Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮБИЛЕЙ УҢАЕ ИЛӘ УЙЛАНУЛАР

Журналның бу саны кулыгызга килеп кергәндә, хөрмәтле укучым, календарьда инде яңа ел булыр. Егерме беренче гасырның бишенче елы. Бәйрәм табыннары үткән, шау-шулы ыгы-зыгылар артта калган булыр. Шулай гадәткә кергән, яңа елга һәркем әллә нинди яңа өметләр баглый, Кремль курантлары төнге уникене сукканда бер-беребезгә иң җылы, иң самими теләкләребезне җиткерергә ашыгабыз. Алар барысы да тормышка ашар, яңа елда тормышыбыз матуррак, ямьлерәк, баерак, рухи яктан мәгънәлерәк булыр сыман тоела. Шулай... Әмма, уйланган башка уй килә дигәндәй, фикер йомгагым республикабыз, халкыбыз язмышы, милләтнең киләчәге ягына тәгәри башлауга күңелемә шөбһәле уйлар килә дә керә. Алардан котылу юк. Сәбәпләре байтак кынамы, әйтеп бетергесез күп... Гасырлар кичте китте... кичте еллар! Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәрван Гәмерләрдер күчеп кәрван вә кәрван. Килеп кичте жиһандан канча илләр!.. Моннан нәкъ йөз ел элек, узган гасыр башында татарның бөек шагыйре Дәрдмәнд "Без" дип исемләгән шигырендә әнә шундый юллар язып калдырган. Әйе, Җир шары иксез-чиксез галактика томанлыгында әйләнә дә әйләнә, аның белән бергә без дә әйләнәбез, чорлар кичәбез, яңа гасырларга аяк басабыз; шул рәвешле дөнья картасында бер ише илләр юкка чыга, икенчеләре барлыкка килә тора. Кайчандыр без газизләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булган галиҗәнап тарихның аянычлы елларында дөнья картасыннан татар мәмләкәтләре дә тузанга әйләнгән, шагыйрь әйтмешли: Исә җилләр, күчә комнар . бетә эз.. Дәрийгь, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! Ләкин ничек кенә булмасын, гасырлар буе башка кавемнәрнең уңдырышсыз туфрагына черемә-зәмин итеп салына килгән халкыбыз гарасатлы чорларны кичә-кичә сан ягыннан кими вә азая барса да, рухи яктан исән-сау калды; телебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез берникадәр гарипләндерелсә дә, әле бүгенгә кадәр саулыгын-сәламәтлеген саклап килә. Шөкер итәргә дә ярыйдыр... Менә шулай дип язып куйдым да, янәдән уйга баттым. Бик шөкер итәсе килә дә бит, ләкин соңгы елларда Мәскәү тарафларыннан Татарстанга, татар халкына һәм татар теленә карата алып барылган мәкерле сәясәт һич кенә дә тынычланырга ирек бирми Күңелне әллә нинди шом баса, хәвефле сизенү көне-төне йөрәкне тырный. Моны кем ничек тоя торгандыр, анысын белмим, бәлки мин ялгышамдыр да... Шулай гына булсын иде дә бит Нәби -пәйгамбар. Дәвран- гомер, чор Дәрийгь- үкенеч Мәхзүн -аянычлы, кайгылы. Юкса, артык хафаланыр урын да юк кебек. Әнә шаулатып-гөрләтеп Казанның мең еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнеп ятабыз Пайтәхетебезнең борынгылыгын, кешелек цивилизациясе үсешендә тоткан урынын дөнья халыкларына танытуның иң үтемле чарасы булган бу мәртәбәле юбилей, тар маңгайлы байтак шовинистларның, хәер аларның гына да түгел, ә бәлки үзенең моңарчы бозып күрсәтелгән, гарипләндерелеп аңлатылып килүче тарихыннан оялып йөрүче кайбер милләттәшләребезнең дә күзен ачар әле татар дигән бөек вә шанлы халкының тарихына башкачарак карарга мәҗбүр итәрдер, шәт. Безнең барыр юлыбыз бер генә— Русия кысаларына гына бикләнеп калмыйча, киң дөньяга чыгу, халкыбызны дөнья илләрендә таныту Шунсыз татарга кимсетебрәк караудан, читкә тибәрергә омтылудан котыла алмабыз, мөгаен Егерме беренче гасыр башы олуг юбилейларга бай һәм аларның татарга турыдан-туры кагылышлылары да байтак Менә ноябрь аенда Казан дәүләт университетының 200 еллыгын билгеләп үттек. Кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган һәм элеккеге Советлар иленең барлык республикаларында диярлек яшәп һәм эшләп ятучы меңнәрчә галим-голәмәгә— физиклар биологлар юристлар, математиклар филологлар вә гайреләргә берничә ел буе көтеп алынган тансык бәйрәм булды ул. Шул бәйрәм кысаларында университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылуга 60, аның татар теле әдәбияты һәм татар тарихы факультеты итеп үзгәртеп корылуына 15 ел тулуга багышланган тантаналы кичә дә булып узды һич арттырмыйча әйтергә мөмкин татар халкы очен университет яшьләргә белем бирүче гыйлем вә фән учагы гап- гади а1ша та!ег гына түтел. аның әһәмияте гаять зур. рухи дөньябызда тоткан урыны чиксез киң, милли аңны үстерүдәге өлеше бәяләп бетергесез Ул байтак еллар татар халкы тарихында һәм әдәбият институты, һәм журналистика бүлеге, һәм сәясмәннәр мәктәбе ролен үтәп килде Беренче карашка татар теле һәм әдәбиягы укытучылары әзерләргә тиешле һәм шушы максаттан чыгып ачылган бүлек, совет чынбарлыгы шартларында милли фикер учагы сүнеп бетмәгән бердәнбер уку йорты иде: туксанынчы еллар башында Ирек мәйданына "Азатлык! Татарстанга мөстәкыйльлек!" шигарен күтәреп чыгучыларның, ярсулы митинглар, халык җыеннары үткәргән милли каһарманнарыбызның иң кайнар өлеше дә шул бүлекне тәмамлаучылар булды Әлеге изге юлда гомерләрен фида кылырга әзер булып, сәяси ачлык игълан итүчеләр дә. нигездә милләтебезнең шушы бүлектә тәрбия алган асыл уллары һәм кызлары иде Ирек даулаучыларның бер өлеше мәйданда, халык арасында булса, бер өлеше— халык депутаты исеменә лаек булганнары— Югары Совет сессиясендә ялкынлы чыгышлары белән халкыбызның йоз еллар буе хыялланган өметләрен җанландырды Алар, бәлки, азрак та булгандыр, әмма сүзләре үтемле, әйткән фикерләре меңнәрнең йөрәгенә ятышлы иде Әйе. халкыбызга укымышлы, гыйлемле яшьләр кирәк, күп, бик күп кирәк Дөрес, белемне хәзер теләсә кайсы институтта, университетга алып бу.ла анысы Юристларны, икътисадчыларны физикларны һәм математик\арны табибларны авыл хуҗалыгы белгечләрен, химикларны мөһәндис-инженерларны укытучыларны һәм тагын әллә нинди белгечләрне меңәрләп кенә әзерлиләр дә, араларында татар егетләре һәм кызлары да бик күп. ялгышмасам кайбер югары уку йортларында студентларның яртысыннан артыгын милләттәшләребез тәшкил итә Әйе, алар күп, әмма татар теле һәм әдәбияты факультетында укыган студентларныкы кебек фикерләүләре милли аң белән сугарылмаса. йөрәкләрендә, бәгырьләрендә “туган халкым" дигән изге хис сулкылдамаса бик аяныч булыр. Менә шунлыктан, бүгенге көндә дә. бүгенге шартларда да— милләтебез язмышы хәл ителгән бер мәлдә татар факулыетының яшәп килүе табигать фәннәре буенча белгечләр әзерләүче теләсә кайсы вуздан мөһимрәк әһәмияткә ия Татар факультеты кгбилее кичәсендә утырганда, нишләптер, күңелемдә шундый хисләр өермәсе уянды Чөнки мин анда шушыңа охшаш фикерләрне ишетермен, каһәрле сугыш елларында меңнәрчә каршылыклар белән эшли башлаган татар бүлеге зшчәнлегенә, ниһаять лаеклы бәя бирелер дип ышанган идем. Дөрес, чыгыш ясаучыларның байтагы күңелне җылытырлык фикерләр әйтте әйтүен, әмма төп игътибар, кичәнең алып барылышы нишләптер таррак кимәлдә булып, факультетның бүгенге көндә ничек яшәвенә, анда кемнәрнең ничек эшләвенәрәк багышланган булып чыкты. Сүз юк, болары да кирәк, әлбәттә. Әмма без, кайчандыр университетның үзебезгә аеруча газиз вә якын бүлеген тәмамлаучылар, киңрәк, колачлырак фикерләүне көткән идек. Факультет халкыбызга кемнәрне биргән, алар кемнәр, кайда һәм ничек эшлиләр, милләт хәзинәсенә нинди асыл җәүһәрләр вә гәүһәрләр өсти алганнар?! Ахыр чиктә, тәгамны авыз итүче өчен аның кухняда ничек әзерләнүе һәм пешерелүе түгел, ә табынга китерелгән ризыкның тәме, матурлыгы, зәвыкълы булуы кыйммәтрәк ләбаса! Беребез дә тәгамга тозның яисә борычның кайчан һәм ничек салынуы белән кызыксынмый, аңа тәм хасиятләреннән чыгып бәя бирә. Татар факультеты тар мәгънәдәге факультет кына түгел, ә милләтпәрвәр белгечләр әзерләүче гыйлем учагы! Төп фикер шулайрак булырга тиеш иде кебек. Юбилей кичәсендә республика җитәкчеләренең катнашмавы, аларның фикере яңгырамау да күңелдә канәгатьсезлек тойгысы уятты. Бу үз кимәлендә бердәнбер булган факультетның асыл бәясен белмәү яисә аны киметеп күрсәтергә тырышуга охшап калды. Бәлки алай да булмагандыр, бигайбә, мин бары тик үзем кичергәннәрне, үзем уйлаганнарны гына кәгазьгә төшереп утырам. Беркем дә иң соңгы инстанциядәге хакыйкатькә ия түгел. Анысын да яхшы аңлыйм. Шулай да... Татар бүлеге, яшәвенең беренче көннәреннән башлап, партия һәм совет оешмаларының, дәүләт куркынычсызлыгы органнарының даими күз уңында, шик астында булды. Тыелган булуга карамастан, татар теле һәм әдәбиятын укытканда, табигый ки, сүз татар тарихына, аерым алганда, татар дәүләтләрендә фән вә сәнгатьнең нинди югарылыкта булуына, әдәбиятның, шигъриятнең нинди үсеш алуына кагылмый калмый, ә болар исә. милли аңны уятуга китерә, халкың белән горурлану хисләре уята, ирексездән, аны башка милләтләрнең ул чордагы халәте белән чагыштыра башлыйсың, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыфы. Сәйф Сарай һәм башка олуглар иҗатының дөньядагы теләсә кайсы әдәбият горурланырлык шигърият җәүһәрләре икәнлеге күңелеңә сеңә. Чагыштырасың... һәм таң каласың. Боларны инде яшереп калдыру мөмкин түгел. Ә алар белән горурлану, татар тарихын Орхон-Енисей язмаларыннан өйрәнә башлау, халкыбызның Болгар белән генә чикләнеп калмаганлыгын, Азия һәм Европа киңлекләрен яулаган олуг милләт икәнлеген раслау ул вакытларда милләтчелек хорафаты булып санала иде. Мәгълүм ки, моның өчен баштан сыйпамыйлар. Татар бүлеге студенты фонетика һәм синтаксис ятлап, дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнү белән генә шөгыльләнергә тиеш иде! Башкасы, нигездә, тыелган гамәл иде. Ә яшьлек тыелмый— эзләнә, казына, таба, тапканын башкаларга җиткерергә омтыла, яза. сөйли, һәм, ни гаҗәп, боларны тиешле җирләрдә белеп, ишетеп торалар, әлбәттә, боларның берсе дә җәзасыз калмый. Илленче елларда университет эскәмияләреннән ГУЛАГ лагерьларына барып эләккән олуг әдипләребез Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Адлер Тимергалин һәм башка асыл затларыбызның язмышы шул турыда сөйли булса кирәк. Үзебез укыган алтмышынчы елларда да без бу яшерен күзәтүне, татар бүлеге студентларына органнарның аерым карашы барлыгын тоемлый идек. 1968 ел. Югары уку йортларында яңа буын— "халыклар атасы" Сталинның шәхес культы фаш ителгән, Хрущев "җепшеклеген" татыган, шул елларда фикере, аңы формалашкан яшьләр укый башлаган елларның берсе Нәкъ шул елны бүлекнең, һәрхәлдә, бер группаның язмышы кыл өстендә калган, аның өстендә утыз җиденче елларның эзе сакланган үткен балта күтәрелгән иде. Аен төгәл генә хәтерләмим, татар бүлеге студентлары, аерым алганда, безнең группа студентлары арасында кулдан-кулга бер бик кызык эчтәлекле хат йөри башлады Юка папирос кәгазенә машинкада бер интервал белән, кырыйларында ара калдырмыйча тыгызлап язылган әлеге хатта татар халкының бүгенге халәте, аның бездән яшерелгән чын тарихы, культурасы, халык саны, икътисадта тоткан урыны белән союздаш республика булырга лаек булып та, ниндидер юк-бар сылтаулар һәм сәбәпләр аркасында халкыбызга ил корылышында тиешле урын бирелмәве хакында бик тәфсилләп язылган һәм һәр фикер Ленин, Сталин хезмәтләреннән, күренекле партия һәм совет эшлеклеләренең ныгышларыннан цитаталар, партия съездлары карарларыннан алынган өзекләр белән ныгытылган иде Хатта шулай ук татар халкының дөньяда күпме таралганлыгы, теге яки бу өлкәдә, чит илләрдә күпме яшәгәнлеге күрсәтелгән, киләчәктә республикага союздаш статусы алуга ирешү өчен бүгенге яшьләрнең ни эшләргә тиешлеге, татар культурасын, сәнгатен, әдәбиятын киңрәк тарату, татар матбугатын һәр төбәккә илтеп җиткерү өчен нинди чаралар кулай булыры хакында киңәшләр бирелгән иде. Хат Бакудан, безгә бөтенләй таныш булмаган кешедән килеп ирешкән иде Студентларның тулай торак адресын, исем-фамилияләрен каян алганнардыр, анысы безгә караңгы иде, әмма ул. группадагы берничә кешегә берьюлы килеп, тиз арада аның белән барыбыз да диярлек танышып та чыккан идек. Утызынчы еллар һәммәбезнең хәтерендә, нәсел-нәсәбенә канлы еллар дәһшәте кагылмаганнарны бармак белән генә санарлык булгандыр Шунлыктан, бу хат турында ачыктан-ачык сөйләшү юк, аны яшереп кенә, качырып кына укыйбыз, бер-беребезгә саклык чаралары күрә-күрә генә тапшырабыз Милләтче дигән тамга сугыла калса, алдагы язмышында ни буласы, университет белән хушлашасы да (алай гына булса әле| көн кебек ачык иде Төнлә өй янына шыпырт кына килеп туктаган кара машиналар, теге яки бу әдипнең бер көн эчендә серле рәвештә каядыр югалуы, соңыннан аның “халык дошманы", "милләтче" дип фаш ителүе, әсәрләренең китапханәләрдән, аерым кешеләрдән җыеп алынуы, яндырылуы хакында ишетеп белә идек ләбаса, барысы да хәтердә Әмма хат ымсындыра, күңелебез түрендә тирәнгә, бик тирәнгә күмелгән хис-өметларне уята, безнең хыялларыбыз белән бер дулкында иде Чөнки анда язылганнар безнең матбугатта юк. болар тулы бер фәнни оешма башкарган күләмле хезмәткә охшаган иде Бүген болар хакында, монда бәян ителгән хәлләр турында уку кемгәдер сәер, арттык беркатлы булып тоелырга да мөмкин, чөнки монда әйтелгәннәр барысы да хәзер матбугатта ачыктан-ачык языла, дәүләт оешмалары трибуналарында яңгырый Ләкин ул вакытта чоры бүтән иде, ил өстендә утызынчы елларның дәһшәтле күләгәсе таралып бетмәгән, матбугатта радио-телевидениедә катгый цензура авызларыбыз, телләребез йозакта иде Ул хатны укып шулхәтле тәэсирләнгән булганбыздыр, күрәсең, мин фәкыйрегез аны машинкада күбәйтеп алырга ниятләде Бәхеткә, дигәндәй. "Татарстан кооператоры" дигән газетада эшләп йөрим, машинка кул астында Редакциядән кешеләр китеп беткәч, ишекне бикләп алам да. иске, калтырча "Прогресс" машинкасында суктырам гына Бер кон, ике көн шулай булды Тиз генә бастырып бетерелек түгел, хат озын, артык зур күләмле Өченче көн дигәндә, сәгать сигезләр тулып киткәч, ишектә таләпчән шакылдау ишетелде "Дерт" итеп киттем Бездә болай усал һәм каты итеп шаку гадәте юк. Тиз генә кәгазьләрне өстәл тартмасына шудырдым һәм ишекне ачтым Каршымда әзмәвердәй өч ир пәйда булды Мине куллары белән бер якка себереп кенә үттеләр дә машинкага ташландылар Усал тавыш яңгырады: — Нәрсә басып утырасың? Боларның кем икәнен һәм ни өчен кергәннәрен аңлатуның кирәге юк иде инде Күз алдында утызынчы еллар Иреннәрем тыңламый башлады — Менә, яңа хикәя язган идем,-дидем мин батырлыгымны җыеп — Күрсәт! — Ба-басылып беткәч... -дидем бугай Арадан берсе ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм язу машинкасы куелган өстәлнең тартмасыннан алты данәдә басыла башлаган хат нөсхәләрен копирка кәгазьләрен, хатның оригиналын тартып чыгарды — Шушымы язган хикәяң? Бу тентүнең нәрсә белән тәмамланганын, ничек сорау алганнарын һәм үзем өчен тетрәндергеч булган ул сөйләшүнең ничек барганын язып тормыйм Максатым ул түгел Мине бик соң, сәгать төнге берләрдә генә чыгарып җибәрделәр. Үз-үземне кая куярга белмичә шәһәр урамнары буйлап атладым. Тулай торакка кайттым да иптәшләрем яши торган бүлмәгә ташландым. Ләкин алар урыннарында юк иде. Аларны да ниндидер машина килеп, берәм-берәм чакырып чыгарып каядыр алып киткәннәр булып чыкты. Бу вакыйганың шаукымы бик озак дәвам итте әле, ул студентларга да, укытучыларга да кагылды. Бүлек гарасатлы яңгыр алдыннан сәер тынлыкка чумган урман кебек тынып калды. Безне исә факультетта да тикшерделәр, ахырдан университет парткомына чакырдылар. Түрдә, секретарь урынында җәелеп утырган полковник, аның янында кечерәеп калгандай тоелучы остазыбыз Хатыйп Госман, югалып калган яраткан укытучыбыз Диләрә Тумашева... Боларның барысы да бүген генә булган кебек. Шактый озак сөйләшкәннән соң, дөресрәге, полковникның илдәге вәзгыять, империалистларның Совет иленә карата дошманлык актлары, рухи диверсиясе хакында җәелеп сөйләгәнен тыңлаганнан соң шунысы аңлашылды: без дә шул диверсиягә актив кушылучылар, хәтта турыдан-туры катнашучылар икәнбез, ләбаса! Моның ише черек яшьләргә даһи Ленин укыган университетта урын булырга тиеш түгел. Без Совет иленең үзебез, милләтебез турында аталарча кайгыртуына төкереп караучы, аның кадерен белмәүче надан "неучлар" икәнбез. Кемдер авызыннан хәтта: "Бу группаны куып таратсаң, башкаларга яхшы сабак булыр",— дигән сүзләр дә яңгырап алды. Советка каршы әдәбиятны уку һәм таратуның зур җинаятькә исәпләнгәнлеген белмибез түгел, беләбез. Аларны махсус оештырылган лекцияләрдә сөйләп, аңлатып торалар иде. Бу утырышка кергәндә күбебез ни үле, ни тере хәлдә булгандыр. Күңелемдә шик-шөбһәләр өермәсе. Укыган өчен генә әллә ни булмас, хәер, теләгәндә антисоветча әдәбият тарату өчен дигән статьяны да өстәп була, ә менә Советка каршы язманы күбәйтү, ул инде җинаятьләр кодексының фәләненче мадлэсенә туры килә, аның өчен ун елга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә. Монысын утырышта ачыктан-ачык әйттеләр. Ләкин безне чыгарып җибәргәннән соң, партком утырышында катнашучылар артык кискен карар кабул итмәгәннәр булып чыкты. Минем дә бәхетем бар икән, читтән торып уку бүлегенә күчәргә тәкъдим итү белән чикләнделәр. Гариза язып, аның хәл ителгәнен көтеп йөри бирәм. Лекцияләргә, дәресләргә йөрү бетте. Мин ждф белән күк арасында. Бу очракта шунысын да искә алырга кирәк: 1968 ел СССРда гына түгел, бөтен социалистик лагерьда милли күтәрелеш кабынган ел иде. Чехословакиядәге милли-азатлык хәрәкәте, чехларның һәм словакларның социалистик лагерь коллыгыннан чыгарга тырышып бәргәләнүе, бөтен дөнья илләренә оран салуы, анда совет гаскәрләренең бәреп керүе радио- телевидиениенең өтек-төтек хәбәрләреннән, газеталардагы цензура тарафыннан туралган язмалардан безгә дә килеп ирешә иде Күрәсең, болар илдәге милли сәясәтне дә искә алырга сәбәп булгандыр. Ике айлап вакыт үтте бугай. Шул арада факультетта ниндидер үзгәрешләр башланды. Деканыбыз, профессор Гуляев бөтенләй көтмәгәндә Калинин университетына күчеп китте. Асыл сәбәпләрен белмим. Декан булып студентларга таләпчән, әмма аларны аңлый белүче, хәерхаһлыгы белән аерылып торган Сөләйман Ихсанович Даишев эшли башлады, һәм нәкъ менә ул язмышымны уңай якка хәл итте дә куйды. Көннәрдән бер көнне лекциягә йөрүче иптәшләрем кайтып әйтте: — Сине Сөләйман Ихсанович чакырды.. Кердем. Утырырга урын күрсәтте, зачеткамны сорап алды Бик җентекләп, һәр битен карап чыкты да күтәрелеп миңа карады — Билгеләрең начар түгел икән. Яхшы, бик яхшы,— дип үзалдына сөйләнеп торды да мин һич тә өмет итмәгән сорауны бирде:— Укуыңны көндезге бүлектә дәвам иттерәсең киләме? — Билгеле,— дидем мин шуны гына көтеп торган кебек. Ул берни дә булмагандай елмаеп куйды һәм ниндидер кәгазь кисәг е сузды, аннары кистереп әйтте: — Бар! Иртәгәдән дәресләргә йөри башла Ике айлык стипендияңне университет кассасыннан кереп алырсың. Безне шактый ук шөлләткән вакыйгага нокта шулай куелды Барыбыз да университетны уңышлы тәмамлап чыктык Арабыздан танылган шагыйрьләр һәм язучылар Рәшит Әхмәтҗанов. Клара Булатова. Харрас Әюпов. Равил Вәлиең Роза Мулланурова. Ләлә Сабирова. журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова. Уфа университеты укытучысы Сәгыйть Хафизов. Татар иҗтимагый үзәге рәисе, шагыйрь Рәшит Ягъфәров кебек күренекле шәхесләр үсеп чыкты. Соңыннан безне кем сатканын да ачыкладык без. Безнең факультеттан түгел иде ул. ә милләте буенча татар кешесе булып чыкты Күрәсең, коммунистик идеяләрне • тирәннән’' аңлаган әлеге иптәш безне шулай ялгыш юлдан “саклап калырга", үзенең киләчәктәге карьерасына ныклы, нигезле юл салырга тиеш булган. Болар хакында ни өчен яздым соң әле?! Бер дә язмас идем дә. бүгенге татар зыялыларының "миллият дәресләре"ннан бихәбәр булуына үртәлеп, ак кәгазьгә шушы юлларны төшерергә мәҗбүр булдым бугай Мисаллар бик күп бит Татар имласына латин хәрефләрен кайтару турында җитди сүз башлангач, инде ул законлаштьгрылып килгәндә, аңа Мәскәүдән бер төркем татар интеллигенциясе вәкилләре каршы төште Хатларын бөтен үзәк газеталарда бастырып чыгардылар Араларында хәтта Казанда чакта латинга кайтуны хуплап тавыш биргән, Мәскәүгә күчеп киткәч кенә нишләптер кинәт фикерен үзгәрткән якташыбыз да бар иде. Татар дигәнең үз иптәшен сатмыйча гына Мәскәү каршында дәрәҗәгә ирешә алмыйдыр шул! Менә шундый күңелсез уйлар туды бәйрәм кичәсендә утырганда Ә инде Россия Дәүләт думасының татарның латинчаны кайтарырга омтылуында "Россия дәүләтчелегенә, сәяси тотрыклыгына янау" күрүе бөтенләй аптырашта калдырды Үзләрен Рәсәй халкының вәкаләтле вәкилләре санаган депутатларга татарлар үз телләренә ятышлырак, камилрәк имла файдаланса зыян була микәнни? Тулаем алганда, рустан гайре халыкларның ни телен, ни гореф- гадәтләрен, ни асыл тарихын белмәгән һәм еш кына белергә дә теләмәгән депутатлар ни өчен башка бер халык мәнфәгатен санга сукмый?! Юкса, ул халыкның үз республикасы Конституциядә язылганча, үз дәүләте, үз парламенты, үз депутатлары, халык үзе сайлап куйган Президенты бар лабаса! Дәүләт думасының бу гайре табигый карары акылга сыймый, мантыйкый фикерләүме хәтерләтми Бөтен илләрнең иң прогрессив язучыларын туплаган Бөтендөнья ПЕН Үзәге аны шулай дип бәяләде дә Әле 1906 елда икенче бер бөегебез Габдулла Тукай Россия империясе Дәүләт думасының кылган эшләре хакында бик үтемле итеп. “Әй. бәгърем Нәгыймә” көенә Ник бик тиз беттең син. Дума. Ник жир-нрск алмадың' Ах. син. Дума. Дума. Дума. Эшләгән миен бума’’ дип язып калдырган булган Бүгенге Думаның сыра рекламасын чикләү эш урынында тәмәке тартуны тыю, татарның латин имласына юл куймау кебн "актуаль", берсеннән-берсе вак. ил тормышында мөһим роль уйнамаган мәсьәләләр белән мәш килүен күргәч ирексеэдән шул юллар искә төшә Шуңа өстәп, инде Конституция суды да имла мәсьәләсендә шул карарны яклады Ләкин боларның барысының да "ак җеп" белән тегелгәнлеге, бары тик татарга “үчләшү дән килгәнлеге, бернинди мантыйкка сыймавы ап-ачык лабаса1 Татар теленә уңайлымы-юкмы, тел үзенчәлегенә җавап бирәме, алары мөһим түгел Кириллицада язасыз һәм вәссәлам1 Илдә кем хуҗа икәнен белегез! Соңгы елларда Татарстанга карата Мәскәү үткәргән сәясәт һаман шомландыргач төсмер ала бармыймыни?! Мөстәкыйльлек Декларациясендә кабул ителгән, Россия беләк Татарстан арасында төзелгән Шартнамәдә каралган пунктлар көчсезләндерелә, тешсезләндерелә бара һәм болар барысы да ниндидер астыртын, яшерен рәвештә эшләнә. Без республика тапкан, димәк, халкыбыз тир түгеп эшләп туплаган барлык байлыкның 80 ләп процентының Мәскәүгә китеп баруын да яхшы беләбез. Гаделлекме бу? Татар халкына, татар теленә карата Рус иядә кайчан да булса бер гаделлек булырмы? Аның өчен тагын әллә нинди тетрәнүләр кирәк микәнни соң? Тарихтан билгеле, халкыбызның бөек мәгърифәтчеләре, акыл ияләре әле XVIII гасырда ук татарча газета чыгару уе белән яна башлыйлар. Әмма патша хөкүмәте берсеннән-берсе мәгънәсез һәм усал сәбәпләр табып, газета чыгаруны тыеп килә. Бу хыял бары тик 1905 елдан соң, патша строеның нигезен тетрәтә башлаган инкыйлабтан соң гына тормышка аша. Сүз уңаеннан, киләсе елга ул революция булганга да нәкъ 100 ел тула икән. Бу очракта миңа Россиянең идарәче даирәләре тарих тәгәрмәчен кирегә таба әйләндерергә, һичыюгы аны туктатып торырга тели кебек тоела башлый Бөтен дөньяда глобализация дигән нәрсәнең таралуы беркемнән дә сер түгел. Мәскәү үзе бүген, рус шәһәреннән бигрәк, Европа, Америка шәһәрләрен хәтерләтә. Адым саен латин хәрефләре белән язылган реклама, һәркайда— инглиз лөгате өстенлеге. Баксаң, руслар үзләре дә латин хәрефләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр икән. Шушы шартларда татар телен кириллицага закон белән бәйләп кую мантыйкка, аек акылга сыймый да сыймый инде. Ни гаҗәп, андый гамәлләр уртак илебездә байтак шул. Шушы көннәрдә генә кулыма нәниләр өчен ярты миллион данә тираж белән чыгарылган бер китап килеп керде. Игътибар беләнрәк актара барган саен күңелемдә ничә еллар борынлап килгән шикләрем тагын калкып чыкты. Балаларга рәсемнәрен буяп бизәр өчен "Вместе мы— русские" исемендә чыгарылган китап ул. Игътибар итегез, беренче битендә эре хәрефләр белән болай дип язып куелган (мәгънәсен бозмас өчен оригиналда китерәм): "Дорогие маленькие художники и их родители! Нас, живущих в России, 150 миллионов человек. 200 болын их и малых народов нашей страны составляют Великую Русскую Нацию". Юкәдә икән чикләвек! Сиздегезме, кадерле туганнар: татарлар, башкортлар, бурятлар, калмыклар, удмуртлар, мордвалар вә гайреләр билгесез нәшриятның кем тарафыннан чыгарылуы нәмәгълүм китабы нигезендә, барыбыз да бөек рус милләте булдык та куйдык. Ничә йөз еллар буе патша хөкүмәтенең асыл хыялы тормышка аштымыни?! Дөрес, китапны "Русь" берләшкән Россия партиясе чыгаруы әйтелә әйтелүен. Бигайбә, әмма минем андый партия хакында беренче ишетүем. Балаларның милли аңына үтә дә мәкерле диверсия ясаучы бу китапның дөнья күрүендә милләтләргә карата кылынып ятучы бер-бер этлек тоемланмыймыни?! Әле дә хәтердә, СССР заманында да шундыйрак бер талпыныш булган, югары трибуналарда, партия документларында советлар илендә "бердәм совет халкы", ягъни шул исемдәге милләт барлыкка килүе тәкрарлана башлаган иде. Идарәче даирәләрнең бу гамәле безнең шикелле үк СССР дигән уртак бер түбә астында яшәп яткан латышлар, эстоннар, литвалылар, грузиннар, әрмәннәр, украиннар, казакълар, үзбәкләр һәм башка милләтләрнең күңеленә бер дә хуш килгәндер дип уйламыйм. Совет Социалистик Республикалар Союзының бер төртүдә таралып төшү сәбәпләренең берсе — иң җитдие шунда түгел микән әле?! Әмма, ни генә дисәң дә, ул вакытларда илдә әле милли сәясәт дигән нәрсә, үзләре белән санлашырга мәҗбүр итәрлек, үз тарихларын тирәннән өйрәнгән, яшь буыннарын шул рухта тәрбияләгән көчле милләтләр бар иде. СССР таркалып, ул халыклар суверен дәүләтләрдә яши башлагач, без татарлар рус шовинизмының дуамал һәм астыртын сәясәтенә каршы көрәштә япа-ялгыз тордык та калдык Япа-ялгыз1 "Минем кулым түгел. Гайшә Патыйма кулы" дигәндәй, бу сүзләрне каләмем үзеннән-үзе язып куйды шикелле. Аңлыйм югыйсә, без ялгыз ук түгел түгелен. әмма Татарстан белән янәшә, Идел-Урал төбәгендә урнашкан республикаларда: мариларда, удмуртларда, чувашларда, мордваларда милли хәрәкәт артык сүлпән. Башкортстанда исә бөтенләй үзгә вәзгыять. Әле шушы көннәрдә генә 2002 елдагы халык санын алуның ахыргы йомгаклары мәгълүм булды. Алардан күренгәнчә, 1989 елдан 2002 елга кадәр Башкорстанда татарлар саны чирек миллион кешегә кимегән. Ел саен егерме 13 меңгә якын татар үлеп барган диярсең Ни булган соң ут күршебездә? Татарлар берәр кая күчеп китмәгәндер, яисә, тьфү-тъфү, үлеп бетмәгәннәрдер ич! Юк шул! Аллага шөкер, милләттәшләребез бар яратышалар, сөешәләр, гаилә коралар, тормышларына ямь өстәп өйләренә сабый-нарасыйлар алып кайталар Ә халык санын алу йомгаклары исә Башкортстан идарәче даирәләренең гасырлар буе шул җирләрдә - газиз ватаннарында яшәп яткан милләттәшләребезгә карата алып барган ' башкортлаштыру ' сәясәтенең аянычлы нәтиҗәсе, шуның саннарда чагылышы Әлегә кадәр ике республика арасында бу кадәр алдашуны, итәк астыннан ут йөртүне тарих белми иде. "Татарлар безнең ут күршебез, башкорт-татар дуслыгы яшәсен1" дип тәкрарларга яраткан Башкорстан җитәкчелеге, асылда, татар халкын "йоту" юлына аяк басты Җитлеккән, чуандай сытылырга әзер милли проблемаларны Кавказдагыча хәл итәргә омтылу исә безнең юл түгел Татарстанның үз юлы бар, сәяси мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, фикер көрәштереп хәл итү юлы ул. Шунлыктан, безгә милли мәсьәләдә аеруча уяу булырга, һәр гамәлне тирәннән уйлап, юридик як ган черки дә борынын тыкмаслык дәрәҗәдә нигезләп башкарырга кирәк Ә моның өчен укымышлы, милли хисле яшьләрнең күп булуы зарур Киләчәгебез алар кулына каласы. Инде килеп, Россиянең федератив корылышын бетереп, аны сигез губернага калдырырга җыенулары хакындагы имеш-мимешләр күңелгә бер дә җылылык өстәми Хәер, аны "имеш-мимеш" кенә дию дөреслеккә бик үк туры килеп тә бетмәс Чөнки мондый чакыруларның кайдан, кайсы трибуналардан яңгыравын күреп, ишетеп торабыз Беренче тәҗрибәләр башланды да бугай инде Шулай1 Ни кадәр кызганыч булмасын, җавапка караганда, сорауларны күбрәк куярга туры килә. Нишлисең, заманы һәм вәзгыяте шундый 2002 елда халык санын алу дигән мәрәкәдә татарның санын киметү өчен үзәк хакимиятнең ниләр генә кыланмаганлыгы да исебездә бит әле Аларны кабатлап язып торуның кирәге юктыр дип беләм. Нигә татардан шикләнәләр, аны күрмәмешкә салышалар икән?! Юкса, Русия дәүләтенә татардан да күбрәк, тугрылыклырак хезмәт иткән бүтән бер кавемне белмим мин Рус фәнен һәм әдәбиятын алга җибәргән аксөякләрнең, илне саклауда тау булып күтәрелгән рус сәргаскәрләрнең байтагының тамырларында татар каны акканын белмибезмени?1 Сугышларда иң кыю. куркусыз яугирләр безнең милләт вәкилләре булмадымы? Борынгы Петербург татар сөякләре өстендә калкып чыкмадымыни? Мәскәү метросы төзелешендә, шахталарда маңгай тирен түкмәдеме милләттәшләребез? Барысы да шулай Беләбез Бүген, кайбер даирәләрдә патша Россиясенең карафуһчыл милли сәясәтен терелтергә азаплану сизелгән көннәрдә, безгә боларны истә тоту белән бергә, милли үзаңыбызны, милли мөстәкыйльлегебезне дә үстерергә кирәк Дәүләт мөстәкыйльлеге бер нәрсә, дәүләтнең-республиканың киңлекләре чикләнгән, алар картадагы меридианнар һәм параллельләр аша бер кысага утыртыла, ә милли, рухи мөстәкыйльлек бөтенләй башка, аның чикләре юк, ул безнең йөрәкләребезнең кыл уртасыннан бәгыребезне телеп уза Аны ниндидер кысаларга утыртып чикләү мөмкин түгел. Кеше акылы башкалар ихтыярына буйсынмау сәләтенә ия һәм ул хис көчлерәк булган саен, асыл тарихыбызны тирәннән өйрәнеп һәм белеп, аны дөнья халыкларына да таныта алсак, безнең белән исәпләшүчеләр дә арта барыр һәм бу изге эштә без галиҗәнап татар китабының, бөек татар әдәбиятының тоткан урынын яхшы аңлыйбыз, аның якты киләчәгенә ышанабыз Бер юбилей кичәсендә катнашу күңелдә менә шушындый уйлар кузгатты да ташлады Кеше уе белән көчле Уйга килгән, башка кергән әйбер кайчан да булса барыбер тормышка аша. фикерләр, акыл энергиясе буларак, кайчан да булса бер материальләшә бит ул Мин шуңа ышанам Ходай кушып, Татар факультетының 100 еллыгын күрергә. Татар милли университеты ачылу тантаналарында катнашырга да насыйп итсен, газиз милләттәшем! Л» ноябрь. 2004