Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ, ПУБЛИЦИСТ...


РӘФИКЪ ЮНЫСНЫҢ ТАТАРСТАН РЕФЕРЕНДУМЫ" ДИГӘН КИТАБЫН УКЫГАЧ ТУГАН УЙЛАР ЯКИ ӘДИПНЕҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА СЫЗМАЛАР
Күп шигырьләр, бсрссннән-берсс кызыклы, фәлсәфи публицистик язма- лар һәм күренекле шәхесләр белән уз- дырган тәфсилле әңгәмәләр авторы Рә- фикъ Юныснын 2000 елны “Татарстан
референдумы" дигән гажәеп китабы да дөнья күрде Әмма, нигәдер, әлипнен бу күпкырлы матур ижаты әдәби тәнкыйтьтә тиешле бәһассн алганы юк әле Ул һаман да тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә кала бирә
Рәфикъ Юныснын үзе- нең 60 яшьлегенә багышлап язган менә бу шигыре дә. бәлки, юкка гына тумаган- дыр
Хыял пимен татып ымсынам мин. Тапчы тошир күреп урталам Гөл-чачаклс нурлы бу дөньядан Шуып үтте пары күлаглм.
Шуып үтте сатып күлаглм
Бүлак гомер, берданбер бу гомер Башланмаган килеш азакта Канда тып тын күпме гайрат ята. Җтда күпме кайнар наз ята Җан<)а зле күпме наз ята'
Тоям топта тонык гврелтелар Олы язмыш мине коткандер Бөредәге мин ис \яты/ка Баштан сыйпау. Тшки. җиткәндер ' Члчтзн сыйпау. балки. җиткандер ‘
Өлгермәдем, ахры, табылып мин. Өлгермәдем, ахры, кабынып Дөньягыздан, ахры, китәрмен мин Уянмаган янар та\ иу лып Япмый калган янар тау булып
Юк. Рәфикъ дус. нн очем әле син: " Өлгермә- дем. ахры, кабынып".—дип язасын* Ничек кенә ка- бынгансың әле' Сөбха- налла! 2000 нче елны дөнья күргән "Татарстан рефе- рендумы" лиI он китабың- ны укыгач, бер генә укучы да тетрәнми калмагандыр һәм ул бик күп акыл иял- әрен. хәтта гажәпләнлерле дә Әйе. гажәпләнмәслек тә түгел шул Бер фәнни ин- ститут галимнәре бергәләп
башкарырлык эшне—бу олуг тарихи хез- мәтне Син бер үзен, нәкъ зур галимнәрчә (гел документларга гына таянып), нин- ди төгаълек һәм осталык белән башка- рып чыккансын
Татарстан китап нәшриятына да зур рәхмәт1 Шушы үтә сәяси китапны, авторга хормәт нлә теләктәшлек күрсәтеп, һәр укучыны кызыксындыра алырлык зәвык белән бастырып чыгарган Ул— Казан ханлыгынын руслар тарафыннан басып алынуга нәкъ 450 ел т> тар алдыннан укучы кулына килеп керүе белән дә аерым әһәмияткә ия Р Юныс, бу хезмәте белән, бәйсезлсгебез очен көрәш- нсн «ыс дә булса дәвам итүен һәм халкыбыз алдында тагын да катлаулырак һәм мәкерлерәк сынаулар торганын да
искәртә. Шигырендә әдип ' Өлгермәдем, ахры, табылып мин”, ди бит әле
Китапнын эчтәлегендә саналган бүлекләрнең исемнәре генә дә бик күп нәрсәне аңлата Мәсәлән. "Петр патша васыять әйткән” дигәнендә—урыс мен- талитетынын башка милләтләрне кысуга. бетерүгә нигезләнгәнен автор саллы мисаллар белән дәлилли. Ә инде ' Татар башына татар житә" дигәнендә—үз татарларыбыз арасында да референдумга каршы көрәшүчеләрнең мәкерле эшләре фаш ителә. Мәсәлән, Казан университетында белем алып, унсигез ел Татарстанның партия өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләп киткән Фикрәт Табеевның һәм кайбер шәүкәтле Мәскәү татарларының безнен референдумга катгый рәвештә каршы чыгуларын җитди документларга таянып яза. Р Юныс язмышыбыз кыл өстендә торган елларның һәр вакыйгасын җентекләп язып барган. Мисал өчен, референдум башланырга бары ике көн кала Россиянен Конституция суды рәисе В Зорькинның Россия Югары Советы сессиясендә ясаган чыгышында "Башланырга мөмкин иксез-чиксез башбаштаклык Россиянен бөтенлегенә генә куркыныч тудырып калмый, ул канлы дулкын булып Татарстанның үзен дә тончыктырачак Без хәзер упкын читендә торабыз",— дигән сүзләре китерелгән. Бу ясалма истериканың максаты, әлбәттә. Татарстан җитәкче-ләрен куркьггу һәм халыкның башын бутау Нинди генә коткылар булмасын, референдум үтте һәм ул бөтен татар дөньясын уятты. Анын татар язмышына. Татарстан язмышына тәэсире, бәлки, мәңгелек белән исәпләнер”,— дип язды автор
Әйе, дүрт гасыр ярым коллыкта яшәгән татар халкыньгн, азатлык өчен, тагын бер мәртәбә җитди талпынып ка-раган еллары иде бу. Анын һәр вакыйгасы тарихи документларга нигезләнеп, бер китап булып тупланган икән— димәк, бу китапнын кыйммәте еллар узган саен үсә генә барачак
Күренекле язучыбыз Миргазиян Юныс бу китап турында язган мәкалә-сендә: "Китапның эчтәлеге таныш иде дияргә була Нишләп сон күңел шул таныш эчтәлекне янача кабул итә0 Нигә шул унбер ел элек узган вакыйга тәнне чымырдата, тешләрне кысарга мәҗбүр итеп тетрәндерә? Ә нигә сон без, татар
лар, тыныч кына яши алмыйбыз? Нигә без көрәшергә тиеш? Менә бу сорауларга Рәфикъ Юнысның китабында йөрәк акылы һәм баш акылы белән эзләп тапкан дәлилле җаваплар бар. Ул җаваплар тышлыкны ачу белән, суверенитетка каршы листовкалардан, китапны укый башлаганчы ук, килеп бәреләләр".— дип язган иде ("Мә.д. Жом " 2 сан. 2003 ел.)
"Татарстан референдумы" китабы, шөкер, тәрҗемәче Гөлсирә Гайнанова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән Анын чит телләрдә дә басылуы бик тә зарури.
Бу китапнын тагын бер зур уңышы- авторның җитди сәяси материалларны җиңел укыла торган матур тел белән мавыктыргыч итеп яза алуында.
2002 елны референдумның 10 еллыгы унае белән җәмәгатьчелек тарафыннан үз бәһасен алыр әле бу китап, дип көткән идек, билгеле Авторның, нәкъ үзе шикелле, тып-тын гына. 60 яшьлек юбилее дә үтеп китте Ни хәл итмәк кирәк, референдум үзе дә инде күләгәгә күчә бара Китапнын авторы—шагыйрь үзе дә кирәгеннән артык тыйнаклыгы бе- ләнме—никтер “шуып үткән күләгә” бу-лыбрак яшәүне кулайрак күрә ахры. Ә аны язган көннәрендәге искиткеч күтәренке халәте һәм мөстәкыйльлек алабыз дип. сабыйларча шатланып һәм ышанып, хыялланып йөргәннәрен менә бу шигыре бик ачык аңлата.
Сау бул, Рэсәй
Сау бул, Рәсэй Аерылабыз.
А ерылабы з—рәнҗемә...
Каян килгән миңа бу көч?
Аптырыйм үз-үземә.
Азу түгел карт көнемдә—
Әйтмәсеннәр нахак сүз.
Бирнәм сиңа түгел иде.
Алдың мине никахсыз.
... Чәчем белән җир себердем,
Учым белән җир сөрдем
Үзеңнән дә урысрак
Күпме малай үстердем—
Мантымадың! Гел хәерче!
Ге7 җитмәде юрганың.
Ә аякны һаман суздың.
Юл бастың йә урладың...
Сатып эчтең булганын
Яратам дип бикләп тоттың, Шикләндең гел. иснәндең Фарсыдан да. теректән дә Гарэптән дә көнләдең
Соңгы елларда анысы Яшәдек тату гына Чөнки Татарстан " дигән Калды тик атым гына
Инде ярты мәет идем Шунда могҗиза булды Төпчек малаемның теле Үчебезчә ачылды'
Гүя шунда сихер кайтты.
Шартлап сынды зынҗырым Бар икән бит. сау икән бит Үз иманым үз җырым'
Аем кайтты аны җаннан Суырып алып кара син Сау бул. Рәсәй' Мылтык терәп Яраттыра алмассың!
Тату яшик, асыл тормыш Корыйк диеп ярыштан Кулын бирә сиңа күршең- Ирек, /е Татар< тан'
Әмма референдумнан сон булган ва-кыйгалар. хыял күкләрендә йозгән егетне шап итеп җиргә төшерде дә куйды Анын үзенен дә бу турыда китабына әрнеп язган юлларын тыныч кына укып та булмый: "Дөньянын кызыгы китте Элек, күзне тырнап ачу белән, радиога ябыша торган идем Бар дөньямны онытып гәҗиткә чума торган идем Татарстанга кагылышлы һәр хәбәр мина үтә кызык иде Дөнья хәлләрен лә җентекләп күзәтеп бардым, чөнки ул дөньяда минем Татарстаным бар иде
Менә шул Татарстанны миннән ур-ладылар Әллә ниләр бүләк иткән төсле, барабаннар кага-кага урладылар аны Мин •‘татар” дип. "милләт" дип көрәшеп йөргән кеше түгел Ләкин мина кинәт дөньяда яшәүләре күнелесз булып китте Гүяки җанымның бер өлешен кисеп ташладылар Минем илемне беркайчан да тәртип булмаган һәм булмаячак иләмсез олы илнен бәләкәй бер кисәгенә әйләндерделәр" ГТятярстян реферешу- мы”, /59 ичы бит)
Көннәр үткән саен укучылар тара-фыннан бу китапка игътибар үсә барды “Нигә бу олуг тарихыбыз җәмәгатьче
ле гебезнен бәясен монарчы аза азганы юк" дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады
Ниһаять. Татарстан Язучылар берле-генең идарә карары белән "Татарстан референдумы” китабы өчен Р Юныска Гаяз Исхакый премиясе лауреаты дигән исем бирелде.
Китапнын сонгы 42 нче бүлегендә кыскача гына, референдумнан сон ниләр булганы тасвирлана Бүлекнен исеме үк күп нәрсәне анлата шикелле—“Рефе-рендумнан сон мыек кына чыланды Без аны авторнын “Чигенәбез" дигән шигырендә бик ачык күрәбез
Җиңеләбез әйе чигенәбез
Чигенәбез
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр Качасыңиы син дә. каһарман?
Меңнәр безне әзер өзгәлэргэ Яклап колбасалы коллыкны Йә елыйкмы утырып ’
Тынычланып.
Таш астында җәем) булыйкмы?
"Халык бит юк дисең Әйе. аны
Берәмтекләп әле җыясы Мәңге туңнан калып сөңге белән Чыгарасы татар кояшын
Җиңеләбез, ләкин җиңдермичә Тел чүктерми җанны вөҗданны Бер исән кул калса байрак итеп Шул күтәрер уртак иманны
БУ төкәнмәс көрәш -җиңүгәчә Көчсеглекләр көчкә тоташа Саф арты саф. ду лкын арты ду лкын Бабайлардан оныкларгача
Әдип референдум карарларыннан чигенә башлаунын сәбәпләрен дә эгли һәм ул аны мазбугат конференциясендә журналистлар тарафыннан куелган “Хәзер Татарстан Россия составындамы' Юкмы?"- дигән сорауга М Шәймисн- нен “Халык референдумга куелган сорауга “әйе" диде, киләчәктә үзебезнен хокуклардан кирәк кадәр файдаланырбыз” ( Шәһ Казан” 1992 ел. 25 март) “Күпләрне борчыган сорауга ачкычны менә шул сүгзәрдә күргән идем мин Фпйллланырбыг Кирәк кадәр Ә кирә-клек кимален кем хәл итә? Димәк, кирәк
санаган кадәр файдаланырбыз. Теләгебез. кыюлыгыбыз житкән кадәр, дип остәсән дә буладыр. Ләкин безнең референдум урныларына “әйе"ләрне тутырабыз—ул б»гг дәүләт житәкчеләребез- нен кесәләренә сәяси капитал тутыру гына түгел Без. халык, аларга бурыч йөкләдек, хокукларны бирсәк, шул бурычны үтәр өчен бирдек”.— дип яза автор.
Үтәлдеме соң ул бурычлар? Үз вакы-тында бу сорауга мөхтәрәм язучы Әмир-хан ага Еники болайрак дип жавап биргән иде. " Безнен президентыбыз мөстәкыйльлек өчен көрәшкәндә үзен чын демократ итеп күрсәтте Милли азатлык хәрәкәтенә таянып. Татарстанны суверен дәүләт итеп таныта алды. Бу анын Мәскәү белән килешүгә кадәрге эшчәнлеге. Килешүдән сон исә. демок-ратлык артка чигенде, аның коммунис-тлыгы яиадан алга чыкты Нәрсәдән күренә бу? Барысыннан элек идарә итү ысулларында. Без гүя Обком заманасына кайттык. Шул ук өч кешедән торган пирамида: иң югарыда президент, икенче урында—Дәүләт Советы Рәисе, өченче урында —Премьер-министр Фикри хөрлек, хәбәрдарлык заманнары үтеп бара". (Ә Еники ' Кояш баер аллый нан". 1996 сл. 169-170 битләр.)
Татарстанның язмышын хәл итүдә (бигрәк тә сонгы вакытларда губерна- лаштыру турында фикерләр йөргәндә) татар халкы, һичшиксез, үз сүзен әйтергә, үз таләбен куярга тиеш Мөстәкыйльлек. милли азатлык халыкларга бары тик чын демократия аша гына килә. Әмма, ни кызганыч, чын демократия дигәнебез Россиядә һаман ераклаша гына бара шикелле.
Шулай да. Рәфикъ Юныс, үзенә генә хас үжәтлек белән киләчәктә дә бернигә дә карамыкча. Татарстан референдумы тарихын туктаусыз өйрәнеп, аны тулы-ландырыл торачагын белдерә. ("Татар-стан референдумы". 161 бит)
Чыннан да. бу китап әле язылып бетмәгән шул. Ул елларда республиканың мөстәкыйльлеген саклап калу өчен, үзенен баи мөлкәтен булдыру аерата за-рури иде Русия карамагындагы 98% предприятиеләрне Татарстанның үз юрисдикциясенә кайтару өчен көрәш искиткеч катлаулы барды. Мәскәү тара-фыннан. ин баи предприятиеләрне кул-ларыннан ычкындырмас өчен, кеше әйтеп ышанмаслык, үтә мәкерле чара
лар күрелде. Үзәк телевидение һәм Мәскәүдәге төрле матбугат журналист-лары. хәтта чит ил вәкилләрен дә тартып. безнен предприятиеләргә агылдылар Цехлар буйлап эшчеләрне референдумга каршы ачыктан-ачык котыртып йөрүдән дә тайчанмадылар. Россия хөкүмәте тарафыннан нинди генә киртәләр, аяк чалулар, хәтта икътисади блокадалар ясалмасын, беренче булып, бу тәвәккәл адымны дөньякүләм әһәмияткә ия булган Казан компрессорлар заводы ясады. Үзебезнең гәзит битләрендә бу адымга сокланып, аны беренче карлыгач дип атасалар да. әмма Мәскәү бер кон эчендә заводка хәрби заказларны туктатты. Бер мен биш йөз кеше эшсез калды. Җибәрелгән продукцияләр өчен түләнергә тиешле акчаларны Россиянең үзәк банклары аша гына, ә түләү срокларын очәр-бишәр. хәтта аннан да күбрәк вакытларга суза башладылар. Финанс хисаплары белән эш итүдә предприятие директорларының хокукларын кисәргә тотындылар. Бу— чынбарлыкта. Татарстан юрисдикциясенә күчкән предприятиеләргә икътисади блокада иде.
Мәскәү ни генә кыланса да. барыбер бер-бер артлы Әлмәт насос заводы. Татнсфть предприятиеләре. Түбән Кама химкомбинаты һ. б. предприятиеләр да Татарстан юрисдикциясенә күчтеләр. Кемнәргәдер һич мөмкин булмагандай күренгән бу вакыйгалар, билгеле иңде. Мәскәү өчен жан тартышына тиң бул-гандыр. Ә татар халкы өчен, бу гасырлар буе хыялланып көткән чиксез горурлык хисләре тудырганын тасвирлый атырлык сүзләрне тапса, фәкать Рәфикъ Юныс кебекләр генә табар кебек.
Ни аяныч. Россиядә яңа президент сайлангач, референдум яуланышлары юкка чыгарылды Соңгы елларда Мәс- кәүдә тоталитаризм, унитаризм тенден-цияләре көчәйгәннән-көчәя бара Киләчәктә бу тарихи китапның тулылан-дырылган һәм дәвам да ителгән яна бас-масы туар әле дип ышанасы килә.
Рәфикъ Юныснын башка публицис-тик язмалары да бик тә үзенчәлекле. Житмеш сиксәненче елларда Ш Хөсәе- нов. Ш. Бнктимеров, С. Садыйкова. М Мәһди белән уздырылган әңгәмәләрендә. ә 1995 елдан башлап җибәргән зур күләмле Тәфсилле әңгәмәләр"сндә бу үзенчәлек бик ачык күренә. Кемнәр генә юк әңгәмәдәшләре арасында.
Мәскәү гуманитар университеты ректоры Юрии Афанасьев, профессор Әгъдәс Борһанов дума депутаты Фәндәс Сафи- уллин, ятучылардан—Әмирхан Еники. Равил ФәЙзуллин, Фәнис Яруллин. Ра- тил Вәлиев. Рәис Даутов. галимнәрдән— Миркасыйм Госманов. Фаяз Хужин Рафаэль Хәкимов. Дамир Исхаков. “Азатлык" радиосыннан Фәрит Иделле
Референдумнан сон илдә икътисад һәм сәясәтнен гел халыкка зарарга үзгәреп торуы аркасында Р Юныс әнгәмәдәшләрснен күбесе белән кабат тафсилле-тәфсилле әңгәмәләр уздырып, алармы "Идел” аркылы укучысына җит-керә бара. Шулар арасында татар күне- ленә хуш килгән. Рәсәйлә милли мәсьәләне гадел рәвештә хәл кылырга ярдәм итә алырлык күп фикерләр әйткән К). Афанасьев үзенсн “Опасная Россия дигән китабы чыгу белән бер китабын Рәфикъка бүләк итеп җибәрә Татар халкының. гомумән, бөтен Русия халкынын күзен ачарлык фикерләр тупланган бу китапта. “Идел" журналы үз укучыларын. анын татарчага тәрҗемә ителгән өзекләре белән дәвамлы рәвештә таныштыра бара
Гомумән. Р Юныснын бер генә әңгәмәсе дә—алдан әзерләп килгән со-рауларга чиратлап җавап алу гына түгел инде. Бу—чын-чынлап гапләшү Еш кына—фикерләр чәкәләшүе, бәхәсләшү дә Кайчакта әңгәмә барышында һич көтелмәгән фикер-нөтижалөргә дә ире- шелө. яки әңгәмәдәшнең монарчы һич игътибар ителмәын яклары ачылып китә. Бу җәһәттән Равил ФәЙзуллин белән әңгәмәсе бик кызыклы Ша гыйрьнсн әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр һәм каләмдәшләре тарафыннан дистә еллар дәвамында һәр “мангай сырына" хәтле эшләнеп. “ Ъ»- ман. ижат. шәхес" дигән китап белән инде “пичәтләп куелган образының әңгәмә вакытында ничек тагын да ачыла төшкәнен гүяки үз күзләрен белән күреп торасын
Легендага тин шәхес—Фәнис Ярул лин һәм анын хатыны Нурсөя белән \ г ган ел хастаханә шартларында уздырган әңгәмәсенең соңгы номгаклау өлеше укучыларны нык уйландыргандыр
Фәнис Яруллин—Указ буенча гына гүгсл. чын-чынлап халык шагыйре, халык язучысы, татарның горурлыгы
(Фәнис я шинда яишк сең крм им
бира 37 китабыннан берәрсснсн сатыл
мый ятканын күргәнегез бармы?) Ләкин ничә чиллиоңты татар халкы аны берг-әләшеп тәрбия кыла алмый Аерым- аерым. чиратка сатып та карамаячак ул аны. Менә без. Язучылар берлеге аппаратында. редакциядә утыручылар да җәрәхәтләр, бинтлар белән кайнашырга теләмәбез Әлегә мондый ихтыяҗ да юк. Кан басымы җәфалаган шушы ябык- чандыр хатын гына аяктан егыла күрмәсен Ә без үзебезнен куллан килгәнне эшлик. Бу соклангыч кешеләрнең кәефләрен көр тотарга тырышыйк һич югы. бүген урындык биләгәнгә вакытлыча гына безнен карамакта булган гәжит-җурнал битләрен һәм юлларын кара коеп санап утырмыйк. Аутаннан сон могҗиза белән генә торып баскан җилкәнгә өргән жнлне лә күпсенмик" Бу фикерләрен өчен мен рәхмәт сина. Рәфикъ'
Рәфикъ Юныснын жзгтмешкә якын шигырен эченә азган беренче шигъри җыентыгы “Вакыт чылбыры" исеме белән дөнья күргән Шушы җыентык белән танышкач, татар әләбнитынын классигы мәшһүр язучы Нәкый ага Исәнбәт шагымрьнсн иждтына югары бәя бирә һәм бодай дип яза “ У.л җитди шагыйрь, башка күп кенә шагыйрьләребез кебек күп сүзле аә. буш сүзле дә түгел Торле якка чәчелми, түгелми, җыйнак “Вакыт" дигән суз Юныс өчен хәлиткеч тарихи этап
Ишетм, курам Авыр шыгырдап Ой занеп тора вакыт чыгыры Урала аңа тарих чылбыры'
{'ачана/ар арты заиан чорнат Хәзер безнең буын сынат Ныклык сорат!
Мине и йочшакшк бик аз сизелер О без йашиасак чылбыр м »«• гер ’
Вакыт, лнынча. аерым кешеләрнен генә түгел, аерым халыкларның ла яз-мышын. алпрнын булачагын гына түгел, авыз ачып торсан. булмаячагын да х«сз итеп яткан, бүгенге кон. безнен хәтәр һәм кайнар көнебез Тарихны ясау урынына аны югалту яки сонга калу арка сынла икс арада вакыт өзеклеге килеп чыгу, мирасны югалту һәм аны иясез калдыру Сигез генә юллык “Алка тап гым" шигырендә бу бик матур сурәт лән.»
Югалттыңмы аны күршегә
Утырмага кереп барганда?
Табылмагач, "пәри тап! "— диеп
Ялваргансың булыр аңа да.
Табылды бит' Бүләк—бер үбү!
Яулык читен ачып кара да...
Тик ачканы ничек тапшырыйм—
Ике йөз ел безнең арада...
Тарихта күпме кыйммәтле алкалары- бызны сонга калып таптык, ияләренә җиткерә алмадык, күпмеләрен бөтен- ләйгә югалттык! Менә нәрсә ул вакыт һәм аны югалтуларыбыз.
Тарихта тагы да хәтәррәк—үткән белән киләчәк ара һәм нәсел күпере өзелү. Яшәп-яшәп тә.
хәтта шәжәрән к 1ЩЯ Җирдә |
дә кал- мау мөмкин икән.
Шагыйрь андый хәлгә калмау өчен шәҗәрәсен ерак киләчәккә җибәрә һәм болай ди:
Дөнья дигән урманда Тормыш—оя корганда Югалмасын мизгелләр!—
Җибәрәмен шәҗәрә!
Үткер вакыт хәнҗәре!—
Мин санаган кешеләр Бар да тере идечәр...
Югалмасын исемнәр!—
Онык белсен бабасын!
Җибәрәмен шәҗәрә
Шагыйрь безнең замананын төрле дәһшәтле хәвеф-хәтәрләреннән кисәтсә дә. ул үзе алдагы тарихыбызга өметсез карамый. Киресенчә, киләчәкне яулап алырга чакыра.
Киләчәккә барыйк, дуслар, һөҗүмгә барган кебек.
Елчарны ачыйк, кайчандыр Кашлар ачган кебек!
Нәкый ага Исәнбәт аның менә шушы шигырьләренә игътибар иткән һәм яшь шагыйрьнең киләчәгенә зур өметләр баглаган.
Рәфикънын шигъри җыентыклары: "Вакыт чылбыры". "Сүнгән яшен". “Син һәм мин" исемнәре белән, юка гына кәгазь тышлыкта, эчке битләре дә ин арзанлы сары кәгазьдән басылып чык- каннар. Кыяфәтләре белән бу китаплар мескенрәк булып күренсәләр дә. ач та укып кара син аларны (әгәр таба алсан!). Андагы бай хәзинә тан калырлык. Ул бөтен нәселенә, баланның балаларына, оныкларына җитәрлек Фәнис Яруллин әйтмешли—кадерен белгәннәргә! Әйс. шагыйрьнең күпме уйланулары, хыялла- ры. үкенечләре, йөрәк яралары
һәм укучысын кис-
әтер өчен
ГТ^
күпме
гыйбрәтле фикер-
ләре сыйган кечкенә генә бу китапчыкка. Автор бу китабын "Вакыт чылбыры" дип юкка гына атамаган икән Шагыйрь вакыт агышын аеруча үткен тоя. үзенең шигырьләрендә анын тари- хи. фәлсәфи, лирик һәм драматик чагы- лышларын калку итеп күрсәтергә омты- ла. Китапның эчтәлегеңдә шигырьләренә, темаларына карап, сигез бүлеккә бүлеп һәрберсенә беръюллык шигырь форма- сында исемнәр куйган. (Матур алым). Мәсәлән. "Туплар ярылганда туганбыз без ", "Туган яклар туган як ул " һ. б. Ә соңгы "Син һәм мин" (1993 ел) дигән китабындагы бүлекләрнең исемнәре, минемчә, тагы да отышлырак, анда икешәр юллы шигырьләр куелган. Алар- нын үзләрен генә рәттән укып чыгуга күнелдә әллә никадәр фикер уяна, жан рәхәтләнә. Китапның ин сонгы битендә “син" белән "мин" шигыреннән түбәндәге юллар китерелгән.
Алда—юллар: Ай-Кояшка.
Йолдызларга барасы.
Анысы булыр Үтеп кара
"Мин " белән син " арасын1
"Мин" белән "син"—егет белән кыз, ир белән хатын яки ике күрше. Гүя ике дәүләт тә ул Менә шул “мин" белән "син" чигендә монсу хәлләр дә. кайгылы хәлләр дә, мәзәк лиләр дә булып тора. Шагыйрь каләме аларны лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләргә, жыр текстларына әйләндергән. "Син һәм мин” җыентыгы турында шагыйрь Зөлфәт "Бу китапны түш кесәмдә йөртәсем һәм бүтәннәр!ә дә укыйсым килә. Соен- сеннәр-коенсеннәр әйдә, уйлансыннар- пошынсыннар дип яза.
Рәфикъ Юныска күптән вакыт инде, барлык шигырьләрен бергә туплап, каты тышлы, яхшы кәгазьле бер затлы китап итеп дөньяга чыгарырга. Шигырь сөю-челәр дә кинәнер иле
Анын кайбер шигъри юлларында очрый торган сәерлек үзенең дә. шәхес буларак, сәеррәк кеше булуын раслый шикелле
Килә минем кулга аласым Бер атналык тукран баласын Эрер иде кебек җанда боз Әгәр шуны сыйпап карасам Куяр идем аны күкрәккә Ъгыйфь муйнын йөртеп тук-тук-тук -
Әйдәче бер чукып карасын— Йомшартмасмы йөрәк ярасын'
Ләкин аны каян ашсың Бер атна/ык тукран баласын ?
Куркыр да ул әле аннан соң
Якын дусты шагыйрь Илдус Гый- ләжев тә “Шундый дустым бар минем" дигән шактый күләмле мәкаләсендә анын кайбер очракларда күрсәткән сәерлекләре турында шаярып язган иде “Сәерлеге шагыйрь иткәнме, әллә киресенчәме. әйтүе кыен Сәерлек анын ит ашамавында, аракы эчмәвендә. тәмәке тартмавында, коеп янгыр яуганда да йөгерергә чыгып китүендә, юк-бар төркемнәргә иярмәвендә генә гүгел. ә фикер сөрешендә, яшәү рәве шендө. Ул үг фәлсәфәсен булдырган зат".— дип язган иде (“МӘДӘНИ жом*
гя" 2X02 2001 ел)
Рөфикънын тагын бер сәерлеген, дөресрәге, егетлеген "Татарстан яшьләре" 1Ә1ИТСНДӘ эшләгән чагында Иде I мен башланып киткән җиреннән Казан гя к.шәр 1500 чакрым жирне жәяүтәп. бер ялгызы сәяхәт кылуында да бслам мин Анын бу сәяхәте турындагы язма
сын тыныч кына укып та булмый. Нинди генә хәлләргә тарымый ул анда. 35 көн буена. Кайбер урыннарында әллә ничә чакрымнарга сузылган куе урман эченнән бара-бара төнгә кала, коеп янгыр ява. барган саен су башта тубыктан. аннан тездән, өстәвенә су тулы тирән-тирән чокырлар башлана Кычкырып үлгән дә бер кеше ишетмәячәк тә. күрмәячәк тә. "Бетә бит инде бу. бетә", дип чынлап торып хафага тешәсен Инде Казанга кайтып житәм дигәндә Идел елгасы аша үтә торган тимер юл күперенә килеп җитә. Аны да жәяү үтү теләге белән күпергә таба юнатә бу Әмма анда мылтыклы сакчыны күреп туктап уйга кала "Ярый да ул документларымны карарга риза булса Якын килә башлауга сразу атып жибәрсә Шулай итеп, күперне поезд белән үтәргә мәжбүр була Һәм моны ул жәяүле сәя-хәтенә хыянәт керү дип кабул итә. гәрчә үзенен бер гаебе булмаса да
Рәфикъ шәхес буларак тирән фикерле. зур мәгълүматлы, бай рухлы кеше Күрә алмаганы милләтебездә очрый торган хөсетлек, көнчелек сыйфатлары Үзенә искиткеч таләпчән, кешеләргә ярдәмчел, кин күнелле булуы белән дә аерылып тора Шул ук вакьта аны аклап бетерүе лә кыем
Үземә дә .җитми сүрән генә Янган йөрәгемнең җылысы Күңелемдә минем начаргык юк. Яхшылык аз Начар шунысы' дип яза ул үзе турында
Никадәр генә зур лиләр башкарса да. ”Идсл"с өчен жанын фида кылырга әзер булса да. ул үткән күп көннәреннән канәгатьсез кала һәм бодай дип яза
// мәгънәсез үтә көннәр'
,4й әрәмгә үтә лә.
Күпме өмет шытым киичи Шиңеп ка1ды пцтлдә
Күпме хыя.1 кысыр ки п>ы'
Юк максат һәм теләк Хуҗасын әяуйган сәгать кук Тезсеяди тәндә йөрәк
Айларга да була кебек Шәхси иҗатына вакыт җиткерә алмавыннан тумый микән анын бу хадәге’ Күпләр әле бслмәсә дә. ү\ күңелендә күпме әдәби байлыкның ак кәгазьгә сибелә алмыйча
бикләнеп ятканын тоймаса, болай ук дип язар идемени?
Ә кайбер шигъри юлларында хыялы белән генә булса да үзен юатып, тыныч-лана төшә кебек.
..Чакырган бит—үеи түгелмендер.
Урыным бар бугай дөньяда.
Цезарьларга карап көлгән кояш
Миңа да бит әнә елмая!
... Син дә әле эзсез югалмассың
Чагылышың яшәү күгендә
Шәфәкъ булып бераз янар эле!"—
Дип пышылдый хыял күңелгә.
Юк. Рәфикъ дус: “Шәфәкъ булып бераз янар әле!"—дип кенә өметләнеп утырыр чак түгел хәзер. Сезгә күпләр: "Иҗтиһат ит. эшкә башла, гомер узып барадыр".—дип әйтәчәкләр. Тәрҗемәи хале белән дә таныштырып китим инде.
Рәфикъ Юныс—Арча районы. Кәче авылында 1943 нче елнын 1 нче мар-тында якты дөньяга килә. Әтисе—Габ-делвәли утлы Юныс 81 яшенә кадәр, диннен ин нык тыелган елларында да. халыкның зур ихтирамы белән, шушы авылда муллалык хезмәтен башкара. Ике якны да бертигез күреп, ике хатын, ике йорт тота. Беренче хатыныннан өч бала, икенче хатыны Гыйльмебәяннан алты бала тәрбияләп үстерә Рәфикъ төпчек бала (әтисе дә Габделвәлинең төпчеге. Габделвәли бабасы Вәлид атлы дәү ба- басынын төпчеге булган Кызык бит. ә?). Габделвәли бабасы турында мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани бик матур фи-керләр язып калдырган Рәфикънынолы апасы Галия (әтисенең өлкән хатыныннан туган беренче кыз) 111 Мәрҗани мәчете имамы Хәбир Яруллиннын никахлы хатыны Шушы уңайдан Рәфикъның бабасына багышлап язган шигыре белән дә танышып китик.
Габделвәли бабама
диндар, бик игътибарлы, төзек фикерле
Яхшы табигатьле, туры сүзле һәм укымышлы кеше иде Хаҗ кылып хөрмәт казанды. Алдан күрүчәняеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкатьне эзләүдә көчле фикерле булуы һәм эшчә илеге белән аерылып тора иде Мелла Әбенасыр Әл-Курсавиның дусларыннан булды ~
Ш Мәрҗани
Якын да ара. ерак та Әтиемә син—ата.
Төпчегеңнең төпчегемен— Арада гасыр ята
Упкын ята!—базасы мин Тәһарәтсез дөньяның Сихерле бер йокыдан мин Әле яңа уяндым.
. . Ныклык эзләп, исемеңне Дога кебек кабатлыйм: бине Вәлид, бине Максуд Әл Кэчеви...
Ярабби!
Бу.гиасаичы буш орлыгың
Нәселебез хурлыгы!
Рәфикъ—күбрәк ачысын татып үскән сугыш еллары баласы. Өченче сыйныфта укыганда ук үз әнисе вафат була. Шул коннән башлап, әтисе беренче хатынын төп йортка күчерә Икенче оя балалары аны электән үк дәү әни дип йөрткәннәр һәм тату, матур яшәгәннәр. Күрәсең, дәү әни үзе дә балаларны аермаган, тигез күргән. Шулай да. үз әниең—үз әни була инде ул.. "Зәңгәр чардуган, ак каен " дигән шигырендә моны тоймый мөмкин түгел.
Зәңгәр чардуган, ак каен...
Үзгәрде барыр юлым
Килдем, әнием, сизәсеңме—
Яраткан, төпчек улың!
Кытыршы кулларың белән
Битемнән сөя идең.
"Алдашма, улым, гадел бул.
Әйбәт бул!" дия идең.
Зәңгәр чардуган, ак каен.
Бар да югалдымыни?
Синнән, әнием, әнием, синнән
Шул гына калдымыни?
Зәңгәр чардуган, ак каен.
Хушыгыз, ары китэм.
Әйтсеннәр кешеләр "Кара.
Әнисе төсле икән бу.
Әнисе төсле икән!"
Күп тә үтми Рәфикъ дәү әнисез дә кала. Әти кешегә тагын өйләнергә туры килә. Рәфикъ икенче үги әнисе—Факиһә ханымны да бик жылы. сагынып искә ала. Үги әнисснен бертуган сенлесе
Хөснури Тукай-Кырлайда олак еллар башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Аларнын әтиләре Хәбибрахман, бабалары Фәтхерахман мәзин һәм имам хезмәтләрен башкаралар Тукай үзенсн бер язмасында Фәтхерахман бабай турында мондый юллар язган әллә ул әтием белән дус булдымы икән, мина сш кына, сәдака итеп. 5 әр тиен акча биргәләгәнен һәм шул акчага Әтнә базарыннан ак күмәч алып, юл буе тәмләп ашап кайтканын яза”,—дип сөйләгән иде Рәфикъ.
Унбиш яше тулар-тулмаста ул әтисен дә югалта. Кәчсдә VII нче сыйныфны тәмамлагач, шул сыйныфтан бер үзе. жиде чакрым ераклыктагы Арчанын 2 нче урта мәктәбенә укырга керә 1%0 нчы елны аны уңышлы тәмамлый Анда татар теле һәм әдәбиятын укыткан, бик күп әлифбалар авторы булган Сәләй Гатич Вәлидовны горурланып искә ала. “Ул безне бары бер сл укытты Әмма шул бер елда да безгә күпме мәгълүмат биреп, татар әдәбиятына зур мәхәббәт тәрбияләп өлгерде",— дип остазына рәхмәт укый
Армия хезмәтенә кадәр башта кол-хозда, аннан тозелештә эшләп ала. Ар-миядән сон Казан Дәүләт университе-тының журналистика бүлегенә укырга керә. 1969 елны аны уңышлы тәмамлап, “Татарстан яшьләре" гәзигендә 16 ел эшләгәннән сон, 1985—91 елларда Та-тарстан китап нәшриятында редактор һәм баш редакторның урынбасары. 1992 елдан инде 13 нче елын "Идел" журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары йөген җигелеп тарта. Бу журналның иң актив авторлары “Идел"нс Рәфикъ Юныстан башка күз алдына да китерә алмыйбыз",— диләр Аның үтә дә таләпчән, шул ук вакытта, искиткеч кешелекле кеше булуын тирән хөрмәт итәләр. Табигатьнең олу| бүләге саналган Мәхәббәткә илаһи карашы, аерата саф мәхәббәткә гомере буе мәдхия жыр- лавы белән лә зур ихтирамга лаек ул.
Могҗишшр күп <>өнияОа
Тик кайда \ I җитү сиңа'
И Мәхәббәт. берни тормый
Ташны ашын итү сиңа'
Менә анык янә кечкенә генә бер шигыремдә күпме матурлык
Кузымда нәни төенчек Анда нәни кешечек Бәйрәм күк күңелле бүген һәм сәер әпә ничек
Нинди әти ди әле мин'
Тота да бетим менә
Күлмәкләр таптым—мап- матурын'
Тапмадым исем генә
Янымда бара әнисе.
Кыяфәтемнән көлеп Үтен дә бик сагындым шул.
Ул да бер бүләк кебек’
Бетнең нәни бүлмәбезне Бизәдем бик тырышып.
Аш та пешердем Өстәлдә Өч тәлинкә, өч кашык Шагыйрь үзе бу шигырен бик гадигә саный, бәлки, анын укучыга ничек гәэсир итү көчен уйлап бетермидер Монда гаҗәеп чиста, саф мәхәббәт һәм шул мәхәббәтен беренче татлы җимешен кулларына алу бәхете чагыла "Өч тәлинкә, өч кашык" дигән юлларында инде тулы гаилә киләчәгенә ышанычлы Өмет салынган
"Татарстан референдумы" китабын рус теленә тәрҗемә иткән Гөлсирә Гай- нанованын шагыйрьгә биргән менә бу соравы да бик табигый шул:
— Рәфикъ, сезнен яшерен мәхәббәте-гез кайсысы поэзияме, әллә журнатис- тикамы’
—Икесе дә тигез дәрәжадә.икссснә дә мәхәббәтем бер дә яшерен түгел Алай дисән, минем әтнеч дә нке чагын белән яшәде һәм бик тату яшәделәр атар. Ту-дырган әниебезгә әни дип. әтиебезнен өлкән хатынына дәү әни дип дәшә илек Беренче мәхәббәтем поэзия булса да. әгәр мина: "Кайсы сина кадерлерәк сайла дисәләр, мин һичшиксез, референдум турындагы китабымны сайлар идем Поэзиядә хисләр, журнатистнкада рапионать фикер булса, ә бу китапка алар икссс дә бер булып керде Китабымда бетем, фикер һәм хисләр—барысы бергә урат га н Бу хезмәте хатык онытмаячак һәм ул чаткым язмышына аз гына булса да йогынты ясамый катмас. дип омстләнәм,— дип жлвлп бирә Рәфикъ. ГИлел" 2 САН. 2003)
Киләчәктә дә эшләреңә, шәхси иҗатына ла зур укышлар юллаш булсын, якташым'