Казан булыр, кенәз. Әйе, Казан! Бөтен ил белән бергә килеп аскан күмәк казан. Ахыр чиктә, егерме ел үткәч үз иленә әйләнеп кайткан әнә теге казан. Алтын казан!
Ибраһим хан куллары белән төртеп күрсәткәч кенә, читтә янтаеп утырган ялгыз казанны шәйләп, һәммәсе “аһ" иттеләр. Хуҗа хаким тиз-тиз генә аңлатмалар бирде.
—Моннан егерме ел элек безнен өскә килгәч атаң Святославка нәкъ мин бүләк итеп биргән идем аны. Моннан бер йөз чакрым чамасы ераклыкта. Ашлы каласында. Бу безнен уртак казаныбыз булсын, яна яулар белән безнен өскә килмә, дип олы, изге хисләр кушып биргән идем. Атаң кабат килмәде- килүен, ә менә син барыбер дә килден. Димәк, атан сабак бирмәгән бит сина, нәзер калдырмаган. Менә, бүләк ителгән казанны да кулыннан ычкындырган. Ул казанны өстерәп монда син килгәнсең Яман фал бу. Мондый савыт юлда йөри башласа, сез үзегезнең аерым кала-олысыгызда ана салырдай ризык таба алмыйсыз, ул ризыкны күршеләргә кереп кенә юнәтергә җыенасыз икән, дигән шик уяна. Ә кулдан-кулга күчеп йөргән казан гел уртак мал җыя...
Мондый юраудан сон ирләр арасында монсу-сагышлырак тынлык сарган иде. каравылбаш Көбәк аны йомры сүзе белән таратты да куйды.
—Кенәз, кенәз! Сез үзегез белмисез дә әле, ә безнекеләр сәрдәр белән икегезгә өр-яна исемнәр уйлап тапканнар бит.
—Нинди исем тагын?—дип кенәз күз акайткач. Көбәк ярты ялан ишетерлек итеп шәрран ярды.
—Син Владимир түгел, Балтимерсен хәзер. Ә сәрдәреннен яна аты-наме төп-төгәл Дәүборындыр.
Сүзләрнен мәгънәсен тылмачлар аңтатып бетергәч. Владимир кенәз эченә кату төшкәнче туктаусыз шаркылдады.
— Балтимер. Балтимер, минеке ярый әле. Ну, менә синекен, туган агайкаем, ай-яй, туры китергәннәр дә инде. Дәүборын! Суйган да каплаган бит^ бигрәк килешеп тора...
Йөзбашлар һәм вак түрәләр генә түгел, хәтта олугбәкләр дә казаннар белән ак чатыр арасында инде күптән тыз-быз килеп йөгерешә башлаганнар иде. Ниһаять, вәзир Насыйрның тантаналы, дәртле чакыру авазлары яңгырады.
—Туйга рәхим итегез, дустанә яшәргә ант беркеткән мәмләкәт таҗдарлары! Туй табыны сезне көтә, яшь кияүләр белән яшь кәләшләр!
Чәнчеләр һәм танбурчыларның дәртле аһәненә кушылып, Елантау өстен
янә йөзәрләгән яугирнен шатланып кычкырган тавышлары күмде. —Туй итәбез, туй! Ике туган туе!
шундук чәчрәп чыкты.
—Хәзер үк аргамакны китерегез мина!—дип каравылбаш Көбәк тарафына әмер ыргытты ул.—Бөтен гаскәр яу хатенә килсен! Аннан, аннан Сат- Сал сәрдәрне дә табып китерегез!
—Сал-Сал юк, Ибраһим хан. Сәрдәрне инде ике көн буе эхтәп тә таба алмыйбыз.
Ибраһим шөпшә тешләгән шикелле боргаланып, ярсып җикеренде.
—Кайда сон ул, кайда? Ике көн буе да табылмагач, нинди сәрдәр ди ул?
— Берни белүче, күрүче кешеләр юк,—дип. Көбәк элеккечә гаепле төс белән аклануын белде —Качып китмәгән булса ярый инде тагын
Ибраһим хан янә котырынды
— Качкан икән, качкан. Төксрәм мин ана! Болгар илендә сәрдәр итеп куярдай ирләр беткәнмени? Менә, син булырсын!
—Әй-яй. Ибраһим хан! Сәрдәр—кан иләк тә. сөяркәдә түгел Чәчбиләрне ятакта көнсасн да алыштырып була, әмма язгы боз шикелле ышанычсыз, яки тимерче мичендәге булат хәленә китереп сыналмаган, чүкелмәгән сәрдәр белән тәхет тоту кыен. Син әмер бирәсен икән, сәрдәр булырмын мин анысы. Тик хәзер үк кисәтеп куям, мин Сал-Салны алыштыра алмыйм'
—Син алыштыра алмасан. янасын куярбыз!—дип элеккечә җикерде Ибраһим хан.—Түрә урынына кызыкмаган кеше буламыни'* Майлы калҗа һәрчак ымсындыра
—Анысы шулайдыр да. әмма ул калжанын зәһәр капкын эченә көйләп куелган булуы да мөмкин...
Тагын да дәгъваләшергә ирек бирмәделәр. Елантау өстене янып-пешкән яна чапкын егет менеп җитте.
— Кенәз белән сәрдәр бу тарафка килә. Бик җитдиләр Олы гозерләре бар ахрысы...
Бу юлы инде коралсыз гына килгән яубашларнын сүзе асылда җитди булып чыкты.
— Мина Киевка коры кул белән әйләнеп кайтырга ярамый, моны аңлыйсындыр.—диде Владимир —Аннары илдәгсләр миннән бот чабып көләчәкләр. Мин агай юлы буйлап китәргә карар кылдым
— һаман бер үк балык башы, тагын Йосыф качан өстснә барырга җыенасынмыни?—дип Ибраһим хан сүз кыстырып куярга мәҗбүр булды
Владимир кырт кистереп, катгый җавап тотты.
— Барам. Ибраһим чан! Хәзәр каханы беэнен икебезне дә нык имде, күп сауды Аны кан белән костырырга вакыт Син качанга каршы кылыч күтәрергә җөрьәт итмисен икән, мин анын йортына япа-ялгыз кое бәреп керәм! Сукыр тычкан кебек качып-посып кына җан асраудан, кәрван-кәрван ясак озатып ятулардан менә бодай гарык! Йә кырылып бетәбе з. йә җинәбез! Башка юл юк!
Мин-минлегенә балта чабылган Ибраһим чан йөзен чытып анын сүзен бүлде
—0 син мине кай нисбәттән куркаклыкта гаеплисен әле’ Кахан каршында көянтә шикелле бөгелеп яшәүләрдән мин дә туйдым Йосыф
60
абан күлләре тирәли урнашкан баскыннар ыстанында җанланыш, хәрәкәт чаткылары өч көн үткәннән сон. әче танда ук тоемланган .иде. Бу хактагы хәбәрне ишетүгә Ибраһим хан кияү чатырыннан
б. ә
V . м ю
каханны тәхетеннән чәнчелдереп төшерү Болгар иленә дә хөрлек, мөстәкыйльлек алып килә. Шуна күрә мин дә синең яу сәфәренә кушылырга риза! Бар нечкәлек фәкать санда гына. Сиңа ничә мен яугирлек гаскәр бүлеп бирим?
Бу юлы кенәз урынына Добрыня сүз тотты.
—Жиде мең, Ибраһим хан, төп-төгәл җиде мен баш җайдак. Без синең иленә сәфәр чыгып, шулчаклы ир югалттык.
—Ярар, һичбер төрле тоткарлык та булмас,—диде Болгар ханы, бик тә ансат күнеп. Әмма яна җөмләсе белән баскын яубашларны кайнар суга салды.—Иллә мәгәр олы бер шартым бар. Сез Елантау эргәсенә килеп урнашканнан бирле гаҗәпләнеп йөрдек. Сезнең һаман һичбер аллагыз юк, сез чирмеш, ар һәм мукшы кабиләләре сыман кырыкмаса-кырык төрле потларга, җансыз сыннарга табынып көн күрәсез икән. Сезгә дә фәкать бер аллага гына табынырга, изге дин юлына күчәргә вакыт. Мин бүген үк, кичекмәстән безнең дингә күчегез, дип әйтмим. Динне кабул итү өчен ана җаның-тәнең белән инанырга, анын бар канун-йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Менә шуна күрә синен даирәнә безнен муллабызны, ислам диненен барча нечкәлеген белгән имам-хатыйбны кушып җибәрәм мин.
Ибраһим хан мәйдан уртасында хасил булган тагын бер яна чатыр ягына борылып оран салды.
—Әһ-һәй, имам Якуб Ногман! Монда чыгып күрен!
Борын астына тычкан койрыгыдай нечкә мыек җибәргән япь-яшь егет пәйда булды. Кенәз белән сәрдәрнен гаҗәпләнеп текәлүен күргәч, Ибраһим хан үзе аңлатмалар бирде.
—Яшь икәнлегенә карамагыз. Ул Коръәнне су урынына эчә. Андыйларны бездә Коръән-хафиз, диләр. Юлда чагында да, сараеңа кайтып җиткәч тә сиңа аның үгет-нәсихәтләрен, вәгазьләрен тыңлау комачауламас, кенәз. Мин ышанам, син үзен дә, урыс милләте дә без сайлаган изге динне якын итәчәксез. Ә дәүләтен белән ислам диненә күчсән, без бер ана балаларыдай газиз туганнар булып та көн күрербез әле.
Владимир кенәз Ибраһим ханның һәммә мәшәкатен уен сыман кабул итте бугай, кулын селтәп кенә җавап бирде.
—Киев, чыннан да, бер асыл дин сайларга тиеш инде. Бу яшь егет безне ислам ягына борып куя алса, әйдә, сихерләсен. Үзенең кыйбласына инандыра икән, без сезнең динне кабул итәргә риза...
Елантау өстендә инде икенче көн буе балта тавышлары ишетелә иде, Владимир тирә-юньгә күз ташлады. Чыннан да, гаҗәеп хәл хөкем сөрә икән. Әнә, дистәләгән ирләр җилән-күлмәкләрен салып ташлаганнар да. икешәр дилбегә буе бүрәнәләрне яланнын бер башыннан икенчесенә мамык каурый шудырган шикелле генә итеп сөйрәп күчерәләр. Бүрәнәләрнең күбесе инде каезланган, алар ап-ак сөяктәй ялтырап, күзләрне камаштырып тора. Һәр агачның баш-башларында матур уентыклар, буеннан-буена тигез итеп алынган улакчыклар. Оста куллар һәркем көнләшерлек итеп башкарган бу эшләрне. Бүрәнәләрнең бер-берсенә сумаладай берегеп ятасына шикләнерлек түгел. Балта осталары үзләре дә канәгать, күрәсең, ара-тирә тел шартлатып дәшкән авазлары ишетелеп куя.
—Их, бүрәнәсе дә бүрәнәсе! Валлаһи, жанлы кебек! Менә мондый бүрәнәләрдән салынган сарайларда яшәсәң дә була!
Жор теллеләр һәр җирдә табыла, өстәп-төрттереп куючылар бик аз түгел.
— Йортын моннан кайтыш агачлардан салынган булса да ярый ла ул. Иң мөһиме, култыгыңда кайнар җанаш булсын!
—Иелгән саен ирлегеңне искә төшереп торырдай җанашын янда булмаса, алтын сарайларда яшәүдән ни хикмәт?
Ирләр нәсел айгырлары сыман кубып ләррәү көлешәләр, хәтта күк капусы киңәйгәндәй була. Шулай, дәрт белән, килешеп һәм көлешеп үткәргән өмәләрдән дә татлырак мизгелләр юк инде ул ир-атка. Мондый чаклар бик аз тәти шул ул.
—Көнләшәм мин сездән,—дип куйды Владимир кенәз чын күңелдән — Без Киев җирендә бер-беребезнен калаларын үзара яу йөреп яндырабыз, ә сез кирмән артыннан кирмән тергезәсез. Безгә менә мондый тәртип кайчан керер инде9
Ибраһимнын: “Яу йөрүдән туктагыз”,—дип төрттерәсе килеп китте Теле бик тә кычытып тора иде, дәшми калды
Владимир кенәз белән Ибраһим хан бер-берсен кочакларына алып саубуллашты.
—Кунакнын гомере өч көн, юл кешесенең юлда булуы хәерле, ди. без кузгалыйк,—дип хушлашты кенәз.—Инде шушы Елантау өстендә, өр-яна кала нигезендә төзегән солыхыбыз җимерелмәсен дә яу сәфәрләребсзнен юллары кисешмәсә генә ярар иде
Яубашларны түгәрәкләп алган болгарлылар бердәм кабатлады.
—Шулай була күрсен, кенәз, амин, амин!
олгарлар белән урысларның күмәк гаскәр төзеп сәфәр чыгуына
бер атналап вакыт үтте инде, ә Ибраһим хан һаман яшь кәләше
белән кереп бикләнгән чатырыннан ерак китә атмый. Дөрес, кияү чатырын Елантау өстеннән төшереп, исемсез елга буена, нәкъ Нургали чишмәсе каршына күчереп кордыртгы ул Чөнки табигатьнең холкы соңгы көннәрдә керәле-чыгалырак, яшь киленнәр төсле көйсезләнә, иртәгә кайсы яклап терсәк күрсәтәссн һич тә аңламассын. Әле озын, кара итәкләрен Елантаунын түбәсенә сөйрәп авыр болыт уза. әле тауны йөз кисәккә бүлгәләп һәм тетеп ташларга җыенгандай яшен кылычы чытырдап-айкап ала. Күк йөзеннән фәрештәдәй иңгән Василисаны әнә шул яшен утлары куркытты да инде.
—Тау түбәсе түгел, утлы таба бит бу. Ирем куенында онытылып үбешә дә алмыйм. Чытырдаган һәрбер яшен кылычы астында дер калтырап бишкә бөгелгәнче, әйдә, тизрәк тау астына төшик Ичмаса, шунда рәхәтләнеп назга күмелербез.
Яшь хатын сүзе олыгая башлаган һәр ир өчен тайпылышсыз канун Монда хан яки әмир булуның аермасы һич юк. Ибраһим да муенчакка утыртылган көчек кебек уйнаклап шундук Нургали чишмәсе янына төшеп җитте Юкка түгел, каһәр! Василиса хәзер аны куеныннан бер дә ычкындырмый Ул але үзе Ибраһимның өстене менеп атлана да ими башларын анын мыекларына тидереп уйната-сикертә рәхәтләнә, але юрган астына чума да яшь кияүне оҗмах бакчасына кертеп адаштыра Ибраһим шәраб зчеп исергән сәрхүш сыман тәүлек буе иләсләнеп ята. Ул мескен дә элек үзен иркәлск-наз татыган ир урынына санап яшәгән икән бит. и-и. томана'
Менә шуна күрә әледән-әле кереп, үзен бимазалап йөргән вәзир белән олугбәкләрнен сүзенә бик үк ыжламый ул. Т ик шу лай да. ил хуҗасы булгач, колак салмыйча мөмкин түгел. Ә тегеләр, сукбай тәненнән бет эзләгән шикелле, җыен вик-гөякне табып кына тора "Яшь кәләшен безнен дингә иңдерелмәгән бит. никах укыту фарыз булыр", диделәр Таҗдар шундук күнде Менә, биш кон буе анын яшь хатыны Вәсиләкәй хәзер. Василиса гүгел. Ана карап кына кәләшнен иреннәре-тәне суынмады, ул утлы күмер шикелле элеккечә кайнар
61
в<
Аннары якындагы бер авылдан тапкан чирмеш камын тотып китерделәр. Чәче мич пумаласы шикелле тузгып, катып беткән. Биленә һәм муенына аскан кыл бауларга кипкән чуртан башлары, бүре һәм аю тешләре, тавык тәпиләре тезеп чыккан. Өстенә аллы-гөлле төскә манылган, катлы-катлы киндер күлмәк кигән, ләкин һәммәсе дә эт талагандай кылка. Әлеге кам аламасынын хәтта зәһәр исенә чыдамалы түгел, әмма анын сәер хорафатын, барыбер, тешләрне кысыл тынларга туры килде.
—Син яңа кала урыны итеп сайлаган бу тауның олуг хуҗасы бар. Ул ярканат шикелле итеп канатларын җәйгән зур аждаһа. Ул монда көн дә кунмый, сирәк кенә килә. Аждаһа юк чагында тауга хуҗа булып вак еланнар кала. Вак дисән дә, алар арасында дилбегәдәй озыннары, бүрәнәдәй юаннары ысылдап-ыжлап йөри. Алар синен монда аждаһа рөхсәтеннән башка килеп утыруына бик нык рәнҗегәннәр. Ул еланнарнын көтмәгәндә килеп сине чагуы бар. Мондый бәладән исән калыйм дисәң, ин әүвәле, Елантау түбәсенә меңәрләгән учак кабызып, анын хужасы булган аждаһаны да, вак-төяк еланнарны да куып җибәрергә, ә аннары аларны бәхилләтер өчен корбанын да китерергә кирәк. Аждаһаны күп очракта менә шушы Нургали чишмәсе агып чыккан мәгарә авызына килеп куна, диләр. Корбанны да, мөгаен, шуннан эзләр.
—Әллә нинди сәер һәм бормалы бу синең хорафат-юрауларын,—дип Ибраһим хан кул селтәмәкче булган иде дә, чирмеш камы усаллана барып таләп итте.
— Юк, берничек тә сәер йә бормалы түгел, хан. Син асылын аңламадыңмыни? Әлеге тауга тик бер генә жан иясе, аждаһа гына хуҗа. Тау түбәсе—вәкарь чаптар сыман, ул үзен дистәләгән кеше иярләүне сөйми. Икенең берсе: йә аждаһа хужа булып кала тау башына, йә син булачаксың. Йөзәрләгән учак тергезеп, тоташ ут кабызып, мөгаен, син ялгыз аждаһаны куып та җибәрерсең. Мәгәр үзен анын өстендә гомер буена, гасырлар буена бердәнбер һәм азат хужа булып тора алырсыңмы? Елантау кулдан-кулга күчеп йөрүләргә лаек түгел. Башкалар аңа хужа булырга ымсынмасын өчен Елантау буена чит-ятларны китермәскә кирәк. Әгәр читләр камалышка алып ут төртсәләр, сина да нәкъ аждаһа шикелле чыгып качу юлы гына кала... Тизрәк корбан китер!..
Чирмеш камы китте, ләкин анын хикәяте белән тәэсирләнгән таждар Елантау өстенә тоташ ут ягарга барыбер әмер бирде. Тау башында йөзәрләгән учак дөрли башлауга ук, хан чатыры тышында әллә ничә ирнен саташулы тавышы яңгырап ишетелде.
—Әнә, әнә, кыйбла якка кара! Ике канатын җилпеп аждаһа күтәрелде. Әнә, инешнен икенче ярына таба очып бара!
—Китче, китче! Пыскый-пыскый очкан салам көлтәләре генә түгелме сон?
—Юк ла инде, юк ла, үзем күреп тордым. Канатларын жилпи-җилпи аждаһа очып китте. Без Елантауга хужа булып калдык!..
Икенче таңда имам Мәрдән белән Локман хәзрәт килде. Үзләре сөенеч китергән төсле, үзләре калтырыйлар. Чатыр тышына күлмәкчән генә чыккан Ибраһим хан аларнын гозерен көчкә анлый алды.
—Нургали чишмәсе янында бер-бер хәл булмасмы дип сакка төшкән идек. Мәгарә эчендә әүвәл ниндидер карачкы шәүләсе ялтырап алды да капылт гаип булды, аннан коры сөяккә калган карт эт чыкты. Ипи сыныгы ыргытып мөритләр теге этне кулга эләктерделәр. Әллә яна кала астына корбан итеп... шул хуҗасыз этне суйыйкмы сон әллә?
Ибраһим хан, үкчәләре белән жиргә тибеп, давыл сыман дулап җикеренде.
Нинли эт сую ди?! Кая сездә гакыл? Корбан итеп эт чаласын икән, димәк, бездән сон этләр кулына калачак бит Казан' Чирмеш камы бик тә хак сүз ычкындырды. Казан каласы гомер буе. мәнге-мәнгс тик безнеке генә булырга тиеш! Аны эт каны белән буяу, ана эт аягы бастыру да хәрәм!..
Имам Мәрдән белән Локман хәзрәт капкын авызыннан чак качып котылган бүреләр шикелле койрыкларын кысып, тавыш-тынсыз гына китсәләр дә, өйлә намазыннан сон янә килеп тә җиттеләр. Бу юлы инде үзләре генә түгел, яннарында бер сукыр сукбай бар. Сәләмә киемнәреннән, тоташ җыерчыктан хасил төс-кыяфәтсннән үк сизелеп тора урау, озын юллар үткән дәрвиштер бу.
—Жаек аръягыннан. Жидссу иленнән үк килгән.—дип таныштырды имам Мәрдән —Үзе чичән, үзе күрәзәче Яна кала язмышы хакында берәр гыйбрәт ачып салмас микән? Бергә-бергә сорап карыйк ате
—Казан каласын нинди язмыш көтә?—дип эндәшкән хан ягына таба йөзен дә бормады бу сукбай чичән. Яна кирмән нигезләнү хакында але юлда ук ишеткәндер инде, солы биштәренә төртелгән ат шикелле, иреннәрен чапыр-чопыр ялмап тезеп китте
—Озын гомерле булачак бу кала. Мен кат егылып, мен кат тереләчәк. Кай елларда ут-янгын да ялмап алыр аны. әмма даладагы кылган төсле янә уяныр, янә күтәрелер. Көтү-көтү булып әллә ничә дошман килер анын өстенә, әмма күп гасырлар буе бер гаскәр дә аны тез астына егып сата алмас. Тик берзаманны каланын үз эчендә үләтләрдән хәтәр яман бер чир котырып кузгалыр да ошбу кирмән дошман кулына төшәр Аннан ары Казан шул дошманнар каласы булып исәпләнер, ана шөһрәт һәм дан китерер.
—Нишләп дошман кулына төшәр сон ул?—дип хәзрәтләр бердәм чәчрәп купканнар иде дә, сукыр чичән һаман үз җаена, салмак дәвам итте
—Дошман умарта күче кебек өерелеп килсә, дәүләтләрнен язмышын икс юл хәл итәр Берсе—каланы бирмибез, дип киребеткән, мүкләк кәжә сыман үҗәтләнү. Бу очракта гаскәрен белән илбашынны капчыкка салган бүре урынына кыйнап үтерәләр Икенче юл—гаскәремне һәм халкымны саклап калу бәрабәренә кирмәнне ташлап чыгу
—Сон. кирмәнне дошман кулына ташлап китү—ул жинелү ләбаса!— дип янә Ибраһим хан ярсый-ирсмй чичәнне бүлгән иде. тегесе анын сүзен чебен кутан кебек кире какты.
— Коя кисә, коя талый, дип үз күлмәген баш астына салып йоклаган тилене күргәнен бармы, таҗдар* Яки. нәкъ киресе Умарта күче килеп ябырылса, бер бәндә дә үз күлмәгенен итәк астына качып котыла алмый Мен кат сынаган бар: мондый чакта кеше күлмәген сала да аны селтәп- болгап кортлар талавыннан котылырга тели, ахыр чиктә, читкә-янга качып, якын-тирәдәге күл эченә чума Менә шушы ике мисалдан сон нинли нәтиҗә килеп чыга, таҗдар? Димәк, һәр икс очракта да адәм баласына күлмәгеннән бигрәк башы кадерлерәк. Күкрәк баласы гына әннсенсн имчәгеннән башка берни белми, ә акылы бар илбашы камалышта калган кирмөнгә ябышып ятарга тиеш түгел. Буш калдырылган кирмәнгә барып кергән дошман үзе капкынга эләгә ул. Аннары анын үзен ничек кирәк шулай ябырыл да тала Алай итсәм, дошман үзе күлмәк-ыштаннарын сала-сала чыгып йөгерәчәк Менә шуны аңламыйча, тар маңгайлы булганга оттыралар ханнар
Ибраһимның аркасы буйлап кайнар сумала йөгергәндәй булды, сукыр дәрвишкә каршы саллы дәлил китерә алмаганы өчен бөтен тәне янды, янә кәефе кырылды.
—Алып китегез моны,—дип ысылдады ул имам Мәрдәнгә. ишетелер- ишстслмәслск кенә итеп,—Җыен сукбайны мимем янга ташып йөдәтмәгез
Сукыр кеше колакка сак була. Дәрвишнең бик әрнеп-үртәлеп мыгырдаган тавышы ишетелде.
—Шәп сандугачның башына анын шәп сайравы җитә, ди. Йөзгә бәреп әйтә торган хакыйкать—ул һәрчакта да артык кашык кебек. Андыйларны
бер хуҗа да сөйми...
Хәзрәтләр “баш өсте, хуҗабыз", дигән төсле иелә-бәгелә китеп барсалар да, ахшам намазы алдыннан икесе дә янә күренделәр. Икесенен тиң йөзе акшар сөрткән төсле агарынган иде.
—Мәгарә эчендә эт белән бергә йөргән карачкыны тагын күргәннәр бит. Чәче-башы ап-ак, сакалы биленә җиткән, теләсә нинди ертык-мыртык, кылка киемнәргә киенгән, ди. Ин сәере: анын ике кулы да терсәктән тин кисеп ташланган, жин эчләрендә ике зәгыйфь ботак кына тырпаеп тора икән. Болгарга теге чакта “йөзбаш Атлаш Тимер-Мөэминнен ике кулын чабып ташлаган”, дигән имеш-мимеш хәбәр кайткан иде. Бәла табан астында йөри, ди. Бу карачкы Тимер-Мөэмин урыслар калдырып киткән катил-мазар булып чыкмагае! Илбашларны читтән килгән утыз меңле, илле меңле дошман гаскәреннән саклап калып була ул. Мәгәр бер хыянәтче сораннын пычак йөзеннән аралап калу өчен бөтен халкыңның да, дәүләтнен дә көч-гайрәте җитми.
Ибраһим ихахайлап көлде.
—Куркак жанга урмандагы һәрбер агач төбе бүре башы булып күренә, ди Мен кат әйттем инде, җыен юк-бар ташып, саруымны кайнатып йөрмәгез әле монда!
Хәзрәтләр шыпан-шыпан гына юкка чыкты. Елантау итәкләре өстенә ипләп кенә караңгылык ятты. Хан чатырыннан күгәрченнәр кебек гөрләшүче сөекле ярлар тавышы ишетелә иде, аны тыңлап торуны арусынмыйча, шыгавыллар читкә китеп басты. Томан төшкән кебек сиздермичә генә төн уртасы җитте, җиһан кышкы урман йокысына талды.
Нургали чишмәсе агып чыккан мәгарә ягыннан сыңар таш кисәге тәгәрәгән тавыш ишетелде, игътибар итмәделәр. Чатыр янына бикле ишекне тырмалаучы песи баласы шикелле кыштырдап шуышкан шәүлә якынлашты. Чатыр эчеңдә фәкать балавыз шәм яктысы гына җемелдәп тора иде. Менә шәүлә чатыр авызына килеп җитте, эчкә башын тыкты. Чәче-сакаллары яна явып үткән ак кар сыман, авызына каен кайрыларыннан ясалган олы тырыс капкан. Шәүлә шул тырысны чатыр эченәрәк кертеп куйды, борыны белән төртеп аны бер янга аударды. Эчке якта йомран сызгырган кебегрәк тавыш яңгырауга, шәүлә чатыр авызыннан шундук юкка чыкты...
Икенче көнне өйлә вакыты җиткән чакта гына чатыр эченә аяк басарга җөрьәт иттеләр. Ибраһим хан белән Вәсилә-Василиса шәп-шәрә көенчә, ике елан янәшәсендә җансыз ята иде.
62
С
ал-Сал Елантауны ташлап киткән беренче тәүлектә генә көне буе чапты. Югыйсә, артыннан куа чыкмасларын да, үзенен бер йөз аучыга тоттырмас җайдак икәнлеген дә анлый, белә иде. Тик,
барыбер, тәнендәге бар ярсуын, үчен, рәнҗүләрен дала өстенә каурый урынына коеп калдырырга җыенгандай. Акбуранны кызганып тормый- нитми алга куалады да алга куалады. Әйтерсен лә, күк күкрәгән төсле дөбердәп, аны арттан үртәп-мыскыллап кычкырган ачы авазлар яңаклый- янаклый куа, ә ул, шулардан колакларын томалап котылырга ашыккандай, һаман ераклаша, алга кача иде.
Каршында сазлыкка эләккән олау шикелле менә җимереләм, менә авам.
дип торган иске йорт аламасы урнашкан кеп-кечкенә бер аланлыкка килеп кергәч кенә сәерсенеп, сискәнеп туктады ул. Нинди таныш чагымнар бар сон монда, күнслгә якын нинди ызаннар бу? Хәтер сандыгында, чатнап беткән көзге кисәкләре кебек ялт-йолт килеп, дистәләгән мизгел ялтырап үтте. И-и, син икәнсең лә бу, кендек каным тамган газиз нигез! Очарга, талпынырга дип, әткәм-әнкәм канат биргән ызан! Яшәргә, аумаска тырышып синсн камылларына ябышкан һәм беренче мәртәбә иңнәренә таянып аягурә баскан газиз туфраккаем' Ничәмә-ничә ил-далалар, утлар- сулар, канлы яулар үтеп, никадәрле хаким-түрәләр каршында бил бөгеп тә бер уч бакыр акча, яна киндер күлмәк, ярты кабым икмәк тә юнәтә алмаган мескен, ятим улын гап-гади, ялангач кол хәлендә синен каршында башын иеп тора. Илен-халкын түгел, хәтта үз нигезен дә данлый алмаган игелексез, сукбай улынны кабул итәрсенме? Бу жиһанда анын бер бәндәгә, сынар байбәтчә түрә-хакимнәргә тишек кәвеш чаклы да кадере, кирәге юк.
Сал-Сал газиз тупса туфрагына ятып озак өзгәләнде
—Ярар, яр-р-р-ар,—дип, саташкан кешедәй, үз-үзенә кычкырып эндәште ул.—Һавадагы ин гүзәл аккошны, күк йөзендәге ин якты йолдызны кулларына эләктермәкче иден. Битенә "лач” иттереп төкерделәрме, туган? Шул-лай. Жир йөзендә һәркемнсн үз урыны Шайтан таягы икән, ул әрекмәннәр, алабута, кычыткан янәшәсендә Күкчәчкәләр, лалә, голәпләрнсн үз түтәле, кишәрлекләре бар Алабута, саташып, канәферләр ышыгына барып борын төртсә, аны төбе-тамыры белән йолкып ыргыталар. Син күк йөзендәге ин матур, ин алсу йолдызны күрергә маташкан сукыр кеше кебек хыялланма. Атан Байдар менә шушы яланлыкта Сания исемле бер ялгызны, үзенә язган лаек парны очраткан бит әле. Жиһан чиксез, тәкъдир дигәннәре йөгәнсез ат сыман Үпкә- сатышларыңа кул селтә дә үз тиненне көт син! Аннары аннары тәхет хакына, ил хакына дип бил бөгеп һәм жан түгеп йөргәннәрен өчен мәрхәмәт һәм рәхмәт сүзләре лә көтеп азапланма. "Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер", дигән аксакаллар сүзе тиктомалдан гына туар идемени? Шулай, изге гамәлләрне, корбан бирүләрне бәяли белердәй хакимнәр юк бездә. Халык яклы яисә ватан жанлы кешеләр бездә гомер буе ятим Шул. ел-гасырлар үткәч, оныклар күреп бәяләсә генә. Кичәге мәшәкатьләренне. йөрәк яраларыңны оныт. Сал-Сал. Иске бишмәт бүре талаганда булса да ярап тора, диләр Бәлки, сине дә берәр кайчан иске бишмәт, иске балта төсле искә төшерерләр, сагынырлар әле
Йорт яңарту, ризык, утын, савыт-саба табу кебек вак-төякләр белән мәшәкатьләнеп, бер ай чамасы вакыт үтеп китте. Төннәрен гел тезмәдә, хәгфә печән кочагында аунал уздыра торган иде. Беркөн гаңда Акбураннын ярсып, дулап пошкырган тавышына сискәнеп уянды ул. Түбә ярыгыннан сузылып аска бакса, арпа-солы сибелгән колаша янында ике аяклы бер карачкы бөтерелеп йөри Ни адәм, ни жанвартүгел б> жан иясе Иңнәреннән ике якка кисек күлтәпиләр чыгып тырпаешкан Өстендә сагызланып каткан, кылка-ертык чүпрәк аламасы. Биленә чаклы житкән чәче-сакаллары ап- ак, алар елан күче сыман үзара укмашып, буталышып беткән. Телен иягенә салындырган йөзе когчыкмалы кыргый, шакшы һәм җирәнгеч Акбуран булып Акбуран да укшый бугай, маткай Ул бер тибүдә сыгарга чамалап, шушы карачкыны агач колаша тирәли ду китереп куа.
Сал-Сал кылычын янына кыскан көенчә аска сикереп төште. Шашкын Акбураннан аралаучы кеше табылуга сөенгән шикелле, жанвар аламасы анын каршына мүкәләп килеп җитте Ул инде аягурә басу, бил турайту гадәтен дә гел оныткан бугай. Күзләре белән Сал-Салга төбәлсә дә, тездә
торган көе, бияләй чаклы теле белән сакал-мыекларын ялмый-ялмый, капылт сүз башлады.
—Ә мин Ибраһимнан барыбер үч алдым бит. Мине узып яши алмады ул җиһанда. Мин ташлаган еланнар чакты ул кабихне, буа-буа чакты! Аларны тиккә генә ике атна буе ач тотмадым ла мин. Шул еланнарга чактырдым, чактырдым Ибраһимны! Менә шулай кирәк ана. шулай кирәк! Ибраһим дигән имгәк хан юк хәзер жир йөзендә. Ибраһим юк! Мин җинүче хәзер бу җиһанда, йә Аллаһ. мин җиңүче!..
Бу шакшы җанвар үзе дә Сал-Салга зәһәр елан булып күренә башлады, аркасы буйлап менәрләгән кырмыскалар, тараканнар чабышып-биеп узды. Кылыч сабына салган кулын тыеп, тешләре арасыннан тик бер генә сорау сытып чыгарды ул.
—Ә син эттән туган Тимер-Мөэмин атлы үләт чире инде, алай булгач?
Карачкы аягына күтәрелә башлап, ярсый-ярсый, котырына-котырына
аваз салды.
—Үләт түгел, Тимер-Мөэмин хан мин! Хан мин!
Карачкы тураеп басарга өлгермәде, анын түмгәк сыман тырпаеп торган башы агач колаша астына таба тәгәрәп китте. Кылычын үләнгә сөрткәч, Акбураннын йөгәненә кулын салды Сал-Сал. Күңеле яман шештән, зәһәр чуаннан котылган кеше тәне кебек җиңеләеп, бушап калган иде. Рәхәтләнеп аргамакка дәште.
—Тәхет тирәсендә тагын мәхшәр башлангандыр инде тугры дустым. Сарай эргәсендәге түрәләрнең күбесендә баш урынына җиде тишекле түмәр утырса да. аларнын һәркайсы фәкать үзен генә алтын таҗ кияргә лаек асыл зат. дип саный. Айзирәккәй үзе безгә тәтемәде инде. Ичмаса, аның энекәше Хәсәнне булса да тәхеткә күтәрү өчен кире кайтыйк, туган.
63
В
ладимир кенәз юл буе Айзирәкне учыннан төшермәде. Ин тәмле ризыклар—ана, татлы-төче сүзләр—ана һәм. әлбәттә инде, яшь. кайнар тән сусавына иркә-наз да—ана. Айзирәк үзе генә бу
хисләргә җавап кайтара алмыйча һаман-һаман тоташ ут эчендә барды. Беренче атналарда ана хәтта ин якты көн дә карангы төн булып күренде, кенәзнен кирәкмәс назыннан кереп качар урын эзләп изаланды Чатыр тышында чит-ят ирләрнен аяк тавышлары ишетелсә дә. кылыч таккан каешлары яисә кытыршы куллары чагылып китсә дә, шул мизгелдә үк анын күз алдына Сал-Сал газизе килеп баса һәм, әйтерсең лә, адым саен тик бер сорауны гына кабатлап бетмәс-төкәнмәс ут эченә сала да куя иде:
"Табышып кавышкан бәхетле ярлар турында син бер хикәят тә сөйләмәдең әле... Әллә безгә дә аерылу юрыйсынмы?"
Айзирәк хыялында ана нәкъ Нургали чишмәсе янындагыча озгәләнә- өзгәләнә җавап кайтарырга ашыга:
"Юк. юк! Без аерылмыйбыз, җаным, аерылмыйбыз!.. Без синен белән мәңге-мәнге бергә булачакбыз!”
Ләкин менә шушы хыялыннан аерылып ул чынбарлыкка кайтып төшә дә никахлы иренен карашыннан-назыннан ничек котылырга белмичә, ялгыз калган аккош сыман һаман бәргәләнә, һаман җаны сыкрый Кенәз ире— яу сәфәренә чыккан сәрдәр. менәрләгән кешеләр гомере өчен җаваплы кеше бит. ана бик еш кына яшь кәләше яныннан юк булып торырга да туры килә. Бер уйласан, сөйкемсез кочактан аерылып тору дәва булыр сыман. Ләкин ялгыз калуның да шифасы юк, мондый вакытларда Сал-
Салынын томан аша энләшкән һаман да бер соравы эзәрлекли башлый һәм ул Айзирәкне икеләтә көйдерә, бәгырен телә икән Сөйкемсез ир кочагына кереп назланунын ялгызлык газапларыннан мен мәртәбә өстен икәнлеген менә шушы чакта анлады ул
Владимир да анын ниндидер сәер хисләр өермәсе эчендә януын тоя- сизә бугай, ул янадан-яна юаткычлар табып, ике арадагы бозны эретмәкче була. Бер төнне, хәтфә печән түшәлгән зур арбада чалкан яткан көе иләсләнеп-хозурланып барган чакта, һавадагы Киек Каз Юлына төртеп, кенәз сәер риваять сөйләп бирде
—Минем кебек бер кенәз синен төсле үк бик тә чибәр сылуны очратып, аны үзенә хатынлыкка алган. Чөкердәшә-чөкердәшә бер ай чамасы да яшәп өлгермәгәннәр, кенәз үзенен дружинасы белән байлык тупларга дип яуга чыгып киткән Ә кәләше япа-ялгыз көе. әмма инде буйга узган хәлдә яшәп калган. Кенәз яуда йөри-йори бик күп дошманнарын жингән. тау-тау байлык жыйган Ләкин ерак-ерак илдә, җиде башлы бер гыйфриткә очрап, шунын кулына әсирлеккә төшкән. Бу вакытта инде анын туган нигезендә калган яшь хатыны игезәк балалар да табып өлгергән. Шул хакта ишетеп, гыйфрит кенәзгә мондый таләп куйган “Йә шул балаларыңны үземә тартып алам, йә башынны өзәмГ Уйлаган-үлчәгән дә. балаларын корбан итәргә ниятләгән кенәз. Ярар, мин әле яшь. хатыным белән балаларым да сонгылары булмас", дип үзен юата икән Ул арада гыйфритнең өчәр башлы эне-сенслләре—аждаһалар—очып килгәннәр дә. яшь ана кулындагы балаларны алып киткәннәр, ди. “Сабыйларыма тимәгез, мин алардан башка яши алмыйм", дип ялварып та караган ул ана. Аждаһалар кычкырып көлгән генә "Ирен риза булды бит. ә ирне узарга ярамый", дип җавап кайтарганнар “Алайса, мин иремне дә каргыйм!”—дип бар йөрәге белән кычкырган, ди ана Анын өзгәләнүләрен, елауларын күк йөзендәге фәрештәләр күзәтеп торган, имеш Шулар ялгыз ананы канатларына утыртып күккә алып менеп киткән Ә анаиын күкрәкләре югарырак менгән саен ныграк тулылана, ныграк шешә икән. Чөнки балаларын имезә алмау сәбәпле һаман саен сөт жыела икән дә сөт жыела икән. Менә шушы төшкә менеп житкәч. күкрәкләренең сы панына-1аланына түзмичә, бәхетсез ана күкрәк очларын тырнап жибәргән, ди Ана имиеннән бәреп чыккан сөт тамчылары күк йөзенә әнә шулай, мен йолдызлар булып сибелгәннәр Атар күктә ана сагышы да, хатын каргышы да булып һаман яналар, ли Менә шулай хасил булган ул Киек Каз Юлы.
— И-и. бигрәк сагышлы, аяныч икән бит сездәге хикәятләр, гел безненчә түгел,—дип Айзирәк гажәпләнә-гажәпләнә баш чайкады Ахырда, барыбер, гел очына килгән ин олы теләген әйтми түзә атмады
—Андый язмышлардан минем балатарымны аратый күр. Ходам1
Жидеколак дигән сай сулы елгачык ярында атар ап-ак чәчле, күзләре чокылган картка тап булдылар. Тирә-юньдә һичбер юллашы юк. кулында сөяк сыман кибеп беткән шома таяк кына Мондый лингездәй зур дата уртасында ничек исән-сау килеш яши ата да. ничек адашмый бу?
Шул чакта үзенә киная ташлагач, сукыр сукбай болай да жеп шикелле булып калган иреннәрен усал кыса-кыса җавап тотты
Мина бу килеш кенә үлеп китәргә һич тә ярамый бит Жир йөзендә мине әҗәт йөртә. Иосиф качан дигән бер җәлладка әжәтем кайтарылмаган Шул нәчшп жан ике күземне чокып аллы минем. Үз күзтәрем өчен әлләни үкенмим мин Аларны иртәрәк чокып алса, яхшырак булыр иле Ә ул мине тоташ елга булып аккан туган нарым нын канын карап торырт мәҗбүр итте Минем күз аллымда бер мен юллашымны, мина ышанып чыккан бер мен
урыс ирен суеп чыкты бит ул, эттән туган имгәк! Мине жир йөзендә әнә шул бер мен илдәшем алдындагы бурычларым йөртә. Мин аларның каны, аларнын гомере өчен үч алмыйча китәргә тиеш түгел.
Менбашлар белән йөзбашлар яу сәфәрен Владимир кенәз житәкләп баруы турында да әйтеп салгач, сукыр карт катгый кистереп дәште.
— Ин яшерен юллар белән кахан өстенә мин сезне үзем алып барам. Савилий дөм-сукыр, пычагым да күрми, дип юкка кайгырмагыз. Ике күзле көе сукыр булып яшәгән тунйөрәкле, агач бүкәннәргә караганда дөм-сукыр көе уттай янып йөргән кешеләр күпкә кыйммәтрәк ул...
Каханат уртасында аерым утрау булып утырган Итил каласының тоткавыллары бу юлы да берни сизмәделәр. Болгар белән урыс угъланнары бар урамны чәчәк түтәле урынына сытып-таптап узды. Капчык кебек юанайган Иосиф кылычын болгый-болгый атылып чыккан чакта болгар җайдаклары кахан сараеның диварларын тулысынча чолгап алган иде. Тоташ көбәләргә төренгән болгарларны шәйләп өлгерүгә, утка пешкән төсле ачыргаланып һәм ярсый-ярсый, вәзир-бәкләренә үкерде яһүд кахан.
—Болгар илен саклагыз, алар белән дуслыкны өзмәгез, аларга тимәгез, дип әйттем бит мин сезгә! Урыс кенәзләре Болгар илен аяк астына салса, аннан безнең чират, дидем. Менә, күрдегезме? Болгар иле черек койма төсле урыс ягына ауган. Болгарларны калкан итеп алгач, бу кыргый баскыннар Хәзәр илен дә таптап үтәр инде...
Иосиф каханны үз сараенын баскычлары өстендә турап үтерделәр. Идел ярындагы ин биек кыя түбәсенә менеп баскан Владимир пайтәхетнең барча урамнарын күк күкрәгәндәй көчле, күркәнекедәй тәкәббер һәм масаюлы тавыш белән күмеп гөрелдәде.
—Хәзәр каханы юк ителде, Иосиф атлы юха яһүдине жир йөзеннән тәмугь төпкеленә себереп аттык! Моннан ары “кахан” дигән шанлы дәрәҗәне мин үз өстемә алам! Белеп торыгыз, җиһанга хәзер Владимир кахан атлы урыс хакиме башлык!..
Итил каласын тоташ талап чыккач, Владимир шул ук кыя өстенә басып яна әмер бирде.
—Кибән төсле, төрле яклап ут төртегез мона! Хәзәрләрнең пайтәхет урынында көл катламы гына ятып калсын! Каханат далалары өстендә хәзер урыс мәмләкәте канат жәяр!
64
Б
алаларын Айзирәк бик интегеп тапты. Түшәк өстендә ике тәүлек буе газап чиккәч, җиһанга мичтән чыккан күмәч кебек кып-кызыл,
орчык чаклы гына бәп-бәләкәй сабый пәйда булган иде дә, михнәтләр бетмәгән, Айзирәккә игезәк бала яратырга насыйп иткән икән Якты дөньяга анысы да чыгып аваз салгач, кенәзбикә янында бөтерелеп йөргән кендек карчыгынын һәм бояр хатыннарының барчасы да тулган ай шикелле елмаеп, бердәм сөенделәр.
—И-и, әле ни юнан килененең, ни варяг хатынының игез бала тапканы юк иде. Кенәз Идел буеннан ияртеп кайткан болгар кызы бигрәк уңган икән!..
Бояр хатыннары анын көндәшләрен санаганда Айзирәк яргаланып беткән иреннәрен усал кысып, үрсәләнеп ятты Ни хәл итмәк кирәк, урыс хакименең бердәнбер хатыны булып яшәү бәхете тәтемәгән ана. Кенәзнен менә шушы сараенда түбә бүлешүче хатыннары гына да тугыз. Аларнын һәркайсына “җанкисәгем”, дип эндәшкән чагында кенәз, чыннан да, үзенен хатыннарын анын җанын һәм түшәген яңартып-кайнарлап торучы
сөяркәләр генә итеп саный кебек. Кенәз туймас, дуамал, шашкын Анын нәфесе көтүче чыбыркысы сыман озын бугай. Ана тугыз хатын гына да житми- Ул әле Аккалада, Өскалада. кул сузымында яткан Берестовта янә сигез йөз жария кыз тупланган харәмханәләр тота. Сарайга ул атнага-айга бер генә, анда да кайнап торган казанга чумдырылган чөгендер төсле кызарып пешкән хәлдә кайтып керә. Үзен ел буена күрмичә тилмергән картрак хатыннары Владимирга чәнечкеле-төртмәле кушамат та тагып өлгерделәр
—И-и. безнен кенәзебез болытлар арасыннан чыккан Кызыл Кояш кебек күзебезгә кайтып күренде бит!
— И-и. безнен Кызыл Кояшыбыз. Кояшыбыз кайткан!..
Айзирәк балалар тапкач та кенәз анын бүлмәсенә кереп карамады. Яшь ананын ашъяулыктай керсез, пакь күнеле ачыну-гарьләнүдән көзге болыт сыман тулып ташкан иде. Биләүләрен тибеп елаган сабыйларына кушылып, түшәк-ястыкларны төя-төя әллә ничә төннәр буе яшь түкте ул. нинди генә сүзләр әйтеп бетермәде?!
—Синен сөюләрен лә шул. өй кыегындагы язгы боз сөнгесе белән бер икән бит. Башка сөяркәләр бераз гына елмаеп карадымы, синен мина булган мәхәббәтен шундук эреп бетә, юкка чыга икән. Далада яндырып калдырган учак кебек онытырлык булгач, нигә, нигә дип кенә алып килден сон син мине шушы чит-ят жиргә? Табаны икс яклап кыздырган чагында гына андагы ризык тәмле-татлы булып пешеп өлгерә ул. Ә мин сабыйларыма күчерерлек уг-жылыны берьялгызым гына каян табыйм?
Әле ярый аның күңелендәге болытларны куып таратырдай бер кеше бар Һәрбер таңда чәчәк тажы сыман елмаеп һәм ачылып каршылый ул аны. Тупсаны атлап керүгә үк Якуб Ногман барын да күреп ала. һич ялгышмый. Аның сүзләрен тынлап утыру да ләйсән янгыр астында йөргән кебек рәхәт.
— Картайган кәккүк шикелле монаеп утырма әле Аллага шөкер, яныңда балаларың бар. син япа-ялгыз түгел Кенәзнен сирәк күренгәне өчен дә чәч агартма. Хакимнәрнен гыйшыклары кышкы учак сыман Терәлеп утырган чакта җылысы бәреп тора, бер-ике адым ара калды исә. туңдыра ук башлый. Андый бәндәләрнсн мәрткә киткән намусы—йокыга чумган анмл гына түгел. Аны тәрәзәгә шакып кына уятып булмый, наный
Айзирәк сабыйлар белән юанган беренче көннәрдә үк кояш кебек иртә таннан килеп елмайды ул. Балаларга исем кушарга кирәклеге хакында да нәкъ шул Якуб башлап сүз кузгатты.
—Кенәз күрергә керми дип йөгән-дилбегәсез көе елап ятып булмас. Беткә үч итеп тунны утка ягу—таза акыллы кешеләр эше түгел Кенәз үз ярына таба йөзә тормыш дәрьясында, ә безнен үз кыйблабыз бар Аталары килеп эт кушаматлары такканчы, сабыйларны мөселман исемнәре белән тәгаенләү күпкә хәерлерәк.
—Сон. ни. килешеп бетәр микән?—дип Айзирәк әүвәл каушабрак сузып караса да. тора-бара язгы урман төсле уянып китте —Уйлап куйган исемнәр бар инде ул. Беренче сабыйны мин Киевка килгәч, дүрт дивар уртасына бикләнеп калганга күрә, “иптәш китер мина, сердәш җибәр мина", дип ялына-ялвара көтеп йөргән идем. Ходай тәгаләгә барып җитте зарым Шуна күрә беренче сабыйга “Аллазар" дигән исем кую урынлы булыр сыман. Ә икенчесен көтми идем дә. белми идем дә бит Анысы Ходай тәгалә хозурына үзе аяк басты. Аңа “Аллахозур" дигән исем кушсак, игезәк туганы белән пардан булыр иле
Якуб хәзрәт авыз ера-сра шундук эләктереп алды
— Бик әйбәт, бик урынлы. Йә, килештек, наный Берсен Аллазар дип
тәгаенләп куйыйк. Икенчесе, әйдә. Алхозур булсын. Шулай ипле, алай килешлерәк. Аллазар, Алхозур! Икесе дә безненчә, мөселманча! Икесе дә озын гомерле була гына күрсен!..
Ни үкенеч, Якуб Ногманның яңгыравык, дәртле тавышы Айзирәк бүлмәсендә бик аз гына вакыт янгырап ала да шундук юкка чыга. Айзирәк өчен Якуб Ногман төнге даладагы ялгыз учак сыман. Хәзрәт Киев каласын бөтенләй ташлап китсә. Айзирәк караңгы һәм салкын базга кереп чумар төсле. Менә ни өчен һәркөн саен газиз дә, тансык та ул.
Тик хәзрәтнең йөзен соңгы араларда гүя болыт каплап китте. Якуб үз эченә йомылып, йомарланып калды. Авызыннан бер сүз алып булмый. Сораштыра башласаң, керпе төсле кабара да кадый.
—Син кенәз хатыны, уңны-сулны барыбер аермыйсын. Синең кенәзеңә лә мин тукыган сүзләр ташка борчак орган кебек кенә. Минем сүзне санга сукмый киреләнеп кенә торса бер хәл иде әле. Ю-у-ук, кысла сыман гел кирегә сукалый бит, каһәр! Бу җиһанда фәкать бер генә Аллаһ бар, дип андата-аңлата телем сынып бетте. Ә ул, әнә, Саескан тавы өстенә һаман үзенен агач сыннарын мендерә дә тезә, мендерә дә тезә. Ачуым килмәгәе, шунда унбиш-егермеләп потның зиратын корып куйды инде...
Ниһаять, бер көнне учак кебек балкып керде хәзрәт. Авызы—колагында! Сүзләрен дә сәйлән урынына челтерәтеп сибә.
—Аллага шөкер. Румнан' килгән христиан епискубы, Коры үзәндә качып йөргән раввин, Балтыйк дәрьясы буенда яшәгән алманнар аббаты белән дүртебезне берьюлы кабул итә синен ирен, Владимир кахан. Әй-яй, шәп туры килде бит әле бу! Үз динебезнең өстенлекләрен ачып салу, тегеләрне дә үз ягыбызга аудару өчен менә дигән форсат, әйбәт форсат! Жинми кайтаммы сон! Кайтаммы соң!..
65
В
ладимир кенәз руханиларның барысын да үзенең тәхет залында, аягурә басып каршылады. Иосиф каханга карата булган үч һәм нәфрәт хисе әле һаман хәтерендә күмер булып пыскый иде бугай,
урыс хакиме яһүдине юньле-рәтле тынлап та бетермәде.
—Әле сез, Ходай тарафыннан каргалып, үз иленнән сөрелгән һәм корыган агач яфраклары шикелле бөтен дөнья буйлап себерелеп йөргән яһүдиләрдә безне өйрәтергә, остазлар булырга маташасызмыни? Юк, сезнен сымак илсез-җирсез калырга исәп тотмыйбыз без!—дип Владимир аны сараеннан себеркеләп куды.
Алман аббаты кереш сүзен үк урыс потларын, аеруча Перунны нәҗескә батырудан башлап китте. Владимир аның белән дә дилбегәне үтә кыска тотты.
— Минем бабаларым сезнең атагыз каршына барып, дин ялынып йөрмәгән. Моннан ары да сездән аеры яшәп саргаймабыз әле...
Юнан побы сөйли башлагач кына Владимир кенәз уянгандай булды. Аеруча Адәм белән Һаваның яралышы, Тәүрат кануннары, чиркәүләрдәге чаңнарның шанлы тантанасы, Адәм балаларының гөнаһларын юу, мәнгелек дөньяда көтеп торган җәннәт яки гөнаһлар*.' өчен ләгънәт укыганнан сон гомерлек җәзага тарган мескен җаннар турында тыңлаганда кенәзнен күзләре җил кабарткан учаклар шикелле кабынып-янып торды. Юнан илчесе хәйлә кушудан да тартынмады.
—Син җәннәткә эләккәч тә ин беренче җан булып йөриячәксең, син
’Рум -безнен бабайлар телендә Византия. Константинополь
анда да бөек булып калачаксын. тизрәк чукын, кенәз,—дип юха үгетләүләр белән тәмамлады ул үз сүзен.
Кулы белән ишарәләп, Владимир аны чүктергәндәй итте
—Мөселман имамын да тынлап карыйк. Син мине теге дөньяга озатырга бик ашыкма әле.
Я куб Ногман бик тәфсилләп Коръән сүрәләре, шәригать кануннары, болгарлар арасында тамыр жәйгән гореф-йолалар хакында сөйләп чыкты Хәзрәттән саркыган хис һәм ялкын вакыты-вакыты белән кенәзгә дә йога, ул да тал ботагына кунып сайрарга жыенган сандугач шикелле канатларын җилпеп, талпынып ала иде Ни үкенеч, кенәзләге комар һәм дәрт хисләре янгыр астында калган учак сыман әкрен генә сүнде, сүрәнләнде Тамакларын кырып үзе сүз алганда анын йөзе инде тау башына куелган Перун потныкыдай жансыз. салкын иде.
— Мөхәммәт атлы пәйгамбәрегез бик тә акыллы, төпле кеше булган Хәтта, ул иңдергән Коръән синен белән минем ише карабашларның мактау сүзләренә бөтенләй мохтаж түгел. Тик шулай да. сезнен динегезгә минем күнелем ятып бетми әле. Әллә нинди, мал өчен корып куелган агач аран төсле тар. кысан ул. Аллаһ алдында баш иям дип. тәүлегенә биш мәртәбә тот та тезлән, тот та тезлән. Алай еллар буе тезгә чүтә торгач, тел исенме- теләмисенме. Адәм баласында мескенлек, үзен түбән санау, коллык чире ярала, үсә башлый. Җитмәсә, ул тезләнүчеләрне аксөякләргә. Карачураларга аерып тору да юк Мин—хаким, ә мәчсгкә кереп минем янәшәмә тезләнгән кеше—ертык киемнәрдән мәңге арынмаган шакшы карачура. Йә. мин ни өчен шул карабаш белән рәттән торыйм да. Аллаһ каршында булмаса. һич югы руханилар каршында, үземнен илдәшләрем алдында сансыз бәндә булып калыйм инде? Юк. мина бу һич килешми Христианнарда, әнә, кайсарларны, кенәзлөрне, аксөякне алтарь янынарак, башкалардан аерып, өскә бастыралар. Атармын побы-епискобы сине шәхси чукындыра, сина гына багышлап аерым мәдхия җырлый...
—Ходай тәгаләгә. Коръәни-кәримгә тел тидерү гөнаһ.—дип Якуб Ногман кат-кат авыз ачып караса да, Владимир кенәз Перун шикелле хәрәкәтсез утыруын белде.
— .Сезнен ул Аллаһ йортлары булып исәпләнгән мәчетләрегездә бөеклек, тантана, гауга-шау юк Ниндидер бер бәндә генә манарага кәҗә тәкәсе сыман менеп азан кычкыра да. башка диндарларыгыз шунын янына сарык көтүе төсле йөгереп килеп җитәргә тиеш. Ә христианнарда, әнә. җиз чаннар бар. катлы-катлы итеп төзелгән мәһабәт соборлар бар Андый йортка керү, чан шаулату—ул үзе үк һәр кешене күркә сыман кабарта, үсендерә, сина үзенне боек, гаярь тоярга ярдәм итә.
Владимир кенәз юнан побына караш ташлау өчен генә туктап-туктап торды, әмма күкрәк тутырып сулыш алуга ук янә тезеп китте.
— Инде килеп, гөнаһ мәсьәләсе Сездә гомер буе гөнаһ кылудан сакланырга кирәк. Гөнаһларын фәрештазәр канатына язылып бара, ул кара таплар өчен сине алда сират күпере, тәмугь. җәза көтә. Син кылган гөнаһларыннан котыла алмыйсын, теге дөньяга күчкәч син барыбер г&зраилләр кулына барып эләгәчәксең. Ләкин дүрт аяклы ат та абына бит. Ә адәм баласы үзенен гөнаһларын гомер буе җилкәсенә олау-олау итеп төяп йөрсенмени? Юк. мин менә шунысы белән дә катгый риза түгел Христианнарда, әнә. рухани каршында тезләнеп гафу утснденмс. үкенү күрсәттеңме—кичәге гөнаһларын юыла да бетә, иртәгә янасын кыл. янә гафу үтен. Ичмаса, менә бу тормыштагы сыман
Үзенен тайгак яшәү рәвешенә шәп аклану-калкан табуына сөенүдән Владимир кенәз очынып-очынып куйды.
—... Ә инде гөнаһларны санап чыгуга күчсәк, ай-һай. бөтенләй чүп- чарны да гаеп саныйсыз сез. Дуңгыз ите ашама, чит хатынга нәфесеңне сузма, зина кылма, сугышма, урлашма, кеше жанын кыйма, ахыр чиктә килеп, хәтта аракы да эчмә. Кит инде, әкәмәт! Ул рәвешчә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең үзенә тиң булып яшәп буламыни? Ул чагында нигә кирәк мина андый тормыш? Күрше тавыгын басарга кызыкмаган әтәч—ул сау- сәламәт түгел. Урлашуны телгә алабыз икән, безнең халык ул һөнәрдән башка мәнге яши алмый, шундук аяк суза. Сугышмыйча, кан коймыйча, ә тулаем алганда күндәм һәм карусыз кол шикелле яшәргә җыенсаң, сине күрше халык, көндәш дин яулары изеп китә. Гомумән, үзен-үзе якларга әзер тормаган дин озак яши алмый. Андый дин—ул коллар, җебегәннәр һәм куркаклар дине...
Владимир кенәз алда әйтәсе сүзен уйлап куйды, ахры, тәхетендә башын артка ташлап, туарылып көлде.
—...Ә шәраб, аракы, хәмер тыю хакында Мөхәммәт пәйгамбәр Коръәненә юкка гына язган. Кит, әкәмәт! Урыс халкы эчемлектән башка ничек яши алсын? Ул өч мәртәбә сөннәткә утыртуга риза булса-булыр, әмма аракы белән хәмерне мәңге кире какмас!..
Якуб Ногман инде тамырына балта чабылган тал чыбыгы кебек бөгелеп төшкән иде, Владимир кенәз яна канат куйды.
—Динегездәге кимчелекләр хисапсыз күп булса да, бөтенләй баш тартмыйм. Бизмәнгә салып үлчәтү, илегездәге гореф-гадәтләрне капшап карау өчен Болгар җиренә ун кешелек илчелек җибәрәм мин. Ләкин христиан диненен асылын белер өчен ул яралган җиргә, юнаннар иленә үзем барып кайтам. Менә шуннан сон җыелып янә бер үлчәрбез, әмма хәл итәрбез. Урыс дәүләте бөек динсез яшәргә тиеш түгел!
66
В
ладимир юнаннар иленә бару хакында юкка гына киная ташламады. Кайсаркала белән Киев арасында элемтә җепләренең өзелеп торганы юк, ә сонгы хәбәрләр кенәз күңеленә аеруча хуш
килә иде.
—Юнаннарның Цимисхий атлы кайсарлары кисәк үлеп киткән. Ул бернинди дә нәзер-аманат язып калдырмаган. Кайсаркалада хәзер мәхшәр хөкем сөрә. Пайтәхетне Фока исемле фетнәче сәрдәр чолганышка алган, ә Цимисхийның туганнары Василий белән Константин сарайда бикләнеп ни кылырга белми утыралар икән...
Владимир шундук утыз меннән артык җайдакны ияргә атландырды. Аңлатмасы шома, ипле килеп чыкты.
—“Менә төшәм, менә төшәм” дип, үзләре синен авызына кереп барган җимешләрне өзеп капмас өчен ахмак булу кирәк. Юнаннарда йорт хуҗасы да калмаган, аларнын ихаталарын саклаучы этләре дә бәйдән качкан икән. Атам Святославны кол урынына хур итеп куганнары өчен үч алырга ин-иң кулай вакыт. Таламыйча яткан кулга буар елан чире кагыла да ул үз атасының бугазына килеп урала, ди. Елан түгел, ә очар козгын йә бөркетләр булсак, бай юнаннар утарын барып талыйк...
Үзи елгасы тамагында утырган Иске Херсон дүрт-биш гасыр буе Юнан дәүләтенең төньяктагы терәк-кирмәне булып исәпләнә иде. Шуна юл тоттылар. Сәүдә кәрваннарын озатып йөрү бәхетен татыган берничә сәйяхчы ир авыз суларын корьггып тасвирлады.
—Херсонлылар бөтен диңгез яры буйлап сәүдә итә. Боларга алтын-көмеш таулары кораб-кораб булып кайтып тора. Бәҗәнәк йә урыс кыргыйларының
_95
талаулары мөмкин, безгә үзебезнен каланы ныгытырга кирәк, дигән сылтау белән юнан кайсарына ясак та түләмиләр Болар күккә төкереп, балда- майда йөзеп кенә яши. Угга яндырылган балчык торбаларны ялгый-ялгый, һәр урамга, һәр тыкрыкка суүгкәргечләр дә көйләгәннәр инде
Херсонны тоташ камалышка алып, озын ай буена һөжүм. янгын, тәшвиш оештырып караулар бернинди уңышка да китермәде.
—Өч ел торсам-торам, әмма калагызны тезләндерми китмим!—дип куркытты Владимир кенәз. дивар янына килеп, чарасыхзыктан тагын ни кылырга белми.
Каладагылар ыжлап та карамады. Кенәз, үжәтләнеп-ярсып, даладан дивар буена олау-олау туфрак ташытырга тотынды Херсонлылар "Бу кыргый ни кыйлана?”— дип баш ватты, берни анламады Владимир “сер”не үзе ачып салды.
—Тышкы якта олы тау төзим дә калагызга өстән бәреп керәм! Йә үзегез биреләсез, йә жямереп бетерәм, башка юл юк!
Мондый дуамаллыктан херсонлылар да өнсез калды бугай. Каладан тышка җир асты юлы казып, урыслар көндез әзерләп куйган туфрак өемен төнлә белән кирмән эченә ташый башладылар. Владимир кич белән чатырына юнәлгән чагында кала тышында кибән-кибән балчык өелеп каза, тик иртән торып чыкса, ул таулардан инде жилләр искән Янә шашына- котырына яңа меннәрне дала ягына чыбыркылап куа кансыз кенәз.
Әмма, ни үкенеч, һәр өйнен дә бер гарибе, сатлык жаны, имгәге табыла шул. Бсркон таңда Владимир кенәз аяклары янына каен кайрысы уралган ук атылып төште. Кайрыдагы язуны белемлерәк боярлар кычкырып укыдылар.
—Сезнең арзта, сулдагы таунын итәкләрендә ургыл чишмәләр бар Су безнең калага торбалар буйлап шуннан агып килә. Шуларны җимерсәгез, шәһәрдә су бетәчәк Каланы алгач мине үтермәссез. Сезне көтеп торучы Анастасий. .
Атна-ун көн чамасы сусыз интеккәч, шәһәр капкаларын херсонлылар ачты. Кала башлыгы булып алган сатлык Анастасий инде кайсарлар сараендагы серне дә чишеп салды
—Тәхетне ничек бүлешергә белмичә интеккән Василий белән Константинның Анна исемле сенелкәшләре бар Әле кияүгә чыкмаган, бик чибәр кыз. Юнан патшабикәсен үз хатынын итү синен эчне төртеп тишмәс иде...
Владимир кенәз Херсон хакимнәрен шундук Кайсаркалага илче итеп куды.
—Кайсарларга илтеп тапшырыгыз Мин—кахан. Анна—патшабикә, бик кулай пар. Аннаны мина кияүгә бирәләр икән. Фока дигән сатлык сәрдәрләрен үзем сытып ташлыйм Ну. әгәр дә инде битемә төкерсәләр Херсон урынында да көл генә калдырам, Фокага да ун мен жайдак бирәм
“Озынколаклар" аша әүвәл патшабикә Аннанын "ризалыгы-бәясе" турында жавап кайтып төште.
—Ул кыргый жалладка кияүгә чыкканчы, мин чиркәү манарасы өстеннән сикереп үземә кул салам! Башкача кабатлап тормагыз, исемен дә ишетәсем килми!..
Алда кояш сыман үзенә тартып-ымсындырып торган тәхет, ә кала тышында пычак кайрап көткән хәвеф бар бит әдс. Игәү сыман туктаусыз үгетли торгач, гору р патшабикәне дә сындырганнар. Херсонга зур корабта кәләш Анна белән бергә Василий атлы кайсар үзе килеп җитте Патшабикә Анна, асылда да. күз янынны алырдай сирәк чибәр, әмма боларнын да шарты катгый, кырыс икән.
—Йә хәзер үк чукынасын да христианлыкка күчәсең, йә корабтан төшеп тә тормыйча кире борылабыз!
Кайсар Василий беркадәр көттергәннән сон гына өстәп куйды.
—Христианлыкка күчсәң. Дим-тарханньГ да сина туенырга бирәм.
Владимир таш диварга сөңгеләр терәп кысрыкланган ялгыз сугышчы хәлендә, чигенерлек бер ара юк иде. Карашын патшабикә Аннадан аера алмыйча, камыш сабагыдай капылт сынып төште.
—Мин риза, христианлыкка күчәм.
Шул сәгатьтә үк яр өстенә махсус корылган чатырлар эченә алып керделәр дә Владимир белән Аннага христианнарча никах укыдылар. Атар артыннан ук яубашлары белән урыс укчылары да Үзи елгасына куып
төшерелде..."
Киевка кайтып кергәч, иң элек, Владимир кенәз Саескан тавындагы барча потларны кылыч белән үзе турап атты. Нарат агачыдай биек, дәһшәтле Перунны. ат койрыгына бәйләп, тау өстеннән Үзи суына сөйрәп төшерделәр. Аннары Киев халкы өчен бердәм фәрман ишетелде.
—Барлык кешеләр дә Үзи суына кертеп чукындырылачак. Имчәк балалары өчен дә ташлама ясау, кызганулар булмый...
Айзирәк айга-елга бер мәртәбә генә күренә торган ире Владимир каршына барып, әүвәл ялынып, елап та карады.
—Аллазар белән Ал хозур тәпиләренә әле яңа гына баса башладылар. Бер карынны урталай бүлешү җиңел түгел икән, алар болай да тумыштан ук чирләшкә һәм йончу булып үсә. Атар җилдән туган үксез-ятим түгел, үз балаларыңны кызган!
—Нинди Аллазар да, ниткән Алхозур ул?—дип үкереп җибәрде тормыш мәсләге бөтенләй алышынып беткән, дилбегәсез кенәз —Попны чакырып, бүген кич үк мин малайларыма Борис белән Глеб атын кушам. Ә хәзер, әнә, атарны кочагына ал да, бөтен кеше белән бергә шәрә калып Үзигә чум! Юкса, мин аларны синнән каерып алып монастырьга бирәм!..
Аллазар белән Алхозур икесе дә кичен, ут кебек кызышып, түшәккә егылдылар.
67
Е
ллар үтә тора, ә Айзирәкнең пыскып яткан ялгыз учагы янына килеп бер әрдәнә утын да өстәүче юк. Кичен ятса—ялгыз, иртән торса—ялгыз. Игез бала үсеп килү, әлбәттә, зур куаныч. Ләкин
әллә нигә үги бала, ятим бала төсле уңмаганнар, бәхетсезләр алар. Айзирәк инде ничә еллар буе сынап яши. Уенга-мазар чыгып киттеләрме, йә Аллазар тип-тигез җирдә аягын сындырып кайта, йә Алхозурнын адым саен авыз- борыны каный. Владимир кенәзнен йөгерешеп йөргән малайлары гына да уннан артык хәзер. Ялагай тиуннар, боярлар алар өчен сирәк-мирәк ау да оештыра. Атлазар белән Алхозур анда чыгып китсәләр дә, нәкъ шул ук хәл. Кирәк чакта гына йә берсенең җәя кереше шартлап өзелә икән, йә икенчесенең борын төбеннән җәнлек качып китә. Өлкәнрәк агалар ару гына тәпәлиләр, ахры, игезәкләр сарайга бик еш кына күгәргән, йә елаудан шешенгән күз төпләре белән кайтып керә. Айзирәкнең малайлар сөйләшкәнне колак чите белән генә ишетеп калганы бар.
Изяслав белән Чонтык Ярослав"’ юри алдан кисеп куйганнар ул минем жәя бавын. Бер карабаш тиште.
' Дим-тархан-Тмутаракань “ 988 елла булган вакыйгалар
' " ................... -Р аягы кыскарак, гарип кеше Ярослав балачактан бирле шул кимчелек белән иза
чиккән
—Святополк баш күтәрергә ирек бирми безгә. Теге чакта төлкене тик шул гына сызгырып куркытты бит
Айзирәк кенәзнен балаларын хәтердән барлап чыга. Святополк—Ярополк атлы кснәз үтерелгәч, анын хатыны Ангелина табып баккан бала Владимир ул баланы үзенеке дип игълан иткән-итүен, ләкин Святополк егерме яшен күптән тутырса да, кенәз ана бер каза да бирми Изяслав—әтисе белән ике абыйсы суеп үтерелгәч, Влатимирга кияүгә чыгарга көчләп мәжбүр ителгән варяг хатыны Рогнеда тапкан база. Изяслав та байтак яшькә житеп килә инде, ә Владимир аны да үз янында буш ояга утыртылган анаказдай тота. Аксак Ярослав та шул ук Рогнедадан туган база бугай. Айзирәк азарны азе һаман ятлап бетерә азмый. Тик һәммәсенен дә Владимирга үчле булып яшәүләрен белә. Үзләре ныклап аякка баса азмаганга күрә, азар үч-ярсуны Аизирәк балалары өсгенә чыгарып түгәләр, жай табылган саен типказиләр инде
Шулар арасыннан аерып алу өчен Айзирәк Аллазар белән Алхозурга гел Коръәнне укый. Әлбәттә инде, нык яшереп кенә Сабыйлар тупсаны атлап чыгуга ук Борис белән Глебка әйләнәләр, азар бүлмәдә бикләнеп утырган чакта гына күндәм мөселманнар. Икесе дә инде күптән укырга-язарга өйрәнделәр, йөзәрләгән сүрәләрне ятлап бетерделәр, азар өчен сөенерлек кенә. Ләкин Айзирәк бүлмәсендәге учак җылысыннан көнләшүче юха еланнар табылдылар бугай. Аллазар белән Ал.хозурны әледән-әле монастырьга илтеп бикли башладылар Әниләре сазган белем оеткысы шифалы чиргә әверелгән, ахры, игезәкләр Иске Инҗил. Яна Инҗил китапларын да яртылаш-яртылаш ятлап өлгергәннәр Белем бөкрене чыгармый, аны доя өркәче урынына сыртка күтәреп йөрисе дә түгел, әйдә, ятласыннар. Көнче агалары боларга зыян-зәүрәт кенә салмасыннар, берүк
Беркөн сарайда ачы гауга чыкты Владимир үзенен ин карт хатыны булган Рогнеданы сараеннан куып, кала читендәге утарына күчерергә ният иткән икән. Газиз әтисен, ике абыйсын суюны кичергән Рогнеда гаилә түшәгендәге хыянәтне гафу итә алмаган, аннан йөз чөергән ире янына пычак күтәреп кергән. Инде юшап үтерәсе дә булган, имеш. Владимир кснәз сонгы мизгелдә ана беләген каршы куеп өлгергән, ди Барча кенәзбикәләрне. базаларны да Рогнедага хөкем карары чыгарганны тыңларга чакырдылар.
Залга аяк басуга ук игътибар изге Айзирәк кенәзнен сул кулы, чыннан да. канга баткан иде. Ун кулына, барыбер, кылыч тоткан Йөзендә нур юк. кыяфәте шашкын. Рогнедага таба төбәлгән дә. гамак төбе белән генә, нәфрәт кушып сөйли.
— Менә, монда җыелган килендәшләрен карар чыгарсыннар, аннары мин сине үз кулларым белән суячакмын. Гафу итү. чигенү булмаячак!
Һәммә хатын, барча бала-чага кайнар казанга чумдыргандай куырылып, тын алырга да куркып утыра иде. Рогнеданын өлкән улы Изяслав чәчрәп чыкты
— Кая. кылычынны китер мина, әткәй' Мондый хыянәтче хатынны үзем тотып турыйм!
Владимирның күзләре акаюдан маңгаена менде
—Син нәрсә, имгәк! Бу бит синең анан!—дип яраланган арыслан шикелле үкереп җибәрде ул —Ул сине шушы җир йөзенә табып үстергән бит'
Изяслапнын йөзендә бер төк тә селкенмәде
-Ни пычагыма дип, азайса, кулына кылыч алдын? Кизәнгәнсең икән, чаба да бел! Йә гел күтәрмә, коткы салма!
— Ну. юха жан!—дип читкә төкерде дә. кылычын идәнгә зенгелдәтеп ташлап. Владимир ишектән йөгереп чыгып китте
Икенче көнне Рогнеда белән Изясланны Витебск дигән калага озаттылар
7. .к. У., м ю
68
И
дел буен яшендәй көйдереп коточкыч хәбәр үтте.
—Суздаль дигән калачыкта урыслар ачлыктан балаларын ашый башлаганнар!..
Кыргый афәт сукыр кеше кулындагы зәһәр кылыч сыман унны-сулны белмичә, бар жиһанны айкап килә иде. Беренче булып. Ука елгасы тамагында утырган Янкала сугым малы кебек тавыш-тынсыз ауды.
—Ач урыслар һәрбер ихатаны нигезенә тикле талаганнар, кирмән хәзер пеләш баш шикелле шыр-ялангач калган...
Мул карлы кыштан сон кузгалган язгы ташкын вакытында тар елгалардагы йөзәрләгән-меңәрләгән боз кантарлары, утарга ябылган ярсу үгезләр шикелле, бер-берсенен өстенә өелешеп, сөзешә-сөзешә, тибешә- тибешә, ыңгырашып-үкереп, кайный-кайный ага. Суздальдан күтәрелеп чыккан ач-әрвахлар чирүе дә нәкъ менә шул язгы ташкын йә, булмаса, челләдәге коточкыч янгын сыман, Иделнен ике як ярын да сытып-ялмап. Болгар уртасына якынайды.
Казан кирмәненен диварлары әле һаман яртылаш та төзелмәгән иде. Ушкуйлар хакындагы көенечле хәбәр Янкаладан яшендәй тиз килеп ирешсә дә, дивар араларындагы өзек-ярыкларны имән бүрәнәләр, ком-таш белән аннан-моннан гына ныгытып өлгерделәр.
Сал-Сал баскыннарны Корыган елга буена чыгып каршы алды. Ачәрвахлар чирүен һәммәсе дә өрәкләр өеренә тап булгандай акаеп күзәттеләр. Тимер мичкәгә ябып ыслаган балык төсле, корсаклары аркаларына ябышкан арык карачкылар. Күзләре агач түмәрендәге тишекләр шикелле эчкә батып калган. Корыган нарат ботагыдай кипшенгән куллары тартып озынайткан сыман, тезләренә җиткән. Янак сөякләре терсәк очы кебек тырпайган, борын яфраклары әрекмән яфрагы шикелле юп-юка, арба тәгәрмәчендәге тырнаклардай сирәгәеп калган тешләре шак-шок килеп тора. Киемнәрен адәм теле белән аңлатмалы түгел, эт өере талагандай иске, ертык, кылка. Анын каравы, коралларны байтак эләктергәннәр. Яртысында—хәнҗәр, кылыч, җәя. Калганнары икешәр аршынлы сапка утыртылган сөңге, сәнәк, чалгы тотып баскан. Сизелеп тора: бугазга ябышсалар, болар кан эчеп туймыйча җибәрәчәк түгел.
—Сугыш арбаларын алга чыгарыгыз!—дип үкерде Сал-Сал —Боларны башка ысул белән өркетүе читен.
Ике гаскәр арасында яткан үзәнлеккә пар атларга җигелгән уннан артык олау атылып килеп чыкты. Хәзер инде баскыннар “аһ” иттеләр. Олау дигәннәре ике генә тәгәрмәчле жинел арбалардан хасил. Арбалары тоташ калканнарга, аргамаклар тимер көбәләргә бөркәнгәннәр. Тәртә башларында өчәр япьле сөнге, үрәчәләрдә беләк буе кылычлар чыгып тора. Тимер калканнардан корылган тирмәләр эченә икешәр-өчәр яугир баскан бугай. Берсе дилбегәләр тартып ат куалый, калганнары калканнар арасындагы ярыклардан ук янгыры коя.
Сугыш арбалары баскыннар гаскәрен утлы кылычлар, дәү сөңгеләр төсле алты-жиде кисәккә телеп-ярып узды. Әллә калканнар астына качкан яугирләр угыннан, әллә үрәчә-тәртәләргә көйләнгән кылыч-сөңге йөзеннән дистәләгән баскын авып калды. Баскыннар җавап итеп очырган ук янгырыннан файда күренмәде. Йә уклар аргамакларга бернинди дә зыян- зәүрәт салмый, йә, инде аргамаклар абынып егылса да, болгарлар аларны бик тиз генә яналары белән алыштыра иде.
Баскыннар бозлы яңгыр астында чебеш көтүе сыман төрле якка сибелеп
_99
кача башладылар. Арада ис-акылын жуеп бетермәгән атаманнары каптан икән әле, кылыч-сөңгеләрен җиргә ташлап, шулар аваз салды
—Биреләбез, яуны туктатыгыз! Без сезнен белән үзара солых төзеп куйган кардәшләр бит. Дуслык, дуслык!
—Ә-ә, артыгызга ут капкач шәрә икәнегез исегезгә төштемени? Капкынга көйләнгән майлы калҗаны бушлай гына йотарга исәп тотсан шулай эләгәсен ул!—дип кәпрәеп сөйләнсә дә. Саз-Саз яуны туктатырга әмер бирде
Баскыннар чирүенен башлыклары белән Казансу ярында очрашып сөйләшкәндә болай килештеләр
—Без ун корабка төяп ашлык җибәрәбез, ә сез Янказаны янадан торгызасыз...
Солых Киевтагы Владимир кенәз күнеленә хуш килмәгән. Суздазъ тирәсендәге авыллардан җыелган бер чирү ач ирләр Смоленск ягына да барган һәм байтак биләмәне талап кайткан икән. Якун атлы сынар күазе варяг сәрдәр ышыгына басып. Владимир Суздаль өстенә үч алырга килгән һәм менәрләгән ач-әрвәхне тураклатып аткан. Туймас кенәзнен “әмер- үтенече” Болгар иленә дә килеп ишетелде
—Суздаль янында мсннәрчә туганыгыз ачка кырылып ята. Аларга янә бер кәрван ашлык белән ярдәм кулы сузу артык булмас иде. Казаныгызда төзелгән дуслык солыхын яңартырга вакыт
Хәсән хан жәдәләшеп-карышып вакланмады, әмма яна кәрван башлыгына катгый таләп куйды.
—Нәфес белмәс ул кенәзгә тапшыр: “Болгарларның сәүдә кәрваннары урыс иленә аяк басарга дер калтырап яши. Сезнекеләр талап кына туймый, безнең сәүдәгәрләрне суеп бетерәләр. Йорты-ихатасы рәттән туры килгән ике күрше кунакка йөрешен кон күрергә тиеш Шулай булмаса. азар үзара талаша йә урлаша башлый. Бүләк-күчтәнәчне чын күңелдән күтәреп кергән бер күршедән икенчесе капка-ишек ачкан өчен түләү-фәлән дә. аяк ялы да ашый. Әгәр дустанә күрше булып яшисен килә икән, ике ызан арасында сәүдә юлын булдыр. Синен канат астында яшәгән вак-төяк кенәзләрен. аяк ялы, тамга дигән булып, болгар кәрваннарын талаудан туктасыннар..."
Икс-өч айдан сон Болгар дәүләтенә сөенечле хәбәр кайтып төште.
— Владимир кенәз болгарларның сәүдә кәрваннарын урыс җирендә түләүсез йөртү турындагы солыхка кул куйган.*
69
В
ладимир кенәз сараеның нигезенә, әйтерсен лә, янә янгын капты Ләһ” кайсарынын кызына өйләндергән һәм үзенен улы дип игълан иткән Святополк коннәрдән-беркөнне табын артында энә белән
кадагандай астан чагып алды.
—Агай мина туенырга бер биләмә бүлеп бирә белмәде инде Аеры өстәл сорап бабай янына качасы булыр, ахры
Владимирның хәтерендә үз туганын суйган кансыз Ярополк калкып чыкты бугай, ул Святополкны шул кичтә үк зинданга ташлазтырды Әмма яман үрнәк үләт чире кебек бик тиз йога, диләр. Хәзер инде аның тирәсендә сарайдан сөрелгән Рогнеданын улы Чонтык Ярослав шөпшә сыман бертуктамый гөжелдәргә тотынды
—Ата кеше буе ишек ниргәсе чаклы булган һәр малаен башка чыгарырга тиеш инде ул, тиеш инде Юкса, түбәләре белән ниргәгә бәрелә башлый бит ул малайлар, башлый, башлый...
' Кис» днүлотг (К-лон Ьолгар млг арасындагы чондый беропг тлыхнын 1006 елда тезелүе могълүм “ Лаһ поляк 7*
Куенында зәһәр елан асрап ятасы килмичә, ул Чонтык Ярославны Балтыйк буендагы Новгород каласына ук олактырган иде. Тегесе данлы шәһәр нигезенә әле сынар казык та кагып өлгермәде, ә кәҗәләнеп кычкырган тавышы бик тиз килеп җитте.
—Моннан ары Новгород кенәзлеге аерым дәүләт булып яши башлаячак. Мин Киевка ясак түләүдән бөтенләй баш тартам!..
Бу чаклы әрсезлектән коелып төшкән ата әүвәл бот чаба-чаба көлгән генә булды.
—Ну, баш бар да соң монда! Атасының җиләненнән итәк кисеп алып, аерым чатыр кормакчы, баштан-аяк ябынмакчы була. Ай-яй, зиһенле бу!'
Ләкин ике-өч ай буе ясак кәрваннарын көтеп яшәү бернинди нәтиҗәгә дә китермәгәч, шашкын карар кылды.
—Киевтагы барча ирне ияргә күтәрегез! Аксак тәренен ыштанын салдырып, бөтен Новгород каршында артын ярып кайтам!
Гаилә колагына гына ишеттерәчәк сүзе башка иде.
—Чукынган хатыннарның үстергән малайларына ышанычым тәмам коргаксыды. Без сәфәрдә йөргән чакта олугбәк урынына болгар хатыныннан туган улым Борис кала!..
Юк, Айзирәк балаларына тәхет биеклеген тәтеп карарга насыйп булмаган шул. Владимир кенәз биленә кылычын да тагып өлгермәде, аны Берестов харәмханәсендәге бер җария ятагыннан җансыз калган көе алып кайттылар. Ә аннары инде кенәз сараенда канлы туфан купты.
Атасы үлгән кайгыдан дип Святополкны зиндан чокырыннан чыгарганнар иде. Кай арада табып, нинди хакка яллап өлгергәндер инде, ул сарайга йөзәр-йөзәр юлбасарлар озатуында кайтып керде. Бер кулында кылыч, икенчесендә хәнҗәр, сүзләрне ут шикелле чәчеп кенә тора.
—Анын өчен үги булсам да, мин кенәзнен ин-иң өлкән улы. Тәхет миңа тиеш. Мин үземне-үзем бүгеннән үк олугбәк дип игълан итеп куям!..
Шәһәр читендә качып йөргән Борис янына берничә бояр килеп, егетне баш күтәрергә димләп карадылар.
—Атаң сине булачак олугбәк дип билгеләп куйган иде. Йола буенча, тәхет сиңа тиеш. Безнең бер сызгыруга ун мең кешелек гаскәр җыела. Әйдә, атан урынына сине утыртабыз.
Борис кырт кистереп кенә каршы төште.
—Юк. Святополк минем әтием урынына калган кеше. Ана каршы кул күтәрә алмыйм.
Гәрчә Борисның һәр сүзе түкми-чәчми барып ишетелсә дә, Святополк үзе яллаган катилләргә кансыз әмер бирде.
—Болгар хатыныннан туган Борис белән Глеб үтә зиһенлеләр. Аларны боярлар гына түгел, чиркәүләр дә яклый. Бер көтүдә алты-җиде тәкәне башлык итеп йөртсәң тәртип бетә. Миңа энекәш булып саналган кенәзләрнен һәммәсен дә суеп бетерегез!
70
К
иевтан көч-хәл белән качып котылган Я куб Ногманның тәүге сүзләре үк болгар түрәләренең ис-акылын алды.
—Святополк, эт җан, Аллазарга чатыр япмалары аша сөңге кадаттырган. Ул әле исән калган булган, бәгырь. Тик катилләр кулыннан котылып буламыни? Чатырдан шуышып чыгуга кылыч белән чабып
■ Рәсәй тарихында беренче булып әтисенә каршы кылыч күтәргән шушы бәндәгә “Мудрый" тигән кушамат тагылып йөри. Ф Тютчев хаклы, "умом Россию не понять
өзгәннәр балакайнын башын. Ә Алхозурны анын үз пешекчесе үк. катилләр акчасына сатылган Горясер атлы бәдбәхет, сарык бәрәне урынына тез астына салып, пычак белән суйган. Менә шулай әрәм булды безнен газиз улларыбыз.'
Болгарлылар күз яшьләре түгеп елаштылар
—И-и, чит ояга барып күкәй салган кәккүк хатенә калган икән безнен Айзирәккәй Мондый ачы кайгыларга япа-ялгыз көе ничек түзә микән0 Нигә үзен белән бергә алып кайтмалын ул мескен балакайны0
—Күпме үгетләп карадым, тыңламый бит Чит-ят җирдә япа-ялгыз хатдә ятып калмасыннар, үзем саклармын, ди. Анын бу җиһанда таянырдай кешесе юк бит инде, аны нишләтәсең0
Сакал-мыеклары чаларып чыккан Сал-Салнын жаны болай да тәрәзәгә кунган күбәләк шикелле бәргәләнә иде. соңгы сүзләрне ишеткәч бигрәк бетеренде.
—Юк, Айзирәкне урыслар кулына ташлап калдырмыйбыз,—дип өзеп салды ул кинәт.—Мина күпме гомер буйдак көе интегергә була? Үлсәм— үләм инде, әмма Айзирәкне туган иленә барыбер алып кайтам!..
Казансу аръягында беркөнне бәп-бәләкәй генә җайдаклар төркеме пәйда булды. Юл йөреп азау тешен чыгарган кешеләр җитез абайларлык менәр чакрым араларны мен михнәтләр аша кичкән сәйяхчылар болар. Атлары ябыккан, җайдакларның киемнәре тузган, ләкин йөхтәрендә сөенеч, жинү тантанасы учактагы ялкын шикелле янып-балкып тора. Һәммәсе дә, иярләреннән күтәрелә төшеп, елга аръягындагы тау башында мәчет манаралары, сарай гөмбәзләре белән әтәчтәй кукраеп утырган калага төбәлгәннәр.
—Син киткәндә бу урында сыңар казык кына калган иде. Ә хәзер, күрәсемме, нинди матур кала калкып чыкты. Байтак еллар элек син Казансу буена утырып бер аяныч хикәят сөйләгән илен мина, хәтерендә микән? Имеш, Нургали атлы батырны Елантау өстендә кала корырга ният иткән өчен бу тауның хужасы—канатлы аждаһа—сукырайткан булган. Ул аждаһаны да. дошманнарны да куып җибәрдек без. Аллага шөкер, бу тауга без хуҗа Нургали батырга язмаган өр-яна каланы синен белән мин дә. икәүләп төзешербез. Кемнәр белә, бәлки, бу Казан каласы киләчәктә пайтәхет тә булыр. Ни генә язмасын, үз бәхете белән, сау-сәламәт сабыйдай үссен иде Син туган җиренә кабат әйләнеп кайтгын. аякларын төкле була күрсен. Айзирәгем минем, җанашкаем!—дип янындагы юлдашын күкрәгенә кысты пәһлеван ир.
Кечкенә гәүдәле җайдак та назлы аваз сатды.
—Амин, амин, шулай була күрсен. Сал-Сал батыр Минем кебек кол хәленә төшү, туган халкыннан аерылып япа-ялгыз көю газапларын күрмәсен бу шәһәр Берүк озын гомерле бул. азат һәм хөр яшә. Казан—газиз калам1
2004

Реклама