Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКАЛА СЕРЛӘРЕН АЧА


Казаннын 1000 еллыгы алдыннан баш-
калабыздагы "Мәгариф” нәшрияты "Без
тарихта әзлебез” сериясеннән дистәләрчә
яна китаплар бастырып чыгарды. Алар
арасында "Казан тарихы документларда
һәм материалларда. XX гасыр” дип атал-
ганы да бар. Рус телендә дөнья күргән зур
күләмле бу җыентыкка узган
гасыр Казаны белән
бәйләнешле җиде йөзләп чы-
ганак тупланган. Архив киш-
тәләреннән яки "җиле йозак-
лы" яшерен сейфлардан
алынган бу чыганакларнын
күбесе беренче мәртәбә басы-
ла һәм чал тарихлы башкала-
бызның моңарчы билгесез вә
серле сәхифәләрен саллы
дәлилләр белән бөтенләй
янача яктыртып бирә. Әлеге
җыентык, барыннан да
бигрәк, әнә шунысы белән
әһәмиятле һәм игътибарга
лаеклы да!
Дөрес, күпмедер дәрәҗәдә
моңа охшаш җыентыклар элекке елларда
да сирәк-мирәк чыккалаган. Ләкин алар
Идел кебек галәмәт кин һәм тирән тема-
нын ниндидер бер тармагын гына яктырт-
кан. Ә менә гасыр хәтле тулы бер гасыр-
лык Казан тормышын һәм социаль-икь-
тисади, һәм социаль-ижтимагый, һәм
мәдәни яктан зур итеп, дәрьядай кин-сал-
лы итеп яктыртканнары монарчы булма-
ган. Бу—беренчесе!
Татарстан Фәннәр академиясенең
Ш Мәржани исемендәге Тарих институ-
ты галимнәре тарафыннан әзерләнгән әлеге
җыентык өч зур бүлектән тора Аларның
беренчесендә Казанның 1901—2000 еллар-
дагы социаль-икьтисади хәле хакында
сөйләнә. Китерелгән чыганаклар китапта
шулхәтле күп һәм кызыклы ки, аларнын
кайберләреңә кинрәк тукталып узмау һич
мөмкин түгел.
Казан губернаторы П. Полторацкий-
нын 1900 елда әзерләнгән язма белешмә-
сендә бу шәһәрдә барлыгы 139 мен 839
кеше яшәве, шуларнын 115895е христиан.
21448е мөселман икәнлеге әйтелә Полиц-
мейстер П Панфилов тарафыннан 1904
елда тупланган мәгълүматларда тагын да
төгәлрәк саннар китерелә. Бу вакытта Ка-
занда барлыгы 198 урам , 41 тыкрык бу-
лып, аларда 84295 ир-ат. 77270 хатын-кыз
яшәве, шәһәр халкынын 81.65 процентын
урыслар. 15,75 процентын татарлар тәшкил
итүе әйтелә.
Ә 1950 елда әзерләнгән тагын бер бе-
лешмәдән укып. Казан халкынын 500 мен
кешегә җитүен белергә мөмкин.
1979 елга исә бу сан ике мәртәбә
арта һәм башкалабыз миллион
кешеле шәһәрләр сафына баса
"Правда” газетасының 17 но-
ябрь санында бу зур шатлык
сәбәпчесенең Ирек Мостафин
дигән сабый булуы, хәтта әлеге
исемнең "азатлык” төшенчәсен
белдергән тирән мәгьнәгә ия
икәнлеге дә әйтелә.
Китапның “Ижтимагый-
сәяси хәрәкәт. 1901-2000” дип
аталган икенче бүлегендә гый-
брәтле дәлилләр тагын ла күбәя
төшкән Менә аларның әдәби-
ят-сәнгать дөньясына караган
кайберләре.
Казан жандарм идарәсе башлыгы пол-
ковник Мочалов 1905 елнын 5 гыйнварында
мөселманнар арасында кин билгеле татар
язучысы Гаяз Исхаковнын Мәскәү һәм
Воскресенск урамнары чатыңда “КәрванСарай”
исемле хәрчәүнә ачуы хакында хәбәр итә. Әлеге
хәрчәүнә тагарлар арасында революцион
пропаганда һәм милли китаплар тарату
максатын күзлә тотып оештырылган икән.
"Казан көндәлеге” газетасы 1907 елнын 15
феврале көнне округ судында "Азат хатын"
исемле мөселман басмасы редакторы
Галиәсгар Камал эше каралуы һәм, аны судка
биргән сәүдәгәр Ибраһимов ризасызлыгына
карамастан, рсдакторнын аклануын хәбәр итә.
Казан губернаторының яшерен
донесениесеннән күренгәнчә, 1912 елнын 13
ноябрендә Ф Әмирхан бүлмәсендә кинәттән
тентү ясала. Имештер, биредә Төркиядәге
Кызыл Хач җәмгыяте файдасына акча җыеп
ятканнар икән. Ләкин язучыны гаепләрлек бер
дәлил дә табылмый. Шушындый ук нәтиҗәсез
тентү Тукайның якын дусты нәшир
Әхмәтгәрәй Хәсәни бүлмәсендә дә ясала.
1915 елның 17 октябрендә Казан губер-
наторына үтә яшерен хәбәр җиткерелә.
Әлеге хәбәрлә бер төркем татар язучыда-
рынын ничек итеп сугышка бармый калу
чараларын эзләүләре хакында әйтелә Мәсәлән,
Гыйльметдин Шәрәф тиздән Хивага. Фатыйх
Камалетдинов (Фатыйх Сәйфи) актер Кәрим
Тинчурин белән башта Персиягә, аннары
Әфганстанга качарга җыеналар икән
Китапта Сөембикә манарасы очыннан
күпме еллар буена татар халкын мыскыл итеп
торган ике башлы бөркет бнлгесенен ничек
алынуы турында да кызыклы мәгълүматлар
бар. Бу эш болай башлана: 1917 елнын 2
сентябренла Казан мөселман хәрби
комитетында Сөембикә манарасыннан ике
башлы бөркет билгесен алу һәм анын урынына
ярымай кую турында карар кабул ителә. Шушы
карар нигезендә әлеге чаранын гамәлгә
ашырылуы 16 сентябрь көнне булачагы
хакында Вакытлы хөкүмәтнен Казандагы
губерна комиссары В Чернышевка җиткерелә
Әлеге хәбәр “вакытлы губернатор "ны
кара кайгыларга сала. Нишләргә0 Казан
мөселманнарын, көч куллану белән куркытып.
бу артык кыю ниятләреннән тыяр илен
дә—ныклы хакимият булмаган мондый
болганчык көннәрдә ике башлы бөркет белән
бергә үзеннен газиз башкаен ла очып төшүе
бар Әгәр каршы төшмәсән—Питср
каласындагы Вакытлы хөкүмәткә нинди жавап
бирсрссн? Тегеләй дә болай уйлый
торгач.ниһаять, хәйләкәр губернатор бүрене дә
тук иткән, бәрәнне дә исән калдырган алтын
урталыкка туктала Нәтиҗәдә, әйтелгән 16
сентябрьдә Сөембикә манарасыннан ике
башлы бөркет алып ташлана, ә менә анын уры-
нына куелырга тиешле ярымайны урнаштыру
беразга—илнең сәяси болганчык сулары
тоныклана башлаган көннәргә хәтле
кичектерелә.
Бу урынла үткәннәрдән киләчәккә бер
гыйбрәт булырлык нәтиҗә ясап кую кирәктер:
әйе. Казан мөселман хәрби коми тетынла
Сөембикә манарасыннан урыс империясенең
символик билгесен алып ташлау кебек бик тә
четерекле һәм җаваплы гамәлнең вакытын
искиткеч төгәл сайлый белгәннәр Чөнки
астына су керә баш лаган Вакытлы хөкүмәттә
бу көннәрне империя киләчәген кайгырту уе
булмый инде.
Гражданнар сугышы елларында Мирсәет
Солтангалиев һәм Шамил Усманов
инициативасы белән Татарстанда 1—Тат-
бригада төзелүе һәм анын җәһәннәм ти-
шегендәге Төркестан фронтына җибәрелеп.
басмачыларга каршы көрәш дигән ялган
шигарь астында үзбәк патриотларын кырып
йөргәнлеге, моның исә Сталин мәкере
нәтиҗәсендә үзбәк һәм татар халыклары
арасына куеп калдырылган зәһәр мина
булганлыгы күптән мәгълүм иде имде
Ваксам. Идел буемда мондый Тдтбри-
гаданын икенчесе дә төзелгән булган икән
Анын командиры итеп Мидхәт Борынды- ков
билгеләнгән, ә политкомы Бәкер Бе- лоусов
булган. Бу турыда Түбән Новгородта™ Идел буе
хәрби комиссариатыннан Казанга җибәрелгән
телеграф хәбәрендә әйтелә.
Шунысын да әйтергә кирәктер: 1920
елнын маенда Көнбатыш фронтта халләр
мөшкелләнеп киткәч. 2—бригада составында™
өч полкнын һәркаисыннан берәр рота бүлеп
алына һәм атардан татар ирекле батальоны
оештырыла Бу батальон 122—армия
составында Киевне поляклардан азат итүдә
катнаша Ә сентябрь аенда 2—татар бригадасы
Көньяк фронтка җибәрелеп, Врангель
армиясен тар-мар итешә Бу вакыйгалар үзе дә
татар бригаласынын бер гади су™шчысы
булган Гомәр Бәши- ровнын "Сиваш”
повестенда әйбәт яктыртыла
1932 елгы халык хуҗалыгы планнарын
тикшерүгә багышлап, шул елнын мартында
ТатЦИКнын чираттагы сессиясе үткәрелә Төп
мәсьәлә кысаларында ссс- сиянен көн
тәртибенә двүләти һәм кооператив сәүдә
оешмаларында, трестларда, предприятиеләрдә,
югары уку йортларында һәм техникумнарда
татар теленнән ничек итеп кинрәк файдалану
турында сөйләшү дә кертелгән була Бәхәсләр
барышында кайбер вузларда™ шовинистик
очраклар ачыкланып, аларга тиешле бөя
бирелә Мәсәлән. Казан коммунистик төзелеш
институты студенткасы Уманова бер
чыгышында мондый фикерне әйтергә җөрьәт
итә: имештер, татарлар укырга сәләтле түгел,
алармы вузларга татар саны кирәк булганга
гына кабул итәләр
Ә Көнчыгыш педагогия институты галиме
Горшенев хәтта "татарлар фәнни эшкә сәләтле
түгел, алармы бу эшкә якын җибәрмәскә
кирәк” диюгә хәтле барып җитә Әлеге һәм
бүтән вузлармын партия- комсомол
оешмалары тамырдан ялгыш мондый
шовинистик карашларны үз ва кытында фаш
итәргә һәм кискен бәясен бирә белергә тиеш
Бу хакта китапта урнаштырылган ТатЦИК
сессиясе материал ларында әйтелә
ВКП(б) шәһәр комитеты бюросы уты
рышынын китапта бирелгән бер беркет
мәсеннән күренгәнчә. 1947 елнын 21 фев
раленла тагар галиме 111 Байчураны эссе
табага бастырганнар Тел галимснен теле
артык озын булганы өчен'
Ә Ш. Байчураны партия билетыннан колак
кактырган хәл болай килеп чыга РСФСР һәм
ТАССР Верховный Советларына сайлаулар
алдыннан аны агитатор итеп билгелиләр 17
гыйнварда ул үзе беркетелгән сайлау
участогына керә һәм. игътибарын Сталнннын
каршы стенада™ чәИ зчеп торган портретына
юналтеп. үз-үэенә нидер әйтеп куя Шунда ук
анын янына
Королев дигән озын колаклы бер бәндә килеп
житә:
—Сез кем турында, иптәш?
—Менә... аның чәй эчүен күргәч, минем дә
тамак кибеп киткән кебек булды бит әле.
—Сез нәрсә, иптәш, үзегезне даһи юл-
башчы белән тиң куясыз әле?..
Королев бу сөйләшү турында Ш Байчура
эшләгән Фәннәр академиясе филиалының
партбюро секретаре Фурасовка бер ай узгач
кына әйтә. Ә соңгысы, кичекмәстән партиянең
югары оешмаларына җиткерәсе урынга, бу
хакта Дәүләт иминлеге оешмасына хәбәр итә.
Һәм менә нәтижәсе: Ш. Байчура партия
билетыннан, ә Фурасов партбюро
секретарьлыгыннан колак кага!
1958 елның 21 маенда КПСС өлкә ко-
митеты пленумы уздырыла. Анда "Совет
Татарстаны" газетасы редакторы Г. Ряб- ков та
чыгыш ясый. Пленумда катнашучылар
игътибарын ул башкалабыз Казан
урамнарында күрсәтмә агитация матери-
аллары азлыгына, ә татарча язылганнары-
ның бөтенләй диярлек булмавына, булган
очракта да ана телебездә дөрес язылмавына
юнәлтә.
Бу чыгыштан соң инде ярты гасырлап
вакыт узган. Ә күпләребезнең горурлыгына
тия торган әлеге мәсьәләне бүген—Казанның
1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә
дә—уңышлы хәл ителгән дип булмый әле.
Без утызынчы елларда Казан югары уку
йортларындагы шовинистик чыгышларның
хәтта ТатЦИК сессияләрендә тикшерелеп, фаш
ителү очракларын күреп үткән идек инде.
Алтмышынчы елларда исә хәлләр кискен
үзгәргән: милли мәктәпләрне ябып, милли
телләрнең тамырына балта чабып, партия
СССР дигән шыксыз зур империядә нибары
бер интернациональ тел калдыру кебек
җинаятьчел гамәлне тормышка ашыруга
күчкән. Менә шушы сәясәткә яраклашырга
мәҗбүр булып, хәзер Татарстан җитәкчеләре
шовинистларны түгел, ә алардан да
куркынычрак җирле милләтчеләрне эссе
табага бастыра башлый. ТАССР Министрлар
Советы каршындагы Дәүләт иминлеге
комитеты рәисе А. Бичуриннын КПСС өлкә
комитеты беренче секретаре Ф. Табеевка
юллаган яшерен белешмәсе—моның ачык
мисалы Әлеге белешмәдә Казандагы
оргсинтез заводының яшь аппаратчысы.
ВЛКСМ әгъзасы, булачак илгизәр-язучы
Тәүфикъ Әйдинен. имештер, илдәге милли
сәясәт белән килешмәүче гамәлләре турында
сүз алып барыла.
Бу гамәлләр нидән гыйбарәт булган сон?
Барыннан ла бигрәк, татарларның
бүгенге сәяси һәм мәдәни кысылуыннан,
ягьни. милли телдә белем бирүче
мәктәпләрнең күпләп ябылуыннан, татар
матбугатының җитәрлек булмавы, татарча
кинофильмнар төшерелмәве, радио һәм
телевидениедә үз телебездәге тапшырулар-
ның күзгә кырып салырдай азлыгы, татар
симфоник оркестры оештырылмавы һәм
башка күп кенә мәсьәләләрнең хәл ител-
мәвеннән зарланып. СССРнын татарлар күпләп
яши торган бүтән төбәкләренә хатлар яудыра
башлавын ошатмыйлар.
Т. Әйдинен һәр адымын диярлек ныклы
күзәтү астында тоталар. 1965 елнын II
мартында Ленин исемендәге республика
китапханәсендә язучы Эдуард Касыймов- нын
"Гомер ике килми" романы буенча укучылар
конференциясе уздырыла. Анда, язучының
әлеге әсәрдә урыс сүзләрен артык күп
куллануын тәнкыйтьләп. Т. Әйди дә чыгыш
ясый. Шымчы күләгәләр: “Әһә-ә. Чыгыш
ясаучы урыс сүзләрен яратмый икән!” дип
шунда ук бу көфер фикерне тиешле оешмага
барып әйтәләр
Нәтижәсе шул: "кырын'' эшләрен тагын
бераз күзәтеп йөргәч. КПССнын Ленин
райкомына чакыртып. Т Әйдине бик шәпләп
"мунча кертәләр". Әлеге пешекләү вакытында
оргсинтез заводы вәкилләре һәм районның
карт коммунистлары да катнаша.
Алтмышынчы елларда җирле милләт-
челәргә каршы аеруча көчәеп киткән көрәш
турында сүз чыккач, бу язмада сүз барган
китапнын "Мәдәният үсеше. 1901- 2000" дип
аталган өченче бүлегендәге тагын бер язманы
телгә алып китәсе килә. Ул "Казан дәүләт
университеты студентларының гыйльми
эшләре турында КГБ бүлеге башлыгы
Максютов тарафыннан 1960 елның 17 маенда
язылган белешмә" дип атала. Үткәннәрдән
бүгенгә һәм. ин мөһиме, киләчәккә тиешле
гыйбрәт булып бара алганлыктан, әлегәчә
яшереп сакланган бу чыганакка киңрәк
тукталып үтәргә кирәк.
"Сонгы елларны КГБда тупланган
мәгълүматлардан күренгәнчә.—диелә әлеге
документта,—яшь татар зыялылары арасында
милләтчелек күренешләре шактый артты. Бу
куркыныч чир. башлыча. Улья- нов-Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетын
тәмамлаган белгечләр арасында киң таралган
(язучы Н. Фәттах. КДУның гыйльми
китапханәсе директоры урынбасары
Ә.Кәримуллим. КДУ укытучысы Р Нәфыйгов.
ИЯЛИ галиме X. Курбатов Һ.б.)
Бу унайдан без КДУда татар теле һәм
әдәбияты белгечләрен әзерләү мәсьәләсе
белән кызыксындык. Тупланган матери-
аллардан күренгәнчә, уңай яклар белән
беррәтгән. әлеге өлкәдә төзәтеләсе кимче-
лекләр дә байтак. Бигрәк тә студентларның
фәнни-тикшеренү эшчәнлеге мәсьәләсендә.
КДУның татар теле һәм әдәбияты бүле
ге студентлары, беренче курслардан ук, мондый
эшчәнлеккә кин тартыла башлыйлар Алар башта
теге яки бу темага фәнни докладлар, курс эшләре
язалар, ә университетны тәмамлаганда, шул
темаларны кинәйтеп-тирәнәйтеп, диплом
яклыйлар Болары яхшы, әлбәттә. Ләкин
студентлар язган эшләрнең тематикасы заман
таләпләренә жавап бирә дип һич кенә дә әйтеп
булмый.
һәм менә ни өчен?
“Студентлар башкарган күпчелек эшләрнең
темасы революциягә хәтле чорга карый
Шунлыктан ул чордагы төрле реакцион һәм
милләтчелек карашлары сеңдерелгән
басмаларны студентларга үзләре теләгәнчә укый
һәм өйрәнә алу мөмкин леге тудырылган Бу хәл
исә әле тиешенчә белем алып өлгермәгән
яшьләрнсн фәнни- сәяси карашлары дөрес
формалашуга тискәре йогынты ясый ”
Шуны гына әйтү дә житә: 1959 елда
якланган 32 диплом эшенсн 23 се революциягә
кадәрге чор темасын яктырта Студент Ф
Миннуллин (алдагы елларда күренекле әдәби
тәнкыйтьче булып танылды - ред ). мәсәлән. "Г
Ибраһимов ижатына Г Н игм әти тәнкыйте" дигән
теманы өйрәнгәндә революциягә кадәр басылган
барлыгы 70 китап һәм журналны укып чыккан. Ә
ул басмаларда буржуаз- милләтчелск карашлары
хәттин ашкан.
Студент Ә Рәшитов (бүгенге көндә танылган
шагыйрь һәм публицист), "Ан” журналында
эстетика мәсьәльләре” дигән гемага диплом эше
язганда, шундый ук эчтәлекле 40 хезмәтне
өйрәнгән
Студент Ф. Әгьзамов (танылган журналист.
галим һәм тәржемәче) “Әдәби тәнкыйть Ф
Әмирхан турында” дигән темага диплом яклый
Аны язар алдыннан ул шулай ук революциягә
кадәр басылган 40 әсәрне укып чыга. Алар
арасында яшь кеше аңына тискәре йогынты ясый
торган "Асылган жидәү" кебекләре дә бар Студент
Х.Зарипов диплом эшен "Вакыт" гәзитендә Тукай
ижатына тәнкыйть" темасына язган
1960 елда якланган дипломнарнын да
күпчелеге революциягә кадәрге чорга карый.
Алар арасында, мәсьәлән. мондый темаларга
язылганнары бар
—“Дәрдмәнд ижаты” (студент Н.Хиса- мов)
—“С.Рәмиев ижаты" (студент Ш Сад-
ретдинен)
— "Г.Кандалый әсәрләренең лексикасы"
(студент X Халнков)
КГБнын бүлек башлыгы Максютов әфәнде
әэерләгән әлеге белешмә уңаеннан шунысын да
әйтеп китәсем килә алтмы шыпчы еллар
азагында Казан дәүләт университетының без
укыган татар тете һәм әдәбияты бүлегендәге 446
нчы төркемдә дә дәүләт иминлеге сагында
торучылар игъ
тибарын жәлеп иткән бер хат булып атган иде Бу
хакта сабакташ каләмдәшләрем Рафаил Сибат
һәм Флүс Латыйфи бераз элегрәк язып чыкканнар
иде инде. Сүз җаеннан файдаланып, биредә мин
дә үзем белгәннәрне алар әйткәннәргә
берникадәр өстәп китәргә булдым.
Көннәрдән бер көнне булачак шагыйрь
Рәшит Әхмәтжанов һәм минем исемгә Ба- кудан
юлланган ниндидер ике хат килеп төште
(исем-фамилияләребезне "Казан утлары"
журналында нәкъ шул айларда басылган М
Мәһднев мәкаләсеннән алганнар булса кирәк. Ул
Курган аткәсенә оештырылган фольклор
экспедициясе йомгаклары турындагы бу
язмасында без- нен икебезне дә атап киткән иде).
Ни гажәп. Бакудан җибәрелгән хатларда да
нәкъ Т Әйди әйткәннәр бәян ителгән иде "Татар
яшьләренен нигә әдәби журналы юк?" дигән
жөмлә турысына, артык ошатып, мин дә өндәү
билгесе куйганмын булып чыкты Ике хатнын
берсен, кулдан- кулга йөртеп, бүтән студентлар ла
укый башлаган иде. күрәсен Бер заман аларны
берәм-берәм Черек күл буендагы шомлы бинага
чакыртып ала башладылар. “Куркыныч" хатны
кемнен кайчан укуын энәсеннән жебенә хәтле
житкереп торганнар, күрәсен
Ә мин чакыртканнарын көтеп тормадым,
тоттым да. үземә юлланган теге хатны алып, усал
агайлар янына кзптем Ни гажәп. иелгән башны
кылыч кисмәс дигәндәй, мина бер авыр сүэ әйтеп
бәйләнүче, янау-куркытучы булмады Бары тик
капитан погоннары таккан урта яшьләрдәге
татар офицеры гына Баку хаты читенә мин кунган
теге өндәү билгесенә килеп төртелде дә. мыек
астыннан елмая- елмая. сорап куйды
—Ә бу нәрсә, энекәш'*
—Өндәү билгесе
—Булачак филолог бит инде син Йә. әйт әле.
әлеге билге кайчан куела?
—Сокланганда, нәрсәнедер хуплаганда ...
—дидем мин һәм. үзем куйган капкынга үзем үк
килеп кабуымны абайлап, кинәт телсез калдым
—Менә-менә Дөрес әйтәсен. энекәш өндәү -
хуплау билгесе! Ярый инде, бу бүлмәдә безгә
Сталин чорларында очрашырга язмаган һич
арттырып әйтүем түгел шушы өндәү билгесе өчен
генә дә смнен башкаена, кем белә, нибары бер
пуля җиткән булыр иде —Анысы шулай инде
—Шулай булса, бар. энекәш—тулай торагына
кайт та. якты дөньяга сине соңлабрак тапкан
әниеңә рәхмәт укы'
Тиздән Баку хатлары бөтенләй онытылды
Мин атармы ул чакта ниндидер очраклылык
аркасында гына килеп чыккан күңелсезлектер
дип уйлаган идем
Әлеге хәлләрдән сон үткән кырык ел
аша күз ташлап, хәзер бөтенләй икенче нәтижәгә
килдем: юк икән. Казан дәүләт университеты
югары белемле милләтчеләр әзерләп чыгара
күрмәсен дип. биредәге татар теле һәм әдәбияты
бүлеген әледән- әле. планлы рәвештә жиз иләк
аша үткәреп, ягъни мәсьәлән. куркытып-өркетеп
торганнар! Ә. кем белә. Баку хатлары да усал
агайлар тарафыннан махсус оештырылган
профилактик чараларның берсе булгандыр. КГБ
бүлеге башлыгы Максю- тов әфәнденең “Казан
тарихы "нда бирелгән яшерен белешмәсе белән
танышкач. әнә шундый нәтижәгә киләсең.
“Мәгариф" нәшрияты чыгарган "Казан
тарихы..." жыентыгында өстә телгә алынган
татар яшьләренең әдәби журналына бәйләнешле
тагын бер документ бар. 1978 елның 9 июнендә
теркәлгән әлеге язма "Яшьләр басмаларын
чыгаруны күбәйтү турында КПСС Үзәк
Комитетына ТАССР Язучылар. Рәссамнар һәм
Композиторлар союзлары юллаган хат" дип
атала. Бу хат күптән өлгереп җиткән һәм татар
җәмәгатьчелеге тарафыннан әледән-әле кү-
тәрелә киленгән мәсьәләнең, ниһаять. Мәскәү
алдында җитди итеп куелуы нәтиҗәсе булып
тора. Тик. үкенеч ки. илдә кәгазь җитмәү кебек
техник сәбәпләрне сыныкка сылтау итеп, татар
яшьләре журналын ачуны һаман суза килделәр Ә
бу сузунын нигезендә татар яшьләренә яңа басма
чыгарырга рөхсәт итсәң, СССР составындагы
бүтән автономияле милләтләр дә шуны ук таләп
итә башларга мөмкин дигән курку-шикләнү ята
иде.
Шунысын да әйтү кирәктер: татар
җәмәгатьчелеге күптән таләп итеп килгән, хәзер
инде яшьләрнең яраткан басмасына әйләнгән
“Идел" журналын бары тик илдә үзгәртеп кору
җилләре исә башлаган сиксәненче еллар
азагында гына ачарга мөмкин булды.
“Казан тарихы документларда һәм ма-
териалларда. XX гасыр" җыентыгында, күреп
үткәнебезчә, мөһим дәлилле беренчел
чыганаклар шулхәтле күп ки. алар белән
танышып чыккач, бу көннәрдә 1000 еллыгын
билгеләп үтүче чал башкалабызның узган
йөздәге бер гасырлык тормышы бөтен тулылыгы
белән күз алдына килеп баса. Ә бит әле аның,
иңде тәмам расланып җиткәнчә. 1000-1900
еллардагы вакыт аралыгын эченә алган тагын
тугыз гасырлык бай үткәне бар Кем белә. Ходай
насыйп итеп, киләчәктә әле бәлки ул чорларның
искиткеч кызыклы һәм беренчел чыганаклары
тупланган шушындый ук ка
лын вә саллы җыентыклар белән дә танышырга
мөмкин булыр, һәрхәлдә, күңелнең моңа бик. бик
тә ышанасы килә.
Без сүз алып барган җыентык А. Гер- ценның
китапка эпиграф итеп алынган гаять тирән
мәгънәле сүзләре белән ачыла. Ул болай дигән:
“Казанның әһәмияте искиткеч зур. Ул - ике
кыйблалы ике кыйтганың үзара очрашу һәм
күрешү урыны. Әнә шуңа күрә анда ике
башлангыч - көнбатышча һәм көнчыгышча яшәү
рәвеше күзгә ташлана. Казан Аурупа идеяләрен
Азиягә һәм азият холкын Аурупага илтү
юлындагы төп кәрван-сарай ул”.
Әйе. Казанның чал тарихтагы төп урынын
һәм әһәмиятен төгәл билгеләгән гаҗәеп дөрес вә
хак сүзләр бу! Инде әлеге фикергә өстәп,
шунысын да әйтү кирәктер: Россиянең бүгенге
туграсына тагын бер кат игътибар итик әле -
анда да бит. Герцен сүзләрен раслап, борынгы
төрки халыкларның изге туграсы саналган ике
башлы бөркет күзгә ташлана. Ул бөркетнең бер
башы көнбатышка, ә икенчесе көнчыгышка
карап тора. Бу очраклы хәлме? Түгел, әлбәттә!
Дөньяның кендеге элек-электән нәкъ менә
Көнбатыш белән Көнчыгышның кыл
уртасындагы Казан тарафларында әйләнгән. Ул
бүген дә шулай. Киләчәктә дә нәкъ шулай булып
калачак.
Төрки бабаларыбызнын борынгы билгесен
бүген үзенә дәүләт туграсы иткән Россия
империясе дә моннан 450 еллап элек нәкъ менә
Казан каласын яулап алудан башланып киткән
бит Аның киләчәктә чын федерациягә әйләнеп,
хәзерге чикләрендәге аерым дәүләт сыйфатында
яши алу яки алмау мәсьәләсе дә бүген нәкъ менә
Казан тарафларында хәл итеп ятуы бик ихтимал.
Тормыш та. сәясәт белгечләре дә бүген әнә
шундый фаразны әйтеп чыга.
Шулай итеп, аңлашылса кирәк: бүген Казан -
Россиянен генә түгел, ә бөтен җиһанның кыл
уртасы, аның үзенчәлекле кендеге. Әнә шуңа
күрә дөньяның олы юлындагы иң төп. иң мөһим
кәрван-сарай ролен үтәүче Казаныбызның 1000
еллык бәйрәме бүген менә шулай зурлап, бөтен
ил. бөтен дөнья күләмендә билгеләп үтелә дә.
Олы бәйрәмен котлы булсын. Олуг Казаным!
Синен гыйбрәтле үткәнен, ышанычлы
бүгенген һәм нурлы киләчәгеңне яктыртып. әле
тагын да байрак эчтәлекле байтак китаплар
язылсын!