Логотип Казан Утлары
Поэма

АК САРАЙДА СЕРЛӘР БАР


Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында, минем туган нигеземдә бүген дә борынгы бабайлар төзегән Ак Сарай саклана Мондый таш сарайларның өчәү булганлыгы һәм нәселебезнең затлылык билгесе икәнлеге мәгълүм.
Түбән Тегермәнлекнең ямьле, балыклы Кирәмәт күле, хәзерге Җебанай елгасы, аның янәшәсендәге калын урманнар, борыңгы Чаллы болыннары Бирдебәк ханның күңеленә хуш килгән. 1357—1359 елларда Алтын Урдада тәхеткә килгән Җанибәк ханның улы Бирдебәкнең җәйләү өчен Чулман елгасының уң як ярына килүе (хәзерге Бирдебәк авылы да аның исеме белән аталган) мәгълүм. Бу хакта риваятьләрдә сөйләнелә. Фичология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов раслаганча. Бирдебәк ханның еш кына бу якларда кунак булуы билгеле. Җәйге айларда ханнар Ак Сарайлар тирәсендә чатырларда кунакта булганнар Үзләре генә түгел, яраннары да ял иткән
Нәсеч шәҗәрәсенең Чыңгыз. Үзбәк. Бирдебәк ханнарга бәйле булуы турында мин кечкенәдән дәү әнием Бибимәрьям һәм бабам Гарифулладан ишетеп үстем Моның шулай булуына безнең Ак Сарайда сакланган, буыннан-буынга тапшырылып килгән хан ярлыгы да шаһит.
Ярлык—хан тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе, указ, грамота. Алтын Урданың берәр улусына яки буйсынган дәүләтләрнең бер өлешенә хуҗа булу өчен, дәүләтнең үзендә яки чит дәүләтләрдә дипломатик мөнәсәбәтләр ачып бару, шулай ук җир биләү өчен ханнан ярлык алу зарур булган.
Безнең нәсеч ярлыгының тарихы һәм язмышы бик гыйбрәтче дә. серле дә. Ач тамга (печать. мөһер) сугылган, чит-чите кызыл кайма бечэн әйләндереп алынган, ефәк сыман кәгазьгә гарәп хәрефләре белән язылган бу ярлык дүрткә бөкләнгән килеш Коръән эчендә саклана, китап үзе дә. ярлык кебек ук. бик борынгы, битләре саргайган була.
Безнең нигездә XVII йөзуртачарында күрәзәче, халык табибы исемен алган Садрый мулла, XVIII йөзнең 70 нче елларына кадәр Юлдаш бабай яшәгән. Бик акыллы, гаярь кеше булган Ярлыкны ул Хисмәтулла бабайга тапшырган Аннан ярлык Ваһаб. Сөнгату.чла бабайларга күчкән. Ак Сарайда сакланган ярлыкны Сөнгатулла бабай
Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА шагыйрә, публицистка жанрында да иҗат итә. Балык Бистәсе районында яши.
нигездән аерылып чыккан олы улы Заһидуллага әманәт итеп тапшырган Ә Заһидулла: "Бу бик күп хокуклар бирүче хан ярлыгы, ыруның дәрәҗә билгесе, бөтен ышанычым син, сакла!"—дип улы Рамазанга әйтеп калдырган
Ярлыкны нигез бүрәнәләре арасына яшереп куялар. Аның яшерелгән урыны чит- ятлардан сер итеп саклана. Әмма, яңа йорт салырга өйне сүткәндә Коръән белән бергә ярлык та юкка чыга. Бу ярлыкны алган һәм үзендә тоткан кеше аның фән өчен кирәкле никадәр булуын аңламыйдыр да. Иманына тугрылыклы калса ул аны төп нигезгә яки музейга тапшырсын иде
Нәсел тамгабыз буйга өч сызык. Кабер ташларына да бүгенге көнгәчә шушы тамга салына
Ак Сарай хәзер дә исән-имин килеш саклана Элеккеге кебек үк анда Дәүләт сәгате йөри Ак Сарай һәм элеккеге утарны әйләндереп алган саклагыч таш базларның кайберләре егерме беренче йөздә дә тарихи ядкарь булып торалар Нәсе.л- ыруларыбызның олуг ханнарга тугрылыклы бу луы, авылга нигез салучылар икәнлеге, дәүләткә хыянәтсез хезмәт итүләре турындагы серләрне саклыйлар
Хан ярлыгы кемдә?
"Хан ярлыгы Ак Сарайда, саклагыз!"
Җидсичс буын бабам Юлдаш васьипс
Ак Сарайның тирән серләре бар,
Гасырларга китә тамырлар.
Нигез ташларына баш иярләр Горурланып, туар токымнар.
Ничә гасыр йөри телдон-телгә,
Васыять йөри күчеп нәселгә.
“Хан ярлыгы Ак Сарайда", диеп Буын саен васыять әйтелә.
Җиде буын кендек җеп тоташкан Юлдаш бабам нәсел тоткасы.
“Хан ярлыгын җуймый саклагыз!" дип Аваз сала дәвер кыйтгасы.
"Ярлык яшерелгән Ак Сарайга,
Хан ярлыгын шуннан эзләгез!”
Юлдаш, Хисмәт бабам кайтавазы:
“Нәсел затлылыгын өзмәгез!!!"
Ничә гасыр телдән-телгэ йөри Әверелеп олы әмергә.
Улдан улга васыятьнамә булып,
Дәверләрдән күчә дәвергә.
Зур тарихлы таш Сарайда күзләр.
Җиде катлы дивар нигезе.
Хәтта ташлар телгә килерләр дә Әйтелер күк васыять сүзе.
Болгар диварларын хәтерләткән Ак Сарайның сере пидә соң?
Кемнәр бүген мең сер ишерелгән Гасырларның сүзен сөйләр соң?
Ерак тарих—Бөек ханнар юлы Таш диварга килеп тоташа.
Алтын Урда хаким булган чорга Ак Сарайдан күчәм уй аша.
Гасырларны кичеп уй йөгерә Алтын Урда— Чыңгыз чорына.
Хан ярлыгы хатирәсе яши.
Кушылып яши “Чулпы җыры"ма.
Берсе анам, берсе атам каны— Нигез-тамырларым билгесе. Бабаларым Ваһаб, Сөнгать, Нәҗми— Намус өлгесенең көзгесе.
Ак Сарайга яшерелгән ярлык,
Кайсы ханнан килгән әмер соң? Чыңгыз. Батый. Үзбәк. Бирдебәкме— Ярлык язган әмир ул кем соң?
Олыс җитәкчесе иткәнме ул Җиде буын бабам Юлдашны?
Илче иткәнме ул чит җирләргә,
Әмер җиткерүче юлбашмы?
Бәлки, җирбиләүче билгеседер Ал тамгалы ярлык нәселгә.
Хан ярлыгың җандай саклаганга Сарай диварыңа яшергән.
һәм сакларга кушкан боерыкны, Нәсел горурлыгы ярлыкта.
Берәү аны ханнар буыны, ди.
Бик күп фаллар йөри ха.!ыкта.
Хан даирәсеннән чыккан углан, имеш. Зур дипломат, диләр кемнәрдер. Нәсел агачымның тамыры учар. Тармаклары йөзләр, меңнәрдер.
Берсе әйтә:
"Ханның дәвамчысы Юлдаш,
Булсын сиңа чук-чук сәламнәр.
Ал каймасы—шуның шәһадәте,
Чыңгыз улын күрегез, адәмнәр!”
Ефәк чуклар белән төргән ярлык— Хан мөһерен суккан чынлыкка. Шөһрәтеңә шаһит гомер бакый.
Ак таш Сарай тора тынлыкта.
Ышанычын шулай белдергән хан. Ярлык күчкән улга, оныкка. Үткәннәрдән аһәң яңгырашы: "Җиде буыныңны онытма!"
Бирдебәккә ясак жыйган. диләр. Чулман буйларыннан Юлдашны. Җаиибәк у глының дусты булган. Киңәшчесе, имеш, юлдашы.
Ал тамгалы ярлык шөһрәт биргән. Исем биргән дан һәм дәрәҗә. Нәселемдә Укмасыйлар каны. Данлы, шанлы безнең шәҗәрә.
Баксаң, эле минем тамырларда Чыңгыз ханнар каны агадыр.
Жучн нәселе угыллары бар да Кардәш-ыру, ерак бабамдыр.
Ничә гасыр йөри бу васыять. Юлдаш карттан күчеп нәселгә.
"Хан ярлыгын югалтмагыз!” диеп. Ул теләгән күнне әйтергә:
Гаярь, батыр, ир йөрәкле булу Гөлстанның гөле итәдер.
Намусың саф. ихтыярлы булсаң Гомер һәрчак ваем үтәдер.
Ул сакларга кушын хан ярльнын Үлемсезлек тели җанына.
Ак Сарайда калган хан ярлыгы Ихлас шаһит аның данына.
Ул сакларга кушкан милләтен дә. Югалтмаска кушкан телен дә.
Хан ярлыгы әманәте булган Бердәм саклар өчен илен дә.
Эмма җуйдык, ярлык эзсез китте. Васыятьне үти алмадык.
Буын белән буын ялганмады Зур ялгышны соңлап аңладык.
Үзем бүген бабам урынына Сүз айтергә җөрьәт итәмен:
Хан ярлыгын аклар Ир туганны. Хакын хаклар көнне көтәмен.
Болгар диварларын хәтерләткән Таш Сарайның сере пидә соң?
Мең сер ишерелгән кыйтгаларда. Хан ярлыгы хәзер кемдә соң?
Дәүләт сәгәте
"Дәүләт сәгате к)’згә күренми. Ул муллык, бәхет, дәүләт теләп тора "
Борынгы риваятьтән
Ак Сарайда Дәүләт сәгате бар— Гасыр чаптарында узганы. Риваятьләр сөйли кайтавазлар, Күтәрелә дәвер тузаны.
Ялгыз калып кына тыңлыйлар, ди. Бу сәгатьнең серле тавышын.
Санап тора дөнья әйләнешен, Айлар, еллар, гомер агышын.
Санап тора һәр минутын, мәлен. Теләп тора тәүфыйк, сәгадәт.
Көнең бәрәкәтле, тормышын бай. Нигезеңдә булса бу сәгать.
Балачакның серле мизгеленә Дәшеп тора сәгать чылдыры. Үткәннәргә әйдәп алып кайта Дәүләт сәгатенең чылбыры.
Алып кайта яшьлек хыялларга, Чынбарлыклар белән тоташа.
Күпме дастаннарда дан әйтелгән Бу сәгатьтә кодрәт, тамаша.
Алтыннанмы икән, көмештәнме. Бәллүр микән әллә телләре? Хыялымда күрәм һәм үрелеп Тартып куям сәгать герләрен.
Балачакның серле хатирәсе:
—Ке.тг-келт сәгать йөри Сарайда. ...Мин серемне чишәм якын күргән, Сабый дустым—күрше малайга.
Алып керәм, җитеп Ак Сарайга. Ярсый йөрәк, хисләр талпына. Ташлар арасыннан күзәтүче,
Карап торган күзләр бар сыман.
Дәү әнием хикәятен сөйлим: “Дәүләт сәгате бар нигездә.
Бик бәхетле йортта гына була,
Озак еллар йөри ул бездә".
И, беркатлы балачагым минем. Серле сәгать эзлим Сарайда. Тавышы бар, әмма үзен тапмыйм, Бәхет сәгатьләре соң кайда?
Тәүге кабат без икебез бергә Серле сәгать чынын ишеттек.
И. курыктык, күреп калырлар, дип. Нидер булыр төсле без көттек.
Серләр ачылыр да, туктар төсле Йөрүеннән сәгать телләре.
Йөрәк тибешеннән күтәрелде Дәүләт сәгатенен герләре.
Тын да алмый, кулга-кул тотынып.
Без тыңлыйбыз сәгать тавышын.
Ә ул саный безнен балачакнын Үтеп барган еллар агышын.
Сәгать йөри, Дәүләт сәгате бу.
Ак Сарайга каян килгән ул? Тыпырчына йөрәк шомланудан.
Сәгать йөргән төсле тибә ул.
Уктай атылабыз урамга без.
Төсе качкан күзләр ялтырый.
Сүз әйтерлек хәл дә калмаган ич. Тешләр тешкә тими калтырый.
Килеп бәреләбез Дәү әнигә.
Әйтерсең лә. урлап тотылдык.
Йөзем комач төсле оялудан. Кызалаклар төсле кызыллык.
Сакламадым серне, уртаклаштым.
Мин бит дәүләт серен чишкәнмен. Болаигырлы1 күктәй күнелкэем. Бәрәкәтләр китсә нишләрмен?
Дустыңның да дусты булыр, кызым. Нишләдең син, балам, н. җанаш?.. Үкенече моңлы күзләрендә.
...Гомер буе сабак бу караш.
Сабыр гына аркабыздан сөйде. И.уның белән бетте шелтәсе.
Сыя2 суларыдай ташып акты Күзләремнең яшьле элпәсе.
Без аңладык шунда, ике сабый.
Сер сакламас күңел тарлыгын, һәм бүгеннән башлап икебезгә Уртак булган серләр барлыгын.
Без аңладык шушы мизгелләрдә Сер саклауның олы бәһасен.
Җирдә тугры булып вәгъдәләргә Сер ачкычын саклап яшәсен.
' Болангырлы болытлы, күислссз 'Сыя ташудагы эре кар
Ак Сарай ул олы сер сандыгы.
Ак Сарай ул аклык өлгесе.
Ата-бабаларның намусына.
Тугрылыкка чынлык билгесе.
Хан ярлыгы серен саклый Сарай. Әманәтне үтәү—ышаныч.
Дәүләт сәгатенең чыңнарыннан Ак Сарайга иңгән куаныч.
Шанлы туйлар барган бу Сарайда,
Алтын касәләрдән сыйланып.
Юлдаш хаким кунак кабул иткән— Сукман1 дускайларын—җыйналып.
Аркыш2 маллар, хәзинәләр төяп Килгән монда ханнан илчеләр.
Чуралары3 иккән мул уңыштан Тәгам җыйган олы-кечелэр.
Мул тормышлы, төзек дәүләт булган, Дәүләт сәгатендә— бәрәкәт.
Дуслык, Шәфкать, Иман булган җир бу. Илаһилык яши—мең рәхмәт!
Нигез эргәсендә басып торам.
Ак Сарайда күңел тәрәзәм.
Дәүләт сәгатенең чын кодрәтен Сөйли миңа ыру шәҗәрәм.
Югалган ачкыч
“Ак Сарай ачкычын югалткан каенатам аны эзләргә киленнәргә кушты һәм табучыга төп нигезне бүләк итте'
Дәү әнием Бнбимәрьям истәлегеннән
Ак Сарайның җуйдым ачкычын,
Кем табалыр икән, эзләгез!
Табучыга мирас шушы нигез,
Соңра дәгъвалашып йөрмәгез.
Зирәк бабам улларына түгел.
Киленнәргә кушкан бу эшне.
Мал бүлгәндә, белә, улларына Низаглашу бер дә килешми.
Таш баз өсте туфрак арасында Ак Сарайның серле ачкычы.
Кайсы килен табар, кемгә булыр,
Татлы минутларның ачысы?
' Сукман - батыр •’ Аркыш кәрван
1 Чуралар - игенче, бигә буйсынган кеше
Дүрт киленнең тик өчесе эзли.
Туфрак мамык төсле йомшаган.
Белми кала Мәрьям, кайда йөри. Ачкыч эзләргә ник чыкмаган?
Биек болдыр бер нурланып ала:
Мин монда, ди. Мәрьям, нәрсә бар? Ак Сарайнын ачкычларын эзләш... Дәүррэү аңлаталар хатыннар.
Кем табалса нигез шуна, диде. Кайнатанын вәгъдә сүзе шул. ...Ялтырап китә ачкыч, туфракны Бер сыпырып кына карый ул.
Ачкыч миндә, әти, кемгә бирим? Мәрьям йөгерә Сарай янына.
Нигез сезгә, кызым, вәгьдә иман, һәм сез хуҗа йортым малына.
Ач Сарайны үз кулларын белән.
Кереп кара, муллык күрерсең.
Шиккә калган килен эчкә уза.
Нинди серләр барын кем белсен?
Сарай тып-тын, нигез диварында Гасыр моны сеңгән ак ташлар.
Бәхет ачкычымы кулларында.
Ни күрергә язган оу башлар?
Сарай түрләрендә бүлем-бүлем.
Тәгам-ризык, бөтен кирәге.
Авыл халкын ашлы иткән Сарай Тәлим1 байлык тормыш терәге.
Бу минуттан барысы да ана.
Авыл язмышы да кулында, һич сынатмас, аклар өметләрне.
Мең киртәне җиңеп юлында.
Әллә йөрәк шулай ярсып тибә.
Сәгать йөргән төсле Сарайда. Саташадыр, бәлки сөенечтән.
Башы әйләнгән чак болай да.
Келт-келт тавыш килә, салмак кына. Йөрәк алай тибә алмый бит.
Куркуыннан гына үзен-үзе Ул юатып шулай алдый бит.
А| арынып чыга ул Сарайдан һәм ачкычны суза атага.
Сәгать йөрн анда, сәер сәгать. Юрамагыз сүзем хатага.
' Толны күн
Акыллы карт тик елмаеп куя:
—Дәүләт сәгате ул— шатлыкка. Йорт хуҗасы сезне кабул иткән. Сөйләп йөрмә шаулап халыкка.
Димәк, сезне үзенә иш күреп, Варис итә нигез хуҗасы.
Сез булырсыз бай да. бәхетле дә. Читләп узар дөнья нужасы.
Садрый мулла нигезе бу, балам. Изге нигез, бай һәм дәүләтле. Аның олпатлыгы, гыйлемлеге Заманында дөнья шаулатты.
Дәва өчен кышын түбәнөйдә Кураҗиләк белән сыйлады. Гарип-горабаны терелтте ул, Мохтаҗ-мөэминнәрне зурлады.
Еланнан котылу
"Буар еланнардан котылу өчен митләткә Садрый мулла кебек зирәкләр кирәк "
Сөнгатулла бабам фикере
Авыру кызны китергәннәр берчак, Кипкән-корган, үтми ризыгы.
Үлем көтеп ята җиләктәй кыз.
Сүнгән өмет, тормыш кызыгы.
-Мин урманда йоклап бер төш күрдем: Сусавымны бастым су эчеп.
Шул сәгатьтән башлап янам-көям.
Китә җегәр, бетә дәрт-көчем.
Мулла әйтә:
—Сөтле табак кирәк.
Китерәләр нәкъ ул кушканча.
—Бар да яхшы булыр, сау уяныр... Дога укып кызны йоклата.
Табактагы сөткә агу сала.
Кешеләрнең барсын чыгара.
Кыз йоклагач, сөтне эчәр өчен.
Тиеш елан эчтән чыгарга.
Ул чыкканда күрми калалар гел.
Барча кеше йоклый изерәп.
Көтә-көтә карт та йокымсырый.
...Елан үз кодрәтен сиздерә.
Яшь кыз берни сизми, авызыннан Буар елан чыга сузылып.
Чәч толымы төсле күкрәгеннән Ул идәнгә төшә шуышып.
Табактагы сөтне эчә башлый. Салрый мулла кылны уята.
Авырумын сере шушы, балам. Саусыз итеп елан йоклата.
Агулы сет үлем угы булып Елан күкрәгенә кадала.
Әнә шулай кызны терелтә ул, “Күрәзәче”, дигән ат ала.
Шул еллардан бирле ияле йорт, Гомер бакый олуг дәүләтле.
Бу нигезгә хәер-дога кылын. Зекер әйтә Дәүләт сәгате.
Ак Сараем безне кичерде
Әйләнәм дә кайтам балачакка. Серне чишкән ерак елларга. Кулга-кул тотынган сабый дустым Сердәш булып яши һаман да.
Хәтеремдә, икенче көнне дә Ак Сарайга кабат кергәнем. Ишетмәдем Дәүләт сәгатенен Сәгадәтләр телән йөргәнен.
Юкка чыккан иде серле сә1ать. Үпкәләпме безгә киткән ул?
Шул югалту белән аваздаш күк Газиз татар халкым үткән юл.
Үкси-үксн еладым бу көнне.
Гаепле мин үзем барсына.
Бер кайтырмы Дәүләт сәгатебез? ...Әрнешләрдән йөрәк ярсый ла.
Солтанатлы Сөембикәне дә Сатлыкҗаннар ятка саттылар. Дәүләт сәгатьләре яшерелгән Сарай капкаларын ачтылар.
Таркаттылар илне, талаттылар, Ханбикәне тоткын иттеләр.
Дәүләт сәгатьләре зекер әйткән Динарларның серен чиштеләр.
Алтын айлы ап-ак Сарайларга Кызыл качлар элен куйдылар. Татарларым, ыруларым минем. Нәсел горурлы! ын җуйдылар.
Явыз җәллад бөйрәгенә таккан Үткен кылычының кынысын.
Үчлек каны баскан күзләрендә Уйнап торды дошман кылычы.
Ничә гасыр үтте башны иеп,
Бер югалган даннар тиз килми. Җимерелде Болгар. Казан, Чаллы Сатылганны дәвер кичерми.
Көрәш мәйданнары батыр сорый— Яулап алыр өчен бөтенлек.
Дәүләт сәгатьләре дөрес йөрсә, Татарыма килер чын хөрлек.
Ак Сараем минем халкым төсле Җуйган иде Дәүләт сәгатен.
Бар гаепне мин үземдә күрдем һәм еладым бетеп тәкатем.
Кичерүен ихлас сорадым мин:
—Өмет аклармын, -дип үтендем.
Ак Сарайга сарылып сулкылдадым... Аһ, үкендем соң мин, үкендем.
Еллар үтте, олыгайдык без дә,
Менә торгач тормыш баскычын. Сабый дустым кулларында хәзер Дәүләт Сараеның ачкычы.
Сарай эргәсендә тагын икәү— Ишетелә сәгать чылдыры. Куллар-кулга бәйләнгән шул көнгә Тоташтыра гомер чылбыры.
Тормыш дәрьясында кайнаганда Хәсрәт сулары да эчелде.
Дәүләт сәгатебез кире кайтты,
Ак Сараем безне кичерде.
Җир шарыңда бердәм татулыкта Яшә, халкым гореф-гадәте!
Ак Сарайның чал диварларыдай Имин булсын Дәүләт сәгате!
Хан ярлыгы васыятен җиткер,
Буын белән буын тоташсын.
Төзек килеш, Дәүләт сәгатебез, Безнең йөрәкләргә тоташ син!
Сәгать суккан саен берләш, татар! Илгә иңсен бәхет, сәгадәт.
Серләр яшерелгән Ак Сарайда Дәүләт теләп торсын бу сәгать, Бәрәкәттә булсын һәр сәгать!