Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘП ТҮГЕЛ, ОЧЫП ҮТКӘНДӘ


Сөю шаукымы
Иртәнге як авазларын Бер генә тыңла әле...
Бу тургай белән былбылның Бергә сайраган мәле!
Бар бит. бар җәйге чорларнын Тулган-тулышкан чоры!
Җир хәбәре Җир кошының Галәмгә ашкан җыры!
Кушылып шаулый ташкынга Елганың да таш-комы Таш булып хәтта ташны да Уята хис шаукымы!
Сөк> шаукымыннан мәллә Кузгала таш ташкында?
Ташлар хәтта ашкынганда.
Йә, син ничек ашкынма?!
Ташый сою ташкыннары Гашыйкның шундый хәле!
Бу тургай белән былбылның Бергә сайраган мәле...
Шау
Шаккатып, һушсыз калырлык Бернн дә кж монда.
Тукталдым да уйга калдым Урман аланында.
;И*ЛФӨТ(1947) шагыйрь,‘У г шйш.ы/> 'Лличкаи Лныт /Ь^кгинг-Лы.гЛы.1 чакты
Л Л кнтштр авторы. Г ТукаН нсешшшг' Лаүлат премиясе и»реаты К-иа/ш яши
Аланда мәгърур агачтан Ялгыз бер төп калган.
Утыр шул төпкә. Уйлан бер. Уйдаш булсын алан.
...Хәер, бездә ни аерма Шушы ялгыз төптән?
Төп калган. Шаулы агачны Вакыт алып киткән!
Сораганмы, урлап кына Алган микән Вакыт?
Инде күпме уйлансаң да Шул аланга ятып.
Җавап тапмассың... Гомерне Уйла, төшер искә.
Инде күптән юкка чыккан Агач шаулый өстә.
Кай арада узып гомер,
Кая күмелде соң?—
Гомерен дә шул агачның Шавы түгелме соң?
Сүтелгән толым җиле
Аръякка килгәч күченеп һәм барлык чыккач юкка. Сорарлар: “Сагынырлыгың Калдымы дөньялыкта?"
Күз алдыма килер шулчак: Куерып яфрак ява...
Көзге кошларның әзеннән Серләнә зәңгәр һава...
Куе яфрак явымнары Күлләрне каплап китә.
Күзгә күренмәс фәрештә Гүяки толым сүтә,—
Җиңел, җылы пәрәвезләр Сүтелгән толым җиле... Фәрештәнең күзләренә Төбәп карарга иде!..
И. көзнең шушы мәлләре Сагышка сала мине...
Фәрештәнең күз карашы Җылыткан чагы көнне.
Минсез калгач бу гүзәл мәл һәм "барлык”—чыккач “юкка". Шушы мәлләр дәшәр һаман Мине бу дөньялыктан...
Тозак гомер
Баласы яшәр куанып.
Кылмас явызлык.
Бозмаса әнкә каныннан Күчкән ялгызлык.
Коткаргандай гарасаттан.
Давыл утлардан.
Яшер, язмыш, хатын-кызны Ялгызлыклардан!
Ялгызга язмышнын язы Бик озак килер...
Озак гомер—тозак гомер Ялгызак гомер!
Шаукым
Тобе микән, дулкыннары микән?
Дәшә дә гел дәшә күнелне!
Су тарта гел, һаман су тарта гел! Чиксез сулар дәшә гел мине...
Гел сихерли мине сәер шул көч! Шомланам мин аныц алдында... Дулкыннары, бәлки, айкап йөртер,
Иә чоңгылы убар тын гына... Диңгезчене шашындырган шаукым Бармы әллә минем канымда?
Нәкъ шул шаукым каргый мәллә мине. Ялгышларга ({аттың, бәндәм, дип.
Су төбе йә менә дулкын гына Йолыр сине мондый хәлдән, дип?
Мин аңлата алмыйм бу халәтне...
Зур су шаулый ерак-еракта!
Мине аулак кара урман улын Ни хикмәттер? һаман су гарта!
Талпыныш
МОҢЛЫ бер аһәң каналын Уятты да утны.
Күңелемә оялаган Кош кузгалды. Купты!
Сүзләр аһәңгә уза да Үз сәгатен көтә...
Күңелдәге гыйшкый сүзләр Шнгырьләнен бетә!
Булдым гаҗиз: ни соң мине Иләсләтә күптән?
Баксаң, бу сүзнең җан кереп Калкын) ы икән!
Җаша пн.та1ан кошның Талпынуы икән!
Тыеп кара, аяк тибеп.
Канат каккан кошны! —
Мәхәббәт дип әйтәләрдер Нәкъ шул талпынышны...
Җанда шул кошың җилпенгән
Гыйшкый минутларда
Йә. шагыйрь булмый кара син,
Шагыйрь булмый кара!
Иң яшерен шигырь
Бар ул, бар ул—иң яшерен шигырь!—
Миндә кнлеш гомер итәчәк, һичкемгә дә сизелмәгән килеш Сизеләсе чагын көтәчәк!
Белмим, белмим... Кайчан да бер аны Кемгә дә бер әйтеп булырмы— һнчкайчан да һәм һнчкайда да Сиздермәскә дигән шигырьне?
Әллә инде... әйтеп бирим микән?
Мин бит аннан гына тилермәм?
Бер котылу кирәктер бит инде Ин-ин яшерен шул шигырьдән?
...Бар ул, бар ул иң яшерен шигырь!
Ачыласы көнен көтәчәк!
Көтәчәк... һәм ачылмаган килеш Үзем белән бергә китәчәк.
Иң төп сүзем ләбаса ул минем!
Шуның өчен килдем мин җиргә!
Әйтмим. Куркам.
Ник тилертим сезне?
Төрдем сүзне яшрен шигырьгә!
Бар ул, бар ул—иң яшерен шигырь!
Сиздермәскә иттем мин тәүбә.
Үзе килер сезнең күңелгә ул...
Нәкъ мин язган килеш...
Бигайбә!
Бөек сер
Кеше күңеле меңгә төрләнсә дә Мәхәббәтле караш бер булыр— Мәхәббәт ул бөек ачыш булмас, Ачылмаслык бөек сер булыр.
Күпме яшәсәң дә аңламаслык Күңел ашкындыргыч шул серең һәр яшәгән көнгә әфсен өрер, Тылсымы шул булыр гомернең...
һәммәсен лә анламакчы кеше— Акыл белән, әйе. бөектер... Аңлашылмас ләкин чын мәхәббәт— Мәңгелектән килгән бөек сер. Мәңгелеккә калган бөек сер...
Аңлашылса беркөн сөю сере. Кешелеккә килер зур афәт Җиһан үзе юкка чыккан сыман Юкка чыгар бөек мәхәббәт!
...Ярый әле, язмыш, насыйп иттең Сөю дигән чоңгыл-үткелне.
Юкса, узып китәр, бетәр идем Сердән мәхрүм дөнья шикелле...
Офыгыңда инде бүтән таңнар Изри бүтән былбыл тавышыннан... Күккә ашкан хыял шикеллерәк Югалдың син минем тормышымнан.
Синең хыял белән минем хыял Югалсыннар инде биек күктә... Әйтер сүзләр әйтелмичә калсын Югалтышкан чакта гомерлеккә!
Яшәмичә без калдырып киткән Бәхетле бер гомер, эзләп безне. Бәргәләнгән чакта енсезлектә. Җанда бер пакьлек тә сизмәбезме?
Еракларга киткән юл күренер. Таралыр да бу гомерлек томан... Юл ахыры безне алгысытыр Әйтелмичә калган сүзләр сыман!
Офыгымда минем бүтән таңнар Пзрн бүтән былбыл тавышыннан... Пар канаты сынган хыял сыман Мин егылып төштем язмышыңнан...
Мнн егылып төшеп калдым кинәт... Булды бугай очыш артык текә... Пар канатлар сына төпсез күктә Югалтышкан чакта мәңгелеккә!