Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОҢАРГАН СӘФӘР


Ямьле язлар ла үтеп киггс Россия халкы кабат Бөек Жинү бәйрәмен билгеләп үтте. Сугыштан исән кайтып, бүгенгә кадәр сау булганнар мәртәбәле очрашуларда катнаштылар, тыйнак кына котлаулар алдылар
Ә сугыштан кайта алмаганнар9 —Туган җирләрендә аларнын истәлегенә исемнәре чокып язылган бер таш тора. Йкенче таш атар һазак булган төбәктә— берничә мен кеше сөяген жысп. тунын өстснә урнаштырылган Мондый ташлар минем туган төбәгем—Азнакай районы. Үчәлле авылы уртасында да һәм шуннан фронтка киткән әтиемә кабер булган Тверь өлкәсе. Ржев районы. Погорелки авылы янында да бар Беренчесендә сугышта һатак булган үчапсләр исемлеге язылса, икенчесендә Погорелки авылы тирәсендә барган сугышларда һәлак булган сугышчыларның дивизияләре, полклары, берләшмәләрнең исәп саннары гына төшерелгән Ул номерларның саны да өч дистәдән артык. Бүген сиксән биш мен кеше яшә1ән Ржев районында ул чакта барган каты сугышларда йөз егерме алты меинән артык сугышчы һәлак булган Яраланганнарның һәм шул яралардан үлгәннәрнең ашы билгесез Хәзерге әфган яки чечен сугышлары буенча күтәрелә торган мәгълүматларда яраланучыларның саны үлгәннәрнекенә караганда өч-лүрт мәртәбә артык булуын искә алганда, миллионнарның газизләре шушы Ржев җирләрен саклап туфрак булган дигән сүз.
Менә шулар турында уйланып кайттым мин Ржев—Казан юлында, әтием сугышта һәлак булган җирләрне манзара кылгач Мин сугышып түгел, “сугышта һәлак булган" дип юкка г ына әйтмим Ул җирләр, аянычка, хәрби дан урыннары түгел Чөнки кырык бернең ахыры—кырык икснен башында немси танклары, колонналарына каршы ллслон-эшелон китереп башланган коралсыз-ннсез совет солдатлары ялан кырла— бомбалар ташкыны астында калып, яки юлла бомбага тотылып каз - күмер ителгән Мин үзем күптән инде әтидән өлкән яшьтә Хәзер улларым һәм кызым да ләү әтиләре яшенә җиттеләр. Гажәп бит Әткәм яшенә җиткәнче җаваплы лиләрдә ЭШЛӘП, шул вакытта ук үземне олкән яшьтә тоеп йөрсәм дә. әле бик яшь булганмын икән Әти яше—анын гомере өзелгән яшь ул Әтием Кәшиф, белешмәдә язылганча, 1942 елның 15 мартында Калинин (хәзерге Тверь) өлкәсе. Ржев районы Черново авылы тирәсендәге сугышларда, хәрби антына тугры килеш, кырык оч яшендә һәлак булган. Инде үзем балалар агасы, оныклар бабасы булуыма карамастан, анын рухы алдында үземне нарасый кебек хис итеп, һаман да күнелем сагышлана
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", ди халык Бу изге әманәтне яшьтән үк күңелемә сеңдерүемә карамастан, аны вакытында үти алмадым Күп еллар әтинен каберен зиярәт кылып кайтырга омтылып йөрсәм дә. башта дөнья мәшәкатьләре, соңрак авырулар мөмкинлек бирмәде Ниһаять. Ржев районы хәрби комиссариаты белән алдан глемтәгө кереп юлга чыырга булдым Хәрби комиссариаттан: сугыш кырларын карау һәм сугышчылар каберлеген зиярәт кылу өчен ип кулай вакыт -9 май—Жинү бәйрәме көне, ул көнне туганнар каберлегендә очрашулар, митинглар уздырыла, дип хәбәр иттеләр
Нинди икән ул—бик каты сугышлар узып, безнен газиз әтиләребез башларын салган җирләр'1 Мсннәр гомерен корбан иткән төбәкзәрдә бүген гозек авыллар, шәһәрләр гөрләп утырадыр Басу кырлар матур итеп җиренә җиткереп зшкәргезәдер Андагы халык мул тормышта рәхәтләнеп яшидер Минем уйда шундый омстләр иде Юлдашларым—улым Айрат һәм оныгым—Таһир гына ул хыялларга ышанып җитмәк» итәрдер. мөгаен Үткән сугыш булып узган җирләрнең бүгенгесе өткәннәрдә һәм яшьләрдә икс төрде тәэсир тудыруы гажәп түгел У.з нигездә туган бәхәсләрне и ту катлаулы Ул—буыннар арасындагы мөнәсәбәтләргә барып бәйләнә Мин бу я змамда ү гемнсн кичерешләремне генә сурәтләргә тырышырмын
Исемдә калганнар...
Мин үзем 1937 елнын июнь аенда туганмын. Әтине сугышка кыш көне озатканымны хәтерлим. Ул_1941 елнын декабре булган.
Минем яшьтәшләрем! Йә. эшегез әле. кайсыгыз шул яшьтә әтиегезне күрше авылга кадәр озата барды° Озата гына да түгел әле. бераз атны да алып бардым Әйе. әти алдына утырып, анын кочагындадыр инде, шактый юл дилбегә тотып баруым да исемдә калган. Сугышка китүчеләр күп булгандыр, олаулар шактый иде Без—озатып баручылар—күрше Ишкәй авылыннан кире борылдык. Атлы олаулар әтиләрне Бөгелмәгә кадәр илткәннәр. Сабур абзый хатыны Рабига түтәй сөйли иде "Мин аларны Бөгелмәгә кадәр озатып куйдым. Яз житкәнче үк Кәшиф абзыйнын. Шәихразый абзыйнын һәм Сабурнын үлү хәбәрләре килгәч, авылдашлар “Син. Рабига, өч мәет озатып кайткансың икән".—дип әйттеләр..
Тагын шунысын да уйлыйм. Дүрт яшь ярымнан атадан ятим калган малайның хәтерендә әтисе турында истәлекләр була микән?.. Малай, дим. сабый димим. Чөнки ятим бала сабынлыктан тизрәк чыга. Әти исән чагында әти янында үткән гомер генә ул—сабыйлык. Шул бәхетле чаклар озек-өзек кенә хәтергә уелган Шуларнын берсе—мәчет тавыннан әтинен ургычка өч ат җигеп менеп киткән көн "Кәшиф урак башларга китте".-диештеләр капка төбендә торган түтәйләр. Бу—кырык бернен июнь ахыры булырга тиеш
Икенче мизгел—әтинен мин ишә башлаган чыбыркыны очлап, сапка утыртып бирүенә куануларым. Аннан шул истә калган: әти эштән кайткач сәкегә тез чәнчеп ял игәргә ятар иде дә, мин, бер анын өстенә менеп, бер тез астыннан үрмәләп уйный идем
Безнен ихатага урам аркылы гына булган бригада өендә балта остасы эшен башкарганын да онытмаганмын икән. Кыш көне анын янына бәләкәй чанамны тартып барганым, кар көрте өстеннән шуып төшкәч, агач чананың өй ишегенә барып бәрелгәне исемдә.
Ин хәтергә сенгәне түбәндәге хәл булды. Әти үз өебездә морҗа чыгара иде Жәй көне. Өинен ян тәрәзәсе алынган Мин яртылаш өелгән мичкә каршы сәке өстендә утырам, янымда апам һәм әни дә бар. Әти ял итәргә яраткандыр, ул өи эченлә юк иде Шулчак көчле яңгыр ява башлады Кинәт дөнья яктырып китте һәм, бер утлы шар тәрәзәдән кереп, әкрен генә мичне әйләнде дә шул ук тәрәзәдән чыгып та китте Мин куркырга ла өлгерми калдым. Ул арада бик каты күк күкрәде, һәм шул ук минутта “Янгын'" дип кычкыра башладылар. Югары урам Фатыйма түтәйләрнен абзарын яшен суккан икән.
Монысы чыннан да булган хәл иде. Бәлки, калганнары ятим сабыинын сагынулы төшләре яки фантазия җимешедер. Барыбер алар минем өчен гомерем буена әти турында татлы хатирәләр булып тордылар. Шул янгыннан калган кара-күмер киртәләр без үскәндә аларнын ихатасында сөялгән килеш торалар иде. Ә безнен әти чыгарган мич өебез тузганчыга кадәр чыдады. Димәк. Кәшиф Бикташев балта остасы булу өстенә. оста мичче дә булган икән, дип фикер йөртәм хәзер.
Юлда
Без сигезенче май көнне бик иртә юлга чыгып, тан беленгәнче Идел аркылы салынган яна күпергә килеп җиттек Күпернсн тимер юл өстеннән салынган турыннан үткәндә кабат әти күз алдыма килеп басты Булачак сугышчыларны Бөгелмәдә “теплушка"ларга төяп шушы юллардан Мари иленен кара урманнары уртасында урнашкан Суслонгер хәрби лагерена илткәннәр. Бу лагерьда хәрби эшкә өйрәнергә тиешле адәм балаларының нинди авырлыклар, ачлыклар, җәберләүләргә дучар булуын без ул җәһәннәмнән һәм сугыш кырыннан имгәнеп кайтканнарның сөйләве һәм газеталарда басылган кайбер материаллар аша беләбез инде. Колхознын эш аты хезмәтенә күнеккән һәм өйләреннән таза-сәламәт чыгып киткән ир уртасы кешеләр шул лагерьга барып кергәч, берничә атна эчендә мыскыллы мөнәсәбәткә һәм ачлыкка түзә алмыйча, күнләп кырылганнар Бу хәлләр турында хәләл җефетләре ачынып, әрнеп сөйләде Үзләре анда булганнарның бик сирәге—меннән бере генә сугыш кырыннан исән кайтып җитә алгандыр. Аларнын да авызларында “пичәт"
буллы Ә сүз ирегенә ирешкән елларда боларнын күбесе фани дөньядан киткән иделәр инде
Кәшиф Бикташен белән бергә Суслонгсрда булып, сугыштан имгәнеп өенә кайткан Чалпы кешесеннән ишетүебезчә, әти мондагы вәхшилеккә түзәргә теләмәгән. Үзснен иптәшләренә “Туганнар, без монда барыбер исән калмабыз Монда ачтан интегеп үлгәнче, ичмасам яу кырында үлде, диярләр Әйдәгез, безне тизрәк сугышка җибәрүләрен сорап гариза язабыз '.—дигән ул. Шулай, өйдән чыгып киткәненә оч ай дигәндә, әткәбез сугышка ла барып кергән, һәлак та булган
Алга китеп шуны әйтим. Ржев район хәрби комиссариатында мин. безнен кебек. Татарстаннан әтиләренен каберен зиярат кылырга килгән икс кешене очраттым Аларнын берсе Казаннан, икенчесе Чаллыдан иде Атарнын да әтиләре Суслонгер лагерын үтеп. Ржев тирәсендә һәлак булган Димәк. Татарстаннан алынган солдатларның күп өлеше яу кырына Суслонгер лагере аша озатылган
Без фашистларның Европа территориясендә төзегән концентрацион лагерьлары турында язган китапларны ачынып-ачынып укыдык. Ә менә үзебезнең күршедәге Суслонгер лагере тарихын әлегә кадәр тулысынча белә алганыбыз юк. Шуны да исәпләп, сискәнеп куям: Татарстан белән чиктә лагерь корып, башлыча безнен республикадан җыелган кешеләрне гуплап, йончытып, эшелоны-эшелоны белән немецларның ин зур көч белән һожүм иткән юнәлешенә тере калкан рәвешендә ыргыту. бәлки, очраклы чәл түгелдер. Безнен ир-егетләребез өчен беренче җәһәннәм булган бу лагерь тарихын өйрәнү һаман да гаярь йөрәкле язучылар һәм тарихчыларны көтә әле
Кем булган минем әти?
Мин нинди кеше баласы, дигән сорау мина гомерем буе тынгы бирмәде һәркем ата-анасын абруйлы итеп күрергә тели Яхшы әги-әнинен исеменә тап төшермәскә, аларга лаек булырга тырышу да мәгълүм
Отисм Кәшиф Үчәллс авылында илле елга якын имам хезмәте башкарган мөхтәрәм Шәриф мулдан ы н төпчек улы булган. Атты улынын дүртесен муллалыкка багышлап, бабам әтиемне Бәирәкә мәдрәсәсендә укыта Ләкин заман ачысы ана мулла хезмәтен башкарырга насыйп итми. Авылнын беренче комсомолы, беренче коммунисты булган Кәрәм абыйсының йогынтысы тигәндерме, әти гражданнар сугышында кызыллар ягыннан катнаша. Аннан кайткач, балалар укытырга керешә Әмма мулланын төпчек улы булып, анын нигезендә яшәгәнгәдер, колхозлашу елларында кулак дигән сылтау табып, оч баласы һәм көмәнле хатыны белән өеннән куып чыгарыла. Кызыл сугышчы буларак, үз портында яшәргә Казаннан рөхсәт алып кайтканда, ойләренсн бер өлеше һәм түбәсе сүтелеп, күрше Стәрле колхозына илтелгән була. Аларнын нәсел милке исәбенә Үчалледә оешкан колхозда берничә ел дәвамында әтиемә дә. әниемә дә лиләргә рөхсәт итмиләр. Әтине озак вакытлар вербовккл |шнарядкалары буенча төрле өлкәләргә урман кисәргә һәм башка мәжбури зишәргә җибәрәләр. Утызынчы еллардан башлап хакимият тарафыннан кагылган, сугылган, туган-үскән җирендә зшләп яшәргә хакы булмаган шул кеше, илгә куркыныч янагач. Ватанны саклау очен кирәк булып чыга
Әни аны һәрвакыт мактап һәм сагышланып “Их, аы1ыз исән булса " дип телгә аза иде Күрше-тирә генә түгел, гомумән, авыл халкы әгине акьшпы. иманлы һәм чоры очен галим, тәрбияле, җор кеше дип хәгерләяе Хәер, мин аны үзем дә тоеп тордым
Бәләкәй чакта әбиләр һәм бабайлар белән исемнәрен әйтеп, зурлап исәнләшкәч арттан: “Кәшифнең малае үзенә охшаган-әдәпле бата".-дип кашар иде Тагын шунысы: мин дөньяга өйрәнү күзе белән карый башлаганда әтидән калган бик күп бадта эше коралларына юлыктым Үз тмсрсмдә очраткан осталарның берсендә лә ул кадәр торледән-төрле корал күрә алганым булмады Ул өтергеләрмен шомарткычларның, бораулармын, пычкыларның саннары дистәдән артык булгандыр Сугыштан сон. алармы авылнын остаз ары. күрше бабайлар берәч-берәм әнидән сорап атып бетерделәр Үзем агач кораллары жыя башлагач, әтинең шул байлыгы күл алдына килеп, уйланып куя идем муллалар нәселенә андый һонәрн кирәк-ярак каян килде икән1 Күрәсең, алар буын-бу ымнан жир кешеләре булганнар Заманалар буталып киткәч, кечкенәдән ү пәштергән һөнәрмен кирәге чыгып куйган Отинсм район газетасында басылып чыккан фото рәсемендә аны арба тәгәрмәче ясаганда төшереп алганнар
Мин үзем дә еш кына анын янына барып, тәгәрмәч бүкәннәренең ничек кырылуын, терәкләрнең ничек юнылуын кызыксынып карап тора идем. Үсмер чакта: "Әти исән булса, печән, утын ташыр өчен бәләкәй арба ясап бирер идем “ дип хыялланганым да исемдә Хәер, әтиләр исән булса “уф-алла"лар кирәк тә булмас иде Менә шундый өзек-өзек хатирәләргә әтиемнең яңгырап торган моңлы тавышы да килеп кушыла. Анын күкрәктән чыккан көр тавыш белән "Кара урман", “Ашказар"ларны сузуын исән калган яшьтәшләре еш сөйлиләр иде Тимер юл вагоннарына төялеп сугыш кырына барганда җырлап барган ул. Юлдашлары: “Бу кеше үзенен кире кайта алмаслыгын сизеп җырлый инде”,—дигәннәр аның турында
Утырдым атның биленә.
Киттем Герман җиренә Герман җире каты үлән.
Әллә кайта.и. әллә үләм.
Сугыш кырына таба баручы вагондагыларның барысы да җырлагандыр бу үзәк өзгеч татар җырын.
Әниемнең күз яшьләре
Чын-чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр. Әниемнен бер күзе сукыр иде—яшьрәк чагында агач ботагы тиеп, агып чыккан. Шулай да китапны бик ярата һәм әллә нинди монлы тавыш белән Коръән укый иде. Әти китеп бераз вакыт үтүгә үк әни еш кына елый башлады Ул көндез яшен күрсәтми, төннәрен генә елый иде. Кышкы салкын өйдә сәкедә бер юрган астында ятканга анын сулкылдап-сулкылдап елаганын мин сизә идем. Башта бу хәлгә әлләни исем китмәде. Аннан миңа ишетелмәсен өчен чыш-пош әйтелгән сүзләр бераз колакка керә башлагач, аңладым: ниндидер хәтәр хәл булган, безнең өйгә авыр кайгы килгән. Апаларның да төсләре бозылды. Аларга кушылып мин дә елый башладым. Тик сәбәбен генә белмим. Әтинең нишләп алай озак сугышып йөргәнен аңламыйм. Әнә, без—малайлар—бераз сугышып алабыз да таралабыз. Иң хәтәре борын канау була. Барыбер икенче көнне бергә уйныйбыз. Кыш буена сугышкач, әти дә кайтып бераз ял итеп китсә, нәрсә була инде, дип уйлап куям беркатлылыгым белән. Якын кешеләрем белән бергә мин дә боектым. Ятимлек сабыйлыгымны басты.
Ятимлек
Ятим төрлечә була. Тамагын тук, өстен бөтен, өен җылы, якыннарын, тирәдәгеләрен хөр күңелле булса, ягъни, бүгенгечә әйткәндә, комфортлы мохиттэ яшәсән, ин якын кешеңне мәңгелеккә югалту, бәлки, көчле юксыну тойгысы белән генә аңлатыладыр. Ә югарыда саналганнарның берсе дә булмаса, әтиең вафат, әниең көне-төне эштә, апаларыннын берсе укуда, икенчесе вербовка белән читтә йөргәндә, ятимлек—сөйләп бетереп булмый торган авыр халәт икән
Ятимлек ул, икенче яктан, яклаучысыз калуда. Колхознын ин авыр, ин уңайсыз, ин тузаңлы эше тол хатыннарга, әтисез балаларга төште. Әни сәнәк-көрәк сөйрәсә, олы апам Молотов (Пермь) өлкәсенә урман кисәргә, торф чыгарырга. Бөгелмәгә аэропорт төзергә. Чиләбегә чуен кою заводына җибәрелде. Өйдә булса, кышын үгез җигеп Сухаеш урманыннан утын ташырга йөрде. Ә ана да ул елларда ни бары унбиш-егерме яшь кенә булган бит әле.
Ятимлеккә ияреп, сугыш еллары ахырына авылга кара ачлык килде. Берсе өстенә берсе өстәлгән заем, салым, лотереяләрнең меңәрләгән сумнарын түләр өчен келәттә әтидән калган ашлык сатылды. Аннан сон әтинең зур толыбы, итекләре, ястыклар, мендәрләр, сәкедәге паласлар озатылды. Без ятимнәргә ай саен килә торган кырык сум пособие дә шул салым хисабына тотылып калына иде
Хәреф таный башлагач, мина апаларым Тукай китабын алып биргәннәр иде Зур форматлы, калын каты тышлы авыр китап иде ул. Ягылмаган салкын өйлә чишенмәгән килеш юрган астында үз сулышым белән җылынып ятканда, шагыйрьнең сүзләрен кабатлый идем:
Козге тон Йокламый агмыйм Өй түрендә җил җылый.
Җил җыламый. ач үлемнең куркусыннан ил җылый
Безнең ише сугыш ятимнәренен бүгенге көннәре ничек? Аянычка каршы, угны- суны кичкән ветераннар кебек, аларнын да саннары азаеп бара. Күбесенен хале ачынып телгә алырлык Дәүләтебез дефо.тг игълан итеп, адарнын картлыкка дип тиенләп җыйган акчаларын тузанга әйләндерде Ә пенсия дип биргән акчатары ачтан үлмәслек кенә. Сугыш ятимнәренә әзрәк хөрмәт күрсәтергә кирәк иде. дигән фикерләр һаман сүздә генә кала бирә
Юлда...
Мәскәүгә машинада һәм тимер юлдан барган кешеләр беләләр: башката тирәсен сазлыклы урманнар уратып алган Бу якларда танк колонналарына һәм бронялы техникага таш түшәлгән каты юллардан чыгып хәрәкәт итәрлек мәйданнар юк диярлек. Бсэнсн әтиләргә үлем келәймәсе баскан Ржев шәһәре дә. Волоколамск каласы да Мәскәу—Рига тимер һәм автомобиль юллары өстендә урнашкан. Соңгысында панфиловчыларга һәйкәл куелган Кояш баер алдыннан гына Ржев каласына килеп җиттек. Хәрби комиссариаттагы кизү офииер безгә Жинү көненә каралган программаны аңлаткач, автомобильне комиссариат ишек алдына калдырырга тәкъдим итте. Шәһәрдәге криминаль халнен катлаулы булуын кабат- кабат сөйләп, кичен кунакханәдән чыгып йөрмәскә кирәклеген кисәтте
Хәрби комиссариатның бер бүлмәсендә хәрби-тарихи музей оештырылган Степадагы планшетларда район картасы, каты сугышлар булып үткән урыннарнын планы, төрле таблицалар зленгән. Зур өстәл өстендәге тартмалардагы картотекадан әтинен карточкасын табып алдылар Анда солдатнын исеме, туган елы. үлгән көне, урыны һәм кайда күчереп күмелгәнлеге күрсәтелгән Шунын белән вәссәлам Ераклардан килеп бу җирләрне яклаганда газиз башын салган сугышчыларның берсе турында да шуннан артык мәгълүмат юк Шунысы гаҗәп: бик төпченеп карасам да, бу район җирләреннән узган сугыш турында хәрби комиссариатта җентекле мәгълүмат ишетә алмадым Китап кибетләренә кереп эзләнүебез дә уңыш иттермәде Хәрби комиссариатта тагын бер нәрсәгә игътибар иттем "Б” хәрефле картотека тартмасыннан Бикмуллин, Биктагиров һәм тагын шуңа ошашлы фамилияләр язылган картотекалар күп чыкты Һәлак булучылар арасында татарлар күп булган икән шул Вакыт кыска, хисләр буталчык булганлыктан, ул язуларны җентекләп карый алмадым Кемнәрнең гази зләре турында белеш мадәр ята икән ул тартмаларда ’ Хәер, язып алсам да. ул хәбәрне кемгә җиткерәсең’ Туган урыннары да теркәтмәгән бит ул мәрхүмнәрнең Билгессзлсктән килеп билгесезлеккә киткәннәр Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге Ржев районында сиксән биш мен, шәһәрнен үзендә җитмеш биш меңгә якын кеше яши Аны икегә бүлеп Идел елгасы ага Шәһәр эчендә елганың ярлары биек һәм текә, сунын агымы бик көчле һәм үзе кызгылт- болганчык төстә Елга аша өч күпер салынган Шәһәр кырыеннан көнбатыштан көнчыгышка таба Рига—Мәскәү, ә коньяктан төньякка юнәлеп. Мәскәү—Санкт- Петербург юлына чыга торган Смоленск—Торжок тимер юллары үтә
Шәһәрнен үзәк мәйданында биек постаментка ганк бастырып куелган Үзәк күпер янындагы мәйданчыкта зенит тубы Катюша'' һәм кырык биш миллиметрлы туп куелган. Сугыш вакытында Калинин шәһәре бары икс ай дәвамында— 1941 елнын 17 октябреннән 16 декабренә чаклы—немецлар кулында булса, Ржев шәһәре 1941 елнын августыннан 1942 елнын ноябренә чаклы—бер елдан артык оккупация астында тора Район җирләрендә фашистларның Мәскәүне төньяктан камап алырга гырышклн “төньяк келәшчәсе” колонналарына каршы канкойгыч сугышлар бара Бу бәрелешләрдә йоз егерме алты меңнән артык сугышчы һәлак буда Аларнын җәсәддәрсн сеты елларда гына таралып бар.) торган авыллар кырыендагы егерме дүрт туганнар каберлегенә күчереп күмгәннәр
Минем әги. белешмәдә язылганча. Чсрново авылы тирәсендә һәлак булып, шунда ук күме мән Район картасында ул төбәктә шул исемдәге ике дныл күренә Хәзер бу аяылларнын берсе дә кллмлзан V ) тнрә!ә барырга юл да юк. диделәр Олеге авыллар тирәсендә)с хәрби каберләрнең калдыкларын Погорелки авылына күчереп, туганнар каберлеме оештырганнар Бу каберлектә, әйтүләреңчә, алты меңгә якын сутышчынын жәсаде күмелгән
Каберлек өч зур кабердән тора. Шуларнын берсенә таш һәм анын өстенә бер кулына венок, икенчесенә каска тоткан солдат сыны куелган. Ташның йөз ягына утыздан артык дивизиянең һәм унбишләп бригаданың номерлары чокып язылган Калган ике кабер өстендәге калкулыкка чәчәкләр утыртылган.
Үзем белән заманында әти ял итәргә яраткан карт нарат төбеннән казып алынган туфрак алып килгән идем. Туган нигездән алынган шул кара туфракны түгәрәк чәчәклек әйләнәли салып чыктым Аксыл-соргылт төстә туфрак белән капланган каберләр читендә кара тасма хасил булды. Махсус ясалган кара тасма кебек Авыл кешеләрен чакырып күрсәттем: күрегез, безнен Татарстан илендә җирләр менә нинди төстә! Алар бу кара туфрак тасманы күреп шаккаттылар, куллары белән тотып уып карадылар: буяу түгелме, янәсе.
Погорелки авылы анда-санда торып калган ике-өч дистә өйдән гыйбарәт. Авыл советы да. почта бүлекчәсе дә юк анда Хәер, бу тирәдәге барлык авыллар да шулай— үлем белән яшәү арасында
Көндезге сәгать уннарга туганнар каберлеге янына бераз халык җыелды Алар арасында безнен кебек ерактан килгән жиде-сигез кеше бар иде. Җирле халыкны исә сугыш чорынын кайгы-хәсрәтләрен кичергән авыл карчыклары белән мәктәп директоры, унбишләп укучысы һәм бер фронтовик тәшкил итә. Митингны күрше авылның җирле үзидарә рәисе алып барды, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, директор доклад ясады. Ватан сугышында катнашучы милләтләр арасында ул татарларны ин соңгылардан гына атап китте
Мин үземнең чыгышымда йөз егерме алты мен сугышчы башын салган бу җирләрдә төзек, матур авыл һәм шәһәрләрдә мул тормышлы халык яши дип күз алдына китерүем хакында әйттем. Андый күренешкә юлыкмавыма үкенеч белдердем. Ржевлыларга. сезнен балаларыгыз, хезмәт куеп, бу җирләрнең йөзен үзгәртсеннәр һәм аларнын киләчәге өчен һәлак булганнарның рухларын шатландырып яшәсеннәр иде. дигән теләк белдердем.
Митинг тәмамлангач, докладчыга татарларның бу сугышта кылган батырлыклары, бу милләт уллары-кызларынын сугышта хәрби бүләкләр белән бүләкләнүчеләр һәм Советлар Союзы Герое исеме бирелгәннәр арасында, руслардан кала, икенче урында торулары хакында анлатгым Халык таралганда өч карчык минем янга килеп:
—Әллә сез яхшы яшисезме?—дип сорадылар Мескенлек, моңсулык һәм гаҗәпсенү иде аларнын йөзләрендә Ничек җавап бирергә белмичә, байтак кына сүзсез калып утырдым.
Ни дип әйтим?—“Юк", дисәм, дөрес булмас. "Әйе”,—дип боларның кителгән күңелен тагын да китәргә телем әйләнми "Бераз гына яхшырак”,—дидем. Алар да Хакнын бәндәсе, аларнын да мул тормышка хаклары бар.
Халык таралгач, каберлек кырыендагы яшел чирәмгә кыйблага карап намазга бастым. Аннан сон озаклап Коръән укыдым Үзем укыйм, үзем елыйм
Яраткан шагыйрем әйтмешли, "Чишмә төсле, ихтыярсыз, акты-китте яшьләрем .” Алар ихластан иде Тыймадым, тыелмадым Янымда улымнан һәм оныгымнан башка кеше юк иде инде.
Соңыннан әтием рухына, бу җирләрдә бер гөнаһсызга җәберләнеп, кан коеп шәһит киткәннәр рухына дога кылдым Кулымда әтинең үзеннән калып, күп еллар әнием файдаланган, күп авылдашларым рухына Коръән-хәтем чыкканда кулланылган, картаймыш көнемдә минем өчен дә серләрен ачкан изге Коръән иде. Анын үз яше дә бер гасырдан артык булыр.
Бәхил бул, газиз әтием! Гомерем буенча рухыннан читләшмәскә, исеменә тап төшермәскә, истәлегенә лаек булып яшәргә тырыштым. Соңлап булса да, синен яшенә җиткән оныгыңны һәм, инде дөньяны танып белә башлаган үз оныгымны ияртеп, янына килдем. Димәк, нәселен дәвам итә.

Әдип БИКТАШЕВ,
техник фәннәр кандидаты