Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕТЕКТИВ ОСТАСЫ


МӘГЪСҮМ НАСЫЙБУЛЛИНГА 80 ЯШЬ
..."Без капчыкта ятмый". "Телсез шаһитлар". "Төнге ату'. "Алтын алка". Яшерен
касса", "Йөрәк таш түгел"... Җитмешенче-сиксәненче елларда зур-зур тиражлар
белән (20,30,50 шәр мең данә!) басылып чыккан бу
китапларны укымаган татар кешесе калдымы икән? Ерак-
еракларга чапкан поезд күпеларында да, шәһәр һәм авыллар
арасында җилдергән автобус салоннарында да. урман-
кырларда куелган палаткаларда да һәм. әлбәттә инде, өйләрдә
бөтен эш-мәшәкатьне онытып та укылдылар әлеге
китаплар!
Әйе, детектив әдәбиятның көче әнә шундый' Бу айда
үзенең 80 яшен тутыручы язучыбыз Мәгъсүм ага
Насыйбуллин югарыда саналган һәм саналмаган күп санлы
әсәрләре белән татар әдәбиятының детектив жанрын
үстерүгә зур өлеш кертте.
Мәгъсүм Нәжип улы Насыйбуллин 1925 елның 15
октябрендә Кукмара районының Байлангар авылында туа 1940 елда җидееллык
мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел Кукмара МТСында эшли, аннары башлангыч
мәктәптә укыта. 1943 елда ул Армиягә алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары
кече командирлар мәктәбен тәмамлап, хәрәкәттәге Армиягә җибәрелә. Ул Көнчыгыш
Пруссия өчен барган сугышларда катнаша
1947 елда Армиядән кайткач М. Насыйбуллин Свердловск шәһәрендә икееллык кичке юридик
мәктәпне, аннары юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый һәм Свердловск өлкәсенең
Кировград, Югары Тавда шәһәрләрендә прокурор ярдәмчесе, шул ук өлкәнең Серов, Богданович һәм
Сажино районнарында прокурор булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1959 елда ул
Свердтовск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый
1962 — 1970 елларда М. Насыйбуллин башта Казахстанда, аннары Башкортстанда прокурор
булып эшли. 1970 — 1981 елларда ул Татарстан прокуратурасында хезмәт итә.
М. Насыйбуллинның беренче язмалары матбугатта илленче елларда күренә башлый. Аның очерк
һәм мәкаләләре гаделлек сагында торучы милиция, прокуратура, суд хезмәткәрләренә багышлана.
Әнә шулай тәҗрибә туплый-туплый язучы әкренләп документаль прозага аяк баса.
Аның беренче китабы 1968 елда русча, ә икенчесе "Юрист язмалары" исеме белән 1970 елда
Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә Казанга кайткач М. Насыйбуллинның детектив
әсәрләрен туплаган китаплары бер-бер артлы басыла башлый һәм алар шундук укучылар мәхәббәтен
казана Аның байтак әсәрләре республика күләмендә уздырылган конкурсларда җиңеп чыкты
Язучының китаплары шулай ук рус телендә дә басылып тора М. Насыйбуллин—матбугат битләрендә
милләт язмышы һәм милли тәрбия мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр авторы да.
Тынгысыз җанлы өлкән каләмдәшебезне олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, аңа ныклы
сәламәтлек, иҗат уңышлары, озын гомер телибез!